Карабәк. Каенсар (җыентык)

Tekst
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Карабәк. Каенсар (җыентык)
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Имамов В. Ш., 2018

Карабәк
(Тарихи роман)

Ерак бабам бөек Карабәк рухына багышлыйм.

Автор

1

– Туктамыш ханнан чапкын!

– Яңа хан чапкыны!

Ихатада яңгыраган шушы хәбәр барча кирмән эчендә корт күчедәй мәхшәр куптарса да, сарайның түр бүлмәсендә яткан Карабәкнең күңелендә кыл да селкенмәде. Тышта, табаннарына ут капкан шикелле, йөзбашлар белән ясавыллар[1] чабыша, хәтта меңбашлар да ни кылырга белми изалана: әттәгенәсе, күз өстендә каш булырлык затлы җайдак килгән, Урда мәркәзендә чираттагы хан калыккан икән! Юкса төкерәсе! Бик күп булды андый түнтәрешләр. Карабәк үзе дә Сарай тәхетенә ике тапкыр арт тидергән таҗдар. Беренчесенә – егермегә якын, икенче кабатына унбишләп ел үткән. Аннан соң да, күк йөзендәге ай шикелле, Урда тәхетендә ай саен йә ярты ел саен хакимнәр алышынып тора. Бер хакимнең йөзен күреп калырга, алдына тезләнеп бигать[2] китерергә дә өлгермиләр, анысын тагын да кансызрагы, залимрәге суеп ыргыта да, бөке кебек, яңа таҗдар калка. Тик ул табадагы коймак шикелле яңарып торучылар олуг хан таҗын үлчәп карарга да өлгерми, анысын да йолкыш бүре урынына куып җибәрәләр. Кара гавамның бичара таҗдарларының исемнәрен дә ятлап кала алганы юк…

Карабәкнең үзенә Туктамышның исеме күптән таныш. Сабый чактан бирле дип күпертсәң дә ярый. Егерме ел чамасы элегрәк аларның олыслары бер-берсеннән кул сузымында иде. Карабәкнең әтисе Дәүләт Хуҗа Сакмар буендагы Актүбә олысына йортбаш булып торды, Туктамышның атасы Туйхуҗа бәк алардан шәрык ягына сузылган Меңкышлак олысында кышлау-җәйләү тотты. Кырым-йорт, Болгар иле, Күк Урда атлы үзбаш йорт төзүләр, Сарайдан аерылып йөрүләр юк иде ул заманда. Дәүләт Хуҗа олысы, нигездә, – гәрәйлеләр, Туйхуҗа бәкнекеләр «ак мангыт» дип аталса да, барча ыру-кабиләләр, лапасларга бикләнгән мал һәм кош-корт төсле, Алтын Урда атлы гомумтүбә астында мәгыйшәт асрый иде. Шул елларның берсендә, Сарайда Җанибәк атлы олуг хан сырхаулап егылгач, Җучи төзеп калдырган шанлы Алтын Урда комнан әвәләгән йорт шикелле янтайды да төште.

Тәүге гаеп кемдә? Чыңгыз әманәт итеп калдырган «Яса» кануннарын таптап, Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? Каһәр-ләгънәт атлы күз яшьләре иң беренче чиратта кемгә тиеш?

Тирәнгә үк чумып тормыйча да аңлашыла: һәлакәт һәм мәхшәр Җанибәкнең атасы Үзбәк ханнан башлангандыр. Туктай атлы хан, әле түшәккә ауганчы ук, үз урынына өлкән угылы Илбасмышны утыртырга васыять иткән була. Иллә мәгәр хан җәнаплары әле исән чакта ук хата җибәрә шул – ул Харәзем олысында шәех булып утырган Имаметдин хәзрәтне үзенә якынайта. Аның вәгазьләренә мөкиббән киткән таҗдар шәех Имаметдинне Сарайга чакырта да, үз теләге белән дилбегә тоттырган төсле, сәед итеп куя. Ә Туктай хан хаста булып егылуга ук, ошбу сәед үзенең агулы җимгә тиң вәгазен башлый:

– Сарай белән Үргәнеч калалары – ике игезәктер. Сезгә имамнарны Бохарага җибәреп гыйлем эстәтү дә, асыл затлы суфилар кулында булган Харәзем мәмләкәте илә сәүдә итмеш тә бик муафыйк гамәл. Мүнкә Тимер хан оныгы вә Тагрул угылы булган Үзбәк атлы әмир-солтанымыз Коръән хафиз булмыш өстенә суфилар мәмләкәтенә йөз тотуы илә дә танылмыштыр.

Сәеднең мондый татлы вәгазеннән аеруча Үргәнеч белән Бохара ягына сукмак салган сәүдәгәрләр кавеме мәмнүн кала. Үз чиратында шулар әмир белән бәкләр колагына тукран кебек тукый.

– Сәүдә гамәлләре вә иҗтиһад – мәмләкәтне көч-куәтле итүнең нигезедер. Тауар-нигъмәт белән берлә байлыгы да, салымы да кайта. Ат аунаган җирдә төк кала, ди, табын-казналарның мөбарәк булуы – түрә кавеме өчен дә коргаксымас кое. Безгә тәхтемезгә Үзбәк солтанымызны күтәрү отышлырак.

Нәтиҗә шул: байлар, сәүдәгәрләр ул елны ак киезгә Үзбәкне күтәрәләр. Яңа таҗдар һич вакланып тормый – вәли гаһед[3] булган Илбасмышны гына түгел, аны яклап йөргән йөз егерме түрәне дә дарга озаттыра.

Хыйлаф үрнәк үләттән дә яман. Мәгълүм ки, җиде йөз дә кырык ике санәдә[4] дөнья куйган чакта Үзбәк үзе моны күз чалымына да китереп карый алмый. Ул да, беркатлыланып, үзе урынына өлкән угылы Танибәкне гаһед иткән була. Бәхетсезлегенә, Танибәкнең Сарайдан еракта, Нишапур-Кәшмир якларында, Чагатай туруннарына[5] каршы яу кылып йөргән чагы бу. Ә тәхетне чебен төсле сырып алган түрәләрнең һәркайсында тешләренә сөяк йә калҗа каптырган этнеке шикелле үк начар гадәт – калҗага хәтта үзләренең газиз балаларын да якын китермиләр. Ханбикә ятагына ияләшкән Тайдула да юрганны олуг ир булып җитлеккән Танибәк белән бүлешүдән тарсынган бит. Ире Үзбәк күзен йомуга ук, берәм-берәм каршысына тезеп, әмирләре алдында җыр башлаган.

– Олы улым бәләкәй чагыннан ук мән белмәде, ә ханымыз аны башлы-күзле иткәч, энеләрен генә түгел, әмирләрне санга сугу дигән гадәтне дә онытты. Танибәк алга табан мәмләкәтне хосусан үзе вә хатыны илә биетеп тотар сыман. Үзбәк ханымыз әнә бер Үргәнеч каласында гына да шәех Шәриф, Түрәбан хан, чичән Нәҗметдин Кобра пулатларын, Ак Кала кирмәнен, башка тарафларда ничәмә-ничә җәмигъ мәчетләр вә алтын илә нәкышләнгән мәрмәр төрбәләр дә төзеттереп куйды. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. Ә Танибәк кансыз. Ул, юньсез бозау сыман, әмирләрне талап имүдән башканы белмәячәк.

Тамчы ташны тишә. Җанибәкне ашык-пошык кына тәхеткә утырттылар. Ул да түгел, Урда күген көпә-көндез яшьнәгән яшен төсле хәбәр айкап үтте:

– Дилбегәне Тайдула ханбикәбез кулдан ычкындырмый, ул угылы Җанибәк илә бергәләп идарә итәчәк, имеш.

«Танибәк кайта» дигән хәбәр таралуга, Тайдула үзенә бигать китергән әмирләрне асыл гаһед олавына каршы куды.

– Вәгъдәләшкән гамәлне үтәп кайту насыйп итсен сезгә. Хан җәнаплары сезнең тугрылыкны мәңге онытмастыр…

Танибәкне Сарай-Бәркәдән ике тәүлеклек юл арасындагы Сарайчык каласына чаклы каршы алырга барып, уен ясадылар. Танибәк, мондагы әмир сараена үтеп, мәҗлес корган булган.

– Юлда кайткан чакта чит итмәсен өчен, без шушында ук бигать китерәмез. Һәркайсымыз, эргәсенә кереп, кул үбәргә әзер.

Шундый күндәмлек күрсәтүләргә яраннары каршы тора алмаган. Ә соран[6] әмирләр залда Танибәкне урап алганнар да күз ачып йомган арада буып үтергәннәр. Сөенечле хәбәр җиткерүгә, Җанибәк үзенең бердәнбер энекәше Хасарны да буып ташлаттырган. Тик Җанибәк тә үзен нинди канлы тәкъдир сагалап торуын чамалый алмаган шул.

Җанибәкнең тәхеткә менүенә унбиш ел тулганда, мәмләкәттә көтелмәгән «елан» пәйда булды. Каф тау өркәчләре артына таралган әзәриләрнең Әшрәф атлы бәге, тавык кетәклегендәге куначасын онытып, үзен бөркет сыман тоя башлагандыр, шул хөрәсән үзен мәлик-солтан дип игълан иткән! Әтәчләрнең кайсысы гына төн уртасында саташып бугаз ярмый, анысына гына төкерер дә идең. «Моннан ары Сарай тарафына сыңар арбалык та ясак озатмыйбыз!» – дип, шәрран ярып хат язган бит әле. Мин-минлеге чуан шикелле сытып уятылган Җанибәк, өч төмән гаскәр кузгатып, Каф таудагы тарлавыклар арасына төшеп чумарга мәҗбүр булды.

Дәште Кыпчактагы барча татар «Тимер Капка» дип йөрткән Дирбәндне дә, аның артыннан Ширбән каласын да тиз үттеләр. Дәрьял тарлавыгында, берьюлы ике яктан турап ташларга ниятләп, мәлик Әшрәф төмән ярым җайдак белән генә каршы чыккан булган. Мәгәр урдалылар тарлавыкны җәйрәндәй тиз узды, ә тигез яланда әзәриләрне зур боҗрага алып, давыл шикелле котырынып, дулап тукмадылар. Мамай атлы меңбаш мәликнең үзен аркан ташлап әсирлеккә алган. Мамай кичә генә кияү егетедәй үз-үзенә хозурланып йөргән Әшрәфне олуг ханның аяк астына китереп ташлагач та, Җанибәк күркә сыман кабарынып, бик кукраеп дәште:

– Монда суйсам, дошманнарың гына күрә, сабак алучы юк. Җиңүче өчен кан дошманын үз илендә, туганнарының күз алдында җәзалап үтертүдән дә татлырак ширбәт, ләззәт булмас. Мин синең төн уртасында саташып кычкыра торган әтәчнекедәй башыңны мәркәз үзәгендә, Тәбриз мәйданында чаптырып ташлыйм әле!..

 

Җанибәккә тау һавасы ярамады, ахры, ул түшәккә ауды, ут шикелле кызышып, шактый укшып ятты. Ике-өч тәүлектән соң, чатырына чакыртып, янындагы улы Бирдебәкнең колагына тиз-тиз пышылдады:

– Тәбризгә чаклы барып йөрердәй гайрәтем юк. Мин ике төмәнне үз артымнан ияртәм дә кайтыр юлга чыгам. Син сүземне үтә. Тәбризгә җит. Әшрәф гыйсъянчының башын бүкәнгә куеп чаптырмыйча калма. Үзең дә гомерлеккә колагыңа киртлә: ханияләр өчен гыйсъянчы яраннарыннан да хәтәррәк бәла-каза юктыр. Читтән килгән дошман хәвеф түгел, алар синең тәхетеңә менми, акыртып талый да төянеп китә. Ханияләр өчен үз мәмләкәтендә баш күтәргән гыйсъянчылар – иң әшәке дошман.

– Мәлик Әшрәфнең башын чаптырмый кайтмыйм, әткәй, – дип тел кузгаткан Бирдебәкне сәйяхчы хан ярты сүздә бүлде.

– Әшрәфнең җанын кыйганнан соң да кайтмыйча тор әле. Аның урынына яңа җасус[7] табылуы мөмкин. Фәрман әзер. Мин сине Тәбриздә Урда каладары[8] итеп тәгаенләп китәм. Хаҗәт туса, шундук чакыртырмын…

Хан чатырыннан чыгуга ук Бирдебәк солтан меңбаш Мамайны үз янына дәште.

– Ияреңә сикер, юл буенча бер адым да калмыйча, хан җәнапларының янында йөр. Чире тотып, тормастай егыламы, җанын тәслим кыламы, әллә үзе урынына минем берәр борадәрне калдырырга васыять яздырамы – барысы хакында да шундук миңа җиткер. Ә Сарайга кайткач, шыпырт кына бәйләрбәге Тулбайга да белгерт. Ул да, син дә – таянырдай якын яраннарым. Мин тугры яраннарымны алтын-мәрҗәннәргә күмми калмам.

…Җанибәкне исән-сау көенә кайтарып җиткергәннәр, ул Сарайда да ике-өч атна буе сырхаулап яткан әле. Бер төндә ханның һуштан язуын күргәч, Тулбай үзе, ясавыллар арасына чыгып, меңбаш Мамайны ияргә күтәрттергән.

– Табын әзер. Кунаклар сугым ашын гына көтеп утырадыр. Дога кылачак хәзрәт килүенә алар нык сусаган. Шушы сүзне түкми-чәчми тапшыр…

Берәр айдан соң ун гына җайдак иярткән Бирдебәк авыртмаган башка тимер тарак кебек кайтып җитсә, Җанибәк хан исә, сырхавыннан туктап, аягына басарга җыена икән. Чигенердәй ара калмаган бит, Бирдебәкнең фәрман бозуын белсә, ханзадәнең башсыз калуы бик мөмкин. Гыйсъянчылар, тараканнар төсле, Тулбай бәкнең йорт эченә кереп бикләнәләр. Ил, юынтык суы булмаган йорт шикелле, гайбәтсез тормый, хәтта җансыз койма-капкаларның да колагы бар. Качаклар турында Җанибәк ханга да илтеп җиткергәннәр. Аның таянычы бәйләрбәк бит! Ул сәгатендә-минутында Тулбай бәкне чакырттырып алган.

– Бирдебәк нишләп монда? Аны кайсы мәкерлесе Тәбриз каласыннан чакырттырып алган?

– Мин ачыклармын, төбенә төшми калмам. Баш өсте, ханым җәнаплары, – дип, билен бөккән икейөзле әмир.

Сарайдан чыгуга, Тулбай бәк, кабат көянтәдәй бөгелеп, ханбикә Тугай әкә янына барып кергән.

– Нинди ният илә кайтканлыгын белсә, Җанибәк хан Бирдебәкнең башын чаптырачак. Син – Бирдебәк анасы. Газиз угылыңның җанын коткар.

Хан булса да, Җанибәк тә адәм баласы бит, киңәш-уңашка дип хатынын чакырттырган. Тугай әкә, күрәсең, улын кызгангандыр, кызу-кызу тезгән:

– Бирдебәк каян килеп монда булсын инде? Аның хакындагы сүзләр – гайбәт, барысы да ялган. Ышанмасаң, үз яныңа каравылбаш Гарифҗанны чакыр, шаһитлыкка Тулбай бәкне дә дәш. Һәркайсының йорты кул сузымында гына, кирәк икән, үзем чакыртам…

Тәбриздән бирле төн йокламый кайткан, хәзер инде Тулбай бәкнең кибәндәй гәүдәсе артына яшеренеп кергән чапкын ирләр, тәхет залының түренә үтүгә үк, таҗ иясен тавык чебеше урынына буып атканнар. Хан җәсәден йокы бүлмәсенә ертык юрган төсле кертеп яшерүгә, Бирдебәкнең үзен чакырганнар. Бирдебәк нәкъ әтисен бугазлап үтергән келәм өстенә аякларын бөкләп утырган да кан катарлык әмер ташлаган:

– Бөтен энекәшләрне берәм-берәм сөйрәп китерегез!..

Юлда чакта ук ишәк урынына кыйналган бичаралар кереп бил бөгәргә яисә ант китерү өчен авыз ачарга да өлгерми, Бирдебәк һәрберенең йә билен сындыртып, йә бугазын суйдырып бара. Уникенче төпчек энекәшен, сигез ае да тулмаган нарасыйны, һич югы, монысын кызганмасмы дип, Тайдула әбисе күкрәгенә кочып кергән булган.

Бирдебәк:

– Юк, үсеп җиткәч, монысы да барыбер җан кыячак! – дип үкергән дә, үләксә бүлешкән сыртланнардай, әбисенең күкрәгеннән йолкып, Бирдебәк сабыйны башы белән ишек ниргәсенә орган…

Ә язмыштан барыбер узмыш юк бит. Ике ел үтүгә үк әмирләре Бирдебәккә каршы фетнә корган. Шулар бер төн эчендә канечкеч ханны да, икейөзле бәйләрбәк Тулбайны да суеп үтергәннәр. Ә аннары Урда Сараенда шайтан туе башланган! Дөрләп янган учак яисә кайнап торган казанны хәтерләткән хан сараена моннан соң һәркем кул селтәр дип уйлаганнар иде, ни әкәмәт, мичкәсе белән ширбәт тапкан бал кортлары кебек, кабат ябырылдылар. Урдадагы барча әмир шашты.

Ул чагында гаскәрнең бер канатына Мамай ия иде. Ул – хан кияве, куенында Бирдебәкнең кызы Гөләндәм бар. Әмма Мамай тәхеткә дәгъва итәргә бөек Чыңгыз хан нәселеннән түгел. Шуны чамалапмы, бабай тиешле Бирдебәк хан исән чагында ук, ул үзенә әүвәл ике-өч төмәнгә йөгән ташлап өлгерде, аннары Сарайдан ерактарак, Идел тамагы ягында, Үкәк дигән кала корып куйды. Аның хакында «Мамай бабасы Бирдебәк ханны суюда катнашкан», «Бабасын суюны Мамай оештырган» дигән уттай кайнар имеш-мимешләр дә таралып өлгерде. Мамай – шомарган таш, түнтәреш хәтле түнтәрештән аның читтә калуы да бик икеле. Хакмы-ялганмы бу хәбәр – ачыклаучы юк.

Мамай үз эзләрен елан кебек тиз яшерә белде. Чынлыкта исә, пошмас бәндә сыман, тау башында кысла сызгыруын көтеп йөрмәде ул. Сарайдагы тәхет бушануга, Кырымны тез астына бөгеп салды да, олы хан төсле, ясакны үз биштәренә тупларга тотынды, мәркәзне гел онытты. Аннан күрмеш, Урда ханы исеменнән Болгар олысына ясак җыярга барган Тимер Булат та үзен әмир дип игълан итте, Болгар-Җүкәтаулар да аерым йорт булып аерылып чыкты. Кичә генә Бирдебәк кул астында әмир булып йөргән Хаҗи-Чиркәс исә Хаҗитархан каласын учына сосып алды, чын хаким кыяфәтендә баш калкытты. Җаек буендагы олысларда һәм Сарайчык каласында Айбәк атлы әмир үзбаш булды. Мәркәзләре Мукшы булган олысны Сәркиз атлы әмир үз кулына алды һәм Сарай фәрманнарын кире борды. Билгеле ки, Владимир, Сүздәл, Тверь, Мәскәү, Рәзән каласында утырган кенәзләр дә авыз ачып калмады, алар да Сарай казнасына ясак озату гадәтләреннән бизә башлады.

Балхаш күле ягындагы олыста утырган Чымтай угылы Ырыс барысына караганда да елгыр, үткер икән. Ул әүвәл бер-бер артлы Сыгнак, Сауран, Әтрәр дигән калаларны учына җыеп алган, аннары үзен Күк Урда дигән аерым йорт ханы итеп ак киез өстенә күтәрткән дә куйган.

Сасы көзән, кетәклеккә керсә, бер генә тавыкны буып туктыймы соң! Гуҗ тамаклы хаким, Харәземнең мәркәзе Үргәнеч каласын да үзенә кушып куйгач, Алтын Урдадагы Сарай-Бәркәгә дә күз ташлаган. Ә гаскәр җитенкерәми, булганы – бик көчсез. Меңкышлак олысына таралган ак мангыт кабиләсеннән дә чирү сораган бу. Кабилә башлыгы булып торган Туйхуҗа бәк Җучи олысын тез астына салырга маташкан Ырыска төмән җыеп бирүдән баш тартырга батырчылык иткән. Шуннан соң Ырыс хан Туйхуҗаны үсмер угылы Туктамыш һәм барча бәкләр күз алдында дарга озаттырган. Шул кайгы һәм мәсхәрәгә түзмичә, Туктамыш Сәмәркандта әмир булып калыккан Аксак Тимер янына качып киткән. Дөнья чиләктәге юынтык су шикелле айкала да, чайкала да бит ул. Менә өч ел элек Туктамыш үзе шул зобани Ырыс хан урынына Күк Урданың хуҗасы булып калды. Тик монысы да, сасы көзән йә чүл бүресе кебек, һич туюны белмәс, гуҗ бер ерткыч. Карабәк барысын да мең кат белеп тора. Туктамыш та Сарай тәхетен иясез чагында, Мамай мирза Тверь кенәзе Михаилны яклап урыс олысына яуга киткән атналар эчендә килеп эләктерде бит. Мамай тын елга буендагы Шөлди кырында[9] канкойгыч яуга кул селтәп киткәч тә, Мәскәү кенәзе Дмитрий үзенең исән калу турындагы сөенечен, галәмдә күрелмәгән зур җиңүдәй күпертеп, барыннан да элек Сарайга кереп оялаган Туктамышка язган. Димәк, мәскәүлеләр Туктамышны яклап яуга кергән, киләчәктә ул аларга ясак җыюда ташлама ясаячак дигән сүз бу. Шул рәвешле, кенәз Дмитрий яңа ханның тәхеттә ныгып калуына ярдәм итә, ул аның колына әверелеп өлгергән була. Мәскәү боярлары өчен генә түгел, Туктамышка хәтле гасыр ярым буе гомер сөргән Урда әмирләре өчен дә никадәрле хурлык!..

Менә шул Туктамыш, үзенең Күк Урдасыннан тыш, бөтен Алтын Сарай иленә дә бугалак ташларга, тышау салырга җыена, ахры. Кырым хәтле Кырым җиренә дә чапкын куган икән, димәк, Карабәк шикелле әмир-бәкләрне дә үз каршына тезләнеп китертмәкче, антлар иттермәкче. Тик шунысы сәер: Мамай мирза Кырымга исән-сау әйләнеп кайтты, Мәскәү өстенә үч явы белән бару өчен кабат гаскәр җыя.

Туктамыш бу очракта Мамайны нишләтмәкче? Ул аңлый: Мамайның кул астында бүген үк өч төмән бар, аның канат ышыгына иртәгә тагын шуның чаклы җайдак җыелуы мөмкин. Ахыр чиктә Мамай мирза, нәкъ Дмитрий өстенә баргандагы кебек, Каф тау буендагы әрмәннәрне, алан-чиркәсләрне, Дәште Кыпчак буйлап чәчелгән кумык-бәҗәнәкләрне яки Кәффа каласында үзбаш булып яшәүче җәнәвиз[10] яугирләрен дә яллап җыя ала. Анда алтын-якут, байлык-нигъмәт дигәннәре кәрван-кәрван. Шыр тилеләр үз-үзләрен «иелгән башны кылыч кисми» дип юатса да, Мамай мирзаның, бу рәвешле гаярь була торып, Туктамыш каршында тез чүгәсе юк. Ул очракта Җучи илен, андагы олысларны тагын өр-яңа яу, үзара суеш-кырылыш көтәме? Әллә… әллә Мамай мирзадан башка яшерен генә чакырып, Туктамыш хан Карабәк шикелле әмирләр кулы белән утлы учактан күмер сосмакчымы?..

Карабәк, ятаган-хәнҗәрләрен тагарга онытмыйча, алгы як бүлмәгә атылып чыкты. Каравылбаш Нургали бәк болай да аягүрә басып көтә иде, хуҗа әмир күренүгә, капылт әсәренде.

– Йә, чапкын мондамы соң? Әллә инде куып җибәрдеңме?

Хуҗа сер бирмәгән булып шаяртса да, йөрәге каен тузы шикелле бөгәрләнеп, чатнап яна инде, аны гына күз алдына китермәскә, Нургали бәк беркатлы шалканбаш түгел.

– Юк, кумадым. Сине ашыктырмас өчен тамак ялгап алырга утырткан булдым әле. Ясавыллар аның чаптарын чистарткандай итеп кылана. Чапкынның гаебе юк, ул бичара да камчылап куылган адәм баласы бит.

Карабәк киң елмайды. Ап-ак тешләрен ялтыратып елмаю аңа бик килешә. Аның йөзе гомер буе кояшның иң эссе, рәхимсез нурлары астында каралган бакыр ләгән йә җиз комган сыман. Нургали белә-белгәннән бирле Карабәкнең маңгай-яңаклары кара-кучкыл. Ул белгәннән бирле Карабәк барча кеше белән ачык йөзле. Кычкыруны-җикерүне белми. Кешеләргә түгел, эткә дә таяк күтәргәне, сукканы юк. Шуңа да кара гавам, гади яугирләр аны, үз итеп, «Карабәк» йә «Бәкчура» дип йөртә дә инде.

– Юлчы кешене өзлектереп булмас, йә соң, әйдә, чакыр, – дип эндәште ул Нургалигә, тагын риясыз елмаеп.

Чапкын яугир, залга керүгә үк, җиләненең җиң эченнән алып, мөһерле хат сузды.

– Олуг ханымыз Туктамыш хәзрәтләре сине үз янына, корылтайга дәшә, олуг Габдулла хан!

Чапкын моны билен бөгеп, башын иеп әйтте, ә Карабәкнең йөрәгенә әйтерсең лә хәнҗәр кададылар. Ул тешләрен ком капкандай шыгырдатып кысты, йөзендәге ярсуын күрсәтмәс өчен, сыңар учы белән маңгаен һәм ияген угалады.

– Хатыңда да шул ук сүзләрме соң? – дип ашыгып сорау бирде.

– Шул ук чакырудыр, ханым, Туктамыш хан аны сүзләр белән дә җиткерергә кушты. «Габдулла ханның килүен бигрәк тә нык көтәм» дип аерым да өстәргә онытмассың, диде.

Карабәк тел очына килгән чәнечкеле сораудан үзен тыя алмады:

– Миннән соң тагын ничә әмиргә хат илтәсең?

– Туктамыш хан һәрбер олырак бәк илә әмирләр янына аерым чапкын куды. Җәмгысы никадәрле бәкне чакырадыр, ул тиклесен белмим, – дигән җавап тотты чапкын, берни яшермичә.

 

– Ә Мамай мирзаны? Мамайны чакырамы?

– Анысы да миңа дөм караңгы, – дип җаваплады чапкын элеккечә тыныч кына, аннары тиз-тиз пышылдады: – Чакырмыйча калмас. Мирза килсә, иң төп имән ава, ил-койманы тоткан зур багана ава. Баганасы ауса, койма-киртәләр чапкан печән сыман бик тиз егыла ул.

«Менә сиңа гап-гади бер чапкын! Ил тоткасы кемнәр булганны да, ханнар ни кылырга җыенып йөргәнне дә алдан белеп тора», – дип нәтиҗә ясады Карабәк күңеленнән генә. Чапкын күз алдыннан чыгып югалуга, ул каравылбаш Нургали тарафына катгый әмер бирергә онытмады:

– Ашыгыч рәвештә Сарай каласына чапкын җибәр. Туктамыш атлы яңа килмешәк нинди эшләр кырып ята анда, аның тирәсенә нинди этләр килеп оялаган? Мамай янына да шымчы чапсын. Аны Туктамыш янына чакыралармы-юкмы, ул Туктамышка каршы нинди этлек әзерли – безгә барысын да белеп тору хәер.

Кабат түр бүлмәгә кереп бикләнгәч, Карабәк ирексездән кабат хатирәгә чумды.

2

Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый исемне ил халкы да, Карабәк үзе дә онытты инде. Әйе, кайчандыр аның да тәхет өчен янып, хан исеме күтәреп йөргән көннәре бар иде. Күптән артта калды инде ул вакытлар, дивар сыман тезелешкән карурман эчендә йомылып һәм онытылып калды.

…Беренче нәүбәттә тагын шул Бирдебәкне эттән эткә салып сүкми булмый. Чөнки соңгы егерме ел эчендәге бар түнтәреш, канлы мәхшәр башында Бирдебәк хан торды. Үзенең барча энекәшләрен, газиз малайларын тоташтан юк итүен күргәч, олуг хандагы залимлек угының үзләренә дә төбәләчәген тоеп тәмам шик-шөбһәгә төшкән әмирләр, җыйнаулашып, Бирдебәкне үзенең йокы бүлмәсендә суеп ташладылар. Ләкин айныгач эзләнсәләр, Җучи ханның барча туруннары кырылып беткән, ә Бирдебәк бу нәселнең соңгы орлыгы булган икән. Нәкъ шул чакта бушбугазларга, үз җанына куыш табалмыйча ил буенча тәгәрәп йөргән дүңгәләкләргә юл ачылды да инде.

– Мин Җанибәк ханның җариядән туган улы булам, Сарай тәхете хәзер миңа тиеш! – дип, Көлнә атлы ниндидер вак бер әмир ил түренә үтәргә җөрьәт итте.

Ничәдер ай үтүгә, аны шулай ук уйнаштан туган Нәүрүз тотып суйды. Мондый мәсхәрәгә чик куймакчы булып, Иртеш аръягыннан Җучиның бертуган энекәше Шәйбан ханның туруны Хызыр бәреп кергән.

– Миндә бөек Чыңгыз каны ага! Бату агам нәселен юк иткәнсез икән, аның йортын мин – Шәйбан хан оныгы – үз кулыма алам! – дип, Хызыр оран салгач, Сарайга күсе кебек кереп оялаган сатлык җаннар, Нәүрүз бәкнең үзен генә түгел, аның хатыннары белән малайларын, хәтта, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, саташа-саташа нәни оныгын эзләүче Тайдуланы да арканнарга бәйләп китергәннәр. Тик Хызырга асып үтерелгән Нәүрүз гаиләсенең газапларыннан соң озак тантана итәргә язмады шул, үзенең газиз улы Тимерхуҗа җәллад ханны идән буенча тәгәрәтеп суйды. Вә ләкин, исеме булса да, җисеме белән ул бичарага да Сарай тәхетенә ияләнү, үзен хуҗа итеп тою бәхете эләкмәде.

Бирдебәк кияве булып канат җәйгән, өстәвенә Урда гаскәренең яртысына хуҗа булып алган Мамай мирзаның дистәләгән олысларга ятьмә ташлаган, тамырларын тирәнгә җибәргән чоры иде бу. Шул мирза әүвәл Тимерхуҗага каршы хәтәр яу оештырды да тегене, боҗрага алып, капкынга эләктергәч, чатырына иңеп, җанын кыйды. Аннары гаскәр башында Сарайга ук бәреп керде һәм унбиш яшьлек Габдулланы тәхеткә утыртып та куйды. Аерым олыс бәкләренең яисә әмирләрнең Мамай мирзага теш күрсәтерлек куәте юк иде, барчасы да, юаш бозау сыман, яңа ханга бигать китерделәр.

Габдулла хан әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман тарханнан ук инеш ярган иде. Болгар илендәге Саксин каласын бирмичә каршы торган Бачман бабасының башын Чыңгыз ханның улы Мүнкә чабып өзгән. Бачманның җиткән кызы Зөбәйдәне исә ул үзенә хатынлыкка талап алган. Габдулла менә шул үзе җәллад та, үзе каһан да булган Мүнкә ханның бер туруны иде.

Турунлыкка турун, әмма таянырга Мамай шикелле икейөзле мирзадан башка нигез-терәк табылмады аңа. Ә тегеңә, илне үз кулында биетеп тоту өчен, тәхеттәге балбал гына кирәк. Гаскәр фәкать аны гына тыңлый, меңлек яки төмәннәр башында, – Мамай белән бергә, Тимер Капка, Баку калалары янында, Дәрьял тарлавыгында әзәриләргә, аланнарга[11] каршы сугышта сыналган сыбайлар[12], әмирләр. Габдулла тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен читтә талап кайткан байлыгына күмә. Башына таҗ элгән Габдулла, ни чарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган елан кебек, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага.

Мәскәү белән Тверь калаларыннан, аерым-аерым юлдан, әмма икесе берьюлы Сарайга килеп төшкән Дмитрий һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга керткәч, аларның тел төпләрен чамалау өчен, бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер:

– Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң, мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми сиңа китереп идем.

Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора – җыйган ясакның яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак, гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк болар. Һәр бәндәнең бармагы, елан мөгезедәй, үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә Аллаһының кашка тәкәләре түгел.

Берәм-берәм үтеп кергән саен, боларның һәр икесе Габдулла хан каршына бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да иртә. Карап торышка күндәм, юаш булса да, моның ише яшь бозауның аран җимереп сөзешә башлавы бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды, икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде.

– Син нәрсә монда бер кәрзин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчте ул.

Габдулланың тораташтай катып утыруын күргәч, усал әтәч сыман янә очып кунды.

– Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михаилга син бирмисең икән, ярлыкны мин үзем бүләк итәм!

– Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына бик тиз сатып алды.

– Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче, мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен Михаил өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..

Габдулла хан тынды, эченнән генә пыскак яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук, Тверьдагы Михаил Владимир каласын барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып та алган. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга, Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ул, җавап итеп, Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган.

Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике көндәш килен кебек ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан хан туруны, Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калдылар. Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе дәррәү Идел аръягына чыгып сызды.

Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын күреп алуга, исән калган аксөякләр, фетнә оештырып, таҗ залында ук аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган. Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның икенче бер энекәше – Тукай Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде.

Атасының йорты булган Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар. Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары әманәт итеп калдырган изге «Яса» кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай Тимер нәселенә каршы чыккан икән. Шулар, Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килеп, Килдебәкнең җанын кыйганнар. Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми, анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, алар урыс кенәзләренә бирелә торган ярлыкны да чиратлашып өләшә башлаганнар. Дмитрий белән Михаилның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала[13] хуҗасы булып торган Константин[14] кенәз килеп баскан. Аның авызында да иске бер җыр:

– Олуг кенәз ярлыгын миңа кайтарыгыз! Ул шалапай Митрәйгә караганда ясакны мин күпкә шәбрәк җыям! Владимир каласы, каз оясы төсле, гомер-гомергә Сүздәлнеке булды, ул да миңа тиеш!

Яңа ярлык алып, хан сараеннан чыкса, Константин каршысында икенче бер чапкын.

– Син Иделнең уң як ярына кем хуҗа икәнен белмисеңме әллә? Исән-имин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!..

Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман кукраеп утырган ап-ак сараена[15] Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган.

– Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса, минем камчы әзер!..

Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза, Константин кенәзне урыс җирендә олуг итеп таныттыру өчен, хан исеменнән Арык Буга атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Дмитрий белән Тверьдагы Михаил, хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мулдан төяп, юлга кузгалган, имеш…

Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калдылар. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да шул килмешәк Морад ханның гомерен кыйды. Мондый башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган, ул яллаган җанкыярлар, кара төндә Идел суын кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә буып үтергәннәр.

Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, ул әтисенең олысында туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч, аптыраудан тәмам таралып төште.

– Мамай мирза җәнаплары безне синең хозурыңа куды. Ил бәкләре синең кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый…

– Кабат нинди тәхет ул, нинди ханлык?! Мин соң сезгә Мамай сыйрагына ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? – дип, Габдулла, әүвәл усал кабынып караса да, даладагы ялгыз учак сыман бик тиз сүнде.

Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана кочагы, сөекле ярның оҗмаһ бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла үз башына бу юлы да риза булды, тискәре кәҗә тәкәседәй, аяк терәп каршы тора алмады. Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы.

Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре туктаусыз яу йөргән икән. Иң элек әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан Сүздәл кенәзе Константин Владимир каласын кулына эләктергән Михаил кенәз өстенә ташланган, ди. Михаил чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган Константин кабат Сүздәленә качкан. Дмитрий белән Михаил, әтәчләнеп, аны Җүнкалага тикле куганнар, ди. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган.

1Ясавыл – кала-кирмәннәрдәге эчке сакчы.
2Бигать – тугрылыкка ант.
3Вәли гаһед – тәхеткә кануни варис.
4Милади белән 1342 ел.
5Турун – онык улы яки оныкның оныклары.
6Соран – төсен үзгәртүче җәнлек, хамелеон.
7Җасус – астыртын, мәкерле рәвештә килеп җан кыючы.
8Каладар – наместник.
9Шөлди кыры – Дон елгасы буенда 1380 елның 8 сентябрендә Мамай мирза белән Дмитрий кенәз яу үткәргән Куликово кыры.
10Җәнәвиз – Кырым ярларында колония төзеп яшәгән генуэз-венециялеләр.
11Алан – чукынгач осетинга әверелгән кавем.
12Сыбай – офицер. Төрекләрдә һаман да шул исемдә.
13Җүнкала – Түбән Новгородның Алтын Урдадагы атамасы.
14Суздаль-Нижгар кенәзенең тарихтагы исеме Дмитрий Константинович. Ике Дмитрий арасында буталдырмау өчен, монысының исемен үзгәртергә булдык.
15Бүгенге атаклы Мамай курганы – элек мирза сарае урнашкан калкулык.