Za darmo

Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

– Шундый күп кызлар! – гаҗәпләнеп дидем.

– Син шундый бай кызлардан түгелмени?

– Юк шул, тәтемәде безнеке шикелләргә.

– Мин дә, менә әле генә йөри башладым мондый заведенияләргә.

Гадәттәгечә, аның чакыру билетлары бар, концертка без әзгә соңлап килдек. Буш урыннарга утырдык. 1 бүлеге бетте. Мин Әнвәр белән беренче очрашкан көнне кешене күреп калдым. Әнвәр аңа сәламләшергә китте, арттагы чалбар кесәсеннән тулы пачка акча күренде. Ой, миңа нинди кеше эләкте, дип шатландым. 2 бүлектә чакыру буенча урыннарыбыз шул куркыныч кеше белән янәшәдә. Утырабыз сулдан уңга: Әнвәр, мин, Айгөл һәм ул.

Мин Әнвәрнең колагына сорыйм: “Бу Радикның кызымы?”

“Хатыны” дип ташлап куймасынмы шунда… Мин аның хатыны юк дип уйлаган идем. Дәрәҗәле урында утырам икән мин үземне хис итә башладым, чөнки мин дә бит Әнвәрем белән утыра идем. Ә-әй, юләр баш, эх, юләр чак… Кайткан юлда Әнвәр боссның иностраный машинасында килдек. Ул мине озатып куйды өйгә хәтле. Хисләр ташый иде.

* * *

Бер көнне балалар бакчасында концерт куяр вакыт, ул бит миңа эшемне бүлдереп, шылтырата, менә сиңа вәт; “Ярар, килермен” дип куйдым. Ул мине җиденче яртыда “Suvar” кинотеатрында көтә икәнен әйткән. Мин 6 сәгаттә әле үземнең өем кырында, утырдым бер маршруткага, шуннан күрәм, күпер инде ярты юл да үтмәенчә, вакыт инде 20 минут җиденче бәрә. Мин маршруткадан чыктым да, тизләп машинаны туктаттым. Шулай 25 минуттан килеп җиттем.

Тагын бер концерт барырга сөйләшеп куйдык та, бәйрәм көннәренә ул мине әнигә әйтмичә генә үзе белән ял итәргә чакырды: кочаклашырбыз әзерәк. Әнигә син “дуслар белән барырбыз” әйтерсең дип, өйрәтеп җибәрде. Үзем дә гаепле. Тик язмыш шулдыр..

* * *

Без ике бүлмәле фатирда торган чагыбыз: абый, килен, 1-2яшьтәге аларның баласы, әни, мин. Апам, кияү балалары белән Уфада. Шул мин Әнвәр белән киткән чагында бездә атна буе 8 кеше яшәде, мин, ахры, күп кешеләрдән киттем, түзәлмәдем. Хәзер абыем зур өй сала Казан тирәсендә. Әз – мәз кодагыйлар булыша.

Бер – беребезгә әле ышандырырлык кешеләр түгел идек, курку бар арабызда. Аның, әлбәттә, бигерәк төрле якларга барган җаны. Әмма аның куркуы һәр тән хәрәкәтеннән килә әле дә. Без “Бәхетле” маркетында янында очраштык. Сәгать 2 яртысы иде. Ашарга алырга кергән идек. Барып анда ашарга. Ул ике сумка тутырып ашарга алды: иң тәмне, иң кыйммәт ризыклар. Шуннан ул такси алдан яллаган. Без утырдык, кулларыбыз бергә булды. Күп кенә юлны үткәч, әз гәҗапкә калдым. Әнвәрдән сорагач, ул әйтте: акча ага – күп инде, карале 600 сум бит тула. Урынга килгәч, такси җибәрдек тә чыктык урамга: саф һава үсеп торган наратлар. Зәңгәр күк, беренче кар ява иде – бигрәк матур күренеш. Әнвәр ике номерны сайлаган да мин ике кровать булган ике бүлмәле номерны сайладым. Кергәч, чәй эчтек лимон белән. “Әйдә кочаклашабызмы?” Мин шатлык белән аңа ашкындым. Барысы шундый матур иде. Гүзәллек, сокланырсың. Шушы мизгелләр без назлаулардан тыныбызда кала язган, ахрысы. Шуннан без вино эчтек. Тагы бу вино! Аллаларның эчемлеге!!! Нәрсәгә үпкәләргә соң?

Без яттык. Кочаклаша-кочаклаша, үбешергә тотындык. Мин элек чишенгән килеш тә: эчке кием – трусикта, бюстгалтерда егетләр белән кочаклашканым бар иде, гәебемне сизәм. Тик иң кыйммәт урынны бер кешегә бирмәдем, имеш, акыллы. Монда да шулай булып өметләнә идем. Мин аны сорадым: “Син алдамыйсыңмы?” Юк. Без ләззәткә күмелдек. Аннары ул шундый назлы, үз булдыклыгын тойган тавыш белән: “МИ – НЕ – М”.

Нәрсә соң ул страсть – шашыну? Татарларга хасмы бу сыйфат?

Хастыр, “Все мы ходим под Богом” урысларда әйтмешли.

Шуннан яттык та, ул минем эчке киемне салдыра башлады, башта әз генә, каршы килгәч; тик күңелләр дә, тәннәр дә кушылырга теләделәр. Эш беткәч … Мин аны кулыннан сыйпадым. Ул диде: Рәхәт, ләззәт. Син минеке, диде ул. Кайттык шәһәргә. Саубуллаштык.

Тагын бер көлкеле мизгел булды. Без бассейнга барырга җыендык та, ул 40 минутны арендага сатып алды. Анда бассейн зур түгел иде. Ләкин әз генә көтәргә туры килде. Шул бассейнда 4–5 кыз чумдылар, йөзделәр, күңелле итеп вакыт уздырганнар. Көттек – көттек тә, безнең вакыт килгәч, Әнвәр әйберләр капшап карагач: “мин трусикны өйдә оныттым” – диде. Мин көлеп җибәрдем. Ул ките трусик артыннан, ә мин бассейга чумдым. Ул барып – килеп йөргәнче 20 минут үтте диярлек.

* * *

Көтеп алынган мизгелләр дә килеп җиттеләр. Әнвәр әйткән иде, без 7–8 кыз белән утырачакбыз. Минем әни эшеннән билетны алды. “Татар җыры” концертының биш көннән бересе.

Янәшәмдә минем белән олы гына хатын утырды. Олы дип әйтү генә – 40–50 яшьлек, аера алмыйм. Аның белән сөйләшергә әллә дулкынлану, әллә куркудан көч булмады. Аннан бу хатын шундый назлап, йомшак тавышы минем колакны тетрәндерде: Ә – Н – В – Ә – Р..! шул вакыт үлдем дә киттем: әллә ул аның апасы, әллә тетясы. Кем белер. Бер сүз чыгаралмадым. Әнвәр кырына кыз утырды. Әнвәргә бәйләнә башлады. Ул яшь җырчының сеңлесе булып чыкты. Без утырдык сулдан – уңга: хатын, мин таныш кыз – әле җырчы тугел, Әнвәр һәм теге кыз. Бер мәлне теге кызның куллары кушылды. Мин югалдыммы, – бу чын – чынлап көнләшү булды. Антрактта сатып алдым чәчкә яңа яраткан җырчыма диеп. Тик җырчының беренче номер булып концертта әллә нинди җыр җырлады да, халык та чапмады җүнләп. Бирми калдым соңыннын, таныш егетләргә берәр чәчәк бәйләмен икегә бүлеп, чыгып, аларга тараттым.

– Малайларга!

Концерт беткәч, мин тыныч кына чыгып киттем. Ә әни саубуллашып китте. Икенче көнгә ул концерт барышында 2 билет бирде.

* * *

Иптәш кыз белән бардым, тик ул татарча ныклап аңламый. Ул үзе скрипкада бик сыйфатлы, югары дәрәҗәдә уйный белә. Һәм җырларга да нечкә матур тавышы үзендә бар. Бу көн – олы шәхесләр көне иде. Безгә – яшьләргә бик кызык булмады.

Әзерәк таныштырырга булдым. Концерт ахырында аның кырына килдек. Иптәш кыз Алина: “Бу нинди чувак?” дип соравды. Минем әйтәсе килде: “Бу тик минем чувак.” Дәшмәдем.

Әнвәр сагынып беткән шикелле чакырды. Барабызмы ялга, клубка бәлки Мәскәү егете белән таныштырам. “Әй, Миша, барасыңмы? Бу менә исеңдәме, Земфираны җырлаган кыз”. – Ә – әйбәт, әйбәт, дебют өчен тагын да, диде бу Миша. Шунда ук Земфираның “Телисеңме?” җырын копиясын ясаган аранжировщик та барды. Компания 6–8 кешедән булырга тиеш иде. Тик клубка 5 кеше барып җитте. Мине Әнвәр тагын кисәтеп куйды: “Мин берүзем”, дип, үпкәм калды әзгә. Тик шул чак минем арттан теге Мишасы чаба башлады. Мин белдем фамилиясен. Кем булып эшли, хоббины. Яшь җырчының сеңлесе аранжировщик белдән дуслаштылар. Килгәч, Әнвәр үзенә игътибар итү өченме, акчаны туздыра башлады. Тагын ике кызны эләктереп, эчә башладык. Исергәч. Миша белән үбешә башладым, Әнвәр икесен үбә. Төнге җеннәр. Без биергә тотындык. Мин үземне җиденче күктә хис иттем. Үзе чибәр. Йомшак сүзле… Әнвәрнең телефонын урлаганнар. Әнвәрнең кәефе тәште, мин Миша белән биегән идем. Ул бер сүзсез чыгарга юл тотты. Мин күрдем, рөхсәт сорап, йөгердем китеп барган юнәлештә янына; кочаклап. Аннан гафү үтендем. Ул әйтте: “Мин үзем гәепле”. Минем дә кәефем кырыланды. Мин күз астыннан карап, елмайдым аңа.

Танышуны дәвам иттек. Тик ул миңа бер сүз әйтте. Аннан соң, акчаны бик чутлый торган кеше иде. Икенче көнне мин Әнвәрдән китмәскә тырыштым.

– Нигә янына бармыйсың?

– Ул минем хыялым булды һәм ул чәлпәрәмә төште, сирпелде, китте.

– Ни өчен?

– Ул миңа әйтте.

– Ә мин әле әйтмәдемме әле?

– Юк. Син әйтәлмисең ансын.

– Нәрсә соң ул – әйт.

– ЮК.

Соңгы көненә билет бирмәде. Шулай көннәр узып барды. Мин җырны өйрәнә тордым.

Аның туган көне дә килеп җитә. Мин дә аңа бүләкләр биргәләдем: я йомшак эт озын аяклар белән ак төстә кара таплар белән – далматин; перчатка кара – мин синеке диеп. Ул мине тагын да бер үзен калдыра, чакырмыйча. Мин үпкәләүдән бөтенләй сүзсез калам. Ул миңа: компьютер өчен күп кенә әйберләрне; соры уенчык песи, косметик набор “Dove” дигән. Аның матди бүләкләре миннән кыйммәтрәк булдылар да бит, ярышмадым да, рух дигән нәрсәне ул миннән күп вакытка алып китте. Әни сизеп, мине әти, апа янына туган шәһәремә җибәрә ял итәргә. Акчаны да синтезаторга әтидән алырга. Булса тагын, компьютер частьне алырга әти эшеннән.

Аннары мин белдем аның биографиясен кайбер белдерүләрне. Улы 9 яшлек бар иде, песие җирән төстә. Әйткән иде, сеңелнең кызы, ә ул аның кызы булып чыкты. Бер хатын да бар иде. 3 фатирга керә ала, яши ала. Кайсысы үзенеке, ул, ахры, үзе дә белми.

Шулай көннәр узды. Җыр язылу көне килеп җитте. Ярыйсы, әйткән звукорежиссер. Әнвәр сорады: “Ә бу нәрсә?” Кыскача, аңа ошамады: кирәкмәстән әйбәт булды. Мин сәхнәгә дә чыкмадым. Миңа ул тагын бер җырны бүләк итте, февральнең башында биргән Авызов аранжировщикка дигәнен.

* * *

Миңа үземә әллә нинди исем кушканнар бит, ошап бетерми идем. Сәбәпләр дә булганнар, ахры.

Хәзер, иң асылына барып җитәбез. Мин балалар бакчасында Андрей исемле малайны ошаткан идем, тагын Марат дигәне бар иде. Ә Вовага без иптәш кыз Салимгәрәева Женя бнелән аңа бер мәлне тархуннан крышкаларын ыргыттык урамда йөргәндә. 1 класта Диас буйга бәләкәй, тик акыллы. Дүртенче класта Роберт исемле малайны ошаттым, ул 8 мартта туган ир бала. 6 класта Алексей Коряковцев миңа 6 – 7сыйныфта, яртысын 8 класта күз ата иде, хәтта валентикалар җибәрә иде. “Бөркет” лагерьгә баргач, аннан соң ярты ел уйланып Артем исемле малайны ошаттым, ул Архангельск төбәгеннән иде. Казанда тагын Артем дигән егет бар иде. Безгә аның белән үбешергә кыюлык җитмәде, бик ошатып йөрдек бер – беребезне.

Аннан соң, 1 курста укыганда Альберт Николаевич исемле егет белән таныштым. Барысы 6 очрашу булды. Концертка бардык та хат языштык. Тик аны мин сагынган чаклар булды инде. Тагын беренче курста мин бер егетне очраттым: ул миңа бер дә ошамады, тик ул үлеп йөридерие. Бәлки, улдыр минем язмышым?!

Балачактан ук музыка белән шөгелләнгән кеше үзем. Үсешем ирекле булган, тыймаганнар, иркәләп үстем, әти – әни аерылган булсалар да. Миңа 3,5 яш булганда, алар аерылганнар, тик тазалыкка зыян китерде бу хәл – минем (тән) аллергиядән нейродермитка күчкән авыру. Тик ул бик нык эш белән мавыксам гына чыгадырые. Минем бертуган апа белән абый да бар. Алар аерылуны ныгырак сизгәннәр, бөтен авырлыклары абыйга туры килде, чөнки 14 яшеннән эшли башлады, әнигә зур терәк булып. Әнинең үсмер яшеннән үк хыялы булды – Казанда яшәү. Миңа 15 яшь тулганда, без Казанга күчеп килдек. Мин укуымны шундый ук махсус музыка мәктәбендә дәвам иттем. Фортепианода бик яхшы итеп уйнарга өйрәнергә исәп бар иде. 4–6 сагәть пианино алдында утырырга укытучым таләп итте. 2 ел әйбәт итеп өйрәнүдән соң, ресторанга урнаштым, тик укытучыга әйткәннән соң, аның мөнәсәббәте миңа үзгәрдә. Мин аны гафу итәлмәдем: 10 класстан бер елда ике уку елын бетереп пед факультетка керергә тәкъдим иткәннәр, әлбәттә минем теләкләремә таянып. Чөнки мин җырларга теләдем яраткан укытучыда. Сәламәтлекне ныгытырга да җырга өйрәнергә теләгем иде. Гомумән алганда, ирекле булырга, чөнки миңа анда җайлы иде: күпчелек вакытта мин үз —үземә бирелгән идем. Монда татар мохите дә күберәк.

 
* * *

Мин, җырчы буласы кешегә, больницага тамакны төзәтергә яттым.

Больницада телефон трубканы алдым да Әнвәремә: “Кайчан киләсең?”

– Кичә генә очраштык. Син сагынып бетмәдең бит әле.