Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра

Tekst
0
Recenzje
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Исәнбәт Н. С., варислар, 2019

© Хаҗиәхмәтов Т. Г., варислар, 2019

* * *

БӘРӘЗӘ ПЕСИЕ МЫРАУБАЙ БАТЫР МАҖАРАЛАРЫ

ӘКИЯТ БАШЫ

Борын заманда,

Аю команда,

Бүре сарык көткәндә,

Төлке тавык өткәндә,


Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Әбиеңнең әбисе

Бәби булып ятканда,


Идел чыккан болактан,

Әкият чыккан колактан,

Мин сөйлием, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

– И-и, карагыз, мич астыннан ни аулап,

Килеп чыкты әнә мәче мыяулап?..


Бу – тик әкиятнең баласы,

Мич башында ята бабасы,

Коймак изә әбисе,

Таба майлый анасы.


Табагачтыр, коймактыр,

Сөйләгәнне тыңлап тор,

Иләктер дә чиләктер,

Колагыннан эләктер.


Мин сөйлим моны Миңлевафа әбидән ишетеп,

Әби откан кыз чагында бер бабайдан ишетеп,

Миннән отып, син сөйлә,

Шаккатсын малайлар ишетеп.


Әкият тыңлаганның зиһене арта,

Сүз сүзне тарта,

Тыңласыннар малайлар да

Борыннарын тарта-тарта.


Йә тыңлагыз, башладым,

Таудан таяк ташладым.


БЕРЕНЧЕ МАҖАРА

Мыраубайның кем булганы, кайда торганы,

ничек аның урынсызга кыйналганы


Сөйлим сезгә, бер дә түгел имеш-мимеш,

Борын-борын замандагы бер кызык эш –

Түгел кырда, түгел тауда, әрәмәдә,

Бу эш булган Казан арты Бәрәзәдә.


Ул авылның әйләнәсе урман булган,

Анда төрле җәнлек-җанвар тулган булган;

Кояш батып ут алдыңмы Бәрәзәдә —

Аю килеп баса икән тәрәзәгә.

Бүре – сутник[1], Төлке – писыр[2], Куян анда

Урам йөргән Аю биргән командага.

Күсәк тотып Аю бабаң үткән чакта,

Бәрәзәдә эт тә өрми икән хәтта.


Шунда булган Ризван дигән бер бай кеше,

Асраган, ди, өендә ул бер дәү песи.

Һай, син күрсәң, хәтәр дә бер песи булган,

Койрыклары төтен кебек – үрә торган.


Әгәр аңа син карасаң бинокльдән,

Артка чикми, якын гына – бер метрдан,

Абау, күрсәң, мыеклары – берәр карыш,

Песи түгел, син әйтерсең: бу – юлбарыс!


Инде күзгә бинокльне кире тотсаң,

Син әйтерсең: песи түгел, бу бит тычкан!

Кара нинди бу бичара, кеп-кечкенә,

Кая инде тычкан тоту ул мескенгә!


Әйтмә ләкин моңа карап, бу, дип, кече.

Ул сугышса була икән Бүре төсле!

Кич курыкмый караңгыда, төнлә белән

Базга төшеп, тырнагына тычкан элгән.


Туны да бит юлбарыс күк – юллы-юллы,

Үзе булган бик мәкерле, тирән уйлы.

Утырганда аска карап уйга талып,

Моннан да зур акыллы баш булмас табып.


Өстен-башын тоткан, ди, ул сылап кына,

Мыекны да купшы йөрткән, сыйпап кына,

Үзе көяз, кыяфәте шәпкә күрә,

Исеме булган Мыекбаев Мырау түрә.


Түрәлеге нидә дисәң – шушы булган:

Сөт сөзгәнне карау аның эше булган.

Аш өендә итме соскан, ашмы пешкән —

Асрауларга ул юл башлап йөри икән.


Исемнәре зур булса да ул Мырауның,

Шәп булмаган, әйтсәм, анда хәлләр аның.

Йөрсә дә ул сырпаланып, бәрелә-тибелә,

Аңа берни бирмәгәннәр аш өендә.


Ник дип әйтсәң – хуҗасы бик саран икән,

Үзе тагы укымаган надан икән,

«Бернәрсә дә ашатмагыз, – диеп кушкан. —

Аңа закон: һәр көн тотсын ике тычкан!»


Ике тычкан, ике тычкан… Көн дә тотсаң,

Биш ай тоткач, булып чыга ничә тычкан?..

Тота торгач, беткән куйган ни бар тычкан,

Калганнары, белмим, кайсы-кая поскан.


Беркөн Ризван бу Мырауны тотып алды.

«Ник күренми моның тычкан тотулары?

Әллә сез, – ди, – аш бирәмсез чекри күзгә?

Тотсын тычкан! Ашатсагыз, бирем сезгә!»


Шуннан хәзер аш өенә керде исә,

Тибеп кенә очра икән аны бикә.

Ул бер типсә, ике тибә асрау аңа,

Ул җитмәсә, аркасына уклау ява.


Анда тагын утыра бер кырыс карчык,

Бар белгәне – «Перес, бар, чык! Перес, бар, чык!»

Үзең сакла кулындагы зур кыскычтан!

Кыскыч бит ул бер сукканда ике суккан…

Ярый әле, бу өйдә бар нәни Мәрьям,

Тик ул яклый Мыраубайны җәберләүдән.

«Тимәгез! – дип, күрсә, хәзер ала кочып.

Алып чыга аш өеннән: – Әйдә, мысык[3]


Әй шул Мәрьям, аның сөеп иркәләве!

Шәфкатьле дә булыр икән бу кадәрле!

Йомшактыр ла и-и… куллары, баштан сыйпый,

Мырау аңа «мыр-мыр» итеп рәхмәт укый.


Мәрьям тагы сөт ашаса, сорап алып,

Астан бирә Мырауга да, ипи манып.

Әй сөйкәнә, мырлый песи бу Мәрьямгә,

Ничек рәхмәт укымассың сый биргәнгә!


Беркөн шулай ашатканда Мәрьям аны,

Өсләренә килгән кергән Ризван тагы.

«Ах, синме, – ди, – жулик песи, хәйлә тапкан:

Тычкан тотмый, бала алдап ашап яткан?!»


Матчадан ул үрелеп алган бер талчыбык,

«Менә сиңа!» – Мыраубайны кыйный сугып!

Әй бу чыбык, ачы чыбык, пеше[4] чыбык,

Суга-суга менә чыкты очы сынып!


«Кыйнама!» – ди, аңа ябыша, елый Мәрьям,

Ризван хәзер Мәрьямгә дә бер кизәнгән.

«Әле синме? Сиңа да, – ди, – җитәр чыбык!» —

Чыж-ж иттереп аңа да бер ала сугып!


«Ул ялкауны син, – ди, – астан ашат тагын!

Икенче бер күрсәм тагын ашатканың,

Күр: матчага кыстырылган яшь талчыбык

Булыр сиңа ике таба майлы сызык!»


Нишли инде болай булгач Мырау хәзер?

Ашарга юк, бетте монда ни бар кадер.

Белгәннәре – кыйнау-сугу, каһәр суксын!

Мырау монда юк тычканны каян тотсын?


Тычкан эзләп, йә күршегә чыксынмы ул?

Башка песи ризыкларын йотсынмы ул?

Үз өй-йортың, хуҗаң, бикәң бар чагында,

Ул эш сыймый песиләрнең әхлагына.


Утыра Мырау усал карап тәрәзәгә:

«Болай булса, ясыйм бер хәл Бәрәзәгә!

Әй син, Ризван, саран Ризван, гел ач тотып,

Өйрәтәсең болай үзең миңа мутлык!»


*

    Шул.

    Ул нинди мутлык?

    Мутлыктан була төрле шуклык.

    Ул анда «хәл ясыйм» диеп Бәрәзәгә,

    Үзе тагын калмагае бер бәлагә.


    Монысы әле сызыгы,

    Алда булыр кызыгы.

    Бүгенгә шуның белән тефү, тефү!

ИКЕНЧЕ МАҖАРА

Мыраубайның төнлә кая барганы һәм

«таяк абзый» дан нинди сабак алганы


Менә Мырау, азык эзләп, Бәрәзәдән

Килеп чыкты төнлә чолан тәрәзәдән,

Фирәзәдәй зәңгәр-яшел зур күзеннән

Шырпы төртми ут кабынды үз-үзеннән.


Менеп китте күрше йортның чормасыннан,

Килеп төште мич авызына морҗасыннан,

Өченченең кереп эргә[5] тишегеннән,

Килеп чыкты менә чарлак ишегеннән.


Бер сый да юк. Тик бер өйдә, арттан ташлап,

Күчтәнәчкә атты берсе аңа башмак.

Зыр-зыр килеп бер коймага менде Мырау,

Бер кычкырды Бәрәзәгә: «Абау! Абау!»


Күрде шунда күрше йортта нәүрәп барын,

Ал аяклап казып ачты аның янын,

Арт аяклап ишә-ишә ачты ишек,

Китте Мырау арты белән базга төшеп.


Кая төште? Белер өчен төшкән җирен,

Автомобиль фарасы күк ике күзен

Гөлт иттерде. Карый, тукта, монда ни бар?

Әһә, чүлмәк, каймак тулы!.. Капкачын ал!


Үрә торып шул чүлмәккә атланды да,

Мыеклары, бите белән капланды да

И тыгына… Каймак булды борын-авыз,

 

Кара, нинди булып китте Мырау явыз!


Шуннан тагы бер каз боты табып алып,

Килеп чыкты шул тишектән аны кабып,

Тиз-тиз китеп читән буйлап ул шым гына,

Кайтты ятты мич башына мыштым гына.


«Кирәкми, – ди, – аш өең дә куш өйләрең!

Исән булсын нәүрәбе, – ди, – күршеләрнең!»

Шулай дип ул күңел ачкач бераз мырлап,

Әле тагы җибәрде бер җыр да җырлап:


    «Минем исемем Мыраубай,

    Тырнакларым бораудай,

    Мин курыкмыйм бернидән,

    Эттән түгел, Бүредән.


    Дөньяда кем зур батыр?

    Чебен, диләр, иң батыр:

    Куна кеше битенә,

    Батыра борынын итенә.

    Таласа да кешене,

    Җиңалмый ул песине!

    Мич башымдыр – пулатым,

    Сәндерәмдер – сараем,

    Нәүрәптәге ак каймакны

    Ашыем да ятаем.


    Үзем Мырау түрәмен,

    Түрдә көнем күрәмен,

    Без үзебез шул нәсел:

    Күзләребез гел яшел».


Ярый, шулай беленмичә калган бу эш,

Йоклап яткан Мырау иртән, көндез дә кич.

Менә тагын торган да ул төнлә белән,

Зәңгәр-яшел утлар чәчеп күзләреннән,


Тырнакларын чыгарган да шул чагында,

Эштеренеп байның диван почмагына,

Кайрап тырнак-кылычларын, кынга тыгып,

Тагын шулай баз басарга киткән чыгып.


Бик сак кына нәүрәбенә бара тагын,

Күрә: бүген ныгытканнар тирә-янын.

Кичәге күк тагын тишеп, китә төшеп,

Тагын менә шул тишектән, каймак эчеп.


Өченче көн уйлап куйды бармаскарак,

Түзәме тик бер өйрәнсә азгын тамак?

Китте тагын эз яздырып урау-сурау,

Казыр өчен җайлы җирен карый Мырау.


Казып ятса тагын шулай нәүрәп буен,

Иткә-майга биреп бөтен күңелен-уен,

Һап! – Койрыкка басты кемдер аяк белән,

Өстәвенә – шап! Кундырды таяк белән.


«Ах, синме, – ди, – көн дә килгән көл чүмече!

Нәүрәп басып, каймак урлап көн күрүче!

Ләктеңме, – ди, – тәмлетамак, коры суфи!

Күптән минем син суфига кулым кычый!


Урлашма, – ди, – менә бел, – ди, – сабак бирәм!»

Койрыгына баскан, бирә таяк белән,

Карап тормый, умырткаңмы, умравыңмы,

Менә, малай, өйрәтә бу Мыравыңны!


Кая котылу! Акыра Мырау җирләр тырнап,

«Бетте, абзый! Йөрмәм урлап! Йөрмәм урлап!»

Һаулый этләр, халык баскан тәрәзәгә:

«Бу нинди хәл? Нәрсә купты Бәрәзәдә?»


Нәрсә купсын, бер хәл дә юк Бәрәзәдә,

Песи анда салган үзен зур бәлагә.

Үрле-кырлы сикерә Мырау ул ян, бу ян —

Киталмассың, бер тотылсаң койрыгыңнан!


Кем соң аны тоткан шулай? Менә Мырау

Артка борылып җибәрсә бер карап, – абау!

Койрыгына баскан, тора дию төсле

Зур гәүдәле бер колгасар[6] озын кеше…


Әллә кеше, әллә чыжым баганасы[7]

Күрер хәл юк, кайда беткән очы-башы —

Койрыгыннан тоткан да ул Мыравыңны,

«Юк, калгандыр, бетерим мин, – дип, – урлавыңны», –


Тегермәннәр хәтле кулын күктә болгап,

Әллә каян болытлардан йөртеп урап,

Песиеңне бар хәйләсе-уты белән

Китереп бәрде бер чокырга сырты белән.


Сузылып төште, бер мыйк итеп калды Мырау,

Бетте тыны. Суксаң да юк. Кая елау!

«Авыр булсын туфрагың!» – дип, балчык ташлап,

Китте кеше, өстенә бер зур таш каплап.


Шунда гына Мырау, көчкә бер тын алып,

Җибәрде бер зәңгәр-яшел күзен чагып,

Тагын чакты, тагын тутырып бакты күзен,

Әй җаннарым, ул кай җирдә күрде үзен! –


Эләккән ул шундый кысан бер төрмәгә,

Мондый хәлне күз алдыңа китермә дә:

Өстә – зур таш, уңда – балчык, сулда – балчык,

Әй син, тырнап баз ачучы, тырна, бар, чык!


Ансы ансы – утлар капкан умравына,

Чыдар хәл юк арка-билнең сызлавына,

Ул белми дә кайда койрык, кайда башы,

Бармы, белмим, исән калган кабыргасы.


Тик кул эшли, тереләтә үлеп булмый,

Тырша Мырау, бар хәленчә җирне тырный.

Тырша торгач, азапланып җирне тишеп,

Шул кабергә тын керерлек тиште тишек.


Иртә булды, шул тишектән төште якты,

Көнгә нәрсә? – Туды, чыкты, тагы батты.

Ята Мырау, беркайдан юк аңа ярдәм,

Ярый әле эзли чыккан икән Мәрьям.


Эзли, йөри, балалардан сорап карый,

Чакыра: «Пес-пес! Кайда минем Мыраукай?» – ди.

Мырау ишетә, мыйк-мыйк килә шул тишектән,

Чак әйтсә дә, зирәк Мәрьям, күр, ишеткән!


Килеп, ташны чак кузгатып, каерып ачса, –

Абау, бу ни? Көчкә таный: Мырау ята!

«И бичара, беткән… Күрим тизрәк чара!» —

Алып кайтып сала аны чарачага[8].


Курчак кебек төрә аның аякларын,

Юып бәйли кан укмашкан колакларын,

Әле тагы, манып-манып җылы сөткә,

Авызына каптырган бер прәннек тә.


«Терел, җаным, терел, наным, ап-ак кынам!

Килеп, сине баш очыңда саклап торам.

Яле кузгал, әнә хәзер атлыйсың бит,

Шәбрәк йөрсәң, суыртырмын сиңа кәнфит».


Әй урыйдыр, әй сарадыр Мәрьям духтыр,

Булмас, булмас, Мәрьям кебек духтыр юктыр.

Чарачада шулай авырып бер ай яткач,

Терелде бит безнең Мырау, духтыр баккач…


Өйгә керде, мич башына менде мысык,

Әл дә шөкер, сау калдым, ди, тынын кысып.

Бетте хәзер нәүрәп басу моннан болай!

Кая инде ул урлашу! Язма Ходай!


*

    Ярый, Мырау бүген шул килеш ятсын.

    Әкиятем – песидә,

    Песи үзе – мич башында,

    Койрыгы – минем кесәдә.

    Духтырга алып барам,

    Тектереп кайткач сөйләрмен.

ӨЧЕНЧЕ МАҖАРА

Хәйләгә каршы хәйлә: тычканнарның ничек итеп

Мыраубайны аптырашка калдырганы


Менә беркөн безнең песи колак салса –

Чи-чи итә ике тычкан идән аста:

«Әнә күр, – ди, – чирләгән бит Мырау түрә,

Мич башыннан төшалмый, – ди, – шуңа күрә».


«Ятсын, ятсын; рәхмәт укып бичарага,

Без иркенләп чабып йөрик мич арада!» —

Һәм, чынлап та, озак үтми менә шуннан,

Ризван байның өй-йортына тычкан тулган.


Менә беркөн аш өеннән теге карчык

Кереп әйткән Ризван байга, каты ярсып:

«Карале, дим, күпме ятар бездә Мырау?

Бөтен җирдә тычкан йөри урау-сурау.


Ә ул ята иркәләнеп Мәрьямкәйгә,

Бушка ятып картаерга тапкан хәйлә.

Әллә инде бер аягы аксак аның,

Болай булса – асравыңнан асрамавың!»


Ризван әйтә: «Ул әле, – ди, – көндез мырлап,

Ятамыни төннәр буе йоклап гырлап?

Тора икән – әнә бездә тычкан тотсын,

Тотмый икән – адаштырыйк, өйдән чыксын!»


Менә бәла! Йә, нишләсен безнең Мырау?

Җиңел эшме чирле килеш тычкан аулау?

Тормый икән – ул бу өйдән кемгә чыксын?

Тора икән – бу хәл ничек тычкан тотсын?

Уйлый Мырау: «Ни чаралар күрим икән?

Патшалар күк, йә монафис[9] бирим микән?

Туктале, – ди, – көч җитмәсә, хәйлә бар ич,

Әй, табалсам, куяр идем бер магарич[10]


Уйлый торгач, кем тапмый, ди, хәйлә-мәйлә?

Тапкан, ди бит, Мырау да бер шундый хәйлә.

Аны әйтсәм?.. Менә кайда ул әкият! Кыхым-кыхым!..

Бирим микән сезгә сөйләп?


Тотып алган төнлә ул бер тараканны:

«Их, болгаттың син минем, – ди, – кара канны,

Алай да, – ди, – тимим сиңа, бер эш кушам:

Бар, төшеп әйт, монда чыксын барлык тычкан.


Тиз килсеннәр, Мырау түрә үлә, дип әйт,

Үлгәнче, ул бер монафис бирә, дип әйт».

Төшеп әйтсә ул таракан идән аска,

Күр – тишектән бер тычканның башы калка.


Аның арттан – икенчесе, өченчесе;

Чыга торгач, килеп җитте бөтен күче.

Утыра Мырау мескен булып шымып кына,

Аннан сөйли күзен челт-челт йомып кына:


«Нәниләрем, чакыртуым сезне монда

Шуның өчен: үләм, ахры, калмам соңга,

Бик рәнҗеттем сезне, кылган эшләремнән

Кайттым, тәүбә, яздым хәзер тешләремнән.


Зур монафис миннән сезгә: әйдә, биеп

Бер йөрегез бу дөньяда, миннән ирек!

Миннән ирек! Тычкан белән күсе халкын

Азат иттем мәңгелеккә! Тик шул шартым:


Һәр көн саен таңда-кичтә ике кабат

Узарсыз сез минем алдан миңа карап,

Сәлам биреп тезелешеп берәм-берәм,

Шул чагында күңелем булыр минем сездән».


Моны ишетеп, тычканнарым, тәтиләрем,

Күтәрәләр берәм-берәм тәпиләрен:

«Ник узмаска? Бу бик җиңел безнең өчен,

Без узарбыз каршыгыздан иртән-кичен».


Китә болар, койрык сузып, тезелешеп,

«Рәхмәт сиңа, яхшы түрә син! – диешеп. –

Нишлисең бит, ул вакытсыз булган имгәк,

Аңа бездән һәр көн шулай сәлам кирәк».


Менә төнлә эре генә Мырау түрә

Утырып тора. Каршысыннан тезелә-тезелә

Тычкан уза – баш ияләр берәм-берәм.

Мырау безнең сәлам ала: башын игән,


Күзен йомган, утыра үзе шып-шым гына,

Астан күзли арттагысын мыштым гына.

Менә килә соңгы тычкан, баш ия – һап!

Мырау түрә малаеңны тырнакка – лап!


Алдагылар дамбыр-домбыр үтеп бара,

Артта булган эшне сизми китеп бара.

Мырау гына көлеп кала мыек астан,

Иртәле-кич сыя бит ул ике тычкан!


Шул тычканны капкан килеш, Мыраубай да

Күренеп үтә һәр көн саен Ризван байга.

Бай да көлә: бер песигә – ике пилмән,

Мырау абзаң тычкан тота яткан җирдән!


Шуннан шулай аймы үткән, елмы үткән —

Мырау һаман тычкан аулап гомер иткән.

Аулыйсы юк, аучыга ау үзе килә –

Үрелеп кенә тотып ала яткан көйгә.


Шул тычканнар арасында булган икән

Ике иптәш – берсе Көсәм, берсе Мөсәм.

Күрә болар: һаман кими тычкан күче,

Билгеле, бу – ниндидер бер дошман эше.


Бер ел үтми – юкка чыккан биш йөз тычкан!

Кая булган? Әйтерсең лә үләт суккан!

«Кемдер безгә бер хәл ясый Бәрәзәдә!

Безгә дә, – ди, – җитмәгәе берәр бәла!


Бер дә шик юк, Мырау нидер корган хәйлә,

Бу хәйләгә каршы хәйлә корыйк, әйдә!

Сәлам биреп каршысыннан үткән чакта,

Беребез барыйк алдан башлап, беребез – артта».


Һәм китәләр… Менә Көсәм алдан бара…

Кул күтәреп, үзе сәлам биреп ала.

Аннан артка: «Син кайда, – ди, – дустым Мөсәм?»

Арттан тавыш: «Мин монда, – ди, – монда, Көсәм!»


Рәт-рәт булып командалар уза бирә,

Көсәм-Мөсәм һаман сүзне суза бирә;

Ай-һай симез, арттан килә юан Мөсәм,

Тотар идең, алдан сорый хәлен Көсәм:


«Син кайда?» – ди. – «Мин монда, – ди, – исәнме?» – ди.

Уйлый Мырау: «Тынмасалар нишләрмен? – ди. –

Тотсаң, сизәр… Ул бит хәлен сорап тора…

Тынармы, – ди, – болар?» – Мырау тыңлап тора.


Юк, тынмыйлар. Аптырый бит Мырау факыр,

Тоталмый һич! Яна күзе елтыр-ялтыр.

Ничек тотсын, берсен берсе барлап торгач;

Менә бүген Мырау абзаң куна шул ач.


Иртәгесен тагы шул хәл: Көсәм-Мөсәм

Алдан-арттан – «Исәнме?» дә «Исән, исән!»

Мырау хәзер тоталмый бит, хәйран кала,

Тагын йоклый ач көенчә, хәлдән тая.

 

Өченче көн тагын утыра Мырау батыр.

Дөмбер-дамбыр тычкан халкы узып ятар.

Тагын шул җыр: «Син бармы, – ди, – кайда, Мөсәм?»

Арттан тавыш: «Мин монда, – ди, – исән, исән!»


Мөсәм үзе һаман карый ян-якларын,

Сузмыймы, ди, Мырау аңа тырнакларын.

Кызды Мырау, атылып төште: үтерәм, кисәм!

Тик соң булды – шалт! – тишеккә сызды Мөсәм!


Кая инде – сизеп беткән бөтен тычкан!

Кайсы анда, кайсы монда кереп поскан!

Йә, нишләрбез, әгәр хәзер бер тычкан да

Мыраубайга баш имәскә булса анда?


*


    Тефү, тефү!

    Тычканга – камыр теш,

    Миңа – тимер теш!

    Тешем теши – суырттым,

    Мич артына ыргыттым.


    Әкият ары, мин бире,

    Кулыңа – шәмдәл тимере,

    Ул тычканнан бик йөдәсәң,

    Ут кабыз да тик йөре.


    Хәер,

    Синдәмени әле эш?!

    Нишләр икән ул Мырау?

    Йөртә алмый дип бойрыгын,

    Ярый ла анда ул тычканнар кимермәсә койрыгын!


    Аның койрыгы – йон да кыл,

    И-и, тапсае бер акыл!

    Ул акыллар – иртәгә,

    Кил, тавыгым, бүгенгә

    Кун да йокла киртәгә!

ДҮРТЕНЧЕ МАҖАРА

Мыраубайның ничек итеп

йөз мең тычканны җиңгәне


Xалык сөйли, хәбәр килгән Бәрәзәдән:

Мырау түрә төшкән, имеш, дәрәҗәдән.

Бик кәефе киткән, имеш, Ризван бай да:

«Бу Мырауны асрауда юк берни файда.


Хәзер аның юньсезлеген бар да белде,

Әнә ипи шүрлегенә тычкан менде.

Йә, ул бездә тора икән, тычкан тотсын,

Йә, юк икән – әнә юлы! Бездән чыксын!»


Менә тагын нишли инде мескен Мырау,

Җиңел мәллә аңа хәзер тычкан аулау?

Шуны дамы белми әллә Ризван мокыт:

Терелеп җитми, буламы соң тычкан тотып?


Әйтерсең ул тычкан синең бойрыгыңда

Куш кыңгырау тагып йөри койрыгына.

Юк, көтеп тор, утыр идән тишегендә,

Чыгармы ул, юкмы – әле эш үзендә.


Чыкса да, син бар, куып тот бармак белән,

Ул бит ләкми мич башыннан кармак белән.

Менә хәзер ул тычканга син тап хәйлә;

Йә тап хәйлә, йә муеныңа мунчак бәйлә!


Утыра Мырау тагы тирән уйга талып:

«Булсае, – ди, – һай бер шундый хәйлә табып,

Шул тычканны тотканчы, – ди, – берәнтәләп,

Ник тотмаска күче белән күмәртәләп?


Әнә тагын ни сөйли бит усал телләр:

Мырау түрә дәрәҗәдән төшкән, диләр.

Ник бу Ризван тия минем дәрәҗәмә?

Тагын бер хәл ясыйм бит, – ди, – Бәрәзәгә!»


Шулай Мырау, тирән-тирән уйга чумгач,

Капчыгыннан капшап хәйлә эзли торгач,

Белмим, әллә Ризван байдан үрнәк алып,

Белмим, җитте үз акылы шуңа барып,


Төн буена утырып текте бу бер чапан,

Зур бер чалма сарып киде тастымалдан.

Шуннан торып барып бакса бер көзгедән,

Мырау агай үзен күрсен ни күз белән,


Булган куйган нәкъ хуҗасы Ризван хаҗи[11], –

Эчтән явыз, тыштан изге суфи абзый.

Юк, ул хәзер тычканнарны йөрмәс куып,

Ул аларны алдар хәзер изге булып!


Шуннан хәзер безнең песи шып-шым гына,

Утыра төнлә тычкан көтеп мыштым гына.

Утыра көтеп – зур чалмалы башын игән,

Күзен йомган, мич башына үзе менгән.


Көттермәде озак, менә чыкты тычкан,

Бак явызга – ул ирекле көнгә чыккан:

Марш басып бер әйләнде идән буйлап,

Үз койрыгын сөңге итеп тотып уйнап;

    Тыз-быз килеп анда йөрде, монда йөрде,

    Аннан кинәт мич башына килеп менде.


Син кара, күр шул әрсезне, явызыңны,

Белсен генә дәрәҗәңнән язуыңны,

Карамый да мич башында Мырау барны,

Карый тәүдә көрәгәдән[12] аккан балны.

    Бер әйләнде, ике шулай ыбыр-чыбыр,

    Аннан шунда аккан балны тот та чүмер!


Кара ничек исерүен шул битсезнең:

Ике күзе туздай яна игелексезнең,

Бөеренә таянган да шикелләнеп,

Мыекларын бөтереп тора, «мин кем» ләнеп!


Анысы җитми, менеп китте көрәгәгә,

Кыйбат алмый үрә басып сөйләргә дә.

Ораторча бер җибәреп кулын селтәп,

Тыңлале син, нәрсә сөйли шушы сөлтәк[13]:


«Йә, бармы, – ди, – кайда, кем ул Мырау түрә?

Кичә түрә, бүген сарык – «төррә-төррә»!

Менә миңа тик очрасын Мыравың, – ди, –

Суктым-ектым, умырып аттым умравын, – ди. –

Ник мин күрмим, йә, кайда ул пышык борын?

Мич башында тапмакчымы ышык урын?

Асып куям бер ботыннан тәрәзәгә,

Хур итәм, – ди, – үзен бөтен Бәрәзәгә!

    Беләме ул мине – мин кем? Әллә белми?

    Мине күрсә, куркуыннан эт тә өрми!..»


Тыңлап торды Мырау аның бу гайрәтен,

Шуннан бүлде ораторның сөйләү дәртен.

Һап! – тырнакка малаеңны салды кырын:

«Яле, ишетим, тагын сөйлә, ораторым!»


Шуннан аны гәүдәсеннән аша капкан,

Койрык та баш чыгып калган ике яктан,

Айнып киткән тычкан факыр: «Бетте, түрәм!

Мин бер колың, мине тоткан кулың үбәм!

    Ни әйтсәм дә, әйткәнмендер исерек баштан,

    Тәүбә, тәүбә! Бер сүзем юк сиңа аслан!»


Мырау әйткән: «Тиеш иде үлем сиңа,

Алай да, күр, үтермим мин, тимим сиңа».

Шулай ди дә Мырау аны кире сала

Үз каршына, аннан әйтә: «Тыңла, бала:

    Күрәсең, һич кайтканым юк көчләремнән,

    Шулай да мин азат итәм тешләремнән.


Сөйләп бирим нигә тимим сиңа, наным,

Колагыңны бик шыңкайтып тыңла, җаным.

Ишетәм, анда сезнең илдә хәбәр киткән:

Имеш, мине төшергәннәр түрәлектән.

    Йә әйт, мине кем төшерсен дәрәҗәдән?

    Китсәм мин, – ди, – үзем китәм Бәрәзәдән.


Күрәсең син нинди туннар кигәнемне,

Тәсбих тотып изге юлга кергәнемне?

Кайттым хәзер мин ул явыз эшләремнән,

Шуңа сине мин коткарам тешләремнән.


Ник ашамыйм? Чөнки хәзер мин ураза,

Нигә тимим? Чөнки хәзер мин догада.

Ник догада? Чөнки хәзер тәүбә иттем…

Нидән тәүбә? Чөнки сезнең канны түктем.


Аһ, уйласам мин ул үткән гомерләрем,

Күпме тычкан башын чәйнәп кимергәнем!

Уйлап кара, күпме сезгә җәбер иттем,

Хәтта сезгә үз авызымны кабер иттем!


Үз тамагым өченмиде? Юк шул, наным,

Менә нидән хәзер бигрәк әрни җаным:

Ашасаем үз тамагым туяр өчен,

Ашадым бит сезне шул бай Ризван өчен!

    Кая качыйм мин бу кылган эшләремнән?

    Менә ник мин сине куйдым тешләремнән!


Кирәк түгел артык миңа түрә булу,

Залим[14] дигән ат күтәреп, каргыш җыю!

Иттем тәүбә, кайттым кылган эшләремнән,

Менә ничөн сине куйдым тешләремнән.


Теге чакны юри тәүбә иткән булсам,

Гөнаһсызга сезнең канны түккән булсам,

Инде бетте, ак тәүбә дә кара тәүбә!

Күр чалмамны, иртәгә мин китәм хаҗга!


Йә, кил миңа, капшап кара кулларымны:

Табарсыңмы минем берәр тырнагымны?

Алар бетте, берәм-берәм аттым кисеп,

Йөрмәс алар моннан болай тәннәр тишеп.

    Әгәр сине юри тоткан булсам бүген,

    Авырттырсам, бәхил бул син миннән, энем!»


Менә шунда Мырау куйды бер мыйк… итеп,

Эчтән көлеп, тыштан елап, яшен сөртеп.

Тотып карый тычкан аның тырнакларын…

Кая тырнак?! Мырау кынга тыккан барын…


Мырау әйтә: «Эшем бетте дөнья белән,

Утырам мин төннәр буе дога белән.

Кереп ятам хәзер барып буш амбарга,

Дисбе тартып утырам мин тынып анда.

Бар, төшеп әйт тычканнарга, миңа килеп

Бәхилләшеп калсын алар, синең кебек.

Миннән ирек һәммәгезгә, тәүбәм анык,

Тоткач сине ашамавым шуңа танык».

    Шулай дигәч, безнең Мырау тынды бердән,

    Зур чалмалы башын иде түбән-түбән…


Җитә калды бу сүз тычкан тилесенә,

Шатлыгыннан көчкә сыя тиресенә,

Төшәм диеп баргач идән тишегенә,

Көчкә сыя үзе чыккан ишегенә.


Менә Мырау, тиз-тиз генә шунда барып,

Тыңлый хәзер, шул тишектән колак салып.

Тыңлый аста ни барганын. Менә анда

Төшү белән исерек тычкан салды гауга:

«Әй, тыңлагыз! Мырау түрә итте тәүбә,

Изге булды, иртәгә, – ди, – китә хаҗга.

И-и, шулкадәр әйбәтләнгән, изгеләнгән —

Елап-елап бәхиллекләр алды миннән!

Мин бит аны тиргим, сүгәм, хурлап торам,

Ник бер генә тисен миңа тырнак белән!

    Тырнакларын чәйнәп өзгән, тотып бактым,

    Валлаһидыр, тырнагы юк, гел ит таптым.


Әнә ялгыз буш амбарда куна бүген,

Дога белән үткәрәчәк бөтен төнен.

Бар, барыгыз, ул киткәнче шунда барып,

Озатыгыз бәхиллеген алып калып.

    Ялган түгел, бу тәүбәсе тәмам анык,

    Капкач мине ашамавы шуңа танык».


Дөресме бу? Менә китте аста чинау,

Чиный алар, берәү түгел, бар да җыйнау.

Теге тычкан дөреслеккә антлар ора,

Берничәсе кычкыра бит шундук «ура!»


Мөмкинме соң бу зур эшкә шатланмыйча, –

Капкач, үзе кире куйган ашамыйча!

Кызыктыр, ә, песи авызын күреп төшү,

Ничә теше бар икәнен белеп төшү…

    Менә бәхет! – Тычканнардан китте курку:

    Бии, гөрли идән асты, тавыш, чыр-чу!


Менә шунда чи-чи итә ике тавыш:

«И тычканнар, буш сүздер бу, алданмагыз!

Әйтте дирсез моны сезгә Көсәм-Мөсәм,

Сез барсагыз, берегез дә калмас исән!


Онытмагыз, Мырау авызы – үлем, кабер;

Аның кылган бар шәфкате – хәйлә, мәкер!»


Китте тавыш, купты шунда бер әңгәмә,

Мөмкин иде эш бозылып китәргә дә.

Алга чыкты бер бик симез, юан күсе,

Ахры, аңа буйсынадыр тычкан күче.

«Кыхым!» – диде, мөһим тамак кырды шуннан,

Тынып китте шул мөһимнән бөтен тычкан.

Белмим – ул кем, тычканнарга түрәмедер,

Түрәне ул яклый шуңа күрәмедер?


«Кыхым! – диде. – И-и җәмәгать, тыңла сүзем!

Мырау, дисез, беләмсез сез ул кем – үзен?

Бик белегез: безгә гомер биргән Мырау!

Бетермичә, безне саклап килгән Мырау!

Шуңа күрә, суйса да ул җәза белән,

Һәр көн ике тычкан тотты чама белән.

Ул тотмаса чама белән, күптән безне

Ризван бай бит кырып беткән булыр иде.

Мур сиптерсә безнең өскә ул әгәр дә,

Барың бергә егыл да үл тәгәрә дә!


Шулай булгач, без Мырауның кадерен белик,

Без тычканнар ул песигә гомер телик,

Чөнки безгә аннан да шәп түрә булмас;

Инде хәзер ул тәүбә дә иткән булгач,

Бәхилләшеп, без озатыйк аны хаҗга,

Безнең өчен зәмзәм эчеп кайтсын әйдә!

Ничек инде без якламыйк изге эшне?

Күчтәнәчләп озатырга без тиешле!»


«Чын, чын!» – диләр, чиный шунда тычканнары.

Сикереп торып кычкыралар куштаннары:

«Нигә безгә каршы төшә шул Көсәмнәр?

Бик курыксалар, калсын монда туң күчәннәр.

Нишләп безгә яман булсын Мырау песи?

Хөкем йөртсә – закон йөрткән, түрә кеше!»

Шаулый бар да: «Барыйк, барыйк, ул – зур песи,

Гадел песи, дөрес, дөрес… һәп-һәптүчи!»


Ишетеп алгач бу шау-шуны Мырау шунда,

«Эш пеште!» – ди, ике кулын уа-уа.

Китә торып ул бу идән тишегеннән,

Барып керә арткы амбар ишегеннән.

Тыгып чыга барлык идән тишеген ул,

Тычканнарга калдырып тик бер генә юл.


Менә шуннан көтеп утыра ул аларны,

Чыгармы дип шул тишектән, тычканнарны.

Күп көтмәде Мырау безнең кунакларны,

Әнә калка берәүсенең колаклары…

Аннан үзе чыга идән тишегеннән,

Таягына ертык ыштыр ишеп элгән.

Менә тагы икенчесе чыга аннан,

Алла, монысы тагы нәрсә элеп алган? –

Таккан икән корсагына зур барабан,

Орды-сукты, җырды китте ул арадан.

Үз куркуын басар өчен кага-кага,

Ул да хәзер атлап килә алга таба.


Менә, малай, чыга башлый командалар,

Очы да юк, кырые да… ага алар.


Әйтерсең лә җир ярылган, ишерелгән,

Чишмәмени ургый идән тишегеннән.

Купкан бүген Бәрәзәнең бар тычканы,

«Озатабыз хаҗга, – диләр, – Мырау ханны!»


Әй күп икән тычкан дигән бу мәлгуньнәр,

Бардыр болар – йөзләр түгел, ничә меңнәр!

Кая меңнәр… ялган булмас йөз мең дисәм,

Килми калса калгандыр тик Көсәм-Мөсәм…


Килә болар бар да татлы елмаешып,

Бар да яхшы туннар кигән куанышып,

Куштаннары боргалана биеп-биеп,

«Шөкер әле, бу көнне дә күрдек!» – диеп.


Музыкантлар өрә ярык быргыларын,

Урты шартлап чыга дирсең угрыларның!

Әй чыелдый сыбызгысы, быргылары,

Кайберсенең тик сызгыра борыннары.

Әмма дә бик шәп чыңлата калайлары,

Янда тыр-тыр йөгерә тычкан малайлары.

Хәтта чебен тыз-быз килә тәрәзәдә,

Бу нинди хәл купкан дирсең Бәрәзәдә!


Бара торгач, тычкан белән амбар эче

Тулып калды, карар җир юк идән өсте.

Бер баш тычкан чүмеч төбе кагу белән,

Бөтен мәйдан тынып китте менә бердән.


Күрә бар да – теге башта, әнә алда

Утырып тора мескен генә Мырау анда.

Мыраумы шул? Кара, нинди булып калган!

Өстә – яшел бохар чапан, зур чалмадан.

Ул чалмадан авыр башы бөгелеп төшкән,

Әйтерсең бу – песи түгел, гөмбә үскән.


Бу дөньядан киткәч аның күңеле бизеп,

Кара, ничек йөзенә чыккан бер изгелек!

Мәҗүс[15] түгел, булган хәзер хак мөселман,

Күр, тәсбихе[16] чыгып тора җиң очыннан.

Мыеклары сәлперәгән алкы-салкы,

Булып калган бөкре генә мәчет карты.

Ул әле, ди, кырык бер көн ураза, ди,

Булыр-булыр, көне-төне догада, ди.

Үзе теләп ташлаган, ди, түрәлеген,

Йә, кем шуны эшли ала? Күр әле бер!

Бу кем хәзер? Булган бу бер изге ишан,

Ышанмасаң, әнә үзең күр дә ышан.

Тычканнарга карамый да күзен ачып,

Бик иелгән. Күреп булмый йөзен ачык.

Тик кыбырдый ирене генә медер-медер…

Чү, дәшмәгез… Дисбе тарта, укый нидер.

Моны күреп, күзен алмый Мыраубайдан,

Сокланышып тып-тын калган бөтен мәйдан.


Менә шунда башларына табак тоткан —

Тезелешеп алга килде сигез куштан.

Табакларда – тау-тау иске эремчекләр,

Каткан-коткан прәннекләр, йөземчекләр.

Әнә ничек сибелеп калган ярмалардан

Кәндитерләр пешергәннәр алар аннан.

Бердән алып табакларын командага,

Мыраубайга тәкъдим итте алар анда.


Мырау бары бер карады күзен кысып,

Иренен генә кыбырдатты рәхмәт укып.

Аңамы соң – шушы кадәр зур суфига –

Нәфсен сузу шушы хәтле тәмле сыйга!

Изи бары кулы белән: «Бәхилме?» – ди.

Кая булмау, без аңардан бәхил инде.

«Бәхилме?» – ди – икенче кат тагын ымлый,

Тычкан халкы күңеле йомшак, бар да елый.

Тагын ымлый – «Якын кил», – ди бер тычканга,

Чараң бармы якын килми ул кушканга?

1Сутник – сотник – йөзбашы. Элекке Рәсәйдәйөз кешегәбаш кешене шулай атап йөрткәннәр.
2Писыр – писарь. Элекке Рәсәйдәприказ-указ кебек эш кәгазьләрен кәнсәләрдәкулдан күчереп язучы хезмәткәр. Гел мутланып, ришвәт алып эшләгәнгә фольклорда «төлке писыр» йөри.
3Мысык – Уралда һәм Себер татарларында песигә шулай эндәшәләр.
4Пеше – сыгылмалы.
5Эргә – өйнеңтуфрак нигезе.
6Колгасар – колга сыман озын буйлы кеше.
7Чыжым баганасы – телеграм баганасы. Чынаяклары җилдә чыжылдап утырудан (Бөре, Урал).
8Чарача – мунча алды.
9Монафис – манифест.
10Магарич – алыш-биреш сые. Гарәпчәмәхариҗ・ хәреҗләнү чыгым тотудан алынган.
11Хаҗи – «хаҗкылучы» дигән сүз. Песинең«хаҗга китәм» дигән булып изгегәсалынып тычканнарны алдавы турында кызыклы хикәяләр башка Көнчыгыш халыкларында да очрый. Билгеле, моныңтөбендәизге исемнәр тагып халыкны алдаучылардан көлүята. Бездә күрәсең «Бәрәзәпесие», димәк, шундый хәйләле «изге» ләр мәгънәсендәбер сүз булып киткән.
12Көрәгә – бал әчетүөчен махсус чиләк.
13Сөлтәк – тиредән теккән курчак, чучело.
14Залим – явызлык кылучы, тиран.
15Мәҗүс – әлләничәаллага, табигатькә ияләргәтабынучы.
16Тәсбих – дисбе – 33 яки 99 төймәле бау.
To koniec darmowego fragmentu. Czy chcesz czytać dalej?