Үзем белән очрашу

Tekst
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Үзем белән очрашу (җыентык)
Үзем белән очрашу (җыентык)
E-book
Szczegóły
Үзем белән очрашу
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Лондон, 2016 ел


Хөрмәтле укучым!

Мин бу китабыма еллар аша килдем. Анда төрле елларда язылган әсәрләрем урын алды. Публицистика һәм проза. Егерме яшьлек егетнең уйланулары утызның уртасын узган ир-атныкыннан аерыла, әлбәттә. Беренчесендә хис өстенлек итсә, тора-бара аңа төпле акыл килеп кушыла. Шуңа да карамастан аларны бернәрсә – әдәбилек берләштерә. Анда ихласлык та, традициялелек белән заманчалык та, киләчәккә күз ташлау да бар.

Еллар дәвамында язмаларым каләмемнән төшә, вакытлы матбугатта дөнья күрә торды һәм хәзер дә, Аллага шөкер, шулай дәвам итә. Иҗат кешесе, бигрәк тә шагыйрь шигырь язып кына кала алмый. Аңа барысы да кызык: җан тарткан күренекле шәхесләр һәм чордашларың белән әңгәмә кору да, классик әдипләр һәм замандашларың турында язу да, чорлар һәм дәверләр хакында уйлану да, нәсел тамырларыңны һәм туган авылыңнан чыккан күренекле шәхесләрне барлау да, татар авылының киләчәген кайгырту да, дөнья буйлап сәяхәт итү һәм сәфәр барышында үз күзләрең белән күргәннәр, шул чакта туган уйлар белән бүлешү дә, хикәя язу да… Дөресен әйтим, әдәбиятка кыюсыз гына ишек шакыганда ук миңа бертөрлелек ят иде. Шуңа шигырьләрем дә төрле темада, төрле юнәлештә һәм калыпта бит. Лирика булсынмы, юмор-сатирамы, балалар шигырьләреме…

Мондый китап – күптәнге хыялым. Кайчандыр, әле мәктәп укучысы булып кына йөргән чагымда, Актаныш районы үзәгендә узган көзге ярминкәдә читтән генә булса да Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең үзен күрү минем өчен әйтеп бетереп булмаслык зур бәхет иде. Еллар узгач, аның белән очрашырга, әңгәмә корырга мөмкин булыр дип ул чакта кем уйлаган?! Гәрчә андый теләк күптәннән күңел түремдә йөрсә дә.

Биредә унбиш ел дәвамында язылганнарымның бер өлеше – иң яхшылары гына урын алды. Дөрес, китапны төзегәндә, ничек килеп чыгар икән дип борчылдым. Хәзер аңладым: һәр язмада – кеше язмышлары, кеше гомерләре. Миңа аның шул ягы кыйммәт тә. Аларда – безнең тормыш, яшәеш, бернинди арттыру-күпертүләр юк, ничек бар – шулай.

Китабымны «Үзем белән очрашу» дип атадым. Әйе, аны әзерләгәндә, мин узган елларым белән очраштым, барысын да яңадан күңелем аша үткәрдем. Нишлисең, тормыш туктаусыз үзгәрештә, камилләшүдә, вакыт һаман алга йөрештә, тизләнештә. Шулай булсын! Бу дөньяда яшәү, кеше булып кешеләр арасында көн күрү – зур бәхет бит ул! Аллаһ безгә биргән иң олы бүләк!

Монда, бәлки, сез дә үзегезне, язмышыгыз белән кисешкән һәм аваздаш булган урыннарны табарсыз, хатирәләрегезне яңартырсыз. Һәрхәлдә, мин сезгә күңелле сәфәр һәм матур тормыш телим! Очрашулар һәрчак булып торсын! Тормышта да, китаплар аша да!

Ленар Шәех
24 гыйнвар, 2018 ел

ОЧРАШУЛАР
(Әңгәмәләр)

 
Очрашулар һаман булып торсын,
Күрешүләр булсын еш кына.
Җылы сүзгә җан сусаган мәлдә,
Кешеләргә күңел ашкына.
 

«МИЛЛИ АСЫЛЫБЫЗНЫ ҖАНЫБЫЗ БЕЛӘН ТОЙДЫК, АКЫЛЫБЫЗ БЕЛӘН АҢЛАДЫК»

(Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шагыйрь Ленар Шәех белән әңгәмәсе)

Беренче булу бервакытта да җиңел түгел. Шулай да нәкъ менә беренчеләр, кабатланмас булып, тарихта үз урыннарын алалар һәм милләт хәтерендә калалар. Төрки-татар дәүләтләрен төзегән Атилла, Кубрат хан, Казан ханлыгының нигез ташларын салучы Олуг Мөхәммәд һәм, ниһаять, Минтимер Шәймиев – хәзерге Татарстан Республикасын оештыручы, аның Беренче Президенты, бөек тарихлы татар дигән милләтнең горур исемен дөнья күләмендә ишеттерүче. Безне хәзер таныйлар, фикерләребезгә колак салалар, исәпләшәләр. Без, аяк терәп: «Мин – татар!..» – дип горурланып әйтәбез, туган телебездә рәхәтләнеп аралаша алабыз.

Минтимер Шәрип улы – үзен бөтенләе белән туган милләтенә, республика халкына багышлаган шәхес. Бүген дә ул ватаныбызның киләчәге ышанычлы һәм якты булсын дип яши. Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе буларак, «Яңарыш» фондын оештырып, борынгы Болгар, Зөя шәһәрләрен төзекләндерү кебек олы эшне башлап җибәрүе моны аермачык күрсәтеп тора…


– Минтимер Шәрипович, Болгарда һәм Зөядә барган үзгәрешләрне ишетеп, белеп, күреп торабыз. Узган ел ахырында мин Спас районында балалар әдибе Абдулла Алишка багышлап оештырылган чараларда катнаштым. Муниципаль берәмлек башлыгы Камил Нугаев безгә тарихи Болгар шәһәрлеген дә күрсәтте. Төзекләндерелгән биналарны, яңа төзелгән һәм сафка басып килгән корылмаларны күреп, күңелдә өмет чаткылары уянды, чөнки төзекләндерү эшләре башлангач, бирегә беренче мәртәбә килүем иде. Кыска гына вакыт аралыгында күпме эш башкарылып ята (922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган бина, яңа Җамигъ мәчете, Икмәк музее һ. б.). Якын арада нинди яңа корылмалар ачылачак, кайсыларына нигез салыначак, шуны беләсем килә…

– Сезнең белән килешәм, чыннан да, Болгардагы һәм Зөядәге тарихи ядкярләрне торгызу буенча әлеге күләмле проект өчен ике ел – бик кыска вакыт. Шушы вакыт эчендә ул бөтенхалык эшенә әйләнде, аны гамәлгә ашыру бу борынгы шәһәрләрнең барлык тарихи объектларын үз эченә алган киң колачлы төзү-реставрация рәвешен алды. «Яңарыш» фонды эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк, кешеләрне ниләр һәм ничек эшләнәчәге түгел, кайчан әзер булачагы кызыксындыра иде. Мин ул чакта: «Ике елдан без, ике борынгы шәһәрне дә күренекле кыяфәткә китереп, эшебезнең беренче нәтиҗәләрен күрсәтә алачакбыз», – дигән идем. Әлбәттә, күпләр моңа шикләнеп карагандыр. Торгызылырга тиешле ядкярләрнең һәм яңа корылмаларның без тәкъдим иткән эскиз-проектларын, матур макетларын карагач, мондый тиз, әкияти үзгәрешкә ышану кыен булгандыр, чөнки, үзегез беләсез, бу ядкярләрне төзекләндерүнең зарурлыгы турында сүз гасырлар дәвамында барды. Бу нисбәттән, «Яңарыш» фонды оештырылуны мин кайсыдыр дәрәҗәдә закончалыклы күренеш дип саныйм. Димәк, кем әйтмешли, сәгате суккан, һәм без барыбыз да моңарчы күрелмәгән шушындый зур гамәл өчен өлгереп җиткәнбез. Шуңа күрә эш яхшы гына башланып китте. Ил һәм республика җитәкчеләренең, хәйрияче оешмаларның, тарихи мирасыбызның кадерен белгән игелекле кешеләрнең ярдәме нәтиҗәсендә беренче ике елга исәпләнгән эш күләмен уңышлы башкарып чыга алдык.

Иң беренче чиратта Болгарда да, Зөядә дә көнкүрешне тәртипкә салырга, кешеләрнең яшәү шартларын җайларга кирәк иде. Бүгенге көнгә элек бөтенләй булмаган инфраструктура һәм коммуникация барлыкка килде, юллар төзелә, газ үткәрелде, чистарткыч корылмалар куелды, җылылык һәм электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү оештырылды. Биредә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга ирештек. Мәсәлән, Болгарда 26 гаилә яңа фатирларга күчте, тагын 21 гаилә яңа фатирларны быел алачак. Ә 14 гаилә өчен шәхси йортлар салына. Зөядә исә ике ел эчендә яңа төзелгән йортлардагы фатирларга 81 гаилә күченде. Моңарчы алар монастырьлардагы кысан хөҗрәләрдә яшиләр иде. Болгарда – музей зонасында, Зөядә – тузган торакта яшәүчеләрне күчерү буенча куйган бурычларыбызны быел тулысынча үтәрбез дип уйлыйбыз.

Кыскача гына санап үтсәк, Зөя утравында 1552 елда салынган агач чиркәү – Троица чиркәве, казна корылмалары биналары, сәүдәгәр Каменев йорты, Богородица-Успение монастыре биналары, монастырь училищесы торгызылды. ХХ гасыр башына караган Җәмәгать бинасы төзекләндерелде, анда хәзер балалар өчен Мәгариф үзәге эшли. Елга вокзалы бинасы төзелеп, куллануга тапшырылды. Успение монастыре янында сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл куелды. Хәзерге вакытта храмнарда иконаларны, уникаль фрескаларны реставрацияләү эше башланды. Бу, әлбәттә, бик төгәл, күп көч таләп итә торган эш, шуңа күрә ул озакка сузылачак. Зөя шәһәренең тарихи архитектурасын торгызу шулай ук бик күләмле һәм катлаулы эш, бу очракта тиз түгел, нәкъ менә җиренә җиткереп, бөртекләп эшләү зарур.

Болгарда узган ел ахырында булгансыз икән, димәк, безнең эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләрен үз күзләрегез белән күреп кайткансыз. Узган елгы Изге Болгар җыены алдыннан Чатырлар лагере куллануга тапшырылды, Болгар шәһәрлегенең Көньяк капкасы торгызылды. Хәзерге вакытта биш катлы елга вокзалы төзелә. Аның причалына теләсә нинди зурлыктагы елга суднолары килеп туктый алачак. Ә өске катларында Болгар цивилизациясе музее урнашачак. «Болгар» мәчете һәм мәдрәсәсе комплексы төзелә. Сез искә алган Икмәк музеенда да эшләр ахырына якынлашып килә. Табиб йорты салына. Әлбәттә, Болгарның тиңсез хәзинәсе булган борынгы ядкярләрне – Җамигъ мәчетен, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләрне, Ак, Кара һәм Көнчыгыш пулатларны, Ханнар төрбәсен, Кече манараны төзекләндерү-реставрацияләү эше дәвам итә.

Шушы төзү-төзекләндерү эшләре эчендә кайный-кайный, мин инде үзем дә күпмедер дәрәҗәдә археолог, төзүче, архитектор булып җитәм бугай. Һәрхәлдә, тарихи мирас белән эш итүнең берничә кагыйдәсен яхшы үзләштердем. Мәсәлән, тарихи объект җир астыннан казып чыгарылып, ачып куела икән, аны саклау өчен барлык чараларны күрү мәҗбүри. Әгәр дә инде аны тиешенчә сакларга көчең җитмәсә, бөтенләй кагылмавың, җир өстенә чыгармавың хәерлерәк. Шуңа күрә археологлар тарафыннан чагыштырмача күптән түгел табылган Хан сараеның нигезе өстенә саклагыч корылма төзибез. Мең еллар буена сакланган әлеге уникаль истәлекнең кар-яңгыр астында таркалып юкка чыгуына юл куярга һич ярамый.

Быел май аенда – Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү көнендә – әлеге вакыйга хөрмәтенә салынган яңа бинаны – Истәлек билгесен ачу күздә тотыла. Аның төп залына дөньяда иң зур басма Коръән куелачак. Залның диварына элү өчен, Сезгә яхшы мәгълүм Ибн Фадлан илчелегенең Болгарга килү юлы күрсәтелгән карта эшләнеп бетәчәк. Аскы залда исә болгарларның ислам динен кабул итү мизгелен сурәтләгән мозаик панно һәм Ибн Фадланның Идел буена сәяхәт турында язмасы, татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басылып, үзенең лаеклы урынын алачак. Якын киләчәккә ниятләр менә шундый.

 

– Тарихи чыганаклар буенча, Болгар шәһәре 1236 елда Чыңгыз хан нәселенең дәвамчысы Батый хан тарафыннан яулап алына, яндырыла һәм озакламый яңадан сафка бастырыла. Ә бүгенге көндә әлеге тарихи шәһәрне өлешчә булса да торгызу мөмкинме? Болгарны уратып алган зур, калын, ак таш диварлар, данлыклы Ага-базар, хан сарайлары һ. б. күз алдына килә.

– Әгәр дә Сез бу очракта торгызу төшенчәсен Болгарны өлешчә булса да элеккеге хәленә китерү, ягъни яңадан төзү дип аңласагыз, бу мөмкин нәрсә түгел. Беренчедән, Сез беләсез, Болгар да, Зөя дә ЮНЕСКО оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен әзерләнә. Шуңа күрә без тарихи ядкярләрне саклауның бөтен дөньяда кабул ителгән кагыйдәләре буенча эш итәбез. Алар буенча борынгы хәрабәләр (ә Болгар шундыйлар исәбенә керә) ничек бар – шулай сакланырга тиеш. Аларга реставрация ясарга, саклагыч корылмалар куелырга мөмкин, әмма нидер өстәп төзергә ярамый. Бу аңлашыла ки: һәрбер тарихи ядкяр үзен ясаган останың кул җылысын, гасырлар эзен саклый, ул шуның белән кадерле дә. Югыйсә дин кардәшләребез дөньяның әллә кайсы почмакларыннан килеп, Болгардагы Җамигъ мәчетенең әлегәчә сакланган диварлары янында дога кылып, борынгы ташларны сыйпап йөрмәсләр иде. Шуңа күрә Болгар шәһәрлеге җирендә яңа корылмалар төзү эшенә бик сак карала.

Шулай да Болгар җирлегендәге кайбер борынгы истәлекле урыннарны билгеләү мөмкин. Узган ел Изге Болгар җыенында Болгарга ислам динен алып килгән сәхәбәләрнең берсенең кабере өстендә шул сәхәбәләргә багышлап һәйкәл куелды, хәзерге вакытта аларга бәйле тагын бер истәлекле урынны – Габдрахман коесын төзекләндерү эше бара.

Сәхәбәләр турында безнең көннәргә килеп җиткән риваять бик кызыклы. Ул, әйтик, Кара пулат легендасы кебек үк киң таралмаган. Шуңа күрә аны сөйләп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Мәгълүм ки, ислам динен кабул иткәнче үк, Болгар күренекле шәһәр, сәүдә үзәге булган. Шуңа күрә Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең өч сәхәбәсен, ислам динен тарату максатында, Болгарга җибәргән. Кулларына юл таягы, язу өчен кара савыты тоттырган һәм берсенә, үз башыннан салып, чалма кидергән. Бу исә исламның Болгарга тыныч юл белән керүе турында сөйли. Болгарга барыгыз, урамнарда йөрегез, кешеләр белән сөйләшегез, үзегезне Мәккә, Мәдинә табиблары дип тәкъдим итегез, дигән Мөхәммәд пәйгамбәр. Сәхәбәләр Болгарга килгәннәр. Бу вакытта биредә Айдархан хакимлек иткән. Аның вәзире сәхәбәләрне күреп алып, алар белән танышкан да Айдарханга хәбәр иткән. Ә ханның 20 яшьлек кызы Туйбикә каты авырый икән. Ул сәхәбәләрдән кызын дәвалауларын үтенгән. Аның дәвасы – каен себеркесе, дигән табиблар. Бездә алар күп, дигән патша. Юк, безгә шушы таяктан үсеп чыкканы кирәк, дигән Габдрахман атлы сәхәбә һәм үзенең юл таягын җиргә кадап дога укыган. Шул мизгелдә таяк кадалган урыннан су ургылган, күз алдында каен үсеп чыккан. Бу күренештән шаккатып калган Айдарханга шушы каеннан себерке ясап биреп, кызын мунчада чабарга кушканнар. Кыз, чыннан да, терелеп аякка баскан. Айдархан сәхәбәләргә рәхмәтләр укып, моның өчен нәрсә телисез, дип сораган. Хак динне кабул итегез, дигәннәр алар. Һәм Болгар кешеләре әкренләп мөселманнарга әйләнгәннәр. Туйбикә исә сәхәбәләрнең берсенә кияүгә чыккан, алар 25 ел тату гомер иткәннәр. Риваять буенча, Кече манара янындагы мәгълүм кабер дә шул сәхәбәнеке, чөнки сәхәбәләрнең икесе кире үз илләренә кайтып киткән. Шул тылсымлы юл таягы кадалган урыннан бәреп чыккан чишмәне халык изге чишмә дип кабул иткән, кое ясап, аны изге Габдрахман коесы дип атаган. Аның суы чыннан да шифалы, диләр.

Ә инде Сезнең күз алдыгызга килгән ак диварлар, Ага-базарга килгәндә, аларны күреп соклану мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Хәзерге фән-техника, компьютерлар заманында бу – тормышка ашмаслык нәрсә түгел. Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре безгә Болгарның космостан төшерелгән фотоларын тәкъдим иттеләр. Алар объектларны 10 см га кадәр төгәллек белән күрсәтә. Бу – археология өчен менә дигән нигез булып тора, яңа технологияләрне файдаланып, археологларга казу эшләрен алып бару өчен урыннарны төгәл билгеләп бирү мөмкинлеге бар дигән сүз. Хәзерге фәнни җайланмалар җир астындагы хәрабәләр буенча объектның 3D сурәтен дә ясап бирә ала. Димәк, Болгар җире астында ниләр ятканын ачыклап була. Шуңа күрә хәзерге вакытта яшь галимнәр борынгы Болгар шәһәрлегенең макетын һәм виртуаль күренешен булдыру буенча эшлиләр.

– Сез узган елның ноябрендә Италиядә булып кайттыгыз. Чит ил белгечләренең бездәге тарихи һәйкәлләр турында фикерләре ничек? Болгар белән Зөянең ЮНЕСКО канаты астына керүе Татарстанга нәрсәсе белән отышлы булачак?

– «Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал» дигән татар халык мәкаленә ияреп, без Италиягә, Салерно провинциясенә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты – Пестум шәһәрен карарга бардык. Безне анда Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры, «Яңарыш» фондының Белгечләр советы әгъзасы, безнең фикердәшебез Мөнир Бушенаки чакырды. Нәкъ менә Пестумга баруыбыз очраклы хәл түгел. Аның борынгы истәлекләре безнең Болгар ядкярләрен хәтерләтә, алар тарихлары буенча да бер-берсенә охшаш.

Пестум (иң беренче исеме – Посейдония) шәһәренә безнең эрага кадәр VI гасырның беренче елларында шул тирәдә урнашкан грек каласы Сибаристан чыккан ахей кешеләре нигез салган, ул заманда шәһәр Лукания елгасының көнбатыш ярында (хәзерге Салернодан 35 км көньяк-көнчыгышта) урнашкан. Соңрак ул әлеге сазламык урыннан Бөек Грециянең эченәрәк күчерелгән.

Пестумның чәчәк аткан чоры безнең эрага кадәр 540 елларга һәм аннан соңгы унъеллыкларга туры килә. Безнең эрага кадәр V гасыр ахырынарак ул грек мәдәниятенә хас билгеләрен җуйган һәм гадәти шәһәргә әверелгән. Безнең эрага кадәр 274 елда Пестум латин колониясенә әйләнгән һәм шул чордан башлап үз әһәмиятен югалткан, соңгы елларда ул тирә-ягын тоташ әйләндереп алган роза чәчәкләре белән генә күренекле булган.

IX гасыр ахырында Пестум сарациннар тарафыннан таланган һәм ташландык хәлгә килгән. Биредә өч дорик храм бик яхшы сакланып калган. Аларның берсе Афина алиһәгә багышланган. Калган икесе Гера хөрмәтенә төзелгән, һәм хәзер алар Гера храмы I һәм Гера храмы II дип атала. Шәһәр диварларының киңлеге 6 м га кадәр җитә, периметры 5 км ны тәшкил итә. Без ул храмнар тирәсендә шактый озак йөрдек.

Пестумның хәрабәләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә чагыштырмача күптән түгел – 1998 елда кертелгән. 1968 елда Пестумда «Суга чумучы төрбәсе» табылган. Аның эчендә безнең эрага кадәр якынча 470 елгы фрескалар сакланып калган. Бу – классик чорга караган грек фреска сәнгатенең безнең заманга тулысынча диярлек килеп җиткән бердәнбер ансамбле икән. Диварга ясалган шушы биш сурәт, башка антик табылдыклар белән беррәттән, җирле Милли археология музеена урнаштырылган. Бу кызыклы музейны карап чыгуыбыз да бик файдалы булды, музей эшләрен алып баруның яхшы үрнәген күрдек.

Чыннан да, Пестум шәһәре бүгенге көндә археологик объектларны реставрацияләүнең, консервацияләүнең һәм музейлаштыруның уникаль өлгесе булып тора. Мин итальяннарның үз тарихи мирасына карата кайгыртучан һәм сакчыл карашына сокландым. Аларның тәҗрибәсен без Болгардагы тарихи истәлекләрне саклау буенча эштә киң куллана алабыз. Без бит Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә тарихи-археология комплексы буларак тәкъдим итәбез.

Пестум белән Болгарның охшашлыгын күреп, мин шуны билгеләп үттем: Италия галимнәренең Пестумдагы кебек зур мәйданнарда археология объектларын реставрацияләү буенча тәҗрибәсен һәм технологияләрен гомумиләштерү безгә үзебезнең борынгы истәлекләребезне, атап әйткәндә, борынгы Болгар ядкярләрен казып чыгару, консервацияләү, музейлаштыру буенча мәсьәләләрне хәл итүнең иң яхшы юлларын табарга мөмкинлек бирәчәк. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә: нәкъ менә зур мәйданнарда, ягъни тарихи ядкярләрне берәм-берәм яңарту түгел, тарихи тирәлекне тулаем торгызу. Без Болгарда да, Зөя утравында да үзебез алдына шундый бурыч куйдык та.

Пестум дөньяда Археологик туристлыкның Урта диңгез биржасы белән дә киң танылган. Ул биредә 1998 елдан башлап үткәрелә. Бу – дөньяның байтак илләрен берләштерүче зур күргәзмә. Әлеге илләрнең һәрберсе үзенең тарихи истәлекләрен сакларга мөмкинлек бирүче алымнарны һәм алдынгы технологияләрне тәкъдим итә. Без биржаның экспонатларын бөртекләп карап чыктык. Археологиядә кулланыла торган виртуаль чынбарлыкны һәм компьютер графикасын файдалануның иң яңа мисалларына аеруча игътибар иттек. Рим, Болония һәм башка университетлар тарафыннан күрсәтелгән виртуаль археология буенча инсталляция (фильм) проектлары бик кызыклы булып чыкты. Без аннан яңа идеяләр белән кайттык һәм аларны әкренләп гамәлгә ашыра барабыз. Сүз уңаеннан шуны әйтим: хәзерге вакытта Болгардагы Икмәк музеена кергән биналарда музейлаштыру эше бара, һәм анда менә шушы алдынгы ысуллар кулланыла.

Без шулай ук Римда ICCROMның – Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенең – штаб-фатирында да булдык. Италия белгечләре, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм галимнәр белән сөйләштек. Алар киң күңелле кешеләр булып чыкты, безгә үзләренең серләрен чиштеләр, эшләү ысулларын күрсәттеләр, археологик объектларны реставрацияләү барышында ихтимал хаталар турында искәрттеләр. Дөресен әйтим, итальяннарның Болгарда һәм Зөядәге торгызу эшләре белән чынлап кызыксынулары безне гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Алар әйтүенчә, безнең Болгар һәм Зөя истәлекләрен реставрацияләү һәм музейлаштыру мәсьәләләрен җентекләп башкарып чыгарга омтылышыбыз аларда зур ихтирам уяткан икән.

Һичшиксез, дөньякүләм объектларны карап йөрү һәм халыкара дәрәҗәдәге реставраторлар-белгечләр, археологлар белән сөйләшү-киңәшү Болгар һәм Зөя тыюлыкларындагы эшне дөрес оештыру өчен бик мөһим. Әмма хикмәт монда гына түгел. Дөньякүләм тәҗрибә шуны раслый: үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасын саклау – бөек тарихи үткәнне дөрес итеп, ничек бар, шулай ачып бирү мөмкинлеге ул.

ЮНЕСКО белән мөнәсәбәтләрдә дә уңышларыбыз бар. Хәзерге вакытта «Болгар тарихи-археология комплексы» һәм «Зөя тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы» дигән номинацияләр, ягъни алар буенча бөтен документ тулысынча әзерләнеп, ЮНЕСКО комиссиясенә тапшырылды. Быел ICCROMның халыкара белгечләре Болгарга һәм Зөягә килеп, аларның ЮНЕСКО таләпләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Белгечләр фикеренчә, Болгар һәм Зөя турында документлар 2013 елда ЮНЕСКОның чираттагы утырышында каралачак.

Сезнең сорауга җавап йөзеннән шуны әйтәсем килә: чыннан да, Болгар белән Зөяне ЮНЕСКО канаты астына кертү безнең өчен бик отышлы хәл.

Беренчедән, Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлекләр ЮНЕСКО яклавы һәм күзәтчелеге астында була. Әйтик, ул истәлекләргә беркем дә кагыла алмый, һәм, иң мөһиме, аларның торышы һәрдаим тикшерелеп тора, ягъни, телисеңме-теләмисеңме, аларны төзек һәм бөтен итеп саклауның барлык шартларын үтәргә тиешсең. Тарихи ядкярләргә бер бөртек тә зыян килмәскә тиеш.

Икенчедән, бу вакыйга Татарстанның халыкара абруен күтәрәчәк. Без үз мирасының кадерен белә торган алдынгы, цивилизацияле республика буларак та танылачакбыз.

Өченчедән, барыбызга да мәгълүм ки, туристларның дөнья буенча төп агымы ЮНЕСКО исемлегендәге тарихи ядкярләргә юнәлә. Димәк, Татарстан өчен халыкара туристлык хәрәкәтенә юл ачыла. Мәсәлән, Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегенә кергәч, аны карарга килүче туристлар саны бермә-бер артты, узган ел миллионга җитте. Туристларны кабул итү эшен оста итеп оештыра алсак, Казан, Болгар һәм Зөя Татарстанны дөньядагы мәшһүр туристлык үзәкләренең берсенә әйләндерә алачак.

– Зөя утрау-шәһәренә Болгарга караганда шактый соңрак нигез салына, һәм аны Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алу өчен төзетә, шуңа андагы биналар яхшырак һәм күбрәк сакланып калган кебек… Биредә алып барылган төзекләндерү эшләрен башка дин вәкилләре ничек кабул итә?

– Зөя – Урта Иделдәге иң беренче православие шәһәре, аның Россия дәүләтен формалаштыруда үз роле бар. Ул заманда Зөядә булган вакыйгалар, буыннан-буынга тапшырылып, Татарстанда яшәүче кешеләрдә төрле хисләр уята. Әйе, ул – Казанны яулап алу өчен төзелгән ныгытма. Безнең аны төзекләндерү эшенә тотынуыбызга сәяси яңгыраш бирергә тырышучылар да юк түгел. Әмма мин гел шуны әйтеп киләм: максатыбыз – фәнни-тарихи эзләнүләрне сәясәткә әйләндермичә, республикада яшәүче халыкларның матди мирасын торгызу. Әйтик, Зөя соборларының архитектурасын һәм андагы гаҗәеп фрескаларны сәясәтчеләр ясамаган лабаса, бөек осталар иҗат иткән. Собор диварларында аларның кабатланмас эзе, аларның буяулары, аларның иҗаты калган. Гомумән, буыннан-буынга нәфрәт тапшыру – дөрес гамәл түгел. Безгә кагылышлы тарихка күз салсаң, татар-монгол гаскәрләренең Россия җирлеген басып алу чорын бәяләү инде ничәмә-ничә гасыр бәхәсләр тудыра. Әгәр дә без алга киткән халык булырга телибез икән, катлаулы тарихыбызны белеп, аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясап, киләчәк турында фикер йөртеп, туган җиребезгә хезмәт итәргә тиешбез. Кайбер галимнәр сүзендә үпкә төсмерләре ишетелә. Бу очракта мин Алман иле канцлеры Ангела Меркельның Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә килүен мисал итеп алам. Кызганыч, әмма сугышта союздаш булган илләрнең җитәкчеләре юк иде анда. Ә җиңелгән як килде. Аңа Кызыл мәйданга килеп басу җиңел булмагандыр, дип уйлыйм. Менә бу – лаеклы гамәл. Димәк, алар фашизмнан катгый төстә баш тарталар, киләчәк буыннарны бу афәтнең эзеннән азат итәргә тырышалар дигән сүз. Бу тарафтан мин Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Алексий II нең Явыз Иван турында әйткән фикерләре белән танышырга тәкъдим итәр идем.

 

Һәрбер халыкның – үз язмышы, үз тарихы. Кемдер үзе күп илләрне буйсындырып килеп, соңыннан үзе кемгәдер буйсынган. Ошыймы ул безгә, юкмы, ул бит – безнең үткәнебез. Минемчә, тарих ничек булган, шулай чагылырга тиеш. Шунысы куанычлы: бу юнәлештә уңай күренешләр әлеге проектны гамәлгә ашыру вакытында күзгә ташлана. Игътибар итсәгез, без төрле диннәргә караган ике изге шәһәрне торгызу өчен бер фонд оештырдык, моның да мәгънәсе тирән. Бу әлеге эшнең барыбыз өчен дә уртак булуын дәлилләп тора. Эш барышында төрле оешмалар, төрле диндәге хәйриячеләр арасында эшлекле, хәтта дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Гомумән, тарихта булган вакыйгаларда хәлиткеч рольне халыклар үзләре түгел, нигездә, дәүләт җитәкчеләре, аларның сәясәте уйнаган.

– Агымдагы ел Россия Федерациясе күләмендә «Россия тарихы елы» дип игълан ителде. Бәхәссез, Россия тарихында татарларның роле әйтеп бетергесез зур. Моны (авырлык белән булса да) барыбер таныйлар. Чит илдә, мәсәлән, Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл куйдылар хәтта! Сезнеңчә, быел чын тарихны тану дәвам итәрме?

– Гомумән, татарлар дөнья тарихында да шактый эз калдырганнар. Сүз уңаеннан, бер кызыклы факт: инглиз галиме, Кытай буенча танылган белгеч Эдуард Паркер, мәсәлән, кытайларның тарихын өйрәнү барышында татарлар турында шулкадәр күп мәгълүматка тап булган ки, хәтта татарлар турында «Бөек халык тарихы» дигән аерым бер китап язарга мәҗбүр булган.

Ә татарларның Россия тарихындагы роле – ул үзе бер зур тема. Татарлар бүгенге көнгә кадәр Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып тора икән, бу, әлбәттә, юктан бар булмаган. Россиянең үсешенә төрле заманнарда, төрле өлкәләрдә зур өлеш керткән шәхесләр арасында татар морзалары бик күп. Татар фамилияле рус эшлеклеләрен Сез үзегез дә яхшы беләсез, алар Россия тарихыннан һәркемгә мәгълүм. Россия дәүләтчелегенең тарихын ничә гасырлар буе «татар-монгол изүе»нә каршы көрәш рухында бәян итеп килделәр. Шуңа күрә безнең халык өчен иң авыр мәсьәлә татар-монгол явы темасы иде. Җәмәгатьчелекнең безнең тарихка мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә иң беренче адымны Лев Гумилёв ясаган дип саныйм. Аның коточкыч ябык совет елларында, җәмәгатьчелек фикеренә каршы килеп, татарлар турында дөреслекне язарга кыюлыгы җиткән. Мин аның әсәрләрен җентекләп укып чыктым: «Борынгы төркиләр», «Борынгы Русь һәм Бөек дала», «Русьтан Россиягә кадәр» һәм башкалар. Ул татарлар турындагы уйдырмаларны, бик үткен итеп, «кара легенда» дип атаган. Гумилёв Россия дәүләтенең асылын төгәл билгеләп биргән: «Россиянең ике чыганагы бар: славяннар һәм төркиләр, парвославие һәм ислам, Киев Русе һәм Алтын Урда», – дигән ул. Лев Гумилёв – татар халкының тирән ихтирамына лаек шәхес ул. Шуңа күрә без Казанның 1000 еллыгына шәһәрнең үзәгендә аңа һәйкәл куйдык. Игътибар итсәгез, анда аның сүзләре язылган: «Мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм». Мин Сезгә аның татарлар турындагы бу фикерен тулысынча китерә алам: «Белегез, бу – горур исем! Ялган фәнни, сәяси яки ниндидер башка конъюнктура өчен түгел, дөреслек хакына мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм. Алар – безнең каныбызда, тарихыбызда, телебездә, тирә-юньгә мөнәсәбәтебездә. Миңа менә мондый күзаллау бик табигый тоела: чынбарлыкта руслардан аермалары нинди генә булмасын, татарлар – безнең яныбыздагы түгел, безнең эчебездәге халык ул». Минемчә, бүгенге вазгыять менә шуны аңлауга, тануга таба юнәлтелергә тиеш. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына тантаналы төстә һәйкәл куелуны да моның бер чагылышы дип карарга кирәктер, мөгаен. Чыннан да, 600 ел элек Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд сугышында тарихи җиңүенә турыдан-туры татар гаскәриләре ярдәм иткән. Татарларга рәхмәт йөзеннән әлеге һәйкәлне кую Польша хөкүмәтенең тәкъдиме булган бит. Тантанада аларның президентлары пан Бронислав Коморовский катнашкан. Ул үзенең әнисе Ядвига белән һәйкәлгә чәчәкләр куйган. Пани Ядвига әтисе ягыннан булган татар тамырлары белән горурлануын сөйләгән. Бу хәл полякларның анда яшәгән татарларны килмешәк дип түгел, үз итеп кабул итүләрен аңлата түгелме? Польшада да татарлар белән поляклар язмышы бергә үрелгән. Минем Варшавада атаклы Юзеф Пилсудский музеенда булганым бар. Полякларның горурлыгы – күренекле маршал, 1918 елда яңадан торгызылган Польша дәүләтенең беренче җитәкчесе Юзеф Клеменс Гинятович Косьчеша Пилсудскийның исеме үк татарларга катнашы булганлыгын күрсәтеп тора. Юзеф – Йосыфтыр инде ул, Гинятович – Гыйниятович… Һәйкәл ачу тантанасында безнең Бөтендөнья Татар конгрессы, гомумән, башка төбәкләрдән дә татар оешмалары вәкилләре, Кырым татарлары да катнашкан. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, үзенең Польшадагы эшлекле сәфәре вакытында, ул һәйкәлгә чәчәкләр салган иде. Моңа Россия матбугатында бераз шаулап алдылар, ләкин бу вакыйганың асылына төшенә башласаң, әллә ниләр ачыклана. Әйтик, моннан 600 ел элек булган хәлиткеч сугышта (Поляк корольлеге белән Бөек Литва кенәзлеге – бер яктан, Тевтон ордены – икенче яктан) полякларга Алтын Урдадан килгән татар гаскәрләре булышмаган булса, Тевтон ордены тагын да Көнчыгышкарак җәелер, бәлкем, Россия үзе дә бүген католик дәүләт булыр иде. Тарихи борылышлар кайчак бик кызыклы бит алар.

– Россия тарихы елы буларак, быел республикабызның Сез җитәкләгән «Яңарыш» фондына да сизелерлек ярдәм булырга тиеш кебек. Гомумән, Россия хөкүмәтенең «Болгар – Зөя» проектына карашы нинди? Хуплыйлармы, үз фикерләрен әйтәләрме, тәкъдимнәрен кертәләрме, финанс ягыннан ярдәм итәләрме?..

– Болгар һәм Зөя калаларындагы тарихи ядкярләр илкүләм әһәмияткә ия, шуңа күрә мондый зур эшне башкаруда Россия хөкүмәте дә җитди ярдәм күрсәтә. Сүз уңаеннан, 1722 елда Идел буйлап Азовны алырга барганда, Пётр I Болгарга кагылган, борынгы ташландык шәһәргә игътибар иткән, Казан губернаторына, бу тарихи ядкярләрнең исемлеген төзергә, аларны төзәтергә һәм сакларга кушып, Указ язган. Бу – Россиядә тарих һәм архитектура ядкярләрен саклау турында беренче Указ булган.

Татарстан Республикасы Президенты вазифасыннан китәргә карар кылгач, 2009 елның декабрендә мин Мәскәүдә Россия Премьер-министры Владимир Путин белән Болгар һәм Зөяне торгызу эше турында махсус сөйләштем. Президент Дмитрий Медведевка бу турыда ул безнең республикага килгәч сүз кузгаткан идек. Мин аңа Болгарны һәм Зөяне вертолёттан күрсәттем. Мин аларга бер генә сорау бирдем: «Сезгә Казан Кремле ошыймы?» «Ошый», – диделәр. «Алайса, әйдәгез, бездәге милләтара дуслыкның, диннәргә тигез карашның символы булган Казан Кремле үрнәген киңрәк манзарага – Идел ярларына чыгарыйк, әлеге борынгы шәһәрләрнең икесе дә Иделнең искиткеч матур ярларында урнашкан бит», – дидем. Алар бу идеяне хупладылар. Әлбәттә, алар хуплавының хикмәте, бер яктан, федераль мирас булып саналган тарихи ядкярләребезне саклап калу, аларны дөньяга күрсәтү, туристлыкны үстерү булса, икенче яктан, Россия кебек күпмилләтле ил җитәкчеләре өчен диннәргә һәм милләтләргә тигез караш идеясен тарату мөмкинлегенең бүген аеруча мөһимлеген аңлау. Хәзер моңа бөтен дөнья мохтаҗ.

Шул рәвешчә, без, ил җитәкчеләренең фатихасын алып, Россия хөкүмәте тарафыннан ярдәм турында да килештек. Бу проектка финанс ярдәме федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да тигез өлешләрдә бүлеп биреләчәк, дип сөйләштек. Узган ике елда сөйләшенгән сүз төгәл үтәлә. Шунысын да әйтергә кирәк: ил җитәкчеләре проектны гамәлгә ашыру барышы белән кызыксынып торалар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу проектны үз игътибарында тота, эзлекле рәвештә ярдәм итә.