Бесплатно

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

34

Раббани абый белән мин тагы бер тапкыр, бу юлы инде иркенләп, аның аек чагында сөйләштем. Һәрхәлдә, без Казанга кайтып киткәндә, пристаньга озата төшкәч, үзе әйтте:

– Борчылып китмә, апай. Мин синең киңәшне уйладым. Тик җәй көне барып ятып булмас больницага. Көзгә инде, – дип калды.

Ләкин көз җитте. Кыш керде. Ике-өч тапкыр хат язып карасам да, җавап бирмәделәр. Өйләнеп, туена кайтмаганга, Әдрән миңа үпкәләгән булырга тиеш иде. Үч иткән сыман, аның туй көннәрендә мин Татарстан командасы белән Октябрьнең кырык еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән физкультурниклар парадында булып калдым. Кызыл Мәйданнан бер тапкыр үтәр өчен, бездән йөз тапкыр тир агыздылар!..

Шулай итеп, өч туганымның да туен күрә алмадым.

Февраль ае иде инде. Шунда гына көчкә авылдан бер хат килеп төште. Энем Әдрән язган иде:

«…Раббани абыйны мәҗбүри дәваларга җибәрделәр. Беркөн эштән кайтсам, дүрт баласы белән бездә җиңгәй утыра. Абый куып чыгарган. Йөгереп өйләренә бардым. Ишекне эчтән бикләп куйган. Шакылдата-шакылдата, «Ач!» дип кычкырам. Ачмый. Үзе эчтә ишек төбендә тора. «Ач!» дип шакылдаткан саен: «Якын килмәгез!.. Минем бер гаебем юк!.. Мин сугышны башыннан азагына хәтле сугыштым!.. Мирзаны да шулай алып киттеләр!..» дип акырып елый.

Арып йоклап киткәч кенә, участковый белән тәрәзәдән кереп, бәйләп, үзебезнең больницага илтеп тапшырдык. Ләкин шул көнне үк больницаның ике кат тәрәзәсен бәреп төшереп, качарга уйлаган. Киселеп-каналып беткән. Шундук тотканнар, билгеле. Кыш өстендә буй-буй халат белән, оекчан килеш кая качасың инде.

Шуннан соң, аракыдан ми шашкынлыгы башланган дип, Уфага озаттылар. Хәзер шунда. «Лечхоз» дигән җирдә. Эшләтеп дәвалыйлар икән…»

Менә сиңа Раббани абый! Гомер буе җыеп килгән сабырлыгын чыгарып түккән икән! Сизенгән идем шул мин аны… Үз аягы белән, әйбәт кенә, больницага үзе барып кергән булса-а!.. Хәер, нәтиҗәсе барыбер бер инде.

Мин икенче көнне үк Әдрән язган адрес белән Раббани абыйга хат салып җибәрдем. Ләкин җавабы ике ай үткәч, апрель уртасында гына килде. Хат язарлыгы булмаган икән. Ул үзенең айдан артык чирләп ятуын, яңарак кына аякка басып, инде эшли башлавын хәбәр иткән иде. Чыгарулары тиз генә күренми әле, дигән.

Без, һәр елдагыча, апрель-май айларында, вакыт җиткерә алмыйча, җәйге ярышларга әзерләнәбез. Ә шәһәрдәге җаваплы ярышлар күбрәк апрель ахырында була. Шуңа күрә, бик теләгем булса да, бу ике айда мин бер көнгә дә китә алмый идем.

Ләкин миңа абый янына бармый калу һич тә ярамый. Ярамый гына түгел, мин барырга тиеш идем. Тик кайчан?.. Дөрес, имтихан башлангач, без дә бераз бушанабыз. Анда мин болай да ике-өч көнгә генә сорап китә алам. Ләкин минем уй – Уфадан кайтышлый әниләргә дә сугылып, берәр атна торып китү иде. Соңлап булса да, Әдрән белән киленне дә кешечә итеп котлап килергә иде. Чөнки быел бүтән кайтып булмаячак: быел инде, чыннан да, Ташкенттан Диләраның туганнары киләчәк иде.

Минем ялга чыгу графигы июньнең егермесеннән диелгән. Мин шуны бирегә табарак – июнь башынарак күчереп булмасмы дип, үзебезнең кафедра мөдире янына кердем. Графикны вату бик кыен булса да, сәбәбен аңлаткач, отпускымны ун көн алга күчерергә ризалашты инде, ярый.

Мин җыена башладым. Китәр көн якынлашкан саен, үзем дә белмәс бер сәбәп белән Уфага барасым килү теләге көчәеп китте. Күңелем дә, Диләра бөтенләй белмәгәнчә күтәрелеп, тыярга көч җитмәгән бер ярсу белән Уфага тартыла башлады. Тик моның ахыры яхшы бетмәде. Без Диләра белән өч елга беренче тапкыр бик зур сүзгә килештек.

Инде самолётка билетлар алып, җилтерәп кайтып керсәм, Диләрам хәсрәт кискән бер йөз белән, кашын-күзен төшереп, тәрәзәгә текәлеп утыра.

– Ни булды? Әллә авырыйсыңмы? – дип, янына бардым.

– Булмады, кит янымнан!.. – ди.

– Әллә эшеңдә берәр борчу бармы?

– Юк. Сораштырма, зинһар… – ди.

– Ә нигә балтаң суга төшкән кеше төсле утырасың?

Монысына бөтенләй җавап бирмәде. Мин дә киселеп туктадым. Тик әби генә кайчанга билет алуымны, ничек алуымны сораштырып, хәлемә керергә тырышып йөрде. Чәйгә дә без йомган авызыбызны ачмый дигәндәй утырдык. Әби:

– Ни булды сиңа, кызым Диләра? Ник болай кәкре кыяр кебек утырасың? – дип сораган иде, Диләра эчә башлаган чәйләрен чайпалдырып читкә этәрде дә чыгып ук китте.

Башыма кистереп кенә сызлау капты. Ике абыйның үлеменнән соң башым әз генә борчылуны да күтәрә алмый – ике чигә кан тибеп сызлый башлый иде.

– И балалар, балалар! – диде әби. – Гөл төсле яшьлектә сөешеп туймый яшәр урынга!.. Әйтим инде, алайса, кызымның үпкәләвенең серен: синең Уфага китүеңне бер дә өнәмәде. «Абыйсы өчен генә бармый ул анда», – ди… Көйләбрәк китәргә тырыш инде, кияү. Кызым каты сүз белән каты күзгә күнекмәгән, йомшак сүзеңне кызганма. Мин дә әйтермен.

Диләра Гөлсем апаларга киткән булган, ахры, кич кенә кайтып керде.

– Йә, үпкәң беттеме инде? – дип, иңбашына ипләп кенә кулым салдым.

– Ал, пожалуйста! Юмалама! – дип, кулымны бәреп җибәрде.

Мондый хәлне бер дә күрмәгән улыбыз тын булып, хәтта куркып, безгә карап тора башлады. Ләкин Диләраның теленә сүз төшкән иде инде.

– Беләм мин: Уфага син абыең өчен генә бармыйсың, – диде ул. – Абыең бер сылтау гына! Авыру янына барасы кеше, синең сыман, түбәсе күккә тиярдәй булып йөрми.

– Нигә, елыйммыни?

– Нигә еларга?.. Любовь Васильевнаң янына барасың ич – шатлан! – Ул «эләктеңме?» дигән шат бер мыскыл белән күземә текәлде.

– Их, Диләра!.. – дидем мин, ачынып. – Без бит синең белән ул исемне мәңге телгә алмаска сөйләшкән идек!.. Күптән беткән, өзелгән… И мин аны сиңа үзем әйттем. Әйтмәгән булсам икән. Яшьлектә кем кемне сөймәс!..

– Керләреңне дә югач, квартирасында да тоткач… сөйгәнсеңдер инде!..

– Әле син хатларын да эзләп укыдыңмыни? Бусын инде мин синнән көтмәгән идем!..

Шунда мин үземне, көз яфрагын койган агачтай, шәп-шәрә калгандай тойдым. Миңа салкын булып китте. Ә йөрәгем мартен мичедәй яна башлады.

– Диләра! – дидем мин. – Син дә бу түбәнлеккә төшәрсең икән! Кеше хатын урлап уку – кеше серенә төнлектән керү бит ул!..

– Ә-ә, авырткан җиреңә тидемени?

– Максатың шул түгел идемени? Әллә син тагы сүзеңне «кадерле иремнең авырткан җиренә тимим әле» дип башлаган идеңме? Рәхмәт, максатыңа ирештең… – Шулай да мин, Уфага Диләра белән талашып китәсем килмичә, мөмкин кадәр җайлап әйттем: – Аңла, Диләра, мин Уфага беркем өчен түгел, фәкать абыем өчен барам. Барырга тиештер бит инде мин авыру абыем янына?..

– Син барганнан гына бик терелеп китәр инде синең алкоголик абыең!

– Их, Диләра-а! Монысын да көтмәгән идем.

– Алкоголик булгач, нәрсә дип әйтим соң? – дип, Диләра кычкырып көлеп җибәрде.

Мин җавап бирмәдем: мәгънәсез сүз атышып торуымны сизеп, туктап калдым. Ләкин ярасы ачылган бәгырь әрни башлады.

Мин төн буе, йокылы-уяулы килеш, Раббани абый белән саташып яттым. Әллә шуңа, нәкъ Раббани абый шикелле, төнге сәгать өчтә уянып киттем. Җәйнең бу вакытын инде төн дип әйтеп булмый: иң кыска чагы булып, дүрттә инде кояш чыга. Ләкин күземне ачып, ихтыярсыз тәрәзәгә карасам – кинәт бөтен тәрәзәне каплап, Раббани абый тора төсле булып китте. Мин, котым алынып, сикереп тордым. Тәрәзәгә Диләра яңа калын пәрдә корган да, инде беленгән таң яктысын шул каплап тора икән…

Шул көнне иртә белән мин Уфага очтым.

35

Уфада минем эшем юк иде. Гостиницага урнашу белән – әле көн бар – мин абыйны эзләп киттем.

«Лечхоз» дигәннәре бөтенләй шәһәрдән читтә – бүген генә үзем очып төшкән аэродром ягында булып чыкты. Мин белгәндә, шәһәр халкының бәрәңге утырта торган җирләре иде бу. Хәзер чокылып-актарылып беткән: Черниковскига таба яңа шәһәр төзеп яталар иде. Мин шул тирәдә трамвайдан төшеп, Каридел ягына борылдым. Уфа тирәсенең иң ямьле җире, булса да, шушы тирәсе булыр. Бик аста – Каридел. Ләкин ул турыдан күренми, фанер заводы ягыннан гына сызылып күренеп тора иде. Уң як- та – Шайтан тавы кыясы. Ә каршыда, инде аста, өстеннән атлап кына китәсене китергән йомшак яшел урман офыкларга тиеп югала иде.

Мин «лечхоз» ларын бер больницадыр инде бу дип килсәм, ул әллә кайдан әллә кая җир биләп торган, бәләкәйрәк авыл чаклы бер хуҗалык булып чыкты. Зур капка янында – каравыл өе. Шунда утырган сакчыдан абыйны сорап кергәч, мин кая барырга да белми аптырап калдым. «Турыга бар!» – дип кычкырды миңа сакчы.

Мин ике яктан да агач корпуслар тезелгән сөзәк урам буйлап аска таба киттем. Көндезге аштан соң йоклап торган вакыт иде. Корпус буйларында уңып беткән пижамалар кигән ирләр утыра. Ләкин алар миңа, бер тиле кеше күргән сыман, бик тә сәер итеп карап калалар иде. Узып китмәгәем дип, бер бик мәһабәт күренгән ирдән абыйны сорадым. Ләкин ул миңа, кулларын болгый-болгый: «Я памятник себе воздвиг нерукотворный…» – дип, шигырь сөйли башлады.

Ул да булмады, минут эчендә яныма биш-алты ир җыелып алды. Кайсысы күлмәк сәдәфемне, кайсысы галстук йә каешымны тотып карап, бер сүз әйтмичә, мине тикшерә башладылар. Мин аларның барысыннан да озын идем; аптырый калып, як-ягыма карана торгач, якындагы бер корпус янында утырган абыйны күреп алдым.

– Раббани абый!..

Абый тиз генә сикереп торды да, «Таралыгыз!» дип кычкырып, йодрык селкеде. Мине чолгап алганнарның, дулкын югандай, эзе дә калмады.

Абый миңа каршы килеп кочаклап алды.

– Капкадан кергәч үк шәйләп алдым алуын. Тик бер дә көтмәгәнгә, сиңа охшатып кына утыра идем, – диде.

Без шундагы эскәмиягә утырдык.

– Әллә монда акылга зәгыйфьләр дә ятамы? – дип сорадым мин.

– Ята. Төрлесе бар. «Тихий» лар алар. Әнә «Гений» дигәне гел бер шигырь сөйли. Инде мин дә ятлап бетердем: «Я памятник себе воздвиг нерукотворный…» Ә менә мине китергәндә күрсәң – куркып качарыең!.. Йә, ярар, монда безнең брат күп булыр, үзеңне сөйләп җибәр: нинди эшләр белән килеп чыгасы иттең Уфага? Кайчан килдең?

– Бүген генә килеп төштем әле, – дидем мин.

– Ни йомыш белән соң?

 

– Йомыш белән түгел – синең яныңа килдем, хәлеңне белергә. Язган идем бит.

– Бик рәхмәт инде, апай. Бик рәхмәт!..

– Кайтышлый, бер уңайдан авылга да кереп чыгармын дидем.

– Килен белән түгелдер бит?

– Юк. Үзем генә.

– Семьяда татулыкмы соң?

– Татулык дип… – Мин җавап бирергә кыенсынып калдым. Бу көнгә җитеп, беркемгә дә Диләраны сөйләгәнем юк. Шуңа күрә, үз абыем булса да, Диләра белән киткәндә талашып китүемне әйтәсем килмәде.

– Тату яшибез алай… – дип йомдым.

– Шулай, апай, татулык кирәк, – диде Раббани абый.

– Яратышу да кирәк, – дидем мин, уйланып.

– Сандалыма салып сугарга кирәкме ул яратышу? Туйга кадәр булса – җиткән! Өйләнешкәч, кем яратып яши инде?

– Ә Мирза абыйлар? Пар аккоштай яшиләр иде бит!.. Алар кебек булмас та инде ул…

– Башыңны имә! Әйдә Каридел буеннан бер әйләнеп меник. Уфада күпме булырга итәсең соң әле?

– Менә сине күрдем, хәлеңне белдем – Уфада эшем дә бетте. Иртәгә китәрмен дә.

– Соң, алайса, бергә кайтырбыз! – диде абый, шатланып.

– Ничек?

– Курс лечения тәмам! – диде ул, мактангандай. – Өченчекөн Терегулов, безнең баш врач инде, мине үзенә чакырып алды да, шуннан сөйләшеп киттек. Сугышларда йөргән калмады. Без яшьтәшләр дә булып чыктык… Безне бит бик яхшы бер дару белән дәваладылар. Башта шуны эчерәләр дә аннан аракы бирәләр. Кешесенә, организмына карап, даруның да дозасын үстерә баралар: уннан өч, уннан дүрт… Минекен – уннан сигезгә җиткерделәр. Ә уннан тугызы артык инде. Шуннан Терегулов, үзе елмайган, миңа әйтә: «Ә син беләсеңме, ди, мин бит сине, үз җаваплылыгыма алып, артыграк доза белән дәваладым!» – ди.

– Рәхмәт инде. Ничек итсәгез дә, тик файдага гына булсын, – дидем.

– Ярый, бездә дәвалануыңның башы да, ахыры да шушы булсын, – ди шуннан соң бу. – Мин сине, ди, сынап йөрдем, ди. Синең сыман эшчене мин үз хуҗалыгымда гына тотар ием, но ләкин дәвалану срогы бетте, ди. Мәгәр соңгы сүзем шул: безнең дәваның синең гомер буена җитәрлек көче юк, ул көч – үзеңдә, ди. Эчүдән тыел- саң – үзең тыеласың, тыелмасаң – кәкрәеп катасың. Исеңнән чыгарма шуны, дип, выписывать итте. Син килгәндә расчёт алырга көтеп тора идем әле.

– Нинди расчёт? – дидем мин.

– Нинди булсын! Монда эшләгән өчен! Көненә өч-дүрт нормаларын эшләп килдем бит! Бар эшләгәнемне ашап та, эчеп тә бетермәгәндер лә! Чүтеки дүрт айның өч аен эшләдем бит.

Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, Каридел буеннан урап мендек. Аннары абый, расчёт алырга дип, бухгалтериягә кереп китте. Аннан ул бетмәс сөенеч алган бер малай сыман килеп чыкты. Эшләгәне өчен – ашавыннан-эчүеннән калганы – кулына мең ярымга якын акча тигән икән.

Ул бүген үк минем белән китәргә талпына башлады. «Бүген чыксаң, кайда кунарсың, гостиницалар тулы», – дигәч кенә туктады.

Ул мине бүген Любовь Васильевналарга кайтып кунар, үзе дә шунда сыяр дип уйлаган икән. Любовь Васильевнаның иргә чыкканлыгын, инде аларга барырга ярамаганлыгын әйткәч, «Эх, шәп марҗа иде!» дип, тел шартлатып куйды.

Без иртәгә, сәгать тугыздан да калмый (чөнки хәзер пароход унбердә үк китә), мин туктаган «Астория» гостиницасында очрашырга булдык. Бүләк, күчтәнәч кебек нәрсәләрне мин бүген үк алып, иртәгә пароходка төшәргә сөйләштек.

Раббани абый дүрт баласына дүрт төрле әйбер алырга кушып, миңа дүрт йөз сум акча бирде.

– Үзең беләсең инде: ике малай, ике кыз. Барысына да кием-салым булсын. Икеләнеп торма: кара корсак авыл балаларына теләсә ни ярый – тот та ал. Нык кына булсын, – дип калды.

Диләра белән ямьсезләнеп китү сәбәпче булдымы, әллә яшьлек хатирәләре биләп алды – Уфа җиренә аяк басу белән, күңелем җилкенеп, Любовь Васильевнаны күрәсем килә башлады.

«Лечхоз» дан шәһәргә кайту белән, сәгать биш тулыр алдыннан, ул эшләгән техникум тирәсендә йөреп торыр- га уйлаган идем. Ләкин, никадәр ашыксам да, бишкә кайтып өлгерә алмадым. Шулай да «Совбольница» да төшеп, йөрәгемне хатирәләр сагышына салган килеш, өйләре турысыннан урап килдем. Тик бу тын урам, тын өйләр Любовь Васильевнаны йоткан шикелле иде. «Кач моннан! Кач тизрәк!» дип йөгерә-атлый, кире трамвай тукталышына киттем.

Ә иртән сәгать җидедә мин Якут паркы белән техникум арасын таптап йөри идем инде. Любовь Васильевнаның әле бу вакытта килмәвен дә беләм. Ләкин таңнан торып, нинди йөрәк сәгать җиткәнне көтеп утыра алыр икән!..

Миңа, ни өчендер, үзем шулай иткәнгәме, Любовь Васильевнаны ире озата килер сыман тоела иде. Көнчелек түгел, ләкин ниндидер бер кызыксыну белән минем шул ирне күрәсем килә башлады. Нинди икән ул – отставкадагы полковник?..

Сәгать сигез туларда инде мин урамның каршы ягыннан авиация институты тукталышына юнәлдем. Любовь Васильевна шунда төшеп, нәкъ шул турыдан урамны кисеп чыгарга тиеш иде.

Мин, почмактагы сары йорт капкасына сөялеп, килгән бер трамвайны көтеп ала башладым. Күрми калмагаем дип, йөрәк түземсез тибә дә тибә. Ул булса, күрми каламмыни инде мин аны! Трамваеннан ук таныр идем… Ләкин ник тибә соң бу йөрәк? Барысы да беткән, өзелгән бит инде: мин башканыкы, ул башканыкы. Ә йөрәк барыбер тибә…

Ниһаять, әнә бит, әнә бит ул утырган трамвай!.. Әнә үзе дә! Яшь булганым өчен генә миннән киткән кояшым!.. Ул ишектән чыкканда, трамвайның да минем якка төшкән күләгәсе юкка чыккандай булды. Любовь Васильевнаның да күз текәп көткәнемне күңеле сизми калмаган: әнә ул да, ишектән төшкәндә үк, миңа карап төшә иде.

Туп-туры минем янга чыкты.

– Серёжа! Серёженька! Син түгелме соң, Ходаем?!

– Мин, Любовь Васильевна! Мин!.. – дидем мин.

Беренче тойгы – кулларының тиресе купшакланып картаюы булды. Күз төпләрендә дә, сизелеп, берничә сыр төшкән. Чынлап та, ул бик тиз картаеп киткән иде. Тик күзләре – шул. Мине үтәли күргән төсле, бетмәс ягым-ярату белән түгелеп карап тора иде.

Хатирәләр!.. Аның мине бик нык үрелеп үбеп алулары; минем аны җирдән аерып, кочып сөюләрем – инде булган кебек тә түгел, матур төштәй, сурәте генә хистә калган… Ә чынлыкта исә ул матур төшне хәзер кабатлый алмыйбыз. Менә шушылай – тән җылысын кулга, җан җылысын күзгә генә түккән килеш карашып тик торабыз. Ике арада инде киртә бар иде. Иде…

«Кайчан килдең? Нигә килдең?..» дип сорамады, минем чын хәлемне белгәндәй:

– Бәхетле яшисеңме соң, Серёженька?.. – дип өзелеп сорады.

– Рәхмәт, әйбәт яшибез… Улым-былбылым бар… – дидем мин. – Үзегез ничек яшисез соң, Любовь Васильевна? Үзегез?..

– Хатын-кыз ничек яшәсен инде! Улым дүртенче классны бетерде инде… Ирем белән яшибез. Бик сабыр холыклы. Бик хөрмәт итә… – Ул тагы туп-туры иттереп күземнең эченә карап торды. Бу юлы инде, пышылдап кына: – Серёженька, кадерлем! Син бит бәхетле булырга тиеш идең!.. – диде.

Ләкин аның шушы пышылдап кына түгел, ялынып диярлек әйткән сүзләре йөрәк итемә килеп кадалды.

Шунда мин аның китәргә вакыты җитеп тә китә алмый торуын сизеп алдым.

– Мин бүген китәм, Любовь Васильевна. Рөхсәт итсәгез, соңгы тапкыр әйдәгез мин сезне озатып куйыйм.

– Юк-юк, Серёжа, ярамый… – дип, саклануны яңа гына исенә төшергәндәй, тиз-тиз каранып алды. – Уфа зур түгел, берәрсе күреп алып, иремә җиткерүе бар. Болай да инде күршеләрнең чыш-пышы күп булды. Ярый әле, акылым җитеп, соңыннан үпкәсе-нисе булмасын өчен, үзенә чыгарга риза булуымның бер шарты итеп, синең турыда башта ук үзем сөйләгән идем.

– Мин дә нәкъ шулай иттем бит! – дидем мин.

– Китче! Чынмы?.. – дип, йөзләре кабынып китте.

Мин Любовь Васильевнаның хәлен аңладым. Һәм без, ашыга-ашыга, инде мәңгегә хушлаштык.

– Инде йөрәгем басылган шикелле булган иде бит, Серёжа, ах!.. – дип, яңадан күзләремә карады да, дөньясына кул селтәгәндәй, бетеп-басылып китеп барды.

Әкрен генә авиация институты ягына чыкты. Әкрен генә техникумга таба юнәлде. Миңа бер тапкыр да әйләнеп карамады.

Аның белән бергә яшьлегемнең бердәнбер мәхәббәте китеп, урынына тик хәсрәттәй ялгыз, үкенечле бер хис торып калды…

Раббани абый мине гостиница алдында көтеп тора иде инде. Без кичә мин алган бүләкләр өстенә кочагы белән клиндер, сохари ише нәрсәләр алдык та, такси тотып, пристаньга төшеп киттек.

Пароходы да безне көтеп кенә торган төсле иде. Без төшү белән, утырта да башладылар. Билетка да, мин белгән вакыттагы шикелле, су буе чират беткән. Исең китәрдәй иркенлек – бернинди чиратсыз-нисез икебезгә бер каюта алдык.

Ә икенче көнне без кичке сәгать тугызда өйдә идек инде.

– Инәй! Менә апайны да алып кайттым әле. Мине күрер өчен, Уфага килгән бит! – диде Раббани абый.

Әни, минем аркамнан сөеп:

– Үзең генә кайттыңмыни, балакаем? Киленем белән оланым кайтмадымыни? – диде.

– Алар Казанда калды, инәй. Мин Уфага Раббани абыйның хәлен белер өчен генә барган идем. Менә бер уңайдан сезне дә күреп чыгыйм дидем. Әдрәннәрне дә котлыйсым бар… Быел башкача кайтып булмас, инәй.

– И Ходаем! Киленем белән оланымны быел күрә алмам микәнни инде болай булгач?..

– Кайгырма, инәй, берсе-берсе ярсаң ике чыгарлык ике киленең яныңда! – дип, Раббани абый көлеп куйды.

Әни абыйга карады.

– Синең соң, балакаем, дәваланып кайтуыңмы инде бу?

– Дәваланып кайтуым, инәй, дәваланып! – диде абый. – Моннан ары иске авыруым тотмаячак. Менә ипи!.. – дип, өстәлгә таратып ташлаган клиндерләрнең иң зурысын алып, баш өстенә куеп торды.

– Ай Алла! Антың башыңа төшмәсен берүк! Тәүбә-тәүбә!.. – дип, әни коелып төште.

– Мине бик гайрәтле өр-яңа бер дару белән дәваладылар, инәй. Уннан тугызын эчертсәң, атны да үтерә, имеш. Ат булса үләр идеме, юкмы, мәгәр миңа чуртым да булмады. И эшләгән өчен мең ярым акча да бирделәр!..

Әнигә шатланыр өчен күп кирәкми иде, битен сыйпап:

– Бигрәкләр дә әйбәт бүлнис икән – шултикле акча биреп җибәргәч!.. Нигә безнең бүлнистә дә бирмиләр соң аны?

– Анда бит эшләтәләр, инәй.

– Кит, авыруларны эшләтәләрмени?

– Юк. Минем кебек эчеп кергәннәрне эшләтәләр.

– Шул кирәк сезгә! Мин булсам, таш кистерерием әле…

– Ташын да кистек, инәй, – дип көлде абый.

– Оланнарның өс-башына алып кайттыңмы соң, шулкадәр акча эшләп?

– Кайттым, инәй, кайттым! – дип, Раббани абый сумкасын актарып ташлады. – Менә сиңа да бер яулык! – Шулай дип, кесәсеннән тартып кына бер егерме бишлек чыгарды да икесен бергә әнигә бирде. – Менә, инәй, буш вакытыңда бик озак итеп дога кылырсың, яме?

Аның кычкырып сөйләшкән тавышына бишектәге яшь бала уянып китеп елый башлады.

– Бәй, анда да бер кеше уҗымы ята икән ләбаса! Кая әле, күрим әле сине – братукмы, сестрамы – мин киткәндә юк идең бит әле син!.. – дип сөйләнә-сөйләнә, Раббани абый һәркайсы үзе бер бала чаклы кулын сузып, бишек янына килде.

– Кит, кит! Тия күрмә ул кулларың белән балага!.. – дип, әни баланы чүпрәкләре белән бишектән көрмәп ал- ды. – Һай, нинди, авызларын очлайтып, имекәй эзли! Ачыккан шул, ак балыгым. Хәзер түгәнәең[39] кайтыр.

– Кызмы, малаймы? – дидем мин.

– Кыз инде, кыз! Ходай үземә бирмәгәнне хәзер киленнәрем алып кайта.

– Килен үзе кайда соң әле?

– Зөлфия сепаратка киткән иде, – дип әйтүгә, килен үзе дә кайтып керде.

Бездән күпкә яшь тә, күрше авыл кызы да булганга, мин аны танымадым. Ләкин ул, мине шундук танып, күрешергә кулын сузды:

– Исәнмесез, Сирин абый. Исән генә кайттыгызмы? – диде.

Минем исем китте: абыйсы Кара Әхмәт никадәр кара булса, бу шулкадәр ак иде!

Ул, гомере буе бездә яшәгән кеше төсле иттереп, җәһәт кенә самавырга барып тотынды.

Әни:

– Кая, килен, чәйләрен үзем куярмын. Син, мә, балаңны имез. Баядан бирле иреннәрен сузып ими эзли инде, ак балыгым!.. – дип, аңа бәбәен бирде. Анысы да безнең нәселдә булмаганча ап-ак иде.

Мин Әдрәнне сорадым:

– Эштән шулай соң кайтамыни?

– Әдрән «Дружба» сын алып, әниләргә утын кисәргә киткән иде. Кайтып җитәр инде, – дип, киленебез Зөлфия кече якта бала имезгән җиреннән кычкырып җавап бирде.

Шулвакыт өйгә, ике баласын ияртеп, без кайтканны ишеткән Тәрҗимә килеп керде. Балалары: «Әти!» – дип йөгереп килеп, икесе ике ботын кочаклап алды. Абый аларны, икесен ике кулына күгәреп, күкрәгенә кысты.

– Нишләп үз өеңә кайтмый торасың? Бик сагынгансың икән балаларыңны!.. – диде Тәрҗимә, ачуланмыйча гына.

– Бәй, мин үзем үскән өйдә, үз анам янында лабаса! – дип көлде Раббани абый.

Тиздән алар бүләкләрен, күчтәнәчләрен күтәреп, сөенеп-шаулашып чыгып киттеләр.

Караңгы төшкәч кенә, матаен тырылдатып, Әдрән кайтып керде. Мин, көтеп утыра торгач, йокыга китеп бара идем инде. Әдрән, авызын җәеп, минем белән килеп күреште.

 

– Әллә сыйланып кайткан инде? – дип, Зөлфия шикләнеп Әдрәнгә карады.

– Сыйлар синең анаң! – диде Әдрән.

– Ә нигә бик елмаясың?

– Абый кайтканга елмаям, – диде Әдрән коры гына. – Кая, ашарга әзерлә, ичмасам, бәйләнеп торганчы! Әллә абыйны ашатмадыгыз дамы?

– Чү, балам! Ник кычкырасың әле алай? – дип, әни тавыш бирде. – Бар да әзер. Сине генә көтеп торадырыек. – Аннары ул, бөтенләй дә безгә әйтмәгән кебек иттереп: – Катыннарыгызны икегез дә какмагыз, балалар. Катынын каккан ирнең рәхәт яшәгәнен күргәнем юк әле минем… – дип куйды.

– Бик кага башласа, мин аны абыйга гына әйтәм, – дип көлде Зөлфия. – Абый закон тәртипләрен белә. Менә кайтсын гына!..

Әдрән дә, көлеп:

– Бакчамда карачкы юк иде. Кайтса, шуның урынына куям әле мин абыеңны, – диде. – Кара кеше, әйдә карга куркытып торыр, ичмаса. Шуңа да ярамагач, нәрсәгә ул прокурор?..

Әдрән, чишенеп-юынып алгач, минем янга килеп утырды.

– Бик вакытлы кайттың әле, Сирин абый. Берсекөнгә Сабан туе бит!..

39Сыерга иркәләп әйтелә торган сүз. Бу урында: әниең.