Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Бер башымда йөз төрле уй…

 
Бер башымда йөз төрле уй:
Кайсы мөһимрәк икән?
Кайсы бик кирәк икән?
 
 
Бу сорауга йөз җавап бар:
Кайсы хата, кайсы хак?
Кайсы кара, кайсы ак?
 
 
Берүземә йөз юл, йөз дус:
Кайсы юлдан китәргә?
Кайсын юлдаш итәргә?
 
 
Бер күңелдә йөз төрле хис:
Кайсын сайлап алырга?
Кайсы белән калырга?
 
 
Ялгышырмын, адашырмын –
Барысын сынап карармын.
Йөзенчесендә булса да,
Иң дөресен,
Иң кирәген,
Иң әйбәтен
Барыбер бер
Табармын!
 

Учак монологы

 
Утны өреп сүндергәнне
Әйтмәсәгез дә беләм.
Тик… өргәнгә шәмнәр генә
Сүнәләр берәм-берәм…
 
 
Ә мин – учак!
Сүндерергә
Теләсәгез – өрегез!
Ләкин ялгышканыгызны
Аңлар өргән берегез.
 
 
Мин бит очкынланам гына,
Дөрлим генә өргәнгә.
Өрегез, өр! Миңа әле
Дөрләргә дә дөрләргә…
 
 
Мин – дуамал: кирәк чакта
Түземсез дә, түзем дә…
Ярсытмагыз! Вакыт җиткәч,
Мин сүнәрмен үзем дә.
 
 
Сезнең өрү миңа инде
Кирәк булмас ул чакта…
Тик мин сүнмим!
Сез фәкыйрьләр
Мохтаҗ әле учакка.
 

Бозлар ага яшел җәйгә таба…

 
Уяныгыз тизрәк, каеннарым!
Йокламагыз изрәп, күлләрем!
Яз кайтты бит безгә!
Каршылагыз
Туган якның тансык көннәрен…
 
 
Такташ күзләре күк
Зәп-зәңгәр күк –
Мәхәббәт һәм Яшьлек билгесе.
Зәңгәр кардан кояш челтәр бәйли,
Кызлар кызыкмалы өлгесе.
 
 
Яланнарга,
Якты аланнарга
Челтәр карлар шундый килешә.
Челтәр астындагы гөрләвекләр
Челтер-челтер килеп көлешә.
 
 
Ә адашып калган соңгы буран
Дулап ала кайчак аз гына.
Туктап бакса,
Җилләр искән кыштан –
Тирә-якта якты яз гына.
 
 
Өмет өзеп кабат дулавыннан,
Өркеп безнең Идел мартыннан,
Чабып китә буран, өерелеп,
Февраль бураннары артыннан.
 
 
Буран бөтерелгән тугайларда
Җир селкетеп тайлар тупырдар.
Ә бүгенгә монда карлар китә,
Каргаларын көтә тупыллар…
 
 
Бозлар ага яшел җәйгә таба.
Калып булмас язгы агымнан.
Яз да кайтты җиргә!
Сөенчесен
Үзем алдым туган ягымнан.
 

Син борчылма, Туган илем!

 
Күптән инде
Төн бит инде,
Бераз гына
Ял ит инде,
Туган илем!
 
 
Син борчылма –
Төнлә син ял иткән чакта
Солдатларың һәрчак уяу,
Солдатларың тора сакта!
 
 
Күптән вакыт
Ятарга да,
Ял кирәк бит
Батырга да,
Туган илем!
 
 
Син борчылма –
Төнлә син ял иткән чакта
Гашыйкларың уяу синең,
Гашыйкларың тора сакта!
 
 
Безнең алда –
Хезмәт таңы,
Бөек эшләр
Көтә тагы,
Туган илем!
 
 
Син борчылма –
Төнлә син ял иткән чакта
Шагыйрьләрең төн йокламый,
Шагыйрьләрең тора сакта!
 

Җиргә инде кырау куна килә…

 
Килеп керде җиргә
Бунтарь җанлы,
Кырыс табигатьле ноябрь…
Соңга калган соңгы аккошлар күк,
Ак болытлар оча каядыр.
 
 
Үрмәкүчләр күккә менеп бара
Кояш сызган якты эз белән.
Су буйлары,
Алма бакчалары
Бизәлгәннәр якты көз белән.
 
 
Ак каеннар «Әпипә»не бии,
Кояш төшкән бәйрәм итәргә.
Озаталар көзне!
Ә көз үзе
Уйламый да әле китәргә.
 
 
Алтынсу көз бүләк итә безгә
Көннәренең алтын җиллесен.
Өрәңгеләр,
Флагчыклар тотып,
Җилфер-җилфер көтә
Җидесен…
 
 
Җиргә инде кырау куна килә.
Яңгырлар да – яфрак, кар катыш.
Вакыт-вакыт карын җибәрсә дә,
Күренергә әле курка кыш.
 
 
Ә ноябрь беркөн яучы булып
Кавыштырыр көзне кыш белән.
Китеп барыр аннан, туган җиргә
Куанычлы яңа кыш теләп!
 

Давылдан соң

 
Тамырлар, кара тамырлар,
Кап-кара җирдән чыгып,
Диңгез җанварлары кебек
Яталар, тыпырчынып.
 
 
Ботаклар дип хис итәдер
Үзләрен алар өстә;
Хәтта яфрак ярмакчыдыр,
Кызыгып яшел төскә…
 
 
Юк… ят итәр яктылыкны,
Кояшны да талымлар
Имәннәрне ничә гасыр
Тотып торган тамырлар.
 
 
Алар бит теге дөньядан –
Караңгыдан, тирәннән.
Аларга кояш кирәкми:
Алар төнгә өйрәнгән.
 
 
Көйрәячәк, кибәчәкләр
Алар кояш утында.
Ә аннары берәр абзый
Төяп китәр утынга…
 
 
Алар инде яфрак ярмас,
Тамыр килеш калырлар.
Кара ялкын телләредәй
Ята кара тамырлар!
 

Ник дәшмисең?

 
Мин сиңа дип яшь чәчәкләр
Алып килдем учымда.
Күрәсеңме? Тере тамчы
Һәрберсенең очында.
 
 
Чыкмы соң ул, әллә яшьме?
Кыенсынма, әйт чынын.
Аера беләсең микән
Күз яшеннән таң чыгын?
 
 
Яшь тә, чык та бер үк төстә,
Охшаган бер-берсенә.
Ә тамчы балкый кояшта:
Бер кабына, бер сүнә…
 
 
Ник дәшмисең? Әллә инде
Белмисеңме яшь тәмен?
Яшь ачысын бер тапкыр да
Тоймадымы яшь тәнең?
 
 
Синең өчен әле, сылу,
Хәтта яшь тә чык бугай.
Синең әле бер тапкыр да
Елаганың юк бугай…
 
 
Бигрәк сабый шул әле син:
Чык ни дә сиңа яшь ни?
Тамчыга төбәлгәнсең дә,
Тик тамчы берни дәшми…
 

Атта сәфәр

 
Көне – шифа, өстә – кояш,
Юл буенда – игеннәр,
Янда – кәләш, энекәшләр,
Тулып пешкән киленнәр…
Элек шулай йөри идек
Сабантуйга, базарга.
Ә минем уй ат турында
Шәп бер шигырь язарга.
Арба җырын тыңлап барам –
Борынгы заман җырын.
Келтер-келтер арба җырлый,
Сагынадыр үз чорын.
Машиналар уза тора,
Чаптар да чаба гына.
Без, чаптар, ашыкмыйк инде,
Барыйк бер чама гына.
Син – узган чор машинасы.
Машиналар үтәрләр…
Алар инде киләчәккә
Сезсез генә китәрләр.
Анда инде яланнарда
Ялкынланмас ялыгыз.
Ат халкыннан Киләчәккә
Сәлам әйтеп калыгыз!
Безнең бүген бүтән максат,
Барыйк әле беркилеш.
Без бит яңа заманнарга
Юл да бирергә тиеш.
Ашыкмыйк. Әнә безгә ул
Тук башаклар бил бөгә.
Бер барып җитәрбез әле,
Минем кулда – дилбегә…
 

Ул сайрыйдыр да…

 
Зәңгәр гөмбәз. Җырчы бер кош
Биеккә күтәрелә.
Ышана ул биеклеккә
Берсүзсез үтәренә.
 
 
Ышана канатларына,
Ышана җегәренә.
Җир генә тар тоелгандыр
Моң тулы йөрәгенә.
 
 
Кояшка кунып сайрарга,
Ахры, аның исәбе.
И ашкына югарыга
Сәнгатьнең бер кисәге.
 
 
Ах, җүләр кош!
Биеклеккә
Менә лә юкка гына.
Кечерәя, ерагая,
Әнә бит – нокта гына.
 
 
Ул югары менгән саен,
Җыры да тына бара.
Болай булса, бөтенләй дә
Тынар ул тора-бара.
 
 
Тынар моңның туган җире,
Тынар җыр, тынар агач…
Ул сайрыйдыр да, ни файда,
Берәү дә тыңламагач?!
 
 
Аңлый алмыйм, җырчы кошка
Биеклек нигә кирәк?!
…Тын аланда җырчы кошны
Сагынып җилли тирәк.
 

Белмәсен Агыйделең…

Хәсән Сарьян истәлегенә


 
Елый-елый ява яңгыр:
Җаннарны кыя… кыя.
Ничә көн инде туктамый –
Коя да яңгыр коя.
 
 
Сыгылып елый сентябрь…
Елаудан нинди файда?!
Агыйдел дә үкси микән
Еракта – әллә кайда?
 
 
Яңгыр туктар. Син юкка да
Мин инде күнегермен.
Агыйделгә кайтып кына
Ничекләр күренермен?..
 
 
Әйтеп соңгы сәламеңне,
Аңа мин баш иярмен.
«Сарьян кайда калды?» диеп
Сораса, ни диярмен?!
 
 
Әйтсәм, ташмасмы Агыйдел
Акчарлаклар яшеннән?
Агыйделнең яшел җыры
Ваз кичмәсме яшелдән?
 
 
Юк, әйталмам Агыйделгә,
Әйталмам бу хәбәрне.
Ышанмас иде үзе дә,
Сөйләсәм бу хәлләрне.
 
 
Ничек инде дөрес булсын,
Хак булсын… алдый үлем!
Юк-юк, әйтмәм. Үлемеңне
Белмәсен Агыйделең.
 

Кайда сайраса да…

Мостай Кәримгә


 
Сандугач җырын тирәктә
Яки талда сузамы,
Кайда гына сайраса да,
Тиргәмәгез сез аны.
 
 
Сайламагыз аңа урын:
Үзе сайлар оясын.
Моңы йөртә сандугачны –
Аны ничек тыясың?!
 
 
Үз биләмәсе талы да,
Үзенеке тирәк тә.
Теләсә куна тирәккә,
Талда сайрый кирәктә.
 
 
Сандугач – таҗ, моңнар таҗы,
Андагы моң – мең таҗлык!
Торган саен арта гына
Сандугачка мохтаҗлык…
 
 
Сандугач сайраган җиргә
Якты моң кунып кала.
Кайда сайраса да, ул бит
Сандугач булып кала!
 

Гомер исәбе

 
Озак еллар яшәсәк тә,
Гомер озын дисәк тә,
Гомерләрнең һәр сәгате,
Һәр минуты исәптә.
 
 
Әгәр файдасыз минутлар
Гомергә чутланмаса,
Безнең гомер дигәнебез
Бик фәкыйрь кала ласа…
 

Тукай минем яшьтә үлгән…

 
Тукай минем яшьтә үлгән.
Үләсен ул алдан белгән.
Сүнгән чакта шуңа күрә
Моңлы җанын безгә бүлгән.
 
 
Күпме күңел киләчәккә,
Мәңгелеккә илтә аны…
Миндә дә бит аз булса да
Яна һаман Тукай җаны.
 
 
Төбәп карый күңелемә
Рәсеменнән япь-яшь даһи –
Минем яшь тә җиткән аңа
Даһи булыр өчен бакый!
 
 
Ә мин янам, янам, янам…
Юк әлегә башка чарам.
Кыенсына-кыенсына,
Тукай яшен узып барам.
 

Кызлар шигырь тыңлый…

 
Кызлар шигырь тыңлый.
Шигъриятне
Яратырлар икән шулхәтле:
Яраталар алар Есенинны,
Яраталар бугай Зөлфәтне…
 
 
Кызлар җырга гашыйк,
Эчтән генә
Шагыйрьләрнең гашыйк үзенә.
Шигырьләрдә –
Сөю,
Бәхет,
Газап.
Ә үзәкләр кылдай өзелә.
 
 
Онытылып шигырь тыңлаганда,
Нишләтергә белми җаннарын,
Бер үзләре генә белә кызлар
Йөрәкләре ничек янганын!
 
 
Шагыйрьгә дә,
Кызларга да язган
Мәхәббәттә газап чигергә…
Шигырендә шагыйрь алдый алмый,
Ышаныгыз, кызлар, шигырьгә.
 

Сандугач белән сөйләшү

 
Нинди кош син?
Күргәнем юк
Сайрамаган чагыңны.
Кирәк түгел – әфсенләмә,
Сихерләмә җанымны.
 
 
Өйрәт мине тылсымыңа,
Серләреңә төшендер.
Мин фәкыйрең –
Сайравыңа
Иң гашыйк бер кешеңдер.
 
 
Булсын иде миндә синең
Моңыңның нуры гына…
Әллә сине куйыйм микән
Йөрәгем урынына?
 
 
Сандугач йөрәкле ул, дип
Йөрерләр иде аннан.
Ул чагында, бәлки, мин дә
Сандугач булмый калмам.
 
 
Мин дә сайрыйм, сайрыйм кунып
Халкымның күңеленә.
Юк, ышанмыйм,
Ышанмыйм мин
Сандугач түгелемә.
 

Тилгән, тилгән…

 
Тилгән, тилгән,
Бәбкә алырга килгән.
Бер аягы камырдан,
Бер аягы тимердән.
Көш-ш-ш, көш-ш-ш…
 

 
Безнең авыл малайлары
Белми бу такмазаны.
Күптән оныткан әбиләр
Тилгән дигән казаны.
 
 
Тиргәсәләр дә тилгәнне
Бәбкәләрен типкәнгә,
Алар да сөенми хәзер
Бездән тилгән киткәнгә.
 
 
Хәтерләми Хөҗҗәт карт та
Кайчан тилгән күргәнен;
Сөйли бары кайчандыр бер
Тилгән атып кергәнен.
 
 
Тилгән килсә, хәтта ул да
Мылтыгына үрелми,
Бер сокланып карар иде,
Тилгән генә күренми.
 
 
Бәбкәләр дә батыр хәзер –
Тилгән килеп бәйләнми;
Биеклеген раслап күкнең
Өстә тилгән әйләнми.
 
 
Әллә авыл тилгәннәре
Күз алдына килгәнгә,
Биектәге болыт кына
Охшап куя тилгәнгә.
 

Актаныш аэропорты

 
Туган җиргә кайтсам-китсәм,
Юлым – Актаныш аша.
Шуңа микән, кайткан саен,
Җаным актанышлаша.
Актанышча сөйләшәм мин,
Актанышча яратам;
Җиргә булган мәхәббәтне
Актанышта яңартам.
Мин ямь-яшел аэропортка
Акчарлак булып кунам,
Мин ул чакта Сөнгә гашыйк
Акчарлак кебек булам.
Ә Илешне – туган җирне –
Сөн генә бүлеп тора.
Сөн – сердәшем. Ул үзе дә
Мин диеп үлеп тора.
Ике арада ятмыйм дип
Саега, кими, кибә.
Сөнне кичәр өчен хәзер
Кирәкми инде көймә.
Яланаяк кичәм Сөнне –
Көтәләрдер Илештә.
Тик мин инде туган җирдә
Актанышта килеш тә…
Актаныш аэропортыннан
Күтәрелгән егет мин.
Шуңа күрә Актанышның
Үзенеке кебек мин.
Яшьтән үк таныш Актаныш!
Син таныш җырга тартым.
Кайтам, китәм – исән булсын
Ямь-яшел аэропортың!
 

Агыйделдә

 
Агыйделдән ак пароход
Кайтып китте Казанына.
Ә мин кайтмыйм, кайтмыйм әле,
Калам әле азга гына.
 
 
Бүген якты Агыйделнең
Патшасы да, колы да мин.
Бүген бәхет минем кулда,
Бүген бәхет кулында мин.
 
 
Белмим, печән исеннәнме,
Белмим, сөю хисеннәнме? –
Рәхәт итеп исергәнмен,
Изрәп китеп исергәнмен.
 
 
Яшь таллар да, минем кебек,
Мәхәббәттән исергәндер.
Бәхетлеләр. Алар монда
Ул хисне күп кичергәндер…
 
 
Сүнә калса, хисләреңне
Агыйделдә яңарт икән.
Бөек гашыйк булыйм дисәң,
Агыйделдә ярат икән!
 
 
Сөюдән шашкан йолдызлар
Монда күпме ташлангандыр!
Мәхәббәт дигәннәре дә
Агыйделдән башлангандыр.
 
 
Шушы төнем кабатланса,
Мин бәхеттән үләр идем.
Миннән соңгы гашыйкларга
Шушы төнне теләр идем.
 
 
Ә җанымда ялкынланып
И дөрли җыр,
И яна җыр…
Ул – Агыйдел турындагы
Иң соңгы җыр,
Иң яңа җыр!
 

Бураннарым белән барам

 
Ак урамнар буйлап киләм
Ак бураннар эченнән.
Гомеремдә әнә шулай
Күпме буран кичелгән.
 
 
Күңел булмый – бураннарга
Чыгып бер бәйләнмәсәм.
Җанда – буран. Ярый инде
Буранга әйләнмәсәм.
 
 
Бураннарга буйсынам мин…
Буйсындыра да алам.
Торган саен якыная
Бураннар белән арам.
 
 
Кышның утлы бураннары
Ярсып уйный канымда.
Кызу канлы бураннарны
Тыялмый бер канун да…
 
 
Бик риза мин язмышыма
Бураннар язганына.
Ак бураннар белән барам
Мин якты язларыма.
 

Сөн буе талсыз булалмый

 
Сөн буе талсыз булалмый,
Сөн нишләсен талларсыз?
Талларга гашыйк булсагыз,
Үзегез дә аңларсыз.
 
 
Нечкә билле талсылулар
Яшь кенә, япь-яшь кенә.
Сөн суында уйнап үскән
Кызларга яшьтәш кенә.
 
 
Таллар да картаймый икән,
Картая белми икән.
Алар хәтта үлгәндә дә
Картаеп үлми икән.
 
 
Таллар япь-яшь…
Соң мин дә бит
Сөн буеның бер талы.
Таллар белән бергәләшеп
Үсәр идем бер тагы.
 
 
Таллардан көнләшәм дә бит,
Көнләшү беләнмени?!
Яшәрә аламмыни мин,
Яшәрә беләммени?!
 
 
Яшьлегем кала талларга! –
Бу – аларга әманәт.
Ярый әле таллар гел яшь,
Мин шуңа да канәгать.
 

Шундый минем туган ягым

 
Ак чәчәкләр чыңлап тора,
Җырлап тора әйләнәдә.
Ак каеннар сылу-сылу
Яшь кызларга әйләнә дә
 
 
Җыйнаулашып, тезелешеп
Төшеп китә Сөн буена,
Яп-ялангач калып кына
Су керергә төн буена.
 
 
Ә малайлар шундый монда:
Хикмәт кенә уйлап йөри,
Япь-яшь кенә яшеннәрне
Камчы итеп уйнап йөри.
 
 
Шул камчыны шаяртып бер
Шартлатсалар болгый-болгый,
Баш очында утлар уйный,
Күкләр күкри ургый-ургый…
 
 
Тайлар монда бер урында
Чыдый алмый биеп тора.
Ә басулар шундый биек –
Офыкка ук тиеп тора…
 
 
Менә шундый инде минем
Туган җирем, туган ягым.
Мин төзәлә алмам, ахры –
Мактанылды менә тагын!
 

Сөн дулкыны

 
Яраттым диңгез һавасын,
Ул дулкынын, ул комын…
Шул дулкыннар арасында
Таныдым Сөн дулкынын.
 
 
Таныдым. Ул үзе килеп
Сыенды аягыма.
Язмыш инде дулкынны да
Ташламый кая гына!..
 
 
Тулды күңел.
Сиздермәдем,
Яшь килсә дә күзләрдән.
«Әй дулкыным, кыяфәтең
Ник бу кадәр үзгәргән?
 
 
Хәтта төсең, тәмең, гамең
Түгел бугай элекке.
Син, дулкыным, монда инде
Булалмассың Сөннеке».
 
 
Дәшмәде дулкын. Яңадан
Диңгезенә күмелде.
Китте дулкын…
Китте тып-тын…
Аңламады күңелне.
 
 
Ә диңгез зур!
Сөн дулкыны
Югалды, тынды анда.
Тик тозы калды ирендә,
Ачысы калды җанда.
 

Сөюдән башка гына

 
Мәхәббәттән аерылу
Авырдыр башта гына.
Бу җирдән китәрмен, ахры,
Сөюдән башка гына.
 
 
Сөюемнән артыр җирдә
Бераз гына җылы, нур.
Аз булса да яктырыр җир,
Аз булса да җылыныр…
 
 
Ул чакта да минем кебек
Сөючеләр табылыр.
Мең елдан соң берәрсендә
Минем сөю кабыныр.
 
 
Минем кебек яшь бер егет
Нәкъ минемчә яратыр,
Синең кебек яшь бер кызны
Ул үзенә каратыр.
 
 
Минем кебек сөйсә әгәр,
Үкенмәс ул, үкенмәс.
Дөрес, сөю юлларыннан
Җиңел генә үтелмәс.
Ә шулай да үкенмәс…
 
 
Сөюсез китү авырдыр.
Шулай да килеш, күңел!
Мәхәббәт калырга тиеш,
Үләргә тиеш түгел!
Түгел!
 

Каеннарны сагынсам…

 
Кайгысыз димә каенны!
Ак моң – каен канында.
Безнеке күк булмаса да,
Җаны бар бит аның да.
 
 
Каенның куанычы да,
Кайгысы да ак аның:
Күпме күрдем ак сын буйлап
Ак күз яше акканын.
 
 
Каенның син җәй дә, кыш та
Аклыгына карама:
Җаны кара затлар гына
Кайгылардан карала.
 
 
Ә каен бервакытта да
Югалтмас ул аклыгын.
Туган җиргә мирас итәр
Нурларының актыгын.
 
 
Яктырып китә күңелләр,
Каеннарга сарылсам…
Каен булып елый башлыйм,
Каеннарыны сагынсам.
 

Нинди кунак ди мин…

 
Мин торуга бар да эштә була,
Җыелалар бар да кич кенә.
Рәхәтләнеп ял ит, булдыралсаң…
Ә мин күнегалмыйм һич кенә.
 
 
Каеннарны карап йөргән булам,
Эрмитажны карап йөргәндәй,
Туган якның Шишкин пейзажларын
Беренче кат кайтып күргәндәй.
 
 
Алтын балык килеп капмасмы дип,
Ташбаш тотам, ташбаш кыздырам.
Ялның бөтен кагыйдәсен үтим –
Табигатьтә гомер туздырам…
 
 
Ә басуга мине ияртмиләр,
Болынга да мине алмыйлар.
Кунак, диләр. Туган авылымда
Нинди кунак ди мин. Алдыйлар!
 
 
Әйтерсең лә печән чапмаган мин,
Әйтерсең лә кибән куймаган,
Мин үземне кибән түбәсендә
Күктә итеп гүя тоймаган.
 
 
Әле минем очлап куясым бар
Яшьлегемнең яшел кибәнен.
Кибәннең дә менә дигәнен –
Йолдызларга, Айга тигәнен…
 
 
Һич югында, ярдәм сорамыйлар,
Сорамыйлар акыл-киңәш тә.
Әллә инде бераз кимсетәләр,
Башкалада яши дигәч тә.
 
 
Алай дисәң, безгә генә бит ул…
Алар өчен нәрсә башкала?
Биредәге проблемалар хәзер
Хәл ителә миннән башка да.
 
 
Ә мин балык тотам, җиләк җыям…
Ярый әле йөрәк түземле.
Авыр икән туган авылыңда
Кунак итеп тою үзеңне.
 

Җитәрме?..

 
Кояш берәү булса да,
Әллә күпме нурлары!
Эчәр өчен туйганчы
Җитәр безгә шулары.
 
 
Күңел берәү булса да,
Әллә күпме җырлары!
Җырлар өчен туйганчы
Җитәр микән шулары?
 
 
Җирем берәү булса да,
Әллә күпме юллары!
Йөрер өчен туйганчы
Җитәр безгә шулары.
 
 
Гомер берәү булса да,
Әллә күпме еллары!
Яшәр өчен туйганчы
Җитәр микән шулары?
 

«Әй, егет, – дип дәштем…»

 
– Әй, егет, – дип дәштем.
Әйләнеп карады
Бер малай.
 
 
– Әй, егет, – дип дәштем.
Әйләнеп карады
Бер агай.
 
 
– Әй, егет, – дип дәштем.
Ә егет игътибар
Итмәде.
 
 
Исе дә китмәде.
Көтмәде…
 

Мәхәббәттә кануннар юк

 
Мәхәббәттә кануннар юк.
«Ярат мине» диялмыйм.
Мәхәббәттә горур шул мин,
Башны түбән иялмыйм.
 
 
Йөрәк кенә әрни, әрни…
Авыр сине югалту.
Авыр сөюдә алдану,
Нигә инде юату?!
 
 
Белеп торам: бу әрнүләр
Барыбер бер китәчәк,
Сине Ләйлә итмәсә дә,
Мине Мәҗнүн итәчәк!
 
 
Мәхәббәттә кануннар юк.
Тик менә хәзергесе…
Шулай да буласы килә
Кемнеңдер кадерлесе.
 

Дуска җавап

Рәдиф Гаташка

 

 
Үпкәләгән хатың килгән.
Үпкәләргә бармы хакың?
Давыл тулы, ярсу тулы,
Бәхәс тулы синең хатың.
 
 
Без икебез ике кеше –
Үзебезчә сөенәбез,
Үзебезчә яратабыз,
Үзебезчә сөеләбез.
 
 
Алиһәләр, белмим, бәлки,
Безгә илһам өстиләрдер?
Ә шулай да үзгә бугай
Безнең сөю стильләре.
 
 
Мин тын аккан елга кебек.
Язгы Идел – синең күңел.
Мин сыям үз ярларыма,
Ә син менә андый түгел.
 
 
Ташыйсың син, түгеләсең –
Бер дә тынып тормас идең.
Ә бит күпме ташыса да,
Ярларына кайта Идел.
 

Испан шагыйре Федерико Гарсиа Лорканы үтергән пуля монологы

 
Ләгънәт төшсен
Шушы көчем өчен! –
Мин үтердем япь-яшь Лорканы.
Нәкъ шул таңда
Аталмыйча калды
Андалузиянең ал таңы.
Таң нурына әверелде бары
Яраланган җырның ал каны.
Ләгънәт төшсен
Көчсезлегем өчен! –
Саклап калалмадым Лорканы.
Мин бер диңгез күз яшенә торам,
Мең бәхетне юкка чыгарам,
Мең күңелне җәрәхәтли алам,
Мең йөрәкне тишеп чыгалам.
Мең кара моң,
Мең кайгы мин җирдә,
Үзем исә – гади бер кургаш.
Үтерегез мине! –
Атылмыйча
Калалмадым,
Инде бер коргач…
Төшсен миңа, төшсен
Үтерелгән,
Тумый калган җырлар каргышы,
Дөньяның бер нәни кургашы мин, –
Кешелекнең зур бер ялгышы.
Моннан ары пуля булалмыйм мин…
Ничек булыйм шатлык калканы?!
Бу җинаять минем гаепмени?!
Мин үтердеммени Лорканы?!
 

Иртәнге пейзаж

 
Йолдызлар төрле бизәкле,
Йолдызлар төрле төстә.
Зәңгәрлеккә әверелеп,
Йолдызлар эри өстә.
 
 
Туган якның якты таңы
Тагын канат кагына.
Үлән саен, яфрак саен
Таң чыклары кабына.
 
 
Таң чыклары – йолдызларның
Җирдәге дәвамнары.
Кыска гомерле йолдызлар…
Берәү генә таңнары.
 
 
Таң җилләре таң чыкларын
Өрә-өрә сүндерә.
Тамчыдай йолдызчыкларны
Җир үзенә сеңдерә.
 
 
Йолдыз булып шытар алар,
Йолдыз явар тагын да.
Йолдыз шәраблары тагын
Ташып торыр табында.
 

Теләсәң…

 
Теләсәң, шаулап була,
Исемнәр яулап була,
Урыннар даулап була…
 
 
Ә бит шаулап караганнар:
Үзләре дә калмаган,
Сүзләре дә калмаган,
Эзләре дә калмаган…
 
 
Шаулаулар кыска гомерле –
Шау-шулар кимеп торган.
Алар шаулашкан арада,
Дан дәгъва итми генә,
Дәрәҗә көтми генә,
Шауламый-нитми генә
Бөекләр килеп торган…
 
 
Замана дивана түгел,
Барсын да аңлый заман.
Шау-шуларга ышанырга
Узган шул андый заман.
 
 
Теләгәннәр шауласыннар,
Дауласыннар,
Яуласыннар…
 

Сөенсеннәр әле каеннар

 
Сүнгән инде без кабызган учак –
Эзләп таптым теге аланны.
Күңелләре тулган каеннарның,
Үпкәләттек бугай аларны.
 
 
Күренергә оят күзләренә –
Вәгъдәсез без алар алдында…
Бушап калган,
Төссезләнеп калган
Кайчан гына әле ал дөнья.
 
 
Әй бу аерылу!
Соң ансыз да
Бу дөньяда күпме ваем бар…
Кайтыйк инде мәхәббәтебезгә,
Сөенсеннәр әле каеннар!
 

Сизми калганбыз…

 
Язгы сулар белән ярсыганбыз,
Йөрәкләрне утка салганбыз.
Яз иде бит кичә…
Бүген исә
Җәйләр җиткән – сизми калганбыз.
 
 
Күкрәкләрдә гөрләвекләр тынган.
Яшьлек өчен шундый янганбыз:
Яшьлек ерак калган,
Әйтми-нитми
Китеп барган – сизми калганбыз.
 
 
Бу дөньяда
Без тамчылар гына,
Бер файдасыз җиргә таммабыз.
Дөрләмичә генә янмабыз без.
Гомер үтәр – сизми калмабыз.
 
 
Гомер үтәр – сизми калмабыз,
Тик берни дә эшли алмабыз.
 

Мәрсия

Венера Хафизова истәлегенә

 

 
Сиңа әле ул чагында
Уналты да тулмагандыр,
Миңа кадәр бер егет тә
Сиңа гашыйк булмагандыр.
 
 
Синең кебек кызлар булмас,
Булсалар да әздер, дидем.
Мин ул чакта синең өчен
Үләргә дә әзер идем.
 
 
Әмма ләкин минем өчен
Ләйлә була алмадың син.
Ләйлә була алмасыңны,
Ахры, баштук аңладың син.
 
 
Әллә шуңа, киткән чакта
Иң элек син башлап киттең.
Ә мин, җүләр, көткән булдым,
Син гомергә ташлап киттең…
 
 
Гомеремдә бер тапкыр да
Мин бит сине үбәлмәдем.
Кичер мине – өлгермәдем,
Синең өчен үләлмәдем…
 
 
Нигә бу җыр? Ул барыбер
Сиңа барып җитмәячәк.
Аны беркем көтмәячәк,
Күңелдән дә китмәячәк!
 

Аерма мине моңнан!

 
Туган җирем!
Синең җылың
Кирәк бит миңа – аңлыйм.
Мин дә бит каен шикелле –
Һәр җирдә үсә алмыйм.
 
 
Үзем җүләр!
Сине ташлап
Китмәскә кирәк булган.
Ул чакта әле, күрәсең,
Миндә таш йөрәк булган.
 
 
Каһәрлим, тиргим, кичермим
Синнән киткән чагымны.
Шул кирәк миңа, шул кирәк –
Елат, сызлат җанымны!
 
 
Гарьлек түгел – әрнет мине,
Сызлауларга карама.
Төзәлмәсен – газаплап тор,
Тоз сибеп тор ярама!
 
 
Синдә – җырым, синдә – моңым:
Аерма мине моңнан.
Җибәрмә мине, туган җир,
Җибәрмә мине моннан!
 
 
Туган җирем!
Өр-яңадан
Гашыйк булдым сиңа мин.
Сызландыр, зинһар, сагындыр –
Шәфкатьле бул син.
Амин!
 

Сагындыра һаман
(Шаяру)

 
Башкорт даласына кунак булып
Ерак юлдан килгәч көнозын,
Башкорт кызы тустаганга салып
Сузды миңа башкорт кымызын.
 
 
Җиңеләеп калды бөтен тәнем,
Бар теләккә гүя ирештем.
Әллә кымыз шундый шифа инде,
Әллә кызның кулы килеште.
 
 
Башкорт далалары тылсым икән:
Үзе моңлы,
Үзе тымызык.
Сагындыра һаман шул даланың
Әллә кызы,
Әллә кымызы…
 

Тургай

Наҗар Нәҗмигә


 
Җир белән күк арасында
Талпына гашыйк тургай.
«Икесенең берсен сайла,
Алданма, ашык, тургай!
 
 
Йолдызга да меналмыйча,
Гөлгә дә куналмыйча,
Мәхәббәттән кала күрмә,
Кайсына булалмыйча…»
 
 
Ишетми… Нишләсен тургай:
Күк чакыра, җир тарта.
Гашыйк җанда торган саен,
Моң ургыла, җыр арта.
 
 
Җыр хакына, моң хакына
Онытып янасың да,
Сайрый, сайрый, сайрый тургай
Ике ут арасында.
 
 
Гомерлеккә сайлаганмы
Күк белән җир арасын?
Тургай җанын кем аңламый,
Тургай булып карасын!
 

Әбиләр чуагы

 
Буталдым ла…
Күз алдымда
Җәй һәм көз
Чуалды.
Нинди тылсымлы
Мизгел бу
Әбиләр чуагы?
 
 
Ни хикмәт,
Хәтта кояш та
Күз алмый
Кызлардан.
Оялып чибәр
Кызлардан,
Чаганнар
Кызарган.
 
 
Көз диеп тормый
Күңел дә –
Кызлар
Күзли
Күзләр.
Еракта әле,
Еракта
Үзебезнең
Көзләр…
 

Пират исемле эткә

 
Нихәл, брат?!
Ахирәтем Пират,
Өрүеңне үлеп сагындым.
Үзең дә бит әнә зарыккансың,
Аягыма килеп сарылдың.
 
 
Без бит дуслар,
Бик күптәнге дуслар.
Сезнең халык тугры дуслыкка.
Әмма күпләр никтер аңламыйлар,
Рәнҗетәләр сезне һич юкка.
 
 
Ә мин, Пират, усаллардан бер дә
Сүз әйттермәм сиңа, яклармын.
Юньсезләргә «Эттән туган!» диеп,
Яманлыкны сиңа якмамын.
 
 
Барсы турында да синең белән
Сөйләшәсе иде бер, Пират!
Борыныңны салындырма әле,
Ни дисәң дә,
Син дә бит ир-ат!
Эх, брат!