Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Ерактагы кояш

 
Син беләсең микән, безнең сөю
Башкаларныкыннан татлырак.
Юкка гына әйтмәгәннәр икән:
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
 
 
Нишләргә дә белмәгәндә кайчак,
Йөргән чакта ялгыз аптырап,
Мин үземне ышандыра башлыйм:
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
 
 
Очар идем кайнар кочагыңа,
Син яшәгән якты як ерак.
Булсын, әйдә, булсын! Ә шулай да
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
 
 
Безнең кебек беркем яраталмый –
Мәхәббәткә без бит хаклырак.
Торган саен ныграк аңлый барам:
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
 

Шулай шул

 
Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай – шул.
Тик үзебез генә менә
Үзгәргәнбез бугай шул.
Шулай шул,
Шулай шул…
 
 
Без үзебез үзгәрсәк тә,
Кырда шул ук тургай шул.
Әле дә бер-беребезне
Яратабыз бугай шул.
Шулай шул,
Шулай шул…
 
 
Һавада – икәү сокланган
Шул йолдызлар, шул ай шул.
Андый кичләр, андый хисләр
Онытылмый бугай шул.
Шулай шул,
Шулай шул…
 

Әрем исе, әрем тәме…

 
Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме
Элек йөргән урыннарда.
 
 
Эзләп кайтам әремнәрне –
Чыкмый гына исләремнән.
Исни-исни исерәм дә
Исәрләнәм исләреннән.
 
 
Шул әремнәр исе тула
Сагыш дигән яраларга.
Яннарымда юк берәү дә
Яралардан араларга.
 
 
Язмышларның бар ачысы
Әллә инде әремдәме?
Әллә инде мин үзем дә
Шул әремнәр хәлендәме?
 
 
Язмышлар да ачы икән,
Ачы икән әрем төсле.
Өзмим әле әремнәрне,
Өзәр идем – әрәм төсле.
 
 
Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме.
Мине генә әрнетәме
Әрем исе, әрем тәме?!
 
 
Әрем хисе…
Әрем гаме…
 

Өч җыр

 
Кайтам туган якларыма –
Һаман шул мәгърур килеш.
Туган җирдә өч горурлык –
Агыйдел! Урал! Илеш!
 
 
Булса булыр икән җирдә
Могҗизаларга тиң эш.
Шул могҗизаның өчесе –
Агыйдел! Урал! Илеш!
 
 
Бу якларга кем килсә дә
Гашыйк була – бу ни эш?
Туган җирнең өч гүзәле –
Агыйдел! Урал! Илеш!
 
 
Җырларны булмый туктатып,
Җыр яңгырарга тиеш!
Туган җиремнең өч җыры –
Агыйдел! Урал! Илеш!
 

Алтын алма

 
Сине генә яратырмын, дидең,
Иң бәхетле кеше иттерсәң,
Әгәр миңа оҗмах бакчасыннан
Алтын алма өзеп китерсәң.
Яратыласым бик килә иде,
Башка чара миңа калмады:
Ничек итсәм иттем, ләкин табып
Китердем ул алтын алманы.
Һәм яраттың мине. Ә алмасы
Әй тәмле дә, ал да иде ул –
Үзегезнең алма бакчасыннан
Урлап чыккан алма иде ул…
 

Талбишек

 
Бездә бишек әллә ничек –
Талдан, җырдан үрелә.
Җырлы бишек, җылы бишек
Эленә өй түренә.
 
 
Җырлый бишек, елый бишек!
Җырлый-елый моңлана –
Әллә бишек, әллә инде
Бишектә яткан бала?!
 
 
Бишеге дә үрелгән шул
Сөндә үскән таллардан –
Җырчы таллар, елак таллар…
Моңнар тама алардан.
 
 
Ул талларга ал таңнарда
Сандугачлар кунгандыр.
Кунып кына калмагандыр,
Оя корган булгандыр.
 
 
Сеңгәндер ул талбишеккә
Әнкәмнең моңнары да.
Шулайдыр шул, талбишекнең
Юк шуңа тынганы да.
 
 
И тирбәлә өй түрендә
Талбишек талгын гына…
Үрсәгез бишек, алыгыз
Безнең як талын гына.
 
 
Бишек ничек җырламасын,
Сөн талларыннан үр дә!
Талбишектә үстем мин дә –
Сизелмимени бер дә?!
 

Агыйдел кызы

 
Син Агыйдел кызы инде,
Агыйдел – табынганың.
Төштә күрдем иңнәреңә
Дулкыннар кагылганын.
 
 
Агыйделдә коенасың,
Чыланмасын толымың.
Көлүең чыңы – ярларда,
Ник күзләрең тулы моң?
 
 
Сокланып карап торасың
Дулкыннар уйнаганга.
Төшләремә керәсеңдер
Гел сине уйлаганга.
 
 
Сиңа талпына сөюем,
Кайдан алыйм түземне?!
Агыйдел минем өчен дә
Иркәләсен үзеңне.
 
 
Агыйделдә коенасың,
Чыланмасын толымың.
Көлүең чыңы – ярларда,
Ник күзләрең тулы моң?
 

Яшьлегем-шигырьләрем

Икәү

 
Без бербөтен – ярымшарлар,
Бер кошка – ике канат.
Җитәкләшеп йөгерәбез,
Кояшлы үргә карап.
 
 
Бәхет булып берәм-берәм
Йолдызлар кабыналар.
Безнең сөюне дәлилләп,
Аккошлар кагыналар.
 
 
Тормыш үзе бәхет кебек,
Кайгылар юк та сыман.
Икәүләп кереп барабыз
Бәхетебез тупсасыннан.
 

Ах, гафу ит!..

 
Тәрәзәдән көзге белән
Шаярткан кыз син идеңме?
Шаяртып кына, артымнан
Кар аткан кыз син идеңме?
Түгелмени?
Ах, гафу ит…
 
 
Урамнан үткәндә, өскә
Су сипкән кыз син идең бит.
Нарасый күңел дөньямны
Ут иткән кыз син идең бит.
Түгелмени?
Ах, гафу ит…
 
 
Күктәге ак йолдызларны
Яраткан кыз син түгелме?
Садәлегең белән мине
Караткан кыз син түгелме?
Шулаймыни?
Ах, гафу ит…
 

Төнге урамда

К-га


 
Төнге урам.
Учларыңа
Ак кар ява.
Акрын гына,
Тып-тын гына,
Вак кар ява.
 
 
Тәрәзәләр бездән микән
Оялалар:
Кинәт кенә йә сүнәләр,
Йә яналар.
 
 
Артыбызда ап-ак булып
Эзләр кала.
Безгә елмаеп караган
Йөзләр кала.
«Нинди бәхетле пар!» дигән
Сүзләр кала.
 
 
Алда тормыш,
Алда шатлык
Әллә күпме…
Йолдызларның берсе әнә
Җирне үпте!
 

Тәүге кар

 
Тышта – зәңгәр кар яктысы.
Чагыла күзләрем.
Карлар бии.
Яшь кызларга
Охшатам үзләрен.
 
 
Иреннәреңә кунарга
Кызыгып ява кар.
Керфегеңдә,
Чәчләреңдә –
Җылы кар,
Яңа кар.
 
 
Әллә соң кызлар урамга
Чәчкәнме чулпылар?
Бер-берсенә орынсалар,
Валлаһи, чылтырар
Көмештәй чулпылар.
 
 
…Беренче карлар юк инде –
Күптәннән күмелгән.
Аклыгы беләнме,
Сафлыгы беләнме
Китмәгән күңелдән.
 

Кызлар елый

 
Кызлар елый.
Якыннары,
Яудан кайтмый,
Ятып калса еракларда,
Соңгы куанычы булган
Мәхәббәтен югалтканда,
Үкси-үкси кызлар елый.
 
 
Сагынса да, кызлар елый,
Күңеленә моңнар күче
Сарылса да, кызлар елый,
«Зөлхиҗә»не җырлый-җырлый.
 
 
Кызлар күңеле бәхет көтә,
Бәхеткә дип төшләр юрый.
Бәхет булып сөю килсә,
Сөенечтән кызлар елый.
 
 
Әллә чынлап,
Әллә юри,
Көлә-көлә,
Кызлар елый.
 

Син!..

 
Кайгыммы син, бәхетемме?
Бәлки, хатам, ялгышым?
Ни булса да булган инде,
Синдә – бөтен язмышым.
 
 
Беләм йөрәкләрнең бергә
Типкәнен, тибәчәген.
Бердәнбер үткәнем бит син,
Бердәнбер киләчәгем!
 

Әткәм алмагачлары

 
Бакчабызда шаулап үскән
Алмагачлар – әткәм төсе.
Алар мине якын итеп
Елмаялар, әткәм төсле.
 
 
Алмагачлар бик зур инде,
Ә мин һаман бала кебек.
Бакчабызга килеп керсәм,
Әткәм каршы ала кебек.
 

Көз инде

 
Көз инде.
Көзге чәчәкләр
Чыкларда коена.
Алтын яфраклар әйтерсең
Кояштан коела.
 
 
Һавада –
Китеп баручы
Торналар тавышы.
Шул торналарга кушылды
Йөрәгем кагышы.
 
 
Күңелләрдә
Гел яз да бит,
Ә җирдә көз инде.
Юксынулар үтәр лә ул,
Йөрәгем, түз инде.
 
 
Хәер, нигә юксынырга,
Көзе дә үз инде –
Түз инде!
 

Апрель

 
Апрель.
Урамда –
Гашыйклар.
Бәхетлеләр,
Бар да пардан.
Ә үзләрен
Ак кар сарган.
Яз исләре
Аңкый кардан.
 
 
Явып калыйм
Дигән кебек,
Тәңкә-тәңкә
Апрель кары
Төшә җиргә,
Сизәдер ул
Явалмасын
Моннан ары.
Ява һаман
Апрельнең
Сулы кары,
Соңгы кары…
 
 
Сабыйлар
Күңелемени,
Ап-ак кына
Җирнең өсте.
Апрель кары
Ява тышта.
Кыш та төсле,
Яз да төсле…
 

Алдагансың…

 
Мин – синеке!
Шулай дия идең,
Син кайчандыр бары
Мине сөя идең.
Минем өчен
Көлә иде
Кояшлы күк.
Зәңгәр күзең,
Көлүләрең,
Үбүләрең,
Минем өчен
Хәтта үзең,
«Сөям» сүзең…
Әйткәннәрең
Дөрес кебек иде,
Тик сөюең миңа
Булмаган…
Ә шулай да
Әле күзләреңнең
Зәңгәрлеге һаман
Уңмаган.
 

Сәер йөрәк

 
Күпләр чиртте йөрәк кылын –
Көй чыгара
Алмадылар.
Азак уйный алмасларын
Үзләре үк
Аңладылар.
 
 
Ул кылда уйнау өчен бит
Паганини
Булу кирәк!
Ә андыйлар ятмый тулып,
Аны уйнар
Куллар сирәк.
 
 
«Яратам!» дисең.
Аны бит
Теләсә кем
Әйтә ала.
Йөрәгемдә бер генә кыл –
Уйный алсаң
Уйнап кара!
 

Казан төне

 
Нинди гаҗәеп
Дөнья бу!
Юк, төш түгел,
Өн бу, өн бу.
Кочагымда –
Казан төне…
Әллә нинди
Үзгә төн бу.
Бу утлар –
Төсле музыка.
Төннәр буе
Сөеп тыңла!
Казан чумган
Дәртле моңга.
Парлар үтә…
Гашыйклар да
Бәхетлерәк
Бугай монда.
Йолдызлар да
Кайнаррак,
Бүген хәтта
Ае бөтен.
Көндез сизеп
Булмый торган
Матурлыкны
Җыйган бу төн…
 

Ярый әле

 
«Сине генә сөям!» дидең,
Күзең алмый күзләремнән.
Йөрәк артык беркатлы шул –
Тиз ышанды сүзләреңә,
И чибәр кыз!
 
 
Ә беркөнне,
Сүнмәсен дип,
Йөрәгемне яндырдың да
Китеп бардың,
Моңсу көзне
Берүземә калдырдың да,
И чибәр кыз!
 
 
Көзләр үтте.
Инде мине
Икенче кыз бәхетле итте.
Ул бәхетне тапмас идем –
Ярый әле ташлап киттең,
И чибәр кыз!
 

Сагыну

 
Мин һәрчак сагындым сине –
Таңнарымда, кичемдә.
Бер мизгелгә аерылгач
Сагынуым исемдә…
 
 
Хәзер шуларны уйлыйм да
Үткәннәргә сарылам.
Синең өчен янып йөргән
Көннәремне сагынам.
 

Соң инде

 
Юкка гына ничә мәртәбәләр
Онытырга сине тырыштым.
Әллә инде алдан билгеләнгән
Язмышлары бармы тормышның?
 
 
Тырыштым, тик сиңа табынуым
Ник, ичмасам, бераз суынсын?!
Хыялымда һаман синең сурәт,
Күз алдымда һаман синең сын.
 
 
Төшләремдә өздем бакчагызның
Кояш сеңгән алтын алмасын.
Ә йөрәгем күптән сизгән иде
Синнән башка яши алмасын.
 
 
И акыллым! Гомер буе җанга
Якын булып калырсың инде.
Оныталмыйм! Бәхетемә каршы,
Онытырга сине соң инде!
 

Сөн буена чакыру

 
Әйдә безгә – Сөн буена
Кунакка барасыңмы?
Ак чәчәкләр өзеп бирсәм,
Түшеңә кадарсыңмы?
 
 
Сөн буеның бөрлегәнен
Авыз итеп карарсың.
Су кергәндә, Сөнгә карап,
Чәчләреңне тарарсың.
 
 
Кичләрен Сөнгә җыелган
Йолдызларны күрерсең.
Аланнардан чәчәк җыеп,
Такыялар үрерсең.
 
 
Әйдә безгә – Сөн буена
Кунакка барасыңмы?
Тик онытма Сөн буенда
Гомергә каласыңны!
 

Бәлки…

 
Ялгызлыктан кемнәр йолып калыр?
Сагынудан кемнәр аралар?
Сагышларга якынайган саен,
Ерагая бара аралар.
 
 
Поезд – мәрхәмәтсез. Поездлар ул
Аңлыймыни гашыйк күңелен?!
Ә син балкыдың да бәхет төсле
Ак перронга кереп күмелдең…
 
 
Үзгәртерме еллар, ераклыклар?
Бүгенгедән үзгә булсак та,
Мин аңлармын сине. Бәлки, син дә
Кичерерсең мине ул чакта.
 
 
Элеккечә, бәлки, янармын мин,
Элеккечә, бәлки, яналмам?!
Сиңа алып килгән яшел поезд
Алып китте мине яңадан.
 

«Бер киткәчтен, инде сиңа…»

 
Бер киткәчтен, инде сиңа
Кабат кайтмам
Дигән идем.
Түзәлмәдем – кайттым да мин
Алларыңа
Башым идем…
 
 
Бу минутта син – көчле зат!
Калаласың,
Китәләсең.
Мине мәңге бәхетле дә,
Бәхетсез дә
Итәләсең…
 

«Син тылсымлы дөнья бугай…»

 
Син тылсымлы дөнья бугай,
Кул тимәгән серле җисем.
Аңлый алмыйм серләреңне,
Син дә миңа шулай дисең.
 
 
Соң, алайса, икәүләшеп
Шул серләрне табыйк әле.
Юк…
Әлегә бер-беребезгә
Серләр булып калыйк әле.
Серләр булып карыйк әле!
 

Кызык кыз

 
Син – кызык кыз…
Сөйләшкәндә
Кызара ал яңакларың…
Гаҗәп кебек моңа кадәр
Берәүне дә яратмавың.
 
 
Син – кызык кыз…
Очрашканда
Сөйләшәсең көлеп кенә,
Үз бәяңне белеп кенә,
Сер бирмәгән кебек кенә.
 
 
Син – кызык кыз…
Аңлый алмыйм:
Дәүме соң син, нарасыймы?
Шушы чагың сабыйлык һәм
Олыгаю арасымы?
 
 
Ә шулай да ышандырмый
Берәүне дә яратмавың.
Син – кызык кыз…
Сөйләшкәндә
Ник кызара яңакларың?..
 

Көз

 
Сагынуга иң мул чак.
Ялкынлана көзге урман,
Һәрбер усак – бер учак.
 
 
Җанымда кайгы барга,
Эч серләремне сөйләдем
Игезәк каеннарга.
 
 
Сагышларым бер кочак.
Синең яулыгың шикелле
Җилфердәп калды учак.
 

«Күз тимәсен күзләреңә…»

 
Күз тимәсен күзләреңә,
Бигрәк каралар икән.
Һәрчак шулай матур итеп
Миңа карарлар микән?
 
 
Кара төндәй күзләреңә
Күзем төште күптәннән.
Бер үбимче күзләреңнән,
Төсен җуймас үпкәннән.
 

Соңлау

 
Урманнарга алып килде юлым.
Каеннарда яна көз төсе.
Килешеп тора үзе. Ни дисәң дә,
Каеннарның ул да үз төсе.
 
 
Айный алмый шушы матурлыктан
Озак йөрдем Каен илендә.
Әмма болар миңа язмагандыр…
Соңга калып, ахры, киленгән.
 
 
Бу манзара хәтерләтте сине.
Сиңа да бит шулай соңладым.
Поездыннан калган мәхәббәтнең
Газаплары җанда чыңлады…
 
 
Ә каеннар сабыр. Алар һәрчак
Таң җиленең назын тоярлар.
Миннән башка яфрак ярган алар,
Миннән башка яфрак коярлар.
 

Белмисең

 
Юкка янып йөрмә, егет,
Яратмыйм сине, дисең.
«Сөям» дигән сүзләреңә
Бик китми, дисең, исем.
 
 
Ялындыр, әйдә, кыландыр,
Үкенерсең азактан.
Тик мин дә сер бирмәм, кызый,
Коткар, димәм, газаптан.
 
 
Сизми дә калырсың әле
Миңа күз атканыңны.
Син бит үзең дә белмисең
Мине яратканыңны!
 

Тайлар

 
Тыпырдаша
Кайнар
Тайлар,
Тик тузан
Тузып кала,
Тик күзләр
Кызып кала…
Тайлар оча!
Булдыралсаң,
Узышып,
Узып кара!
 
 
Күккә ыргый берсе әнә –
Кояшны тешләмәкче!
Ялан гына җитми, ахры, –
Биектә кешнәмәкче!
Әллә ничә ат көчледер
Яшь тайлар ярсынганда,
Иге-чиге күренмәгән
Киңлекне тарсынганда…
 
 
Тайлар оча!
Алар да бер
Җиз йөгәннәр
Киярләр.
Яшь тайларны
Иң беренче
Яшь егетләр
Иярләр.
 
 
Ә аннары
Очар әле
Алар әллә кайларга.
 
 
…Карт ат кына
Гаҗәпләнеп
Карап тора тайларга.
 

Туган як язы

 
Ярларыннан чыга-чыга,
Уйный-уйный ага Базы.
Без күпердә икәү генә,
Янәшәдә – Яркәй язы.
 
 
Яз белән тулган туган як.
Икебезгә әллә азмы?
Үзебез белән алыйкмы
Истәлеккә шушы язны?
 
 
Каеннарда – яшькелт алка,
Өр-яңа җәй туар-тумас.
Үз ишен тапкан шатлыктан
Пар күңелләр тулар-тулмас…
 

Кларага

 
Мин сиңа күз яше генә,
Әрнү генәдер инде.
Нишлисең, сөю-сөелү
Әрнү белән бер инде!
 
 
Көчәйгән саен мәхәббәт,
Әрнүләр арта бара.
Безнең йөрәкләр тулыдыр
Сөюдән калган яра.
 
 
Кичер бу газаплар өчен.
Әллә миңа рәхәтме?!
Тик беребез дә теләми
Башкача мәхәббәтне.
 

Малайлар

Фән энекәшкә

 

 
Озатабыз малайларны –
Кыңгыраулы атлар белән,
Иң изге теләкләр белән,
Вәгъдәләр һәм антлар белән
Озатабыз.
 
 
Ә малайлар – сабый гына,
Кайгы төсен танымаган,
Шәраб тәмен татымаган,
Бер кызга да табынмаган
Сабый гына.
 
 
Үзләре әзер барсына,
Имин булсын өчен илләр.
…Киткәндә малайлар гына,
Ә кайтуга – җиткән ирләр.
 

Элегия

 
Таныйсыңмы,
Әткәй, олы улыңны?
Кайттым әле тагын яныңа.
Күңелемә җылы җитмәгәнгә,
Җиңел булмасмы дип җаныма,
Кайттым әле, Әткәй, яныңа.
 
 
Гомер үткән.
Син юкка да күптән.
Үзем хәзер әти булырлык.
Әнкәй генә елаштыра менә…
Тулырлык шул күңел, тулырлык.
 
 
Безнең өчен – балаларың өчен
Йөрер чагың да бит куанып…
Сагышыннан сары чәчкә аткан
Кабереңдәге сәрви куагы.
 

Дөнья бит ул

 
Елата да, көлдерә дә,
Баета да, бөлдерә дә –
Дөнья бит ул.
 
 
Бер сораусыз яраттыра,
Бер ямьсезгә караттыра –
Дөнья бит ул.
 
 
Берәүләрне Алып итә,
Тик барыбер алып китә –
Дөнья бит ул…
 

Кайткан саен

 
Тездән генә калган Сөннең суы,
Кечерәеп калган таныш яр…
Кайткан саен бер яңалык көтә –
Сирәгәя иске танышлар.
 
 
Сабакташлар күптән өйләнгәннәр,
Яшьтәш кызлар күптән кияүдә.
Һәрберсенең инде ким дигәндә
Өч баласы елый биләүдә…
 
 
Киткәнгә дә шактый булган икән,
Килеп күрешәләр – танымыйм.
Сыйлашырга шәраб табылса да,
Сөйләшергә сүзләр табылмый.
 
 
Фәлсәфәләр, уй-шөгыльләр башка,
Башларда да башка мәшәкать.
Бар әңгәмә – балачакка кайту.
Кабатлана шулай ничә кат?!
 
 
Хәтта өйләр гел яңарып тора,
Тик Әнкәйнең һаман шул өе.
Туган җирне яратулар гына,
Сагынулар гына шул көе.
 
 
Кайткан саен бер яңалык көтә,
Югалтулар көтә, табышлар…
Тездән генә калган Сөннең суы,
Кечерәеп калган таныш яр.
 

«Әллүки»

 
Мондый җырны еллар, заманалар
Тыңласыннар
Һәм баш исеннәр!
Мәңгелеккә туган җырлар бар бит,
Мәңгелеккә туган исемнәр…
 
 
Заманында дөньяларын онытып
«Әллүки» не Тукай тыңлаган.
Әллә Тукай сөеп тыңлаганга,
«Әллүки» ләр һаман тынмаган.
 
 
«Әллүки» не тыңлап
Моңлангандыр Тукай,
Елагандыр, бәлки, сиздерми.
Елагандыр…
Елатканга микән,
«Әллүки» ләр безне биздерми…
 
 
Заманалар белән бергә һәрчак
Безнең җырлар дөрләп яналган.
«Әллүки» не һәр тыңлаган саен,
Мин Тукайны уйлыйм яңадан.
 
 
Моң агыла, моң кагыла җанга –
Әллә тылсым инде, әллә көй?!
Нәкъ Тукайны тетрәндергән кебек,
Тетрәндерә мине «Әллүки»!
 

Элекке «Англетер» гостиницасында

 
Есенинның монда соңгы җыры,
Сүнеп өлгермәгән өмете.
Хисләренең ярсып талпынуы,
Акылының соңгы үгете…
 
 
Уйланырга куркып басып торам,
Шашып торам, искә килалмый.
Ничек аңлатырга бу үлемне?
Шагыйрьләрнең җанын кем аңлый?
 
 
Ә фаҗига булган!
Таш диварлар
Җимерелми ничек түзгәндер?!
Шагыйрь, бәлки, килер таңнарыннан,
Язларыннан өмет өзгәндер?
 
 
Бу үзеңә хыянәттер, бәлки?
Коткарудыр, бәлки, үзеңне?
Ә шулай да нигә кирәк әле
Китеп бару, көтми көзеңне?!
 
 
Шагыйрь турысында бүгенгәчә
Риваятьләр йөри, бәетләр…
Тик ялгышын аның
Булмый яклап,
Булмый аклап,
Булмый гаепләп.
 

«Без – җиденче катта!..»

 
Без – җиденче катта!
Үрелдисәк,
Йолдызларга җитә кулыбыз.
Йолдыз малайлары көн дә бездә,
Шулар белән уйный улыбыз.
 
 
Баш әйләнә бераз.
Ә шулай да
Рәхәт икән яшәү өстәрәк.
Моннан караганда
Хәтта дөнья
Икенчерәк, башка төстәрәк.
 
 
Тик өйрәнеп җитеп булмый әле
Тормыш рәхәтенә, тәменә.
Без бай инде – олы бер бүлмәбез,
Зур бер улыбыз бар… әлегә.
 
 
Хыял белән бергә акыртынлап
Биеккәрәк һаман менәбез…
Әллә каян эзләмәгез безне –
Кояш белән күрше генә без.
 

«Беребез дә алдан белә алмый…»

 
Беребез дә алдан белә алмый
Язмышларның кая дәшәсен.
Барыбыз да олы бәхетләрен,
Шатлыкларын көтеп яшәсен!
 
 
Аралашып килә көннәр-төннәр,
Чиратлашып килә фасыллар.
Дан-дәрәҗә дә бит һәр кешегә
Дәррәү генә килми, асылда.
 
 
Хакыйкатьне тапканчыга чаклы
Юлыгабыз күпме ялгышка…
Гел берәүләр генә батыр калмый,
Гел бер атлар бармый ярышка!
 

Бер кызга

 
Миңа күзең төшкән икән,
Йокыларың качкан, имеш.
Сөюеңне минем өчен
Саклыйсыңдыр иң саф килеш.
 
 
Рәхмәт инде, и кыз бала,
Яратуың өчен мине.
Беләм, сиңа рәхмәт түгел,
Сиңа сөю кирәк инде.
 
 
Газаптадыр синең җаның,
Сөясеңдер, бәлки, әл дә.
Ләкин ни кыла алам соң? –
Мин бит үзем синең хәлдә.
 

Мәхәббәт

 
Әрнеттең дә ничә кабат,
Юаттың үзең азак.
Газаптан торган шатлык син,
Шатлыктан торган газап.
 

Бозлар ага Базыда

 
Кызлар төсле өлгергән яз!
Бозлар ага Базыда…
Шундый чак – чиксез шикелле
Шатлыкларның азы да.
 
 
Җирнең иң дәртле вакыты,
Җырлап тора көннәре.
Мондый мәлдә гашыйк булмас
Бу дөньяның кемнәре!
 
 
Ә кызлар әй үзгәргәннәр,
Сылуланганнар янә!
Иң усал кызлар да хәтта
Елмая безгә әнә…
 
 
Ә Базыда бозлар ага…
Күкләрне күмеп акка,
Кыр казлары инде күптән
Чыккандыр кайтыр якка.
 

Әнкәйләр

 
Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык…
 
 
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз –
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
 
 
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз –
Ә әнкәйләр безне юата.
 
 
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса – тарата.
 
 
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
 

Кылыч

 
Тоткач чыңлап тора кылыч.
Бер карасаң, гади корыч.
 
 
Нинди тыныч – кында чакта,
Тик куркыныч – кулда чакта.
 
 
Булмас иде һич куркыныч,
Кем кулында бит ул кылыч?!
 

«Күзләрем – зәңгәр киңлектә…»

 
Күзләрем – зәңгәр киңлектә,
Тыныч түгел йөрәгем.
Уйлана күңел, борчыла:
Бармы җирдә кирәгем?
 
 
Нинди файдам бу дөньяга?
Ниләр килә кулымнан?
Игелек күпме эшләнгән,
Күпме гөнаһ кылынган?
 
 
Дөньяга баккан күзләрем…
Зәңгәр күктә – ак болыт.
Җир каршында калсаң иде
Ак болыттай ак булып,
Ак болыттан ак булып!
 

Шундый инде без менә

 
Әле без әллә кем түгел,
Кешедән дә ким түгел!
Безгә артык җебегәннәр
Һәм әрсезләр тиң түгел.
 
 
Тыйнак шул без.
Тыйнаклыклар,
Белмим, каян киләдер?
Шуның белән мактанабыз,
Кимсенәбез нигәдер.
 
 
Көрәштә, гадәттәгечә,
Җиңәбез тыйнак кына.
Батырларны җиргә алып
Салабыз җыйнак кына.
 
 
Каравыл кычкырмыйбыз без,
Түзәбез тыйнак кына.
Мәҗлесләрдә – уйнап-көлеп,
Өйләнсәк – туйлап кына.
 
 
Җырласак та, туйласак та,
Йөрмибез уйнап кына.
Уйнап йөрер заманмы соң? –
Карагыз уйлап кына.
 
 
Тыйнак кына яшибез дә
Китәбез тыйнак кына…
Без бу җиргә хуҗа да бит,
Дөньяда – кунак кына.
 
 
Аптырыйсыз. Әйтерсең лә
Андыйлар бер без генә.
Әйбәтме, әйбәт түгелме –
Шундый инде без менә!
 

Кояшка омтылу

 
Елларны артта калдырып,
Кояшка менеп барам.
Кояшта янасымны мин
Алдан ук белеп барам.
 
 
Җаным Кояш таләп итә!
Ут аша, ялкын аша
Бар барлыгым, бар җисемем
Кояшка якынлаша.
 
 
Беләм, Кояш ялкынында
Канатны көйдерермен.
Көйдергән чакта да ләкин
Кояшка тидерермен.
 
 
Янармын, дөрләп янармын
Мин, Кояшка үрелеп…
Һәм кабат яши башлармын,
Ялкынга әверелеп!
 

Кагылыйммы карларга?..

 
Ике төсне тели күңел –
Зәңгәрне тели, акны.
Кышлар да үзебезнеке,
Язлар да безнең яклы.
 
 
Кышлар – гашыйк булыргадыр,
Ә язлар – табынырга.
Ярый әле кышларым бар
Язларны сагынырга…
 
 
Каеннар да әзерләнгән
Яз булып кагынырга.
Мин үзем дә әзер бүген
Яз булып кабынырга.
 
 
Кыенсынып басып торам
Карларга кагылырга:
Ашкынып тора алар да
Яз булып агылырга.
 
 
Карлар агар ташкын булып,
Сыялмыйча ярларга.
Язга күмелер бу дөнья –
Кагылыйммы карларга?!
 

Алар мине ташламас…

 
Кояшлы көн өчен,
Айлы төн өчен…
 
Кулъяулыкка чигелгән сүзләр

 
Мин тууга көннәрем дә,
Төннәрем дә аязган:
Көннәремә Кояш тигән,
Төннәремә Ай язган.
 
 
Шатлыкларым – Кояштандыр,
Сагышларым – Айдандыр.
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Әйтә алмыйм, кайдандыр?
 
 
Мин, мөгаен, Ай-Кояшның
Туганыдыр, улыдыр…
Шуңа күрә җаным Ай һәм
Кояш белән тулыдыр.
 
 
Үзем китсәм дә, онытмас
Кояшым да, Аем да:
Искә алырлар чиратлап
Баш очымда – каенда.
 
 
Төн буе Ай очып йөрер
Минем янда әйләнеп;
Иртән Кояш менеп кунар,
Алтын кошка әйләнеп.
 
 
Хыянәтне белми алар:
Ташламаслар алда да.
Кояш һәм Ай булса, миңа
Кыен булмас анда да…
 

Үлән

 
Төртеп чыккан яшь бер үлән,
Кара карны кайнатып.
Җәй көтеп алҗыган җирне
Җибәрде ул айнытып.
 
 
Ефәк шикелле бу үлән,
Кыяклары яшелдән.
Елкылдап тора. Әйтерсең
Чәчрәп чыккан яшеннән.
 
 
Җәйнең җаны түгел микән
Яшь үлән – яшел тылсым?
Ни булса да булсын, әмма
Аягы җиңел булсын!
 
 
Талпына үлән яшәргә,
Үзе – яшел борынлы.
Ә үзеннән көнләшсәң дә,
Көнләшсәң дә урынлы!
 

Дөнья яшәргәндә

 
Ябалдашын күккә чөеп,
Кояшка үрелә дә,
Ямь-яшел тантана булып,
Агачлар бөреләнә.
 
 
Ә бөреләргә яшь кенә
Яфраклар яшеренгән.
Яшәрер дөнья, яшәрер
Яфраклар яшеленнән.
 
 
Хәрәкәт, тереклек инде
Бөреләр оясында.
Яшел йолдызлар кабына
Агачлар дөньясында…
 
 
Дөньялар һаман да яшел,
Ямь-яшел килеш әле.
Димәк, без дә яшәрергә,
Яшәргә тиеш әле!
 

Сабырлык

 
Әнкәйнең алтын сүзе бар,
Җанга уеп салырлык:
«Авыр чакта, улым, сиңа
Бирсен Ходай сабырлык».
 
 
Булды еллар:
Ил өстенә
Килгән чакта авырлык,
Ничә тапкыр саклап калды
Нәкъ әнә шул сабырлык.
 
 
Без дә, үсеп җитмәс кебек,
Киләчәккә сарылдык.
Түздек, үстек тәгәрәшеп…
Ярдәм итте сабырлык.
 
 
Туза-туза еллар уза,
Җаннарны моң сарырлык.
Һәм үксерлек… Ярый әле
Канга сеңгән сабырлык.
 
 
Ә чорыбыз сабыр түгел,
Аннан сабак алырлык.
Мондый чакта безнең өчен
Иң кирәге – сабырлык.
 
 
Хәтәр заман!
Бер минутта
Җиремнән көл калырлык.
Калмас… калмас… Кешелекне
Саклап калыр сабырлык!
 

Егерме биш яшь

 
Үз дөньяма инде сыя алмыйм,
Ярсуларны җаннан тыя алмыйм –
Янар уйлар күккә атылды.
Тик артыгын дулап, тузып булмый,
Күпме ярсысаң да узып булмый
Егерме биш яшьлек акылны.
 
 
Күңелләрдә әле май чагында,
Күзләр – йолдыз, йөзләр ай чагында,
Мөлдерәмә җырга бай чакта,
Мәхәббәтнең ефәк кичләрендә
Егерме биш яшьлек хисләрне дә
Тыеп булмый икән кайчакта.
 
 
Берчә тузып, берчә кызып китә,
Нишләсәң дә үзенекен итә,
Карыймыни йөрәк үгеткә…
Күпме генә ярсу булса да аз,
Нинди батырлыклар кылса да аз
Егерме биш яшьлек егеткә!