Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Идрис җырлый Уфаларда…

Танылган җырчыбыз

Идрис Кәлимуллинга


 
Идрис ул – безнең Шәммәтнең
Абруе, горурлыгы!
Сәхнәдәге җырчыларның
Унына торырлыгы!
Идрис ул – Илешебезнең
Асыл һәм затлы улы!
Мактауларга, зурлауларга,
Хөрмәткә хаклы улы!
Идрис ул – Башкортстанның
Данын тараткан җырчы.
Идрис ул – Татарстанда да
Халык яраткан җырчы!
Идрис ул чибәр, талантлы,
Шактый шома шул инде!
Сәхнәдә любой җырчыны
Бәреп ега шул инде!
Мондый егетләр чыкса да,
Бездән чыга шул инде.
Идрис бөек сәхнә өчен
Генә туган шул инде!
Ни дисәң дә, безнең нәсел,
Безнең туган шул инде!
Идрис җырлый Уфаларда,
Казанда һәм Шәммәттә!
Минем дә өч җырны җырлый…
Өч җыр әзрәк, әлбәттә!
Безгә артыгы кирәкми,
Без шуңа да канәгать!
Идрисне без чын күңелдән
Котлыйк әле, җәмәгать!
 

Тиеш…

 
Җырчы, Салават шикелле,
Талант булырга тиеш!
Җырчыда Салаваттагы
Тамак булырга тиеш!
 
 
Җырчыда Салаваттагы
Тавыш булырга тиеш!
Ул тавышта чын татарча
Сагыш булырга тиеш!
 
 
Аның җырлары халыкны
Елаттырырга тиеш!
Таш бәгырьнең дә күзләрен
Чылаттырырга тиеш!
 
 
Тамашачы еласа да
Чыдап торырга тиеш!
Әгәр чыдамаса, залдан
Чыгып торырга тиеш!
 
 
Сәхнәдә җырлыйсың икән,
Вокал булырга тиеш!
Анда Салаватныкыдай
Накал булырга тиеш!
 
 
Кайчакта Салават кебек
Нахал булырга тиеш!
Ә кулында рюмка түгел,
Бокал булырга тиеш!
 
 
Ул һәрчак машинада йә
Атта булырга тиеш!
Йә җырында, йә телендә
Мат та булырга тиеш!
 
 
Җырчының зур-зур исеме,
Аты булырга тиеш!
Президентлар белән дә ул
«На ты» булырга тиеш!
 
 
Ә дөресен генә әйткәндә,
Алай булмаска тиеш!
Башка Салаватлар инде
Башка тумаска тиеш!
 
 
Туса да кирәкми алар…
Хет килешмә, хет килеш:
Фәтхетдинов Салават ул
Берәү булырга тиеш!
 

Синең әниең исән!

Салават Фәтхетдиновка


 
Син, Салават, бик бәхетле!
Ниләр кирәк тагын да? –
Син бит туган авылыңда,
Син бит әнкәң янында!
Инәең синең кайтканны
Көткән, көткәндер инде,
Сине күргәч, бәхетеннән
Эреп киткәндер инде…
«Исән-сау бул, әни!» диеп,
Син аңа җыр җырлыйсың!
Әллә кайчан ук язылган
Иске җыр дип тормыйсың…
Ә безнекеләр – мәрхүмә…
Илгизнең[1]* дә, минем дә,
«Исән-сау бул, әни!» – диеп,
Мин дә җырлар идем дә…
Илгиз дә бик җырлар иде,
Гармунын тарта-тарта…
Әнисезлек һәм ятимлек
Яшәгән саен арта…
Кайта алмый ятам менә,
Көтәдер туган ягым…
Тынычланыр иде күңел,
Хушланыр иде җаным,
Авылга кайтып, Әнкәмнең
Каберенә баш исәм…
Син, Салават, бик бәхетле!
Синең әниең исән!
 
17.06.2019

Башкортстанның халык шагыйре. Хәсән Назарга

 
Тукайга да һәйкәл бар Уфада,
Бабичка да һәйкәл куелды!
Ул һәйкәлләр гади генә түгел,
Бронзадан алар коелды…
 
 
Икесе дә бөек, икесе дә
Бөркет кебек гаярь егетләр.
Тукай белән Бабич безнең янда
Малай-шалай гына кебекләр…
 
 
Синең белән миңа, Хәсән дустым,
Беләм инде, һәйкәл куймаслар.
Һәйкәл куеп, алтын хәрефләрдән
Исемнәрне безнең уймаслар…
 
 
Укучыларыбыз күптән инде
Карт шагыйрьгә безне чутлыйдыр…
Безнең шикелле карт шагыйрьләрдән
Матур һәйкәл килеп чыкмыйдыр…
 
 
Тик шунысы, шагыйрьләр карт булмый.
Безнең күңел, безнең каләм яшь…
Һәйкәлләр ул бөекләргә кирәк!
Без шагыйрьләр генә, каләмдәш!
 
 
Әйтсәм әйтим, әйләнәсе килми
Бронзага да, мәрмәр ташка да…
Һәйкәлләргә лаек бөек-бөек
Шагыйрьләр күп бездән башка да.
 
 
Аннары бит бөтен шагыйрьләргә
Бөек булырга да димәгән…
Алай дисәң, бөек шагыйрьләр дә
Әллә кайдан – күктән иңмәгән.
 
3.07.2019

Бушлык

 
Мондый чагым булды микән? –
Белмим, бер дә истә юк:
Башта бернинди фикер дә,
Бернинди уй-хис тә юк.
 
 
Җанымда борчылулар да,
Дулкынланулар да юк,
Элеккедәй янулар да,
Ялкынланулар да юк…
 
 
Бернигә дә шатланган юк,
Бернигә пошкан да юк.
Шундый тыныч: яннарымда
Дус та юк, дошман да юк…
 
 
Күңелемә ниндидер бер
Бушлык кереп утырды.
Сүндермәкче була бушлык
Күңелдәге утымны.
 
 
Кайчакта шулай күңелгә
Гамьсезлек тула икән…
Бер дә уйламаган идем,
Болай да була икән…
 
 
Болай да яшәп буладыр…
Болай да бик уңайлы.
Без бит эзлибез һәрвакыт
Үзебезгә кулайны…
 
 
Тик бернинди хис-тойгысыз
Нинди күңел инде ул?..
Андый күңел белән яшәү
Яшәү түгел инде ул…
 
15.08.2019

Яланаяклы чагым

 
Яланаяклы чакларым!
Яланаяк… Яланбаш…
Беркем берни әйтми иде,
Йөрдек шулай ярагач.
 
 
Бәлки, ярамагандыр да…
Малайлар хәзер башка.
Ә безнең табаннарыбыз
Әйләнә иде ташка.
 
 
Ах, ул тәпиләребезнең
Чебиләп бетүләре!
Әрнүләрнең, сызлауларның
Үзәккә үтүләре!
 
 
Кояшта янган тәнебез,
Чуен кебек йөзебез,
Мәңге дә төзәлмәс кебек
Канап беткән тезебез…
 
 
Ә шулай да рәхәт иде,
Һәммәбез шундый иде.
Ул чакларны, теләсәң дә,
Кайтарып булмый инде…
 
 
Кайтарып булмый шул инде,
Хет сагынма, хет сагын…
Иң матур чак булган икән
Яланаяклы чагым.
 
17.08.2019

Исән булсаң, Әнкәй…

 
Исән булсаң, Әнкәй, мин кош булып
Очып кайтыр идем яныңа.
«Кайттыңмыни, улым?» – диюең дә
Шифа булыр иде җаныма…
 
 
Исән булсаң, Әнкәй, сагынганда,
Бик күрәсем килгән чакларда,
Кайтып җитәр идем яннарыңа
Кыңгыраулар таккан атларда…
 
 
Исән булсаң, Әнкәй, синең янга,
Мәшәкатьләремнән арынып,
Җәяүләп тә кайтып җитәр идем,
Кайтып керер идем сагынып…
 
 
Исән булсаң, Әнкәй, таш яуса да
Кайтып җитәр идем үрмәләп.
Ә аннары, хәлләр белешкәчтен,
Чәйләр эчәр идек бергәләп…
 
 
Исән булсаң, Әнкәй, диңгезләрне,
Сәхрәләрне кичеп булса да,
Кочагыңа бер сыеныр өчен
Кайтыр идем ничек булса да…
 
 
Исән булсаң, Әнкәй…
 
20.08.2019

Иясез өйләр…

 
Авылда күпме ташландык,
Бушап калган өйләр…
Ул өйләрдән ишетелми
Бернинди дә көйләр.
 
 
Тәрәзәләр кап-караңгы,
Шомлы тынлык монда.
Бу өйләр күптән әйләнгән
Сагыш белән моңга…
 
 
Бу буш өйләр йөрәкләрне
Өтеп-өтеп ала.
Бу өйләрдә берни юктыр
Өрәкләрдән кала…
 
 
Әрнетә җанны, әрнетә
Бичара бу өйләр.
Милләтемнең язмышына
Ишарә бу өйләр…
 
 
Авылда күпме иясез,
Күпме җансыз өйләр…
Күңелсез уйлар – күңелдә,
Башта – әллә ниләр…
 
21.08.2019

Каен ышыгында…

 
Ял итәргә мин бакчага чыктым,
Мәшәкатьләремнән качтым да.
Китап укыйм каен ышыгында,
Каен яфраклары астында.
 
 
Ак каенның яшел яфраклары
Тиеп-тиеп китә иңемә…
Якты каеннарны балачактан
Исәплим бит мин үз тиңемә.
 
 
Яшьлегемдә шул каеннар белән
Ничә кабат бәйрәм ителгән…
Әле дә бит каен яфраклары
Иркәлиләр мине битемнән.
 
 
Иләсләнә минем хисләрем дә
Каеннарның назлы хисенә.
Искәрмәстән мин исерәм бугай
Каен яфраклары исенә…
 
 
Мин аңладым бугай каен күңлен,
Ул да мине, ахры, аңлады…
Утырам мин каен хозурында,
Китап кайгылары калмады.
 
 
Каен яфраклары җилфер-җилфер…
Тәкатемне тәмам җуйдым да,
Яздым менә шушы шигыремне,
Китабымны ябып куйдым да…
 
22.08.2019

Яшьлек

 
Үткән яшьлеккә – салават!
Ул инде кабатланмас…
Талпынып куйса да күңел,
Ул инде канатланмас…
 
 
Яшьлек ул, әлбәттә, матур!
Дәртле дә, дәрманлы да…
Тыңламый ул акыл әйткән
Бер генә фәрманны да.
 
 
Яшьлек үзе белә шул ул,
Белә шул ул нишләргә…
Яшь чагында башка шул ул
Сөюләр дә, хисләр дә…
 
 
Яшьлекнең үз кануннары,
Яшьлекнең үз аяте;
Яшьлекнең үз мәхәббәте,
Яшьлекнең үз хәяте…
 
 
Яшьлек ул мәңгелек кебек,
Яшьлек ул үтмәс кебек,
Дәрт-дәрман сүрелмәс кебек,
Көч-куәт бетмәс кебек…
 
 
Хәзер инде яшьлек безгә
Матур истәлек кенә.
Истәлеккә истәлекләр
Тора өстәлеп кенә…
 
 
Үткән яшьлеген сагынып,
Кемдер юкка елый ул…
«Үпкән-кочкан җилгә очкан…»
Халык белеп җырлый ул…
 
22.08.2019

Гөнаһсыз булып кыланмыйк…

 
Бер гөнаһсыз бәндә булмас
Бу гөнаһлы дөньяда.
Кемдәдер – иске гөнаһлар,
Кемнәрдәдер – өр-яңа…
 
 
Гөнаһсыз булып кыланмыйк,
Без әүлия түгел лә…
Әүлиялар җирдә булмый,
Алар – күктә, тегендә…
 
 
Бар гөнаһларымны барлап
Утырам менә мин дә.
Күпмедер алар җанымда,
Күпмедер алар иңдә?
 
 
Кылганмындыр гамәлләрнең
Хәләлен, хәрәмнәрен…
Гөнаһмы, әллә түгелме
Кылган ул гамәлләрем?..
 
 
Гамәлләрнең һәммәсе дә
Җанга уела икән…
Фу, шайтан, гөнаһлары да
Шактый җыела икән…
 
 
Тик шунысы, гөнаһ диеп
Ниләрне санарга соң?
Гөнаһмы, әллә түгелме? –
Кемнәрдән сорарга соң?
 
 
Бер гөнаһсыз бәндә булмас…
Гөнаһсызмы әллә сез?..
Бер гөнаһсыз сабый булып
Туа юкса һәммәбез.
 
23.08.2019

Икенче бүлек

Көйгә салынган шигырьләрем

Әнкәй

 
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры көйләп төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.
 
 
Без биш бала үстек – бер йодрык!
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без Әнкәйнең биш шатлыгы булдык,
Биш кайгысы булдык кайчакта.
 
 
Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына Әнкәй янында…
Үзе һаман мич алдында йөри,
Казан асты күптән ягылган.
 
 
Өстәлләрдә – безгә генә диеп
Саклап тоткан затлы сыйлары.
Кар базыннан чыккан мондый нигъмәт
Бер табынга ничек сыйгандыр?!
 
 
Әнкәй сыйлый безне. Карашында
Кояш җылылары бар сыман.
Әнкәйләрнең шушы йөрәгенә
Яхшылыкның сыйган барсы да.
 
 
Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
…Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
 

Сентименталь җыр

 
Мин барсына әзер Мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барсына.
Көтмәгәндә килеп керимме соң
Сөю булып синең каршыңа?
 
 
Кышларыңда җәең булыйммы соң?
Көзләреңдә язың булыйммы?
Авыр чакларыңда күзләреңә
Шатлык яше булып тулыйммы?
 
 
Гомер буе якты бәйрәмнәрең
Булырга да мин бит әзермен.
Ышанмасаң, йөрәгемне тыңла,
Хисләремне тыңла, кадерлем!
 
 
Минем өчен син бит кара төндә
Көтеп алган алсу таң сыман…
Мин барсына әзер Мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барсына!
 

Лирик хат

 
Бу минутта ниләр эшлисеңдер?
Төшләреңә ниләр керәдер?
Әгәр мине күрсәң – сагынганга,
Мине яратканга күрәдер.
 
 
Ялгызыңа ятлар арасында
Бик кыендыр инде. Кыенмы?
Һәрчак сине көтеп, сине уйлап,
Бүлдерәмдер инде уеңны.
 
 
Сезнең якта күптән кыштыр инде,
Ештыр инде һаман моңаю.
Моңаюлар көздә генә түгел,
Кышларга да күчте бугай ул.
 
 
Тик сагыну хәзер башка төстә.
Үпкәләр юк инде көзгә дә.
Яфрак-яфрак сагышларны карлар
Күмеп китте бүген бездә дә…
 

Каз өмәсе

 
Авылларда хәзер каз өмәсе.
Уз, рәхим ит, әйдә, кунакка.
Өреләре чыккан каз ашларын
Табалмассың башка юллап та.
 
 
Каз йолкалар кызлар.
Алар өчен
Коймак пешә һәрбер ызбада.
Егетләрнең күзе төшмиме соң
Утырмага килгән кызларга!
 
 
Җырлый-җырлый
Каз йолкалар кызлар,
Мамыклары ята сибелеп.
Казларыбыз быел уңды, диеп,
Түшәгемә мамык булды, диеп,
Әбекәйләр йөри сөенеп.
 
 
Су буена сипсәң каурыйларын,
Яренгә дә уңар казыгыз.
Кызларыгыз очар чаклар җитте,
Сагынырсыз, карап калыгыз!
 
 
Көзләр җиткәч киткән казлар кебек,
Вакыт җиткәч китә кыз бала.
Ә авылда хәзер каз өмәсе,
Өмә җыры – һәрбер ызбада.
 
 
Бәхет телик
Җиткән кызларга!
Бәхет телик
Киткән кызларга!
 

Килен төшкәндә

 
Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар,
Арттан чаба бала-чагалар!
 
 
Мамык юрганнарга төренеп,
Төшә икән килен авылга.
Борынгыдан калган гадәттер –
Авыл чыккан каршы алырга,
Яшь кәләшне күреп калырга!
 
 
Җилкендереп япь-яшь кызларны,
Килен төшә бүген бер өйгә.
Кайда калды шундый чагым, дип,
Авыр сулап куя әниләр,
Авыр сулап куя әбиләр.
 
 
Күптән инде ачып куелган
Килен төшкән өйнең капкасы.
Килен төшкән өйнең капкасын
Китәргә дип кире япмасын,
Кайгы җиле килеп какмасын!
 

Казан кышы

 
Казаныма тагын карлар кайтты,
Ак бураннар кайтты, ак көннәр.
Ак кар гүя кияү-кәләш өчен
Әзерләнеп куйган ак мендәр.
 
 
Тик чәчләргә төшкән ак түгел бу,
Кәфенлек тә түгел, ә шатлык.
Яшь кызларның ак хисләре кебек,
Ак шәлләре кебек бу аклык.
 
 
Казаныма тагын карлар кайтты,
Урамнары китте яктырып.
Сагындырган икән кар кызлары,
Сагындырган карлы яктылык.
 
 
Күмеләсе килә көртләренә,
Ураласы килә буранга.
Ярсуларны тыеп буламыни,
Янәшәңдә буран булганда…
 
 
Бар аклыгы күчәр күңелеңә,
Ак карларга сөеп бак кына.
Казаныма тагын карлар кайтты,
Дөньяларым һаман ак кына.
 

Оялам
(Шаяру)

 
Әллә нигә кыюсыз мин,
Нишлим икән, и Аллам!
Үзем ярыйсы да болай,
Тик кызлардан оялам.
 
 
Миңа елмаеп караган
Күзләреннән оялам.
Сез миңа ошыйсыз, дигән
Сүзләреннән оялам.
 
 
Күзем төшкән кызны күрсәм,
Үләм инде – оялам.
Янына да бармыйм шуңа –
Беләм инде, оялам.
 
 
Төшләремдә кызлар күреп,
И оялып уянам.
Ә синнән, сылу кызыкай,
Оялырга… оялам…
 

Казанга кайту

 
Мин Иделдән сиңа кайтып киләм,
Акчарлаклар иле – ак калам.
Сыннарыңа бик килешеп торган
Матурлыгың үзеңә тап-таман.
 
 
Бу пакьлегең синең, бу аклыгың –
Халкымдагы күңел аклыгы.
Үзебез дә синнән алабыз без
Күңелләргә якын яктыны…
 
 
Мин Иделдән сиңа кайтып киләм,
Онытмаган икән Сөембикәң.
Мине кемдер кочагына алды,
Танымый да торам – син икән.
 
 
Бүтән китмәм, ахры.
Минсез нидер
Булыр кебек сиңа – Мәккәмә.
Яхшылыгым булса – үз өем бул,
Гаепләрем булса – мәхкәмә.
 
 
Сине ташлап кая китим соң мин?
Шатлыкларым синдә, газабым.
Син минеке түгелдер дә, бәлки,
Мин синеке ләкин, Казаным!
 

Әкияттәге үги кызга

 
Күзләремә күренәсең,
Төшләремә керәсең.
Бу чаклы ук булмас иде,
Мин гашыйктыр, күрәсең.
 
 
Кимсетүгә, җәберләүгә
Ничек кенә түзәсең?
Ничек кенә йолып алыйм? –
Үзәкләрне өзәсең.
 
 
«Тәгәри китте йомгагым,
Күрмәдеңме, егетем?» –
Дип әйт кенә, йомгагыңны
Китерермен йөгертеп.
 
 
Әкияттән җырларыма
Алып сине китәрмен.
Үги итмәм, үз итәрмен,
Үземнеке итәрмен.
 
 
Кызлар яратмаган була –
Сине каратыйм әле.
Үч итеп Җир кызларына,
Сине яратыйм әле.
 
 
Үлсеннәр, әйдә, саргаеп…
Кирәкми, үлмәсеннәр.
Көнләшүләреннән генә
Нишләргә белмәсеннәр!
 

Кайгырмыйк әле без!

 
Без кемнән ким әле дөньяда!
Бер дигән бит әле хәлебез.
Кайгырмыйк, кайгыга үч итеп,
Юкка да борчылмыйк әле без!
 
 
Сагышны япсармыйк сарыга,
Кайгыга охшатмыйк караны.
Кайгылар, хәсрәтләр белән дә
Өзәргә вакыттыр араны.
 
 
Шатланыйк шатлыкны үз итеп,
Дөньяга сабыйдай сокланыйк.
Юк кына кайгыга кайгырып,
Кимсенеп яшәүдән сакланыйк!
 
 
Сөенеч җилләре – янәшә,
Күңелдә шатлыклар кабына.
Зарланмыйк әле без дөньядан,
Шатлансаң – шатлыклар табыла!
 

Янарга икән янарга!

 
Янарга икән янарга!
Янарга азаккача:
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.
Әгәр шулай янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк.
 
 
Яшьнәргә икән яшьнәргә!
Йөрәкләр көл булганчы,
Мизгелгә генә булса да
Төннәрең көн булганчы.
Кемгә кирәк аҗагандай
Тонык кына яшьнәвең.
Яхшырактыр яшьнәмәвең,
Яхшырактыр дәшмәвең.
 
 
Яшәргә икән яшәргә!
Үзеңне жәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Түгел бит әллә ничә.
Әгәр шулай яшәмәсәң,
Яшәвең кемгә хаҗәт?!
Ә бит яшиләр шундыйлар,
Яшиләр – шунсы гаҗәп!
 

Өзгәләнде яшь сандугач…

 
Мәхәббәтен эзләгәнме,
Сагышына түзмәгәнме? –
Агыйделдә төн буена
Бер сандугач өзгәләнде.
 
 
Тик син аны ишетмәдең:
Әллә инде иш итмәдең,
Әллә инде тыңламадың,
Әллә инде аңламадың…
 
 
Ул сандугач нәкъ шул төнне,
Белмим, нигә сайлагандыр?
Йөрәкләрне телә-телә,
Нигә генә сайрагандыр?
 
 
Өзгәләнде яшь сандугач…
Хәзер үзең юксын инде.
Юксынсаң да, юк, соң инде,
Ул сандугач юк шул инде.
Юк шул инде…
 

Көньякка очканда язылган шигырь

 
Кыр казлары киткән кебек,
Көньякка китеп барам.
Күктә үземне кыр казы
Кебек хис итеп барам.
Аларда да нәкъ миндәге
Неп-нечкә күңел микән? –
Кыр казларының хәлләре
Җиңелдән түгел икән.
Кыр казлары… Көньякларны
Урасам да тагы бер,
Кыр казлары кичергәнне
Кичералмам барыбер.
Туган якның кыр казларын,
Бәлки, табармын әле;
Үзебезгә кайтыгыз, дип
Әйтеп карармын әле.
Күпме генә ялынсам да,
Кайтмас шул кыр казлары.
Бик кайтырлар иде дә бит,
Ерактадыр язлары.
Чит җирләрдә алар минсез
Йөрер инде каңгырып.
Ничек кенә кайтып китим,
Кыр казларын калдырып?!
Казлар кайтыр… Алар белә
Безнең зәңгәр күк тәмен.
Мин җиткердем бит аларга
Туган якның көткәнен.
Казлар кайтыр, туган якның
Офыкларын киңәйтер.
…Тик казларсыз кайткан өчен
Туган ягым ни әйтер?!
 

Өянкеләр, тупыллар

 
Өй алдында өянкеләр,
Тупыллар исән әле.
Үткәреп үзәкләренә,
Җилләр дә исә әле…
 
 
Өянкеләрдә – моңсулык,
Тупылларда – турылык;
Ул турылык әллә ничә
Горурлыкка торырлык.
 
 
Зарланалмыйм мин үзем дә
Горурлыгым юклыкка:
Тупыллардан өйрәндем мин
Горурлыкка, ныклыкка.
 
 
Өянкеләр өйрәттеләр
Яшь аралаш көләргә,
Туган җирдән китүемне
Яшем белән түләргә.
 
 
Алар мине сагынадыр,
Миңа сәлам юллыйдыр.
Тупыллар сиздермәсә дә,
Өянкеләр елыйдыр.
 
 
Беләм, гомер буйларына
Миңа дога укырлар
Әнкәй кебек өянкеләр,
Әткәй кебек тупыллар.
 

Мәңгелек сәфәр

 
Менә шулай язган безгә –
Җирдә гомер итәбез.
Дөнья буйлап, гомер буйлап
Сәфәр чыгып китәбез.
 
 
Көннән көнгә, айдан айга,
Елдан елга күчәбез.
Әкияттәге шикелле
Утлар-сулар кичәбез.
 
 
Юллар – озын, юллар – тайгак,
Гел алга таба юллар.
Чак-чак кына чәкешмибез –
Юл биреп кала еллар.
 
 
Арттан дөнья куа килә,
Әлегә тоттырмыйбыз.
Атлыйбыз да йөгерәбез,
Чабабыз – тик тормыйбыз.
 
 
Ай китәбез, ел китәбез,
Гомер буе җир китәбез,
Шулай дөнья көтәбез.
 
 
Кешелекне айлап, еллап
Киләчәккә илтәбез.
Шулай гомер итәбез…
 

Аның моңы

 
Мин әткәйнең гармун уйнаганын
Еш ишетәм соңгы араларда.
Аның моңы тула
Күптән инде
Төзәлгән дип йөргән яраларга.
 
 
Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын –
Бик беләсем килә шул гармунын
Уйнаганда ниләр уйлаганын…
 
 
Шадралары тулы моң булгандыр –
Үлә иде әткәй гармун диеп.
Гармунын да атап йөртә иде
«Гармун» диеп түгел, «гармоң» диеп.
 
 
Ул Актаныш базарыннан аны
Алып кайткан иде сыер сатып.
Һәм уйнаган иде
Күрекләре
Өзелерлек итеп – чыелдатып!
 
 
Әткәй дә юк инде, гармун да юк –
Тик моңнары калды сагынырга.
Ничә еллар инде сүрелмичә
Шул моң яши миндә сабыр гына.
 
 
Оныталмыйм һаман мин әткәйнең
Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын.
Тик сүзләрен искә төшералмыйм…
Ни хакында иде җыры аның?
 
 
Моңы гына истә!
Аның моңы
Күзләремнән тора түгелергә.
Ә сүзләре ул җырлаган җырның
Туып кына килә күңелемдә.
 

Мәхәббәтем кошы

 
Син еракта миннән.
Тәрәзәңә
Берәр кошчык килеп кунамы?
Әгәр кунса, кума син ул кошны –
Мәхәббәтеңнең ул кунагы.
 
 
Ул – бердәнбер генә.
Ул кошчыкка
Кушылмаган әле исем дә.
Шул кош булып оча синең янга
Яратуым, моңым, хисем дә.
 
 
Сөюемнең җаны, рухы ул кош –
Сөй син аны, яме, иркәлә!
Куркытмасаң, синең тәрәзәңә
Ул киләчәк әле иртәгә.
 
 
Тик сайрамас ул кош.
Тып-тын торыр,
Карап кына торыр күзеңә.
Ә аннары мәхәббәтем кошы
Очып кайтыр минем үземә.
 
 
Ул ташламас сине.
Миннән соң да
Килеп йөрер синең яныңа.
Син тимәссең, яме, ул кошчыкка,
Кагылмассың, яме, җаныма!
 

Ташлап киттем кышны

 
Туйдым инде кыштан.
Арытты ла аклык.
Күзгә керә кояш.
Түзә алмам артык.
 
 
Сине кыштан эзләп
Таба алмаганга,
Шуңа күрә кышта
Кала алмаганга,
 
 
Кереп киттем язга,
Утка кергән кебек,
Утта янасымны
Алдан белгән кебек.
 
 
Яшисеңме әллә
Син тик язда гына?
Әйтәм аны, күңел
Тарта яз ягына.
 
 
Минем бәхеткә дә,
Ахры, язлар язган.
Мин килгәнче, зинһар,
Китә күрмә яздан!
 
 
…Синең күптән язда
Икәнеңне белеп,
Ташлап киттем кышны
Вакытыннан элек!
 

Оныт!

 
Оныт безнең мәхәббәтне,
Оныт җирдә мин барын!
Син теләсәң, бик теләсәң,
Кичерермен мин барын.
 
 
Булмады диеп исәплә
Бәхетле минутларны.
Теләсәң, мин сүндерермен
Җанымдагы утларны.
 
 
Оныт сиңа гына әйткән
Иң кадерле сүземне!
Тик борчылма – сөю үзе
Бирер миңа түземне.
 
 
Законнан тыш дип игълан ит
Мин сине яратуны.
Курыкма, минем болай да
Җанымда яра тулы.
 
 
Күңелеңнән чыгарып ат,
Оныт минем исемне!
Тик елама! Әллә инде
Миңа җиңел дисеңме?
 
 
Тик син минем сүзләремә
Йөри күрмә алданып:
Оныта алмасыңны мин
Белеп торам алдан ук!
 

Багышлау җыры

 
Синең белән узган минутларны
Айлар-елларга да алышмыйм.
Уем белән мин гел синең янда,
Өзгәләнсен әле синең җан да –
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
 
 
Сагынулар, саргаюлар белән,
Югалтулар белән таныш мин.
Син дә мине искә төшерерсең,
Мине сөюеңне төшенерсең –
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
 
 
Сине уйлап узган гомеремне
Сагышларым белән нәкышлим.
Син дә мине сагынырсың әле,
Узганнарга сарылырсың әле –
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
 
 
Шатлыкларым күңел тулы иде,
Шатлык идем, инде сагыш мин.
Сиңа ләкин шатлык кына теләп,
Сиңа ләкин аклык кына теләп,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
 

Әнкәйнең ак чәчләре

 
Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган:
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
 
 
Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.
 
 
Бардыр, бардыр. Кем белгән соң,
Кем белгән соң ул чакта?..
Кайтсак иде балачакка,
Бик бәләкәй булсак та,
 
 
Белер идек без нишләргә –
Әнкәйне тыңлар идек.
Кичләрен соңлап кайтсак та,
Бик сирәк соңлар идек.
 
 
Аңа ошамаган кызны
Бер дә яратмас идек,
Кайгыртмас идек Әнкәйне,
Бер дә елатмас идек.
 
 
Ул чагында рәхмәт кенә
Укыр ул улларына.
Гел түрдә генә утырыр,
Эш тимәс кулларына.
 
 
Ул чагында безнең өчен
Ул борчылып яшәмәс.
Шулай булыр иде дә бит,
Әнкәй генә яшәрмәс…
 
 
Әнкәйнең чәчләре ап-ак,
Агарган – безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара,
Күңеле, җаны акка.
 
 
Сокланып карап торырлык –
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Соңрак… соңрак аңлыйбыз.
 

Сөн буенда Әнкәй басып тора

 
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Безне сагынып көткән чагыдыр.
Канат чыгаруга бишесе дә
Очып киткәч, кем дә сагыныр!
 
 
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Казан тарафында карашы.
Бигрәкләр дә ерак, ерак икән
Шәммәт белән Казан арасы.
 
 
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Ак яулыгын тоткан кулына.
Күренми шул әле, ак яулыгын
Болгар иде дә ул улына.
 
 
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Сагынуны булмый туктатып.
Үрелепләр карый… Күз яшьләре
Сөн суына тама тып та тып.
 
 
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Сөн һәм Әнкәй! Ерак без генә.
Әнкәемнең күз яшьләре барда
Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.
 

Соңгы яфраклар

 
Яфракларның күчеш чоры –
Күктән җиргә, туган җиргә.
Үпкәләре көзгә түгел,
Ә үзләрен куган җилгә.
 
 
Инде ничә кабатлана,
Ел да шулай канатлана
Көзнең алтын яфраклары,
Көзнең салкын яфраклары.
 
 
Ахыргы кат тирбәләләр,
Очыналар, талпыналар.
Кинәт җанны өтеп ала –
Әйтерсең лә ялкын алар!
 
 
Бөтерелә-бөтерелә,
Бер сүнә дә бер терелә
Көзнең моңлы яфраклары,
Көзнең соңгы яфраклары.
 
 
Бер яфраксыз кала инде
Көзге дөнья, көзге күңел.
Хәер, сары ул яфраклар
Кышкы инде, көзге түгел.
 
 
Гүя ялгыз кошлар алар,
Ничек кенә кышлар алар –
Кышның туңган яфраклары,
Карлар кунган яфраклары.
 

Каен суы

 
Каен суы, кайгы суы –
Каенның күз яшьләре.
«Кыенмы?» диеп сорадым,
Каеннар сүз дәшмәде.
 
 
Мин дә бит каен күңелле,
Яралы каеннарым –
Минем ак куанычларым,
Минем ак кайгыларым!
 
 
Үзебезнең каеннар сез!
Каеннар, сез – бәясез.
Сезгә кем кул күтәрәдер?
Сез дә сирәгәясез.
 
 
Сезнең белән бергәләшеп
Утырып елыйммыни?
Берәрегез урынына
Каеннар булыйммыни?!
 
 
Әйдәгез, бергә йөгерик!
Мине дә җитәкләгез.
Телисез икән, мине дә
Каен дип исәпләгез!
 
1Композитор Илгиз Закиров.