Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Кайчагында…

 
Була авыр халәтләрем,
Сәгатьләрем, көннәрем.
Андый көннәрдә дөньяның
Тиргим әллә кемнәрен.
 
 
Андый чакта дөньясына
Килә бер төкерәсем,
Бөтенесен бетерәсем,
Аюдай үкерәсем…
 
 
Сиңа бар да дошман кебек,
Килеп тешләрләр кебек.
Тешләмәсәләр дә, берәр
Этлек эшләрләр кебек.
 
 
Кайчагында кешедән дә,
Үзеңнән дә туясың.
Аптырагач, эчтән генә
Сүгенеп тә куясың.
 
 
Башны кара урманнарга
Килә алып качасы,
Килә кайчак шашкын булып,
Ташкын булып ташасы…
 
 
Түзә икән йөрәк – күпме
Янмасын, чукылмасын.
Чукынсын ла дөньялары!
Юк әле, чукынмасын…
 

Гел болай булмас әле

 
Һавалар гел болай тормас…
Тәк тә бер үтәр әле!
Яшеннәр дә яшьнәр әле,
Күкләр дә күкрәр әле!
 
 
Яңгырлары яңгыратып,
Шаулатып явар әле.
Әнә сибәли дә инде…
Әлегә ярар әле.
 
 
Дөньялар гел болай булмас…
Бер көн рәтләнер әле.
Бәхетле күңелләребез
Бер рәхәтләнер әле.
 
 
Без дә башкалар шикелле
Бәйрәм итәрбез әле.
Без инде көтеп өйрәнгән –
Бераз көтәрбез әле.
 
 
Үзем дә гел болай булмам…
Берәр дөрләрмен әле.
Язгы гөрләвекләр булып
Берәр гөрләрмен әле.
 
 
Азгын күңел бу юлы да
Язларга качар әле.
Дәрте бар да, дәрманы юк…
Шунсы бик начар әле.
 

Ятам мари урманында

 
Ятам мари урманында:
Ашыйм, эчәм, йоклыйм.
Дөнья өчен, Казан өчен
Әйтерсең лә юк мин.
 
 
Шундый рәхәт – мин биредә
Кыргый аю сыман.
Ятам-ятам да, аннары
Мин өнемнән чыгам.
 
 
Курка-курка гына кайтам
Урманнардан урап.
Моннан хәзер сәяхәт тә,
Сәясәт тә ерак.
 
 
Ятыйм әле кыргыйланып
Кара урманда мин. –
Табигатьнең бер баласы,
Монда булганда мин.
 
 
Бөтенесе әйбәт монда,
Тик нәрсәдер җитми…
Казандагы ыгы-зыгы
Күз алдымнан китми.
 
 
Таш шәһәрдә – таш күңелләр…
Ни ямь анда, ни тәм?
Ял итсеннәр әле миннән,
Үзем дә ял итәм.
 
 
Анда йөргәнче, мин монда
Берәр шигырь язам…
Ятам мари урманында,
Янда гына – Казан.
 

Мин һаман шул…

 
Мин һаман шул шагыйрь бер җан,
Мин һаман шул хыялый.
Минем күңелгә һаман да
Сандугачлар оялый.
 
 
Мин һаман да йолдыз чүплим,
Мин һаман да сәфәрдә.
Мин һаман авыл малае –
Өйрәналмыйм шәһәргә.
 
 
Мин һаман да әйбәтлеккә,
Матурлыкка ышанам.
Булмаганга исем китми,
Булганына хушланам.
 
 
Мин сөям һәм нәфрәтләнәм –
Бармый минем эш ансыз.
Мин һаман шул ышанучан,
Мин һаман шул ыштансыз.
 
 
Мин һаман нечкә күңелле,
Беркатлы сабый әле.
Кайберәүләр мине һаман
Сантыйга саный әле.
 
 
Әллә кем була алмадым,
Мин гади шагыйрь генә. –
Язган булам, сызган булам,
Яшимен сабыр гына.
 
 
Хәзер инде минем кебек
Кешеләр бик сирәктер.
Нишлисең, дөнья булгачтын,
Шагыйрьләр дә кирәктер.
 
 
Менә шулай…
Белмим әле
Ниләр булып бетәсен.
Минем кебек шагыйрьләрдән
Тагын нәрсә көтәсең…
 

Мин яратам сезне, чордашларым!

 
Мин яшимен сезнең арагызда,
Мин яшимен сезнең белән бергә.
Барып була сезнең белән яуга,
Кереп була сезнең белән гүргә.
 
 
Мин сагынып искә алачакмын
Сезнең белән үткән елларымны.
Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
Сезнең белән үткән юлларымны.
 
 
Мин дә төшеп калганнардан түгел,
Мин шулай ук әллә кем дә түгел.
Сездән артык җирем булмаса да,
Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел.
 
 
Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне,
Яхшы беләм мин үз урынымны.
Мин юкка да борын салындырмыйм
Һәм күтәрмим юкка борынымны.
 
 
Егетлекләр эшләштерсәм дә мин,
Беркемгә дә этлек эшләмәдем.
Беркемгә дә өреп калганым юк,
Беркемне дә юкка тешләмәдем.
 
 
Ә үземә өрүчеләр булды,
Мин аларга юри эндәшмәдем.
Миннән талантлылар, батырлар бар –
Мин алардан бер дә көнләшмәдем.
 
 
Кичерерсез мине, кирәк чакта
Сезнең төсле әгәр булалмасам,
Кешеләргә сез эшләгән кадәр
Игелекләр әгәр кылалмасам.
 
 
Сезнең белән мин ярышмыйм – сезне
Тырышсаң да узып булмас иде…
Ә шулай да сезнең үзегезгә
Миннән башка кызык булмас иде.
 
 
Мин, әлбәттә, сезнең кебек түгел –
Үзгәралмыйм, үзем аңласам да.
Сезнең янда мин чәүкә дә түгел,
Күгәрчен үк була алмасам да.
 
 
Курыкмагыз, мин таракан булып
Беркайчан да төшмәм ашыгызга.
Киртә булып ятмам юлыгызга,
Кайгы булып килмәм башыгызга.
 
 
Сезгә күбрәк шатлык китерермен,
Мин тоз салмам сезнең ярагызга…
Рәхмәтле мин сезнең һәммәгезгә,
Алган өчен мине арагызга.
 
 
Мин яратам сезне, чордашларым!
Сез кадерле миңа барыгыз да!
Шуңа күрә дә мин сезнең белән,
Шуңа да мин сезнең яныгызда!
 

Сиңа бик кыен булгандыр…

Хәйдәр Бигичевка


 
И моң иде күзләреңдә,
Моң иде карашыңда…
Сиңа бик кыен булгандыр
Моңсызлар арасында.
 
 
Моңсыз да булдымы кеше?!
Басты безне моңсызлар…
Синең моңнан безнең әле
Күңелебез мең сызлар.
 
 
Сызлансаң да, моңлансаң да
Туры килә таманга –
Моңлы булулар авыр шул
Мондый моңсыз заманда.
 
 
Кемгә кирәк синдәге моң,
Кемгә кирәк тавышың,
Кем ишетсен синең моңлы
Йөрәгеңнең кагышын.
 
 
Ул чаклы ачы моңнарга
Чыдыйдыр сирәк йөрәк.
Моңсызлар бәхетлерәктер,
Моңсызлар кирәклерәк…
 
 
Киттең инде күңелләрне
Моңнар белән сугарып.
Үзең киткәч, моңсызлар да
Калдылар моңсуланып.
 
 
Калды җаннар боегышып,
Калды дөнья моңланып.
Язам менә… каләмемне
Синең моңнарга манып.
 

Көзгә керүләре авыр…

 
Көзгә керүләре авыр…
Аннан күнегәсең.
Бөтен җаның-тәнең белән
Көзгә күмеләсең.
 
 
Ә көз озын, ә көз озак…
Мәңге үтмәс кебек.
Күңелдәге бу сагышлар
Мәңге бетмәс кебек.
 
 
Көзгә керүләре авыр…
Керсәм, чыгар идем.
Көзгә түзсәм, мин ничек тә
Кышка чыдар идем.
 
 
Кышка күчүләре рәхәт,
Әгәр күчә алсаң…
Ә нишләрсең, шушы ачы
Көздә торып калсаң?!
 

Уйландыра икән…

 
Китереп кысса йөрәгең,
Уйландыра икән…
 
 
Йөрәгеңне уеп-уеп,
Уй яндыра икән…
 
 
Сискәндерә, тетрәндерә,
Уяндыра икән…
 
 
Авыртынып ятулары
Оялдыра икән…
 
 
Бераз гына хәл керсә дә,
Куандыра икән…
 
 
Кайчагында йөрәк шулай
Кыландыра икән…
 

Сак-Соклар без…

 
Инде күптән Сак-Соклар без…
Түзәрлекләр калмады.
Кемнәр безне аерды соң?
Кемнәр безне каргады?
 
 
Татарларым-газизләрем –
И Сокларым-Сакларым…
Сагынам мин барыгызның
Бергә булган чакларын…
 
 
Без һаман табышмыйбыз шул,
Без һаман кавышмыйбыз.
Язмыш, дибез… Без шул инде
Язмышка карышмыйбыз.
 
 
Сак-Сок-Сак-Сок…
Төште безгә
Кемнәрнең каргышлары?
Кемнәрнең хаталары без,
Кемнәрнең ялгышлары?
 
 
И Сакларым, и Сокларым!
Сак та Сок та, Сак та Сок…
Күңелемнең ишекләрен
Кемнәр кага шак та шок?
 
 
Сак та Сок без,
Сак та Сок…
 

Остазларым

 
Авылымда һаман – өч-дүрт урам,
Авылымда һаман – шул ук йөз өй…
Күрергә дип кайтты остазларым –
Гариф Ахун белән Шәүкәт Гали
Һәм, әлбәттә инде, Илдар Юзи.
 
 
Авылымда шулкадәр дә рәхәт,
Бар да ихлас монда, бар да гади.
Якташларымнан да гади икән
Илдар Юзи белән Гариф Ахун
Һәм, әлбәттә инде, Шәүкәт Гали.
 
 
Нигеземдә шигъри догаларын
Укыдылар… юлым булыр ак, уң.
Ул доганы кемнәр укыды бит?! –
Шәүкәт Гали белән Илдар Юзи
Һәм, әлбәттә инде, Гариф Ахун.
 
 
Бер карасаң, алар – аксакаллар,
Бер караган чакта алар – сабый…
Кемнәр булсын инде, остазларым –
Шәүкәт Гали белән Гариф Ахун
Һәм, әлбәттә инде, Илдар абый.
 

Уфадагы дусларым

 
Уфа, дим дә, уф, дип куям,
Уфа, дим дә уфтанам.
Гомер буе Уфадагы
Дусларыма укталам…
 
 
Мин бу соңгы араларда
Бигрәк әллә нишләдем:
Сагындыра якташларым,
Иптәшләрем, ишләрем!
 
 
Дусларым – Сафуаннарым,
Рәмил, Рәмисләрем…
Әй шәп егетләр дә инде –
Китәрлек тә исләрең!
 
 
Фаилләрем, Рәдифләрем,
Рудоль, Марат, Римнәрем…
Тоям авыр чакларымда
Мин аларның иңнәрен!
 
 
Кадим, Айдар, Идрис, Урал…
Тагын әллә кемнәрем!
Алар – минем кардәшләрем,
Алар – минем тиңнәрем!..
 
 
Бар бит әле Мостай төсле
Бик газиз абыйларым!
Ни кызганыч, бик аз калды,
Аз калды андыйларым.
 
 
Дуслар иде Вазыйх, Динис,
Наҗар, Атнабайларым…
Булган бит, әй, Уфаларда
И нинди агайларым?!
 
 
Калдылар чордаш дусларым –
Таяныр терәкләрем!
(Дусларыма үземнең дә
Бар микән кирәкләрем?)
 
 
Уфада минем дусларым
Ким дигәндә мең, димен!
Бу шигырьне кайсысына
Арнарга да белмимен…
 
 
Сагынам сезне, дусларым,
Сагынам сине, Уфам, –
Сагынган төсле Еники,
Сагынган төсле Туфан!
 
 
Нинди сагынудыр инде
Берөзлексез, туктаусыз…
Үзем дә белмим, ничекләр
Яшимдер мин Уфасыз?!
 

«Шигырь хәзер аз языла…»

 
Шигырь хәзер аз языла,
Сагындырып кына.
Илһамы да йөри никтер
Ялындырып кына.
 
 
Шигырь хәзер аз языла.
Юк җанымда җегәр.
Гомер буе шигырь диеп
Җенләнгәнмен, җүләр.
 
 
Шигырь хәзер аз языла…
Сирәк-мирәк кенә.
Бөтенләй дә язмас идем,
Түзми йөрәк кенә.
 

Хатын-кыз ямьсез булалмый

 
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Көйсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!
Хатын-кызга сокланмаган
Төннәрем-көннәрем юк…
Хатын-кыз ямьсез булалмый.
Юк, минем күргәнем юк.
 

Юка иңнәреңнән кочам да…

 
Мин бер сиңа карыйм, бер үземә…
Без бит элекке дә, түгел дә.
Ни булса да яратабыз әле
Бер-беребезне без бүген дә.
 
 
Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли,
Әле һаман яна ич йөрәк.
Картаясы килми – киресенчә,
Яратасы килә көчлерәк!
 
 
Гашыйклар ул картаймаска тиеш…
Йөрәк аңлый, акыл аңламый.
Мин кайсына булырга да белмим –
Кайсы алдый, кайсы алдамый?
 
 
Үксез сабый төсле үксим кайчак,
Юка иңнәреңнән кочам да…
Күз яшьләрең белән битне юам,
Үз яшьләрем белән кушам да.
 
 
Ә картлык ул килми, килми әле –
Без белмибез аны бар дип тә.
Күңел генә никтер бик еш тула…
Болай үзе бар да тәртиптә.
 

Манзара

 
Көзнең соңгы ае килде –
Ноябрьнең бере.
Бүген шундый кояшлы көн!
Кояш шундый эре!
 
 
Нәкъ җәй айлары шикелле –
Көне көләч, җылы.
Бөтен дөнья тынып калган,
Тынган кошлар җыры.
 
 
Кайсы якка карасаң да –
Бер яфраксыз агач.
Сәер – агачлар бик иртә
Бер яфраксыз калгач…
 
 
Әллә агачлар саташкан,
Әллә көз ялгышкан…
Көзге кояш нурларына
Пәрәвез ябышкан.
 
 
Без барыбер кар салкынын,
Кыш киләсен тойдык:
Юл читендә беркөн яуган
Карлар уйдык-уйдык…
 
 
Җәй дә, көз дә, кыш та бүген!
Никтер җил дә исми…
Бу табигать кайчагында
Әллә ниләр эшли.
 

И Әнкәем – сыңар канат

 
И Әнкәем – сыңар канат…
Сабыр канат – бәгырьләрем
Телгәләнә сиңа карап!
Сыңар канат…
 
 
И Әнкәем – сыңар канат…
Җил иссә дә каерылыр,
Җил иссә дә сынар канат!
Сыңар канат…
 
 
И Әнкәем – сыңар канат…
Кирәк булса, безне яклап,
Алышка да чыгар канат!
Сыңар канат…
 
 
И Әнкәем – сыңар канат…
Безне яклап, безне саклап
Беткәндер ул канат… канап!
Сыңар канат…
 
 
И Әнкәем – сыңар канат…
Безнең хакка барсына да,
Барсына да чыдар канат!
Сыңар канат…
 
 
И Әнкәем – сыңар канат…
Сыңар канат асларында
Үсәр идем кабат-кабат!
Сыңар канат…
 

Шигырьне мин үзем язмыйм

 
Шигырьне мин үзем язмыйм,
Кемдер әйтеп яздыра.
Колакка шигырь пышылдап,
Мине юлдан яздыра.
 
 
Миңа кемдер әйтеп тора,
Мин язып кына барам.
Тик язып өлгерә алмыйм
Яисә бетә карам.
 
 
Ул иң әйбәт шигырьләрен
Әйтеп тора кич-иртән.
Ләкин язып ала алмыйм –
Мин бик начар ишетәм.
 
 
Колагыма пышылдаучы
Ходай түгелдер димен.
Ходай әйтеп торса, күптән
Мин Тукай булыр идем.
 

Мин борчылып яткан булам

 
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта,
Нишләрләр миннән башка?!
 
 
Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә –
Тәгәри үз көенә.
 
 
Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә –
Әллә бар мин, әллә юк.
 

Яфрак туе

 
Яфракларның бәйсез чагы,
Яфракларның туе.
Очу гына, качу гына
Аларның бар уе.
 
 
Өзелә дә оча алар,
Өзелә дә оча,
Бер-бер артлы тезелә дә,
Тезелә дә оча.
 
 
Үзләре үк кош бит алар,
Үзләре үк канат…
Җиргә бер кунгачтын, алар
Очалмаслар кабат.
 
 
Алар бер кат кына оча,
Бары бер мәртәбә.
Бер булса да оча алу –
Үзе бер мәртәбә!
 

«Сөю – күзләреңдә…»

 
Сөю – күзләреңдә…
Үзең – тезләремдә,
Сөю – күзләреңдә…
Күрәм инде, күрәм
Сагыш эзләрен дә.
 
 
…………….
Килә көзләрем дә,
Кибә кизләвем дә…
Син сиздеңме, белмим,
Ә мин сизмәдем дә.
 
 
……………..
Сөю – йөзләреңдә,
Хәвеф – сүзләреңдә.
Минем хәлләр шундый…
Рәхмәт түзгәнеңә.
 

Без – яшьлектән килгән ике хат

 
Сабый төсле ихлас чакны күңел
Торган саен ныграк сагына.
Казаннардан хатлар кошлар булып
Оча иде Бөре ягына.
 
 
Ә Агыйдел буйларыннан очып
Килә иде синең хатларың.
Истә әле һаман каушый-каушый
Хатларыңны ачкан чакларым.
 
 
Ул хатларда без сөйдек тә, җаным,
Без көйдек тә анда, яндык та.
Ә ул хатлар сакланадыр әле
Берәр ящиктә йә сандыкта…
 
 
Шул вакытлар шундый сагындыра,
Искә алсам, китә исләрем.
Тик укырга куркам ул хатларны –
Яшьлектәге сөю хисләрен.
 
 
Без кагылмыйк, әйдә, ул хатларга,
Калсын алар безнең яшьлектә.
Саклансыннар хисләр күңелләрдә,
Саклансыннар хатлар ящиктә.
 
 
Кабатланмый тарих кабат-кабат,
Кабатланмый яшьлек ике кат…
Ә хатларга тимик! Без үзебез
Шул яшьлектән килгән ике хат!..
 

Гарәп илендә

 
Кала булган ком чүлләре,
Бакча булган барханнар…
Рәхәт чигәләр шушында
Бар шәехләр, бар ханнар.
 
 
Югыйсә безнең шикелле
Мөселман адәмиләр.
Бүгенге ул бай шәехләр –
Кичәге бәдәвиләр.
 
 
Чүл өстендә – чын могҗиза,
Чүл өстендә – әкият…
Күңелләрендә булгандыр
Ак әкият – ак ният!
 
 
Мәңге дә ышанмас идем
Үзем барып күрмәсәм,
Ул әкият ишекләрен
Үзем ачып кермәсәм.
 
 
Бик тырышсаң, була икән
Җир өстендә дә җәннәт…
Ни өчендер куйдым шунда
Үз-үзебезне жәлләп.
 
 
Ә безнең тормыш инде ул
Ни тәмуг бит, ни җәннәт…
 
 
Менә шулай, җәмәгать!
 

Син – һаман сер

Кларага

 

 
Гомер буе сине сөйдем…
Син – һаман сер, син – тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың…
Булсын!
 
 
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
 
 
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
 
 
Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
 
 
Кайчак сөю давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар матурларын
Булмый сөеп бетереп.
 
 
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!
 
 
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми…
Хәер, мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкми.
 

Көзләр белән бергә

 
Көз килгән Сөн буйларына –
Җәйне алыштырып.
Шулай инде…
Табигатьне
Булмый ялгыштырып.
 
 
Үземнең Сөн буйларымны
Йөрим караштырып…
Сөндә уйный көзге кояш
Күзне камаштырып.
 
 
Сөн буйлары җитдиләнгән,
Яшеллеген җуйган –
Җиде төрле төс җитмешкә
Әйләнгән дә куйган.
 
 
Сөн буе кайдан җыйгандыр
Бу кадәрле төсне! –
Бу бит Фаил Зыязовның
Пейзажлары төсле.
 
 
Кайттым мин дә Сөн буена
Көзләр белән бергә.
Көзләр белән бергә китәм,
Көзләр белән генә…
 
 
Сөн буйлары шулкадәр дә
Балкып торыр икән! –
Миннән соң да мәңге шулай
Матур булыр микән?
 

Гомер Сабан туе

 
Гөрләп тора гомер Сабан туе…
Биргән Ходай көннең чуакларын.
 
 
Тиздән урак өсте. Авылдашлар
Көйләп куйган инде уракларын.
 
 
Челтер-челтер әле чишмәләрем,
Тулып ага әле улакларым.
 
 
Авылымның саф суларын эчсәм,
Юыладыр кебек гөнаһларым.
 
 
Инеш булган инде чишмәләрем,
Урман булган инде куакларым.
 
 
Мине күргәч, елап җибәрделәр –
И талларым минем, елакларым…
 
 
Ә авылым, Сабантуйга диеп,
Якыннарын җыйган, еракларын.
 
 
Алар арасында Казаннардан,
Уфалардан килгән кунакларым.
 
 
Бар мир белән и телиләр миңа
Бәхет-шатлыкларның гел акларын.
 
 
Котлаулардан һәм дә мактаулардан
Чыңлап тора минем колакларым.
 
 
Тик шунысы гына… Тәгәри бит,
Сүтелә бит гомер йомгакларым…
 
 
Бүген исә – гомер Сабан туе…
Искә алмыйк әле ул якларын.
 

Үзебез!

 
Бөекләр китеп беткәннәр…
Алмашка килүчеләр
Бик күренми әле, гәрчә
Җитәрлек теләүчеләр.
 
 
Шуңа күрә ил алдында
Пакь калсын дип йөзебез,
Бөекләрнең вазифасын
Башкарабыз үзебез!
 

Кеше гомерләре бигрәк кыска…

 
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.
 
 
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
 
 
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
 
 
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.
 
 
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.
 

Татар

 
Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, –
Татар баштан ашкан!
 
 
Татар күчмә кошлар кебек –
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
 
 
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
 
 
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
 
 
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
 
 
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!
 

Каенкаем

Фәридә апа Кудашевага

 

 
И Фәридә апакаем,
Син бит безгә апа-каен…
 
 
Апакаем-якташкаем,
Зифа буйлы якташ-каен…
 
 
Апакаем-җаныкаем,
Үзең – каен, җаның – каен.
Җанлы каен, данлы каен…
 
 
Җанны өзә тавышкаең,
Кечкенәдән таныш каен…
 
 
Апакаем-моңлыкаем,
Син бит бигрәк моңлы каен…
 
 
Саргайта ла сагышкаең,
Сары каен, сагыш-каен…
 
 
Күңелләрдә – җырыкаең,
Җырың – каен, җырлы каен…
 
 
Җырлый каен, тынмый каен,
Каен, каен, каенкаем…
 

Шушы инде…

 
Шушы инде минем туган,
Минем үскән җирләрем.
(Бабамны да, әткәмне дә
Мин шушында җирләдем…)
 
 
Шушы инде каеннарым,
Иң якты сагышларым.
(Ишетергә язмасын, дим,
Аларның каргышларын…)
 
 
Шушы инде тупылларым,
Шушы инде талларым.
(Бар дөньяга сиптем инде
Мин аларның даннарын…)
 
 
Шушы инде якташларым,
Иң газиз кешеләрем.
(Аларның газизлекләрен
Мин яңа төшенәмен…)
 
 
Монда бөтен җир әрәмә,
Монда бөтен җир әрем…
Ошады микән, юк микән
Сезгә туган җирләрем?!
 
 
Җаныгызда нинди хистер,
Уйларыгызда нидер?
Сезгә, бәлки, монда бар да
Гадәтидер, гадидер.
 
 
Миңа гына кадерледер
Туган җирнең бу тәме?..
Туган җирем шушы гына…
Юк, дусларым, бүтәне.
 

Мин аңлыймын сине…

Марат Ямаловка


 
Таныдыңмы, Марат, авылыңны,
Сагындыңмы малай чагыңны?
Әйтсәм әйтим инде, тупылларың
Гомер буе сине сагынды.
 
 
Сөн суына карап утырасың,
Арыгансың бугай юлдан соң.
Кайттың шул син кырык ел буена,
Кырыкмаса кырык елдан соң…
 
 
Син үзгәрдең микән, авыл микән?
Үзгәргәнме әллә дәверләр?
Ансы инде бик мөһим дә түгел…
Бәргәләнә тәк тә бәгырьләр.
 
 
Сиздермәскә генә тырышасың,
Күзләреңдә синең – моңсулык.
Әткәйләрнең яшьлек сагышы ул…
Бездә дә бит сагыш, моң шул ук.
 
 
Нишлисең бит, язмыш туган җирдән
Алып китте безне аерып.
Тамырларыбыздан тартып алды,
Каерыплар алды, каерып.
 
 
Безнең сәйяр язмыш беткән инде
Башка яклар белән бәйләнеп.
Авыллардан китү берни түгел,
Кайтулары авыр әйләнеп.
 
 
Без дә китеп бардык… Авылыбыз
Яшәп яткан була безсез дә.
Юк, кирәкми, берни әйтә күрмә!
Мин аңлыймын сине сүзсез дә.
 

Без дә яздык…

 
Без дә яздык…
Бу дөньяның
Күпме көйләрен боздык.
Белмим шул, эреде микән
Күңелләрдәге бозлык?..
 
 
Без дә яздык…
Без язганнан
Беркем дә үзгәрмәде.
Һәркемнең үз дөньясы шул,
Һәркемнең – үз гамьнәре.
 
 
Ни язганын,
Ник язганын
Күңел беләмени ул…
Без дә яздык, язган булдык…
Язу беләнмени ул?!
 

Чыгар идем очып…

 
Тын кысыла палатада,
Үзе тынчу, кысык.
Күкрәк чәнчеп-чәнчеп куя,
Йөрәк куя кысып.
 
 
Утырам мин, Тукай кебек,
Үз-үземне кочып.
Ачык булса, тәрәзәдән
Чыгар идем очып.
 
 
Салкын бәрер диеп куркам –
Ташлар идем ачып…
Тырышсаң да булмыйдыр шул
Үз-үзеңнән качып.
 

Мәхәббәт яшькә карамый

 
Мәхәббәт яшькә карамый,
Мәхәббәт хискә карый.
Яратуның гөнаһы юк –
Кайчан сөйсәң дә ярый.
 
 
Карамый ул картлыгыңа,
Карамый яшьлегеңә.
Мәхәббәтнең яше булмый –
Була күз яше генә.
 
 
Мәхәббәт ул сайлап тормый
Олысын да, яшен дә:
Мәхәббәт ул һәр гашыйкның,
Һәркемнең үз яшендә.
 
 
Үзеңә насыйп мәхәббәт –
Сиңа ничә тулса да –
Килә ул, килә барыбер,
Килә кайчан булса да.
 

Көзге яфрак

 
Каеным, бер яфрагыңны
Бир әле үземә.
Яфраклар бит берәм-берәм
Болай да өзелә.
 
 
Истәлеккә берне генә
Өзим әле үзем.
Хәтерләтеп торыр иде
Гомеремнең көзен…
 
 
Көзге яфрак учларыма
Үзе очып төште.
Сары яфрак салкын иде…
Ә учларым пеште.
 

Төн утырып шигырь язам

 
Төн утырып шигырь язам
Гомер булмаганны.
Юк иде әле күңелнең
Болай дулаганы.
 
 
Күзләремнән йокы качты,
Хисләр күккә ашты.
Мөлдерәмә тулы күңел
Түгелде дә ташты.
 
 
Әллә инде гашыйк булдым,
Әллә инде картлык…
Минем яшьтә хисләнергә
Ярамыйдыр артык.
 
 
Әллә ни булды күңелгә –
Шундый иде элек…
Төн утырып шигырь язам,
Малай-шалай кебек.
 

Кычыту

 
Телгә әллә ниләр килә –
Тел кычытып тора.
 
 
Бер кычытса ярар иде,
Гел кычытып тора!..
 
 
Иң асыл сүзләрен илһам
Гел очыртып тора.
 
 
Шигырь итеп язмый булмас –
Кул кычытып тора!..
 

Минсез генә…

 
Ә урамда – шундый якты көзләр, –
Якты көздән калыр якты эзләр.
 
 
Палатада җәй дә, кыш та түгел,
Тик барыбер көздә, көздә күңел…
 
 
Гомерләрне сүтеп бара көзләр,
Бәгырьләрне өтеп ала көзләр.
 
 
Җилфер-җилфер итеп бара көзләр,
Сизелми дә бетеп бара көзләр.
 
 
Сары көзләр, соры, кара көзләр…
Минсез генә китеп бара көзләр.
 

Акчарлаклар дәшә мине

 
Диңгезләрне буйлап кына,
Уйнап кына, очып кына
Минем бүлмәм балконына
Акчарлаклар очып куна.
 
 
Дәшә мине акчарлаклар
Бергә-бергә очыйк, диеп,
Биек-биек киңлекләрне
Бергә-бергә кочыйк, диеп!
 
 
Акчарлаклар арасында
Очар идем мин үзем дә.
Бәхеттер ул – оча алу,
Рәхәттер ул – күк йөзендә!
 
 
Мин, әлбәттә, очар идем
Акчарлаклар ише генә…
Юк шул инде, оча алмам –
Мин бит бары кеше генә.
 

Шигырь чоры

 
Тагын шигырь чоры килә –
Бигрәк моңсу чорлар.
Көзге көннәр күңелемне
Тагын моңга чорнар.
 
 
Көз үткәнче бертуктаусыз
Әрнер инде җаным –
Хәтерләмим дә мин аның
Әрнемәгән чагын.
 
 
Торам менә хисләремне
Чак-чак кына тыеп.
Шулкадәр хис җырга гына
Бетәме соң сыеп?
 
 
Язылмаган күпме шигырь,
Күпме җырлар көтә.
Җырлар булып кошлар китә,
Җанны өтә-өтә.
 
 
Болай да нәзек күңелне
Көзләр өзә инде…
Тагын шигырь чоры килә –
Кәгазь түзә инде.
 

Син бит мондый түгел идең…

 
Әйтәм сиңа чын күңелдән,
Әйтәм сиңа чынын:
Чишендерсәң, кызлар кебек
Әле буең-сының.
 
 
Син чын ханбикә шикелле,
Шәпләп киендерсәң.
Сылуланыплар китәсең,
Шулай сөендерсәң.
 
 
Йөзләрең китә ачылып,
Кершән-фәлән сөртсәң,
Бит очыңа матур итеп
Берәр миң дә төртсәң.
 
 
Әгәр дә буяп җибәрсәң,
Чәчләрең дә кара –
Чәчләреңне яшь чактагы
Кебек итеп тара!
 
 
Син бит мондый түгел идең
Хәтта кыз чагыңда…
Син дип кабат янам инде
Сөю учагында!