Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Гүзәллек

 
Дөньяда күпме хатын-кыз –
Гүзәлләрдән гүзәл!
Гүзәллекләре үзәкне
Моннан соң да өзәр!
 
 
Гүзәллекне минем күзләр
Үлгәндә дә күзләр.
Тоя әле минем йөрәк,
Күрә әле күзләр.
 
 
Мохтаҗ җаным гүзәллекне
Гомер буе эзләр…
Син барда йөрәк тә чыдар,
Күзләрем дә түзәр.
 

«Гашыйк булмам дигән идем…»

 
Гашыйк булмам дигән идем
Моннан соң беркемгә дә.
Антлар иттем «сөю» сүзен
Алмаска дип телгә дә.
 
 
Чыгардың ла, кызый, юкка
Бөтен тырышлыгымны.
Качырдың йокыларымны,
Алдың тынычлыгымны.
 
 
Мәхәббәттә мин күптәннән
Көл идем, күмер идем.
Әллә нәрсә булды әле, –
Мин мондый түгел идем.
 

Ах, нинди егет идең бит!

Динис Бүләковның вафатына


 
Ах, нинди егет идең бит,
Ах, нинди бөркет идең!
Син бит бөтен Уфасына
Бер генә бөртек идең.
 
 
Ах, нинди дустым идең бит,
Берәүгә дә биргесез.
Синең төсле дуслар тагын
Булыр микән – билгесез.
 
 
Күңелләр синсез тулышкан,
Уфалар синсез боек.
Чак-чак кына түзеп торам,
Күз яшьләремне тыеп.
 
 
Ниләр калган сиңа анда,
Ник кенә киттең, Динис?!
«Сагындыра Динис», – дисез,
Соң мин дә шулай дим ич.
 
 
Динис кенә юк арада…
Ах, аның дуслыклары!
Ул киткәч кенә беленде
Дөньяның бушлыклары…
 
 
Ах, дусларым, кирәк түгел,
Сез мине юатмагыз.
Күңел болай да кителгән –
Кирәкми, елатмагыз!
 
 
Ах, дусларым, нигә генә
Динисне җибәрдегез?
Ник үлемне җиңмәдегез,
Ник минсез җирләдегез?
 
 
Өлгермәде хәбәрегез,
Соңлады хатларыгыз…
Әйдәгез Динис янына
Йә үзен кайтарыгыз!
 

Исеңдәме?

 
Авылымның айлы кичендәге
Татлы хисләр әле исеңдәме?
Безнең антлар әле көчендәме?
Әллә инде юллар киселгәнме?
 
 
Сине миннән артык яратучы
Булмагандыр әле, булмагандыр.
Минем кебек гашыйк булучылар
Тумагандыр әле, тумагандыр.
 
 
Минем кебек үлеп яратучы
Табылырмы әле, табылырмы?
Сиңа тагын минем кебек мәҗнүн
Табынырмы әле, табынырмы?
 
 
Минем төсле сине сагынучы
Юктыр әле, иркәм, юктыр әле.
Үзеңнең дә, яшь чактагы кебек,
Йөрәккәең һаман уттыр әле!
 
 
Тик нишләрмен синең иңнәреңә
Башкаларның кулы кагылдисә? –
Мин тагын да ныграк яратырмын,
Андый кеше әгәр табылдисә!
 

Калсыннар иде кызыгып…

 
Синең белән Яркәй буйлап
Килә тагын узасым:
«Сөям!» диеп кычкырасым,
Бар тынлыкны бозасым…
 
 
Калсыннар иде кызыгып
Йә сөйләп берәр гайбәт.
Ә безнең китми исебез,
Безгә ничек тә әйбәт.
 
 
Кулыңны гына булса да
Тотып йөрисе иде,
Синең кайнар кочагыңда,
Их, бер эрисе иде.
 
 
Кеше күзеннән еракка
Кереп посасы иде,
Берәр караңгы почмакта
Кысып кочасы иде…
 
 
Әле онытмагансыңдыр
Ул утлы минутларны?
Еллар да сүндерә алмый
Җандагы ул утларны.
 

Ярату

 
Яратам сине, кадерлем!
Син – иң якын кешемдер.
Сине нигә яратамдыр? –
Әйталмыйм ни өчендер…
 
 
«Нигә яратасың?» – дисең.
Анысы нигә инде?
Гел бер сорау биреп, минем
Җаныма тимә инде.
 
 
Синең өчен янып-көеп,
Яшьлекләр үтте-китте.
Сорама ник яратканны.
Яратам! Бетте-китте…
 

Җәйге бер сәхифә

 
Килде дә ява башлады, –
Калдым яңгыр астында.
Карап торам – яңгырның мин
Уртасына бастым да.
 
 
Чыландым инде барыбер,
Дидем дә… үз көемә
Яңгыр белән бергәләшеп
Кайтып киттем өемә.
 
 
Качарга бер ышык та юк –
Үз юлымнан атлыймын.
Тоз булмагач эремимен,
Су булмагач акмыймын.
 
 
Чыланмаган җир калмады.
Бераз гына, юк, калды…
Мин дә өйгә кайтып җиттем,
Яңгыр да шып туктады.
 

Ромашкалар ташкыны

 
Бөтен болын – ак күбәләк,
Бөтен болын – ак күбек,
Ап-ак ромашкалардан
Дөнья шулай ак кебек.
 
 
Соңга калмыйм дигән кебек,
Ромашкалар ашыга –
Канат җилпеп, пакьлек сирпеп
Килә минем каршыга.
 
 
Күңелем дә ни өчендер
Шул аклыкка ашкына.
Күмеп-күмеп китә мине
Ромашкалар ташкыны.
 
 
Болын тулып, аклык булып
Йөгерә ромашкалар.
Мин Туфанны уйлыйм шунда…
Ни уйлыйдыр башкалар?!
 

Агыйдел агымнары

 
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле Агыйделдә
Йолдызлар кабынганы.
 
 
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле күңелемә
Берәүнең кагылганы.
 
 
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле Агыйделдә
Аккошлар кагынганы.
 
 
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле Агыйделдә
Берәүнең сагынганы.
 
 
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Эзлим, эзлим шул берәүне,
Юк әле табылганы.
 
 
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Күңелләрнең мәхәббәттән
Юк әле арынганы.
 
 
Агыйдел агымнары…
 

Кылганнар

 
Әй кылганнар, кылганнар,
Әнкәемнең чәчләренә
Көмеш булып кунганнар…
 
 
Тавышсыз-тынсыз гына,
Җилфер-җилфер җилфердиләр,
Җырсыз да моңсыз гына…
 
 
Дулкынлана кылганнар.
Кылганнар ниләр кылганнар,
Кылганнар ник тынганнар?..
 
 
Көйләр көйлидер алар.
Без белмәгән, без теләгән
Серләр сөйлидер алар…
 
 
Узып барышларыдыр.
Болар – Болгар кылганнары,
Болгар сагышларыдыр…
 
 
Чынлап, алардыр, алар.
Болгардан Татар Иленә
Ашыгалардыр алар…
 
 
Җилфердиләр җилсез дә.
Кылганнарның җыр-моңнарын
Ничек җиткерим сезгә?..
 

Сөн буенда кояш байый

 
Сөн буенда кояш байый,
Байый күзгә күренеп.
Нурларына рәхәтләнеп
Куеп була кер элеп.
 
 
Кызыл шәфәкъ. Кызыл болыт.
Кызылдан кызыл кояш.
Бигрәк ямансу – кояшның
Тиздән батасын тойгач.
 
 
Сөн буенда кояш байый…
Сүрәнләнә, сүрелә.
Ничек кенә төшенергә
Бу кояшның серенә?
 
 
Төшеп бара кызыл кояш
Нәкъ Актаныш янына.
Анда – якты…
Безнең авыл
Инде төнне ябына.
 
 
Сөн буенда кояш байый
Моңсу гына, соң гына.
Кояш түгел, гомерләрем
Байый сыман тын гына.
 

Ырынбур далалары

 
Ырынбур далалары…
Кайларда сез, татарымның
Таралган балалары?
 
 
Ырынбур далалары…
Бу татар балаларының
И ерак аралары.
 
 
Ырынбур далалары…
Атлар чапкан… Чыдамаган
Атларның дагалары.
 
 
Ырынбур далалары…
Әле һаман әрнеп ята
Тарихның яралары.
 
 
Ырынбур далалары…
Өстәлеп тора яңадан
Яраның яңалары.
 
 
Ырынбур далалары…
Ул төзәлмәс яраларның
Кайларда дәвалары?
 
 
Ырынбур далалары…
Ник дәшми татар даласы,
Кайда ил агалары?!
 
 
Ырынбур далалары…
Сабырлыклар бирсен сезгә,
И дала аналары!
Ырынбур далалары…
 

Каеннар да төрле икән

 
Мондый кара урманга мин
Беренче керәм.
Мондый сәер каеннарны
Беренче күрәм.
 
 
Каеннары шауларга да
Кыймый торалар.
Үзләрен каен итеп тә
Тоймыйдыр алар.
 
 
Ул каеннар нигәдер еш,
Озын һәм нечкә.
Сыгылмыйча, егылмыйча
Торалар көчкә.
 
 
Ботаклары – очта гына,
Бер себеркелек.
Карамый миңа аларның
Берсе-бер көлеп.
 
 
Алар мине танымый шул,
Мин дә танымыйм.
Әллә кәефем юк инде,
Әллә талымлыйм…
 
 
Ак каен икәнлекләрен
Булмый танып та.
Каеннар да төрле икән
Төрле халыкта.
 

Кайтыгыз, пароходларым!

 
Агыйделнең кая яме?
Нигә юк бер коты да? –
Йөзми пароходлары да,
Җемелдәми уты да.
 
 
Бәйдәге пристаньнар да
Чылбырын качкан өзеп.
Пароходлар булып үзем
Китимме әллә йөзеп?
 
 
Сагынам, бигрәк сагынам
Пароход тавышларын. –
Заманында мин аларга
Күпме җыр багышладым.
 
 
Агыйдел дип, мин чак кына
Сарыга сабышмадым…
Киткән ак пароходларым,
Калган ак сагышларым.
 
 
Кайтыгыз, пароходларым,
Узыгыз яннарымнан.
Сезгә кул изәп калырмын
Агыйдел ярларыннан.
 
 
Элекке кебек узыгыз…
Әле дә шул үсмер мин.
Ул бәхетле мизгелләрне
Әле дә мин төсмерлим…
 
 
Ак пароходлар су өстен
Бизәкли, бизи иде.
Ак күлмәкле, ак бантиклы
Кызлар кул изи иде.
 
 
Ә берсе миннән күзен дә…
Ә-ә-ә, күзегез кызамы?
Юк, барыбер ул бәхетне
Аңламыйсыз сез аны.
 
 
Их, ул чаклар, кайтмаска дип
Агып киттеләр инде.
Сөю тулы үсмер чакны
Алып киттеләр инде.
 
 
Кайтыгыз, пароходларым,
Кайтыгыз Агыйделгә.
Үсмер чакта сезнең төсле
Үзем дә ак идем лә…
 
 
Кайтыгыз, кайт!
Күңелләрем
Кош булып очар иде.
Ак күлмәкле теге кыз да,
Бәлки, бер очрар иде.
 

Исәнме, Киек Каз Юлы!

 
Исәнме, Киек Каз Юлы!
Таптым бит сине янә –
Авыл өстендә тын гына
Янасың икән әнә!
 
 
Мин инде сине, гафу ит,
Күптән оныткан идем.
Мин инде бүтән юлларга
Барып юлыккан идем.
 
 
Шулкадәр якын икән син,
Шулкадәр ачык икән.
Яңа аңладым – мин сиңа
Һаман да гашыйк икән.
 
 
Исәнме, Биек Каз Юлы!
Балачак истәлегем.
Әй синең биеклекләрең,
Әй синең өстәлегең!
 
 
Барыбер дә минем сиңа
Буйларым җитә иде.
Уйларым, сиңа карасам,
Дерт итеп китә иде.
 
 
Исәнме, Бөек Каз Юлы! –
Йолдыз Юлы, Ай Юлы…
Син бит – Бөек Галәм Юлы,
Син – Бөек Ходай Юлы!
 
 
Мин карыйм сиңа сокланып,
Карыйм куркып, шикләнеп.
Әмма кала алмас җаным
Шушы Җирдә чикләнеп.
 
 
Исәнме, Боек Каз Юлы!
Син мине көтәсеңме? –
Киек Каз Юлыннан бер көн
Беләм мин үтәсемне…
 
 
Төнге күккә күтәрелеп
Бер генә кара икән:
Якты юлдан йолдыз-йолдыз
Юлчылар бара микән?
 

Җәйне озату

 
Көннәр һаман җылы әле.
Сентябрьнең бише.
Җиңелчә, җәйчә киенеп
Йөри әле кеше.
 
 
Яфраклар гына акрынлап
Керә сары төскә.
Күнегәбез, буйсынабыз
Без дә сары көчкә.
 
 
Тышта җәйчә челлә әле,
Эчтә – сагыш кына.
Мондый хәлләр табигатьтә
Була ялгыш кына.
 
 
Ак болытлар шундый биек,
Җилләр йөри биеп.
Кыштырдый сары яфраклар,
Бәгырьләргә тиеп.
 
 
Дөньяның хозурлыгына
Буламы соң туеп!
Көзләрне дә, кышларны да
Буламы соң тыеп?!
 
 
Кояш. Рәхәт. Ак каеннар
Утыралар оеп.
Күңел генә көзне тоя, –
Шуңа, ахры, боек.
 

Көзгә киттек, әйдә!

 
Күз алдында үзгәрә җәй –
Алыштыра төсен.
Чыга да кояш югала,
Көн дә явым-төшем.
 
 
Мондый түгел иде лә җәй
Әле кичә генә.
Көзгә таба авыша ул
Сиздермичә генә.
 
 
Үзгәрәм бугай үзем дә…
Күздән сагыш тама.
Китеп барам көләч җәйдән
Моңсу көзгә таба.
 
 
Килә тизрәк моңланасым,
Көздән моң аласым,
Моңсу көзләрнең эченә
Кереп югаласым…
 
 
Моңсулыкка китеп барам,
Төгәлләнә җәй дә.
Кемнәр бара минем белән? –
Көзгә киттек, әйдә!
 

Көз. Казансу. Моңсу…

 
Пляж калган салкынаеп,
Шыксызланып, серәеп.
Табигать калган сагаеп,
Агачлар – сирәгәеп…
 
 
Узып бара кара бер эт –
Көзге эт тә өшәнгән.
Сары комга сары яфрак
Түшәк булып түшәлгән.
 
 
Ямансулык – күңелемдә,
Моңсулык – көз илендә.
Шәп-шәрә агачлар гына
Басып калган биредә…
 
 
Казансуга карый алар,
Тик күрмиләр үзләрен.
Казансу көзге иде лә,
Аеруча көзләрен…
 
 
Үзләрен күрмәс шул алар:
Казансудан качкан су,
Язын гына тулышкан су,
Кайчан гына ташкан су…
 

Мин сагынам сезне, авылдашлар!

 
Сез беләсезмени, авылдашлар,
Сагынуның нәрсә икәнен,
Сагынулар, сагынулы уйлар
Мине шагыйрь бер җан иткәнен.
 
 
Шул сагынулардан диваналар
Булыр чиккә кайчак җитәмен,
Авылыма кайткан саен, мин бит
Әрни-әрни чыгып китәмен…
 
 
Сез белмисез генә, авылдашлар, –
Уйларымда минем сез генә.
Бик сагынам сине, туган авыл,
Аңлатырга җитми сүз генә.
 
 
Җырларым да җитми, хисләрем дә
Аңлатырга сагынуымны.
Әй Шәммәтем, кайчагында син дә
Сагыныштыр, сагын улыңны.
 
 
Сагындыра икән, төшләреңдә
Ыңгырашып ятса җир-суың;
Төшләреңә ата-бабаң керсә,
Арта гына бара җирсүең.
 
 
Сагыш катыш хатирәләр генә
Шәммәтемнең һәрбер төшендә.
Шәммәт янындагы чаукадагы
Шәм каеннар керә төшемә.
 
 
Сез утынга кискән ул каеннар –
Җанымдагы яңа яралар.
Мин аларга кечкенәдән гашыйк,
Минем өчен сөйгән яр алар.
 
 
Сез күперен сүткән Таш-Елга да
Сөнгә коймый, коя йөрәккә.
Ә күпере искергәндер инде,
Сүткәнсездер инде кирәккә.
 
 
Сез мал йөрткән иске зират та бит
Минем өчен изге, үз урын…
Үпкә катыш бу сүзләрем өчен
Ачуланмас Шәммәт үз улын.
 
 
Мин сагынам сезне, авылдашлар,
Түзә алмый шигырь язамын…
Үзем генә аңлыйм сагынуның
Рәхәтлеге белән газабын.
 

И син…

 
И син, минем җырлы ягым!..
Кайчагында – салкын ягым,
Кайчагында – җылы ягым.
 
 
Матурлыкка тиңсез ягым!..
Әрни җаным – син бит минем
Мәчетсез һәм динсез ягым!
 
 
И сабыйдай телсез ягым!..
Син барсына ышанасың,
Сабый төсле керсез җаның.
 
 
И моң ягым, сагыш ягым!..
Әрни җаным – син бит минем
Кызмача һәм салмыш ягым.
 
 
И син, минем серле ягым!..
Саный китсәң, синең дә бар
Төрле ягың, төрле чагың.
 
 
Ни әйтергә инде тагын? –
Ничек кенә, нинди генә
Булсаң да, син – газиз ягым!
 

Бармыйм әле Фороска

 
Ял итәргә берәм-берәм
Китеп барды бары да
Еракка – Анталиягә
Йә Карловы Варыга.
 
 
Кемдер – Канар утравына,
Кемдер китте Фороска.
Мин быел да еракларга
Булдым әле бармаска.
 
 
Әллә күңел тартмый анда,
Әллә җаным иренә,
Мин быел да кайтып киттем
Туган-үскән илемә.
 
 
Туганнарым арасына,
Яннарында торырга.
Әнкәйнең ипи салганын
Күзәтеп утырырга.
 
 
Күзәтергә таң атканын
Һәм кояш баеганын;
Бал кортларының очканын,
Умарта аерганын.
 
 
Чираттан көтү көтәргә,
Иртән чыкта йөрергә;
Уйланырга… һәм үземнең
Кемлегемне белергә.
 
 
Дөньясыннан качып кына
Шигырь язып ятарга.
Авылдашлар белән капка
Төбендә гәп сатарга.
 
 
Энекәшнең ачы балын
Бераз авыз итәргә.
Егетләр белән урамнан
Бергә җырлап үтәргә.
 
 
Шушында минем язмышым:
Иҗатым да, ялым да.
Рәхәт миңа үз ягымда,
Газиз әнкәм янында.
 
 
Ярый әле башым җиткән
Еракларга бармаска.
Туган җире булмаганнар
Йөрсен, әйдә, Фороска!
 

Каеннарым елап кала

 
Туган ягым каеннары
Калалар инде.
 
И. Юзеев

 
Каеннарым, киткән саен,
Миңа кул изәп кала.
 
 
Авылымның тирә-ягын
Каеннар бизәп кала.
 
 
Каеннарым минем якка
Моңаеп карап кала.
 
 
Моңаеп карап калса да,
Каеннар ап-ак кала.
 
 
Каеннарым, киткән саен,
Китмә, дип урап ала.
 
 
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Каеннар урлап кала.
 
 
Шуңа микән каеннарның
Яралары кап-кара.
 
 
Каеннарым елап кала,
Кайгылар ерак кала.
 
 
Киткән саен, үзем үксим,
Каеннар үксеп кала.
 
 
Саргаерлар инде минсез –
Каеннар үксез кала.
 

Тәрәзәдән күз алмыйм…

 
Утырам өйдә… авылда,
Тәрәзәдән күз алмыйм.
Бәләкәйдән калган гадәт –
Карамыйча түзалмыйм.
 
 
Кызык та миңа, моңсу да:
Карыйм үткән-сүткәнгә.
Кайткан шикелле буламын
Балачакка – үткәнгә…
 
 
Әнә минем яшьтәш кызлар
Кайтып килә чишмәдән.
Борылып та карамыйлар,
Алар әллә нишләгән.
 
 
Энекәшләр дә куышып
Йөри әнә тегендә.
Утыра күрше әбиләр
Безнең капка төбендә.
 
 
Әнә көтү кайтып килә,
Әнкәем капка ача.
Ә сеңлем, куркып сыердан,
Әнкәй артына кача.
 
 
Бүрәнә өстендә ир-ат –
Тәмәке көйрәтәләр.
Алар инде малайларны
Этлеккә өйрәтәләр.
 
 
Әнә минем яшьтәшләрем
Урамда шар сугалар…
Юк шул инде…
Яшьтәшләрнең
Малайлары шул алар.
 
 
Безне үстергән әбиләр
Күптәннән гүрдә инде.
Әбиләр дә, бабайлар да
Барсы да бергә инде.
 
 
Минем белән бергә үскән
Яшьтәшләр дә – чал башлар.
Алар инде үземне дә
Бик тиз таный алмаслар.
 
 
Энекәшләр – ир уртасы,
Сеңелләр – апа булган…
Безнең бу олыгаюлар
Шулай да хата булган…
 
 
Үзгәргәннәр,
Түзмәгәннәр –
Карап калам барсына.
Әнкәй генә элеккечә…
Чыга көтү каршына.
 

Туган илдә кем пәйгамбәр?..

 
Туган илдә кем пәйгамбәр,
Туган җирдә кем бөек?..
Көләчәкләр генә синнән,
Йөрсәң «Мин бөек!» диеп.
 
 
Анда бар да – авылдашлар,
Анда бар да бертигез:
Барыбызга бер үк тарих,
Барыбызга бер нигез.
 
 
Барыбызга бер үк бишек,
Барыбызга бер зират.
Киләчәктә берәм-берәм
Кичәсе бар бер сират…
 
 
Мин дә шул ук авылныкы,
Мин дә шул ук ырудан.
Моңнарым да – әбиләрем
Җырлаган җыр-җырудан.
 
 
Иген икмим, мин җыр язам –
Шунда гына аермам…
Хөрмәт юк дип үпкәләмәм,
Көтмиләр дип кайгырмам.
 
 
Рәхмәтле мин нигеземә –
Җырларымны мул иткән.
Туган җиремнең бер улы
Булсам, миңа шул җиткән.
 

Мин – Сөн кошы!

 
Кошлардагы туган җирне сөю
Һәм сагыну миңа, аһ, таныш.
Мин – Сөн кошы! Ике канатымның
Берсе – Илеш, берсе – Актаныш!
 
 
Берәүдән дә рөхсәт сорамыйча,
Кушып куйдым сезне мин үзем.
Илеш төсле газиз син, Актаныш –
Туган ягым, шигъри нигезем.
 
 
Синең якка карап үстем бит мин,
Сөн аръягы тартты җанымны.
Хәтерләмим сине сагынмаган,
Сине уйламаган чагымны.
 
 
Иртә белән чыгам күтәрмәгә, –
Уч төбендә төсле Аешың.
Өч чакрымнан сизеп тора идем
Кызларының йөрәк кагышын.
 
 
Мин Агыйдел тарафына карыйм –
Әнә Кәзкәй, әнә Тыңнамас.
Борылам да карыйм – күңелдәге
Сагынулар бер дә тынмагач.
 
 
Күз алдымда – кечкенәдән таныш
Иске Әлем, Яңа Әлемең.
Бәгырьләрне һаман ачыттыра
Сөн буенда ачы әремең.
 
 
Богадының әнә агачлары,
Алар белән рәттән – Кадермәт.
Балачакның ерак манзарасын
Йөрәгемдә йөртәм кадерләп.
 
 
Әнә генә Чишмә, әнә Ахун,
Янәшәдә генә Меңнәрең.
Мин сездәге йолдызларга карап
Хыяллана идем төннәрен.
 
 
Тик югалды инде Йолдызларың,
Тик таралды Якты Юлларың…
Мин ишетәм әле ул таралган
Авылларның моңсу җырларын.
 
 
И Актаныш! Күпме җырларымны
Талларыңа кунып сайрадым.
Туган җирне сайлап алмыйлар да,
Сине менә үзем сайладым.
 

Айның татлы яктысы

 
Тутырып карый тулган ай,
Тәрәзәгә иелеп.
Айның татлы яктысында
Калыйк сөеп-сөелеп.
 
 
Нурлары керә сөзелеп
Безнең генә бүлмәгә.
Шундый якты булыр икән
Кап-караңгы төндә дә.
 
 
Ай яктысы үзеңнең дә
Качырадыр йокыңны.
Ай нуры да җитә безгә, –
Яндырмый тор утыңны…
 
 
Салкын кайтты…
Салкынайтты…
Соңгы төне июльнең.
И якты ай! Безнең якка
Нигә инде иелдең?!
 

Төнге Акманай

1991, май

 

 
Сайрый төнге сандугачлар,
Сайрый төнге Акманай.
Сайраулардан айный алмый
Акманайда аккан ай.
 
 
Шигъри төбәк, шигъри бакча,
И илаһи шигърият!
Нәкъ шушында утлый-утлый
Йөри төсле шигъри ат.
 
 
Биредә һәркем шагыйрьдер,
Бу – шигъри бер оядыр.
Монда һәркем үзен Мостай
Кәрим итеп тоядыр.
 
 
Акманайның һәр төшеннән
Моң таша, моң ашыга.
Һәрбер кош монда сандугач,
Һәрбер кош – Кудашева.
 
 
Әй, Акманай шагыйрьләре!
Бармы сезнең җаныгыз?
Акманайга багышлап бер
Бөек шигырь языгыз!
 
 
Ул шигырьне, дускайларым,
Сез язмый, мин язмамдыр.
Андый бәхет сезгә генә,
Сезгә генә язгандыр.
 
 
Үзе бер моң, үзе бер җыр,
Үзе шигырь – Акманай…
Монда рәхәт – Акманайга
Чалкан төшеп яткан ай.
 

Курай булып кайтырмын

 
Минем туган якларымда
Тылсымлы куралар да.
Тын гына җыр суза алар,
Тын гына торалар да.
 
 
Эләксә моңлы кулларга,
Кырлы кура терелә, –
Кыргый кура җырлый торган
Курайга әверелә.
 
 
Әверелә дә курайга,
Җырга-моңга әйләнә.
Күмелә гаҗәп көйләргә
Бөтен тирә-әйләнә.
 
 
Гасырларны урый-урый,
Әй сыза моңлы курай.
Болай моңлы булмас иде,
Үзебез моңлы бугай.
 
 
Кырлы кура – җырлы кура,
Җанлы кура-кураем.
Кураема, егълый-егълый,
Моңнар булып тулаем…
 
 
Курай булса, борынгыдан
Күңелләргә кайтыр моң.
Туган якка мин үзем дә
Курай булып кайтырмын.
 
 
Курай булып кайтырмын да
Моңнар булып тулырмын.
Курай күрсәгез тыңларсыз! –
Ул курай мин булырмын.
 

Мин – гади бер лирик

 
Көтмәгез миннән фәлсәфә,
Мин – гади бер лирик.
Лирикларга нишләсә дә,
Ни язса да ирек.
 
 
Хисләр белән эш итәм мин:
Җан, моң, сөю, сагыш…
Андый хисләр һәр кешегә
Күптән инде таныш.
 
 
Хисләрне мин сибәм генә,
Җыеп алмыйм кабат.
Ул хисләрем очар өчен
Булсын сезгә канат!
 
 
Ул хисләрем шундый нәзек –
Өзелергә тора,
Җырларымның һәр юлына
Тезелергә тора.
 
 
Хисләремне очыртам мин,
Кирәк чакта тыям.
Иң газизләрен күңелгә
Яшереп үк куям.
 
 
Шигырьләрем – күңел кошы,
Хистән туган кошлар.
Салкын кышларда да алар
Минем җанда кышлар.
 
 
Иң нечкә хисләребезгә,
Әйдә, ирек бирик!
Яратыйк, елыйк, сагыныйк…
Мин – гади бер лирик.
 

Өлешемә тигәне…

 
Шактый гомер ителгән,
Шактый дөнья көтелгән.
 
 
Озын юллар йөрелгән,
Ерак илләр күрелгән.
 
 
Авыр булды яулары!
Биек булды таулары!
 
 
Бик киң иде дәрьясы –
Шундый иде дөньясы.
 
 
Әле дә тик ятмыймын –
Һаман юллар таптыймын.
 
 
Үз көемә атлыймын –
Бернигә шаккатмыймын.
 
 
Каешланып беткәнмен,
Шомарганмын күптән мин.
 
 
Тормыш белән алышам,
Тарткалашам, карышам,
 
 
Сер бирмәскә тырышам,
Гомер итеп булышам.
 
 
Тормыш һаман катлаулы,
Җиңел түгел атлавы:
 
 
Абынам да сөртенәм,
Сөртенәм дә төртеләм.
 
 
Каннар саркый ярадан…
Торып китәм яңадан.
 
 
Күп була кыен чаклар –
Уздылар уен чаклар…
 
 
Күпмедер йөгем иңдә?
Ниндидер бәям илдә?
 
 
Артык та түгел, ким дә –
Иллегә җитәм мин дә…
 
 
Шулдыр миңа дигәне –
Өлешемә тигәне.
 

Язганнар язды бездә дә…

 
Язганнар язды бездә дә,
Менә дигән итеп,
Әйбәт заманнар килгәнне
Ятмадылар көтеп.
 
 
Ничек кенә кыссалар да,
Алар җаен тапты.
Чын шигырьләр катлы-катлы,
Алар шуңа татлы.
 
 
Эзоп теле белән генә
Язды алар элек, –
Ул шигырьләрен барыбер
Басмасларын белеп.
 
 
Яза алмаганнар исә
Табып торды сәбәп.
Әйтә алмый бит инде ул:
«Юк, – дип, – миндә сәләт».
 
 
Заманнар хәзер үзгәрде,
Юк та тыючылар,
«Бу шигырең бармый», – диеп
Мөһер куючылар.
 
 
«Шигырьләрең бармый», – диеп,
Хәзер беркем бормый.
Шәп шигырьләр язу җиңел –
Язып кына булмый.
 

Шифаханә дигән җирдә ятам

 
Ничек болай булды соң әле бу?
Үз-үземә шулай сүз катам.
Шифаханә дигән җирдә ятам,
Чирле килеш җәйне озатам.
 
 
Зур шагыйрьләр кебек килештереп
Яткан булам чирләп шушында.
Бөтен тәнем сызлый. Узмый, узмый…
Эчемдәге хәлем тышымда.
 
 
Китерәләр миңа күчтәнәчләр,
Китерәләр судыр, җимештер.
Юаталар, киңәш бирешәләр…
Нишлисең бит, шулай тиештер.
 
 
Минем белән Илдар Юзи ята –
Тәҗрибәле чирле, ыстажлы.
Ничек авырырга, терелергә? –
Тыңлап кына йөрим остазны.
 
 
«Күпме шагыйрь моннан китте, – ди ул, –
Сибгат Хәким, Нәби абыйлар…
Мәхмүт Хөсәен дә, бүтәннәр дә…
Бик күп булды, бик күп андыйлар.
 
 
Инде менә без дә кердек», – ди дә
Икенчегә бора сүзләрен.
«Кех-кех» итеп аннан көлгән була,
Тик яшерә миннән күзләрен.
 
 
Ә шулай да тынчу, моңсу монда,
Минем өчен түгел бу урын.
Тик авыру сорап килми икән,
Кемнәр белә ниләр булырын?!
 
 
Аксый-туксый мин уколга йөрим,
Үз-үземнән килә көләсем…
Үч иткәндәй, шундый матур көннәр,
Һич кенә дә килми үләсем.
 

«Без күбебез – озын кыш буена…»

 
Без күбебез – озын кыш буена
Табаннарын имеп яткан аю.
Исәбебез – эшләмичә генә
Тәмле ашау һәм ничек тә баю.
 
 
Иң зур теләк – иртән баш төзәтү,
Ә төп һөнәр – урлашу һәм алдау.
Кода-кодагыйлык, хәрәмләшү
Һәм халтурщик дус-ишләрне данлау.
 
 
Булмаячагын да белгән килеш
Алтын, көмеш таулар вәгъдә итү.
Өч тиенлек талант булмаса да,
Бөеклеккә, данга дәгъва итү.
 
 
Астагыга гел кимсетеп карау,
Каргыш, тиргәш, ләгънәт – өстәгегә.
Битарафлык һәм игътибарсызлык
Башкаларның хәер эстәвенә.
 
 
Кешеләргә эшләгәннәребез
Әшәкелек, хөсетлек һәм этлек.
Төшә-төшә, үзебез дә сизми,
Шушы көнгә менә төшеп беттек.
 
 
Рәхәт икән телсез балык булу,
Әйбәт икән мәхлук сарык булу…
Бөтен теләк бушка рәхәт чигү,
Өстәвенә бөек халык булу!
 

Үз илеңдә

 
Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул,
Үләне дә аның бәрхеттер ул.
 
 
Бәхеттер ул үз көеңне көйләү,
Рәхәттер ул үз телеңдә сөйләү.
 
 
Гомер узды кеше көен көйләп,
Гомер узды башка телдә сөйләп.
 
 
Рәхәттер ул газиз үз өеңнең,
Рәхәттер ул газиз үз илеңнең
 
 
Капкаларын ачып керүләре,
Үз көнеңне үзең күрүләре!
 
 
Моңланабыз һаман чит телләрдә,
Күзләребез һаман чит илләрдә…
 
 
Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул,
Тупсасы да аның тәхеттер ул.
 

Каләм

 
Каләмем уйчан,
Каләмем боек.
Өстәл өстендә
Ята ул оеп.
 
 
Боеккандыр ул
Мине көткәннән…
Шигырь язганы
Юк шул күптәннән.
 

Тормый тормыш санлашып

 
Булмады ла бу тормышка
Яраклашып, ярашып.
Торабыз менә әле дә
Без күзгә-күз карашып.
 
 
Бу тормыш гел үзгәрештә –
Йә кирегә, йә алга.
Ниятләрен һич кенә дә
Аңлап булмый, йа Алла!
 
 
Инде барсы да җайланды
Дигәч кенә, яңадан
Кара мәче узып китә
Икебезнең арадан.
 
 
Яраштым дигәндә генә,
Каера тормыш читкә.
Алып кереп китә читкә –
Җиткерә соңгы чиккә.
 
 
Булмый гына, булмый гына
Тормыш белән аңлашып.
Минем белән ни өчендер
Тормый тормыш санлашып.
 
 
Ә мин кул селтәгән булам,
Сизмәмешкә салышам.
Ә үзем… эчемнән генә
Сарыларга сабышам.
 
 
Авырлыклар адым саен
Тора мине сагалап.
Тормышы да киребеткән,
Үзем дә шул чамарак.