Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

1994. Актаныш. Сабантуй

 
Атлар чаба. Чабышкылар.
Чабыш бара каты!
Иң беренче булып килә
Президентның аты.
 
 
Килә аты уйнап кына,
Күзнең явын алып.
Йөрәкләр куйды кысылып,
«Ах!» – дип куйды халык.
 
 
Бүтән бөтен атлардан да
Тора аерылып.
Тик ул кинәт кереп китте
Читкә каерылып.
 
 
Кереп китте урманга ук
Һәм югалды күздән…
Ах, ничекләр җилә иде,
Җиңә иде тиздән!
 
 
Менә бит, әй, чит тарафка
Кереп китте дулап, –
Президентның үзенә һич
Охшамаган бу ат.
 

Бер моң белән моңланабыз

Дустым Илгиз Закировка


 
Икебезгә безнең бер моң,
Без – Сөннең ике яры.
Бер үк моң белән моңлана
Бер Сөннең ике ягы.
 
 
Минем шигырь, синең көең –
Җырыбызның пар аты.
Сөн исемле гүзәл җырның
Без бит ике канаты.
 
 
Җырга да пар канат кирәк,
Очмый ул пар канатсыз.
Сөн җырлары була алмый
Пар канатсыз-талантсыз.
 
 
Айкала моң, чайкала моң
Сөнебез тирәсендә.
Моңлы, җырлы булыйм дисәң,
Туарлык икән Сөндә.
 
 
Моңа кадәр синдәге моң
Кайда гына яткандыр?..
Сине дә әнкәң, мөгаен,
Сөннән алып кайткандыр.
 

Кешни бер ат аранда

Рәвис абыйның атына


 
Көн дә кешни, төн дә кешни…
Кешни бер ат аранда.
Кайсыбыз да кешнәр иде –
Атка урын тар анда.
 
 
Яңгырата бар дөньяны!
Кешнәгән ат – өметле.
Чакырадыр иярләргә
Берәр кыю егетне.
 
 
Ә ул – яшь ат! Гомерендә
Бер дә иярләнмәгән,
Тоткынлыкка өйрәнмәгән,
Бәйгә ияләнмәгән.
 
 
Ыргыла ул иркенлеккә,
Ашкына бәйгеләргә.
Әмма ләкин ул бәйгеләр
Эләкми бәйлеләргә.
 
 
Мәхрүм ул ат бәйгеләрдән,
Бәйге дигән бәйрәмнән.
Кача да алмый араннан –
Аркан белән бәйләнгән.
 
 
Атка да кирәк бәйсезлек,
Кирәк ирек, иркенлек.
Чабарга туган атларны
Гел иркендә йөртерлек.
 
 
Аранда и кешни бер ат!
Бәйдәге ат – өметсез…
Аңа җайдак егет кирәк,
Нишләсен ул егетсез?!
 

Шәп малай булыр идем!

 
Үземнең малай чакларга
Әй килә лә кайтасым!
Әй малайлар, малай чагым
Кайда соң ул, кайда соң?
 
 
Күрмәдеме берәрегез
Минем малай чагымны?
Күңелләрем ул чакларны
Өзелепләр сагынды.
 
 
Эшләгезче бер игелек
Бу шагыйрь агагызга:
Алыгыз әле, малайлар,
Мине үз арагызга!
 
 
Иң шәп малай булыр идем!
Әйтсәгез дә ни генә,
Тыңлар идем.
Валлаһи дим,
Тәгәрәп китим менә!
 
 
Мин әле дә сезнең белән
Туйганчы уйный алам.
Кыздырсалар, усалларны
Мин әле кыйный алам!
 
 
Теләсә кайсы агачка
Үрмәләп менәм әле,
Бурлыкка йөрүләрнең дә
Серләрен беләм әле!
 
 
Малай булсам, мин кызларның
Чәченнән тартыр идем.
Авырттырмый гына инде,
Юри шаяртыр идем.
 
 
Аякларым, җәй җитүгә,
Чебиләп бетәр иде,
Ул чебиләр чиный-чиный
Үзәккә үтәр иде.
 
 
Борынымны, җебегәндә,
Җиңемә сөртер идем.
Ә кесәмдә җиде япьле
Чын пәке йөртер идем.
 
 
Авылның иң шәп атына
Атланып йөрер идем,
Ә камчымны уникедән
Йә уннан үрер идем.
 
 
Сезнең белән качып кына
Тәмәке тартыр идем.
Берәрне тартып җибәргәч,
Абруем артыр иде.
 
 
Бәлки, тартмый гына сезгә
Карап утырыр идем.
«Әнкәй тартмаска куша шул!» –
Диеп котылыр идем.
 
 
Әнкәй яшергән кәнфитне
Табар идем тиз генә…
Сез минем талантларымны
Әле белмисез генә.
 
 
Сез карамагыз мыекка,
Була аны кырып та.
Их, малай буласым килә!
Үзем генә
Күптән инде… кырыкта.
 

Күккә ашкан шагыйрь

Башкортның илаһи шагыйре

Рәшит Назаровка


 
Илһамын Шагыйрь Ходайның
Үзеннән алган.
Ә шигырьләре… башкортның
Җаныннан тамган.
 
 
Ул – күңелдә мәңге кипмәс
Яшь булып калган.
Ул Бабичтан, Тукайдан да
Яшь булып калган.
 
 
Шигырьләрен әйтерсең лә
Аксакал язган.
Илаһи Шагыйрь булалмый
Акылдан язган.
 
 
Язса да, язган ул шигырь,
Язган… эшләгән.
Ә аннары күккә ашкан!
Кире төшмәгән.
 
 
Ходай янында калган ул! –
Менә нишләгән.
 

Шагыйрьләрне яраталар…

 
Шагыйрьләрне яраталар!..
Шуңа яла ягалар,
Шуңа ярлыклар тагалар,
Авызларын ябалар.
 
 
Шагыйрьләрне яраталар!..
Шуңа күрә өрәләр,
Шуңа башларын кисәләр
Йә сөргенгә сөрәләр.
 
 
Шагыйрьләрне яраталар!..
Шуңа күрә саталар,
Төрмәләргә утырталар,
Асалар йә аталар.
 
 
Шагыйрьләрне яраталар!..
Ачтан да үтерәләр…
Үзе үлгәч, үзен күмгәч,
Бәрхетләргә төрәләр.
 

Кайтып килик әле!

Якташым Ришат Нурисламовка


 
Кайтып китик әле, әйдә,
Шәммәткә йә Манчарга.
Кирәксез бу ваклыклардан
Кирәк тизрәк качарга.
 
 
Арытты артык кырыслык:
Кырыс сүз, кырыс караш.
Бер генә дә кызык түгел
Үзара ызгыш-талаш.
 
 
Күреп ала – өреп кала
Казанның эт-бетләре.
Тешләргә теш кайраучылар
Түгел монда бетмәле!
 
 
Туган якта күрер иде
Башыбыз ни күрсә дә,
Анда үзебезнең этләр
Өрер иде өрсә дә.
 
 
Туйдырды бу чыр-чулары,
Дөньяның шау-шулары…
Шифа булмас микән җанга
Агыйдел, Сөн сулары?
 
 
Анда йолдызлар да якты
Биредәге шәмнәрдән.
Нәрсәгә безгә бу Казан,
Нигә безгә Шәмәрдән?
 
 
Ыгы-зыгы анда кимрәк,
Далалар анда киңрәк.
Кайтып килик әле, әйдә,
Без монда кемгә кирәк?
 
 
Алыштырмабыз Илешне
Һичбер алтын-көмешкә…
Дөньялар, бәлки, үзгәрер
Без Илештән килешкә.
 

Миләшле Миңештедә

Наҗар ага Нәҗмигә


 
Мин килгәндә, Миңештедә
Миләшләр пешкән иде.
Әйтерсең лә шигыреңнән
Өзелеп төшкән иде.
 
 
Кызыллыгы кызларының
Йөзенә күчкән иде.
Миләшләр кызыл кояшның
Нурларын эчкән иде.
 
 
Кызыл булгач татлыдыр дип,
Капкан идем дә миләш…
Инде менә күңелләрем
Нигәдер иләс-миләс.
 
 
Ә шагыйрьнең үз язмышы
Ачыдыр миләштән дә, –
Күбрәк аңа эләккәндер,
Газаплар өләшкәндә.
 
 
Ә мин миләш ачысыннан
Торам чытып йөземне.
Сине уйлагачтын гына
Кулга алдым үземне.
 
 
Ачы булса булсынсана,
Ис китми лә бик, әйдә.
Бер тәлгәш миләшегезне
Урлап киттем.
 
 
Бигайбә!
 

Яшьлеген эзләүче шагыйрь

 
Йөргәндә Базы буенда,
Малай-шалай шикелле,
Җитмеш яшьлек Әхсән Баян
Ярдан суга сикерде.
 
 
Җитмәде суы тезгә дә…
Муеннан иде бит ул,
Үскәндә һәрчак шушында
Коенган иде бит ул.
 
 
Һаман агып бетә алмый,
Һаман ага Базы да.
Базы белән агып бара
Туган якның назы да.
 
 
Таллыклары да киселгән,
Ярлары да ишелгән…
Бу минутта ниләр генә
Уйлыйдыр ул эченнән?!
 
 
Эзләп китте ул аннары
Балачагы чишмәсен…
Чишмәсен дә тапмагачтын,
Шагыйрь җаны нишләсен?!
 
 
Күңелләре дә нечкәрде,
Күзләре дә дымланды.
Сагынды да уйланды ул,
Уйланды да моңланды.
 
 
Авылының сукмакларын
Шагыйрь озак таптады,
Тик ул малай чакларын да,
Яшьлеген дә тапмады.
 
 
Ә шагыйрьнең кодрәте зур!
Шулай борын-борыннан…
Яшьлегенә кайту гына
Килми аның кулыннан.
 

Рәссам Фаил Зыязовка

 
Син дә, мин дә Сөн буйларын
Үзенчә күрә, –
Син – бер рәссам, мин бер шагыйрь
Булганга күрә.
 
 
Мин күрәмдер күңел белән,
Син – күзләр белән.
Син – буяуларың беләндер,
Мин – сүзләр белән.
 
 
Син сокланып туялмыйсың
Төсләрең белән,
Мин инде җырлаган булам
Хисләрем белән.
 
 
Сөн буйларын үзебезчә
Сагынабыздыр,
Талларына үзебезчә
Кагылабыздыр.
 
 
Сөн буе безгә үзенчә
Һаман серледер.
Сөнне яратулар гына
Бер үк төрледер.
 
 
Сөннең серен беребез дә
Әле чишмәгән…
Мин Шәммәттән карап торам,
Ә син – Чишмәдән.
 

Янгантау каеннары

 
Янып тора Янгантауның
Ягымлы каеннары!
Мондый якты каеннарның
Юк бугай кайгылары…
 
 
Ак каенга кунып сайрау –
Һәр кошның теләгедер.
Биредәге ак каеннар –
Сандугач төягедер.
 
 
Каеннарның күңел кылын
Сандугачлар чиртәдер.
Янгантауга кадәр алар
Ничек менеп җитәдер?!
 
 
Мин дә шушы каеннарның
Бер кошы булыр идем.
Кайнар кошы… сайрар кошы.
И сайрап торыр идем!
 
 
Сайрар идем туган җиргә
Мәхәббәтем турында.
Сайрар идем, тик кунарга
Калмаган бер урын да…
 
 
Бигрәк биектә каеннар –
Янгантау каеннары.
Бар бугай ла кайгылары –
Карайган кайрылары.
 

Юрүзән

 
Үзәкләрне өзә генә…
Сезнекен дә өзәме,
Биек Урал тауларының
Гүзәле – Юрүзәне?!
 
 
Кайлардан килеп чыккандыр
Ул таулар арасына?
Дәва булып ага микән
Ул таулар ярасына?
 
 
Җырламый да, җыр язмый да
Ничек кенә түзәрмен,
Килеп күргәч дусларымның
Хыялый Юрүзәнен?!
 
 
Каеннар суга үзләрен
Күрергә үреләләр.
Юрүзәндә ул каеннар
Әй сылу күренәләр!..
 
 
Бер ягында – җыр таулары,
Бер ягы – җыр үзәне.
Ә уртада җырлап ага
Җыр һәм моң Юрүзәне.
 
 
Юрүзәннең көзгесеннән
Бөркетләр очып уза.
Алар иркә Юрүзәнне
Иркәләп, кочып уза…
 
 
Дуслар сине юкка гына
Мактап җырламый икән.
Алар сине юкка гына
Сагынып еламый икән.
 
 
Син, чыннан да, җырдагыча
Гүзәл икән, Юрүзән.
Син тагын да гүзәлләндең,
Мин сокланып йөрүдән.
 

Карыйм, карыйм Каратауга…

 
Карадым да Каратауга,
Күрү белән табындым:
Каратауны мин Рәминең
Җырларыннан таныдым.
Ничек түзсен ди бу йөрәк
Телгәләнми, теленми?! –
Монда аның шигърияте…
Рәми генә күренми.
Карыйм, карыйм Каратауга…
Җитә алмамдыр менеп.
Юкса бик күрәсем килә –
Рәми шундадыр кебек.
Юрүзәннең күңле тулган,
Сагыш – агышларында.
Рәминең сагышлары ул, –
Йөзәм сагышларында.
Күз явын ала чәчәкләр, –
Их, китапка тезәргә!
Рәминең шигырьләре ул, –
Кулым бармый өзәргә.
Елый да елый Коргазак.
«Түз!» – дип, аны юатам.
Рәминең күз яше белән
Иренемне чылатам.
Каратауда – ак каеннар…
Беләм, сез дә әрнисез.
Сезгә дә бик күңелсездер,
Ямансудыр Рәмисез.
Үземә дә бигрәк моңсу,
Сагыш көйдерә мине…
Килгән идем бит бирегә
Күрермен дип Рәмине.
 

Исәнбәт

 
Таулар артында – Малаяз! –
Гади Урал авылы.
Нинди гади булсын ди ул…
Бөек Авыл!
 
 
Ә улы… –
Татарның бер каһарманы,
Татарның иң затлысы,
Асылташның да асылы –
Нәкый Исәнбәт атлысы…
 
 
Тауларда туган Исәнбәт,
Үскән тау арасында.
Таулар горурлыгы иде
Исәнбәт карашында.
 
 
Анда – кыя текәлеге
Һәм чал бөркет колачы.
Язмышына язылгандыр
Аның бөркет буласы!
 
 
Исәнбәт – бөркет кенәме?!
Исәнбәт – үзе бер тау!
Мөмкин түгел Исәнбәтне
Бүтән тау белән бутау.
 
 
Шуңа, ахры, Исәнбәттә –
Урал биеклекләре,
Шушы Бөек Табигатьтән
Аның бөеклекләре!
 
 
Халкының ул – колач җитмәс,
Караш җитмәс бер тавы.
Татарда андый биек тау
Туар микән бер тагы?
 
 
Баш иям сиңа, и Урал,
И табигать, и сәнгать! –
Синдә туган нәни Нәкый, –
Туган бөек Исәнбәт!
 

Салават Юлаевның Малаяздагы музеенда

 
Салават төсле ияргә
Атланасым килде.
Аның кылычын күтәреп
Мактанасым килде.
 
 
Бөркет кунган кыяларга
Бер менәсем килде.
Батырлыгымны дөньяга
Белдерәсем килде.
 
 
Халыкка дигән сүземне
Җиткерәсем килде.
Халкымны ирекле халык
Иттерәсем килде.
 
 
Тик заман түгел элекке,
Гасырлар да башка.
Салават та әверелгән
Хәтергә һәм ташка.
 
 
Көрәшәбез батырларсыз,
Салаватсыз гына.
Селтәнә халкым – кылычсыз,
Чаба – атсыз гына.
 
 
Их, дим, бер оран салырга,
Их, дим, бер дәшергә!
Җитмәсә, дошманнары да
Җитә көрәшергә!..
 
 
Җилгә чәчтем теләкләрне –
Заман инде үзгә.
Салаватка тиңләшүләр
Кая инде безгә…
 

Үзебезчә җыр яңгырый

 
Кич җитсә, гармун моңлана
Бакча эчләрендә.
Ул моң аның кай җирендә,
Кайсы төшләрендә?
 
 
Татар белән башкорт чыга
Гармун тавышына.
Кушыла алар бергәләп
Гармун сагышына.
 
 
Җырлый алар бер үк җырны,
Бии бер үк бию.
Кая анда «бу – башкортча,
Бу – татарча» дию.
 
 
Башкортның сылу кызлары
Бии талгын гына,
Ә бераздан кызып китә
Татар гармунына.
 
 
Өздерә татар кызлары
Башкорт кураена…
Һәркем бии үз җаена,
Көйнең кулаена.
 
 
Җырлый-бии татар, башкорт…
Берләр тулып бара.
Син аларны мондый чакта,
Бар, аерып кара!
 
 
Үзебезчә җыр яңгырый,
Янгантауны иңләп…
Кырын-кырын карап уза
Урыс телле милләт.
 

Мостай Кәримгә

 
Башны югары тотарга
Тау кирәк шагыйрьләргә.
Таусыз булмый сезнең кебек
Шагыйрьләргә-ирләргә!
Һәр шагыйрьнең үз тавыдыр,
Сезнеке Чагыл икән.
Таулар – сабыр, әллә сез дә
Шуңарга сабыр микән?
Сезнең Чагыл бик биектер,
Сез якынрак Уралга.
Кирәк чакта була сезгә
Уралларны урарга.
Ә кем белә, сезнең Чагыл, –
Бәлки, шул ук Уралдыр.
Сезнең тауда яңгыраган
Һәр сүзегез – орандыр!..
Бездә дә бит Чагыл тавы!
Сагынам гел Чагылны,
Сагынам гел шул Чагылга
Үрмәләгән чагымны.
Ул чакта безнең Чагылдан
Казан күренә иде,
Өстебездәге бөркетләр
Күккә үрелә иде…
Сезнең Чагыл бөркетләре
Очалардыр өстәрәк.
Шуңа күрә биеклек тә
Сездә башка төштәрәк.
Килә сезнең тауга менеп
Дөньяга бер карыйсы…
Сезнең Чагыл бик биектер,
Безнеке дә ярыйсы!
 

Таулар да таулар бу якта

 
Таулар да таулар бу якта,
Кыя да кыя монда.
Аһлар итәм, тауларга мин
Бер карап куямын да.
Иң биек кыя башыннан
Бер җыр җырлыйсы иде.
Җырларымның кайтавазын
Шунда тыңлыйсы иде.
Тауга карап тау булалмам,
Анысын гына аңлыйм.
Тау булулар язмас безгә, –
Ичмасам, карап калыйм…
Очарга тиеш идем мин
Бөркетләр арасында.
Ә мин яшәп яткан булам
Шагыйрьләр каласында.
Миңа анда җитми киңлек,
Таулардагы биеклек.
Гәрчә таудан ким түгелдер
Иңемдәге бөек йөк!
Очраса да упкыннары,
Сакласа да мең үлем,
Биек таулар түбәсенә
Менәр идем менүен…
Ләкин миңа кирәк түгел
Яңа шөһрәт, яңа дан…
Төшәсем килмәс дип куркам
Ул таулардан яңадан.
Чит-ят җирләр кызыктырмый,
Бар минем Илеш Илем!..
Ә шулай да мин тауларда
Туарга тиеш идем.
 

Көтмәгәндә

 
Көтмәгәндә давыл купты,
Күкләр каралды.
Күптән сүнеп беткән яшен
Кабат яралды.
 
 
Телгәләнде чал болытлар,
Таулар тетрәде.
Калтыранды ул тауларның
Калку күкрәге.
 
 
Минем күкрәктә дә шул ук
Яшен яшьнәде.
Түгелде күктән яшеннең
Яшел яшьләре…
 
 
Биш минут та үтмәгәндер,
Болыт таралды.
Яктырып китте күк йөзе,
Дөнья яңарды.
 
 
Кояш чыкты – Янгантауның
Сөртте күз яшен…
Күңелдә калды күкрәве,
Күзләрдә – яшен.
 

Минем туган көнем бүген

 
Әллә нинди уйлар килә,
Әллә нинди халәт…
Мин картаям бугай инде,
Бетә бугай сәләт.
 
 
Язасы килми шигырь дә,
Килә йокы гына.
Җанымда – яшьлектән калган
Шигырь уты гына.
 
 
Тәмле түгел эчкән суым,
Сулый торган һавам.
Көчкә торып эшкә китәм,
Эштән кайтып авам.
 
 
Актарам гәзит-журналлар,
Ятып диванга мин.
Бөтен рәхәт шунда кебек, –
Ахры, дивана мин.
 
 
Күренми күзгә кызлар да –
Миңа түгел алар.
Минем хәлне, аңласа да,
Тик хатыным аңлар.
 
 
Болай да бик кыландырып
Булмады ла артык.
Күңел тоя – акрын гына
Килә миңа картлык.
 
 
Картлык килми, үзем барам
Шул картлыкка табан.
Шуңа мин холыксызланам,
Мыжыкланам һаман.
 
 
Бөтен җирдә хәрәмләшү,
Бар дөньясы бозык.
Ә минем яшьлегем уза, –
Түгел миңа кызык.
 
 
Бөтенесе баеп бетте,
Мин һаман да фәкыйрь.
Ярый әле алалганмын
Вакытында фатир.
 
 
Кая миңа «Жигули» лар,
Кая миңа гараж…
Беркем укымас шигырьләр –
Минем бөтен багаж.
 
 
Аның каравы мин – әйбәт,
Намуслы һәм изге.
Шуңа дөнья шактый изде,
Дуслар күптән бизде.
 
 
Тик мин генә гадел, горур,
Тик мин генә дурак…
Күреп торам, белеп торам,
Ни кырасың дулап?!
 
 
Ә шулай да мин канәгать,
Дөньяларым – тигез…
Бүген туган көнем минем –
Ягъни кырык сигез!
 

Әмирхан ага Еникигә

 
Ах, татарның Урдалары,
Алтын гасырлары!
Морзаларның данлылары,
Затлы, асыллары!
 
 
Син үзең дә, иптәш морза,
Шулар нәселеннән.
Хәтереңә синең нинди
Серләр яшеренгән?
 
 
Әрнидер чал тарихларда
Калган тамырларың.
Сакланган әле һаман да
Морза чалымнарың.
 
 
Бу дөньяда бернәрсә дә
Булмый бер дә юктан.
Синдәге бу олпатлык та
Калган морзалыктан.
 
 
Сине күргән саен уйлыйм
Татар морзаларын –
Уйлыйм шөһрәтле чакларын,
Уйлыйм моң-зарларын…
 
 
Булган татар тарихында
Күпме алыш-биреш.
Морзалар киткән урыска…
Дәрәҗәле килеш.
 
 
Чабаталылары гына
Калган татар булып.
Морзаларсыз калган татар
Калган тап-тар булып.
 
 
Бары исем-фамилияләр
Калган морзалыктан.
Тик безнең кебекләр генә
Калган зур халыктан.
 
 
Тарихта – бөек чагыбыз,
Кан-яшь түккәнебез.
Кызгансак та, сызлансак та,
Кайтмас үткәнебез.
 
 
Өр-яңа гасыр килә – ул
Безнең чор башыдыр…
Син инде, морзам, татарның
Соңгы морзасыдыр.
 
 
Морзалыгың йокмасмы, дим,
Синең янда торсам…
Баш өсте, Әмирхан ага,
Галиҗәнап морзам!
 

Шул ук бер күңел икән…

Егерме яшь юктыр арада.

 
Ш. Галиев

 
Егерме яшь шул арада.
Уйласаң, күп бит инде.
Аерма, мин сиңа әйтим,
Җир белән күк бит инде.
 
 
Шулай да без – фикердәшләр,
Каләмдәшләр, эштәшләр.
Очрашканда, әйтерсең лә
Икебез дә яшьтәшләр.
 
 
Кайчагында булабыздыр
Шаян малай-шалай да.
Җитдилекне, шигърилекне
Югалтмыйбыз алай да.
 
 
Очрашсак, мин олыгаям,
Син китәсең яшәреп.
Моңа чаклы икебез дә
Менә шулай яшәдек.
 
 
Минем өчен син – гомерлек
Остазым да, тиңем дә.
Арага җил дә кермәде,
Дошманны әйтмимен дә.
 
 
Гел яклаштың усаллыктан, –
Дәш кенә, эндәш кенә!
Мин үземме? Белмим инде,
Мин бит энекәш кенә.
 
 
Яшьлектә дә, картлыкта да
Шул ук бер күңел икән…
Арадагы егерме яшь
Бик күп тә түгел икән.
 

Кирәкми өерегез!

Сез йөрисез өер белән…

И. Юзеев

 
Сезнең өердән түгел мин,
Яратмыйм өерләрне.
Барыбер сезнең күбегез
Аңламас мин юләрне.
 
 
Минем төсле сәерләрдән
Кешеләр көлсә көләр…
Мин бит үземчә акыллы,
Мин бит үземчә юләр.
 
 
Кызыктырмый тормышыгыз,
Сезнең ул табыныгыз.
Затлы табыннарыгызга
Үзегез табыныгыз!
 
 
Мин болай да инде сезнең
Тамактагы бер төер.
Шагыйрь ул – үзе бер дөнья,
Шагыйрь – үзе бер өер.
 
 
Буйсындыра ул өерләр,
Сындыра, тезләндерә…
Хәзер минем кебекләргә
Соң инде үзгәрергә.
 
 
Ә сез миңа карамагыз,
Өерелеп йөрегез!
Миңа ирек кадерлерәк –
Кирәкми өерегез!
 

Ренат Харис шигырь укый

 
Ренат Харис шигырь укый,
Шундый татлы иттереп,
Шундый ләззәтләнеп китеп,
Шашып, шартын китереп.
 
 
Укыганда, ялкынланып,
Битләренә ут каба.
Болай да зәңгәр күзләре
Күз алдында мутлана.
 
 
Һәрбер шигырь юлы саен
Кайнарлана каннары.
Хәйләкәр елмаеп, безгә
Карап ала аннары.
 
 
Укыганда тамагын да
Кырып-кырып алгалый…
Ренат Харис шигырь укый.
Укыганы – Кандалый.
 
 
Иң татлы урыннарында
Юри туктап алгалый.
Бу – бөтенләй башка Харис,
Бу – өр-яңа Кандалый.
 
 
Шигырьләрдәге ул кызлар! –
Йөзләре, имиләре…
Бер як читтә торсын икән
Шәрыкның Җәмиләре.
 
 
Ренат Харис шигырь укый.
Шагыйрь күңле алдамый… –
Чыннан да бөек икән шул
Габделҗәббар Кандалый!
 

Гасыр ахыры

 
Узып бара егерменче гасыр! –
Ул бетте дә инде чынында.
Ә үзебез яшибез бер кыргый
Цивилизация чорында.
 
 
Ник чәнчелеп китми дөньялары! –
Чәчәк ата җанда гамьсезлек.
Имансызлыктыр ул, денсезлектер,
Мәгънәсезлектер ул, мәнсезлек.
 
 
Адым саен алкаш, маңкорт, мутант,
Фахишәләр, вәхши маньяклар…
Өмет белән як-ягыма карыйм –
Вәхшиләрдән безне кем яклар?!
 
 
Япь-яшь ерткыч сине болай гына
Тукмап китә… кулы кычытып,
Көпә-көндез урам уртасында
Талап китә сине кычкыртып.
 
 
Талап кына китсә ярар иде…
Пычак тыгып китә эчеңә.
Торган саен ныграк ышанам мин
Ерткычлыкның кара көченә.
 
 
Юкка гына сакчы тотмыйлардыр
Акчалылар, байлар, түрәләр:
Өеңдә дә хәтта тынгылык юк –
Фатирыңа бәреп керәләр.
 
 
Дәүләт кесәсенә керүчеләр,
Ришвәтчеләр алар – сабыйлар.
Андый эшне бездә шаянлыкка,
Наянлыкка гына саныйлар.
 
 
Үтерәләр, кан-яшь түктерәләр,
«Без татарлар» диеп тормыйлар.
Күрәсезме, сизәсезме әзрәк –
Без бит инде күптән кыргыйлар.
 
 
Беләм, беләм, барыбыз да түгел.
Арабызда бардыр барсы да.
Тик мин каян белим төгәл генә
Кем торганын минем каршыда.
 
 
Ә үзебез, тәрәккыят, дибез,
Мәдәният, дибез, тел, дибез…
Ә иртәгә ниләр көтә безне? –
Бернәрсә дә без бит белмибез.
 
 
Ә мин шигырь язам… Гарьләнәм дә
Кайчагында шушы шөгыльдән.
Мин көненә йөзне язар идем,
Файда булса әгәр шигырьдән…
 
 
Бахырзаман – ахырзаман белән
Якыная һаман арабыз…
Егерменче гасыр ахырында
Таш гасырга кереп барабыз.
 

Микән?..

 
Әллә инде яшьлек – кабатланмас,
Кире кайтмас гүзәл чор микән?
Искә төшкән саен, бәгырьләрне,
Үзәкләрне өзәр җыр микән?
 
 
Күңелеңдә, яшь чактагы кебек,
Һаман сөю, һаман наз микән?
Миңа дигән кайнар тойгыларың
Бик күп микән, әллә аз микән?
 
 
Кара кашың һаман кыйгач микән,
Керфекләрең һаман ук микән?
Ә күзләрең, шул чактагы кебек,
Һаман серле, һаман мут микән?
 
 
Чәчләрдәге аклык – әллә инде
Картлык алып килгән кар микән?
Бу дөньяда бездән бәхетлерәк
Карт гашыйклар тагын бар микән?..
 

Мин яңaдан сиңа гашыйк булдым

 
Минем сине яратасым килә,
Яшь чактагы кебек, тилереп,
Һәм йөрисем килә исәрләнеп,
Бер күрергә сине тилмереп.
 
 
Минем сине яратасым килә,
Ашыгып һәм шашып-шашынып.
Синсез узган көннәр-төннәр өчен,
Яшьлек узган өчен ачынып.
 
 
Минем сине иркәлисем килә,
Аерылмый татлы тәнеңнән.
Исерәсем килә кочагыңда
Күз яшеңнең ачы тәменнән.
 
 
Иңнәреңә кунган миңнәреңне
Берәм-берәм килә үбәсем,
Мине буйсындырган буй-сыныңны
Хисләр ташкынына күмәсем.
 
 
Минем сине сагынасым килә,
Сине генә көтеп яшисем.
Көтелмәгән мондый кайнар хисләр
Сәеррәктер минем яшь өчен…
 
 
Минем сине яратасым килә
Яшь чактан да ныграк, хислерәк,
Һәм дәртлерәк, һәм дә гайрәтлерәк…
Җитәр миндә андый көч, теләк.
 
 
Мин яңадан сиңа гашыйк булдым!
Һай әйләнә гашыйк башларым.
Мин башымны тәмам җуйдым бугай…
Әллә ниләр яза башладым.
 

«Сине кемнәр яраткандыр?..»

 
Сине кемнәр яраткандыр?
Сиңа кемнәр табынгандыр?
Сиңа кемнәр кагылгандыр?
 
 
Син кемнәргә язгансыңдыр?
Син кемнәргә тигәнсеңдер?
Кемгә «Сөям!» дигәнсеңдер?
 
 
Кемнәр генә җылынгандыр
Синең сөю учагыңда,
Синең кайнар кочагыңда?
 
 
Синең алсу йөзләреңнән
Кемнәрдер бит иркәләгән –
Алар миннән иртәләгән.
 
 
Сине кемнәр сагынадыр? –
Синең хисләр келә-биктә…
Ә беләсем килә бик тә.
 

«„Мин чибәрме?“ дип сорыйсың…»

 
«Мин чибәрме?» дип сорыйсың.
Чибәр инде, чибәр!
Тагын да чибәрләнерсең,
Бер елмаеп җибәр!
 
 
Чибәрлегең тирә-якка
Якты нурын сибәр…
Ничек инде мин сөйгән кыз
Булмасын ди чибәр?
 

Сагынам мин Яркәеңне

 
Сагынам мин Яркәеңне,
Яркәйнең Югарысын.
Яшь чактагы кайнарлыклар
Кайларда югалды соң?
 
 
Ул чактагы дәртлелекләр,
Ул чактагы шашкынлык! –
Беребезгә без беребез
Шулкадәрле ашкындык!
 
 
Яшьлекме соң ераклашты,
Үзебезме читләштек?
Юктыр, ул чактагы хисләр
Җаныбыздан китмәслек.
 
 
Яшьлек гел шундадыр кебек –
Яркәй урамнарында.
Исеңдәме, йөри идек
Яркәй бураннарында.
 
 
Адашмадык, югалмадык –
Килеп җиттек бүгенгә.
Безнең йолдыз әле һаман
Яна Яркәй күгендә…
 
 
Син яшь идең, гүзәл идең,
Үзәкне өзә идең.
Мин инде, гашыйк булгачтын,
Барсына түзә идем.
 
 
Син, әлбәттә, бераз гына
Кыргый бер болан идең.
Син ялындыргачтын, мин дә
Ялынган була идем…
 
 
Миңа сөю алып килә
Килгән һәрбер яңа таң.
Сине бик ярата идем…
Хәзер ныграк яратам.
 
 
Сагынам яшьлегебезне
Шушы моңсу көземдә…
Синең төсле яшь һәм чибәр
Идем шул мин үзем дә.
 

Оялам мин каеннардан

 
Тәрәз төбендә каеннар,
Каеннарның аклары.
Ахрысы, ак каеннарның
Гашыйк булган чаклары.
 
 
Үзләренә алар урын
Табалмый басып тора:
Дәрманнары ташып тора,
Күкләргә ашып тора.
 
 
Син булмасаң, каеннарга
Булыр идем, аһ, гашыйк!
Каеннар карый бүлмәгә,
Тәрәзләрем ап-ачык.
 
 
Алар безгә карап тора,
Күреп тора һәммәсен.
Оялам мин каеннардан,
Яп тәрәзә пәрдәсен.
 

Һаман исемдә…

 
Синең белән очрашуым
Һаман исемдә.
Шул чактагы ялкын һаман
Дөрли эчемдә.
 
 
Андый хисне гомеремдә
Мин бер кичердем.
Сине күргәч, исем китте –
Тәмам исердем.
 
 
Шул исерек килеш калдым –
Айный алмыймын.
Алай булганым юк иде –
Алдый алмыймын.
 
 
Озын кара толымнарың
Әй кара иде!
Ә егетләр сиңа карап
Әй кала иде.
 
 
Ул егетләр арасында
Бар идем мин дә.
Түгел идем мин алардан
Артык та, ким дә.
 
 
Узсам да синең каршыңнан
Кат-кат… берничә,
Син, әлбәттә, кала идең
Мине күрмичә…
 
 
Шуннан бирле без гел бергә,
Уртак барсы да.
Беренче күргән кыз бала
Һаман каршыда!
 
 
Сөюнең юктыр иге дә,
Юктыр чиге дә.
Минем өчен син һаман да
Гел унҗидедә!