Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Утыз Имәнине укыганда туган уйлар

 
Укыйм Утыз Имәнине –
Аңлый алмыйм сүзлексез.
Аңлашылырга тиеш бит –
Була алмый сүз үксез.
 
 
Ник болай булган соң әле –
Безме, сүзме үзгәргән?
Тарихларга китеп барам
Сүзләрдәге эзләрдән.
 
 
Тарихыбыз – чытырманлык,
Нинди киртә арада?
Аңлашылмаучылыклардан,
Тарих, зинһар, арала!
 
 
Күпме сүз ят безгә хәзер.
Китәм кайчак имәнеп –
Тарихның төпкелләрендә
Калган сүзләр имгәнеп.
 
 
Яңгырый сүз, булса гына
Халыкның үз телендә.
Ятка әйләнә сүзләр дә,
Ятса тарих төбендә.
 
 
Үзебезнең бабайларның
Аңлама инде телен –
Шушы да булдымы безнең
Югары дигән белем?
 
 
Утыз Имәни дә әгәр
Укыса үзе безне,
Аңламас иде, мөгаен,
Безнең бер сүзебезне…
 
 
Нәрсәләр булды соң сиңа,
И телем, и тел генәм?!
Утыз Имәни бездән соң
Аңлашыр соң кем белән?
 

Тукайга багышланган күргәзмәдә

 
Сурәтләр әле өр-яңа
Бу күргәзмә залында.
Кемгә нинди Тукай кирәк? –
Табып була барын да.
 
 
Нинди генә Тукайлар юк
Икән монда, уф Алла:
Шагыйрь Тукай, шәкерт Тукай,
Тукай – ялда, Уфада.
 
 
Тукай дуслар арасында,
Тукай ята бишектә…
Тукайны аны, янәсе,
Ясап була ничек тә.
 
 
Эзлим мин үз Тукаемны!
Бик табасы иде дә,
Нигәдер әле күренми
Минем Тукай биредә.
 
 
Берсе – таза, берсе – озын,
Берсе Алыптай көчле –
Тукайга бик охшаган да,
Охшамаган да төсле.
 
 
Менә Казан, менә Җаек,
Менә Кырлай урамы –
Һәрберсендә берәр Тукай.
Шулар Тукай буламы?
 
 
Ә кем белә? Буладыр да!
Бәлки, алар хактыр да:
Минем бит тере Тукайны
Күргән юк бер тапкыр да…
 
 
Һәркемнең үз Тукае шул,
Бернигә дә биргесез!
Эзлим мин дә Тукаемны –
Ул әлегә билгесез.
 

«Сагышларга булмый түзеп…»

 
Сагышларга булмый түзеп –
Кысыла йөрәкләр!
Сагышларны булмый өзеп –
Кысыла йөрәкләр!
 
 
Күз алдымда йончый дөнья –
Кысыла күкрәкләр!
Күз алдымда тынчый дөнья –
Кысыла күкрәкләр!
 
 
Арта гына явызлыклар –
Кысыла йодрыклар!
Арта гына авызлыклар –
Кысыла йодрыклар!
 
 
Җир шарын таркатмакчылар –
Кысыла рәтләр!
Җир шарын шартлатмакчылар –
Кысыла рәтләр!
 

Ачыла таң капкалары

 
Яланда калган ялгыз ат.
Кичә кичен качкан да
Хуҗасы килгәнне көтә,
Тау башына баскан да.
 
 
Агачлар йокымсыраган,
Чыклар төшкән үләнгә.
Ә җил әле оясыннан
Чыкмаган да биләмгә.
 
 
Уйламый да уянырга,
Авыл яктыра гына.
Яктылык килеп сыена
Һәркемнең торагына.
 
 
Беленер-беленмәс кенә
Яктылыкка төренеп,
Тора авыл чак күренеп,
Юкка чыга төн, эреп.
 
 
Аксыл каеннар да әнә
Билдән томан эчендә.
Ул томаннар ни өчендер
Ак каеннар төсендә.
 
 
Ачыла таң капкалары,
Яктыга җан тартыла.
Күнеккәнме караңгыга? –
Яктыдан тән тартына.
 
 
Яктылык белән тын гына
Бөтен тирә-як тула.
Төннең бүтән чарасы юк –
Караңгылык яктыра.
 
 
Таң әтәче кинәт кенә
Җибәрә сөрән салып…
Кыймылдый, уяна авыл,
Көтүгә тора халык.
 

Җитешеп булмый

 
Галактика. Галәм. Йолдызлыклар…
Күпме алар йолдыз кырында!
Тик башкалар кебек шәп шигырьләр
Язалган юк алар турында.
 
 
Ниндирәктер? Нинди матдәдәндер?
Гыйбарәтме алар ялкыннан?
Бөтенләй ят дөнья. Мин аларны
Күргәнем юк бер дә якыннан.
 
 
Ерак йолдызларга багышлап, мин
Шәп шигырьләр язар идем дә,
Һаман барып чыга алганым юк
Шул Галәмгә – йолдыз иленә.
 

Каурый болыт

 
Карый миңа,
Карый болыт,
Карый болыт –
Каурый болыт.
Нинди коштан,
Каурый болыт,
Калдың икән
Каерылып?
Нидер булган
Каләмемә –
Җавап бирми
Таләбемә.
Яза алмыйм
Теләгәнчә –
Килеп чыкмый
Төбәгәнчә…
Каурый болыт,
Каурый болыт,
Төшче миңа
Каурый булып!
 

Чыныктыралар

 
Агачлар һаман
Үсә торалар,
Юкса башларын
Кисә торалар.
 
 
Яңа ботаклар
Чыгып торалар.
Аларны шулай
Чыныктыралар.
 
 
Без дә агачлар
Шикелле икән.
Әллә инде без
Сихерле микән?
 
 
Чыныктырдылар
Шулай безне дә.
Күреп торасыз –
Исән без менә!
 

Көз төсле дә түгел әле

Шагыйрь дустым

Ринат Хәйри истәлегенә


 
Көзләрне күрдек кенә бит,
Көзләргә кердек кенә.
Көзебез җитә безнең дә,
Дидек тә көлдек кенә.
 
 
Көз төсле дә түгел әле:
Агачлар ямь-яшелдән.
Гомер безнең яшьлекне дә
Яшеллеккә яшергән.
 
 
Җәй бездән, күңелебездән
Китәргә җыенмаган.
Алмагачта ал алмалар
Әле дә җыелмаган.
 
 
Яшел үләннәр һаман яшь,
Сылу гөлләр сулмаган.
Әллә көзе озаклаган,
Әллә җәе соңлаган?!
 
 
Югыйсә җәй төсле әле.
Кайда син, көз? Килсәнә!
Кемгә килер, кемгә килмәс…
Көн дә килмәс… килсә дә.
 
 
Ничә шигырьлек дөнья бу,
Ничә җырлык гомерләр!
Бүгенге моңсулыкларны
Шигыремнән белерләр.
 
 
Җаным үкси… Сәер бер хис:
Үлдең дә… үлмәдең дә…
Җәйләрдә калдың инде син,
Көзләрне күрмәдең дә.
 
 
Үлдең дә…
Үлмәдең дә…
 

Көнбагышым

 
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Син – көн кошым,
Сары кошым.
Ник очмыйсың,
Сабыр кошым?
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Алда – көзем,
Алда – кышым.
Ниләр алда?
Ниләр анда?
Белмим ансын –
Алдагысын.
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Тоясыңмы
Көн агышын?
Тыңлыйсыңмы
Көй агышын?
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Син бит минем
Мең сагышым,
Син бит минем
Моң-сагышым.
Син – язмышым,
Көнбагышым!
 

Авыл. Тупыл белән сөйләшү

 
Тупыл туган, исәнме?
Мин исеңә төшәмме?
 
 
Син һаман да төз, биек –
Торасың күккә тиеп.
 
 
Синең кебек булырга,
Күккә тиеп торырга
 
 
Тырыша идем көн дә
Үскән чагымда мин дә.
 
 
Үсеп булмады артык,
Колакларымнан тартып
 
 
Торсалар да үсмәдем.
Менә шулай эшләрем.
 
 
Ә син бик озын идең,
«Әйдә, биеккә!» дидең.
 
 
Мин бит беренче кабат
Чыгардым синдә канат.
 
 
Татыдым синдә күкне,
Егылдым синнән күпме!
 
 
Ектың да, елаттың да,
Соңыннан юаттың да.
 
 
Ныгыттың шулай тәмам.
Әмма мин сиңа һаман
 
 
Бәләкәйдер шул инде.
Үсә алмам, соң инде…
 
 
Ачуланмассың инде!
 

Нигезләр

 
Газизләрдән – газиз туфрак,
Изгеләрдән – изге нигез!
Туган җирнең газизләре
Нигезләрдән бизде, дибез.
 
 
Кемдер бизгән, кемдер түзгән,
Кемнәрнедер биздергәннәр,
Өметләрен өздергәннәр –
Күпме шундый без белгәннәр.
 
 
Бәргәләнә, өзгәләнә
Бәгырьләре киткәннәрнең –
Күз яшьләрен түккәннәрнең,
Чит җирне үз иткәннәрнең…
 
 
Юатырга үзебезне
Тәкрарлыйбыз бер үк тәгъбир:
Кешеләрне йөртә язмыш,
Бәндәләрне йөртә тәкъдир.
 
 
Ничек кайтсын чит туфракка
Кендекләрен беркеткәннәр.
Көтмә, нигез! Кайтмый икән,
Кайтмый икән бер киткәннәр.
 
 
И илдәшләр, нигездәшләр,
Кайталмыйбыз ни сез, ни без.
Көтә, беләм, туфрак белән
Тигезләнгән азмы нигез?!
 
 
И сез!..
И без!..
 

Китмә, сандугач!

Рөстәм ага Яхинга


 
Китмә, җыр, китмә, сандугач,
Китмә, моң, татарыңнан.
Түзә алмас, яши алмас
Аерылса татар моңнан.
 
 
Гомере озын булалмый
Җаны җырсыз халыкның.
Ә син татар бәгырендә
Җыр-моң булып калыктың.
 
 
Һәм әйләндең күңелләрнең
Өзелмәс бер кылына.
Халкың җаны булсаң гына
Фидаилек кылына…
 
 
Китмә, җыр, китмә, сандугач,
Китмә, моң, күңелләрдән.
Моң кимеми, арта гына
Күңелдән түгелгәннән.
 
 
Түгелсә дә түгелә бит
Ул безнең күңелләргә,
Түгелә дә күңелләрне
Калдыра күмерләргә.
 
 
Шул кирәк безнең татарга –
Тыңласын да еласын.
Җырласын да моңлансын ул,
Китереп бар йоласын.
 
 
Шул кирәк, шул – кем булганын,
Кем икәнен төшенсен.
Елый-елый кемлеген ул
Хәтеренә төшерсен.
 
 
Шул кирәк безгә – үзәкләр
Өзелсен, өзгәләнсен.
Йөрәгебез телем-телем
Теленсен, телгәләнсен.
 
 
Күпме җан яктырган моңнан,
Күпме күңел җылынган.
Җырлат, елат, үксет безне,–
Үксез итмә җырыңнан.
 
 
Асыл моңнарың бәгырьне
Ташласын ла актарып.
Шунда гына буладыр ул
Чиста калып, ак калып.
 
 
Китмә, җыр, китмә, сандугач,
Талпын җанда, оч, калык!
Яши әле йөрәгендә
Сандугач йөрткән халык!
 

Син Күәш кызы инде

Сеңлемә – Люциягә

 

 
Агадыр да сагынадыр
Сөн сөекле сеңлесен.
Сине дә сагынмагачтын,
Сагыныр соң кемне Сөн?
 
 
Үзеңә дә ямансудыр,
Сөнеңә дә моңсудыр –
Сөн синең моңсулыклардан
Моңлы судыр, тын судыр.
 
 
Сөндәге сандугачлар да
Килгән бугай артыңнан –
Сөн сандугачларын тыңлап,
Күәш буйлары тынган.
 
 
Күргәнем юк иде бер дә –
Күәш тә гүзәл икән.
Үзәкләрең өзелмичә
Ничекләр түзәр икән?!
 
 
Күәш буе – кояш кына,
Син килгәнгәдер инде.
Сиңа хәзер Сөн һәм Күәш
Икесе дә бер инде.
 
 
Сөн төсле аксын Күәш тә,
Туктамасын, тынмасын.
Моннан соң да, ага-ага,
Кошлар моңын тыңласын…
 
 
Куанычыңа, җырыңа
Әверелсен Күәшең.
Күәш – синең бәхетеңдер,
Язмышыңдыр, күрәсең!
 

Яңавылга – Илдар Юзеевның туган җиренә бер сүз

 
Туган илсез, туган җирсез
Шагыйрь нишли ала ул?
Мәхрүм итмә нигезеннән
Шагыйреңне, Яңавыл!
 
 
Исән булганда нигезе,
Әле дөрләп яна ул.
Янсын әле! Яндыр әле
Шагыйреңне, Яңавыл!
 
 
Син, аңа – алтмыш, дисеңдер –
Нигә кирәк аңа ул?
Шагыйрь алтмыш яшьлек булмый –
Ялгышасың, Яңавыл!
 
 
Шагыйрьнең аның җанында
Йә ташкын да, йә давыл.
Давыл җанлы шагыйреңнең
Кадерен бел, Яңавыл!
 
 
Шагыйрьләрнең бу дөньяда
Язмышлары, ай, авыр.
Яңа җыр яза шагыйрең –
Догаңны кыл,
Яңавыл!
 

Ах, Талбазы кызлары!

1991 ел. Май ае. Талбазы мәктәбендә чыгарылыш кичәсе. Шул кичәгә кайткан шагыйрь Рәдиф Гаташка, Талбазы кызларына, үсмер чакка һәм, әлбәттә, мәхәббәткә багышлыйм бу шигыремне


 
Кайттык туган мәктәбеңә,
Яшьлегең сукмагына.
Алып кайтмагансың икән
Син мине юкка гына.
 
 
Талбазының кызларына
Төшмәсен икән күзең.
Күзең төшсә, ни буласын
Беләсең инде үзең.
 
 
Әле дә баса алмыйсың
Яшьлек ташкыннарыңны.
Аңладым инде, аңладым
Нигә ашкынганыңны…
 
 
Талбазының кызларына
Кызыгып карамалы.
И сылу кыз, син булса да
Кызарып карамале!
 
 
Мин түгел, Рәдиф абыең
Мәктәпне дер селкеткән,
Сезнең мәктәп кызларының
Йөрәкләрен җилкеткән.
 
 
Ә мин монда кунак кына –
Утырамын сыйланып,
Үсмер чак, яшьлек, мәхәббәт
Турындарак уйланып.
 
 
Аңладым, дускай, аңладым
Нигә талпынганыңны:
Дөрләттең яшьлектән калган
Сөю ялкыннарыңны.
 
 
Талбазының кызларыннан
Мин дә күз алалмадым,
Араларыннан берсенә
Сокланмый калалмадым.
 
 
Нигә генә алып кайттың
Талбазыга мине син?!
Минем шагыйрь икәнемне
Әйтерсең лә белмисең.
 
 
Аңладым инде, аңладым
Нигә сагынганыңны,
Кемне шашып сөйгәнеңне,
Кемгә табынганыңны.
 
 
Аңладым инде,
Аңладым.
Әйтеп тормыйм
Калганын…
 

Туфан урамы

 
Туфан урамының бер очында
Ап-ак каен – Туфан диярсең.
Ак күңелле, ап-ак чәчле Туфан…
Аклык күмгән якын-тирәсен.
 
 
Каен төсле Туфан шигърияте:
Якты хисле, якты фикерле.
Урам башындагы якты каен –
Чал Туфанга һәйкәл шикелле.
 
 
Ә икенче очта – тимер койма.
Әйтерсең лә махсус куелган.
Төрмә рәшәткәсе – тимер богау
Тимереннән, ахры, коелган.
 
 
Бер каенга багам, бер – коймага.
Басып торам ике арада.
Ак каенга карыйм – җан яктыра,
Рәшәткәгә карыйм – карала.
 
 
Үз күземә үзем ышанмыйча,
Бу урамны күпме урадым?!
Үз язмышын шагыйрь үзе сайлый,
Кем сайлады икән урамын?..
 

Иҗат йортында

 
Колакларым чыңлый тынычлыктан.
Мондый тынлык миңа бармый икән.
Ялга килгән җаным нигә тынмый,
Нигә тынычланмый, армый икән?
 
 
Тынлык минем тынычлыкны ала,
Тынлык мине баса, бөрештерә.
Ярый әле сирәк-мирәк кенә
Янәшәдә этләр өрештерә…
 
 
Күңел кайчак тынычлыкка сусый,
Тик бер генә йотым тынлык сорый.
Агачларны тынлык сарып алган,
Бөтен җирдә тынлык йокымсырый.
 
 
Мин охшатам аны өрәккә дә,
Ниндидер бер сәер җанварга да.
Нишләрбез соң, шомлы тынлык әгәр
Ояласа безнең җаннарга да…
 
 
Без болай да артык тыныч инде –
Кечебез дә шулай, олыбыз да.
Кирәк вакытларда күбебезнең
Чыкмады бит хәтта тыныбыз да.
 
 
Ә вакыты җиткәч, кача-поса
Килер әле тынлык үзе безгә.
Мин башкача монда килмәм инде –
Тынлыгыгыз булсын үзегезгә!
 
 
Бер башлагач, шушы шигыремнең
Соңгы юлын гына язамын да,
Тынгысызлык, ыгы-зыгы эзләп,
Кайтып китәм шаулы Казаныма.
 

Каян синең моңнарың?

Композитор Резеда Ахияровага


 
Җырларың – көмеш чыңнарың…
Син – безнең Илештәндер.
Сиңа инеш-чишмәләрнең
Сулары килешкәндер.
 
 
Син, чыннан да, үзебезнең
Агыйдел буеннандыр.
Җырларыңа Агыйделнең
Моңнары уелгандыр.
 
 
Бу чаклы моң каян килсен? –
Син – Татар иленнәндер.
Халкымның шатлык-кайгысы
Тик сиңа бирелгәндер.
 
 
Җанга якын аһәңнәрең –
Син ерак Болгардандыр.
Сулкылдый, үкси җырларың,
Болгардан булгангадыр.
Син – ерак Болгардандыр…
 

«Сәгать ватылды дип кенә…»

 
Сәгать ватылды дип кенә
Туктаса вакыт,
Һәр кешенең булыр иде
Сәгате ватык.
 

Канат асты

 
Җылыдыр ул
Канат асты.
 
 
Тик онытма:
Бар бит әле
Канатларны
Канатасы!
 
 
Тик очулар
Тимәс сиңа,
Ул бәхетләр
Килмәс сиңа:
Сине күптән
Канат басты!
 
 
Рәхәттер ул
Канат асты…
 

Өрмә, көчек!

 
Өрмә, көчек! Өрүчеләр
Синнән башка да сансыз.
Күрәләтә өрә алар –
Булдыралмыйлар ансыз.
 
 
Тешләргә генә торалар –
Бик тә таныш тешләре.
Өрсеннәр, өрә бирсеннәр,
Аларның шул эшләре.
 
 
Минем исә китми ис тә,
Мөгаен, күнеккәннән.
Беләм инде, алар миңа
Өрәләр өреккәннән.
 
 
Алар, ахры, койрыкларын
Кисмәгәнгә өрәдер,
Яисә капка артыннан
Берәрсе өстерәдер.
 
 
Күбәйде өстерүчеләр,
Күбәйде өрүчеләр.
Күпмедер әле өрмичә
Тешләргә йөрүчеләр?
 
 
Сәрхуш Казан көчекләре
Арттан өреп калалар.
Беләләр шул алар мине,
Шуңа өреп кабалар.
 

Шагыйрьнең киңлекләре
(Наҗар ага Нәҗми туган нигездә туган уйларым)

 
Ачтым яшел җил капканы,
Бастым яшел келәмгә.
Аштым яшел сагышларга,
Утырдым да үләнгә.
 
 
Шагыйрь аунаган чирәмлек,
Шагыйрь үскән үләнлек.
Сабый чакны, яшел чакны
Сагыныплар үләрлек.
 
 
Үләрсең дә… баш өстеңдә
Асыл кошлар тирбәлсә,
Сайраулары күңелләргә
Бер дә тынгы бирмәсә…
 
 
Ә ул моңнар сискәндереп,
Дертләтеп куя торган –
Шагыйрьнең тын нигезенә
Сандугач оя корган!
 
 
Аяк астында – Агыйдел,
Агыйдел киңлекләре.
Киңлекләрдән дә күренә
Шагыйрьнең кемлекләре.
 
 
Шагыйрьнең мөмкинлекләре,
Җанының хөрлекләре…
Шушы нигезгә береккән
Шагыйрьнең кендекләре.
 
 
Сандугачлы, моңлы нигез… –
Ул Ходайдан бирелә.
Кем дә шагыйрь булыр иде,
Туып үссә биредә.
 

Карабаш

 
Яшьлегемнең иң яшь чагын
Башласам яңабаштан,
Уйламый да башлар идем
Иң башта Карабаштан.
 
 
Яшьлегемнән хәбәр төсле,
Сәлам төсле – Карабаш.
Тетрәп китәм, яшьлегемә
Бер әйләнеп карагач.
 
 
Яшел чагым, яшь гөл чагым,
Яшен чагым – Карабаш.
Хәтерләрнең һәр йомгагы
Сагыш белән аралаш.
 
 
Иң садә сәгатьләремне
Алып калган Карабаш.
Гел моңлану ярамый да…
Ярамаса ярамас.
 
 
Ничә язлар, ничә җәйләр
Киткәнгә Карабаштан?!
Сагынам, сагыначакмын
Шуңа да карамастан!
 

Соңгы яфрак яктысы

 
Чалт аяз көз. Чагыла күз
Кызгылт, саргылт төсләрдән.
Чаганнарга, каеннарга
Көзгелт төсләр өстәлгән.
 
 
Өзлексез яфрак өзелә.
Өзелә, өзгәләнә…
Яфракларны, көздән урлап,
Кызлар да өзгән әнә.
 
 
Нигә әле өзгәлибез
Каеннарны хаксызга?!
Югыйсә ак каеннарга
Килешә яфраксыз да.
 
 
Өзмәгез лә… Алар хәзер
Үзләре дә өзелә.
Ирек бирик өзелергә
Яфракның без үзенә.
 
 
Нишләргә дә белми әле
Каеннар үзләре дә:
Өзелә бит яфрагы да,
Өзелә үзәге дә.
 
 
Әлегә – көз. Быелгысы –
Көзләрнең иң татлысы!
Ак карларны сагындыра
Соңгы яфрак яктысы.
 

Шагыйрьләр шундый була

Уфа шагыйре Рим Идиятуллинга


 
Шагыйрьләр төрле була…
Аларны булмый аңлап –
Шагыйрьләр серле була.
 
 
Шагыйрьләр сәер була…
Аларның һәр язганы,
Һәр сүзе – хәер-дога.
 
 
Шагыйрьләр сирәк була…
Авыр чакта барыбер
Шагыйрьләр кирәк була.
 
 
Шагыйрьләр көчле була…
Артык та, ким дә түгел –
Нәкъ синең төсле була!
 

Авыл. Иске зиратта

 
Үзебез кылган эшләргә,
Гамәлләргә оялып,
Иске зират урынында
Торам уйлар уйланып.
 
 
Кола ялан инде зират –
Дүрт ягы ачык тора.
Әрем исе керә күзгә,
Җаннарны ачыттыра.
 
 
Ачыттыра да яңарта
Хәтернең яраларын.
Ята бит, ята шушында
Минем дә бабаларым.
 
 
Кайтсам, ашыгам шушында,
Чыгам да ындыр аша.
Баскан саен бабамнарның
Рухлары ыңгыраша.
 
 
Иске зират –
Изге зират.
Мал-туар, бала-чага,
Зират икәнен белмичә,
Йөриләр уйный-чаба.
 
 
Узганнардан бу зиратта
Калган тик биш таш кына.
Җир убылып төшәр төсле,
Шул ташларга бас кына.
 
 
Егерменче гасыр бездә,
Узган гасырлар – аста.
Узганнарның тузаннары
Зираттагы биш ташта.
 
 
Уйныйсыбыз гына калды
Инде «Биш таш» уены…
Каркылдап узды каргалар,
Бүлеп бөтен уемны.
 

Туган авыл. Туган көн

 
Күзләр – дымлы,
Күңел – тулы,
Көнем – моңлы, тымызык.
Сызылып таң аткан иде,
Тора менә бозылып.
 
 
Яралды яңгыр каяндыр,
Яуса соң коеп кына!
Коймый шул, пыскый гына шул,
Тын гына, оеп кына.
 
 
Юк бернинди күкрәүләр дә,
Юк бернинди яшен дә.
Менә шулай… уздым инде
Мин әткәйнең яшен дә.
 
 
Соңгы ае керде җәйнең.
Туган көн. Авыл. Авыр.
Иңдәге йөк моннан ары
Тагын да авыраер.
 
 
Уйландыра, уй яндыра…
Уйлый-уйлый уй баса.
Әй бу башым! Уйлар уйлап
Туймас икән туймаса.
 
 
Ятам менә, әйтерсең лә
Яңа туган көемчә.
Гомер турында уйларга
Иң кулай көн, минемчә.
 
 
Булса да булыр икән әй
Бу чаклы да моңсулык.
Әллә шуңа инде, йөрәк
Һаман да сулык-сулык.
 
 
Әллә ниләр килә уйга.
Кем соң әле мин – бәндә?!
Мондый булмагандыр ла көн,
Мин дөньяга килгәндә.
 

Кап юлы

 
Басуның кап уртасыннан
Башланасың, Кап юлы.
Син бит кара малай чакның,
Авыр чакның ак юлы.
 
 
Менә тагын җанымдагы
Яраларны кузгаттың.
Син бит безнең әткәйләрне
Яу кырына озаттың.
 
 
Хәерле юл теләп калдың
Авылым ирләренә.
Исәннәрен алып кайттың
Яңадан өйләренә.
 
 
Ташыды синнән симәнә
Бар хатын-кыз, бар бала –
Ач үгездә, арык атта,
Талдан үргән арбада.
 
 
Әнкәйләрнең яшьлекләре
Синдә узды, Кап юлы.
Алар өчен син, һай, озын
Булгансыңдыр, ат юлы.
 
 
Нәкъ сугыш озынлыгы юл…
Ә ул күпме сузылды?!
Синең аша тәпи-тәпи
Ничә кабат узылды!
 
 
Хәзер инде син дә үзгә –
Күз алдында үзгәрдең.
Ялт китәбез, ялт кайтабыз –
Кыскардың, җитезләндең.
 
 
Көзләр җитсә, Агыйделгә –
Элеватор ягына –
Муллык булып, тулып-тулып,
Синнән икмәк агыла.
 
 
Илемне, туган җиремне
Бәхеткә илт, Кап юлы –
Игелекле иген юлы,
Туган якның хак юлы!
 

Балачак алмалары

 
Малай чакта алма әле
Бездә яңалык иде.
Берәр бакчада күрсәң дә,
Күзләр янарлык иде.
 
 
Әткәбез безгә дә алма
Алып кайтты беркөнне.
Әле дә истә – хуш исе
Бөтен өйгә бөркелде.
 
 
Бишебезгә биш алманы
Тезеп куйды өстәлгә.
Җемелдәүләрен күрсәгез,
Кереп төрле төсләргә!
 
 
Озак тордык, алмаларга
Кагылырга базмыйча.
(Онытылмый! Бу халәтне
Ничек түзим язмыйча?!)
 
 
Тик ашап та өлгермәдек –
Эреп бетте капкач та.
Күз алдыбыздан бик озак
Китмәде ул яткач та.
 
 
Тышы – кызыл кояш төсле,
Эче ап-ак нур иде.
Ник шулай тиз бетте соң ул?
Алмалары зур иде!
 
 
Матурлык, хуш ис дисеңме?
Тәм дисеңме андагы?
Әле дә ашаганым юк
Андый тәмле алманы…
 
 
Әй үзгәрә дә заманнар!
Торам менә баш ватып –
Улыма да, кызыма да
Булмый алма ашатып!
 

Айсыз Сөембикә янында

 
Ай булса да,
Ай тулса да,
Балкыса да күңелдә,
Калыкмый әле аебыз
Казаныбыз күгендә.
 
 
Айсыз – нурсыз,
Айсыз – моңсыз,
Айсыз – җансыз манара.
Ах, Казанның күк гөмбәзен
Ай нурына манарга!
 
 
Ай ул – бакый, –
Төнлә балкый,
Безгә кирәк көндез дә.
Үзебезнең аебызны
Эләр икән кем безгә?
 
 
Җаннардагы
Янган айны
Куйыйкмы әллә элеп?
Ә бит татар күгендә дә
Ай балкып торган элек!
 
 
Әй биек ай, көмешсу ай,
Миһербанлы булсана –
Сөембикәнең калфагына
Үзең төшеп кунсана!
 

Хисләрем-шигырьләрем

Әй бу күңелне!

 
Әй бу күңелне –
Ташты, түгелде.
Яндыр, мәхәббәт,
Яндыр күңелне!
 
 
Ярата алмам,
Күңел янмаса.
Нинди күңел ул,
Яна алмаса?!
 
 
Янсын, яндырсын,
Тынмасын күңел.
Сүнеп, сүрелеп
Тормасын күңел.
 
 
Ни булган миңа:
Аңламыйм берни –
Күңелем җырлый,
Күңелем дөрли!
 
 
Яна күңелем –
Янсын, дөрләсен,
Тынгы белмәсен,
Сүнә күрмәсен!
 
 
Шул кирәк аңа –
Янсын ла күңел!
Күңелләр әле
Янмаслык түгел!
 

Алтын Урда

 
Торам дала
Кочагында,
Янам хәтер
Учагында.
Бөек дәүләт
Булган монда –
Алтын Урда,
Алтын Урда!
 
 
Гөрләп торган
Ил булгандыр,
Гөлбакчага
Тиң булгандыр,
Коенгандыр
Алтын нурда –
Алтын Урда,
Алтын Урда!
 
 
Бәгырьләрне
Кисә-кисә,
Борынгыдан
Җилләр исә.
Җилләр генә –
Алтын кырда…
Алтын Урда,
Алтын Урда!
 
 
Эзлим сине
Күмер-көлдән,
Эзлим сине
Килер көннән.
Мин табармын
Сине шунда,
Алтын Урда,
Алтын Урда!
 

Укучыларыма

 
Кемгә – әйбәт шагыйрьдер мин,
Кемнәргәдер – пүчтәк.
Тик шигырьне берәүгә дә
Мин укытмыйм көчләп.
 
 
Укымыйлар мине диеп,
Күз яшемне түкмәм.
Мине укымаучыларга
Юк бернинди үпкәм.
 
 
Мин аларны белмим дә бит,
Юк аларда эшем.
Мин аларга диеп язмыйм,
Язам сезнең өчен!
 
 
Шуңа күрә хисләремне
Сезгә генә чишәм.
Сезгә генә дип челтери
Минем шигырь чишмәм.
 
 
Гел елмая бу, димәгез,
Мин бит елыйм эчтән.
Сезнең хәсрәтләрегез дә
Минем җанга күчкән.
 
 
Сезнең мине яратканны
Мин бит белеп торам.
Мин үзем дә, мин үзем дә
Сез дип үлеп торам.
 
 
Калыр миннән тик әйбәтлек,
Калыр, бәлки, җырым.
Үтмәгәндер, бетмәгәндер
Әле минем чорым!
 
 
Сез булганда язам әле,
Яна әле күңел…
Сездән башка мин беркем дә,
Мин беркем дә түгел!
 

Уфа – Казан юллары

 
Казанны сагынып барам да
Уфамны сагынып кайтам.
 
Ә. Атнабай

 
Күп атладым, күп таптадым
Уфа – Казан юлларын.
Казан – Уфа юлларында
Узды яшьлек елларым.
 
 
Элек озын иде ул юл,
Хәзер инде кыскарган, –
Аралармы якынайган,
Шофёрлармы остарган?
 
 
Бер карыйм Уфа ягына,
Карыйм Казаннарыма.
Кайсысына булыйм диеп,
Күңел канат кагына.
 
 
Уфа – Казан арасы ла,
Казан – Уфа арасы.
Өзгәләнә шул арада
Илешнең бер баласы.
 
 
Үзем сайлаган юл шул ул,
Үз язмышым – үз юлым.
Һәрчак чакырып тора ул,
Танып тора үз улын.
 
 
Суынмасын ике ара;
Юлым, зинһар, өзелмә.
Юллар булып сузылырмын,
Кирәк булса, үзем дә.
 
 
Кирәк булса, уйламый да
Күпер булып ятырмын.
Туган җиргә соңгы тапкыр
Шушы юлдан кайтырмын…
 
 
Казан – Уфа юлларында
Гомерләр үтте инде.
Мин йөргәнгә генә бугай, –
Шомарып бетте инде…
 

Исәнмесез!

 
Исәнмесез, гашыйк тургайларым!
Исәнмесез, ачык кырларым!
Өздерепләр сайрамагыз әле,
Өзәсез бит күңел кылларын.
 
 
Исәнмесез, биек бөркетләрем!
Исәнмесез, боек кошларым!
Сез китәрсез инде җылы якка,
Ялгыз башым ничек кышлармын?
 
 
Исәнмесез, Чагыл, Хан таулары!
Исәнмесез, Сөнем, авылым!
Гомеремне күргән төсле булам,
Күрсәм әгәр Сөннең агымын.
 
 
Исәнмесез, тап-тар сукмакларым!
Исәнмесез, кайтыр юлларым!
Юлларыма үземнән дә алда
Килеп чыга яңа җырларым.
 
 
Исәнмесез, якташ каеннарым!
Исәнмесез, талгын талларым!
Менә тагын кайтам яныгызга,
Сөйләшербез әле калганын.
 
 
Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!
Кайтып килә сукбай улыгыз.
Һәммәгез дә, шөкер, исән икән,
Моннан соң да исән булыгыз!
 

«Тел төпләремнән китми…»

 
Тел төпләремнән китми
Әнкәм ясаган куе чәй,
Әнкәм пешергән ипи.
 
 
Күңелдә һәрчак чыңлар
Әнкәм көйләп йөргән көйләр,
Әнкәм җырлаган җырлар.
 
 
Онытылсын, ди, ничек
Әнкәм биләгән биләүсә,
Әнкәм тирбәткән бишек…
 

Әнкәмнең туган авылы

 
Син – миңа газиз бер авыл!
Уйлыйлардыр: ни сәбәп?
Әнкәмнең син туып үскән
Авылы бит, Исәмәт.
 
 
Мин бит – иң олы оныгы
Каһиров Кирам картның…
Гомер буе, магнит кебек,
Мине үзеңә тарттың.
 
 
Син миңа серле бер сандык –
Көтәм ачылганыңны.
Беләсем килә үзеңә
Ниләр качырганыңны…
 
 
Син – бабамнар гомер кичкән,
Әнкәм уйнап үскән җир;
Язмышының татлысын да,
Ачысын да эчкән җир…
 
 
Бигрәк текә лә тауларың, –
Әнкәм ничек менгәндер?
Урманнарың катлы-катлы, –
Тирә-якта бердәнбер.
 
 
Урманнарыңда былбыллар
Миңа да җыр багышлый…
Ишетеп калам җырларын,
Узып кына барышлый.
 
 
Еш туктала алмыйм сиңа,
Бер кайтырмын тәк тә бер!
Мәккәгә дә еш бармыйлар,
Ә син – минем Мәккәмдер.
 
 
Миңа изге бер авыл син,
Изгедер кечең, олың…
Әнкәмнең туган авылы,
Мин бит синең дә улың!