Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Көй

Рәми Гариповка


 
Кайта-кайта укып ятам
Дуслар биргән китабыңны.
Китабыңнан миңа дигән
Өр-яңа бер Көй табылды.
 
 
Күңелемдә көтмәгәндә
Күптән көткән Көй кабынды.
Кайнар кан тамырларымнан
Кайнарланып Көй агылды.
 
 
Каян таныш Көй бу дисәм,
Ул миндә дә яткан икән.
Ничә еллар, сиздермичә,
Минем канда аккан икән.
 
 
Рәхмәт сиңа – мин язасын
Инде күптән син язгансың…
Үзәк өзгеч бер Көй булып
Кайттың миңа син яздан соң.
 

Кояш

 
Бик үзгәргән бүген кояш.
Хикмәт, белмим, нидәдер?
Ул нигәдер җылытмый да,
Яктыртмый да нигәдер.
 
 
Чыкканда да чыкмады ул
Элек чыккан турыннан.
Очып узды ул көндез дә
Икенче бер урыннан.
 
 
Икенчерәк нурлары да,
Төсе дә башка төстә.
Алыштырганнардыр аны,
Башка кояштыр өстә!
 
 
Чыннан да, чын кояшмы ул?
Кичәгеме, түгелме?
Кайчаннан бирле шул сорау
Тырнап тора күңелне.
 
 
Нигә борчылам соң әле?
Ул – шул кояш бугай ла…
Юк, барыбер тикшерергә
Кирәк аны шулай да!
 

Сәер уйлар

 
Кинәттән генә башыма
Сәер уйлар төште:
 
 
Кемнәр ничек дәвам итәр
Без башлаган эшне?
 
 
Без яшәрбез дә китәрбез –
Ниләр калыр бездән?
 
 
Кемнәр йөрер, йөрерләрме
Без калдырган эздән?
 
 
Кемнәр җырлар, җырларлармы
Без калдырган җырны?
 
 
Ничегрәк искә алырлар
Без яшәгән чорны?
 
 
Кемнәр булыр, нинди булыр
Без калдырган токым?
 
 
Киләчәккә кем тапшырыр
Безнең токым утын?
 
 
Кемнәрне кызыксындырыр
Без калдырган исем?
 
 
Шушы хакта уйланганың
Бармы синең, Кешем?
 

Таулар. Диңгез

 
Бер ягымда таулар минем,
Бер ягымда – диңгез.
Хыял җитми төнлә белән,
Караш җитми – көндез.
 
 
Биеклекләре – буй җитмәс,
Киңлекләре – тиңсез.
Акылымны таулар тарта,
Күңелемне – диңгез.
 
 
Кайсысына: тауларгамы,
Диңгезгәме тиң без?
Көнләштерә мине таулар,
Кызыктыра – диңгез.
 
 
Мин үзгәрдем. Бик үзгәрдем.
Һәм аңладым: кем без?!
Әллә таулар шулай итте,
Әллә инде – диңгез…
 

Шулай кирәк булган!

 
Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан
Мин туганмын. Шулай кирәк булган.
Мин туганмын. Туган илем минсез
Бер егеткә әле кимрәк булган.
 
 
Японнарны җиңеп кайткан Әткәй
Яңгыратып көлгән, улын күргәч.
Рәхәтләнеп бер елаган Әнкәй,
Бишегендә яткан улы көлгәч.
 
 
Гаиләдә – мин беренче бала.
Бабамнарга – мин беренче онык.
Нәселемнең яңа буынын мин
Башлаганмын иң беренче булып.
 
 
Тугансыңдыр син күлмәктән, диләр.
Андый бәхет тия кемгә генә?
Мин күлмәктән тумасам да, мине
Биләгәннәр Әткәй күлмәгенә.
 
 
Бик кадерле кеше булганмындыр –
Затлы күлмәкләргә биләрлек мин.
Шулай булгач, бу дөньяга инде
Күлмәк белән туган диярлек мин.
 
 
Икмәк белән бергә өлгергәнмен –
Туганмын бит урак өстендә мин.
Мине Илем көткән, Җирем көткән,
Шуның өчен тизрәк үстем дә мин.
 
 
Кемдер иртә туган, кемдер – соңрак,
Ул чаклысы нигә минем өчен?
Ә мин үзем вакытында тудым,
Нәкъ кирәктә тудым Илем өчен!
 
 
Ә бабамнар мине зур бер кеше
Булыр диеп өмет иткәннәрдер.
Аклап булмас, ахры, өметләрен –
Алар миннән күбрәк көткәннәрдер…
 
 
Тик дөньяның утын-суын мин бит
Ахыргача әле кичмәгәнмен.
Ә шулай да бу дөньяга туып,
Миңа калса, дөрес эшләгәнмен.
 
 
Мин туганда, асыл ир-егетләр
Туган илдә әле сирәк булган…
Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан
Мин туганмын! Шулай кирәк булган!
 

«Зәңгәр күкләргә карыйм мин…»

 
Зәңгәр күкләргә карыйм мин –
Йолдыз калка.
Зәңгәр гөлләргә карыйм мин –
Чәчәк ата.
 
 
Зәңгәр диңгезгә карыйм мин –
Дулкынлана.
Зәңгәр учакка карыйм мин –
Ялкынлана.
 
 
Бу, билгеле, сихер-тылсым
Эше түгел.
Ахры, үзем бик үк гади
Кеше түгел!
 

Бабамнарның каны уйный синдә

 
Бер тынмас җан булдың инде, энем!
Тора алмыйсың бер урында.
Син яшисең әле әйтерсең лә
Күчмә кабиләләр чорында.
 
 
Бер караганда, син – Әстерханда,
Йә Казахстанда, йә Казанда!
Йә Шәммәттә! Тик һаман да сиңа
Нидер җитми, нидер аз анда.
 
 
Юлы булса, ике уйлап тормый
Чыгып китәр идең айга да.
Тик аңладың микән: шул ук икән
Дөнья дигәннәре кайда да.
 
 
Ерак җирләр сине тарта һаман,
Каян килгән сиңа күчмәлек?
Ул, мөгаен, ерак гасырлардан –
Бабамнардан калган истәлек.
 
 
Дала җитми синең күңелеңә,
Киңлек кирәк синең кебеккә.
Аргамаклар кирәк чабар өчен
Батырганчы ап-ак күбеккә;
 
 
Чыгар өчен ерак сәфәрләргә,
Торыр өчен һаман ыргылып…
Бабамнарның каны уйный синдә,
Шул бирмидер сиңа тынгылык.
 
 
Тик без күптән утрак тормышта шул,
Туры килә шунда кайнарга…
Әнкәй тагын бик борчылып язган –
Җыенасың тагын кайларга?
 

Диңгез буенда бабамны уйлап

 
Сурәткә төшә кешеләр –
Хәнҗәрләр аскан булып,
Аю, болан карачкысы
Янына баскан булып.
 
 
Төшәләр парлап, берәмләп,
Төшәләр төрлесенә –
Мода журналларындагы
Сурәтләр төслесенә.
 
 
Төшәләр. Нигә? Төшсеннәр!
Үзем дә төшәр идем…
Аларны күргәчтен, бабам
Исемә төшә минем.
 
 
Әллә үзе кызыкмаган,
Әллә заман хатасы –
Сакланган Кирам бабамның
Тик бердәнбер фотосы.
 
 
Бик еш кына мин кулыма
Шул сурәтне алам да
Карыйм, үземнең чалымнар
Бар микән дип бабамда.
 
 
Таушалып беткән, тетелеп.
Паспортныкы ансы да.
Тик ничек кенә булмасын,
Шул фотода – барсы да…
 
 
Ул сурәткә ничә елдыр?
Әллә ничә дистәлек.
Минем өчен дөньяда ул
Иң кадерле истәлек!
 
 
Кадерле икәнен миннән
Соңгылар да аңлармы?..
Ә халык төшә сурәткә –
Мин аңлыймын аларны.
 

Җайдаклар без

 
Буйга бәләкәй идем мин,
Көчсез идем. Аннары
Тия иде атларның гел
Баш бирми торганнары…
 
 
Карап торуга тыңлаучан,
Түгел үзе кыргый да.
Атлануга үрә баса,
Кинәт кенә ыргый да
 
 
Алып сала сине җиргә –
Җилләр исә атыңнан.
Йөгерәсең елый-елый
Качкан атың артыннан…
 
 
Соңыннан егылмаска да
Өйрәнәсең. Нишлисең?!
Дуласа да, аттан инде
Син егылып төшмисең.
 
 
Алдан беләсең атыңның
Ярсыйсын, котырасын.
Шуңа күрә тезгенеңә
Ныгытып тотынасың.
 
 
Ат, әлбәттә, юашланмый,
Бик тә егып чабасы…
Тик егалмый. Шул чагында
Калмагачтын чарасы,
 
 
Каера да читкә алып
Кереп китә андый ат.
Ә аннары бер ярсыса,
Юк, тыела алмый ат.
 
 
Син дә, хәтта ат үзе дә
Белми кайчан туктасын.
Сыртында бәргәләнәсең
Һәм беләсең екмасын.
 
 
Ат та бата ак күбеккә!
Канга бата… учларың…
Әлегедәй хәтеремдә
Шулай атта очканым.
 
 
Яралар инде төзәлде,
Тик мин атта мәңгегә!
Учлар кысылган, юк бары
Кулымда тезген генә…
 

Вакыт

 
Вакыт төшенчәсе
Хәзер инде бүтән.
Һич өлгереп булмый,
Хәлдән таеп бетәм.
 
 
Тыгызлана Вакыт,
Тора-бара нишләр?
Бер елга да җитми
Бер гасырлык эшләр.
 
 
Гасыр белән сәгать
Тәңгәлләшер беркөн –
Эшләр шуңа бара,
Туктаталмас беркем.
 
 
Кысылмасмы соң ул
Шартлар дәрәҗәгә?!
…Чиртеп узды Вакыт
Минем тәрәзәгә.
 

Таңсылуның туган елы

 
Вакытында килеп китте
Гомеремнең бу елы да.
Тик кыскарак булды бугай –
Сизелмәде бу юлы да.
 
 
Ап-ак булып килгән иде,
Китте дә шул ап-ак килеш.
Васыять итеп – эшләргә
Тик аклыкка гына тиң эш.
 
 
Якты кояш тирәли мин
Әйләндем бер кабат тагын.
«Сөям!» сүзен эчтән генә
Кабат мең кат кабатладым.
 
 
Тик бер яшькә олыгайдым –
Бер сүзем юк башкасына.
Бер сүзем юк, и иске ел,
Рәхмәтләрдән башка сиңа!
 
 
Мең кайгыда кайнаттың да
Мең хәсрәткә салдың мине.
Үзең салган хәсрәтләрдән
Үзең тартып алдың мине.
 
 
Ә бәхетләр, ә шатлыклар
Безгә әле күбрәк кирәк!
Шуңа мине мең бәхеткә,
Мең шатлыкка күмдең кинәт.
 
 
Шатлыгымнан мин аларны
Берәм-берәм үзем кочтым.
Шатлыкларның иң зурына
Таңсылу дип исем куштым!
 
 
Узган ел шатлыкларыннан
Җаныбызга тулган җылы…
Сагындырырсың әле син,
Таңсылуның
Туган елы!
 

Сездә яуган карлар…

 
Сездә яуган карлар миңа ява.
Икебезнең шундый ара ак!
Сиңа таба барам, шул карларны
Мин кулларым белән аралап.
 
 
Сездә яуган карлар миңа ява,
Миңа гына ява туп-туры.
Син калдырган сагышларга ява –
Мин сагышлар белән туп-тулы.
 
 
Сездә яуган карлар миңа ява.
Алар синнән сәлам карыдыр.
Яусын, яусын! Кыш узганчы гына
Сагышлардан күңел арыныр.
 
 
Сездә яуган карлар миңа ява.
Бер шушында җаным, бер – анда…
Эрер дә бер тамчы булыр карлар,
Йә әйләнер алар буранга!
 

Сине күргәннән соң

 
Сине үптем мин беренче тапкыр
Калтырана-калтырана гына.
Үбешергә каян белим ди мин,
Мин ул чакта әле бала гына.
 
 
Кичермәгәнсеңдер сабыйлыкны,
Үбә белмәвемнән көлгәнсеңдер.
Ә син үзең җиткән кыз идең шул,
Ул чакта ук күпне белгәнсеңдер.
 
 
Мин ул чакта татлы үбешүдән
И кызарган, и оялган идем.
Тик ул синең шаяртуың булган,
Ә мин аны чынга алган идем.
 
 
Ничә еллар инде әле булса
Шул үбүдән һаман айный алмыйм.
Кайчагында төшләремә кереп
Йөдәтә ул мине – алдый алмыйм.
 
 
Яшь Ромео яше булган икән
Ул чагында миңа Агыйделдә.
Оч идең лә хәзер шул чагыңа,
Яшьлек хисләреңне ал идең дә!
 
 
Тик үземнең олыгайганымны
Тойдым кинәт сине күргәннән соң.
Һәм иң тәүге шигыремне яздым…
Егерме ел җанда йөргәннән соң.
 

Ак карлар да яумас кебек иде

И снег пошёл…

 
Евг. Евтушенко

 
Без дә үсеп җитмәс кебек идек,
Килмәс кебек иде егетлек.
Озак көттек. Малай чакны тизрәк
Киләчәккә таба йөгерттек.
 
 
Егет чак та килеп кенә китте,
Ир уртасы инде үзебез.
Чабып кына уздык җәйләрне дә,
Көтеп тора әнә көзебез.
 
 
Мәхәббәт тә, бер кат ташлап киткәч,
Килмәс кебек иде яңадан.
Һәм һичшиксез үләр кебек идек
Сөю салып киткән ярадан.
 
 
Үзебез дә исән, мәхәббәт тә!
Хисләр бездә кабат яналар.
Ярабыз да бетте, күмеп китте
Ул яраны яңа яралар.
 
 
Ак карлар да яумас кебек иде,
Онытылган иде аклыгы.
Карларның да, аклыкның да әле,
Юк, булмаган икән актыгы.
 
 
Карлар ява. Бу юлы да алар
Өметләрне безнең акларлар.
Ак карлар да яумас кебек иде…
Ә бит яуды… яуды ак карлар.
 

Яктылык

 
Бүген көнгә әйләнде төн –
Үзгәртергә инде соң.
Тәрәзәң калды яктырып,
Ул яктылык – синең сын!
 
 
Яктыртты бөтен дөньяны
Синнән төшкән яктылык.
Төн уртасын беренче кат
Каплап алды ак тынлык.
 
 
Югалды урам утлары,
Йолдызлар тынып калды.
Синнән төшкән яктылыктан
Алар да тоныкланды.
 
 
Якты төн. Озатты мине
Бөтен тирә-як тынып.
Балкып калды
Моңа чаклы
Мин белмәгән яктылык.
 

Сиңа җырлар язмыйм инде

 
«Миңа җырлар язмыйсың» дип
Үпкәлисең һаман.
Мин әле дә элек язган
Җырларымда янам.
 
 
Хисләрем – шул ук. Аларны
Мин яңартам гына.
Сиңа җырлар язмыйм инде,
Тик яратам гына!
 

Мәҗлесләрдә

 
Мин күп сүзле түгел. Бу гадәтем
Кермидер дә, бәлки, әдәпкә.
Тик барыбер кайбер мәҗлесләрдә
Сөйләшәсем килми, гадәттә.
 
 
Ә сөйләргә шундый остардылар –
Сөйләмиләр хәзер, сайрыйлар.
Сүзләрнең дә затлыларын гына,
Асылларын гына сайлыйлар.
 
 
Кем мактана анда? Тыңлап торсаң,
Аңардан да бөек кеше юк.
Ә кем белә? Бәлки, шулайдыр да…
Тик эшләгән генә эше юк.
 
 
Ә ул сөйли. Хәтта ышандыра.
Чын күңелдән сөйли, инанып.
Утырасың шулай түзем генә,
Шуның сүзләреннән кыйналып.
 
 
Кызгандыра кемдер. Мескенләнә.
Эчә, имеш, бөтен тапканын.
Халык исә башка төрле сөйли –
Кассасында меңнәр ятканын.
 
 
Мескеннәрне хәзер кызганалар.
Кызгандыру хәзер – модада.
Мескенлеккә, бик теләсәң, хәтта
Язып булыр иде ода да.
 
 
Ваклап-ваклап кемдер акыл сата –
Үзенә дә такыр акылны.
Шунысы әйбәт: тыңламаска була,
Бирмәсәң дә була хакыңны.
 
 
Кемдер үзен сөйли. Нигә эчә?
Ак чәчләре нигә агарган?
Андый кеше чишелеп үк китә,
Тик көләләр генә аңардан.
 
 
Кемдер мине мактый. Үзе миңа
Кичә генә этлек эшләгән.
Ә ул шуны белми диеп уйлый.
Мин, янәсе, наив, пешмәгән.
 
 
Бар да сөйли анда. Бер мин генә
Еларга да белмим, көләргә.
Бер мин дәшмим, һәм, билгеле, анда
Исәплиләр мине юләргә.
 

Берәүгә

 
Минем белән нигә ярышасың?
Булышасың, егет, юкка гына.
Син, үзең дә сизми, үз-үзеңне
Саласың бит бары утка гына.
 
 
Син үзеңне сакла! Бетеренмә!
Сиздермәскә тырыш, көнләшсәң дә.
Синең белән бик көрәшер идем,
Җиңелерсең генә, көрәшсәң дә.
 
 
Тик ул көрәш дөрес булмас иде:
Төрле үлчәүдәге кешеләр без.
Ә сине мин аңлыйм, бик тә аңлыйм –
Кеше хәлен без дә төшенәбез.
 
 
Уздырасың килсә, син эш күрсәт!
Мактала бит кеше эше белән.
Ачуланма, егет! Мин көрәшмим
Җиңел үлчәүдәге кеше белән.
 

«Бөтен кеше шигырь яза…»

 
Бөтен кеше шигырь яза.
Каләмнәр – алтын, көмеш.
Кибет тулы – бүгеннән үк
Шигырь язарга кереш!
 
 
Югыйсә ул шигырьләр дә
Алтын булырга тиеш.
Алтын булмый икән инде,
Булырга тиеш көмеш…
 
 
Бөтен кеше шигырь яза,
Шигырь бездә җитәрлек.
Ә каләмнәр! Шедеврлар
Гына иҗат итәрлек.
 
 
Тик менә минем үземә
(Әйтүем түгел көлеп)
Каурый каләм белән язган
Шигырьләр шәбрәк кебек!
 

Сагыш

 
Зур бер сагыш яши күкрәгемдә.
Зур бер сагыш оча күкләремдә.
Зур бер сагыш!
 
 
Зур бер сагыш җанда, юк, тик ятмый.
Зур бер сагыш мине, юк, йоклатмый.
Зур бер сагыш!
 
 
Зур бер сагыш телим сиңа да мин.
Зур бер сагыш килсен сиңа. Амин!
Зур бер сагыш!
 
 
Зур бер сагыш янсын күкрәгеңдә.
Зур бер сагыш очсын күкләреңдә.
Зур бер сагыш!
 
 
Зур бер сагыш янсын, тик ятмасын.
Зур бер сагыш сине йоклатмасын.
Зур бер сагыш!
 
 
Зур бер сагыш… ансыз тыныч күңел.
Зур бер сагыш һич куркыныч түгел.
Зур бер сагыш!
 

Үзебезчә яшик әле!

 
Агара, дисең, чәчләрем.
Кем эше соң, кем эше?
Сине чибәрләтә генә
Чәчләреңнең көмеше.
 
 
Кешегә шул гына кирәк –
Мин агарткан диләрдер.
Аларга инде, әлбәттә,
Җирдә бөтен ирләр бер.
 
 
Син кайгырма – без карт түгел,
Без нәкъ үз яшебездә.
Төрле чак була торгандыр –
Әй кызык яшибез лә!
 
 
Гөрләшәсең, тиргәшәсең,
Әйткәләшеп аласың.
Бер дә юкка үпкәлисең,
Шуннан татуланасың.
 
 
Аннан сиздермичә генә
Сүзне читкә борасың.
Син әле яшь, дигән булам,
Син ышанган буласың.
 
 
Кайчагында ни өчендер
Мине макташтырасың.
Әллә каян сизәм инде –
Юри маташтырасың.
 
 
Мактаганны кем яратмый?
Үзем дә эреп китәм.
Үпкәләшүләр моннан соң
Һич булмас төсле бүтән.
 
 
Яшик әле үзебезчә,
Тик күз тиеп куймасын!
Ә кешеләр, рәхим итеп,
Үзләренчә уйласын.
 

«Кызыл» тәрбия

 
Әнкәй безне бик тә кызык итеп –
Үтә «кызыл» итеп үстерде.
Әнкәбезнең педагогикасы
Күпләр өчен инде искерде.
 
 
Артык инанды ул идеалга
Һәм ышанды китап сүзенә.
Шуның аркасында гомер буе
Тик кыенга килде үзенә.
 
 
Шул «кызыл» лык аркасында мин дә
Бу дөньяда күпме кыйналдым.
Ярый әле күңелемдә һаман
Әнкәй биргән максат-иманым!
 
 
Тик тормышның аның үз кануны –
Кулга бирде башка дәреслек.
Кемгә кирәк артык намуслылык,
Кемгә хаҗәт артык дөреслек?
 
 
Кайберәүләр көлде генә миннән –
Мин табынып йөргән хаклыктан.
Аларның үз хакыйкате икән –
Мин аңладым аны актыктан.
 
 
Уйлап тапкан алар үзләренә
Махсус намус, махсус гаделлек.
Шуңа күрә сәер тоелгандыр
Минем хаклык, минем гадилек.
 
 
Мин башкача була алмам инде,
Бу тәрбиям – гомер озынлык.
…Ә Әнкәйнең «кызыл» тәрбиясе
Китермәде безгә кызыллык.
 

Кайнар таллар

 
Балачагымны җылыткан
Җылы, кайнар талларым,
Сезне искә алган саен
Яктыра күз алларым.
 
 
Талларым-талчыбыкларым,
Безне саклап калгансыз –
Елый-елый җылыткансыз,
Елый-елый янгансыз.
 
 
Балачакта җылыга без
Мохтаҗ шул бигрәк инде.
Рәнҗемәгез – безгә дә бит
Үсәргә кирәк иде.
 
 
Ташый торган идек сезне
Без качып, урлап кына.
Кулыбызда – үтмәс балта
Йә тешсез урак кына.
 
 
Ә бармаклар талчыбыктай
Чыга иде кызарып.
Елый идек… Әни – безне,
Без талларны кызганып.
 
 
Әле дә, җылы кирәктә,
Балачактагы кебек,
Адашасым килә, таллар,
Арагызга бер кереп.
 
 
Тик куркам – балачагымны
Гел искә төшерәсез,
Кагылуга ук кулымны,
Җанымны пешерәсез!
 

Кышкы метаморфозалар

 
Тып-тын яуган карлар телгә килә,
Сөйләшәләр «шыгыр-шыгыр» дип.
Әйтә кебек алар: «Безнең хакта
Ник язмыйсың шигырь, шигырь?» – дип…
 
 
Вакытында җиргә явалмыйча
Агачларга кунып калса да,
Егылып төшә җиргә уч-уч карлар,
Җиңелчә җил исеп алса да…
 
 
Ә кичәге буран ак көрт булган.
Һәм йокыга талган – арыган.
Кар аралаш чак-чак балкып тора –
Кояшны да ак кар сарыган…
 
 
Нәкъ тәрәзә югандагы төсле
Чистартасы килә аны да.
Ул яктырып китәр иде ныграк
Һәм җылытыр иде тагы да…
 
 
Йокымсырап яткан ап-ак түмгәк
Торып чапты аяк астыннан.
Фу, куркытты! Куян булып чыкты –
Җилләр генә исте качкыннан…
 
 
Шатлык белән аклык гел янәшә!
Шатлык төсе, ахры, актыр, ак…
Шатлыгыннан карда шулкадәрле
Уйнакламас иде Актырнак!..
 

Уздык авылың аша

Юрий Семендерга


 
Авылың аша узабыз –
Хисләрең, күрәм, таша!
Юктыр, авылың узадыр
Үзеңнең йөрәк аша.
 
 
Авылыңның исеме дә
Булганга микән Таныш,
Өйләр дә, өянкеләр дә
Нигәдер бик тә таныш.
 
 
Минем туган ягымдагы,
Туган авылымдагы
Өянкеләргә охшаган
Өянкеләр мондагы.
 
 
Таныды сине Таныш та –
Туктар диеп көткәндер.
Өянкеләр, сине көтеп,
Саргаешып беткәндер.
 
 
Үзең дә калыр идең дә,
Юк бит, юк вакытыбыз.
Күреп торасың – синең дә,
Минем дә вакыт тыгыз.
 
 
Озата килде авылың
Чабаксар күренгәнче.
Мең карадың каерылып,
Өйләре күмелгәнче.
 
 
Ә мин синең якка таба
Карамаска тырыштым.
Күңелеңдә ниләр бардыр? –
Син түгел, мин тулыштым.
 
 
Ярар, дускай, түзик әле,
Чиге юк түземлекнең.
Авылыңны күргәч, мин дә
Сагындым үземнекен.
 
 
Авыллар түзсә түзәрбез.
Авыр инде авырын…
Эзләргә чыккандыр инде
Мине дә үз авылым.
 

Әндиҗаннан кунак кайткан

 
Әндиҗаннан кайткан Гөлсем –
Үзбәк күлмәкләреннән.
Күзләр уйный чуклы-чуклы
Шәрык бүләкләреннән.
 
 
Кайчандыр киткән булган ул
Ияреп кемнәргәдер.
Бәхете генә табылсын! –
Бәхет ул кемгә дә бер.
 
 
Табылгандыр – сөйли Гөлсем
Бал-майда йөзүләрен,
Бакчаларга чыгып кына
Йөземнәр өзүләрен.
 
 
Җылы як – бәхетле яктыр,
Шулайдыр, бер сүзем юк.
Безнең якта инде ансы
Ни өрек, ни йөзем юк.
 
 
Тыңлап торсаң, чын оҗмахта
Яшидер дип уйлыйсың.
Күзләренә карамасаң,
Бер сагыш та тоймыйсың.
 
 
Үзбәк балаларын алып
Кайткан Гөлсем кунакка.
Үзбәкчәләп сөйләшләре
Ятрак кебек колакка.
 
 
Карт белән карчыкның гына
Шатлыгы тоныкланды.
Үз кызлары татар да бит,
Сәеррәк – оныклары.
 
 
Аңлашуын аңлашалар
Чамалап, гөманлап та.
Бик тырышсаң, кай сүзләрен
Була әле аңлап та.
 
 
Тик ничек була инде бу
Үзеңчә гәпләшмәгәч?
Үз оныгың үзеңчә бер
«Бабай!» дип тә дәшмәгәч?
 
 
Илдә татар беткәндер шул,
Әйтер идем кызын да!
Хәерле булсын! Соң инде,
Хет тузын, хет тузынма.
 
 
Елый-елый сөйли Гөлсем:
– Их, байлыклар андагы!
Их, күрсәгез дөньябызны
Безнең Әндиҗандагы!
 
 
Елый Гөлсем, елый мескен.
Сөйләшергә сүз беткән –
Әллә, чыннан да, бәхеттән,
Әллә бәхетсезлектән…
 

Сәер бер төш…

 
Сәер бер төш күрдем. Имеш,
Мин – йолдыз улы.
Ә бит озын, бигрәк озак
Йолдызлар юлы.
 
 
Шулай да безнең юлыбыз
Йолдызлар аша.
Хыялыйлар гына бездә
Йолдызлар ача.
 
 
Шул йолдызлар яктысыннан
Яктыра йөзләр.
Кала бездән күк йөзендә
Йолдызлы эзләр.
 
 
Еракта – иң якты йолдыз…
Тик ялгыз ансы.
Бер йолдыз күренми әле –
Мин кабызасы!
 

Матчадагы талчыбык

Зөфәр абыйга

 

 
Менә аның әтисен дә
Сугышка озаталар.
Кочаклашып, сүзсез генә
Тордылар озак алар.
 
 
«Әниеңне тыңла, – диде, –
Олы малай инде син!»
Һәм кыстырды матчага ул
Талчыбыкның җиллесен.
 
 
Талчыбыгы малайларны
Кыздыра торган иде;
Кыздырганда, сыздырганда
Сызгыра торган иде…
 
 
Бармак янады әтисе,
Күрсәтте талчыбыкка.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Китте өйдән чыгып та.
 
 
Нинди елак малай иде,
Никтер елый алмады.
Әтисенең елавын да
Башкачарак аңлады…
 
 
Караган саен матчага,
Сагынды гел әтисен,
Белсә дә ул әтисеннән
Шул талчыбык тәтисен.
 
 
Үсте малай. Чыбык белән
Сугучы табылмады.
Матчадагы талчыбыкка
Берәү дә кагылмады.
 
 
Кайтсын иде, алсын иде
Талчыбыкны кулына.
Бер генә тапкыр булса да
Суксын иде улына.
 
 
Әтисе суккан чагында,
Тыны да чыкмас иде.
Белә лә ул – әтисе дә
Ныгытып сукмас иде.
 
 
Ныгытып сукса, чыбыгы
Барыбер сынар иде.
Ятимлеккә чыдаганчы,
Чыбыкка чыдар иде…
 
 
Малайлар уйный. Аларга
Уйнарга да уйнарга.
Аларның әтиләре бар
Кирәк чакта кыйнарга.
 
 
Бер дә сукмады әнисе –
Кайта иде талчыгып…
Үзе сынып төште беркөн
Матчадагы талчыбык.
 
 
Әтисе кайтыр да менә
Бар өйне иңләр инде:
Талчыбыкны тапмагачтын,
Улын ул тиргәр инде…
 
 
Инде ничә ай малайның
Күңелләре тулышкан.
Тиргәр иде дә әтисе –
Кайтмады шул сугыштан…
 

Ухсай

 
Ухсай белән без татарча
Сөйләшеп торган идек,
Чабаксарда һәм Мәскәүдә
Әңгәмә корган идек.
 
 
Үзе әллә шадра иде,
Әллә инде сипкелле…
Әкрен генә сөйли иде,
Сибгат Хәким шикелле.
 
 
Ул инде карт, чирле иде,
Ул инде арган иде.
Үләренә күп дигәндә
Ярты ел калган иде…
 
 
Ә үзе мут, чәнечкеле,
Хәтерле дә, исле дә:
Сөйләп ала ул Җәлилне,
Шәрәф Мөдәррисне дә.
 
 
Искә ала минем белән
Бер туфракта туганын;
Онытмаган кайчандыр бер
Илештә дә булганын.
 
 
Яратып, шаяртып кына
Кемнәндер көлеп ала;
Кемнәргәдер төртмә теле
Белән төрттереп ала.
 
 
Таягы белән дә төртеп
Күрсәтә кемнәргәдер –
Ухсай абзыйның теленнән
Күпләргә эләгәдер…
 
 
Мин инде шул күбрәк тыңлап,
Баш кагып торганмындыр,
Ул сөйләгәнне күңелгә
Салып утырганмындыр.
 
 
Бик тә истә – кисәк кенә
Бер башка үскән идем.
Өстәвенә Ухсай белән
Сурәткә төшкән идем.
 
 
Кинаяле итеп әнә
Елмая ул сурәттән.
Сурәттә торсаң да бәхет,
Ухсай белән беррәттән.
 

Бүләк дага

 
Чуваш дуслар без кунакка килгәч
Сыйладылар… кызып киттеләр:
Һәммәбезгә бәхет чәчеп торган
Көмеш дага бүләк иттеләр.
 
 
Бик бәхетле булдык бүләктән без –
Ни дисәң дә, дуслар бүләге.
Иң кыйммәте – шул дагага кушып
Үзләренең әйткән теләге.
 
 
Аларның да гүя бәхетләре,
Шатлыклары шунда өстәлгән.
Дагасы да гади түгел аның –
Бәхет өчен махсус эшләнгән.
 
 
Бәхетемне, дага, ашыктыр син,
Кайгыларны, зинһар, кичектер!..
Тапкан дага бәхет китерә, ди,
Бүләк иткән дага ничектер?
 

Кунактан кайтканда

Раиса Сарбига


 
Озатканда, күчтәнәчкә
Миңа сыра тоттырдың.
Сыеңны башта, әлбәттә,
Мин дусларга йоттырдым.
 
 
Куәтле булып чыкты ул
Үзең ясаган сыра.
Яраттылар – ышанмасаң,
Дуслардан әнә сора!
 
 
Сыең белән син аларның
Башларын әйләндердең,
Башларын әйләндердең дә
Телләрен бәйләндердең.
 
 
Сыраңны минем дусларым
Мактый-мактый эчтеләр:
Татарча биеп туйгачтын,
Чувашчага күчтеләр.
 
 
Хәйләкәр дә инде үзең,
Кызык та иттергәнсең:
Сыра дигән булып, безгә
Син бәйрәм китергәнсең.
 
 
Сизмәде бугай берсе дә
Синең матур хәйләне,
Озак дәвам итте әле
Безнең дуслык бәйрәме.
 
 
Сыеңның соң тамчысын да
Дусларыма эчердем.
Ә үземә тимәде дә –
Мин эчми дә исердем.
 

Декабрь. Переделкино. Пастернак кабере

 
Пастернакның аппак каберенә
Каян төшкән кызыл күләгә?
Әйтерсең лә мондый яктылыкны
Күләгәләр генә күмәлә?!
 
 
Шагыйрьләрдән аклык, хаклык кала
Һәм яктылык кала, үлсә дә.
Аны бары ак кар гына каплый,
Ак кар гына күмә, күмсә дә…
 
 
Карт бер нарат. Тоташтырып тора
Шагыйрь белән дөнья арасын.
Салкын карлар ява карт наратның
Каплар өчен кайнар ярасын.
 
 
Ул шыгырдап, ыңгырашып ала
Әллә җилдән, әллә ярадан.
Мин сискәнеп китәм – күтәрелеп
Карап куям аңа яңадан.
 
 
Шунда гына кинәт аңлап алам
Сискәнгәнемне мин нилектән –
Шагыйрь булып карап тора миңа
Яраланган нарат… биектән.
 
 
Наратның ул үз ярасы түгел!
Шагыйрьләрдән калган ярага
Бик тә охшаган ул. Андый яра
Шагыйрь йөрәгендә ярала.
 
 
Шагыйрь. Нарат. Яралары уртак.
Сискәндергән шуңа күрә дә…
Пастернакның ап-ак каберендә –
Кызылтүштән төшкән күләгә.