Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Сине сагынганда…

 
Чияләргә карыйм.
Кызыктырып,
Иреннәрең төсле янып тора.
Ә алмалар бит очларың төсле,
Алсуланып һәм оялып тора.
 
 
Бал гынадыр кояш алмалары!
Алсу төсләр өсти таң аларга.
Җиңел булмасмы дип, битләремне
Куеп торам алсу алмаларга.
 
 
Йолдызларны үбәм.
Күзләреңне
Үпкән кебек үбәм мин аларны.
Охшатканга синең тавышыңа,
Чишмә җырын тыңлыйм мин аннары.
 
 
Һәм талларның бөдрәләрен сыйпыйм,
Сыйпагандай кара чәчләреңне.
Син дә мине сагынасың икән –
Агыйнештән җыям яшьләреңне.
 

Сөюнең соңгы поезды

 
Сөюнең соңгы поезды
Җыенган кузгалырга.
Тәрәзләре кай арада
Өлгергән бозланырга?!
 
 
Кирәк миңа өлгерергә –
Ул мине көтеп тормас.
Сөюемнең поездлары
Моннан соң үтеп тормас…
 
 
Өлгерергә, өлгерергә,
Булса да ничек кенә!
Икәүләшеп йөгерәбез
Ак карлар кичеп кенә.
 
 
Ә син сабыр.
Ашыкмыйсың.
Синең кулда – киләчәк.
Сөюеңнең поездлары
Сиңа үзе киләчәк.
 
 
Туры килер әле сиңа
Бик күпне кичерергә.
Ә миңа һич тә ярамый,
Ярамый кичегергә!
 
 
Соңгы поезд… соңгы сөю…
Ул көтеп тормаячак.
Сизәм, сизәм: өлгермәсәм,
Башкасы булмаячак!
 

«Табигатьтә – ак кыш. Әллә аккош…»

 
Табигатьтә – ак кыш. Әллә аккош
Сыйпап узган ак канаты белән?
Йә кар кызы узган буран атлы
Ак канатлы аппак аты белән.
 
 
Күрәсеңме, аппак энҗе бәсләр –
Чаганнарның кышкы җимешләре.
Бик килешер иде үзеңә дә
Табигатьнең кышкы чигешләре.
 
 
Кыш озынга китте, бик озынга…
Ә күңелем инде язга керә.
Күңелемә урын таба алмыйм –
Тыпырчына җаным язга күрә.
 
 
Гөрләп акты җаным кышта килеш,
Язга керсәм, белмим, чыдармынмы?
Син яраткан яздан, синең яздан
Исән-имин генә чыгармынмы?
 
 
Ә хисләрем гөрләвекләр булып
Тәгәрәми тора аздан гына.
Юләрләнеп сөюләрем минем
Аздан гына булды, яздан гына…
 

Яратырмын

 
Йолдыз бүләк итәрмен дип
Ышандыра алмыймын:
Сиңа йолдыз өзеп бирә
Алмасымны аңлыймын.
 
 
Ефәккә төрермен дип тә
Өметләндермим сине,
Алтынга да, көмешкә дә
Күмә алмам мин сине.
 
 
Алтын-көмешсез икәнне
Син шундук беләчәксең.
Синең өчен үләчәкмен,
Дисәм дә, көләчәксең.
 
 
Мин тик яратырмын гына!
Һәм торырмын сүземдә.
Ләкин ничек яратырмын? –
Әйтә алмыйм үзем дә.
 

«Авыр сулап куйды синең поезд…»

 
Авыр сулап куйды синең поезд,
Шапылдатып япты ишекләрен.
Ак перронда калдым мин берүзем
Һәм «Яратам!» дидем.
Ишетмәдең.
 
 
Әллә ишеттеңме?
Моңсу гына
Елмайдың син минем сүзләремә.
Карлы тәрәзәдән нәкъ кар кызы
Булып күрендең син күзләремә.
 
 
Синең өчен өзгәләнде поезд.
Син моңландың гына – сүз дәшмәдең.
Язның тәүге тамчылары булып
Тамды бары япь-яшь күз яшьләрең…
 
 
Кычкыртты да җан ачысы белән
Китте поезд. Миндә ни үчедер?!
Сине алып киткән иске поезд
Яшел түгел иде ни өчендер…
 

Мәхәббәт бәхете

 
Ах, мәхәббәт бәхет кенә
Булса икән дөньяда…
Йөрәгемдә һәрвакытта
Җәрәхәтләр өр-яңа.
 
 
Бәхетләр эзләп чыгабыз
Мәхәббәт юлына без.
Ләкин бәхет урынына
Газапка юлыгабыз.
 
 
Мин дә уйламаган идем
Мәхәббәт андыйдыр дип.
Сөю… бәхет… Ул бәхетне
Кем ничек аңлыйдыр бит.
 
 
Газаплар артса, сөюнең
Кадере дә артачак.
Сөю – бәхет, газапларны
Бәхет диеп атасак.
 

Ашыкма

 
Кирәкми, яратма, дисең…
Бик яратмас идем дә,
Яратмыйча булдыралмыйм –
Җаным бар бит минем дә.
 
 
Миннән сорап торамыни –
Ул үз эше күңелнең.
Сине яратудан менә
Ташыдым да түгелдем.
 
 
Син кабызган ялкын миндә
Ахыргача янарлык.
Син китәрсең, тик китүең
Булмас миңа яңалык.
 
 
Ләкин юкка ашыгасың –
Ашыгырга ашыкма!
Иң элек син хисләреңнең
Дөреслеген ачыкла!..
 
 
Сиңа кирәгем калмагач,
Мин үзем дә аңлармын.
Шул чагында мин дә, сине
Яратмыйм, дип алдармын.
 

Син генә юк…

 
Бакча тулы чәчәк,
Кочак тулы чәчәк,
Күңел тулы чәчәк –
Кайда соң син бүләк итәргә?
 
 
Галәм тулы йолдыз,
Учым тулы йолдыз,
Күңел тулы йолдыз –
Син еракта бүләк итәргә.
 
 
Шигырь тулы моңнар,
Күзләр тулы моңнар,
Күңел тулы моңнар –
Син генә юк бүләк итәргә.
 
 
Учларыңа йолдыз
Яусынмы соң?
Кочагыңа чәчәк
Яусынмы соң?
Күңелеңә моңнар
Яусынмы соң?
Шулай булсынмы?
 
 
…Сиңа соклануым,
Сине сагынуым,
Сине яратуым
Диеп аңла син ул тылсымны!
 

Күрерсең

 
Тагын киттең инде…
Китүләр дә,
Көтүләр дә тәмам ардырды.
Ничәнче кат менә ялгызымны
Газапларга ташлап калдырдың.
 
 
Тагын киттең…
Урман кызы булып,
Ак каенлы якты урманга.
Ничек итеп, әкияттәге кебек,
Шул урманнан сине урларга?
 
 
Бүгеннән үк сине урлар идем,
Бер әмәлен генә табалмыйм.
Түземлекнең дә бит чиге була –
Урламый да сине калалмыйм.
 
 
Сихерләдең бугай – газапларның,
Сагышларның миндә ак төре.
Ярдәм итәр иде – кирәк чакта
Килеп чыкмый шунда Ак Бүре!
 
 
Һич югында, мин урлармын синең
Сөюеңне, менә күрерсең.
Сөюеңне эзләп, аннан үзең
Ишегемне ачып керерсең.
Күрерсең!
 

Әдрән диңгез

Югославиядә Сәйдәшнең «Әдрән диңгез» ен бергә җырлаган егетләргә – Равилгә, Разилгә, Исламга, Җәүдәткә, Әхәткә багышлыйм.


 
Әдрән буйларында – татар җыры!
Татар егетләре өзә генә.
Җырлый алар Әдрән диңгезнең дә
Үткәрерлек итеп үзәгенә:
 
 
«Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез…»
 
 
Уян, диңгез!
Тыңла татар җырын!
Зәңгәр диңгез, синең хакта бу җыр!
Төнге Әдрән кинәт тетрәп куя –
Үзе таныш, үзе ят та бу җыр.
 
 
Һәм күтәреп ала җырны Әдрән.
Егетләрнең көчле тавышына
Кушыла да ул ияреп китә
Сәйдәш моңнарының агышына:
 
 
«Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай йөз дә сигез…»
 
 
Диңгезгә дә күчә җырдагы көч,
Диңгез рухы яши ул моңнарда.
Аккомпаниатор – диңгез үзе,
Шушы көйне уйный дулкыннарда.
 
 
Төнге Әдрән.
Ә Сәйдәшнең һаман
Әдрән турындагы җыры тынмый!
Дулкынлана-дулкынлана, Әдрән
Үзе турындагы җырны тыңлый:
 
 
«Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Бик таулы диңгез…»
 

Тауларда – көз…

 
Күпме бизәк! Тауларда көз
Бераз гына үзгә икән.
Бераз гына үзгә икән –
Бар матурлык көздә икән!
 
 
Тантанага күмелгән көз,
Күмелгән ул җиз моңга да.
Күмелгән ул җиз моңга да –
Моңсу икән көз монда да.
 
 
Күпме бизәк! Чыңлап тора
Көзге таулар, таулар көзе!
Көзге таулар! Таулар көзе!
Көчсез монда шагыйрь сүзе.
 

Мин яратам әле!

 
Икәү генә без дөньяда…
Икәү ак кар эчендә.
Ява ак кар…
Безне яклар,
Безне аклар өчен дә!
 
 
Ә син нәкъ кар бөртегедәй –
Очасың канатланып.
Бу мизгел йөз елга бер дә
Тормыйдыр кабатланып.
 
 
Мәхәббәтебезнең, әйдә,
Сурәтен ясыйк карга! –
Нишләсәң дә килешә ул,
Килешә гашыйкларга.
 
 
Хисләргә, япь-яшь хисләргә
Йөрәк кенә чыдармы?
Әллә инде күкрәгемнән
Йөрәк очып чыгармы?!
 
 
Чыкса чыгар! Нишләсә дә,
Йөрәгем үз эшендә.
Мин яратам әле! Димәк,
Мәхәббәт үз көчендә!
 

Бөре шәһәре белән хушлашу

 
Ничә кабат мине каршы алдың,
Ничә кабат калдың озатып.
Син торасың һаман
Агыйделгә
Яшь егетләр кебек күз атып.
 
 
Синең яшьлек Агыйделдән бугай,
Ә картлыгың синең – Уралдан…
Агыйдел бит әнә, яшь кыз булып,
Иңнәреңә килеп уралган.
 
 
Метролар юк синдә, трамвайлар юк,
Ыгы-зыгылар юк, шау-шулар.
Нинди тыныч әкияти шәһәр!
Якындыр да, бәлки, син шуңар.
 
 
Йә, хуш, Бөре!
Күрешмәсәк кабат,
Шушы шигырь булыр сәламем.
Бар да белә сине яратуны,
Үзем генә беләм сәбәбен…
 

Төнге диңгез. Маяк. Йолдызлар

Аяз абый белән Рәдифкә


 
Төнге диңгез! Ул чигенә
Безнең күз карашыннан.
Атлыйбыз, өч дәрвиш кебек,
Йолдызлар арасыннан.
 
 
Йолдызлар оча кочакка –
Ала өтеп учларны.
Без Казанны сагынабыз,
Хәтерлибез дусларны.
 
 
Искә алабыз Тукайны,
Ян Райнис «Наратлар» ын…
Һәм тынабыз. Исәп – күрү
Диңгездә таң атканын.
 
 
Сискәндереп куя кинәт
Йолдызлар өне безне.
Балкып-балкып куя маяк,
Яктыртып төнебезне.
 
 
Яна маяк. Тибә маяк.
Тибә диңгез йөрәге.
Маякка тарта күңелләр,
Төн булганга күрәме?
 
 
Кешеләрнең йөрәге дә
Нәкъ шулай яна ласа.
Туктый ул йөрәк булудан,
Яктыртып яналмаса.
 
 
Йөрәкләргә дәшә күңел –
Кешеләр йөрәгенә.
Ә тозлы җил, сүндерәм дип,
Маякка өрә генә!..
 
 
Борчуларны читкә куеп,
Хисләрне көчкә тыеп,
Җирдә яшәүнең олы бер
Бәхет икәнен тоеп
 
 
Атлыйбыз Җир шары буйлап
Йолдызлар яктысында…
Галәм аяк астыбызга
Йолдызлар атты шунда!
 

Акчарлаклар

 
Акчарлаклар челтәрләгән,
Бизәкләгән күк йөзен.
Диңгез дип уйлый торгандыр
Акчарлаклы күк үзен.
 
 
Уйлыйдыр шул! Зәңгәр күк бит
Диңгез белән бер төстә.
Акчарлаклар дулкын булып
Чайкала безнең өстә.
 
 
И диңгез нарасыйлары,
И канатлы сабыйлар!
Алар үзләрен дулкыннан
Яралган дип саныйлар.
 
 
Чайкала ак дулкыннарның
Җанлы кыйпылчыклары.
Канат очларыннан чут-чут
Тамып тора чыклары.
 
 
Сагынам Сөн акчарлагын,
Җан моңнан чак арына.
Талпына күңел үзенең
Акчарлак чакларына!
 
 
Ә диңгез кояш астында
Бии, кайный, очына.
Кояшка ул кочагыннан
Акчарлаклар очыра!
 

Иҗат йорты. Бүлмә. Бер башым

 
Япа-ялгыз ятам. Ак кәгазьдә –
Тик яртылаш язган шигырем.
Ә яп-якты бүлмәм язылачак
Шигырьләрем белән шыгырым!
 
 
Алар белән мин тыныша алмыйм –
Эзәрлекли алар җанымны.
Үзләренә күрә генә түгел –
Ул шигырьләр харап талымлы.
 
 
Каләм очларына килеп кунгач,
Очып китә алар, язылмый.
Үзем юаш, ахры! Шулай булгач,
Нишләсеннәр алар азынмый.
 
 
Әйтерсең лә шигырь түгел алар,
Шедеврлар диеп уйларсың.
Син тынычлан, җаным!
Шигырьләрнең
Йә берәрсен тотып кыйнарсың.
 
 
Ә кем белә? Бәлки, шәптер алар!
Мин, мөгаен, үзем начармын.
Болай булса, сиздермичә генә
Мин аларны ташлап качармын.
 
 
Минем кебек шагыйрь кирәкмәсә,
Башка әйбәт шагыйрь тапсыннар!
Башкалар да белсен әле – шушы
Юньсезләргә килеп капсыннар!
 
 
Минем җаннан китмәсләр шул алар,
Интектереп мине гомергә.
Алар – миңа, мин аларга язган,
Яшәргәдер шулай гел бергә!
 
 
Алар мине эзәрлекли әнә!
Тынгылык юк көн дә, төнлә дә…
Бер ялгызым – әле язылмаган
Шигырьләрем тулы бүлмәдә.
 

Исерек диңгез

 
Син исерек бугай, диңгез!
Син, билләһи, исерек.
Дулкыннарың алпан-тилпән
Килә әнә исереп.
 
 
Син бит болай түгел идең –
Мәхәббәт исерткәндер,
Ай мөгезеннән мәхәббәт
Шәрабы эчерткәндер.
 
 
Син тынычлан! Йолдызларны
Юып төшерәсең бит,
Канатларыңның очларын
Ялгыш пешерәсең бит!
 
 
Тынычлан! Йолдызлар әнә
Сиңа карап көлешә.
Ә шулай да исерүләр
Сиңа бик тә килешә!
 
 
Үзгәргәнсең! Дулау бүген
Берни дә түгел сиңа –
Минем дулкынланулар да
Кушылган бүген сиңа!
 

Юрмала. Иртәнге пейзаж

 
Юрмалада тоташ кояш,
Диңгез һәм көз – бар да бар.
Матурлыкка түзә алмый
Бәйрәм итә каргалар.
 
 
Дөнья бүген өр-яңа бит,
Күз алмый карасана!
Кояш менеп кунаклаган
Наратлар арасына.
 
 
Кояш. Диңгез. Көз. Агачлар.
Җанны кая куясы?!
Чыр-чу килә алтын кояш –
Алтын карга оясы.
 

Көз. Диңгез. Гөл

 
Эзәрлекли кар диңгезне,
Ялкынлана ак ялкын.
Табигатьтә бер генә төс –
Ак кар, ак ком, ак дулкын.
 
 
Кар эчендә ята елап
Диңгезнең көзге гөле –
Диңгезнең нечкә күңелле
Фирүзә күзле гөле.
 
 
Нәкъ безнең як гөле төсле!
Ул Идел гөле бугай.
Бездә туып монда үскән
Гөл инде үле бугай?!
 
 
Юк-юк – җанлы! Ләкин ул гөл
Сулып бара, күр инде.
Ничек ярдәм итим аңа?
Өзеп алып керимме?
 
 
Өзәргә артык гүзәл шул –
Кулым бармас өзәргә.
Ә гөл сула… Ул мөлдерәп
Карый минем күзләргә.
 
 
Коткарыйк, диңгез, без аны,
Үги кызны – гөлеңне.
Әллә ул гөл сиңа бер дә
Жәл, кызганыч түгелме?
 
 
Бу хәлгә ничек түзәсең?
Күкрәгеңдә җан бармы?
Бик гайрәтле булсаң да, син
Әллә көчсез җанвармы?
 
 
Ничек ярдәм итим гөлгә?..
Тыя алмый үземне,
Учларыма алдым гөлне.
Өздем, өздем… өзелде.
 
 
Елмайды гөл сөенечтән,
Белсә дә ул үләсен.
Сулды учта… Гөл бәхете
Шулдыр инде, күрәсең.
 

Гашыйк булу

 
Бүген сиңа мин хыянәт иттем,
Сөн сеңелем, беләм, кичермәссең.
Ярларыңа кайтып егылганда,
Суларыңны хәтта эчермәссең!
Мин диңгезгә гашыйк булдым бүген,
Карап торам менә дулаганын.
Диңгез ләкин кабул итмәс мине,
Диңгез өчен, ахры, тумаганмын.
Характерлар безнең артык төрле –
Безнең хисләр бер дә килешмәсләр.
Безнең мәхәббәтләр берчакта да
Уртак килешүгә ирешмәсләр!
Белеп торам диңгез гүзәлнең мин
Сөюемне кире кагачагын,
Хисләремне дулкын юачагын,
Ә җанымда яра калачагын.
Бу, мөгаен, бер мавыгу гына,
Дуамалланып бер шашып алу,
Ирештереп диңгез дулкыннарын,
Ихтыярсыз ярсып, ташып алу!
Кичерерсең мине – Дон Жуанны!
Хыянәтне авыр кичерерсең.
Тик үзең дә мине яратасың,
Авыр булса да, бер кичерерсең!
Бүген исә мин диңгезгә гашыйк!
Бер җаныма урын таба алмыйм.
Бу – үзеңне интектерү генә,
Тик үземне кулга ала алмыйм.
Иң беренче мәхәббәтем! Синең
Кайтып егылырмын ярларыңа.
Һәм, баш куеп сылу талларыңа,
Мин үксермен, ятып алларыңа!
 

Шәһәрара сөйләшү пунктында

 
«Алло! Алло! Ник дәшмисең?
Синме бу, синме, Казан?..»
Миңа Казан, Казан кирәк!
Ул гына, синле Казан!
 
 
Китерәм дә күз алдына
Мөлдерәп калганыңны,
Ишетәсем килә минем
Еш-еш тын алганыңны,
 
 
Мышкылдап елаганыңны,
Авыр сулаганыңны,
«Кайтасыңмы-юкмы инде?»
Диеп сораганыңны.
 
 
Ишетәсем килә, ләкин
Казанны алалмыйлар –
Шушы космос заманында
Бер җаен табалмыйлар.
 
 
«Кызлар! – дим. – Үтенәм сездән,
Хет, ичмасам, берегез
Минем дә хәлгә керегез –
Казанымны бирегез!»
 
 
«Алып булмый! Элемтә юк!
Җавап бирми Казан!» – дип
Юаталар. Әйталмыйм бит,
«Акылымнан язам!» дип…
 
 
Кызларга Казан нәрсә ул?!
Аларның үз эшләре!
Үч иткәндәй, җанга тия
Ят телдә көлешләре.
 
 
Ниндидер техник сәбәпләр
Аркасында җанымны
Телгәлиләр, өзгәлиләр –
Бирмиләр Казанымны!
 
 
Бирерләр, бирми калмаслар.
Тик бирерләр мин юкта…
Миңа Казан, Казан кирәк –
Менә шушы минутта!
 

Кунак егетләр

 
Каракалпак егетләре –
Татар Сабан туенда…
Булачак монда көрәш тә,
Булачак җыр, уен да.
Ә татар кызлары чиккән
Ак сөлгеләр – мәйданда,
Аларны кунак егетләр
Күрә әллә кайдан да.
Сөлгеләре – җилфер-җилфер!
Шул сөлге өчен генә
Җиңмәс җиреңнән җиңәрсең,
Бетмәсен көчең генә!
Каракалпак батырлары,
Татар каһарманнары
Кыл уртага чыгып баса,
Көрәш кыза аннары!
Кызганыч түгел ак күлмәк,
Жәл түгел лә кабырга…
Җиңәргә кирәк бары тик,
Кирәк батыр калырга!
Бик теләсәң, татарча да
Була икән көрәшеп.
Малайлар исә бер читтә
Карап тора көнләшеп…
Ә сөлгеләр – бизәк кенә,
Чәчәк белән бер алар;
Мәхәббәт хисләре белән
Чигелгәннәрдер алар!
Сөлгеләр – батырлар өчен,
Сөлгеләр – өләшергә…
Өйрәнә кунак егетләр
Татарча көрәшергә!
 

Каракалпак шагыйре Ибраһим Йосыпов турында шаян шигырь

 
Ул бездән – Тукай җиреннән
Ерак торган Ибраһим,
 
 
Тик Тукайны үзләренчә
Җырлаттырган Ибраһим.
 
 
Үз язмышын, үз бәхетен
Чүлдә тапкан Ибраһим;
 
 
Чүлдән килеп, Сабантуйда
Чүлмәк ваткан Ибраһим.
 
 
«Иң оста чүлмәк ватучы»
Дип ат алган Ибраһим.
 
 
«Йөз чүлмәк булса да ватам», –
Дип мактанган Ибраһим.
 
 
Чүлмәк ватып, кызлар күзен
Яндырган ул Ибраһим.
 
 
Татарстанны чүлмәксез
Калдырган ул Ибраһим.
 
 
Сабантуйда гайрәтләнгән,
Хәтта азган Ибраһим –
 
 
Чүлмәк ватам дип, Җир шарын
Вата язган Ибраһим!
 

Һаман чибәр минем Әнкәй

 
Әнкәйнең әле яшь чагын,
Чибәр чагын беләм мин.
Шуңа күрә Әнкәйнең мин
Картаюын теләмим!
 
 
Әнкәй, чибәр килеш тор син,
Яшь килеш кал, түз, яме!
Елмая ул, белә шул ул –
Көзләрнең дә үз яме.
 
 
Кереп бара ул гомернең
Иң якты фасылына.
Аны уйлыйм – төшенергә
Тырышам асылына.
 
 
Күзләренә карыйм – алар
Мин белгәндәге килеш.
Ә минем Әнкәй бик чибәр
Һәм яшь булырга тиеш!
 
 
Чөнки ул бит минем Әнкәй!
Минеке! Үземнеке!..
Маңгаенда – якты нурлар,
Алары – көзенеке.
 
 
Сизәм мин – аның җанында
Тынмаган әле давыл.
Һаман чибәр минем Әнкәй,
Карт түгел әле дә ул!
 

Синең язмышың

 
Сайламадың язмышыңны,
Сайланган язмыш булмый.
Шулай да ул үзеңнеке!
Язмышлар ялгыш булмый.
 
 
Болай булыр идеме соң,
Әгәр үзең сайласаң?
Биш балалы тол хатынга
Кайда кадер, кайда сан?!
 
 
Берәү булса, ай-һай, белмим…
Уйлыйм – үзәк өзелә!
Язмыш урынына безне
Сайлагансың үзеңә.
 
 
Сайлагансың. Берүзеңә
Күпме соң без, азмы соң?
Күп булсак та, аз булсак та,
Бишебез – биш язмышың!
 

Синең бишек җырларың

 
Әнкәй, мине нинди көйләр
Көйләп тирбәттең икән?
Күңелемне моңланырга
Ничек өйрәттең икән?
 
 
Син иң озын җырларыңны
Миңа җырлагансыңдыр,
Көйләреңне төннәр буе
Миңа юллагансыңдыр.
 
 
Миңа гына җырлангандыр
Җаныңда бар булган моң,
Чөнки мин чорсыз булганмын,
Төнлә йокламаганмын.
 
 
Ул моңа кадәр беркем дә
Белмәгән моң булгандыр.
Миндә дә җыр яши икән,
Мөгаен, шул моңнандыр!
 
 
Мин әле дә, Әнкәй, синең
Моңнарыңа елышам,
Асыл бишек җырларыңны
Хәтерләргә тырышам.
 
 
Искә төшерче шуларны –
Җаның моңга тулы ла!
Ул җырларың кирәк миңа
Җырлар өчен улыма,
Җырлар өчен кызыма!
 

Без үскәндә…

 
Үскәндә дә елак булмадык без –
Безнең өчен Әнкәй
Яшен үзе түкте.
 
 
Башкалардан матур киендек без –
Киемнәрне безгә
Әнкәй үзе текте.
 
 
Үскәндә дә мескен булмадык без,
Чөнки Әнкәй үзе
Түгел иде мескен.
 
 
Яманга да яхшы була белдек –
Андыйлардан Әнкәй
Була белде өстен.
 
 
Әтисез дә ятим булмадык без,
Чөнки безнең Әнкәй
Үзе ятим үскән.
 
 
Мин Әнкәйне уйлыйм, уйлыйм, уйлыйм…
Әнкәй үзе ниләр
Уйлый икән эчтән?!
 

«Әнкәйгә әйтәм бит!»

 
Малай чакта кем кыйналмый?
Кыйналдым мин дә еш.
Эләкте чыбык йә йодрык,
Эләкте йә каеш.
 
 
Ә малайлар ябышканда,
Үземә тидерми,
«Әнкәйгә әйтәм бит!» диеп
Куркыта идем мин.
 
 
Кыйнарга гына торалар
Әле дә кемнәрдер.
Күбрәк тел белән. Тик алар
Алышмый бергә-бер!
 
 
Андыйларның да сабагын
Укытасы килә,
«Әнкәйгә әйтәм бит!» диеп
Куркытасы килә!
 

Күчтәнәч

 
Исемдә: Алма апалар
Ялга кайткан чагында,
Тәмле-тәмле күчтәнәчләр
Тора иде табында.
 
 
Ул кәнфитләрне күрү дә
Бер рәхәт иде безгә –
Олы бәйрәм керә иде
Кечкенә өебезгә.
 
 
Хәзер үзебез кайтабыз
Кунакка дип каладан.
Күчтәнәчкә ни алырга? –
Кем кайдан ни табала.
 
 
Җыеласың. Киңәшәсең.
Озаклап баш ватасың.
Уйлаша торгач табасың –
Кәнфит алып кайтасың!
 
 
Әнкәй кәнфит ашыймы соң,
Шуңа исе китәме?
Аның өчен кәнфитләрнең
Хәзер инде ни тәме?
 
 
Күчтәнәч көткәнмени ул?
Безне көткән! Күптәннән!
Очып кына йөри Әнкәй,
Талчыкса да көткәннән…
 
 
Ә ялдан соң Әнкәйдән без
Фатиха алабыз да
Авыл күчтәнәче төяп
Китәбез калабызга.
 

Әнкәй хатлары

 
Хатлар укыйм.
Кат-кат укыйм
Мин Әнкәйнең хатларын –
Әнкәйнең, гади Әнкәйнең
Даһи тәгълиматларын.
 
 
Гади татар хатынында
Каяндыр ул даһилык?!
Хатларының һәр юлыннан
Сизелә илаһилык.
 
 
Хатлар укыйм.
Юк, ул хатлар
Гап-гади генә түгел.
Каян барсын да сыйдырсын
Гап-гади генә күңел?!
 
 
Хат кына да түгел алар,
Ә теләкләр, догалар.
Ул теләкләр, ул догалар
Коръәндә дә юк алар.
 
 
Чистарам шул теләкләрдән,
Аның күңел утыннан.
Том-том хатлар. Һәрбер хаты
Шигырь кебек укылган.
 
 
Укып кына калырмынмы?
Сүзен сүзгә ятлармын
Әнкәйнең миңа язылган
Ана тәгълиматларын!
 

Сандугачлар язын туа

 
Әллә күңел сандугачлар
Сайравыннан тулды микән?
Моңландыра. Сандугачлар
Әллә бүген туды микән?
 
 
Сандугачлар туган көнне
Мине никтер моңнар баса.
Нәрсә булыр иде, әгәр
Сандугач та моңланмаса?!
 
 
Ярый әле сандугач бар!
Юк аларның тынганы да.
Сандугачлар язын туа,
Язын туа моңнары да.
 
 
Кайчан үлә? Ничек инде?!
Колак сал җыр куагына! –
Сандугачлар үләмени?!
Сандугачлар туа гына!
 

Кошлар иле

 
Күпмилләтле кошлар иле!
Үз кошы һәр агачның.
Сайрашам шул кошлар белән,
Бер ялгызым калгачтын.
 
 
Исерерсез, ул кошларны
Тыңласагыз кичен сез.
Тик исемнәре билгесез,
Алар әле исемсез.
 
 
Исемнәре булмаса да,
Алар күренеклеләр!
Андыйлар юк башка, алар –
Аккош күленекеләр.
 
 
Тора алар, күзгә карап
Телиләр ни әйтергә?
Карашлары – таныш. Кинәт
Туфан килә хәтергә…
 
 
Эзлим, эзлим мин алардан
Берәр таныш чалымны,
Уйласам шул кошлар булып
Очып йөрер чагымны…
 

Сандугачлар туе

 
Ничә төннәр җаным йокы күрми,
Күзләремә тамчы йокы керми.
Төнге бердә сайрап уяталар –
Сандугачлар миңа
Йокы бирми.
 
 
Ә якты җыр, әй, бик кирәк әле –
Төннәр кара һаман, төннәр куе.
Шуңадырмы Аккош күлендә дә
Сандугачлар туе
Төннәр буе.
 
 
Сандугачлар җырдан гына тора.
Җаннары юк җырдан тыш аларның.
Сандугачлар, юк, кош кына түгел –
Кыяфәте генә
Кош аларның…
 

Аккош иңрәве

 
Кап-кара төн. Ап-ак аккош.
Елый үксеп. Ялварып.
Көчәя ул, җанымдагы
Үксүләргә ялганып.
 
 
Әллә мин ялгыш ишетәм,
Әллә аккош ялгышкан?!
Дулкынланды Аккош күле
Шушы таныш тавыштан.
 
 
Кара төн китте яктырып
Шул аккош иңрәвеннән.
Ялгыз аккош. Ялгызак кош.
Калганмы тиңнәреннән?!
 
 
Төнге Аккош күленең мин
Күрмәмме дип аккошын,
Күлгә килдем, эзләп килдем
Үзебезнең як кошын.
 
 
Тик табылмады аккошы…
Бары тавышы гына
Качып калган күл буеның
Каеннар ышыгына.
 

Сандугачка сусау

 
Сандугачлар җитми миңа –
Моңсу чагымда бигрәк.
Сагынуларны басарга
Миңа сандугач кирәк!
 
 
Сандугач халкы көенә
Җырлыйм мин дә кушылып.
Сизми дә калам мин шунда
Очканымны кош булып.
 
 
Сандугачлар җырын тыңлыйм,
Тыгылып күз яшемә.
Тик үзләрен күргәнем юк,
Җитеп шушы яшемә.
 
 
Карар өчен түгел алар,
Аларны тик тыңлыйлар.
Тыңлаучылар булса гына,
Сандугачлар тынмыйлар…
 
 
Баш өстемдә төне буе
Сандугачлар сөенә.
Өр-яңа җыр яздым бүген
Сандугачлар көенә.
 

Сандугачлар чоры узды…

 
Алар кинәт юкка чыкты
Бүген Аккош күлендә.
Тик кайтавазлары гына
Кабатлана күңелдә.
 
 
Аккош күлендә – моңсулык.
Тып-тын инде таң алды.
Сандугачлар чоры узды,
Сандугачлар таралды.
 
 
Бушап калды Аккош күле.
Сандугачлы агач – тын.
Битараф һәм моңсыз ул да,
Сандугачсыз калгачтын.
 
 
Кайтырлар алар әйләнеп,
Кайтырлар сагынгачтын.
Үләннәрдә чык түгел ул –
Күз яше сандугачның.
 
 
Әле җәй. Җылы. Кояшлы.
Яктыдан күз чагыла…
Кереп бара Аккош күле
Сандугачсыз чагына.
 

Җәйге көз

 
Көннәр кыскаруга таба,
Көннәр көзгә авыша.
Төн белән көн, көн белән төн
Инде тизрәк кавыша.
 
 
Озыная күләгәләр.
Төн дә күләгә сыман.
Ә озын төннең үзенә
Күпме күләгә сыйган.
 
 
Өлгергәннәр йолдызлар да.
Ешрак ява алар да.
Соңгы тапкыр битен юа
Сөн суында таллар да.
 
 
Сирәгәя кошлар моңы
Һәм җанымны сагайта.
Кошлар моңы акрын гына
Яфракларны саргайта.
 
 
Агачлар төс алыштыра
Урманның һәр төшендә.
Кошлар моңы яши инде
Сары төс рәвешендә.
 
 
Сизмибез дә, ә җәй әнә
Үзгәрә күз алдында.
Теләсәк-теләмәсәк тә,
Без инде көз алдында.
 
 
Еракта булса да үзе,
Канатларын җәйде көз.
Елның гаҗәп бер фасылы –
Көзге җәй бу, җәйге көз!
 

Кара көз

 
Ниндидер көч йөри җирдә!
Ул үзе җил кыяфәтле.
Бәгырь аша уза ул җил,
Әйтерсең лә ул афәтле.
 
 
Ул, ахры, көз ияседер –
Чыгарганнар терелдереп.
Болытны, хәтта кояшны
Йөртә ул бөтерелдереп.
 
 
Җиле – кара, җире – кара,
Кара яңгыр, кара болыт…
Әллә инде миңа гына
Күренәме кара булып?
 
 
Миңа гына күренәдер…
Уйлыйм бугай мин юк-барны.
Бар да әйбәт! Мин бары тик
Сагынганмын яңа карны.
 

Буш оя

 
Буш оя.
Шундый тын –
Эче дә, тышы да.
Үч иткән шикелле,
Кырысрак кышы да.
 
 
Ничәнче ел инде
Җансыз бу
Буш оя.
Югалган кошчыгын
Көтәдер
Кошоя.
 
 
Хуҗасыз ояга
Җил генә оялый.
Ә җилгә барыбер –
Оялый…
Оялмый.
 
 
Тын.
Тып-тын.
Тып-тынлык.
Буш бакча.
Кош.
Оя.
 
 
Ялгызы салкыннан
Дерелди буш оя.
Мин сине җылыта
Алмам шул –
Хуш,
Оя!