Za darmo

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Гомерлеккә китмим бит…

 
Киткәндә, оялып кына,
Битемнән килеп сөйдең.
Керфек очларың чыклардан
Чыланган иде синең.
 
 
Нигә инде яшьләреңне
Яшерәсең, җүләрем?
Соң, алар бит яшьләр түгел –
Мәхәббәт энҗеләре!
 
 
Гомерлеккә китү түгел,
Боекмачы, күз алмам.
Инде синсез мин үзем дә,
Мин үзем дә түзалмам!
 
 
Сине мәңгегә калдырып
Китәргә җитмәс көчем.
Китүләрем сине ныграк
Сагынып кайту өчен!
 

Уйларым-шигырьләрем

Җир бишеге

 
Тирбәлә
Кояшка элеп
Куелган яшел бишек.
Ә бишектә – яшь Кешелек!
Тирбәлә әнә ничек!
 
 
Әй Кешелек!
Кем булса да
Сине картка саныйдыр.
Мин дә карт дип уйлый идем,
Син, мөгаен, сабыйдыр.
 
 
Сабый булмасаң, бу чаклы
Шук та булмас идең син:
Җир иңенә күтәралмас
Мәшәкатьләр өйдең син!
 
 
Синең бу шаянлыкларың
Кыйммәткә төшмәс микән?
Болай булсаң, берәр вакыт
Авызың пешмәс микән?
 
 
Өлкәннәр юк шул, кирәктә
Акыл биреп торырга,
Шуклыкларың өчен бераз
Колагыңны борырга!
 
 
Син – яшьтер, ләкин вакыттыр
Утырырга акылга.
Егылырсың – бишегеңдә
Бик очынып атынма!
Үз вазифаңны син һаман
Җиталмыйсың төшенеп.
…Тирбәлә җир бишегендә,
Тирбәлә яшь Кешелек!
 

Җыр башы

Гәрәй Рәхимгә


 
Шушы минем нигез! Кайттым менә,
Кем әйтмешли, яшел бишеккә.
Миңа авыр монда. Ә шулай да
Бирешмәскә кирәк ничек тә!
 
 
Кечкенә йорт. Бакча. Ишегалды.
Шушы инде минем җыр башы.
Сәлам бирә әнә тупыл карт та –
Бабамнарның ерак чордашы.
 
 
Хәзер инде, малай чактагыдай,
Тупыл түбәсенә меналмам.
Бабамнарның истәлеген исә
Бер сөйләтәм әле мин аннан.
 
 
Авылымның алтын яллы җиле
Сыйпап узды минем башымнан.
Күрше Тәхәви карт карап тора,
Кулын алмый карый кашыннан.
 
 
Танымакчы булып карый миңа,
Җыерыплар карый маңгаен.
Ул таный да, танымый да мине –
Мөгаллимнең олы малаен.
 
 
Ә әткәйнең алма агачлары
Алма бирми инде – корыган.
Агачлар да үлә, үлә икән –
Дөньялары шулай корылган.
 
 
Алмалардан авыз итәрсез дип
Әйткән идем дә бит – алдадым.
Кичерерсез, дуслар! Сезне бүген
Алма белән сыйлый алмадым…
 
 
Иреннәрне ялкын өтеп алды.
Күз яшьләре – яңа төшендем.
Шул чагында, шагыйрь дустым, синең
Шигыреңне искә төшердем.
 
 
Һәм аңладым сине. Нигеземнән
Минем җан да, юк-юк, бизмәде.
Синең кебек мин дә еладым бер,
Ярый әле дуслар сизмәде.
 

Сабантуйны күрми калганмын

 
Сабантуйлар! Бәйрәм хөрмәтенә
Табигать тә шундый яшәргән.
Авылдашлар кайткан Сабантуйга,
Авылдашлар кайткан шәһәрдән.
 
 
Бу Сабантуй җыйган авылымның
Бүгенгесе белән узганын.
Без килмешәк түгел!
Авылыма
Зимагурлары да үз аның.
 
 
Сабантуйда барыбыз да тигез,
Барыбыз да Шәммәт кешесе.
Мин дә кайттым Сабантуйга диеп, –
Сәлам бирә олы-кечесе.
 
 
Кул бирәләр. Хата булыр иде,
Онытканнар диеп уйласаң.
Кочаклап ук йөртәчәкләр әле,
Тагын бераз сабантуйласаң.
 
 
Күрше абзый килеп кулны кыса:
– Кайттыңмы соң, энем, күпкә? – ди.
Кыстый башлый аннан. Кире каксаң,
Борылып ук китә – үпкәли.
 
 
Һәм сораулар китә:
– Фатир ничек?
– Хезмәт хакы күпме аласың?
Чынын әйтсәң оят!
Шуңа күрә
Күп сорауга дәшми каласың.
 
 
Яшь егетләр килә гармун тартып,
Мин җырлаган булам ияреп.
Җырлары да яңа, тик үзләре
Нәкъ элекке көйләр диярлек.
 
 
Тальян күрегеннән ургып чыга
Балачактан җанда калган моң…
Шундый сагынылган… җырлый-җырлый,
Сабантуйны күрми калганмын.
 

Илеш Сабан туе

 
Кыза гына, кыза Сабан туе!
Алыш, ярыш, көрәш биредә.
Ак сөлгеләр ята тыпырчынып
Илеш ирләренең билендә.
Атлар килә! Матур атлар килә,
Оныттырып бөтен уенны!
Ә атлары шундый зифа буйлы,
Ә атлары – аккош муенлы.
Атлар килә уйнап! Шул чагында
(Сизмичә дә хәтта калынды)
Ук шикелле очкан җирән кашка
Борылмада кинәт абынды.
Өстендәге малай очып төште.
Торып басты. Елап җибәрде.
Авыртканнан түгел, гарьлегеннән,
Кызганганга күрә Җирәнне.
Кочаклашып елаштылар. Аннан
Икесе дә читкә атлады…
Чабыш дәвам итте. Очты гына
Сабантуйның калган атлары!
Онытылды шундук абынган ат.
Бер хакыйкать узды уемнан:
Шул ат кебек бик тиз онтыласың,
Төшеп калсаң әгәр уеннан.
Җиңәргә дә мөмкин иде бит ул.
Ай кызганып куйдым мин атны.
Җиңүчеләр бизи Сабантуйны,
Җиңүләре бизи ир-атны!
Абынса да кемдер, егылса да,
Җиңүчеләр һәрчак табыла.
Тик нишләмәк кирәк, бу дөньяда
Дүрт аяклы ат та абына…
 

Хан тавында

Сөн буенда бер тау бар.

Халык аны «Хан тавы» дип йөртә.


 
Киңлекләргә төбәп карашымны,
Басып торам мин Хан тавында.
Туган ягым моннан караганда
Колачлырак икән тагын да!
 
 
Ә кайчандыр монда, минем кебек,
Ниндидер хан басып торгандыр.
Ялчылары, олы бәхет санап,
Хан алдында башын органдыр.
 
 
Миңа да бит әнә Сөн, болыннар,
Күлләр, кырлар да баш ияләр.
«Гомер буе колың булырбыз, тик
Ташлап кына китмә!» – дияләр.
 
 
Мин хан түгел сезгә – баш имәгез!
Үземнеке гәрчә нигезем.
Үзегезгә баш ияргә әзер,
Тезләнергә әзер мин үзем…
 
 
Узган чорның чалымнарын эзләп,
Карап йөрим менә Хан тавын.
Беркем белми
Бабайларның тауны
«Хан тавы» дип нигә атавын.
 
 
Очрый монда кылыч сыныклары,
Юлыгасың сөңге йә укка:
Заманында монда яу булгандыр,
Охшап калгандыр тау тәмугка.
 
 
Сугышкандыр ул хан шушы тауда,
Шушында ук, бәлки, күмелгән.
Төгәл генә беркем әйтә алмый,
Ул чаклысын хәзер кем белгән?!
 
 
Бүген исә алтын иген шаулый
Туган җирнең икмәк тавында.
Ханнар гына ашый торган затлы
Икмәк үсә безнең табынга…
 

Син аларны яратырсың, Әнкәй!

 
Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!
Күрсеннәр дип туган ягымны.
Безнең якны яратырлар алар:
Туган ягым – якты, ягымлы.
 
 
Алар тышта әле. Кыенсынып
Торалардыр безгә керергә.
Чакыр әле өйгә! Кайтты алар
Туган җирне, сине күрергә.
 
 
Алар белә сине. Алар бер дә
Без – шагыйрьләр диеп тормыйлар.
Әниләрен сагынсалар әгәр,
«Әнкәй» дигән җырны җырлыйлар.
 
 
Син аларны яратырсың, Әнкәй, –
Кешеләрне син бит таныйсың.
Минем дуслар начар булмас алар,
Ә мине син үзең аңлыйсың.
 
 
Хәтта дуслар: «Син – ничауа егет!» –
Диеп мактадылар килгәндә.
Син аларны яратырсың, Әнкәй,
Чөнки алар әйбәт миннән дә!
 

Моңсу чиркәү

 
Кенәз-Елга[2]. Яшел чирәм. Чиркәү.
Бөтен тирә-якка бердәнбер.
Янәшәдә – татар авыллары.
Илешкә ул каян килгәндер?
 
 
Безнең сүзне, безнең җырны тыңлап
Яшәгән ул гомер буена.
Һәрбер кирпеченә йөз ел инде
Фәкать татар моңы уела.
 
 
Инде карт бу чиркәү.
Ә мәһабәт!
Үзе матур, шайтан алгыры!
Гөмбәзләрен аның юып тора
Сөн буеның яшел яңгыры.
 
 
Озата ул аппак болытларны,
Очсалар да алар кай таба.
Әгәр дәшсәң, ул, билләһи, сиңа
Саф татарча җавап кайтара.
 
 
Үз телендә җырлый белә микән?
Ишеткән юк. Белмим. Икеле.
Ә татарча җырлый –
Тегермәнче
Александр бабай шикелле.
 

Ялгыз ләкләк

 
Сыгылдырып озын сыйракларын,
Бөтен буе белән сузылып
Күтәрелде Сөннән ялгыз ләкләк –
Сыны гына калды сызылып.
 
 
Кем куркытты аны – Сөн сылуын!
Кагынды да бөтен көченә
Кереп югалды ул офыктагы
Баеп барган кояш эченә.
 
 
Тирбәлделәр таллар. Җилләр генә
Исеп калды бер пар канаттан.
Каян килгән соң ул? Сөн буена
Кайтканмы соң әллә кабаттан?!
 
 
Күз алдымда һаман ялгыз ләкләк –
Ләкләкнең иң сылу сынлысы.
Тик җанымда бер уй өзгәләнә
Һәм сулкылдый: соңгы… соңгысы…
 

Яңгырсызлык

 
Әллә инде онытты ул юлын,
Әллә инде юлда адашты?
Җилләре дә килеп җиткән иде –
Юк, яумады яңгыр, алдашты.
 
 
Туган җирем ята еш-еш сулап,
Яңгыр сорап ята, тилмереп.
Туган җирнең нинди гаебе бар? –
Ялындырма, яңгыр, кил, берүк!
 
 
…Агачларның коргаксыган чагы,
Кыя алар җанны, шыгырдап.
Хәтерләтеп яшел яңгыр шавын,
Тупыл гына куя шыбырдап.
 

Кош. Кояш. Көнбагыш

 
Балачактан бер күренеш
Китми минем күңелдән:
Бакчабыз кошка, кояшка,
Көнбагышка күмелгән.
 
 
Табигать – сары, сап-сары.
Табигатьтә – болганыш:
Бакча тулы алтын кояш,
Баш очында – көнбагыш.
 
 
Юк, бакчада – көнбагышлар.
Белмим, кемдер менгергән:
Көнбагышның берсе әнә
Кояш булып өлгергән!
 
 
Хәтеремдә алтын кошның
Сайрый-сайрый очканы.
Кундымы ул кош кояшка,
Әллә көнбагышкамы?
 
 
Белмим. Онытканмын инде.
Тик мин карап туйгач та,
Очып киттеләр кош белән
Көнбагыш та, кояш та.
 
 
Ә күңелдә сайрый һаман
Бакчабызга кунган кош.
Җәйге таң. Бакча. Балачак.
Кош. Кояш һәм көнбагыш.
 

Туган якка кайткач

 
Энеләребезнең кулларында
Һаман шул ук моңсу баян икән.
Һаман шул ук моңсу баян икән –
Баяндагы ул моң
Каян икән?
 
 
Сеңелләр дә моңсу, якты күзле,
Ә үзләре һаман шаян икән.
Ә үзләре һаман шаян икән –
Ул шаянлык каян,
Каян икән?
 
 
Туган якта якты! Аппак якты!
Аклык дигәннәрем каен икән.
Ак дигәнем аппак каен икән –
Каендагы аклык
Каян икән?
 
 
Мин ул моңның, шаян яктылыкның
Каянлыгын сизәм, тоям, аңлыйм.
Каянлыгын сизәм, тоям, аңлыйм –
Тик аңлатып кына
Бирә алмыйм!
 

Олы энекәшкә язылган хаттан

 
Таралды ла нигез, уртак нигез.
Башлап киттем аннан мин үзем.
Аннары – сез…
Бер без генә түгел,
Һәркем кора яңа нигезен.
 
 
Нигезне без, туган нигезне без
Ташладык шул, энем, ташладык.
Кайткан саен каршы ала иде:
Бер хуҗасыз. Ятим. Ташландык.
 
 
Шаулап торган ул нигезнең инде
Елап ята урыны гына.
Бәя бирмибез шул
Нигезләрнең
Безгә булган турылыгына.
 
 
Мин кайтканчы, энем, алмагачлар
Утырта тор безнең нигезгә!
Кайсы җирдә, кайсы туфракларда
Яшәсәң дә бердер, дибез дә,
 
 
Уртак нигез мең кат өзәр әле
Безнең үзәкләрне, аңлагач…
Безнең кебек шаулап үссен анда
Кече туганыбыз – алмагач!
 

Яз. Чәчү алды

 
Җиңел сулый дөнья.
Бөртек үзен
Башак итеп күрә төшләрендә.
Ә язгы кыр яп-ялангач калган –
Дәрт ургыла калку түшләрендә.
 
 
Кыр ялангач әле.
Ояла ул.
Ябынасы килә яшел җәймә.
Бу хәлдә ул басу түгел әле –
Җаны тарта аны яшел җәйгә.
 
 
Иң зур бәхет аңа –
Тыңлап яту
Тамырларның пышылдашуларын.
Иген бит ул ишетелеп үсә,
Җырга күмеп шушы басуларын.
 
 
Ә орлыклар дәртле!
Яз исеннән
Кытыклары киләдер аларның.
Сабаннарга вакыт ялтырарга,
Теше чыккан инде тырмаларның.
 
 
Җилләр әзер
Кояш нурларында
«Яшәү» дигән көйне башкарырга.
Яңгыр! Кояш!
Ташламагыз җирне –
Иң изге эш тора башланырга!
 

Кызлар-җырлар

 
Яшәгәннәр гүзәл Зөлхиҗәләр,
Зиләйлүкләр, сылу Гөлҗамаллар.
Гөрләп торган алар авазыннан
Аулак өйләр, өмә, гөльяланнар.
 
 
Җырлаганнар алар качып кына:
Җырларга да рөхсәт ителмәгән.
Елый-елый җырлаганнар алар,
Тик җырлары бәхет китермәгән.
 
 
Яратканнар кызлар Зөһрә кебек –
Яратырга ләкин ярамаган.
Яшь кызларның аккош җанын язмыш
Теләгәнчә телгән, яралаган.
 
 
Әмма якты, матур өметләрен
Югалтмаска кызлар тырышканнар.
Гүзәллек тә, хис тә, мәхәббәт тә
Бер моң булып җанда тулышканнар.
 
 
Алар гүзәл булган!
Гүзәл була
Халык моңын җыйган күңел генә.
Җырга әверелеп, берәм-берәм
Очып киткән кызлар бүгенгегә…
 
 
Алар җыр-моң инде.
Ул җырларны
Ир-егетләр җырлар, кызлар җырлар!
Халкыбызның җаны, бәгъре булып,
Күңелләрдә яши кызлар-җырлар.
 
 
Моңнар тула җанга, күңел тула –
Ал курайны әйдә, ал кубызны!
Кызлар-җырлар ерак киләчәккә
Илтә бара туган халкыбызны.
 

Йөрәк

 
Йөрәгемне учым белән
Кысып тоткан чакларда,
Киңәш бирәсең йөрәкне
Киләчәккә сакларга.
 
 
Сүзләрең хактыр, кадерлем,
Саклану кирәктер ул,
Сакланган йөрәк, әлбәттә,
Иң әйбәт йөрәктер ул.
 
 
Төреп кенә йөртер идем –
Саклап кына булмый ла!
Саклаган да булыр идем,
Бүген кирәк ул миңа!
 
 
Янсын йөрәк!
Янсын дөрләп!
Тамсын әйдә каннары!
Миңа йөрәк
Бүген кирәк!
Киләчәккә – аннары…
 

Фасылсызлык

 
Табигатьнең безне сынавымы –
Соры көннәр безне таныштырды.
Сокланырлык табигатебезне
Әйтерсең лә пәри алыштырды:
 
 
Күкрәкләрдә тыпырчына йөрәк,
Көздә түгел инде, кышта күңел.
Ә табигать – язмыш кочагында,
Көз дә түгел җирдә, кыш та түгел.
 
 
Дөнья төссез, дөнья көчсез бүген,
Яшел түгел, сары, ак та түгел.
Шыксыз җилләр төссез җырлар җырлый,
Ярый әле безнең хакта түгел.
 
 
Кем хакында, ни хакындадыр ул,
Тетри күңел менә шушы җырдан.
Мәхәббәтне безгә исән килеш
Алып чыгу кирәк шушы чордан.
 
 
Табигатьне без үзгәртик мәллә? –
Үзгәртергә җитәр бер асыл сүз.
…Ә табигать (белмим, озаккамы?)
Бер фасылсыз калган, бер фасылсыз.
 

Юк, сайрамый…

 
Читлектә – кош.
Җырның җаны…
Талантлы. Моңлы. Чибәр.
– Җырламый ничек түзәсең?
Булмаса, җырлап җибәр…
 
 
Җыр кайгысымы соң анда! –
Сүнә генә тарлыктан.
Төшендә ул урман күрә,
Җыр ишетә таллыктан.
 
 
Читлеккә ничек сыйсын җыр?
Калган шул ул иректә.
Ә кошны и иркәлиләр,
Карыйлар җим биреп тә…
 
 
Юк, сайрамый,
Сайрый алмый,
Омтылса да еш кына.
Сандугач түгел инде ул,
Гап-гади бер кош кына.
 

Җимеш булалмаган шомырт чәчәге

 
Безгә татлы җимеш булып
Язмагандыр яшәргә,
Урманнардан эзләмәгез –
Без күчендек шәһәргә.
 
 
Балкып торсын дип өй эче,
Бизәлсен дип табыннар,
Безне өзеп өйгә ташый
Сәнгать җанлы ханымнар.
 
 
Башта без кочакта гына!
Түрдә генә урын да!
Без – бөек сәнгать үрнәге
Башка гөлләр кырында!
 
 
Башта шулай. Ә аннары…
Кичерегез – сулабыз.
Гүзәл булган өчен генә
Шулай һәлак булабыз.
 
 
Гүзәллек тә корбан сорый! –
Безнең җырлар җырланган.
Барыбер тапмассыз – безне
Эзләмәгез урманнан.
 
 
Оят та соң – туры килә
Тик чүплектә ятарга…
Инде май! Ә яшь шомыртлар
Курка чәчәк атарга!
 

Имән

 
Ул мәһабәт, олпат имән
Үзе бер урман иде –
Меңьеллык моңнары белән
Гел шаулый торган иде.
 
 
Әгәр җилләр иңнәренә
Кагылса да аз гына,
Чыккандыр аннан берьюлы
Мең төрле аваз гына!
 
 
Шул мең аваз тынды кинәт –
Ул имәнне кистеләр.
Тапмадылар аны җилләр,
Җилләр ары истеләр.
 
 
Кайчан гына гөрләп торган
Бу урын җансыз инде.
Түз, табигать! Кеше шулай
Һаман да кансыз инде.
 
 
Батыр кебек ята имән!
Уйлыйм имән турында…
Оясыз калган кош кына
Сулкылдый шул урында.
 

Кара ташлар арасында…

 
Монда кара ташлар гына
Ята әнә таралып.
Ята алар йокымсырап,
Ята алар каралып.
 
 
Ята алар хәтерләтеп
Әкият бахырларын –
Ташка әверелдерелгән
Әкият батырларын.
 
 
Йә булмаса кайчандыр бер
Йолдыз булгандыр алар…
Ташлар шомландыра мине,
Ташлар уйландыралар.
 
 
Кара ташлар кара кошлар
Төсле ята тирәмдә.
Тик очмыйлар. Тамырлары,
Ахры, бик тә тирәндә.
 
 
Ташлар – кара! Ул ташлардан
Чәчелә кара нурлар.
Сүндермәсен, ул нурлардан
Күңелләр каралырлар.
 
 
Сүндермәсәң, кара нурлар
Каралтырлар таң нурын…
Эзлим, эзлим – таба алмыйм
Кара ташлар тамырын.
 

Яланнарда йөри шагыйрь

Сибгат ага Хәкимгә

 

 
Яланнарда йөри шагыйрь…
Ул тын гына моңлана.
Әллә шагыйрь, әллә кошлар
Бер-берсеннән моң ала?!
 
 
Күпме моң туа җанында,
Ә күпмесе – бөредә.
Сибгат Хәким моңы белән
Сайрый кошлар биредә.
 
 
Тын гына җырлый үзе дә,
Тын моңы күптән таныш.
Ул – тамак төбеннән түгел,
Җаныннан чыккан тавыш.
 
 
Көр тавыш белән дә җырлый
Белә ул – ник белмәскә!
Аның тын гына җырлавы –
Кошлар җырын бүлмәскә.
 
 
Шагыйрьне бу яланнарга
Туачак Моң, Көй дәшә.
Гөлләргә шигырь укый ул,
Урман белән сөйләшә.
 
 
Агачларга, үләннәргә
Кагыла ул сак кына.
Ул бит шагыйрь генә түгел,
Тылсымчы да чак кына.
 
 
Яланнарда йөри шагыйрь…
Юкка гына йөрмидер:
Җанында Гамь, Моң, Җыр, Шигырь
Берөзлексез дөрлидер.
 
 
Ни булмас шагыйрь җанында –
Үзе белә ул ансын.
Яланнарда йөри шагыйрь…
Бүлдермәгез – уйлансын!
Бүлдермәгез – моңлансын!
 

Булмас аны ватып…

 
Бабайлар да күккә ашып торган
Манаралар корган.
Сары айлы кәрвансарайлары
Горур басып торган!
 
 
Тик җир белән тигезләгән барсын
Мәрхәмәтсез Вакыт.
Безгә балчык чүлмәк кенә калган –
Анысы да ватык.
 
 
Ул чүлмәкне кыйпылчыкларыннан
Җыйганнардыр көчкә.
Гап-гади буш чүлмәк. Гыйфрите дә,
Чурты да юк эчтә…
 
 
Бездән соң да чүлмәк калыр микән?
Ниләр эшләр Вакыт?!
Тик ул балчык булмас! Болай гына
Булмас аны ватып!
 

Үткәнгә карап уйлану

 
Бик еш кына Үткәнемә
Карыйм да мин текәлеп,
Таба алмыйм җанга урын –
Тынны кыса
Арадагы текәлек!
 
 
Артта гына кебек үзе –
Кулны гына сузасы.
Кулны гына сузасы да
Үткәнеңә узасы.
 
 
Ә анда – синең яшьлегең,
Ә анда – балачагың,
Бирелмәгән бирәчәгең,
Аласы алачагың…
 
 
Син, Үткәнем, әкияттер,
Син, ахры, тылсымдыр ла!
Тылсыммы, чынмы – барыбер
Син мине ымсындырма!
 
 
Мин кайтмам сиңа яңадан.
Инде күптән аңладым –
Бер кайтсам, сине башкача
Ташлап китә алмамын.
 
 
Юк ла, мин саташам гына.
Нинди кайту Үткәнгә?!
Алдыйм гына үз-үземне,
Җанны сагыш өткәнгә.
 
 
Хәзер инде Үткәнеңә
Күпме генә карама,
Теткәләнгән еллар гына
Җилфердәшә арада.
 

Кабалансын!

 
Җаным һаман бала-
Чагалана,
Күкрәгемдә бии,
Чабалана.
 
 
Ул ашыга, чаба,
Кабалана.
Кабалана, үзе
Кабалада.
 
 
Ул миңа баш бирми
Башлар иде,
Әллә ниләр эшләп
Ташлар иде,
 
 
Ярый әле җаным
Кабалада.
Кабалада ул бит
Калала да,
 
 
Кирәк икән, җаен
Табала да,
Калмас өчен шушы
Кабалада!
 
 
Калмас та ул – ватар
Кабаласын!
Кабалана җаным!
Кабалансын…
 

Әнкәйләр тәрбиясе

Әтисез үскән дусларга


 
Бүтәннәрдән үзгәдер без,
Күңелләр дә нечкәдер.
Ул нечкәлек күңелләргә
Әнкәйләрдән күчкәндер.
 
 
Җырлыйбыз да, елыйбыз да –
Моңлырактыр холкыбыз.
Тик әнкәйләр генә түгел,
Шундый моңлы халкыбыз.
 
 
Моңсызлар да, әрсезләр дә
Керә ләкин арага.
Ә андыйлар күп сорамый
Тоз салырга яраңа.
 
 
Шундый килә андыйларның
Йөзенә бер бирәсе!
Биреп булмый – ни дисәң дә,
Әнкәйләр тәрбиясе!..
 
 
Ә тормышның давыллары
Күбрәк безнең тирәдә.
Китеп бара алар, безгә
Ачы сабак бирә дә.
 
 
Теләгәч бирсеннәр әйдә,
Теләгәч сынасыннар.
Тормышның бәясен исә
Тик бездән сорасыннар.
 
 
Баш очында кара яшен –
Кайгы да дулап ала.
Ачы булган саен, тормыш
Татлырак була бара.
 
 
Шуңамы авыр чакта да
Килми лә сер бирәсе!
Һәм бирмәбез – ни дисәң дә,
Әнкәйләр тәрбиясе!
 

Халәт

 
Яна, яна
Җанда яра.
Яра – яна.
Яра – яңа…
 
 
Җанда – яра.
Җан да – яра.
Ян ла, җаным!
Ян ла, яра!..
 
 
Җанда – яра.
Җан – яңара.
Ул көнгә мең
Яралана!
 
 
Яралы җан…
Җанлы яра…
Җаның булса,
Янмый кара!
 

Шагыйрь Рәдиф Гаташ туган авылда туган шигырь

 
Шушымы соң «чыклы үлән»?
Шушымы «таллы алан»?
Шушында өзелдемени
Балачак белән араң?
 
 
Көчкә-көчкә таныдың син
Балачак аланыңны.
Ә шулай да эзләп таптың
Шушында калган моңны.
 
 
Бу инде башка алан шул,
Син аны эзләмә дә!
Син аны таба алмассың,
Үзеңне өзгәләмә…
 
 
Таллары да бүтән инде,
Алан да үзгә әнә!
Әнкәң генә элеккечә –
Син диеп өзгәләнә.
 
 
Хатирәләр генә калган
Балачак дәвереннән.
Ә аланың инде күптән
Шигырьгә әверелгән.
 
 
Булдыралсаң, син болай ит:
Ташлап бар шөгылеңне,
Яңадан таллы аланга
Әйләндер шигыреңне!
 

Бәхет артыннан куу

 
Куган ул бәхет артыннан.
Һәрчак. Балачактан ук.
Тотам, тотам дип бәхетен,
Гомер буе чапкан ул.
 
 
Кызыктырган аны бәхет –
Гел бәхеткә тартылган.
Баксаң… бәхет аның үзен
Куган икән артыннан.
 
 
Бәхетенең кайдалыгын
Ул үзе дә аңлаган…
Тик бәхете аны инде
Куып җитә алмаган.
 

Үзем хакында

 
Мин үземә бәя бирә алмыйм:
Әйбәттер мин, бәлки, ямандыр,
Әйбәт дигәнем дә чын түгелдер,
Яман дигәнем дә ялгандыр.
 
 
Теләгәнчә уйласыннар әйдә,
Кешеләрнең уен бүләлмим.
Һәркемгә дә әйбәт булып булмас,
Шуны гына ләкин беләм мин:
 
 
Әйбәтлектән бик еш тыелалмыйм,
Начарлыктан бик еш тыелам.
Начарларга начар күренәм мин,
Әйбәтләргә әйбәт тоелам.
 

Туры килми…
(Студент елларын искә төшергәндә)

 
Әдәбият белеменнән
Калды бер сүз-истәлек:
«Тәңгәл килергә тиешле
Форма белән эчтәлек».
 
 
Искә төшә дә, күңелләр
Китә кайчак нечкәреп,
Туры килә иде безнең
Форма белән эчтәлек…
 
 
Хәзер дә дәрт яшьләрски,
Ә хисләр – унсигездә.
Җан яшь әле! Мәхәббәт тә
Яшь чактагы, нигездә.
 
 
Җыерчыклар гына менә
Тора һаман өстәлеп:
Туры килми бугай инде
Форма белән эчтәлек.
 

«Гел галәмне…»

 
Гел галәмне
Күзәтәбез –
Галәм үтә күренмәле.
 
 
Җилләр аша
Күзәтәбез –
Җилләр үтә күренмәле.
 
 
Күңел аша
Күзәтәбез –
Күңел үтә күренмәле.
 
 
Күренәме?..
 

Көн белән төн кавышкан мизгелдә

 
Эңгер-меңгер,
Эңгер-меңгер…
Көн белән төн арасында
Өзгәләнә
Әнә
Кемдер.
Көн күзләре карый аңа
Мөлдер-мөлдер…
Төн күзләре карый аңа
Мөлдер-мөлдер…
Эңгер-меңгер,
Эңгер-меңгер…
Инде төндер, инде төндер.
Бәлки, көндер?
Шундый чак бу:
Кемгә – көндер,
Кемгә – төндер.
Җаным, тизрәк
Учак элдер!
Өлгер!
Өлгер!
Юкса әнә
Эңгер-меңгер,
Эңгер-меңгер…
 

Аккош

Хәсән ага Туфанга

 

 
Аккошсыз калган чагы да
Булды Аккош күленең.
Ә ул кайткан… Ниләр тарткан
Монда аккош күңелен?!
 
 
Йөзә аккош.
Әйтерсең лә
Ул – борынгы ак кораб.
Мондый аккош барда дөньям
Якыная аккарак.
 
 
Каеннар әнә аккоштан
Күз алмый күл буенда.
Беләсе иде – ни икән
Ул каеннар уенда?
 
 
Каеннарның да киләдер
Аккош буласылары,
Талпынып та канатланып,
Күлгә кунасылары.
 
 
Бик охшаган аккош шушы
Каеннарның җанына –
Шуңа да кайткандыр аккош
Каеннары янына.
 
 
Йөзә аккош.
Өзә аккош,
Өзә аккош үзәкне!
Мин дә болай түгел идем –
Шушы аккош үзгәртте…
 
 
Өзгәләнми дә моңланмый,
Сокланмый түзеп кара:
Аккош күленең бердәнбер
Аккошы йөзеп бара!
 

Тәрәз төбегездә

 
Дөнья тынган.
Тәрәзәгездә – ут.
Җанымдагы утның игезәге.
Ялкынланам! Дөрлим!
Дөньядагы
Ялкыннарның бүген мин үзәге.
 
 
Дәшеп яна тәрәзәгез уты,
Татлы өмет, якты теләк кебек…
Капка төбегездә, баскан саен,
Кар сыкрана, минем йөрәк кебек.
 
 
Мин юаткан булам үз-үземне:
Торам әле, имеш, түземле мин.
Сине яратырга батырчылык
Иткән өчен тиргим үземне мин.
 
 
Мин кем генә инде синең өчен,
Мин кем әле сине яратырга?
Тәрәзәгездә – ут.
Җанда да – ут!
Алар, ахры, мәңге яна торган.
 
 
Тик саргая тәрәзәгез уты –
Минем күңелдәге сагышлардан.
Димәк, ул ут башкаларга түгел,
Миңа гына, миңа багышланган…
 
 
Бүлдермәдем микән төшләреңне? –
Төн уздырдым тәрәз төбегездә.
Тиздән чәчәк атар –
Шигырь укып чыктым
Тәрәз төбендәге гөлегезгә!
 

Күңелнең ак бураннары

 
Аппак карлар ява яңгыр булып…
Ничә айлар инде кыш булалмый.
Кышның бураннары – минем җанда!
Минем җанда бит ул кыш буранлый.
 
 
Тынгы бирми безнең икебезгә
Күңелемнең аппак бураннары.
Буран җанлы була алмас идек –
Без буранда әллә туганнармы?
 
 
Дуласыннар әйдә табигатьтә –
Очыртыйммы сөю бураннарын?
Аппак бураннарга гомер буе
Мин барыбер хуҗа булалмамын.
 
 
Син котырткансыңдыр бураннарны –
Тыпырчына җанда, ургый буран.
Бер китсәләр, кире кайтмас алар –
Минем җанда ургый кыргый буран!
 
 
Вакыт җиткәч, алар үзләре дә
Чыгып качар минем күңелемнән.
Ятим калыр җаным.
Бураннарга
Күнегелгән иде, күнегелгән…
 
 
Бураннарны эзләп йөрермен мин,
Сызгырырмын чыгып болыннарга.
Барып чыгармын мин
Бураннарда
Икәү генә йөргән урыннарга.
 
 
Син кузгаткан сөю бураннарын,
Бер качсалар, кире боралмамын.
Алып китмә
Сөю бураннарын!
 

Шигырь кичәсендә

 
Шигырь укыйм залга.
Башыма да
Китермәдем болай буласын:
Залда – йөз кыз һәм син – якты йолдыз, –
Ерактан ук балкып торасың.
 
 
Аппак кофтаң күзне чагылдыра,
Күзләремә хәтта яшь килә.
Очарсың да син китәрсең төсле –
Сиңа карап бер сүз дәш кенә.
 
 
Беләм бит мин ул тылсымлы сүзне,
Синең өчен җитә бер сүзем.
Ләкин әйтмим әле,
Очарсың да,
Мин калырмын монда берүзем.
 
 
Күзләреңә карап шигырь укыйм,
Алардан мин күпме моң оттым.
Сиңа карап,
Сиңа багышлаган
Шигыремне кинәт оныттым.
 
 
Баш әйләнеп китте –
Җанымдагы
Шул гомерлек татлы ярадан.
Кычкырасым килде бөтен залга:
«Мин яратам сине, яратам!»
 
 
Тик әйтмәдем.
Бер-беребезне без
Ул сүзсез дә, ахры, аңладык…
Шигырьләрем дөрли ялкынланып,
Бит очларың яна алланып.
 
 
…Залдагылар исә ничә кабат
Алкышлары белән бүлделәр.
Сиңа дигән шигырьләрне алар
Безгә укый диеп белделәр.
 
2Кенәз-Елга – удмурт авылы.