Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Мөхәммәд Үзбәк хан

Солтанның исеме – Мөхәммәд Үзбәк хан. Хан, – безнеңчә, солтан дигән сүз.

Мөхәммәд Үзбәк хан бик көчле вә шөһрәтле падишаһлардан булып, мәмләкәте бик зур. Кастантиния халкы белән һәрвакыт сугышып, җиңүче булып тора. Кәфә, Кырым, Маҗир, Азак, Сарыдак[193], Харәзем кебек олуг шәһәрләр дә – аның биләмәсендә.

Ошбу вакытта Мөхәммәд Үзбәк хан – әмирел-мөэминин Мисыр вә Шам солтаны, Гыйрак солтаны, Төркестан вә Мавәраэннәһер[194] солтаны, Дәште Кыпчак солтаны, Һинд, Чин солтаннарыннан гыйбарәт булган дөньяда олуг җиде падишаһның берсе.

Әгәр дә солтан сәфәргә чыкса, үзе бөтен хезмәтчеләре вә дәүләт адәмнәре белән, һәрбер хатыны үзләренең кешеләре белән аерым җәмгыятьләр булып йөриләр. Әгәр дә солтан хатыннарыннан берәрсе янына барырга булса, башта үзенең барачагын белдереп, шул хатынга хәбәр җибәрә, хатын әзерләнеп каршы ала.

Солтанның торышы, йөреше бик гаҗәеп рәвештә. Үзенең гадәтенә күрә, Мөхәммәд Үзбәк хан һәр җомга намазыннан соң «Алтын коббә»[195] исемле коббәдә утыра. Коббә алтын белән капланган агачлардан ясалган вә гаҗәеп рәвештә зиннәтләнгән була. Уртасында алтынланган көмеш белән капланган агачлардан ясалган бер сәрир[196] бар. Аның аяклары көмештән эшләнгән, башлары җәүһәрләр белән бизәлгән. Мөхәммәд Үзбәк хан шушы сәрирдә утыра. Уң ягында Тыйтыглы[197] вә аның уң тарафында Кибәк исемле хатыннары, сул ягында Бәйлүн вә аның сул ягында Урдуҗа исемле хатыннары утыралар. Сәрирдән түбән уң якта үзенең Тәнбәк исемле вә сул якта Җанбәк исемле ике углы, алда Эткөчек исемле кызы утыра. Хатыннарыннан берсе килсә, солтан үзе аяк өстенә торып каршы ала вә кулыннан тотып сәриргә менгерә дә махсус урынга утырта. Шуннан соң гына үзе утыра. Ошбу хәлләр бөтен халык хозурында була, пәрдә-фәлән юк[198].

Моннан соң мәмләкәт адәмнәре вә мәэмүрләр[199] уң вә сул тарафларда булган көрсиләрдә[200] тезелеп утыралар. Солтан мәҗлесенә килгән вакытларында олуг адәмнәр үзләре илә берлектә кулларында көрсиләр күтәреп киләләр. Солтан хозурында шаһзадәләр вә принцлар булып, ишек янында зур түрәләрнең балалары вә алар артында уңда, сулда кадерле гаскәрләр торалар.

Ошбу рәвештә диван[201] тезелеп беткәннән соң, мәмләкәт олуглары, өчәр-өчәр булып, солтан хозурына сәламгә керәләр. Сәлам бирәләр дә читкә китеп утыралар.

Икенде намазыннан соң хатыннар үзләренең урыннарына кайтып китәләр. Үзләре – арбада вә һәрберсенең иллешәр җариясе атларга атланган була. Арбаның алдында, арба белән каравыл егетләре уртасында, егермешәр картрак хатыннар ат менеп баралар. Шушы төркем артында йөз сабый кол вә каравыл егетләре алдында йөз балигъ кол булып, һәрберсе ат өстендә. Моннан башка билләре буылган, кулларына кылыч вә сөңгеләр тоткан йөзләп җәяү баручы бер төркем буладыр.

Һәр җомга көн Алтын коббәгә килгән вә кайтып киткән вакытларында һәрбер хатын ошбу рәвештә йөриләр.

Ошбу урында минем урыным шаһзадә Җанбәк урынына якын иде.

Урнашканымның икенче көнендә икенде намазыннан соң солтан хозурына кердем. Яны шәехләр, казый вә фәкыйһләр, шәриф[202] вә фәкыйрьләр белән тулы булып, аш мәҗлесе иде. Солтан хозурында ифтар кылдык. Хөрмәтлеләрнең хөрмәтлесе Сәед ибне Габделхәмид белән казый Хәмзә минем хакымда яхшы сүзләр сөйләделәр вә мине хөрмәт итү турысында солтанга ишарәт иттеләр.

Бу төрек халкы мосафирларга яшәү өчен кирәк булган мал (азык) әзерләүне вә урын әзерләп бирүне белми, бәлки, боларның хөрмәтләре суяр өчен куй, ат бирү вә кымыз җибәрүдән гыйбарәт.

Бераз көннәрдән икенде намазы укыганнан соң китәргә әзерләнәдер идем, солтан үзе дә шунда булып, миңа утырырга кушты. Буза һәм куй вә ат ите китерделәр.

Мөхәммәд Үзбәк хан хатыннары

Солтан хатыннарының һәрберсе өчен аерым арбалар булып, шунда йөриләр. Алар өчен салган өйләрнең алтынланган көмеш яки агачтан ясалган коббәләре була. Арбаларына җигелгән атларына алтын белән чигелгән ефәк кидерелә. Арбаның хезмәтчесе атларның берсенә атлана. Аңа «алкыш» (елкычы) диләр[203].

Хан хатыны арбада утырганда, ике ягына ике картрак хатын вә алдында – алты, артында ике кыз була. Уң ягында булганга – «олуг хатын», сул ягында булганга, «кече хатын» диләр. Җарияләр бик матур вә сылулар булып, хан хатыны артта кайберләренә таянып утыра. Аның башында тутый кош канаты һәм кыйммәтле ташлар белән зиннәтләнгән таҗ, өстендә дә җәүһәрләр белән бизәлгән ефәк кием була[204]. Уң вә сул яктагы хатыннарның башларында читләре алтын белән чигелгән бөркәнчек, кызларның башларында көләһ була. Көләһләренең түбәләре асылташ һәм дә тутый кош канаты белән бизәлә, һәрберсенең өстендә алтын белән тукылган ефәк кием була.

Хатын арбасы алдыннан өсләренә алтынланган вә ефәк киемнәр кигән рум вә һинд егетләре бара. Әлеге егетләрнең һәрберсе кулында алтынланган яки көмешләнгән агач яки бөтенләй алтын вә көмештән ясалган таяклар була. Арба артыннан йөзгә якын арба иярә. Бу арбаларның һәрберсенә ефәк киемнәр кигән, башларында көләһ булган җария кызлар өчәр-дүртәр булып утыра. Шушы арбалар артында хатын җиһазы төялгән янә өч йөз кадәр арба булып, боларны үгезләр, дөяләр тартып баралар. Бу арбаларның һәрберсен караучы бер кол була. Боларда хатынсыз колларны җарияләр арасында йөртү гадәте булмаганлыктан, һәрберсенә югарыда сөйләнгән җарияләрдән берәр җария никах ителгән була.

 

Инде бу хатыннарның һәрберсен (киләчәк бабта) аерым-аерым сөйлибез.

Мөхәммәд Үзбәк ханның хатыннары вә балалары

Беренче хатын. Мөхәммәд Үзбәк ханның олуг хатыны һәм дә Җанбәк белән Тәнбәк исемле угылларының анасы – Тыйтыглы. Ханның Эткөчек исемле кызының анасы бу түгел, ул моннан элекке хатыныннан дөньяга килмештер. Тыйтыглы ханның сөекле хатыны булганлыктан, ул күбрәк аның янында була. Ханга якын булганы өчен, халыклар да аны артыграк ихтирам кылалар. Юкса ул хатыннар арасында иң сараннарыннандыр.

Солтан хозурына кабул ителгәнемнең икенче көнендә ошбу хатын хозурына кердем. Янында иптәш булып ун хатын утыра вә алдында яшь кызлардан илле җария бар иде[205]. Без хатынга сәлам бирдек. Иптәшләребез арасында Мисыр мәкаме[206] вә хуш тавыш белән Коръән укучы кариэ бар иде. Шул адәм Коръән укыды. Хатын боеруына күрә, җиңел вә юка эшләнгән агач савытлар белән кымыз китерделәр. Хатын үз кулы белән миңа кымыз бирде. Бу исә үзләре гадәтенә күрә соң дәрәҗәдә хөрмәт икән. Бу көнгә кадәр кымыз эчкәнем юк иде. Инде үз кулы белән биргәч, алмый мөмкин булмады. Татып карадым, ләкин хәерсез нәрсә таптым вә иптәшләремнән берсенә бирдем. Хатын безнең сәяхәтебез турында күп нәрсәләр сорашты[207]. Иң элек моңа зиярәт кылуыбызның сәбәбе аның хан хозурында бик могтәбәр булуы иде.

Икенче хатын. Моның исеме Кибәк булып, әмир Нәгътый кызыдыр. Атасын да күрдем, аяк хасталыгы белән интегә иде. Мәликәне (беренче хатын) зиярәт иткәнебезнең икенче көнендә ошбу икенче хатынны зиярәт иттек. Бер югары урында Коръән-Кәрим укып утыра иде. Хозурында егерме карт хатын вә егерме яшь кыз булып, кием чигәләр иде. Сәлам бирдек. Сәламебезне алды. Кариэбез Коръән укыган иде. Аны тәхсин[208] кылды вә кымыз китерергә кушты. Үз кулы белән миңа кымыз бирде.

Өченче хатын. Моның исеме – Бәйлүн булып, Кастантиния падишаһы булган Тәкфур кызы. Без кергәндә, бу хатын аяклары көмештән ясалган сәрир өстендә утырып тора иде. Хозурында рум, төрек вә нубә кавемнәреннән булган йөз җария торадыр, боларның бәгъзеләре аяк өстендә вә бәгъзеләре утырганнар. Болардан башка янында егетләр вә рум милләтеннән булган румнар да бар иде. Хатын башта безнең хәлебезне сорашты. Ерак җирдән килүебезне белгәч, безне кызганып елады вә йөзен кулъяулыгы белән сөртте. Кушуына күрә аш китерделәр, без ашадык, ул безне карап торды. Кузгалып китә башлаганыбызда: «Тагын килегез, хаҗәтегез булса – белдерегез!» – диде вә безгә мөлаемлылык күрсәтте, артыбыздан аш, икмәк, май һәм дә куй, акча вә яхшы киемнәр, бик яхшыларыннан өч, гадәтиләрдән ун ат җибәрде. Соңыннан ошбу хатын белән бер кәрван булып Кастантиниягә сәфәр иттек.

Дүртенче хатын. Моның исеме – Урдуҗа[209] булып, олус[210] әмире Гайсә бәк кызыдыр. Урдуда дөньяга килгәнлеге сәбәпле, шушы исем бирелгән. Урдуҗа – хатыннар арасында иң мөлаемы вә иң шәфкатьлесе. Бу хатынның урдуда миңа илтифат иткәнлеген югарыда сөйләгән идем, без аның мәрхәмәтен күрдек вә холкының гүзәл булуына тәхсин кылдык. Безнең өчен аш китертте. Үз хозурында ашадык, кымыз сорап алды. Иптәшләребез эчтеләр. Безнең хәлебезне сорашты, сөйләдек. Моның бертуган кыз карендәше Гали бине Әзрак исемле әмир никахында. Без аның хозурына да кердек.

Мөхәммәд Үзбәк ханның кызы. Моның исеме – Эткөчектер. Бу хатын атасыннан алты миль кадәр читтә аерым урында тора иде. Моның хозурына кердек. Фәкыйһләрне, казый вә Сәед ибне Габделхәмидне һәм дә шәкертләрне, шәехләрне чакыртты. Ире вә Мөхәммәд Үзбәк ханның каенатасы әмир Гайсә да шунда булып, Эткөчек белән янәшә утырды. Аягы сызлау сәбәпле, бу түрә аякта да, атланып та йөри алмый, бәлки арбага гына утырып йөри. Солтан хозурына кергән вакытында күтәреп алып керәләр. Икенче хатыны атасы булган әмир Нәгътыйны да ошбу рәвештә күтәреп йөртүләрен күрдем. Аяк сызлау (ревматизм) – ошбу төрек кавемендә таралган чир. Ошбу хатынның олуг илтифатларын вә мәрхәмәтләрен күрдек. Аллаһы Тәгалә хәерле бүләк белән яхшылыкка каршы яхшылыгын боерсын иде.

Мөхәммәд Үзбәк ханның угыллары. Мөхәммәд Үзбәк ханның Тыйтыглы исемле хатыныннан ике углы бар. Олысы – Тәнбәк, кечесе Җанбәк булып, һәрберсенең аерым урыннары бар. Тәнбәк бик гүзәл вә матурлык иясе булып, солтанәт варисы һәм атасы хозурында бик яраклы. Ләкин Аллаһы Тәгалә моның хөкүмәт белән идарә итүен теләмәгән икән. Мөхәммәд Үзбәк хан вафат булганнан соң, аз гына вакыт хөкүмәт белән идарә итте дә мөнәсәбәтсез хәрәкәте өчен үтерелде[211]. Моннан соң тәхеткә Җанбәк чыкты. Җанбәк үзенең агасы Тәнбәккә караганда артык иде. Аны Сәед ибне Габделхәмид тәрбияләгән иде. Бу җиргә килгәнемдә Сәед ибне Габделхәмид, казый Хәмзә, имам Бәдретдин әл-Кавами, имам – Коръән укучы Хисаметдин әл-Бохари вә башкалар Җанбәк тирәсенә төшүемне мәслихәт күргәннәр иде. Мин шулар киңәшен тоттым.

Болгар шәһәренә сәфәр

Болгар шәһәрендә җәй көнендә көн бик озын вә кич бик кыска булып, кыш көнендә моның киресенчә булуын ишеткән идем. Шул хәлне үз күзем белән күрер өчен, әлеге шәһәргә сәфәр итмәкче булдым.

Болгар шәһәре белән Мөхәммәд Үзбәк хан урдусы арасында[212] булган ераклык ун көнлек диделәр. Мөхәммәд Үзбәк ханнан шунда алып барып йөртеп кайтарырлык бер кеше бирүен сорадым. Ул миңа бер кеше бирде. Шул адәм алып барды вә алып кайтты.

Болгар шәһәренә рамазан аенда барып җиттек. Ахшам намазы укыганыбыздан соң авыз ачтык. Без ашап торганда, ястү намазы өчен азан әйтелде. Ястү намазын, сөннәт һәм тәравих белән витерне[213] укыдык, шул уңай белән таң да беленде. Ошбу рәвештә (кыш көнендә) көн дә кыскара.

Болгар шәһәрендә өч көн тордым[214].

Моннан «Караңгы мәмләкәт» кә сәфәр кылырга ният иткән идем. «Караңгы мәмләкәт» не Болгар шәһәреннән кырык көнлек юл диләр. Мәшәкать күп, файда аз булачагын фикерләп, бу фикеремнән кире кайттым.

«Караңгы мәмләкәт» кә баручылар вак арбаларга зур этләр җигеп барырга мәҗбүр булалар. Чөнки андагы сахрада кырау булып торганлыктан, аяк таядыр, шул сәбәпле адәмнәр вә хайваннар өчен йөрү мөмкин түгел. Тырнаклы булган сәбәпле, эт аягы таймый. Бу җиргә булыр-булмас кешеләр түгел, бәлки әсбаплары җитү вә үзләре сәламәт булган сәүдәгәрләр генә сәфәр кылалар. Бер-бер сәүдәгәр йөзәр арба белән үзенә җитәрлек азык, эчемлек, утын төяп китә. Чөнки ул җирдә агач, таш, балчык юк. Монда юлбашчылык хезмәте шунда күп мәртәбәләр барып килгән этләр өстендә була. Мондый этләр мең динарга кадәр сатылалар. Арбаны эт муенына җигәләр дә, аңа иптәш итеп тагын да өч эт җигәләр. Шушы эт алдан бара, вә башка арбаларга җигелгән этләр аның артыннан ияреп баралар. Әгәр дә ул туктаса – туктыйлар. Бу эткә сугу-орышу ярамый. Аш өлгерүгә, иң элек этләрне туйдыралар. Кешеләр алардан соң гына ашыйлар. Юкса эт ачуланып, кешеләрне һәлакәттә калдырып качып китә.

 

Ошбу рәвештә кырык мәрхәлә барганнан соң, сәүдәгәрләр караңгылыкта туктыйлар вә үзләре алып килгән сатлык нәрсәләрен шунда куялар. Үзләре бераз артка чигеп, мәгълүм бер урында урнашалар. Иртә белән янәдән алга барып, кичә куеп киткән нәрсәләрен күзәтәләр. Нәрсәләре янына сусар, тиен, ас китереп куелган була. Әгәр дә сәүдәгәр үз малын шул нәрсәләр бәрабәренә бирергә риза булса, үз нәрсәсен шунда калдырып, тегеләрне алып үз урынына китә. Әгәр дә риза булмаса, шул хәлендә калдыра. Әгәр дә малны аласылары килсә, әүвәлге нәрсәләр өстенә тагын бераз арттыралар. Аласылары килмәсә, сәүдәгәр малын шунда калдырып, үз нәрсәләрен кире алып китәләр[215]. Мондагы алыш-биреш тәртибе ошбу рәвештә. Әмма бу халыклар үзләре кемнәр? Адәм җенесендәме, әллә пәриме? Моны белгән-күргән кеше юк[216].

Ас тиресеннән иң кадерле туннар эшләнеп, шулар Һиндстан шәһәрләрендә меңәр динарга сатыла. Безнең акча исәбе белән ике йөз илле алтын була. Ул үзе бер карыш озынлыгында, төсе бик ак, койрыгы озын бер хайван булып, койрыгы шул хәленчә калдырылып тегелә.

Сусар исә моңардан кимрәк дәрәҗәдә булып, туны дүртәр йөз динарга йөри, очсызрак та була. Ошбу тиреләрнең үзенчәлекләре шулдыр ки, болар бетләмиләр. Чин һәм Гыйракларның түрәләре вә олуглары якаларына ошбу тиреләрдән куялар[217].

Солтан тарафыннан юлбашчы итеп җибәрелгән әмир белән бергә Болгар шәһәреннән рамазанның 28 нче көнендә кайтып җиттек. Солтан урдусы Биштауда иде. Солтан белән гаед намазына катнаштым. Гаед намазы җомга көн укылды.

Гаед намазы уку

Гаедкә катнашу тәртибе ошбу рәвештә булды: гаед көнне иртән Мөхәммәд Үзбәк хан үзенең олуг гаскәре белән ат өстендә, хатыннарының һәрберсе үз кешеләре белән арбаларында, ханның кызы, анасы тарафыннан падишаһлык варисы булу сәбәпле, башына таҗ кигән хәлдә, шаһзадәләрнең һәрберсе үз гаскәрләре белән гаедкә катнашты. Казыйларның казые Шиһабетдин әс-Саили вә аның белән фәкыйһләр, шәехләр, казый Хәмзә, имам Бәдретдин әл-Куали, Шәриф ибне Габделхәмид – боларның һәрберсе тәхет варисы белән иделәр.

Барабаннар сугылды, байраклар күтәрелде. Казый Шиһабетдин имам булып, гаед намазы һәм хөтбә укыды.

Шуннан соң солтан күшәккә таба китте вә анда барып утырды. Хатыннары янында иде. Күшәк янындагы чатырда вәлигаһед[218] белән ханның кызы, тагын ике чатырда падишаһның угыллары вә якыннары җирләштеләр. Әмирләр, шаһзадәләр өчен көрсиләр әзерләнде. Аларның һәрберсе үзләренә тиешле урыннарга утырдылар. Һәрбер төмән әмиренең үзләренә махсус табыллары бар иде. «Төмән әмире» дип, ун меңле атлы гаскәр башлыгы булган түрәләргә әйтәләр. Бөтенесе унҗиде төмән әмире бар иде. Боларның атлы гаскәрләре йөз җитмеш мең була. Ләкин гаскәр бу саннан күп артык.

Һәрбер төмән әмире өчен мөнбәр рәвешендә биек урыннар әзерләнде. Кул асларындагы гаскәрләр уйнадылар. Бер сәгать кадәр гомер шулай үтте. Моннан соң һәрбер төмән әмиренә хилгатьләр[219] өләшенде. Һәрбер әмир ошбу хилгатьне кигән вакытта, хан көрсие янына килеп, уң аягы белән тезләнә, сул аягы әүвәлге хәлендә тора. Шуннан соң әмиргә иярләнгән вә йөгәнләнгән ат китерелә, ә әмир моны үз көрсиенә алып китә.

Шуннан соң хан, көрсиеннән төшеп, атка менде. Аның уң ягында – вәлигаһед вә ханның кызы Эткөчек, сул ягында икенче углы ат менгән хәлдә бара; алда дүрт хатын ефәк белән төрелгән һәм дә алтынлы ефәкләр ябылган атлар җигелгән арбаларына утырып баралар. Олуг вә кечек түрәләр, шаһзадә һәм вәзирләрнең балалары, каравыллар, хөкүмәт адәмнәре ошбу кәрванның алдыннан җәяү атлыйлар. Кәрван баргяһка[220] җитеп туктады.

Баргяһ – өсте алтынланган көмеш белән ябылган дүрт агач багана утыртып ясалган бик зур өй. Багана башларында нурлары балкып торган алтынлы көмеш туплар бар. Ошбу баргяһ ерак җирдән ялтырап күренә.

Баргяһнең эче ефәк сырмалар белән түшәлгән иде. Урта җиренә тәхет куелган. Тәхет зиннәтләп ясалган агачтан гыйбарәт булып, өстендәге тоткалар, челтәрләр көмеш һәм алтынланган такталар белән ябылган, әмма аяклары саф көмештән эшләнгән. Тәхет өстендә калку бер урын бар. Анда хан үзе һәм дә олы хатыны утырды. Уң якларында хан кызы Эткөчек белән хан хатыны Урдуҗа, сул якларында хан хатыннары Бәйлүн һәм Кибәк җирләштеләр. Тәхетнең уң тарафындагы көрси өстендә – вәлигаһед Тәнбәк вә сул тарафындагы көрсидә – ханзадә Җанбәк, әтрафка тезелгән утыргычларда шаһзадә, ханзадәләр һәм дә олуг вә кечек түрәләр тезелеп утырдылар.

Башта алтын вә көмеш табаклар белән аш вә нигъмәт килде. Табакларны дүртәр-бишәр кеше күтәреп китерә иде. Нигъмәтләре куй һәм ат итләреннән гыйбарәт, һәрбер түрә алдына табак куела. Өстенә ефәк кием кигән, билен буган бавырчы, янында кынылар белән аскан пычакларыннан берсен алып, итне турый да алтын яки көмештән эшләнгән савытларга салып түрәгә бирә. Шунда тоз да бар. Әлеге бавырчыларның ит турарга осталыклары гаҗәеп рәвештәдер.

Аш соңында көмеш вә алтын савытлар белән эчемлекләр килде.

Ханның кызы савытны, алып, ханга бирде. Ул эчкәннән соң, тәртип белән хатыннарына бирде. Моннан соң вәлигаһед шушы рәвештә кылды. Хатыннардан соң тутасы Эткөчеккә дә бирде. Аннары Җанбәк, торып, вәлигаһедкә бирде. Моның соңында олуг түрәләр Җанбәккә бирделәр. Кече түрәләр олуг түрәләрне эчерделәр. Бу вакыт көй көйләүләр, җыр җырлаулар булды.

Мәчет янында булган зур коббәдә казый, хатыйп, шәриф вә фәкыйһләр, шәехләр утырганнар иде. Мин дә шулар арасында булдым. Безгә дә алтын вә көмеш табакларда дүртәр төрек күтәреп нигъмәтләр китерделәр. Фәкыйһләрнең бәгъзеләре ашады вә бәгъзеләре алтын-көмеш савытлардан ашауны муафыйк күрмичә тартынды.

Кымыз төялгән арбалар күз күреме җирдә тезелеп торалар иде. Хан әмере буенча, бу кымызны җәмәгатькә тараттылар. Миңа да бер арба белән китергәннәр иде, ләкин мин аны төрек күршеләремә бирдем.

Моннан соң, җомга укыр өчен, мәчеткә җыелдык. Хан килмичә озак торды. Халыкларның бәгъзеләре: «Ул җомга калдырмас, килер», – диләр. Бәгъзеләре исә: «Ул исергәндер, килмәс», – диләр. Бераз вакыт үткәннән соң, ул ава-түнә килеп керде вә шәрифкә сәлам бирде дә көлде. Хан шәрифкә «ата» дип эндәшә иде[221].

Җомга намазын укыдык, халыклар таралды[222]. Хан да, баргяһка кайтып китеп, икенде намазына кадәр шунда калды. Баргяһта булган җәмәгать тә таралды. Хан янында хатыннар белән кызы гына калды.

Гаед көннәреннән соң хан урду белән, алар белән бергә без дә Хаҗитархан шәһәренә бардык.

Хаҗитархан шәһәре

Болгар «тархан» дип һәртөрле түләү хезмәтләреннән азат ителгән кешеләргә әйтәләр. Яхшы бер төрек хаҗие шушы шәһәр урынына утырган да, хан тарафыннан тарханлык бүләк ителгән. Соңыннан бу урын авыл, аннан соң шәһәр булып үсеп киткән.

Хаҗитархан иң гүзәл шәһәрләрдән булып, Ител елгасы буена салынган. Базарлары бик җанлы. Ител исә дөньядагы елгаларның зурларыннан. Көннәр салкыная башлаганга кадәр хан ошбу шәһәрдә тора.

Ител һәм аңа коя торган елгалар туңалар. Ошбу вакыт кешеләр елганың бозы өстенә салам түшиләр. Һиндстандагы кебек, боларда да саламның кыйммәте юк. Шул салам өстеннән арбалар белән Ител һәм аңа кушылган елгалар буйлап өч мәрхәлә баралар. Кыш ахырында йөрүче кәрваннардан суга батучылары да була[223].

Хаҗитархан шәһәренә барып җиткәч, хан хатыны Бәйлүн, атасы Рум падишаһын зиярәт кылыр вә йөген дә атасы йортында куяр өчен, ханнан рөхсәт сорады. Ханның рөхсәт бирүен белгәннән соң, Кастантиния шәһәрен күрәсем килеп, аның кәрваны белән бергә барыр өчен, хатыннан мөмкинлек бирүен сорадым. Бу ниятемне хатын муафыйк күрмәде вә берәр төрле зарар килү ихтималы барлыгын аңлатты.

Хатынга кабат мөрәҗәгать иттем вә: «Сезнең яклавыгызда йөрер идем», – дидем. Аннары рөхсәт итте вә мең биш йөз динар, атлар һәм кием бирде.

Башка хатыннар да сугылган көмешләр бүләк иттеләр. Сугылган көмешне болар «сум»[224] диләр. Әмма ханның кызы хатыннарына караганда күбрәк бирде. Ошбу сәбәптән янымда атлар, киемнәр, тиен вә сусар туннар бик күбәйде.

Кастантиния сәфәре

Шәүвәл аеның 10 нчы көне иде, хан хатыны Бәйлүн кәрваны белән вә аның яклавы астында булганым хәлдә, Кастантиниягә сәфәр иттек. Хан, аның хатыннары, вәлигаһед озата чыктылар. Бер мәрхәлә барганыбыздан соң, хан үзе һәм дә мәликә (олуг хатын), вәлигаһед кайтып киттеләр. Икенче мәрхәләдә хатыннар озатып калдылар.

Бәйдәрә исемле әмир үзенең биш меңлек гаскәре белән хатынны озата барды. Хатынның үз гаскәре биш йөз атлы казактан гыйбарәт булып, боларның ике йөз кадәресе румнар вә калганнары төрекләр иде. Күбрәге рум кызларыннан гыйбарәт ике йөз җария, дүрт йөз арба; җигәр вә атланыр өчен ике мең ат, өч йөз сыер, ике йөз дөя, рум вә һиндүләрдән егерме егет булып, рум егетләренең башлыклары Михаил исемендә вә бөтен егетләрнең олуг башлыклары һинди исемендә Сәнбәл атлы бер адәм иде. Бу Сәнбәл бик баһадир адәм булып, төрекләр моңа «Лөэлөэ»[225] дип гонван биргәннәр.

Бары зиярәт кылу һәм дә йөген кую теләге белән генә барганлыктан, Бәйлүн үзенең бик күп җариясен вә җиһазын хан урдасында калдырып киткән иде.

Моннан Әкәк[226] шәһәренә юлландык. Бу шәһәрнең биналары яхшы, зурлыгы уртача, һавасы бик салкын. Моның белән Сарай арасы ун көнлек юл. Ошбу шәһәрдән бер көнлек урында рус таулары бар. Бу җирдә бик ямьсез төсле христианнар торалар, биредә көмеш ятмалары булып, Дәште Кыпчак мәмләкәтендә файдаланыла торган сум шул көмешләрдән эшләнә.

Әкәктән китеп ун көн барганыбыз соңында, Дәште Кыпчак шәһәрләренең берсе булган вә Кара диңгез буенда урнашкан Сәрдак[227] шәһәренә җиттек, бу шәһәрнең мәрсасы[228] бик зур вә бик гүзәл булып, шәһәр читендә бакчалар, сулар күп. Халыклары төрекләрдән вә алар яклавы астында торучы румнардан гыйбарәт. Мондагы халыклар һөнәр вә сәнгать әһелләре булып, өйләренең күбрәге агачтан салынган.

Бу шәһәр, әүвәлдә бик зур булып, соңыннан төрекләр белән румнар арасындагы сугышта шактый харап ителгән.

Һәр мәрхәләдә хан хатынына ат, куй, сыер, дукый вә кымыз, сөт китерәләр вә кунак итәләр, һәрбер әмир, үз кул астындагы җирләрдән үткәндә үз гаскәре белән аны озата бара иде. Бу, әлбәттә, хан хатынына хөрмәт йөзеннән генә. Бу мәмләкәтләр тыныч булганлыктан, курку юк.

Моннан соң Бабасолтук шәһәренә җиттек. Төрекләрнең иң читтә булган шәһәрләре шушы. Моннан Рум мәмләкәте унсигез көнлек булып, ике араны кеше яшәми торган киң бер чүл аера. Бу чүлдә, сигез көнлек юлда, су вә азык булмаганлыктан, суны күн капчыклар, савытлар белән арбаларда алып баралар.

Салкын вакытта сәфәр кылуыбыз аркасында, суга күп мохтаҗ булмадык[229]. Төрекләр суны күн капчыклар белән алып бардылар, аңа пешкән дукый катыштырып эчәләр вә шул сәбәпле сусамыйлар иде.

Без Бабасолтук шәһәрендә шушы чүлдә сәфәр кылыр өчен әзерләндек. Саклык өчен бераз ат алырга мохтаҗ булганлыгымны хатынга белдердем. Һәр көн иртә вә кич барып хатынга сәлам бирү гадәт иде. Үзе дә читтән килгән атлардан, куйлардан ат вә ике-өч куй җибәреп тора иде. Үзем ат ите ашамадым, әмма иптәшләрем һәм дә төрекләр ашыйлар иде. Янымда илле баш ат бар иде, хатын янәдән унбиш ат алырга боерды. Хатынның вәкиле: «Суяр өчен дигән атлардан симезләрен үзең сайла! Кирәк булса, тагын да бирербез», – диде.

Зөлкагдә уртасында чүлгә кереп киттек. Ханнан аерылганнан соң, монда кадәр унтугыз көн килдек вә монда биш көн тордык. Зур чүлдән унсигез көн үттек. Иртә бер вә кич бер мәртәбә ат өстеннән төшәдер идек. Аллага шөкер, һичбер мәшәкать күрмәдек[230].

193Сарыдак – Сары таг – Саратов.
194Мавәраэннәһер – елга аръягы. Гарәпләр, Иран аркылы Бохарага килгәндә, Амудәрья елгасын үтеп чыгарга тиеш булганнар. Шуңа күрә Бохара, Сәмәрканд, Ташкент тирәсен шулай атаганнар.
195Шушы «Алтын коббә» мөнәсәбәте белән Дәште Кыпчак хөкүмәте «Алтын урда» (русча – «Золотая Орда») дип аталганлыгы уйланыладыр.
196Сәрир – тәхет.
197Әлеге хатынның исеме бу рәвештә булмас. Төрекләрдә мондый читен сүз юк. Төркичә сүзләр һәркайчан җиңел вә табигый тавышлы булалар. Ибне Баттута, гарәпчәгә охшатыр өчен яки үзенең теле килмәү сәбәпле, «Кибәк» не – «Көбәк», «Төнбәк» не – «Тинбик», «Эткөчек» не «Иткәчәк» рәвешендә үзгәрткән кебек, «Тыйтыглы» дип җиңел бер сүздән үзгәрткән булса кирәк. Дөресе «Тай-туглы» яки шуңа охшаган берәр төрле сүз булыр.
198Ибне Баттута моңа кадәр булган вә моннан соң булачак сүзләрен төрекләр каршында хатыннарның хөрмәтле булуларына мисал итеп вә үзенең исе китеп сөйли.
199Мәэмүр – берәр эшне үтәүче кеше, чиновник.
200Көрси – урындык, утыргыч.
201Диван – дәүләтнең югары советы.
202Шәриф – кадерле, игътибарлы, кадерләүгә лаек, хөрмәтле.
203«Кучыр, кучер» сүзләре урынына шушы «елкычы» сүзен йөртү ник ярамыйдыр. Үз сүзебез бар вакытта, чит сүзне алуда ни хикмәттер.
204Асыл гыйбарәсе: «Галәйһа сияб хәрир мөрәссагәт билҗәүһәр шибһүл-мәлүт (әл-мәлүтатү) әлләти йүләббисүһар-рум» («Аның өстендә румлылар кия торган киемгә охшаган, җәүһәрләр белән бизәлгән ефәк кием»).
205Монда «Вә бәйнә әйдиһиннә тайафирүз-зәһәби вәл-коззатү мәхәлә-вәтүн ли хәббил-мәлүк вә һүнне йүнәккыйнүһү вә бәйнә йөдәййил-хатун сыйниййәтүн зәһәбүн мөхәлләвәтүн минһи вә һия түнәккыйһү» дигән бер гыйбарә бар. «Алтын-көмеш савытларга салынган энҗеләрне тазарталар, арчып утыралар, хатын үзе алтын чынаякка салынган энҗене тазартадыр иде» дию булса кирәк. Фрәнкләр ничек тәрҗемә кылганнардыр?
206Мәкам – көй, мотив, тон.
207Хатынның нәрсәләр сорашуын Ибне Баттутаның язмый китүе кызганыч. Кешеләрнең гакыллары, аңнары ни дәрәҗәдә икәнлеген белдерә торган үлчәүләрнең иң дөресе – сорашуларыдыр. Әгәр дә шәех Ибне Баттута моны язган булса иде, укучылар бу хатынның гакылын бераз үлчи алган булырлар иде.
208Тәхсин – мактау, яхшы дип әйтү.
209«Урдуча» яки шуңа охшаган берәр сүз булыр.
210Олус (өлеш) – бер сүздер. «Волость» сүзе ошбу «олус» тан үзгәртелгән.
211Шәех Ибне Баттута тарафыннан «мөнәсәбәтсез хәрәкәт» дип аталган хәлнең нинди нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге мәгълүм булмады. Бу вакыйга вакытында Ибне Баттута Дәште Кыпчактан күптән киткән иде. Мөхәммәд Үзбәк вафаты, Тәнбәк белән Җанбәкнең хөкемдар булулары – Ибне Баттута сәфәреннән алты-җиде ел кадәр соң. Ибне Баттута әлеге маҗараларны сәяхәтнамәгә соңыннан ишетеп кенә язмыштыр. Мөхәммәд Үзбәк хан һиҗри белән 740–741, милади белән 1349–1350 елларда вафат булды.
212Бу урду урыны Маҗир белән Биштау тирәләрендә булганлыгы югарыда сөйләнде.
213Галим Мәрҗани хәзрәтләре бу мәмләкәткә Харәземнән Ишнияз ахун килмәстән элек тә төннең кыска вакытларында Болгар мәмләкәтендә ястү намазы укыганлыкны һиҗрәттән ХII йөз урталарында булган Әмкә мулла фәтваларына таянып нәтиҗә чыгара. Шәех Ибне Баттутаның ошбу урында Болгар шәһәрендә азан укылып, хәтта тәравих намазлары үтәлүе турында хикәят итүе Мәрҗани хәзрәтләре өчен бик файдалы дәлил булса да, телгә алынмый үтүнең сәбәбе ачык мәгълүм булмады. Әллә «Назурә…» вә «Мөстәфадел-әхбар…»ларны язган вакытында китапханәсендә «Төхфәтен-наззар…» китабы булмады микән? Без үзебез шулай уйлыйбыз: ул Ибне Баттутадан сүзләр күчерсә дә, болар файда булса да, язганнары бер җирдә туры китереп, электән күчереп алган сүзләре булыр. Ибне Халдун тарихы, хосусан бишенче кисәктән булган күчермәләре хакында да фикеребез ошбудыр. Дөресен Алла белә. Хосусан үзенең углы Мөхәммәд Борһанетдин әл-Мәрҗанидән шуңа мөнәсәбәтле сүз ишеткәнебездән соң (Ибне Тәймия рисаләсе, 101 б., 6–10 юллар) ошбу фикеребез бер ышану, иман хөкеменә керде.
214Бу вакытта, Болгар шәһәре Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынып, әүвәлге көче, шөһрәте беткән иде. Шәех Ибне Баттутаның Болгар шәһәре хакында кыска язуы үкенечле. Төп фасылы булмаган «Караңгы мәмләкәт» хакында сүз сөйләү урынына Болгар шәһәре хакында бераз тулы мәгълүмат биргән булса, безнең өчен бик кыйммәтле бер ядкяр калдырган булыр иде. Бәхетсез милләтнең вә яхшы киләчәксез хөкүмәтнең язмышы һәрвакыт шушы рәвештә буладыр.
215Асыл гыйбарәсе: «Фәйүҗәддүнә би-азаиһи минәс-сәмури вәссинҗани вәл-какуми» дер («Алар кеш, тиен һәм ас киемнәре белән бик мәһабәт иделәр»). Гүя «Караңгы мәмләкәт» халкы Болгар сәүдәгәрләренә: «Шул малыгызны безнең ошбу нәрсәләребез бәрабәренә алмашыйк!..» – дия.
216Бу «Караңгы мәмләкәт» нең бүгенге Вятка вә Пермь шәһәре урыннары, Глазов өязендә торучы халыклар икәнлегендә шөбһә юк. Болгар төрекләре мәдәни, мөлаем вә шул заманга күрә иң оста сәүдәгәр халыклар булганлыктан, аларга хәтта Чин вә Һинд һәм дә Мисыр вә Әндәлес мәмләкәтләреннән сәүдә кәрваннары килеп, җанвар тиреләре һәм дә башка маллар алып китәләр иде. Болгар сәүдәгәрләре, төн тарафында булган фин халкының сәүдәсен үз кулларында тоту өчен, Ибне Баттута сөйләгән рәвештә хәйләләр уйлап чыгарып, начар хәбәрләр таратканнар вә шул якларга аяк басу турысында аларны (фин халкын) куркытканнар. Бу урында Ибне Баттута сөйли торган хикәятнең бөтенесе шундый бер хәйләдән гыйбарәттер. Болгардан кырык көнлек ара, күп булса, мең ярым, туры барылганда мең чакрым булырга тиешле. Шәех Ибне Баттута, май аенда төннең яп-якты һәм эссе икәнлеген күреп белгәннән соң: «Ай-һай! Шундый якын җирдә шул дәрәҗәдә кыраулар вә караңгылык дөньясы булырмы икән?..» – дип, каршылык күрсәтергә тиеш иде.
217Асыл гыйбарәсе: «Вә өмәраүс-сыйни вә кибарүһа йөҗгалунә минһүл-җилдәл-вахидә мөттәсилан би-гиряватиһүм гыйндәл-гонкый вә кәзәликә төҗҗар фарси вәл-Гыйракыйн» («Кытай түрәләре һәм аның олылары җилем ярдәмендә тоташ тире ясыйлар һәм муен тирәли урап йөриләр. Фарсы һәм Гыйрак сәүдәгәрләре дә шулай эшлиләр»). Бу гыйбарәдә буталчыклык бар.
218Вәлигаһед – патша урынына тәхеткә утырачак варис.
219Хилгать – бүләк ителгән кием, бүләк.
220Баргяһ – патша сарае, сарай, чатыр.
221Асыл гыйбарәсе: «Вә кянә йухатабәһү би-а вә һуәл-әбү би-лисанит-төркиййәти» («Һәм ул аңа «а» белән эндәште, бу – төрки телдә «ата» дыр»). Төрекләрдә «ата» – ихтирам итүне белдергән дәрәҗәле сүз.
222Шәех Ибне Баттута җомганың ни рәвештә укылганлыгын аңлатырга тиешле иде. Саранлануы өчен кайгырдык.
223Бу урын бик аңлашылып җитмәде. Хаҗитархан шәһәре белән Сарай арасында йөрүчеләр турында сөйләмәкче булды бугай, бераз кәлимәләр төшеп калган булса кирәк, дип уйлыйбыз.
224Сум – чын вә саф мәгънәсендә булса кирәк.
225Лөэлөэ – энҗе.
226Моның нинди шәһәр икәнлеге безгә мәгълүм булмады.
227Дөресе «Судак» булса кирәк. Бу шәһәр элек заманда Кыпчак төрекләренең башкалалары иде. Хәзер – Феодосия өязендә бер немец авылы.
228Мәрса – пристань.
229Бу сәфәр, шәех Ибне Баттутаның үз сөйләвенә караганда, һиҗри белән 734, милади белән 1334 елның июнь аенда булырга тиешле. Шулай булгач, ул вакытларда салкын булмаска кирәк иде. Бәлки, биек түбә вә таулардан үткән булганнардыр.
230Шушы җирдән башлап шәех Ибне Баттута Рум мәмләкәтенә керүен, Кастантиниягә баруын вә мәзкүр шәһәрне тамаша кылуын, Айа-Суфия чиркәве, монастырьлар вә башкалар белән танышып, кире Хаҗитарханга сәфәр кылуларын сөйли. Бәгъзе бер әһәмиятле мәгълүматлары да бар.