Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

«Асар»[523] дан бер өзек. Мифтахетдин бине Камалетдин бине Ишмөхәммәд

«Акмулла» дип мәшһүр булган бу шагыйрь 1313 һиҗри, 1895 милади елның җөмадиел-әүвәл аенда залимнәр тарафыннан үтерелде вә Мияс заводы каберлегенә китерелеп дәфен кылынды.

Моның кабере өстенә шәех Зәйнулла хәзрәтләре исем вә нәсәбен һәм дә вафат булу тарихын яздырып таш утырттырды диделәр. Үтерүчеләр Гафиятулла Байморад углы белән Мәчетле авылының Дәүләтшаһ Надиршаһ углы дигән кешеләр икәнлек ишетелде.

Акмулла Бәләбәй өлкәсе Дусан исемле авылда Камалетдин Ишмөхәммәд углы исемендә бер имам углы булып, әлеге авылда 1248 һиҗри, 1832 милади елларында дөньяга килгән. Анасы – Сәлим хәзрәт кызы Биби исемендәдер.

Анасы вафатында Акмулланың яшь хәлендә калып, үги ана кулында үскән вә шуның сәбәбеннән күп кыенлыклар күргәнлеге үзенең бәгъзе бер шигырьләреннән дә аңланадыр. Моны караучы яшь анасымы яки башка бер анасымы – Камалетдин мелланың бер хатыны – 1913 елда Богдан исемле авылда тере хәлендә иде.

Акмулланың Әхмәди исемле энесе, гадәти кешеләрдән булып, Туксанбай авылында тереклек итәдер. Акмулладан калган беркадәр байлыгын үзенә алып кайтты, диләр. Шул җөмләдән китаплары, җыентыклары, язулары һәм дә бер чапаны, үтерелгән вакытында өстендә булган ак төстәге бишмәте. Әлеге бишмәтендә үтерүчеләрнең хәнҗәр белән чәнечкән урыннары булганлык та ишетелде.

Акмулла үз гомерендә ике мәртәбә өйләнгән булса да, хатыннары белән яхшы гомер сөрү насыйп булмаган, һәр ике хатыны үзен ташлап киткән. Ышанычлы хәбәрләргә караганда, моның сәбәбе үзенең мәгъзүрлеге[524] вә үз хәлен үзе белми вә фикер йөртми өйләнүе булган.

Акмулла үз авылына ерак түгел Җилбалак Тамак авылында Локман исемле бер башкорт мелласы мәктәбендә күп еллар торган вә аннан соң, Мәнәвез Тамак авылында Габдеррахман мелла мәдрәсәсендә бер кыш үткәреп, яше 20 дә вакытында Әнәч (Әнәс) авылына Әхмәдҗан хәзрәт мәдрәсәсенә күчкән.

Мәдрәсәдәге иптәшләре вә замандашлары хәбәрләренә караганда, Акмулла зирәк вә үткен табигатьле һәм дә игътибарлы булса да, һәрбер зирәк кешеләрдә була торган хәлгә муафыйк, дәрес тугрысында тырыш булмаган вә артык ватылмаган, өзгәләнеп укымаган. Тавышы яхшы гына моңлы булып, җырлауга оста булган. Йортыннан азык барып тормаганлык вә атасы да моның хәленә артык игътибар итмәгәнлек сәбәпле, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән, хәтта бәгъзе бер вакытларда сорамый алырга да мәҗбүр булган. Бу турыда бәгъзе бер маҗаралар да риваять ителәдер.

Акмулла, бердән, үз гаиләсе каршында игътибары булмаганлыктан вә, икенчедән, үзе хакында халык арасында таралган бәгъзе бер яраксыз эшләрне оныттыруны теләгәнлегеннән, ихтимал ки, болардан башка сәбәпләр дә табылганлыктан, 25 яшендә вакытында үзенең ватанын калдырып чыгып киткән вә казах арасына барып кергән.

Казахларның үзләренең аксакалларын хөрмәт итүләрен вә сүзгә осталыкларын, сүзләре иркен булу өстенә, һәрбер мәүзугда[525] мисаллар вә чагыштырулар, ата-бабаларның сүзләрен катнаштырып сөйләүләрен, акыннарга булган мәхәббәтләрен вә хөрмәтләрен күреп, Акмуллада алар арасында бәдәви[526] булып тору вә сүзләрдә аларга иярү теләге туган, вә ул казах углы казахтан аерып алмаслык бер дәрәҗәгә ирешкән.

Үзендә шигырь сөйләүгә сәләт барлыгын белүе вә шуңа әһәмият биреп, шуның белән шөгыльләнүе ошбу көннән башланган дип уйланыладыр.

Бәгъзе бер хатлары

«Югары таш мәдрәсәдәге мелла Хафизга. Кайгы-хәсрәт йортыннан (Троицк шәһәрендәге зинданны күз алдында тотадыр).

Үткән җомгада Ташкәнд сарты[527] мирзасы ясаган туй җыенына олылар вә кечеләр, атлылар вә җәяүлеләр, зур җәмәгать булып, безнең турыбыздан үтеп киттеләр. Мин моны тәрәзәдән күреп утырдым. Баручы-кайтучылардан мине хәтерләренә төшереп, безгә каерылып караучы бер генә кеше дә булмады. Шушы вакытта үзебезнең түбәнлектә һәм ялгызлыкта булуыбызны уйлап, күңелебез төште, ихтыярыбыз китеп, күзләребездән яшьләр тамды. Моңаеп, үз урыныма килеп утырдым да шушы мөнәҗәтне укыдым. Ләкин шул көннән бүгенгәчә килүче булмаганлыктан, мөнәҗәтне тапшыра алмадым.

Мелла Хафиз! Сез ямьлелек һәм ягымлылыктан беркадәр өлеш алгансыз. Шуның өчен бу мөнәҗәтне Сезгә җибәрдем. Иң соңгы максатым һәм күңелдәге теләгем өлешчә шулдыр ки: фәкыйрьнең каләменнән барлыкка килгән кимчелекләрне гафу кыласыз, бичара җанын дога белән шатландырасыз. Моннан элек тә сөйләгән мөнәҗәтләрем бар иде. Аларны казах шәкертләре сорап алып киттеләр. Калганнары булса да, акка күчерелмәгәннәр. Әгәр дә кәгазь алдыра алсам, язып җибәрермен. Барча сораучыларга сәлам күндереп, фатиха өмет ителде. Хөрмәтле дамелла Мөхәммәд мәхдүмгә сәлам әйтегез».

Мөнәҗәт

 
Гаҗәб: һәркем гани[528] булса, аңа хөсне дидар[529] әйләр,
Фәкыйрь мескенгә пәрва[530] юк, мөзәлләт[531] берлә зар әйләр.
Фәсахәтдә хисан[532] булса ки, Локман хикмәте булса,
Дәрига[533]! Бәхте юк ирне фәкыйрьлек шәрмсар әйләр[534].
Гани бер нафилә[535] эшдә дийән тәгърифенә йитмәз[536],
Зарурәтдән фәкыйрь яшен түгеп мең игътизар әйләр[537].
Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян[538] фәкыйрьне гайненә алмаз[539],
Вәләкин әгънияләрне[540] зәһи садыр кибар әйләр[541].
Менеп һиммәт мәтаййасын[542] мәһабәт җилдереп байлар.
Берен-бере хозур әйләп, мәрамен[543] иддихаль әйләр[544].
Шаһамәт малике сәтъвәт табып, бәһҗәтдә бар-фәрҗам[545],
Тәфәкөһ бабидә өббоһа сафалар өстевар әйләр[546].
Ләбасе фахирә үзрә[547] мөсәйкъәл моргы тависдәй[548],
Төзеп мәйдан фәзасында[549] мәҗалисен ифтихар әйләр[550].
Тәвангирләр[551] берен-бере тәбәссемдә итеп икъбаль[552]
Урамчы өенә биңзәш[553] фәкыйрьне тар-мар әйләр.
Дәрига, әрҗөмәнд[554] ирләр, фәкыйрьлекдән булып паймал[555]
Хәйа[556] пәрдәсене йыртуб, замирен йоргобар әйләр[557]
Мәсаиб[558] чикмәгән инсан[559] һавасына дәва булмаз.
Сорашмаз шәйлә кибрендән[560], фәкыйрьне ихтикар әйләр[561].
Сафа әукатилә мәгърур улып[562] дәүранә биш көнлек.
Тәмәтта үзрә[563] көрлектән фәкыйрьләрдән нәфар әйләр[564]
Санадир мөтрифинләрең[565] һавасындан мәгаз Алла[566].
Ләбасе иске галимдән сәлам алмага гарь әйләр[567].
Дәрига, әрҗөмәнд ирләр, фәкыйрьлекдән булып паймал.
Хәйа пәрдәсенә ихрак[568], замирен йоргобар әйләр.
Фәкыйрь Акмулла, кил сабыр ит, чәрхнең җәүренә[569] син һәм
Үзең мәхбүс, сүзең мәрдүд[570] – сиңа кем игътибар әйләр?
Казаның[571] серенә һәргиз[572] гакыл бары очып йитмәз.
Ләтаиф зимн[573] белүе дә гыйбарындан зимар[574] әйләр.
Кемен сурәт дә лотф[575] идеп, хакыйкать газабына тартыр.
Кемен игъзаз итәр[576] ахыр – әгәр заһирдә[577] хар әйләр[578],
Кемен тоткын итүб бауда, агызып дидәсендән[579] кан.
Кемен сәйр итдерүб[580] багда[581], мәкамен[582] гөлгозар[583] әйләр.
Кемен (танылмый[584]) заһир ләтаиф нигъмәте үзрә.
Кемен мәсрур[585] итүб даим, гыйбадын[586] ихтыяр әйләр.
Назыймны[587] сорсаңыз, әй, яр, мәкяне[588] хар, эчендә – нар[589].
Ләкабе[590] мәшһүр Акмулла, хибесдә[591] зар-зар әйләр.
Агызуб яшь, йөрәкдән – кан, ятыр тик чыкмаган бер җан;
Дога бирең, әйя хөллан[592]! – сезә күп игътизар әйләр.
 
* * *
 
Минем кебек булыр микән бәхетсез?
Егет башым әсир булды вакытсыз.
Әсир диеп, бөрадәр, сүкмәңезләр,
Күземдән канлы яшем түкмәңезләр.
Теләп алмадым үземә моны, әй яр!
Кадәр[593] килсә, япан булыр икән тар.
Бәла килсә, күрер күз күрмәс булыр.
Каза килсә, аяклар йөрмәс булыр.
Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшеннән.
Сәбәп булган исә дә кыйлмышыннан.
Сәбәп булыр дәхи дошман кешедән,
Тәҗессес әйләюп мәстүр эшидән[594].
Бу эштә мөбтәлядер[595] канча әхъяр[596],
Асыл фетнәгә мәншаэ тагны әгъяр[597]
Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир[598]
Мөгаллиме Сани дәк[599] хикмәтдә маһир;
Шифа шиддәт[600] күрә килгән галиләр,
Әфазыйльдән[601] пәйгамбәрләр, вәлиләр.
 

Бу хатын вә ике төрле үлчәүдәге шигырьләрен Акмулла Троицк шәһәрендәге хибесханәдән мәдрәсәдә хәлфә булып торучы Ләмәз тамагы авылы кешесе Хафизга җибәргән. Әлеге Хафиз мелла күптән вафаттыр.

 
 

Акмулла хакында Хәсән Гали хаты

Матур телле Акмулланың (яшь) анасы бу көндә тере булып, Уфа өлкәсенең Туксанбай авылында яши. Бер анадан булган бертуган энесе дә бар. Акмулланың үз кулы белән ясалган бер арбасы булып, өч бүлектән гыйбарәт иде. Алдагы бүлемендә һәртөрле кораллар, арткы бүлемендә китаплары була, урта бүлеменә үзе утырып йөри иде. Шушы арбасы бу көндә энесе кулында, сәламәт (бу хат безгә 1912 елларда килгән).

Акмулла үзенең моңлы вә әсәрле шигырьләрен киң далаларда уйлап чыгарадыр да, шушы арбасына утырып, кәгазьгә язадыр иде, диләр. Себер ханнарыннан Чыңгыз хан бине Вәли ханга язган хатында ошбу шигыре бар:

 
Алмагач ашъян[602] тоткан сез бер шаһбаз.
Шаһбаздан[603] атдәм иткән[604] без дә бер таз[605].
Асыл затым сорасаңыз – мин бичара
Дәрдмәнд[606] Сабый Хуҗа бине Нияз.
Аугый атам: Әбү Талиб Ширияздан.
Бер мелла табын чыккан моны язган,
Сүзләрдән изге нәзар[607] өмет итеп.
Акмулла – бер фәкыйрь илдән язган[608].
 

Акмулланың шигырьләре вә нәвадирләре (мәзәкләре) бик күп. Боларны җыеп, җентекләп тикшерүгә озын вә иркен вакыт кирәк. Габделбарый Баттал әфәнде тарафыннан җыелып бастырылган шигырьләре мең дә бер генә булыр.

Кызылъяр өязендә Кузыбай волостной исемле кеше мәҗлесендә бәйләрне вә суфиларны мәсхәрәләп көлеп сөйләгән ошбу шигырьләре мәшһүр:

 
Бәй булмас биле чалпак буылган менән,
Тазармас асылы нәҗесен юган менән.
Кәй надан күзен йомып тор мүлгүде[609],
Суфилык табылмас күз йомган менән.
 

Троицк меллаларының: «Акмулла үзе галим кеше иде, ләкин шигырь сөйләп үз дәрәҗәсен үзе киметәдер, шигырь сөйләү галимнәр дәрәҗәсенә лаек түгел», – дигән сүзләрен ишеткәч, ул шуңа җавап кылып ошбу шигырьләрен сөйләгән:

 
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анча күз алартмагыз хиддәт[610] берлән.
Нәһи[611] булса йа мөкаййәд[612], йа мөэүвәл[613]
Хәләл, хәрәм шәхесенә нисбәт берлән.
Һәр фәндә шигырь менән китап тулы.
Караса – ияләре кандай[614] олы (олуг).
Газзалидай[615] риҗалга[616] кем туктамас,
Үзегез дә беләсез, Аллаһ колы…
 

Бу шигырьләрнең ахыры Мәрҗани мәрсиясе арасында язылуы – хатадыр. Моны Акмулла мәрсиядә сөйләгәне юк.

Акмулланың басылган вә басылмаган шигырьләре арасында һәрнәрсәнең кагыйдәсенә һәм фикерләүгә караган шигырьләр күп. Ләкин халкыбыз арасында сүз базары күтәрелми торганлыктан, бу гүзәл шигырьләрне авызга алучы аз күренә. Аның сүзләре тереклек галәмендә җитешкән һәммә шагыйрьләрнең сүзләреннән өстен булып, матур теллелек вә төзеклек ноктасыннан караганда бер хәзинә кебек.

Акмулланың мисал итеп китерергә ярарлык сүзләреннән бәгъзеләре болар:

1. Яхшы мән[617] таныш булсаң – чалыш булмас, кәсафәте[618] алыс булмас. Җүкәгә май яккан мән каеш булмас.

2. Сыерны сауган менән бия булмас, ишәккә җөк арткан мән дөя булмас. Җегетләргә җаман дус касирыңны[619] әйтмә – бу көндә ул үз башына ия булмас.

3. Һәстәктән туган колын тулпар булмас, ябалакның баласы шоңкар булмас…

4. Үлгәннән соң, арысланнан тычкан артык, белемсез яман дустан дошман артык.

5. Тинтәкне «тинтәк» дисәң – ботын сузар, яманны түрә кылсаң – йортың тузар. Түрә димә, кара димә, фигылен кара, кәй җаман аргамактан һәстәк узар.

Акмулла Тургай вә Акмулла областьларында мөгаллим булып гомер сөргән, һәрбер торган вә кунган җайларында җитлеккән вә әсәрле шигырьләрен ядкяр итеп калдырган. Үзенең сер итеп сөйләвенә караганда, билсез (гыйннин)[620] булганлыктан, ике мәртәбә хатын алган булса да, аерылышып китәргә мәҗбүр булганнар. (Хәсән Гали әфәнде хаты шунда бетте.)

Акмулланың озын бер касыйдәсеннән бәгъзе бер бәетләр

 
Бәгъдәс-сәлам[621], Нургали мелла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңелегезгә.
Бозау улып уйнакласа, утны басар,
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез.
Без йөреп төштек инде сезнең эзгә.
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә.
«Безгә йитәр кеше юк!» – дип, өмид өзмә.
Синең дә бер әрвахың[622] күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөзгә».
Хәрарәттән мәхмүм булып[623] эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхаккыйк[624] Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһәрен сачкан мелла сезмә?
Моңыңны аяймын, борадәрем! –
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәүзыйгына[625] куймак кирәк,
Мөрәүәрне[626] мунчак берлә бергә тезмә!
Мелла дигән кари була беләсезме?
Тәсаууф[627] китапларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мелласызмы йә чинауник-түрәсезме?
Мөҗтәһид[628] галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомереңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм дигән сәүдаэ[629] берлә,
Сөннәтчә[630] эшемез юк һәм алдаймыз
Әһле сөннәтмез[631] дигән дәгъва берлә.
Артыңызны ачкан соң күрәсез йик[632],
Әйтәсез шул сәбәбдән «залл-мозыйль»[633] дип.
Кәлямулладан[634] әсдакъ[635] ни-нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел-әүвәлин»[636], – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылыңыз[637] күп.
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамый:
«Вәһүм фи тогъяниһим йәгъмәһун»[638], – дип?
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч.
Ул минем атам имәз, остаз имәз, –
Хаклыкны тасдикъ зарур[639], эшен күргәч!
Факъһедә бу заманның Локманы бу;
Үткәннәр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре[640] – солтаны бу.
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит[641].
Мәрҗанине мәҗтәһидтән син хисап ит –
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит[642]!
 

Акмулла Уфа шәһәрендә

Шагыйрь Акмулла һиҗри белән 1312, милади белән 1894 елның рабигыль-әүвәл аенда Уфа шәһәренә килде. Күрештек. Бу вакытта бу кешенең Мәрҗани хакында басылган мәрсиясен күргән вә шул чара белән үзен ерактан торып беркадәр генә булса да белгән идем. Моны казах акыннарының берсе булыр дип йөридер идем, ләкин әлеге мәрсия эчендә үзебезнең җирле сөйләмебезчә төзелгән шигырьләре булганлыктан, бу фикеремнең дөрес булуына шөбһә белән карыйдыр идем. Һәрхәлдә, шәехләрнең шәехе Һибәтулла ишан кебек кешеләр белән бер сафта булуын уйлыйдыр идем.

Һичбер хәбәре мәгълүм булмаган бер вакытта ул Уфага килде. Килүенең максаты – үзеннән качып киткән хатынын үзенә кайтаруны сорап Мәхкәмәи шәргыягә биргән гаризасын белешү икәнлеген сөйләде. Максатын ачык аңлаганым соңында өстәлдән эшен китертеп карап чыктым вә низаг маддәләрен, тикшерү нәтиҗәсен аңладым. Үзен мәхкәмәгә (хөкем бүлмәсенә) чакыртып: «Ул хатын бик яшь, хәтта низам тарафыннан билгеләнгән яше дә тулмаган, үзең яхшы гына олуг кеше булгансың, яшь ягыннан арагызда тиңдәшлек юк, моның белән бәрабәр арагызда нәфрәт көчле булырга охшый, хатын берлә низаглашу вә аны үзеңдә ирексез хәлендә тоту яхшы эш түгел, хатыныңның дәгъва маддәсе беркадәр күңелсез нәрсә тирәсендә йөри, тикшерү вакытында үзең өчен теләнмәгән нәрсәләр мәйданга чыгуы вә яшерен тоту кирәк булган серләр ачылуы ихтимал. Шуның өчен иң яхшысы – аның берлән низаглашып йөрмәү, тәрәккебен[643] башына урап җибәрү, ул үз ишен табар, син дә, әгәр теләсәң, дөнья күргән вә тормыш итү юлларын өйрәнгән вә һәртөрле эшләрне тәҗрибә итеп белгән берәр тол хатын алырсың. Ирлек шуны тели, ир кеше хәленә бу эш яраклы», – мәгънәсендә бер сүз сөйләдем.

Моңа карап: «Яхшы, бу сүзне кабул иттем», – димәде вә ризалык билгесе дә күрсәтмәде, шуның белән берлектә, бу дәгъва хосусында миңа таянып дәгъваны казану мөмкин түгеллегендә аз гына да шөбһәсе калмады. Өметсез вә бик кәефсез булды. Моңа карап мин үз фикеремне үзгәртмәдем. Вөҗданым кушуына карап хәрәкәт кылырга мәҗбүр идем. Бары шул дәгъваның тикшерүе өчен тиз көннән ахунга җибәреләчәген рәсми рәвештә игълан иттем, шуның белән моның эше бетте.

Бер тарафтан сынган күңелен вә калган хәтерен төзәтү теләге белән, икенче тарафтан күңелен табуга тырыштым, шул сәбәптән һәрвакыт үз урыныма чакырдым, озын вакытлар сөйләшеп утырдым. Мәгәр дә гыйлеме вә булдыра алуы Шәмсетдин суфи[644] дәрәҗәсеннән күп түбән булыр дип уйладым. Гарәп вә фарсы шагыйрьләреннән хәбәре аз иде, гыйльми мәсьәләләрдә дә ерак бара алмыйдыр иде. Бөтен камиллеге казах сахрасында алынган вә казах шагыйрьләреннән өйрәнелгән иде. Мин үзем шулай таптым.

Мәрҗани мәрсиясендә булган матбага хаталарын миндә булган нөсхәдә төзәтте вә шуның янындагы ачык урыннарга бәгъзе бер шигырьләрен дә язды. Сөйләшеп утыруы, артык дәрәҗәдә ләззәтле булмаса да, артык күңелсез дә вә авыр да түгел иде. Гарәп вә фарсы шагыйрьләре хәлләре турында артык мәгълүматы булмаса да, казах хәлләрен вә казах шагыйрьләрен сөйлидер, алар арасында булган маҗараларны вә мәзәкләрне хикәят итеп, бәгъзе вакытларда сөйләшеп утыруы хушландырып та җибәрәдер иде.

Үземнән элек дөньядан күчүен хәтеремә китермәгәнем вә һәрвакыт гомерем кыска булуны уйлаганым сәбәбеннән, бу адәмнең тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәтле мәгълүмат хакында бернәрсә дә сорашмадым вә язмадым. Мәгәр дә үзе сүз арасында ата-анасыннан берсе Казан кешесе булган хәлдә, икенчесе саф башкорт икәнлеген сөйләгән иде. Шул нәрсә хәтеремдә калган. Үзе казах арасында йөреп, яхшы гына казахлашкан булса да, сүзендә артык казахлашмый, Борҗан вә Үсергән башкортларыннан аермасыз рәвештә сөйләшәдер иде.

Бервакыт: «Асар» да күп кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре языла, исемнәре матбугатка кереп кала, ләкин казахлардан мәшһүр затлар язылмыйлар яки бик аз язылалар, хәлбуки аларда да исемнәре матбугатка керергә лаек булган галимнәр вә могтәбәр затлар бар, шулар да язылсыннар иде», – диде. «Мин үзем белгәнем вә хәбәр алганым кадәр язармын, казахларның галимнәрен вә мәшһүр затларын булмаса да, бәгъзе бер ханнарын яздым, әгәр дә мәгълүмат бирүчеләр вә язып җибәрүчеләр булса, галимнәренең вә мәшһүр затларының тәрҗемәи хәлләрен дә язар идем, сезнеңчә язылырга тиешле кешеләр булса, сез үзегез аларны язып җибәрегез, мин сезнең үз имзагыз белән «Асар» га кертермен», – дидем.

Моңа бик риза булды вә сүз бирде, ләкин бер генә кеше хакында да язуы килмәде. Язарга вакыты да булмагандыр, шушы сәфәрендә, Уфадан кайтып баруында шәһит ителде. Үтерелүенең сәбәбе әллә шул хатын низагы булдымы дигән нәрсә уема килсә дә, дөресен белүче булмады. Эшләрен караганым соңында килешү ихтималлары юклыкны беркадәр аңлаган идем.

Беркадәр булса да хәтере төзәлсен вә аз булса да күңеле тулып китсен, үзенең ишләре арасында, мәҗлесләрдә: «Уфада мөфти Солтановта чәй мәҗлесендә булдым», – дип сөйләсен, мәҗлесләрдә бәясе булсын дип, мөфти тарафыннан чәй зыяфәте бирдерү теләгенә кердем, ошбу максат белән мөфтигә:

– Шәһәргә Акмулла дигән шагыйребез килгән, сезнең белән күрешүне сорамый, ләкин үзем аңа сезне күрсәтәсем вә күрештерәсем килә, – дидем.

– «Шагыйрь» кем була?

– «Поэт» диеләме, яхшы белмим. Русларның Пушкиннары вә безнең Өмедбаебыз – «шагыйрьләр», русча белмәгәнем сәбәбеннән Акмулла белән Пушкинны үлчәүгә салып тарта алмасам да, Өмедбаев белән Акмулланы үлчәргә мөмкин.

Шул көнне мөфти хәзрәт ахшам намазыннан соң шагыйрьне алып үзенә килергә кушты. Акмулланың өсте-башы, киемнәре бөтен булса да, бик кара вә керле, үзе дә тузанлы, юынмаган, ул хәлендә мөфти мәҗлесенә алып керү мөмкин түгел иде. Мунчага барып, әйбәтләп юынырга вә шуннан соң үз яныма килергә куштым. Чәй мәҗлесенә бару өчен, киемнәрне үземнән биреп киендердем дә мөфтигә алып киттем вә бәгъзе бер нәрсәләр хакында искәртеп вә аңлатып куйдым.

Без барганда, мөфти янында – чәй мәҗлесендә – Хәйрулла ахун белән Мөхәммәд Сәлим Өмедбаев бар иде. Болар чакырылып килгән булса кирәк, һәртөрле сүзләр булып үтте. Чәй мәҗлесе тәмам булу белән, утырыш бүлмәсенә чыктык. Монда озаклап кич утырдык.

Акмулла, мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итеп, шигырь сөйләде, сүзләрен вә өслүбен[645] туры китерде. Шул сәбәптән үзенең урынын вә мәртәбәсен саклап кала алды. Юкса садәлеге[646] вә гасабилыгы[647] һәм дә мәҗлес әдәпләреннән хәбәрсезлеге сәбәбеннән Мөхәммәд Сәлим янында югалып калуы мөмкин иде.

Мөхәммәд Сәлим төрле мәҗлес күргән вә шул вакыттагы могтәбәр гаиләдә үскән, Мәскәү вә Петербургларда йөргән, Оренбургның хәрби мәктәбендә укыган, Мирсалих Бикчура, Салих Күкләшев кебек мөдәррисләр хозурында яхшы урын тоткан, Эстәрлетамак шәехләре мәҗлесләрендә булган, мөфти Сәлимгәрәй белән таҗ кию бәйрәмнәренә катнашкан, Кырым мирзалары арасында вакыт уздырган. Болар өстенә әдәбият вә тарих белән җитди шөгыльләнгән, рус әдипләре вә мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләреннән хәбәре бар. Ошбу сыйфатлардан далада гомер уздырган вә Троицк меллаларының мәҗлесләреннән башканы күрмәгән кешедән өстен булуы табигый.

Акмулла үзенең шигырьләрен моңлы тавышы белән беркадәр каушау вә гайрәт белән сөйләде вә яхшы гына тәэсир бирде. Моның тукталуы белән, һич көтелмәгән бер вакытта Мөхәммәд Сәлим әфәнде, үз һөнәрендәге бер кеше белән очрашуы сәбәпле булса кирәк, күңеле ачылып ярышырга кереште. Чынлыкта болар бер-берсен белмәгәннәр иде. Аның туктавына Акмулла, Акмулла туктавына Мөхәммәд Сәлим кинәт илһам белән шигырьләрен сөйләделәр. Үзләренең яшь вакытларын хәтерләренә төшереп, бүгенге вакытларын һәм дә нинди мәҗлестә булуларын да онытып җибәрделәр.

Дөньяның астын өскә китереп йөргән, хәтта һәртөрле бозыклык урыннарын вә фәхеш йортларын да зиярәт иткән вә күзе күргән бер адәмнең: «Дөньяда авыл мәктәбендәге җыелышып чәй эчү, уен уйнатып хозур кору мәҗлесләре кадәр ләззәтле вә күңелле мәҗлесләрне күрә алмадым, монда аракы да, тәмәке дә, кызлар да юк, әмма адәм баласы өчен онытылмаслык әсәрләр калдыручы ләззәтләрнең һәртөрлесе бар», – дип, һәрвакыт искә төшереп сөйләвен әйтәләр.

Мөфти хәзрәтнең кызыксынып вә хозурланып утырган вакытын шушы мәҗлестән башка күргәнемне хәтерләмим… Мондый вакытларның кадере беленмәгән!..

Акмулладан: «Яшьтән җыйган вә «какыр-макыр» дип сыйфатлаган җыентыгың бу көндә сәламәтме, кайда?» – дип сорадым. «Исән ул, минем үз янымда», – диде вә китереп күрсәтте. Моның калын бер җилдтә үз шигырьләре вә башка вакыйгалар караламаларыннан гыйбарәт икәнлеге мәгълүм булды. «Моны миңа калдырып кит, мин аны акка күчертеп бастыру чарасын күрермен», – дидем.

Акмулланың дөньядан үтү хәбәрен ишеткәнемнән соң, шул буаз җыентыгы хакында сорашырга керештем. Илкүлмин волосте Туксанбай авылында торучы энесе Әхмәди аны башка нәрсәләре белән бергә алып кайткан вә Тамийан авылындагы үз бабаларына илтеп куйган, Тамийан авылында ут казасы булып, шул вакытта янып әрәм булган дип сөйләделәр.

Нинди сәбәп белән үзенә «Акмулла» дигән дәрәҗәне алган?.. Бәлки, моның сәбәбен үзе сөйләгән дәдер, ләкин хәзер хәтеремдә юк. Бәлки, казахларда булган дәрәҗәле шагыйрь мәшһүр Акмулла вафат булганнан соң, казахлар шуның дәрәҗәсен моңа биргәннәрдер, дигән фикер күңелемә килә.

523Матбугатта басылмаган. Россия Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында Р. Фәхретдинев фондында саклана (7 ф., 14 сакл. бер.).
524Мәгъзүрлек – берәр сәбәп белән бер эшне эшли алмау.
525Мәүзуг – тема, проблема, сюжет.
526Бәдәви – күчмә тормыш белән яшәүче.
527Сарт – үзбәк халкын элек шулай атаганнар.
528Гани – бай.
529Хөсне дидар – якты чырай, ягымлы йөз.
530Пәрва – саклану, иминлек.
531Мөзәлләт – кимсетелү, түбәнсетелү.
532Фәсахәтдә хисан – матур сөйләүдә маһир.
533Дәрига – ни аяныч.
534Шәрмсар әйләү – телен бәйләү.
535Нафилә – буш, кирәксез.
536Дийән тәгърифенә йитмәү – үзе теләгән мактауга ирешмәү.
537Игътизар әйләү – кичерү, гафу итү.
538Гомдәтел-әгъян – аксөякләр, аристократлар.
539Гайненә алмау – күз салмау, игътибар итмәү.
540Әгъния – байлар.
541Зәһи садыр кибар әйләр – бик нык олылау.
542Мәтаййасын – ат, менеш аты.
543Мәрам – теләк.
544Иддихаль әйләү – урынына җиткерү.
545Шаһамәт малике сәтъвәт табып, бәһҗәтдә бар-фәрҗам – батырлар, көчкә таянып, шатлыкка ирешерләр.
546Тәфәкөһ бабидә өббоһа сафалар өстевар әйләр – олылар байлык-зиннәткә күңел ачуны арттыра барырлар.
547Ләбасе фахирә үзрә – бай киемнәрдә.
548Мөсәйкъәл моргы тависдәй – купшы-көяз тутый коштай.
549Фәза – ачык җир.
550Мәҗалисен ифтихар әйләү – мәҗлесләрне бизәү.
551Тәвангирләр – байлар, хәллеләр.
552Тәбәссемдә итеп икъбаль – елмаю белән каршылап.
553Биңзәш – охшаш.
554Әрҗөмәнд – затлы, хөрмәтле, кадерле.
555Паймал – аяк астында.
556Хәйа – оят.
557Замирен йоргобар әйләү – күңелне караңгы (томанлы) итү.
558Мәсаиб – бәхетсезлек, бәла-каза.
559Инсан – кеше.
560Кибер – тәкәбберлек, үзен зур күрүчәнлек, һавалы булу.
561Ихтикар әйләү – хурлау.
562Сафа әукатилә мәгърур улып – күңелле чоры белән горурланып.
563Тәматта үзрә – ялкау гына.
564Нәфар әйләү – нәфрәтләнү.
565Санадир мөтрифинләр – олы исрафчылар.
566Мәгаз Алла – Алла сакласын.
567Гарь әйләү – оялу, гарьләнү.
568Ихрак – яндыру, янып бетү.
569Чәрхнең җәүре – (язмыш) тәгәрмәче изүе.
570Мәрдүд – кире кагылган, инкяр ителгән.
571Каза – язмыш, күрмеш.
572Һәргиз – һәрвакыт.
573Ләтаиф зимн – уен-көлке генә.
574Гыйбарындан зимар әйләү – гыйбарәләреннән уйлану.
575Лотф – чибәр, гүзәл.
576Игъзаз итү – газиз итү.
577Заһир – ачык, билгеле, күренеп торган.
578Хар әйләү – хур итү.
579Дидә – күз.
580Сәйр итдерү – гиздерү.
581Баг – бакча.
582Мәкам – урын.
583Гөлгозар – гөлбакча, чәчәклек.
584«Танылмый» дип Р. Фәхретдин язып куйган.
585Мәсрур – шатлыклы, сөенечле, шат.
586Гыйбад – кол, коллык.
587Назыйм – назыйм сөйләүче (шагыйрь, автор).
588Мәкян – урын, торган җир.
589Нар – ут.
590Ләкаб – кушамат.
591Хибес – төрмә.
592Xөллан – якын дуслар.
593Кадәр – тәкъдир, язмыш.
594Тәҗессес әйләюп мәстүр эшидән – яшерен эшеннән (сәбәп) эзләп.
595Мөбтәля – дучар.
596Әхъяр – яхшы, изге, дус кеше.
597Мәншаэ тагны әгъяр – явызларның сүзләре чыганак.
598Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир – нәкъ шулай ук күпме мәшһүрләр дучар ителгән.
599Мөгаллиме Сани дәк – Икенче мөгаллим, мәшһүр. Урта гасыр фикер иясе, энциклопедист галим, философ Әбүнасыр әл-Фараби (870–950) кебек.
600Шиддәт – бәла-каза.
601Әфазыйль – хәкимнәр, акыл ияләре.
602Ашъян – оя, кош оясы.
603Шаһбаз – лачын, карчыга.
604Атдәм итү – кан сарку.
605Таз – ау эте.
606Дәрдмәнд – бичара, гаҗиз.
607Нәзар – караш.
608Бу шигырьне Акмуллага нисбәт итүе белән Хәсән Гали әфәнде ялгыша торгандыр. Шигырьне сөйләүче үз исемен Сабый Хуҗа бине Нияз дип ачык бәян итә. Шуның өчен моны Мифтахетдингә нисбәт итүгә юнәлеш булмас. Казахларда «Акмулла» дип йөртелгән башка мәшһүр бер шагыйрь булса кирәк. Шигырь шул затныкы булыр. Мәрҗанинең бер китабында үз кулы белән «Безгә Акмулла килгән, ләкин мин өйдә булмаганмын» дип язган язуын үзем күрдем. Хәлбуки Мифтахетдин Казан шәһәренә бара алмаганлыгын үземә озак сөйләгән иде.
609Мүлгү – күзен йомып, башын түбән салу.
610Хиддәт – көнчелек.
611Нәһи – тыю.
612Мөкаййәд – богауланган; чикләнгән; теркәлгән; бәйләнгән.
613Мөэүвәл – башка мәгънәгә әйләндерелгән.
614Кандай – нинди, ничек.
615Әбүхәмид Мөхәммәд бине Әхмәд әт-Түси, 1058–1111 елларда яшәгән, дин һәм хокук буенча күренекле белгеч, сөнниләр мәзһәбенең һәм суфичылыкның танылган теоретигы.
616Риҗал – ир кеше.
617Мән – менән, белән.
618Кәсафәт – дорфалык, тупаслык.
619Касир – мәҗбүр итүче, мәҗбүри.
620Гыйннин – ирлеге, ирлек куәте булмаган кеше.
621Бәгъдәс-сәлам – сәламнән соң.
622Әрвах – ата-баба, нәсел даны, «хасиятле нәсел».
623Хәрарәттән мәхмүм булу – эсседән бизгәк тоту.
624Мөхаккыйк – хаклык эзләүче.
625Һәр шәйне мәүзыйгына – һәр әйберне үз урынына.
626Мөрәүәр – энҗе-мәрҗән.
627Тәсаууф – суфичылык.
628Мөҗтәһид – тырышучы, дин китаплары буенча яңа хөкемнәр чыгаручы.
629Сәүдаэ – омтылыш, теләк.
630Сөннәт – Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре, эшләре.
631Әһле сөннәт – мөселманнар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшләгән эшләрен, әйткән сүзләрен үтәүчеләр.
632Йик күрү – начар мөгамәлә күрү.
633Залл-мозыйль – аздыручы, адаштыручы.
634Кәлямулла – Аллаһ сүзе, Коръән күздә тотыла.
635Әсдакъ – дөрес, дөресрәк.
636Әсатирел-әүвәлин – борынгы риваятьләр.
637Тәҗавез кылу – агрессивлык күрсәтү, һөҗүм итү.
638Вәһүм фи тогъяниһим йәгъмәһун – алар үзләренең азгынлыкларында баталар.
639Тасдикъ зарур – раслау кирәк.
640Рәһбәр – юл күрсәтүче, җитәкче, юлбашчы.
641Ихтисаб итү – хисап бирү.
642Икътибас итү – файдалану.
643Тәрәккеб – җыелу, кушылу, берничә нәрсәнең берегүе.
644XIX гасыр татар шагыйре Шәмсетдин Зәки (1825–1865).
645Өслүб – ысул, стиль, рәвеш.
646Садәлек – гадилек.
647Гасабилык – тиз кызучанлык.