Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

«Асар» дан бер өзек[497].Шиһабетдин Әбелхәсән һарун бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус әл-Мәрҗани

Казан шәһәрендә беренче җамигъ мәчет хозурында имам вә мөдәррис һәм дә ахун булып, һиҗри белән 1306, милади белән 1889 елның 27 шәгъбанында, якшәмбе көнне, дөньядан үтте вә 28 ендә, дүшәмбе көн, дәфен ителде (милади хисап белән 28–29 апрель). Төрбәсе – Казан шәһәрендә Яңа бистә каберлегендә.

Шәхесе

Мәрҗани хәзрәтләре Казан төбәгендә Ябынчы исемле авылда һиҗри белән 1233, милади белән 1818 елда, 7 нче рабигыль-әүвәл кичендә (милади хисап белән 9 гыйнварда) дөньяга килде. Шуңа күрә вафаты вакытында яше ай елы – һиҗри ел хисабы белән 74 тә була.

Һиҗри белән 1238, милади белән 1823 елның зөлхиҗҗә аенда анасы Хөбәйбә Габденнасыйр кызы вафат булды. Шуннан беркадәр вакытлардан соң укырга кереште. 21 яшендә гыйлем алу нияте белән Бохара шәһәренә сәфәр итте. Ошбу елның 6 нчы шәүвәлендә Бохарага барып керде һәм укырга кереште. Сәмәрканд шәһәрендә үткәргән ике елы белән ун ел булганнан соң, һиҗри белән 1265, милади белән 1848 елның 10 нчы рәҗәбендә Бохарадан чыкты вә шул елның 19 нчы шәгъбан көнендә Орск шәһәренә җитеп, бер атна торды. Аннан Оренбург шәһәренә китте вә 12 нче рамазанда Казанга җитте һәм 13 нче рамазанда атасы яши торган Ташкичүгә кайтып керде.

Зөлкагдә аеның 14 ендә Казанга килде. Беренче мәхәлләгә имам һәм мөдәррис итү теләге белән мәхәллә бае Ибраһим бине Гобәйдулла Юныс, үз өенә галимнәр җыеп, үз фикеренчә Мәрҗанинең гыйлемен Казан мөдәррисләреннән имтихан кылдырды (бу вакыйганың тәфсиле «Мөстәфадел-әхбар…»да телгә алына, II т., 44–46 б.).

Ошбу вакыт Казан шәһәрендә беренче җамигъ мәчет хозурында имам вә мөдәррис булып сайланды, һиҗри белән 1266, милади белән 1849 елның 21 нче мөхәррәмендә Казанга күчеп килде вә, мәдрәсәгә кереп, шәкертләргә дәрес бирә башлады. Уфа шәһәренә барып, Җәмгыяте шәргыя[498] хозурында имтихан кылды вә «имам җамигъ, хатыйп, өлкән мөдәррис» дәрәҗәсе белән указ алды.

Яше җитмәгән бер кызга никах кылу һәм дә бер адәмнең никахлы хатыны булган бер хатынны никах укып икенче бер иргә бирү белән гаепләнеп, Җәмгыяте шәргыя тарафыннан һиҗри белән 1270, милади белән 1853 елда вакытлыча эшеннән алынды. (Бу эш яңа тәртип игълан ителмәстән вә мондый җинаятьләрне тикшерү милке мәхәлләләргә бирелмәстән элек иде.)

Һиҗри белән 1276, милади белән 1859 елда Казан шәһәрендә басылачак Коръән-Шәриф нөсхәләрен дөресләү өчен, Җәмгыяте шәргыя тарафыннан эшкә тартылды вә беркадәр вакыттан соң бу хезмәтеннән алынды, һиҗри белән 1284, милади белән 1867 елда кабат ошбу хезмәткә тәгаен кылынды һәм дә ахунлык вә мөхтәсиблек дәрәҗәләре бирелде.

Рамазан рузасына бер көн элек кергән өчен гаепләнеп, һиҗри белән 1291, милади белән 1874 елда алты айга Җәмгыяте шәргыя тарафыннан эшеннән алынды.

Бохарадан кайтканнан соң, бу мәмләкәттә тау якларында сәяхәт итте. Бер-ике мәртәбә барып, Болгар шәһәренең хәрабәләрен зиярәт кылды. Борайга, Ханкирмәнгә, Хан урдасына, Троицкига барды.

Һиҗри белән 1297, милади белән 1880 елда Хиҗазда йөреп, хаҗ кылып кайтты. Ошбу сәфәрендә янында йөргән хатирә дәфтәре алып тору юлы белән бераз көннәр кулымда торды. Шуннан файдаланып, «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бер сәяхәтнамә төзедем. Бу эш һиҗри белән 1315, милади белән 1898 елда Казанда 29 биттә басылып таралды.

Ошбу сәфәрендә сөйләшкән олуг адәмнәр арасында мондый затлар бар: Хәсән бине Госман Фәһми (Сабикъ Шәйхелислам), Сәлман Багдади (нәкыйбел-әшраф[499]), сәед Фазыл бине Галәви әл-Хадрам эш-Шафигый, шәриф Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун әл-Мәкки, Ахунҗан әл-Мәкки әл-Мәргыйнани әл-Мәдини, сәед Габделкадыйр әт-Траблиси, Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Каунәви, Рәхмәтулла бине Хәлил-рахман әл-Һинди әд-Дәһләви, Мөниф паша, Җәүдәт паша вә башкалар.

Һиҗри белән 1329, милади белән 1911 елның шәгъбанында Казан шәһәрендә булдым. Дамелла Галимҗан хәзрәт[500] каберлеккә алып барды. Аллаһы Тәгаләнең хөкемен көтеп ятучы ахирәт мосафирларына зиярәт иттек. Шул җөмләдә Мәрҗани төрбәсенә дә бардык. Дога вә истигъфар[501] кылдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен иде.

Кабер ташының көньяк тарафындагы язу менә мондый: «Мәшһәдел-имам галләмәтел-галим сахибет-тасанифел-фаэикати вәт-тәхкыйкатир-раиэикати Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани иртәхәлә илә рәхмәти Раббиһи тә-гаммедеһе сөбханәһе би-гафуһе вә кәрәмеһе гашиййәтә йөүмил-әхәди ләйләтә бәкыййәтә мин шәгъбан ситте бәгъдә әлеф вә сәласәмизат минәл-һиҗрәти»[502].

Төньяк тарафындагы язу менә болай: «Мәрхүм Шиһабетдин бине Баһаветдин хәзрәтләренең җәмигъ итдеке асары фазыл вә кәмаленә борһан катигъдыр. Бәлдәи Казанда кырык сәнә микъдары ләвазим имамәт вә нәшер голүм итеп, 1306 сәнәи һиҗрия шәгъбан мөбарәкнең ахыр яумендә 73 синендә иртхаль дар бәка әйләде. Рәхимәһүл-лаһү рәхмәтән васигатән»[503].

Көнбатыш тарафында мондый язу бар: «Иллә иннәмад-дөнья кәзыйллү сәхабәти, әзаллатүкә яумән сүммә ганкә идмахаллту, фәлатүкә фәррәхана биһа хийнә әкъбәлтү, вә ли-әтәкә җәззәгана ләһа хийнә вәллтү»[504].

Көнчыгыш тарафында мондый язу бар: «Матәл-галимү фәматәл-галәмү. Назым: әл-мәүтү фиһи көллен-нассү йәш-тәрикү, вә лә сукатә ябка вә лә мәликә»[505].

Бездән соң Малмыж шәһәре мәгътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр ясаткан дип ишеттек.

Әһле-әүлады[506]

Мәрҗани хәзрәтләре үзенең әһле вә әүлады, нәсел вә нәсәбе хакында «Мөстәфадел-әхбар…»да озын язганлыктан, безнең сөйләвебезгә хаҗәт юк. Шулай булса да кыска гына сөйләп үтүне кирәкле таптык. Язуларымның бавы булмаган кесә сәгатенә охшавыннан курыктым.

 

Беренче хатыны – Казан мөдәррисләреннән ахун Габденнасыйр бине Рахманколый кызы Фатыйма. Бу кыз Чистай өязе Әлмәт авылының Нигъмәтулла ишан тәрбиясендә (үги кызы) булганлыктан, Мәрҗани үзе, әлеге авылга барып, Казанга алып кайткан. Бу хатыны һиҗри белән 1267, милади белән 1851 елда вафат булды. Баласы калмады. Анасы – Котлуг Әхмәд ишан ибне Заһид бине Габделмәннан әд-Дусмәти кызы Нәүбаһар иде. Әлеге Нәүбаһар һиҗри белән 1297, милади белән 1880 елда вафат булды һәм ире Нигъмәтулла ишан төрбәсе янына дәфен кылынды.

Икенче хатыны – Казан кешесе Хөсәен бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай кызы Нәгыймә. Бу хатыны һиҗри белән 1287, милади белән 1871 елда вафат булды.

Өченче хатыны – Казан кешесе Хөсәен бине Муса кызы Фатыйма. Һиҗри белән 1287, милади белән 1871 елда никахланды.

Дүртенче хатыны – Буа шәһәрендә имам вә мөдәррис Габденнасыйр бине Мөхәммәд Әмин кызы Зөһрә. Бу хатыны үзеннән тол калды. Бу хатыннарга берсе вафат булганнан соң, икенчесенә никахлану юлы белән өйләнгән иде.

Мәхмүд исемле углы үзеннән элек, һиҗри белән 1303, милади белән 1885 елда 20 яшендә вафат булды. Моны Мәрҗани үзе гыйлем иясе булуы белән мактый.

Галия исемле кызы үзенең шәкерте Сафиулла бине Габдулла никахында иде. Бу көндә вафат. Моның Нәгыймә исемле кызы Таһир әфәнде ибне Ильяс никахында.

Хава исемле кызы Казан имамнарыннан Габдулла бине Габделкәрим (Апанай) никахында иде.

Борһанетдин Мөхәммәд исемле углы алда сөйләнер.

Кыяфәте

Мәрҗани хәзрәтләре олуг бәдәнле вә гүзәл йөзле, озын буйлы вә сирәк сакаллы, киң маңгайлы, мәһабәт вә горур, гадәттән тыш зирәк вә сабыр, аз сүзле, фикер иясе кеше була. Күңелдән ятлау көче мөкәммәл булып, мөнәсәбәт килгәндә, «Тәфсир Бәйзави» вә «Мәдарик» һәм дә «Тәфсир кәшшаф», «Фәтхелкадыйр», «Һидая» вә «Ихья» кебек әсәрләрдән озын җөмләләрне күңеленнән укыйдыр иде, диләр.

Остазлары вә шәехләре

Чит мәмләкәтләрдә булган остазлары вә шәехләре: Әбү Сәгыйдь Габделхәй, Баба Рафигъ әл-Хөҗәнди, Ходайбирде бине Габдулла әл-Байсуни, Салих бине Надир әл-Хөҗәнди, Габделкадыйр бине Нияз Әхмәд әл-Бәшаури, Габделмөэмин бине Үзбәк әл-Әфшәнҗи, Гобәйдулла бине Ниязколый әт-Төрекмәни, Фазыл бине Гашүр әл-Гыйҗдувани, Мөхәммәд бине Сәфәр әл-Хөҗәнди, Мөхәммәд Шәриф бине Гатаулла әл-Бохари, Мазһар бине Әхмәд бине Әбүсәгыйдь әл-Һинди әл-Фарукый, Мирза Салих Әгъләм.

Болардан Габделкадыйр бине Нияз Әхмәд, Гобәйдулла бине Ниязколый, Мазһар бине Әхмәд әл-Һинди гыйлем тәсаувыфтагы[507] шәехләре булып, башкалары – гыйлем заһирдагы[508] остазлары.

«Вафиййәтел-әслаф…»та Мәрҗани Әбүл-Мөхасин Мөхәммәд бине Хәлил әт-Траблиси әл-Кауыкчи[509] тәрҗемәи хәлендә: «Вә ләһү иҗазәт ли вә ли-вәлиди Борһанетдин Әбүлгаббас Мөхәммәд фил-гайбәти би-җәмигый мүэәллә-фатиһи вә мәрвиятиһи»[510], – ди. Моннан башкаларның да шундый иҗазәтләре, бәлки, булгандыр. Садыйк Хәсән әл-Кануҗи дә иҗазәт язып җибәргән икән дип ишеттем.

Шәкертләреннән кайбер аерылып торганнары

Безгә мәгълүм вә исемнәре билгеле булган шәкертләреннән бәгъзеләре: Әбүбәкер бине Яһүдә (Шаһмирзада Коръән укучы), Бәдретдин бине Могыйнетдин (Шөгер авылыныкы, Басрада вафат), Борһанетдин бине Габдеррафигъ (Шәпкә), Борһанетдин бине Насретдин (казый), Хафизетдин бине Насретдин (Бәрәңге), Хәбибен Нәҗҗар бине Габделкяфи (Үтәк), Хөсәен бине Фәезхан, Ризван бине Әсәдулла (Итәвеш), Габбас бине Әшрәф (Төркиядә), Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөслими, Минһаҗетдин бине Әбүлмөгаллим, Габдеррахман бине Гомәр (Әстерханда), Габдеррахман бине Мөхәммәдшәриф (Оренбургта), Гобәйдулла бине Рәхмәтулла (Карлы), Гатаулла бине Габделлатыйф (Мөслим авылында), Галәветдин бине Әбүлмөгаллим (Мөслим авылында), Гыясетдин бине Хәбибулла (Казанда), Камалетдин бине Сәйфетдин (мәшһүр Коръән укучы), Мөхәммәд Шакир бине Хәсән (Казанда имам), Нурелгаян бине Гайнелкамал (Каран авылында), Хуҗа Әхмәд Мозаффари (Казан шәһәрендә) вә башкалар.

Язган китаплары

Безгә мәгълүм әсәрләре болар: 1. «Хәзамәтел-хәваши ли-изахәтел-гаваш» («Тәүзыйх» хашиясе); 2. «Әл-хаккел-мөбин фи мәхасин әүдагыд-дин»; 3. «Хаккел-мәгърифәти вә хөснел-идрәки би-ма ялзәме фи вөҗүбил-фитри вәл-әмсаки»; 4. «Әл-хикмәтүл-балигатил-җәннияти фи шәрхил-гакаидил-хәнәфият»; 5. «Әт-тарикател-мөслә вәл-гакыйдәтел-хөснә»; 6. «Әл-газбел-фурат вәл-маэззөлалән-нәкыйгъ ли-гыйлләти рәвамел-әбраз ли-әсрах шәрхе Җәлал»; 7. «Әл-фаваидел-мөһиммә»; 8. «Мөстәфадел-әхбар…»; 9. «Мәшаригыль-ысул вә мәшарибел-фөсуд»; 10. «Назурәтел-хак фи фарзыятил-гыйшаэ вә ин ләм ягыйбеш-шәфәкъ»; 11. «Вафиййәтел-әслаф… мөддимәсе». Болары – басылганнары, «Мөстәфадел-әхбар…»дан башкалары гарәп лисанында.

Басылмаган әсәрләреннән «Тәзкирәтүл-мөниб», «Вафиййәтел-әслаф…» исемле китаплары бар. Бу соңгысы зур әсәр, беркадәр томнардан гыйбарәт. Үзе төзегән җомга вә гаед һәм дә никах хөтбәләре «Мөстәфадел-әхбар…»да телгә алынган.

Гурьевкада[511] Хәсән әфәнде Акчура китапханәсендә Борһанетдин казый каләме белән язылган бер китап күрдем. Шунда беркадәр хөтбәләр бар. Ахырларында ошбу рәвештә бер җөмлә язылган: «Һазиһил-хөтбә җәмәгаһе вә нәмәкаһел-галим бигыйнаяти Раббиһил-кадыйр Шиһабетдин Әбелхәсән Һарун бине Баһаветдин Әбелгаләэ Мөхәммәд бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Йәвеш бине Гомәр әл-Казани әл-Мәрҗани сәлләмәһүл-лаһү вә калә: «Иһдитүкә ләкә галә ин түдыйннү би-һа галәл-әгъяр вә ин лә тәгаййәрүһа вә тәнәб биһа илә гайри сахибиһа»[512].

Монда телгә алынганнан башка әсәрләре вә хосусый бәхәсләр хакында мәкаләләре күп. Бәгъзеләре китаплары белән бергә басылган, бәгъзеләре үзенең кулъязмалары арасында саклана.

Мәрҗани әсәрләрендә аерым бер өстенлек булуы мәгълүм. Ул нинди дә булса бер мәсьәләне исбат итүдән гыйбарәт. Бик күпләрдә булган китап озайту, аннан-моннан күчереп җыю белән шөгыльләнү анда һич юк. Матбугатта басылган әсәрләре һәммәсе төзек һәм төзәтелгән. Без үзебез шулай дип таптык.

Үз гомерендә «Назурә…»не күрмәгән, исемен ишетсә дә, кулына тотмаган бер гыйлем әһеленә бер урыннан ярым бит кадәр «Назурә…» гыйбарәләрен укыганнар иде. Әлеге галим бераз фикерләп торды да: «Моны язучы үзенә каршы төшү вә һөҗүм максатында булучылар белән сөйләшеп торуны тиеш күрми. Һәрберсен берәм-берәм салган да еккан, салган да еккан, шуннан соң «Барыгыз инде, кирәгегез калмады!» дигән», – диде.

Шиһабетдин Мәрҗани – Хиҗазда тумаган, Нәҗд вә Йәмәндә тормаган, гарәп галимнәре хозурларында гыйлем алмаган, Шам вә Мисырда йөрмәгән, Фас вә Траблис, Багдад вә Хадрамаутны күрмәгән, Ибраһим әл-Язичи вә Мәхмүд Шәнкыйтый белән сөйләшеп-киңәшеп утырмаган бер төрек баласыдыр.

«Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани хакында язмалар» дан бер өзек[513]

Мәрҗани хәзрәтләре Русия мөселманнары арасында барлыкка килгән тарихчыларның иң белгечләреннән һәм дә ошбу һөнәр белән мәшгуль булган галимнәрнең имамнарыннан санала. Моннан элек Русия мөселманнары арасында тарих гыйлеме белән шөгыльләнүче галимнәр булганлыгы безгә мәгълүм түгел. Гәрчә бабаларыбыз булган борынгы Болгар төрекләре вакытында Ягъкуб бине Ногман исемендәге бер затның Болгар хакында бер тарих китабы язганлыгы риваять кылынса да, әлеге китап дөнья йөзеннән югалып юкка чыкканлыктан, хәбәрләре соңгы гасырларга гына килеп җиткән вә шул җәһәттән китап белән язучысы барлык хөкемне алмаган.

Бәгъзе кешеләрдә бәгъзе бер һөнәр, яки гыйлем вә фән, яисә бәгъзе бер гадәти эшләр хакында аерым бер булдыклылык булса да, күп вакыт әлеге булдыклылык йокыда калган адәм кебек аңсыз вә хәрәкәтсез торыр һәм үзенең вазифасын үтәүдә ялкаулык кылыр. Моны эшләтү өчен, электрик төймәсенә басу кебек, хәтта бик кечкенә әйберләргә ихтыяҗ булыр.

Мәрҗани хәзрәтләрендә дини вә фәлсәфи гыйлемнәр буенча көчле бер булдыклылык булган кебек, тарих гыйлеменә нисбәт белән дә аның булдыклылыгы югары бер дәрәҗәдә иде. Моны исә бу турыда язган әсәрләре һәм төрле җирләрдәге бәхәсләре исбат итә. Әмма бу булдыклылык үз-үзеннән уянып эшкә керешкән идеме соң? Әллә, электрик төймәсенә басучы кебек, шәригатьчә вә дини һәм дә борынгы вакытларда Бохара мәдрәсәләрендә канун буларак тотылган фәннәрнең һәрберсендә дә белгеч иде.

Фәкать Мәрҗанидә булган булдыклылыкны хәрәкәткә китергән сәбәпләр аның сабыйлык вакытындагы тәрбиясеннән башлап егетлек көннәренә кадәр өзлексез дәвам итеп торганлыктан, алар хакында фикер йөртергә ихтыяҗ юк. Бер мөдәрриснең Бохарада укыган баласын бишектә тирбәтүчеләргә кадәр: «Бохарага барыр, дамелла булып кайтыр», – дип сөячәк һәм сөйләячәкләре табигый. Әмма тарих фәне хосусан ул гасырларда болай түгел иде, ошбу гыйлем Русия исламнары эчендә газиз бер әйбер саналмаган кебек, Төркестан вә Бохара тарафында да кыйммәтсез иде. Бәһасез һөнәрләрнең ияләре дә бәһасез булачагы дәлилгә мохтаҗ түгел.

Һәрхәлдә, Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә сәбәпче вә хакыйкый мәгънәсе белән рух биреп торучының үз фикердәшләреннән Хөсәен әфәнде Фәиз[514] булганлыгын уйлар идем. Тәрҗемәи хәлен төзергә башлаган көннән алып игътибар белән тәмам иткән сәгатькә кадәр әлеге фикерем дәвам итте.

Соңрак «Вафиййәтел-әслаф…»та болай кызыксынып кына казый Әбү Сәгыйдь Сәмәрканди тәрҗемәи хәлен караганда: «Тарих гыйльме белән шөгыльләнә башлавыма ошбу кеше сәбәп булды», – дигән бер җөмлә күрдем вә моның сәбәбеннән һаман да белмәгән бер мәсьәләне аңлап канәгать булдым һәм әүвәлге уемны дөресләдем.

 

Мәрҗани Бохара вә Төркестан галимнәренең гыйлем һәм укымышлылыкта кимчелекләрен тануда саранлык күрсәтсә дә, аның мәшһүр Әбү Сәгыйдьне ихтирам итүе, хәтта нәрсәне булса да моның булдыклылык машинасына тоташкан чыбык башындагы төймәгә берәр басучы булдымы икән?

«Асар» да иң озын итеп язган тәрҗемәи хәл Мәрҗанинеке булса да, ошбу мәсьәләне ачыклар өчен тырышып карасам да, Мәрҗанинең тулы тормышы турында язмалар таба алмавым сәбәпле, моны хәл итә алмадым.

Мәрҗани үзенең тәрҗемәи хәлен «Мөстәфадел-әхбар…»да язып, Борһанетдин исемле бер укымышлы шәкерте «Вафиййәтел-әслаф…» ахырында гарәпчә сүзләр белән аның тәрҗемәи хәлен язган булса да, һәр икесендә яшь вакытыннан башлап камиллек дәверенә кадәр булган тәрбиясе, фикер һәм иманы, өмет әмәлләре, рухани вә җисмани үзгәрүләре, иманнарына күрә аңлатып биргән хәлләр тәфсилләп телгә алынмаганлыктан, болар «тормыш юлы» түгел, бәлки «тормыш юлы» ннан бәгъзе бер бүлекләр генәдер. Болар белән генә адәмнәрнең бөтен хәлләренә туктап, тормыш дәверләренә хас булган серләргә төшенү, әлбәттә, мөмкин түгел. Дөрестән дә, франкларда могтәбәр мәгънәдә язылган тәрҗемәи хәлләр кебекне ислам дөньясында, мәзәк булса кирәк, мин үзем күрмәдем, әмма шунысы: сенатор Куни кебек хатирәләр язучылар булмаганлыгы мәгълүмдер.

Табари вә Мәсгудиләр, Боһари вә Ибне әл-Әсирләр, Зәһиби вә Ибне Хәҗәрләр, Ибне Хәлликян вә Сәгъдиләр, болардан башка бик күп борынгы галимнәр тарих вә тәрҗемәи хәлләр китаплары язар өчен хисапсыз маддәләр әзерләп китсәләр дә, аек акылдан мәхрүм хәлифәләр боларны тәкъдир итә алмадылар, таратып бетерделәр. Ошбу хәзинәләрне читләр үз араларында бүлеп, байлык хасил иттеләр. Озак та үтми, без ошбу йөз кызарырлык эшләрне үзебез өчен горурлык санап, «франкларның гыйлемнәре исламнардан алынган» дип сүз көрәштереп йөрдек.

Мәрҗани тарих фәнендә белгеч галимнәрдән булган кебек, исбат итәр өчен аннан дәлилләр китерүе, ихтимал ки, аның үзенең күзе ачылуына вә камиллек юлына керүенә сәбәп булуын бәян итәдер. Мәрҗани «Вафиййәтел-әслаф…»та әлеге казый хакында ошбу сүзләрне һич тә кызганмыйча сөйлидер: «…Гасырында Мавәраэннәһер галимнәренең олугларыннан, укымышлы кешеләренең терәкләреннән булып, алдан күрүчән бер зат булып, тикшерүчеләрнең әсәрләрен һәм җентекле өйрәнүчеләр тарафыннан язылган китапларны укый иде, файдалы гыйлемнәр һәм хосусан тарих гыйлеме белән таныш иде. Мавәраэннәһер галимнәренең гадәтләренә хилаф буларак, укымышлылык әһелләренең мәртәбәләрен тәкъдир итә иде. Хәтта Сәмәрканд хакиме хозурында бине Мидхәд Мобалига тарафына китеп: «Бу егет гыйлем тугрысында галимнәрдән дә өстенрәк», – дип сөйләде. Күрешер өчен хозурына кергән чит мәмләкәт адәмнәреннән үзләре яши торган җирләрдә вә өлкәләрдә булган галим һәм әдипләр, шагыйрь вә акыл ияләре хакында сорашып белер, бу турыда хәтта аларның нинди фиркадә булуларына да игътибар итмәс иде. Ошбу сәбәптән күп мәгълүмат туплады, тикшерүче һәм өйрәнүче галим дәрәҗәсенә иреште. Сәмәрканд шәһәрендә торган вакытымда моның китапханәсеннән күп файдаландым. Башка урыннарда табылмаячак китаплар күреп, байтак нәрсәләр күчереп алдым. Ихластыр: гыйлем вә укымышлылык һәм дә инсаф вә киң күңеллелек бәянында Мавәраэннәһердә бу адәмнең тиңен мин күрмәдем».

Казый Әбү Сәгыйдь нинди юллар белән Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә сәбәпче була алды вә китапханәсендә булган сирәк очрый торган әсәрләр кемнәрнең китаплары иде? Бу турыда мәгълүмат таба алмадык. Һәрхәлдә, казый Әбү Сәгыйдьнең: «Үз уенча мөселман булган Аксак Тимернең ислам дөньясына күрсәткән җәфа һәм зарары Чыңгыз җәфасы һәм зарарыннан олугтыр», – дигән сүзе[515] аның тарих фәнендә башкаларга ияреп язучы вә башка бер кешедән ишетеп сөйләүче түгел, бәлки хөкем чыгару куәтенә ия вә мөстәкыйль фикерле булуына дәлил булып тора. Дәште Кыпчакта булган олуг ислам хөкүмәте һәлак булып, аның җирендә Русия хөкүмәте тәшкил ителүгә беренче хезмәт куючы буларак Аксак Тимер саналса, хата булмас.

Мәрҗанинең тарих гыйлеме буенча булдыклылыгын эшләтә башлаучы казый Әбү Сәгыйдь булса да, ошбу юлда дәвамына ярдәм итеп торучының исеме югарыда телгә алынган үзенең тырыш, ярдәмчел һәм зирәк шәкерте Хөсәен әфәнде Фәиз икәнлегенә минем шигем юк. Галимнәрнең иң югары дәрәҗәгә кадәр күтәрелүләренә һәм иң түбән дәрәҗәгә кадәр төшүләренә күп вакытта шәкертләре сәбәп буладыр. Имам Шафигый хәзрәтләренең Ләйсә бине Сәгыйдь хакында: «Имам Маликка караганда галимрәк иде, моны фәкать ялкау шәкертләре юкка чыгардылар», – дигән сүзенең хикмәте дә ошбудыр, һәрвакыт мөһим сораулар биреп, җентекләп тикшерүгә һәм өйрәнүгә сәбәп булучы шәкертләр остазлар өчен бәхетлелектер. Ошбу җәһәттән мин Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә рух биреп торучы үзенең шәкерте Хөсәен әфәнде булды дип дәгъва кыламын.

Мәрҗани хәзрәтләренең: «Хөсәен Петербург шәһәренә күчәргә булгач, бу хәлне инкяр иттем вә морадыннан чөерер өчен тырыштым, ләкин, Аллаһы Тәгаләнең хөкеме икән, күргән чараларым яраклы булып чыкмады, теләгеннән кире чигендерә алмадым. Шуның белән бергә, аның Петербургта торуыннан күп файдалар күрдем», – дигән сүзе эченә тарих гыйлеменә бәйләнеше булган файдалар да керәләр булса кирәк.

Бу көндә Казан вә Оренбург, Уфа вә Троицк, Кызылъяр вә Орск кебек шәһәрләрдә китап магазәләренең һәрберендә сатуда күп булып, урын тутырып тормасын дигән максат белән күп адәмнәр тарафыннан подваллар вә ат сарайларының почмакларына өеп куелган китапларның күбесе Мәрҗани гасырында басылмаган иде. Указсыз галимнәребезнең күбесендә хәтта күпсанлы басмаларыннан

нөсхәләр булган «Гаҗәибел-асар» ны да Мәрҗани хәзрәтләре бик соң ишеткән.

Һиҗри белән 1273, милади белән 1856 елның 1 нче рабигыль-ахирендә[516] Хөсәен әфәнде тарафыннан Мәрҗанигә язылган бер хатта ошбу мәгънәдә бер сүз бар: «Шәех Җәбәрти, дүрт җилдтән торган «Вафиййәт…» китабы язып, бик аз вакыттан соң вафат булган. Мисыр вә Хиҗаз, Шам вә Ямән һәм дә бәгъзе төрек галимнәре тәрҗемәи хәлләрен язган, моны шәех Тантавидан ишеттем». Һиҗри белән 1276, милади белән 1859 елда язган икенче бер хатында бер җөмлә бар: «Җәбәрти тарихының беренче җилденнән галимнәрнең тәрҗемәи хәлләрен сайлап сезгә җибәрдек, ләкин бәгъзе бер шафигыя вә маликия мәшһүр түгелләрдер, вә күп әдипләр һәм акыл ияләре госманлы төрекләрдер, аларны теркәмәдек».

Вельяминов-Зернов дигән тарихчының «Касыйм ханнары вә шәһәр идарәләре» хакында язган әсәре белән Мәрҗанине башлап таныштыручы Хөсәен әфәнде булганлыгы Мәрҗани тарафыннан язылган хатның ошбу җөмләсеннән аңлашылыр: «Күп булса – Вельяминов китабындагы башка җилдләрне дә безгә җибәрсәгез яхшы булыр иде, чөнки безгә бер генә җилд алып килдегез!..» Вельяминов-Зерновның ошбу әсәрендә Мәрҗани хәзрәтләренең бер мәкаләсе булса да, ул Хөсәен әфәнде дәляләте[517] белән язылган.

Ибне Халдунның беренче тапкыр басылган «Мөкаддимә…»сен дә Мәрҗани хәзрәтләренә җибәргәнлеге турында Хөсәен әфәнденең 1860 ел азагында язган бер хатында булган ошбу җөмләләрдән аңлашылыр: «Остаз җәнаблары, галимнәрнең галиме, бердәнберем! Ибне Халдунның «Мөкаддимә…»се, гарәпчә буларак, инде кулымда. Аллаһы теләсә, бу яз көне хезмәтләрегез белән танышып чыгу бәхетенә ирешү өметем бар. Ул вакытта алып барырмын. Бөтенләйгә булмаса да, вакытлыча сездә калдырырмын. Чөнки бик ләззәтләнеп укыйм, бик яхшы җирләре бар. Бәгъзе бер фәннәрдә өстенлеге юк түгел, ләкин күбесендә ачык белүче вә күчергән мәзһәб һәм һөнәрендә бик нык бирелгән кеше түгел».

Мисырда басылып, нөсхәсе күбәйгәннән соң, Мәрҗани хәзрәтләре Ибне Халдунның асыл тарихын күргән булса кирәк. Бәгъзе бер әсәрендә бу тарихтан күчермәләр – алынмалар бар. Боларны, әлбәттә, турыдан-туры күчергәндер. Шулай булса да, мин бәгъзе бер җилдләрен күрмәгән булса кирәк дип уйлыйм. Бу турыда беркадәр дәлилләрем булса да, боларны тәфсилләп аңлату урыны бу җир түгелдер. Хәтта мин, ошбу ноктаны олуг бер максат итеп, Мәрҗани хәзрәтләренең китапханәсен тикшерергә вә анда Ибне Халдун тарихы җилдләренең һәрберсе дә булу-булмавын күзем белән күреп белергә карар бирдем. Мәрҗани хакында язылачак бәгъзе бер сүзләрем өчен моны белү мотлак[518] лязим иде. Әлеге карарым сәбәпле бер тапкыр Уфа шәһәреннән вә икенче тапкыр Оренбургтан Казанга барсам да, Мәрҗани китапханәсен тикшерү вә анда нинди әсәрләр һәм кемнәрнең язган китаплары булуын белү насыйп булмады…

«Вафиййәтел-әслаф вә тәхиййәтел-әхлаф» ны язу мәсьәләсендә дә Хөсәен әфәнденең Мәрҗани хәзрәтләренә яраклы фикерләр җиткереп торуы мәгълүм. Һиҗри белән 1276, милади белән 1859 елның җөмадиел-ахир аенда язылган бер хатында ошбу җөмләләр бар: «Тарихыгызны бу көннәрдә вакыт табып укыдым, күп яхшы табам, ләкин җөрьәт кылып дәхи бер сүз әйтәсем килә. Минем уемча, бу тарихыгызда тарих гыйлемен ачыграк бәян итүегез, ягъни һәрбер гыйлемнең нәрсәдән һәм кемнәрнең тырышлыклары белән башланып, ничек киңәеп һәм үсеп киткәнлеген вә никадәр дәрәҗәләргә ирешкәнлеген һәм ни сәбәптән түбәнәюен ачык вә җентекле язарга кирәк иде. Шулай ук исемнәрне һәм кешеләрне бик игътибар белән дөресләп (хәзер дә хата димим), хәрәкәләрен[519] язу, ягъни бит читендә ачыклап күрсәтеп китү кирәктер. Мәсәлән, фәкыйрь Мисхәр исемен бер сәгать кадәр эзләдем. Әүвәлдә ни өчендер Мөсәххир дип укый идем, соңрак таптым, хәдисләр белгечләре моны Мисгар дип укыйлар икән».

1860 елның 16 августында язган хатында ошбу җөмләләр бар: «Тарихыгызны төгәлләргә бик күп хезмәт кирәк. Тарих гыйлемнәре нигездән аңлатылсын, вакыйгалар тарихы гыйлемгә тәмам бәйләнешле булсын өчен һәм ул хакта сорау булса да, булмаса да, ышанычлы итеп тагы да телгә алынсын иде. Олуг бәладер ки: күп тарих китапларының нөсхәләре хата белән язылган. Моның сәбәбе – соңгы гасырда безнең ислам галимнәре тарих белән нык игътибар биреп шөгыльләнми, ә табылган нөсхәләр надан куллардан чыга. Шулкадәр күп тарих китаплары укып, минем: «Менә дөрес!» – диярлек нөсхә тапканым юк. Исемнәрнең хәрәкәләренә игътибар итү – мөһим эш. Шуның аркасында күп хаталар килеп чыга».

Хөсәен әфәнде вакытында Мәрҗани хәзрәтләре Болгар вә Казан һәм Казан имамнары вә олуг адәмнәре, авылларда булган олуг мәчетләр, Оренбург Собраниесендә хезмәт иткән мөфтиләр вә казыйлар хакында мәгълүмат җыеп язып торса да, боларның һәрберсе бер-береннән аерым кисәкләр булып йөрде. Аның барысын да бергә туплап, «Мөстәфадел-әхбар…» дигән бер китап сурәтенә җыюы, уйлавыбызча, Хөсәен әфәнде вафатыннан соңдыр.

Хөсәен әфәнде, бер тарафтан, Шәрыкне өйрәнүчеләрдән файдаланып йөрсә, икенче тарафтан, Мәрҗани хәзрәтләренә кыенлыкларны аңлатып торган. Мәрҗанигә язган бер хатында «Русиялеләр Казан шәһәрен басып алганда, мөселманнарның галимнәре юк идеме? Китап вә гыйльми әсәрләре һич калмадымы? Ханнарның китапханәләре булмадымы?» кебек сораулар бар.

Әлеге сорауларга Мәрҗани хәзрәтләре тарафыннан хосусый сурәттә нинди җаваплар бирелгәнлеге безгә мәгълүм түгел, әмма «Мөстәфадел-әхбар…»да булган ошбу сүзләренең мондый сорауларга гомуми җавап булуында шөбһәбез юк.

Казан шәһәре вә аның әтрафы «руслар тарафыннан басып алынганда, кальга эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчет вә Таҗик ермагы дип танылган мәхәлләдә янә бер мәчет вә мәдрәсә бар иде. Галим вә габбасилардан кадерле кешеләр һәм Гали мәзһәбендәге сәедләр күп булып, аларның рәисләре изгеләрнең башлыгы дәрәҗәсендәге мелла Шәрифкол исемле бер зат иде. Әлеге мелла Шәрифкол ислам ханнары вә мәмләкәт халкы каршында бигрәк тә хөрмәтле булып, хәтта рус кенәзләре Казан ханнарына илче вә хат күндергәндә, мелла Шәрифколның үз исеменә хосусый хат вә бүләкләр җибәрерләр иде. Руслар шәһәргә һөҗүм итеп кергәндә, мелла Шәрифкол сугыш сафында һәлак булды… Аксак Тимер харап итеп җимереп киткәннән соң, бу мәмләкәттә тәртип бозылды, аерылышу вә төрлеләнү барлыкка килде. Казан хөкүмәте, аз гына куәт белән ошбу олуг мәмләкәтнең бер почмагында нигезләнеп, бер-ике гасыр гомер сөрсә дә, тыштан русларның һөҗүмнәре вә эчтән бердәмлек булмау хасталыгы дәвам итеп торганлыктан, дәрмансыз булды, гыйлем әһелен тәрбия итеп китаплар вә тарихи әсәрләр калдырырга җитешә алмады дип уйланыла. Уйлавымча, моның кебек эшләр бервакытны булса да, китап басу һөнәре булмаганлыктан, нөсхәләре аз булу сәбәпле вә Казан өстенә килгән бәлаләр аркасында, бу аз нөсхәләр югалып, таралып беткән булыр. Казан шәһәрендә олуг бер китапханә булып, руслар тарафыннан яндырылып һәлак кылыну халык арасында сөйләнә».

Мәрҗани, «Болгар халкы славян иде» дәгъвасында булган бер кешене күп дәлилләр белән кире кагып, Болгарның элекке халкы – финнар вә алардан соң – төрекләр[520] булганлыгын дәгъва итә[521]. Хөсәен әфәнденең һиҗри белән 1280, милади белән 1863 елда язган хатыннан Мәрҗани тарафыннан кире кагылган сүзнең профессор Григорьев сүзе икәнлеге аңлашыла. Әлеге хатта ошбу җөмләләр бар: «Минем «Болгар мәмләкәте вә хосусан авыллары славян да түгел, төрек тә түгел, бәлки фин булу кирәк» дип сөйләгән фикеремне Сезләр кабул күргән идегез. Әлбәттә, араларында төрекләр булган, тик җиңүче кавемнең төрекләр булмавы ихтимал. (Ошбу фикеремне Григорьев та мәгъкуль күрде, үзенең әүвәлге карашыннан кайтты. Григорьев, шул заманнарның тарихларын тикшереп, соңыннан, аларның славян булулары мөмкин булмаган нәрсә икәнлеге мәгълүм булды, ди. Сездә булган рисаләсендә славян булуларын өстен күрә».

Мәрҗани хәзрәтләре башкорт кавеменең төрекләргә нисбәте булуы фикерендә торган. Бу хосуста тарихчылардан күп сүзләр күчереп, аларны кире кагып тормаган. Шул хәлне раслап китүе мәгълүм. Бу турыда үзенең шәкерте Хөсәен әфәнде фикерен кабул итмәгән булса кирәк, чөнки Хөсәен әфәнде башкортларның фин кавеменә нисбәтле булуы турында фикер иткән вә Мәрҗани хәзрәтләренә җибәргән бер хатында: «Башкортларның фин кавеменә нисбәте булуында шөбһә юк», – дигән.

Моннан кырык-илле еллар элек файдалы әсәрләрдән вә мәгълүматлы галимнәрдән мәхрүм булган бер милләт эченнән Мәрҗани кебек олуг бер галим килеп чыккан, бөтен шүрлекләр, шкафлар китап белән тулган ошбу заманыбызда ни өчен Мәрҗаниләр килеп чыкмый?..

…Туры, дөрес җавап бармы, юкмы? Бу безгә мәгълүм түгел. Мәгълүм булган нәрсә шулдыр ки: моның кебек хәлләр ялгыз Русия исламнарына гына хас түгел, бәлки гасырлар вә кавемнәр өчен гомумидер. Һәрбер кавемнең бөек адәмнәре шул кавемнәрнең гыйлем вә фикер, хис вә мәгърифәт җәһәтеннән түбән дәрәҗәдә торулары вакытында килеп чыкканнар вә чыгарлар. Шул кадәр булган бу хәлләр – олуг инкыйлабларга мөкаддимә[522].

Оренбург. 1912 сәнә, 26 март
497Матбугатта басылмаган. Россия Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында Р. Фәхретдинев фондында саклана (7 ф., 12 сакл. бер.).
498Җәмгыяте шәргыя – Диния нәзарәте.
499Нәкыйбел-әшраф – изгеләр башлыгы.
500Галимҗан Баруди турында сүз бара.
501Истигъфар – гафу итүне, ярлыкауны сорау.
502Галимнәрнең галиме, бөек әсәрләр язучы һәм бик шәп, хакыйкатьне ачып бирүче хезмәтләр иясе – имам Шиһабетдин Баһаветдин углының изге кабере. Үзенең Раббысы мәрхәмәтенә күчте. Аны Аллаһы Тәгалә үзенең даны, ярлыкавы һәм юмартлыгы белән чолгасын! Һиҗри белән 1306 ел шәгъбан аеның бер көне кичендә, төнлә белән вафат булды. Шәгъбан аеның башы бер көн элек хисапланган. Бәлки, шулай дөрестер. Ләкин үз хисабыбызны чуалтмас өчен, үзебезчә «28 нче шәгъбан» дип яздык.
503Мәрхүм Шиһабетдин Баһаветдин углы хәзрәтләренең туплаган әсәрләре аның укымышлылыгына һәм камиллегенә ышандыргыч дәлил булып тора. Казан шәһәрендә кырык ел кадәр имамлык вазифасын башкарып һәм гыйлемнәр таратып, һиҗри белән 1306, милади белән 1889 елда, хөрмәтле шәгъбан аеның соңгы көнендә 73 яшендә мәңгелек йортка күчте. Аллаһы Тәгалә аңа үзенең киң мәрхәмәтен рәхим итсен!
504Әгәр, чыннан да, дөнья болыт күләгәсе кебек булмаса, бүген сине күләгә белән каплыйм, соңыннан синең белән югалам. Синең котылуың безне шатландыра, аңа (дөньяга) мин килгән вакытта һәм син килгән вакытта безне аера.
505Галим үлде һәм галәм үлде. Шигырь: Үлем ул һәр кешегә кагыла: мәңгелек халык та юк һәм падишаһ та юк.
506Әһле-әүлады – хатыннары һәм балалары.
507Тәсаувыф – дини бер юнәлеш, суфилык, ишанлык.
508Заһир – ачык, билгеле.
509Һиҗри белән 1305 елда Мәккәдә вафат булды. Язган әсәрләре күп, диләр.
510Аның язган әсәрләре һәм риваять итеп сөйләгән сүзләре әле булмаган вакытта ук инде аның исеменә, миңа һәм әтием Борһанетдин Әбүлгаббас-Мөхәммәдкә бирелгән иҗазәт (таныклык-рөхсәт) бар иде.
511Гурьевка – Гурьев шәһәре.
512Бу хөтбәне язучы һәм бизәүче галим – Шиһабетдин Әбелхәсән Һарун бине Баһаветдин Әбелгаләэ Мөхәммәд бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Йәвеш бине Гомәр әл-Казани әл-Мәрҗани (аны Аллаһы Тәгалә сәламләсен!) кодрәтле Раббының ярдәме белән әйтә: «Башкаларга бирергә теләмәгән өчен һәм үзгәртмәс өчен, башкаларга да искәртер өчен, сиңа моны бүләк иттем».
513Матбугатта басылмаган. Россия Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында Р. Фәхретдинев фондында саклана (7 ф., 19 сакл. бер.).
514Тәрҗемәи хәле «Асар» да язылды (2 кис., 432 б.).
515Мөкаддимәте «Вафиййәтел-әслаф…», 356 б.
516Рабигыль-ахир – ай елының икенче ае исеме.
517Дәляләт – юл күрсәтү, өйрәтү.
518Мотлак – бәйсез, һичшиксез.
519Хәрәкәләр – гарәп телендә хәрефләрнең астына яки өстенә куелып, кыска сузыкларны белдерә торган аерым билгеләр.
520«Төрекләр» сүзен «төрки халыклар» дип аңларга кирәк.
521Мөстәфадел-әхбар…, 1 җилд, 19–22 б.
522Мөкаддимә – кереш.