Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

12. Садыйк әфәнде ибне Галикәйдән ишеттем:

– Һәр форсат чыгудан файдаланып, Шиһабетдин хәзрәт хозурына барыр идем. Күрешеп хәл сорашканнан соң, вакытын әрәм итүемнән куркып, китәр өчен рөхсәт бирүен сорый идем. Ашыгыч бер эш булмаса, һаман янында утырта, мәшһүр адәмнәр хәлләреннән гыйбрәтле вакыйгалар сөйли, әдәби, иҗтимагый һәм гыйльми бәхәсләргә керешә вә бәгъзе вакыт мәҗлесен бик озынга сузып җибәрә торган иде. Сүзе тәмам булганнан соң: «Бар инде, Садыйк, кайт, бик күп вакытымны үткәрдең, ләкин эчемне дә бушаттым», – дип әйтә иде.

Мөфти исемендәге бер адәмнең рәнҗүе сәбәпле кысылган һәм хозурсызланып утырган бер мәҗлестә үзенең галим һәм укымышлы шәкертләреннән Билал исемле бер сукыр, юату нияте белән булса кирәк, дамеллага: «Тәкъсир! Мөфтинең әһәмияте юк, ул – марҗа! Менә аның Вәлие (икенче бер Вәли исемле адәмне күздә тота) бик урыс!» – диде. Ошбу вакыт хәзрәт үз-үзен кулга ала алмыйча көлеп җибәрде, һәм бөтен мәҗлескә рәхәтлек килде.

Бер кыз белән Гайфулла исемле егет арасында гакыд[457] никах мәҗлесендә егеткә исем кушучы имам да катнашкан иде. Хәзрәт шул мелла тарафыннан кушылган исем икәнлеген белде һәм, имамга мөрәҗәгать итеп: «Мондый мәгънәсез исем кушканчы, Габдулла дип куйсаң ни булыр иде, гарәпләрдә «гайф» җирәнү мәгънәсендәге сүз була», – дип, мелланы шелтәләде.

Бервакыт бик күп урыс кызлары бер пычрак урыннан чыктылар да, җыелып тора торган су янына барып, ботинкаларын салып юдылар. Юган вакытларында да, кигән вакытларында да һәрбере сул аякларын алдан йөрттеләр. Моны карап тордым да гаять гаҗәпләндем. Дамелла янына баргач, ошбу хәлне хәйран булып хикәят иттем. Шушы хәлне бер әсәрендә искә алган дип ишеттем.[458]..

Шиһабетдин хәзрәт һәрвакыт наданлыктан зарлана, аерым алганда, шигырь язуда булдыра алмавы өчен, чын-чынлап үкенә иде[459].

13. Салих әфәнде ибне Габделхаликтан ишеттем:

– Бохарада булган остазыбыз Габдеррәзак әл-Мәргыйнани Мәрҗанинең дусларыннан иде һәм һәрвакыт: «Мәрҗани, һичшиксез, ахун-шәех һәм аның үз дәрәҗәсендә булган затларга караганда хөкем чыгаруы да бик төгәл һәм анык, дөньяның яратылышы һәм дә Аллаһының сыйфатлары мәсьәләсендә Мәрҗанигә рәддияләр[460] язып шөгыльләнүчеләр – чын-чыннан Мәрҗани тәхкыйкларына[461] төшенү бәхетеннән мәхрүм адәмнәр. Мәрҗани сүзләрен аңлап укучылар өчен бу хәл мәгълүм», – дип сөйли иде.

14. Сафи ахуннан ишеттем:

– Шиһабетдин хәзрәт дәрес башланганнан соң гадәттән тыш шәкерт җыелган булса да, мәхәллә бае Ибраһим әл-Юныси белән дуслыгы булмаганлыктан, күп мәшәкать чикте һәм шәкертләрен күңеле шатланып тәрбия кылуга ирешә алмады. Бер гаепле шәкертен әдәп-тәрбиягә өйрәтмәк булган вакытында шәкерт Ибраһимга сыенды. Ибраһим да, бөтен ярдәме һәм ярдәмчеләре белән мәдрәсәгә килеп, хәзрәт белән кычкырыша һәм соңыннан якалаша башлады. Ибраһим адәмнәреннән куркулары сәбәпле, шәкертләр тәрәзәләрдән чыгып качтылар. Шуннан соң мәдрәсәләр янып, шәкертләр дә вакытлыча таралды. Дәресләрдән соң Шиһабетдин хәзрәт бик ләззәтле моназарәләргә[462] керешә, бүлектән бүлеккә, бүлемнән бүлемгә күчеп, сүзгә оста кешеләрнең җаннарын рәхәтләндерә иде. Нигездә файдаланырга тиешле булган шушы мәҗлесләрнең без шул вакытта ләззәтен белмәдек, форсатларны кулдан ычкындырдык.

15. Галимҗан хәзрәтләреннән ишеттем:

– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт: «Безнең халкыбыз руслардан, бик күп бозык гадәтләр алганнары хәлдә, ике төрле бик гүзәл гадәтне ала алмады. Бу гүзәл гадәтләрнең берсе – сәгатьне дөрес йөртү һәм икенчесе – дәгъватлы, ягъни чакырулы мәҗлесләргә сәгате һәм дәкыйкасыннан[463] кичекмичә килеп җитү», – дип сөйләргә ярата иде. Вафатыннан ике көн элек бер җәмәгать белән хәлен белергә кердек, кәефе яхшы һәм күңеле хуш иде. Безне бик рәхәтләнеп кабул итте һәм бер мөнәсәбәт белән күңеленнән «Тәфсир кәшшаф»[464] ка кереш сүзен укыды. Зәмәхшәри сүзләренең матурлыгы һәм төзеклегенә гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнде һәм: «Әгәр дә «Тәфсир кәшшаф» ны кыскартсам, ошбу сүзләрне сәламәт калдырыр, бер хәрефенә дә тимәс идем. Бәйзави үзенең тәфсирендә «Кәшшаф»[465] юлыннан чыккан вакытта да гүзәл бара, күп кешегә сиздермәслек рәвештә генә яхшы сүзләр тезә ала, әмма Нәсәфи акыл мәсьәләсендә «Кәшшаф» юлыннан чыкса, бөтенләй шашып кала, гүзәл сүзләр китерүдә булдыра алмавы һәркемгә беленерлек дәрәҗәдә күренеп тора», – дип, бик озын бер сүз сөйләде.

Гыяс мәхдүм[466] Сәлахетдин хәзрәттән алган гыйлеме сәбәпле, гасырының олуг затларына һөҗүм һәм дәресләренә тәнкыйть кылды. Соңыннан мөзмин[467] хасталыкка дучар булганлыгына борчылып, бу хәлне яшь вакытында олуг затларны тәнкыйть кылуының җәзасы дип уйлый башлады һәм, ошбу фикере күңелендә тамырланганнан соң, үзенең остазы Шиһабетдин хәзрәттән читләште[468].

 

Габденнасыйр әл-Курсави гадәттән тыш зирәк булуы җәһәтеннән Мәрҗанидән өстен торса торыр, әмма тәхкыйк бабында Мәрҗанинең Курсавидан югары дәрәҗәдә булуын уйлыйм[469].

16. Габделхәким бине Ибраһим әл-Чалпавидән ишеттем:

– Голәмәне борынгы дип сөйләүнең бик яман эш икәнлеге мәгълүм. Хәлбуки Шиһабетдин ахун һичкемгә илтифат итми, ошбу сүзне сөйли һәм әсәрләрендә яза. Инде аңа ияреп шәкертләрнең юлдан чыгуларыннан борчылуыбыз бик зур[470].

17. Габделфәттах (остазыбыз) хәзрәтләреннән ишеттем:

– Хаҗ сәфәренә барган вакытыбызда, Казан шәһәрендә бераз көннәр торырга туры килде. Йорт хуҗабыз Мөхәммәдшәриф Габдуллин (Чыршы Шәриф): «Сине шәһәрнең зур мөдәррисләре белән күрештердем, инде дамелла Шиһабетдин белән дә күреш!» – дип, аңа алып китте. Өенә кереп утырдык. Дамелла бик кысылган һәм хафалы кешегә охшаулы иде. Аз гына бер мөнәсәбәт килү белән, мин: «Тәкъсир! Хәнәфиләр, ничек кенә булса да, дөньяви сүз намазны боза, диләр. Хәлбуки бер фарыз намаз эчендә рәсүлулла белән Зөлйәдәйн исемле сәхабәнең сөйләшүләре исән булган кешеләрдә телгә алына. Бу вакыйга хәнәфиләрнең зарларына дәлил булса кирәк. Чөнки вакыйгада Әбү Һөрәйрә үзе катнашканлыгы аңлашыла. Хәлбуки намазда сүзнең хәрәм булуы (хәнәфиләрнең үз сүзләренә күрә дә) бик борынгы», – дидем. Ошбу вакыт аның беркадәр күңеле ачылгандай булды һәм: «Әбү Һөрәйрә бу вакыйгада катнашмый иде, аңа дәлил булып Зөлшималәйннең Бәдәр сугышында шәһит булуы тора. Зөлшималәйн белән Зөлйәдәйн – һәр икесе бер кешенең кушаматлары, ул вакытларында намаз эчендә сүз хәрәм түгел иде», – диде. Шул вакытта чиновник кыяфәтендә бер адәм килеп керде дә, икенче бүлмәгә чыгып озак сөйләштеләр, дамелла үзе безнең яныбызда утыра алмады, чәйне башка бер адәм эчерде. Без хушлашып чыгып киттек. Соңыннан белдек: аңа каршы булган кешеләр аның өстеннән яла якканнар, әлеге чиновник шул эшне тикшереп йөри икән.

18. Гыйльман ахун (җизнәбез) хәзрәтләреннән ишеттем[471]:

– Хиҗаз сәфәребездә бик күп галимнәр һәм шәехләрнең илтифатларын күрдек. Тәкиййәләрдә, зекер мәҗлесләрендә йөрдек. Ләкин ишаннарның үзләрен зиярәт кылучыларга үбәр өчен кулларын, хәтта аякларын сузып торулары, үзләрен Җир йөзендә үзгәртүчелек өчен мактаучыларга рәхәтләнеп, ачык йөз белән ризалык күрсәтүләре, мактаучыларны яратулары бик кәефемне бозды. Бу эшләрне ишанлык өчен дә, мөридлек өчен дә яраклы күрмәдем. Әгәр дә кайткан вакытымда Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләрен күрмәгән булсам, ислам дөньясында ислам дине күтәрергә лаек адәм юк икән дигән бер ышаныч хасил кылачак идем. Казанда бераз көннәр калырга мәҗбүр булдык. Иптәшләребез арасында Казанда сүзе үтүе һәм шөһрәте булган мөдәррисләрдән бер адәм бар иде. Ошбу сәбәптән кунакларга йөрдек. Мәшһүр галимнәрнең мәҗлесләренә кереп, озак вакытлар сөйләшеп утырдык. Китәр вакытыбызда, «инде Шиһаб ахун белән дә күрешик» дип, өйлә намазы укыр өчен, аның мәчетенә киттек. Сыйланырга һәм хөрмәт күрергә, мактанырга ярата торган бер иптәшебез Мәрҗани хәзрәтләренә: «Без Бөгелмә өязеннән килүче мосафирбыз. Хиҗаз сәфәреннән кайтып киләбез», – дип, олугланып, үзебезне тәкъдим итте. Моңа карап, Мәрҗани: «Аллаһы Тәгалә гамәлләрегезне кабул итсен, гаилә һәм балаларыгыз белән шатлыкта күрешү насыйп булсын. Габдессаматны беләсезме?»[472] – диде. Мин, алга чыгып: «Хәзрәт, беләбез, безгә ерак түгел җирдә имам булып тора», – дидем. «Бик яхшы, Аллаһы сәламәтлек бирсен!» – диде дә үзенең өенә кайтып китте. Кочаклашып күрешер, өенә алып барып, безне мактый-мактый кунак итәр дигән уй белән барган иптәшләребезнең күңелләре ифрат дәрәҗәдә бозылды. Мин яныбызда булган хәзрәткә: «Безне Хиҗазда шәехләр бик мактадылар, хәтта хат белән тәкъдимнәр бирделәр, без инде шәех һәм ишан хәзрәт булып кайтып киләбез, ләкин хәзер мәгълүм булды, Хиҗаз шәехләре безне тиешсез күтәргәннәр, үзебезгә тиешле булган дәрәҗәбезне бирүче менә бу Мәрҗани булды. Дөньяда чын шәех булса – шушы адәм булыр. Чын галимнәр һәрбер юлчы һәм һәрбер үтеп баручы белән суган суы сатып тормаска тиешле, мин бу адәмне чын ярату белән яраттым, бу адәм үзенең «Назурә…»се кадәр горур һәм олы икән», – дидем. Табигый, иптәшләрем бу сүземнән риза булмадылар, әмма мин үзем чынлап торып моны яхшы дип санадым һәм, үз-үземне онытып сокланучы дәрәҗәсенә ирешеп, күңелемне бәйләдем.

19. Мөхәммәтгали әз-Заһир әл-Витри[473] хәзрәтләреннән ишеттем:

– Мәрҗани белән күрешә алмадым, үзара язышкан хатларыбыз да булмады. Ул Мәдинәгә барган вакытында, мин Тунис мәмләкәтендә калдым. Шулай булса да, безгә дуслыгы барлыгы Мәдинәдә булган шәкертләренең сөйләүләреннән мәгълүм булды. Мәдинәгә килгәннән соң, миңа тапшырыр өчен дип, беркадәр бүләкләр калдырган иде. Тунистан кайтканнан соң, бүләкләрен алдым. Әсәрләрен күргәнем юк иде, баш өлеше булмаган «Назурә…»сен[474] күрсәттегез. Бу – гүзәл бер әсәр. Монда, максаттан тыш, бик күп бәхәсләр бар. Ләкин, уема күрә, бу бәхәсләр һәрбере үзенең гасырдашларына каршы кинаяләр, сорауларга җаваплар итеп язылган. Һәрхәлдә, бу – файдаланылырга тиешле бер китап.

20. Минһаҗ ахуннан ишеттем[475]:

– Дамелла Бохарадан бу мәмләкәткә кайтырга чыккач, үзенең атасын бик ихтирам иткәнлектән, «инде гыйльми мәсьәләләрдә сүз чыгып, атамның хәтерен калдырмасам ярар иде» дип, Аллаһы Тәгаләгә бик сыенып кайткан һәм кайтканнан соң да аның хозурында гыйльми мәсьәләләр сөйләүдән бик сакланыр булган. Моны һәрвакыт үзе сөйли иде.

Бервакыт атасы нинди мөнәсәбәт беләндер: «Аллаһының сыйфаты мәсьәләсендә мөселманнарның иҗмаглары[476] белән килешмәве сәбәпле, Курсавиның яңа нәрсәләр уйлап чыгаруына шөбһә кылырга урын юк», – дигәч, дамелла: «Ул иҗмагның дәрәҗәсе һәм өлеше, риваять ителүе һәм телдән-телгә күчереп сөйләнүе, игътибары бик күп бит. Һәрбер иҗмагка килешмәүчеләрне яңа нәрсә уйлап чыгаручы дип хөкем итү ярамас. Чөнки ул очракта бик зур тоткарлыклар килүе тиеш була», – диде. Ошбу вакытта атасы бер сүз дә эндәшмәде һәм шуннан соң вафат булган көненә кадәр Курсави хакында сүз сөйләмәде. Моны да дамелладан күп мәртәбә ишеттем.

Карьягә кайтып имам булганымнан соң, дамеллага ярашып, хөтбәләрдәге шәһадәтне[477] «әшһәдү»[478] дип укый торган булдым. Бервакыт мөәззинебез: «Әгәр дә «нәшһәдү»[479] дип укысагыз, шунда без дә керер идек», – диде. Мин аңа каршы: «Син азанда «әшһәдү» дип әйтәсе урынына «нәшһәдү» дип кычкырсаң, шунда без дә керер идек», – дидем. Мөәззин аптырап калмады: «Азан бит шулай риваять ителгән, аны үзгәртергә безнең кулыбыздан килми», – диде. Мин дә аңа: «Хөтбә дә шулай риваять ителгән, аны без үзгәртә алмыйбыз», – дидем. Мөәззин шул җирдә туктады. Дамелла белән күрешкән вакытта, ошбу вакыйганы аңа сөйләдем. Бик хозурланды, соңыннан күрдем: бер әсәренә дә керткән иде[480].

 

21. Муса хаҗидан ишеттем:

– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт Троицкига барган вакытта, без анда түгел идек. Аның мәҗлесенә туры килгән иптәшем (Баһаэддин бугай) безгә ошбу маҗараны сөйләде: «Халык бик күп булган бер аш мәҗлесендә имамнардан берсе бер мәсьәлә чыгарды. Мәсьәлә эчендә сәхабия[481] булган бер хатын исеме телгә алына иде. Галимнәр, гадәт буенча, һәрберсе сүзгә катнаштылар, сөйләштеләр. Ошбу вакытта Мәрҗани тик утырды. Халык туктап, мәҗлес тын булып калганнан соң, Мәрҗани сүзгә керешеп, әлеге мәсьәләне тәмам баштан чыгарып, төп кирәклесен генә калдырып сөйләде. Монда шөбһәгә сәбәп булган нәрсә шул: исемнәренә алданып, ике хатынны бер кеше итеп йөртү булган икән. Мәрҗани шул хакта ачык итеп әйтте һәм хатыннарның кушаматларын, кем кызы икәнлекләрен, ата һәм кабиләләренең исемнәрен аңлатып бирде. Очраган бер мәсьәлә хакында бу дәрәҗәдә тәфсилләп аңлатып бирүенә без гаҗәпләндек. Әллә шул хатыннарның никах мәҗлесләрендә үзе дә катнашкан идеме икән дип, үз арабызда гаҗәпләнеп сөйләштек».

22. Кемнән ишеткәнемне оныттым[482]:

– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт Тәфтазаниның «Тәүзыйх» китабына шәрех язып, мөбтәдиләрне[483] ялгышлыкта гаепләде, кәнәфиләрнең ысулларын йомшак һәм көчсез итеп күрсәтте. «Мохтасар Нәсәфи»[484] гә шәрех язып, кәнәфиләрнең исемнәрен юкка чыгарырга һәм оныттырырга тырышты, бөтен эше Әбелхәсән әл-Әшгаригә буйсынучы бәгъзе затларның фикерләрен алга җибәрүдән гыйбарәт иде. Ошбу сәбәптән Тәфтазанины тәнкыйтьләде һәм эзәрлекләде. «Тәфтазани дөрес хәлне һәм үз гыйлемен үзе белгәнлектән, бу турыда мине хаклы күрер һәм, никадәр каты сүз әйтсәм дә, җаны авыртмас», – диде. (Хуҗа Насретдин үгезе кебек, үз гаебен үзе беләдер, димәкче була.) «Әмма Тәфтазани миннән булган хезмәтне үзенә дус һәм ышанычлы адәмнәрдән дип кабул итмәде. Русия мәмләкәтендә иң беренче буларак, Тәфтазаниның «Тәһзибел-кәлям»[485] китабын мин дәрес итеп укыта башладым. Бу әсәрне мин бастырдым. Тәфтазани минем шушы гыйлемемне бәяләсә кирәк», – дип сөйләде[486].

* * *

Адәм балалары, тышкы гамәлләр тәэсиренә бирелмәгән очракларда, һәрнәрсәне әүвәлге хәлендә саклар өчен гайрәт итәләр, үзгәрү һәм үзгәртү кебек эшләргә риза булмыйлар. Моның төп сәбәбе нәрсә икәнлеге бик мәгълүм булмаса да, бу эш – аларда гомуми һәм табигый бер хәл. Шуңа күрә адәм балалары үзләренең ата-бабаларының гамәлләрен, остаз вә шәехләренең гореф-гадәтләрен үзләре өчен кагыйдә итеп тоталар һәм шуңа килешмәүчеләрдән риза булмыйлар, бәлки, кулларыннан килсә, мөмкин кадәр инкяр кылалар һәм кире кагалар.

Рәсүлуллаһ, вәхи[487] белән үлеп терелгәннән соң, үзе өнди торган нәрсәләрен бер мәртәбә тикшереп карарга, хәерле бер нәтиҗәсе күрелү мөмкин булу-булмавын хөкем итәргә кирәк дип санады. Гарәпләр, чамасыз сөйләп, аның бу фикерен кире кактылар, сәбәп итеп ата-баба юлында хилаф булуын күрсәттеләр. Бу хәл Коръән-Кәримдә бер сүрәдә сөйләнә.

Тегү машинасын кулда йөртү бик кулай һәм аның белән эшләнгән киемнәр башкаларга караганда гүзәл һәм әйбәт сыйфатлы булса да, безнең авылларда бик күп елларга кадәр халыклар аны кабул итмәделәр һәм Кибәхуҗа тегүчеләреннән тектереп тордылар. Иң беренче мәртәбә лампа чыккан елларда, без укыган мәдрәсәнең бик күп хәлфәләре, саф ата-баба горефләреннән аерыласылары килмәгәнлектән, шәм яндырып утыралар иде.

Вакытны икътисад кылуга[488] ярдәм итәрдәй һәм дә җиңел үзләштерелә торган ысуле җәдидәне[489] кабул итми тордылар. Шул турыдагы низаглар искелекне сакларга тырышудан башка нәрсә түгел иде. Аурупада фәннәрне, һөнәр һәм һөнәрчелекне үзгәртүчеләрнең бәхетсезлекләргә очрауларының сәбәбе халыкларның ата һәм баба гадәтләреннән аерылуга риза булмауларыннан икәнлеге мәгълүм…

Мәрҗанинең үз гасырдашлары тарафыннан җәфа күрүенең төп сәбәбе үзгәртү-төзәтү һәм иске сүзләрне тәнкыйть итү белән шөгыльләнүеннән башка нәрсә түгел.

Үзгәртү-төзәтүнең иң читене – дини мәсьәләләр, азмы-күпме шәригатькә мөнәсәбәте булган нәрсәләр. Галимнәрдән берәү: «Халыклар үзгәртергә теләгән динне нигезенә һәм әүвәлге хәленә кайтару яңа бер дингә нигез салуга караганда кыенрак», – диде.

Һәрнәрсәнең үзгәрүе өчен азмы-күпме заманның мөмкинлек бирүе һәм халыкларда да шуңа сәләтлелек булу шарт. Дини кагыйдәләрне үзгәртү буенча бу тагын да ныграк таләп ителә. Ләкин әдәби батырлык ияләренең программаларында ошбу ике маддәнең һәр икесе дә юктыр. Ягъни болар үзләренең максатлары буенча хәрәкәт итү өчен заманның мөмкинлек бирү-бирмәвен дә, халыкта сәләтлелек күрелү-күрелмәвен дә тикшермәсләр. Үзара ярдәм итешү заманы булса-булмаса да, халыкта булдыклылык күрелсә-күрелмәсә дә, үз мәсләкләрендә йөрерләр, хезмәтләре энә белән кое казу кадәр читен булса да, армас-талмаслар, утка төшеп яну, суга батып үлүгә дә илтифат кылмаслар.

Хакыйкать хәлдә, Җамалетдин Әфгани, Мөхәммәд Габдеһ һәм Мәрҗани үзләренең фикерләрен сөйләү турысында заманның мөмкинлек бирүен, халыкның да кәсепкә сәләтле булуын көтеп торган булсалар иде, ихтимал ки, дөньяда бик рәхәт яшәгән һәм һәркемнән хөрмәт күргән булырлар иде, ләкин ислам дөньясы янәдән ике йөз ел артта калган, хорафат һәм бозык уй дәрьясына тагын да көчлерәк баткан булыр иде. Болар, үзләренең әдәби батырлыкларына таянып, хак дип белгән фикерләрен сөйләделәр, замана җәфасын тарттылар вә, бик яман сүзләр ишетеп, дөнья белән саубуллаштылар. Ләкин күп заман үтмәде, ислам дөньясы боларның дәрәҗәсен аңлады, фикерләрен мактап, яхшы дип санарга башлады, үзләрен дин һәм милләт хезмәтчеләре җөмләсенә кертте һәм мослих[490] дәрәҗәсен бирде.

Шөһрәткә ирешү теләге, гыйлем һәм дингә хезмәт итү омтылышы бик күп кешеләрдә була. Ләкин ачы һөҗүмнәрне һәм зәһәрле хурлауларны күтәрә алырлык көчтән мәхрүм булулары сәбәпле, бу адәмнәрнең кулларыннан эш килми, хәрәкәт итеп карасалар да, дәвам-даимилекләре, чыдамлыклары булмаганлыктан, бер нәтиҗә дә күренми. Гыйлем һәм дингә хезмәт итәр өчен каләмеңнең хөр булуы, «хак» дип беленгән сүзнең кеше хәтере өчен яшерелеп калмыйча, ачык сөйләнүе шарт. Бу эш гадәти адәмнәр кулыннан килә торган нәрсә түгел, бәлки бу – ялгыз әдәби батырлык ияләренә генә хас булган камиллек.

Диннәрне юкка чыгаручылар һәм үзгәртү бәлаләрен китерүчеләр, азмы-күпме гамәлләре булса да, халыкка ярауны үзләре өчен мәсләк итүчеләр. Ислам динен, фикер мөстәкыйльлегеннән һәм гакылны файдаланудан гыйбарәт булганы өчен, халык фикере белән яраклаштыру мөмкин түгел. Динне, Коръән һәм хәдис ноктасыннан тикшерүчеләр белән халыкка ярау ноктасыннан тикшерүчеләр арасындагы аерма җир белән күк арасы кадәр бер-берсеннән ерак. Шуның өчен соңыннан ябыштырылган нәрсәләрдән динне сафландыру турысында хезмәт итүчеләргә дошман сурәтендә каршы чыгучылар һәм һәртөрле зыян китерүчеләр – һәр гасырның халык фикерле галимнәре.

Мәрҗани дә үз гасырдашлары тарафыннан хурланды, сүгелде, хезмәтләре танылмады һәм фидакярлекләре күзгә күренмәде, ул һәртөрле начар уйлыларның күз алдында тотылды. Урыныннан читләштерелде, шигыйчылык[491] һәм ваһһабилык[492], дәһрилек һәм динсезлеккә нисбәт бирелде. Шул заманнарда Хоканд ханлыгы кадәр дәрәҗәсе булган Оренбург Духовное Собрание әгъзаларының күбесе, бәйләнчек дошманнар булып, аз гына форсатны да кулдан ычкындырмыйча күзәтеп тордылар. Шулай булса да Мәрҗани хәзрәтләре үз мәсләгеннән дүнмәде, ышанычына – иманына каршы аз гына да хәрәкәт итмәде, надан ришвәтчеләргә ялагайлану кебек түбәнлекләргә якын да килмәде. Мәрҗанинең чыдамлы, сабыр, түземле, галиҗәнаб, ягъни бөек һәм әдәби батырлыкка ия булуына ошбу нәрсәләр дәлил булсалар кирәк.

Эшнең күзгә күренеп торганын гына күрү белән канәгать булучылар ихтимал ки: «Мәрҗани үз замандашлары булган халык фикерле галимнәр тарафыннан зарар күрде», – дигән сүзне чит күрерләр һәм арттыруга юрарлар. Ләкин монда арттыру-фәлән юк, Мәрҗани гасырында булган галимнәр, чыннан да, халык фикерле адәмнәр иде. Кулыбызда булган ышанычлы дәлилләрдән бу урында бер-ике мисал күчерәбез. Шуны күрүчеләр безнең сүзләребездә арттыру түгел, бәлки бераз киметеп сөйләү барлыгын үзләре үк сизәрләр.

Казан һәм аның тарафында шөһрәтле мөдәррисләр җыелган бер мәҗлестә ошбу рәвештә бер гыйльми фикер алышу булды.

Бер олуг мөдәррис (Бохарадагы дамелла Хәсәннән күчереп) болай ди:

– «Ислам фәлсәфәчеләре» дип әйтү – мөмкин булмаган һәм каршылыклы сүз. Чөнки ислам белән фәлсәфәнең кушылуы мөмкин эш түгел. Моннан соң бу олуг мөдәррис, үзе әйткән әлеге бозык сүзгә үзе аңлатма биреп, ошбу бозык җөмләне чын итә һәм түбәндәге сүзләрне әйтә, чыннан да, бу сүз – китапта язылган, язылган булса да, кулланыр өчен яраклы дәлил.

Мәрҗани:

– Алай булса, «Хәнәфи хокук белгечләре» диюләре дә яраклы булып чыга.

Әүвәлге мөдәррис:

– Юк, анысы язылмаган.

Икенче бер олуг мөдәррис (беренче мөдәррискә ярдәм биреп):

– Гыйлемнәр һәм мәгариф юлы күзгә күренеп торыр яки бөтен көчне куеп тырышу булыр, һәм, шәригать бәяләвенчә, шуңа кермәсә – ислам динендәге «мәшаиюн» дип аталучы бер мәзһәб яки мәҗүсиләр фәлсәфәсе булыр.

Мәрҗани:

– Бу сүз мәгърифәттән өстен сүз түгел, бәлки ялгыз хөкем йөртү һәм фараз кылуга таянып сөйләнгән нәрсә.

Ошбу икенче мөдәррис:

– Юк, моны фәлән кеше («Гакаид шәрхе» нә шәрех язучы Рамазан әфәндедер инде) Сәед Шәрифтән күчереп сөйли, Сәед Шәриф исә «Моталигъ» тан, ягъни «Укучы» дан күчереп сөйли (Бохарада укып бетереп тә, Казанда олуг мөдәррис булып торучы бу адәм үзе «Укучы» ны да күрмәгән булырга охшый, бу адәмгә караганда, Сәед Шәриф «Укучы» дан күчерсә, шиксез, ышанырга тиешле аргы ягын тикшерергә ярамый була).

Мәрҗани:

– Бу кадәр генә эш дәлил булырга ярамас, бер-бер укымышлы һәм диңгез кебек тирән белемле зур галимне (Фараби белән Ибн Синаның берәрсе булса кирәк, кулыбыздагы кәгазьдә тәфсилләп аңлатылмаган) мәңгелекнең һәлак булуына тиңләп хөкем итү урынлы. Монда, һичшиксез, төшенүче, шәригатьчә һәм катгый булырга кирәк.

Әлеге мөдәррис:

– Шулкадәр нәрсә җитәрлектер.

Мәрҗани (икенче бер мәсьәләдә):

– «Тауларга карыйсың да, аның хәрәкәтсезлеген беләсең» дигән аятьнең Җирнең хәрәкәтенә дәлиллеге бар. Җир катламын өйрәнүче соңгы галимнәр һәм күк җисемнәрен өйрәнүче яңа фән (астрономия) белгечләре шуңа (Җирнең хәрәкәтенә) ышаналар. Аңлатып, ачыклап бирүчеләр әлеге аятьне кыямәт хәлләренә кайтарып калдырсалар да, бу эш ачыктан-ачык аннан читкә китә.

Бер мөдәррис:

– Без фәлән елдан бирле Казан шәһәрендә торабыз, хәлбуки Аслан тавы һаман да урынында тора, йөрми.

Икенче бер мөдәррис:

– Җир йөри дигән сүз, әлбәттә, бозык сүз булырга тиеш. Чөнки «Шәрех хикмәтил-гайн»[493] китабының хөтбәсендә Аллаһыга мактаулардан соң «Аллаһы Тәгалә гакыллы затларны юктан бар итүче һәм җисемнәрне хәрәкәткә китерүче» диелә.

Мәрҗани шушы адәмнәр арасында гомер сөргән. Гади халык аңа каршы булган шушы мөдәррисләрне бик югары дәрәҗәдә дип исәпләгән һәм һәрвакыт Мәрҗанине гаепләп торган. Ошбу мөдәррис вә галимнәр хакында «халык фикере» дип әйтү дөресме, түгелме? Җавабын үз вөҗданыгыз белән бирерсез.

Мәрҗани ошбу гасырдашларыннан бик күп җәфалар күргән булса да, күңеле тапланып, бәгъзе вакытларда рухы төшсә дә һәм якын дусларына бик әсәрле хатлар белән замана җәфасыннан шикаятьләр кылса да, әхлагын төзәтү, гыйлем һәм аңын үстерү, тырышлыгын арттыру өчен, боларның күп ярдәмнәре күрелгән булса кирәк. Исемнәре тарихта хөрмәт белән искә алына торган олуг адәмнәрнең һәрберсе – михнәт һәм бәхетсезлек балалары. Бәгъзе кавем һәм бәгъзе бер шәхесләр өчен дөнья мәшәкатьләренең, чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең олуг нигъмәте булуы – бик мәгълүм эшләрдән.

Рәхәт йоклап ятучы мәмләкәтләрдә олуг адәмнәр җитешмәгән кебек, һәркемнең мактавында булучы адәмнәр арасында бәрәкәтле һәм файдалы адәм барлыкка килмәс. Дошманы һәм көнчеләре күп булмаган адәм – бәхетсез, дөнья җәфалары уртасыннан үзен алып барырга көче җитмәгән кеше – ихтирамга лаек түгел. Дөньяда гакыллы, булдыклы, сәләтле адәмнәр бик күп. Ләкин шул адәмнәрнең камиллек ияләре булып җитешүләре өчен чүкеч белән сандал арасында чүкелеп торулары, әрем, борыч йотып, күзләреннән яшь агызулары шарт.

Ошбу язманы язып утырганда, почтадан «Әл-моктәтаф»[494] мәҗәлләсен[495] китереп бирделәр. Нинди мәсьәләләр бар икәнлеген белер өчен кулыма алдым да актарырга керештем. Гаҗәеп туры килү буларак, безнең Мәрҗаниебез исеме очрады. Туктап, шул хактагы җөмләне укып чыктым һәм, язып килә торган бәхәсебезгә мөнәсәбәтле булганлыктан, бу җирдә күчерүне яраклы күрдем.

Бәйрүт шәһәрендәге Сүрия инҗил университетында гарәп гыйлемнәре остазы һәм «Грамматика һәм әйтемнәргә карата гарәпләрнең фикерләре» исемле олуг әсәрне язучы Җәбәр Зумәт җәнаблары «Әл-моктәтаф» та язган озын бер мәкаләсендә ошбу җөмләләрне телгә ала:

«Мин Европаның Русиягә караган Казан өлкәсеннән, татар галимнәреннән булган, галимнәрнең галиме Шиһабетдин бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗани язган «Вафиййәтел-әслаф вә тәхиййәтел-әхлаф»[496] китабын сатып алып укыдым. Мөгаен, ул әле һаман да сәламәттер һәм хәзер дә яшидер. Ул, чыннан да, үзенең китабын һиҗри белән 1293, милади белән 1875 елда язып, матур итеп тәмамлаган. Аның китабында Мисыр, Сүрия һәм Гыйрак галимнәре китапларындагы кебек сүзләр аз, сүзтезмәләре матурлап торылмаган һәм башка китаптагы тәгъбирләргә дикъкать бирелмәгән».

Сүзләре аз, мәгънәсе күп булган җөмләдә игътибарга лаеклы ике нокта бар. Берсе – «Вафиййәтел-әслаф…» гыйбарәсенең Гыйрак, Сүрия һәм Мисырда гарәп галимнәре тарафыннан язылган әсәрләр дәрәҗәсендә гүзәл булуын дәгъва кылуы; икенчесе – Мәрҗани хәзрәтләрен бу көндә сәламәт дип уйлавы.

Әүвәлге нокта үз гасырында гарәп гыйлемнәре галимнәренең олугларыннан саналган бер китап язучы тарафыннан бирелгән шәһадәт булганлыктан, бөтен Русия исламнары өчен горурланырлык бер эш. Соңгы ноктадагы ялгышлык гаебе Җәбәр Зумәттә түгел. Мәрҗанидә дә түгел, бәлки Мәрҗанинең халыклары, шәкертләре, иярченнәре һәм теләктәшләрендә, дөресрәге, бездә. Без аның вафат булу хәбәрен дөньяга ирештермәгән, тәрҗемәи хәлен бастырып, дөньяның мәшһүр галимнәренә, билгеле, танылган китапханәләренә таратмаган, һич булмаса, гарәпчә матбугат аркылы игълан итмәгән хәлдә, чит мәмләкәтләрендә яшәүчеләр аның вафат булу хәбәрен ничек һәм нинди чара белән белсеннәр?! Мисырда «Хизбу Ватани», ягъни «Ватан партиясе» нең рәисе, «Әл-ливаэ», ягъни «Байрак» газетасының мактау кәгазе иясе Мостафа Камил Аурупада сәяхәт иткән вакытында кемнәрдә кунак булган, кемнәр белән автомобильдә утырып йөргән, нинди җәмгыятьләрдә нинди исемнәрдә нотыклар сөйләгән – ошбу хәлләрнең һәрберсен, хәтта бик күп вак хәбәрләрне дә тимерчыбык аркылы дөньяның читләренә кадәр ирештереп торучы агентлар Мәрҗанинең вафатын Мисыр һәм Сүриягә, Бәйрүт һәм Багдадка ирештерүдә саранлык кылмаган булырлар иде. Ләкин!.. Менә шушы «ләкин» нең аскы ягын язу һәм уңайсыз, һәм күңелсез. Морҗа ярыкларында өелеп ятучы тараканнардан аерылмаган хәлдә яши торган халыкларны нинди агентлар кайгыртып йөрсен…

Мәрҗани – ислам дөньясының олуг галимнәреннән, һәрбер кавем һәм милләт үзләренең бөек адәмнәрен тезеп куйган вакытта шуларга каршы: «Менә безнең дә шундый кешебез бар!» – дип, һич тартынмый, шөбһәләнми күрсәтергә лаек булган укымышлыларыбыздан.

Без, халкыбызда булган көчле теләк сәбәпле, үз гомеребездә бик күп тәрҗемәи хәлләр һәм катламнар, тарих һәм мактаулы эшләр язылган, табигатебез ирешкән китаплар укыдык, ислам галимнәре генә түгел, бәлки чит милләтләрнең мәшһүр адәмнәреннән беркадәрләренең тәрҗемәләре белән кыскача гына булса да таныштык. Бер-беренә каршы булган мәсләкләр һәм бер-беренә ут белән су кебек капма-каршы табигатьләр, фикерләр белән таныш булу сәбәбеннән күңелебездә бер иркенлек, һәрнәрсә хакында салкын канлылык, бер сүзгә дә ис китмәү, ачу килмәү, хәйран калмау хасил булды. Моны Аллаһы Тәгаләнең олуг бер мәрхәмәте итеп хисап кылдык, ышану һәм мәсләкләрнең хата һәм савапларын белер өчен гадел бер үлчәү булып, шуннан файдалану юлларына кердек.

Мәрҗани хакында сүз сөйләсәк, бу эшебез ияртүчеләребезгә иярү һәм олуг адәмнәргә ярашу яки бәгъзе бер кешеләрнең ярамаган эшенә артык омтылу сәбәбеннән түгел. Мәрҗани әсәрләрен тикшереп, мәсләге белән тиешле дәрәҗәдә әшнә булсак та, Русиядә булган матбугатта Мәрҗани исемен башлап мактап телгә алучылар кемнәр булганлыгыннан хәбәребез юк, ләкин уебызга күрә бу турыда безнең каләмебез бик соңга калмаган булса кирәк. Бу эшебез үзебезнең мөстәкыйль һәм һичкем тәэсиреннән башка хәрәкәт итүебез хакында, шаять, дәлил була алыр.

Мәрҗани – ислам динендә олуг бер галим һәм ихтирам кылынырга тиешле бер имам. Безнең дөньяда булган һәм Аллаһы Тәгалә хозурына алып барачак ышанычыбыз – ошбу. Шушы фикеребезне савап һәм хак дип беләбез, нинди җирдә һәм нинди генә урында булса да сөйлибез һәм сөйләячәкбез. Бу хакта Зәеднең яратмавы һәм Бәкернең яратуы безнең өчен һич игътибарга алынган нәрсә түгел.

Оренбург. Һиҗри белән 1332, милади белән 1913 ел, 1 рәҗәб
457Гакыд – сүз бирешү, сөйләшеп килешү төзү.
458Әл-бәркыль-вәмиз…, ччччччч73 б.
459Бу соңгы өзекне Садыйк әфәндедән ишеттемме, әллә башкаданмы – бик ачык белмим. Монда Садыйк әфәндегә кайтарып калдыруым үземнең өстен фикеремә күрә генәдер, төп нөсхә караламамда булган сүзләр шулардыр (үзгәртмичә бирелә). Шиһабетдин хәзрәт белән тартынмый сөйләшеп утыручыларның берсен күргәч: «Безнең бөтен гомеребез наданлыктан зарланып үтә. Шиһабетдин хәзрәтнең зары бар идеме, нинди нәрсә тугрысында зарлана иде? Бу хәл, әлбәттә, сезгә мәгълүмдер», – дигәч, сөйләшүчем искәрмәстән: «Борадәр! Шиһабетдин хәзрәтнең бөтен зарлануы наданлыктан зарлану иде», – диде. Шигырь тугрысында булдыра алмавыннан гарәпчә гыйлемнәрнең остазы имам Касәмнең зарлануы да билгеле. Шуның өчен бу хәл Мәрҗанигә зур кимчелек булмаса кирәк.
460Рәддия – кире кагу, юкка чыгару, дөрес түгеллеген күрсәтү.
461Тәхкыйк – бер нәрсәнең яки мәсьәләнең дөреслеген, тулылыгын тикшереп табу, хакыйкатен эзләү; хакыйкатькә чыгару.
462Моназарә – бәхәсләшергә өйрәтә торган фән, әдәби темаларга сөйләшү.
463Дәкыйка – минут.
464Тәфсир кәшшаф – Яңа нәрсә ачучының аңлатмасы.
465«Кәшшаф» – «Тәфсир кәшшаф» китабы.
466Мәхдүм – хөрмәткә лаеклы кеше, дин башлыкларының улларына бирелгән исем.
467Мөзмин – хроник.
468Дөресе: Гыяс мәхдүмнең читләшүе Сәлахетдин хәзрәт яки кем дә булса Шиһабетдин хәзрәткә каршы булган кешеләр тәэсире белән булса кирәк. Әгәр дә хасталыгын олуг адәмнәргә тел тидерүенең җәзасы дип ышанган булса, Гыяс мәхдүм үз остазының хәтерен калдырудан бигрәк тә курыккан һәм, аны рәнҗетмәс өчен, һәрнәрсәне корбан иткән булыр иде. Гасырның олуг адәмнәре никадәр хөрмәтле булсалар да, остаз хакы һәм хөрмәте аларның хөрмәтләреннән алда булачагы табигый. Гыяс мәхдүм хакында Мәрҗанинең: «Инде ул безгә килми, каршы булган кешеләребезгә кушылды, һәрвакыт алар белән бергә», – дип язган хатларын күргәнебез булды. Бу хатлардан алган нөсхәләребез, бәлки, киләчәктә басылыр.
469Бу соңгы җөмләне Уфа шәһәрендә: «Сезнең карашыгызча, Курсави белән Мәрҗанинең кайсысы югарырак дәрәҗәдә?» – дип соравыма җавап итеп сөйләде.
470Мәдрәсәдә хәлфә булып торган вакытымда, шул замандагы гадәткә күрә, моназарә, ягъни бәхәсләшү өчен дип, Тымытык мәдрәсәсенә барган идем. Юлдашым Габделхади әфәнде иде. Шуннан кайтуыбызда Мәсгуд карьясендә имам Фәрид әфәндегә кердек. Анда бик олуг аш мәҗлесе булып, Габделхәким хәзрәт Садыршин аш бүлеп утыра иде, очраклы рәвештә шуңа туры килдек. Габделхәким хәзрәт безгә, нәсыйхәт өченме, әллә башка максат беләнме, әлеге сүзне сөйләде. Сүзе тәмам булганнан соң, мин: «Хәзрәт! Мәрҗани үзенең китапларында алай сөйләми бит, ул бары «Мөтәкәллимнәр, ягъни дини тәгълимат буенча галимнәр каршында билгеле булган «хөдүс замани», ягъни «дөньяның яратылышы заманга бәйле» дигән карашка ышану – дини мохтаҗлыктан түгел, чөнки бу турыда шәригать тарафыннан катгый боеру юк» дип әйтә, чынлыкта аның шушы сүзе дөрес булырга охшый», – дидем. Хәзрәт бик озак уйланып утырды да: «Ә, шулаймыни? Безнең Габделлатыйф кияү (Тымытык мөдәррисе) һәрвакыт безгә «Дамелла Шиһаб галәмнең борынгылыгына ышана һәм «Мелла Җәлал хашиясе» ндә шуны дәгъва кыла» дип сөйли, мин аның сүзен генә риваять кылдым, юкса үзем аның әсәрләрен күргәнем юк», – диде.
471Моның тәрҗемәи хәле хакында «Гыйльман ахун» исемендә басылган бер әсәр бар. «Асар» да да бу кадәр хәлләре телгә алына.
472Бу адәм Минзәлә өязендә Карчишмә исемле авылда имам иде. Төп чыгышы Бөгелмә өязе Түбән Шәлчеле карьясеннән булып, безнең остазыбыз Габделфәттах хәзрәтләренең бертуган энесе. Анасының кыз туганының углы Бәдретдин бине Мөгыйнетдин эш-Шөгери (Басра шәһәрендә вафат) белән берлектә бер җәй көне Казан шәһәренә барып, Шиһабетдин хәзрәт мәдрәсәсендә ике ай укып йөрде. Шиһабетдин хәзрәттән дәрес алганмы-юкмы – анысын белмим. Ләкин исеме Шиһабетдин хәзрәт хәтерендә калган, һәм шул мөнәсәбәт белән җизнәләребездән аның хәлен сорады.
473Тәрҗемәи хәле «Асар» да телгә алына.
474«Назурә…»не күрсәтүемнең, дөресрәге, күрсәтергә мәҗбүр булуымның сәбәбе «Асар» да Мөхәммәтгали әз-Заһир әл-Витри тәрҗемәсендә бәян ителде. «Мәрҗани әсәрләрен күргәнем юк», – дигән сүзенә тәгаҗҗеб иттем һәм: «Сез ничек «Назурә…»не күрмәдегез? Хәлбуки шәехегез Габделгани хәзрәтләре аңа яхшы бәяләмә язды», – дип, аның бәяләмәсеннән күчерелгән нөсхәне күрсәттем. Башын селкеде дә: «Күрмәдем», – диде.
475Моның тәржемәи хәле «Асар» да телгә алына.
476Иҗмаг – җыю, туплау, бер сүзгә (бер карарга) килү.
477Шәһадәт – таныклык, шаһит булу, күрсәтү.
478Әшһәдү – таныклык бирәм.
479Нәшһәдү – таныклык бирәбез.
480«Әл-бәркыль-вәмиз…», 31 б.
481Сәхабия – Мөхәммәд пәйгамбәрнең иярчене булган хатын-кыз.
482Борһан казыйдан ишеткән кебек булам.
483Мөбтәди – берәр эшне башлап җибәрүче.
484Мохтасар Нәсәфи – Нәсәфинең кыскачасы.
485Тәһзибел-кәлям – сөйләмне төзәтү.
486«Асар» дан күчерелгән сүзләр шунда тәмам.
487Вәхи – берәр фикерне Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә салу.
488Икътисад кылу – экономияләү.
489Ысуле җәдидә – яңача ысул.
490Мослих – реформатор, төзәтүче, яхшыртучы.
491Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве Гали ибне Әбүталип тарафдарларыннан торган мәзһәб (шига Гали).
492Нәҗдә шәһәрендә (Үзәк Гарәбстан) бәдәвиләр арасында XVIII гасыр азагында Мөхәммәд ибне Габделваһһаб нигез салган ислам диненең борынгы сафлыгын яклаучылар.
493Шәрех хикмәтил-гайн – фәлсәфә чишмәсенең аңлатмасы.
494Әл-моктәтаф – җыентык, антология.
495Мәҗәллә – журнал, китап.
496Вафиййәтел-әслаф вә тәхиййәтел-әхлаф – элгәрләрнең некрологлары һәм аларның киләчәк буыннарга бүләге.