Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Дәүләтнең эчке төзелеше буенча кыскача мәгълүмат

Идел, Җаек һәм Дон сулары буйлары элек-электән төрек кавеменең яшәү урыннары иде. Тарихчылар Нух пәйгамбәрнең улы Яфәснең Идел белән Җаек елгалары арасында торганын сөйли. Боларның сүзләре дөресме-дөрес түгелме, әмма шунысы хак: язма тарих барлыкка килгән вакытларда бу җирләрдә скиф, сармат кавемнәренең торулары мәгълүмдер. Болар исә – болгар һәм хәзәр төрекләренең бабаларыдыр. Соңга таба «хәзәр» исеме акрын-акрын бетеп, аның урынына «кыпчак» атамасы шөһрәт тапты. Дон суы белән Арал күле арасында булган киң сахра «Кыпчак» дип һәм анда күчеп йөрүче халыклар, җирләренә нисбәт ителеп, «кыпчак төрекләре» дип атала иде. Болар, күчмә (сахравый) булганлыктан, төн тарафындагы «болгар төрекләре» йогынтысын кичерделәр. «Кыпчак» сүзе «буш җир» мәгънәсенә ия. Бу сүз иранлылар (фарсылар) тарафыннан бирелгән «дәшт» сүзенең синонимы булып йөри. Димәк, «дәшт» сүзе дә, «кыпчак» сүзе дә бер үк мәгънәне белдерә булып чыга. «Дәште Кыпчак» тәгъбире төрләндерүдән, урын алмаштырудан килеп чыккан бер сүз тезмәсе булса кирәк.

Монгол ханнары Дәште Кыпчакны һәм Болгарны яулап алсалар да, беренчедән, үз гаскәрләренең уннан тугызы, икенчедән, җирле халыкларның һәммәсе дә диярлек саф төрки кавеменнән булганлыктан, ханнар, монгол түрәләре тел, гореф-гадәт ягыннан төрекләр тарафыннан җиңелделәр, төрекләштеләр, монголлыкларының эзе дә калмады. Шунлыктан, Скандинавиядән килеп җиңүгә ирешкән 10–15 рус бөтен мәмләкәтне үз исемнәре белән атауга ирешсәләр дә, Монголиядән килгән каһарман монголлар моңа ирешә алмады. Мәмләкәт «Монгол» исеме белән түгел, бәлки җирле халык исеме белән «Дәште Кыпчак» дип шөһрәт алды.

Русларның иске тарихчыларының «Дәште Кыпчак», «Казан», «Кырым» хөкүмәтләрен «монгол-татар» исемнәре белән йөртүләре төрек кавемнәрен бер-берсеннән аеру, араларындагы мөнәсәбәтләрне оныттыру теләге белән эшләнгән. Югыйсә алар миллионнар белән хисапланган җирле халыкларның һәм мәмләкәт хуҗаларының кичә генә дип әйтерлек килеп тә, бер өлеше көнчыгышка кайтып киткән, ә икенче бер өлеше (шаһзадә вә кенәзләр) руслашкан бер уч татар исеме белән аталмаячагын бик яхшы беләләр.

Алтын Урда элегрәк, нигездә, күчмә тормышлы бер дәүләт булса да, тора-бара мәдәният юлына басты. Шуңа күрә эчке төзелеше бик тәртипле һәм нык булды. Мәмләкәт өлкәләргә, ә өлкәләр волостьларга бүленгән һәм бөтен халык аксөяк (дворян) белән карасөяк (гавам) исемендә икегә аерылган иде.

Гаскәр эшләре шул дәрәҗәдә тәртипле иде ки, үз гасырларында түгел, хәтта бүгенге көндә дә күп гаскәри мәмләкәтләрдә Алтын Урда тәртипләрен кагыйдә буларак тоталар. Бату хан 1 миллион чамасындагы гаскәрен сугыш мәйданына туплаганда һәм тиешле җиргә күчереп йөрткәндә, тузан бөртеге кадәр дә зәхмәт чикмәде. Гаскәр алу гомуми сурәттә булды: өч бертума ирнең берсе яугир булырга мәҗбүр иде. Гаскәри дәрәҗәләрдән кайберләре шулар: 1) Углан. Бу исә төмән, мең башы, йөз башы, ун башы исемнәрендә 4 дәрәҗәгә аерыла иде. Бүген Русиядә «уланский полк» шуннан калган. 2) Бәк. Моның олы һәм кече дигән 2 дәрәҗәсе бар иде. 3) Кисек. 4) Коручы. Боларның һәр икесе ханнар янында торучы хосусый гаскәрләр (тән сакчылары) булыр иде.

Дини дәрәҗәләр түбәндәгеләр: казый, мөфти һәм мөдәррис (дәрес бирүче) һ. б.

Милек буенча дәрәҗәләр: 1) Алпавыт (вельможа). 2) Даруга. 3) Төмән. 4) Төмән бәге. 5) Шәһәр бәге. 6) Илче (посол). 7) Баскак. 8) Ил баскак. 9) Диван битекче. 10) Тамгачы (таможник). 11) Тырнакчы (үлчәүче). 12) Шусүнче (интендант). 13) Йортлар эшләүче (архитектор). 14) Юл арачы (юлларны күзәтүче). 15) Тоткавыл. 16) Күперче. 17) Көймәче. 18) Ямчы (станса һәм туктау урыннарын тикшерүче). 19) Аучы. 20) Тархан һ. б.

Мал (финанс) эшләренә караган дәрәҗәләр: 1) Букаул (мал эшләрен күзәтүче). 2) Букаул тамгасы (кулга төшерелгән ганимәт малларын күзәтүче). 3) Салыйг (мәмләкәт чыгымнарын халык өстенә бүлүче һәм билгеләүче).

Дәште Кыпчак хөкүмәтендә иң зур дәрәҗә «алпавыт» булып, ханнар боларның киңәшеннән башка мәмләкәт эшләрен йөртми иде. Падишаһлык указлары һәм фәрманнары, килешү һәм ышаныч язулары ярлык һәм дәфтәр («дәфтәр» яки «дәптәр») исемнәре белән йөри иде. «Типтәр» сүзенең төп чыганагы шуннан. Алтын Урда һәм Казан хөкүмәтләрендә дәфтәргә теркәлгән бер сыйныф халыкларының «типтәр» атамасы алулары мәгълүмдер.

Акча эшләре шул дәрәҗә тәртипле иде ки, хисапсыз гаскәр йөрткән һәм әллә ничә җирдә сугыш иткән вакытта да, Бату хан акча мәсьәләсендә бернинди кыенлык күрмәде.

Хуҗалык һәм сәүдә эшләре дә яхшы куелган иде. Җүҗи олысы үзенә җитәрлек ашлыкны үзе җитештерде. Ашлык сатучылар «сабанчы», ә аларга җир һәм башка нәрсәләр бирүчеләр «уртакчы» дип йөртелде. Шулай итеп, ашлык хезмәте «сабанчы» һәм «уртакчы» дигән ике сыйныф кулында иде. Русларны буйсындырганнан һәм сугыштан беркадәр бушаганнан соң, Җүҗи олысы халкы бөтенләе белән сәүдәгә кереште. Алтын Урда бөтен дөньяның гомуми базары буларак шөһрәт казанды. Урта Азия, Кытай һәм Һиндстан, руслар һәм европалылар Алтын Урдага җыелып сәүдә кыла, ә Харәзем белән Бохара халыклары бүгенге банклар сыйфатында процент белән акча ваклый иде. Кытай һәм Һиндстан эчләрендә бүгенге көндә Алтын Урда акчалары табылу шуның бер дәлиледер. Сәнәгать-һөнәрчелек тә сәүдә һәм игенчелек кебек үк алга киткән иде.

Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәре иде. Бу гаҗәеп зур һәм матур шәһәрне гарәп галимнәре бик югары чөеп, мактап яздылар. Урыс хөкемдарлары да ничә гасырларга кадәр бу шәһәргә килеп тордылар һәм Сарай ханнарыннан ярлык алуны зур дәрәҗә санадылар.

Икенче бүлек. Рухи мәдәниятебез тарихыннан

Мәгърифәтчеләребез, мәгариф, мәдәният, дин, әхлак турында

Мәрҗани[415]

«Мәшһүр ирләр» мәҗмугасының 5 нче кисәге булган «Ибн Тәймия» рисаләсендә ошбу мәгънәдә бер сүз язган идем: «Бу көндә Русия исламнарыннан фазыйль[416] Мәрҗанигә караган затлар эчендә шөһрәтле мәдрәсәләр, имам вә көчле мөхәррирләр, дөньялары бик иркен байлар, гакыл иясе вә фидакяр сәүдәгәрләр күп булган хәлдә, аның барлык әсәрләрен бастыру хакында җитди бер эшкә тотыну күрелмәде. Мисыр галимнәреннән шәех Бәхит белән бәгъзе бер Казан сәүдәгәрләре тырышлыклары белән басылган «Тәүзыйх хашиясе»[417] һәм дә «Мөстәфадел-әхбар…»ның икенче кисәге генә чыгарылды, башка әсәрләре исә үзе исән вакытта, үзенең тырышлыгы белән басылды. Мәрҗани хәзрәтләренең вафатына егерме еллар кадәр вакыт үткән булса да, тәрҗемәи хәле хакында бер әйбер күренмәде. Фазыйль Мәрҗани исеме дөньяга таралса, башкаларның хезмәтеннән бигрәк үз тырышлыгы сәбәбеннән таралды. Русия исламнарының бөек бер катламы бер җиргә[418] килеп тә, шәех Мөхәммәд Рәшид Риза хәзрәтләренең Мисыр мөфтие Мөхәммәд Габдеһ хәзрәтләре хакында «иткән хезмәтенең уннан бере кадәр эш күрсәтергә тырышлыклары җитмәде…» (100 б.) Моннан өч ел элек фазыйль Мәрҗани дуслары хакында ошбу ачы сүзне үзебездән ихтыяр киткән бер сәгатьтә сөйләгән идек.

…Фазыйль Мәрҗани хакында бер тәрҗемәи хәл язылырга карар бирелгәнлеген һәм шул карар шиксез үтәләчәген хосусый сурәттә Казаннан хәбәр бирделәр. Бу хәбәрдән хәтеребезнең ни дәрәҗәдә шат булганлыгын сөйләргә хаҗәт юк. Тәрҗемәи хәле язылганнан соң, Аллаһы теләсә, барлык әсәрләрен дә җыеп бастырырлар. Ирләрнең тырышлыгы тауларны җимерер[419].

Гыйлем алып укып йөргән көннәремдә, хәтта иске мәдрәсәләрдә булган горефләргә күрә хәлфәлек иткән вакытларымда, аралашкан-дуслашкан кешеләремнең һичбере Мәрҗани хәзрәтләренә дус түгелләр иде. Аллаһы рәхмәт итсен, мөхтәрәм остазым да моңа тарафдарлык итмәс, күралмау теләге белән булса кирәк, аның дошманнарын якын күрер һәм аз гына мөнәсәбәт килү белән мактар иде.

Кыска төннәрдә ястү намазының фарызлыгына, ягъни укылырга тиешлегенә ышанган һәм бер рәкәгать намазының да вакытын кичектермәгән данлы атам да ошбу затны башка шөһрәт иясе галимнәр белән бер сафта тотмас иде. (Ләкин соңгы вакытларда фикере үзгәрде. Мәрҗанинең гадәти адәмнәрдән генә түгел икәнлеген сөйләгән вакытларыбызда разый булып һәм яхшы күреп торыр иде.) Безнең мохитебез шушы хәлдә иде. Бөтен тирә-ягыбыз Мәрҗанигә каршы булган хәлдә, Минзәлә өязенең бер почмагында һәм Бөгелмә өязенең Шөгер карьясендә бер-ике гаилә Мәрҗани тарафында булып, балаларын аның мәдрәсәсендә укыттылар.

 

Соңыннан аңлавымча, боларның Минзәлә өязендәгеләре Габделхәбир әл-Мөслими якыннары булып, аның тәэсире белән Мәрҗани хозурына барганнар. Ә Бөгелмә өязенең Шөгер авылында Мөгыйнетдин хәзрәт балалары (Бәдретдин белән Шиһабетдин), үзләренең остазлары Надир бине Исхак (Богырслан өязе Камышлы карьясендә мөдәррис) кушуына карап, Мәрҗани хозурына киткәннәр, имеш. (Надир бине Исхак Габденнасыйр әл-Курсави шәкерте иде, читкә укырга барырга дип рөхсәт сораучы шәкертләренә Мәрҗани хозурына бару шарты белән генә рөхсәт бирер иде диләр.)

Тарихы хәтеремдә юк, авылда күтәреп сатып йөрүче китапчылардан «Җарудә»[420] китабын сатып алып, башыннан ахырына кадәр рәтләп укып чыктым. «Назурә…»гә[421] каршы язылган бу әсәрне шул гасырда Русия исламнары эченнән иң шөһрәтле мөдәррисләр язганлыгы хикәят кылына иде. Ләкин бик күп мәсьәләләр караңгы калды һәм «Назурә…» белән чагыштырырга мохтаҗлык мәгълүм булды. Шуның өчен «Назурә…»не дә сатып алдым һәм һәр ике әсәрне янәшә куеп укып чыктым. Ләкин бу вакытта басылып чыккан нәрсәләребездән, аларның замандашларыннан һәм шуның кебекләрдән кәсеп иткән ышануларыбыз, фикерләребез һәм дөньяга карашларыбыз тәмам зилзиләгә очрады, янган шәһәр урынына икенче план белән бөтенләй яңа шәһәр бина кылынуы кебек, әүвәлге хәлләргә аз гына да мөнәсәбәте калмаган яңа ышану һәм дөньяга яңа карашлар бина кылынды. Хәтта бу эштә үземнең ихтыярым да булмады. Ялгыз мәгънәви бер көчнең ничек теләсә шулай идарә итүен күреп тордым, бернәрсә дә эшли алмадым һәм: «Чыннан да, «җаннарыбыз Аллаһының бармаклары арасында, һәм ул аны ничек теләсә шулай әйләндерә»[422] дигән әйтемнең мәгънәсе ошбу хәлләрме?» – дип хыял кылдым.

Кыскасы, Мәрҗанигә булган дошманлыкларым урынына – мәхәббәт, чиркәнүләрем урынына ихлас һәм гүзәл ышану урнашты. «Җарудә» басылганнан соң, халыкка нинди тәэсир бирүеннән хәбәрем юк. Әмма Мәрҗани, үзенә дошманлык итүчеләрнең көчләрен тәмам аңлавы сәбәпле, минем уемча, шат булгандыр, гыйлем мәйданы үзенә калганлыгын белеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер иткәндер. Чынлыкта андый рәвештә каршы язуга караганда язылмау яхшырак булган, каршыда булган дошманга серне үтәдән-үтә ачып бирү булмаган булыр иде. Һәрхәлдә, Мәрҗанине тануыма беренче сәбәп «Җарудә» булды.

Шул көннән башлап, Мәрҗанинең басылган һәрбер әсәрен күзәтеп тордым һәм бик күп файдаландым. Бүген дә аның әсәрләреннән хаҗәтсез булганым юк, бик күп гыйльми мәсьәләләр хакында мөрәҗәгать итәм, кабул итсәм-итмәсәм дә, аның фикере белән таныш булып үтәм.

Хаҗ сәфәреннән данлы атам хәзрәтләре «Җәлал…» гә[423] булган Мәрҗани хашиясен китерде, «Җәлал…» дәресләренә шуны укып чыгар һәм шул вакытлардагы гадәт буенча һәр форсат саен мөхтәрәм остазыбызга бәхәс кылыр идем. Үзенең гыйльми сәләте куәтле булганлыктан, бәхәсләрне бетерер булса да, бик күп нокталарда вөҗданы газапланган булуы сизелер иде. Ахырында безнең кулыбызда нинди бер китап барлыгын белде һәм үзе дә шул әсәрне алдырды. Дәрестә Йосыф Карабагый һәм Кәләнбәви, ахун шәех Сиялкүти хашияләре урынына Мәрҗани хашиясе һәм аның белән берлектә басылган Халхали хашиясе белән канәгатьләнер булды. Без мәдрәсәдән аерылган көннәрдә остазыбызның күңеле бөтенләй Мәрҗани тарафына аумаса да, әүвәлге ышанычы бик күп үзгәргән иде. Соңра Уфага баручы шәкертләр: «Хәзрәт әүвәлге кебек Мәрҗанигә бердәмлек күрсәтмичә, күп урында аның фикерен дөресли, без үз арабызда бу турыда сезнең тәэсирегез булды дип сөйләшәбез», – кебегрәк сүзләр сөйләделәр.

Ошбу «Җәлал…» хашиясе мөнәсәбәте белән, «Асар» да Оренбург шәһәрендә мөдәррис һәм ахун Мөхәммәд Фатих бине Гайнетдин тәрҗемәсеннән түбәндәге җөмләләрне күчерәбез:

Бу адәм, ягъни Мәрҗани хакында Гыйрфан әфәнде ибне Йосыф ошбу сүзне риваять итте: «Остазымыз дамелла Фатих хәзрәтләре гаять иркен холыклы, сабыр һәм шәфкатьле бер зат иде. Без «Мелла Җәлал» укыган вакытыбызда, үзенең әүвәлге гадәтенә каршы буларак, һәрбер хашиясен куеп, ялгыз Мәрҗани хашиясе белән генә канәгатьләнде. Хәтта дәрес бирер өчен, мәдрәсәгә ошбу хашияне алып килә иде. Үзебездә китап булмау сәбәпле, без шул Мәрҗани хашиясен остазымыздан барып сорый идек. «Дәрес алдында миңа китереп тапшырыгыз, чөнки бераз укырга ихтыяҗ була», – дип, китапны безгә бирә иде. Ошбу әсәрдә булган галәмнең барлыкка килүе, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары һәм хәлифәлек мәсьәләләре хакында Оренбург, Каргалы һәм башка якларда төрле сүзләр таралды. Мөдәррисләр һәм хәлфәләр тарафыннан гаять зур ителгән һәм әһәмият бирелгән әлеге мәсьәләләр хакында безнең дамеллабыз һич гаҗәпләнмәде, салкын кан белән торды һәм әлеге адәмнәргә кушылмады, бәлки: «Бу нәрсә – гыйльми мәсьәлә, моның кебек сүзләргә гаҗәпләнү – урынсыз, бу турыда аның фикере дөрес булуы да ихтимал, һәрничек мин үзем шул сүзләрне чит күрмим», – дип, ныклык күрсәтте һәм Мәрҗанигә каршы булганнарга өстенлек бирмәде. Моннан соң «Мөстәфадел-әхбар…» басылды. Монда кыска төннәрдә ястү намазының[424] фарызлыгы[425] мәсьәләсендә (1 кис., 74 б.) мәсьәләнең тирән мәгънәсенә төшенүче ялгыз Әбү ән-Насыйр әл-Курсави булганлыгы, шулай ук Яхъя бине Габдулланың бу турыда: «Безнең абыз агай укыр иде, укымаганга караганда уку артык дияр иде», – кебек сүзләре күренде. Шушы сүзләрне безнең дамеллабыз үзенең остазларын кимсетүгә юрады һәм шуның сәбәпле Мәрҗанигә булган ихласы сүнде. Башкалар кебек аңа дошманлык итеп тә йөрмәде һәм гайбәтенә дә төшмәде, әүвәлге рәвештә тарафдарлык та кылмады». Гыйрфан әфәнденең бу җиргә мөнәсәбәтле булган сүзе шушы җирдә тәмам.

Моннан аңлашылганча, Мәрҗани хашиясен файдаланучы бер безнең остазыбыз гына түгел, бәлки бу хәл башка бер мәдрәсәләрдә дә булган икән.

Төркиядә сәяхәт итүче адәмнәрдән берсе бер мөдәррис хакында (исемен оныттым) «Мәрҗани хашиясе басылганнан соң, «Мелла Җәлал» нең бөтен хашиясен куйдым да ялгыз Мәрҗани хашиясен генә куллану белән канәгатьләндем. Аның сәбәбеннән башкалардан ихтыяҗ булмау хасил булды, дип сөйләде» дигән кебек риваять иткән иде.

Һиҗри белән 1303, милади белән 1886 елның җәендә иң беренче мәртәбә сәяхәткә чыгып, Казан шәһәренә бардым (шәкерт вакытым иде). Моңа кадәр пароход эченә кереп йөргәнем юк иде. Казанга баруымның максаты, мөмкин булса, Мәрҗанине күрү иде. Безнең алган тәрбиябез олуг адәмнәргә очрау һәм күренүдән мөмкин кадәр саклану, көтмәгәндә берәр мәҗлестә туры килсә – сүз сөйләмичә, ялгыз баш иеп утырудан гыйбарәт булганлыктан, минем күрүем бер сәлам биреп күрешүдән, дәрес биргәнен тыңлап утырудан гыйбарәт булачак иде. Шушы эшкә риза булып сәфәр киттем, остазның хәтере калырга сәбәп булмасын дип, ошбу ниятемне һәм сәфәремне һичкемгә белдермәдем.

Өйлә намазы[426] соңыннан мәчет ихатасында Мәрҗани хәзрәтләре белән күрештем. Кем икәнлегемне сораганнан соң: «Авылдан килүче бер шәкерт», – дип җавап бирдем (Казанга авылдан килүче шәкерт, әлбәттә, аз булмый торгандыр). Ошбу вакытта түрәләр кыяфәтендәге һәм кылыч аскан берәү үзенең бер иптәше белән бергә Мәрҗанигә сәлам биреп күреште һәм, кесәсеннән бер кәгазь алып, Мәрҗани хәзрәтләренә бирде. Кәгазьне алып укыганнан соң, Мәрҗани гарәпчәләп ничә көн килүләрен һәм Казанда нинди урынга тукталуларын сорады да, тиешле җавапларын ишеткәч, өенә булса кирәк, китеп барды. Соңыннан белдем: ошбу чиркәс[427] кыяфәтле зат «Әл-бәркуль-вәмиз…»[428] нең 103 битендә телгә алынган Габделлатыйф бине Мөхәммәд булган икән. Мәрҗанигә безнең алдыбызда биргән кәгазе дә әлеге биттә басылган.

Мәрҗани дәрескә килмәде. Бәлки, өйләнер өчен, Буа шәһәренә китте. Бер шәкерте аркылы «Җәлал хашиясе» ндә булган матбага хаталарын төзәттереп алдым, сыек кара белән төп нөсхәдән үз кулы белән күчереп биргән бу кәгазь китапханәмдә булган «Җәлал хашиясе» эчендә әле дә сәламәт килеш саклана.

Күбрәк гомерен китап һәм каләм уртасында уздырган, бик күп гыйлем әһелләренә юлыккан, гыйлем һәм мәгърифәт юлында хезмәт иткән бу мөхтәрәм шәех белән очрашуым шуның кадәр генә булды. Моннан соң моның сәламәт вакытында Казан шәһәренә бара алмадым, хат-фәлән язарга да җае булмады. Ләкин Мәрҗанигә булган юлыгуымнан дәрес алып, шәех Җамалетдин әл-Әфгани хәзрәтләре мәҗлесенә баргач, күземне ачтым, үземнең кем һәм ни өчен килүемне Габделлатыйф әд-Дагыстани аркылы язып бирдем. Моның бик күп файдасы күрелде. Мәрҗани белән сөйләшеп утырудан мәхрүм булуым Әфгани белән бик озак вакыт сөйләшеп утыруыма сәбәп булды. (Әлхәмде лиллаһ галә көлли заль, һәрхәлдә, Аллаһыга дан булсын!)

Бик күп галимнәрнең шөһрәтләренә үзләренең шәкертләре сәбәп булуы мәгълүм. Хәтта Әбү Хәнифә хәзрәтләренең шөһрәтенә һәм мәзһәбенең таралуына Әбү Йосыф сәбәп булды диючеләр бар. Ләес бине Сәгыйдь хакында имам Шафигый: «Бу адәм имам Маликкә караганда да галим иде, ләкин шәкертләренең тырышсызлыклары сәбәпле юкка чыкты», – дигән кебек бер сүз сөйләде[429].

Ошбу елларда вафат булган Мөхәммәд Габдеһ хәзрәтләренең шәкерте һәм юлдашы Мөхәммәд Рәшид Риза хәзрәтләре «Әл-мәнар» да («Маяк» та) аны ничек кирәк шулай мактап язып чыкты. Соңыннан аның тәрҗемәи хәле турында өч кисәктән гыйбарәт бер әсәр дә бастырды. Мөхәммәд Габдеһ хәзрәтләре мондый тәрҗемәи хәлләр басылудан башка да дөньяга танылган бер зат булса да, тәрҗемәи хәл китапларының шөһрәткә сәбәп икәнлеге инкяр кылынмас.

 

Бу көнгә кадәр остазларының шөһрәте хакында Мәрҗани шәкертләреннән тиеш булган кадәр хезмәтләр күрелмәде[430]. Мәрҗанине яхшылык белән искә алучылар һәм бөек исемнәрен матбугатта кабатлап хәтерләргә төшереп торучылар – күбрәк читләр һәм читтән торып дусларча мөгамәлә белдерүчеләр. Әгәр дә дәресләренә һәм мәҗлесләренә тырышлык күрсәткән шәкертләре остазлары хакында хатирәләр язып торган булсалар иде, бу көнгә кадәр бик күп нәрсә хасил булган булыр иде.

«Асар» да Мәрҗани тәрҗемәсендә «Моның турысында ишеткән сүзләрем» исемендә бер бүлек бар. Шуны исә бу җирдә тулысынча күчерәм.

1. Әхмәдхаҗи ахун хәзрәтләреннән ишеттем:

– Шиһабетдин хәзрәт мәҗлесе, чыннан да, гыйлем һәм галимнәр мәҗлесе булып, бөтен утырдашлары гыйлем турында фикер алышучылардан гыйбарәт булыр иде, һичбер гайбәт сөйләмәс, мәҗлесендә гайбәт булмас, сүзе ләззәтле һәм мөлаем булыр вә һәрнәрсәне җентекләп тикшерү үлчәвеннән кичерер иде.

Хаҗ сәфәрендә Мәдинәи Мөнәүвәрәгә[431] баргач, китапханәдә «Сөбхател-мәрҗан»[432] китабының[433] язма нөсхәсен күреп, бик кызыксындым. Үземнең вакытым булмаганлыктан, тиешле җирләргә билгеләр куеп, Ахунҗан әл-Мәргыйнани әфәндедән үтенеп, нөсхә иттердем. Казан шәһәренә кайтып керүем белән, Шиһабетдин хәзрәт номерыма килде һәм, күрешүе белән: «Борадәр[434]! Сез Мәдинәдә «Сөбхател-мәрҗан» нән бик күп нәрсәләр күчертеп алгансыз икән, моны миңа Мәдинәдән хат язып белдерделәр, мин сезне гадәттән тыш зарыгу белән көттем, никадәр еракта булса да, әлеге нөсхәне миңа биреп калдыруыгызны чын күңелдән үтенәм, күчереп алганнан соң, үзегезгә сәламәт килеш тапшырырмын», – диде. Мин, әйберләремне актарып, кәгазьләремне таптым һәм хәзрәткә бирдем. Бу вакыттагы шатлыгы аңлатып бирерлек булмады. Казан мөдәррисләреннән берәү: «Аллаһы Тәгалә тәкәбберлекне өч кисәк итеп, берсен – Садыйк Борнаевка, икенче кисәген – безнең Шиһаб ахунга, өченче кисәген бөтен дөнья халкына таратып биргән», – дип сөйли иде. Ләкин шундый бер карт галимнең, шул дәрәҗәдә сүз үтемлелек һәм игътибары була торып, турыдан-туры үзе килүе тәкәбберлек галәмәте түгел, бәлки тыйнаклык галәмәте иде. Казан галимнәренең һичбере гыйлем юлында шул рәвештә йөрмичә, моның бу рәвештә мәхәббәт белән йөрүенә гаҗәпләндем һәм гыйлемгә гашыйк булганлыгы белән хөкем иттем. Әгәр дә берәр бала аркылы гына чакырткан булса да, шатлык белән барачак идем, үзенең дә минем шул хәлемне белә торып килүе гыйлемгә мәхәббәтеннән иде. Гыйлем хакында бу кадәр тыйнаклык күрсәтүчене тәкәббер дип сөйләү бик урынлы булмас иде.

2. Ибраһим әфәнде Акчуриннан ишеттем:

– 1880 елның июнь ае иде. Казан шәһәрендә Ягъкуб Чукин өендә Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләре белән күрештем. Ошбу мәҗлестә: «Хәзрәт! Эшләпә кию ислам шәригате хөкеменә караганда мөселманнар өчен хәрәм буламы?» – дип сорадым. Әлеге соравыма: «Хәрәм булу кайда, мәкруһ булуын дәгъва кылырга да урын юк», – дип җавап бирде.

3. Борһан казыйдан ишеттем[435]:

– Бәрәңге якларына бару-кайтуымда Казан шәһәрендә кичәләү гадәтем иде. Моннан максатым исә дамелла Шиһабетдин белән сөйләшеп утыру иде. Һәр кабат өенә барып сөйләшеп утыра идем. Моның мәҗлесе гыйлем мәҗлесе булып, яныннан чыгучылар гыйлемнән башка нәрсәләрдән бөтен бәйләнешләрне өзеп чыгарлар иде. Горур һәм тәкәббер, ялагай һәм икейөзле адәмнәргә һич илтифат итми торган бу кеше саф адәмнәрне гаять якын күрер һәм яхшы күңелле кешеләргә һәрвакыт яхшы теләк белән булыр иде.

4. Борһанетдин Мөхәммәд әл-Мәрҗанидән ишеттем:

– Атабыз хәзрәтләреннән Садыйк Хәсән хакында: «Моның белән танышлыгыгыз бармы? Ул адәм хакында фикерегез ничек?» – дип сорадым. «Читтән торып танышлыгыбыз бар, бәгъзе бер әсәрләребезне үзенең китапларында мактаганлыгын риваять итүчеләр дә булды. Бәгъзе китапларын укыдым. Галим һәм күп мәгълүматлы бер адәм. Фәкать дөньяга карашыннан күңелем разый түгел, бик күп фикере белән килешә алмыйм», – диде.

5. Хәбибулла бине Харис әл-Эстәрлидән ишеттем[436]:

– Дамелла Шиһаб Бохара мөдәррисләренең гыйлемнәре белән үзен кимчелекле дип санамаганлыктан, гомерен китапханәләрдә йөреп, китап укып үткәрә һәм үз мәҗлесенә тоташ йөрүчеләргә бик гүзәл дәрес бирә иде. Остазларыбыз һәм остазларыбызның остазлары булганлыктан, Бохара галимнәрен ялганга чыгаруы һәм аларның фәтваларыннан[437] көлүенә риза булырга көчебез юк. Мин дамелла Шиһаб хакында тик торып калмас идем, ләкин гыйлеме аяктан егадыр. Бу адәмнең гыйлеменә хәйранмын. Нинди генә рәвештә аңлатсам да, аз гына хакын түләвемә ышанычым юк. Шәкертләремә рамазан аенда «Мөкаддимәте «Вафиййәтел-әслаф»[438] ның гизеп йөрүгә бәйле бүлеген дәрес итеп укытам. Мин, гыйлем алыр өчен, Бохарага бардым, әгәр дә Бохарага бармаган булсам, шиксез, дамелла Шиһаб хозурына барып укыган булыр идем[439].

6. Хабибеннәҗҗар әл-Үтәкидән ишеттем:

– Шиһабетдин хәзрәт гайбәтсез бер адәм булып, әүрад[440] һәм әхзабы[441] күп иде. Махсус вирдләре[442] тәмам булмаса, мәчеттән кайтканда, икенче бер озын юлдан кайта һәм шул вакытта һаман вирдләрен укый иде. Сәфәрдә һәм сәфәрдә булмаганда, намазларын бер рәвештә үти иде. Байларга һич илтифат итмәс, ялагайлар белән эше булмас – бу адәм безгә нык ышанычлы һәм дус дип хак сүзне әйтми калмас, тиешле җирдә һичкемнең хәтерен олылап тормый иде. Шәехлек әгәр дә рәсүлүллаһ сөннәтенә иярү, ислам юлында тырышудан гыйбарәт булса, бу кешенең чын шәех булуында да шөбһәм юк. Һәр рамазан ахырында игътикяф[443] өчен мәчеткә керер һәм ошбу вакытта шәкертләргә «Хисне хәсыйн»[444] китабыннан дәрес укытыр иде. Бөек затлары, ягъни аның үзе белән бер сәфәрдә булдым. Чарасызлык булмыйча торып, өйлә белән икенде намазын бергәләп укыды. Бу турыда миндә гаҗәпләнү билгесе күргән булса кирәк, «Бу ике намазны бергәләштерүнең дөреслеге хакындагы хәдисләр[445] дөрес һәм бик ышанычлылар», – диде. Коръән-Кәримдә булган «Аллаһы Тәгалә күкне вә җирне һәм аларның икесендә таралган җан ияләрен барлыкка китерде, ул, шулай итеп, аларның барысына да үзе теләгәнчә көче җитүче» аятен укып: «Бу аятьтә күк җисемнәренең җирдә дә булуына ишарәт бар», – дип сөйләр иде.

7. Хәсән әфәнде Акчуриннан ишеттем:

– Әстерхан шәһәрендә торучы шига галиме мелла Нәкый әфәнде белән бервакыт күрешәдер, әдәби һәм гыйльми мәсьәләләрдә сөйләшеп утырадыр идем, укымышлы һәм чын галим бер адәм иде. Бервакыт миңа ошбу сүзне сөйләде: пароходта барган вакытымда зур гәүдәле һәм озын киемле бер адәм минем яныма килде дә: «Сез галимнәр кыяфәтендә күренәсез, шуның өчен, танышырга теләп, яныгызга килдем, кем һәм кайсы җирдән буласыз?» – диде. Мин үземне таныштырдым һәм дә бу адәмнең Шиһабетдин әл-Мәрҗани икәнлеген белдем. Ошбу очрашуыбыздан соң моның белән әшнә булдык, һәр ел Мәкәрҗә сәфәремдә Казанга кереп, моның белән күрешеп-сөйләшеп утыра идем, гыйльми һәм дини мәсьәләләрдә күп бәхәсләребез булды. Мин Җамалетдин әл-Әфгани белән Мәрҗанинең һәр икесен күрдем һәм һәр икесе белән сөйләшеп утыруларда булдым. Шәех Җамалетдиндә сүзгә осталык, зирәклек һәм сәләтлелек, рухи хәлләрдән хәбәрдарлык, мәгълүматны үз урынында куллана белү куәте көчле иде. Шуның өчен һәрвакыт үзен җиңүче һәм башкалардан өстен күрсәтергә урынлы була иде. Әмма матдә[446] гыйлеме һәм мәгълүмат күплек ноктасыннан шәех Җамалетдингә караганда Мәрҗани өстен иде.

8. Хәлил казыйдан ишеттем[447]:

– Мохит һәм хашиябез дамелла Шиһаб хәзрәткә дошманнар иде. Шулар тәэсире белән булса кирәк, һичкайчан зарарын күрмәгән бу затны үземә яки үземне аңа дошман дип ышана идем. Казый булып сайлану һич хыялымда булмаган хәлдә, сайлау кызыкларына катышыр өчен дип, Казан шәһәренә казый булып сайландым. Эшкә яхшы таныш булучылардан бер адәм[448]: «Дамелла Шиһаб әлеге мәхкәмәдә[449] ришвәт һәм гөнаһлы арадашлык белән эш кылынуга бик хафалана, ничә еллардан бирле бу турыда тырышып көч куеп килсә дә, морадына ирешә алмый иде, бу ел морадына иреште, сезне сайлатты, сездән күп нәрсә өмет итә», – дип сөйләде. Ошбу сүздән тәэсирләнеп, шул адәмне йортына барып күрергә карар бирдем, төрле фикерләр белән мәшгуль булганым хәлдә янына кердем. Бәхтияр авылының имамы бохаралы мөдәррис (Хәсән исемле дигән кебек була) белән сөйләшеп утыралар иде. Дамелла Шиһаб, Собраниедә[450] галәмгә куяр өчен, бер-ике нәрсә тәкъдим итте һәм шуның соңында гаять тулы һәм исәрле сүзләр белән бер-ике җөмлә нәсыйхәт сөйләде. Сүзе тәмам булыр-булмастан, бохаралы: «Инде дамелла, бу хөрмәтле кеше аларны үзе дә белә торган кеше, Аллаһы теләсә, гайрәт итсә кирәк», – диде. Дамелла: «Белми дип сөйләмим, белә торгандыр, бәлки. Хәтеренә төшермәкче булам», – диде. Безнең сайлануыбыз тугрысында үзенең тырышлыгы булуы хакында аз гына булса да аңлатмады, бәлки, бөтенләй читтә хәбәрсез торучы бер адәм рәвешендә күрелде. Үз-үземә: «Бу бер саф адәм булып, Аллаһы ризалыгы өчен хәрәкәт итүче икән», – дидем һәм, бу көнгә кадәр үземнең дошманлык кылып йөрүләрем өчен, эчемнән үкендем, һәртөрле усал фикерләр белән кергәнем хәлдә, бөтен эчем мәхәббәт һәм дәрт белән тулып, яныннан чыгып киттем.

9. Хәйрулла ахуннан ишеттем:

– Кышкар имамы дамелла Исмәгыйльнең безгә мәгълүм булган бөтен әсәре зәбихә[451] хакында язган аерым язмасыннан гыйбарәт иде. Хәлбуки шул биш-ун юллык язмасы өчен бәгъзе адәмнәр аны гомерләре буенча сүктеләр һәм хурладылар, хәтта вафатыннан соң да рәнҗүләрендә дәвам иттеләр. Шиһаб хәзрәт исә биш-ун юлдан гыйбарәт кенә түгел, бәлки олуг җилдләр тулы әсәрләр язды һәм бу мәмләкәт галимнәренең колакларына кермәгән мөһим вә нечкә мәсьәләләргә караган бәхәсләр ачты. Шуның өчен моның әче сүзләргә һәм урынсыз һөҗүмнәргә төбәү ноктасы булуында гаҗәпләнерлек түгел.

Минзәлә өязенең Сәфәр карьясендәге Шаһгәрдән исемле бер мелла тарафыннан мөфти исеменә җибәрелгән бер басылган әсәр Собраниенең өстәл өстендә ята иде. Бозык гарәпчә язылган бу әсәрдә әлеге мелла: «Мин, Мәрҗани сүзләренә бәхәсләр кылып, бер рисалә төзегән идем һәм шуны да мөфтигә җибәргән идем. Казыйлардан берсе ничектер шул рисаләмне, алып, Мәрҗанинең үзенә җибәргән. Шуннан соң язган әсәрләрендә Мәрҗани минем бәхәсләремә җавап биреп шөгыльләнде», – дигән. Көннәрнең берендә Хәйрулла ахун шул рисаләне күрде һәм, күзлеген киеп, бераз вакыт карады, соңра аркасы белән урындыкка ятып бик озак көлде һәм: «Шаһгәрдән мелла юкны сөйли. Аның шул кәгазьләрен безнең абзыебыз (Гыйнаятулла ахун) булган бер мәҗлестә мөфти Тәфкилевкә китереп биргәннәр. Мөфти ачып караса да, табигый, бернәрсә дә аңламаган һәм абзыйга, биреп: «Карарсың, бер мәгънәле нәрсәсе бармы?» – дигән. Абзый шул кәгазьләрне үзенә алып кайтты. Мөфти Тәфкилев башка бик күп эшләрен дә абзыйга биреп карата иде, хәтта читкә куылуыннан элек шәех Зәйнулла хәзрәтләрен Уфага чакырып җавап алган вакытында үзенә ярдәмче сыйфатында безнең абзыйны алдырган иде. Абзый, әлеге кәгазьләрне карап маташса да, мәгънәле нәрсә тапмады. Шаһгәрдән мелланың шул шикләнүләрен кирәксез һәм мәгънәсез нәрсәләргә мисал итеп, гомер буе көлеп сөйләде. Вафат булганнан соң, абзыйның һәрбер кәгазен җыеп, үземә алып кайттым. Шаһгәрдән мелла бәхәсләре шул кәгазьләр эчендә сәламәт килеш сакланалар. Аны безнең абзыйдан башка караган кеше юк. Аны казыйлар Мәрҗанигә җибәрү түгел, үзләренең дә аннан хәбәрләре юк. Шаһгәрдән меллага әйтегез, кадерле кәгазьләрен бездән барып алсын! Үзен югары күтәрер өчен, нинди юл тапкан[452]!

10. Сөләйман Аитовтан ишеттем:

– 1887 елның (милади) май аенда Шиһабетдин хәзрәтне Габделвәли кызы Фатиха белән булган никахыбызның туена Троицки шәһәренә алып бардым. Казаннан Пирмәгә[453] пароходта һәм аннан Екатеринбургка тимер юлда, аннан Чиләбе аркылы Троицкига почта атларында бардык. Троицкига бер тукталыш калгач, безне каршылаучылар белән очраштык. Болар Троицкиның галимнәр һәм мөдәррисләреннән, байлар һәм танылган кешеләреннән гыйбарәт иде. Чатырлар корып һәм һәртөрле кунак итү әсбапларын әзерләп, безне көтеп торалар икән. Яннарында туктадык. Дамелланы бик ихтирам кылып күрештеләр. Озак вакыт ял иттек. Соңыннан бергәләп шәһәргә киттек. Хәзрәт Троицкида ун көн кадәр кунак булып торды, мин аннан калдым. Хәзрәт шушы сәфәрендә бик күңелле йөрде, бездә бер ныклы таяныч күрепме, ничектер һаман сөйләр, аңлап җиткәнебез кадәр гыйльми нәрсәләрдә бәхәс кылыр иде. Яныбызда ат яратучы өченче бер адәм булды. Хәзрәт бик кәефләнеп сүз сөйләгән вакытларда, бу адәм, бик аз гына форсат килүне уңыш санап, үзенең кара айгыры белән туры биясе турында бәхәс кылырга керешә һәм хәзрәтнең сүзен бүлә иде. Дөрес, сүзне олылау өчен булса кирәк, хәзрәт бу адәмнең сүзен кисмәс, ләкин ризасызлыгы йөзеннән сизелер иде.

Гобәйдулла исемле бер шәкертенең чакыруына күрә, икенче бер вакытта хатыны Хөсәен кызы Фатыйма белән Хан урдасына сәяхәт кылып кайтты. Яхшы пароходлар Иделдә яңа гына йөрергә башлаган вакытлар иде. Кайтканнан соң, ошбу сәфәреннән дә риза булганлыгын һәм: «Пароходта мунчалар кереп кайттык, инде башка рәхәт сәбәпләрен сөйләргә дә хаҗәт юк», – дип сөйләде. Шиһабетдин хәзрәт кабере өстенә куелган таш ошбу Гобәйдулла исемле шәкерте тарафыннан утыртылды. (Мәрҗани хәзрәтләре ни өчендер үзе «Мөстәфадел-әхбар…»да ошбу Троицки һәм Хан урдасы сәфәрләрен язмый.)

11. Сәмәрканд ахуныннан ишеттем:[454]

– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мине якын күрә һәм олылый иде. Бер кызын биргән вакытта, никах мәҗлесенә дә аерым хат белән чакырды. Бервакыт аулакта: «Тәкъсир[455]! Бик кара урында (Мәкәрҗәдә) торып калдым, күңелем бик каралды», – дип зарландым. «Күңелең каралуны ничек беләсең?» – диде. «Гыйбадәтләрдә ләззәт юк», – дидем. «Дөрес, гыйбадәтләрдә хозур вә ләззәт булмау – күңел каралуның билгесе, ләкин моның белән өметсез булырга ярамый, тырышырга, көч куярга кирәк. «Кемнәр безнең өчен тырышалар – шуларны без үз юлыбызга күндерербез»[456] дигән изге сүзләр – Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе», – диде.

415Ш. Мәрҗанинең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган «Мәрҗани» мәҗмугасы. Казан, 1915, 382–416 б.
416Фазыйль – галим кешегә карата кулланыла торган эпитет.
417Тәүзыйх хашиясе – ислам дине методологиясе аңлатмасы.
418Идел һәм Кама буйлары күздә тотыла.
419Әйтем гарәп телендә, биредә тәрҗемәсе бирелә.
420«Җарудә»... – Мәзһирел – кәлимәтил – җарудәтиһи йә әл-ләти фи китаби «Назурә…» – «Назурә…» китабындагы шомлы фикерләрне фаш итү.
421«Назурә…» – «Назурәтел-хак…» – «исеме).
422Мәкаль гарәпчә, биредә тәрҗемәсе бирелә. «Җәмигыть-Тирмизи» («әт-Тирмизи җыентыгы»), 2 кис., 36 б.
423«Җәлал…» – Китабел-газбел-фурат вәл-маэз-зөлалән-нәкыйгъ ли-гыйлләти рәвамел-әбраз ли-әсрах шәрхе Җәлал – «Җәлал» аңлатмасын ачыклауга карата сусаганда бирелгән саф һәм татлы су кебек дөрес фикерләр (китап исеме).
424Ястү намазы – шәфәкъ кызыллыгы беткәннән соң, таң яктылыгы җәелгәнче укыла торган намаз.
425Фарыз – үтәлүе зарур бурыч.
426Өйлә намазы – кояшның иң югарыдан, нәкъ урталыктан, ягъни төшлек турысыннан авышуыннан башлап икенде вакытына кадәр укылырга тиешле намаз.
427Чиркәснең: «Унбер көн килдек. Бу шәһәрдә Әхмәдгали номерларына тукталдык», – дип җавап биргәне хәтеремдә.
428«Әл-бәркуль-вәмиз…» – Китабел-бәркуль-вәмиз фир-рәдди галялбзгыйзел-мөсеммә бин нәкыйзи – «Тискәре» исеме белән аталган дошманның фикерләрен кире кагып яндыручы яшен.
429Тәзкирәтел-хоффаз (Коръәнне яттан белүчеләргә искәрмә), 1 кис., 203 б.
430Нурелгаян әл-Караниның остазына ярдәм биреп язган бер рисаләсен күргәнебез булды. Чыннан да, гүзәл бер әсәр. Фәкать Мәрҗани шәкертләренә нисбәт белән мондый хезмәтләр генә азрак.
431Мәдинәи Мөнәүвәрә – нурлы Мәдинә (Мәдинә шәһәренең аталышы).
432Сөбхател-мәрҗан – мәрҗан тәсбих.
433Һиҗри белән 1194, милади белән 1876 елда Үрнәк-абад шәһәрендә вафат булган сәед Голям Гали Азад бине Нух әл-Хөсәени әл-Билгерами әл-Хәнәфи әсәре. 297 биттә Һиндстанда ташбасма белән басылды. Бу кешенең фарсыча һәм гарәпчә шигырьләре бик җитлеккән һәм матур булуы җәһәтеннән, Һиндстан халкы тарафыннан «Хәссанел-һинд», ягъни «Һиндстанның иң чибәр кешесе» дигән кушамат бирелде.
434Борадәр – ир туган, дус, иптәш.
435Борһан хаҗиның тәрҗемәи хәле «Асар» да телгә алына.
436Моның тәрҗемәи хәле «Асар» да телгә алына.
437Фәтва – нинди дә булса бер эшне эшләү дини яктан дөресме-түгелме икәнен күрсәтеп бирү.
438Мөкаддимәте «Вафиййәтел-әслаф» – «Вафиййәтел-әслаф…» китабының кереше.
439«Шиһабетдин хәзрәт мәдрәсәсенә барудан үзеңнең мохитең тыяр, бара алмас идең», – дигәч: «Юк, барыр идем, аңа булган мәхәббәтемә мохитем түгел, хәтта бөтен дөнья да тыячак түгел», – дип җавап бирде. Моның тәрҗемәи хәле «Асар» да телгә алына.
440Әурад – Коръәннең төнлә белән укыла торган өлешләре.
441Әхзаб – Коръәннең алтмыштан бер өлеше.
442Вирд – билгеле бер вакытта укыла торган дога.
443Игътикяф – мәчеттән чыкмыйча, бераз вакыт гыйбадәт кылып яту.
444Хисне хәсыйн – ныгытылган крепость.
445Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөйләгән сүзләре.
446Матдә – материя (кеше аңыннан бәйсез рәвештә яши һәм анда чагыла торган объектив чынбарлык), әйбер, нәрсә, матдә.
447Моның тәрҗемәи хәле «Асар» да телгә алына.
448Хуҗа Әхмәд мелла Мозаффаров дигән кебек буладыр.
449Мәхкәмә – хөкем итә торган идарә, хөкем йорты, суд.
450Собрание – Духовное Собрание (Диния нәзарәтенең элеккеге аталышы).
451Зәбихә – бугазланган, корбанлык хайван.
452Без Уфага барганда, Хәйрулла ахун Мәрҗанигә иң дошман адәмнәрнең берсе иде. Без барганнан соң бастырган бер рисаләсендә Мәрҗанигә һөҗүм итеп тә шөгыльләнде. Без Уфадан киткән вакытыбызда, Мәрҗанинең иң якын дусларыннан берсе булып калды. Аллаһы теләсә, вафат булган көненә кадәр шул ышанычын саклаган булса кирәк. Моның тәрҗемәи хәле «Асар» да телгә алына.
453Пирмә – Пермь шәһәре.
454Моның тәрҗемәи хәле «Асар» да телгә алына.
455Тәкъсир – руханиларны олылап әйтү.
456Бу аять гарәпчә, биредә аның тәрҗемәсе бирелә.