Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Җанибәк хан

Үзбәк хан вафат булганнан соң, тәхеткә аның олы улы Танибәк утырды. Танибәк күркәм йөзле, атасы Үзбәк хан каршында игътибарлы булса да, ханлыкка чыкканнан соң, әхлагы гүзәл булмады. Шул сәбәпле беркадәр вакыттан соң үтерелде, һәм аның туганы Җанибәк хөкемдар булды.

Боларның һәр икесенең анасы Тыйтгали иде. Үзбәк ханның башка бер хатыныннан Хозырбәк исемле тагын бер улы булып, анысы Җанибәк хан булганнан соң үтерелде. Җанибәк үзенең тумасы Танибәктән соң 1342 елда хан итеп куелды һәм, үзенең тәхеткә утыруын белдерер өчен, тирә-як мәмләкәтләргә илчеләр җибәрде.

Ханнар Русия кенәзләрен кенәзлек дәрәҗәсенә ярлык биреп раслый, шуңа кадәр аларга «кенәз» титулын бирмиләр иде. Хәтта күп вакыт ханнар, үлгән кенәзләрнең иң якыннары булганда да, аларның чыбык очы туганнарына кенәзлеккә ярлык язалар иде. Иван Фёдор улы, агасы Дмитрий вафат булганнан соң, кенәзлек ярлыгын бер ел көтеп торды һәм, ярлык килми торып, кенәз титулын ала алмады.

Ханнар тәхеткә чыгу белән, Русия кенәзләре, Урдага барып, яңа ханны котларга, аның хакимиятен тануын яңабаштан белдерергә мәҗбүр була иде. Шушы максат белән Мәскәү кенәзе Симеон үз гомерендә Урдага 5 мәртәбә барды. Җанибәк тәхеткә чыккач, Русия кенәзләре һәм митрополит Феагонст Сарайга килделәр. Яңа хан Мәскәү кенәзе Симеонны тиз вакыт үтүгә рөхсәт биреп җибәрсә дә, митрополитны озак тотты. Җанибәк, монастырь-чиркәүләрнең алтын-көмешкә, башка зиннәтләргә бай булуын искәртеп, алардан ясак алырга тиешлеген кисәтте. Митрополит моңа риза булмыйча, Үзбәк ханның чиркәү-монастырь милкен ясактан азат итү турындагы ярлыгын искә төшерде. Ләкин, бердән, Җанибәкнең атасы Үзбәк хан ярлыгын бозарга көче җитә, икенчедән, ул бик күп байлыкларның чиркәү-монастырь исеме астында яшеренеп калуын белә иде. Шуңа күрә күп сатулашу митрополит файдасына түгел иде. Җанибәк, бик тирәнгә кермичә, чиркәү-монастырьлар биләмәсендәге милекләр өчен дип, берьюлы 600 сум ясак бирү хисабына эшне тәмам итте. Моның белән Үзбәк ханның рус-православие, аның гыйбадәт йортлары турындагы ярлыгы үз көчендә калды. Һичбер ризасызлык итүче булмады. Митрополит тарафыннан кылынган бу гамәл бөтен Русия руханилары тарафыннан котланды. Аны Урдадан кайтканда хөрмәтләп каршы алдылар.

Үтерелгән кенәз Александр улы Ярослав Пронский Сарайга баргач, Җанибәк хан аңа кенәзлек ярлыгы ихсан кылды[406], кенәзне хан сараеның зур түрәләреннән булган Киндек белән озаттырды.

1347 елда Дәште Кыпчак хөкүмәте, бер сәбәп табып, Тимер исемле гаскәр башлыгы җитәкчелегендә Алексин шәһәре өстенә чирү җибәрде. Тимер, сугышып алганнан соң, шәһәрне яндырды, күп ганимәт малы (трофей) алып, Сарайга кайтып китте.

Мәскәү кенәзе Симеон вафат булганнан соң, Иван Калита белән Симеоннан күп җәфа һәм золымнар күргән Новгород халкы мондый гамәл кылды: ул, Симеонның улларына кенәзлек бирелмәсен, бәлки бу титул Суздаль кенәзе Константинга ихсан ителсен дип, Җанибәк ханга Судаков исемле бер зат җитәкчелегендә илче һәйәте[407] җибәрде. Ләкин хан боларның сүзләрен игътибарга алмады, Симеон белән бертуган Иванга ярлык биреп, кенәз итеп куйды.

1353 елда Новгород кенәзе Константин вафат булганның соңында, Җанибәк хан моның улы Андрейны, ярлык биреп, Нижний Новгород, Городище, Суздаль вилаятьләренә кенәз итеп билгеләде.

1354 елда Глеб улы Фёдор, зур гаскәр җыеп, Муром шәһәре өстенә килде һәм, Муромда кенәзлек итүче Юрий Ярослав улын куып җибәреп, үзен кенәз дип игълан итте. Юрийдан наразый булган[408] Муром халкы моңа шатланды, ярлык алыр өчен, Фёдорны Урдага хан хәзрәтләренә җибәрде. Фёдорның китүен ишетеп, Юрий үзенең гаскәрләрен җыйды, яңадан Муромга кереп утырды, ләкин бу турыда Җанибәккә хәбәр бирү тиеш булганлыктан, ул да Сарайга юлланды. Фёдор белән Юрий хан хозурында хөкемгә тартылдылар. Җанибәк хан Муром кенәзлеген Фёдорга тиешле табып, ярлык бирде һәм Юрийны Фёдорга тапшырды. Юрий аягы-кулы богаулы хәлдә Фёдорның төрмәсендә үлде.

Тверьдә бер-берсенә якын кардәшләр – Василий Михаил улы белән Всеволод Александр улы Холмский дигән кенәзләр үзара дәгъвалаша иде. Митрополит Алексий Владимир шәһәренә килгәч, болар икесе дә аның хозурында хөкемгә тартылдылар. Ләкин болар арасындагы дәгъваны хөкем итәргә митрополитның гына көче җитмәгәнлектән, бергәләп Урдага – хан хәзрәтләре хозурына киттеләр (1357). Җанибәкнең тырышлыгы белән Тверь кенәзлеге Василийга бирелде. Всеволод үзе дә Василий кулына тапшырылды.

1357 елда казый Мөхетдин әл-Бәрдигый дигән бер мәгълүм зат, Сарай шәһәренә килеп, Азәрбайҗан мәмләкәтендә хөкем сөргән Малик Әшрәфтән Җанибәк ханга шикаять итте, аның халыкны җәберләп мал җыюын бик тәэсирле итеп сөйләде. Шуннан соң хан хәзрәтләре, гаскәр җыеп, Малик Әшрәф өстенә яу чапты. Дербенд һәм Ширванны кичкәннән соң, Җанибәк Тәһран елгасы буенда Әшрәф чирүе белән очрашты. Зур сугыш булып, Әшрәф чирүе туздырылды. Әшрәф үзе әсир төште һәм хан хозурына китерелде. Хан хәзрәтләре Әшрәфне, гафу итеп, сарайга алып кайтмакчы иде, ләкин Азәрбайҗанның олуг адәмнәре болай диде: «Әгәр дә Малик Әшрәф сәламәт калса, бу тараф халкына һич рәхәтлек булмас, аның яңадан әйләнеп кайтуыннан һәркем куркып торыр». Бу сүзләр үтерүгә ишарә булганлыктан, хан әмере белән Малик Әшрәфнең җаны кыелды. Моны ишеткәч, Тәбриз халкы шөкер намазлары укыды.

Җанибәк хан шул сәфәрендә, Тәбриз шәһәренә кереп, хөкүмәт Сараена төште, шунда бер кич кунып, иртәнге намазны җәмәгать белән Гали шаһ мәчетендә укыды. Малик Әшрәфнең бөтен хәзинәсен кулга төшереп, гаскәренә бүлеп бирде, ә 400 дөя авырлыгындагы иң яхшы өлешне Сарай шәһәренә кайтарды.

50 мең атлы гаскәре белән улы Бирдебәкне Тәбриздә калдырып, Җанибәк үзе дә Сарайга юл алды. Үзе белән Малик Әшрәфнең Тимер Таш исемле улын һәм Солтан Бәхет исемле кызын да алып китте. Тәбриз халкы Бирдебәкне хөкемдар итеп куйды һәм шул уңай белән бәйрәмнәр ясады.

Хан хәзрәтләре шушы сәфәреннән кайткан вакытта авыр хасталанды. Яшәвеннән өметен өзүе сәбәпле, улы Бирдебәккә хәбәр җибәртте. Улы Бирдебәкне тәхет варисы итеп, халыкка күп нәсыйхәтләр биргәннән соң, Сарайга, кайтып вафат булды. Бирдебәк Сарайга җиткән вакытта хан хәзрәтләре үлгән иде инде. Рус тарихчыларының: «Җанибәк хан улы Бирдебәк тарафыннан үтерелде, һәм моның сәбәпчесе Таулы би исемле бер зат иде», – диюләре нигезсез булса кирәк.

Җанибәк хан һәртөрле халыклар, бигрәк тә рус һәм христианнар өчен гаять мәрхәмәтле бер падишаһ иде. Үзе олуг галимнәрдән булган сәед Шәриф ибне Габделхәмидтән тәрбия алган иде. Шәригать мәсьәләсендә бик нык булып, галимнәрне, сәяхәтчеләрне, күрешергә килүчеләрне хөрмәт иттерде. Ифрат динле, гадел, дәрвиш сыйфатлы, хәерле фикер йөртүче, тугры зат булды. Тәфтазани «Шәрхе тәлхис» («Кыскача аңлатма») исемле әсәрен моңа бүләк иткән һәм әсәрнең башында аның исемен телгә алган иде. «Шәрхе тәлхис» китабын укып таныш булган кешеләр Җанибәк ханның гадәттән тыш бөек, галиҗәнап бер ислам падишаһы икәненә ышанырлар һәм бу мәмләкәт мөселманның горурлыгы булуына шикләнмәсләр.

Җанибәк хан 1357 елда вафат булып, Сарай шәһәрендә җирләнде.

Мамай мирза

Җанибәк вафат булу белән, Алтын Урдада бөек бер фетнә дәвере башланды. Чыңгыз тәртипләре никадәр каты һәм яшәү рәвешенә кулай булса да, Җәнабе Алланың үзенә генә мәгълүм булган сәбәпләр аркасында хөкүмәтләр өстенә кайбер вакыт кисәктән килгән фалиҗ[409] хастасына охшаган бер афәт килә. Алтын Урда белән дә шулай булды. Рус тарихчыларының сүзләренә ышансак, Җанибәк хан үзе дә шушы фетнә корбаны буларак дөньядан кичкән. Ничек кенә булса да, Җанибәк вафатыннан соң аның улы Бирдебәк Дәште Кыпчак тәхетенә чыкты. Ләкин галиҗәнап, мәрхәмәт иясе атасыннан аермалы буларак, Бирдебәк хан каты күңелле, залим, алдын-артын уйламый торган кеше иде: ул үзенең 12 ләп туганын үтертте. Ләкин тәхеттә үзе дә озак утыра алмыйча, 1360 елдагы бер фетнәдә шәһит булды.

Бирдебәк вафат булганнан соң, Бату нәселеннән хан булырлык кеше калмады. Тәртип һәм рәт бетеп, һәр тарафта булган түрәләр үзләре теләгән шаһзадәләрне хан игълан итеп, шулар исеменнән бер-берсе белән сугышалар, көчләп Сарайга керәләр, үтерешеп торалар иде. 1360 тан 1380 елга кадәр 20 ел вакыт эчендә Сарайда 14 хан алышынды. Бу ханнарның исемнәре бары тик суктырылган тәңкәләреннән генә мәгълүм. Шул сәбәпле Алтын Урда күп өлешләргә аерылды. Шуларның берсендә Мамай мирза тырышлыгы белән куелган Габдулла хан хөкүмәт сөрде. Әмма төп хөкемдар Мамай үзе иде.

Мамай – төмән[410] башлыгы булып, фетнә вакытларында күп гайрәт күрсәткән бер заттыр. Бирдебәк ханның кызын алганлыктан, ул мәрхүм ханның кияве иде.

 

Мөрид хан исемле берәү Мәскәү кенәзлеген дәгъва кылып Сарайга килгән Дмитрийны, ярлык биреп, Владимирга кенәз итеп билгеләде. Мамай мирза исә Габдулла хан исеменнән шул ук Дмитрийга «великий кенәз» дәрәҗәсе белән икенче ярлык җибәрде. Мөрид хан, моны ишеткәч, Владимир кенәзлеге өчен ярлык белән Дмитрий Суздальский исемле икенче берәүне билгеләде. Кыскасы, моның кебек тәртипсез һәм башбаштак эшләр бик күп булды, халык ханның кем икәнен дә белмичә аптырашта кала иде. Рус кенәзләре Алтын Урданың бетәчәге һәм ханнар кул астыннан котылу турында хыяллана башлады.

Дәште Кыпчактагы башбаштаклык, хөкүмәтнең көннән-көн хәлсезләнә баруыннан файдаланып, рус кенәзләре аның төрле олысларына, вилаятьләренә һөҗүмнәрен ешайтып җибәрделәр. 1370 елда Дмитрий Константин улы үзенең мөттәфикълары[411] белән Болгарга яу чапты. Хөкемдарлары Асан (Хәсән) иде. Ләкин болгарлар, сугышмыйча, бүләкләр белән каршы чыкты. 1376 елда Мәскәүнең олуг кенәзе Болгар вилаятенә яңадан гаскәр җибәрде. Бу чирү иң элек Казан шәһәрен камап алды. Казанлылар каршы торып караса да, җиңелергә дучар булдылар, 5 мең сум мәсъраф[412] түләделәр. Моннан әүвәл, 1374 елда, новгородлылар Мамай илчеләрен һәм яннарында булган 1,5 мең сакчы гаскәрен сәбәпсез үтерделәр, баш илче Сары Айканы беркадәр иптәшләре белән кулга алдылар. Болар зинданнан качып чыгып сугыштылар, ләкин барысы да һәлак булды.

Мамай да кул кушырып утырырга теләмәде. Мордваларның димләве, юл күрсәтүе белән, Мамай тарафыннан Гарәпшаһ исемле бер гаскәр башлыгы 1377 елда Мәскәү кенәзенә һөҗүм итте. Ләкин, рус гаскәре качу сәбәпле, Гарәпшаһ Нижгородка килеп, аны яндырды. Дәште Кыпчак гаскәре кайтып киткәннән соң, руслар мордваларга һөҗүм итеп, зур зарар китерделәр, үтерделәр һәм әсир алдылар, аякларыннан өстерәделәр, яндырдылар.

Моның үчен алу өчен, Мамай мирза Бегич исемле баһадирын Мәскәү кенәзе Дмитрий өстенә җибәрсә дә, Рязань җирендә, Вожа суы буенда бу гаскәр җиңелде, су аркылы кире чыккан вакытта күп яугирләре батып үлде (1378 ел, 11 август).

Мамай мирза Вожа сугышының үчен алырга бик теләсә дә, илдәге фетнә, гаскәрнең гадәттән тыш таркаулыгы моңа мөмкинлек бирмәде. Шуннан соң ул чиркәс, әрмән, җәнүизләрдән (генуэзлар) ялланган гаскәр төзергә һәм Литва кенәзе Ягайло белән берлек корырга мәҗбүр булды. Мамай 1380 елда ялланган гаскәре белән Иделне кичте, 1 сентябрьдә Ягайло чирүе белән кушылырга өметләнеп хәрәкәт итте. Рус халкы, Мәскәү кенәзе Дмитрий зур куркуга төште. Ватанны, милләтне, динне саклау өчен бар халыкка, кенәзләргә оран салынды. Руханилар да бу эштә алда йөрде. Нәтиҗәдә бер-берсе белән сугышып торган кенәзләрнең күбесе бергә җыелды. Туплану һәм сүз берлеге аркасында Коломна шәһәрендә 15 августта 150 мең гаскәр җыелды. Гаскәрләр: «Җаныбызны бирәбез, ватан һәм динебезне бирмибез!» – дип кычкырышалар, халык моны күреп елаша иде. Рус халкы, руханилар тәреләрен алып чыгып, хатын-кызлар, бала-чагалар, Дмитрий гаскәрен елашып, кыямәт галәмәте кебек сурәттә озатып калдылар.

Ягайло чирүе Мамай янына 1 сентябрьдә килеп җитешә алмады. Руслар 8–9 сентябрь төнендә Дон суын кичтеләр, Дон ярындагы Непрядва елгасы буена урнаштылар, гаскәрләре 10 чакрымга җәелде. 8 сентябрьдә сәгать көндезге 12 дә мәшһүр Куликово сугышы башланды. Башта Урда гаскәре өстен булды. Хәтта бервакыт рус гаскәре белән Дон елгасы арасыннан юлларын кисәр вакыт җитте. Русларның җәяүле чирүләре чабылган үлән төсле авып тора иде. Ләкин кенәз Дмитрий хәлиткеч мизгелдә посуга куйган гаскәрен сугышка кертте. Зәгыйфьләнгән рәтләргә көч керде, руслар бердәм һөҗүмгә ташланды. Ялланган Мамай гаскәре дошманга яңа ярдәм килгән дип уйлап аптырап калды, аннары качарга ук кереште. Руслар беркадәр куып карасалар да, үз хәлләре хәл булганлыктан, тиздән кире кайттылар.

Тарихта тиңдәше булмаган бу сугышта ике яктан 200 мең җан башын салды. Хисапсыз боярлар, кенәзләр корбан ителде, адәм каны 10 чакрымнарга кадәр елга булып акты. Дмитрийга шушы җиңү мөнәсәбәте белән «Донской» титулы бирделәр. Әлеге сугыш урынында Русия хөкүмәте тарафыннан 1848 елда һәйкәл салынды.

Ләкин Мамай мирза өметен өзмәде. Ул, саф «татарлар» дан гына гаскәр җыеп килеп, Мәскәүгә яңа бер һөҗүм оештыру хыялында иде. Шулвакыт мирза Сарайда ханлык тәхетенә Туктамышның чыгуын һәм барлык түрәләрдән бигать[413] алуын ишетте. Туктамышның җибәргән кешесенә Мамай бигать бирмәде. Инде Урда гаскәре Мамайның үзенә каршы чыкты. Мәшһүр Калка елгасы буенда Туктамыш белән Мамай бик каты сугыштылар. Бөтен баһадирларын, гаскәрен югалтып, Мамай мирза хатыннарын, балаларын, хәзинәсен алып, Кырым вилаятендәге Кәфә шәһәренә качты.

Мамай алдан күрүчән, гакыллы, ифрат дәрәҗәдә гайрәтле һәм баһадир бер зат иде. Ләкин тәкъдире шундый булгандыр, эшләре уңмады. Дөньяда бәхет һәм бәхетсезлек дигән нәрсәләрнең булуында шик юк. Әгәр Мамай өчен бәхетсезлек вакыты җитмәгән булса иде, Дмитрий гаскәре Дон суына җиткәнче, Ягайло гаскәре белән кушылып өлгергән булыр иде. Хәлбуки шушы сугыш булган көнне Ягайло чирүе 30, күп булса, 40 чакрым кадәр килеп җитми калды. Әгәр дә сугыш бер көнгә соңга калган булса, табигый, ике гаскәр берләшәчәк иде. Монысы инде Дмитрий бәхете булды. Мамай мирза, Ягайло килеп җитмәсә дә, Дмитрий гаскәренең бөтен куәтен бетереп, юлларын өзәргә нәүбәт җиткәннән соң, посудан чыккан гаскәргә тагын ярты гына сәгать гайрәт күрсәткән булса да, ихтимал ки, җиңгән булыр иде. Бу сугышта Мамай гаскәренең җиңелүенә сәбәп ялланып килгән җәнүизләр һәм әрмәннәр булды. Болар, акча өчен генә килгәнлектән, татар гаскәренең җиңелүенә сәбәп булдылар.

Мәскәү кенәзлегенең Куликово сугышыннан алган файдасы – татар гаскәренең җиңелүен, рус гаскәренең җиңүен күрү сәгатеннән гыйбарәт булды. Юкса Дмитрий шушы сугышта иң олуг кенәзләрен югалтты, гаскәренең күп өлеше харап булды, ватаны һаман да Алтын Урда кул астында калды, кенәз булыр өчен һаман да Сарайдан ярлык барып алу тиеш булды. Мамай таләп иткән кадәр салымны Алтын Урдага илтеп тапшыру хөкеме, асылда, әүвәлге көчендә калды. Шуның өчен сугышның нәтиҗәсе Мәскәү уйлаган дәрәҗәдә булмады. Фәкать хәзерге көндә генә Мәскәү кенәзенең Мамай мирзаны җиңүе гадәттән тыш вакыйга буларак кабул ителә.

Кәфә җәнәүизләре башта Мамайны хөрмәтләп кабул итсәләр дә, соңыннан хыянәт итеп, үзен һәм барлык иярченнәрен үтерделәр, хәзинәсен үз араларында бүлештеләр. Бу вакыйга 1380 елда булды. Ошбу каһарманның соңгы көне шул рәвешчә тәмам булды.

Туктамыш хан

Җүҗи нәселеннән булган Туктамыш хан, Урдадагы фетнә вакытында Сарайдан качып китеп, Сәмәрканд шәһәренә барды да Тимерләнк (Аксак Тимер) хозурында беркадәр вакыт кунак сыйфатында торды. Соңыннан Җүҗи хан токымы өлешендә булган Ак Урдада Сыгнак шәһәрен алып, үзен Насретдин Баһадир хан исеме белән Ак Урда хөкемдары дип игълан итте. Куликово сугышында Мамай мирзаның җиңелү хәбәрен ишеткәч, Тимерләнк ярдәме белән Алтын Урдага кереп, мөстәкыйль хан булды. Шуннан соң Туктамыш Ак Хуҗа исемле бер түрәсен 700 кешелек гаскәр белән Мәскәү кенәзенә җибәрде, рус кенәзләренең хан белән күрешергә килүләрен таләп итте. Ләкин Ак Хуҗа, куркып, Сарайга кайтты. Моңа Мәскәү олы кенәзе Дмитрий Донской бик шатланды һәм Урданың көче бетүенә юрады.

Туктамыш хан, Дмитрийны «акылга утырту» өчен, үзе сәфәр итәргә карар бирде. 1382 елда ул гаскәре белән юлга чыкты. Нижегород һәм Рязань кенәзләре, котлары алынып, ханга ярарга тырыштылар. Дмитрий Туктамышның хәрәкәтен ишетте. Әмма Куликово кырында бөтен гаскәре харап булганлыктан, аның каршы торырга көче юк иде. Шуңа күрә ул, гаскәр җыю сылтавы белән бөтен гаиләсен алып, Мәскәүдән чыгып качты. Туктамыш Серпухов шәһәрен алганнан соң, Мәскәүдә зур фетнә купты. Шәһәрне ташлап чыгучылар күп булды. Бу вакыт мондагы ачлык, елаш, гауга, тәртипсезлек һәм башбаштаклык аңлатып булмас дәрәҗәдә иде.

23 августта Урда гаскәренең бер өлеше Мәскәү янында күренде. Икенче көнне Туктамыш хан үзе дә килеп җитте. Менә сугыш башланды, ул каты сурәттә берничә көн дәвам итте. 26 августта ханның баһадирлары, шулай ук Нижегород кенәзе Дмитрий уллары, Мәскәү кенәзе Дмитрийның каенишләре камалучыларга сугышны туктатырга, ханны ипи-тоз белән каршы алырга өндәделәр. Мәскәү халкы капканы ачты, гаскәрләр һәм руханилар, каршы чыгып, хан хәзрәтләрен каршы алды.

Рус тарихчыларының риваятьләренә караганда, капкалар ачылу белән, Урда гаскәре шәһәргә һөҗүм итеп керде, һәр җирдә үтерү, яндыру, талаулар башланды, хәтта чиркәү белән монастырь маллары да тартып алынды. Тик бу хәбәргә тулысынча ышанырга ярамый. Татар ханнарында бу рәвешле золым итү зур гаеп санала, аның өстенә шәригать тарафыннан тыела иде. Туктамыш кебек каһарман, галиҗәнап бер ислам падишаһының болай алдап, түбәнлеккә төшүе мөмкин түгел. Биредә төп гаеп үгет-нәсыйхәткә карамыйча үҗәтлек күрсәткән һәм каршы торырга маташкан шәһәр халкының үзендә булырга тиеш. Болай булганда үтерү һәм талау булачагы табигыйдер.

Мәскәүне кулга төшергәннән соң, Туктамыш хан гаскәре Владимир, Переяславль, Юрьев кебек шәһәрләрне алды, ә Тверь кенәзенә, Урда гаскәренә ихтирам күрсәткәне, ханга зур бүләкләр җибәргәне өчен, ярлык бирелде. Моннан соң Туктамыш хан бөтен чирүе белән Урдага кайтып китте.

Дәште Кыпчак гаскәре киткәннән соң, Мәскәү кенәзе Дмитрий Донской, качкан җиреннән чыгып, Мәскәүгә кайтты. Шәһәрнең күп җире яндырылган, ватылган, фәкать Кремль һәм андагы манара гына исән калган иде. Моны күреп кенәз «аһ» итте, мәетләрне күмдерергә һәм шәһәрне төзәттерергә кереште.

Куликово сугышында җиңүләрен руслар үзләренең руханиларының могҗизаларыннан һәм изгеләренең бәйрәм көннәренә туры килүеннән күрә. Ләкин әлеге Мәскәү бәласе бары тик Куликово сугышының нәтиҗәсе булды. Әгәр дә Дмитрий Мамай тарафыннан куелган солых шартларын кабул иткән булса, ихтимал ки, бу мәмләкәттә Туктамыш ханның исеме дә ишетелмәс иде. Инде Мамайга тиячәк даньны рус кенәзләре Туктамыш ханга илтеп тапшырырга мәҗбүр булды. Өстәвенә Мәскәү шәһәре харап булды. Рус гаскәренең күңелләренә җирләшкән гайрәт шул көнге сугыш аркасында тәмам бетте. Кыскасы, Мәскәү вакыйгасыннан соң руслар тулысынча Алтын Урда кул астына керде. Куликово сугышы үзенең әһәмиятен югалтты.

Мәскәү кенәзлегенең бу рәвештә зәгыйфьләнүен күреп, Тверь кенәзе Михаил, Владимир һәм Нижегород кенәзлекләрен сорар өчен, Туктамыш хан хезмәтенә улы Александрны Урдага җибәрде. Моны ишеткәч, Дмитрий Донской да үзенең боярлары белән улы Василийны күп бүләкләр белән Сарайга озатты (1383). Шул ук елның җәендә хан тарафыннан Мәскәүгә Карача мирза килде. Дмитрий моңа бик шатланды. Шул вакытларда Нижегород кенәзе Дмитрий вафат булгач, Туктамыш хан кенәзлек ярлыгын аның өлкән туганы Бориска бирде.

1385 елда озын маҗаралар сәбәпле Туктамыш хан Тәбризгә 100 меңле гаскәр белән яу чапты, шәһәргә җиңүче сыйфатында керде, ләкин дошманы Солтан Әхмәд Багдад шәһәренә качып өлгерде. Шушы Тәбриз вакыйгасын сылтау итеп, Тимерләнк Туктамыш ханга сугыш игълан итте. Боларның хәрби дәгъвалары озак елларга сузылды, ике хөкемдар күп мәртәбәләр сугыштылар. Нәкъ шушы чорларда Мәскәүдә 39 яшендә (1389) Дмитрий Донской вафат булды. Кенәз итеп улы Василий билгеләнде. Василий гадәт буенча Урдага барды, ханның илтифатына лаек булды. Аңа үзенең үтенүе буенча Мәскәү кенәзлегенең киңәюенә һәм көчәюенә сәбәп булган өстенлекләр бирелде. Василий, зур мәрхәмәтләргә ирешеп, Мәскәүгә кайтып китте. Рус халкы моңа бик шатланды. Василийның Сарайга барып, зур өстенлекләр алуының төп сәбәбе Тимерләнк иде. Ул шул араларда Дәште Кыпчакка һөҗүм итәргә әзерләнгәнлектән, Туктамыш ике ут арасында калудан нык шикләнде, кенәзнең һәрбер сораган нәрсәсен бирергә мәҗбүр булды.

Туктамыш белән Тимерләнк арасындагы хәлиткеч сугыш 1395 елда Терек елгасы буенда булды. Биредә адәм каны елгалар булып акты, диләр. Өч тәүлек тоташ сугышканнан соң, Туктамыш хан җиңелеп, качарга мәҗбүр булды. Моннан соң Тимерләнк явы, Дәште Кыпчак өстенә ябырылып, үтерергә, таларга, яндырырга кереште. Мәдәниятле ил адәм үләксәсе белән тулды. Хисапсыз әсирләр алынды. Русия мөселманнарының бабалары Тимерләнктән күргән кебек фаҗигане башка һичкемнән күрмәгәннәрдер. Бөек Дәште Кыпчак мәмләкәте харап булуның, иксез-чиксез Русия дәүләте мәйданга чыгуның сәбәбе Тимерләнк булды.

 

Сарай, Хаҗитархан (Әстерхан) шәһәрләре, гомумән, Дәште Кыпчак җир белән тигезләнгәннән соң, руслар иркен сулыш алды, 12 ел чамасы вакыт рәхәтлек һәм иминлек белән гомер сөрде. Ара-тирә Урда халкы хөкүмәтне тергезгәләсә дә, араларында тынычлык булмады. Мәскәү кенәзе ханнар янына үзе бару түгел, кеше дә җибәрми иде. Ясак түләү, Урда хөкемдарларына ихтирам, түбәнчелекле караш тәмам бетте.

Тимерләнк кайтып киткәннән соң, Туктамыш, качкан җиреннән чыгып, гаскәрен җыйды, Сарай шәһәренә кайтып, аны торгызды, үзенең бөек хан икәнен тирә-як халыкларына игълан итте. Ләкин аңа көтмәгәндә Тимер Котлык дигән икенче хан һөҗүм итте. Көче азлыктан, Туктамыш гаиләсен, хәзинәсен алып качты, Литва кенәзе Витовтка, Киев шәһәренә барып сыгынды, аннан үзенең хөкүмәтен кире кайтарып алырга ярдәм сорады. Моның бәрабәренә Витовтка Мәскәү кенәзлеген бирәчәк булды. Витовт Тимер Котлыкка яу чабарга карар бирде. Ләкин 1399 елгы сугышта Витовт белән Туктамыш гаскәре тар-мар ителде.

Туктамыш хан омтылышлы-дәртле, гайрәтле, алдан күреп эш йөртүчән бер падишаһ иде. Әмма Тимерләнк вакыйгасыннан соң ул үзенең бәйсезлеген, ханлыгын югалтты. Витовт Тимер Котлык сугышларыннан соң иске хөкүмәтен кайтару тырышлыгы белән сахраларда гомер кичерде, кайвакытларда Сарайда һәм Алтын Урдада хөкүмәт сөргән ханнар белән сугышып карады. Ләкин максатына ирешә алмады. Ниһаять, Урдада хөкүмәт сөргән Шадибәк ханның Идегәй мирза командасында булган гаскәре белән Төмән янында сугышты һәм бер бәрелештә Идегәй тарафыннан үтерелде (1404 яки 1407 елда).

Туктамыш ханның Җәләлетдин, Хәбәр Бирде, Кибәк, Кәрим Бирде, Искәндәр, Әбү-Сәгыйд, Күчек, Кадыйр Бирде исемле уллары бар иде. Боларның кайберләре Сарайдагы фетнәләр вакытында ханлык тәхетенә чыккаладылар һәм акчалар суктырдылар. Җәләлетдин Русиягә качкан иде. Соңрак Сарайдагы фетнә аркасында 1411 елда тәхеткә чыкты, 14 ай хан булып утырды. Ләкин Мәскәү кенәзе Василий бүләкләр алып Сарайга килгәндә, Җәләлетдин үзенең туганы Кәрим Бирде тарафыннан үтерелгән иде. Василий яңа хан Кәрим Бирдегә керде һәм бүләкләрен аңа тапшырды. Моннан соңгы балаларының кайберләре ханлык тәхетенә чыксалар да, бер-берсен үтереп бетерделәр.

406Ихсан кылу – бүләк итү.
407Һәйәт – комиссия.
408Наразый – риза булмаган.
409Фалиҗ – паралич.
410Төмән – ун мең.
411Мөттәфикъ – союзник.
412Мәсъраф – контрибуция.
413Бигать – хакимиятне тану.