Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Бату хан

Җүҗи хан вафат булгач, Дәште Кыпчак ханлыгы өчен Чыңгыз хан Җүҗи ханның улы Батуны хан итеп билгеләде. Батуның «әйе», «хуп», хөрмәтләү, олылау мәгънәләрендәге «Саин» дигән кушаматы бар иде. Чыңгыз Утчәкин дигән кешене Батуны тәхеткә утыртыр өчен җибәрде. Дәште Кыпчакта боларны зур хөрмәт белән каршы алдылар. Утчәкин Чыңгыз хан әмере буенча Батуны тәхеткә утыртты, олуг каганның нәсыйхәт һәм боерыкларын рәсми сурәттә ирештерде. Яңа хан куелу мөнәсәбәте белән зур бәйрәм ясаганнар иде, ләкин шул вакытны Каракорымнан Чыңгыз ханның үлү хәбәре килеп, туй һәм бәйрәмнәр туктады. Бату хан һәм шаһзадәләр елашып матәм тоттылар.

Бату хан 1229 елда булачак корылтайда катнашу өчен, үзенең туганнарын алып, Каракорымга сәфәр итте. Каракорымда бөтен шаһзадәләр, түрәләр җыелып, Чыңгыз хан өчен матәм тоттылар һәм мәрхүмнең васыяте буенча каган итеп аның улы Үгедәйне сайладылар. Корылтайда кыпчак төрекләрен тәмам буйсындыру, болгарларны, русларны итагатькә китерү нияте кабул ителде. Үгедәй каган барлык чыңгызиларны, кул асларындагы гаскәрләре белән, Бату хан командасына тапшырды һәм корылтай карарын җиренә җиткерергә боерды. Гаскәр эчендә иң тәҗрибәле баһадирлардан Бурулдай һәм Җүҗи хан командасында йөргән Субудай исемле кешеләр бар иде.

1236 елда Бату хан гаять көчле гаскәр белән Болгар мәмләкәтенә һөҗүм итте. Гаскәр башлыгы Субудай, Болгар шәһәре халкын бөтенләй кырып, шәһәрне яндырды. Бу вакыт Болгарда Илһам исемле зат падишаһ иде. Монголлар соңрак, Болгар мәмләкәте белән солых төзеп, мәгълүм бер салым бәрабәренә илнең элекке әмирләрен урыннарында калдырды.

Болгар чикләрен үткәч, Бату гаскәренә башка хан, шаһзадә һәм гаскәр башлыклары үзләренең чирүләре белән килеп кушылдылар. Бату хан, түрәләрне җыеп, киңәш мәҗлесе ясады һәм бирелгән карар нигезендә, зур урманнарны үтеп, рус кенәзләре җиренә керде. Аннары, буйсынуларын таләп итеп, илчеләр җибәрде. Руслар баш тартты. Иң элек Бату гаскәренә каршы Рязань кенәзләре сугышка чыкты. Әмма сугыш башланыр-башланмас кайберләре үтерелде, кайберләре әсир төште. Биш көн камалыштан соң Рязань шәһәре Бату кулына керде. Шәһәр халкы үтерелеп, үзе яндырылды (1237 ел, декабрь).

Берничә рус кенәзе Бату хан гаскәренә каршы Коломна шәһәре янында чыксалар да, аз вакыт эчендә җиңелделәр. Бату хан Мәскәүгә барып, аны яндырды (бу вакыт Мәскәү бик кечкенә шәһәр иде), кенәзен әсир итеп алды. 1238 елның 2 февралендә Бату явы Владимир шәһәре янына килеп чыкты һәм, шәһәргә һөҗүм итеп, аны җиденче көнендә алды. Февраль аенда урысның 14 ләп шәһәре Бату хан кулына керде. Болар арасында Суздаль, Кострома, Ростов шәһәрләре бар иде. Русларның көче тәмам бетте, әһәмият биреп сугышырлык урын калмады.

Моннан соң Бату хан Новгородка юнәлде, юл өстендә булган Тверь һәм башка шәһәрләрне алды. Новгород шәһәренә 100 чакрым җитмәстән, бердән, кыпчак төрекләренең һөҗүм ихтималын ишетеп, икенчедән, язгы ташулар башлану сәбәпле, Новгородтан кире борылды. Бу новгородлылар өчен бәхет саналды. Чөнки рус кенәзләренең әлеге иң бай шәһәрен алган булса, Бату гаскәре алтын-көмешкә күмеләчәк иде.

Бату хан, юл өстендәге шәһәрләрне алып, Дон тарафына җитте, Әстерхан сахрасында Кудан хан җитәкчелегендәге кыпчак гаскәрен тар-мар итте (1239). Хан гаиләсе һәм калдык чирүе белән Венгриягә качты, христиан динен кабул итте, король канаты астына сыенды. Шул ук елны Бату гаскәре, яңадан рус җиренә кереп, Муром, Переяславль, Чернигов шәһәрләрен алды. Шуннан соң, ял итү өчен, Бату үзенең гаскәрен Дон буена кайтарды.

1240 елда Бату Киевка юнәлде. Днепр ярының биек тавы башында җәелеп яткан зур, зиннәтле шәһәрне күреп, ул бик гаҗәпләнде. Бу вакытларда Киев – иң бай һәм иң мәшһүр шәһәрләрнең берсе, даны еракларга таралган иде. Бату, бирелүләрен сорап, илчеләр җибәрде. Ләкин киевлылар аларны үтерделәр һәм сугышка әзерләнделәр. Илчеләренең үтерелүенә гаять ярсыган Бату, гаскәрен үзе җитәкләп, Днепрны кичте һәм шәһәрне камап алды. Киев кенәзе Дмитрий, җиңеләсен ачык белсә дә, халык ихтыярына бирелеп, саклану чараларын күреп карады, һөҗүм башланды. Кыямәт рәвешендә дәһшәтле бер сугыш булды, халык утын урынына туралды, адәм каны гөрләвекләр булып акты. Кенәз үзе әсир төште. Батырлыгын исәпкә алып, Бату аның җанын кыймады.

Көньяк рус кенәзләренең Венгриягә качуларына һәм венгр короленең аларны кабул итүенә ачуланып, Бату шунда яу чабарга һәм бөтен Европаны яулап алырга карар бирде. Шул планын тормышка ашырып, ул Ладыжин, Каменский, Валенский шәһәрләрен алды, Галицияне үтеп, Польша җирен яулады. Бурулдай, Субудай, Казан кебек баһадирлар, икенче юнәлештә һөҗүм итеп, Силезия, Богдан җирләрен алдылар һәм Венгриянең Сай елгасы янында берләштеләр.

Бу хәлне күргән европалылар дер-дер килә башлады, өсләренә ябырылган афәттән ничек котылырга белми аптырадылар. Һөҗүм иткән тәкъдирдә, Бату хан бөтен Европаны яулап алып, монгол мәмләкәтенә кушачак иде. Ләкин европалыларның бәхетләренә күрә, Батуга Үгедәй каганның вафат хәбәре килеп төште. Бату хан, яу эшен кичектерергә мәҗбүр булып, Идел буена кире кайтып китте.

Идел буена кайткач, мәмләкәтен идарә итәргә уңайлы булсын өчен, ул Каракорым үрнәгендә шәһәр салдырырга кереште һәм аңа «Сарай» дип исем бирде. Үгедәй вафатыннан соң каган итеп аның улы Көек, ул да үлгәч, Бату инициативасы белән Тули ханның улы Мәнгу сайланды. Бату һәрвакыт каганга буйсына, аның боерыкларын җиренә җиткерә, читтән килгән илчеләрне Мәнгу каганга җибәрә иде. Ләкин, никадәр кыстасалар да, үзе каган булудан баш тартты.

Буйсынуларын белдерергә һәм кенәзлекләрен раслатып ярлык алыр өчен, рус кенәзләре берәм-берәм Бату хозурына, Сарай шәһәренә килә башладылар. Иң элек Ярославль кенәзе килде һәм, баш июен белдереп, улы Константинны Каракорымга Үгедәй каган хозурына җибәрде (1243). Новгород кенәзе Александр Невский да үзенең туганы Андрей һәм олуг боярлары белән Батуга, кыйммәтле бүләкләр китереп, тез чүктеләр (1247).

Бату хан җәй көннәрендә Идел буенда – хәзерге Казан, Сембер, Самар, Сарытау тирәләрендә күчеп йөри, август кергәч, Идел буена түбән төшеп китә иде. Иске рус тарихчылары Батуның рус өстенә килүен бик тәэсирле итеп яза, аның гаскәрен вәхшәт белән сыйфатлыйлар. Әлбәттә, Бату ханның рус өчен гаять зур афәт булуын инкяр итү дөрес эш түгел. Ләкин моның җаваплылыгы Бату хан өстенә генә түгел, русларның үз өсләренә дә төшә. Кыпчакларга яу белән килгән Җүҗи хан гаскәренә каршы руслар, үз хәлләрен үзләре белмичә, сугышка чыкты, монголларның ниятләрен боздылар. Менә шул сәбәпле алар рус кенәзләреннән үч алырга мәҗбүр булды.

Чынлыкта Батудан күргән мәшәкатьләр аркасында руслар файда күрделәр, үзара дошманлыкны акрынлап ташладылар. Хикмәт кенәзләрнең күплегендә түгел, бәлки азлыгында икәнен төшенеп, бер ноктага җыелдылар. Монголлардан гаскәр тәртипләрен, сугыш гыйлемнәрен, чирү йөртү ысулларын өйрәнделәр, ил белән идарә итү сабагын алдылар. Ханнар-каганнар янына йөреп, законнар буенча, тәҗрибә тупладылар. Кыскасы, яшәү өчен көрәш һәм иҗтимагый тормыш тәртипләрен үзләштерделәр. Чынлыкта бүгенге Русияне Русия иткән нәрсә Чыңгызлар, Батуларның дәресләре булды. Турысын әйткәндә, руслар монголларга рәнҗү түгел, бәлки рәхмәт укырга тиешләр.

Бату хан, соң вакытларында аягы авыртканлыктанмы яки башка берәр сәбәптәнме, мәмләкәт эшләрен улы Сартакка тапшырып, үзе бер читтәрәк торды.

Күбрәк сүзләргә күрә, Бату хан-Саин 1255 елда Сарай шәһәрендә вафат булган.

Бәркә хан[405]

Бату вафатыннан соң Чыңгыз законы нигезендә Мәнгу каган Бату хан улы Сартакны, ә аның вафатыннан соң Батуның икенче улы Улакчыны хан итеп куйса да, һәр икесе аз вакыт эчендә дөнья куйдылар. Сартак хан булып хәтта тәхеткә дә утырып өлгермәде диючеләр бар.

Улакчы хан вафат иткәч, Мәнгу каган Дәште Кыпчакка Җүҗи хан улы Бүркәне хан итеп куйды. Бүркә дә, Чыңгыз законына туры китереп, каганга күп бүләкләр җибәрде һәм зур туйлар ясады.

Аллаһы Тәгалә һидаят биреп, Бүркә хан ислам динен кабул итте һәм исемен дә Бәркәгә алмаштырды. Элекке исеме Бүркә углан иде. Бәркәгә ияреп, хатыны Чәчәк, үзенең бер тума энесе Тукай Тимер, башка татар түрәләре дә ислам кабул иттеләр. Мөселман булганнан соң, Бәркә Багдадтагы Габбас хәлифәгә буйсынуын белдерде һәм һәрвакыт аның белән хат алышып торды. Бәркә хан заманында Җүҗи олысы (Дәште Кыпчак мәмләкәте) «Бәриятел-Бәрәкәт» исеме белән танылды. Сарай шәһәрен дә төзетүне Бәркә хан тәмам итте.

Бәркә хан белән мәшһүр Һулагу ханның аталары бертуган иде. Бәркә – Җүҗи улы, Һулагу – Тули улы, ә Җүҗи белән Тули Чыңгызның үз уллары иде. Һулагу хан хәлифә кул астындагы җирләрне яулап алырга уйлады һәм, рөхсәт сорап, Мәнгу каганга мөрәҗәгать итте. Каган рөхсәтен бирде. Бату әле исән вакыт булса кирәк, хан тәхетенә менмәгән Бәркә, Габбас хәлифә белән дус булу сәбәпле, Һулагу явын туктатырга теләде һәм Бату ханга шикаять итте. Бату, энесе Бәркәнең сүзенә колак салып, каганнан Һулагуның хәрәкәтен тындырды. Бату вафат булып, Бәркә үзе хөкүмәт башына килгәннән соң, Һулагу каганнан хәлифә җиренә керергә яңадан рөхсәт сорады, каган аның үтенечен кире какмады. Аның рөхсәтенә таянып, Һулагу Багдадны харап итте, хәлифәнең үзен дә үтерде.

Үзе мөселман булганлыктан, Бәркә хан өчен бу вакыйга бик авыр булды һәм ул, гадәттән тыш ачуы килеп, үч алу чараларын эзләргә кереште. Чыңгыз хан законнарын бозарга һәм Һулагуны хәрби көч белән җиңәргә мөмкинлеге булмаганлыктан, Бәркә Каракорымда каган тәхете өчен көрәш оештырды, Һулагуның илтифатын Мисырны һәм бөтен ислам дөньясын яулап алудан читкә юнәлтте. Ислам дөньясын Һулагу кылычыннан коткаруда Бәркәнең хезмәте әйтеп бетергесез зур булды, диләр.

Шушы вакыйгалар сәбәпле Бәркә белән Һулагу арасында дошманлык артканнан-арта барды һәм ахыр чиктә сугышларга китерде. 1261 елда Бәркә һәм Һулагу гаскәрләре Кавказның Ширван дигән җирендә йөзгә-йөз очрашты. Башта Бәркә хан тарафы җиңгән булса, соңыннан Һулагу чирүе өстен чыкты. Шул ук елны Дербенд янында Һулагу гаскәре Бәркә гаскәрен яңадан җиңде. Һулагулылар Бәркә гаскәре артыннан аның мәмләкәтенә кереп таладылар, үтерделәр, бик зур зыян салдылар. Шулвакыт гаскәре белән артта килгән Бәркә хан үзе килеп җитеште һәм Һулагу хан чирүенә һөҗүм итте. Һулагу, каршы тора алмыйча, кире чигенде, качып, Терек бозы өстенә керде. Шул чакны боз ярылып, гаскәрнең бик күбесе су төбенә китеп һәлак булды. Арттарак калган Һулагу гаскәре куып килүче Бәркә хан гаскәре тарафыннан кырып салынды. Һулагу тәмам җиңелде. Тарихларда бу сугыш «Тимер капу сугышы» буларак мәшһүр. Бәркә хан, тау-тау өелеп яткан Һулагу гаскәре үләксәләрен күргәч: «Аллаһы Тәгалә Һулагуның җәзасын бирсен! Монголны монгол кылычы белән туратты, әгәр дә арабызда бердәмлек һәм оешканлык булган булса, монгол гаскәре бөтен дөньяны яулап алачак иде!..» – диде. Бәркә бу сүзне ханнар, түрәләр, чиновниклар, бер өлеш гаскәрнең монгол булганлыгы өчен әйткән, юкса аның гаскәренең тулысы белән диярлек кыпчак, болгар төрекләре, финнар һәм башкортлардан торуы мәгълүмдер.

 

Шулай итеп, Багдадта Коръән-Шәриф, хисапсыз хәдис һәм башка китапларны Диҗләгә тутырып, ничә мең мөселманны нахакка кырдырып, елгалар рәвешендә кан агызучы, каләм белән яза алмаслык вәхшилекләр кылган Һулагудан бөтен ислам дөньясы өчен үч алганнар – бүгенге Русия мөселманнарының Бәркә хан кул астында сугышкан бабалары булды. Дөньяда һичбер ислам гаскәренең кулыннан килмәгән һәм килмәячәк бер эшне бу каһарман һәм арысланнар эшләде.

Шушы вакыйгалардан соң кайгыдан хасталанган Һулагу 1264 елда вафат булды. Аның урынына улы Абака хан утырды. Абака атасының үчен алу өчен, Бәркә хан белән сугышкалап караса да, атасы кебек җиңелүдән башкага ирешә алмады.

Бәркә хан гасырында Дәште Кыпчак хөкүмәте Русиядә икенче кат перепись ясатты. (Беренчесе Бату заманында булган булса кирәк.) 1257 елда Суздаль, Рязань кенәзлекләрендә перепись ясап йөрүче Бәркә хан кешеләре моңарчы ясак түләмичә, мөстәкыйль рәвештә хөкүмәт сөреп яткан Новгород иленә кереп җан хисабын ала башладылар. Шулвакыт Новгород халкы, Бәркә хан кешеләренә каршы торып, үз хисапларын бирмәс өчен баш күтәрде. Ләкин Новгород кенәзе Александр Невский, хан чиновникларына каршы фетнәнең һәлакәт икәнен белгәнлектән, чуалышны бастырды һәм буйсынырга өндәде. Бәркә хан чиновниклары, бөтен Новгород кенәзлегенең җан хисабын алып бетергәннән соң, 1259 елда Сарайга кайтып китте. Бу хәлләрдән соң Новгород кенәзлегенең дә Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынуы үзеннән-үзе мәгълүм булыр.

Бәркә хан үзенең ислам динен кабул итүен белдереп, 1263 елда Мисыр падишаһы Мөлек Заһир Бәйбарска илче җибәргән иде. Моннан соң ике арада һәрвакыт илчеләр, хатлар йөреп торды.

Бәркә хан исламда нык иманлы булып, дингә һәрдаим ярдәм бирә, галимнәрне ихтирам итә, гадел, сабыр, гүзәл әхлаклы, кан түгү һәм шәһәрләрне харап итүдән сакланучы, акыллы һәм зирәк, гаять гайрәтле бер падишаһ иде, диләр. Ул үзен Коръәнне, шәригатьне, динне сакларга тиеш дип санады, һәм башкалар да аңа «Насретдин», «Әбү әл-Мәгали» кебек бөек титуллар бирде. Ислам галимнәренең бөекләреннән булган Әбү әр-Рәҗаи Мохтар бине Мәхмүд әз-Заһиди, ислам диненең хаклыгын исбат итеп, 1259 елда бер китап язып тәмам итте һәм, исемен Бәркә хан титулы булган «Насретдин» мөнәсәбәте белән «Рисаләте Насыйрия» дип куеп, Бәркә ханга бүләк итте.

Бәркә хан, 14 еллап хөкүмәт сөреп, 1266 елда каты авыру аркасында (чәнчүләр, ашказанында спазмнар) вафат булды һәм Сарай шәһәрендә күмелде. Бу вакыт яше якынча 60 та иде, диләр.

Нугай мирза

Нугай мирза Җүҗи хан оныкларыннан һәм Бәркә хан заманыннан башлап зур хезмәтләр башкаручы олуг затлардан акыллы һәм тәҗрибәле бер түрә иде. Кырым вилаяте һәм бүгенге Екатеринослав (хәзерге Днепропетровск) губернасында булган киң сахралар Нугай мирза кул астында иде. Нугай мирза бу җирләрдә генерал-губернатор рәвешендә хан исеменнән хөкем йөртә иде.

Бәркә хан вафат иткәч, Мәнгу Тимер, ул да үлгәч – Тудә Мәнгу, ә монысы да читләштерелгәч, Теләбуга ханлык тәхетенә утырды. Нугай мирза бу ханнарның һәркайсы каршында игътибарда булды, үзе торган җирен әүвәлгечә идарә итеп килде. Аннары Теләбуга ханның яшьлегеннән файдаланып, бөтенләй үзидарә юлына керде, хан кул астында икәнен онытып, аңа баш бирмәскә, үзе теләгәнчә эш йөртергә кереште.

Курск вилаятендә баскак булып торучы Әхмәд кайбер гамәлләре белән рус түрәләрен һәм руханиларын кыерсыткач, болар Теләбуга ханга шикаять иттеләр. Хан Әхмәд баскакка шелтә белдерде һәм монгол-татар авылларын яндыртты. Әхмәд рус кенәзләре өстеннән Нугай мирзага язды. Нугай мирза Курск кенәзләре өстенә гаскәр җибәрде һәм тегеләрне качарга мәҗбүр итте. Бу хәл Теләбуга хан белән Нугай мирза арасы тәмам бозылуга сәбәп булды.

Моннан элек Теләбуга хан Венгриядән сугышып кайткан вакытта Нугай мирза үзенең гаскәре белән ханнан аерылгач, ә Теләбуга хан аннан соң юл адашып, каты бураннарга очрап, зур һәлакәткә төшкән иде. Ханның 100 мең кадәр гаскәре өшеп һәм ачлыктан харап булды, үзе һәм хатыны көчкә генә исән калды. Теләбуга хан бу һәлакәтне Нугай мирзаның аерылып китүеннән күрде, шуның өчен аннан үч алырга карар бирде. Баскак вакыйгасы исә җәрәхәткә тоз салу кебегрәк бер эш булды.

Нугай мирзаның Теләбуга хан хозурындагы шымчысы ханның һәр хәрәкәте турында мирзага хәбәр биреп тора иде. Шымчы Нугай мирзага, хан сине үтерергә карар бирде, башыңны коткар, дигән хәбәр салды. Бу хәйлә мирзаның үзе тарафыннан оештырылган булганлыктан, Нугай, көтмәгәндә һөҗүм итеп, Теләбуга ханны, аның тарафдарларын үтертте һәм Теләбуга урынына Мәнгу Тимернең улы Тыктай (Тәктагу)ны хан итте (1291). Нугай мирза үзенең Бәйлык исемле хатынын яңа хан хозурына җибәреп, әүвәлге хан вакытында үзенең зарарына эшләгән түрәләрнең үтерүен үтенде. Бәйлык Тыктай тарафыннан зур хөрмәт белән каршы алынды. Түрәләр берәм-берәм чакырылып үтерелделәр. Теләгенә ирешкәннән соң, Бәйлык ире янына кайтып китте.

Үзенә каршы булган хан һәм барлык түрәләр үтерелеп бетүе аркасында, Нугай өчен дөнья иркен калды, тарафдарлары бик күбәйде. Хөкем итеп торган җирләре киңәйде, йогынтысы артты, шөһрәте дә таралды. Турысын әйткәндә, Нугай кечкенә бер ханлык тәшкил итте. Нугайдан күреп, башка түрәләр дә үз көчләрен күбәйтергә керештеләр һәм, ханлыкны ныгытасы урынга, үзләренә өстенлекләр алу өчен тырыша башладылар. Шул сәбәпле монголларның көчләре бетәчәге һәм төрле ханлыкларга аерылып таралачагы ихтимал ителә башлады. Ләкин кыпчак төрекләре дә, болгар төрекләре дә йә изелеп, йә зәгыйфьләнеп беткәнлектән, яңадан мөстәкыйльлек алырга көчләре юк иде. Ә рус кенәзләре бер-берсе өстеннән ханнарга әләк ташып йөрү белән мәшгуль булды.

Великий кенәз Дмитрий Нугай мирзаның бу дәрәҗә шәүкәтен күргәч, моннан Теләбуга ханнан да артыграк курка башлады. Бер яктан, ул үз улы Александрны кыйммәтле бүләкләр белән Урдага, хан хозурына җибәрсә, икенче яктан, Нугай мирзага ярарга тырыша иде. Кенәзлекне дәгъва кылучы (Дмитрийның бер тумасы) Андрей рус кенәзләрен үз ягына аударгач, шул ук максат белән Нугай мирза янына да барды. Андрей рус кенәзләре белән берлектә Дмитрийга каршы сугыш ачты. Нугай мирза Андрейга ярдәм итәр өчен, Тыктай хан тумасы Дүдин түрәне гаскәр башлыгы итеп, беркадәр чирү җибәрде. Дүдин Переяславль шәһәренә һөҗүм иткәч, кенәз Дмитрий шәһәрдән чыгып качты. Дүдин Муром, Суздаль, Владимир, Юрьев, Углич, Коломна, Мәскәү һәм башка шәһәрләрне берәм-берәм алды. Аннары Тверь шәһәрен биләп, Новгородка юнәлде. Новгород халкының монгол-татар исеменнән куркулары тән вә каннарына сеңгәнлектән, алар каршы тору ихтималын күңелләренә дә китермәделәр, кыйммәтле бүләкләр белән Дүдингә каршы чыгып, баш ордылар. Дүдин Андрейны Новгородка кенәз итеп куйды һәм гаскәре белән Нугай мирза янына кайтып китте.

Мәнгу Тимер хатыны Чәчәк бик акыллы, зирәк бер хатын булганлыктан, ире вакытында хөкүмәт эшләрендә катнаша һәм сәяси мәсьәләләр белән шөгыльләнә иде. Ире үлгәч тә, шул эшен дәвам итте. Дошманнары моны Нугай мирзага шикаять иттеләр, әгәр дә вакытында юлдан алып ташланмаса, бу хатын, зур йогынты алып, Нугай мирзаның юлын кисәчәген аңлаттылар. Шул сәбәпле Нугай мирза Чәчәкне яшерен сурәттә будырып үтертте (1294). Моны белгәч, Тыктай ханның ачуы кабарды, Нугай мирзага каршы чаралар эзли башлады. Эшне сизеп, хатынны үтерүдә ярдәм иткән түрәләр ханнан куркып качты һәм Нугай мирзага барып сыенды. Тыктай хан Нугай мирзадан качкан түрәләрне үзенә бирүен сораса да, мирза баш тартты. Шул сәбәпле, гаскәр җыеп, Тыктай хан Нугай өстенә йөрде (1298). Нугай үз янына качып килгән түрәләр белән берлектә 200 меңле гаскәре белән хан чирүенә каршы чыкты. Ике гаскәр, йөзгә-йөз килеп, бик каты сугыштылар. Тыктай хан гаскәре, җиңелеп, Дон елгасына кадәр качты.

Дәште Кыпчак хөкүмәтенең икегә аерылып, бер-берсенә кылыч тартуларының башы шул вакыйга булса кирәк.

Беркадәр вакыт үткәч, Нугай хозурында булган түрәләрнең үз араларында дошманлык килеп чыкты, һәм алар бер-берсе белән бозылышты. Моны ишеткәч, Тыктай хан Нугай мирзага яңадан яу чапты. Күкәнлек дигән урында ике гаскәр, очрашып, тагын бик каты сугыштылар. Бу мәртәбәсендә Нугай гаскәре тар-мар ителде. Нугай мирза үзе дә шул сугышта үтерелде (1299 яки 1300). Тыктай хан Нугай мирза тарафында булган халыклардан бик күп әсир алды. Бу әсирләрнең күпчелеге Мисырга җибәрелеп саттырылды, ә кайберләре Мисырда хөкүмәт сөрде.

Нугай мирзаның Җәкә, Тәкә, Тырай исемле уллары булып, үзе үтерелгәннән соң, атасы урынына Җәкә утырды. Ләкин Тәкә белән аралары бозылу сәбәпле, Җәкә яшерен сурәттә Тәкәне үтертте. Моны сизгәч, Тәкә тарафдарлары, Җәкәдән үч алу фикеренә төшеп, Тыктай ханнан ярдәм сорадылар. Хан үзенең Берлек исемле тумасын Җәкәгә каршы җибәрде. Җәкә моны ишетеп качса да, качкан җирендә тотылып, Тыктай хан әмере белән 1302 елда үтерелде. Моннан соң Тыктай хан Нугай мирза хуҗалык итеп торган җирләргә үз түрәләрен җибәрде.

Бу көндә Каспий белән Кара диңгез арасында, Кубань белән Терек болын-тарлавыкларында яшәгән «нугай» кавемнәре шушы Нугай мирза кабиләсе һәм иярченнәре булса кирәк. Болар, – асылда, кыпчак төрекләредер.

Тыктай (Тәктагу) хан 1312 елда вафат булды. Тәхет варисы шаһзадә Илбасар үзеннән элек үлгәнлектән, Дәште Кыпчак хөкүмәтенә мәшһүр Үзбәк хан хөкемдар итеп билгеләнде.

Үзбәк хан

Бәркә хан белән Үзбәк хан арасында Мәнгу Тимер, Тудә Мәнгу, Теләбуга, Тәктага исемле ханнар хөкүмәт сөрде. Боларның хөкүмәтләренең вакыты якынча 45 ел булды.

Үзбәк хан (Ибне Баттута аны Мөхәммәд Үзбәк дип атый) Мәнгу Тимер ханның оныгы иде. 30 яшендә вакытында 1312 елда Дәште Кыпчак хөкемдары булды. Алдан күрүчән, гакыллы, исламны алга җибәрүдә тиңдәшсез булып, бөтен Дәшт халкы моның чаралары аркасында ислам динен ныклы сурәттә кабул итте.

Үзбәк хан бөтен дәүләт халкына үзен яраттырганлыктан, гаделлек һәм гакыл белән хөкүмәт сөргәнлектән, моның гасырында бу мәмләкәт «Үзбәк иле» дип шөһрәт казанды. Үзбәк xан гаскәре Азәрбайҗан, Хорасан якларына күп мәртәбәләр сәфәр итеп, Һулагу токымнары белән күп маҗаралар булды. Шунлыктан ул тараф халыклары Дәште Кыпчак гаскәрен «үзбәк» дип телгә алалар иде. Моннан соң шушы мөнәсәбәт белән «үзбәк» исеме Сырдәрья белән Амудәрья арасында яшәгән халыкка, Фирганә төрекләренә гомуми бер атама булып калды. Кыскасы, Бохара тарафындагы бүгенге үзбәкләр, – Дәште Кыпчак төрекләре булып, Үзбәк хан мөнәсәбәте белән «үзбәк» дип аталган кавемнәрдер.

Үзбәк тәхеткә чыккан вакытта, Тверь кенәзе белән Мәскәү кенәзе арасында Новгород өчен сугыш дәвам итә иде. Үзбәк ханны котлау һәм Новгород мәсьәләсендә дошманы булган Мәскәү кенәзеннән шикаять итү вә үзенең буйсынуын белдерү өчен, Тверь кенәзе Михаил Сарайга килде, ике ел буена хан хозурында торды. Үзбәк хан Михаилның кенәзлеген раслап ярлык бирде, Тайтимер дигән баһадир җитәкчелегендә беркадәр гаскәр биреп, Михаилны Тверьгә озатты.

Михаилның шикаяте белән, Мәскәү кенәзе Георгий, җавап тоту өчен, Сарайга чакырылды. Георгий ханның якыннарына һәм зур түрәләргә күп бүләкләр алып барды. Ул, җае чыккан саен, сүзе үтәрлек адәмнәргә Михаил өстеннән шикаять кыла һәм үзен олуг кенәз итеп раслатыр өчен ялынып ялвара иде. Ахыр чиктә Үзбәк хан сараенда торучы Агафья исемле кыз аркылы Георгий максатына иреште: Үзбәк хан Георгийны олуг кенәз итеп раслады. Хан хәзрәтләре, Каугади исемле баһадирга гаскәр биреп, Георгийны Владимир шәһәренә озатты һәм Тверь кенәзе Михаилны урыныннан төшерде.

Моны ишеткәч, Михаил Урдадан кайтып килүче Георгий һәм аны озата килүче Каугадигә каршы чыгып сугыша башлады. Болар, азлыклары сәбәпле, каршы тора алмады. Михаил Каугадине дә (гаскәре белән), хатыны Агафья белән Георгийны да әсир итеп алды. Соңрак Михаил Каугадине, хөрмәтләп һәм кунак итеп, Урдага озатты, аннан Үзбәк ханга үзенең гаепсез икәнен сөйләвен, фәкать Георгийның сүз йөртүе аркасында гына мондый хәсрәтләр булып алуын аңлатуын үтенде. Шушы әсирлек вакытында Георгийның хатыны Агафья кинәт вафат булды. Моны бер сылтау итеп, Георгий, «минем хатынымны агулап үтерде» дип, Михаил өстеннән Үзбәк ханга шикаять итте.

 

Эшләрен тикшерү һәм гаепле булганына җәза бирер өчен, Михаил белән Георгий Урдага чакырылдылар. Георгий хан һәм аның түрәләре алдында Михаилны төрле яктан гаепле итеп күрсәтте, Каугади аркылы Үзбәккә йогынты ясатты, көндәшенең җанын кыю өчен һәммәсен дә эшләде. Нәтиҗәдә Михаил Сарай шәһәрендә үтерелде. Георгий, Үзбәк ханнан олуг кенәзлек өчен ярлык алып, Владимирга кайтып китте.

Үтерелгән кенәз Михаилның улы Дмитрий 1325 елда Сарайга баргач, Георгий өстеннән Үзбәк ханга шикаять итте. Ул, атасының хан хәзрәтләренә бик ихласлы булуын, бөтен фаҗиганең Георгийның мәкерлелеге аркасында гына килеп чыгуны бик тәэсирле сөйләп, Үзбәк ханның күңелен йомшартты. Хан хәзрәтләре Дмитрийны Тверь кенәзе итеп, ярлык биреп кайтарып җибәрде. Шуңа күрә бер яктан – Георгий, икенче яктан Михаилның уллары Дмитрий, Александр һәм Константин арасында зур дошманлык купты. Һәр ике тараф бер-берсенең җаннарына кул сузарга кереште. 1325 елда Сарайда Георгий Дмитрий һәм Александр белән хан хозурында йөзгә-йөз очрашты. Атасын үтерүчене хан янында күргәч, Дмитрий, ачуын тыя алмыйча, Георгийны чабып үтерде. Дмитрий үтерүчене үтерүче буларак һәлак ителде. Моннан соң Үзбәк хан Александрны кенәзлеккә күтәреп, ярлык бирде.

1327 елда бер йомыш белән Үзбәк хан үзенең якыны Шәфкаль дигән олуг затны беркадәр гаскәр белән Тверьгә җибәргән иде. Яшь кенәз Александр, Урда түрәләре бирегә христианнарны мөселман итәргә, безне бетереп, үзләре хуҗа булырга килгәннәр, дип, нигезсез коткы таратты. Нәтиҗәдә кенәз сараенда кунак булып торучы Шәфкальне һәм янында булган гаскәрләрен, җыелып килеп, тәмам үтерделәр, бер җанны да исән калдырмадылар. Моның белән генә канәгатьләнмичә, Тверьдә никадәр Урда мөселманы (сәүдәгәр һәм кәсеп ияләре) булса, барысын да шәһит иттеләр.

Бу хәбәр Сарайга ирешкәч, хан эшне тикшерергә боерды һәм биредә Тверь халкының гына гаепле булуын аңлады. Үзбәк хан Мәскәү кенәзе Иван Калитаны Сарайга чакыртты һәм, аңа 50 мең Урда гаскәре биреп, Тверь халкына сабак бирергә боерды. Суздаль кенәзе Александрга үз гаскәре белән Иван Калитага ярдәмгә барырга кушты. Болар Тверьгә җиткәндә, Александр Литвага качып өлгергән иде. Тверь халкына тиешле җәзалары бирелде. Күмәк гаскәр Новгород җиренә дә кагылып узды, ләкин, хан хәзрәтләренә ихласларын белдереп, мең сум акча бирүләре өчен, новгородлыларга һичбер зарар китермичә кайтып китте.

Шушы хезмәтләренә бүләк йөзеннән Үзбәк хан Калитаны бөтен Русиягә олуг кенәз итеп ярлык бирде һәм Мәскәүгә кайтарып җибәрде. Тегесе һәрвакыт, Сарайга барып, зур түрәләрне юмалап йөри, шуның белән хан хәзрәтләренең илтифатын яулый иде.

1327 елда Тверьдә кенәз булып торган, соңыннан качкан Александр, Үзбәк хан хозурына килеп, гөнаһларын кичерүне үтенде. Хан аны гафу иткән иде, ләкин Иван Калита моның күп гаепләрен күрсәтте. Александр 1329 елда хан әмере буенча Сарайда үтерелде.

1340 елда олуг кенәз Иван Калита, үзенең кенәзлеген ташлап, монастырьга керде. Шуннан соң улы Симеон Сарайга хан хәзрәтләре хозурына килде һәм кенәзлек өчен ярлык алуга иреште.

Үзбәк хан гаять диндар бер мөселман падишаһы булса да, хөрмәт йөзеннән тулы мәгънәсе белән вөҗдан иреге һәм тигезлек игълан иткән, Ислам белән берлектә һәртөрле диннәргә иркенчелек биргән иде. Моның ачык бер мисалы шунда: ул 1313 (яки 1319) елда Русия митрополиты Пётрга православие өчен чикләнмәгән ирек бирүче, аңа оҗмах шартлары тудыручы ярлык язып бирде. Бу тарихи ярлыкта, аерым алганда, «кем дә кем христиан динен сүксә, чиркәү, монастырь вә часовняларга тел тидерсә, ул адәм үтерелер» дигән сүзләр бар.

Русларның «вәхши» татарлар изүе астында торганда күргән «золымнары» әнә шуннан гыйбарәт.

Ислам динен фәкать наданлык, фанатизмнан гыйбарәт дип белгән Рим папасы, Үзбәк ханның бу киң күңеллелеген аңламыйча, аның христианлыкка күңел куюы дип уйлады һәм, христианлыкны тарату максатында, Сарайга миссионер илчелеге җибәрде. Традицион кунакчыллык күрсәткәннән соң, Үзбәк хан папаның дине үз каршында нинди хөрмәтле булган кебек, исламның да үз каршында шулай ук хөрмәтле икәнен аңлатып, илчеләрне кадер-хөрмәт белән кайтарып җибәрде.

Үзбәк хан алдан күреп эш итүчән, гакыллы, галиҗәнап падишаһ булса да, сәяси җәһәттән зур бер ялгышы инкяр ителмәс. Бу ялгыш Мәскәү кенәзлеген куәтләндереп, Урдага каршы киләчәк дошман әзерләүдән гыйбарәт. Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне бетереп, бер ноктага җыйды. Шул сәбәпле руслар куәт алып киттеләр.

Бүгенге Русияне Русия итүче Пётр I белән Екатерина II булса да, нигезен салучы, – турысын әйткәндә, Үзбәк хандыр. Әгәр дә Үзбәк хан үзеннән әүвәлге ханнарның сәясәтләрен тоткан булса, бер Пётр белән бер Екатерина түгел, ун Пётр белән ун Екатерина тырышсалар да, бүгенге Русия дәүләтенең мәйданга киләсе юк иде. Үзбәк хан моны белмәүчеләрдән түгел иде, ләкин тәкъдир хөкеме икенчерәк булды.

Үзбәк хан хәзрәтләре, 28 ел хөкүмәт сөреп, 1341(2) елда вафат булды һәм Сарай шәһәрендә күмелде. Хатыннары Тыйтгали, Көбек, Бәйлун һәм Әрдуҗа, ир балалары Танибәк, Җанибәк, кыз баласы Иткечек исемнәрендә иде.

405Р. Фәхретдиннең «Алтын Урда ханнары» китабында (1996) «Бәрәкә» дип бирелгән. – Ред.