Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Ислам сәяхәтчеләре

Бу урында аннан-моннан җыеп, мәгълүм булган кадәр ислам сәяхәтчеләренең исемнәрен язу ниятендәмен. Бәлки, сәяхәтчеләрнең тәрҗемәи хәлләре җыелып язылган, бәлки, бу көннәрдә басылган мөкәммәл әсәрләр бардыр. Ләкин без гыйлем вә китап дөньясыннан ераклашкан урында гомер сөргәннәребездән, мондый әсәрләрдән хәбәребез юк. Һәрхәлдә, үземә «юаныч» булсын өчен, беленгән исемнәрне теркәп куямын:

1 Сөләйман әл-Басрый. III гасыр һиҗридә, милади белән IХ гасырда Сәрендип вә башка урыннарда, Суматра, Чин мәмләкәтләрендә йөрде. Сәяхәтнамәсендә үзе йөргән өлкәләрдәге халыкларның дин вә мәзһәбләре, әхлак вә гадәтләре хакында тәфсилләп мәгълүмат бирде.

2 Хәсән бине Язид әс-Сәйрани. IV гасыр һиҗридә, милади белән X гасырда Һиндстан вә Чин мәмләкәтләрендә йөрде. Сәяхәтнамәсе чит телләргә дә тәрҗемә ителде.

3 Әхмәд бине Фазлан бине әл-Габбас бине Рашид бине Хаммад әл-Багдади. IV гасыр башында сәламәт иде. Багдадтан безнең Болгар шәһәренә сәяхәт итте. Сәяхәтнамәсе бу көндә Иран мәмләкәтендә Мәшһәд китапханәсендә бар икән.

4 Әбү Дәләф Мәсгуд бине Мәһлил. Бу кеше, Хәсән бине Язиднең замандашы булып, Төрек, Һинд, Чин, Татарстан мәмләкәтләрендә йөрде.

5 Ибне Хаукаль. Мусал шәһәреннән булып, һиҗри белән 331, милади белән 942 елдан башлап 359 елга (970) кадәр тоташтан егерме сигез ел сәяхәт итте. Йөргән җирләре болар: Тунис, Җәзаэир[389], Мәракиш, Сакълия, Гыйрак, Фарсы вә башка өлкәләр. «Китабел-малик вәл-мәмалик»[390] исемендә булган сәяхәтнамәсенең асыл гарәпчәсе 1873 елда Лейден шәһәрендә вә Аурупа телләренә булган тәрҗемәләре төрле урыннарда басылды. Вафат елы ачык ук мәгълүм булмаса да, һиҗри белән 350, милади белән 961 елда Әндәлес мәмләкәтендә булганлыгы мәгълүм.

6 Әбү Хәмид Мөхәммәд бине Габделкәрим әл-Мазини әл-Кайси әл-Гарнатый әл-Әндәлеси. Күп урыннарда йөрде. Һиҗри белән 529, милади белән 1134 елда безнең Болгар шәһәренә дә килгән иде. «Төхфәтел-әхбаб фи гаҗаибид-дөнья»[391] исемендә булган сәяхәтнамәсенең ике нөсхәсе (бер җилдтә) Истанбулда Күпреле китапханәсендә бар. Ошбу Әбү Хәмид әл-Әндәлеси һиҗри белән 473, милади белән 1080 елда дөньяга килеп, һиҗри белән 565, милади белән 1169 елда Димәшкътә вафат.

7 Сәгъдел-хәер бине Мөхәммәд бине Сәгыйдь Әбүлхәсән әл-Әнсарый әл-Бәләнси әл-Мөхәддис. Әндәлес мәмләкәтендә Бәләнсәдә (бу көндә Испаниядә Валенса шәһәре) дөньяга килгән иде. Әндәлестән сәфәр итеп йөрде, хәтта Чин мәмләкәтенә барып җитте. Диңгезләрдә йөреп, күп мәшәкатьләргә очрады. Чин мәмләкәтенә барганнан соң, үзен «әл-Бәләнси әс-Сыйни» дип яза торган булды. Багдад шәһәрендә гыйлем алды. Исбаһан шәһәрендә галимнәрдән укыды вә шул шәһәрдә әйләнде. Моннан Багдадка күчте. Багдадта имам Газзалидән, Әбү Габдулла ән-Нигал вә башкалардан укыган иде. Исбаһан шәһәрендә Әбү Сәгыйдь әл-Мәтъризга мөлязәмәт[392] итте. Үзеннән хәдис ишетүчеләр: Ибне Гасакир, Ибне әс-Сәмгани, Әбү Муса әл-Мәдини, Әбүлфәрәҗ бине әл-Җүзи, үзенең кызы Фатыйма вә башкалар. Һиҗри белән 541, милади белән 1146 елның мөхәррәм аенда вафат булды вә Әхмәд ибне Хәнбәлнең углы Габдулла төрбәсе янына дәфен кылынды.

8 Ибне Җәбир (Мөхәммәд бине Әхмәд). Әндәлес галимнәреннән булып, һиҗри белән 540, милади белән 1145 елда Бәләнсә шәһәрендә дөньяга килде вә Гарнатада гыйлем өйрәнде. Һиҗри белән 570, милади белән 1174 елда сәяхәткә чыгып китте. Йөргән урыннары болар: Мисыр, Шам, Гыйрак, Хиҗаз. Һиҗри белән 614, милади белән 1214 елда шәгъбан аенда Искәндәриядә вафат булды.

9 Ибне Сәгыйдь әл-Мәгъриби (Әбүлхәсән Нуретдин Гали бине Муса). Һиҗри белән 610, милади белән 1210 елда Гарната шәһәрендә дөньяга килде вә Әшбилиядә камиллеккә өйрәнде. Моннан соң сәяхәт башланды. Иң элек бөтен Әндәлес өлкәсен йөреп, күреп чыкты. Аннан соң йөргән урыннары болар: Африканың көнбатыш ярлары, Мисыр, Шам, Гыйрак, Хиҗаз. Ошбу сәяхәте хакында язган әсәрләре: «Әл-мәгъриб фи хәлил-мәгъриб»[393], «Әл-мәшрикъ фи хәлил-мәшрикъ»[394]… һиҗри белән 685, милади белән 1285 елда Туниста вафат булды.

10 Ибне Баттута (Мөхәммәд Әбү Габдулла бине Габдулла бине Мөхәммәд бине Ибраһим әт-Тынҗи). Һиҗри белән 703, милади белән 1303 елда Әндәлес мәмләкәтенең Тынҗә шәһәрендә дөньяга килде. Егерме икенче яшеннән башлап сәяхәт кылырга кереште. Йөргән урыннары болар: Мисыр, Шам, Гыйрак, Ямән, Һиндстан, Иран, Дәште Кыпчак (безнең Болгар, Сарай шәһәрләре), Африка, Төркестан, Чин. «Төхфәтен-наззар фи гараибил-әмсар вә гаҗаибил-әсфар»[395] исемендә булган сәяхәтнамәсе төрле урыннарда басылып таралды. Аурупалылар үз телләренә тәрҗемә итеп бастырдылар. Ибне Баттута һиҗри белән 780, милади белән 1378 елда вафат булды.

11 Әүлия Чәләби (Әүлия Мөхәммәд Золми). Төркия галимнәреннән, һиҗри белән 1020, милади белән 1610 елда Истанбулда дөньяга килде. Кырык еллар кадәр гомерен сәяхәт кылып үткәрә. Бу көндә ун җилд сәяхәтнамәсе басылган. Һиҗри белән 1090, милади белән 1678 еллардан соң вафат булды.

12 Мөхәммәд Байрам (Мөхәммәд бине Мостафа бине Мөхәммәд бине Мөхәммәд). Мөхәммәд Байрам һиҗри белән 1256, милади белән 1840 елның мөхәррәм аенда Тунис шәһәрендә дөньяга килде вә «Җамигъ Зәйтүнә» мәчетендә гыйлем өйрәнде. Сәяхәт иткән урыннары болар: Италия, Ингелтирә, Франсә, Мисыр, Мәккә, Мәдинә, Истанбул. «Сафвәтүл-игътибар би-мөстәрагил-әмсар вәл-әкътар»[396] исемле сәяхәтнамәсе Мисырда 727 биттә басылып таралды. Мөхәммәд Байрам үзе һиҗри белән 1307, милади белән 1889 елда рабигыль-ахир аенда Мисырда вафат булды.

Шималь төрекләреннән булган үз сәяхәтчеләребезнең сәяхәтнамәләре

Монда үзебезгә мәгълүм булган сәяхәтнамәләр генә языла. Безгә мәгълүм булганнарга караганда, әлбәттә, мәгълүм булмаганнары күбрәк булыр.

1 Америкага сәяхәт. Кәлимулла әфәнде Сәгъди әсәре булып, үзенең Америкага булган сәяхәте хикәят ителә. Язма нөсхәсе 80 бит микъдарында.

2 Амудәрья сәяхәте. Талут бине Габделфәттах Килдебәкинең 1927 елның 14 июлендә Оренбург шәһәреннән чыгып китеп, Аральск (Алты Кодык), Муйнак, Коңгырат, Өчкүл, Каракорым, Хуҗа иле, Яңа Үргәнеч, Чаршави, Мәрв, Бохара, Сәмәрканд, Ташкәндләрдән үтеп, 15 ноябрьдә Оренбург шәһәренә кайтып керүе хикәят ителгән. Язма нөсхәсе 60 бит.

3 Истанбул мәктүпләре. Балкан сугышы вакытында Истанбулга «Вакыт» гәзите хәбәрчесе булып барган Фатих әфәнде Кәрими тарафыннан төзелгән әсәр. 1913 елда «Вакыт» матбагасында басылды. Монда мәшһүр адәмнәрдән күпләренең рәсемнәре вә кул язуларының клишелары бар. Әһәмиятле вә һәрвакыт файдаланачак бер әсәр. Бөтенесе 450 бит.

4 Истанбул хатирәләре. Петроград шәһәрендә югары курсларда укучы Мәрьям ханым Яташеваның 1913 елда «Вакыт» та нәшер иттергән Истанбул сәяхәте.

 

5 Истанбулә сәяхәтем. Дамелла Галимҗан[397] хәзрәтнең Истанбулга сәфәре хосусында язылган әсәр. «Әд-дин вәл-әдәб»[398] мәҗәлләсендә[399] нәшер ителә башлаган иде. Тәмам булып-булмавы беленмәде.

6 Исмәгыйль сәяхәте. Исмәгыйль Бикмөхәммәд углы үзенең иптәшләре белән 1751 елда Оренбург Каргалысыннан сәфәр чыгып киткән. Бохара, Һиндстан, Мәккә, Мәдинә, Шам, Истанбул вә башка күп җирләрдә йөргәннәр. Бу әсәр бер-ике мәртәбә басылды.

7 Өч айлык сәяхәт. Мөхәррире вә нәшер итүчесе – Казан төбәгендәге Курса авылыннан чыгып, Яркәнд шәһәрендә торучы имам вә мөдәррис Габдеррахман бине Гатаулла. Габдеррахман хәзрәт һиҗри белән 1319, милади белән 1901 елда Яркәндтән сәфәр итеп, ошбу урыннарда йөргән: Семипулат, Омск, Петропаул, Чиләбе, Троицк, Уфа, Оренбург, Самар, Казан, Мәкәрҗә, Бохара, Ташкәнд, Әүлия Ата, Пешпәк, Тукмак, Каракүл, Каркаралы. Сәяхәтнамә 27 биттә Оренбург шәһәрендә Мөхәммәд Фатих Кәрими матбагасында басылган.

8 Иран мәктүпләре. «Вакыт» гәзите тарафыннан хәбәрче сыйфаты белән Иран пайтәхете Таһран шәһәренә җибәрелгән Борһан әфәнде Шәрәф тарафыннан төзелгән сәяхәтнамә. 1909 елгы «Вакыт» гәзитендә нәшер кылынды. Йөргән җирләре болар: Самар, Казан, Әстерхан, Петровск, Баку, Инзили, Рөшт, Таһран. Иран сәфәре хакында безнең кавемебез тарафыннан язылган сәяхәтнамәләрнең иң әүвәлгесе булса кирәк.

9 Бохара мәктүпләре. Бохара шәһәрендә сөнни вә шигый дәгъвасының сәбәпләрен тикшереп, дөрес мәгълүмат бирү өчен дип, «Вакыт» гәзите тарафыннан Бохарага җибәрелгән Борһан әфәнде Шәрәф тарафыннан төзелгән әсәр. 1910 елгы «Вакыт» саннарында нәшер кылынды.

10 Петербург сәяхәтнамәсе. Омск шәһәре имамы Нияз Мөхәммәд Сөләйманинең Петербург шәһәренә булган сәяхәте сөйләнгән. 1907 елда Казан шәһәрендә «Шәрык» матбагасында 30 биттә басылган.

11 Төркестан Чинида[400] сәяхәт. Нәүширван әфәнде Явеш тарафыннан үзенең Төркестан Чинида булган сәяхәте турында «Шура» мәҗәлләсендә нәшер ителде.

12 Төрмәләр хатирәсе. Имам Зәкиҗан әфәнде Шаһгәрәйнең падишаһ хөкүмәте вакытында җәбер вә золым юлы белән төрмәләрдән төрмәләргә йөртелүе хикәят ителгән әсәр. 1913 елда 122 биттә Казан шәһәрендә «Милләт» матбагасында басылган.

13 Хаҗнамә. Мәшһүр шагыйрь вә шәех Мөхәммәд Гали Чокрый тарафыннан хаҗ сәфәре турында язылган әсәр. Кулъязмасы зур диләр (моның хаҗ сәфәре берничә булырга кирәк).

14 Хәләб хатирәләре. Сакмари әфәнденең Бәйрүт шәһәреннән Хәләбкә булган сәяхәте турында хикәят. «Шура» ның 8 нче җилдендә (1915 ел) нәшер ителде.

15 Дәвер галәм[401]. Габдеррәшид казый Ибраһимның үз сәяхәтен хикәят иткән әсәре. Йөргән мәмләкәтләре вә шәһәрләре болар: Казан, Уфа, Чиләбе, Петропаул, Томск, Иркутск, Югары Удин, Чита, Манжурия, Харбин, Владивосток. Без күргән өлешендә шушы кадәр. Моннан соң да булырга тиешле. Без күргән өлеше 1909 елда Казанда «Бәянелхак» матбагасында 160 биттә басылган.

16 Рихләтел-Мәрҗани. Мәрҗани хәзрәтләренең хаҗ сәфәрендә язып йөргән хатирә дәфтәреннән сайланып төзелде вә Казанда 1898 елда басылды.

17 Сәфәрнамә. Казан имамнарыннан Мөхәммәди бине Салих тарафыннан үзенең хаҗ сәфәре турында язылган әсәр. 1890 елда Казанда басылган. Барысы 55 бит.

18 Сәмәрканд Коръәне вә аның сәбәбеннән сәяхәт. Язмасы 172 бит.

19 Шам хатирәләре. Сакмари әфәнденең Бәйрүттән Шам вә Бәгълебәккә булган сәяхәте турында. «Шура» ның 6 нчы вә 11 нче җилдләрендә нәшер кылынды.

20 Гарәбстанда мөселманнарның мөкатдәс өлкәсе. Сәлимгәрәй бине Мөхәммәдьяр мөфтинең 1893 елда хаҗ сәфәре турында русча әсәре.

21 Әл-гаватыйфүл-хәмидия фис-сәяхатин-нурияти[402]. Гарәпчә язылган бу әсәрдә Буа шәһәре имамы вә мөдәррисе Нургали хәзрәт үзенең хаҗ сәфәрен хикәят кыла. Бу сәфәре һиҗри белән 1324, милади белән 1906 елның июль башында башланган. Мәгәр эчендә хорафат вә ялгышлар күп. 1907 елда Казанда 85 биттә басылган.

22 Кырымә сәяхәт. Фатих Кәрими белән Хәмидҗан Араб, «Тәрҗеман» гәзитенең унъеллык бәйрәмендә катнашу өчен, Оренбург шәһәреннән Бакчасарай шәһәренә барганнар. Бу әсәрдә шул сәфәр хикәят ителә. 1904 елда Оренбургта Фатих Кәрими матбагасында 117 биттә басылган.

23 Мавәраэннәһердә сәяхәт. Мөхәммәд Заһир Бигинең һиҗри белән 1311, милади белән 1893 елда Бохарага булган сәфәре хакында 1908 елда Казан шәһәрендә 108 биттә басылган бер әсәр.

24 Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсе. Казан өязе Яңа Кишет авылыннан Мөхәммәд Әминнең 1783 елда хаҗга баруы турында. 1862 елда Казан шәһәрендә басылган.

25 Япониягә экскурсия. Имам вә ахун Салихҗан әфәнде Урманның гыйльми җәмгыять эчендә Япониягә сәфәре турында. «Шура» ның 8 нче җилдендә нәшер ителде.

26 Аурупа сәяхәтнамәсе. 1898 елда Мөхәммәд Шакир әфәнде белән Фатих Кәриминең Аурупада сәяхәт итүләре турында. Петербург шәһәрендә Ильяс мирза Бураган матбагасында 191 биттә басылган.

27 Йөргән җирләрем, күргән илләрем. Һиҗри белән 1344, милади белән 1926 елда Хиҗаз падишаһы Габделгазиз ибне Согуднең чакыруына күрә, гомуми ислам мөэтәмәренә[403] катнашу өчен, Мәккәи Мөкәррәмәгә үзебезнең барып кайтуыбыз хикәят ителгән әсәр. 493 бит.

Алтын Урда ханнары

Чыңгыз хан

Дөньяның иң мәшһүр адәмнәренең һәм иң бөек даһиларының берсе булган бу зат монгол түрәләреннән Есүгәй баһадир улы булып, Байкал күленең көньягындагы Монголиядә 1155 (икенче чыганаклар буенча – 1162) елның гыйнвар аенда дөньяга килде. Бүгенге көндә монголларның яшәү урыны булган Монголиядә элек заманда бары тик төрекләр генә тереклек итә иде. Моны хәзерге көндә шул җирләрдә табыла торган төрек теле белән язылган ядкярләр исбат итә.

Тимучин (Чыңгыз хан) 13 яшьләренә җиткәч, атасы Есүгәй баһадир вафат булды. Малай атасы урынына түрә итеп билгеләнсә дә, атасы кул астында торган кабиләләр моның кул астыннан чыктылар. Шул сәбәпле Чыңгыз хан, боларны буйсындыру өчен, корал кулланырга мәҗбүр булды. Кайберләрен солых белән, кайберләрен сугыш белән кул астына алып, үзенең урынын ныгытты һәм илне киңәйтте. 1206 елда, Каракорым шәһәрендә тәхеткә чыгып, каган, ягъни бөек хан дип игълан ителде. Шул көннән башлап теләгенә ирешкән, җиңгән һәм мөстәкыйль хан мәгънәләрендә булган «Чыңгыз хан» исемен алды.

Чыңгыз хан, күчмә кабиләләрдән гаскәр төзеп, Көнчыгыш Төркестан өстенә йөрде, Кашгар кебек берничә шәһәрне биләде. Моннан соң төньяктан Кытайга кереп, мәшһүр Кытай стенасын үтте һәм Кытайның башкаласы Пекинны алды. Монда Җүҗи исемле улын идарәче итеп куйды.

Ислам һәм төрек патшаларыннан булган Котбетдин Мөхәммәд белән сугышып, аны җиңде. Инде Чыңгыз хан өчен дөньяның ишекләре тәмам ачылды, теләгән илен алып, үз мәмләкәтенә кушуга киртә калмады. Мөхәммәд сугыш мәйданын ташлап качу сәбәпле, бөтен Сырдәрья белән Амудәрья арасы, Харәзем һәм Хорасан, Кандаһар һәм Мултан, Бохара һәм Сәмәрканд, Бәлх һәм Һират кебек шәһәрләр барысы да Чыңгыз хан тарафыннан харап ителде.

Бу җирләрдән бушагач, 1223 елда Чыңгыз хан, Каспий диңгезенең төн тарафын яулап алу максаты белән, Шәмәху һәм Дербенд шәһәрен кулына алды. Моннан соң кыпчак төрекләре өстенә юнәлде.

Рус кенәзләре, Чыңгыз хан гаскәренең үз өсләренә килү ихтималын күздә тотып, Киев шәһәренә җыелып озак киңәш иттеләр. Кыпчак төрекләре дә рус белән берлектә каршы торуны куәтләделәр. Ниһаять, рус кенәзләре кыпчак мирзалары белән берлектә Чыңгыз гаскәренә каршы торырга карар бирделәр.

Рус белән кыпчакларның берләштерелгән гаскәре Калка суы янына җитеп, 1223 елның 31 маенда Чыңгыз хан гаскәре белән очрашты. Ике гаскәр кыямәт рәвешендә каты сугыштылар. Руслар белән кыпчаклар, Чыңгыз чирүенә каршы тора алмыйча, сугыш мәйданын ташлап качтылар. Монголлар дошманнарын Днепр елгасына чаклы куып килделәр. Әлеге сугышта русларның 6 кенәзе һәм 60 тан артык баһадиры һәлак булды, гаскәре хисапсыз зур зарар күрде. Шул вакыттан башлап Кыпчак даласы, Урал, Идел һәм Дон буйлары, Каспий диңгезе тирәләре, хәзерге Русиянең көн тарафы белән Төркиянең төньяк өлеше, кыскасы, Кытай диңгезеннән башлап Кара диңгезгә кадәр булган җирләр турыдан-туры Чыңгыз хан кулы астына керде.

Бу яулау эшен тәмам иткәннән соң, Чыңгыз хан үзенең башкаласы Каракорым шәһәренә кайтып китте һәм, ике-өч ел торып, 1227 елның августында 73 яшьләрендә вафат булды. Гәүдәсен, бер сандык эченә салып, үзе васыять иткән бер агач төбенә күмделәр.

Бөтен Азия континенты һәм Европаның көнчыгыш өлешен үз кулына алган һәм бөек бер Төрек дәүләте төзегән бу зат мирас ашаучы булмады. Чөнки атасыннан император булып түгел, бәлки кечкенә генә бер кабилә башлыгы булып калган иде. Мондый зур мәмләкәтне яулап алу очраклы хәл түгел, бәлки зур түземлек һәм гайрәт белән бәйләнгән.

Чыңгыз хан сәламәт бәдәнле, баһадир һәм гайрәтле, иң каты мәшәкатьләрдә дә чыдамлы, матур сүзле бер зат булып, бик яшь вакытыннан ат өстендә йөрергә, кылыч-сөңге кулланырга, ук атарга өйрәнгән иде. Чыңгыз хан гаять акыллы һәм алдан күрүчән, оста сәясәтче, идарә эшенә бик сәләтле булды. Укый-яза белмәсә дә, хокук һәм тарих гыйлемнәре белән таныш булмаса да, ул мәмләкәтен килешеп идарә итү ысулы нигезендә корды, «корылтай» исемле гомуми киңәш мәҗлесе оештырды. Корылтайда мәмләкәттәге әһәмиятле эшләр турында фикер алышулар үткәрелә, һәм алар күпчелек тавыш белән хәл ителә иде. Корылтайдагы җыелыш «киңәш» дип йөртелде.

Чыңгыз хан, Кытай һәм борынгы Иран кануннарын, ислам китапларын тәрҗемә иттереп, болардан гореф-гадәтләренә туры килә торганнарын сайлап алды, «Яса» дигән мәшһүр закон китабы, конституция төзетте. «Яса» һәркем өчен катгый сурәттә үтәлергә тиеш закон булсын өчен, моның белән иң элек үзе гамәл кылды, һичкемнән курыкмаган Чыңгыз хан «Яса» пунктларының һәрберсенә беренче чиратта үзе буйсынды. Шулай итеп, «Яса» Чыңгызның үзеннән бөек, чөнки каган аңа буйсынырга мәҗбүр иде.

«Яса» буенча, бу бөек Төрек императорлыгының ханнары, Чыңгыз нәселеннән булу шарты белән, халык тарафыннан сайлана һәм корылтай тарафыннан расланалар иде. Тавыш бирүнең уңай яки кире булуына карап, сугыш һәм солых мәсьәләләре дә хәл ителде. Гомуми аучылык һәм сугыш вакытларыннан башка халыкка корал йөртү рөхсәт ителми, кораллар хөкүмәт амбарларында сакланырга тиеш иде. Караклар асыла, зина кылучылар буыла, бу мәсьәләдә хәтта бер кешенең шаһитлыгы да җитә иде. Ирләре вафат булса, хатыннары ирләренең якыннарына мирас итеп бирелә һәм монда хатыннарның риза булу-булмавы игътибарга алынмый иде.

 

Мәмләкәтләрнең рәхәттә яшәүләренә, төрле милләтләрнең бер ноктага җыелып, бергә гомер кичерүләренә иң беренче сәбәп – шул мәмләкәттәге вөҗдан һәм дин иреге булуы. Бу хакыйкатьне соңгы гасырларда гына аңладылар. Әмма Чыңгыз хан үзенең бөек мәмләкәтендә бу иркенчелекне кулай күрү белән моннан ничә гасырлар элек үк кертте. Чыңгыз хан законы буенча, һәрбер дин һәм һәрбер дини мәзһәб тигез хөрмәт ителә, боларга ризасызлык белдерергә халыкның да, хөкүмәтнең дә хакы юк иде. Европалы сәяхәтчеләр үз илләрендә күрмәгән дин иркенчелеген, куркынычсызлыкны шушы Төрек императорлыгында күреп хәйран калдылар.

Чыңгыз хан вафатыннан элек әлеге Төрек императорлыгын өч улы арасына бүлеп, Монголияне Тули ханга, Уйгурияне, Сырдәрья һәм Амудәрья арасын, Харәзем өлкәләреннән гыйбарәт булган Төркестанны Чагатай ханга, бүгенге Русия дәүләтенең көньяк өлешен тәшкил иткән Дәште Кыпчакны (Кыпчак даласын), Азиянең төньяк-көнбатышы белән Себернең көньяк-көнбатышын һәм Болгар мәмләкәтен Җүҗи ханга биргән иде.

Дүртенче улы Үгедәй ханны, шушы бөек өч хөкүмәтнең Каракорым шәһәрендә яшәгән каганга буйсынуын шарт итеп, каганлык өчен тәхет варисы итеп билгеләде.

Җүҗи хан

Җүҗи хан Чыңгыз ханның иң өлкән улы иде. Аның анасы – Чыңгызның Буртә Фучин исемле хатыныдыр. «Җүҗи» – җаучы, көтмәгәндә һәм кинәттән килгән юлчы, мосафир, кунак мәгънәләрендәге бала һәм күңелне биләүче формаларында кулланыла. Җүҗи хан исеме аерым тарихи әсәрләрдә «Тауши» рәвешендә бирелә. Гарәп тарихчыларының күбесе бу исемне «Души» формасында яздылар. Буртә Фучин – Чыңгыз ханның мәшһүр дүрт улының (Җүҗи, Чагатай, Үгедәй, Тули) аналарыдыр. Ул тарихларда шулай ук мәшһүр коңгырат кабиләсе ханнарыннан булган Ди нуйан (нойон) кызы иде. Хатынның төп исеме Буртә булып, Фучин, монгол диалекты буенча, матур, сылу, олы хатын, байбичә мәгънәләрендә кулланылган бер сыйфат билгесе булып тора. Буртә Фучиннан дөньяга килгән дүрт улыннан башка Чыңгыз ханның тагын биш кызы булуы риваять ителә. Чыңгыз ханның гаскәрен идарә итү өлкәсендә бик зур хезмәтләр күрсәткән Җүҗи атасы Чыңгыз хан тарафыннан Дәште Кыпчак ханлыгына билгеләнде. Дәште Кыпчак (соңыннан күбрәк Алтын Урда буларак мәгълүм), Казан, Кырым һәм Казакъ ханнары моның нәселеннән иделәр.

Җүҗи хан батыр вә курку белмәс, баһадир һәм сабыр, нык вә гайрәтле, тәкәллефсез зат иде. Ул Чыңгыз ханның барлык сугышларында катнашты. Чыңгызның җиңүләре күбрәк Субудай[404] исемле гаскәр башлыгының баһадирлыгы һәм Җүҗи ханның зирәклеге аркасында мәйданга килгән, дигән риваятьләр бар. Җүҗи ханның Дербендтан килеп чыгуының төп максаты кыпчак төрекләре белән берлек төзү иде. Ләкин рус кенәзләренең котыртулары аркасында, кыпчаклар белән тау халыклары Җүҗи хан гаскәренә каршы тордылар (1223) һәм, русларның сугыш мәйданын ташлап качулары сәбәпле, җиңелделәр, хөкүмәтләре дә җимерелде. Кайбер тарихчылар, Дербендтан чыгып, кыпчак һәм, гомумән, төньяк төрекләре белән сугышканы өчен, Чыңгыз ханның Җүҗидан риза булмавын билгеләп үтә.

Чыңгыз хан, Каракорым шәһәренә кайткач, Дәште Кыпчакка кеше җибәреп, Җүҗи ханны олы дәүләтенең башкаласы булган Каракорымга чакыртты. Әбел-Гази дигән галимнең «Шәҗәрәи төрек» исемле китабында язуынча, Җүҗи хан Каракорым шәһәренә атасы хозурына кайтты. Чыңгыз хан өлкән улы белән күрешеп сөйләшкәннән соң, гаять риза һәм канәгать калды. Аннары зур ихтирам, хөрмәт белән аны яңа ватаны булган Дәште Кыпчакка озатты. Ләкин Дәште Кыпчакка кайтканнан соң күп тә үтмәде, Җүҗи хан вафат булды.

Чыңгыз хан, сөекле улы Җүҗиның вафат хәбәрен ишеткәч, гадәттән тыш хәсрәтләнде, көенеченнән каты елады. Җүҗи хан 1227 елда атасы Чыңгыз ханнан 6 ай элек дөнья куйды. Яшенең 30 белән 40 арасында булуы риваять ителә.

Җүҗи ханның Коңгырат иленнән, монгол гадәте буенча, 64 хатыны бар иде. Аның Бөртак Фучин исемле беренче хатыныннан Урда, икенче хатыны Идеги Фучиннан Бату һәм башка исемле уллары дөньяга килде. Шәйбан исемле улының нәселе «шәйбанилар» дип шөһрәт алды. Җүҗи хан вафат булгач, Чыңгыз хан Дәште Кыпчак хөкүмәтенә хан итеп Җүҗи ханның икенче улы Батуны билгеләде.

Кыпчак төрекләрен һәм тау халыкларын котыртып, монголларга каршы сугышулары сәбәпле, Җүҗи хан рус кенәзләреннән үч алырга карар бирде. Ул бу турыда план корды һәм аны үзәк башкала булган Каракорым шәһәрендә игълан итте. Әлеге план кабул ителгәннән элекме яки соңракмы вафат булуы аркасында, Җүҗи хан бу максатына ирешә алмады. Моны аның дәвамчысы булган улы Бату хан җиренә җиткерде.

389Җәзаэир – Алжир.
390Китабел-малик вәл-мәмалик – хөкемдарлар һәм мәмлүкләр китабы.
391Төхфәтел-әхбаб фи гаҗаибид-дөнья – дөньяны гаҗәпләндерерлек дуслар бүләге.
392Мөлязәмәт – бер эш белән шөгыльләнеп, бер дә аерылмау.
393Әл-мәгъриб фи хәлил-мәгъриб – Көнбатышның кыйммәтле әйберләрендә Көнбатышның чагылышы.
394Әл-мәшрикъ фи хәлил-мәшрикъ – Көнчыгышның кыйммәтле әйберләрендә Көнчыгышның чагылышы.
395Төхфәтен-наззар фи гараибил-әмсар вә гаҗаибил-әсфар – искиткеч шәһәрләрне һәм гаҗәп сәяхәтләрне күрүченең бүләге.
396Сафвәтүл-игътибар би-мәстәрагил-әмсар вәл-әкътар – тирә-якны һәм шәһәрләрне тизлек белән өйрәнү.
397Галимҗан Баруди күздә тотыла.
398Әд-дин вәл-әдәб – дин һәм әдәп.
399Мәҗәллә – журнал.
400Төркестан Чини – Кытай Төркестаны.
401Дәвер галәм – дөнья тирәли әйләнү.
402Әл-гаватыйфүл-хәмидия фис-сәяхатин-нурияти – уңышлы сәяхәтләрдә табылган ачышлар.
403Мөэтәмәр – конференция, җыелыш, съезд, киңәшмә.
404Гадәттә, «Сөбүдәй» дип язу кабул ителгән. – Ред.