Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Сүәес

Сүәестә хаҗи Гали әл-Ханукандига тукталдык. Монда өч кич кундык. Әйлүл руми, ягъни сентябрьнең 18 ендә ахшамнан соң диңгезгә кереп, госел коендык. Бу шәһәрдә копт һәм христианнарга хас өч чиркәү, әһле исламга хас биш җамигъ мәчет бар. Бер җамигъка кереп, намаз укыдык. Ике баскыч белән менәсе. Бер баскычы унөч адым.

26 сында вапур белән юлландык. Икенче көн иртә намазыннан соң, өстемдә ялгыз бер кат җилән булганлыгы хәлдә, су баскычына басып, «Йосыф» сүрәсен укып бардым.

Янбәгъ

29 ында иртән Янбәгъ шәһәренә чыгып, Әхмәд бине Гали исемле кешегә тукталдык. Ике мәҗидиягә[315] бер куй сатып алдык. Гарәпләр «бәләх» дип – хөрмә, «хүбз» дип – нан, «фәтыйр» дип – белен, «сәмәк» дип кызыл, зәңгәр, яшел, чуар төсле балыклар китереп сатып йөрделәр. Гарәп хатыннары, күзләрен, борыннарын ачык калдырып, өчпочмаклы кара нәрсәне йөзләренә каплап йөриләр. Ул нәрсәгә дүрт алтын яки алтынланган көмеш тезгән буладыр. Дәхи олугысы безнең унике мыскаллы үлчәү кебек, калганнары бер-береннән кечкенәрәк мыскаллыклар рәвешендәге нәрсәләрне маңгайларыннан борын очларына кадәр тезеп төшергән була. Муеннарына өч яки дүрт кат мәрҗән яисә сәдәф кебек нәрсә тезеп салганнар, башларына бөркәнгәннәр. Бу бөркәнчек, күбрәк кара төстә булып, аякларына кадәр капланган. Әмма хадимәләренең[316] йөзләре һәм күкрәкләре ачык вә аяклары ялангач була. Бәгъзеләре кичәдә шигырь дә әйтәләр. Янбәгътә хатыннар, хәтта кечкенәләре дә, урамга чыкмыйлар, кешегә күренмиләр, тавышларын ишеттермиләр икән. Янбәгъ искиләсендә читкә таш тезгән. Урамда берничә урында диңгез буйлап бодай өеп куйганнар, кәҗә ашамасын дип, гарәпләр бодайның өстенә менеп утырганнар. Янбәгътә чебен бик күп, ләкин әче тешләмиләр. Бүлмәбезгә бер кеше кереп, чәй эчеп чыкты, моны күргәч, Мисырдан килгән чиркәс шәкертләре, гаҗәпләнеп: «Машалла[317], бу Ибраһим паша ич», – диделәр. Янбәгътә ай күрдек, зөлкагдә башы, чәршәмбе көн иде.

2 сендә (зөлкагдәнең 2 сендә) Фәйзулла һәм Зәйнуллалар белән каберлеккә барып, хаҗи Хөсәен бине Йосыф[318] каберен эзләп, ташларны тикшереп йөрдек. Ләкин язган ташлар арасыннан таба алмагач, бер каберне ошбу булса кирәк дип, Коръән укып багышладык. Аллаһы Тәгалә кабул вә рухын шат әйләсен!

3 ендә җомга укыдык. Имам-хатыйп, «Әлхәмде» не бер генә мәртәбә әйтеп, бер тапкыр «әшһәдү…» диде. Хәлифәләрне (Аллаһ алардан риза булсын!) икенче хөтбәдә телгә алды. Яхшы һәм яратылган төштә укыды.

4 ендә, Рәшид, Гаед исемле кешеләрне дөяләре белән яллап, Мәдинәгә киттек. Дөя бер сәгатьтә мең өч йөз алтмыш адым атлый, имеш. Әмма Шам кәрваны белән барганда, Шам дөяләренең мең өч йөз адым атлауларын санадым. Сахрада олуг вә чәнечкеле агач күреп, бер гарәптән исемен сорадым, «шир» диде, янә кайтарып «тальх»[319] диде. Биэр сәгыйдь[320] дигән урында хасталандым.

7 сендә Җәдидәдә булдык. Монда биек тау башыннан чишмә булып агып чыккан су бар икән. Суы кайнар, куәтле булып ага. Бәгъзеләре моны «Зөбәйдә юл салган су» дип риваять иттеләр. Иртә намазны укып, азрак йоклап тирләгән идем. Шунда хаҗи Ишмөхәммәд исемле казах, килеп, кулымны акрын гына һәм озаклап уды. Кулым бик рәхәтләнде. Соңра Мәдинә әһленнән хаҗи Шәгъбән бине Гаид исемле кеше, бер лимон китереп, дәхи ак җеп сорап алып, аны берничә кат итеп җиде урыннан төенләп, әфсен өреп, уң кулыма бәйләде. Иптәшләребез бу затны, Янбәгътә Ибраһим паша белән кергән иде диделәр, ләкин минем хәтеремдә калмаган иде. Бу кешенең безгә күп файдасы булды. Хосусан дөячеләргә: «Болар яхшы кешеләр, хезмәт итегез, рәнҗетмәгез!» – дип, ныгытып кисәтеп куйды. Ошбу көнне һава да мөлаем булды, азрак җиңеләйгән кебек булды.

9 ында Биэр Габбаста безнең өстебезгә Мәккәдән чыккан кәрван килеп төште. Янбәгъ белән Мәдинә арасы бик тигез, тимер юл сузарга яки трамвай йөртергә бик мөмкин һәм уңай. Читтә булган гарәп авылларында иртә намазга әйткән азаннары шаулап ишетелеп тора.

11 ендә Мәдинәи Мөнәүвәрәгә җитеп, Корбангали[321] хаҗи тәкиййәсенә төштек. Мине, «сәдия» дигән нәрсәгә утыртып, дүрт кеше күтәреп алып керделәр.

Мәдинәи Мөнәүвәрә

13 ендә, дүшәмбе көн, өйлә намазыннан элек кадерле хәрәмгә[322] бардык. «Изге гөлбакча» да ике рәкәгать намаз укып, изге кабергә һәм башка урыннарга зиярәт иттем. Бер багана өстенә утырып хәл алдым. Ярты сәгать соңыннан азан укылды. Михрабка якын урында намаз укыдым.

17 сендә иртәнге намазга бардым. Шафигый, малики[323], хәнәфиләр җәмәгать булып, югарыда күрсәтелгән тәртип белән укыдылар. Җомгада һәр ике хөтбәдә «әмма бәгъдә»[324] не әйтеп, хәлифәләрне икенче хөтбәдә телгә алдылар.

20 сендә Гыйззәтулла бине Габделмәҗид әш-Шырдани чакыруына җавап итеп бардык. Бик яхшы пылау, өйрә, ит, чәй белән кунак итте. Истанбулдан чыкканнан соң, бу рәвештә ләззәтле нигъмәт ашаганыбыз юк иде. Ошбу көн ахшам намазыннан элек мин, фәкыйрь, ак җөббә киеп, билемә яулык бәйләп, «хөҗрәтес-сәгадәт» кә[325] кердем. Берничә кандилләргә шәм яндырдым. Рәсүл Әкрәм әфәндебезгә (аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер-догасы һәм сәламе булсын!) вә хәзрәти Фатыймага сәлам биреп, дога кылып чыктым. Икенче көн иртә намазны шафигыйлар белән укыдым. Кадерле мәчеткә хатыннар да килделәр.

22 сендә Мәдинәнең «Бабеш-Шам»[326] исемле капкасыннан чыгып, хәзрәти Госман коесына бардык. Шунда ук, Шам кәрванын каршы алырга дип, Мәдинә хакиме Сафи паша чыккан иде. Яхшы паласлар җәелгән иде. Мәккәи Мөкәррәмәдән кадерле Габделмоталлаб тарафыннан вәкил булып Шам кәрванына каршы килгән зат утырган иде. Бу зат үзе шәрифләрдән һәм Мәккә шәрифе Габделмоталлабның кияве икән. Сафи паша белән күрештек. Паласка утырып, каһвә белән сыйлады. Ошбу мәҗлеснең мәһабәт һәм солтанәтенә күңелем тулды. Җыладым.

 

Мәдинәи Мөнәүвәрә тигез урында, таулары да ташлы түгел. Туфрагы кызылрак, ләкин каты түгел, һавасы хуш һәм мөлаем. Арпа һәм ясмык кебек нәрсәләрне чәчеп үстерәләр. Мәдинәдә бик муллык, рүмман[327], хөрмәләре бик күп. Икмәк бик арзан, ит очсыз, катык ләззәтле, сөт күп. Лира[328] хисабы белән Истанбулның бер гыйрше[329] монда гыйрше ярым кыйммәтендә файдаланыла. Шам кәрванының атлары яхшы, дөяләре эре. Тәхте рәван[330] вә гайре әсбаплары бик мөкәммәл. Мәдинәдә булган хөрмәтле урыннарда вә мөбарәк шәһидләр күмелгән урыннарда йөреп зиярәт иттек һәм догалар кылдык. Дуслар һәм танышларда кунакта булдык. Мәдинәнең олы кешеләре белән күрешеп сөйләштек, мәгълүмат алышып файдаландык. Бу җөмләдән шундыйларның берсе – Хәсән Фәһми бине Госман Әбү Хәйдәр[331]. Дәхи шәех Мөхәммәд Мөзһар[332] бине Әхмәд Сәгыйдь әл-Һинди әл-Хәнәфи. Дәхи шәех Ахунҗан бине Габделһади әл-Бохари[333]. Ибраһим әфәнде шәех Габделҗәлил әл-Мәдәни, сәед Габделкадыйр бине Әхмәд әл-Хәнәфи әт-Траблиси, мөфти Мөхәммәд әр-Рубали, Муса әфәнде мәдрәсә көйләр Әмини, шәех Хәлил бине Ибраһим әфәнде, Мөхәммәд Гыймадеддин ән-Нөркәи вә башкалар. Шәех Мозһар хәзрәтләре, җомгадан соң изге кабергә каршы торып, минем өчен хәер дога кылды.

25 ендә Шам кәрваны белән Мәдинәдән сәфәр чыгып аерылдык. «Зөл-хәлифә»[334] дигән урында ихрам[335] кылдык. Кәрванда хаҗ әмире Сәгыйдь паша иде. Туктар һәм китәр өчен, һәр намаз вакыты өчен туп аталар. Гаскәри сак кичләрен каравыл тора.

28 ендә (21 октябрь) Җәдиддән уздык. Монда хөрмә бакчалары күп, мәчет һәм манаралары бар. Ошбу көн бик кызу булды. Кап эчендә булган каты шәм эреде. Тазлар тота алмас дәрәҗәдә кызды.

29 ында Софрә һәм Бәдәрдән үттек. Софрәдә хөрмәлек күп, мәчетләр бар. Күп нәрсәләр китереп саттылар. Бәдәрдә дә балык сатып йөрделәр, шуның өчен диңгезгә якындыр дип уйладык. Бәдәрдән узгач, уң тарафта булган таулар бетте. Сул тарафта булганнары да еракланды. Аяк асты комга әйләнде. Җил белән диңгез һавасы килә иде. 3 нче зөлхиҗҗәдә (25 октябрь) Рабагка җиттек. Хатыны, кызы һәм барлык әһелләре кәрванга каршы чыкканнар иде. Гаскәр музыка уйнап керде. Базарында кәрван халкына кирәкле нәрсә күп иде. Бу Рабаг Шам әһленең микате[336] булган Җәхфә[337] турысында икән. Шуның өчен Мәдинә халкының күбесе бу урында мөхрим булалар[338] икән. Бу гамәлнең дөреслегенә имам Әгъзамнан[339] (аңа Аллаһының мәрхәмәте булсын!) риваять тә бар икән. Вади Фатыйма исемле урында вакытыбызда бик болыт һәм җил булды. Күк күкрәп, яшен яшенләде, азрак яңгыр да булды.

7 сендә, чәршәмбе көнне (29 октябрь), Мәккәи Мөкәррәмәгә кердек.

Мәккәи Мөкәррәмә

Лязим һәм тиеш булган мәнасик[340] һәм гыйбадәтләрне сәламәтлек белән башкардык.

15 ендә ихрамнан чыктык. Әмма гаҗәмнәр[341] бездән соң Гарәфәттә дәхи бер көн калып, 11 ендә ихрамнан чыктылар. Шәриф Габделмоталлаб хәзрәтләре сәясәт белән йөрде. Барган урыннарында туплар атылып, гаскәриләр музыка уйнап каршы алалар иде. «Мәсҗидүл-хәрам» га Баб Гатикътан[342] кергәндә, унике баскыч түбән төшелеп керелә. Кәгъбәтулла[343] көньякка уң як почмагы белән тора. Хәрәмәендә[344] хаҗ вакытында ахшамнан элек шәм яндыралар. Бәйтуллада[345] төн буенча яндырылып, иртә намазыннан соң сүндерелә. Иртә намазны шафигый, малики, хәнбәли[346], хәнәфиләр шушы тәртип белән укыйлар. Әмма хәнбәлиләр бик аз булалар һәм Мәккәдә генә иртә намазны үзләре укыйлар. Шулай ук маликилар да бәгъзе намазларны гына үзләре укып, башкаларда күбрәк хәнәфиләргә иярәләр. Мәдинәдә хәнбәлиләргә махсус җәмәгать намазы юк. Хәнәфи һәм малики мөәззиннәре – «Раббәна ләкәл-хәмдү»[347] һәм шафигыйлар «сәмигал-лаһү лимән хәмидәһ»[348] диләр. Малики һәм шафигыйлар камәт[349] сүзләрен берәр генә әйтеп, маликилар кыямда кулларын җибәреп торалар, шафигыйлар күкрәк астына баглыйлар һәм, рөкүгъкә барганда, кайтканда кул күтәрәләр вә иртә намазының икенче рәкәгатендә рөкүгътән соң: «Аллаһүммә иһдини…»[350] дигән «конут» догасын кычкырып укыйлар. Дәхи имам артында кычкырып Коръән укыйлар. Әмма иранлылар, тәкбирләрне[351] кычкырып әйтеп, кулларын колак йомшагы тигезлегенә күтәрәләр. Тәкбир тәмам булу белән, кул баглап, кычкырып укый торган намазларда бисмиллаһины «Фатиха» да һәм сүрәдән элек кычкырып әйтәләр, һәр ике рәкәгатьтә «Ихлас» сүрәсен укыйлар. Рөкүгъдә «сөбхан Аллаһ» дип, өч мәртәбә һәм сәҗдәдә «Сөбхан Раббиәл-әгъла вә би-хәмдиһи Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин вә алиһи»[352]

 

дип әйтәләр. Сәҗдәдән торганда, кулларын бераз күтәрәләр. Кыйраәтләре сарт кыйраәте кебек зәгыйфь. Ләкин һәр аятьтә туктыйлар. Азан әйткәннәрен, сөннәт витер намазын укыганнарын күрмәдем[353].

19 ында, дүшәмбе кичендә, ястү намазыннан соң мин фәкыйрь һәм Фәйзулла белән Зәйнулла бергәләп Кәгъбәтулла эченә керү белән кадерлеләндек. Мәккәи Мөкәррәмәдә Мөхәммәд бине Гали бине Ибраһим ән-Назили, Рәхмәтулла бине Хәлилрахман әл-Һинди, Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Кунъяви белән күрештем. Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Кунъяви үзе эзләп килде, сөхбәт итәргә, ягъни сөйләшеп утырырга теләгән идем, диде. Казан һәм Бохара галимнәре һәм башка хәлләр хакында күп нәрсәләр сорады. Гарәпчә сөйләшә. Кыяфәте һәм башка хәлләре гарәп галимнәренә бик охшаган иде. Әмма шәех Рәхмәтулланың мәдрәсәсенә үзем барып күрештем. Бертуганым Садретдинне, Тау иленең Кәмалетдинне юлдаш иткән идем. Шулай ук Нәҗметдин, Сәлахетдин… Тарханлы Зыяэддин Әхмәд[354] әфәнделәр дә бергә бардылар. Рәхмәтулла әфәнде шатланып һәм бик разый булып кабул итте. Чәй әзерләтте. Эндәшкәндә, «сәеди»[355] сүзе белән эндәште. Сөйләшүебез, яхшы мәҗлесебез файдалы булды. Гарәпчә һәм фарсыча сөйләде. Бер нөсхә «Әзаләтүл-әүһам»[356] һәм биш нөсхә «Изһарүл-хак»[357] китапларын бүләк итте. Изһарның дүрт нөсхәсен лаеклы кешеләргә бирерсез, калган ике нөсхәсе бездән үзегезгә ядкяр булсын, диде.

Кайту

25 ендә ахшамнан соң Мәккә белән саубуллашып аерылыштык. Бер сәгать кадәре җәяү бардык. Икенче көндә Җиддәгә җитеп, Бөек дәүләтнең «Кайсария» исемле вапурына кердек. Өч көннән соң хәрәкәт итеп киттек.

27 сендә Турсинага җиттек. Монда хаҗиларны карантин өчен чыгардылар. Турсина Шаб диңгезе буенда, Мисыр карамагында, Җиддәдән килгәндә уң тарафта. Ике-өч данә таш биналар да күренә. Саклар өчен, гарәп гаскәре һәм бер вапурлары тора. Ике көндә карантин вакытын тәмам итеп киттек. Бер кызылбаш[358], безнең бүлмәбезгә кереп, үзенең Коръән китабын чыгарып, «һуәл-ләзи халәкаль-әзваҗ көлләһа вә җәгалә ләкүм минәл-фәләки вәл-әнгам ма тәркәбун»[359] аятен күрсәтеп, тәфсирен сорады. Мин әйткәч, шуңар ризалык билгесе күрсәтеп чыгып китте. Үз мәзһәбләренчә намазны олылап, догаларны дөрес укып, Изге Коръән аятьләрен тиешле урыннарында укуыннан бу кешене «яхшы галимдер» дип хисаплап калдым. Кирәк булып сорадымы, кирәк булмыйчамы – мәгълүм булмады.

Сүәес Исмәгыйлия, Порт Сәгыйдь шәһәрләреннән үтеп киттек.

12 нче мөхәррәмдә (һиҗри белән 1298, милади белән 1880 елда) Измиргә килдек. Измирдә төшәчәк хаҗилар, әйберләребезне җыеп, урыннан күчеп, кайтып җиттек. Хәзер чыгабыз дип шатланып торганда, карантин саклау тиеш икәнлеге игълан ителде. Моны ишетеп, халык бик өметсезләнде. Мондый мәшәкать чыгуына бик күңелсезләнделәр. Хосусан безнең иптәш Зәйнулла хаҗи, дәрәҗәмнән калырмын, кибетемне башка кеше алыр, дип хафаланды. Бу рәхәтсез хәбәрнең сәбәбе болай икән: бер инглиз вапуры, бездән элек килеп, карантинга куелган икән. Аны куйгач, «Кайсария» не дә куярга кирәк булган. Чөнки берсен куеп, икенчесен азат итү яраклы күренмәячәк. Хәлбуки «Кайсария» дә сәламәтлек өстен булган хәлдә, инглиз вапурында хасталык өстен чыккан. Аның сәбәбе, бозык сулар эчертеп килеп, хаҗиларны яңгырдан саклый алмыйча суык тидерү булган. Кырык сәгать вакыт белән карантинга чыгардылар. Әмма кайбер кешеләр белән мин калдым. Мәгълүм булганча, вакытны тәмамлап, хәрәкәт иттек.

14 ендә Кәлибулине сулда калдырып үттек. Җамигъ мәчетләре күренде. Безнең күрше бүлмәбездә Мөхәммәд исемле бер азәрбайҗанлы бар иде. Киеме белән гарәпкә охшаган булса да, теле төрки иде. Үзе шафигый мәзһәбендә дигән иде, ләкин сөнниләргә дә, шигыйларга да катышмады. Тәбриз кызылбашлары бу кешене Азәрбайҗанның Зәнҗан шәһәрендә имам диделәр. Өстәл артында бер китап укып утырганын күреп, бу рәвештә сөйләштек:

Мин:

– Бу нинди китап?

Зәнҗанлы:

– Кичү.

Мин:

– Шиһабетдин әл-Гаскалани әсәреме?[360]

Зәнҗанлы:

– Юк, түгел.

Мин:

– Нинди фәннән?

Зәнҗанлы:

– Тарихтан.

Мин:

– Алайса, Ибне Халдунның[361] «Гөнванел-габр вә диванел-мөбтадаэ вәл-хәбәр фи әхбарил-гарәби вәл-гаҗәми вәл-бәрбәр»[362] исемле китабы булыр.

Зәнҗанлы:

– Әйе. Бу китап сездә бармы?

Мин:

– Күп нөсхәләре бар.

Бу җавабыма каршы: беренче кисәгендә каршылыклы кешеләр хакында бер сүзне аңлый алмыймын, бәлки, син күргәнсең, дип күрсәтмәкче булып күп актарды, әмма таба алмады. Хаҗи Зәйнулла, ул кеше үзен олуг тота, халык мине һәм минем исемемне белмидер, әмма Истанбулга баргач сукыр Сәлимне танытырмын, дип әйтә дип[363] хикәят кылды. Бу кеше, кари[364] Габделхәмид әл-Бохари әл-Кызылъярига очрап, мәмләкәтен сораган. Кари «Ташкәндле» дип җавап биргәндә, Ташкәнд һәм Бохара халкы, мөселман булганнары хәлдә, шигаләрне сатуны «Ни йөз белән дөрес күрә?», – дип бәхәс иткән. Кариның: шигаләр сәхабәләрне сүгүләре сәбәпле[365] кяфир булалар, шуның өчен сату дөрес, диюенә: «Алай булса, алар мәртәд[366] булалар. Мәртәдне сату дөрес түгел», – дип, карины бәхәстә җиңгән. Иҗмагның[367] хөҗҗәт[368] икәнлеген инкяр итүенә каршы мелла Мостафа сүз әйтеп караса да: «Сездә гыйлем юк, бар һөнәрегез – тәкълид»[369] – дигән[370].

17 сендә Истанбулга киттек.

Икенче мәртәбә Истанбулда

Бер кибеттә хокандлы Мирза Габдеррәхим исемле кешене күрдем. Аннан Ходаяр хан хәлләрен сораштым. «Хәзерге вакытта Багдадта», – диде.

19 ында Мөниф паша белән очраштым. Мәҗлесендә озак вакыт калдым. Бик фазыйль һәм камил зат икән. Биш төрле тел белән сөйләргә оста икәнлеген бәян итте. Гарәп, фарсы телендә булган көч-куәтен без дә белеп хупладык. Хәтта ки берсе – сигез, икенчесе дүрт яшьтә булган угылларының фарсыча белүләре мәгълүм булды. Олуг углына фарсыча: «Әфәнденең кулын үп!» – дигәч, килеп, минем кулымны үпте…

Өендә бер олуг аю аяк өстенә басып тора иде. Моны Русия императоры аткан икән. Император тарафыннан Бөек дәүләтнең Петербург илчесе Хәлил пашага бүләк ителеп, Хәлил паша исә Мөниф пашага биргән икән. Өенең түбән катында ашамлык ашадык. Өске катына менеп, каһвә һәм чәй эчтек. Өй җиһазлары бик кыйммәтле, төз вә алтынлы өстәл һәм урындыклар күреп гаҗәпләндек[371]. Мәрмәр ташыннан эшләнгән бер хатын сурәте дә күрдек. Бәлки, безнең бу хосуста булган мәгърифәтебезне белү өчен булса кирәк, бездән: «Бу ни бәһа торыр?» – дип сорады. Соңыннан үзе 7000 тәңкә кыйммәтендә икәнен бәян кылды. Әле гарәпчә, әле фарсыча, әле төркичә сөйләде. Миңа «Сиррүл-ләял фил-кальби вәл-ибдал»[372] исемле китап белән «Бразилия сәяхәтнамәсе» исемле китабын бүләк итеп бирде. Без моның өендә вакытыбызда килүче, кереп чыгучы кешеләр күп булды. Болар арасында кайбер хөрмәтле һәм олуг затлар да күрелде. Киткән вакытыбызда озатып ишеккә кадәр килде. «Нинди китап кирәк булса да, хат белән аңлатсагыз күндерербез», – диде.

25 ендә шәриф хәзрәтләренә (Сәед Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун) бардым. Моның хозурында Садыйк пашаның вәкиле бар иде[373]. Дәхи бер ак сакаллы кеше, килеп, шәрифне, кул һәм итәкләрен үпте. Шәриф хәзрәтләре моңа «бөек затыгыз» дип мөрәҗәгать итеп сөйләде. Соңыннан белдем: бу кеше Гыйззәт әфәнде исемле бер зат икән. Ачы каһвә эчтек. Киткән вакытыбызда шәриф хәзрәтләре ишек тоткасын тотып торды.

21 ендә Истанбулдан вапур белән киттек. 3 нче көндә Адиста булып, шул көнне машинага утырдык.

27 сендә Нижнийга җитеп, ат белән Казанга юлландык.

30 ында (20 декабрь), шимбә көн, икендедән элек Казанга кайтып җиттек.

Беренче мәчет ихатасында дуслар һәм кешеләр белән күрештек. Мәчеткә кереп икенде укып, өебезгә кайттык. Гаилә әһелләре һәм балалар белән күрешеп, Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә мактау һәм дан укыдым.

Бетте.

Фазыйль Мәрҗанинең кыскача тәрҗемәи хәле

Шиһабетдин Һарун бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани әл-Казани әл-Болгари (аңа Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте булсын!) һиҗри белән 1233, милади белән 1818 елда рабигыль-әүвәл аеның 7 сендә туды. Заманасының хөрмәтле галимнәреннән гыйлем алып, хөрмәтле картларын күреп сөйләшкән, һиҗри белән 1265, милади белән 1848 елда Казан шәһәренә килеп, беренче мәчет хозурында имам, хатыйп, мөдәррис, мөхтәсиб[374], ахун[375] булды, һиҗри белән 1306[376], милади белән 1889 елда шәгъбан аеның 28 ендә җитмеш дүрт яшендә бу дөнья белән хушлашты. Кабере Казан каберлегендә.

Шигырь:

 
Адәмнең гомере әгәр мең ел булса, ахыры
Бик кыска вакыт килер сакларга, бер кичә галәмдә кунак булмас.
 

Шиһабетдин хәзрәт ачык йөзле, олуг бәдәнле, яхшы сүзле, горур кеше иде. Шулай ук ислам гыйлемнәрендә маһир-оста, инша, тарих, әдәбиятта өлеше чиктән тыш иде. Гарәп шигырьләреннән күбесен, «Кәшшаф»[377], «Бәйзави»[378], «Мәдарик»[379], «Ихъяэ»[380] кебек зур әсәрләрдән күп нәрсәләрне хәтерендә тота иде.

Ислам дине буенча язылган китапларны тәнкыйть итүне, үзенең кавеме өчен хезмәт итүне мәсләк итте. Мондый юлда булган кешеләрнең нинди мәшәкатьләр һәм михнәтләргә дучар булулары мәгълүм. Шуның өчен бу зат та заманының бик ачы тешләүләрен күрде, ләкин түзде. Бөек фикере, ныклы каләме белән берләшеп, үлгән көненә кадәр баһадир гаскәр кеби хәрәкәт итте. Милләт һәм кавемебезгә хезмәт итү фикерендә булган хөрмәтле дус һәм карендәшләребезгә моның хәле һәрвакытта да күчергеч һәм үрнәк була алыр.

«Юаныч» тан өзек[381]. Иске вә бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре

Әдернә – Рум иле вилаятендә иң олуг шәһәр. Һиҗри белән 763, милади белән 1361 елда Төркия ислам хөкүмәте тарафыннан алынды вә дүрт елдан соң Төркиянең мәркәзе Брусәдән шушы шәһәргә күчте. Истанбул алынганга кадәр, 90 ел тәхет шәһәре булып торды.

Истанбул – һиҗри белән 857, милади белән 1453 елда исламнар тарафыннан яулап алынды вә латиннарның ислам хәлифәлеген җимергәнче тәхет шәһәре булды.

Әнбар – Фурат елгасында вә Багдадтан 20 чакрым кадәр көнбатыш тарафында булган бер шәһәр. Габбаси хәлифәләрнең беренчеләре – Саффах вакытында мәркәз булып торды. Саффах үзе шушы шәһәрдә вафат булды, һиҗрәттән 12 нче, милади белән 634 елда Халид бине әл-Вәлид кул астындагы ислам гаскәре иранлылардан алганнар иде. Бу шәһәрдә бик күп ислам галимнәре гомер сөрделәр. Бүген бу шәһәр хәраб булган, беткән, диләр.

Үргәнеч – Харәзем шаһларының тәхет шәһәре иде. Гарәпчә исеме – Җөрҗан.

Искәр – бүгенге Тобол шәһәренә 10 чакрымнар кадәр урында. Үз вакытында төзек бер шәһәр булып, ислам ханнары заманында Бохара вә Чин белән зур сәүдәләре бар иде. Халыклары һөнәрле вә сәнәгать[382] белән шөгыльләнә, дәүләтле вә мәдәни иделәр. Һиҗри белән 1003, милади белән 1595 елда Күчүм хан бине Мортаза хан заманында руслар басып алдылар, шәһәрне хәраб кылдылар. Ханның гаиләсен вә балаларын әсир итеп алып кайттылар да көчләп чукындырдылар. Инде бу урыннар байгыш оясы булып калды.

Бакчасарай – Кырым өлкәсендә ханнарының тәхет шәһәре иде. Бу шәһәр бу көндә сәламәт.

Бохар – саманиларның тәхет шәһәре иде. Гыйлем вә мәдәниятле, төзек булган бу шәһәр татарлар тарафыннан хәраб вә вәйран[383] ителде. Ошбу Бохара белән бу көндәге Бохара арасында охшашлык юк.

Брусә – Истанбулдан 60 чакрым кадәр төшлектә булган бу шәһәрне һиҗри белән 726, милади белән 1326 елда исламнар румнардан алдылар вә тәхет шәһәре итеп тоттылар (Әдернәне тәхет шәһәре итмәсләреннән элек).

Багдад – бу шәһәрне габбаси хәлифәләрнең икенчеләре – әл-Мансур заманында исламнар төзеделәр. Милади ел исәбе белән 762 елда тәмам булды вә шул көннән хәлифәлек мәркәзе кылынды. Багдадка кергән вакытта, һәркем атыннан төшеп җәяүләп керү хакында низам[384] игълан ителде. Бу гадәт күп елларга кадәр дәвам итте. Һиҗри белән 656, милади белән 1258 елда монгол татарлары, килеп, шәһәрне хәраб иттеләр вә хәлифәне дә үтерделәр.

Болгар – безнең ерак бабаларыбызның тәхет шәһәрләре. Үз заманында төзек вә бай булып, бөтен дөньяның диярлек сәүдә мәркәзе иде. Бу көндәге Казан, Сембер, Самар, Сарытау, Оренбург, Уфа вилаятьләрендәге төрек, чуваш, чирмеш, мукшы, ар халыклары боларга иярә иде. Үз вакытында дөньяның оҗмахы вә гыйлем мәркәзе булган бу шәһәрне монгол татарлары һәлак иттеләр, алардан сәламәт калган урыннарын вәхши руслар җимереп, җир белән тигезләп калдырдылар. Көчләре җитмәгән сәбәбеннән генә бер манара белән бәгъзе бер биналарны торган хәлләрендә калдырырга мәҗбүр булдылар. Изән ирадәл-лаһү би-каумин сәллата сәүзән галәйһимүр-рус вәт-татар[385].

Хаҗитархан – татарлардан кечкенә бер хөкүмәт (мөселман булганнарыннан соң) ошбу шәһәрне тәхет итеп тотканнар иде. Соң вакытта руслар алдылар.

Хива – Хива ханнарының тәхет шәһәрләре иде. Соң вакытта руслар алдылар.

Димәшкъ – һиҗрәттән 20 нче елда, милади белән 640 елдан башлап өммәвиләрнең тәхет шәһәрләре булды вә 92 ел шулай дәвам итте. Соң вакытларда, әййүбиләр хөкүмәте төзелгәч, бу шәһәр яңадан тәхет шәһәре булып торды. Нуретдин әш-Шәһит шушы шәһәрдә хөкүмәт сөрде.

Дәһли – магул нәселеннән булып та, ислам кабул иткән хөкемдарларның тәхет шәһәре вә бөтен Һиндстанның мәркәзе булган бу шәһәр һиҗри белән 1274, милади белән 1858 елда инглизләр тарафыннан басып алынды вә ислам хөкүмәте бетерелде.

Рияз – бу көндә Нәҗд вә Хиҗаз мөселманнарының тәхет шәһәрләре. Падишаһлары бу көндә Ибне әс-Согуд.

Сарай – Болгар шәһәре җимерелгәннән вә әүвәлге әһәмияте бетерелгәннән соң, бу мәмләкәт мөселманнары, (Болгар төрекләре) үзләренең сәүдә кәсепләрен, һөнәр һәм сәнәгатьләрен дәвам иттерү теләге белән, Иделнең сул тарафында мәшһүр Сарай шәһәрен төзегәннәр иде. Ихтимал, бу шәһәр һәм аның сәүдәсе Болгар ханнары сәламәт вакытларында ук та булгандыр. Кырда ат өстендә йөри торган татарлар бу шәһәрне, ислам кабул иткәннәреннән соң, тәхет шәһәре итеп тә тоттылар. Шул татарларның бер-берләре белән сугышулары сәбәбеннән, ахырда шәһәр хәраб булды, хәтта урыны да калмады (һиҗри белән 907, милади белән 1501 елда).

Сәмәрканд – Чыңгыз хан тарафыннан һәлак ителгәнгә кадәр ислам хөкүмәтләренең пайтәхетләре булып торган иде. Соң вакытларда Аксак Тимер хөкүмәте заманында кабат пайтәхет булды.

Газнә – Аль[386] Сәбәктәкиннең тәхет шәһәрләре иде. Солтан Мәхмүд Газнәви вакытында бу шәһәрдә мең кадәр мәчет вә мәдрәсә булганлыгы риваять ителә. Бу көндә инде хәраб булган.

Казан – бу мәмләкәттә ислам кабул иткән татар ханнарының тәхет шәһәрләре иде. Һиҗри белән 959, милади белән 1552 елның 22 сентябрь (2 октябрь) көнендә, 2 нче шәүвәлдә руслар тарафыннан басып алынды, шәһәр халкының бөтенесе үтереп бетерелде. Ханнар вә ханнарның гаиләләре, Мәскәүгә җибәрелеп, көчләп чукындырылды.

Кортоба – Әндәлес өлкәсендә хөкем сөргән өммәвиләрнең тәхет шәһәрләре иде. Мәшһүр әл-Каср[387] (әл-Казар сарае) шушы шәһәрдә. Мәдинәтез-зөһрә[388] исемендәге шәһәрчек тә шушы шәһәр янында иде.

Куния – Анатолий уртасында булган бу шәһәр рум сәлҗукыйларының тәхет шәһәрләре иде. Сәлҗук хөкемдарлары бу шәһәрне төзекләндергәннәр, җамигъ мәчетләр вә мәдрәсәләр белән зиннәтләгәннәр иде.

Кабул – Әфганстан хөкүмәтенең тәхет шәһәре.

Мәдинә – ислам дөньясында мөбарәк вә мөкаддәс саналган бу шәһәр Әбүбәкер, Гомәр, Госман (Аллаһы Тәгалә алардан риза булсын!) заманнарында хәлифәлек мәркәзе булып торды.

Мисыр – Африканың мәшһүр шәһәреннән булып, бу көндә дә төзек. Фатыймиларның тәхет шәһәрләре иде.

Яңа шәһәр – Брусәдән элек Төркия мөселманнарының тәхет шәһәрләре иде.

315Мәҗидия – 20 пиастрга торган төрек акчасы.
316Хадимә – хезмәтче хатын-кыз.
317Машалла – Нинди шәп! Нинди яхшы! (Гаҗәпләнгәндә әйтелә торган тәгъбир. «Алла ни теләгән булса – шул» дигән мәгънәдә.)
318Бу кеше Казанның иске фикерле, ягъни бик тә кадим таифә кешеләреннән түгел. Җиңел тереклек итеп һәм күп малны үзе табып, варисларын бай калдырды вә изге эшләр өчен күп мал сарыф итте. 1281 дә, милади белән 1864 елда хаҗдан кайтканда вафат булды. Милләтне онытмаган байларны милләт тә онытмас. Шуның өчен фазыйль Мәрҗани дә эзләде. Бездән соңгылар да онытмасыннар өчен, без дә бу урында язып калдырабыз.
319Тальх – акация, оҗмах бананы.
320Биэр сәгыйдь – бәхетле кое.
321Казанның билгеле сәүдәгәрләреннән Корбангали бине Мортаза бине Исмәгыйль бине Йосыф ибне Борнай. Гыйлем белән малны туплаган. Гәрчә дача төземәсә дә, Мәдинәдә олуг тәкиййә сәдака итте. Һиҗри белән 1266, милади белән 1849 елда хаҗ кылып, 1858 елда вафат булды. Казанда җирләнде.
322Хәрәм – Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә чикләре билгеләнгән изге урын.
323Малики – ислам динендә Малик ибне Әнәс мәзһәбенә иярүче.
324Әмма бәгъдә – шуннан соң.
325Хөҗрәтес-сәгадәт – бәхет бүлмәсе.
326Бабеш-Шам – Сүрия капкасы.
327Рүмман – гранат җимеше.
328Лира – акча берәмлеге.
329Гыйрше – пиастр, йөздән бер Мисыр фунтына, яки 40 парә, яки 10 миллим, яки 10 тиенгә тиң булган акча берәмлеге.
330Тәхте рәван – ябык паланкин, Көнчыгыш илләрендә түрәләрне, байларны күтәреп йөртү өчен өсте ябулы тәхет, носилка.
331Бу кеше алда телгә алынган шәйхелислам. Тәрҗемәсе телгә алынды.
332Мөшәех нәкыйшбәндиядә билгеле һәм мәшһүр зат иде. 1301 елда (милади белән 1883 елда) вафат булды.
333Бу кеше галим һәм фазыйль бер зат булып, хәзер ил гизеп йөри, сәламәт дип беләбез.
334Бу урынны хәзрәти Галигә нисбәт итеп «биэр Гали», ягъни «Гали коесы» дип тә атыйлар.
335Ихрам – хаҗ кылырга баручылар өсләренә кия торган япма, өрткеч.
336Микат – хаҗиларның хаҗ кылырга керешү урыны.
337Җәхфә – «Җим», ягъни «җ» хәрефеннән соң «ха», ягъни «х» хәрефе белән языла. Борынгы исеме «Мәһига» иде.
338Мөхрим булу – ихрам кию.
339Бөек имам, ислам динендә имам Әбү Хәнифә Ногман Сабитны шулай атаганнар.
340Мәнасик – хаҗга баручылар үтәргә тиешле эшләр.
341Гаҗәм – гарәпләрдән башка халык.
342Баб Гатикъ – борынгы капка.
343Кәгъбәтулла – Мәккә шәһәрендә борынгы бер гыйбадәтханә булып, мөселманнар, гыйбадәт кылганда, йөзләрен шуңа таба юнәлтәләр.
344Хәрәмәен – Мәккә, Мәдинә шәһәрләре.
345Бәйтулла – Аллаһ йорты, мәчет.
346Хәнбәли – ислам диненең Әхмәт бине Хәнбәл мәзһәбенә иярүче.
347Раббәна ләкәл-хәмдү – и Раббыбыз, Сиңа мактау, дан булсын.
348Сәмигал-лаһу лимән хәмидәһ – Аллаһы Тәгалә үзен кем мактаганын ишетеп тора.
349Камәт – намазга керешер алдыннан аягүрә укыла торган дога һәм аны уку.
350Аллаһүммә иһдини… – и Аллабыз, мине туры юлга сал!..
351Тәкбир – олылау – «Аллаһу әкбәр – Аллаһ иң бөек зат» дигән сүзләрне әйтү.
352Иң бөек Раббыбызга дан һәм аңа мактау булсын! И Аллаһыбыз, Мөхәммәдкә һәм аның нәселенә хәер-догаларыңны күндер!
353Күрдегезме, шига китапларында азан һәм икамәтнең сөннәт икәнлеге бәян ителә. Фәкать азан һәм икамәтләрендә аз гына башкалык бар. Шуның өчен бу хосуста үзләренең китапларына мөрәҗәгать итү тиеш булыр.
354Шәмсетдин әт-Тархани буладыр. Габденнасыр бине Мөхәммәд әл-Буавый шәкертләреннән. Утыз тугыз яшендә вакытында зөлхиҗҗә аенда, һиҗри белән 1307 елда, милади белән 1889 елда Мәккәдә вафат итмеш. Фазыйль, шагыйрь һәм әдип бер зат иде.
355Сәеди – минем сәедем, зурлап әйтә торган сүз.
356Әзаләтүл-әүһам – хыяллардагы мәңгелек.
357Изһарүл-хак – хаклыкны ачып салу. («Изһарүл-хак» нөсхәсе төркичә, французча һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.)
358Кызылбаш – иранлы; иранлылар элек «кызылбаш» дип аталганнар.
359Аллаһы Тәгалә һәрбер хатынга пар итеп ирләр барлыкка китерүче, алар өчен күк гөмбәзен һәм утырып йөри торган хайваннар булдыручы.
360Бу кеше Әбелфазыл Шиһабетдин Әхмәд бине Гали Гаскалани әш-Шафигый була, һиҗри белән 852, милади белән 1448 елда Мисырда вафат булды. Язган китаплары күп булса да, «Кичү» исемле китабы барлыгы күренмәде. Шуның өчен фазыйль Мәрҗанинең бу соравының сәбәбе безгә мәгълүм булмады.
361Ибне Халдун – Әбү Зәйд Габдеррахман бине Мөхәммәд – һиҗри белән 806, милади белән 1403 елда вафат. Бу кешенең тәрҗемәи хәлен белү дә – олуг гыйлемдер.
362Кичүнең исеме һәм башлангыч җыентык һәм гарәп, фарсы, бәрбәр хәбәрләреннән бер хәбәр.
363Тарих белгән кешеләргә бу сүзнең хикмәте мәгълүмдер.
364Кари – Коръәнне яттан укый алучы, Коръән-хафиз.
365Бу хакта телне иркен җибәрү яраклы түгел. Чөнки бу нәрсә шигаләр каршында кирәк эш түгел. Дәшми торуың яхшырак. Аларның үз китаплары белән таныш булуыбыз таләп ителә.
366Мәртәд – динен ташлаган, диннән язган, башка дингә күчкән, мөртәт.
367Иҗмаг – бер сүзгә (бер карарга) килү, җыю, туплау.
368Хөҗҗәт – дәлил.
369Тәкълид – иярү, башкалар эшләгәнне эшләү, охшатып эшләү, гореф-гадәт, традиция.
370Бик дөрес әйткән.
371Сездән соң мондый ясалмалык һәм модалар казанлыларда да үсештә дип ишетәбез.
372Сиррүл-ләял фил-кальби вәл-ибдал – төннәрнең сере – алмаштыруда, үзгәртүдә.
373Тунистан Мөхәммәд Садыйк паша бине әл-Хөсәен. Һиҗри белән 1222, милади белән 1807 елда туып, җитмеш биш яшендә һиҗри белән 1297, милади белән 1879 елда Туниста вафат булды. Урынына Гали исемле карендәше калып, француз дәүләте кулына кереп, аның яклавын кабул итте.
374Мөхтәсиб – муллалардан өстен дин галиме.
375Ахун – мөселман динендәге рухани, остаз, өйрәтүче.
376Ш. Мәрҗанинең яше һиҗри ел исәбе буенча исәпләнә.
377Кәшшаф – яңа нәрсә ачучы.
378Бәйзави – Тәфсирел-Бәйзави – Бәйзави аңлатмасы.
379Мәдарик – белә алучылар, аңлый алучылар, төшенүчеләр.
380Ихъяэ – Ихъяэ голүмед-дин – дин гыйлеменең терелүе.
381Матбугатта басылмаган. Россия Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында Р. Фәхретдинев фондында саклана (7 ф., 16 сакл. бер.).
382Сәнәгать – һөнәрчелек, тормыш өчен кирәк-ярак әйберләр ясау.
383Вәйран – ватык, җимерек, бозык, хәрабә хәленә килгән.
384Низам – тәртип, кагыйдә, канун, режим, устав.
385Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә халыкка явызлыкның өстен булуын теләде. Ул татарлар өстенә җибәрелгән руслар иде.
386Аль – династия, нәсел.
387Әл-Каср – сарай, биек һәм матур итеп салынган бина.
388Мәдинәтез-зөһрә – чәчәк шәһәре.