Za darmo

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Tekst
1
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Хаҗитархан шәһәренә кайту

Озатып баручы төрекләргә хатынның үз атасы вә анасы динендә икәнлеге һәм дә хан янына кайтырга теләмәгәнлеге мәгълүм булды[231]. Шуңа күрә хан хозурына кайтып китү өчен, бу төрекләр хатыннан рөхсәт сорадылар. Хатын боларга рөхсәт итте вә күп бүләкләр бирде. Һәм дә Саруҗа исемле адәмне биш йөз гаскәр белән озата җибәрде. Миңа да Бәрбәрә исемендә үз алтыннарыннан өч йөз динар, Бундукыядан мең дирһәм, кызлар эшләгән киемнәр, ефәк вә киндер һәм дә йон нәрсәләрдән киемлекләр, ике ат бүләк итте вә мине олылау хакында Саруҗага искәртте.

Хатын белән саубуллаштым вә аерылып киттем, Кастантиниядә торуым бер ай да алты көн булды. Саруҗа белән бергә сәфәр кылдык. Ул мине бик хөрмәт итте. Рум мәмләкәтеннән чыгып, барганда калдырып киткән иптәшләребез вә арбаларыбыз янына килеп җиттек.

Арбаларыбызга утырып чүлгә кердек. Саруҗа безнең белән Бабасолтук шәһәренә кадәр барды. Шушы шәһәрдә өч көн кунак булганнан соң, кире кайтып китте.

Бу вакытта көннәр бик салкын иде. Мин өч кат тун, ике кат ыштан (боларның берсе эчләгән) киядер идем. Аягымда йон оек, аның өстендә киндер белән эчләгән читек, аның өстендә бүре тиресе белән эчләгән читек, ат күненнән итек буладыр иде. Утка якын торып, эссе су белән тәһарәт алганда, һәрбер тамчы минуты белән боз була. Йөземне юган суларым сакалыма ябышып туңа, әгәр дә селкетсәм, кар рәвешендә коела, борынымнан чыккан суларым мыегыма ката иде. Катлы-катлы киемнәрем күп булган сәбәпле, арбага менә алмый идем. Иптәшләрем күтәреп менгерәләр иде.

Хаҗитархан шәһәренә килеп җиттек. Ләкин Үзбәк хан моннан үзенең башкаласы булган Сарай шәһәренә киткән иде. Без Ител елгасы вә шуңа кушыла торган елгалардан[232] Сарайга киттек. Елгалар туңганнар иде. Әгәр дә су кирәк булса, казанга кар салып эретәләр, суга әйләнгәннән соң шуны файдалана идек. Өч көндә Сарайга барып җиттек. Бу шәһәр «Бәркә сарае» (Сарай Бәрәкәт) дип танылган[233].

Үзбәк ханның башкаласы ошбу шәһәр булып, шушында тора иде. Хан хозурына кердек. Безнең сәфәребезне һәм дә Рум падишаһын вә шәһәрен сорашты. Безгә нәфәкалек[234] әзерләү хакында әмер бирде, урын әзерләтте.

Сарай шәһәре

Сарай шәһәре – Җир йөзендә булган шәһәрләрнең иң гүзәлләреннән вә иң олугларыннан булып, адәм дәрьясы[235]. Урамнары киң, базарлары бик күңелле, бай.

Көннәрнең берендә шәһәрне күреп йөрү өчен, бәгъзе бер олуг затлар белән ат менеп чыктык. Безнең урыныбыз шәһәрнең бер читендәрәк иде. Иртәдән китеп, икенче читенә өйләдән соң җиттек[236]. Икенче бер көндә шәһәрнең аркылысын йөреп кайттык. Моның өчен ярты көн үтте. Биналар тоташ, һичбер буш урын вә җимерек йорт юк.

Сарайда унөч җомга мәчете бар. Моның берсе шафигыйларныкы. Әмма җомга мәчете булмаган мәчетләр бик күп. Шәһәрдә төрле таифәләр[237] тора. Әмма мәмләкәт хуҗалары вә хөкүмәт адәмнәре (гаскәрләр) – магуллар[238]. Магуллар арасында мөселманнар да бар алас[239] дигән бер кавем бар, болар – мөселманнар. Тагын исә кыпчак, чиркәс, рум халыклары бар. Румнар христиан динендә.

Һәрбер таифә үзе бер мәхәлләдә тора. Үзләренең базарлары, сәүдәгәрләре, мосафирлары бар.

Шәһәрнең читтән килгән кешеләренең күбесе – Мисыр, Гыйрак – гарәп, Гыйрак – фарсы, Шам[240] вә башка мәмләкәтләрдән килүчеләр. Болар үзләренә аерым мәхәлләдә торалар. Сәүдәгәрләрнең маллары яхшы саклансын өчен, бу мәхәллә чите ур белән әйләндереп алынган.

Хан сарае «Алтын таш» исеме белән танылган[241]. Сарай шәһәренең казые – аксак Бәдретдин; ул – иң яхшы казыйларның берсе. Шафигый мөдәррисләреннән[242] Сөләйман Ләкзи[243] вә маликиләрдән[244] Шәмсетдин Мисрый бар. Бу соңгысы – динендә шикле адәм. Низаметдин хаҗиның тәкиййәсе бар. Бу адәм безне кунак итте. Ногман әл-Харәзминең дә тәкиййәсе бар. Бу адәм, – укымышлы кеше булып, гүзәл холыклы, тыйнак, дөнья әһеленә гайрәтле, файдалы бер адәм. Үзбәк хан үзе, һәр җомга көн килеп, моңа зиярәт итә. Ә бу хан килә дип каршы чыкмый вә аягүрә дә тормый. Хан моның хозурында утыра вә мөлаемлык белән генә сөйләшә, тыйнаклык күрсәтә. Әмма шәехнең шушы эшләргә исе китми, артык илтифат итми. Фәкыйрьләр белән булган мөгамәләсе хан белән булган мөгамәләсенең тәмам киресенчә. Аларга кечелек күрсәтә, ачылып сөйләшә, хөрмәт итә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын, миңа күп хөрмәт итте вә бер төрек кол бүләк итте.

 

Сарайдан Харәземгә сәфәр итәргә булып, ошбу шәехкә киңәш кылган идем. «Бераз көннәр монда тор», – дип, мине сәфәрдән тыйды. Ләкин муафыйк иптәшләр табылганлыктан, алардан каласым килмәде, сәфәргә әзерләндем. Бу хәлемне шәехкә белдердем. Шәех, әүвәлгечә: «Монда калырга мәҗбүрсең!» – диде. Сәфәр итәм дип торганда, бер колым качты. Өч көннән соң әлеге колымны Хаҗитархан шәһәреннән табып китерделәр. Моны шәехнең кәрамәтеннән хисапладым.

Сарайдан Харәземгә[245]

Сарай белән Харәзем арасы кырык көнлек юл. Үлән булмау сәбәпле, бу арада ат белән сәфәр кылып булмый. Арбаларга дөя җигеп йөриләр.

Сарайдан китеп ун көн барганыбыздан соң, Олы су (Олуг су) өстендә булган Сарайчык[246] шәһәренә җиттек. Бу Олуг су өстендә Багдад шәһәрендәге күпер рәвешендә көймәләр өстенә салынып ясалган күпер бар. Безнең ат белән сәфәребез шушы шәһәрдә тәмам булып, монда атларыбызны дүртәр динар тирәсендә хак белән саттык. Атларыбыз зәгыйфьләнгән иде. Өстәвенә бу шәһәрдә ат бик арзан. Арбаларыбызга җигәр өчен, дөяләр ялладык.

Бу шәһәрдә төрек «ата» ларыннан бер изге адәмнең тәкиййәсе бар. Ул безне кунак итте вә хәер-догалар кылды. Казыйларында да кунак булдык. Бу казыйның исеме хәтеремнән чыкты[247].

Сарайчыктан китеп, утыз көн бардык. Иртә бер, кич бер төшеп ял итәдер идек. Туктаган урыннарыбызда юануыбыз дукый пешереп эчәрлек кадәр генә була иде. Дукый бер мәртәбә кайнап чыгу белән пешә. Аңа сөягеннән аерылып пешерелгән ит һәм сөт салып ашыйлар. Кәрван халкы арбаларында ашап, йоклап барды. Минем үземнең арбамда өч җариям бар иде.

Үлән булмаган сәбәпле, мосафирлар бу сахрада мөмкин кадәр кызу йөрергә вә тизрәк котылып чыгарга тырыштылар. Җигелгән дөяләрдән бик күпләре юлда һәлак була, исән калганнары да бик начарлана, икенче елда гына, бераз симергәч, эшкә ярый башлыйлар. Су бик санаулы урыннарда гына булып, бәгъзе вакытларда ике-өч көн сусыз барырга туры килә. Ул сулар да яңгыр суларыннан яки сай коеларда булган сулардан гына гыйбарәт буладыр.

Ошбу чүлне үтеп, без Харәзем шәһәренә барып кердек.

Ибне Баттута сәяхәтнамәсеннән тәрҗемә итәргә теләгән урыннар ошбу җирдә тәрҗемә кылынып бетте. Шөбһәле гыйбарәләр кыскартып вә сүзнең уңаена туры китереп кенә тәрҗемә ителде. Бәгъзе бер шөбһәле урыннары үз гыйбарәләре белән сызык астына күчерелде. Шуның өстенә дә бәгъзе бер кимчелекләр калган булырга мөмкин. Кимчелекләр, Алла теләсә, гафу кылыныр.

Бабларның исемнәре вә саннары, җәяләр эченә алынган җөмләләр, сызык астындагы аңлатмалар – һәрберсе безнең үз тарафыбыздан язылган нәрсәләр.

Шәех Ибне Баттутаның ошбу мәмләкәт белән саубуллашып китүенә унбиш еллар үткәннән соң, 600 ел тәмам була. Ул киткән вакытларда Оренбург шәһәренең урыны – буш ялан, Уфа урыны куе бер урман иде.

«Төхфәтен-наззар фи гараибил-әмсар вә гаҗаибил-әсфар» («Искиткеч шәһәрләрне һәм гаҗәеп сәяхәтләрне күрүченең бүләге») исемле әсәрдән алынып төркичәгә тәрҗемә кылынды.
Оренбургта «Вакыт» матбагасында 1917 елда басылды.

Рихләтел-Мәрҗани

Галим Мәрҗанинең һиҗри белән 1297, милади белән 1880 елда Гарәбстан сәфәрендә янымда булган хәтер дәфтәреннән тупланды. Олуг галимебезгә бер хезмәт булсын вә дусларга ядкяр калсын дигән ният белән гомер сарыф кылынды. Үз тарафыбыздан да бәгъзе нәрсәләр өстәлеп, аркылы сызык астына язылды.

Казанда 1898 елда басылды

Һиҗри белән 1297, милади белән 1880 сәнәдә рамазан аеның 17 сендә (августның 11 ендә) иртә намаздан соң Мәккәи Мөгаззәмәгә бару нияте белән Казан шәһәреннән аерылдык. Пароход белән Нижнийга килдек. Аннан тимер юл илә Мәскуф[248], Курск, Киев шәһәрләреннән кичеп, Адиска[249] җиттек. Бу арада дикъкать итәрлек хадисәләр[250] беленмәде. Казан – Адис арасы 2385 чакрым тәхмин[251] ителде.

25 ендә Адистан Истанбулга юлландык.

27 сендә (пәнҗешәмбе көнне) Истанбулга җиттек. Янымда булган Мосхаф Шәрифләрдән[252] башка «Назурәтел-хак…», «Хаккыл-мәгърифәт»[253], «Фаваид»[254], «Мөнтәхәбел-«Вафиййәт»[255], «Мохтасарел-викайә»[256], «Бабурийә[257], «Сөбател-гаҗизин»[258], «Мәҗмәгыль-әдаб»[259], «Фазаилеш-шөһүр»[260], «Тарих Әбел-Газый»[261] нөсхәләрен дә алмыш идем.

Истанбул[262]

28 ендә солтан Сөләйман җамигында җомга намазы укыдык. Икенче көндә «Айя-Суфия» дә өйлә намазы укыдык.

 

30 ында хәзрәти Әбү Әюб әл-Әнсари җамигын зиярәт иттек. Өске катында булган хиркаи сәгадәтне[263] дә зиярәт иттек. Риваятьләргә караганда, бу хирка Рәсүл Әкрәм салләллаһу галәйһи вәссәлам тарафыннан Әвис әл-Корни[264] хәзрәтләренә бүләк ителгән, имеш. Әмма «Айя-Суфия» дә тагын бер аерым хиркаи сәгадәт, Изге байрак, Изге башмак, төрекчә Изге Коръән дә бардыр. Солтан Мөхәммәд әл-Фатих бине Морадны (аңа Алланың рәхмәте булсын!) зиярәт иттек һәм җамигын да кереп күрдек, соңыннан Мөхәммәд Рәхим әфәндегә килеп авыз ачтык.

Беренче шәүвәлдә, дүшәмбе көнне, иртә намазы соңында каек белән Дүлмә бакчасы тарафына чыгып, изге гаед намазы укыдык. Бу көннәрдә Зыяэддин бине Габдеррәфигъ әл-Мәңгәри һәм Исхак чакыруларына бардык вә Нур Госмани җамигын зиярәт иттек. 3 ендә Вафа җамигында икенде укып, кичен шәех Сөләйман әфәндедә[265] кунак булып сөйләшеп утырдык һәм икенче көнгә кадәр өендә калдык. 5 ендә солтан Сәлим җамигында җомга укыдык. Солтан Сәлим Беренче җамигына барып, солтан Сәлим һәм Габделмәҗид хәзрәтләренә зиярәт иттек. Сәед Мостафа бине Нәҗиб исемле кеше каләме белән солтан Сәлимнең гөмбәзенә язылган тугыз юл шигырьне күчереп алдым. Җамигъда «Нисаэ»[266] сүрәсеннән беркадәр укыдым. Җомгадан соң Коръәнне яттан белүче, вәгазь сөйләүче Исмәгыйль әфәнде белән каекка утырып барып, зирәһле[267] Мәсгудийә баһирәсен[268] карап йөрдек. Меңбашы[269] Гарифбик әфәнде күрсәтеп, тәфсилләп аңлатып йөрде һәм үзебезгә каһвә[270] китереп кунак итте. Ошбу Мәсгудиййә зирәһлесе Англиядә эшләнеп, 500 мең лира кыйммәтенә төшкән икән. Корал һәм әсбап кыйммәтләре моннан да артык икән. Үз фәне белән таныш булмаган кеше өчен моны аңлату мөмкин түгелдер. Гарифбик безне яхшы кабул итеп, шатлык күрсәтте. Исемнәребезне сорап алды. Килгән каекларыбызны кайтарырга боерып, безне бик шәп каеклар белән җибәрде.

Гаскәрләр исә безне олылап озатып калдылар. Ошбу көнне шәех Мөхәммәд әфәнде әл-Әдернәвигә барып очраштык. Ак чәчле кеше икән. Безне хөрмәтләп: «Сез килдегез, мин үзем барырга уйлаган идем», – диде. Бу кеше – шәйхелислам[271] Хәсән бине Госман Фәһминең шәкерте[272].

6 сында шәйхелислам Әхмәд Әсгадь әфәнде хозурында булдык. Әйбәтләп сөйләшеп утырдык. Соңыннан гадилия назыйре[273] Җәүдәт паша[274] хәзрәтләре белән күрештем. Олылап каршы алды. Биш уташ һәм Бик углы тарафларына барып, олыларның олысы сәед[275] Сәлмән әл-Багдади[276] хозурына кердем. Яшь, күркәм йөзле, төз буйлы, озын, гаять тә чибәр һәм укымышлы кеше икән. Гарәпчә, төрекчә, фарсыча телләрдә матур сүзләр белән сөйләргә оста икәнлеге мәгълүм булды. Моның хозурында Дәрвиш бине Ибраһим әл-Көрди әл-Багдади белән дә күрешеп белештек. Шулай ук сәед Фазыл бине Галәви бине Мөхәммәд бине Сәһел әл-Хозырми әш-Шафигый өенә бардым. Үзе солтан хозурында булганлыктан, безне углы кабул итте. Бу мәҗлестә сәед Габделкадыйр әл-Җазаиринең углы да бар иде. Беркадәр вакыт үткәч, сәед Фазыл хәзрәтләре кайтып килде. Әйбәт кенә мәҗлес һәм сөйләшеп утыру булды… Ошбу зиярәт иткән хөрмәтле затларга үз китапларыбыздан бүләкләр тәкъдим иттек. Ошбу көннәрдә Мирза Салих әфәндегә дә кунакка бардык.

9 ында тышкы эшләр министры Гасыйм паша һәм Мәккәнең шәрифе булган сәед Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун (шәриф[277] Хөсәеннең бертуганы була) белән очраштым. Шәриф җәнаблары, төркичә белсә дә, минем белән гарәпчә сөйләште. Файдалы сүзләр һәм ләззәтле сөйләшеп утырулар булды. Гаять тә галим һәм укымышлы иде. Тарих, җәгърафия, астрономиядән хәбәрдар икәнлеген белеп гаҗәпләндем. «Назурәтел-хак…» исемле китабыбыз бар икәнлеген ишетүен һәм укырга теләге зур икәнлеген бәян итте. Өлкәбездә көн, төн, кояш чыгу һәм батулары хакында сорашты. Мәмләкәтебезнең шәкертләре һәм галимнәре, гомумән, мөселманнары хакында күп сорашты. Аурупа мәгарифенең халкыбыз арасында булу-булмавы хакында сорады. Мин дә арабызда булган гыйлемнең дәрәҗәсе, дәрес рәвешләре хакында мәгълүмат бирдем. Һөнәр гыйлемнәренең аз икәнлеген, булганнарының да кагыйдәсез һәм чагыштыргысыз икәнлеген хәсрәтләнеп бәян иттем. «Һәйәт җәдидә»[278] китабында бер мәкаләм барлыгыннан хәбәр бирдем. Моңа каршы бу исә: «Әлеге мәкаләгез белән «Назурәтел-хак…»ны, Казанга кайткач, миңа җибәрегез, – диде. Дәхи: – Сез үзегез төрки, кавемегез төрки инде, алар өчен язылган китапларның төрки телендә булуы тиеш иде, әмма Сез әсәрләрегезне ни өчен гарәп телендә язасыз?» – диде. Җавабымда: «Гарәп телен галимнәребез һәм шәкертләребез беләләр, шулай ук башка өлкәләргә китсә, бәлки, караучылар булыр дип уйлап, гарәпчә язабыз», – дидем. Бу сүзебезне яраклы күреп: «Әйе, гарәп теле – уртак тел», – диде. Чыгарга рөхсәт сорагач: «Бу сөйләшеп утырудан туймадым, кайтуыгызда кабат килегез», – диде. «Гасыр сәгадәттән, ягъни бәхетле чордан ерак калсак та, әлхәмдүлиллаһи, шәриф нәселен күреп, мәҗлестәш булу безгә дә насыйп булды», – дигәч, гаять тә шат булды, чыкканда урыныннан торып, беркадәр ара озатты. Кулын алып үптем һәм әсәрләнгәнем хәлдә саубуллаштым. Бу вакытларда мәгариф министры Мөниф паша хезмәтеннән азат ителде. Шәүвәлнең 6 сында баш министр Кадири паша хезмәтеннән азат ителеп, Сәгыйдь паша билгеләнде.

10 ында вапур[279] белән Истанбулдан аерылып, Искәндәриягә юлландык. Кәлибули, Чынак кальга, Мәдәллине үтеп, Измирдә туктадык. Туктаган вакытта, иртә намазы укып тәмамлаган идек. Шушы вакытта бер иранлы, килеп, миннән кыйбла сорады. Мин күрсәткән тарафка карап, ике рәкәгать намаз укыды. Кыямда[280] кулларын кендек астына куеп, икенче рәкәгатьтә «Әлхәмде»[281] гә «Кульһүәллаһу»[282] сүрәсен кушты һәм рөкүгъдән[283] элек «Конут» догасын укыды. Утыргач, Ибне Мәсгуд (аңа Аллаһының ризалыгы булсын!) тәшәһһеде[284] кебек укып, ләкин әүвәлге тәшәһһедтә «вәхдәһү»[285] сүзен арттырды.

Измир

12 сендә Измир шәһәренә чыгып күңел ачтык. Искиләсе[286] гүзәл булып, юнган таш җәелгән. Яхшы мосафирханәләре бар. Тимер юлында бер ат белән трамвай йөри. Аннан башка да тимер юллары һәм гүзәл кибетләре бар. Йөк ташучылар ишәк, качыр, дөяләр, шулай ук арба белән һәм күтәреп һәртөрле нәрсәләр ташып яталар. Фаэтон һәм кареталар да бар икән. Бик зиннәтле сәүдәханәләр һәм машиналы фабрик-заводлар бар. Йөзем, инҗир, пурткал һәм башка нәрсәләре бик яхшы һәм мул. Итнең яхшысы күп. Мәчет һәм чиркәүләре күп һәм гүзәл икән. Киң урамнары бар, күбрәге тар икән, ләкин һәммәсенә таш түшәлгән. Каек белән барып килү бик арзан. Юлда Сәйфулла бине Гали исемле Әҗи кешесе очрап, юл күрсәтүче булып сәяхәт иттерде һәм, бер ак чәчле кеше белән күрештереп: «Җирдәшебез», – диде. Бу карт кур-кур чикеп, хозурланып утыра иде. Хәл сорашканнан соң, бу кешенең Зөя төбәгендәге Кашман имамы Шәрәфетдин бине Фәхретдиннең атасы белән бертуганы – Шәмсетдин хаҗи икәнлеген белдек. Ул, һиҗри белән 1248, милади белән 1832 елда Бохарага барып биш ел торганнан соң, бу шәһәргә килгән икән. Балалары һәм оныклары да бар икән. Дөньясы иркен һәм әйберләре камил икәнлеген бәян итте. Дәхи Борай өязе янындагы Тугай авылының Хөснияр бине Шаһмәрдан исемле кешесе килеп күреште. Сәйфулла әфәнде Күстәнҗәдән күчеп килгәнен сөйләде: «Элек бай идем, хәзер фәкыйрьгә әйләндем», – диде. Җомга укыр өчен, мәчеткә кердек. «Тәхийятел-мәсҗед», ягъни «Мәчетне сәламләү» намазын үтәп, бер өлеш Коръән-Шәриф укыдым. Укыган Коръән-Шәриф гаять тә матур язу белән язылган иде. Бит ахырларында аять тәмамланган, ләкин язуы бозык булып, вәкыфлар[287] да ригая[288] ителгән күрелмәде. «Һуд» (аңа Аллаһының сәламе булсын!) сүрәсендә «вә лә тәмәссүһа би-сүэин»[289] аятендә «лә»[290] сүзе төшеп калган һәм «вә лә түрәккинү иләл-ләзинә заләму»[291] аятендә «әлләзинә»[292] урынына «Аллаһ» дигән кадерле сүз язылган иде. Бу ике ялгышны төзәттем. Бу вакытта бер кеше сәндерәдән «Кәһәф»[293] сүрәсен кычкырып укыды. Гәрчә вәкыфларны ригая итмичә һәм сузуларда чамасыз булса да, башка яклары яхшы иде. Манара азаны вакытында үз сәгатьләре һәм безнең сәгатебез алтыга ун дәкыйка җитмәгән иде. Әмма минбәр азаны вакытында алтыны сукты. Минбәре ундүрт баскыч иде. Хатыйп, ягъни вәгазьче, кулына бернәрсә дә тотмыйча, минбәрнең яртысында басып, ике кулын ике як тоткага куеп укыды. Фарызда[294] «Иннә әгътайна»[295] белән «Кульһүәллаһу» сүрәләрен кушты. «Ихтиятыз-зоһер»[296] намазын да укымады. Гәрчә «хәмед» не[297] кабатламаса да, «нәшһәдү»[298] дип, тәвариска[299] хилаф кылды. Измир мәчетләре безнең тартма белән энәдән 365 нең сигездән берсе кадәр сулда. Монда җамигъ мәчетләрнең михраблары[300] өстендә һәм диварларында Коръән аятьләре язылган. Азаннан элек мөәззиннәр салават[301] әйтәләр, әмма Истанбулда фарыздан элек өч мәртәбә «Ихлас» сүрәсе укыйлар. Җомгадан соң кыйраәт[302] укылмый.

12 сендә, кояш баеган вакытта, Измирдән киттек, аннан Сакыйзга, аннан Юнанның[303] төзек шәһәрләреннән берсе булган Ширә шәһәренә бардык. Истанбул кешеләреннән бер егет белеш булып, тәмам гарәпчә сөйләшеп бардык. Мисырда дәүләт хезмәте итә икән.

Искәндәрия[304]

17 сендә вапурдан төшеп, Кулдаш бай бине Кәмалетдин әл-Бохарига тукталдык. Монда җамигь мәчетләр күп булып, иң күренеклесе имам Бусайри җамигъ мәчете санала, һәм ул бик гүзәл һәм солтанәтле. Гөмбәзе – алты чуен багана өстендә, яхшы паласлар җәелгән. Урамнарының күбесе туры һәм тигез булып, таш түшәлгән. Фаэтон һәм арбалар бик яхшы. Халык бик күп, гарәпчә сөйләшәләр. Ахшам намазы укыр өчен кергән мәчетебездә шафигыйлар фарыздан элек ике рәкәгать нәфел намазы[305] укыдылар. Фарыз намазы тәмамлангач, һәркем үзе сөннәтне[306] укып чыгып китте. Имам белән бергәләп дога итү булмады. Бу шәһәрдә, Даниял (аңа Алланың сәламе булсын!), Локман әл-Хәким, Искәндәр, Сәгыйдь бине Әбү Ваккас шәһидләрнең күмелгән урыннары дип, халык зиярәт кыла.

19 ында Әбүлгаббас җамигъ мәчетендә җомга укыдык. Вәгазьченең кулында хинҗал[307] иде. «Хәмед» не бер генә мәртәбә әйтеп, шәһадәтне дә «әшһәдү»[308] дип берлек сандагы фигыль төрләнеше белән телгә алды. Вәгазе гүзәл иде. Фарыздан соң сәлам биреп, бер читкә китте.

20 сендә тимер юл белән Мисырга киттек. Урыныбыз икенче дәрәҗәдә иде. Нил елгасы аша тимер күпердән үттек. Һәр тукталышка җиткәндә, «фәлән тукталышка җитәбез» дип кычкырып баралар иде. Мәскәү белән Одесса арасындагы юлда телеграм баганаларына куелган саннарны укып бара идек. Әмма бу юлда алай укырга мөмкин булмады, бәлки, баганалары күзгә чагылып кына кала иде. Кызу һәм тиз йөрүеннән гаҗәпләндек.

Мисыр әл-Каһирә

20 сендә Каһирәгә җитеп, хаҗи Кәмалетдин бүлмәсенә тукталдык, бүлмәсе биек иде. Кырык сигез баскыч санадым. Мисырда олуг биналар бик күп. Бу җөмләдән берсе – Мөхәммәд Гали паша җамигы. Бу җамигъ гәрчә Истанбул җамигълары кебек зур булмаса да, гүзәл, кыйммәтле һәм зиннәтлелектә бәян итәрлек түгел. Эче һәм тышы тәмам мәрмәр ташыннан юнып эшләнгән. Гакыйк[309] кебек кып-кызыл. Гөмбәзе тәмам алтынланган. Диварында гарәпчә, фарсыча язулар һәм шигырьләр күп. Бәгъзеләрен күчереп алдык, көшекен[310] дә кереп күрдек. Анда мунчасы, коймасы һәм бакчасы бар. Бүлмәләре бик күп, һәркайсында бик зур паласлар җәелгән. Өстәл, кәнәфи, карават, көзгеләре – һич бәян итәрлек түгел. Үзенең (Мөхәммәд Гали паша) төрбәсенә кереп дога кылдык. Җамигъ тарафыннан караганда, Мисыр шәһәре тәмам күренә. Нил елгасы да җәелеп ята. Аннан җамигъ «әс-Сария» гә[311] һәм аннан садат бәкәриягә[312] барып зиярәт иттек. Шулай ук шәех Шатыйби хәзрәтнең каберендә дога кылдык. Болардан башка, танылган галимнәр һәм мәшһүр ирләрдән аерым кадер-хөрмәт ияләренең һәм патша балаларының каберлегенә барып зиярәт иттек, төрле җамигъларны йөреп күрдек.

22 сендә, дүшәмбе көн, мәхмәл шәрифне[313] Мисырдан туп атып, музыка уйнап, барабаннар сугып – гаять тә солтанәт белән озаттылар. Унҗиде дөя белән җибәрделәр. Моннан соң, бер француз алтынына фаэтон яллап әһрамга[314] киттек. Әһрамнар күп булса да, өч данә

олылары бер урында. Без иң олысының эченә кердек. Төбе киң, очы тар булып, ерактан арыш кибәне рәвешендә күренә. Әмма үзе бик биек. Тышыннан өч тарафтан җәяү барып, баскыч ясалган. Унбиш аршын микъдары әлеге баскычлардан менгәннән соң, эченә керелә. Кергәннән соң, кайчакта түбән төшеп, кайчакта туры барып, бер бүлмәгә керелә. Шул бүлмәдән тышка чыгарга ике юл бар. Моның эчендә йөреп күргәннән соң, хөрмә белән тары икмәге сатып алып ашадым. Нил буена утырып, су эчтем. Шәһәр белән әһрам арасы сәгать ярымлык юл – унөч чакрым булыр. Дәлилләренә ике тәңкә бүләк бирдек. Юл дамба мисалында күтәреп эшләнгән, һәр өч аршын саен агач утыртканнар. Юл буенда гаскәрия йортлары булып, бакчалары гүзәл. Ихаталары таш койма һәм тимер рәшәткә булып, капкалары тимер. Арадан өч катлы бер бинаның бер катында өч йөз тәрәзә санадым. Бу сәфәребездә Мәхмүд бәк әл-Фәлкидә кунак булдык. Галим һәм түбәнчелекле, мәҗлесе яхшы кеше дип таптым. Юлыбызда Ибраһим пашаның һәйкәлен күрдек. Биек таш өстенә чуен атка мендереп, чуеннан коеп куйган. Бер кулын сузып, нәрсәдер күрсәтеп тора. Сакалы агарган, башына фәс кигән.

23 ендә тимер юл белән Сүәескә сәфәр кылдык. Заказик исемле урында арбаны алмаштырдылар. Мисырдан чыккан арбабызның номеры 1547 булып, соңгысының номеры 177 иде. Русия арбаларында сиксән сигез кешелек урын булып, мич булмау сәбәпле, мондагы арбаларда урын туксан алты кешелек иде. Искәндәрия, Мисыр, Сүәес тимер юлы өстендә заводлар күренеп кала. Мисырдан киткән көндә Сүәескә барып җиттек.

231Ибне Баттута бер урында бу хатын хакында ошбу сүзләрне яза: «Хатын үзенең мәчетен юлда бер шәһәрдә калдырды. Азан укылмас булды. Үзен кунак итәр өчен, хәмер һәм дуңгыз ите китерәләр иде. Шуларны эчә вә ашый дип ишеттем. Бәгъзе бер төрекләр булмаса, янында намаз укучы да калмас иде. Ул төрекләр дә безнең яныбызда укыйлар иде», – ди. «Мәшһүр хатыннар» китабында бу хатын (Бәйлүн) хакында, христианлыкта нык торуы вә яки ислам кабул итүе мәгълүм булмады, дигән идек. Ибне Баттутаның бу хикәятләреннән аның хәле беркадәр мәгълүм була. Үзбәк ханга кайсы вакытларда вә нинди сәбәп белән бирелүен вә Үзбәк тарафыннан ничек тәдбир ителүен белә алмадык. Биранс императорлары сәлҗук төрекләреннән куркып торганлыктан, магуллар белән якынлашу сәясәтен тоталар, лязим булса, үзләренең кызларын да бирәләр иде. Бәйлүннең дә Үзбәк ханга шундый бер максат белән бирелгән булуы ихтимал. Шундый бер сәяси максат булмаганга күрә, бу хатын кире кайтып киткән булыр. Дөресен Алла белә.
232Ибне Баттутаның Ителгә кушыла торган елгалардан диюе Ител тармаклары булса кирәк.
233Бәркә (Бүркә) ханга нисбәт ителеп, «Бәркә сарае» дип йөртелә.
234Нәфәка – яшәү өчен кирәк булган мал (азык).
235Бу көндә Әстерхан губернасындагы Тәсариф шәһәре урынында, Иделнең сул тарафында иде.
236Бу хәл ноябрь аенда булганлыктан, көннең яхшы гына кыскарган вакыты. Шулай булгач, Ибне Баттута сүзендә арттыру юк.
237Таифә – төркем, җәмәгать, кабилә.
238Магуллар килгән вакытта, бу мәмләкәтләр төрек кавемнәре белән тулы иде. Шуңа күрә магуллар төрек кавемнәренә йотылдылар (төрекләштеләр). Ибне Баттутаның хөкүмәт адәмнәре турында да, халыклар турында да «төрекләр шулай вә төрекләр болай» дип язуының сәбәбе шул. Ибне Баттутаның «төрек» дигән сүзен безнең тарихчыларыбызның «татар» дип тәрҗемә кылуы – ялгыш. Ибне Баттутаның Дәште Кыпчак сәяхәтен хикәят кылган урында (Синуб шәһәреннән чыгып, Харәземгә барып кергәнен сөйләгән җирдә) «татар» сүзе бер генә урында да юк.
239«Алач» димәкче буладырмы?..
240Шам – Сүрия.
241Дәште Кыпчак хөкүмәте, ихтимал, шушы Алтын таш исемле сарай мөнәсәбәте белән Алтын Урда дип танылган булгандыр.
242Мөдәррис – укытучы.
243Якут Хәмәви сүзенә күрә, ләкез – Кавказиядә Дәрбәнд шәһәреннән төн тарафында беразы христиан вә күбесе мөселман булып та, үзләренә башка бер тел белән сөйләүче халыклардыр. «Камусел-әгълам» моның «ләзги» сүзеннән бозылган булуын уйлыйдыр. Ләзги – бу көндә дә билгеле бер халыктыр.
244Малики – ислам динендә имам Малик ибне Әнәс мәзһәбенә иярүче.
245Бу вакытта Харәзем Үзбәк хан биләмәсендә булганлыктан һәм дә шәех Ибне Баттутаны үз мәмләкәтебездән озатып чыгаруны максат итүебездән, киләчәктәге бабын да тәрҗемә кылуны муафыйк күрдек.
246Сарайчык шәһәре Җаек елгасы буенда иде. Ибне Баттутаның «Олуг су» дигәне – ошбу Җаек елгасыдыр.
247Ибне Баттута сәяхәтнамәсенең бөтен бүлекләрен вакытында язмаган, шөбһәле урыннар булуның сәбәбе шул.
248Мәскуф – Мәскәү шәһәре.
249Адис – Одесса шәһәре.
250Хадисә – вакыйга.
251Тәхмин – якынча.
252Мосхаф Шәриф – Изге Коръән.
253Хаккыл-мәгърифәт – дөрес фикер.
254Фаваид – файдалар.
255Мөнтәхәбел-«Вафиййәт…» – «Вафиййәт» тән сайлап алынган.
256Мохтасарел-викайә – «Саклау» га кыскача аңлатма.
257«Бабурийә»нең язучысы Заһиретдин бине Мөхәммәд бине Мирзашәехтер. Һиҗри белән 888, милади белән 1483 сәнәдә туып, 899 да Фирганә падишаһы булмыштыр. 932 дә, Һиндстанда сугышып, Дәһлине яулап алмыштыр. 38 сәнә падишаһлык иткәннән соң, 937 сәнәдә 49 яшендә вафат булмыштыр. Галим һәм укымышлы кеше булып, әлеге «Бабурийә»не үзе хакында язмыштыр.
258«Сөбател-гаҗизин» китабы төрки телдә булып, язучысы – Әбү Мөхәммәд Аллаяр бине Алла колы исемле кешедер. Китап халкыбыз арасында мәшһүр булып, Казанда күп мәртәбә басылды. Язучысы һиҗри белән 1130, милади белән 1717 сәнәдә вафаттыр.
259«Мәҗмәгыль-әдаб» не язучы Сәгыйд бистәсенең имамы Һибәтулла бине Сәедбаттал исемле кешедер. Һиҗри белән 1282, милади белән 1865 сәнәдә вафат булып, Сәгыйд каберлегендә җирләнгәндер.
260«Фазаилеш-шөһүр» китабын кайбер кешеләр Габделҗәббар бине Габделкәрим әл-Әлмәтигә нисбәт итсәләр дә, Алла белә, Болгар галимнәренең әсәрләреннән булса кирәк.
261«Тарих Әбел-Газый» китабын язучының исеме Мөхәммәд бине Гарәбхан булып, мәшһүр Чыңгыз нәселеннәндер. Алтмыш яшендә вакытында һиҗри белән 1074, милади белән 1663 сәнәдә вафат булмыштыр. Татарлар хакында булган ошбу тарихы һиҗри белән 1287, милади белән 1870 елда, барон Дэмизон исемле кеше тарафыннан тырышлык сарыф ителеп, Петербургта басылмыштыр. Яурупа телләренә дә тәрҗемә ителмештер.
262Галим Мәрҗанинең Истанбулга килүе хәбәрен алып, Истанбул газеталары болай язмышлардыр: «Казанның танылган галимнәреннән мөфти Шиһабетдин ахун әфәнде хәзрәтләре, гөнаһларны ярлыкап төзәтүче Мәккәгә бару өчен, бу тапкырда Истанбулга килгәч, Бохара дәрвишләре торагының эш башында торучысы, туры юлга күндерүче шәех Сөләйман әфәнденең иптәшлек күрсәтүе һәм чакыруы буенча, хөрмәтле хәзрәткә фәтва саклаучы һәм бөек вәкилләр хәзрәтләре белән очрашып илтифат күрсәтүләр булды. Югарыда телгә алынган әфәнде (Мәрҗани. – Ә. X.) ихтирамга лаеклы, бөек дәрәҗәле бер зат булып, аның сарыф (морфология), нәхү (грамматика); мантыйк (логика), кәлям (дини тәгълимат), мөгани (мәгънәләр), фикъһе (шәригать кануннары), әхлак төзәтү, борынгы замандагы бабайлар тарихына караган утызлап гарәпчә шәрех һәм китаплары булганлыгы һәм болардан кайбер иң дәрәҗәле, газиз һәм хөрмәтле дип саналган нөсхәләрен тәкъдим иткәнлеге хакында хәбәр бирелә».
263Хиркаи сәгадәт – «бәхет киеме» дип аталган дәрвиш киеме.
264Ибне Гамирдыр. Һиҗри белән 37, милади белән 657 сәнәдә шәһит булмыштыр.
265Шәех Сөләйман бине Кодрәтулла әл-Кондызидыр. Чыгышы Кондыз өлкәсеннәндер. Кара Күлдә тумыштыр. Анасы тарафыннан Гобәйдулла ишан Кара Кули һәм Яхъя ишан Төрекмәни туганлыгы бардыр. Кушаматы «Нәкъши». Хәзер Истанбулда урнашадыр. Һиҗри белән 1298, милади белән 1880 сәнәдә Истанбулда Миһрани матбагасында басылмыш «Лөгать Чыгътай вә төрки-госмани» исемле файдалы әсәр ошбу кешенеке буладыр.
266Нисаэ – хатыннар.
267Зирәһ – броня.
268Баһирә – пароход.
269Меңбашы – борынгы заманда хәрби ополчение башлыгы.
270Каһвә – кофе.
271Шәйхелислам – дин эшләрен караучы, дин башлыгы.
272Әбү Хәйдәр Хәсән бине Госмани бине Хәсәндер (Алланың аңа рәхмәте булсын!). Төркиянең олуг галимнәреннән булып, ике мәртәбә шәйхелислам булмыштыр. Мөхәммәд бине Галәэддин ибне Габидин (Алланың аңа рәхмәте булсын!) бу кешене «Коррәт гоюнел-әхъяр» («Яхшы кешеләр шатлыгы») исемле китабында телгә аладыр. Галим Мәрҗани хакында бик яхшы фикердә булганлыгы риваять ителәдер. Һиҗри белән 1298, милади белән 1880 сәнәдә 80 яшендә Мәдинәдә вафаттыр.
273Гадилия назыйре – юстиция министры.
274Әхмәд Җәүдәт паша бине Исмәгыйль бине Гали бине Әхмәд бине Исмәгыйль бине Әхмәдтер. Һиҗри белән 1312, милади белән 1890 елда зөлхиҗҗә аенда вафат булмыштыр. Заманыбызда мәшһүр язучы галимнәрдән иде.
275Сәед – Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кеше.
276Бу кеше Мөхәммәд Бәйрәм бине Мостафа бине Мөхәммәднең шәехе була. «Игътибарның сафлыгы» исемле китапның бишенче кисәге, унынчы бүлегендә исеме телгә алынып, ахырында һиҗри белән 1299, милади белән 1881 елның 19 нчы җөмадиел-әүвәлендә язган бер хаты да басылды.
277Шәриф – Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кешеләр дәрәҗәсе; мәрхәмәтле, кадерле.
278Һәйәт җәдидә – яңа астрономия.
279Вапур – пароход.
280Кыям – намазның аягүрә үтәлә торган өлеше.
281Әлхәмде – Коръәннең 1 нче – «Фатиха» сүрәсе.
282Кульһүәллаһу – Коръәннең «Ихлас» сүрәсе.
283Рөкүгъ – иелеп тору, намазда тезләргә таяну.
284Тәшәһһед – «Әшһәдү әллә илләһә илләллаһу вә әшһәдү ән Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһу» – «Бер Аллаһыдан башка Алла юклыгына һәм Мөхәммәд аның колы һәм илчесе икәнлегенә таныклык бирәм» дип әйтү.
285Вәхдәһү – Алланың берлеге.
286Искилә – пристань.
287Вәкыф – укыганда туктап тын алу өчен тукталу.
288Ригая – игътибар итү.
289Вә лә тәмәссүһа би-сүэин – әшәке белән сөртенмә!
290Лә – юк (бу очракта «сөртенмә» фигылендә юклыкны белдерүче «мә»).
291Вә лә түрәккинү иләл-ләзинә заләму – залимлык кылучыларга яшеренмәгез!
292Әлләзинә – кайсыдыр ки.
293Кәһәф – тау куышы, мәгарә.
294Фарыз – үтәлүе тиешле булган бурыч.
295Иннә әгътайна – мин чыннан да бүләк итәм.
296Ихтиятыз-зоһер – төш вакытын саклау.
297Xәмед – дан, мактау.
298Нәшһәдү – таныклык бирәбез.
299Тәварис – мирас итеп алу.
300Михраб – мәчетләрнең имам намаз укыр өчен аерым эшләнгән урыны, гүре.
301Салават – мактаулы догалар, намазлар.
302Кыйраәт – уку, күрмичә кычкырып Коръән уку.
303Юнан – Греция.
304Искәндәрия – Александрия. Бу шәһәрне Искәндәр Руми (Александр Македонский) төзеткән. Бу кешене Искәндәр Юнани дип тә әйтәләр. Һиҗрәттән 935 ел элек килгән бер мәшһүр падишаһ.
305Нәфел намазы – фарыз намазлардан тыш укыла торган өстәмә намаз.
306Сөннәт – гадәти намаз.
307Xинҗал – кинжал.
308Әшһәдү – таныклык бирәм.
309Гакыйк – ахак.
310Көшек – павильон.
311Җамигъ «әс-Сария» – «Сария» мәчете.
312Садат бәкәрия – патшаның олы кызы.
313Мәхмәл шәриф – Кәгъбәтулла өчен бүләкләр белән носилка.
314Әһрам – пирамида.