Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)

Tekst
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

– Мәгәр сезгә энә очы кадәр зыяным тисә барыгыз, бар, энем.

– Һи, Гамбәр апа! Какуй бару! Әнә күрше авылларда мәчет манарасын кистеләр дә яңасын төзеттермәделәр. Ә синеке агачларга томаланып исән-имин яши. Анда җомга саен карт-коры намаз укый. Район блачына җиткерсәң, үзеңне пырылдаталар түлке, ну без жалу белән маташмыйбыз. Син сукыр Гарәфетдинне җитәкләп китереп, азан кычкыртканда да колак саңгырау безнең. Гарәфетдиннең бабасы – мулла-мунтагай, ди, Себердә түңкәйгән, ди. Оныгы – дин калдыгы дип, моның да бугазын чәйнәмәсен блач бүреләре, дим.

– Куркытма, энем.

– Куркытмыйм, Гамбәр апа. Үз туганым кебек якын син миңа. Әйдәле, бер-беребезгә чәйгә йөрешик…

– Йомышыңны әйт, Сәмигулла.

Ир лычкылдатып борынын сеңгергәч, кулын чалбарына ышкыды.

– Күңел нәзегәя, Гамбәр апа. Күптән синең белән гәпләшкән җук. Йомыш дип… Кыскасы шул: бакчаң зур, яртысын миңа бир! Ялгыз башыңа ниемә сиңа гектар-гектар җир!

– Сезнеке дә минеке чамасы, энем.

– Без өчәү, Гамбәр апа. Ә син бер генә баш! Бәрәңге үстереп саткан акчаңны тозлыйсың, ахры, анаңны… – Сәмигуллага әдәп саклап торуы бик авыр иде. Ул иләмсез итеп күзен алартты, әмма «йомры-йомры» сүзен теш арасында кыстырып калдырды. – Ни, Гамбәр апа, безнең ызба бәләкәй, каралты-кура иске. Хуҗалыкны рәтләр идем, урын кысан.

Гамбәр дөнья малының ялына ябышып ятамыни, и Ходаем! Бәрәңге саткан акчасына ул кулъяулык та алмый, мәчет кирәк-ярагына тота иде. Менә быел түбәсеннән су ага. Аны көзгә шифер белән яптырырга кирәк… Гарәфетдин балакайны кышкы суыкларда ничек азанга йөртер? Бишмәте кырык ямаулы, итегенең олтаны тишек. Аның өс-башын бөтәйтү – Гамбәр намусында.

Тик боларны шушы бәндә кисәгенә берәмтекләп аңлатудан ни мәгънә? Моның күңеле – кояш көйдереп яргаланган каты балчык: нихәтле генә су сипсәң дә җебеми.

– Бакча закунный минеке, энем.

– Знамы синеке, албасты хатын… Тфү, күршекәем, апа җаным. Телемә чебен куна, тфү. Закунный җиреңне якшылык белән сорыйм шуңар, Гамбәр апа. Блач Мирхәйдәр, эт койрыгы, рөхсәтсез генә кис тә ал, ди.

– Киселәсе көннәрегез алда әле.

– Нәмә дисең, күрше апа?

Хатын бүтән кабатламады. Офык читендә ниндидер кара чүпрәк кисәкләре җилферди иде. Көтүе белән каргалар очып килә икән! И Аллаһым, авылда каркылдавык кошлар елдан-ел күбәя. Кешесе кырылса, аймактагы ятим агач-куакка карга оя төпли. Сизенәләр, ахрысы. Ә монда берәүсе җир сорый. И адәм, синнән барысы да өелеп кала ласа!

– Хуп, ярты бакчам синеке, Сәмигулла, – диде хатын, күз карашын иргә күчереп. Ләкин ул тирләгән кызыл йөзгә туры бакмады. Бу йөз уйларыңны чәчеп җибәрерлек киң офык түгел, үч-мәкердән иртә җыерчыкланган йөз, ул бик тар, өстәвенә нурсыз һәм котсыз иде.

Тик күршесенең нәфес тамагы моның белән генә туймаган иде. Икенче көнне Сәмигулла тагын гозер белән керде.

– Күршекәем, апа бәгърем, үлчәгән идем синең теге өлешеңне, бигрәк кечкенә икән. Шунда сарай да, мунча да төзе, имеш. Упшым, бакчаңны тулаем минем исемгә күчерик!

Гамбәр кое янында кер чайкый иде, тыныч кына:

– Бусына шөкрана ит, – диде.

Сарык тиресе ябынган бүре тешен шыгырдатты:

– Мин синнән яхшылык белән сорыйм, күрше апасы!

– Синең яхшылыгың белән начарлыгың бертигез, энем.

– Миңа сручны киңәергә кирәк, күрше апасы!

– Аллаһ тарлыкка төшерсә, биш бакчаң да җитмәс, энем.

– Ну кара, сихерче калдыгы! Ал дип ялынырсың! Ну кара!

Гамбәрнең ишегалды яланаяк йөрерлек ямь-яшел чирәм, гүя анда мамык җептән тукылган келәм җәелгән иде. Иртәгәсен ул аркан ава язды: чирәм-келәмдә кабан дуңгызы башлары ауный иде. Хатын кем кулы уйнаганын чамаласа да, тавыш-гауга куптармады, хәрәм сөякләрне чокырга илтеп күмде. Сәмигулла отыры азды: койма аша гына хайван эчәкләре томырды. Аннары бүре аяклары, поши мөгезләре «яудырды». Гайрәтләнеп, күршесенең дөньясын туздырыр иде дә Гамбәр, әмма ниндидер көч «Кешеләр тарафыннан кылынган зыяннарга каршы сабыр бул!» диде. Ул көч ачу-ярсуыннан тыйса да, җанының әрнүеннән тулышкан хатын үзе генә салган сукмактан утарга таба китте. Мәрхүм Заретдин аның ни терәге, ни җилкә ышыгы була алмады, бәлки, улы Рәшит әнисен усал җилләрдән яклар дип өметләнде. Улының исә үз мәшәкате, ул утар тирәсендәге усакларны кистерә иде.

– Агач эшкәртү заводы оештырам, әни, – диде ул. – Әтинең хыялы иде.

– Атаң зурдан купкан иде дә… – Гамбәр нокта куймыйча җөмләсен өзде.

– Иртәрәк үлде шул. – Рәшит аның кинаясен аңламады. – Кабердәге чардуганы аумады микән әтинең?

– Соң, бар да карап кил, углым.

– Вакытым юк, әни. Син дә зират кырыеннан үтәсеңдер. Күренмиме?

– Аннан үтмим мин, углым.

– Әти үлгәч тә дошман инде сиңа, әни.

– Атаң бәхетле, алдындагы кәндие буш түгел, углым.

– Уф, үтерәсең, әни! Нинди «кәнди»? Саташасың мәллә? Мәетләр ашамый-эчми.

– Чәршәмбедән җомга шае мәрхүмнәр дога савытын барлар, ди. Кәнди буш икән – кайгырыр, тулы икән – шатланыр, ди. Мин әтиең рухына багышлап намаз артыннан дога укыйм, углым. Камунисларның комачына төренгән Заретдин «мәңгелек йорт» ка ак кәфенгә уранып күченде.

– Авылга – нигеземә үләргә кайтам дигәч, мин аны шаярта дигән идем.

– Шаяртмады, углым. Атаңа мин риза-бәхил. Аллаһ аның бер гөнаһысын кичерерме икән? Ул сине манара биеклегеннән тузанлы җиргә сөйрәп төшерде.

– Әти миннән кеше ясады, әни! Калада укытты, һөнәргә өйрәтте. Бу утардагы байлык безнеке, әни, безнеке!

– Мал дия-дия йөрәгең мүкләнмәсен, углым. Авылга бишбылтыр эз басмыйсың. Сагынмыйсыңмыни, углым?

– Айтуган мине тартмый, әни. Ул минем өчен ябылган капка.

– Анда мин – анаң бар.

– Синең йортың ә-әнә! – Рәшит урманга терәп үк салынган ызбага күрсәтте. – Күпме чакырам бит, кил, рәхәтләнеп яшә.

– Кыстама, минем үз нигеземдә рәхәт. Атаң биздерде сине авылдан, атаң. Катыныңнан аерылсаң да, баладан каерылма.

– Оныгың үсә, әни. Ул – шәһәр малае. Кем өчен завод дип чабам соң мин?! Аңа дип дәүләт төзим! Без ярдырган такталар акчага әйләнәчәк, әни. Йә, боекма, өч-дүрт атнадан оныгың белән танышырсың. Малай үзе дә: «Минем зур әни кайда?» – дип аптырата.

Улы кисәк кенә сүз агымын бүтән якка борды һәм, шелтәләп:

– Әни, син дә гаепле, син әтине коммунист дип санламадың, – диде.

Әни кеше бәхәсләшмәде. Аның кайчандыр азан кычкырып таң аттырган Рәшитен еллар урлаган, монысы Заретдин куагыннан тәгәрәгән алма иде… Ләкин ул барыбер Гамбәрнең бәгырь җимеше иде. Рәшит «Йомышың юкмы?» димәде, чөнки анасы көнаралаш диярлек утарга килеп чыга һәм беркайчан да әйбер-фәлән сорамый иде. Күрше-күләннән зарланып ни файда? «Авылда сине кысалар икән, ә-әнә, синең ызбаң, рәхәтләнеп яшә!» – диячәк.

…Уйларына чумган карчыкны Миңсылу җиңеннән тарткалады:

– Җиңги, әй, җиңги! Оедың мәллә, җиңги? Самавыр мәңге кайнамас. Теге симезбикәне эзләп чыкканыем, нарат төбендә сыңар күркә дә кузгалмаган. Качкан калын катын! Кисәттем мин сине, җиңги, шыпиун ул, дидем.

– Чәчрәмә, кем кыз. Энәсе әллә ни җүләмәс, җебе кыска…

10

…Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек… Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз «тәгәри»?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы… Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан – карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешеп тора иде.

Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде.

– Нихәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме?

– Минеке, минеке! Ул гына аз түлке.

– Аягыңа карап юрганыңны суз дияр идем дә, энем… – Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. – …аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр?

– Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр.

– Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул.

– Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый дисең бит, тип артына, анаңны…

– Сүгенмә, өшәнгән бүре! Заретдин белән без дус идек. Ул да җиңалмады бичәсен. Киресенчә, үзе җиңелде. «Мин – камунис» дип күкрәк төйгән баһадир, җаны чыкканда, «Алла, Алла» дип ыңгырашкан, ди. Катын, кибеттә сөйләделәр, ди.

Атасы йодрыгы белән өстәлгә сукты.

– Син монда катының җырын җырлама, блач! Мөслимә апай Гамбәрләргә ешлады.

– Кыз-катын бер-беренә кунакка йөрешер инде. Син дә тагы!

– Кунакка дисеңме? Өшкертергә диген, Мирхәйдәр абзый. Катының сөннәтче Фәхретдин кызы икәнен дүрәк тә белә. Мөәззин бабасы Чистай төрмәсендә черегән Мөслимәңнең.

– Туктале, Сәмигулла, аның бабасы бүлнистә үлгән.

– Кая үлсә дә, миңа один чурт! Дин белән агуланган алар. Төп-тамырыгызны казытсам, урыныңнан момент очыртырлар, блач!

– Чур, энем, ыштан бөрмәң бушамасын, ату арт чүмечең ялтырар! – Мирхәйдәр абзый да үз чиратында дөрләп кабынды: – Радий Арсинычка вак корт икәнеңне хәбәр итсәк – төкерә сиңа! Бик узынсаң, без аңа авылда менә дигән примир туган әтмәлләрбез. Ялган кыягаз эшләтергә мачтыр без!

Беркавым ирләр тынды. Менә атасы, авыр мышнап:

– Ысбулыч, янап утыра бит, ә! – диде. – Блач икәнсең, булыш лутчы. Әзрәк боргычла кире беткән нәмәстәне.

– Өйрәтмә, энем. Гамбәр белән бер сөйләшкән идем мин. Шуннан соң бөтен миргә рисвай итте. Үзең майла-җайла, вчүтки сез – күршеләр. Хуш, Сәмигулла!

 

Идән сайгагы шыгырдады. Мирхәйдәр абзый артыннан атасы мыгырданып калды:

– Блач тәресе! Җебегән су күсесе!

…Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты:

– Кызым, тор, янабыз!

Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең кызыл буяу сөрткәннәр иде.

– Сәмигулла, Сәмигулла, – диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа, дип, бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде.

– Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! – Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. – Без янмыйбыз бугай, кызым.

Әйе, күршенең йортын ут ялмаган иде. Йокы белән исергән халык:

– Пожар, пожар! – дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның:

– Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән кебек иде.

Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып:

– Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде.

– Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды?

– Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел!

– Синең эшеңме, Сәмигулла?

– Авызыңны яп, ана бытбылдык!

– Шырпы сызган кулың корыр, җаһил!

Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты.

– Тимә!

– Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде.

– Ничекләр яшәрбез? Авыл, безгә бармак төртеп, «Әнә кеше яндыручылар!» дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде.

Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде…

…Тук-тук. Тук-тук… Урманга ишек уйганнармыни, «ачыгыз, ач» дигәндәй, кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсез-нисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп «оча» алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам, күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам, искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып аның дөньясын актарды. И язмыш!

Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга «йөгерде». Их, тимер таккан аяклар белән узышып башта йөрәк «чаба» иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак игезәкләр сыман бер-берсенә охшаган икән соң?

Тук-тук… Тук-тук… Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә!

Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер… Бәлки, көтмидер. Бәлки, аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер.

Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк «һөҗүм» итте: «дошманы» на әчкелтем кислота сиптерде. Гөлҗиһан кырмыскаларны кагып «яшел дару» ны ялады. Сусау басылды кебек. Кара бөрлегән капсаң, баш әйләнүе дә бетәр иде, шәт. Яисә балтырганның бәбәнәген генә чәйнәсәң… Әй, яшеренеп үлән арасыннан гына аккан чишмә суына берни җитмәс иде!

Нишләп балачакның серле мизгелләре керфекләрне чылата икән? «Ул хәерчелектә үткән елларның ни-нәрсәсен сагынасың, елак?! Бүген син хан сараеның патшабикәсе ләбаса! Кигәнең асыл ефәк, табыныңда ата-бабаң гомердә тәмләмәгән затлы сый-нигъмәт», – дип, хатын үз-үзен юатса да, җанына җиңеллек өстәлмәде. Чөнки байлык бернинди зәхмәттән дә, бернинди чирдән дә коткармый; бу – кырыс хакыйкать иде…

Юл, яктырган саен яктырып, ачыклык белән тоташты. Алан иде ул. Гөлҗиһанның күзе шарланды: шушы урман дәрьясында тереклек утравы бар! Рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында бер ир-ат кайнаша иде. Менә ул челтәр битлеген салды, менә… Хатын агач артына посмакчы иде, аңардан юанрагы юк икән, хәтта иң калын дигәне дә Гөлҗиһаннан ябыграк иде. Теге ир дә аңа табан килә башлады. Ул куркудан куырылмаган, аның монда хуҗа икәнлеге тамак кыруыннан ук сизелә иде.

– Кхым-кхым! Сез кем?

– Кеше, – диде Гөлҗиһан. – Ә сез кем?

– Мин – умартачы. Танымадым. Нинди кеше сез? Адаштыгыз мәллә?

– Юк-юк! – Хатын артка чигенмәкче иде, аяклары җиргә береккәндәй тыңламады. Моңарчы ул үзенең кыяфәтеннән оялмый иде, ә хәзер тир бәрде. Кыя төсле катып кал инде, йә? – Адашмадым… Буталдым гына. – Гөлҗиһан, керфеген тибрәтеп, тиз генә аңа якынлашкан умартачыга карап алды. Кинәт табаны кызышып, аяклары үзеннән-үзе җирдән купты… – Хуш…ыгыз!

– Сез икенче тапкыр буталасыз, кеше исемле кеше!

«Умартачы» хатыннан көлә иде бугай. «Без буталганда син нишләп чикләвек куагы төбенә качтың? Нишләп юл сабышмадың?!» – дип, син дә үпкәңне белдер идең дә… Фәрит ләбаса бу! Аңа муенса ясаган Фәрит! Димәк, теге көнне әбисенә ул тартма белән әйберләр китергән. Сөен, Гөлҗиһан, сөен! Ул сине танымады! Тал чыбыгыдай нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди!

Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде.

– Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт синең белән чәй эч!

– Мин төрмәдәмени? – диде Гөлҗиһан. – Ирегемне кысмагыз, яме?

Аның күзеннән яшь бөртеге сытылды. Әллә үзен кызгана микән? Юк, бу эчтән бәргән утлы һава, әнә ул тамагын көйдереп-көйдереп ала. Фәрит кул сузымында гына йөри! Фәрит… Урман егете… Нигә карчык пыр туздырып тиргәми икән? Үзе күз угы белән кадый тагы…

– Миңа нишләргә соң, Гамбәр әби? – Әлеге киеренке хәлгә Гөлҗиһан гына гаепле иде, димәк, ул хуҗабикәләргә ялагайланырга тиеш. – Күңелсез миңа, Гамбәр әби. Каядыр чыгасы килә бит инде…

– Нишләргә димсең? Яшәргә кирәк, яшәргә, канәтем. – Карчык әзрәк йомшарды. – Адәм зур ызбасын тарсына, кош уч төбе хәтлем оясын киң итеп тоя!

– Урман артык куерган. – Әлеге минутта ялган бердәнбер саклану чарасы иде. – Агачлар, игезәкләр диярсең, охшашкан, шуңа адаштырды.

– Кем син, кыз! – Кортка Миңсылуга боерды: – Кәҗәне алып кайт!

Каенсеңел чыгып киткәч, карчык, чикләвек ваткандай тешен шыкылдатып:

– Алдак бәндә – хурлык иясе, – диде. – Син яңа дөнҗада яшисең, аның ишеге дә яңа. Элгәрегеләрне ыргыт, ерак ыргыт!

– Аңламадым, Гамбәр әби?

– Аңладың, бә-әк яхшы аңладың. Үткәнеңнән бернәмәстә дә эзләмә!

Кар иләгәндәй, хатынның аркасы өшеде. Ни-нәрсә уйлаганнары маңгаена языла микән әллә? Юк инде, юк! Карчык кыек атып туры тидерә, нибарысы шул гына.

– Таныдымы?

– Ә?!

– Онык сине таныдымы?

Хәзер инде Гөлҗиһанның аркасын утлы кисәү белән көйдерделәр. Ялганы тотылды… Ул, чынлап та, хурлык иясе иде.

– Таны… таны… мады, – диде хатын, сүзен өзек-өзек бүлеп.

Бая гына карчыкның йөзеннән шуышкан кара болыт агарды.

– Әлхәмдүлилләһ! Шулай кирәк, шулай. Онык җанымның минем катыма килер юлын бикләрлек кодрәтем җук, мин Аллаһның колы гына, вәләкин син азгынны тыяр пычак телем бар. Минем ызбамда Сәмигулла кызы Гөлҗиһан яшәми, ишетәмсең?

– Әйе, Гамбәр әби.

Күз агы зурайган белекче үзалдына пышылдап утырды-утырды да:

– Синең атың бүтән, – диде. – Абага син, Абага.

– Абага?! Минме?! Көлдермә, Гамбәр әби!

– Син, син! Ант мәгәр, соңгы чырагым – оныкҗанымны сезнең каһәр суккан нәселегездән сакламасам, чын исемем… – карчык нигәдер тотлыкты һәм сүзе бугазына төртелгәндәй нәзек муенын сыпырды. – …Исмем исем булмасын, – диде.

– Фәрит бит минем риясыз балачак дустым иде. Мин аңа бернинди начарлык та эшләмим, Гамбәр әби! Ышан миңа, ышан!

– Сезнекеләр – җир-күкнең битенә төкергән кавем. Әмерем шул: танытма! – Мөгезенә бау бәйләгән кәҗәне ишегалдына куган Миңсылуга да кортка ачу ташы белән орды: – Сул аягыңны күтәргәндә, уң аягыңны эт ашый, кем кыз! Җәтрәк бул! Хайванның җилене өрелеп тулган, сөте ага!

– Акса инде, җиңги. Безгә калганы җитәр әле.

– Телләшмә! Кәҗәне Абага саусын, кем кыз.

– Бәй, ниткән Абага, җиңги?

– Мин ул, мин! – диде Гөлҗиһан. – Миңа яңа исем тактылар.

– Вәт сиңа пәрәмәч! – Миңсылу тел шартлатты: – Ш?ыпиун дигән идем бу кемсәне, тучны шыпиун! Алар атна саен исем үзгәртә, ди.

– Акыл сатма, кем кыз! Кичкелеккә кәҗә сөтенә солы кушып кайнат. Гөлҗиһанның бүгенгә ризыгы шул, – дип, карчык каядыр китеп баргач, Миңсылу аңа сапсыз савыт тоттырды. – Әйдә, сау!

Малкай, күрәсең, гадәт буенча, күтәртмә тактага үзе менә иде. Ә менә хатынның кәҗә имчәген тартырлык тәҗрибәсе юк, акча санарга гына яраган бармаклар начар бөгелә иде. Ул савытын юри кулында әйләндерде:

– Бигрәк кечкенә…

– Аңа ике литр сыя. Кәҗә сыер түгел. Кем дисең әле син үзеңне? Абагамы әле? Шыпиуннар гел исем төрләндерә. Кинада күрсәтәләр. Син шуларның берсе, ахры, гөлкәем?

– Сөенмә, Миңсылу апа. Без икебез дә мактаулы халык: син шымчы һәм әләкче икән. Шыпырт кына артымнан күзәттеңмени?

– Ә-ә, җиңги белән бозылышкан безнең нәзберек кунагыбыз! Әйтәм аны әбиең җенләнә. Аның карактерына мин генә түзәм. Әйдә, мәлҗерәмә, кәҗәне сау! Әүвәл, җиленен юып, чүпрәк белән корыт.

Кәҗә дә карт хуҗабикәсе кебек пырдымсызлана, мөгезе белән тактаны сөзә иде. «Мин, бай хатын, себереп кенә түгәрлек көнкүреш чүп-чары белән вакланам. Хурлык!» – дип, йөрәге ярсыды, тик акылы аны тиз бастырды. «Ахмак! Синең акчаңның нинди кодрәте бар соң? Ул кәгазь кисәге генә. Ертсаң ертыла, яндырсаң яна. Син – авыл кызы, шуны онытма!» Әйе, ул бу җирдә туып үсте. Әмма бүген, кер сыккан кебек сыксаң да, аңарда авыл гадәтләренең тамчысы да калмаган иде.

– Бисмилла, – диде Гөлҗиһан. – Бисмилла… Мин үзем сайладым…

– Нәстә сайладың, гөлкәем?

– Кәҗәне! – Хатын моңсуланды. Аның хәлләре Миңсылуга караңгы иде. Лариса исемле танышы Американың иң кәттә клиникасында күкрәген зурайтырга киткәндә и үгетләде Гөлҗиһанны, и үгетләде! Имеш, анда тәҗрибәле профессор атна-ун көн эчендә маеңны тунап, илле-алтмыш килога ябыктырачак. Имеш, чит илдә табиблар иң заманча ысуллар куллана. Әмма күңел төпкелендә бик күптәннән бер уй кымырҗый иде шул. Могҗиза белән йөзәрләгән авыруны терелткән усал Гамбәр! Гап-гади авыл белекчесе! Менә кем кирәк иде аңа… Менә кем белән саташты Гөлҗиһан. Юлга чыгасы иртәдә исә хәбәр килеп иреште: төргәк-төргәк доллар белән Америкага очкан танышы операциядән соң мәңгегә күзен йомган… Авылны сайлаган Гөлҗиһан: «Отаммы, оттыраммы? – Билгесез», – дисә, Алла риза булмас. Хәрәкәтләнә ләбаса! Менә кәҗә дә сава! Җылы сөт тамчылары битенә чәчрәгәндә, ул, чынлап та, ниндидер рәхәтлек тойды. Димәк, ул яши! Димәк, ул тере!

– Карале, кем, шыпиун Абага. Мине шымчы дисеңме? Үтердең, валлаһи. – Миңсылу аның иңбашыннан селкегән иде, хатын чак кына артка аумады.

– Сөт түгелә, Миңсылу апа!

– Түгелмәс! Бинахакка рәнҗеттең әле син мине, гөлкәем. Сине юллап бармадым һич тә! Чалыш-полыш аягымнан ташбака гына көнләшер иде. Безнең җиңги, сиңайтим, урмандагы кайсы агачка чебен кунганын да сизә. Минем авылга сәпсимгә кайткан чагым гына иде, берсендә әбиең ишегалдында җеннәре белән сугышты: көрәк-сәнәк очты, себерке сынды, утын әрдәнәсе ишелде, мин сиңайтим. Моңарчы ул мәшрикъта, мин мәгърибтә яшәгәч, аның бу тиклем дуамал икәнен күрмәгән идем, зерә курыктым. Ник кайттым дип үкенгән чакларым булды инде. Нишләтәсең, холык тау кебек, урыныннан күчми. Иртә белән безгә Рауза атлы катын килде. Әй җиңги моны элеп алды, селкеп салды, мин сиңайтим. Син, ди, төнлә, ди, миңа кемне апкилмәкче идең, ди. Биш балалы ир белән чуалган фахишәгә Аллаһ бөтен юл-сукмакларны каплады, йортыма китермәде, ди. Озатканда Рауза серне тиште үзе. Дускынае җиңгидән сөйдергеч бөтие ясаттырмакчы икән, әйдәле, минем белән иптәшкә бар, дигән. Әби синең белешең бит, дигән. Без, ди Рауза, иремнең бензавуз машинасы белән Айтуганга киттек. Чалт аяз көн иде, кинәт кенә күктә болытлар укмашып, койды яңгыр, койды яңгыр, машина, таеп, чокырга төште дә батты, ди. Ирем трактор эзләп күрше авылга чапты, төн җитте, ди. Өйдә имчәк балам кайнанам белән иде, сабыем ач дип, елап беттем, ди. Менә син әйт, шыпиун кисәге, кем аларны күзәткән дә, кем җиңгигә җиткергән, ә?

Әгәр ул ике араны җайламаса, Миңсылу җае чыккан саен аның бәгырен кара яндырып чеметәчәк иде.

 

– Зинһар, гафу ит, апа җаным. Ачуланма инде, яме?

– Гел үзебезчә сөйләшәсең әле син, гөлкәем. Тач авыл кызы үзең. Бер генә дә шыпиун димәссең, – дип кеткелдәде каенсеңел.

– Авылныкы, билгеле, авылныкы. Син моннан соң миңа, яратып, «абага» дип кенә эндәш, апа җаным.

– Абагамы, кукурузмы, син безнең иш түгел түлке!

Миңсылуны көйләве бик авыр иде шул. Ярар, чеметсә чеметер инде.

– Сөте азайды, апа җаным.

– Азаймады. Ят кул, шуңа качыра. Кая, кибән, кырыйгарак этел. – Каенсеңел савытка сузылган гына иде, кәҗә башын болгап җиргә сикерде. Сөтнең яртысы түгелде.

– Сиңа монысы да күп әле, гөлкәем. Нәстә каттың? Селкен!

Урманда тилерткән ашкыну кайда икән? Тән чемер-чемер ойый… Карчыкның чик-тоюлары бөтен көчен суырды. Ул – абага. Ул яшеренеп кенә төнлә чәчәк ата… Фәрит аңа юлыкмаска тиеш…

11

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Кем шулай урман ярып кычкыра икән? Кем?

Карчык әле уңга, әле сулга борылды. Тирә-якта тып-тын. Калын дивар сыман дөньяны томалаган усаклардан да күз йөгертте. Яфраклар хәрәкәтсез иде. Тагын баягы тавыш йөрәген кисеп төште:

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Ул кырмыска түмгәгенә иелде. «Бу газаплы иңрәү ияләре әллә сезме?» – диде. Ләкин адәмнәр сыман әрле-бирле чабышып нужа куган бөҗәкләр аңа илтифат итмәде. Корыган чыбык-чабыкны кыштырдатып, аякка ана керпе ышкылды. Ул да телсез иде…

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Йа Аллаһым, еллар аша Гамбәр үзе илерә түгелме? Хәтер исә, күгәргән энәсе белән чәнчеп, йөрәкне каната икән лә.

…Дүрт почмагыннан берьюлы ургылган ялкын телләре йорт белән каралты-кураны бик тиз ялмады. Чиләк белән су сибеп учак кына сүндерәләр шул. Мәчет исә, әйтерсең һавадан шырпы сызып ташладылар, өстән – манарадан янарга тотынды.

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Ир-ат ут капкан такта кисәкләрен багор белән читкә тартты, хатын-кыз туфрак сипте, һәм матча ишелгәч, бозлы сулыш өргәндәй, ут диварларга күчмәде. Төнге маҗарага нокта куеп, халык та таралды. Төтен исеннән аңгырайган хатын кайнар җиргә чүгәләде. Төн кисәк кенә караңгыланды, гүя күктәге йолдызларга хәтле ялкыннан өтелгән иде.

Ул Зәйтүнә әбиләрдә кунды. Иртән, такта сәкедән торыйм дисә, аяклары тыңламады. Карчык су эчергән иде, буыла-буыла косты.

– И килен, хасталандың мәллә? – Заретдин абзасының яшьлек мәхәббәте аңа килен дип эндәшә иде. – Филшер Дамирәне чакыртыйм, килен.

– Дога укып өшкер, әби, – диде Гамбәр. – Миңа ут зәхмәте тиде.

– И килен, минем гыйлемем сыек бит. Икебезнекен бизмәндә үлчәсәң – аккурат синең яктагы тәлинкә баса.

– Синдә Коръән бар, Зәйтүнә әби. Шушы изге китапны кулыма тотсам, хәлләнер идем.

– Шыпырт, килен! – Хуҗабикә ачылмалы тәрәзәне япты. – Сәвитләр ишетмәсен.

– Син Аллаһтан гына курык, Зәйтүнә әби.

– Дөрес анысы, килен. Әнинең Коръәне чормада, хәзер апкиләм.

Яшь иде Гамбәр, җегәрле иде, тиз савыкты. Янган нигезенә бармады, туры кәнсәләргә китте. Ишек ачык, эчтә Сәмигулла белән Мирхәйдәр сөйләшә иде, хатын өйалды почмагына элгән чаршау артына кереп басты. Сәмигулла, өстәл төя-төя:

– Син, блач, минем юлыма бүрәнә тәгәрәтмә, – дип үкерсә, Мирхәйдәр аңардан да уздырып акырды:

– Эттән туган әнчек! Өрмә! Ни барына канәгать бул! Бакча сиңа, җәел-киңәй, ну түлке Заретдиннәрнең янган нигезенә тукмак борыныңны сузма!

– Сузсам нишләтерсең, хәерче блач?!

– Кем ут төрткәнен ачыкламагаек, энем! Минем сакал белән шаярма, җәме? Малае Рәшит яңа йорт салыр тиздән. Закун Гамбәр катын ягында. Районга жалу язса, Арсинычның әфтәрититен буйыйсыз бит, аңгыра!

– Жалу язарлыгы җук аның. Зәйтүнәләрдә үлеп ята, ди. Җен-пәриләре таяк белән ярып сөякләрен сындырган, ди. Син, блач, ишетмәдеңме?

– Тфү, аңгыра! Әкиятең белән кеше ышандыр тагы! Исән ул!

– Нәстә һаман әфсен-төфсенне яклыйсың, Мирхәйдәр абзый? Сине ничек адәм рисвае иткән иде ул катын.

– Гаеп үземдә иде, – Мирхәйдәрнең тавышы кысылды. – Гамбәр катын, авылда ир балалар күп туды, сөннәткә утырт, дип, Вәлетдин картны котырта. Өстәгеләр моны белсә, баштан сыйпамас, мәйтәм. Сәвит илендә кыргый йолаларның тамырын корытырга диләр, сез – блач, көрәшегез, диләр. Ансат кына уйлый абзыйлар. Заретдин катыны, зәһәр, бөтен халык алдында Вәлетдингә әйтә: «Мин күземне йомам, бабай, син бу сәвит ялчысының ыштанын төшереп тикшер, аның нәселе иманлы булган, шаять, атасы улын сөннәтле итеп үстергәндер», – ди.

– Ха-ха! Синнән егылып көлгәннәр икән, блач!

– Ыржайма, болай да авызың чалыш! – Мирхәйдәрнең тагын тавышы көрәйде. – Минем белән бозылышып, син чуртым да майтара алмассың! Авылда мин закун!

– Закуныңны арт шәрәфеңә бөкләп тык!

Сәмигулла күтәрелеп-бәрелеп чыгып китте. Бу ызгышның ирексез шаһиты Гамбәр янды-пеште; аңа оят, бик оят, ул ир-ат гайбәтен тыңларга тиеш түгел иде. Берүк, кичер, Аллам! Әллә нишләде шул, котсыз гына үрмәкүч, пәрәвез сүз җебе үреп, тозагына эләктерде…

Хатын уңайсызланып кына бусагадан атлады. Сәвит Мирхәйдәрнең башы иелгән иде, аны күргәч, шунда ук турайды.

– Сине хаста дигәннәр ие, Заретдин катыны.

– Аллаһ ярдәме белән терелдем. – Гамбәр уртасы тишелгән иске агач урындыкка төртелде. – Сиңа йомышым бар, Мирхәйдәр.

Авыл хуҗасы аны тыңлап бетермәде, шелтәләргә кереште:

– Бала-чагаң да җук бит, чыра яндырып төн ката нишләдең, йә? Көндезләрен такмаклап туялмаган догаңны ник төнгә дә калдырасың, йә?

– Дүрт нүешкә дүрт чыра кыстырмыйлар, Мирхәйдәр!

– Төрттеләр дисеңмени? Йә, күрдеңме? Кем иде, каһәр суккыры! Арт сабагын укытам!

– Җәза бирүче берәү генә, Аллаһ кына. Без түгел.

– Тукта, тукта, Заретдин катыны! Блач кешесе, гүпчим дә авыл хуҗасы, җинаятьчене хөкемгә тартырлык вәкаләткә ия!

– Әтәчләнмә, Мирхәйдәр. Син көчсез, мескен җан. Синдә нәселегезнең иман чылбыры өзелгән, оныкларыңның оныклары исем-атыңны телгә алырга чирканыр. Блач кибәнен биек өйдегез, вәләкин җир-күкләрне тоташтырган давыл аны тузгытып ташлар. Салам бөртегенә ябышып кайсыгыз котылыр икән?

– Безнең корыч партия мәңгелеккә оешты, син – кунтыр катын, камунисларга кабер казыма! Лутчы йомышыңны әйт тә әллүр кантурдан. Калхуз сиңа яңа ызба төземәс, чөнки дә хөкүмәткә ярты көн бил бөкмәдең.

– Сездән кем ызба теләнгән ди, Мирхәйдәр?!

– Анысы синең улың бар, знамы, ул тергезер.

– Улымны да борчымам. Мин Заретдин нигезенә бүтән оя кормам. Анда хәтәр ут, бик хәтәр ут калды… Берзаман ул дөрләп кабыныр. – Гамбәр үзалдына елмайды. Күңел алдан ук тантана итә кебек иде. – Кичер инде, кичер, Кодрәтлем! Гозерем бәләкәй генә: мәчетебез яртылаш янды. Ир-атка балта-пычкы тоттырып рәтләтәсе иде.

Мирхәйдәр, корчаңгы чире иярткәндәй, шатыр-шотыр беләген кашыды.

– Ну сез катын-кыз, ну сез! Торыр җире җук, үзе, мәчет, ди! Түлке картлар исеменнән ялынма, мин аларның әммәсе белән дә күрештем, без янган йортта намаз укымыйбыз, диләр.

– Алай икән. – Хатынның ирексездән күзе яшьләнде. – Алай икән, – диде ул, кабатлап. – Азансыз авыл – җансыз авыл.

– Динем-денем дип кешеләрне агулама, Заретдин катыны! Тирә-якларда мәчетләрне, туздырып, мәктәпкәме, клубкамы бирделәр, бездә генә син башбаштакка түзәбез. Синең аркада партия кенәгәсеннән колак кагам хәзер. Үзеңне кайгырт лутчы. Дога белән генә тамагың туймас!

– Моннан ары мине мир ашатыр, – диде Гамбәр. – Бер телем ипи хакына өшкерермен. Сез мине ач-ялангач күрмәссез, иншалла!

Җан авыруы озакка сузылды: хатын, терелдем дигәндә генә, сусыз-тәгамсез тагын ун көн сәкедә ятты. Кайчакта, җиңелчә генә һушыннан язганда, йомшак җил битеннән сыйпап аңына китерә иде. Гаҗәеп йомшак җил… Бу якларда исмәгән җил… Дала җиле… Кендек каны тамган карьясына әйдәкли… «Кайт, илеңә кайт, кызый!» Кемдер аның белән бәхәсләшә дә иде. Бәлки, үзедер! «Далада ул нибарысы орлык кына иде. Заретдиннәр туфрагында исә, шытып, тамыр ныгытты. Аны тукландырган бәрәкәтле ашлама иман иде».

Әрнеде, билгеле, хатын, аның әрнүе әрем әчесеннән дә әчерәк иде. Тик ул Хөкемдарга үпкәләмәде. «Холкым өчен син мине җәзаладың инде, – диде. – Торагымны адәм кулы белән утка тапшырдың. Мин синнән разый. Җиһан – ызбам, күгең – түшәмем, җирең – идәнем, мин нинди бай, Кодрәтлем», – диде.

Саесканнар хәбәр белән очкан, ахрысы, авылны ят күргән, авылны сагынмаган-юксынмаган Рәшит (ата каны!) Зәйтүнә әбиләргә килеп керде. Ишек катында чүлмәкне күтәреп кенә су эчте.

– Сусадым, – диде. – Һәр минутым исәптә, әйдә, тиз, әни!

Гамбәр «кая?» дип сорамады, болай да аңлашыла иде.

– Сукбай хәлендә яшәмәссең бит инде, әни!

To koniec darmowego fragmentu. Czy chcesz czytać dalej?