Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3

Tekst
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Әсәрләр 10 томда. 3 т. Торналар төшкән җирдә (повесть). Мәңгелек яз (роман)
Әсәрләр 10 томда. 3 т. Торналар төшкән җирдә (повесть). Мәңгелек яз (роман)
E-book
11,29 
Szczegóły
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

«Акрын искел, сәбах җиле!»

Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. «Аклар» – пальто, бүрек, костюм, мундир, тужурка, «каралар» толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. «Культурныйлар» һәм гади тегүчеләр… Гади тегүчеләр, кышын чанага тегү машиналарын салып, ерак юлга чыгып китәләр, моны әле кырыгынчы елларда да «өязгә чыгу» дип атыйлар иде. Болар язын – март башларында баеп кына кайталар һәм кайткан көнне кибеткә килеп, теләгән кадәр чәй, конфет, шикәр, ситса товарлары алып, гади халыкны бер шаккатырып китәләр иде. Арадан берсе аеруча хәтердә калган: Шәмсетдин Бәдрие дигән кырык яшьләрендәге бер ир иде. Бәдри җәен-көзен колхозда эшли, карусыз гына йөри, әмма колхозда эш бетүгә, беркем дә белми торган әллә кай якларга чыгып китә һәм Май бәйрәме алдыннан гына кап-кара шевиот костюм, сары штиблетлар киеп авылга кайтып төшә һәм кәефләнеп кенә авыл кибетенә килә иде.

Аңа ияреп, әлбәттә, сеңлесе, апасы килә, Бәдри вәкарь белән генә товар карый, ашыкмый. Бер әйбер ала, исәп-хисап ясыйлар. Кибетче агач ящик – кассадан алып аңа вак акча – «ыздача» бирә. Әмма Бәдри вак акчаны алмый. Аның өчен иң тантаналы момент шул иде, ул вак акчаны эчкә, кибетче аяк астына терсәге белән сыпырып төшерә һәм мыскыллы караш белән әйтә иде:

– Миңа ыздача нәрсәгә?

Бу моментта ул гадәттән тыш бәхетле горурлык белән әйләнә-тирәсенә карап ала иде. Бераздан Бәдри карап-әйләндереп тагын берәр нәрсә сатып ала, кибетче дә аңа нәкъ баягыча вак акча кайтарып бирә, һәм Бәдри монысында тагын да куәтлерәк хәрәкәт белән акчаны сыпырып төшерә иде.

– Вак акча җыеп маташырга син мине кем дип белдең?

Шулай дип ул үзенең калын, кечерәк кенә китап кадәр кара бумажнигын мәгънәле хәрәкәт белән куен кесәсенә салып куя иде. Бәдринең тегүгә йөрүе, ахрысы, әнә шул – авыл кибетенә килеп бер-ике көн горурлык күрсәтү өчен генә иде. Сугыш башланырга бер-ике ел кала Бәдри кай яккадыр «язылып» китеп барды. Ул елларда безнең авыл халкы «язылып» бик күп өлкәләрне юньле, һөнәрле кешеләр белән баетты: бездән Нижний Тагил, Кизил, Кәттә-Курган, Кемерово, Магнитогорск, Тайшет, Красноярск, Сыктывкар кебек шәһәрләргә эшчеләр посёлокларына кеше күп китте. Бәдри дә киткәч, авыл, кемендер югалткан сыман, ятим калды. Аны гел көттеләр. «Бәдри, кайчан кайтасың инде?» – дип, күрәсең, сорап язучылар да булган. Утыз тугызынчы-кырыгынчы Бәдрисез елларда авылда шундый шыксыз хәбәр йөри иде: Шәмсетдин Бәдрие хат язган: крәчин мае кайчан катса, шул чакны без дә кайтабыз, дигән… Бәдри шуннан сугышка киткән һәм, бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин, аның үлеме дә шулай үзенчә, Бәдричәрәк булгандыр.

Мондый горурлык, күрәсең, һөнәрчеләрнең барысы өчен дә хас булган. Итекче Җиһанша абзый бар иде. Акыллы, тәртипле, кыска холыклы кеше. Итектән кайтышлый (ә ул Дөбьяз ягына дүрт-биш айга чыга иде), Арча станциясенә килеп төшкән – кораллар, авыр. Кайтасы юл – егерме чакрым. Базар көн туры килгән, Җиһанша абзый базарда кул чанасы эзли башлаган. Пошалым авылы Арча базарына чана торгыза иде, арадан берсе Җиһанша абзыйга бәйләнгән:

– Ал минекен, гомерлек бу, – дигән.

Шунда горур һөнәрче, кыска холыклы Җиһанша абзый «ычкынган»:

– Син, – дигән, – фәләнеңне фәлән иткән нәрсә, миңа гомер буе чана тарттырмакчымыни? Миңа бит ул коралларны төяп кайту өчен генә кирәк. Аннары мичкә ягам бит мин аны…

Шулай дулаган да, икенче, телсезрәк чаначыдан тегенең күз алдында кыйммәтрәк бәягә чана сатып алган. Әле киткәндә дә дулаган:

– Кара син аны! Гомер буе мине чана тарттырмакчы! Бирермен мин…

Тегүче Хөснетдин абзый да шундый сыйфатлары белән аерылып тора иде. Анысы, тегүдән кайткач, яз башында – кыр эшләренә керешкәнче – берәр атна типтереп алырга ярата иде. Типтерүе дә һич тә эчәргә яратудан түгел, бары тик кеше арасында «менә без болай да итә алабыз» дигән кыяфәт өчен генә иде. Хөснетдин абзыйның СССР Дәүләт банкы алдында җинаяте бар: ел саен әнә шул типтереп йөргән көннәрендә урамда агай-эне, ирләр җыелган урында ул кесәсеннән өчлекме, бишлекме чыгарып (тәмәке кәгазенә кытлык еллар), кешене шаккатырып, шул кәгазьгә тәмәке төреп тарта иде. Әмма бу инде «типтерү» атнасының соңгы көннәрендә «йомгаклау концерты» була иде, һәм аның таза, саллы гәүдәле хатыны Гыйльменисатти (Хөснетдин абзый үзе бик җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле кеше, әлеге атнада бик җиңел холыклы да була белә иде), бу «гастроль»гә чик куеп, өенә кайткан картын дүрт шарлы агач караватка сузып сала да өстенә менеп атланып утыра һәм үзе, тегәрҗепле күзлеген киеп, «Йосыф китабы»н укый иде.

Бичаралар… Алар дөньяда юк инде. Сугыштан соң малайлары өйләнеп тормыш корган якка – Иделнең теге ягына – Тәмте ягына китеп торды алар. Хөснетдин абзый, Тәмте ягына сыер җигеп, үзенең тегү машинасын («Zinger») салып барды. Озак еллардан соң туган авылга кунакка кайтканнар. Илле җиденче елның июнь ае булса кирәк. Хөснетдин абзыйның «гастрольләр»е туктаганга егерме еллар чамасы вакыт узган икән. Очрашуга теге елларны искә алды.

– Һи-и, яшь чакта, бәйрәм көнне, дуслар белән очрашканда бер «пруштук»ны (полштофа) җибәрә торган идек инде аны, иптәш… Ат ите ашап шаярганда берние дә юк аның. Любой суыкта атны бияләй белән җикмәдек инде аны, иптәш…

…Без сөйләшеп утырабыз. Мин – аспирант, Хөснетдин абзый мине бу дөньядагы иң зур галим дип белә (ялгыша, бичара)!

Туган авылда, безнең йортта шулай утырабыз.

Миңа шайтан керде.

– Хөснетдин абзый, ничек соң, синең яшь чакны бер искә төшереп алыйкмы? – дим. Өстәл астыннан «Вишневая» дип кәгазь сугылган кара авыр пыялалы зур бер шешә алам. Литр дигәннәр.

Хөснетдин абзый дерелдәп куя:

– Юк, иптәш, шту син, ураза вакыт, – ди.

Карт-коры июньнең озын көнендә ураза тотып җәфа чиккән вакыт иде.

– Минем, – ди, – ураза кергәннән бирле авызга алганым юк. Әле менә сагынуга чыдый алмыйча кайттык. Гыйльмениса әйтә, туган нигезгә, зиратка дога укып китик, ди. Уразага кердек. Хәтә шәригатьтә мөсафир кешегә рөхсәт ителә дип әйткәннәр әйтүен. – Ул ниндидер бер өмет белән Гыйльменисаттигә карап алды.

Гыйльменисатти исә өстәл өстенә япкан ашъяулыкның почмагын бөтерә-бөтерә әнигә сөйли иде (өстәл буш! Ураза вакыт!):

– Шуннан суңы… нитеп-е… Йосыфның күлмәген алып-ы… Кыр кәҗәсен тотып суеп-ы… Шуның канына Йосыфның күлмәген буяп-ы… Хәзрәти Якупның каршына китереп-е куеп-ы…

«Йосыф-Зөләйха» кыйссасы турында мин күпме генә фәнни хезмәт укымадым! Бу турыда ничә генә лекция тыңламадым! Әмма алсу эре чәчәкле шәльяулыгы белән бөтен аркасын-җилкәсен каплаган Гыйльменисаттинең урындык яртысын гына алып «ы-ы» килеп Йосыф кыйссасын укыгандагы кебек көчле тәэсирне бер җирдә дә алмадым.

Гыйльменисатти өстәл астыннан менеп утырган теге явыз шешәгә кинәт карап тынсыз калды.

– Син дим, син! Җүләрләнмә!

Хөснетдин абзый бер аңа, бер миңа карады.

Мәсьәләнең җеп очы һәм ахыры минем кулда иде. Мин үзем булдыра алырлык фәлсәфәгә керештем. Болай сөйләдем:

– Гыйльменисатти! Сез гомер буе юньле кешеләр булдыгыз. Сез күчеп киткәч, авылда ямь кимеде. Сез яшәгән урам ятим калды. Сез миңа – атасыз балага авыр елларда күпме ризык бирдегез. Мин сезнең аркада исән калдым. Инде сез олаеп, туган җирегезне сагынып монда кайткансыз. Шәригать юл кешесенә ураза тотуны мәҗбүри түгел дип әйтә – моны мин беләм. Инде Хөснетдин абзыйның да мондый зәмзәм суы капмаганына күптән икән. Тагын кайчан күрешәбез? Үз гомерендә беркемгә начарлык эшләмәгән, гомере буе җир сөргән, кешеләргә матур киемнәр тегеп, аларны матур иткән, колхозда теләсә нинди авыр хезмәт башкарып килгән бер гөнаһсыз Хөснетдин абзыйдан бер стакан шушы зәмзәм суын Алла кызганырмыни?

Күрәм – Гыйльменисатти какшады. Чөнки үз коралы – шәригатьне эшкә җиктем. Шулай да тиз генә бирешмәде:

– Җитмешкә якынлашып килгәндә… Ураза аенда…

Мин кыюландым, Хөснетдин абзый да күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора иде. Бу караштан мин шуны аңладым: әйдә, әйдә, иптәш, тагын бераз…

Һәм сүзгә ул да катнашты:

– Шушы басу исләрен бер иснәргә… Үз чишмәбезнең суын бер эчәргә… Шушы агачларның яфрак кыштырдавын бер тыңларга… әллә ниләр бирерлек булам. – Ул «хөкүмәт теккән» чалбар кесәсеннән (чалбарны монда ул гел үзе тегеп кия иде) таушалган кулъяулыгы чыгарды. Гыйльменисатти биреште.

– Йа Алла, үзең ярлыка, – дип авыр сулады да әнигә таба борылды…

…Чия суы тамырларга йөгерде. Әни белән Гыйльменисатти стенадагы герле сәгатькә карый-карый (авыз ачарга әле 5 сәгатьләр чамасы вакыт бар!) сөйләшәләр, мин исә Хөснетдин абзыйны тыңлыйм. Ул бер дә сөйли белми, ләкин мин аны аңлыйм. Әйтмәгән сүзләрен дә аңлыйм.

– Шуннан шул, иптәш. Күрше-күлән бик ярата. Баштарак кием тектем. Хәзер тектермиләр, кибеткә кайта. Аннан алма бакчасына эшкә кердем. Анда һәр колхозның үз алма бакчасы бар, иптәш. Мине яраталар. Тик, иптәш, йөрәк үз урынында түгел. Бабай дип эндәшәләр. Хөснетдин абзый дигән кеше юк. Исемне дә белмиләр. Аннан… «Зингер» машинасын чормага менгереп куйдым. Бик жәлке, иптәш. Ул, мин сиңа әйтим, андагы алма бакчаларын күрсәң… Алар чәчәк атканда, оҗмах шушымы икән әллә дип уйлыйм мин. Тик, иптәш… Менә әле килешли Масра юлыннан килдек. Һи-и-и… Бездәге баллы куәт, күк чәчәк, билчән чәчәге исе! Көзен торналар төшә торган Масра түре! Андагы рәшәләр! Алары юк инде аның… Һи-и-и, иптәш… Ә торна елгасы?

Миңа авыр. Түр якта инде күчеп карават кырына яртылаш утырган Гыйльменисатти шуа-шуа «китап сөйли».

 
Гәүһәр таштыр, вәләкин гади таш улмас,
Тикмә кеше гәүһәр кадрен кыяс кылмас,
Бу назымның кадрене ахмак белмәс,
Гакыйль кеше дыңлар, аңлар, белер имди…
 

…Икенче көнне алар таң белән Масра юлыннан чыгып киттеләр. Масра юлы – гомернең гомер буена безнең авыл кешеләрен читкә озаткан, читтәгеләрне кайтарган юл. Хөснетдин абзый, үр артына күмелгәнче ике-өч тапкыр туктап, борылып, авылга карап алды. Гыйльменисатти борылмады. Июньнең йомшак, тыгыз таң җилендә аның кәбестә яфрагы кадәр ал чәчәкләр бизәгән шәльяулыгы җилферди иде. Әни белән без моңаеп карап калдык. Бу Хөснетдин тегүченең соңгы китүе, соңгы борылып каравы иде.

 

Таң җиле исә иде, шулвакыт, Гыйльменисаттинең көйле, ипле ритмына кушылып, хикәят әйтәсе килде:

 
Акрын искел, сәбах җиле: нә үтәрсәң,
Хакыйкать Йосыфымнан ис тотарсән,
Җәрәхәтем уңалмага сән йитәрсәң,
Сән искәли, шат-хөррәм улдым имди…
 

Шул җәй беткәндә, Хөснетдин абзый гүр иясе булган. Хәер, кайтуы кайчан булса, шул елны үләсе булган икән… Ә ул сузган. Белеп сузган.

Аның «Зингер» машинасы кайда икән хәзер? Алма ашап үскән Тәмте ягы малайлары, ихтимал, аны инде металл җыю атналыгында чормадан табып алганнардыр…

Һай, бу дөнья! Акрын искел, сәбах җиле!

Җиде аршынлы бүрәнә белән…

Гатият абзый, бер дә арттырмыйча әйткәндә, Уральск шәһәрендә Тукайның үзенә тужурка тегеп биргән «ак тегүче». Тукайның Уральск шәһәрендә кулына газета тотып төшкән рәсеме булырга тиеш, ди Гатият абзый – укый-яза белми торган, мәһабәт гәүдәле, мыеклы карт. – Бармы шул? Бармы? (Өйләрендә бер китап юк! Малайлары сугышта үлеп беткәннәр, бер генә онык та юк!) Бармы шул? Менә шуны мин тектем.

Тукайның Уральск шәһәрендәге тормышын сөйләгәндә, Гатият абзыйның күзләре очкынланып китә. Сизәм, барысын да булганча, язылганча сөйли. Габдулла Кариевны, Мортаза байны, Камил Мотыйгыйны, Мотыйгулла хәзрәтне белеп-күреп сөйли. Шиккә калам. Әмма шунысын да беләм: Гатият абзый бер әлифбадан бер хәреф тә танымый. Хәтер генә эшли.

– Иске Кишетнең Хәкимҗан белән мине Тукай бик яратты. Якташлар дип йөртә иде. Без байда хезмәт итәбез. Бер кичәдә Тукай шигырен укыды. Саилче турында. Шунда саилче итеп Хәкимҗанны чыгарып бастырды. Шуңа карап шигырь укыды. Шуннан соң Хәкимҗанны урамда очраткан бер кеше «Хәерче! Хәерче!» дип кычкырып көлә иде.

Гатият абзыйның сөйләгәннәре дөп-дөрес. Бу истәлекләр Тукай томнарының искәрмәләрендә бар. Чагыштырып карыйм, бер генә хилафлык та юк.

Гатият абзый «ак тегүче» – ягъни авылдагы укытучыларга, фельдшерларга, агрономнарга, шәһәрдән ялга кайткан кешеләргә затлы киемнәр тегә иде.

Аның тегәргә яраткан киемнәре – «тулстуфка» (Лев Толстой исеме белән аталган кием: вельветтан тегелә, тезгә җитәрлек озынлыкта, күкрәктә ике кесә, путалы, янда ике кесә); «зимнәчтүркә-чалбар»; тужурка; җәйге яки кышкы пальто. Сугыш башланыр алдыннан авылда тегү артеле ачылды. Солдат киеме, бияләй, бүрек тегә башладылар. «Ак тегүчеләр» шунда керде. Әмма Гатият абзый колхозда калды. Аның мәһабәт саллы гәүдәсенә күрә эш бар иде: барабаннан тарттырылган саламны өч җәпле агач сәнәк белән күтәреп өскә бирә – эскерт очлап тора иде. Кырда кибән очлау да (көлтә чүмәләләрен бер урынга ташып кибән куела иде) Гатият абзый карамагында булды.

Аның белән соңгы очрашу хәтердә калган. Аның сөйләгәннәре «Казан утлары» журналында басылып чыкмаган иде әле. Гатият абзый авылның җәй көнен, аның да көтү кайткан вакытын бик ярата, шул сәгатьтә ул тау буендагы чирәмлекләрдә йөри, кулын каш өстенә куеп, аргы яктан бирге якка карап торырга ярата иде. Һәм сүзнең тәмен белеп, сюжет корып сөйли иде.

Кич… Әле кояш батмаган. Гатият абзый яшел чирәмлеккә салынган бүрәнәдә утыра. Өстендә үзе теккән юл-юл күлмәк, үзе теккән постау жилет, башында эшләпә. Урамда сарык бәтиләре авазы. Аңгыра бәтиләр әниләрен югалтып, адашып, капка саен кычкырып йөриләр. Әниләрен дә танырлык түгел: иләмсез итеп кыркып йоннарын алганнар да, бер уч йоннарын калдырып, зәңгәр яки кызыл лента бәйләгәннәр. Ямьсезләнеп, сырлы бәләк булганнар да калганнар. Үз ямьсезлекләреннән үзләре оялгандай, ахмакларча кычкыралар. Гатият абзый исә ип белән гәп кора:

– Беркөн шулай көтү алдыннан гына Низамилар күпереннән чыгып киләм. Кәефем яхшы, йомшак кына җил исә. Бөтен әйләнә-тирәгә май үләне, кычыткан исе таралган. Үпкәңә бәреп керә инде, мин сиңа әйтим. Күпердән чыгып киләм. И ул аста бакалар кычкыра, ул, мин сиңа әйтим, вак балык үрли, и ул, мин сиңа әйтим, тал песиендә кортлар гөжли. Әле кояш – көтү әллә нәстәсенә иртәрәк кайта. Шулай хозурланып күпердән атлап чыгып киләм. Бервакыт, ярабби, тез астына китереп тондырдылар. Җиде аршынлы бүрәнә белән китереп төрттеләрмени. Алты-җиде адым алга сөрлегеп барып төштем: күтәрелеп карасам, теге, нәсел тәкәсе меринос икән. Танавын җыерып, күзләрен тондырып ямьсезләнеп тора, чуртумайтери. Ике көн буе ылыс суында, кычыткан төнәтмәсендә утырдым, мунча яктырып…

Арада әле генә солдаттан кайткан күрше егете Гарифулла да утыра иде. Ул сорый куйды:

– Алайса, быел Сабантуй көрәшен башлаган инде син, Гатият абзый, – дип көлде.

Гатият абзый рәнҗеп аңа таба борылды һәм калын саргылт мыекларын сыпырып куйды.

– Авызыңны бик җырма, күрше. Әл-ле мин… Әл-ле мин…

– Нәрсә, әллә бил алышабызмы?

Гатият абзыйның күзләре очкынланып китте. Истәлекләргә бирелде.

– Һи-и, егетләр. Уральскида вакытта Кари Габдулласы (Габдулла Кариевны ул шулай дип кенә искә ала иде) белән көрәшә идек без. Тукай Габдулласы елмаеп карап торыр иде. Ул ябык, җыйнак. Теге таза, миңа торырлык (Гатият абзыйның бу сөйләгәннәре «Казан утлары»нда һәм Г.Кариев турындагы истәлекләр китабында басылып чыкты).

Истәлекләр таза, яшь солдат Гарифулланың яшел чирәмлектә нык кына бил алышып Гатият абзыйны тәгәрәтеп салуы белән тәмамланды.

Гатият абзый торды, эшләпәсен каккалап киде, чалбар-күлмәкләрен рәтләде һәм, сагышлы елмаеп, авыр сулады:

– Булмый икән инде, энекәш, – диде. Бу минутта ул кызганыч иде. Бераз хәл алгач, тагын истәлек сөйләп алды: – Хәзер ашавым кысылды, әпитит начар, – диде. – Ашау хуты иркен булгандамы? Һи-и… Кари Габдулласы белән бервакыт Казанда хәрчәүнеккә кердек. Китертте бу кыздырган ике үрдәк. Аша, туган, ди, сезнең солдат халкына, бәлки, бу сирәк эләгәдер. Вәт ашау, вәт яшьлек. Кари Габдулласы бик задур егет, ә минем солдаттан кайтыш, Казанда, Болак буенда очраштык. Ашасаң–ашыйсың, ашамасаң – авызыңа җыгып сала. Һи-и… Ул вакыттагы куәт булса иде…

Гатият абзый шул елны Сабантуй көрәшен эшләпә астыннан гына карап торган, уртага кереп элеккеге гадәт буенча кысылып-катышып йөрмәгән. Ә июнь ахырында урынга егылган. Авырып ятканда күрше кызы кереп аңа «Казан утлары»нда басылган мәкаләне укыган. Гатият абзый шунда бик борчылган.

– Һәй Алла, – дип, урыныннан торып утырган ул. – Аның китапта чыгасын белсәм, мин моны гына сөйлидериеммени? Әле бит безнең Тукай Габдулласы белән… Әле бит безнең Камил мәхдүм белән… Ә Мортаза бай өендә! Әле теге казаклар безне куып тараткан көнне… Тукайга камчы чүт кенә эләкмәде, һәй Алла…

Мин аның белән яңадан күрешергә барганда, Гатият абзыйның ак кәфенгә төрелгән озын, искиткеч сузынкы гәүдәсе янына утырып, картлар тәһлил5 әйтәләр иде. Мин килеп кергәч аптырап калдылар. Янәсе, укыган кеше – моны ошатырмы, юкмы. Картлар янына барып утырдым. Тынычландылар, Гатият абзыйның гәүдәсе өстендә тәһлил әйтүнең кирәге юк иде, Тукайга тужурка теккән, гомере буе кеше матурлаган, авыр сугыш елларында берөзлексез кибән салган, эскерт өйгән кешедә нинди гөнаһ булсын, ди?!

Гатият абзыйны, сугышта ятып калган өч малае белән күрешергә дип, әнә шулай «чистартып» җир куенына салдылар.

Җир шары шулай тагын бер юньле кешене үзенә алды.

Берәү – улдан, берәү – кыздан

Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газзәтти һәм Гайшәтти. Алар дөньяга бик күп юньле бәндәләр тудырып, авылларда медпунктлар ачылгач, «үз теләкләре белән» дөньядан китеп бардылар. Үзләре аякка бастырган кешеләр өчен җир өсте бераз бушасын дигәндәй, тын гына, шыпырт кына китеп бардылар.

Газзәтти – минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа үз гомеремдә бер бүләк тә бирә алмадым. Әгәр хәзер ул исән булса, мин аңа авылга кайткан саен күчтәнәч, кием-салымнан бүләк алып кайтыр идем. Ләкин ул минем зур үскәнне көтеп тора алмады.

…Камыт аяклары белән авыш-тәвеш килеп урамнан бер юантык карчык барса, ул – Газзәтти. Һәркем белән исәнләшә, һәр бала янында туктый. Инде урамда мине очратса, башымнан бисмилла әйтеп сыпыра да елап җибәрә:

– Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, – дип яшь коя.

Гомумән, үз гомеремдә мин Газзәттинең еламаган чагын күрмәдем. Мине очраткан саен ул күз яше койды. Аның үзе таптырган балаларны ярату формасы шул булган икән. Башка малайлар белән сөйләшеп аңлашкач ачыкланды: һәрберсен (үзе таптырган баланы) очраткач башыннан сыйпый да елап җибәрә икән:

– Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, – ди икән.

Әни янына килгәндә дә алар шулай бала тәүфыйгы турында сөйләшәләр иде. Бер хикәят тә истә калган. Имеш, бер егет карт авыру әнисен арка кочтырып өч мең чакрым ераклыктагы изге суга алып барып кайткан. Кайткач, бер акыл иясеннән сораган:

– Мин, – дигән, – әниемне савыктыру өчен өч мең чакрым ераклыкка аны арка кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында минем бурычым үтәлдеме инде?

– Һи-и-и, – дигән акыл иясе. – Һи-и-и… Бу – беләсеңме нәрсә? Бу хезмәтең синең анаңның бер минутлык тулгагына да тормый.

Адәм баласы дөньяга әнә шулай авырлык белән килә икән. Газәттинең «Анаң сине бик авырлык белән тапты» дигән сүзе миңа карата аеруча туры килә иде. Әнинең тулгагы нәкъ бер тәүлек дәвам иткән. Хәле бик авырлангач, Газзәтти әтигә әйткән:

– Бар, – дигән, – духтырга ат җибәр, Аллага тапшырдык, хәле шәптән түгел, үзең янында утыр, – дигән.

Ун чакрымдагы Чүриле марҗасын алырга төнлә ат җибәргәннәр. Буранда, ниһаять, безнең авылның уты күренгән. Безнең өйнең тәрәзәләре бик зур, әти ике якка да гөлт итеп унлы, егермеле лампалар кабызып куйган, доктор көтәләр икән. Әмма доктор, зур тәрәзәләр, гөлт иткән утлар күргәч:

– Кайсы йортка, тегеңә түгелме? – дип, ат тоткан абзыйның дилбегәсенә ябышкан.

– Әйе, шуңа, – дигән абзый.

– Алайса бор атыңны, – дип, акушерка киреләнгән. – Кулак йортыдыр ул?

– Юк, юк, – дигән абзый, – элеккеге мөгаллим йорты!

Акушерка шуннан соң гына риза булган. Әти кулак булса, мин дә, әни дә үләсе икәнбез.

Доктор килгәч, Газзәтти әти бүлмәсенә чыгып елый-елый дога укып утырган. Мин дөньяга килгәч, әти доктор хатынны өстәл янына утырткан һәм, «юлда туңгансыздыр» дип, бер чәй чокыры кагор биргән. Акушерка кунып ук калган.

– Анаң бер тәүлек җәфаланды сине таба алмыйча, зинһар, анаңа игелекле бул! – Газзәтти гомер буе миңа шуны теләде. Әнигә күпмедер игелек күрсәттем, әмма дөньядагы иң якын кешеләремнән булган Газзәттигә дә, Чүриле акушеркасына да, утлар яндырып бу дөньяга мине көткән әтигә дә файда күрсәтә алмадым, рәхмәт әйтә алмадым. Бу дөньяда минем, шулай итеп, үзем белгән өч бурычым калды…

Гайшәтти. Анысы – дөньяда бер генә. Дөньяда андый икенче карчык була алмый. Ни өчен? Беренчедән, Гайшәтти гомере буе үзе дөньяга китергән балаларның хәлен белеп йөрде. Аның ниндидер графигы бар иде, ахрысы. Икенчедән, дөньяда Гайшәтти кебек ике бүрек киеп йөргән бүтән карчыкның булуы мөмкин түгел. Тамакларын урам җиленнән, ишек-тәрәзә җиленнән саклап төренеп йөргән атказанган халык артистлары-фәләннәрне күргәнем бар. Син авызыңны күтәреп клуб ишеге янында тәмәке тартып торганда, бугазын әллә ниткән шарфлар белән урап (май ае!) сәхнәгә таба җырчы кереп китә. Вәли карт үзенең чалгысын ничек карап тотса, Гатият абзый үзенең «Зингер» машинасын ничек кадерләсә, теге җырчы үзенең бугазын шулай кадерли. Иң кыйммәтле урын! Иң кыйммәтле хезмәт коралы!

Гайшәтти исә башын саклый иде. Күз алдына китерегез: кышның көне өегезгә әкрен генә бер чүмәлчек килеп керә. Бөтен йорт аякка баса, ду-чат килә:

– Әби килгән! Гайшә әби килгән!

– Үземнең әби килгән! Кендек әбием килгән. – Ләкин «әби» үзе юк әле: әлегә чүмәлчек кенә бар. Һәм бала-чага теге чүмәлчекне сүтәргә керешә. Чүмәлчек эчендә Гайшәтти барын бөтен кеше белә. Ләкин сүтәргә, шуны табарга кирәк.

Гайшәттине тапканчы, әлбәттә, байтак эш бар әле. Башта яшел шакмаклы, юрган хәтле зур шәлне чүмәлчек өстеннән аласы. Әлеге шәл астында колакчынлы бүрек. Бүрекне аласы. Шуннан аста кәҗә мамыгыннан бик яхшы шәл. Нафталин исе килеп тора. Аны да аласы. Шуны алгач, бәрән тиресеннән тегелгән бер түгәрәк бүрек чыга. Гайшәттигә хәтле әле ерак! Бәрән бүректән соң зур алсу чәчәкле шәльяулык. Аны сүтеп аласың. Зур чәчәкле шәльяулыктан соң гына гадәти баш яулыгы күренә һәм җыерчыклы мөлаем йөз хәрәкәткә килә:

– Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? – дип, Гайшәтти елмая. Андый елмаю! Андый самимилек! Андый якынлык!

Аннан Гайшәтти дөньяга чыгарга үзе виза биргән балаларны сөя.

 

– Син ни атлы әле? (Безнең авылда карт-карчык беркайчан да «ни исемле» дип сорамады.) Ә-ә, шулай шул, мин әле онытканыем. Сиңа, бәбекәем, арыш урагы җитсә ун тула инде… Ә менә монысының исемен беләм: Зәйнагытдин. Сөннәткә утырттыгызмы әле? Бик яхшы, бик яхшы, улым. Каз суйганда сиңа да җиде тула бит инде.

Гайшәтти безнең гаиләдә дә кадерле әби. Әни сөйли иде: имеш, әти, ерак юлга чыкканда, әни янында Гайшәттине калдырган.

– Гайшәтти, ишетсен колагың, мин кайтканда өйдә малай булсын, – дигән. Шаярып болай дигән: – Малай булмаса, күземә дә күренәсе булма…

Беркатлы, саф күңелле Гайшәтти, бичара, моны чын йөрәктән кабул иткән. Бичараның бәхетсезлегенә каршы, әни кыз бала тапкан. Ул арада, төш авышканда, Теләче базарыннан әти дә кайтып төшкән. Олы урыс капканы дөбердәтеп ачып ат белән ишегалдына килеп кергән, лапас астында толыплар кагып, ат туарып матавыкланганда, җылы, парлы өйдән башына бер генә кат шәл бөркәнеп, бер генә бүрек кигән Гайшәтти килеп чыккан. Ул, гаепле кеше сыман, башын түбән игән дә, әтигә карамыйча гына:

– Анысы инде Ходай эше… Әһ-һемм… Ие, анысы Ходай эше. Берәү – улдан, берәү – кыздан. Ие. Берәү – улдан, ие, берәү – кыздан. Ие. Ходай эше ул…

Әти шул вакытта Гайшәттине мәңге онытмаслык итеп шатландырган.

– Гайшәтти! Бала сәламәт тудымы? Әнисе сәламәтме? Әйдә өйгә керик, сөенеч бүләге бирәм! – дип, сабыйларча шатланган карчыкны өйгә алып кереп киткән.

«Берәү – улдан, берәү – кыздан» дигәненең мәгънәсе болай икән: бер төрле ата-ана улдан игелек күрә, икенче бер төрлесе кыздан. Тормыш моны раслады: Гайшәтти дөньяга китергән улларның бик күбесе илне саклап сугыш кырларында ятып калды. Гайшәтти дөньяга китергән бик күп кызлар яшьтән егетләре сугышта шәһит китү аркасында карт кызлар булып туган нигезләрендә утырып калды һәм ата-анага игелек күрсәтеп картайды.

Ил – уллардан, ата-ана кызлардан игелек күрде. Хәер, моны аерып билгеләве кыен. Тик бернәрсә генә бәхәссез: безнең авылда Гайшәтти белән Газзәтти якты дөньяга чыгарышкан малайлар да, кызлар да илгә, йортка, ата-анага игелекле булдылар.

5Мәет янына кара-каршы утырып, йөз тапкыр «лә иләһә иллә аллаһе» дип әйтү белән аның бу дөньядагы гөнаһлары кими дип ышану.
To koniec darmowego fragmentu. Czy chcesz czytać dalej?