Бесплатно

Сайланма әсәрләр / Избранное

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Абзыйлар, кыш буенча авыру карап, ике хәсрәтне бердән күреп вакыт үткәрү сәбәпле рәтле кәсеп итә алмаганга, ике атның берсе әтинең фидиясенә бирелгәнгә, шуның өстенә электән саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да күзгә күренерлек рәвештә түбән китте.

Кар эреп, җир ачылып, бозлар китү белән, бәләкәй абзый каядыр эшкә чыгып китте. Мин, энем белән икәү зур абзый белән җиңги кулында калдык.

Без борынгы җәйләрне шатланып каршы ала идек. Мин язның матур көннәрен, үзебезнең күрше малайлары белән бергә, авыл янындагы чирәмнәр уртасында җыелып калган кар сулары тирәсендә уйнап, аннан ары китеп, «Әче асты» дигән әрәмәлек буенда язның беренче чәчәкләреннән булган кәҗә сакалы, кәккүк башы кебек чәчәкләрне җыеп, кузгалак, юа кебек үләннәрне эзләп, кош оялары карап, аларның берсен – беребезгә, берсен беребезгә билгеләп үткәрә торган идек. Авылның үзебезнең яктагы кырлары, андагы агачларның һәрберсе безгә таныш иде. Без чирәм өсләрендә көн саен уйный, ул агачларның күләгәләрендә һәр көн утыра идек. Ул агачларда кычкыра торган кәккүкләр, ул таллар арасында сайрый торган сандугачлар безне шатландыралар иде. Алар безгә үзләшеп беткән кебек якын һәм дус тоелалар иде.

Җәй якынлаша төшкәч, кыр һәм болыннар яшел хәтфә кебек үләннәр белән түшәлеп беткәч, без тагын да еракка – Җилем буйларына, андагы «Иштуган тамагы» дигән җиргә балык тотарга, кармак салырга бара идек. Анда шомырт чәчәкләренең астында уйнап йөри, шундагы балыкчы куышында хәл җыеп ята, балыкчының улы белән балыкларны пешерә, шулай итеп, көн узганын белми дә кала идек. Көн буе югалып йөргән өчен әти дә, әни дә орыша торган булсалар да, аларның бу орышлары зәһәрле, йөрәк әрнетә торган әсәр калдырмый торган иде.

Сабан вакытында ат башында йөреп тырма тырматулар башта күңелсез кебек тоелса да, бара торгач, аның үзендә аерым бер ләззәт, рәхәтлек сизелә башлый иде.

Мин печән вакытында, чүмәлә тарттырып кибән куйганда, атның камыт бавына тагылган озын арканны сөйрәтеп чабарга бик ярата идем. Малайлар белән чабышып, сөйрәлгән арканнарга атларны бастырып арканны өздерүләр булса да, моның өчен зурлар тарафыннан сүзләр ишетсәк тә, бу кызыкны ташлый алмый торган идек.

Әз генә форсат чыгу белән җиләк җыярга китүләр, агач арасына кереп, карлыган, шомырт җыюлар бигрәк күңелле иде.

Урак вакыты, урак уруларда безнең өчен матурлык юк иде. Ул инде яз һәм җәй башы уеннарына чик биргәнгә күрә, безгә күңелсезрәк күренә иде. Шулай да санап, тарап куйган кебек йомшак ашлыкларны жит-жит иттереп, мул-мул тавышлар чыгарып уруда күңеллелек сизелә торган иде.

Умарта кортлары бала аера башлагач, авылдан бер-ике чакрым җирдә булган умарта бакчасына барып көн үткәрү, күчләрне җыюда, агач башларына сарган күчләрне тубалга тутырышуда әтигә ярдәм итүләр тагын да күңелле иде. Андагы кабыктан ясалган куыш, аның тирәсендәге коры умарталар, читлек, күзлек, тубал кебек нәрсәләргә без ияләшеп беткән идек. Без анда көннең ничаклы тиз үткәнен сизми дә кала идек.

Көзнең үзенә башка матурлыгы бар иде. Бакча җимешләре өлгереп, безне үзенә тарта, без булган акчаны базар көненә саклап, ул нәрсәләрне алып кайтуны зур бәхеттән саный идек. Көз көннәренең иң кызыклы уеннарыннан булган чәкән-шар сугу бик күңелле була иде. Очып килгән шарның башка килеп тиюе, тәгәрәп килгән шарның аякка тиеп яңгыратуы да безне куркытмый иде.

Су өсте боз белән капланган көннәрдә, битләрне кытыклап торган җиңелчә салкыннарда көзге кебек ялтырап торган боз өстендә уйнаулар бигрәк тә күңелле була торган иде.

Бу яз мине шатлык белән каршы алмады. Мин дә, энем дә каты куллы җиңги кулында идек. Абзый күп вакытта өйдә тормаганга күрә, өйдә торса да, һәрбер эштә җиңги сүзен дөресләгәнгә, без җиңгинең зәһәрле күз карашы астында изелергә, аның ишарәсеннән башка һичбер нәрсә эшләмәскә мәҗбүр идек. Без, элекке кебек, теләгән чакта уйный алмый, иптәшләрнең уйнауларын читтән генә карап тора башладык. Форсат тапканда уенга катышып китсәк тә, шунда ук «Кайтыгыз, башбаштакланып йөрмәгез!» дигән тавышны ишетә һәм шунда ук кайта идек.

Бара торгач, мин карышу юлын тота башладым. Моның җәзасы буларак кайвакытта икмәксез, ашсыз калсам да, абзыйдан – каты сүзләр, җиңгидән «Ятим бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, ятим бала асрасаң, авызың-борының… булыр» дигән сүзне ишетсәм дә, мин инде алай бала гына түгел, мин үсеп килгән, яхшы укып йөргән бер шәкерт… аның сүзләренә әһәмият бирмәскә тели башладым.

Энемнең хәле миннән дә начаррак булса да, мин аны бик кызгансам да, бернәрсә дә эшләп булмый иде.

Язгы сабан кергәч, абзый, барыбер тик йөрисең, дип, мине үзебезнең авылның Кәлимулла дигән бер крәстиянгә сабанга бирде. Ул заманда хәзерге кебек җыйнак тимер сабаннарның исеме дә юк, һәркем, зур һәм авыр булганга, агач сабанга дүрт ат җигеп, җирне шуның белән сөрәләр иде. Мин ат башында йөрергә һәм шул атларны карарга тиеш идем.

Сабанны арбага салып, бер атны җигеп, калганнарын җитәкләп, Кәлимулла агай белән кырга киттек. Анда баргач, дүрт атны җигеп, мин төпкә җигелгән бер атка менеп, алдагы атларның дилбегәләрен тотып, сабан сөрергә керештек. Бердән, сабанның көйсез булуы, икенчедән, дүрт атның икәвесенең яшь булып, сабанга өйрәнмәгән булулары безнең эшне чиксез авырлатты. Атлар төрлесе төрле якка тарталар. Сабан җиргә керми, читкә тайпылып чыга. Шуның ачуыннан Кәлимулла агай карлау белән атларның кирәкләрен бирә, миңа карлау белән җибәрә. Авызга алмаслык сүзләр белән сүгенә. Тик икенче көнне генә эшләр рәтләнеп китте. Мин бер чирек дисәтинә тары өчен унбиш көн эшләп, сабан беткәч, тагын үзебезгә кайттым.

Бердән, өйдә икмәк ягы бик такыр булганга, икенчедән, әз генә тик торсаң да «эшләп ашагыз» дигән сүзне ишетергә туры килгәнгә, энемне ияртеп, тал кабыгы суярга йөри башладым. Иртә үк китеп, көн буе тал суеп, кояш түбәнәйгәч кенә, суйган кабыкларыбызны алып кайта, тал җыючы рус баена потын сигезәр тиенгә бирә идек. Унбиш-егерме тиен акча алып, шуның биш-алты тиененә күмәч алып, калган акчаны абзыйга, ул булмаса, җиңгигә тапшыра идек. Бу эш бер ай чамасы дәвам итте. Чытыр арасында йөри торгач, безнең ыштан-күлмәкләр дә тузып бетте.

Чит җиргә эшкә киткән абзый кайткач кына, бераз иркен тын алдык. Ул миңа да, энемә дә яңа түбәтәй һәм күлмәклек алып кайткан иде. Шушы ике яңа кием шатлыгыннан безнең бәйрәм дә күңелле үтте. Ул өйдә булгач, безнең өстәге гадәттән тыш авыр булган нәзарәт[45] тә бераз йомшый төште. Ул өйдә булганда, уйнарга да вакыт табылды. Ләкин бу шатлык тагын да озакка сузылмады, бу абзый бу ел көзгә солдатка каралачак булганга күрә, солдатка китеп калсам-нитсәм, акча кирәк булыр, дип, шуның өчен акча җыюны лязим[46] күреп, ун-унбиш көннән соң тагын да эшкә китте. Без тагын борынгыча ага-җиңгәй кулында калдык.

Мин хәзер тизрәк көз җитүен тели, көз җиткәч тә, уку сылтавы белән мәдрәсәгә таюны өмид итә идем. Анда миңа ирек, якты тормыш ялтырап күренгән кебек була, анда миңа әллә нинди бәхет кочагын җәеп каршы алырга торган кебек күренә иде. Ирексез тормышлы җәйдән салкын кыш артык сизелә иде.

Ләкин әле көз түгел, печән өсте яңа керде. Эш кызды. Энемне ат башында йөрергә, мине печән җыярга чакыручылар күбәйде. Шулай итеп, без кадерләнеп киттек. Ул һәр көн ике-өч тиен акча белән бер-ике йомырка алып кайта. Мин һәр көн унбиш тиен акчаны сугып кына торам. Агай һәм җиңгәй белән үзебезгә печән эшләүдән тыш, печән беткәнче, биш сум акча эшләдем. Әлбәттә, аның яртысын абзый алды. Калганын җыеп куйдым. Акча өстенә печән өстендә энемнең дә, үземнең дә тамак бик тук булды. Ашау турысында җиңгәйгә ялыныч калмады. Әлбәттә, эш бик җиңел түгел. «Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә кулың кулга тимәсен, алкый-салкый йөрергә ярамый!..» – бик ныклап эшләтәләр. Эш авыр булса да, матур тугайда эшләү күңелле…

Урак вакыты җитте. Абзый Җилем русы дигән авылның бер баеннан кыш көне, җәйгә урак урырмын дип, берничә пот он алдан алып куйган икән. Урак җитү белән, теге юан рус килеп җитте. Минем абзыйда алдашу юк иде. Шуның өчен бер дә сүзсез өйне бикләдек тә, арбага әйберләрне төяп, уракка киттек. Анда безгә кунып-ятып урырга, караңгыдан башлап караңгы төшкәнче эшләргә туры килде. Тик атнасына бер көн – базар көнне генә авылга кайта идек. Шулай рус ашлыгын урып, урак өстен үткәреп җибәрдек. Үзебезнең ярты дисәтинә тарыны иң соңыннан урып-сугып алдык. Хәзер кырда эш бетте. Авылда – ындырда ашлык сугу гына калды…

Чит авылда икенче кыш

Көз җитте. Кошлар җәнүб ягына – җылы якка китә башладылар. Кыр казларының кыйгак-кыйгак кычкырып үтүләре, торналарның ике чатлы булып кычкыра-кычкыра китүләре миңа ничаклы тәэсир иткәнен әле дә оныта алмыйм. Әле дә мин, аларның шулай очуларын күргән вакытта, шул заманнан калган тәэссор аркасында, күземә яшь килгәнен сизми дә калам.

Мин аларның ирекле рәвештә, үзләре теләгән якка очуларын күреп кызыга идем. Аларның бәхетләрен көнли, шулар кебек булуны, шулай чит илләргә китүне тели идем.

Көзнең соңгы көннәре дә җитә башлады. Күк йөзендә салкын болытлар йөзәргә кереште. Ләкин мин һаман китә алмый идем. Былтыргы бишмәт тузган, былтыргы пима тишелгән, оекларның табаны кырылган иде. Алай-болай йөри торгач, бу искеләр ямалды. Абзый, ике тәңкәгә төшереп, җилән тектереп бирде. «Урак урган хакымны бирмәделәр дип рәнҗемә» дип, ул җиләнне эш хакына куйды. Үземнең ике тәңкә акчаның беразына күлмәк алдым. Калганына аяк киеме рәтләдем. Мине үткән елгы кебек хәзерләп озатучы булмаса да, алай-болай хәзерләнеп, авылдан ычкындым.

 

Бердән, үткән ел бу мәдрәсәдә торып өйрәнгәнгә, икенчедән, өйдә энемнән башка мине сагынып яки мин аларны сагынып торырлык кеше булмаганга, быел мәдрәсә ямьсез күренмәде. Ул, мине кочаклап алган кебек, җылы тоелды. Аның һәрнәрсәсе миңа якын күренде. Мин барганда, кар яумаган, мәдрәсәдә шәкертләр әз иде.

Мин өйдә калган уеннарның казасын монда үти башладым. Шәкертләр рәтләп җыелып бетмәгәнгә, хәзрәт көзге кунакка йөрүдән бушанып өлгермәгәнгә күрә, сабакка төшү дә ике-өч атнага кичекте. Баштарак азыкның әзлеге, акчаның юклыгы күзгә күренмәде.

Алып килгән азык бер атнадан соң бетте. Азык алырга кайтуның мәгънәсе булмаганга, аның артыннан йөрү бушка гомер уздыру булганга күрә, анда да кайтмадым. Шулай да бу атнада бер арыш икмәге белән дүрт-биш кадак тары ярмасы килде. Икенче атнада үзем кайтып, шул микъдарда азык алып килдем. Өченче-дүртенче атналарда, «инде үлдем» дигәндә, берәр икмәк килеп, эчкә җылы кертте.

Барган саен, көннәр салкынайды. Карлар яуды. Коры бишмәт белән генә авылга кайтып килүгә мөмкинлек бетте. Аннан да мине искә төшерүче, азык җибәрүче булмады. Тик онытылганда бер берәр икмәк белән бераз тары ярмасы килә башлады.

Бүген ач кунылды. Икенче көнне шәкертләрнең – танышларның калган ашларын ашап, шуның белән көн үтте.

Мәдрәсәдә торырга бер дә рәт калмагач, азык алып килү теләге белән өйгә кайттым һәм азык алырга кайтуымны сөйләдем. Абзый: «Бер дә рәт юк бит әле. Әллә быел укуыңны ташлап торасыңмы?» – дип, ипле җавап бирсә дә, җиңгәй: «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың. Шул уку җитәр инде. Синең кебек малайлар, байга кереп эш эшләп, акча табалар!» – дип, мәсьәләне ачык куйды. Ләкин абзый: «Хәзергә барсын, укысын әле», – дип әйткәннән соң, миңа ике арыш икмәге, бераз ярма, әз генә чәй белән шикәр биреп озаттылар.

Моннан соң мин дә өйдән тәмам туенып торырлык азык көтеп торуның файдасызлыгын белдем.

Быел без сарыфны Әхмәтгәрәй исемле шәкерт белән (Таеш исемле авылның бер байның баласы иде) бергә шәрик[47] булып укый башласак та, ул миңа иярә алмаганга күрә, хәзрәт аны сарыф укудан туктатты. Мин тагын үзем генә укый башладым. Сарыфны миңа Фазлеттин хәлфә укытса да, атнасына бер-ике рәт хәзрәт үзе дә чакырып алып тыңлата, бигрәк тә бай шәкертләрнең аталары килгәндә, «Мәҗит килеп, сабагын тыңлатсын әле» дип, миннән фарсыча игълалны[48] ятка укыта иде. Мин, хәзрәт каршысына утырып, күзләремне йомып, «зарәбә-язрибә»нең игълалын укырга керешеп китәм. Ятка игълал уку иң азында ярты сәгатьләргә сузылып, мин укыганда, хәзрәт рәхәтләнеп елмаеп утыра, кунаклар хәйран калып торалар. Укып беткәч, хәзрәт:

– Тырышасың икән, рәхмәт! – дип рәхмәт укый.

Кунаклар:

– Ходай бу балага тел ачкычы биргән икән… Бу кем баласы? – диләр.

– Җилем-Каранның Нури мулла угылы, бик тырыш бала. Хәзер ятим… – ди.

Мин, зур Сабан туенда алдан килгән йөгерек кебек шатланып, урыныма китәм. Теге кунакларның кайберәүләре миңа биш-ун тиен сәдака биреп куялар.

Шулай минем уку ягы яхшы, азык мәсьәләсе барган саен авырлашты. Әкренләп эш эзләргә, үзләре буй булып та, тик йөрергә ярата торган шәкертләрнең самавырларын куярга, ашларын пешерергә туры килә башлады. Шулай итеп, аларның калган чәйләрен, калдык ашларын ашап көн күрергә керешелде. Башта бу эшләрне уңае килгәндә генә эшләп килсәм дә, бара-тора рәттән эшләргә, шул хезмәтләрне көнлек хезмәтләр җөмләсеннән лязим бер эш итеп алырга туры килде.

Моның өстенә төрле бәхәсләр дәфтәре «Әмали»[49], «Кафия»[50] кебек нәрсәләр язып бирергә дә заказ кабул итә башладым. Уналты битлек берәр нәрсәне ун тиенгә яки ярты икмәккә, булмаса, өч чынаяк өсте ярма яки берәр чирек чамасындагы май бәрабәренә язып бирә идем. Бу кәсеп шәп булса да, бердән, вакыт табуы кыен булганга, икенчедән, мин хәзер мөстәкыйль урын ишгаль итүдән[51] мәхрүм ителеп (чөнки төрле кешегә хезмәт иткән ярлы шәкертләргә урын бирелми иде), җәмәгать сәкесендә торганлыктан, утырып язарга урын таба алмаганга күрә, бик күп уңайсызлыклар күрергә туры килә иде. Күп вакытта, берәрсенең лампа яктысыннан файдалану уе белән аларның өстәлләренә якынрак барып утырсаң, куып җибәрәләр иде. Бу эшкә намусланырга, кемгәдер ачуланырга теләсәм дә, кулдан килер чара булмагач, тәкрар мич буена – үзебезнең самавыр куеп йөрүче ярлы малайлар янына килеп, шулар белән бергә, түшәмдәге җәмәгать лампасыннан төшкән яктылыктан файдаланырга туры килә иде.

Быел утыз тиен җәмәгать акчасын түләү мәсьәләсе бик авыр булды. Аны түләү өчен, әллә ничаклы нәрсә язарга туры килде.

Тырышып укуның, күп язу өстенә башкаларда эшләп көн күрүнең авырлыгы, бара торгач, файдалы булып чыкты. Беркемнән дә яшерен булмаган минем авыр хәлне һәм тырышып укуымны дикъкать итеп барган Сафа хәлфә мине үз янына алды. Аның урыны иркен булганлыктан, минем өчен бик яхшы булды. Аның өстенә монда эш тә әз иде. Ул, шушы Үтәш авылыннан булганга, ашны өйгә кайтып ашый. Мин аңа көненә ике-өч рәт самавыр гына куя идем. Ул мине чәй эчәргә дә үзе белән бергә утырта иде. Бу кешенең миңа булган яхшылыгын мин әле дә тәкъдир итәм, һич оныта алмыйм.

Быел көз минем бәләкәй абзый солдат хезмәтенә алынды. Аны озатып калу өчен, мине махсус килеп алдылар. Быел безнең авылдан бер дистәдән артык егет солдатка алынган иде. Алар, бер ай буенча авылда йөреп, китәр көннәрне бигрәк тә кызыклы вакыт үткәрделәр. Берсеннән-берсе таза булган бу егетләр билләренә кызыл билбаулар буып, бүрекләрен кырын салып, урам буйлап җырлап һәм гармун уйнап йөргәндә, картлардан башка кешеләрнең исләре китә, аларның йөрүләренә хәйран кала торганнар иде. Китә торган көнне пар-пар атлар җигеп, һәрбер чанага өчәр-дүртәр кеше утырып, туган һәм танышларына барып күрешеп йөрүләре, бер җирдән икенче җиргә барганда җырлап гармун уйнаулары бигрәк тә күңелле, шуның белән бергә бик моңлы булып күренде. Алар авылдан чыгып киткән сәгатьләрдә бөтен авылда җанлылык кайнап торды. Аларның якыннары, аларның сөйгән кызлары – һәммәсе-һәммәсе башка вакытларда булмаган рәвештә озату хәзерлеге күрделәр. Бүген әллә ничаклы аналарның күз яше түгелде. Әллә нинди сүзләр, вәгъдәләр бирелде. Аларның шул рәвешле тантана белән китүләрен күрү алар кебек булырга кызыктыра, күңел шулар белән китүне тели иде. Болар, авылдан киткәндә, берничә пар белән берьюлы чыгып киттеләр. Аларның җыр һәм гармун тавышлары беразга чаклы ишетелеп торды. Алар авылдан чыгып киткәч, авылда ямь һәм матурлык бөтенләй беткән кебек булып күренде. Һәркемнең, бигрәк тә аларның якын туган һәм сөйгәннәренең йөзләрендә кайгы әсәре чыкты. Авылда тынлык һәм борынгы моңлы хәят башланды. Шушы хәлне күргәч, мин дә тизрәк Үтәшкә барып, борынгыча торуны уйлап, мәдрәсәгә киттем.

Ул абзый да киткәч, миңа өйдән азык-фәлән килү тагын да сирәкләнде. Онытылганда бер әз-мәз нәрсә килсә дә, алар да рәтле булмыйлар иде.

Укуым борынгыча, шул заманга караганда шәп барды. Быел язга чаклы сарыфны укып чыктым. Яз якынлашып, кар эри башлау белән, мәдрәсәдәге шәкертләр таралып беттеләр. Мин, өйгә кайтуны уйламый, һаман шул Сафа хәлфәгә самавыр куеп тордым. Мәдрәсәдә шәкертләр таралып беткәннән соң, берәр ай торгач, Сафа хәлфә дә үз эше белән өенә кайтты. Мәдрәсәдә ялгыз яту мөмкин булмаганга күрә, мин авылыма кайтып киттем.

1895 елның җәй көннәре авылда эшләү белән үтте. Тик кайбер көннәрдә генә Идел[52] яки Җилем суы буена кармак салырга барып, андагы матурлык эчендә үткәрә идек.

Көз булгач, тагын да шул Үтәш мәдрәсәсенә барырга, тагын да шул ук бертөрле тормыш белән торырга, шул ук рәвештә тамак туйдыру ягын карарга туры килде. Быел нәхүдән «Кавагыйдел-игъраб» ны укып чыктым, 96 нчы елның башындарак «Тәркиб» кә[53] төшеп, май башларында авылга кайттым.

Хәзер мин бераз үсә дә төшкәнгә, икенче яктан караганда, шул караңгы вакытның үзенә күрә ару гына укып йөри торган шәкертләре җөмләсенә кергәнгә күрә, борынгы артык кысынкылыктан бераз ычкынып, үзем мөстәкыйль йөри башлау дәверенә кердем. Шуның белән бергә безнең өй эчендә миңа урын, җылы почмак юк кебек тоела иде. Үзебезнең көнкүреш эшләре бик түбән булып, аны эшләү бик тиз беткәнгә күрә, быел да башка кешеләргә ялланып урак урырга керештек. Шундый эшләр белән йөри торгач, җәйнең үткәне сизелми дә калды.

Мин, буш вакытта булсын, эш белән булсын, кырда, урманнарда йөрүне ярата торган идем. Форсат булганда, Җилем буена, Кызыл Яр асты дигән урыннарга кармак салырга китә идем. Андагы матур яр башларында йөрүләр, агач асларында утырып хәл җыюлар, андагы төрле кошларның сайрауларын тыңлаулар җанга – шатлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган иде.

Безнең тирәдә урман шәп булганга күрә, урманда йөрергә өйрәнгән идем. Быел җәй авыл хуҗалыгы эшләрен эшләү өстенә абзый һәм башка берничә кеше белән Инҗәр буена, ниндидер бер рус баеның җиренә салабаш төшерергә[54] бардык.

Озыннар исемендәге авылдан 15–20 чакрым җирдә булган, чиге күренмәгән, шәм кебек булып үскән матур юкә урманы сокланып карап торырлык иде. Абзыйлар шул озын һәм юан юкә агачларын бер дә кызганмый кисеп аударалар һәм, тагын да уртага кисеп, кабыкларын төшерәләр иде.

Мин алар төшергән зур юкә кабыкларын, ике тәртәдән гыйбарәт агач өстенә салып, су буена китерә идем.

Абзыйның агач кисә торган иптәше кыска гына гәүдәле Миһран исемендәге кеше булып, бу минем өчен бик начар булып чыкты, һәрвакыт мине «булдыксызлык» һәм эштә йомшаклык белән гаепләп, абзыйны котырта, алар икәүләп миңа ачуланалар иде. Һәрбер юлсыз куе агачлык арасыннан шундый авыр кабыкларны китерү бик авыр була, төрле борылмада агачларга эләгеп, кабыклар тәртәдән ычкыналар, мин, боларны күтәреп сала алмаганга күрә, аларны чакырырга мәҗбүр булам. Бер яктан, кигәвен һәм черкиләр чиксез күп булганга, атны тыеп булмый, йөзәрләгән кигәвеннең берьюлы талауларына чыдый алмый, ат тыпырчына, качарга уйлый. Менә шул авырлыклар мине тиргәтергә сәбәп булалар.

Без, бу газаплы эшне өч атна чамасы эшләп, авылга кайттык. Күпме акча алганнардыр, ул як миңа караңгы калды.

96 нчы елның көзе җитте. Мәдрәсәгә барыр вакытлар якынлашты. Миндә бу җәйнең башыннан ук читкә китеп уку, Үтәштә ятып гомер әрәм итәргә ярамау фикере башта йөри иде. Мин инде Кыешкы дигән авылда бик мәшһүр мәдрәсә барлыгын, Уфада икенче төрле – яңа укытулар белән укыта башлаганлыкларын ишетеп белгән идем. Шул фикерләр буенча ничек кенә булса да шул мәдрәсәләрнең берсенә барырга карар бирдем. Ләкин минем алдымда ике эш бик зур манигъ[55] булып күренәләр иде: берсе – кулда бер тиен дә акча һәм өстемдә рәтле кием булмау; икенчесе – хәзергә чаклы үзеңне укыткан хәзрәтнең рөхсәтен алу. Ул вакытта үзеңне укыткан остазның рөхсәтеннән, аның фатихасыннан башка икенче мәдрәсәгә китү хәрам иде, ярамый иде. Бигрәк тә мин әтинең укырга җибәргән вакытта әйткән сүзләреннән, аның «Хатыйп хәзрәттә укып кеше булып чык, аның рөхсәтеннән башка бер карыш та читкә чыкма!» дигән васыятеннән чыгарга курка идем. Хәзрәттән рөхсәт сорап мәшәкатьләнүнең бушка китүен мин бик яхшы белә идем. Ул гаять кызу кеше булып, безнең тирәдә үз сүзен закон итеп йөрткәнгә күрә, аның алдында рөхсәт сорарга җәсарәт[56] итү дә мөхальнең[57] берсе иде. Ләкин минем күңелемдә урынлашкан читкә китү уе бу манигъларның һәммәсен дә җиңәргә тиеш булып күренә, шуңа карап, мин мотлак китәргә тиеш дип уйлый идем.

 

Бу хакта күп уйладым. Бүрегем белән күп киңәш иттем. Ниһаять, ни булса да булыр дип, хәзрәтнең рөхсәтеннән башка китәргә, кием һәм акча юклыкка карап тормаска карар бирдем. Читкә китүемне абзыйга да әйтмәскә уйладым. Чөнки аның да бу эшкә каршы төшүе, минем чит җиргә китүемә манигъ булуы мәгълүм иде. Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә, үз иркем белән йөрергә тиеш идем. Шул карарны биргәннән соң, китәргә күңел беркетеп, форсат көтә башладым.

1896 елның сентябрь башлары иде. Мин, югарыдагы карарым буенча, аяз һәм матур беркөнне кулъязма «Тәркип» белән дәфтәрләремне, тагын бер-ике китабымны яшереп кенә капчыкка тутырдым. Кулда булган унбиш тиен акчаның биш тиененә бик шәп, өр-яңа чабата алып кидем. Иске җиләнемне киеп, кызыл башлы тастымал белән билне бәйләдем. Чабатадан калган «ун тиен көмеш» акчаны капчык төбенә җибәрдем. Юлда эчеп барырга чәй-шикәр, ашарга икмәк эләктереп булмады. Ул нәрсәләрнең минем өчен артык кирәге дә юк иде. Чөнки мин бүген 12 чакрым җирдә булган авылдагы апа тиешле кешегә барып кунарга, аннан соң, икенче көнне, 25 чакрым жирдәге Олы Күл авылындагы бертуган апама барып кунарга туры килгәнлектән, миңа икмәк һәм чәйнең тиз генә кирәге юк иде. Аннан ары тагын юнен күрермен, дидем.

Хәзерлек тәмам булганнан соң, капчыкны култык астына кыстырып, беркемгә дә белдерми, ындыр артына чыктым. Аннан урап, авылның икенче башында тора торган, әти белән бертуган Кәримә исемле апама кердем. Мин аны никтер якын күрә идем. Ул миңа һәрвакытта җылы йөз күрсәтә, күңелендә булган апалык мәхәббәтен изһар итә[58], минем янган күңелемне үзенә җәлеп кыла торган иде.

Ул мине капчык тоткан, билләр буып юлга хәзерләнгән бер хәлдә икәнемне күрү белән аптырап китте булса кирәк:

– Балам, кая китәргә хәзерләндең? – диде.

Мин үземнең, качып, читкә, Уфага яки Кыешкыга мәдрәсәгә баруымны сөйләдем. Ул, әлбәттә, каршы төшмәде. Тиз генә урыныннан торып, ярты икмәк белән бераз гына чәй-шикәр китереп, минем капчыкка салды.

Мин, анда озак утырмый, апам белән исәнләшеп чыгып китү юлын карадым. Ул мине кочаклап үпте дә, күзләрендә яшь булганы хәлдә:

– Хәерле булсын, балам, – дип күрешеп, озатып калды.

Апалар янындагы тыкрыктан тагын да ындырлар артына чыгып, Уфа ягына китә торган олы юлга барып төштем. Үзебезнең авылның кырларын, әрәмәлекләрен үтеп китү, алардан аерылу бик кыен төсле булды. Мин бит бу кыр, бу басуда сабан сөргән, тырма тырмалаган, утаулар утап, ураклар урган идем. Мондагы җир өсләре, алар арасыннан үткән вак-вак юллар, тар сукмакларның һәрберсе миңа таныш иде. Бу әрәмәлекләрнең һәрбер өемендә дип әйтерлек йөргән, аларның җимешләрен җыйган, алар арасында хәл җыеп утырган идем. Ат белән куна барган вакытларымда, бу тирәләрдә кунып, малайлар белән җырлашкан яки үзем генә калып, ялгыз җырлаган чакларым күп булды. Бу агачлыкларның һәммәсе дә миңа якыннар, кечкенә вакытымда ук миңа танышлар иде. Әнә теге зур ялбыр каенның астында бервакытта җырлап утырган идем, әнә теге әрәмәнең уртасында утырган зур юкә агачына без үткән ел умарта күтәргән идек. Әнә теге имәннең астында мин күңелсезләнеп утыра-утыра елаган идем. Анда әти белән әни үлгән елның җәй көнендә күп вакытлар була торган идем. Әнә теге бик ерактан күренеп утыра торган зур тирәкне без бөтен тирә-якның иң зур агачы дип мактый идек. Мин аның шулчаклы юан, шулчаклы озын, мәһабәт булуына кызыга идем. Менә бу кечкенә күлне без төпсез дип атый, аның янына барудан саклана идек. Әнә теге «Акчарлак буе» дигән озын сазлыкларның озын камышлары арасында аждаһа еланнары бар дип йөргәнгә, ялгыз-ярым түгел, бер өер булсак та, аның янына барудан саклана идек. Шуларның яннарыннан үткәндә, күңелем нечкәрә бара, мин аларга моңланып караган саен, алар миңа каршы әллә ниләр сөйләгән кебек була иде. Мин боларга бер генә түгел, кат-кат карыйм, караган саен, башка төрле бернәрсә укыйм, мин аларны кызгансам, алар мине кызганган кебек булып күренәләр иде.

Үз авылыбыз җиренең чиге булган «Күк ял» дигән җиргә җиттем. Монда безнең үзем белгәннән бирле чабып килгән чабынлыгыбыз бар иде. Монда быел гына бик зур итеп кибән куйган идек. Монда җиткәч, шушы кибән янында хәл җыярга утырдым. Бу җирдән безнең авылның мәчет манаралары гына күренә иде. Без бу җирдә, әти бар вакытта да, печән җыеп, кибәннәр куя торган идек. Шуларның барысы да күз алдына килде. Үткән вакытлар, андагы хәрәкәтләр, эшләгән эшләр – һәммәсе гәүдәләнде. Күңел нечкәрде. Япа-ялгыз китеп баруымны уйладым. Мине озатып калучыларның юклыгы, алга алган юлымда ялгыз баруым күз алдыма килде. Бу юл авыр да, җиңел дә кебек булып тоелды. Мин, бу җирдән торып китә алмый, соңгы мәртәбә исәнләшү сүзләрен әйтергә батырчылык итә алмый, байтак утырдым. Кояш та яхшы үк түбән төшкәнен, алда бик зур кара урманны чыгарга кирәк икәнен, бүген барып куна торган авылга сигез чакрымнар чамасы җир барлыгын, Идел аркылы чыгып китәргә тиешлеген уйлап, урынымнан тордым да, артыма бик сокланып бер карап алганнан соң, алга таба атлап киттем.

Алдымда «Мәндем урманы» дигән урман тора иде. Бу урманда караклар тора, имеш, алар ялгыз-ярым йөргән кешеләрне, үзләре янына алып, караклыкка өйрәтәләр, имеш, дигән сүзләр бик күптән башка сеңдерелгәнгә күрә, мин бу урманны исән-сау үтүдән өмет өзеп киттем. Өч-дүрт чакрымга сузылган бу урманны чыккан вакытта, бөтен көч белән алга киттем, һәр минут саен артка, уң һәм сулга карый идем. Куе агачлар арасында кемнәрдер күренеп калган кебек була, алда кеше көтеп торган кебек булып тоела иде. Күпер тирәләре бигрәк тә хәвефле булып, аннан үтү бигрәк тә куркыныч иде.

Төрле уйлар белән янып-пешеп йөгерә-атлый торгач, Идел буена якын зур, бик зур болынга барып чыктым. Үлемнән котылган кеше кебек, иркен тын алып, хәл җыярга утырдым.

Их, матур соң бу болыннар, киң тугайлар!.. Монда нинди тынлык, нинди матурлык!..

Мин, бу киң тугайда тирә-яклардагы төрле агачларга, алар өстенә төшкән көзге кояшның яктысына карап утыра торгач, үземнең иркенлеккә чыгуымны, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары, торналар кебек читкә китүемне уйлап шатланып киттем.

Шул уйлар белән гайрәткә килеп, урынымнан тордым да тагын алга атладым. Әз генә баргач та, артымнан арба тавышы ишетелде. Гади арбага пар ат җиккән бер кеше бик шәп итеп артымнан килеп тә җитте. Аңа юл биреп калыр өчен, юлдан читкә чыктым. Ул, минем турыга килеп җитү белән, атларын туктатып:

– Әй, егет кеше, кая барасың? – дигән сөальне бирде.

Мин үземнең укыр өчен Уфага баруымны сөйләп бирдем. Ул, бер дә икеләнеп тормый:

– Әйдә, утыр менә монда, мин дә Уфага барам. Булмаса, үзеңне пар ат белән алып барып ташлыйм, – диде.

Мин, бер сүз дә әйтми, шунда ук сикереп, арбага менеп утырдым. Калага баргач атларга ашатырга дип алган печән өстенә утыргач селкенеп куйдым. Ул мине сораша башлады. Минем әтине белә икән, бер яктан безгә кода булып чыкты. Бу безгә 12 чакрым җирдәге Бурлы авылының байларга йөк ташый торган бер кешесе икән. Үзе бик егет сымак күренә. Мине утырткач, атларына чыбыркысын селтәү белән, атлар шәбәеп киттеләр. Ике туры ат җилдерәләр генә!..

Шунда ук Иделгә җиттек. Иделне паром белән чыктык та тагын киттек. Юлда үземнең бертуган апам торган Олы Күл авылына да туктамый үтеп киттек. Кайсыдыр бер авылда кунып, иртәнгесен төш уртасында Уфага да барып кердек…

«Уфа каласы» дип, авыз сулары корып сөйләгән Уфалары шушы икән!.. Чынлап та, искитәрлек зур. Мин монда кереп, урам буйлап бара башлагач, өйләрнең зурлыкларына, матурлыкларына, урамнарда йөргән кешеләрнең күп һәм һәммәсе дә яхшы киемнәр киенгән булуларына аптырап киттем. Юлда килгән чакта, бу агайның атлары да лачын кебек киләләр иде. Монда килгәч, безнең атлар кеп-кечкенә төсле күренделәр, хәлсезләнгән сымак булып калдылар. Шәп атлар безне уңнан да, сулдан да узалар да китәләр. Без әкренләп кенә бер урам белән һаман югары менүдә дәвам итәбез. Ничаклы барсак та, урамның башына чыгып булмый. Мин матур йортларга, урамның ике ягыннан сузылган исәпсез күп тимерчыбыкларга карап барам, йортларның тәрәзәләрен, чыбыкларның ничә рәт икәнлекләрен саныйм.

Бик күп барганнан соң, сул якка борылып, бер катлы йортның ишегалдына барып кердек, теге кеше атларны тугарып бәйләде дә, мине чәй эчәргә алып кереп, ак калач белән бик шәпләп сыйлады. Чәй эчеп бетү белән, бу кеше үзенең эшләре артыннан базарга чыгып китте. Мин, аның белән күрешеп, рәхмәт әйткәннән соң, «Госмания» мәдрәсәсен эзләп чыгып киттем.

Әй барам, әй барам, кая барганымны, кайсы урам белән барырга тиеш икәнен үзем дә белмим. Урамдагы кешеләр руслар да рус хатыннары кебек булганга күрә, сорар кеше дә тапмыйм. Бара торгач, шәһәрнең бер ачык мәйданына (хәзерге көнне 2 нче кызлар гимназиясе булып, соңгы вакытларда рабфак булган урын; ул вакытта бу бина бөтенләй юк иде әле) барып чыктым. Шушы җирдә бер мөселман агайны очратып, мәдрәсәи «Госмания» не сораштым. Мин бөтенләй кире якка киткәнмен икән. «Госмания» артта калган икән. Бу кеше миңа юл өйрәтте. Аның күрсәткән урамы белән тагын да түбән таба карап төшеп киттем.

Әй барам, әй барам!.. Бара торгач, бик зур бер бакчага барып чыктым. Бу бакчага, рәттән тезелеп, эре каеннар һәм юкә агачлары утыртылган иде. Бакчага керергә курыктым да бакча буйлап тагын түбән төшеп киттем. Бераз баргач, уртасына агачлар тезелеп, бакча утыртылган урамга барып кердем. Бакчаның уң ягына төшеп, таш җәйгән канау буеннан бара идем.

Эш харап!..

Нәкъ миңа каршы яктан Хатыйп хәзрәт килә!.. Ул мине күрә калса, ай-ваема куймый алып кайтуында һичбер шик вә шөбһә юк. Калтырап төштем, артка йөгерергә уйладым, күреп калуыннан курыктым. Каршы барып булмый. Инде нишләргә кирәк?.. Ара бик якынлашып килә. Алай-болай карандым да, алдымда торган канау аркылы салынган күпернең астына кердем дә киттем. Минем бәхеткә каршы, бу канау тирән, күпер асты киң һәм коры иде. Күргән кешеләр нәрсә уйлаганнардыр, анысы миңа мәгълүм түгел; әмма үземнең башка мондый зур гакыл килеп төшүенә һәм теге хәзрәтнең каты кулыннан котылуыма бик шатландым.

45Нәзарәт – күзәтү.
46Лязим – тиешле.
47Шәрик – сабакташ.
48Игълалны – русча әйткәндә, склонение була. – М. Гафури искәр.
49«Әмали» – китап исеме.
50«Кафия» – китап исеме.
51Мөстәкыйль урын ишгаль итүдән – аерым, берүзенә бер урын биләүдән.
52Идел – Агыйдел.
53«Кавагыйдел-игъраб», «Тәркиб» – китап исемнәре.
54Салабаш төшерергә – юкә кабыгын суга салып тотып, мунчала чыгару.
55Манигъ – киртә, каршылык.
56Җәсарәт – батырчылык.
57Мөхальнең – мөмкин булмаган эшнең.
58Изһар итә – белдерә.