Бесплатно

Сайланма әсәрләр / Избранное

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

XVII. Авыл үзенчә сөйли

Вахитларның кайтуларына берничә көннәр үтү белән, авыл халыкларының аларга кызыксынып караулары бетә башлады. Аның урынына, яңа кайткан солдатларның һәрберсе хакында бертөрле мөхакәмә итү[219] башланып, алар хакында төрле хәбәрләр тарала башлады. Кайберсе турысында:

– Ул бик баеп, акчаланып кайткан икән, хәзергә акчасы барлыгын белдерми, имеш. Йортыбыз бик искергән, иң элек йортны яңартып алырга кирәк, дип әйтә икән… Кем кызын алыр инде? – дигән сүзләр чыкты.

Икенче берсе хакында:

– Солдатта йөреп кайтса да, һичбер котаймаган, һаман борынгы кебек… Бер бәхет булмаса, булмый шул! – дип кимсетеп сөйләделәр.

Сөләйман байның хезмәтчесе Шәйбәк турында:

– Адәм танымаслык рәвештә симереп кайткан. Патша икмәге шулай симертә шул… «Инде байга кермим, үз көнемне үзем күрәм» дип масаеп сөйләшә, имеш!.. – дигән хәбәрләр таралды.

Халык арасында иң күп сөйләнгәне Вахит булды.

Вахит элек шәкерт булып та, хәзер намазга йөрмәве, җомгаларга барса да, чалмасыз гына фарызын укыгач чыгып таюы, җомгадан соң борынгы кебек «Тәбарәк сүрәсе» укымавы, кайбер мәҗлесләрдә, әллә нинди яңа фикерләр өстенә «патша икмәген ашап тазарып, симереп кайтканнар» дигән кешеләргә каршы:

– Патшаның нинди икмәге булсын, ул иген чәчәмени?.. Ул үзе безнең икмәкне ашап ята… – дигән авыр гына сүзләрне ычкындырып куюы үзе хакында төрле гайбәтләр тууына сәбәп булып әверелде.

Авылның мулласы белән кайбер куштаннары, Вахитның сүзләрен арттырып, халык арасында Вахит турында төрле сүзләр таратырга керештеләр. Шуның аркасында:

– Ул әллә нишләп бозылып, бинамаз булып кайткан икән…

– Урыс ни, мөселман ни, барыбер кешеләр инде, дип, хәзрәтләргә каршы килгән, имеш…

– Патша безнең икмәкне ашап ята, ди икән… Патша ник безнең икмәкне ашасын? Ул бит үзе акча ясый. Үзе акча ясатсын да безнең икмәкне ашап торсын, имеш?! – дигән сүзләр телдән-телгә йөри башлады.

Вахит хакында таралып өлгергән бу «авыр сүзләр» Галләм абзый белән Фәүзия җиңгигә дә, Мәрьямгә дә бик начар тәэсир итте. Алар, күптән көткән бәхетләренең бер чите җимерелгән кебек булып, Вахитны халыкның тел-тешеннән чыгарырга юллар эзләргә керештеләр. Аны борынгы кебек хәлфә ясап, өстенә җилән, башына чалма, аягына читек-кәвеш кидереп, биш вакыт намазга йөрүен күрәселәре килеп, урыны килгән саен үгетләп карадылар. Остазы ахун хәзрәткә барып күрешеп, «хәер-догасын» алып кайтырга димләделәр. Кайвакытта:

– Эшне һәркем эшли ул… Син укуыңда бул, уку аркасында рәхәт көн күрерсең, – дип карадылар.

Ләкин Вахит аларның сүзләренә колак салмады, чалма белән җиләнне кулына алмады, остазы ахун хәзрәткә күрешергә бармады. Шуның өстенә, солдаттан кайтып бер атна үтүгә, күрше авылның учителе белән якынлашып алды. Электән дә халык тарафыннан артык яратылмый, урыска охшый төшкән учитель белән якынлашуы Вахитның «әллә нинди бер шикле юлга» кергәнен тагын да ача төште. Озак та үтми:

– Ат азгыны тайга иярер дигән кебек, Вахит урыс кебек бернәрсә белән йөри башлады. Изгеләрдән качу ярамас иде… Чынлап та, солдаттан бөтенләй бозылып кайткан икән ул җегет! – дигән сүзләрне ишеттерделәр.

Әтиләре аркылы ишеткән хәбәргә Вахит, бер дә ачуланмый:

– Алар теләсә нәрсә әйтсеннәр, минем аларда эшем юк. Ул учитель шул сүзләрне сөйләүчеләрнең һәммәсеннән артык булса нишләрсез? Ул кеше өстендә яшәми, балаларга кирәкле нәрсәләр укытып, үз көче белән көн күрә. Аннан соң аның башка яхшы яклары да бар… – дип җавап кайтарды. Кичкырын күңелле генә эчелеп утырылган чәй янында сөйләнә башлаган бу сүзләр Вахитның моңарчы үзе өчен борчылып йөргән әти-әнисенә үзенең эч серен башлап ачып бирүенә сәбәп булып төште. Аның югарыдагы сүзләренә каршы әтисе:

– Балам, үз көче белән көн күрмәгән кем бар соң? Мона мин үземне белә башлаганнан бирле эшләп көн күрәм. Син кеше булсын дип укытырга тырыштым. Шуның өчен эшләдем. Әллә безнең төшенмәгән җирләребез бардыр, синең борынгы төсле шәкертләр кебек йөрмәвеңнән халык төрле сүзләр сөйли… – дип, Вахитка сөаль йөзе белән карап куйды.

Вахит, бик иркенләп:

– Үз көче белән көн күрмәгән кешеләр күп алар. Мона безнең монда, сезнең күз алдыгызда Дурасов, Акбирдин дигән боярлар бар. Аларның һәрберсе әллә ничә мең дисәтинә җир билиләр. Без чәчәр өчен генә ел саен ничә мең тәңкәлек җир саталар. Бер чыбыкларын кискән өчен крәстияннәрне атып үтерәләр. Үткән ел гына Сәхи абзыйны атып үтерделәр. Алар өстенә һәр авыл саен дип әйтерлек берничә бай булып, алар кеше көче аркасында байлыкларын арттыралар. Акчалары аркасында һичбер авырлык күрмиләр. Мона безнең авылның Сөләйман байны алсак, аның үзе нәрсә эшләгәне бар? Көн-төн ашап-эчеп, исереп йөргән Ибрае (Сөләйман байның улы Ибраһим) акча аркасында гына солдаттан котылып калды. Шуның өстенә авылда теләсә нинди бозыклык эшләсә дә, халык аңа каршы бер сүз дә әйтә алмый, чөнки бөтен түрәләр алар яклы. Ерак шәһәрләргә китсәң, шундый боярлар, шуның кебек байларны тагын да күбрәк күрәсең.

Вахиттан күз дә алмый тыңлап торган Галләм абзый чыдамады:

– Ходай тигез яратмагач, ничек итәсең? Һәркемнең шулай буласы килә дә бит, Ходай бәхет бирмәгәч булмый… – дигән сүзен кыстырды.

Аның бу сүзләрен Фәүзия җиңги дә җөпләгәндәй ияген селкеп куйды.

Вахит, ашыкмый гына:

– Ходай ни өчен бәхетне көн-төн эчеп, усаллык эшләп, башкаларга авырлык китерә торган кешеләргә бирә дә, таңнан алып кара төнгә кадәр эшләгән кешеләргә бирми? Әти, бу эшләр син уйлаганча түгел. Элек мәдрәсәдә укып йөргәндә мин дә шулай уйлый торган идем, анда безгә шулай өйрәтәләр иде. Ләкин солдатка барып, төрле кешеләргә очрап, төрле сүзләр ишетеп, андагы коточкыч ямьсез эшләрне үз күзем белән күргәч, ул уемнан кайттым. Анда безнең күз алдыбызда эшче-крәстияннәр яклы булган менә дигән җегетләрне җиде төн уртасында атып үтерделәр. – Вахит ул «бетмәс эз калдырган шомлы төн» дәге күренешләргә озак тукталып сөйләде дә, көрсенеп алганнан соң, сүзен дәвам иттереп: – Шуларны атуның ямьсез күренешләрен мин әле дә күз алдымнан җибәрә алмыйм. Аларның атылыр алдыннан әйткән сүзләре әле дә минем колагым төбендә яңгырап торган төсле була. Ул атылган җегетләр кеше дә үтермәгәннәр, әллә нинди усаллык та эшләмәгәннәр, мәгәр әнә шул күп җирбиләүче боярларга, кеше көче аркасында көн күргән байларга һәм аларны яклаучы түрәләргә каршы баш күтәрергә өндәгәннәр икән. Алар үзләренең ни өчен көрәшүләрен язулар аша таратканнар иде. Шул язуларны укыгач, бик күп солдатлар күңелләре белән алар яклы булдылар. Аннан соң мин солдатка барган чакта юлда Сәгыйтов дигән бер җегеткә очрадым. Аның миңа бик күп файдасы тиде. Ул үзе болай карап торуга урыс төсле булса да, әйткән сүзләре гелән яхшылык иде. Шул җегетне ун елга каторгага җибәрделәр. Ул җегет минем укырга өйрәнүемә һәм бераз булса да күзем ачылуга сәбәп булды.

Фәүзия җиңги белән Мәрьям икәүсе бердән:

– Ул мескен җегет хәзер исән микән әле? – дигән сөальне бирделәр.

Вахит, әллә нәрсәләр күз алдына килгән кебек, тирәягына карап алганнан соң:

– Белеп булмый, әллә исәндер. Әмма исән-сау дөньяга чыкса, эш күрсәтер иде! – дип куйды һәм сүзендә дәвам итеп: – Үткән ел шулай Беренче майда солдатларны иртә үк коралландырып алып киттеләр. Без үзебезнең кайда һәм кемнәргә каршы баруыбызны күбебез алдан ук белгән идек… – дип, Беренче май бәйрәме көнендә булып үткән эшчеләрнең кызыл флаглар күтәреп чыгуларын, аларның атылуларын, шундагы күренешләрне һәм үзенең кулындагы штыгы белән атлы казакның ялтыраган кылычын читкә кагып җибәреп, бер эшчене үлемнән коткарып алып калуын, бер төнне каравылда йөргән чакта «Иман шарты» чаклы гына китап табып, шуның аркасында начальстволар каршына җавапка тартылуларын берәм-берәм сөйләп чыкты.

Ул сөйләп беткәндә, аның сүзләрен тын да алмый тыңлап торган Фәүзия җиңги һәм Мәрьямнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, Галләм абзый күзен дә алмый Вахитка карап тора иде. Вахит, аларга карап:

– Эшләр мона шулай тора… Шуларны күргәч, кире иске тормышыма кайтасым килми… – дип куйды.

Тыңлаучылар бердән:

– Синең сүзең дөрес шул… Без монда ятып бернәрсә дә белмибез шул… Халыкның тел-тешеннән йөдәп беткәнгә күрә генә әйтә идек, моннан соң сиңа каршы бер сүз дә әйтмәбез, – дип, Вахитка карап уйга калдылар.

XVIII. Ул әфәнденең киткәне яхшы

Вахит, үткән төндә сөйләгән кебек, соңыннан да һәрвакыт әтиләренә үзенең башыннан үткән һәм күзе белән күргән вакыйгаларны сөйләү өстенә, үзе белгәнчә, ул канлы вакыйгаларның ни өчен килеп чыгуларының сәбәпләрен төшендерүдә дәвам итте.

Шулай сөйләп килү аркасында, гаилә эчендәге кешеләр, Вахитның ни өчен борынгы юлыннан аерылып, икенче бер юлга кергәнен аңлый башладылар һәм аның сөйләгән сүзләрен дөресләү юлына керделәр. Вахит өй эчендәгеләрнең күңелләрен үзенең тоткан юлына, теләгән теләкләренә буйсындыру дәрәҗәсенә ирешүен күреп шатланды. Шушы аңлашу аркасында Вахит аларны борынгыдан да якын күрә башлаган кебек, алар да Вахитны борынгы шәкерт булып йөргән вакытларына караганда да якын күрә башладылар, шул вакыттан башлап тормышлары аңлашылып эш күрелә торган бер гаилә булып әверелделәр, һәрбер эш татулык нигезендә киңәш белән эшләнә башлады.

Вахит, көнкүреш эшләрен үз кулына алып, ишегалдын тазарту, малларны карау, печән һәм утын ташу кебек авыр күренгән эшләрдән әтисен бөтенләй азат итте. Шушы эшләр Вахитка мәдрәсәдә ятып «Мохтәсар», «Шәмсия» укулардан да, мәчеткә йөреп гыйбадәт кылудан да матур, ягымлы булып күренде.

Вахит солдаттан кайткан көннәрдә булган фикер-уй башкалыкларындагы аңлашылмаулар беткәч, моңарчы кузгатмый торган Мәрьямне Мәхмүткә бирү мәсьәләсе килеп басты.

Вахитка солдатта чагында ук хат аркылы аңлаткан бу «зур мәсьәлә» Мәхмүтнең Галләм абзыйларга Вахитны күрү сылтавы белән килгән көндә яңадан күтәрелде.

 

Шулай бер кышкы көнне кичкә каршы Вахит ишегалдында эшләп йөргәндә, боларның капка төпләренә бер атлы кеше килеп туктады.

Бу кеше Вахитның мәдрәсә иптәше Мәхмүт иде. Мәхмүт, үзенең мәртәбәсе үскәнлеген күрсәтергә теләгән кебек, өстенә төлке толып, башына каракүл сымак бүрек, муенына зур ак шарф урап, яхшы гына кунак чанасында килеп төште. Ул, Вахитны тирес түгеп йөргәндә очратып, эченнән Вахитның бик түбән төшкәнлеген, үзенең бик зур үскәнен уйлап, Мәрьямне кулга төшерүендә шөбһәсе калмаган рәвештә күреште.

Вахит, аның өстенә карап алганнан соң, күптәнге танышларча ачык йөз белән күрешеп, ишегалдында бераз сөйләшеп торганнан соң, өйгә алып керде.

Алар өйгә кергәндә, Галләм абзый кунакны каршы алырга хәзерләнгән, Фәүзия җиңги белән Мәрьям төрле төстәге дебетләр белән бизәкләнеп, чүпләп сугылган кызыл чаршауның артына кереп, кунактан яшеренеп өлгергәннәр иде. Вахит белән Мәхмүтне җылы, җыйнак өй белән шушы күренеш һәм Галләм абзыйның ачык йөзе каршы алды.

Мәхмүт чишендерелеп, түргә утыртылып, исән-саулык сорашып беткәннән соң, күп тә үтми, сүз тормыш мәсьәләсенә күчте.

Галләм абзый Вахитның исән-сау кайтып, картайган көнендә үзенең авыр эштән бушану шатлыгын әйтеп үтте.

Мәхмүт үзенең хәзрәт фатихасы белән мәдрәсәне бетереп, Сабит авылына мулла булыр өчен приговор җыюларын һәм мәхкәмәи шәргыягә барып, имам-хатыйплыкка имтихан бирүен, анда мөфти хәзрәт һәм казыйларны күрүен артык озын итеп сөйләгәннән соң, кинаяле рәвештә генә: «Бу бәхеткә ирештем, инде Ходай сәдакатьле бер рәфика[220] насыйп итсен иде, бөтен теләгем шунда…» – дип, кызыл чаршау ягына һәм Галләм абзый белән Вахитка карап куйды.

Аның бу сүзенә Галләм абзый кызара төште һәм, Вахитның ни фикердә икәнен белергә теләгән кебек, Вахитка караганын үзе дә сизми калды. Вахит аның бу сүзләрен аңлап та һаман да бер сүз әйтми торуын, икенче төрле әйткәндә, аның шулчаклы «зур бәхетләрен» дә уртаклашмавын күргәч, Мәхмүт азрак уңайсызланды һәм, шул уңайсызлыкны бетерер өчен, Вахитка карап:

– Безнең шәрикләр (бер сыйныфта укыган шәкертләр) арасында иң зирәге син идең, ләкин солдатка китеп бик күп артта калдың… Әгәр дә син солдат бәласенә грифтар булмаган булсаң, бу көндә иң бай бер авылга имам-хатыйп, хәтта мөдәррис булган булыр идең бит, – дип, үзенең Вахит өчен кайгырганын белдереп, тагын да кызыл чаршауның ике як читенә карап алды. Ләкин чаршауның бер җире дә кыймылдамавы, аның берәр як читендә матур бер дөхтәрнең[221] нурлы күзләре күренмәве Мәхмүткә бик күңелсез тоелды.

Мулла булачак кешеләрнең серләрен аңламаган садә күңелле Галләм абзый, Мәхмүтнең сүзен дөресләгән кебек, аңа карап:

– Дөрес, Мәхмүт әфәнде, безнең Вахитка сезнең кебек озак укырга туры килмәде. Үзем эшләп булса да, аны укытырга теләдем, булмады… Хәзер инде Вахит үз эшен үзе белә, – дип, сүзен тәмам итә алмый, Вахитка карады.

Вахит, һәр ике якның сүзләрен тыңлаганнан соң, алдындагы чәен эчеп алды да бик салкын кан белән:

– Башта мин солдатка китүемә кайгырган булсам да, хәзер кайгырмыйм. Мин анда, тормышның төрле баскычларын күреп үтү белән бергә, һәрбер куркынычлы үлем янында попларның, муллаларның дога кылып торуларын күрдем… Болар һәркемгә оҗмах телиләр, ләкин үзләренең кайсы якта икәнен әйтә алмыйлар. Алладан да, кешеләрдән дә куркалар… Шуның өчен мин ул юлга керми калуыма шатланам, син шул юлга кергәнсең икән, ул ягын үзең беләсең!.. Сиңа сәдакатьле рәфиканы да шул муллалар арасыннан эзләү яхшы булыр, – дип сүзен бетерде.

Мондый сүзләрне ишетүне уйламаган Мәхмүткә бу сүзләр бик авыр күренде булса кирәк, ул тирә-ягына каранып алды да:

– Шулай инде, без ислам шәригате кушуы буенча барабыз… ягъни тәкъдирдә язылган, мөкаддәрдә[222]1 чәче бәйләнгән берәр насыйбы булыр, – дигән вакытта ниндидер бер чаналы кешенең ишегалдына кергән тавышы ишетелде. Вахит тиз генә ишегалдына чыгып киткәч, Мәхмүт белән Галләм абзый икәү генә калдылар.

Мәхмүт, бераз иркенләп алган кебек булып, тагын да чаршау ягына күзен төшереп алганнан соң, Галләм абзыйга карап:

– Шулай инде… без һаман борынгы уйда йөрибез: ниятебез яхшы, Алла кушканнан чыгып булмас… – дип, Галләм абзыйдан җавап көткән кебек, сүзен бетерде.

Галләм абзый нәрсә әйтергә белми аптырап торганда, ишектән күрше авылның учителе белән Вахит керделәр.

Учитель ишектән кергәндә үк ачык йөз белән:

– Сездә кунак та бар икән!.. Бәхетленең кунагы бергә була дигән кебек, сез бәхетле икәнсез, Галләм абзый, исән-сау торасызмы? – дип килеп күреште.

Ул, чишенеп, чәй янына утыргач та, төрле сүзләр башланып, мәҗлес җанланып китте һәм, чаршау артында күңелле кузгалулар барлыгы сизелеп, берничә минут эчендә ашъяулык өстендәге ашамлыклар өстәлеп, самавыр да яңартылып өлгерде.

Бу яңа кунак Мәхмүткә әллә нинди яктан тарлык китергән кебек булды һәм башкаларга сиздерерлек рәвештә учительгә дошманнарга караган кебек карап алды да башын түбән төшерде.

Учитель бер дә керсез рәвештә, Галләм абзыйга карап:

– Фәүзия җиңги белән Мәрьям исән-саулармы? – дип, ачыктан-ачык хатын-кызлар исемен әйтеп, аларны сорашуы Мәхмүтнең ачуын тагын да китерә төште. Ул, үзенең шул учитель кебек сорашырга да акылы җитмәвен уйлап, үзен үзе шелтәләде һәм эченнән Мәрьямнең янып торган учительгә күз төшерүен фараз итеп, үзендә көнләшү сизде. Аптыраганнан тагын да сәгатен алып караганнан соң: – Галләм абзый, нишлибез, ясигъ намазы җиткән икән? – дигән булды. Чөнки ул хәзерге уңышсызлыктан чыгар өчен шуннан да яхшы чара таба алмады.

Галләм абзый, әз генә уйлап торгач:

– Мәхмүт әфәнде, без тәһарәтләнеп мәчеткә барып кайтыйк, булмаса… – дигән сүздән соң алар тәһарәтләнеп намазга киттеләр. Ләкин бу китү Мәхмүткә үз бәхетен әллә кемгә ташлап китү кебек авыр булды; намаз укыганда да аның күңеле төрле вәсвәсәдән чыга алмады, алар чыгып киткәч тә, Мәрьям чаршау арасыннан учительгә карар, булмаса, үзе болар ягына чыгар төсле булып күз алдына килде.

Алар киткәч, Вахит, чаршау ягына карап:

– Әни, самавырны җыештырып алыгыз инде! – Көлә төшеп: – Нәрсә качып торасыз, чыгыгыз бу якка… – дигәч, Фәүзия җиңги чыгып кунак белән исәнләште. Мәрьям дә, чаршауны тарта төшеп, басынкырак тавыш белән исәнләшкәннән соң, әнисе алып биргән нәрсәләрне теге якка урнаштыра башлады.

Вахит белән учитель төрле нәрсәләр хакында күңелләнеп сөйләшергә керештеләр. Фәүзия җиңги белән Мәрьям дә, боларның сүзләрен тыңлау аралаш, үз эшләрендә булдылар. Өй эче җанланып китте…

Галләм абзый намаздан ялгызы гына кайтты. Вахитның:

– Теге нәрсәне кайда калдырдың? – дип соравына каршы:

– Мәхмүт әфәндене хәзрәт чәйгә алып китте, миңа да әйткән иде дә, мин, кунак бар дип, гозер үтенеп кайтып киттем, – диде.

Вахит, көлә төшеп:

– Ул әфәнденең үз ише белән киткәне яхшы, ул безгә иш була алмас, – диде.

Галләм абзый Вахитның сүзен дөресләгән рәвештә:

– Шулай инде, иш ише белән, иш кошы белән, диләр бит, ул безнең хәзрәт белән күрешү белән килешеп киттеләр, мәчет алдында сөйләшүләрен көтә-көтә өшеп беттем, – диде.

Бу сүзгә учитель дә катнашты:

– Галләм абзый, алар бер-берсен бик яхшы аңлыйлар шул, чөнки аларның исәпләре, тоткан юллары бертөсле. Мона безнең тоткан юлыбыз башка булгач, алар белән үзләшеп китә алмыйбыз. Алар дин сөйли, без көнкүрешне сөйлибез, шуның өчен алар – безгә, без аларга якынлаша алмыйбыз, – диде дә Вахит белән сөйләшергә кереште.

Мәхмүт хәзрәт яныннан бик соң кайтты. Ул хәзер Вахит белән дә, учитель белән дә үзләшеп, чын күңелдән сөйләшеп китә алмавын белә иде. Шуның өчен үзенең сүзләрен Галләм абзыйга каратарак сөйләргә кереште һәм үзенең хәзрәт белән вак-төяк кешеләр аңламый торган зур мәсьәләләр хакында сөйләшеп утырганын белдерү исәбе белән:

– Галләм агай, хәзрәтегез яхшы гына галим кеше икән, мин аны әле алай ук дип белми идем, әһле гыйлем[223] белән сөйләшеп утыруы да күңелле бит! – дип сүз башлады һәм, Вахит белән учительгә карап, аларның хәзергә тик торуларын күреп, сүзендә дәвам итте: – Мин әйтәм, «Хәзрәт, җәннәт белән җәһәннәм хәзерге көндә дә барлармы?» дим. Ул аларның барлыкларын аять һәм хәдисләр белән исбат итә. Мин, аның гыйльмен сынар өчен, юрамал[224] мөгътәзилиләр юлы белән киттем: «Юк, хәзрәт, әгәр алар була торган булсалар, Исрафил сурын өргәндә кайда калалар? Коръәндә «көлле шәйьин һаләкә илла вәҗһиһи», ягъни ул көндә һәммә нәрсәләр һәлак булып бетәр, мәгәр Аллаһы Тәгалә үзе генә калыр, дигән бит» дим. Хәзрәт аптырый төште дә «Мулла Мәхмүт, син мөгътәзилиләр китергән дәлилне китерәсең, Аллага һичбер мөхаль[225] эш юк» диде. Шулай итеп, хәзрәт гаҗиз кала язды… – дип, үзен күтәреп сөйләргә кереште. Аның бу сүзләрен Галләм абзый рәтләп аңламады. Вахит әһәмият бирми тик карап утырды, учитель, җылмая төшеп:

– Ә соң ул җәннәттәге хур кызлары һаман да торалар микән, алар кыямәткә чаклы картаеп бетмәсләр микән? – дип сорады.

Мәхмүт, учительнең мыскыллы итеп соравын сизә төшеп:

– Әфәндем, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтләреннән көләргә ярамый. Җир-күкне яралткан Аллаһ оҗмахны да, андагы хур кызларын да яралта алыр. Тик инкяр итүче дәһриләр[226] белән вакыт әрәм итәсем килми! – дип, учительгә рәнҗешле караш белән карады да сүзен кисте.

Мәҗлес бераз тын торганнан соң, сүз башка мәсьәләләргә күчеп, күңелле генә сөйләшеп утырганнан соң, һәркем йокыга яттылар.

Иртәгесен һәр ике кунакны чәй эчереп, ачык йөз белән озатып калдылар. Ләкин кунакларның берсе – Мәхмүт, – үзенең уйлаган эше көтелмәгән рәвештә уңышсыз чыкканлыктан, «нигә килдем?» дигән көнгә төшеп, күңелсез китте.

Учитель, үзенең Вахитка килүеннән шатланганлыгын белдереп, ачык йөз белән, күңелле рәвештә шатланып аерылды.

Вахит, үзенең борынгы вакыттагы мәдрәсә иптәше Мәхмүттән фикер һәм тоткан юлы ягыннан бу чаклы ераклашуын уйлап, бер яктан гаҗәпсенде, икенче яктан, аның һичбер дөнья күрми, иске мәдрәсәдә ята-ята тупасланып, дөньяга моннан мең еллар элек булган бер карашта торып калуын исәпләп, аны кызганды.

Мәхмүт тә, юлда кайтып барганда, Вахитта булган үзгәрешне күз алдыннан үткәреп, аның болай борынгы мәдрәсә иптәшенә һәм дин эшләренә салкын каравын солдатта йөреп бозылуыннан һәм «гыйлем» ягыннан артта калуыннан дип уйлады да:

– Кем ничек булыр, алда күрербез әле. Әмма Мәрьям кызганыч, аны шул урыс кебек учительгә яисә берәр сасык мужикка биреп әрәм итәләр инде!.. – дигән сүзләрне мыгырдап, ачу белән атын сугып алга китте.

 

XIX. «Тартай теленнән табар» диделәр

Теге учитель барган саен Вахитларга килүен ешайтты. Ул язга чаклы берничә рәт кичтән килеп, иртән китте.

Элек учитель исеме белән йөртелгән бу кеше, бара торгач, Галләм абзыйлар гаиләсендә үзләшеп, Нәгыйм Әминов дип, үзенең исем-фамилиясе белән йөретелә башлады. Вахит кына түгел, Галләм абзый белән Фәүзия җиңги дә, Мәрьям дә аны үзләренең якын бер кешеләре кебек каршы ала торган булдылар. Авыл гадәтенчә, башка вакытларда чит кеше килгәндә төшерелә торган киҗеле чаршау Нәгыйм килгән вакытларда күтәрелгән урыннан төшерелми башлады. Мәхмүт һәм башка шуның кебек майлы күзләрдән саклана торган Галләм абзыйлар Нәгыймнән сакланырга кирәксенмәделәр.

Нәгыйм килеп кунган көнне алар, Вахит белән икәүләп, Галләм абзыйлар артык аңлап җиткерә алмый торган:

– Гәзитләрдә язылуына караганда, дөньяның төрле шәһәрләрендәге завод-фабрикалардагы эшчеләрнең кузгалышлары, эш ташлаулары… Әллә кайсыбер губернада крәстияннәрнең, җирләре аз булганлыктан, баш күтәреп, боярларның имениеләрен талаулары… Шул баш күтәрүчеләргә каршы карательный отрядлар (җәза фиркаләре) җибәртеп басулар… Әллә кайдагы мөселманнарның ысулы җәдид[227] мәктәпләрен яптырулар, аларның укытучыларын читкә сөрүләр, төрмәләргә ябулар һәм башка шуның кебек хөкүмәт белән эшчеләр, крәстияннәр һәм инородецлар[228] арасында чыккан хисапсыз күп аңлашылмаулар хакында сөйләшеп, алдагы көннәрнең берендә зур ихтиляльләр[229] булмый калмас… – дигән мәсьәләгә килеп туктый торган булдылар.

Кайвакытта Нәгыйм әкрен генә, ләкин бик моңлы тавыш һәм Галләм абзыйларның берсе дә ишетмәгән көй белән:

 
Ташлыйк, туганнар, иске дөньяны,
Китсен аяктан аның тузаны… –
 

дигән җырларны җырлый. Ул, бу җырларны җырлаганда, бер моңланып, бер гайрәтләнеп киткән кебек була. Вахит шуның кебек матур көйләрне солдатта ишетүен, ул көйләр күп эшчеләр авызыннан җырланганда бигрәк тә матур һәм моңлы икәнен өстәп куя иде.

Шундый сүзләр сөйләнгәндә һәм Нәгыйм шундый җырларны җырлаганда, өй эчендәге кешеләрнең Вахит белән Нәгыймнән башкалары алда әллә нинди куркыныч вакыйгалар булачагын уйлап куркуга төшәләр, ләкин, ул куркынычларны барыбер күреп үтәргә тиешле бер эш кебек күз алларына китереп, ул вакыйгаларның тизрәк булуын теләү уена киләләр иде. Аларның шушы карашларын аңлаган Нәгыйм белән Вахит, көлә төшеп:

– Барыбер тормыш бер көенчә барачак түгел, ул үзгәрергә тиеш һәм халык шул үзгәреш вакытына хәзерләнеп торырга кирәк… – дигән сүзләрне әйтеп, өй эчендәгеләрнең күңелләрен җобатып куялар иде.

Нәгыймнең соңгы килеп китүеннән берничә көннәр үткәч, Мәрьямнең үз теләге һәм Вахитның да мәслихәт күрүе[230] белән Галләм абзыйның үзләре чамасындарак бер крәстиян баласына Мәрьямне кияүгә бирделәр, һәр ике якның теләге белән эшләнгән бу эшне Галләм абзый да, Фәүзия җиңги дә шатланып каршы алдылар. Ләкин тормышка яңа чыга торган бу ике яшьнең туй шатлыгы Нәгыймнән килгән кечкенә бер хат аркасында югала язды. Ул хат шушы иде:

Вахит иптәш!

Хөкүмәт мәэмүрләре[231] миңа административный порядок буенча ике көн эчендә… авылыннан чыгып китәргә һәм… губернасына барырга боерык бирделәр. Бу эшнең сәяси яктан икәне мәгълүм. Өйрәнгән җир, якын күргән иптәшләрдән аерылып китү авыр кебек булса да, хәзергә баш ияргә туры килә. Бервакыт безнең очта да туй булыр, шул вакытта без дә исәпләшербез!.. Шуның өстенә бу эшнең донос аркасында икәне мәгълүм. Кемнәрдән сакланырга икәнен сиңа әйткән идем, шуларны исеңдә тот… Беразга саграк бул, минемчә, бу тирәдә шулай мәслихәт… Ачык сөйләр вакытларга ерак калмаган инде. Галләм абзый, Фәүзия җиңги һәм Мәрьямгә сәлам. Мәрьямнең шатлыгын уртаклашып, алга бәхетле иркен тормыш телим. Булачак иптәше – эшчән, уңган җегет. Алар икәүләп аңлы рәвештә тормыш кору юлын табарлар…

Хәзергә хуш. Нәгыйм.

1913 ел, 15 март

Шушы хат аркылы белдерелгән һәм моңарчы артык көтелмәгән бу хәбәр Вахитка да, башкаларга да күңелсез яктан тәэсир итте. Шуның өстенә бу хәбәр, бер-ике көн эчендә тирә-як авылларга таралып, Нәгыйм хакында төрле сүзләр сөйләнергә һәм Галләм абзыйларның борчылуларын арттырырга сәбәп булып өлгерде. Нәгыймнең яңа фикердә булуын күрә алмаган хәзрәтләр һәм аларга ияреп йөргән куштаннар:

– Теле бик озын иде, яхшы булган! «Тартай теленнән табар» дигән кебек, үзенең теленнән тапты. Зурлардан узып, артык белемле булырга да ярамый шул… Мирза Акбирдин «Андый маңкаларның арт сабакларын укытыр өчен безнең бер сүзебез дә җитә» дигән икән, шул дөрес сүз булды… – дип, Нәгыймнең читкә сөрелүенә үзләренең шатлануларын белдерделәр.

Нәгыймнең хезмәтен һәм аның фикерен бераз аңлап өлгергән, ләкин ачыктан-ачык аның яклы булып, эш күрсәтү дәрәҗәсенә килеп өлгермәгән ярлы яклар:

– Ул кайда барса да хур була торган җегет түгел, «Туры әйткән туганына ярамаган» дигән кебек, аны күрә алмадылар, – дип, Нәгыймнең читкә җибәрелүенә кайгыруларын аңлаттылар.

Бу хәбәр авылларның байлары арасында бигрәк тә шатлык белән каршы алынды. Электән бөтен авыл халкын үз кулларында тотып, үзләре теләгәнчә йөрткән Сөләйман бай һәм аның исерек Ибрае:

– Аның кебек телләрен авызларына сыйдыра алмый йөргән тагын берничә кеше бар әле… Мона Галләмнең Вахиты да шулай. Аларның да койрыкларын кыскартырга кирәк! – дигән сүзләрне ачыктан-ачык сөйләргә керештеләр.

Бу сүзләргә Вахитның артык исе китмәсә дә, Галләм абзый белән Фәүзия җиңги һәм Мәрьям бу эшләрне теге Нәгыйм сөйләгән куркынычларның башлангычы кебек күреп борчыла башладылар. Авылга колокол таккан пар атлы кешеләр килә башласа, «Безнең Вахит турында килмәсә ярар иде!» дигән уйга кала башладылар.

Шундый борчылулар аркасында Мәрьямнең туе бераз күңелсезрәк булып үтте.

Шушы эшләрдән соң бер-ике атна үткәч, десятский һәм сотскийлар, күкрәкләрендә калай медальләрен тагып, кулларына таяклар тотып, өй борынча йөреп:

– Сөләйман бай өенә становой пристав килгән, берегез дә калмый җыенга барыгыз! – дип, халыкны таяклап җыенга куа башладылар.

Бу эш, кырмыска оясына таяк тыгып бутаган кебек, бөтен авылны гөж китерде, һәркем үзендә берәр гаеп бардыр, хөкүмәткә һәм законга каршы белмичә берәр эш эшләгәндер кебек куркуга төште. Зур «түрә»дән куркып өйрәнгән халык ярты сәгать эчендә Сөләйман байның ишегалдына җыелып өлгерделәр.

Авыл халкы тәмам җыелып, бүрекләрен култык асларына кыстырып, бераз көткәннән соң, становой пристав Сөләйман байның болдырына чыгып басты да иң элек старостаны, аннан соң халыкны яндырып сүгә башлады:

– Күперләрегез җимерек, юлларыгыз бозык! Хәзер төзәтергә чыгыгыз, вон! Мин киткәнче, бөтенесе төзәтелеп бетсен! – дип әмер бирде. Куркуыннан ни эшләргә белмәгән староста шунда ук халыкларны, десятскийлар белән кудырып, пристав кушкан эшләрне җиренә җиткерергә җибәрде.

Пристав, халык өстендә гайрәт күрсәтеп беткәннән соң, старостага ачу белән карап:

– Сезнең авылда Җагфаров Вахит дигән кеше бармы? – дип җикереп сөаль бирде.

Староста артык куркуыннан Җагфаров Вахит дигән кешенең барлыгын-юклыгын исенә төшерә алмый торгач, пристав тагын ачу белән:

– Җагфаров дигән кеше бармы? Ник җавап бирмисең, хайван?! – дип аяк типте.

Староста, бераз хәл җыеп алгач кына:

– Бар, хәзрәт[232], бар… – дигән сүзне чак-чак кына әйтә алды.

Сөләйман бай, аның сүзен дөресләп:

– Ул кеше бар, тәкъсир, бар, – дип куйды.

Становой приставның:

– Шушы минут эчендә ул кешене монда алып килегез! – дип җикергән тавышына шундагы кешеләрнең Сөләйман һәм Ибрайдан башкалары куркынып, калтыранып киттеләр. Шул ук минут эчендә Вахитны алып килергә берьюлы ике десятский җибәрелде. Шул арада пристав старостаны тагын бераз пешереп алды.

Вахитны алырга киткән сотский, берничә минут эчендә кире кайтып:

– Хәзрәт, Вахит Җәгъфәров өйдә юк икән, мона аның атасы килде, – дип, тыны бетеп, көчкә-көчкә килеп җиткән Галләм абзыйны күрсәтте.

Пристав Вахитның өйдә юклыгын, аның урынына атасы килүен күргәч, тагын да кыза төште:

– Ул кайда йөри? Аның атасы ник кешеләр белән юллар төзәтергә бармаган? – дип гайрәт күрсәткәннән соң, Сөләйман байга карап алды да, берәр эш күрсәтеп, аның кәефен табарга тиеш кеше кебек, Галләм абзыйга каратып: – Син ник мин кушкан эшкә бармый калдың? Әллә син дә начальствоның приказларына карышмакчы буласыңмы? Синең улың кайда йөри? Ул нәрсәнең теле бик озынайган икән, мин аның телен ничек кыскартырга белермен!.. Монда түгел, Себердә дә урын тапмас… Сезгә учительнең килеп йөрүен, аларның нәрсәләр сөйләшүләрен без бик яхшы беләбез!.. Безнең власть булган җирләрдә алар кебек төнге ябалакларга урын булмас! – дигән сүзләр белән Галләм абзыйны үзенчә бик нык пешерергә кереште.

Галләм абзый, приставның берьюлы берничә гаепләр табуына һәм шулай каты бәрелүенә чиксез каушаганлыктан, нәрсә дип тә җавап бирергә белми аптырап калды.

Пристав яңадан:

– Ник җавап бирмисең? – дигән җикеренүеннән соң, тирә-ягына каранып:

– Хәзрәт, ул тегермәнгә киткән, мин яңа гына утыннан кайттым, мин алтмыш яшькә җитеп судта булмадым, начальствога каршы карышмадым… – дигән сүзләрне әйтте дә тыны кысылып туктап калды.

Пристав тагын:

– Син карышмасаң, синең улың карыша, ул сине котырта, мин ул этне бик тиз өйрәтермен!.. Кара син ул этне, нишләп йөри бит! – дип сүгенде.

Галләм абзый, эченнән бөтен эшнең сизелгәнлеген уйлап, нишләргә белми, аякларын берничә рәт алмаштырып басты. Маңгае тирләгән кебек булгач, аны сөртеп алды һәм көч-хәл белән:

– Мин улымнан андый сүзләр ишеткәнем юк, – дигән сүзне әйтеп, күзләрен мөлдерәтеп, приставка карап калды.

Пристав көмеш портсигарыннан папиросын алып кабызды да, тирә-ягына карап алганнан соң, кемнеңдер күңелен тапкан кебек, ачуын баса төште дә, Галләм абзыйга карап:

– Бар, хәзер юллар төзәтешергә йөгер! – дип җикереп куйды.

Галләм абзый, эшнең болай гына беткән кебек булганын күреп, бер сүз дә әйтми алга йөгерде. Ләкин аның күңеле алдагы куркынычларны сизеп, йөрәге ныграк тибә башлады.

Пристав кебек зур түрәнең Вахит хакында шундый сүзләр әйтүе аны яратмаган кешеләр арасында төрле сүзләр чыгуга сәбәп булды:

– Бик күп белә башлаган иде шул… «Тартай теленнән табар» дигәндәй, бу җегет тә кирәген тапты… – дип, монда да Нәгыйм хакында әйтелгән сүзләрне кабатладылар.

Пристав килеп, шулай авыл халыкларына курку салып һәм Вахит хакында Себергә сөргенгә җибәрү белән янап киткәч тә, Сөләйман байларның:

– Без аның кебек маңкаларны акылга утырта белербез… Имеш, ул бик күп белә башлаган!.. – дип мактанулары таралды.

Вахит хакындагы бу эш Галләм абзыйларның өй эчендә ниндидер бер куркыныч булачагын күз алдына китереп, яхшы ук зур борчылуга сәбәп булды. Галләм абзый да, Фәүзия җиңги дә Вахитка:

– Балам, болай да торабыз бит әле, нигә шул моңарчы булмаган сүзләрне сөйләргә? Үзеңне харап итәрләр, безне дә хәсрәткә салырлар… Безнеңчә, тик торганың бигрәк тә яхшы булыр иде, – дип аны үгетләргә керештеләр.

219Мөхакәмә итү – фикер йөртү.
220Сәдакатьле рәфика – «һәрбер әйткән сүзгә баш иеп тора торган бер хатын» дигән сүзгә туры килә. – М. Гафури искәр.
221Дөхтәрнең – «кыз» мәгънәсендә. Борынгы вакытта шәкертләр һәм муллалар, мужикларга аңлатмас өчен, матур кызларны «дөхтәр» дип сөйлиләр иде. – М. Гафури искәр.
222Мөкаддәрдә – язмышта.
223Әһле гыйлем – гыйлем иясе.
224Юрамал – юри.
225Мөхаль – мөмкин булмаган.
226Дәһриләр – дингә ышанмаучылар.
227Ысулы җәдид – яңа ысул.
228Инородецлар – элекке Россиядә рус булмаган милләт кешеләре.
229Ихтиляльләр – баш күтәрүләр, фетнәләр.
230Мәслихәт күрүе – хуп күрүе, яхшы дип табуы.
231Мәэмүрләре – чиновниклары.
232Элек Николай түрәләрен дә «хәзрәт» дип хөрмәтлиләр иде. – М. Гафури искәр.