Бесплатно

Сайланма әсәрләр / Избранное

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

ХIV. Борынгы һәм иң соңгы хатлар

Вахитның әти-әниләреннән беренче еллардагы кебек ун-унбиш көн саен хат килеп тормаса да, һаман да ай саен дип әйтерлек хатлар килеп тора, ул хатларның берничәсен бергә чагыштырып карасаң да, һәммәсе дә берсе икенчесенең копиясе кебек бертөсле булып чыга иде.

Бу хатларның һәрберсе «Әлхат нисфылмөлякат…» дип башланганнан соң, иң элек Вахитның әтисе Галләм абзыйдан, әнисе Фәүзия җиңгидән, сеңлесе Мәрьямнән сагынып, саргаеп, бер күрергә зар-интизар булып әйтелгән сәламнәр белән чобарлана, алардан соң бөтен кардәш-ырулары, күршеләре исеменнән әйтелгән хәер-фатихалар үтенү белән сузылып китә иде.

Хатның бер-ике бите шундый сәлам әйтүләр, хәер-дога үтенүләр белән тулганнан соң, һәрбер хатның ахырында:

«Әйтергә онытканбыз икән, Гайнетдин бабагыз авырып вафат булды, Алла иманын юлдаш итсен…»

«Сәхипгәрәй кызы Хәлимәне түбән очның Галәү малае Шәмсетдингә кияүгә бирделәр, никахлары булды».

«Шәмси җиңгәңнең баласы булып, Аллабирде дип исем куштырдылар…»

«Печәнгә төштек, Чарлаклы башындагы чабыннан 40 чүмәлә чыкты, бик яшел көе кибәнгә куйдык, яңгыр күрмәде…»

«Бу ел еллар бик начар күренеп тора, күптән бирле яңгыр булганы юк. Яңгыр теләп, истиска[211] намазына чыгып карасак та, яңгыр булмады. Игеннәр бик начар, берәр сыерны сатмый булмас, ахры, иген хакы күтәрелде…»

«Быел игенне күп чәчеп булмады. Бояр җирнең хакын бик югары куйганга ала алмадык. Хәлле кешеләр алсалар да, безнең кебек кешеләр якын барырлык түгел…»

«Сәхи абзыеңны боярның урман каравылчысы атып үтерде… Мескен Әскәп җиңгәң итәк тулы баласы белән ятим калды. Бояр өстеннән судка бирергә куркалар. Судка бирсәң, җирен башка авылга гына сатар да безнең авылга бер дисәтинә дә бирмәс, диләр… Үзебезнең башыбызны төрмәдә чертер, диләр…»

«Актау базарында ахун хәзрәтне очратып күрештем, җегерме тиен сәдака бирдем, бик озак дога кылды, сине сорашып торды, исән-сау кайтса, укуын яңартып, мулла яки мәзин булыр, дип сөйләп торды…»

«Тәүфыйклы йөреп кайтырга тырыш инде, балам!..»

«Әйтергә онытканбыз икән, туры бия колынлады, колыны бик матур булып үсеп килә…» дигән кебек, авылның үзе өчен бик мөһим булган берничә юллык хәбәр язылып, хат тәмам була да иң ахырында:

«Үтенеп хат язучы әткәгез Галләметдин Җәгъфәр улы» дип кул куела торган иде.

Вахит беренче елларда бу хатларның һичбер сүзен калдырмый, энәсеннән җебенә чаклы укып чыгып, ахырдагы хәбәрләрне күргәч әсәрләнә торган булса да, соңгы елларда хаттагы хәбәрләрнең хәбәренә карап кына әсәрләнә торган була башлады.

Ул элек үзенең остазы ахун хәзрәттән сәлам килсә шатлана, үзен әле һаман да, кире кайтып, аның алдында дәрес алыр кебек уйлый, язган хатларында ахун хәзрәткә сәлам әйткәннән соң, бик үтенеп, изге дога сорый торган иде.

Хәзер ул ахун хәзрәттән килгән сәламнәргә шатланмаган кебек, үзе дә хатында аңа сәлам әйтми, фатихасын үтенми башлады.

Элек бояр җире турында уйламый торган булса да, хәзер аның каравылчылары тарафыннан кешеләр атылуын, җирнең барган саен кыйммәтләнүен ишетеп, ул хакта уйларга кереште. Барган саен яшерен көрәшүчеләрнең, май бәйрәмнәре ясап, кызыл флаглар күтәреп чыгучыларның кем өчен, ни өчен көрәшүләренең мәгънәсен аңлап, теге боярга һәм шундый боярларны яклаучыларга ачуы артты.

Ул әтисе язган хаттагы «ахун хәзрәт, исән-сау кайтса, укуын яңартып, мулла яки мәзин булыр…» дигән сүзләргә дә көлеп карады. Аңа каршы язган хатында: «Мин, кайтсам да, мулла булыр, мәзин булыр өчен кайтмыйм, үз көчем белән үзебезнең тормышны алып барырлык яхшы крәстиян булсам, миңа шул җитә» дигән сүзләрне язды да ахун хәзрәткә сәлам дә куймады. Аның урынына Сәхинең бояр ялчысы тарафыннан үтерелүе, боярның һаман үз җирен кыйммәтләтүе хакында кайгыруын язып, хатның ахырын әтиләре аңламый торган шундый сүзләр белән бетерде.

Галләм абзыйның соңгы хатында Вахитның бу сүзләренә каршы бераз рәнҗеш, ахун хәзрәткә сәлам әйтмәүгә бераз үпкәләү белдерү өстенә шушы яңа хәбәрләр бар иде:

«Үзем бу арада әллә нишләп сырхап торам, көлтәдән кайтканда, арбам авып, үрәчә астында калып, билемне имгәткән идем. Ахры, шуның шаукымы калды».

«Соңра мәгълүм булсын, Мәхмүт Сабит авылына мулла булырга приговор[212] җыйды. Безгә килеп китте, безнең Мәрьямне сората. Без бик шатландык. Ләкин синең кайтуыңны көтәргә куштык. Мәрьям бәхетле бала инде. Ходай сиңа да исән кайтырга насыйп итеп, шатлыклы туйларны бергә-бергә күрергә язсын…»

Вахит бу ике хәбәрнең һәр икәүсенә бик кайгырды.

«Авыруыңны ишетеп бик кайгырдым. Авыруың артык көчәеп китмәс борын, Кызыл Яр авылының больнисына барып күренеп кайт. Мәрьямне, мин кайтмый торып, Мәхмүткә бирергә вәгъдә куймагыз… Кайткач киңәш итәрбез… Мулладан башка да урын бетмәгән әле…» дигән сүзләр белән җавап кайтарды.

Бу хат Вахитның авылына кайтыр алдыннан язган иң соңгы хаты иде.

XV. Туган илгә таба…

191… нче елның көзенә таба:

«190… нче елда хезмәткә алынып килгән солдатларга кайтырга!» дигән приказ чыкты.

Күптән көтелеп алынган бу хәбәр берничә ел иректән мәхрүм булып торган солдатларны чиксез шатландырды.

Мәгәр, казарма «тәрбиясе» алып, начальство кушуы буенча гына йөреп тупасланган, тормышның төрле тармакларын һәм үзләренең кем файдасына хезмәт итүләрен аңлап өлгермәгән солдатлар бу хәбәрне патшаның һәм аның зур чиновникларының мәрхәмәтләре кебек иттереп каршы алдылар.

Тормышны аңлый башлаган һәм үзләренең теләкләренә каршы хезмәт итүләрен белеп өлгергән солдатлар хәзер үзләренең коллыктан ычкынуларын күз алларына китереп, алдагы ирекле тормышны уйлап шатландылар.

Зур стансаларда гына түгел, һәрбер разъездда да сәгатьләрчә туктап, ашыгыч поездларның үткәнен көтә торган озын состав, шушы ике фикердә, ике төрле шатлыкта булган солдатларны төяп, әкрен генә кузгалып, алга китте.

Туган илгә карап иркен кырга чыгу күңелләргә әйтеп бетермәслек киңлек биреп җибәргәндәй булды. Бераз вакыткача солдатларның күзләре артка авып кала торган күренештән аерыла алмады.

Килгән вакытта карап үткән бояр йортлары, алпавыт урманнары, аларның иркен басулары белән беррәттән, борынгы салам түбәле, тыгызлашып тутырылган каралтылар белән тулган авыллар берәм-берәм артка кала башладылар.

Поезд алга барган саен, күңелләрнең иркенәюе арткандай булды. Гәүдәләр тоткыннан котылып иркенәйгән кебек, күңелләр дә, әллә нинди бертөрле мәҗбүри авырлыктан ычкынып, киләчәкне уйларга керештеләр.

Берәүләр алдагы тормыш планын уйлады. Берәүләр үзенең туган илен, андагы кардәш-ырулары белән күрешүләрен күз алларына китерделәр.

Кайберәүләре, теге бояр җирләрен, ярлы крәстиян авылларын күреп, үткән авыр күренешләрне күз алларына китереп, җир-су хакында, шәһәрдә үзләре күреп үткәргән яшерен көрәшчеләр турында сөйләшергә керештеләр. Шушы мөнәсәбәт белән ата-аналары авыр тормышта булган солдатлар илгә кайткач ничек итеп ул авыр тормыштан чыгу юлларын эзли башладылар. Аларны илләрендә авыр тормыш, җирсезлек, малсызлык, төрле яктан җитешсезлек каршы алырга көтеп торгандай булып күренде. Салам түбәле өйләре бер якка авышкандыр, тәрәзәләре ватылып, карындыклар куелгандыр, әнисенең өс-башы сәләмәдер, тузгандыр кебек булып күз алдыннан үтә башлады.

Шулай итеп, илгә кайту, бер яктан, солдатларны шатландырса, икенче яктан, аларны тирән уйга батырды.

Вахит, солдатка алынып, шушы юллар белән үзенең кайда барачагын белми барганда, теге озын чәчле Нурый Сәгыйтовка башлап очраганда, үзенең солдат хезмәтен бетереп авылга кире кайтуын, кайтканнан соң тагын мәдрәсәгә кереп, «кяфер» коллыгында йөреп карайган күңелен агартуын, укулар яңартып, бер авылга мулла булып, гошер, сәдака алып, аш-суга йөреп, ил өстендә хөрмәт күрүен, матур гына бер кызга өйләнүен уйлап күңелен баса иде.

Ләкин хәзер аның бу уйлары һәммәсе дә тәмсезгә әйләнгән кебек, тормыш баскычлары аның бу уйларын җимергән кебек булып күренде. Аның борынгы тәмле уйлары урынына икенче уйлар урнашып, теге уйларын, борынгы хыялларын кысрыклап бәреп чыгардылар. Шуның өчен ул хәзерге көндә туган иленә кайтып баруында электә уйлап йөргән матурлыкларны таба алмады. Шуның өчен үзенең янындагы иптәшләре белән җир-су һәм аларның кемнәр кулында булуы хакында сүзгә керешеп, күңеленең тулмаган почмакларын шул сүзләр белән тутырырга тырышты.

Башлары төрле уйлар белән чуалган солдатларны төягән поезд, шәһәр һәм авылларны артта калдырып, һаман алга китте. Илләренә якынлашкан кайбер солдатлар, үзләре белән берничә ел авырлык күргән иптәшләре белән күрешеп, төрле стансаларда төшеп кала башладылар. Алар урынына икенчеләрне утыртып, поезд һаман алга китте.

Вахит та үзенең берничә иптәше белән солдатка киткән вакытта утырып киткән шәһәргә җитеп, алга китәчәк иптәшләре белән күрешеп, хат язышып торырга вәгъдә бирешеп аерылышканнан соң, шәһәрдә берничә генә сәгать тордылар да, үзләренең якташларын табып, арык атларга утырып, авылларына карап юлга чыктылар.

Шәһәрдән чыгып, бераз баргач та, су буйларында, тау асларында сибелеп утырган авылларны үтәргә туры килде. Көзге озак яңгырлар астында ятып күшеккән бу авыллар Вахитка боек, күңелсез, җансыз булып күренделәр.

Авылларның салам башлы өйләре арасыннан өеңә чыгып серәеп[213] торган кое баганалары мәдрәсәдә укыган «мәнҗәникъ» ны искә төшерде. Көзге яңгырлар астында бөршәеп суга барган хатын-кызларның кәкре көянтәләре сугыш кораллары дип өйрәтелгән ук-җәяләрне хәтерләтте. Басулардагы вак-вак шакмакларга бүленгән җир өстендәге чибик[214] һәм сирәк кенә камыллар аларның хуҗаларының авыр тормышларын күз алдына китерде.

 

Вахитлар, шуның кебек бертөсле тормышта, бертөсле күренештә булган берничә авылларны артта калдырганнан соң, үзләренең туган авылларына кайтып җиттеләр.

Вахит, үзенең туган авылын читтән күрү белән, шунда кайтуына ышанмаган кебек булып аптырап китте. Электә аңа читтән караганда бик матур күренгән авыл хәзер ямьсезләнгән, моңаеп торган, җиргә батарга хәзерләнгән кебек тәбәнәк, тирес оясы кебек күңелсез күренде. Элекке вакытта бик биек һәм мәһабәт булып күренгән мәчет манарасы бер якка таба авышкан, тутыгып, күгәреп беткән, аварга торган багана кебек булып күзенә бәрелде.

Читтән караганда шул күренештә булган авыл эчендәге ата-анасы, кардәш-ырулары, күршеләре – һәммәсе дә рухсыздыр, күңелсездер кебек булып тоелды.

Авыл тирәсен әйләндереп алган басу киртәсе, бер якка авып төшкән басу капкасы ташландык йорттагы тузган үрмәкүч аулары кебек ямьсез күренде.

Алар авылга керү белән, яңгырлы салкын көн булуына карамастан, яланаяк тышта йөргән ертык күлмәкле малай:

– Солдатлар кайтып киләләр!.. – дип кычкырынып алга йөгерде.

Аның бу ачы тавышын ишетеп, аварга торган капкаларның эченнән берничә кешенең чүбекләре чыккан мескен бүрекләре һәм тәрәзәләрдән башларына иске яулык бәйләгән чырайсыз хатыннарның битләре күренде.

Башта бу бүрек ияләре, Вахитларга карап, таныр-танымас аптырап торган кебек тордылар да араларыннан берсе:

– Бәй, бу Вахит түгелме соң? – дип, кыяр-кыймас кына алга атлап килеп күреште.

Аның артыннан башкалар да килеп, үзләренең кулларын төрттеләр.

Бу күренешне күргән башкалар да, берәм-берәм чыгып, Вахитларны сырып алып күрешеп, аларның өс-башларына текәлеп карап, кәмит караган сыман бер хәлгә төштеләр. Берничә малай бердән:

– Галләм бабайлардан сөенче алырга!.. – дип, алга йөгерделәр.

Берничә минут эчендә авылның тын урамы җанланып китте. Күгәргән пыялалар аркылы карап торган кешеләр урамга чыгып, ашыгычлык белән Вахитларга каршы төштеләр, аларның алга баруларына манигъ[215] булдылар.

Вахитлар, бу халык дулкынының эчендә калып, бик әкренлек белән алга юнәлделәр һәм төрле яктан яудырылган:

– Исән кайттыңмы?

– Сагындыңмы?

– Нинди үзгәргән, танып та булмый! – дигән сөальләргә җавап биреп бетә алмый, Вахитларның капка төпләренә килеп җиттеләр.

Вахитка каршы иң элек Галләм абзый чыкты. Ул, чиксез каушаган яки артык шатланганлыктан, чикмәненең бер җиңен кия алмый аптырауда калган көенчә капканы ачып, Вахит белән килеп күреште.

Аның артыннан бик ашыгып Фәүзия җиңги чыкты да:

– Балам кайткан, Вахит балам!.. – дип, күрешмәс борын ук җылап җибәрде.

Фәүзия җиңги кулларын Вахитның кулларыннан алып та өлгермәс борын, Мәрьям чыгып:

– Абзый кайткан! Шәкерт абзыкаем, кайттыңмыни?! – дип, Вахитның уң беләгеннән килеп тотты да, күзләрен яшьләндереп, абзыйсының йөзенә карады.

Болар өстенә күршеләре йөгереп чыгып, үзләренең сагынуларын белдертә торган төрле-төрле сүзләр әйтеп, Вахит белән күрешә башладылар.

Бу күренеш уртасында калган Вахит, аптырап киткән кебек булса да, каушау белдермәде һәм салкын кан белән генә һәркем белән күрешеп, теге халыкларны артта калдырып, әти-әнисе һәм сеңлесе уртасында булган хәлдә өйгә кереп китте.

ХVI. Борынгыча тәэсир итмиләр

Вахит өйгә керү белән, өй эчендә каушау катыш шатлык туды. Сөйләргә теләгән сүзләр күп булса да, сүзне кайдан башлап алып китәргә аптырап калдылар. Шәкерт көенчә генә солдатка озатылган Вахитның төсендәге үзгәреше, башындагы картузы, өстендәге соры шинеле, аягындагы калын табанлы итеге өйдәге кешеләргә аны әллә нинди бер чит кеше кебек иттереп күрсәткәндәй, борынгы шәкерт вакытындагы матурлыгын югалткан борынгы Вахит икенче бер кешегә әйләнеп кайткан кебек булып килеп басты…

Ул өстендәге киемнәрен салгач, кайтадан исәнлек-саулык сорашып алганнан соң, тагын да сүзсез калдылар. Ләкин Вахит, үзе элек сүз алып, әтиләренең исән-саулыкларын, тормышларын сораша башлап, бу сүзсезлекне бетерде. Ул бу ел күпме иген чәчүләрен, күпме җирләре барлыгын, боярның җир хакын күтәрү-күтәрмәвен сорашты. Боярларның урман каравылчысы тарафыннан үтерелгән Сәхинең ни өчен үтерелүен сорап алганнан соң, уйга калгандай булды.

Вахитның әле яңа гына кайтып та, онытылып беткән Сәхинең үтерелүен сорашуы аның әтиләре өчен кызык кына булып күренде.

Алар Галләм абзый белән шундый сүзләргә керешеп киткәндә, Фәүзия җиңги белән Мәрьям өлтерәп[216] йөреп чәй хәзерләп җибәрделәр. Куллары эштә булса, күзләре Вахитта булып, аның һәрбер сүзен йотардай булып тыңларга тырыштылар.

Чәй янында сүзләр тагын да төрлеләнә төште. Күрше картлары кереп, сүзләрне тагын да арттырдылар. Үзләренең Вахитны сагынуларын сөйләп, «кяфер» коллыгыннан котылып кайтуына шатлануларын белдерделәр.

Вахит, үзенең солдатта йөргәндә күргән нәрсәләрне өстән генә сөйләп үткәннән соң:

– Солдатка бару, бер яктан, ярый икән, без монда гына йөрегәндә бернәрсә дә белми ятабыз икән. Андагы төрле гыйбрәтләр аңлаган кеше өчен бик күп сабаклар бирә икән, – дигән сүзләрне әйтеп, үзенең солдатта йөреп кайтуы өчен үкенмәгәнен белдерү өстенә ниндидер болар аңламаган серле эшләрнең булганын да аңлатып куйды.

Картлар белән Галләм абзый да, Вахитның сүзләрен тыңлаганнан соң:

– Шулай инде, без монда ятып берни дә белми торабыз, йөрегән кеше һәммәсен дә күрә шул, йөргән таш шомара шул… «Күп яшәгән ни белгән, күпне күргән – шул белгән», – дип, аның сүзләрен җөпләп куйдылар.

Галләм абзый Вахитның болай ачылып кайтуына шатлануын белдерү өстенә:

– Бик зур михнәттән исән-сау котылды инде, моннан соң укып мулла булырга язсын, безнең кебек мужик булып калмасын иде инде! – дип, Вахитка карады.

Башкалар да, Галләмнең сүзен куәтләп:

– Шулай инде, ничә еллар тырышып укыган гыйлем әрәм булмасын иде, без дә аның мулла булуын көтеп кенә торабыз, – диделәр.

Вахит, боларга җавап бирми, сүзне икенче якка борып:

– Йөрү дә, күрү дә кирәк. Шуның өстенә безнең мәдрәсәләрдә түгел, бәлки дөньяның уңын-сулын белдереп, аң бирә торган җирдә укырга кирәк икән, мин, солдатта йөреп, шул тәҗрибәне алдым, – диде.

Аның бу сүзләрен тыңлаучылар аңлап җитмәделәр һәм:

– Без укымаган кешеләр белмибез инде, укыган кешеләр кайда да хур булмыйлар шул, – дип өстәп кенә куйдылар.

Вахит кайткан көнне Галләм абзыйларның өй эче бәйрәм төсен алды. Килеп күрешеп китүчеләрнең саны да булмады. Фәүзия җиңги белән Мәрьям кунак сыйлаудан бушамадылар. Тик кич булгач кына, өй эче аулак калып, Вахит белән туйганчы сөйләшеп утырдылар.

Иртәгесен иртүк тору белән һәркем тагын да эшкә керештеләр. Галләм абзый шушы шатлыклы көннәрдә суяр өчен атап куйган симез ту[217] сарыкны суеп ташлады; Фәүзия җиңги, аңа булышу белән бергә, бәлеш өчен ярма бүрттерү кебек эшләрне эшләргә кереште; Мәрьям өйнең эчен матурлар өчен үзенең соңгы елларда суккан, башлары төрле төсләр белән бизәкләнгән тастымалларын элеп кую өстенә абзыйсының намаз җиләннәрен, читекләрен, чалмасын, түбәтәен сандыктан чыгарып куйды. Вахит, ишегалдына чыгып, андагы сабан тырмаларны карап, малларга печән салып йөрү белән бергә, әле әтисе, әле әнисе, әле Мәрьямгә төрле сүзләр кушып, төрле сөальләр биреп күңелләндереп йөреде.

Өйлә намазыннан чыгуга, авылның картлары һәм күршеләре белән бергә муллаларны чакырып кайтырга күрше малайлары йөгертелде.

Алар килер вакыт якынлашкач, Фәүзия җиңги, Вахит янына килеп, ипләп кенә:

– Балам, хәзер муллалар, авыл картлары киләләр, син шушы киемнәреңне ташлап, әнә теге мөселман киемнәреңне киен инде! – дип, Мәрьям хәзерләп куйган киемнәрне кияргә тиеш икәнен аңлатты.

Вахит, аларны тотып караганнан соң, кара түбәтәйне алып киде дә, башкаларын читкә этеп:

– Болары торып торсыннар әле, алып куй, Мәрьям, хәзергә кирәкләре юк, – дигән сүзләрне әйтте.

Әнисе дә, Мәрьям дә аптырау катыш:

– Муллалар алдында болай килешмәс бит, – диделәр.

Вахит, бер дә аптырау күрсәтми:

– Мин аларны яшь чагымда күп кидем инде, хәзергә торып торсыннар әле, мине көчләмәгез, әни… – дип кенә җавап бирде.

Галләм абзый, ике арага төшеп:

– Көчләмәгез инде, хәзер Вахит ничек кирәк икәнен үзе белә торгандыр, ул бит сабый бала түгел, – дип көлеп куйды.

Шушындый шатлыклы көндә, кадерле кунаклар чакырылганда да киелүдән мәхрүм калган киемнәрне Мәрьям, кире кулына алып, төрлесен төрле җиргә элеп куйды.

Килгән кунакларның һәрберсе, Вахит белән күрешеп, шул ук бертөсле исәнләшү, фатиха кылышу, бер сүзне кабатлаудан соң урыннарга утырдылар. Иң соңыннан мулла, мәзин килеп, капкадан кергәндә үк, төче телләнеп:

– Шулай, Галләм, Ходай тәүфыйк биреп, исән-сау йөреп кайту бик зур бәхет, остазлар фатихасын алган кеше һичбер вакытта хур булмас, инде үзе шулай безнең кебек булырга язсын, – дип сөйләнеп өйгә керделәр һәм Вахит белән күрешеп, түрнең башына менеп утырып дога кылганнан соң, тагын исәнлек сорашып, нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булып, Галләм абзыйга карап алдылар. Галләм абзый, ике кулын алдына куеп:

– Хәзрәт, әрвахлар рухына берәр аять рәхим итсәгез иде, – дип, Коръән укуын үтенде.

Хәзрәт, тирә-ягына каранып тамак кырганнан соң, Коръән укырга кереште.

Күптән бирле ишетелмәгән Коръән уку авазы Вахитка бик сәер тоелды. Мулланың чалмасы ямьшәйгән, авызы чалшайган, тавышы тупасланган төсле. Вахитка борынгы шәкерт булып йөргән вакытта матур һәм ягымлы булып күренгән бу нәрсәләр хәзерге көндә ул ягымлылыкларын һәм матурлыкларын югалткан кебек булып күренделәр.

Хәзрәтнең Коръән укуы бик озын тоелып, инде «сөбханәкә» укып җибәрә дигәндә, һаман да икенче аятьне башлап китүе тыңлап торучыларны ялыктырып, хәзрәткә каршы ачу тудырды.

Коръән укылып беткәч, авыз эченнән генә кылынган догалар да, соңыннан өләшенгән сәдакалар да борынгы кебек алда көтелгән зур бәхетләргә ирештерергә сәбәп булган изге гамәлләр төсле булып күренә алмадылар. Вахит, бу Коръән уку һәм сәдака бирүләргә өстән генә карап утырганнан соң, дога кылганда бернәрсә дә укымый, бит сыйпаганда бармак очларын иягенә тигезеп алу белән генә канәгать итте.

Хәзрәт, Коръән укып, дога кылып беткәннән соң, бу эшләрнең ямьсезлеген үзе дә сизгән кебек, сүзен дөньяви тормышка борып җибәрде һәм, Вахитка карап:

– Сез, мулла Вахит, рабыгы мәскүннең[218] күп җирләрен күреп кайттыгыз. Безнең монда, ягъни мәсәлән, һаман шулай бертөсле барыш әле. Сезнең йөргән җирдә көнкүрешләр ничек? Анда да безнең кебек мөселман халыклары бармы? – дигән сөальләрне бирде.

 

Вахит хәзрәтнең сөальләренә каршы:

– Анда мөселманнар юк югын да, мәгәр бик яхшы халыклар бар. Мөселман булмасалар да, һичбер алай сине гаепләмиләр, көнкүрешләр анда да безнең мондагы кебек: ярлы халыклар авыр торалар, байлар шәп торалар. Шуның өчен бу ике төрле халык арасында бер дә татулык юк… – дип, бераз гына сөйләп алды.

– Шулай инде, бу дөнья тигез түгел шул. Шулай булуның бик зур хикмәте бар, аны Ходай белми генә шулай итмәгән… Байлар булмаса, ярлылар эш таба алмаслар иде, байлар малның кадерен белмәсләр иде. Шуның өчен байларга да, Алланың биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, өсләренә төшкән зәкят кебек фарыз гамәлләрне үтәргә, ярлыларга да Ходаның биргәненә сабыр итәргә кирәк иде, – дип, хәзрәт вәгазь сымак нәрсәләр сөйләп алып китте.

Вахит, үзенең аңлаган кадәре белеме белән аңа каршы сөйләп китәргә уйласа да, бердән, үзенең кичә генә кайтуын, икенчедән, монда гына сөйләп бернәрсә дә аңлата алмавын күңеленнән кичереп, сүзне озакка сузмады.

Хәзрәт тә, Вахитның рухында нинди дә булса бер үзгәреш барлыгын сизеп, сүзне өстән генә бетерергә тырышты.

Шулай итеп, Вахит кайту хөрмәтенә ясалган Коръән укыту мәҗлесе көткән кебек күңелле чыкмады. Шуңа караганда иске йолаларның Вахит каршындагы әһәмияте азайганын күрсәткән бер төстә мәҗлес тәмам булып, барына фатиха кылу белән, кунаклар таралып киттеләр.

211Истиска – корылыктан яңгыр теләү.
212Приговор – бу урында «имза җыйды» мәгънәсендә.
213Серәеп – калкып.
214Чибик – зәгыйфь.
215Манигъ – киртә.
216Өлтерәп – ыгы-зыгы килеп.
217Ту – симертелгән, кысыр.
218Рабыгы мәскүннең – «кешеләр тора торган җирнең дүрттән бересе» дигән сүз. Америка һәм Австралия кәшеф ителмәгән һәм Каф таулары бар дип йөрелгән иске заманда җир йөзен шулай «рабыгы мәскүн» дип йөрткәннәр. – М. Гафури искәр.