Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Үлемгә караш

Баш мөхәррир Зәки Нури яңа бүлек мөхәррирен чакырта.

– Барлас Камаловның повестен карап чыктым. Ләкин «Басарга!» дип кул куя алмыйм. Соңгы абзацта гына төп героен үтереп куйган. Быел журналның алты санында алты повесть басылды, алтысында да мәет күтәреп чыгалар. Пессимизм түгелме соң бу? Өстәгеләр ни әйтер?

– Совет илендә үлем юк, димәкче буласызмы, Зәки ага?

– Алай ук димим дә… Чагыштырып кара әнә, капиталист черки тешләсә дә егылып үлә… Ә бездә тугыз баллы җир тетрәү вакытында тугыз этажлы йорт убылып төшә, ә берәү дә үлми, шулай бит?!

– Шулай, Зәки ага.

– Шулай булса чакырт Барлас Камаловны, терелтеп китерсен Гапсаттарын! Моның әллә ни катлаулылыгы юк, менә укып күрсәтәм, шушы төшен үзгәртсен дә… «Гапсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Күңелдә һич август түгел, май ае иде. Тик өйгә кайтып керүгә, салават күперенең һәммә төсләренә манылган кәефем кара пәрдәгә уралып калды. Әти миңа телеграмма тоттырды. «Бабай үлде. Мирхәйдәр» дип язылган иде анда».

…Бүлек мөхәррире хәлне сөйләп биргәч, Барлас Камалов башын кашып, бераз уйланып утырды да ризалашырга мәҗбүр булды. Икенче көнне ул «Актуган Гапсаттары» исемле повестен болай үзгәртеп китергән иде: «Гапсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Нур өстенә нур өстәп, кайтуыма өч көн дигәндә, Мирхәйдәр абыйдан хат килеп төште. «Зур куанычыбызны уртаклашабыз. Ни гомер үткәч, бабайны тагын бер Дан ордены – I дәрәҗәлесе эзләп тапты… Шулай итеп, Гапсаттар солдат – полный кавалер хәзер!..»

Зәки Нури повестьның азагын укыды да:

– Күз алдында терелттек. «Басарга!» дип кул куярга була хәзер, – диде. – Совет үлеме – дөньяда иң бәхетле үлем! Шулай да… Үлем белән бик злоупотреблять итмик…

Дәрәҗә тәме

Язучылар берлегендә эшли башлагач, яшь шагыйрь Равил Фәйзуллин, бер төркем өлкән язучыларны туплап, Сарман районына әдәбият көннәре үткәрергә чыга. Арада драматург Сәет Кальметов та була. Аның иҗатын Равил Фәйзуллин бик белеп бетерми, халыкка ничек тәкъдим итәргә? Аптырагач, ул өлкән язучының фронтовик булуына, сугышны сержант званиесендә тәмамлавына басым ясап сөйли.

Икенче авылда халык белән очрашу вакытында Сәет Кальметовны лейтенант дәрәҗәсенә күтәреп җибәрә. Үзе эченнән шикләнеп тә куя. Әмма Сәет Кальметов бернинди ризасызлык күрсәтмәгәч, юмартланып китеп, өченче авылда аңа – капитан, дүртенче авылда исә майор дәрәҗәсен биреп ташлый. Хәрби дәрәҗәсе арткан саен, Сәет Кальметов яңадан-яңа сугыш детальләре табып, тагын да очыныбрак чыгыш ясый икән.

Ниһаять, район үзәгендәге Мәдәният сараенда хушлашу кичәсе була. Равил Фәйзуллин берәм-берәм язучыларга сүз бирә. Менә Сәет Кальметовка чират җитә. Костюмын үтүкләп, яңа галстук тагып, бүген инде полковник булырга җыенып, трибунага таба барып яткан Кальметов «сержант» дигән сүзне ишеткәч өнсез кала, Равил Фәйзуллинга рәнҗүле караш ташлап, кабаттан сержант роленә кайтып төшә алмыйча тора.

Рапорт

Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. Ул чактагы студент Зөлфәт дежурлыкны курсташы Мөдәррис Әгъләмовка тапшырган. Менә-менә ишектән майор Шакиров килеп керергә тиеш. Мөдәррис рапортын инде йөз мәртәбә авыз эченнән кабатлаган. «Товарищ преподаватель! Во время моего дежурства…» дип башлыйсың да…

Менә ишек ачыла, һәм класс дәррәү аягүрә баса. Майор Шакиров рапорт кабул итү кебек ләззәтле мизгелгә әзерләнә. Мөдәррис «Смирно-о!» командасы бирә дә җитез адымнар белән майор каршына килеп баса, киноларда немец солдатларыннан күреп калганча, үкчәсен үкчәгә бәреп честь бирә. Чатнап торган тавышын яңгыратып, рапорт бирә башлый:

– Товарищ предатель!..

Аһ, каһәр суккан чытырманлы урыс теле! Җиңел генә әйтәсе иде бит… Класс гөр килеп көләргә тотына. Мөдәррис тотлыгып кала. Майор Шакиров агарып чыга. Дулкынланган чакта шундый гадәте бар аның: сул күз кабагы тартыша башлый, уң терсәге белән ул үз касыгына төртеп куя. Совет майорына «предатель» дигән хәтәр сүз әйтүдән каушап калган Мөдәррис тә нәкъ Шакиров хәрәкәтләрен үзе дә сизмәстән кабатлый: сул күз кабагы тартыша, уң терсәге белән үз касыгына төртеп куя.

Моны ук көтмәгән майор кычкырып җибәрә:

– Ещё дразнишься!.. Вон из класса!

Шул китүдән Мөдәррис Әгъләмов хәрби кафедрага бүтән әйләнеп кайтмый. Университет белән дә хушлаша.

Шуннан бирле, урамда хәрби кеше күрсә, Мөдәррис Әгъләмнең сул күз кабагы тартыша, уң терсәге касыгын эзли торган була…

Ишек уючы

Римзил Вәлиевме?.. Үземе?! Кызык кеше. Беркайчан да төшенкелеккә бирелеп үз-үзен изаламас, шуңа күрә аның гәүдә авырлыгы да көннән-көн олыгаю ягына арта бара.

Әүвәл ул, «Агитатор блокноты» чыгарырга дип, газета-журнал нәшриятына эшкә килде. Үзенә бирелгән бер ярым бүлмә арасын бикләп, гел уйламаган җирдән яңа ишек тиште дә эштән китеп барды. Артыннан «Офык» журналы чыгып калды…

«Идел» журналының баш мөхәррире булып килгәч, Язучылар берлеге бинасында аңа берьюлы дүрт-биш зур-зур бүлмә бирделәр. Римзил Вәлиевнең фантазиясенә монда чикләнмәгән мөмкинлек иде. Башта ул каушап та калды шикелле. Аннары… тотынды, мин сиңа әйтим, тотынды, җиң сызганып… Стеналар умырылып төшә – яңа ишек пәйда була, кичәге ишек турында – стена. Ике ел эчендә астын өскә китерде бу революциягә кадәр төзелгән бинаның. Ишек тишәр урын беткәч, Римзил әфәнде утырып бер уйлады да тәвәккәл генә кулын селкеп китеп тә барды. Артыннан «Идел» нең менә дигән саннары бер-бер артлы чыгып калды.

Аурупага Пётр патша тәрәзә тиште, дигән булалар. Урысның ул чордагы тәрәзәсе татарның мунча төнлегеннән зур булмаганын да онытмыйк… Ә менә Римзил әфәнде егерменче гасырның туксанынчы елларында беренчеләрдән булып «Азатлык» ка, ягъни Аурупага, киерелеп, ишек тиште.

Аннары… «Дөнья» газетасы чыгарыр өчен, аңа «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән урын бирделәр. Әмма бу газетаны чыгару шома гына бармады. Сәбәбе Римзил әфәнденең булдыра алмавында түгел иде, әлбәттә. Сәбәп башкада иде… Әлеге бина Ленин мемориалы булырга тиешле иде, тере кешеләр өчен түгел, ә үлгән кеше өчен исәпләнгәнгә, бу бина бик тырышып мәрмәрдән һәм затлы агачтан салынган иде. Ни талпынып карады Римзил әфәнде, ничек кенә бәргәләнмәде – юк, яңа ишек урыны тишәргә тәки ирек бирмәделәр үзенә. Стена җимереп ишек тишкәндә генә яңа дәрт, илһам алырга гадәтләнгән Римзил әфәнде, җанын кая куярга белмичә, әле анда, әле монда сугылды да… Мисырга Тутанхамон пирамидасын карарга дип китеп барды. Каһәр суккан фиргавеннәр пирамида төбенә ишекне безнең эрага кадәр үк тишеп куйганнар икән шул. Әмма утырып уйлар уйлар өчен яратылмаган Римзил әфәндене туктатам димә. Ул ничә гасырлар буе эшсез яткан сфинкска, күз кысып, баш селки дә Мисырдан Шәрыкка китеп бара.

Бүгенге көндә ул, каян ишек тишәргә була икән дип, таяк белән суккалый-суккалый, меңнәрчә чакрымнарга сузылган Бөек Кытай стенасы буйлап бара, диләр. Әгәр кытайлар аңа ишек тишәргә рөхсәт бирсәләр, үз иероглифлары белән ул аларга менә дигән журнал чыгарып бирәчәк.

* * *

Ниһаять, газета-журнал чыгарып кына баеп булмасын аңлаган диләр Римзилне. Соңгы вакытларда ул Бөтендөнья татар радиосы ачып мәш килә. Татар кылыч белән дөньяны яулый алмады, эфирда Җир шарын урап алачак, дип әйтә, ди. Моның өчен ике антенна кую җитә икән. Берсен – Керкәле тау башына, икенчесен Хеопс пирамидасы очына куясы да… Аннары инде… Яңгырат, әйдә, «Баламишкин» ны, татарым, экватор әйләнәли!

Хикмәт нәрсәдә?

Сиксәненче еллар. Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов Мәскәүдән һәм чит илдән килгән әдипләрне кунак итә. Казан урамнарын күрсәтеп йөри. Тротуарлар шактый тузанлы, әллә каян гына җил чыга да Казан ханлыгы чорыннан бирле әйләнештә йөргән тузанны биткә китереп сылый. Җилнең мондый да тәрбиясез кыланышыннан тәмам туеп, теш арасында тарихи ком бөртекләре шыкырдый башлагач, Сергей Михалков иптәш Ахуновны читкәрәк алып китә дә, дулкынлануыннан тотлыга-тотлыга:

– К-К-Казаныгызны әйтерием. Ч-ч-чит ил кунаклары алдында оят. Нинди пычраклык бу! Мәскәү белән чагыштырырлык та түгел!..

– Ә сез чагыштырмагыз да, Сергей Владими- рович, – ди Ахунов. – Мәскәүнең дворниклары – татарлар бит, ә Казанның урам себерүчеләре – урыслар.

Юморны бәяли белгән Михалков шаркылдап көлә башлый. Ахуновның җилкәсеннән кага:

– Шәп әйттең. Молодец! Минем үземдә дә татар каны бар бит, ничә процент икәнен генә кистереп әйтә алмыйм…

– «Т» авазын тотлыгып әйтүегездән үк сизгән идем мин аны, – дигән Гариф Ахунов.

Сынмаган

Шагыйрь Разил Вәлиев үзе кебек үк җор телле энекәше Рәмзил белән Васильевода дача төзи. Алны-ялны белми атна-ун көн эшлиләр болар.

Шулай беркөнне Рәмзил кыбырсый башлый:

– Абый, Казанга кайтып килик.

– Ни калган анда?

– Болай булмый, абый, кайтып килик Казанга.

– Ни җитми сиңа?! Ашарыңа-эчәреңә бар, сандугачлар сайрый, һава әйбәт.

– Атна буе газета укыган юк, радио тыңламыйбыз, бер хәбәрсез…

– Башыңны ял иттер әзрәк.

– Үкенечкә калмасын, дим, абый. Сугыш-мазар чыккан булса… Бөтен дус-иш түшенә орден-медаль тезеп кайтачак, без, икәү, бернәрсәсез торып калабыз бит…

* * *

Берничә елдан соң Рәмзил, зур тизлек белән «Жигули» енда барганда, йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. «Жигули» е тәмам җимерелеп, арт тәгәрмәчләре генә исән кала. Үзенә унҗиде тапкыр операция ясыйлар.

Айлар буе янында торып саклаган хатыны беркөнне түзми, Рәмзилгә болай ди:

– И-и, ничекләр генә терелерсең инде, бөтен җирең сынып беткән бит…

Тарттырылган, күтәртелгән, гипска катырылган, марляга уралган гәүдә эченнән Рәмзилнең тавышы килә:

– Кайгырма, сиңа иң кирәк җире сынмаган бит әле…

Плагиат

– Бер кеше аркасында нинди саннан колак кактык бит, ә?! Соңгы тапкыр халык саны алуны әйтәм. Татарлар алты миллион да тугыз йөз туксан тугыз мең дә тугыз йөз туксан тугыз плюс Мөдәррис Әгъләмов булып чыкты бит.

 

– Ничек алай?

– Суң, Мөдәрриснең таныклыгы да, паспорты да юк. Пропискада түгел. Шуның аркасында җиде миллионга тулмый калдык. Совет илендә Мөдәррис Әгъләм дигән кеше бөтенләй чутка кермәгән. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм генә бар икән.

– Син аның ашап утырганын күргәнең бармы?

– Ашау белән ваклана ди! Мөдәррис Әгъләм дигән кеше Җир шарында да исәпкә кермәгән, аңлыйсыңмы син? Әнә бит, дүрт миллиард та тугыз йөз туксан тугыз миллион да тугыз йөз туксан тугыз мең дә тугыз йөз туксан тугызга тулгач, шул Мөдәрриснең паспорты булмау аркасында, биш миллиардка җитә алмыйча күпме таптандык.

– Ашамагач та… Кушаматы да «Изге» бит әле аның. Дөкәмитләре дә булмагач… Әллә, мин әйтәм, тегеннән… чит планетадан ташлап киттеләр микән аны, ә?!

– Чынлап та… Мин үзем дә шикләнебрәк йөри идем. Сәер яклары бик күп бит аның. Бармаган җиреннән кайта, кайтмаган җиренә бара. Күрмәгән кешесен күрә. Егылган чакта егылмый кала. Атка атланган килеш поездга утырып, самолёт белән җәяү йөрергә мөмкин. Яңгырлы көнне Кол Гали булып уяна, кояшлы көнне Тукай…

– Плагиат диләр аны, дөрес булса, шигырьләрен үзеннән чыгарып язмый икән.

– Кит аннан! Гайбәт сөйләмә!

– Шулай, туган. Үзеннән чыгармый икән шигырьләрне. Колагына пышылдаганны гына язып бара икән. Кем дип… Пәйгамбәрләр пышылдаганны…

Гәп
(Әхәт Гаффар белән әңгәмә)

– Туктале, тукта! Әгәр тау Мөхәммәд янына килмәсә, Мөхәммәд тау янына килә, дисеңме? Уйлап карыйк әле. Тау килми дә килми инде Мөхәммәд янына, бу һәркемгә билгеле. Тау килмәгәч, әлбәттә, Мөхәммәд үзе аның янына бара. Монда нинди хикмәт бар инде, җә?!

– Нигә, әйбәт әйтелгән бит.

– Сүз ике зурлык турында бара: берсе – тау, икенчесе – Мөхәммәд.

– Чагыштыру аша җиңел аңлашыла ул. Әйтик, Сибгат Хәким Чыңгыз Айтматов янына бармаса, Чыңгыз Айтматов Сибгат ага янына үзе килә.

– Алар бит икесе дә глыба! Таулар!.. Мисалың уңышлы түгел.

– Алай булгач… Әгәр Зөлфәт Мөдәррис Әгъләмов янына килмәсә, Мөдәррис Әгъләмов Зөлфәт янына килә.

– Алар бит икесе дә изге. Пәйгамбәрләр! Чагыштыру объектының берсе тау булсын.

– Мөхәммәд пәйгамбәр гел Рөстәм Мингалимгә охшагандыр кебек тоела миңа.

– Мөхәммәд тәмәке тартмаган.

– Филтерлене дәме?

– Күңеле йомшак кеше, гадәттә, каты тәмәке тарта. Шушы Мәскәүдә укымаган язучы белән сөйләшүдән дә авыр нәрсә юк.

– Суң, Мөхәммәд пәйгамбәр башы белән тау янына бара бит. Менә шуны аңлата инде канатлы сүз. Син үзең!..

– Аңла… тау бит Мөхәммәдтән биегрәк. Ә бу әйтемдә нәрсә?! Әгәр Туфан Миңнуллин Камил Кәримов кабинетына кермәсә, Камил Кәримов үзе Туфан Миңнуллин кабинетына керә. Шулай, әлбәттә. Кая барасың! Күз алдына китер әле: председатель өстәл почмагындагы кнопкага имән бармагы белән басуга, чалбарлы секретарь кыз ыспай корпусын боргалап килеп керә һәм шунда ук Камил Кәримовны чакырырга чыгып та китә. Камил Кәримовның үзеннән бер карышка озынрак шагыйрә белән сөйләшеп утырган чагы була, ул, аңардан гафу үтенеп (4 ел культура институтында уку нәтиҗәсе), өстәл артыннан дәррәү куба да председатель кабинетының катлы-катлы ишекләрен бәреп ача-яба (Шәле кайнарлыгы) килеп тә керә. Менә шулай. Мөхәммәднең тау каршына баруы кебек үк инде ул Камилнең председатель кабинетына килеп керүе. Моның нәрсәсенә шаккатасың? Шик тә юк, эш белән кергән уңайдан Камил Кәримов фатир һәм башка гозерләрен дә әйтеп өлгерергә, Никарагуа вакыйгаларына да кагылып алырга мөмкин. Шәле суы күп сөйләшү куәсенә тозны шактый җибәргән. Беләсең микән, Шәле авылы мең дә биш йөз хуҗалыктан тора бит. Хикмәтле як! Бүтән авылларда өй түбәсен гадәттә акка, яшелгә, сарыга буйыйлар. Ә Шәледә… бөтен өй түбәләре дә җете кызылга манылган. Ишеткәнең бардыр: Испаниядә тореадорлар, үгезне котырту өчен, кызыл материя тотып чыгалар. Кызылга күркә дә кабарына һәм «ачкыч бәйләме» шалтырата башлый. Фикерем шул: Шәле кайнарлыгы әнә шул кызыл түбәләрдән килә Камил Кәримовка. Анысы дөрес… Туфан Миңнуллин артык җәелеп китәргә ирек бирмәс аңа (стиль башка…). Димәк, әлеге әйтем халык арасына бөтенләй ялгыш мәгънәдә кереп киткән.

Киресен әйтеп карыйк әле, бөтенләй башка яктан ачылып китәчәк. Тыңла син, Мәскәүдә укымаганың күренеп тора, тыңлый белү культурасына өйрәнергә кирәк. Гариф Ахуновтан үрнәк ал әнә, кешене ул тирәңдә уңлы-суллы йөреп-йөреп тә тыңлый белә… Әйтеп карыйк әле киресен: «Әгәр Мөхәммәд тау янына килмәсә, тау үзе Мөхәммәд янына килә». Сизәсеңме, мәгънә ничек тирәнәя: Мөхәммәд каршына тау үзе килә!

– Кызык. Димәк, тормышта болай: әгәр берәр студенты Мөхәммәт Мәһдиев янына килмәсә, Мөхәммәт Мәһдиев үзе студент янына бара.

– Тагын аңламадың! Чагыштыру объектларың төгәл түгел. Язуыңда да сизелә ул синең. Пляжда кызынып ятучы хатын-кызны яңа күннән тегелгән камыт белән чагыштырасың. Беренчедән, Мөхәммәт Мәһдиевне тау дип уйлыйсың икән, бездә һәр язучының үзен тау белән чагыштыру хокукы чикләнмәгән, ә студентны инде… кем-кем, пәйгамбәр белән…

– Димәк, киресе болай: әгәр Камил Кәримов председатель кабинетына кермәсә, председатель үзе Камил Кәримов кабинетына керә булып чыга.

– Бу очракта инде чагыштыру объектлары икенче күренеш ала: беренче объект бөтенләй төшеп кала, икенче объект, Мәскәүчә әйтсәк, превращается в величину. «Дедукция» дигән терминны беләсеңме? Логикадан Зәет Мәҗитовта укыдыңмы әле син? Э-һе… Шулай итеп, Мөхәммәд шундый көчкә ия ки, хәтта тау булып тау үзе аның каршына килә. Моннан соң шулай язарга кирәк халыкның бу хикмәтле сүзен.

– Кызык…

– Әйбәт кеше син үзең. Соңгы елларда әйбәт кешеләр Союзга күпләп керделәр. Кешеләргә әйбәт булып күренә белү – бер талант ул. Әмма күп көч, түземлек сорый. Галимнәр исәпләп чыгарганнар: бик кәефсез чагыңда да, үзеңне көчләп һәм табигый хәлгә җиткереп, начальник каршында бер елмаюың 17 бит проза язарга киткән илһамны ала, диләр.

Әйбәт кешеләр талантсыз була, дип әйтергә җыенмыйм мин. Гәрәй Рәхимне рәнҗетәсем килми. Бервакыт шулай, әйбәтлек турында сөйләшкәндә, Гәрәй үзе дә: «Әллә миңа әзрәк усаллашырга микән?» – дигән иде. «Булмый, Гәрәй, – диделәр аңа, – никадәр усаллансаң да, шутка дип караячаклар, барыбер ышандыра алмаячаксың», – диделәр аңа. Шуннан соң Гәрәй Рәхим, авыр сулап: «Ярый инде, алай булгач, элеккечә калырга туры килер», – дигән иде. Әйбәтлек кирәк анысы… Мин бу очракта Мирсәй ага Әмир әйткән «мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык» турында әйтәм. Тыйнак кешегә тәнкыйть тә, җитәкчеләр дә сүз әйтә алмый бит. Хәтта трамвайда билетсыз эләксә, контролёрлар да тыйнак кешегә штраф сала алмый. Ә ул һаман тыйнак кына яза бирә, тыйнак кына китап чыгара һәм «әйе» дип кенә йөрергә хөкем ителә… Ә «юк» дигән каршы фикерләре эчендә җыела барып, җыела барып… Тартырга бармы синең? «Дымок» мыни, рәхмәт, андыйны тартмыйм.

– Кызык…

– Мәскәүдә укымаган кешегә һәммә нәрсә дә кызык инде.

– Анда укымаганлыгым каян сизелә соң минем?

– Разил Вәлиев әйтмешли, «Татмебель» дә эшләнгән ботинкаңнан.

– Шул гынамы?

– Гына түгел шул. Дедукцияне әйттем бит, логиканы Хатип Госманда укыдыңмы әле син? Э-һе… Акыл физзарядкасы ясап ал әле. Әйтик, син көн дә, иелеп, кримләнгән тупас башлы ботинкаңның шнурын бәйлисең, шулай бит?! Көн дә. Ә информация баш миенә күзләр аша керә. Баш һәм аяк икесе дә бәйләнештә. Чөнки алар икесе дә гәүдәнең соңгы нокталарын тәшкил итәләр. Аерма тик шунда гына: аякның башы бар, әмма башның аягы юк…

– Кызык…

– «Литературная газета» ның соңгы битен укыштыргалаштыргалыйсыңмы? Анда әлеге дә баягы әйтемне бөтенләй яңача яздылар бит.

– Ничек итеп?

– «Әгәр тау Мөхәммәд янына килмәсә, Мөхәммәд аны җир белән тигезли» дип.

– Бусы… Бусы, туган, у-пас-ныы!..

– Курыкма, мин сиңа тимәм…

– Син үзең дә тыйнак кеше бит. Кыланасың гына.

– Талантсыз димәкче буласыңмы?

– Гафу ит, әйбәт димәкче идем.

– Мементо мори!

Исемдә икән чикләвек

Яшь шагыйрь чагында Хәйдәр Гайнетдинов «Ялкын» журналында, куш бит тутырып, шигырьләр бәйләме чыгара. Сөенечен уртаклашырга дип, туганы Илһам Шакиров янына китә. Журналны ачып карый Илһам Шакиров, укыган сыман итә, көрсенеп куя, күзләрен челт-челт йомгалый да өстәлгә ташлый.

– Тукай булган. Такташ булган. Туфан, Хәким… Ә монда… Гай-нет-ди-нов! Кит-кит, кит, күземә күрсәтмә, энекәш. Гай-нет-ди-нов дигән шагыйрь була димени?!

Хәйдәр бу вакыйганы Язучылар берлегенең пропаганда бюросында бик уфтанып сөйләп утырды. Эльс Гаделев, аның хәленә керергә теләп, бәрхет тавыш белән, дикторларча сабыр гына:

– Чынлап та, фамилияң бик үк уңышлы түгел икән шул, егетем, – диде. – Бәлки, әтиеңнең исемен алырсың фамилия итеп… Шагыйрь кешегә килешә ул. Әтиеңнең исеме ничек әле?

Хәйдәр Гайнетдинов, теше сызлаган сыман, чыраен сытыбрак:

– Гайфетдин, – диде.

– Озынрак икән шул… Атаңның исеме дә бармый. Исемнең хикмәте бар аның… Менә син Тукай урынына Хуҗиәхмәтов дигән фамилияне куй – тарала да төшә… Менә мин үзем дә… Өч Сибгат Хәкимлек шигырьләрем бар югыйсә, чыгармый торам… Ник дисәң, фамилиям «гад» дигән тамырдан ясалган. – Тәмәкесен тартып бетергәндә, Эльс Гаделевнең йөзе яктырды: – Башка килми тора икән! Коткарып була сине, егетем! Туган авылының исемен псевдоним итеп алган шагыйрьләр дә әдәбият тарихында байтак бит. Әйтик: Укмасый, Чокрый, Утыз Имәни… Синең авылыңның исеме ничек?

Хәйдәр өметсез кыяфәт белән башын аска иде дә:

– Дүртмунча шул… – диде.

Бу исемне ишеткәч, Эльс Гаделевнең мул авызы ачылып, көләргә дә, еларга да белмичә чарасыз калды. Аның инде юатыр сүзе калмаган иде бугай.

– И-и, бу яктан да бәхетең юк икән, егетем… Авыл кырыегызда берәр тау юкмы?

– Бар, Чабак тау бар…

– Хәйдәр Чабаклы… Бу да бармый. Бигрәкләр дә бәхетсез икәнсең шул.

Әмма ничек кенә булса да шагыйрьне коткарырга кирәк иде. Уйлаша торгач, юлы табылды. Фамилияне бөтенләй кыркып ташларга дигән фикергә килделәр. Ә нигә, бер дә гөнаһ түгел, Зөлфәт яза бит әле, Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә фамилиясен искә төшергән кеше юк.

Шулай итеп… Хәйдәр фамилиясен ташлады һәм… шигырь язмый башлады.

Ни бит…

Илдар Юзеев белән җырчы Рафаэль Сәхәбиев урамнан баралар икән. Каршыларына композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп чыккан. Күрешкәч, ул, Сәхәбиевнең җиңеннән тотып:

– Ниме?.. Ни бит син, чукынчык! Бик нитеп тордылар әле сине радиода. Мин дә ниттем. Минем теге нине нитәрсең инде. Нитмә, яме! Нитеп бетергәч, миңа нитәрсең дә… Нитеп нитәрбез. Тизрәк нитәргә иде бит! – дигән.

– Ярар. Ниткәчтеннән нитәрмен, Зиннур абый, – дигән Рафаэль Сәхәбиев.

Икесе генә калгач, Илдар Юзеев:

– Ни хакында сөйләштегез сез, Рафаэль, берни аңламадым? – дигән.

– Бик гади ул, Илдар абый. Аңа бераз күнегергә генә кирәк. Зиннур Гыйбадуллин: «Хәлләрең әйбәтме? Шәп җырчы бит син, чукынчык! Бик мактап тордылар әле сине радиода. Мин дә макташтым. Минем теге җырны өйрәнерсең инде. Сузма, яме! Өйрәнеп бетергәч, миңа шалтыратырсың да… очрашып алырбыз. Радиога тизрәк яздырырга иде бит!» – диде. Ә мин: «Ярар, өйрәнгәч хәбәр итәрмен, Зиннур абый», – дип җавап бирдем, – дип шәрехләп чыккан Рафаэль Сәхәбиев.

– Кызык бу, – дип, баш чайкап куйган Илдар Юзеев, – өч сүз белән никадәр мәгънә… Хәер, егерме биш сүз белән калын роман язучылар бар безнең язучылар арасында да…

* * *

Бер тарафтарак яшәгәнлектән, Илдар Юзеев белән композитор Зиннур Гыйбадуллин күпер төбендәге азык-төлек кибетендә очрашкалыйлар икән. Бу кибеттә йөк ташучы булып телсезләр эшли. Берсеннән-берсе таза, чибәр егетләр. Алар, Зиннур Гыйбадуллинны күрүгә, елмая-елмая килеп, аны уратып алалар. Ә тегесе, егетләрнең җилкәсеннән кага-кага, нидер сөйли башлый. Авызын очлайта, башын селкеп куя, кашын сикертә, бот чаба, аягын күтәреп ала, йодрыгы белән маңгаена суга, күзен кыса, бармакларын көзән җыергандагы кебек селкетә – егетләр исә бөгелеп-бөгелеп көләләр, рәхәтләнәләр генә.

Беркөнне Илдар Юзеев ярты сәгать буе кәнфиткә чират тора. Зиннур Гыйбадуллин исә ярты сәгать буе теге егетләр белән бер читтә тавышсыз гына сөйләшә. Әлеге дә баягы бөтен әгъзаларын хәрәкәттә тота.

Соңыннан Илдар Юзеев аңардан:

– Шулкадәр озак ни сөйләдең, син аларның телен беләсеңмени? – дип сораган.

– Ни бит, – дигән Зиннур Гыйбадуллин. – Ниткән бит инде… Нитәм дә… Нитәләр… Нигә нитмәсеннәр, мин бит ни!..

Берни аңламаган Илдар Юзеев:

– Зиннур, миңа да шул кул-аякларың белән телсезләр телендә генә сөйлә әле, – дигән.