Үзем белән очрашу

Tekst
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Үзем белән очрашу (җыентык)
Үзем белән очрашу (җыентык)
E-book
Szczegóły
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

ДҮРТ КЕНӘ СӘГАТЬТӘ

(Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал белән соңгы сөйләшү)

Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәребез белән без ихластан горурланабыз…

Татарның зур әдәби мирас китабында Гамил Афзал иҗаты аерым урын алып тора. Юмор һәм сатира остасы буларак танылган әдип, шактый озын, катлаулы юл үтеп, зур сынаулар аша узып, шигърият юлына килеп җитә һәм ничәмә-ничә еллар шул юлдан, бер дә тайпылмыйча, «елый-елый, көлә-көлә», «кеше бәхете өчен сөенеп» атлап килә, үз сукмагын сала.

Гамил Афзал май аенда 82 яшен тутырды һәм әле дә, Аллага шөкер, үзенең егетлеген саклап, җор телле, яшь күңелле булып кала бирә. Дөрестән дә, күңел барыбер картаймый, барыбер яшьлектә торып кала икән шул. Әдипнең үзе белән кабат очрашкач, мин моңа тагын бер кат инандым. Дүрт сәгать эчендә ул күп кенә хатирәләрен яңартты, бертуктамый сөйләде дә сөйләде…

– Гамил ага, балалык елларыгыз узган Такталачык авылы Сезнең күңелегезгә нинди җуелмас истәлекләре белән кереп калды?

– Әтинең тегермәненә барып йөрүемне ачык хәтерлим. Анда аңа ашарга алып бара идем. Он тарттырырга җыелган абзыйларның төрле кызыклы, маҗаралы хикәятләрен тыңлап, күңелгә шом йөгерә. Ә алар җен-пәриләр, убырлар хакында, бу җан ияләрен күрүләре турында сөйлиләр иде…

Авылда көмеш тәңкәләрдән йөзек ясаучы бер оста бар иде. Берсендә, апаларыма ияреп, мин дә аның янына киттем. Аларга – 20 тиенлек көмештән, миңа 15 тиенлектән йөзек эшләп биргәне исемдә. Ә мин исә: «Шулай эшләргә өйрәнсәм, чын оста булам», – дип дәртләнеп йөри идем.

Киез итекләргә олтан салучы Миңнегол, басу каравылчысы Гаяз (кушаматы – Матрос) абыйлар бар иде заманында…

Башкаларныкы кебек үк, минем дә кендек әбием булды. Бәйрәмнәрдә әниләр: «Күчтәнәч, хәер биреп чык», – дип, нәрсә булса да тоттырып, аның янына кертеп җибәрәләр иде. Кендек әбиемнең Кирам дигән малае белән беренче сыйныфта бергә сабак укыдык, берсендә, авылга кайткач, ул мине үзендә кунак итте.

– Сезнең «Кышкы озын кичләрдә» исемле китабыгызда тормыш юлыгыз үткен тел белән тасвирланган. Әмма 82 ел гомер үтелгән бит, үзе шуның кадәр томлыкларга тиң…

– Әйе, хатирәләр, язасы сүзләр күп, вакыт кына тар. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1930–1931 елларда Такталачыкның Бирге як мәчетендә беренче сыйныфта сабак укыдым. Безгә латин графикасы нигезендә төзелгән әлифбалар өләштеләр. «Са-ра мәк-тәп-кә ба-ра…» дип иҗекләп укуларым истә. Ә иң беренче укыган китабым Фатих Кәримнеке иде. Ул аның да тәүге китабы булган икән…

…Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде. Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалы авылларында кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорск якларына китереп ташлады. Авылдан әтинең бертуганы Әфтах та, Гыйльфан абый да безнең янда иде. Соңгысының малае Нәсим белән беренче сыйныфта да бергә укыган идек, монда килгәч тә аерылмадык. Ә ул сугышка китте дә хәбәрсез югалды.

Башта металлургия заводлары, аннары тегү цехында – мөдир, гомуми торакта комендант та булдым…

– «Магнитогорск» сүзен ишетүгә, яшьлек сандыгыгыздан иң беренче булып нинди хатирәләр яңара?

– Әлбәттә, татар театр труппасын оештырып йөрүдер. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Галиәсгар Камалның популяр әсәрләрен сәхнәгә алып мендек. Мин апам янына Башкортстанга кайтып киткәч, театр куюлар да тукталган дип ишеттем.

– Янәдән туган туфракка аяк басу кайчан насыйп булды соң?

– 1959 елда ике көн Такталачыкта торып киттем. Районда шигырьләр сөйләдем, радиодан чыгыш ясап, үземнең бу авылныкы икәнлегемне әйттем. Кулак дип сөрелүебез турында ләм-мим. Аръяк мәчетенең подвалында (хәзерге мәчет урнашкан як. – Л. Ш.) җыелышта катнаштым, дүрт такта кисәгенә беркетелгән фанерадан торган трибунада бер сәгать буе үз әсәрләремне укыдым. Утырышны детдом директоры Газиз агай (минем дәү әтием Нәҗип Газизов. – Л. Ш.) алып барды. Иң башта: «Фәләнов иптәш мондамы?» – дип, һәр кешене барлап чыкты. Газиз агай парторг икән, детдом директоры да икән ул, ак костюм киеп йөри иде…

– Шуннан соң кайтканыгыз булдымы?

– Юк…

– Нигә?

– Әтиемнең бертуганы Әфтах абыйның өен детдом иткән булганнар. Соңгы кайтуымда ул бердәнбер таныш йорт иде. Калганнары үзгәреп беткән. Нигезебез турыннан берәр үлән булса да эзләп карадым, әмма таба алмадым.

– Нәфисә апа Сезне тәрбияләп кенә тора. Сер булмаса, аның белән кайда таныштыгыз? Ничә ел бергә торасыз?

– Нәфисә үзе Башкортстанның Яңа Шәрип авылыннан. Бу авыл патша заманында хәзерге Актаныш районының Иске Шәрип авылыннан аерылып чыккан булган. Апам янында яшәгәндә очраштык. Миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә.

…Моннан тыш Гамил ага Мохтар Мутин, Һади Такташ, Сибгат Хәким турында сөйләде, үткәннәрен искә алып, янә бала булды, мизгелдә егеткә әйләнде дә күз ачып йомганчы кыю ир булып җитеште. Шушы дүрт кенә сәгать әңгәмәбез тарих битләрендә күмелеп, әйтергә өлгермәгән сүзләр өзелеп калды. Әмма шагыйрь барыбер уйлары белән туган якларын иңләде, күңеле белән туган авылына кайтып туктады.

2003

ГОМЕР КИЧҮЛӘРЕ

Кабат шау чәчәккә төренгән май ае җитте, «Кырлач»ларны җиңеп, «Апрель җиле», «Яшел яфраклар»ы белән язның иң матур, иң самими һәм иң саф чагы дөньяга аяк басты. Шомырт, чия, алмагачлар ак төскә уранды, күңелдән илаһи моң, шатлык, бәхет ташый, түрдә яткан сагыш-гамьне ашый-ашый… Ихлас күңелле, бүтәннәр игътибар итмәгән тирән матурлыкны күрә белгән иҗат әһелләре туа торган дәвер. Ник дисәм, халыкчан шагыйрь Гамил ага Афзал да май аенда туган. Гомере буе диярлек Казаннан читтә – Әлмәт каласында яшәп, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган, шул ук вакытта Татарстанның халык шагыйре исемен алуга ирешкән бердәнбер әдип. Ул, Актаныш районы Такталачык авылының яшел чирәмле урамнарыннан йөгереп, Магнитогорск заводлары, Башкортстанның Яңа Шәрип, Заболотскийлары аша мең үлеп, мең терелеп, якты нур көткән гөл шикелле кояшка үрелеп, мең янып, мең туңып, бар көченә Тукай, Такташ, Сибгат Хәким йолдызларына таба талпынып, әдәбиятка килгән…

Мин еш кына Әлмәткә бара идем. Гамил ага авылдашым буларак кына түгел, рухи остазым буларак та күңелгә якын. Хәзер, шагыйрьнең вафатыннан соң да, аның гаиләсе белән хәбәрләшеп, аралашып торам. Соңгы сәфәремнең берсендә әдипнең хатыны Нәфисә ханым Афзалова мәрхүм ире хакында байтак кына хатирәләрен яңартты, «Шагыйрь хатыны нинди булырга тиеш?» дигән соравыма җавап биреп, «бәхет», «мәхәббәт», «гаилә» төшенчәләрен үзенчә аңлатты. Әңгәмәбез шул хакта.

– Нәфисә апа, әйтегез әле, Гамил ага нинди кеше иде?

– Ленар, Гамил абыегызны Сез авылдашы буларак та, аның шигырьләрен укып та беләсездер дип уйлыйм. Лирикасына игътибар итсәгез, аның эчке дөньясын күзаллап була. Ул шигырьләрдә күпме моң, күңел матурлыгы, җирсү, борчылу-сагышлары, җанының чисталыгы, уйларының камиллеге, ихласлыгына сокланасың. Ул тормышта да нәкъ шулай булды. Гамил үтә тыйнак, сабыр, түзем, нык рухлы, феноменаль хәтерле, кешелекле кеше иде. Шул сыйфатлары аны төрле авырлыклардан саклап калгандыр да инде. Юмор-сатира шигырьләрендә усал, туры сүзле, курку белмәс батыр шагыйрь дип уйлыйм… Үзе өчен берни дәгъва итмәс. Гади кеше ничек яшәсә, мин дә шулай яшәргә тиеш дигән фикердә иде. Горур да иде. 80 яше тулганда, Татарстан китап нәшриятында җиде ел буена яткан «Туган як моңнары» китабын чыгаруларын сорап, хат язып салуын үтендем. Баштарак теләмәгән иде, соңрак берничә юл язды тагын: «Сезне 80 яшьлек карт борчый иде әле. Гамил Афзал. Минем сездә җиде ел буе яткан китабым бар. 75 яшемә дә көткән идем, 80 яшемә дә өметләнеп торам. Дөньяга чыгарсагыз, йөрәк ярсуым бераз басыла төшәр иде…»

Гомумән, Гамил һәр китабын сабыйларча сөенеп, ихлас шатланып көтеп алды. Аның өчен моннан да зур бәхет юк иде.

Шул ук 80 яше тулганда, Гамилнең хәлен белергә дип, ике нефтьче егет килде. Сүз иярә сүз чыгып, Гамилгә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр: «Әйдә, Гамил абый, без сезгә коттедж салып бирәбез», – дип. Ә ул: «Егетләр, минем тагын сиксән ел яшисем юк бит инде, нигә миңа коттедж, минем өч бүлмәле фатирым бар, миңа шул җиткән», – дип кенә куйды…

Туры сүзле, кешенең хәтерен калдырам дип уйламас, нәрсә уйласа, майламый-нитми генә ап-ачык итеп әйтер, кеше артында кешене сөйләмәс, сүз йөртмәс. Кайчак: «Әтисе, нигә шулай каты бәреләсең, хәтерләре калыр», – дигәч, «Мин дөресен әйтәм бит», – дия иде. Бу бигрәк тә язучыларның әсәрләрен тикшергәндә була иде.

 
– «Гомеремдә бер нәфис чәчәк күрдем,
Гомеремдә бер тиңсез ярны сөйдем.
Гомерем буе оныталмаслык булып,
Үкенече калды, күңелем тулып.
 
 
Чәчләренә зәңгәр гөлләр кадап,
Көтә кебек, һаман юлга карап.
Гөлләр генә аңа юлдаш кебек,
Андый гөлләр бүтән булмас кебек», –
 

дип язган Гамил ага Сезгә багышланган бер шигырендә. Сезнең үзегезнең танышу кыйссасы бардыр?

– Гамил 1954 елның маенда Яңа Шәрип авылына килеп төште, бертуган Салиха апаларында яши башлады. Авыл кешесе берсен берсе белә, һәр көн очрашмасаң да, күргән саен исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сораштырып йөрисең. Без дә шулай Гамил белән очрашкалап, сөйләшеп йөри идек.

Бердәнбер көнне, кич утырырга дип, кызлар белән Салиха апаларга җыелдык. Кемдер чигү чигә, кемдер челтәр бәйли, Гамил өстәл янында китап укып утыра, Салиха апаның кызы Әдибә патефон уйната. Зифа Басыйрова, Усман Альмеев, Гөлсем Сөләйманова тавышларын тыңлыйбыз. Ул заманда авыл җирендә телевизор да, радио да юк, электр уты да янып тормый. Сирәк кенә авыл халкына кино күрсәтергә килгәлиләр. Ә шул сихри җырларны тыңлап, күңелгә җан азыгы иңә иде.

 

Бераз утырганнан соң, Гамил папиросын кабызырга шырпы эзли башлады, тик берәү дә таба алмый бит, югыйсә күз алдында гына, унлы лампаның эшләпәсе кырыена гына куелган. Шырпы кабын алдым да Гамилгә суздым, шул вакытта миңа беренче мәртәбә игътибар итүе булды.

Мин кечкенәдән җырларга ярата идем. Җырчы булырмын дип хыялландым, тик җырчы булып булмады, хыялда гына калды. Авылда концерт булса, халык минем сәхнәгә чыгып җырлавымны сорый. Гамилнең миңа күзе төшкәнен күптән сизеп йөри идем. Кая гына барсам да, мине күзли. Клубта җырлавым Гамилгә бигрәк тә тәэсир иткән, күрәсең. Кайткач, Салиха апасына: «Мин бер кызны яратам, Салиха апа, ләкин яшьрәк шул», – дигән. «Кем кызы соң ул?» – «Мәгъфия апаның кызы…» – «Ул да картаер әле!» – дигән апасы.

Әлбәттә, каршы төшүчеләр дә булды, арага керергә тырышучылар да юк түгел иде. Күпмедер вакытка Түбән Тагилга әткәйнең сеңлесе Нәсимә апа янына китеп тордым. Кайтсам, һаман өйләнмәгән. Нык яраткан, көткән, күрәсең. «Инде кайтмасаң, Шәрип авылыннан китәрмен дип уйлаган идем», – диде. Тәкъдим ясады… Мин риза булгач, бик сөенде…

Гамилнең миңа булган мәхәббәте турында күп уйландым. Ул мәхәббәт бала-чага мәхәббәте генә түгел, тормышның ачысын-төчесен тоеп, ятимлекләрне, сугыш авырлыкларын җиңеп, тән һәм җан газапларын үзендә тоеп, үлеп терелгәннән соң шагыйрь булып җитлеккән чын ир-егет мәхәббәте иде. Ул – бүтән мәхәббәт, шагыйрь мәхәббәте.

Без Гамил белән бергә, әнкәйдән рөхсәт сорап, аның ризалыгын алып, никах көнен билгеләдек – 1958 елның 27 декабре дип тәгаенләдек.

– Ә ничек тормыш корып җибәрдегез?

– Никах көне килеп тә җитте. Урамда 50 градуслы чатнама суык көн, салкыннан өй бүрәнәләре шартлап тора. Гамил, энесе Рафил (Салиха апасының улы) белән, тагын егет һәм кыз ягыннан ике егет мине алырга килделәр. Үрәчәле чанада хуш исле печән, печән өстендә мендәр.

Никах укылды. Мин төп йорттан аерылып, саубуллашып чыгып киттем. Әнкәй, туганнарым хәерле тигез тормыш итүебезне теләп озатып калдылар. Әткәйнең сеңлесе Кәримә апа: «Кияү йортына барып җиткәч, өйгә чана артыннан төшеп кермә, атның алдыннан урап кер», – дип өйрәтеп куйды. Йоласы шулай булган, күрәсең.

Чанадагы мендәргә чыгып утырдым, каршыма Гамил утырды. Капканы сеңлем Римма ачты. Чана табаннарын шыгырдатып, атыбыз акрын гына юл алды. Киткән кыз төшкән җирендә гомерлеккә калсын дип, капканы тиз генә ябып куйдылар.

Кияү яшәгән җирнең ишек төбенә килеп җиткәч, чанадан сикереп төштем, атны, тәртәсеннән тартып, артка чигердем дә ат алдыннан урап, баскычка таба юнәлдем. Гамил: «Салиха апа, Нәфисәне алып кайттым, син аның канын бик эчмә инде, яме», – дип шаяртып алды. Барыбыз да көлештек. Салиха апа кулына тоткан мендәрен аяк астына куйды. Кулындагы бал белән майны миңа каптырды. Үзе теләкләрен тели: «Май кебек йомшак, бал кебек татлы телле булыгыз, Ходай сезне хагыннан-нахагыннан сакласын, сезгә тигез тормыш, бер-берегезне аңлап яшәргә язсын», – дип, өйгә уздырды. Безне үз канат асларына алганнары өчен, Салиха апа белән Латыйп җизнигә рәхмәт яусын! Урыннары җәннәттә булсын!

– Аннары…

– Ел ярым чамасы Салиха апаларда яшәдек. Болай да кысан гына йорт. Беренче кызыбыз Раушания шунда туды. Озакламый күрше рус авылы Заболотскийга күчеп киттек. Ундүрт хуҗалыклы шул авылда алты ел яшәдек. Бик җиңел яшәдек дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ни кибете, ни мәктәбе, ни клубы, ни почта бүлеге юк. Хат салырга почтага мин барам. Егерме чакрым араны җәяү узып, төшке ашка кадәр өйгә кайтып җитә идем.

Гамил «Бәкер» санаториена дәваланырга киткәч, китабы өчен гонорар килде. Мин, ул кайтуга паласлар, обойлар, сәгать, самавыр, тегү машинасы һәм башка тормыш-көнкүреш әйберләре алып, өйне тәртипкә китердем. (Сөенә-сөенә дөнья көтәм!)

Гамил, «Бәкер»дән кайтып кергәч, бик шатланды: «Нәфисә, безнең өй бик ямьләнгән, бу әйберләрне алырга каян акча алдың?» – дип сорады. Мин, елмаеп: «Алла бирде», – дидем дә акча кәгазен күрсәттем. «Бу юлы Алла бик юмартланган әле», – диде ул. «Китабың калынрак булгандыр», – дидем мин.

1965 елның 7 сентябрендә Әлмәт шәһәренә килеп төштек. Әдип ага Маликов, Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахуновлар каршы алды. Шуннан бирле Әлмәттә яшибез.

– Соңгы күрешүебездә Гамил ага: «Нәфисә миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә яшибез», – дигән иде. Сезнең яшь арагыз унсигез (!) ел икән. Тормышта үзен сиздермәдеме?..

– Юк. Әлмәткә килгәч, безне абыйлы-сеңелле дип уйлаганнар. Гамил мине кемнәндер көнләвен сиздермәде. Бервакыт шулай да Юныс Әминов белән җәмәгате Фәһимә апа хәл белергә дип килгәннәр иде. Юныс абый ялгыш өйдә кия торган чүәк белән кайтып киткән, үзенең аяк киеме бездә калган. Шунда гына Гамил абыең: «Бу кем туфлие, ярты метрлы?» – дип, озак кына каранып йөргән иде.

 
– «Ай тотылган – шул кирәк аңа,
Йөремәсен төнлә.
Менә безнең Габделвәли ага
Тотылмый бер дә…»
 

Гамил ага тапкыр, чичән телле дә иде бит…

– Әйе, сүзгә тапкыр, темалары да төрле-төрле, бай күңелле иде ул. Хуҗалык эшләренә генә маһир түгел иде. Яңа Шәрип авылында яшәгәндә, Салиха апасы: «И Гамил, син ничек дөнья көтәрсең икән? Чүкеч тотып, кадак та кага белмисең», – дигәч, «Без кадакны каләм белән кагабыз ул», – дигән булды.

– Иҗат кешеләренә сәерлек хас. Килешәсезме?..

– Килешәм. Бер генә мисал китерим әле. Гамил, дачага барып керү белән, ике генә яфрак чыгарган әрекмәнгә су сибә. Ә мин сүз әйтмим. Дөньядан ничек тә ямь тапсын дип уйлыйм. Берсендә түзмәдем, сорадым: «Әтисе, бу әрекмәнгә нигә дип су сибәсең? Ул – чүп үләне, алмагач төбендә үсәргә тиеш түгел бит», – дидем. Гамил абыең: «Әрекмән дә – табигатьнең бер бүләге, үссен», – дигән булды.

 
– «Альпинист тауларга карый,
Бәхет тауларда микән?
Игенче кырларга карый,
Бәхет кайларда икән?..»
 

…Нәфисә апа, хатын-кыз өчен бәхет нәрсә ул?

– Яраткан кешең белән тату гаилә корып, бала үстергән вакыт, балаларыңның әтиләренә иркәләнеп сыенган, иреңнең тынычлап йокыга киткән чагы. Синең күзеңә әле йокы керми, шуңа аяк очына гына басып, аларны уятмаска тырышып йөрисең… Синең бу – үз ояң, үзеңнең биләмәң, үзеңнең шатлыгың. Бар гомереңне иреңә, балаларыңа багышлау – хатын-кыз өчен иң зур бәхет.

– Ә кеше өчен?

– Кеше булып туу һәм кеше булып калу. Бервакыт, авылда торганда, Гамил белән очрашып йөргәндә, шундый хәл булды. Җәйге эссе көн иде, ә Гамил плащ киеп йөри. «Бу плащ белән Сезгә эссе түгелме, Гамил абый?» – дидем. «Нәфисә, гариплегемне кешегә күрсәтәсем килми», – диде. (Кимсенеп йөргән чаклары да булды.) Мин әйтәм: «Гариплекне чүпрәк белән генә каплап булмый шул ул, күңелең саф, якты булса, гариплек күренми ул», – дидем. Шул көннән башлап плащын тиешле-тиешсез вакытта кими башлады.

Шушы кыска гына гомердә кеше булып яшисе, ямьле тормышның кадерен белеп, аны мәгънәлерәк итеп уздырасы килә.

– Кайчандыр халык шагыйре Илдар абый Юзеев:

 
«Тынычлык, байлык кирәксә,
Әйтәм мин чынын гына:
Сөймәгез сез шагыйрьләрне,
Сөегез җырын гына», –
 

дип, «Кияүгә чыгучы кызларга киңәш» биргән иде. Әйтегез әле, шагыйрь хатыны булу авырмы ул? Үзеңдә берәр төрле үзгә хис тоясыңмы? Әллә шагыйрь хатыны булу бик җиңелме?

– Әллә ни аерылмый бугай… Тик җиңел түгел. Монда инде акыл өстенлек итә. Пырдымсызлык күрсәтеп, тәртәгә тибеп кенә, язучы белән яшәп булмый. Бер-береңне аңлап, ихтирам итеп яшәү кирәк. Шагыйрь гаиләсе өчен генә кайгырмый, ул халык өчен, үзенең газиз милләте өчен дә борчыла. Шагыйрь – зыялы кеше. Язучылар гел аралашып яшиләр. Аларның уртак сүзләре, фикерләре була. Иҗат кешесе янына еш кына дуслары, танышлары, каләмдәшләре, бер дә белмәгән-күрмәгән чит кешеләр дә киңәш сорап киләләр. Син нинди халәттә булсаң да, аларның һәрберсен якты йөз белән каршы алырга, яхшылап озатырга тиешсең. Кеше арасында шагыйрьне шагыйрь итәргә, аның хатыны була белергә кирәк. Балаларга да әтиләренең иҗат кешесе икәнлеген төшендереп үстерергә кирәк. «Син кем улы?» яки «Син кем кызы?» дигәндә, «Мин фәлән язучы баласы» диярлек булсын.

Шагыйрьләр язмыйча тора алмыйлар. Һәрчак уйланып, фикер туплап йөриләр, җиде төн уртасында торып та, йокылы-уяулы килеш нидер язалар. Гамил дә: «Иртәнгә чаклы онытылганчы, уйларымны кәгазьгә төшерим», – дия иде. Үзләренең эш тәртипләре бар.

Язучы белән торганыма үкенмим. Алар – затлы кешеләр.

– «Гамил минем җырлавыма гашыйк булган», – дигән идегез. Үзегез еш җырлыйсызмы?

– Олыгайгач, кычкырып җырламыйм инде… Вафатына бер ай калгач, Гамил башта Магнитогорск, Яңа Шәрип авылын искә алды. Төнге сәгать өчләр тирәсендә: «Нәфисә, минем гармун тавышы ишетәсем килә», – ди. «Әтисе, матурым, төнге сәгать өч бит инде, нинди гармун тавышы булсын бу вакытта? – дим. – Без Шәрип авылында түгел, анда гына таң алдыннан егетләр җырлап кайталар иде…» «Әллә үзең җырлыйсыңмы, Нәфисә? – ди Гамил абыең. – Син яшь чагыңда бик матур җырлый идең бит», – ди. «Бик теләсәң, җырлыйм соң», – дим.

Бөтен көчемне җыеп, тавышымда калтырау сизелмәсен өчен тырышам. Нәкый Исәнбәтнең «Син сазыңны уйнадың», аннары «Рамай»… Шул җырларны җырлаганда гашыйк булган иде ул миңа…

«Иң изге, иң рәхәт мизгелләрне кичердем мин бу минутларда… Синең тавышың бетмәгән икән, дөнья мәшәкатьләре генә баскан икән үзеңне, шуңа җырламыйсың икән», – ди Гамил. Мин: «Дөнья мәшәкате сине дә, мине дә бертигез баскан инде ул», – дигән булам.

– Нәфисә апа, күреп, сизеп торсам да, мондыйрак сорау да бирим әле… Сез Гамил аганы ярата идегезме?

– Ярата идем… Гамилнең вафат булуын шулкадәр авыр кичердем мин. Бер дә исемнән чыкмый шул. Кайвакытта йөрәгем авырта башлагач кына, үземне үзем тыям.

Үләренә берничә көн кала: «Карчык, мин сине алып ялгышмаганмын икән», – ди Гамил. «Әллә ялгышам дип уйлаган идеңме, әтисе?» – дим мин. «Юк. Син мине сабый баланы карагандай тәрбияләдең…»

…Үзем әкияттәге алыпны эзләмәсәм дә, чын батыр кешегә юлыктым… «Рәхмәт сиңа, минем язмышым!» диясем килә минем.

– Гомер буе иңне иңгә куеп яшәгән, тормышның шатлыкларын да, борчуларын да пар канатта бергә күтәргән яраткан кешеңнән аерылу бик авырдыр…

– Шулай… Шигырьләрен укыганда, гел үткән вакыйгалар, бергә узган тормыш юлы искә төшә, яралар кабат яңара. Күңелгә авыр. Шигырьләре кабат-кабат укылган, машинкада ничә тапкыр күчереп басылган, шулай да ялыктырмый. Укыйм да, күңел тула, күз йөртеп чыгам да яшь түгәм.

Күңелемдә югалту ачысы, Гамилне сагыну тойгысы катыш шигырь юллары ярала:

 
Мине һәрчак тыенкылык тыеп тора,
Яратсам да, «яратам» дип әйталмадым.
Сагынудан, сагышлардан җаным үкси,
Җиргә ятып, тәгәрәпләр елыйм микән?
Парын җуйган ярсу аккош кебек шушы мәлдә,
Очып барып кыяларга бәрелер хәлдә…
 
*
 
Мин үксез калдым, җанда үксү калды…
 
*
 
Урманнар саргая, саргая япан кыр,
Мин саргаям. Сине сагынып, көз саргая…
 
*
 
Аклы ситсы күлмәгемнең
Сәдәп тишекләре юк.
Үлгәч күрешербез димә,
Гүрнең ишекләре юк.
 

…Кайбер кеше, үлгәннән соң елы үткәч, авырлык бераз җиңеләя, ди, ә Гамилне югалту ачысы бервакытта да җиңеләймәс, һәрвакыт искә төшеп, аның рухы яктыра гына барыр. Ачык фикерле, нык рухлы, сынмас-сыгылмас холыклы, ярдәмчел, пәйгамбәргә тиң иде ул.

Аны тудырган ата-анасына зур рәхмәт, Такталачык халкы да горурлана торгандыр. Гамил өчен мин дә горурланам.

Гамил ага белән Нәфисә апаның өч кызы да – Раушания, Рауза, Галиябану – әтиләрен бик сагыналар, шагыйрь баласы булуның үзенчәлекле, үзгә бер тойгы, хис, зур горурлык икәнлеген яхшы аңлыйлар, шигъри җанлы булулары белән аерылып торалар.

* * *

Без еш кына шагыйрьләр, язучылар, дибез, алар турында күп укыйбыз, иҗатлары белән танышабыз, үзләре белән әдәби кичәләрдә очрашабыз… Ләкин аларны бала атасы, шагыйрь итүче фәрештәләргә тиң затлар – хатыннары бар икәнен башыбызга да китермибез. Нәфисә ханым белән әңгәмәбездән мин шуны аңладым: иҗат кешесе өчен төп терәк – аның гаиләсе, бигрәк тә хатыны. Әгәр шагыйрь ялгыз булса, ул шигырь язып кына шагыйрь була алмас иде, минемчә.

…Хушлашканда, Нәфисә апа Гамил аганың соңгы ике шигырен бирде. Менә алар:

 
Бәхетле һәм бөтен италмадым,
Ал ефәккә төреп киталмадым –
Җан өстендә калды шушы боз,
Җандай газизләрем, хушыгыз…
 
*
 
Эсседә янармын, суыкта туңармын,
Синең хакта уйлап кышын да, язын да.
Тәрәзәң каршына кош булып кунармын,
Сагынган чагымда.
 
2004