Үзем белән очрашу

Tekst
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Үзем белән очрашу (җыентык)
Үзем белән очрашу (җыентык)
E-book
Szczegóły
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

– «Яңарыш» фонды заказы белән Италиядә дөньядагы иң зур басма Коръән әзерләнде. Матбугат чаралары бу хакта күп язды. Башта, безнеке зуррак, диделәр, аннары – Әфганстандагысы… Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Коръән узган елның 17 ноябрендә Казанга кайтарылды һәм быел май аенда, Болгарда узачак чираттагы тантаналарга кадәр, Кол Шәриф мәчетенә куелды. Чыннан да, бу – татар халкы өчен олы бүләк кенә түгел, ә Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә зур мәртәбә. Җир шарында ислам дәүләтләре күп, аларның безгә караганда мөмкинлекләре дә күпкә зуррак. Сезнеңчә, ни өчен нәкъ менә Татарстан Республикасы бу эшне башкарды? Ислам дәүләтләре нинди карашта тора?

– Сезнең мәгълүматыгызны бераз аныклау кирәк дип саныйм. «Яңарыш» фонды эшләткән Коръән ул хәзер дә дөньядагы иң зур басма Коръән булып кала бирә. Күптән түгел безгә Гиннесс рекордлар китабыннан моны дәлилләүче сертификат та килеп иреште. Биредә «басма» дигән сүзне ассызыкларга кирәк. Чөнки Әфганстандагы Коръән ул иң зур кулъязма Коръән сыйфатында үзенчәлекле. Бу очракта хикмәт үлчәмнәрдә түгел.

Ни өчен мондый Коръәнне нәкъ менә Татарстан эшләде? Беренчедән, басма Коръәннәр тарихында Казанның үз урыны бар. 1803 елда Коръәннең иң беренче мөселман басмасы нәкъ менә Казан типографиясендә чыккан. Аны мөселман дөньясында «Казан басмасы» дип атыйлар һәм классик Коръән дип саныйлар. Ул заманнарда мөселман илләрендә нәшер ителгән Коръәннәр шушы Казан нөсхәсе нигезендә басылганнар. Без әнә шул традицияне дәвам иттек. Икенчедән, Болгар – хәзерге Россия территориясендә ислам динен иң беренче булып рәсми һәм ирекле рәвештә кабул иткән изге урын. Анда мәдәният хәзинәсе дип танылган үзенчәлекле Коръән урнаштыру, минем фикеремчә, татар халкының бөтендөнья мөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм аңа керткән лаеклы өлеше булып тора.

Дөньядагы иң зур басма Коръән быел май аенда, Идел буе болгарларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак. Шул вакытта без Гиннесс рекорлар китабының сертификатын да халыкка күрсәтәчәкбез. Анда болай дип язылган: «Дөньядагы иң зур басма Коръән (буе 2 м, иңе 1,52 м, калынлыгы 0,17 м), ARC Groups.r.l компаниясе (Италия) тарафыннан эшләнгән, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылган».

– Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабыздагы тарихи урыннарны, биналарны карап йөри башлады. Дөрес, күп истәлекләребез сүтелә, җимерелә, яндырыла. Казаныбызның йөзе югала. Хәтта бөек Тукаебыз яшәгән «Болгар» кунакханәсе дә чыгарылма түгел. Данлыклы «Матбугат йорты» бушап калганга да биш ел… Бүген безгә Болгар шәһәрлеге, андагы тарихи биналар никадәр кадерле, аларның дөньякүләм әһәмияте никадәр зур булган кебек, киләчәктә Казанның архитектура истәлекләре дә шул дәрәҗәдә кыйммәтле булачак. Башкалабызның тарихи йөзе җуелып бетеп бара бит. Бу очракта нишләргә, нинди чыгу юлларын табарга? «Яңарыш» фонды башка тарихи һәйкәлләрне торгызуны да максат итеп куймыймы (Казан, Алабуга һ. б.)? Быел Татарстанда да Тарихи-мәдәни мирас елы бит әле…

– Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондын оештырганда ук, фондның максаты: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын, «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тарихи, мәдәни, рухи традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә булышлыкны оештыру, дип билгеләнгән иде.

Чыннан да, ныклап тикшерәсе, яңартасы, төзекләндерәсе тарихи ядкярләребез күп әле безнең. Бу, бер яктан, безнең бай тарихлы халык икәнебезне күрсәтсә, икенче яктан, алдыбызга бик җитди бурычлар куя. Бу тарихи истәлекләрнең киләчәк буыннарга исән-имин барып җитүе өчен, чыннан да, без җаваплы бит. Татарстан тарихының үзенчәлеге шунда ки: тарихи урыннарны башлыча археологик документлар аша гына өйрәнү мөмкин. Географик яктан бик уңайлы җирдә урнашу сәбәпле, безнең аша бик күп халык узган, күп вакыйгалар, сугышлар, күченүләр булган, шуңа күрә бик күп язма документлар һәм истәлекләр юкка чыккан. Сез яхшы беләсез, безнең бик кадерле тарихи җәүһәрләребез – Биләр, Сувар, Тәтеш шәһәрләре бар. Алга таба археологлар, галимнәр, тарихчылар аларга игътибарларын күбрәк юнәлтергә тиеш, әлбәттә. Болгарда елга вокзалы төзү турында әйтеп киткән идем. Анда, причалдан бинага керә торган җирдә, без төрле чорларда Болгар дәүләтенең башкалалары булып торган Биләрне һәм Суварны чагылдыручы ике портал куйдык.

Казан мәсьәләсенә килгәндә исә, Рөстәм Нургалиевичның Казандагы тарихи урыннарны саклауга турыдан-туры алынуын хуплыйм. Тора-бара Сез телгә алган архитектура истәлекләрен реставрацияләү, төзекләндерү эшләренең формасы, вакыты, күләме билгеләнер дип уйлыйм.

– Безнең Актаныш районы гына милләтебезгә күпме асыл уллар һәм кызлар биргән! Шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, биючеләр, галимнәр, спортчылар, сәясәтчеләр… Шулай да һәрбер кеше туган ягы, туган районының ниндидер үзенчәлеге бар дип исәплидер. Сезнеңчә, безнең якның төп үзенчәлеге нәрсәдә (мәсәлән, тарихи үзенчәлеге һ. б.)?

– Минемчә, иң элек Актаныш шуның белән үзенчәлекле: анда көн Татарстанның башка районнарына караганда иртәрәк туа, тормыш ике сәгатькә иртәрәк башлана. Без балачакта күрше Башкортстан радиосы буенча яши идек. Тугандаш башкорт халкы белән якынлык ул безнең сөйләм теленә дә кереп калган. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: без башкорт җырларын тыңлап үстек. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче, йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда, инде өйдән чыгып киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары-моңнары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, шулкадәр үзара тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын, баетуын яшь чакта ук тоеп, белеп үстем.

Ә табигатебезнең матурлыгы! Иң матур елгалар – Агыйдел, Кама, Ык, Сөн – ярында урнашкан бит безнең туган җир… Тагын бер үзенчәлек: бүген Актаныш районындагы 88 авылның икесе – Мари Суыксу һәм Терпеле – мари авыллары, Михайловка татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары – саф татар авыллары. Актаныш районында яшәүчеләрнең 98 проценты татар, шуңа күрә милли традицияләр, милли тәрбия, милли мәдәният көчле. Бу байлыкны саклау һәм тагын да үстерүдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның хезмәте мактауга лаек.

Актанышның тарихы да гаять үзенчәлекле бит аның, мәсәлән, ул Татарстанның бер өлеше булып бары тик 1920 елдан гына исәпләнә. Аңа кадәр ул бер-бер артлы Казан, Оренбург, Уфа губерналары составында йөри.

Актанышлыларның тарихи тамырлары болгар бабаларыбызга барып тоташа. Галимнәр әйтүенчә, безнең җирлектә иң әүвәл күпчелек фин-угыр кабиләләре яшәгән. Археологик материаллар да шул хакта сөйли. Безнең эраның IV гасырыннан башлап күчмә кабиләләр, угырлар бу якларга үтеп кергәннәр. XI–XII гасырдан исә Ык һәм Агыйдел елгалары арасына Идел буе болгарлары күченгәннәр.

Актаныш татарларын типтәрләр дип атыйлар. Тарихчылар фикеренчә, XVIII гасыр ахырында рус булмаган «җибәрелгән» кешеләрне татар дөньясында шулай дип йөртә башлыйлар. Нигездә, алар хәзерге Башкортстан һәм Урал алды җирләрендә яшәгәннәр. «Типтәр» атамасының барлыкка килүе һәм ясалышы турында төрле фикерләр бар. Галимнәр әйтүенчә, бу – этноним татарлар арасында крестьяннар сословиесен аңлата. «Типтәр» сүзе фарсы сүзеннән алынган – «дәфтәр» дигәнне белдерә, төрки-монгол сүзеннән күчкән. Башта мәгънәсе буенча законнар исемлеген аңлаткан. Алтын Урда чорында «ясак түләүне һәм суд карарларын язу дәфтәре» мәгънәсендә кулланылган. «Типтәр» дип нинди дә булса исемлеккә кертелеп яки килешү нигезендә «законлы» рәвештә яшәүче кешеләрне атаганнар, ягъни алар дәфтәргә теркәлгән дигән сүз. Мондый төркем кешеләре XVI гасырның икенче яртысында, Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан соң, качаклардан формалаша. Чөнки чиркәү рус булмаган бар халыкны чукындыру сәясәте алып бара, шуңа күрә безнең төбәккә качаклар күчеп килү көчәя.

Ирек сөюче Актаныш халкы патша Россиясе вакытындагы төрле баш күтәрүләрдә дә, узган гасырның 20 нче елларындагы Гражданнар сугышында да актив катнаша…

Чынлап та, Актаныш районыннан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Мәсәлән, безнең Альберт Фәтхи, Мөхәммәтгали Арсланов, Леонид Арсланов, Габделхәй Әхәтов, Марс Вәлиев, Рамил Гәрәев, Рауис Госманов, Әлиф Зәйнәшев, Клара һәм Назыйф Зиннәтуллиннар, Наип Ләисов, Виктор Афанасьев, Камил Малов, Фәнис Нәбиев, Равил Хәертдинов, Фәрит Хатыйпов, Фарсель Зыятдинов һ. б. кебек танылган галимнәребез бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыздан Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәзетдинев – Советлар Союзы Герое исеменә, ә Польша партизаннары бригадасы командиры Александр Кузнецов Польша Халык Республикасының Милли Герое исеменә лаек булганнар.

Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Шәйгәрдән Шәймәрдәнов турында аерым әйтәсем килә. Ул 1924 елның декабре – 1927 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе, Халык Комиссарлары Советы рәисе вазифаларын башкарган. Безнең хәзерге Дәүләт Советы бинасында төрле елларда республиканың парламенты ролен үтәгән органнарны җитәкләгән шәхесләрнең рәсемнәре куелган, алар арасында безнең шушы атаклы якташыбызның да рәсеме бар.

Безнең як халкы иҗатка, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк дип әйтер идем. Шуңа күрә танылган шагыйрь, язучыларыбыз шактый. Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Афзал, Рахмай Хисмәтуллин, Марат Әмирханов, Ләбиб Лерон… Санап карасаң, Актаныш төбәге татар әдәбиятына рәсми төстә танылган 40 тан артык әдипне биргән.

Атаклы якташларыбыз – җырчылар: Салих Хөснияров, Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Асаф Вәлиев, Илгизәр Исламов, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех; композиторлар: Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров, татарның беренче музыка профессоры Мансур Солтанов; музыкантлар: Иттакый Халитов, Фәнис Гыйльметдинов, Кирам Сатиев… Аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел, һәм без, Актаныш кешеләре, шуның белән бәхетле дә.

 

Иҗатның һәр өлкәсендә якташларың очрап тору – үзе бер горурлык бит ул. Мәсәлән, сынлы cәнгатьтә – Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Фаил Зиязов, цирк сәнгатендә – Замир Мостафин, театр сәхнәсендә – Мохтар Мутин, Нәсимә Җиһаншина, Роза Салихова, Ришат Гыйздәтуллин, Хафиз Хәммәтуллин һ. б. Безнең якташлар арасында халыкара дәрәҗәдәге спорт осталары – Лерон Сибгатуллин, Фирая Солтанова-Жданова, Фәрит Ганиев һәм башкаларны күрергә мөмкин. Атаклы шахматчыбыз – дөнья, Олимпия, ил чемпионы Алисә Галләмова исә даими рәвештә Актанышта үз исемендәге призга төбәкара ярышлар үткәрә…

Күрәсезме, Актаныш районы Сезнең кебек талантлы шәхесләрне биреп кенә тора! Менә әңгәмәбез алдыннан «Җылытасы килә дөньяны!..» дигән яңа китабыгыздагы шигырьләрегезне укыдым. Әсәрләрегез тирән фикерле, минем күңелемә бик хуш килде. Мин, гомумән, шигырьләр яратам. Әле дәү әниегезгә багышланган шигырьләрегездән бер дүртьюллыкны язып та алдым: «Дәү әниемне уйлап…» дигән шигырьдән…

 
Йомгагың тәгәри-тәгәри,
Сүтелә-сүтелә барды да…
Шул калын, шул ап-ак йомгактан
Бер чемтем нечкә җеп калды да…
 

Гаҗәп бит! Шулкадәр тирән мәгънәле, фәлсәфи юллар…

Җыеп кына әйткәндә, якташларыбыз – сәләтле, тыйнак, тырыш һәм эшчән, үз максатына ирешә торганнар. Мин дә, Сезнең кебек, туган ягым белән горурланам.

– Актаныш районы олы тарихка Татарстанның Беренче Президентын үстереп биргән як буларак керде. Һәрхәлдә, Сезнең биографиягез, димәк, Актаныш районының Әнәк авылында туган дигән мәгълүмат, бөтен дөньяга таралган. Туган ягыбыз Сезнең белән горурлана, Минтимер Шәрипович… Узган гасырның 90 нчы еллары башында, СССР кебек зур дәүләт таркалган катлаулы чорда, Сез Татарстан Республикасы Президенты вазифасын үз җилкәгезгә алдыгыз. Бу җитди тарихи адымны ясарга ничек тәвәккәлләдегез?

– Бу – иң беренче чиратта язмыш эше. Татарстан Президенты дигән җаваплы вазифаны үз өстемә алырмын дип, беркем дә алдан уйламый, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, шулай килеп чыккан: шул чорда, шул вазгыятьтә, шул урында мин туры килгәнмен.

90 нчы елларга кадәр үк шактый җитди хезмәт юлы узган кеше идем инде. Институт тәмамлап, Мөслимгә, МТСка эшкә килеп, инженер булып мин берничә ай гына эшләдем, баш инженер итеп куйдылар. Шуннан китте – гел җитәкчелектә булдым. Аннан соң Минзәләдә районара «Сельхозтехника» берләшмәсе директорыннан мине КПССның Татарстан өлкә комитетына авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы итеп эшкә алдылар, бераздан бүлек мөдире урынбасары итеп күчерделәр. Ике ел эшләгәннән соң, 1969 елда республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп билгеләделәр. Яңа оештырылган министрлыкның эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада яңа тармак барлыкка килде, без хәтта ил күләмендә дан казануга ирештек, Казанда мелиорация буенча бөтенсоюз семинарлары уздырдык. Министр булып 1983 елга кадәр эшләдем. Аннары мине ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп куйдылар. Ул чагында Министрлар Советын Гомәр Исмәгыйлевич Усманов җитәкли иде. Анда күп эшләмәдем, партия өлкә комитетына авыл хуҗалыгы буенча секретарь итеп алдылар. Соңыннан Министрлар Советына кире кайттым, бу юлы инде рәис булып. Ул вакытта Гомәр Исмәгыйлевич партия өлкә комитетының беренче секретаре иде. Илдә үзгәртеп кору башлангач, ул Мәскәүгә, Үзәк Комитетка китте, һәм бездә тарихта беренче мәртәбә партия өлкә комитетының беренче секретарен альтернатив нигездә сайлау оештырылды. КПСС системасында мондый хәлнең гомергә булганы юк иде. Ике турда өч кандидат арасыннан минем кандидатура җиңеп чыкты. Бу урында да озак эшләмәдем, чөнки үзгәртеп кору инде бик куәтле юнәлеш алган иде. Ил күләмендә барган үзгәрешләрнең асылына төшенеп, мин барлык райком, горком секретарьларын киңәшкә җыйдым. «Ил буенча безгә «Бөтен власть Советларга!» дигән лозунг куелган, шуңа күрә мин Совет органнары системасына күчү зарур дип уйлыйм. Теләгән җитәкчеләргә күчү мөмкинлеге тудырылачак, уйлашыгыз, аннан үз фикерегезне әйтерсез. Партиянең киләчәге юк», – дидем. Миңа, партия өлкә комитетының беренче секретарена, андый сүзләр әйтү бер дә җиңел түгел иде, әлбәттә. Әмма чынбарлык шундый иде. Берничә атна эчендә район-шәһәр партия җитәкчеләренең 70 проценты Советларга күчте, алар урынына яңа секретарьлар сайланды. Шул рәвешчә без тәҗрибәле кадрларны, хуҗалык итә белә торган кешеләрне югалтмадык.

Шулай итеп, өлкә комитетының беренче секретаре булып бер ел эшләдем, 1990 елда мине Татарстан Югары Советы Рәисе итеп сайладылар. Шуннан соң үзгәртеп кору эшләренә ныклап тотындык.

Боларны мин Сез әйткән тәвәккәллек темасына сөйлим. Яшь вакыттан ук җитәкче эштә булу кешене чыныктыра, ихтыяр көче, җаваплылык хисе тәрбияли һәм искиткеч зур тәҗрибә бирә. Әнә шундый тормыш мәктәбе узу алга таба миңа нык ярдәм итте. Гомумән, мин ил, республикалар, төбәкләр җитәкчелегендә башкарма хакимияттә уңышлы эшләгән кешеләр булырга тиеш дигән фикердә торам. Зур эшләргә тотыныр өчен, әнә шундый ныклы нигез кирәк.

Мәгълүм ки, СССРга кергән республикалар арасыннан суверенитет турында декларацияне иң беренче Россия Федерациясе кабул итте. Чөнки аның СССР алдында хокуклары бик чикләнгән иде. Без дә, илебездәге милли республикалар, өлкәләр, крайлар арасында беренче булып дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иттек, чөнки автономияле республиканың СССР алдында да, РСФСР алдында да хокуклары юк чамасы иде. Күп тә үтмәде, Россия үзендә президентлык институты булдыру турында карар кабул итте, 1991 елның 12 июненә Россия Президентын сайлау көне билгеләнде. Шул чакта Татарстан Югары Советы, татар зыялылары, гомумән, халык үзебезнең президентны булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Без дә Татарстан Президентын 1991 елның 12 июнендә сайларга булдык, чөнки җирле сайлауларны бөтенроссия сайлаулары белән бергә үткәрү тәртибе кергән иде. Сайлаучылар 12 июнь көнне ике бюллетень алды: Ельцинны – Россия Президенты, Шәймиевне Татарстан Президенты итеп сайлау турында. Татарстан халкына менә шундый мөмкинлек бирелде: кемне телисең – шуны сайла, теләсәң, икесен дә сайлый аласың. Безнең халык моннан үзенчә файдаланды: миңа 74 процент кеше тавыш бирде, ә Ельцинга бирелгән тавышлар аз булды һәм, закон буенча, Татарстанда Россия Президентын сайлау барып чыкмады. Президент булып менә шушындый вазгыятьтә эшләп китәргә туры килде.

– Моңа йөрәк тә, батырлык та кирәк бит әле?!

– Бик кызыклы сорау бу, тарихи китаплар укыганда, ул минем үземдә дә туа. Әмма шул мизгелдә, шул вакыйгаларның эчендә кайнаганда, ул куркыныч кебек тоелмый: син бары тик көндәлек эшеңне башкарасың, җитәкче буларак, алдыңа килеп баскан мәсьәләне хәл итәсең кебек. Соңыннан искә төшергәндә генә, чыннан да, моңа йөрәк ничек җитте икән, дип уйлап куйганым бар барын… Президент булу бик җаваплы, сүз дә юк. Бик катлаулы еллар кичердек. Әмма шуны әйтәсем килә: республикада Президент вазифасын булдыру тормыш таләбе иде, шул вакытта язмыш кулы астына мин эләккәнмен, күрәсең. Президентлыкка адым менә шулай ясалды.

– Татарстан Республикасы Президенты вазифасында егерме ел дәвам иткән эшчәнлегегезне үзегез ничек бәялисез? Эшләнеп бетмәгән эшләр, «их!..» дип куйган нәрсәләр юкмы?

– Реаль күзлектән чыгып караганда, нигездә, юк дип саныйм. Буш вәгъдәләр бирмичә, зур күләмле күп кенә уңышлы программаларны гамәлгә ашырдык. Гадәтем шундый: булдырып чыга алырлык эшләргә тотынырга күнеккәнмен, чөнки, чын тормышны белсәң, үз-үзеңне, бигрәк тә кешеләрне алдый алмыйсың. Теләсә нинди сүзгә уңай җавап бирергә тырышучылар, тормышка ашмастай вәгъдәләр бирүче җитәкчеләр озак эшли алмый. Әйе, синнән гел яхшы сүз генә көтәләр. Әйтәсе дә килә бит аны! Телне дә тыю авыр кайчак. Бигрәк тә 90 нчы еллар башындагы митингларда. Анда: «Азатлык! Азатлык!» – дип даулыйлар. «Шәймиев, син татармы?» «Дудаев ул – батыр! Ә син – камыр!» дигән лозунглар белән дә чыгалар иде. Ачу да килә. Алар әйтүен әйтә, ә алда нәрсә көтәсен белмиләр. Ул мәлдә гади чишелеш юк иде. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул чор өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген республикабыз сәяси һәм икътисади яктан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, нык сүзе һәм алга киткән икътисады белән аерылып тора.

Халык белән эшләү җиңел түгел, тик зарланырга да ярамый, чөнки син кайда эшләгәнеңне беләсең. Җитәкче кеше хакимияткә үзе теләп килә, аны берәү дә мәҗбүр итми. Шуңа күрә аңа беркем дә, берничек тә бурычлы түгел. Халык сиңа кылган гамәлләреңә карап бәя бирә: вәгъдә биргәнсең икән – үтә, үти алмасаң, вәгъдә бирмә.

Президент вазифасыннан киткәч, мин шундый нәтиҗәгә килдем: республика җитәкчесе булып егерме ел буе эшләвемнең иң зур казанышы – халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, татар милләтенә тискәре карашны Россия һәм дөнья күләмендә тамырдан үзгәртү булды.

Әлбәттә, моңа иң беренче адым – мөстәкыйльлек турында декларация кабул итеп, үз хокукларыбыз турында игълан итү булды. Ләкин ул вакытта без, күпләребез теләгәнчә, бәйсез дәүләт булып аерылып чыга алмый идек. Моның сәбәпләре бик җитди. Безгә эшне, нигездә, радикаль формада алып барырга туры килде. Моның нечкәлекләренә артык тукталмыйча, минем шуны гына әйтәсем килә: 90 нчы еллардагы тарихи вакыйгалар татарларның үзаңын үстерергә нык ярдәм итте. Ә бу бер дә җиңел нәрсә түгел, моның өчен кешедә үз-үзенә ышаныч, үз-үзенә ихтирам тудырырга һәм халыкның тарихта тоткан урынын аңлар өчен шартлар булдырырга кирәк иде.

Сезнең буын, бәхеткә каршы, совет заманындагы кайбер хәлләрне белми, әлбәттә. Бар иде шундый заманнар: Казанда трамвайда, автобуста, урамда шәһәр кешеләре татарча сөйләшергә шикләнә иде, ул гына да түгел, кемнәрдер үзенең татар икәнен яшерә иде хәтта. Тик бу очракта беркемне дә гаепләп булмый. Вазгыять шундый иде. Үзебезнең Казанда бердәнбер тулы булмаган татар мәктәбе калды. Мәктәп дәреслекләренә үк «татар-монгол изүе» дигән төшенчә кертеп, башка халыкларда кечкенәдән үк татарга карата нәфрәт тәрбияләнә иде. Үзгәртеп кору чорында, сүз иреге бирелгәч, без үз сүзебезне ныклап торып әйтә алдык. Әлбәттә, соңгы егерме ел эчендә без үзебезнең бай тарихлы, мәдәниятле, тырыш, ипле, тынычлык сөючән, башка халыкларга һәм диннәргә тигез карашлы халык булуыбызны сүз белән генә түгел, эшебез, олы казанышларыбыз белән дә исбат иттек. Татар булуыбыз белән горурлана башладык.

Соңгы елларда без милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык. Мөстәкыйль халык икәнебезне үзаңыбызга салдык. Бу процесс Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә, БДБ илләрендә дә барды. Милли үзаң ул – кулга тотып карый торган әйбер түгел, ләкин шул ук вакытта без башкарган эшнең әһәмияте гаҗәеп зур, һәм ул бик кирәк иде. Моның нәтиҗәләре хәзерге вакытта төрле яклап күренә. Мәсәлән, Россия хөкүмәтендә безнең милләт вәкилләре эшли. Мәдәният, сәнгать, мәгълүмат, спорт даирәләрендә бөтен дөньяга танылган милләттәшләребез күбәйде. Кызык бит, Казанга килгән мәшһүр кунаклар, үз нәселләрендә татар табылса, моны бик сөенеп сөйлиләр. Шундый бер очракны мисал итеп китерәм: күптән түгел Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Дмитрий Хворостовский чыгыш ясады, безнең журналистлар белән әңгәмәдә ул әнисе ягыннан бабасының яртылаш Себер татары икәнлеген, аның Бөек Ватан сугышында һәлак булып калуы, аның белән горурлануы турында тәфсилләп сөйләде.

Болар барысы да татар милләтенә карата мөнәсәбәтнең тамырдан үзгәрүе турында сөйли. Безнең белән санлашмыйча мөмкин түгел хәзер. Мин боларны шушы заманда үзем эшләгән өчен генә әйтмим, татарны дөнья күләмендә таныйлар. Моңа шатланам гына. Димәк, вакытны юкка уздырмаганбыз.

– Мин Сезнең белән тулысынча килешәм. Без – Сез Президент булган чорда үскән, үз ана телебездә белем һәм тәрбия алган бәхетле буын…

– Без дә татар мәктәбендә укыдык. Ләкин югары уку йортларына керү имтиханнарын рус телендә бирергә кирәк иде. Гел «бишле»гә укыган булсам да, институтка керәсе фәннәрне җәй буе русча өйрәнеп утырдым. Ничек итеп сөйләргә, ничек итеп аңлатырга дип баш ваттым.

1954 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына керү имтиханнарын тапшырырга баргач, комиссиядә татар укытучылары да бар иде, әмма күбесе безнең хәлгә кермәделәр, мин үземнең иң яраткан фәнем – математикадан «дүртле» алдым. Рус телендә аңлатып бирә алмаганмындыр инде… Шуңа күрә хәзерге вакытта ничек кенә зарлансак та, бүгенге кебек ирекнең моңарчы булганы юк иде әле. Заманында республикада җитештерелә торган эремчекнең майлылыгын да Мәскәү билгели иде. Бөтенесе үзәк күзәтчелегендә эшләнде.

– Сезнең тормыш кагыйдәләренең берсе – тотрыклылык. Сез шуның өчен көрәштегез һәм уңышка ирештегез. Шул ук вакытта тормышта яңалык та кирәк. Сез Россия Федерациясендә яңалык кертү өчен дә шактый көч куйдыгыз. Тотрыклылык һәм яңалык – монда каршылык юкмы соң?

– Минемчә, элек каршылыклар чагыштыргысыз күп иде. Бу – вазгыятькә бәйле нәрсә. Мәсәлән, хәзерге чорда яңалык кертер өчен, тотрыклылык, тәртип кирәк, ә яңалыкның эчтәлеге үзгәреп тора. Җәмгыять үзгәртеп корыла, социализмнан социаль-демократик дәүләт төзү юлына бастык. Болар – җитди тарихи үзгәрешләр һәм, нигездә, уңай күренешләр. 90 нчы елларда республикадагы үзгәртеп корулар эволюцион юл белән узды. Күпләп кан кою булмады, әмма булырга мөмкин иде. Һәр халыкның, һәр дәүләтнең тарихында революцияләр ясала, ләкин аның нәтиҗәләрен ничек саклап калырга, тормышны, ирешкән хокукларга тәңгәл итеп, ничек көйләргә? Төп мәсьәлә шушы. Бу – барлык дәүләтләр һәм инкыйлаблар дилеммасы.

 

Россиядәге, Татарстандагы бүгенге процесслар – моның мисалы. Соңгы берничә елда, икътисади реформалар белән күбрәк мавыгып, ил күләмендә сәяси реформалар сүлпәнләнгән булып чыкты. Ә алар бик кирәк бүген, чөнки яңа җәмгыять төзибез. Шуңа күрә халык, сәяси үзгәрешләр таләп итеп, митингларга чыкты. Ә 90 нчы елларда – Горбачёв, Ельцин вакытында – киресенчә, сәяси үзгәрешләр вакыт-вакыт чамадан тыш алга киткәләде. Халык икътисади реформалар даулый башлады. Совет чорында гел сугыш кораллары җитештерүгә генә корылган икътисадны үзгәртү җиңел түгел иде. Үзгәрешләрнең икенче көнендә үк ничек башка товар чыгара башларга мөмкин? Әйткәнемчә, мондый хәлләр теләсә кайсы дәүләттә булырга мөмкин.

Бүгенге көндә җәмгыятьнең сулышын тою мөһим, чөнки Россия халкының үзаңы көчәя. Бөтен дөньяны берләштерә торган массакүләм мәгълүмат чаралары бар, күпчелек йортларда компьютер куелган, Интернет эшли. Безнең халык – 100 процент белемле халык ул, барысын да белә, аңлый, тыңлый, уйлый, нәтиҗә ясый. Шуңа күрә хакимияткә җәмгыятьнең халәтен тоеп, таләпләрен белеп, аларны исәпкә алып яшәргә һәм эшләргә кирәк. Әйтик, 2012 елгы Путин 2000 елдагы Путиннан нык аерыла, чөнки аның да үзгәрмичә хәле юк. Владимир Владимирович хәзер күп нәрсәләргә колак салачак. Ә гамәлгә яраклы таләпләрне тормышка ашырып, яңалыклар кертү өчен, тотрыклылык булу шарт.

– Сез сәнгатьне, әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне яратасыз… Нинди генә очрашуларда, мәдәни чараларда булмасын, халык белән турыдан-туры җанлы итеп аралаша беләсез, гамьле уйларга этәрәсез… Бу – кешеләрне, үз ватаныңны, халкыңны яратудан киләме?

– Минемчә, тәрбиядән, үз халкыңа һәм туган җиреңә бирелүдән килә. Язмыш шулай язган булган, күрәсең, яшь вакыттан ук зур эшләргә кереп киттем. Дөресен әйтим, Мәскәүгә эшкә күчәргә дә күп кенә тәкъдимнәр булды, ләкин бу хакта уйлап та караганым булмады. Ул тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага идем, чөнки минем үз республикамда, үз мохитебездә яшисем һәм эшлисем килде. Яшь чакта, ике улым тугач, хыялым да шундый иде: 200 ләп гектар җир алып, улларым белән шул җирдә хезмәт куеп яшәү. Каядыр башка якларга китеп урнашуны башыма да китермәдем. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Президентлыктан киткәч тә, үз Ватанымда лаеклы эш таптым – тарихи ядкярләребезне торгызу белән шөгыльләнәм.

– Әдәбият һәм сәнгать – күпләп табыш китерә торган өлкә түгел. Бу юнәлештә хезмәт куючы кешеләр – чын талантлар, фидакяр җаннар. Алар гасырларга калырлык, татарның милләт буларак үз йөзен ассызыклый торган бәһасез иҗат җимешләре тудыра, тудырырга тиеш тә. Димәк, әлеге өлкә кешеләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта дәүләт контроле дә кирәк. Теләсә кем шагыйрь, җырчы йә булмаса композитор, рәссам була алмый бит. Моңа кадәр ярдәм һәм контроль мәсьәләсе ни дәрәҗәдә хәл ителде һәм бүгенге көндә ничек хәл ителә ала?

– Безнең республикада әдәбият-сәнгать әһелләренә дәүләт тарафыннан ярдәм һәрвакыт күрсәтелеп килә. Аерым иҗтимагый оешмалар – Язучылар берлеге, Композиторлар берлеге, Рәссамнар берлеге, театрлар, иҗади коллективлар белән беррәттән, күренекле шәхесләребезгә генә түгел, яшь иҗатчыларыбызга да игътибар бирелә. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды – бу юнәлештә эшли торган оешмаларның берсе. Ярдәмнең төрле формалары бар бит. Мәсәлән, республикада иң югары дәүләт бүләге – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясеннән тыш берничә дәрәҗәле премия бар. Дәүләт һәм төрле компанияләр, оешмалар тарафыннан бирелеп килә торган грантлар да иҗат кешеләренә алга таба үсеш өчен көч бирәләр дип саныйм.

Ә дәүләт контроле мәсьәләсенә килгәндә, мин болай уйлыйм. Милли традицияләргә, рухи-әхлакый нормаларга яки юридик законнарга каршы килмәгән очракта һәр иҗат – мактауга лаек гамәл ул. Әгәр кешеләр әдәбият, җыр-музыка яисә рәсем сәнгате дөньясына тартыла, ниндидер уңышларга ирешергә омтыла икән, шатланырга кирәк: һәрхәлдә, бу бит кирәкле шөгыль. Дөрес, теләсә кем шагыйрь яки җырчы була алмый. Ләкин һәр кешенең үз сәләтләрен сынап карау мөмкинлеге булырга тиеш. Дәүләтнең бурычы – күзәтчелек итү түгел, иҗат өчен тиешле шартлар тудырудан гыйбарәт дип уйлыйм. Кем шагыйрь яки җырчы, ә кем мондый дәрәҗәгә күтәрелә алмый – монысын тамашачы, укучы, ягъни халык үзе әйтә, үзе бәя бирә.

Бервакыт, илдә үзгәртеп кору башланган елларда, Бөгелмәгә баргач, миңа берничә рәссам белән очрашырга туры килде. Алар миңа шундый сорау бирделәр: «Социализм чорында безгә һәрвакыт төрле лозунглар язарга туры килә иде. Ул төп эшебезгә әйләнде. СССР таркалгач, заказлар юк. Безгә ничек яшәргә инде?..» Чыннан да, тормышта иҗат кешеләренең мондый проблемалары бар. Әлбәттә, зур таланты һәм төпле белеме булган рәссам ничек тә үз юлын таба ала. Әгәр дә лозунг язудан башкага талантың булмаса? Эчтән генә шуларны уйлап, мин аларга төгәл җавап бирә алмадым. Шәһәр хакимиятенә, мөмкинлекләрегезгә карап ярдәм итегез, хәзер үткәрелә торган чараларга катнаштырыгыз, дип киңәш иттем.

Аллага шөкер, татар театрлары яши, халык спектакльләргә йөри. Язучыларга исә әсәрләрен укучылар кирәк… Үзебезнең милләтне, телебезне саклап калу өчен, иҗат кешеләренә хөкүмәт тарафыннан ярдәм булдырырга кирәк дип саныйм. Моны шул ук грантлар аша да эшләргә була. Хәзер, әйткәнемчә, күп кенә күренекле иҗат берлекләренә – оркестрларга, театрларга һ. б. грантлар бирелә. Ул язучыларга да шул рәвештә булырга тиеш, минемчә. Яхшылабрак уйлап, үзебезнең милли иҗат әһелләренә ярдәм кулы сузу кирәк. Әлеге мәсьәләне республикабыз Президенты да, калганнарыбыз да аңлый. Бүгенге глобальләшү чорында, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу максатыннан чыгып, безнең татарча иҗат итә торган зыялыларыбыз булуы бик мөһим. Гонорар, премия күләмнәрен арттыру да күтәрелмәгән мәсьәләләр түгел. Моның уйланылган бер рәвешен генә табарга кирәк.

– 75 яшьлек Минтимер ага белән узган гасырның 90 нчы елларындагы Минтимер Шәймиев арасында аерма бармы?

– Бардыр, әлбәттә. Адәм баласы һәрдаим үсештә, үзгәрештә бит ул. Сәламәтлек ягыннан әйтсәк, зарланырлык түгел, яшемә карата яхшы, Аллага шөкер. Мин бик күп хәрәкәт итәм, җәяү дә, чаңгыда да йөрим, көн саен йөзәм. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Яши-яши, кайбер нәрсәләргә башкача карыйсың, кайбер фикерләр үзгәрә, яңа уйлар өстәлә… Ләкин иң мөһим максатым үзгәрешсез – һаман да халкыбызга, туган җиребезгә хезмәт итәсе килә. Өйдә кул кушырып утыра алмыйм. Сәкинә апагыз бераз ачулана инде, ул бит гомер буе минем эштән китүемне көтте, мине гел үзе янында булыр дип өметләнде. Аны да аңларга тырышам. Сүз дә юк, үземнең дә аның янында утырасым килә. Ләкин мин «эш җене кагылган» кеше булып чыктым, ахрысы. Үзегез күреп торасыз – өстәлемдә китаплар өелеп тора. Минем кабинетта беркайчан да моның кадәр китап булганы юк иде. Бик күп тарихи басмалар укыйм, архитектура, археология мәсьәләләрен карыйм. «Яңарыш» фондының эшен алып бару өчен гаять күп белем һәм мәгълүмат кирәк. Без бит тарихи ядкярләребезне дөньякүләм таләпләргә, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп торгызабыз. Бу – проектның төп үзенчәлеге. Шуңа күрә һәр адымыңны үлчәп, белеп, дөрес итеп атларга кирәк.