Za darmo

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

II

Имди бер дөхтәргә гашыйк булып, сүзне алмаганы өчен интизар булып, бу шигырьләрне әйткәнемдер.


 
Сүземне сүзләем башдин,
Хәбәр бирәм каләм кашдин;
Гашыйк булдым кече йәшдин, –
Йөрер идем сәне уйлап.
 
 
Сәба йиле исәр булса
Түгәлбай атлыгъ[2182] илләрдән,
Хәбәр бир Фатыйма атлыгъ
Сылу кыз – нечкә билләрдән.
 
 
Бигүк исән тора микән,
Нә хальдә ултыра икән?
Бәне бер-бер сорай микән,
Йөретеп сүзне телләрдә?
 
 
Бу үткән җәйдә, бу кышда,
Җанашым – җанки җанашда,
Нә хисабда, нә сагышда
Тора микән бу хальләрдә?
 
 
Нәсыйхәтдер сүзем, уйла:
Җәмалең кадрене җуйма,
Наданларга буең сонма –
Гомреңне бирмә җилләргә.
 
 
Бу кадәр сән катып каның,
Нәчек түзә сәнең җаның?
Сылу чагың, матур даның
Йәйелеп[2183] беткән илләрдә.
 
 
Ирәм багындамы үстең? –
Йөрәгем бәгърене кисдең;
Сәба йиле кеби исдең
Ки сәхраларда, илләрдә!
 
 
Сән әллә әйтә торгансың,
Моңа һич йар табылмас дип,
Үземез күк берәү булыр, –
Вә илля[2184] мәгъшукым сәндер!
 
 
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең[2185] тора калкып,
Ки күлмәк уртадин балкып,
Нуры тигәр гъәлямәти[2186].
 
 
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин гъәйрене алмам;
Нәсыйб булса, сәне алам, –
Килермүсән бәңа, җаный?
 
 
Сәламләр әйләдем, җаный,
Сәламәт итсен ул әгъля[2187],
Тулан айтик йөзең кыйлсун
Һәмишә көн-бәкөн әҗля[2188].
 
 
Бәет яздым сәнең артын,
Сәнең күркәмлегең сартын[2189],
Йәңакларың кызыл алтын –
Ушал кыйлмыш сәне мәүля!
 
 
Сәңа, җаный, дәгъүәт итдем[2190],
Дәгъүәт илән сәлам итдем,
Сәламләр соңра, җанашым,
Ки серләрдин бәйан итдем.
 
 
Бәнем урамга чыкмакым,
Сәнең бәңа да бакмакың,
Сәнең илән сөйләшмәкем
Күңелләрем була, җаный.
 
 
Әйа җаным, чибәрем лә,
Әйа җаным, сөйәмен лә,
Ки белмәймен нидәрем лә, –
Сагышымдин мөдам итдем[2191]!
 
 
Каракаш сән, кара керлек,
Сәне шундин карап күрдек,
Күңелләргә ярар күрдек, –
Ки бән улдым сәңа гашыйк!
 
 
Җаным, дидем, җаным, сәне,
Җаным күек сәүдем сәне,
Бәңа йар улмасаң, җаный,
Мәүляйә салдым бән сәне.
 
 
И алтыным, бәйан әйлә,
Сүзем кабул итәрмүсән?
Шулай тилмертебүк бәне
Бүтән йарга китәрмүсән?!
 
 
Җәфаны чикмәйән гашыйк
Сафаның кадрене белмәз,
Мәхәббәт бер бәлядер кем,
Герифтар улмайан белмәз.
 
 
Гыйшык-мәгъшук и зар улыр,
Моңаеп интизар улыр,
Җанашым, дип бизәр улыр[2192]
Икесе ике илләрдә.
 
 
Сылу әйләде үзеңне,
Итеп нәркистәй күзеңне,
Тулан ай итде йөзеңне –
Матур итде бигайәти[2193]!
 
 
Кашыңны әйләде кара,
Ачык итде ике ара,
Һилялә охшашы вара [2194]
Чигелмеш, и ниһайәти.
 
 
Кашыңданму, күзеңдәнмү
Сийакың[2195] кыйлды диуана,
Җиһанга килгәне варму
Сәнеңтик матур кыз бала?!
 
 
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең – йенҗү дезелмешдер[2196],
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер
Сәнең өчен, әйа җаный!
 
 
Ки ак йакут икән ирнең,
Дөшемдә агъзыма тирдең[2197],
Гяһи[2198] сурып үбәр идем,
Гяһи бән тотубән әшуак[2199].
 
 
Сөеп күңлем дә бизалмый,
Гыйшкың берлән түзалмый,
Өмидемне өзә алмый –
Алай да күп чыдам итдем!
 
 
Бәнем үз ихтийарым, дип,
Теләсәм кемгә варам, дип,
Мажик булса да йарым, дип,
Солан тауы көтә күрмә.
 
 
Әйа җаным, кызыл алма,
Ки бәндин гайрегә варма;
Сәнең күек матур йарны
Качан нәсыйб итәр Алла?!
 
 
Килә белмәсәң, и җаный,
Бәнемтик мелла гашыйкка,
Китәрсән кем нәҗасәткә[2200],
Дөшеп бер сасы мажикка.
 
 
Намаздыр каты бизгәне,
Эшендин белмәс үзгәне;
Намаз дәйүб тә сүзләми –
Тоташ ук вара йазыкка.
 
 
Намаз сүзен дийә белмәс,
Дине өчен көйә белмәс,
Җанашым, дип, сөйә белмәс –
Барырсән шундый фасикъка.
 
 
Балаң булыр – туар азгын,
Атадин улмайа бозгын,
Ки козгындин туар козгын,
Ки каргадин туар карга.
 
 
Атасыдик фасикъ[2201] улып,
Бу дөньяга гашыйк булып,
Нәселләре мажик улып,
Куар дөнья гакыл тарга.
 
 
Җанкәй, җанашым, дибүк,
Иләс-миләс итә күрмә,
Шулай тилмертебүк бәне,
Бүтән йарга китә күрмә!
 

Тәмм.

 

III

Имди галимә[2202] кызлар наданларга мәгъшук улмакындин бу шигырьләрне әйткәнемдер.


 
Наданга вармаңыз, кызлар,
Бу сүзем тыңлаңыз, зинһар,
Галим булса да йарыңыз, –
       Моны фәһем итсәнә[2203], җаный!
 
 
Ки бән әйтәм сәңа уйлап,
Ишетеп китмәгел буйлап,
Соңында карагыл уйлап, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Наданларга күңел салма,
Аның сүзене дә алма;
Гомерлек хәсрәтә калма, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Наданларның эше хали[2204],
Беләмсең, җанашым, ани?
Кызыкма, булса да мали, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Наданларның эше хараб,
(Күрерсән мисален караб,
Би-бисмилла[2205] эчәр ул аб[2206], –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Надан белмәс сүзнең кадрен,
Килеп тотса сәнең садрең[2207],
Китеп барыр сәнең кадрең, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Надан дигән үзен белмәс,
Сүзеңә илтифат кыйлмас,
Сәнең кадреңне ул белмәс, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Надан дигән торыр катып,
Башыны артына атып,
Сүз әйтсәң, ул торыр катып, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Наданлар керсә куйныңа,
Кулын сала ул муйныңа,
Ки өзми ул боны куймый ла, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Надан, дигән, яманлардан,
Була күрмә ки анлардан,
Ки кадрең китмәсен андан, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Наданның күп сүзен тыңла,
Галимнең бер сүзен аңла,
Җанашым әйтәем, аңла! –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Наданларның чабатасын,
Кагып, сән мичкә атасын,
Кичен куйнында ятасың, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Наданларның хикяйатен,
Сәңа яздым мөнаҗатен,
Надан (да) булса хаҗәтең, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Надан булса йарың, җаный,
Нәчек итеп сөйәсең ани?
Надан дигән булыр дани, –
       Моны фәһем итсәнә, җаный!
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный,
Нәчек дип беләсең ани?
«Мөхәммәдия» көе берлән
       Укып карасана, җаный!
 

Тәмм.

IV

Имди гадәтсез наданларның гадәтенә бәйан идәр.


 
Бер мажик торыпдыр таң беленгәч,
Барып кермеш бер өйгә төтен күргәч.
 
 
Барып керде ул мажик, сәлам вирде,
Ике мелла чәй эчә – аны күрде.
 
 
Торыр патнуста чәйнек-чәшкеләре,
Аңа дөште мажикның чәшмеләре[2208].
 
 
Диде мажик: «Бу нәдер, әйтсәңез лә,
Боның нә идекен белгертсәңез лә!»
 
 
Диде мелла: «Боның исме самавар,
Боны эчкән кеше булыр сәнавар[2209]».
 
 
Самаварга мажик ул орыныпдыр,
Кара, уты эчендә күренепдер!
 
 
Орынгачтан мажикның кулы пешде,
Яман булып мажикның кулы шешде.
 
 
Мажик күрде самаварның буыны,
Табалмады эчендәге суыны.
 
 
Чинаякка мелла чәй ясап бирде;
Мелла эчкәнене һәм чәшем кыйлды[2210].
 
 
Чинаякны мажик учлап тотыпдыр,
Суык су дип, аны голт-голт йотыпдыр.
 
 
Моны эчкәч, мажикның агъзы көйде:
«Ходауәндәм, бу ниндәй агу?!» – диде.
 
 
Агъзы кулындин яман пешепдер,
Ике мелла тибешеп көлешендер.
 
 
Теләсәңез [ки] боны хасыйл итмәк[2211]:
«Боны эчкәнчә аша өч телем икмәк».
 
 
Агъзы пешкәч, мажик катигъ[2212] уынды,
Чәй эчмәкдән аның күңле суынды.
 
 
Мажик бу эшләренә аһ итде,
Икмәк, тоз ашаганын йад итде.
 
 
Мажик әйтде: «Бу эшдин үлмәсәм дә,
Үкенмәмен гомерем күрмәсәм дә!»
 

Тәммәт тәмам.

V

Имди галимләрнең кадерен наданлар белмәгәне өчен, бу шигырьләрне әйткәнемдер.


 
Галимләрнең хикяйатен,
Сәңа яздым мөнаҗатен;
«Надан да булса хаҗәтең», –
       Дәйүб яздым, абыстай ла.
 
 
Галим куркар хийанәтдән,
Кеше сүзләр[2213] хикяйатдән,
Язар хаҗәт мөнаҗатдән, –
       Ишетсәнә, абыстай ла!
 
 
Галим сүзләр сүзен белеп,
Бу мәгъшукдин хәбәр сизеп,
Наданлардин өмид өзеп, –
       Дәйүб яздым, абыстай ла.
 
 
Галим куркар хийанәтдән,
Даим булыр әманәтдән,
Гашыйк булыр бигайәтдән[2214], –
       Белеп сүзләр, абыстай ла.
 
 
Галим улса итагъәтдә[2215],
Даим улса мөнаҗатдә,
Ирешсә ул бу хаҗәткә, –
       Була торган, абыстай ла.
 
 
Надан намазыны үртәр[2216],
Гъәед көнләренә йитәр,
Аны әҗәл кеби көтәр, –
       Гадәте шул, абыстай ла.
 
 
Наданларның күзе төтен,
Дине һәм улмайа бөтен,
Үзенә бер тауып хөкем
       Йөри торган, абыстай ла.
 
 
Надан сүзләр сүзен тапмас,
Ки яхшыга сүзен катмас,
Качар йирләрене тапмас, –
       Галим күрсә, абыстай ла.
 
 
Надан аякыны йөртер,
Ки баскан йирләрен кортыр,
Галим күрсә, сүзен онтыр, –
       Ки куркудан, абыстай ла.
 
* * *
 
Ашар торма белән икмәк,
Үзе һәм ултырыр ипләп,
Дога кыйлмай китә читләп, –
       Нәсәб шулдыр, абыстай ла.
 
 
Суган, икмәк ашар үзи,
Ашарда[2217] сүзләшер сүзи,
Гадәтсез буладыр үзи, –
       Нәчек сәүдең, абыстай ла?!
 
 
Суган, икмәк төеп эчкә,
Алыр сулуыны көчкә;
Иртә китсә калыр кичкә, –
       Гадәте шул, абыстай ла.
 
 
Шул ук, җаным, канатымга,
Кабулым юк сыйхатемә[2218],
Йибәргел кире катыма, –
       Тота күрмә, абыстай ла.
 
 
Мәхәббәт булып үземә,
Күрендең, җаный, күземә,
Инансанә бу сүземә, –
       Чын әйтермен, абыстай ла!
 

Тәмм.

 

VI

Имди бу дөхтәргә[2219] үземдән бер шигырь әйткәнемдер.


 
Вәззоханың әфтабидыр[2220]
Ак йөзеңнең талгъәте[2221],
Хәстә җаныма шифадыр
Ләбләреңнең[2222] ширбәте.
 
 
И гүзәлем, егъламагыл,
Бу гъәмеңә сән җәзил[2223],
Эш Ходадин, гъәм җөдадин[2224]
Фасбир ул съәбран җәмил[2225]!
 
 
Күрдекем сагъәт җиһанда:
Китде зольмәт – килде нур,
Йә кояш сән, йаки ай сән,
Йаки җәннәт эчрә хур.
 
 
Үзең былбыл, сүзең ширин,
Шәмси талигъдер[2226] йөзең,
Нәзар улса[2227], шул кояштик
Талдырыр ике күзең.
 
 
Җатка куйма мәйелеңи,
Куйсаң күрерсән вәйлеңи[2228],
Сакла, җаным, гъәйреләрдин
Садрең илә зәйлеңи[2229].
 
 
Күл төбендә күп камышның
Аслы бердер, нәсле бер,
Бәгъзысендин къәнд[2230] алырлар,
Бәгъзысендин – бурийа[2231].
 
 
Һәм ушандак[2232] адәминең
Аслы бердер, нәсле бер,
Бәгъзысе баш агърыкыдыр,
Бәгъзы – күзгә тутыйа.
 

Тәмм.

VII

Имди ахырында мәгъшук дөхтәремә бу шигырьләрне әйткәнемдер.


 
Бисмилла дип ки башладым кәлямем,
Хуш улсачы бәнем язган сәламем.
 
 
Хода нөсърәт[2233] бу көн вирсәйе безгә,
Каләм тотып сәлам язсайы сезгә.
 
 
Сәнең гыйшкың бу көн бәнем үземдә,
Белермүсән мисальләрен сүземдә?
 
 
Җанашым, күңлеңи тотмагыл үзгә,
Белеп яздым, гаеп итмә бу сүзгә.
 
 
Язаем бән сәңа, җаный, сәламләр,
Китәрмү дип күңелемдин бу гъәмләр.
 
 
Ки кяшки[2234] күрмәсәм иде йөзеңне,
Янар утка салырмиде үземне?
 
 
Ки кяшки дөньяга килмәгәй идең,
Бу гыйшык җәфасын күрмәгәй идем.
 
 
Ки һәркемнең мәгъшукда эше бар,
Сүзен белмәс ки – белмәгәнләре бар.
 
 
Хата булган дәйүб сүзне төзәтмә,
Надан берлән газиз гомрең озатма.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, кауышмак,
Очрашып бер аулакда сөйләшмәк.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, каләм каш,
Бу серемне кешийә әйләмә фаш.
 
 
Сүзем бетде сәңа, җаный, йитәрмү?
Бу хат берлән арада сүз бетәрмү?
 
 
Бу хат берлән белермүсән хәлемне?
Сәнең куйныңда алса иде җанымны!
 
 
Сәбәб берлән кәлеп дөштем илеңә,
Күзем дөшде сәнең нурлы йөзеңә.
 
 
Җанашым, белмисең сагынганымны,
Сәнең өчен күз-йәш агызганымны!
 
 
Сәне, җаным, сөйгәнем фашә чыкды[2235],
Гыйшык уты ки хәддин аша чыкды.
 
 
Кара кашым, кара күзем, сөчек тел[2236],
Бу гыйшыкдин бәне сән үлде дип бел.
 
 
Сәнең җаның бәне хәйран итәдер,
Гакылларым бу башымдин китәдер.
 
 
Күреп, җаный, сәнең зифа буеңны,
Белалмадым вәликән[2237] һәм уеңны.
 
 
Әгәр белсәм иде, җаным, уеңны,
Тәүә суеп итәр идем туеңны!
 
 
Абау Алла, йөрәгем янды, нишлим?
Ки көндин көн зийадә[2238] артды гыйшкым.
 
 
Сәне уйлап йөрәккә ут тоташды,
Гыйшык уты янудин хәддин ашды.
 
 
Сәңа кыйлдым, җаный, фөрйаде зари[2239],
Йитәр инде, җалынмам мондин ари.
 
 
Бу җалынуны бер таш да белер иде,
Берәү белсә, кызганып килер иде.
 
 
Ходаем язса иде, күрсәм иде,
Сәнед гөлтик йөзеңдин үпсәм иде.
 
 
Сәне сөйәм ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа оҗмах хурытик.
 
 
Сәне күрдекдә дидем: «Бәрәкалла!» –
Хәтәрләрдин сәне сакласын Алла.
 
 
Сәнең дәрдең бәңа дәрмандин артык,
Сәңа йар булганым солтандин артык!
 
 
Бу илдә бер имам булганымдин,
Сезә яздым үзем хур булганымдин.
 
 
Яза-яза ки бетде күздә йәшем,
Ахырында хараб булды бу башым.
 
 
Нә булса да, хата юкдыр сүземдә,
Гомерлек хәсрәтә калдым үзем дә!
 
 
Бу алтыным, көмешем инде къәни[2240]?
Сарыф кыйлдым бари – ул булды фани!
 
 
Зыйафәт[2241] дип йөгердем – улды сәйран[2242],
Ахырында ки булды бәңа хөсран[2243].
 
 
Әйа гариф, ки белсәңче халемне,
Бирер идең үзең газиз җаныңны!
 

VIII

Имди назланган кызлардан әйтелгән шигырьләре


 
Чүсәнә, абзый, чүсәнә,
Кысыбрак яхшы сөйсәнә,
Сөйгәчтин күңелем үсә лә, –
Дәйүб уйнар күшки кызлар.
 
 
Чү, абзый, тимә имигә, –
Имием сәңа тими лә!
Тигәчтин къәдре кими лә, –
Дәйүб уйнар күшки кызлар.
 
 
Чү, абзый, шаярып ятма,
Бунъларыңны[2244] катырма, –
Уңайсыз булыр ятарга, –
Дәйүб уйнар күшки кызлар.
 
 
Моны язды ки бер талиб[2245],
Укыган улмасын галиб[2246],
Соңра булмасын гаиб, –
Мәгъшукымдин җөда булдым[2247]!
 

Тәммәт тәмм.

Сахибҗәмал

I

 
Сәңа, җаным, дога итдем,
Дога илә сәлам әйтдем,
Сәламләрнең соңы, җанкәм,
Язып гозре кәлям[2248] итдем.
 
 
Сахибҗәмал, чибәрем лә,
И матурым, сөйәрем лә,
И белмәдем нидәрем лә,
Сагышыңны мөдам итдем[2249].
 
 
Сөеп күңлем дә бизә алмай,
Гыйшкың берлә түзә алмай,
Өмидемне өзә алмай,
Ике-өч ел чыдам итдем.
 
 
Болай торганча тик качып,
Күренгел бер күңел ачып,
Агыздин йенҗүләр сачып,
Сөйләш дәйү бәйан итдем.
 
 
Гүзәл сән алтын алмадый,
Җәмалең күңлем алдадый,
Түзәр халем дә калмадый, –
Алай да күп чыдам итдем!
 

II

 
Сәнеңдик сылу йарлар да,
Зифа буй, нечкә билләр дә,
И алтыным, таба алмадым
Шәһәрдә, һич тә илләрдә.
 
 
Сәүекле булып үземә,
Күрендең, җанки, күземә;
Инан, билләһи, сүземә,
Дәгелдер «къаль вә къилләрдә[2250]».
 
 
Гүзәлсән бик – Парауда бер,
Күңелләргә ярауда бер,
Матурсән – күз карауда бер,
Дәхи сөйләргә телләрдә.
 
 
Ирәм багындамы үсдең? –
Йөрәгем бәгърене кисдең;
Сәба йиле[2251] кеби исдең
Ки сахраларда, чүлләрдә!
 
 
Мәхәббәтең лә дәрдеңдин[2252],
Сәнеңчөн сәнең артыңдин
Парау иленә бардым мин,
Елап-сыктап сәбилләрдә[2253].
 
 
Бу кадәрлү катып каның,
Ни хальгә түзәдер җаның?
Сылу чабың[2254], матур даның
Җәелеп беткән илләрдә.
 
 
Сәне бик каты сөйгәнем,
Гыйшкың берлә көйгәнем,
Ни язганым, ни дигәнем –
Җәелеп беткән илләрдә.
 
 
Сәңа бу күңлем азганы[2255],
Кулым һәм хатны язганы,
Кыямәткәчә – әзманый[2256]
Кала сөйләргә телләрдә.
 
 
Череп бетсә дә һәм җисмең,
Сахибҗәмал дәйүб исмең,
Сылу чабың, матур исмең
Кала сөйләргә телләрдә.
 
 
Ышанмыйсың бәңа сән, шук:
Бери гашыйк, бери мәгъшук,
Кылышып вәгъдәи мәүсукъ[2257],
Сагынышадыр илләрдә.
 
 
Гашыйк мәгъшукъа[2258] зар булып,
Моңайып, интизар булып,
Җанашым, ди-ди, зар булып,
Икесе ике илләрдә.
 
 
Бу үткән йайдә, бу кышда,
Җаныем-җанки, җанаш да,
Ни хисабда, ни сагышда
Тора икән ул илләрдә?
 
 
Нәсыйхәтдер сүзем, уйла:
Җәмалең[2259] кадрене җуйма,
Надан иргә барып, койма
Газиз гомреңне йилләрдә!
 

III

 
Килә белмәсәң, и җанкәм,
Бәнемдик мелла гашыйкка,
Барырсың к…е юмаган
Надан бер кара мажикка.
 
 
Намаздин каты бизгәне,
Эшендин белмәс үзгәне,
Иман дәйүб дә сүзләми –
Тотошлай[2260] бара йазыкка.
 
 
Иман сүзен дийә белмәс,
Дине сартын[2261] көйә белмәс;
Бикәч диеп сөя белмәс –
Барырсың андый фасикъка[2262].
 
 
Йөрер көндез катып, калҗып,
Эшен эшләп орып-йәнчеп,
Кичен ятар сасып, тынчып,
Нәҗес, ус…к, катып б…кка.
 
 
Бу дөньяның эше сартын,
Ябыгып беткәне сартын,
Йокысы булмаган йартын
Баралмыйдыр ла гашыйкка.
 
 
Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-йайен[2263],
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка.
 
 
Кыекча башыңа чорнап,
Урырсың ла баса йырлап,
Кулың, битең камыл тырнап,
Юлыгып билчән ашлыкка.
 
 
Һава сугып[2264] башың түнгәй,
Кисәүтик һәм кулың күнгәй;
Ки фәр…ң артыңа түнгәй,
Бөгелгәч тормый касыкка.
 
 
Гарык булып тәнең тиргә,
Ботың буе агар йиргә;
Пешегүбән[2265] сабып чиргә,
Килер көч ботка, касыкка.
 
* * *
 
Мажик ир булса юлдашың,
Күзеңдин китмәгәй йәшең;
Гакыл йитмәй, азад башың
Үзең салдың ла коллыкка!
 
 
Гүйәки бер байар колы,
Байарның әмре аркылы
Эш эшләп, кабарып кулы,
Саладыр акча абрукка.
 
 
Бу хальдә кыш илә язда,
Ни иманда, ни намазда
Рәхәт күралмай бераз да,
Кыйлан гөнаһе шомлыкка.
 
 
Киеп оек та чабата,
Тузан-туфрак билә ката
Йөрерсән лә баса, ката,
Төшеп зилләткә[2266], гарлыкка[2267].
 
 
Бу халь илә – гомер буйлай
Кулыңдин эшләри куймай,
Йөрерсән тамакың туймай
Ки бәгъзы чакда ачлыкка.
 
 
Борынгылар шулай диме:
Балыкчының к…е йүеш,
Тамагы ач булыр, имеш,
Тотош йөрсә дә балыкка.
 
* * *
 
Сука белән сабан сөреп,
Тузан-туфрак үзә йөреп[2268],
Каралубән[2269] килер кереп
Ки охшап кара калмыкка.
 
 
Изеп, атына болгатып,
Арыдым дип, тиз үк ятып,
Оеса, булмас уйгатып,
Башын бер куйса ястыкка.
 
 
«Сукаладым, парладым» дир,
«Уалдым» дир, «арыдым» дир,
«Каты йиргә тарыдым» дир, –
«Сарутка» йә «тамырлыкка».
 
* * *
 
Ирең сәүмәккә теләсәң,
«Кил уйныйк», – ди-ди сөйләсәң,
Үбеп, кочып да көйләсәң,
Бер ай тулганда тансыкка.
 
 
«Йөремә!» – ди-ди ырылдап,
Тиз үк әйләнер пырылдап,
Ятып да йоклар гырылдап,
Ки һич ял иткәне юкка.
 
 
Йәнә сөймәс бер аен да,
Чытып чиркен[2270] чыраен да,
Качып печән сараенда
Ятарга китәр аулакка.
 
 
Къәни[2271] күңел тынычлатып,
Сөешмәк вактый[2272] очратып?..
Торырсыз дөнья пычратып,
Төшеп һәр көндә хурлыкка.
 
 
Ки тун-чикмән тыгынырсән[2273],
Бөгелүрсән, сыгылырсән,
Туңып йиргә екылырсән, –
Ки ындыр табагы бозга.
 
 
Шу дәклү каты туңарсән,
Эчең-тышың да туларсән,
Ки әнчек этдик уларсән,
Кереп мичкә йә юллыкка.
 
 
Көне-төне кулың эшдә,
Үзең зур, каты тел-тешдә,
Рәхәт күрәлми бер төштә
Тыныч йокларга тансыкка.
 
 
Эчеңдин чыгарыр сөрем,
Басар күзләреңне эрен,
Йөзеңнең тузанын-керен
Юалмассән бушау юкка.
 
 
«Бу кадәр фетнә өстемдә,
Нигә тукъдым да үстем лә!» –
Дәйүб шул чакда үкенмә
Эчеңдә хәсрәт артыкка.
 
 
Къәни туйганча ир сәүмәк,
Къәни татлы тәгъәм йимәк,
Къәни яхшы кием кимәк
Ки сән бичара мәхлукка?!
 
 
Ки мәхлук булмый нидәрсән?
Ябыгып шөйлә[2274] бетәрсән,
Үзеңне миңрәү итәрсән, –
Тынычлык җанга юклыкка.
 
 
Ни хурлык сәндәй матурга
Надан астында ятарга,
Бу хурлыкларны татырга
Сәнеңдик сылу мәгъшукка!
 
 
Ки сән бик шома түшләргә,
Ярарсән мелла кешеләргә;
Таза булса эш эшләргә
Ярыйдыр сасы мажикка.
 

IV

 
Дәхи моны сынап белгел:
Әгәр барсаң надан йарга,
Туган балаң начар булыр, –
Атасына килер парга.
 
 
Балаң булыр бозык-бозгын,
Атадин булмады узгын[2275],
Ки козгындин туар козгын
Йә каргадин туар карга.
 
 
Атасыдик фасикъ булып,
Пахытный[2276] бер мажик булып,
Бу дөньяга гашыйк булып,
Куар дөнья гакыл тарга.
 
 
Динендә булмый кайгусы, –
Кулында балта-чалгусы,
Гамәлсез шөйлә калгусы
Янарга мәңгелек нарга[2277].
 
 
Үтәдер гомре йир тырнап,
Йә вур булып йөрер урлап!
Башыңның очыдин йырлап
Үтеп китәр гакыл тарга.
 
 
Ки сән дә һәм бакып иргә,
Кереп ахир кара йиргә, –
Балаларың билә бергә
Керерсән утка янарга.
 
 
Ни бетмәй әл дә[2278] ул сасый? –
Үзедик сәне дә ясый;
Икеңез дә булып гасый[2279]
Керерсез утка янарга.
 
 
Зобанилар орыр чукмар,
Күзеңдин күстәрер утлар,
К…дин чыгарыр б…лар,
Әгәр барсаң надан йарга!
 
 
Туган балаң булыр әгъва[2280]
Һәм өстеңдин кыйлыр дәгъва:
«Атам, анам да би-мәгъна[2281]!» –
Дәйүб ялвара гъәффарга[2282].
 

V

 
Парау илендә төш күрдем,
Ки бер кош тотдым, ук атдым, –
Парау илендә бер матур
Өчен ойкымны[2283] югалтдым.
 
 
Ничә кемсә ничәләр дә
Ашыйлар да, эчәләр дә;
Ки бән шул көн-кичәләрдә,
Аш үтмичә, елап ятдым!
 
 
Сезә булдым барыр кеби,
Сәңа юлда тарыр кеби,
Сөеп-кочып арыр кеби, –
Хыял дәрьясына батдым!
 
 
Ничә гәз[2284] сезә йүнәлдем,
Йибәрдем хатлар – инәлдем;
«Яңылмый юла яңылдым»[2285], –
Дәйүб тик күңлем уйлатдым.
 
 
Сәнең өчен, әйа җаным,
Бу көндә, таңда да сагыш
Килә ирде юла чалыш,
Күрәлмый, буш кына кайтдым.
 

VI

 
Сынадым фәһмең[2286], уенны.
Авазың дәхи былбылдай,
Зифа буең, төсең, битең
Ки хур кызыйча мимылдай.
 
 
Гыйшыкыңдин, и былбылым,
Сезә төшде ничә юлым;
Сагышың берлә бер елым
Бәңа тойла ки бең елдай.
 
 
Гашыйк-мәгъшук сыйфатымыз,
Арадагы бу хатымыз,
Икемезнең дә атымыз
Кешенең сүзедин тынмай.
 
 
Матурсән бик кенә, җанкәм,
Ятарсән тик кенә, җанкәм,
Сәнең өчен бәнем теңкәм
Корыйдыр – һич түзеп булмай!
 
 
Бери гашыйк, бери мәгъшук,
Моңаешып кара-каршук
Йибәрсәң хатлари да чук,
Кауышмай җанымыз тынмай.
 
* * *
 
Гаҗәб сән, җаный, мәгъшукка –
Бәңа үфкәлисең юкка,
Ки охшап Сак билә Сокка,
Болай тормакымыз уңмай.
 
 
Бери сокда, бери сакда –
Икесе дә ике якда
Моңаеп егълаган чакда,
Еламай һич түзеп булмай.
 
 
Бери «Сак» дәйүбән сызып,
Моңаеп йибәрә сузып,
Икенчесе дәхи кызып,
Моңаеп «Сок» дәйү егълай.
 
 
Ишетеп аңла бу сүзи:
Ходаем сакласын үзи,
Болардик итмәсен бези, –
Югыйсә халь начар булгай.
 

VII

 
Казандик кайната бези
Сәнең бу йәш сылу чагың,
Соңыдин кайната алмас,
Суынып бетсә учагың.
 
 
Бу вактын кадрене белгел,
Мәхәббәтле булып килгел,
Егетлек вактыйда йилгел[2287]:
Сәнең бик чын тулу чагың!
 
 
Егерме бишкә йәш йиткәч,
Чырай һәм үзгәреп киткәч,
Имиләр салынып беткәч,
Кадерсез була кочагың!
 

VIII

 
Әгәр дә меллага барсаң,
Сәнең урның булыр түрдә,
Күреп дөньяда күп файда, –
Кыямәтдә ки һәм гүрдә.
 
 
Торып яхшы гүрничәдә[2288],
Тәмам гомрең буенча да
Сөешмәкдә, уенчада[2289]
Бушана белмәссең бер дә.
 
 
Самаварларда чәй эчмәк,
Сәүешеп төн аша кичмәк,
Нәфис төрле кием печмәк –
Кимәкдә үтә гомердә.
 
 
Кичә-көндез бизәнмәкдә,
Киенмәкдә, төзәнмәкдә,
Булып күркәм чибәрлекдә,
Торып мелла-галим ирдә.
 
 
Аягыңда читек-башмак,
Башыңдадыр ки ак калпак,
Мамык яки җефәк калпак –
Ки һич дә кунмаган кер дә.
 
 
Ки әлдән ул сәне салмас[2290],
Күзеңдин күзене алмас,
Көнендә ун сөйми калмас, –
Кочаклап сөйә һәр йирдә.
 
 
Ничекдә хатерең екъмас,
Уракка һәм алып чыкмас,
Кояш илә һава сукмас,
Пешекмәс һәм тәнең тирдә.
 
 
Уен-көлкедә ялыксаң,
Торып бер төшдә ябыксаң,
Атын җигәр, әгәр чыксаң, –
Йөртер сәне һәр йирдә.
 
 
Самаварың куеп йөрер,
Сачең майлап тарап үрер,
Сәне сөеп рахәт сөрер, –
Ялыкмас сөйүдән бер дә!
 
 
Утыртыр садре әйванә[2291],
Чәй эчмәклекдә әхйанә[2292];
Бик инан, булма диуана –
Чын ук, алдамыймын бер дә!
 
 
Галимдәй хуб бала туар,
Галимлек сәңа һәм йогар,
Догачы булалар болар,
Үзең ятсаң да һәм гүрдә.
 
 
Балаларың балаларый
Укытырлар һәм аларый,
Догачы булалар барый, –
Кирәк кыз да, кирәк ир дә.
 
 
Бу галимләрнең эшилә[2293]
Болай ук кеше йәши лә:
Догалары сәңа килә,
Үзең ятсаң да кабердә.
 
 
Йә булалар имамәтче[2294],
Гыйбадәтче йә тагъәтьче[2295],
Кыямәтдә шәфагъәтче
Булисәр[2296] ничә иярләрдә.
 
 
Чыкарма, җаный, бу серне:
Безем бу меллалык йирле, –
Ки йите бабадин бирле
Килеп өзелмәгән бер дә.
 

IX

 
И алтыным, бәйан әйлә:
Сүзем кабул итәрмүсән?
Шулай тилмертебүк әллә
Бүтән йарга китәрмүсән?!
 
 
Вәфасызлык итеп шөйлә[2297],
Болай ук кеше яши лә,
Соңгы көндә бу эш илә
Морадыңа йитәрмүсән?
 
 
Җаным сән, алтын алмам ла,
Исемдин бер дә салмам ла[2298]!
Сөйәмен – алмый калмам ла! –
Моңа бауәр итәрмүсән[2299]?!
 
 
Бу үзсүзле мишәр, дәйүб,
Ки бер сүзне бишәр, дәйүб,
Уңа таба ишәр, дәйүб,
Ки сән сулга сүтәрмүсән?
 
 
Ишеп сулга эшең суңга,
Ярый ла китсә бик уңга,
Йә бер мажик к…е туңга
Күңел куеп көтәрмүсән?
 
2182Атлыгъ – атлы, исемле.
2183Йәйелеп – җәелеп.
2184Вя илля – тик әмма.
2185Ике садрең – ике күкрәгең.
2186Нуры тигәр гъәлямәти – күренеше нурланып тора.
2187Әгъля – өстен, бөек; монда: Алла (ул Алла).
2188Һәмишә көн-бәкөн әҗля – һәрвакыт, көннән-көн нурлырак.
2189Сартын – хакында, хакына, өчен.
2190Дәгъүәт итдем – мөрәҗәгать иттем.
2191Мөдам итдем – дәвамлы, өзлексез иттем.
2192Бизәр улыр – интегеп бетәр.
2193Бигайәти – чиксез.
2194Һилялә охшашы вара – айга охшаган (җире) бар.
2195Сийакың – кыяфәтең, сыйфатың.
2196Дешең – йенҗү дезелмешдер – тешең – энҗе тезелгәндер.
2197Тирдең – тиердең, тидердең.
2198Гяһи – кайчакта (берара).
2199Тотубән әшуак – көчле теләк тотып.
2200Нәҗасәткә – пычраклыкка, әшәкелеккә.
2201Фасикъ – әхлаксыз, бозык.
2202Галимә – укымышлы, галим (хатын-кыз).
2203Фәһем итсәнә – уйласана, уйла.
2204Хали – буш, мәгънәсез.
2205Би-бисмилла – бисмилласыз.
2206Аб – су.
2207Садрең – күкрәгең («имиең» мәгънәсендә).
2208Чәшмеләре – күзләре.
2209Сәнавар – нурлы йөзле, якты чырайлы.
2210Чәшем кыйлды – карап торды (күз салып торды).
2211Хасыйл итү – нәтиҗә чыгару.
2212Катигъ – каты, нык.
2213Сүзләр – сөйләячәк, сөйләр.
2214Гашыйк булыр бигайәтдән – гашыйк булыр чикләнмичә.
2215Итагъәтдә – буйсынуда, күндәмлектә.
2216Үртәр – яндырыр (казага калдырыр).
2217Ашарда – ашаганда, ашаган вакытта.
2218Сыйхат – «сыйхәт» нең күплеге; кычкыру, ачы тавыш.
2219Дөхтәр – кыз, кыз бала.
2220Вәззоханың әфтабидыр – иртәнге кояштыр.
2221Талгъәте – балкып күренеше.
2222Ләбләреңнең – иреннәреңнең.
2223Җәзил – бик күп, мул.
2224Җөдадин (җөда) – югалту, аерылу.
2225Фасбир ул съәбран җәмил – күркәм сабырлык белән сабыр ит.
2226Шәмси талигъ – күтәрелеп килә торган кояш.
2227Нәзар улса – караса, күз салса.
2228Вәйлеңи – бәла-казаңны, кайгы-хәсрәтеңне.
2229Зәйлеңи – итәк-чабуыңны.
2230Къәнд – шикәр.
2231Бурийа – камыштан тукылган палас, чыпта.
2232Ушандак – шулай ук.
2233Нөсърәт – ярдәм.
2234Кяшки – әгәр дә.
2235Фашә чыкды – фашка чыкты; киң мәгълүм булды.
2236Сөчек тел – тәмле тел; аздыргыч тел.
2237Вәликән – вә ләкин, ләкин.
2238Зийадә – бик, күп.
2239Фөрйаде зари – зар елау тавышы.
2240Къәни – кайда, кая.
2241Зыйафәт – сыйлашу, хөрмәтләшү.
2242Сәйран – күңел ачып йөрү; монда: бушка йөрү.
2243Хөсран – кайгы.
2244Бунъларыңны – буыннарыңны.
2245Талиб – укучы, шәкерт (гыйлем таләп итүче).
2246Укыган улмасын галиб – укучы үзен өстен сизмәсен (тотмасын).
2247Җөда булу – аерылу.
2248Гозре (гъөзре) кәлям – үтенеч сүзе.
2249Мөдам итү – дәвамлы, чиксез итү.
2250Къаль вә къил – буш сүз, имеш-мимеш.
2251Сәба йиле – таң җиле (кояш чыгар алдыннан исә торган йомшак җил).
2252Дәрдеңдин – монда: хәсрәтеңнән.
2253Сәбилләр – юллар, олы юллар.
2254Чабың – исемең, шөһрәтең.
2255Азганы – монда: ашкынуы, ашкынганы.
2256Әзманый (әзман) – заманалар.
2257Вәгъдәи мәүсукъ – ышанычлы вәгъдә.
2258Мәгъшукъа – мәгъшукка.
2259Җәмал – монда: күркәм гүзәл чырайлылык.
2260Тотошлай – тоташлый.
2261Сартын – хакында, өчен.
2262Фасикъ – әхлаксыз, бозык, зиначы.
2263Йайен – җәен.
2264Һава сугу – монда: эссе сугу.
2265Пешегүбән (пешегү белән) – пешегүдән.
2266Зилләт – түбәнлек, хурлык.
2267Гарлык – гарьлек, хурлык.
2268Үзә йөрү (үзрә йөрү) – өстендә йөрү.
2269Каралубән (каралу белән) – каралып.
2270Чиркен – яман, начар.
2271Къәни – кайда (ул).
2272Вактый – вакытын.
2273Тун-чикмән тыгыну – тун-чикмән киенү.
2274Шөйлә – шулай, шул рәвешчә.
2275Узгын – узучы; узарлык.
2276Пахытный – җир сөрүче.
2277Нар – ут (җәһәннәм, тәмуг уты).
2278Әл дә – әле дә.
2279Гасый – буйсынмаучы, гөнаһ эшләүче, гөнаһлы.
2280Әгъва (игъва) – аздыручы, котыртучы, яла ягучы.
2281Би-мәгъна – мәгънәсез (аңсыз).
2282Гъәффар – кичерүче, ярлыкаучы (Алланың исем-эпитеты).
2283Ойкымны – йокымны.
2284Гәз – кат, тапкыр.
2285Яңылмый юла яңылдым – ялгышмас юлга ялгышып кердем.
2286Фәһм (фәһем) – аң; аңлау, төшенү.
2287Егетлек вактыйда йилгел – монда: яшьлек вакытында җилеп (йөгереп) йөре (ашык).
2288Гүрничә – горница, өйнең ак ягы.
2289Уенчада – күңел ачуда, уен-көлкедә.
2290Ки әлдән ул сәне салмас – кулыннан ул сине төшермәс.
2291Садре әйванә – веранданың түренә.
2292Әхйанә – вакыт-вакыт.
2293Эшилә – эше илә, эше белән.
2294Имамәт – муллалык, рәсми руханилык.
2295Тагъәтьче – итагать итүче, Аллага буйсынучы.
2296Булисәр (булисар) – булачак.
2297Шөйлә – шулай.
2298Салмам ла – ташламам ла.
2299Бауәр итәрмүсән – ышанырсыңмы.