Za darmo

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Шәфгый

I

 
Сәламләр әйләдем, Шәфгый,
Сәламәт итсен ул әгъля[1961],
Тулун айдик йөзең кыйлсын –
Һәмишә көн-бә-көн әҗля[1962].
 
 
Бәет яздым сәлам артын,
Сәнең күркәмлекнең сартын[1963],
Йаңакларың кызыл алтын
Кеби итмеш ушал Мәүля[1964].
 
 
Әйа җаным, абызтаем,
Кызыл йөзлек тулун аем,
Сәнең өчен кышым-җәем
Үтәр кайгыда һәр хәуля[1965].
 
 
Җәмал базарларын[1966] гиздем,
Нәчә йирдә җәмал сиздем,
Нәзар дәрйаларын гиздем[1967]
Ки сәндин тапмадым әүля[1968].
 

II

 
Колак салып ишет, Шәфгый,
Идәем бер хикяйәти:
Сәңа гашыйк улып, Шәфгый,
Идәем бер шикяйәти[1969].
 
 
Йаратыбдыр сәне ул Хакъ
Кызыл йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды чук рәүнәкъ[1970]
Идүбән күп ригайәти[1971].
 
 
Буйыңны әйләде гөлдик,
Сачеңне кыйлды сөнбелдик,
Ауазың итде былбылдик–
Идеп фәзъле гъинайәти[1972].
 
 
Сылу әйләде үзеңне,
Тулун ай итде йөзеңне,
Идеп нәргистәй, күзеңне
Матур итде бигайәти[1973].
 
 
Кашыңны әйләде кара,
Ачык итде ике ара,
Һилялә охшатды вара[1974]
Чигелмеш биниһайәти!
 
 
Ходаем әйләмеш яхши,
Сәңа салмыш бөйлә нәкъши[1975],
Йөзең нурлы идеп яхши, –
Үзеңдиндер бер айәти.
 
 
Йөзең биңзәр тәмам айа[1976],
Күрәнләр хур дәйүб сайа[1977],
Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –
Йә кәлдең бер бидайәти[1978]?
 
 
Йөзең охшар кызыл ләгълә,
Йөзеңдин нур, берүк, агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла,
Көнәш кеби сөрайәти[1979].
 
 
Күзең кешегә бакылыр,
Күзеңдин удлар сачылыр,
Көлүбән садрем йакылыр[1980], –
Көйдерер һәм бу сагъәти[1981]!
 
 
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең дорыр калкып,
Ки күлмәк үтәдин балкып,
Нуры улыр гъәлямәти.
 
 
Гъәҗәб ләтыйфәдер[1982] җисмең,
Ки белмәдем нәчек исмең,
Йөрәгем-бәгъреми кисдең,
Ки күргәзеп җәмаләти[1983].
 
 
Билең нечкә, буең һәм төз,
Тәнең саф, гүйә ки акбүз,
Әгәр дирсәң дә сән бер сүз,
Укыр идем йөз айәти[1984]!
 
 
Гъәҗәбдер, белеңез анчә:
Ләбең – ләгъел, дешең – гъөнчә[1985],
Юк ирде күрдекем бончә –
Күрүбән күп кәмаләти[1986].
 
 
Үзең сылу, йөзең күркәм,
Нәчә дисәм дә улыр кәм:
Язарга йитмәйүр дә һәм
Кәгазь, кара, мәкъаләти[1987].
 
 
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең инҗү дезелмешдер,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер,
Гыйшык дотып сәңа къати.
 
 
Сачең кара ирер төндик,
Сачең ара йөзең көндик[1988],
Улып мән имди Мәҗнүндик
Идеп гыйшык хийаләти[1989].
 
 
Сәнең өчен, әйа җаным,
Тәнемдә калмады каным,
Бетебдер дәрде-дәрманым
Күрәчәк улып халәти.
 
 
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин һич күңел алмам,
Барырса, гъәйрене алмам,
Идеп сәңа мөлякъәти[1990].
 

III

 
Йөзеңне күрәчәк, Шәфгый,
Күземдин йәш улып йагъмур,
Дидем: «Дөньяда вар микән
Бу Шәфгыйдик сылу мәгъмур[1991]
 
 
Дигел, Шәфгый, ничек итдем,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Кибеп, корып бетеп әйтдем –
Тәнемдин улды ул мәһҗүр[1992].
 
 
Сүзем язылды күптөрле,
Тагын да әйтәем берне:
Яратмасаң да, бу серне
Халыкга итмәгел мәшһүр.
 
 
Делең ирер тутый гөфтә[1993], –
Гъәкыйкы дотасән шәфтә[1994],
Күрәчәк улдым ашөфтә[1995], –
Гыйшыкыңда улып мәкъһур[1996].
 
 
Әгәр улсамиде мокътад[1997],
Сурәтләр кыйлмага остад[1998],
Сурәтеңне ясатып һәфтад[1999],
Итәрдем халкъара мәншүр[2000].
 
 
Хисаблармын вәли сезне,
Дәйүр күңел ки сүзене:
«Ки санга сукмый бу безне», –
Язарга уладыр мәгърур.
 
 
Нә өчен язмаем сезни? –
Сагышыңдин күңел түзми,
Һәмишә өмиден өзми,
Әгәрчә гыйшкыйлә мәхсүр[2001].
 
 
Йөзең охшар ки фируза,
Нурың биңзәр сәнең руза[2002],
Җәмалең кем күреп уза,
Уладыр шул заман мәсрүр[2003].
 
 
Серемдер сән канатымга,
Кабулың юкса хатымга[2004],
Йибәргел кире катымга, –
Дота күрмә идеп мәэсүр[2005].
 
 
Йөзеңезгә күзем бакды,
Күземдин канлы йәш акды,
Ки гыйшкың удына йакды
Йөзеңездәге якты нур!
 

IV

 
Колак салып ишет, Шәфгый,
Ки сөйләем сәңа бер дөш.
Ирәм багында, имеш, сән,
Ки сайрарсән улып бер кош.
 
 
Сүземне сөйләем башдин,
Хәбәр виреп каләм кашдин,
Гашыйк улып кече йәшдин,
Йөрер идем улып сәрхуш.
 
 
Кырыңыздин китәр чакда,
Илеңездин үтәр чакда,
Илеңезгә йитәр чакда
Үтә ирдем улып мәдһуш[2006].
 
 
Сагышыңда нәчә елым
Үтәр ирде, и былбылым,
Илеңездин[2007] иде юлым,
Сәне булсам иде дип туш[2008].
 
 
Сагышым көндә тәшвишдә,
Кулым вармаз иде эшкә;
Кичә ятсам иде төшкә,
Керәр ирдең бизәнеп хуш.
 
 
Гыйшыкыңны дотып эчдә,
Йокым кәлмәс иде кичдә,
Дәхи көндезләрен һич дә
Сагышдин улмадым мин буш.
 
 
Ки бер кичен оер ирдем,
Йокымда бөйлә дөш күрдем:
Һауадин кош булып йөрдем –
Сезгә варам, имеш, мән уш[2009].
 
 
Варам иркән очып ялгыз,
Сәне эстәп, әйа мәхбүб[2010],
Юлымны язган, имешмән,
Буран чыгып, улып мәхҗүб[2011].
 
 
Юлыкып бер нәчә ирләр:
«Ки къәнда варасән[2012]?» – дирләр.
Дидем: «Соң бу кайу йирләр? –
Юлым яздым, улып һәмйуб».
 
 
Берсе: «Соң, – диде бәңа, –
Кайу юллар кәрәк сәңа?»
Ишедәчәк идем: «Къәни
Ирәм багынадыр мәнсуб[2013].
 
 
Бу Шаһбан падишаһ тагы,
Моның алда Ирәм багы.
Бакарсам сул белә сагый[2014],
Ирәм багы ирер мәкъруб[2015].
 
 
Күрәм ки, багы Ирәмдер,
Эчидә яхшы хәрәмдер[2016].
Бизәнеш бу кадәр, имеш,
Күңел яраткудик мәргъуб[2017]
……………………………..»
 

V

 
…………………………
…………………………
Хисаб итдем – улдым хәйран,
Әйа җаный, ки бу эшдин,
Кичә ятсам, чыка белмәз
Буең-төсең сәнең дөшдин.
 
 
Йә сурәт кыйлгучыларга
Сәнең өчен варыйм микән? –
Сөеп йөргәннәрең, җаный,
Китә белмәс күз алдымдин.
 
* * *
 
Ә(йа)………..иленең
Сылу йөзлек нәзек биле,
Нәтә[2018] тигермидер сәңа
Сәламемне сәба йиле?
 
 
Әйа………….иленең
Тутыйсы, тайре былбылы[2019],
Нә ул шәгъәфең[2020] бере –
Йакарсың бер генә юлы.
 
 
Йараткан бер дандәй[2021] барың,
Идүбән талигъә[2022] йарың;
Сәнең улсын нигяһ[2023] даның,
Газиз гомрең идеп тулы.
 

VI

 
Нәчә мәдх[2024] илә язсам да
Төсең, буеңны, и Шәфгый,
Гыйшыкның утына һәргиз
Табалмадым дәуа(и) рәфгый[2025].
 
 
Нәчә мәдх әйләсәм бетмәс,
Гакыл дәхи фәһем итмәс,
Кәгазьдә һәм кара йитмәс
Язарга сурәтең, Шәфгый.
 
 
Йефәк сачле башыңныму,
Яңы айдик кашыңныму
Һәм унбишдә йәшеңнему, –
Нә мәдх илә идәм рәфгый[2026]?!
 
 
Ак инҗү кеби дешеңне,
Сәйиз әҗнай (?) йөрешеңне,
Ак алмадай ки түшеңне –
Кайу берин язам, Шәфгый?
 
 
Билең нәзек, буең талдый.
Үзең гөлдәй, йөзең айдый,
Күрәчәк сабърыми[2027] алдый, –
Дәуалар итмәйүр нәфгый[2028].
 
 
Шикәр-балдик делеңнемү,
Дәхи нәзек билеңнемү,
Йә түшдәге генәңнемү –
Кайу берин дийәм, Шәфгый?!
 
 
Йөзең [икән] тулун айдый,
Ике кашың ике йайдый[2029],
Сачең тарар исәң, җаный,
Булыр гүйә кара рәфгый[2030].
 

VII

 
Төсең-буеңны, и җаный,
Кайу берин язам, җаный,
Табынмасын саныңа саный (?)
Сурәтеңә бакып, җаный.
 
 
Кызыл алтын йаңакларың,
Ләгъле-мәрҗан дудакларың[2031].
Дил алырдай[2032] кочакларың, –
Кайу берсен язам, җаный!
 
 
Йә оҗмах хуры идеңмү,
Булып [хур] йиргә иңдеңмү?
Вә йаки монда килдеңмү
Ирәм багындин, и җаный?
 
* * *
 
Делең фәсыйх[2033], сүзең датлу,
Бәдигъә кеби сурәтлү,
Җиһанда сәнди сыйфатлу
Ки зиррә тапмадым сәмгый[2034].
 
 
Үзеңезә варан көндә
Урамда идең ул хиндә[2035],
Күрендең капка эчендә –
Нурың балка ки чү шәмгый[2036].
 
 
Догалы урынга калдың,
Сылулык берлә дан салдың,
Күрәннең такъәтен алдың
Йөзең нурилә кил (?), мөзый[2037].
 
 
Ишеткел сүземне, йарә,
Гыйшыкың – бәгъреми парә,
Дәуа ит яки бер чарә,
Күреп күземдәки дәмгый[2038].
 

VIII

 
Сурәтеңне күреп анда
Дидем: «Боның кеби къәнда?»
Уяндым – дәре мандә[2039],
Тәмам күңлем идүбән җуш[2040].
 
 
Сагышында бәңа бу дәм
Караңгы яктыран галәм.
Бәнемдик вармы бер адәм
Тәмам гомри үтән намуш[2041]?
 

IX

 
Бу мәхрүмлекдә куйганча
Гашыйклар тыйгыны куйгыл[2042],
Сәнең кулыңдин үтәем, –
Кәлеп, газиз башым йуйгыл[2043].
 
* * *
 
Исем китәр сәңа, җаный,
Дилең каты икән ташдый.
Тәрәххем[2044] берлә бакмазсән, –
[Ки] гыйшыкым хәддин ашдый.
 
* * *
 
Ки ачыйгъланмагыл, җаный,
Нәчөн хат яза дип бәңа,
Әгәр белсәң иде гыйшкым, –
Калдырдың шул зәман хальгә[2045].
 

Фәрхи

I

 
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят.
 
 
И бәгъидә[2046], сәне бик сәүде күңлем,
Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!
 
 
Бу еллардин мөкъәддәм – элгәредә,
Мәхәббәт нар иде сән дилбәридә[2047].
 
 
Тулан айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояшдик нур икәндер.
 
 
Кашың кара сызылган күз өстендә,
Яңа айдик һавада – күк йөзендә.
 
 
Ике күзем нуры, фәлянә-сөрур[2048],
Дыңла, сәба йиле хале бу торур:
 
 
Сәба йиле йөрер галәмне сүтеп,
Ки илдин илгә йөгрер үтеп-үтеп.
 
 
Сәба йиле кәлде бәңа берзаман:
Фәлян илне исеп үтдем, – дир һәм ан[2049].
 
 
Хушланып тордым, бу йилгә сүз катып,
Сән җаныйны бән сорадым, туктатып.
 
 
Һәм дидем: «Фәлянә – ул таң йолдызы,
Нигә йоклый, ята япа-ялгызы,
 
 
Кардай беләгене буйнына салып,
Куш та күгерәкләрен куйнына алып?
 
 
Ята ялгыз, нәчек эче пошмыйдыр?
Ник мәне бергә ятырга кушмыйдыр?!
 
 
Мән аны йоклатыр идем, уйнатып,
Һәм сәбахда[2050] үбә-коча уйгатып;
 
 
Йәш баладай йоклатырдем иркәләп,
«Тор, җаный!» – дип уйгатырдем иркәләп.
 
 
Күз-кашыны мәсҗедә михраб идәм,
Сурәтене көзгедик мәхабб[2051] идәм!
 
 
Күз карашын җан эчендә җан идәм,
Шәгъләсене[2052] тән эчендә кан идәм.
 
 
Китсә дә күз алдидин, дилзар[2053] идәм,
Тиз килерме, ди-ди, интизар идәм.
 
 
Ике кашыны ике һилял[2054] идәм,
Агызларыны абе зөлял[2055] идәм!»
 
 
Ишедеп бу сүзләри, сәба йиле
Диде: «Сән диуанәмүсән, и тиле?!»
 
 
Һәм диде: «Фәлян матурны сормагыл[2056],
Бәнем өчен бик поша, дип тормагыл.
 
 
Пошмыйдыр, исенә төшерми сәне,
Вардыр аның, ахры, үзгә сәүгәне.
 
 
Сәүмәгәнен шундин аның беләсең:
Катларына нәчә барып киләсең.
 
 
Шул өзелеп варганыңда, и гъәриб,
Катыңа һәп[2057] киләме бер-бер къәриб[2058]?..»
 
 
Чөнки ишетдем бу йилдин бу сүзи,
Биһуш улдым нәчә кичә-көндези!
 
 
Китде гакълым ул заман, хәйран улып,
Гүйә китде бу җиһан вәйран улып.
 
 
Йөрәкемдә ут кабынгандай булып,
Көстәнеп, күп егъладым, күңлем тулып.
 
 
Инде нидәм[2059], и газиз кардәшләрем?
Сән җаный өчен агызган йәшләрем.
 
 
Къәнда[2060] китде аһ вә аһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым?
 
 
Къәнда китде, җаный, егълаганларым,
Бик матур дип чабыңи йайганларым[2061]?
 
 
Хәсрәти әйамда[2062] үткән көнләрем,
Хәсрәти әүһамда[2063] үткән төнләрем?
 
 
Дәрдең уды каплаган әзманларым[2064],
Гыйшкың удында үлә язганларым?!
 

II

 
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят[2065].
 
 
Къәнда китде дәрддә үткән[2066] елларым,
Сагышыңдин тапмый йөргән юлларым?
 
 
Соңра: «Сәндин, дидем, и баде сәба[2067],
Тагын барсаң кире, ул Борнай таба,
Илтимасым[2068] ошбу сәба йиленә:
Бер хатым бар, илт сә[2069] Борнай иленә.
 
 
Кандалыйдан Фәрхигә илт бу гәзид[2070],
Ул гәзидә күп сәлам булсын мәзид[2071].
 
 
Һәм дигел: «Кандалда бер мелла, фәлян,
Гыйшкың илә зар булып, хәйран калан.
 
 
Искә төшеп, сагыныбдыр һәм сәни,
Гыйшкың илә корды-бетде һәм тәни.
 
 
Кичә-көндез сагышыңдай ул торур:
Күзидә йәш, дилидә Фәрхи-сөрур.
 
 
Фәрхием дип анда егълап киселер,
Ташлама дип егълый-егълый исерер».
 
 
Җанкәем лә, аппагым ла, җанашым!
Ташлама са[2072], алтыным ла, көмешем.
 
 
Сандугачым, карлыгачым, былбылым,
Ташламагыл, тот са[2073], Фәрхи, кил, кулым!
 
 
Ай гынам ла, көн[2074] генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
 
 
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!
 
 
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич Ходайчөн, бер сүзем!
 
 
Матурым ла, сәрвием[2075] лә, бергенәм,
Ташламачы, беләсең лә, сер генәм!
Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!
 
 
Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем, –
Фәрхи, айгыл[2076], ничек итеп түзәлем?!
 

III

 
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят.
 
 
Ничек итим, җаныем ла, Фәрхи лә,
Сәне бик мактадылар ла мәдхилә[2077].
 
 
Кар кеби үк тәне, бик ак диделәр;
Шуклыгы юк, үзе бик саф диделәр.
 
 
Шуклыгы юк, ди-ди, къәтгъән[2078] кистеләр,
Ничә-ничә равиләр[2079] чын диделәр.
 
 
Тәрәзәдин караганда бер көне,
Көн төшеп күрдем йөзеңнең күркене.
 
 
Күз каравың фетнәи гошшакъ[2080] икән,
Ике кашың гүя ике такъ[2081] икән.
 
 
Симез икән, җанки, къәдде-къамәтең[2082],
Бер гъәҗиб-ел-мәнзар[2083] икән халәтең.
 
 
Симез икән түшләрең, бик зур икән,
Күкрәкләрең ак икән, пор-нур[2084] икән.
 
 
Буең зифа, бик сөйкемле буласы,
Симезендин бер кочакка туласы.
 
 
Сурәтең күрән кеше вәхйә китәр[2085],
Гашыйк улып, алдыңда сәҗдә итәр!
 
 
Һәм менә инәлдерәсең ничә ел,
Гакълым алып, баша йитдең ничә юл.
 
 
Бу сүзем чын, сөйләшәмен алдамый:
Тәмам оныттыра яздың алламый!
 
 
Көн дә сагыш, төн дә сагышың тотып,
Бинамазым[2086], бинийазым[2087] ут йотып,
 
 
Аллаһ әкбәр дип әгәр каксам колак,
Сурәтең күңлемә уладыр кунак!
 
 
Та сәлам биргәнче, и Фәрхи-сөрур,
Кан кеби буынларымда тик йөрер.
 
 
Аллама баш орсам иде бу кадәр,
Сәне мәңа ул бирер иде мәгәр!
 
 
Сормыйсән лә, Фәрхи, үткән кичәми:
Йоклыймынмы йә сагышлап кичәме?
 
 
Каплап алды сагышың әүкатеми[2088],
Ник ышанмыйсән белеп бер катыми?
 
 
Бер нәзардә[2089] күңлеми дар әйләдең[2090],
Бер нәзардә гыйшкыйлә зар әйләдең!
 
 
Бер нәзардә күңлеми бар әйләдең,
Бер нәзардә башым зәбун әйләдең[2091].
 
 
Чөнки бармам дип хәбәрең карадыр,
Йөрәгемне ярадыр ла ярадыр!
 

IV

 
Ки бән яздым сәңа, җаный, ничә хат,
Бәйан идеп нәчә хатда нәчә кат!
 
 
Оемагыл эчеп гъәфләт шәраби[2092],
Заигъ үткәрмә әййаме шәбаби[2093].
 
 
И нитәем сәне хәзер бу чакда, –
Сән качан ятарсың бәнем кочакда?
 
 
Сафадин дөньяның зәүкъен алырсән,
Гомерең үткән[ен] тоймай калырсән!
 
 
Тулан айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш кебек икәндер.
 
 
Кашың кара сызылган күз өстендә,
Яңы айдик һавада – күк өстендә.
 
 
Сәба йиле йөрер галәмне гизеп,
Җаныкаем, торам хәбәрең көтеп (…)
 

V

 
Нәчә хатлар бән җибәрдем афтаби[2094],
Әгәр җыйсам, улырды[2095] бер китаби.
 
 
Гыйшыклык яшерә торган ниһанда[2096],
Мәхәббәтем чабы тулды җиһанда.
 
 
Сәңа язган идем, җаный, ничә хат,
Катыңа һәм дәхи бардым ничә кат.
 
 
Йөредем туктамый яз да вә көз дә,
Күңел чөн димәдең бер яхшы сүз дә.
 
 
Бик үфкәм[2097] зур ки сән абызтутыйга,
Бәне салдың гүйә дөнья утыйга.
 
 
Дисән, имеш: «Сөйәр булса сорасын!»
Сорасам, белмәгәндәй тик торасың.
 
 
Бәңа хәсрәт өчен улмыш икәнсән,
Бәңа фетнә өчен тугъмыш икәнсән.
 
 
Качан җиңмәс иде кеше атасын? –
Тәкәббер, кешедин көлеп ятасың!
 
 
Качан вирмәз иде, кыз үзе килгәч
Вирер иде, яратканыңны белгәч.
 
 
Инәлдем күп, сәңа моштакъ улам[2098] дип,
Аякың астында туфрак улам дип.
 
 
Күрәсең, ташлыйсың күңел тышына, –
Чыдам юкдыр Ходаның язмышына.
 
 
Үзеңне, җаныем, бик зур күрәсең,
Шуныңчөн бәне катыңдин сөрәсең.
 
 
Бу инәлгәнләрем таш да белерде,
Урыс кызы динен ташлап килерде.
 
 
Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зари[2099], –
Йитәр инде, инәлмәм мондан ари.
 
 
Хода өчен, «Фәлянә», итмә мәэйүс[2100],
Кушылаек икәүлән, ахирәт дус!
 

VI

 
Килер кызлар өемезгә илемдә,
Сынарга сүзне сүзләтеп телемдә.
 
 
Килүбән, төшенүбән тиз сүземгә,
Диярләр: «Остабикә ал үзеңгә.
 
 
Укыган кызны ал! Һәм без дә надан:
Вәгъәз дә сөйләр иде хәүф-риҗадан[2101].
 
 
Кил, ал бер остабикә, укыган кыз,
Ки яхшы җирдә үскән һәм туган кыз.
 
 
Сәңа булсын сөйәрди чын җанекә,
Безә улсын кадерле остабикә!..»
 
 
Диделәр: «Без ишетдек: бер матур кыз,
Үзе галим, укырга бик батыр кыз.
 
 
Бик инсафлы, үзе «фәлян» баласы,
Гакылың җитсә, – шул кызны аласы!
 
 
Әдәбле, гакылы бар, фәһме-уе,
Сүзе татлыйгъ, йөзе хур, зифа буе.
 
 
Үсеп җиткән яңа гына бөлүгъга[2102],
Йәш улса да, гакыл вирер олугъга.
 
 
Сөйәрсәң бик, җаның фида кыйлырсың,
Тоташ «җаным!» диеп нида кыйлырсың[2103]».
 
 
Дидем: «Къәндин[2104] табармын? Къәнда ул йар?
Сәнеңдик тигрәле килгән[2105] матур йар?»
 
 
Исем китәр, тамаша бу сеңелләр,
Эчемдәген тәмам белеп диделәр:
 
 
«Безә сөйләр иде вәгазь-нәсыйхәт,
Булыр идек аңа мөхлис[2106], хәкыйкъәт!
 
 
Сүзен тыңлап төшәр идек хозурга,
Йәш булса да тотар идек лә зурга!»
 
 
Сәнең гыйшкың бәне аздырды юлдин,
Угырлардем сәне, гәр килсә кулдин.
 
 
Болай айрым торып файда беленми,
Зарардин гайре һичнәрсә күренми.
 
 
Сезең нәфсең үлекме йә терекме? –
Кияүсез торудан аслан ирекми!
 
 
Сүзем күп ирде, гәр язсам тагын да,
Туласы булды ла ике ягы да.
 
 
Сәлам улсын сәңа, җаным, галәмдин,
Сөеп, сурып үбә торган каләмдин.
 

VII

 
Сәламләр әйләдем бик күп
Ки сән Фәрхи абыстайга;
Догалар һәм дәхи яздым
Ике бите тулан айга.
 
 
Дога илә сәлам яздым,
Сәлам соң һәм кәлям[2107] яздым,
Гыйшык тотып үлә яздым –
Ки сән Фәрхи җаныкайга.
 
 
Гыйшык тотып үлә яздым…
Дәхи беркөн җәвап бирдең:
«Килер көз көне дә, дидең,
Гәр сабрың булса бу йайга».
 
 
Гаҗәб сән: ниндәй сол[2108] алган, –
Ничә вәгъдәйләдең[2109] ялган,
Ышанычсызлыкка калган,
«Бу айга», ди-ди, ул айга.
 
* * *
 
Нигәчә торасың, Фәрхи,
Тотып хәсъләт һәуасындан[2110]?
Мәңа кил, гыйше нуш итим[2111],
Татып вәсъләт дәуасындан.
 
 
Һәуаң зур тотма – сындыргыл,
Ки бер җанымны тындыргыл,
Кочып куйныңда кундыргыл, –
Биреп вәсъләт дәуасындан[2112].
 
 
Егетлек китәдер фәүри[2113],
Йилә бирмә гъәзиз дәүри,
Ки итмә үзеңә җәүри[2114],
Тотып фәсъләт[2115] һәуасындан.
 
 
Бу юкны көтмәк илә сән,
И Фәрхи, нури дидәсәң[2116],
Гомерең заигъ итәсән,
Тотып гъәфләт дәуасындан[2117]!
 
* * *
 
Бу сүзләрне белим дисәң,
Табарсың – эзлә биш катдан!
Әгәр бер катлә тапмасаң,
Табарсың – эзлә биш катдан!
 
 
Тутаңны карасы ирде,
Кем ул да ярасы ирде,
«Кияүгә барасы иде!» –
Дәйүб үткәрде әүкъатдән[2118].
 
 
Сылу йәш чаклары үтде,
Йөзенең рәүнәкъе[2119] китде,
Къарыйды[2120] – ничәгә йитде, –
Кияүсез янды хиркъәтдән[2121].
 
 
Сәне дә, Фәрхи, бер йиргә,
Шул ук безем кеби иргә
Йәрәшерләр, мәгәр бергә
Табылмаслар ла фиркъәтдән[2122].
 
* * *
 
Имиләрең зур икәндер,
Тотарга кыздым, и җана!
Дәуа булмасмы дип янган,
Көеп беткән зәгыйфь җана[2123].
 
 
Бу сүзне димәгел, сакыйн[2124],
Бу шигырь булса да – ялкын,
Эчең, шәт, әллә бик салкын,
Суык боз кебидер, – сана.
 
 
Эчем-тышым түгел салкын,
Эчемдә янадыр ялкын,
Әгәр күрсәң иде хәркъын[2125],
Күкертдик тоташып яна!
 
* * *
 
Әйа җаным, ике күзем,
Ул утдин мәни йолсана!
Торып көзгетик алдымда,
Гомерлек йар булсана!
 
* * *
 
Гомер буенда бер генә:
«Исәнме, җанкәем!» – дәйүб,
Күрешербез микән бергә,
Кочып алып, кысып, сөеп?!
 

VIII

 
Агач башындагы кошны
Минеке дип әйтеп булмас,
Очып китсә япан җирдән –
Тотыйм дисәң – тотып булмас.
 
 
Алырмын дәйүбән көзгә,
Бән алдансам да бу сүзгә,
Алып та куйса бер үзгә,
Гомергә онытып булмас.
 
 
Хурелгъәйн[2126] сыйфатлы дип,
Матур да яхшы затлы дип, –
Шикәр дә, бал да татлы дип,
Ки бармакны йотып булмас.
 
 
Дисәң: «Бармамын, инәлмә,
Йөремә, басма, юнәлмә,
Үзең дә гомре кинәнмә!» –
Күп инәлеп тә хуб булмас.
 
* * *
 
Җәмал ләүхендә нәкъешең[2127]
Язылды охшатып айа,
Төсең-буеңны мәдехләп
Язылды ошбу дүрт пайа[2128].
 
 
Ки сән «фәлян» абыстайа
Кеше ни гашыйк улмайа?
И яндырдың да көйдердең,
Сөйдердең гъайәтин-гъайа[2129]!
 
 
Йә оҗмах хуры ирдеңме,
Бу көн иңдеңме дөнйайа?
Йә Ирәм багыдин тугып,
Үсеп килдеңме бу җайа?
 
 
Канат җәеп сыйпандыңмы,
Бу гөлләрне сачып йирә?
Йөзеңнең нуры дип ачып
Төшердеңме матур җайа[2130]?
 
* * *
 
Һәуаны югары дотып,
Мөкъәддәрдин[2131] узып булмас,
Егылып бәддога кыйлсам,
Бигүк барган җирең уңмас.
 
 
Әгәр бәңа язылган сән,
Аны һәрдәм бозып булмас,
Әгәр бәңа кәлер булсаң,
Бәнем бу күңелем тулмас.
 
 
Әгәр бәңа кәлер булсаң,
Үзең бетеп, йөзең сулмас,
Йөрегел дөнйаны гизеп, –
Бәнем кеби бере булмас!
 
* * *
 
Сәнең йөзеңне күрүбән,
Ки саргаймыш нәчә йөзләр!
Сәне күреп, тоташ егълап
Харап булды нәчә күзләр!
 
 
Аларның сил силәсенә
Тоташып, дезелеп безләр,
Шулар кеби хараб улып,
Ки мәкъһүр[2132] әйләдең безләр.
 
* * *
 
Болай каһәр итеп безә,
Ничек җитәр догаң күгә[2133]?
Бу кадәр түгелгән йәшләр,
Күрермез, башыңа җитә.
 
 
Болай къәһр әйләгән мәнләр[2134]
Гидай егеткә күп китә, –
Фәкъир-фокъра, талиб-толабә[2135]
Догасы анлара җитә.
 
 
Болай къәһр итмәгә, җаным,
Кызынма, һич сүзең әймә.
Ходаның ләгънәтен алып,
Тәкәббер сүзләрең димә!
 
* * *
 
Тәкәббер улубән шәйтан,
Аны рәдд әйләде сөбхан[2136],
Үкенде, бәс, аңа Иблис,
Ки файда улмады һәр ан[2137].
 
 
Үкенгән чакда әйтерсең
Гомер үткәнгә бушындан:
«Сафалар сөрәсем икән
Җиһанның гъише-нушындан[2138]
 
 
Көенгән чакда әйтерсең,
Күңел кайнаса җушындан[2139]:
«Сафа ник сөрмәдем икән
Егетлек[2140] вакты хушындан?»
 
 
Ки әйтерсең бу «фәлян» гә,
Белерсең булса һушындан:
«Бу бәнем файдама икән,
Дәйүбән, санса кушындан[2141]».
 
 
Буш үткәрмә ки йәш гомрең!
Киредән бер гырушындан[2142]
Мең алтынга да бирмәсләр,
Алыр идең фөрушындан[2143]!
 
* * *
 
Ике ел торды бу күңлем,
Чыкармый гыйшык разындан[2144].
Өченче елны чыкардым,
Чыкардым сабрым азындан.
 
 
Сәңа хат идәче[2145] колны
Ки җасус[2146] багълады юлны,
Ки күрдем күп кыенлыкны
Башымда һушым азындан.
 
* * *
 
Җанымның эченә генә
Куяр идем, сыярмусән?
Шулай тилмертебүк әллә
Бәнем җаным кыярмусән?!
 
 
Дисәнә: ни ката калдың?[2147]
Йә таш күңелле йармусән?
И билләһи, и валлаһи,
Нидән үк бәңа вармыйсән?!
 

Мәгъшукнамә

[Мөкаддимә]

 
Хәмед[2148] берлән бән агъладым Ходага,
Салауатым[2149] Мөхәммәд Мостафага.
 
 
Әйа гариф[2150], ишет бәндин гаҗәб сүз,
Тәхәммелдә[2151] булып сән һәм аңа түз.
 
 
Үз исмемне йад итсәм гайбәт улыр,
Укыгыл сән – сәңа да гыйбрәт улыр.
 

Йа гариф, бән сәңа үз исмемне йад итсәм, сән бәнем гайбәтемә дөшеп гөнаһкяр[2152] булырсән дәйүб, үз исмемне йад итмәдем. Бу – мәгъшук әүвәл зыйафәтдер[2153], ахыры рийазәтдер[2154]: тынычсыз гомер кичермәккә сәбәб булгучыдыр. Нә кадәр иҗтиһад итдем – булмады, бу эш булмаска сәбәбдер. Тәмм.

 
 

I

 
Бу эшләр булды һәм бәнем үземдин,
Гакылың булса аңлагыл сүземдин.
 
 
Фәлян къәрйәдә[2155] бер имам идем,
Бу гыйшык булмаса, бән әман[2156] идем.
 
 
Әлиф-би берлән бән яздым мисален,
Укыгыл сән, белерсең һәм хисабын.
 
 
Әйа гариф, Ходадин нөсърәт эстә[2157],
Догаң берлә имин булсакчы без дә.
 
 
Бу бабда[2158] бер гаҗәб мәгънә дәйүл;
Бераз мөнча гаҗәб сүз әйделенде[2159].
 
 
Бу мәгъшукның башы хәер икәндер,
Карап торсаң, соңы сәер икәндер.
 
 
Бу сүзләрне күреп сән азмайасән[2160],
Үзең төшмәс чокырны казмайасән[2161].
 
 
Бу гыйшыклар күренәдер җаныңтик[2162],
Бу дөнйада сарыф булган малыңтик.
 
 
Бу мәгъшуклар һәм үзеңә булыртик,
Йөрерсән һәм ит эстәгән мышыктик[2163].
 
 
Талиб[2164] куркъмайдыр мәгъшук халедин,
Аерылса да ул газиз җаныдин.
 
 
Таҗ улса башына, белмәз үзене –
Гыйшыклыкдин диуана әйләр үзене.
 
 
Сәна берлән башладым бу китабны,
Гыйшык тагъ булыр[2165] – белгел хисабны.
 
 
Чыдап булмас бу гыйшыклык эшенә,
Теле һәм кулы вармаздыр эшенә.
 
 
Бу – кызларның мәхәббәте хәйадыр[2166],
Аның бәгъзыләре булыр рыйадыр.
 
 
Аның эстәгәне – бер кыз баладыр,
Карап торсаң, аның күңле – даладыр.
 
 
Әйа гариф, бу мәгъшукка күренмә,
Кара елан кеби сән һәм үрелмә.
 
 
Хәрҗем[2167] күп дәйүб сән ормагыл лаф,
Тәмам булмас мәгъшук – кәлтер инсаф.
 
 
Гаеп итмә укымакдин бу сүзгә,
Гаеп итеп ки, зинһар, орма йөзгә.
 
 
Сәңа яздым бу мәгъшук сыйфатыдин,
Ки, зинһар, саклана күр афәтедин!
 
 
Дучар булдым бу мәгъшукның эшинә,
Нәсыйхәтдер боны укыган кешигә.
 
 
Бу эшне кыйлганым бәнем үземдин,
Бу мәгъшукның ахыры бер үлемдин.
 
 
Агач шартласа, аны сынды дип бел,
Хилаф сүз булса, адәм үлде дип бел.
 
 
Тамаша әйләмә, гариф, үзеңне,
Хатитмәгел[2168] бәнем әйткән сүземне.
 
 
Тиешсез урынга сүзеңне катма,
Газиз гомрең юк эш берлән озатма.
 
 
Хараб булып гыйшык утындин уздым,
Янар утда тәхәммеллек лә түздем.
 
 
Дәмең булса[2169] бу гыйшыклык халендин,
Аерылып калырсың һәм малыңдин.
 
 
Зале нөктә[2170] кеби булыр бу күз дә,
Гаҗәб мәгънә булыр, белгел, бу сүздә:
 
 
Зыйафәтдә булыр гыйшык бу көндә,
Рийазәтдә булырсың ахырында!
 
 
Бу дөхтәрләр[2171] даим күрер күзендә,
Нә сүзләсәм, ки улды ул сүземдә.
 
 
Гъәрибмен, бер герифтармын бу хальгә,
Нә кадәр эстәйүб булмады әлдә[2172].
 
 
Карый-карый бу дөхтәрнең йөзенә,
Гыйшык булып киләлмадым үземә.
 
 
Рәхим сән, дип мөнаҗатем Ходага,
Килеп төштем бәла берлән казага.
 
 
Ләбем[2173] кибде теләк теләп Иляһым,
Герифтар булганым – күпдер гөнаһым.
 
 
Бәңа булган гыйшыклык халене бел,
Әман булса иде дип, бер дога кыйл.
 
 
Нурым китде күземдә, әлдә халем,
Бу гыйшык дип ни калды тәндә җаным.
 
 
Варып идем бу дөхтәрнең үзигә,
Даим дөшәр иде күзем йөзигә.
 
 
Сәнең гомрең ки үтмәсен гыйшыктик,
Ки сычкан саклайа торган мышыктик.
 
 
Бу гыйшыклыкны сән алма үзеңә,
Ки әйтерләр диуана дип үзеңә.
 
 
Сабырлык берлән әйтәлем сүземдин,
Бу гыйшыклык бәнем үтде үземдин.
 
 
Зарар күреп бу гыйшыклык халендин,
Каза булды бәнем тапкан малымдин.
 
 
Тагъ[вә] таштик булып йөрер үзеңдә,
Ки саргайтыр, нурың калмас йөзеңдә.
 
 
Заһир булмас[2174] бу гыйшыклык эшедин,
Ки күрмәдем тәмам булган кешедин.
 
 
Гарык булдым бу гыйшык җәфасына,
Даим дөшеп бу дөнья хәфасына.
 
 
Һәляк булам дәйүб бән куркарыммын,
Боның ахрысыны бән үртәреммен.
 
 
Лям-әлифдик кашың-күзең үзеңдә,
Нә кадәр булса да булмас үземдә.
 
 
Ябышыпмын бер хөрмә агачыйга,
Коругъ калдым[2175] бу дөхтәр калачыйга.
 
 
Йөзен күреп, сәңа күзем чагылды,
Бу гыйшыклык бәнем башдин агылды.
 
 
Әйа гариф, ачып кара күзеңне,
Бән әйтәем, ки тыңлагыл сүземне.
 
 
Бу гыйшыклык бу дөньяда ямандыр,
Күңелдә булмаса ул эш – әмандыр.
 
 
Гыйшык дучар булса кит сән алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин[2176] агыр таш.
 
 
Ки, зинһар, көлмәгел әйткән сүземдин,
Герифтар булсаң[2177] күрерсең үзеңдин!
 
 
Ки, зинһар, кыйлмагыл гыйшыклык эшне,
Бу гыйшыклык тәмам кыйлмас эшене.
 
 
Бу гыйшыклык диуана итәр кешене,
Ахырында тәмам итмәс эшене.
 
 
Йимәк-эчмәкдин ул үртәр[2178] кешене,
Онытыр ул эшене һәм ашыны.
 
 
Җылап әйтсә, сәнең күңелең каладыр,
Яман кызлар нә эстәсә – аладыр!
 
 
Сәнең күңлең болай торсаң – әмандыр,
Гыйшык бабына[2179] керсәң, эш ямандыр.
 
 
Әгәр белсәң мәхәббәтлек атыни,
Кеше әйтсен, әйа, сәнең йадыңни.
 
 
Кечек кыйлмас ки ул вакыт үзене,
Әгәр белсәң мәхәббәтлек сүзене.
 
 
Сәне сөйәм дибүк әйтмә үзең дә,
Нә кадәр булса да тормас сүзендә!
 
 
Дәлил тапсак, әйа гариф, алырсың,
Гашыйк булып, бәлки, коругъ калырсыз.
 
 
Зәһәр кызларга угърама[2180] үзең дә,
Нә булса файда булмасдыр үзеңдә.
 
 
Гыйшыклык мисаледер яхшы гөлдер,
Алалмасаң, ахыры – бер үлемдер.
 
 
Бу сүз бәнем каләмдә, күздә – йәшем,
Бу мәгъшуктан хараб булды бу башым.
 
 
Фәлян кыз дип танымаенча йөрмә,
Кеше йөри дибүк сән һич тә көлмә.
 
 
Рийазәтдә булып яхшы алырсың,
Әйа гариф, бәлки, коругь калырсың.
 
 
Әйа гариф, язаем бер хикяйәт,
Хәлаикъ кыйлмасын безне шикяйәт[2181].
 

Тәммәт тәмм.

1961Әгъля – өстен, бөек (Алла күздә тотыла).
1962Көн-бә-көн әҗля – көннән-көн яктырак, нурлырак.
1963Сартын – өчен.
1964Мәүля – Алла.
1965Хәуля – аулаклык; монда: ялгызлык.
1966Җәмал базарларын – матурлык базарларын.
1967Нәзар дәрйаларын гиздем – монда: бик күп күзәтүләр кичердем.
1968Тапмадым әүля – яхшыракны тапмадым.
1969Шикяйәт – зар.
1970Рәүнәкъ – нур, яктылык.
1971Ригайәт – тәртип, игътибар.
1972Идеп фәзъле гъинайәти – олы күңеллелек белән бүләкләде.
1973Бигайәти – чиксез.
1974Һилялә охшатды вара – айга охшатты барысын.
1975Нәкъши – нәкышне: сурәтне, бизәкне (матурлыкны).
1976Биңзәр… айа – айга охшар.
1977Сайа – саный.
1978Бидайәти – өр-яңа күренеш (башлангыч) сыйфатында.
1979Көнәш кеби сөрайәти – монда: күкләрдәге кул җитмәслек кояш кебек.
1980Көлүбән садрем йакылыр – көлүгә, күкрәгемә ут кабыныр.
1981Сагъәти – сәгатьләрдә.
1982Ләтыйфә – матур, күркәм.
1983Җәмаләти – матурлыкны, күркәмлекне.
1984Айәт – Коръән шигыре; монда: дога.
1985Ләбең ләгъел, дешең гъөнчә – иренең – рубин, тешең – чәчәк бөресе.
1986Кәмаләти – камиллекне.
1987Мәкъаләт – сүз, образлы сүз, үткен сүз.
1988Көндик – көн кебек, кояштай.
1989Хийаләти – шашу.
1990Мөлякъәт – кавышу, ирешү.
1991Мәгъмур – яратылган, төзелгән.
1992Мәһҗүр булу – аерылу, чыгу.
1993Тутый гөфтә – тутый кебек сөйләүче.
1994Гъәкыйкы дотасән шәфтә – ахакны арзан бәялисең (тешләреңне күп ялтыратып сөйлисең).
1995Ашөфтә – борчулы, борчылган.
1996Мәкъһур – каһәрләнгән.
1997Мокътад – җитәкче, әмер бирүче.
1998Остад – остаз, оста.
1999Һәфтад – җитмеш (мәртәбә).
2000Мәншүр итү – нәшер итү, тарату.
2001Мәхсүр – хәсрәтле.
2002Руз – көн, көндез.
2003Мәсрүр – шат, сөенечле.
2004Хатымга – хатыма.
2005Мәэсүр – әсир, тоткын.
2006Мәдһуш булу – аптырау, куркуга төшү, югалып калу.
2007Илеңездин – авылыгыздан.
2008Туш булу – туры килү, очрау.
2009Сезгә варам, имеш, мән уш – сезгә барам, имеш, мин шулай.
2010Мәхбүб – сөекле.
2011Мәхҗүб булу – томанлану, караңгылану.
2012Къәнда варасән – кайда барасың.
2013Мәнсуб – караган, кергән; мөнәсәбәтле.
2014Сул белә сагый – сул белән уңга.
2015Мәкъруб – якын.
2016Хәрәм – хатын-кыз өе; хәрәмсарай.
2017Мәргъуб – әйбәт, яхшы.
2018Нәтә – ничектер; нигәдер.
2019Тайре былбыл – былбыл кошы.
2020Шәгъәф – көчле ярату, мавыгу.
2021Бер дандәй – монда: бертөсле, охшаш.
2022Талигъә – бәхетле.
2023Нигяһ улсын – саклансын, исән булсын.
2024Мәдх – мәдех; мактау, данлау (сүз бер иҗекле итеп укыла).
2025Дәуа(и) рәфгый – бетерүче дәва, хәлиткеч дәва.
2026Нә мәдх илә идәм рәфгый – нинди мактау белән (тасвирлап) бетерәм.
2027Күрәчәк сабърыми – күргәч сабырымны.
2028Итмәйүр нәфгый – файда итми.
2029Ике йайди (ике йайдай) – ике җәядәй.
2030Булыр гүйә кара рәфгый – гүя кара (төс) юкка чыгар.
2031Дудакларың – иреннәрең.
2032Дил алырдай – җанны алырдай.
2033Делең фәсыйх – сүзең матур, ягымлы.
2034Тапмадым сәмгый – ишетеп тә белмәдем.
2035Ул хиндә – ул чакта, ул мизгелдә.
2036Чү шәмгый (чун шәмгый) – шәм шикелле.
2037Мөзый – яктырып, нурланып торучы.
2038Күземдәки дәмгый – күзләремдәге яшьне.
2039Дәре мандә – авыр хәлдә калу.
2040Күңлем идүбән җуш – күңелемне дулкынландырып, борчып.
2041Намуш – елап, сыктап.
2042Тыйгыны куйгыл – кылычын сал (мәхәббәткә кылыч сал).
2043Йуйгыл – җуйгыл, җуй, бетер.
2044Тәрәххем – мәрхәмәт, рәхим-шәфкать.
2045Зәман хальгә – бетмәс чир хәленә.
2046Бәгъидә – озакта; ерактагы; монда: кул җитмәс.
2047Мәхәббәт нар иде сән дилбәридә – мәхәббәт син йөрәкне җәлеп итүчедә (бәгырьне өзүчедә) ут кебек иде.
2048Фәлянә-сөрур – сөендерүче фәлян.
2049Һәм ан – шул ук заман; шунда ук; хәзер генә.
2050Сәбахда – таңда; таң-иртән.
2051Мәхабб – яшерен саклана торган җир, сер урыны.
2052Шәгълә – ялкын; якты шәүлә (нур).
2053Дилзар – зарланучы йөрәк; сыкранучы күңел.
2054Һилял – яңа туган ай; ай урагы.
2055Абе зөлял – татлы су; саф чишмә суы.
2056Сормагыл (сорамагыл) – сорама.
2057Һәп – кайчандыр бер; бервакыт.
2058Къәриб – якын.
2059Нидәм (ни итәм) – ни эшлим.
2060Къәнда – кайда, кая.
2061Чабыңи йайганларым – даныңны җәйгәннәрем.
2062Хәсрәти әйам – кайгы көннәре, матәм көннәре.
2063Хәйрәти әүһам – тынгысыз хыяллар.
2064Әзманлар – заманалар; вакытлар.
2065Кямилят – тулысынча, төп-төгәл.
2066Дәрддә үткән – хәсрәттә (мәхәббәт чирендә) үткән.
2067Баде сәба – иртәнге җил (көнчыгыш тарафыннан исә торган).
2068Илтимас – үтенеч.
2069Илт сә – илтсәнә.
2070Гәзид – бүләк.
2071Булсын мәзид – өстәмә булсын.
2072Ташлама са – ташламасана.
2073Тот са – тотсана.
2074Көн – монда: «кояш» мәгънәсендә.
2075Сәрви – төз, зифа буйлы; кипарис агачы.
2076Айгыл – әйтче.
2077Мәдхилә (мәдех илә) – мактау белән.
2078Къәтгъән – катгый рәвештә.
2079Равиләр – хикәячеләр; монда: хәбәрчеләр.
2080Фетнәи гошшакъ – гашыйклар фетнәсе.
2081Такъ – ярымтүгәрәк; арка; җәя дугасы.
2082Къәдде-къамәтең – сының-буең.
2083Гъәҗиб-ел-мәнзар – искиткеч күренеш, манзара.
2084Пор-нур – нур тулы.
2085Вәхйә китү – үз-үзен оныту.
2086Бинамаз – намазсыз.
2087Бинийаз – догасыз.
2088Әүкатеми – вакытымны.
2089Бер нәзардә – бер карауда.
2090Дар әйләү – тора торган урын итү (биләп алу).
2091Зәбун әйләү – зәгыйфьләндерү, көчсезләндерү.
2092Гъәфләт шәраби – ваемсызлык шәрабын.
2093Заигъ үткәрмә әййаме шәбаби – яшьлек көннәрен әрәм үткәрмә.
2094Афтаби – төсле кәгазь (саргылт һәм кызгылт төсләрдә).
2095Улырды – улыр иде: булыр иде.
2096Ниһан – аулак урын, яшерен җир.
2097Үфкәм – үпкәм.
2098Моштакъ улу – омтылып тору; кавышуны теләү.
2099Фөрйади-зари – зардан кычкырып елауны.
2100Итмә мәэйүс – өметсез итмә.
2101Хәүф-риҗадан – хәтәрләр һәм өметле нәрсәләрдән (кирәкмәгән һәм кирәкләрдән).
2102Бөлүгъга җиткән – балигълыкка җиткән; үсеп җиткән.
2103Нида кыйлу – кычкыру.
2104Къәндин – кайдан.
2105Сәнеңдик тигрәле килгән – синдәй төгәл уңган.
2106Мөхлис – ихласлы.
2107Кәлям – сүз, сөйләм.
2108Сол – ысул; юл, чара.
2109Вәгъдәйләдең (вәгъдә әйләдең) – вәгъдә бирдең.
2110Тотып хәсъләт һәуасы – өстенлек тәкәбберлеге тотып.
2111Гыйше нуш итү – мәхәббәт ләззәтен алу.
2112Вәсъләт дәуасы – кавышу дәвасы.
2113Китәдер фәүри – тиз китәр, тиз узар.
2114Итмә үзеңә җәүри – үзеңә җәбер итмә.
2115Фәсъләт – аерымланганлык, бүленеп тору.
2116Нури дидә – күз нуры.
2117Гъәфләт дәуасы – ваемсызлык исереклеге.
2118Әүкъатдән – вакыттан (дөресрәге, вакытлардан).
2119Рәүнәкъе – нуры (алсулыгы).
2120Къарыйды – картайды.
2121Хиркъәт – ялкын, ут; монда: ачы хәсрәт.
2122Фиркъәт – аерылу, аерым яшәү.
2123Җана – җанаш; җанга.
2124Сакыйн – саклан.
2125Хәркъын – утын, ялкынын (дөрләп януын).
2126Хурелгъәйн – хурның (хур кызының) үзе.
2127Җәмал ләүхендә нәкъешең – матурлык тактасында сурәтең.
2128Дүрт пайа – дүрт аяк-баганага (дүрт юллы строфага).
2129Гъайәтин-гъайа – чиктән тыш.
2130Җайа (җайга) – урынга.
2131Мөкъәддәр – язмыш.
2132Мәкъһүр – каһәрләнгән.
2133Күгә – күккә.
2134Мәнләр – шәхесләр, затлар.
2135Талиб-толабә – шәкертләр, укучылар.
2136Рәдд әйләде сөбхан – Алла кире какты.
2137Һәр ан – һәрвакыт; монда: һич тә.
2138Гъише-нушындан – хозуры-рәхәтеннән.
2139Җушын (җушкын) – дулкын.
2140Егетлек – монда: яшьлек.
2141Санса кушындан – пары (ише) итеп санаса.
2142Гыруш (грош) – вак тәңкә (ярты тиен).
2143Фөруш – сатучы, сәүдәгәр.
2144Гыйшык разындан – мәхәббәт сереннән.
2145Хат идәче – хат илтүче.
2146Җасус – шымчы, яшерен күзәтүче.
2147Ни ката калдың? – Нигә катып калдың?
2148Хәмед – мактау; шөкер (итү).
2149Салауат – мактау, олылау догалары.
2150Гариф – белүче, аңлаучы; акыл иясе, укымышлы.
2151Тәхәммел – түзем, чыдам.
2152Гөнаһкяр – гөнаһ иясе (гөнаһ эшләүче).
2153Зыйафәт – сыйлашу, күңел ачу.
2154Рийазәт – тыелып тору, чикләнү, күңел кырылу.
2155Къәрйә – авыл.
2156Әман – имин.
2157Нөсърәт эстә – ярдәм эстә (эзлә).
2158Баб – бүлек.
2159Әйделенде – әйтелде.
2160Азмайасән (азмагайсың) – азмасаң иде.
2161Казмайасән – казымасаң иде.
2162Җаныңтик – җаның тикле, җаның шикелле.
2163Мышык – мөшек: песи, мәче.
2164Талиб – укучы, шәкерт.
2165Тагъ булыр – бер булыр.
2166Хәйа – тыйнаклык, оятлылык.
2167Хәрҗем – чыгым, расход.
2168Хатитмәгел – хата итмәгел.
2169Дәмең булса – монда: тәэсир алган булсаң.
2170Зале нөктә… күз – күрер-күрмәс… күз.
2171Дөхтәрләр – кызлар.
2172Әлдә – кулда.
2173Ләбем – иренем.
2174Заһир булмас – ачык булмас.
2175Коругъ калдым – коры калдым.
2176Тагъдин – таудан.
2177Герифтар булу – дучар булу, тоткын булу.
2178Үртәр – аерыр, биздерер.
2179Бабына – ишегенә; монда: юлына.
2180Угърама – очрама, туры килмә.
2181Шикяйәт – зар, зарлану.