Za darmo

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

«Бу бәетне сәңа яздым үземдин…»

 
Бу бәетне сәңа яздым үземдин,
Өмид идеп сәнең датлы сүзеңдин.
 
 
Икенче һәм сәламемдер, гүзәлем,
Сәне күрмәй нәчек итеп түзәрем?
 
 
Сәлам язмак егет кеше эшедер,
Бүләк салмак матур кызлар эшедер.
 
 
Сәлам улсын сәңа, мәгъшук, ки бездин,
Хәбәрләр юк без мәхутичка (?) сездин.
 
 
Сәлам алмак фарыз торыр, каләм каш,
Бу серне гайреләргә әйләмә фаш.
 
 
Чара юкдыр сәне күрми чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
 
 
Җаныкаем, ишегең ач – керәем,
Гөл-мөбарәк йөзеңне һәм күрәем.
 
 
Мөбарәк йөзләреңне күргәндин соң
Ауызыңдин бер суырып үбәем.
 
 
Нәчә баксам, күренмисең күземә,
Инансана бәнем ошбу сүземә!
 
 
Сәлам улсын сәңа, җаным-хәбибәм[742],
Сәнең илә ула күңлем, табибәм[743].
 
 
Сәламемдер сәңа, җаным-җиһаным,
Фида улсын сәнең юлыңда җаным.
 
 
Нә кыйлаем: ерак улдың үземдин,
Тыеп булмый йәшем ике күземдин.
 
 
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Бәңа да бернәчә хәбәр сала күр.
 
 
И җанкаем, җәмалең күрсәм иде[744],
Сәнең куйныңда җаным бирсәм иде!
 
 
Сәнең гыйшкың Ходаем салды бәңа,
Ходай үзе каушдырсын бәне сәңа.
 
 
Сәңа каушдыргучы, җаным, Ходадыр,
Сәнең өчен бәнем җаным фидадыр.
 
 
Гаҗәб хәйран уламын бу эшемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмайсән дөшемдин.
 
 
Сәлам яздым хәбәр сорап ки сездән,
Мәңа хәсрәт өчен дөньяга килгән!
 
 
Сәламләр әйләдем, җаным-гүзәлем,
Сәне күрмәй нә халь итеп түзәрем?!
 

«Сәлам улсын сәңа, бәгърем парәсый…»

 
Сәлам улсын сәңа, бәгърем парәсый,
Кабул әйдәсәнә, күзем карасый.
 
 
Кабул итсәң сәламемне, җанашым,
Ки әйтәем сүземне, кара кашым.
 
 
Сүзем шулдыр: кабул әйлә сәламем,
И җанашым, укып кара кәлямем[745]!
 
 
Камыш бармак, көмеш тырнак, каләм каш,
Сәнең өчен ике күздин ага йәш.
 
 
И җанашым, ишетәмен сүзеңне,
Ки сәндин һич алалмыймын күземне.
 
 
Әгәр күрсәм буеңны йә йөзеңне,
Кочаклаган кебек улам үзеңне.
 
 
Ишетәмен тауышың йә сүзеңне,
Диуана уламын, белмим үземне.
 
 
Ки һич бер хәбәрең юк, җаный, бәңа,
Ни хальләр булды ләкин, җаный, сәңа?
 
 
Мәгълүм, җанкәем, Ходага эшемез,
Бу хәсрәтдин котылырмы башымыз?
 
 
Кулым бәнем сәлам сәңа язадыр,
Сәнең өчен йөрәк маем сызадыр.
 
 
Ки ятларга күзеңне сала күрмә,
Мәне сәүмәс дәйүб алдана күрмә.
 
 
Кабул итсәң әгәр бу сүземезне,
Ки аулакда күрерсән үземезне.
 
 
Сүзем растдыр, җанашым, алдамыйм һич,
Сәнең өчен ике күзем егълады кич.
 
 
Сәнең өчен эчем-тышым янадыр,
Итем бетеп, коры сөйәк каладыр!
 
* * *
 
Сәлам улсын йөрәгем парәсыйга,
Кара кашым, күземнең карасыйга.
 
 
Сәлам улсын күземнең карасыйга,
Җигәргүшем[746] – йөрәгем парәсыйга.
 
 
Каләмгә биңзәр[747] сәнең [и] кашларың,
Йинҗүйә биңзәр дезелмеш тешләрең.
 
 
Мән сәни бу сурәтлү [дип] беләрдүм,
Такъәтем юк, нәчүк сабыр кыйлырдум?
 
 
Робагый чыкарып яздым бу хатны,
Язмас идем бу хатны – гыйшкың каты.
 
 
Күзем йомсам, күрнәсең янымызда,
Кулың – муйнымда, үзең – куйнымызда.
 
 
Карап калдым мөбарәк буйларыңны,
Вәләкин белалмадым уйларыңны.
 
 
Әгәр белсәм иде сәнең уеңны,
Фида әйләр идем газиз җанымны.
 
 
Сәламәтмен бу халәт тигрү[748], җаным,
Һәмишә гыйшкым илә көйә каным.
 
 
Сәлам яздым сәңа, Сахибҗәмалым,
Сәнең зифа буең кайда күрәем?
 
 
Сәлам яздым сәңа, и бәни белгән,
Бәңа кайгу өчен дөньяга килгән.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, сагынгач,
Ки йәш йөрәгемә утлар кабынгач.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, кара каш,
Бу серләрне кешигә әйләмә фаш.
 
 
Сәлам улсын сәңа, җаный, ки бездин,
Ки мондыйн соң көтәрмен үзеңездин.
 
 
Шул ук сагъәт йокымдин күз ачылды,
Агъзымыздин гыйшык уты сачылды.
 
 
Күз-керфекләрем ябла бер-беренә,
Сәнең вәсъфың[749] күренәдер күземә.
 
 
Сәни күрсәм, бәнем күңлем җуана,
Ки күрмәсәм, буламын [бер] диуана.
 
 
Бәнем кебек сәне сәүгән булырмы,
Ки сәүмәсәм, болай сүзләр булырмы?
 
 
Сәни күрәм ки үземә мөляим,
Бәни күргел сән үзеңә мөляим.
 
 
Сәни күрәм җаным кеби тәнемдә,
Бәни күргел җаның кеби тәнеңдә.
 
 
Сәнең кебек ки кыз юкдыр җиһанда,
Мәгәр булса булыр багы Ирәмдә.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, сагынып,
Ки йәш йөрәгемә утлар кабынып.
 
 
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Үбә-коча куеныңа сала күр!
 
 
Ки бисми[лла] илә улсын сәламем,
Бәнем [сәндин] шулдыр ахир морадым.
 
 
Мәхәббәтем сәңа салды Ходаем,
Моны язмый ни халь берлә чыдаем?
 
 
Нә улыр йибәрсәң мәңа [сән] бер хат?
Укыр идем алубән көндә йөз кат.
 
 
Сагынмаклык илән яздым сәлам хат,
Кабул итеп, алубән бер укып бак.
 
 
Түзәргә хальләрем бәнем китәдер,
Бу җаным чыкмага, җанкәй, йитәдер.
 
 
Кара кашың, зифа буең камышдыр,
Сәүмәк өчен эчем тулы сагышдыр.
 
 
Гаеб итсәң дә [сән], язмый халем юк,
Сәни күрми түзәргә дәрманым юк.
 
 
Ни хальләр итәем: эчем янадыр,
Сәнең өчен күземдин йәш тамадыр.
 
 
Бәни тилмертүбән хәсрәткә салма,
Юкса уйлар уйлап сагышка калма!
 
 
Сәлам бәгъдендә[750] сорсаңыз, җанашым,
Кичә-көндез сәнең илә сагышым.
 
 
Ходаем гыйшкый сезгә, салды безгә,
Шуның өчен язамын моный сезгә.
 
 
Сәни сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсең мәңа оҗмах хурытик.
 
 
Әгәр белсәң иде мәнем халемне,
Фида әйләр идең газиз җаныңны.
 
 
Җәмалең илә кәмалең[751] дигәндә,
Очар кошдик буламын бән һауада.
 
 
Йөрешләрең гаҗәб хәйран икәндер,
Хода сәни мәңа язган микәндер?
 
 
Сәнең исмең – дилемдә, күздә – йәшем,
Ки дәрдеңдин диуана улды башым.
 
 
Сәламдин [соң] халь сорсаңыз, гүзәлем,
Сәнең өчен көнен-төнен көйәмен.
 
 
Укыр идем көндез әлемә алып,
Ятыр ирдем кичен күкрәккә салып.
 
 
Инан, җанкәй, сүзем ялган имәсдер,
Мәнем кеби сәни һичкем сөймәсдер.
 
 
Кабул итсәң [мәнем] ошбу хатымны,
Чыкара күрмәгел яманатымны.
 
 
Мони яздым сәни бик сәүгәнемдин,
Йөрәгем утыйга бик күйгәнемдин.
 
 
Сәлам улсын сәңа, бәгърем, җанашым,
Кызыл йөзем, тулан аем, кояшым!
 
 
Сәлам яздым, кабул итеп ала күр,
Бәңа бер кош теледик хат яза күр!
 

«Әссәламе, вәссәламе, вәссәлам!…»

 
Әссәламе, вәссәламе, вәссәлам!
И җаным, бәгъдәссәлам[752] булыр кәлям[753].
 
 
Гүзәл мәхбүбсән, нәкъеш[754][сән][755], и җаным,
Улмайа сәндик гүзәл һич күргәнем.
 
 
Къәнда[756] барсам, җаным, бән сәне күрәм,
Дөньяда сәндик җаный юк дип беләм.
 
 
Гыйшкълык илә җанды, эчем кайнады,
Йөрәгем көйде, буыным каушады.
 
 
Сәнең кебек газиз[757] кемгә төшәдер,
Сүзләрең[нең] ләззәте бал-шикәрдер.
 
 
Хәйран улып бакдым [сәнең] үзеңә,
Сәнең вәсъфың күренәдер күземә.
 
 
Телләрең[дер] багы Ирәм былбылы,
Нурлы йөзең һәр урында билгеле!
 
 
Аһ җаным, сәне янымда дип беләм,
Эзләйү, «къәни?» дәйү хәйран улам.
 
 
Кайда барсам, күз илә вәсъфың[758] күрәм,
Дөньяда сәндик гүзәл юк дип беләм!
 
 
Ятса [гәр] куйныңда [бер] кичкә газиз[759],
Үлсә [ул] һич улмайа әһле тәмиз[760].
 
 
Сүзеңне ишедән[ләр] җанны асрый,
Дийә, дийә корый[дыр]агыз суый.
 
 
Үләрем тәхкыйкъ[761] сәнең гыйшкың илә,
Йимәк-эчмәк кайгысы китде бөйлә[762].
 
 
Бәндә күңлең бармы? – тугъры әйтсәнә!
Хәлял җефетлекне кабул итсәнә!
 
 
Сүзләр исәм, телем сәне сүзләйә,
Кичә-көндез күңлем сәне эзләйә.
 
 
Гүзәл мәхбүб, и җаным-җаныкаем,
«Асылың нә?» – дәйү бер сүз сүзләем.
 
 
Бәгъдә[763] сән, [җаныем], аңлагыл моный,
Ни [киңәш] вирсәм, дәхи тоткыл аный.
 
 
Сәне күрдем – йөрәгем [ут то] ташды,
Сәне күрдем – [күңелдә дәрдем] ташды.
 
 
Башлаем бу сүзи [бән] Алла илә,
Йөрәгем [илля] җанды бу дәрд илә.
 
 
Һәр кайу җирдә күрәм[ен] бән сәни,
Гыйшыклык уды чолгап алды бәни.
 
 
Җанды эчем, кайнады дәрдең илә,
Бәйлә валлаһ гыйшыкың [сәнең] илә.
 
 
Көн-көне гыйшыкың кайгысы илә,
«Аһ!» дисәм [ки] агызымдин ут чыга!
 
 
Өзеләдер нәкъеш[764] нәзек билеңә,
Яңа туган айтик нурлы йөзеңә.
 
 
Җөмлә кызның фазыле[765] сән гъәфифә[766],
Гыйшкъ уды кыйлмыш бәңа [күп җәфа].
 
 
Көн-бә-көн[767] дөшемдә күрәм бән сәни,
Сары ауруга салдың, [җаным], бәни.
 
 
Оҗмах эчрә хур кебек йөзең нури,
Сән уласән ике күземнең бери!
 
 
Ишедәнләр вәсъфыңлә хәйран ула[768],
Һәм күрәнләр җаныны фида кыйла.
 
 
Сандугачтик сайрагучы телләрең,
Бал-шикәртик датлы ирер сүзләрең.
 
 
И җаным, имди сәңа бу[дыр] сүзем:
Кичә ятсам, һич йокы күрмәс күзем.
 
 
Үләмен имди, җаныем, үләмен,
«Хәлялем» дисәнә – үлмәй каламын.
 
 
Бу серемне һич кемсәйә сөйләмә,
Сөйләп [бәнем серем] мәшһүр әйләмә.
 
 
Бән дидекем сүзләри кыйлгыл кабул:
Аның хатыны әлеңә алмагыл[769].
 
 
Сән бу хатны йәшерәсән шулкадәр,
Һич дә кеше белмәсен моны мәгәр.
 

«Сәнең халеңне белмимен, и җаным…»

 
…Сәнең халеңне белмимен, и җаным,
Сәнең кайгыңдин бөрйан булды[770] җаным.
 
 
Сәнең кайгың белә, ахры, үләрмен,
Фиракъең утыйда даим күәрмен[771]
 
* * *
 
Бихәмдилля[772], йәнә күрдем шәраиф[773]:
Мөбарәк йөзеңә булдым мөшариф[774].
 
 
Сәнең фикреңдәдер бән заре әфгяр[775],
Кичә-көндез гъәмең берлән бән грифтар[776].
 
 
[Әйа җаным], күземнең нурыдыр сән,
Дөньяга иңгән җәннәт хурыдыр сән!
 
 
Әгәр шәмсе къәмәрдик дөхтәр[777] улса,
Кирәкмәс гъәйре, җәннәт хуры улса.
 
 
Бәңа сәндин бүтән ярлар кирәкмәс,
Бәңа сәнсез бу тәндә җан кирәкмәс!..
 

«[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга…»

 
[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга, –
Ки гөл бирүр сәнеңтик тиңдәшем юк.
 
 
[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга, –
Йитешде бу җаным тәндин чыкарга.
 
 
[Ки яңак]ларың мисле багы алма,
Салур [ул] алма бәни шадыманга[778].
 
 
[Гыйшык уты], җанашым, хәддин ашып,
Янадыр җөмлә тәнем ут тоташып.
 
 
Әйа җаным, вәйа җаным, җанашым,
Сәнең өчен өзеләдер үзәгем.
 
 
Фәлян илнең фәлян кеше бу йарга
Язып хатлар йибәрмешдер [аңарга].
 
 
Гыйшык [дәрде] каты мәризъдыр, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы[779].
 
 
Сәлам улсын, җаныем, пешкән алма,
Бәнем күп сәламемдин таңга [калма].
 
 
Сәлами җавидани миһербаный[780],
Йөрәгемдә ут янадыр – белгел аный.
 
 
Нәгяһан[781] егълайуб алдым каләмем,
Язаем дип сәңа би-хәдд[782] сәламем.
 
 
Бу хатка исемемезне язмадым,
Язар ирдем – гайреләрдин базмадым.
 
 
Сәлам улсын ки сән абызтутыйга,
Гүйә салдың бәни дөнья утыйга.
 
 
Морадым сән иде, бәнем морадым,
Ходадин дәмбәдәм[783] сәни сорадым.
 
 
Бетәр кайгу илән күңлүм таралып,
Күрер ирсәм – китә кайгум таралып.
 
 
Хатымызны карагачдин тәмам ит,
Кире тапшыр үземезгә – әманәт.
 
 
Ничә итсәм күренмәйсән күземә,
Инан, җаный, [бәнем] ошбу сүземә.
 

«Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс…»

 
Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс,
Бу сүзем раст ирүр, [һич] ялган ирмәс.
 
 
Мәхәббәтем бар иде сәндә, җанин,
Бу әйләде мөкъәддәм[784]
 
 
Мәхәббәтем сәүекле сән сылуда,
Әйа җаный, аһ итәм һәр сулуда.
 
 
Бән улсамчы бу хальдә садрыңызда[785],
Күзем йомсам күрәмен ойкымызда[786].
 
 
Кулың – муйнымда, үзең – куйнымда,
………………………………………………….
 
 
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Ки егълап күрмәс улды ике күзем.
 
 
Бәет язып ике кулым бушамый,
Бүтән кемсә, җаным, сәңа охшамый…
 
 
Диделәр: кем сәнең кебек кыз улмас,
Ки улса да, сәнеңдик назин[787] улмас.
 
 
Ходаем гыйшыклыкны салды безгә,
Аның өчен йибәрдем моны сезгә.
 
 
Буең зифа икән сәнең, йөзең – ай…
Кабул итсәң, йәшерен сүзләрем бар.
 
 
Күрешеп бер сүзләшә күр, гүзәлем,
Эчемдәге серем сәңа чишәлем.
 
 
Бу хәсрәтне Ходадин дип беләмен,
Әйа җаный, сәнең өчен үләмен!
 
 
Нәсыйб булса, сәнең куйныңа керсәм,
Үкенмәсмен, җанашым, шунда үлсәм.
 
 
Кайчан килер икән икәү күрешмәк,
Кочаклашып, тел очындан үбешмәк.
 
 
Әйа җаный, үләмен – тергезә күр,
Җаным, үзең халеңне белдерә күр.
 
 
Сагынмакдин сары булды чыраем,
Аермасын, кауштырсын Ходаем.
 
 
Нәчә баксам күренәсең күземә,
Инанәсән[788] бәнем язган сүземә.
 
 
Сәлам улсын сәңа ләйли бәһарым[789],
Сәне сагынамын ләйли нәһарым[790].
 
 
Күз өстендә кара кашың сызылмыш,
Сәнең өчен йөрәк-бәгърем өзелмеш.
 
 
Сәнеңтик барму [икән] бу җиһанда,
Ки белмим[ен], булса булыр ниһанда[791].
 
 
Әйа җаным, ки белсәнә халемни,
Бу хәсрәтдән чыкармагыл җанымный.
 
 
«Барам, җаный», – дибүк алдап җуатма,
Ки вәгъдәңне озак куеп җылатма.
 
 
Тоташды ут – эчемне сүндерә күр,
Җаныем, үз халеңне белдерә күр.
 
 
Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс,
Ки уйласа һич тә гакълына килмәс.
 
 
Укып белгәч, кире йибәр хатымны,
Фаш итмәгел бәнем яманатымны.
 
 
Сәне сәүдем, җаныем, хәддин ашып,
Җанадыр җөмлә җисмем ут тоташып.
 
 
Бәңа салгыл мәхәббәтле күзеңне,
Сөеп дүнгел (?) бәнем әйткән сүземне.
 

«Сәнең дәрдең…»

 
Сәнең дәрдең[792] мәңа дөшде кечекдин,
Газиз башым гъәриб булды[793] гыйшыкдин.
 
 
Сәнең дәрдең бәнем күңлемдә даим,
Сәне бирсә иде бәңа Ходаем!
 
 
Сәнең дәрдең белә даим йөримен,
Сәне күргәч, сары майтик эримен.
 
 
Сәнең дәрдең белә мән иртә вә кич,
Сәнең дәрдең күңелдин китмидер һич.
 
 
Сәнең дәрдең белә булдым герифтар[794],
Хода кыйлса иде сәни гүзәл йар.
 
 
Сәнең дәрдең бәндә[дер] кичә-көндез,
Җиһанда юк сәңа охшашлы бер кыз!
 
 
Кыяфәтдә сыйфатың – суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең манәндә[795] йолдыз.
 
 
Буең зифа Иделдәге камышдин,
Йөрәгем янадыр сәнең сагышдин.
 
 
Сәнең буең – Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең – былбыл тауышы.
 
 
[Җаным сәү]гән йөрәгем парәсый сән,
Тәнем рухы, күземнең карасый сән.
 
 
[Сәлам яздым] сәңа, җаным, җәмалем,
Ходай кыйлса иде сәне хәлялем!
 

«Гашыйк булдым сәңа, җаным, күзалмам…»

 
Гашыйк булдым сәңа, җаным, күзалмам,
Сәне күрми ки бер сагъәт түзалмам.
 
 
Әйа җаным, ике күзем, багалмам,
Ки билләһи, сәне алмыйча калмам.
 
 
Сәне күрми ни халь берлә чыдаем,
Сәне бәңа бирер микән Ходаем?
 
 
Әйа җаным, ки сән Бәдигъҗәмалем,
Сәне күрми корыйдыр йөрәк каным.
 

«Йир үбеп, дидек догалар гәүһәри…»

 
Йир үбеп, дидек догалар гәүһәри,
Һәм дәхи[796] улсын сәналәр[797] җәүһәри.
 

«Ки йокларга күзем йомсам уянам…»

 
Ки йокларга күзем йомсам уянам:
Сәнең гыйшкың бәни кыйлды диванаң.
 
 
Ходай язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сүләшергә ниһанда[798]?..
 

«Үләм, җаныем, үләмен…»

 
Үләм, җаныем, үләмен – тергезә күр,
Бер аулакта үзеңне күргезә күр!
 

«Надан кеше керсә сәнең куйныңа…»

 
Надан кеше керсә сәнең куйныңа,
Кыямәт көн богау салыр муйныңа.
Әгәр ул китмәсә, сән кит, алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин агыр таш.
 

«Ки каргадин туар карга…»

 
Ки каргадин туар карга,
Атасына булыр парга;
Ки козгындин туар козгын,
Атасыннан булыр азгын.
 

«Галим ага, бире кара…»

 
Галим ага, бире кара,
Шушы сабый сорауилә
Биреп җибәр пырауилә.
Бирмәсәң пырауиләңне, –
Кочармын Рауиләңне.
 

«Сәне сәүдем ике күзем нурытик…»

 
Сәне сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсән бәңа оҗма[х] хурытик.
 
 
Сәне күрми чарам юкдыр чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
 
 
Әй җанашым, ерак булдың үземдин,
Тыелмыйдыр йәшем ике күземдин.
 
 
Нә булгай бу заман күрсәм йөзеңне,
Алып ятсам чыбылдыкда үзеңне.
 
 
Салауат[799] ул Мөхәммәд Мостафага,
Каушдырсын Алла бәне [сән] тутайга.
 

«Язаем сән җаныема сәламләр…»

 
Язаем сән җаныема сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә[800] бераз кәлямләр[801].
 
 
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Егъламакдин күралмый ике күзем.
 
 
Бу дәрдемгә дәуа итсен Ходаем,
Сәнең илән булсам иде һәрдаим!
 
 
Моны яздым сезгә, җаный, кисәкләп,
Укыгайсән, җаный, моны исәпләп.
 
 
Шушы айның көнендә йә кичендә
Булам микән сәнең күңлең эчендә?
 
 
Сәне күрсәм, күңелләрем буладыр,
Җылыйсым ла килә – күңлем туладыр.
 
 
Язаем, җаный, сезгә җитәрме,
Монда язып бәнем сүзем бетәрме?..
 

«Сәлам яздым сәңа, кабул кыйла күр…»

 
Сәлам яздым сәңа, кабул кыйла күр,
Мөбарәк әлеңә[802] алып тота күр.
 
 
Ялыкганда язаем бер-ике юл,
Янып барган йөрәккә ял була ул.
 
 
Сәлам язган [өчен] бәне орышма,
Мәхәббәтле күңелеңне суытма.
 
 
Сылукаем, абызтутыкай, каләм каш,
Нәчек булса да серем итмәгел фаш!
 

«Хода сәне бәңа язган микәндер?…»

 
Хода сәне бәңа язган микәндер?
Бу хәсрәтләр китәр көн бар микәндер?
 
 
Әгәр белсәм иде сәнең халеңне,
Фида кыйлыр идем барча малымны.
 
 
Йөрәккә уты төшде яна-яна,
Бу хәсрәтең бәни кыйлды диуана.
 
 
Кеше хален кеше белмәс икәндер,
Бу хәсрәтләр китәр көн бар микәндер?
 

Поэмалар

Рисаләи-л-иршад

[Мөкаддимә]

 
…………………………..
…………………………..
Хода рәсүле Мөхәммәд,
Һидайәт шәмсе[803] ул Әхмәд,
Дөруд ула[804] хисабе юк,
Аңа би-хәд, аңа би-гъәдд[805].
 
 
Ифазә[806] хәйр идә Йәздан[807]
Рәсүлемез үзә чәндан[808],
Салауате-сафйате[809] күп –
Тәгъәддөд улмайә имкян[810].
 
 
Дәхи сахибе гъарыйна[811]
Вә гъәйре җар-у-йарыйна[812],
Вә гъәйре сахбе һәм алә[813]
Уладыр җөмлә – барыйна.
 
 
Вә бәгъде[814] бәндәи әфкъәр[815],
Хода рәхмәтенә әксәр[816]
Догалар әйләде сезгә
Гъәбде мозаф иля-л-Җәббар.
 
 
Бөтебдер[817] Гьәбде-л-Җәббар,
Нәсыйхәт һәрбере на-чар[818],
Тәмам ошбу рисаләдә
Вәгъәзләр бабедин[819] ачар.
 
 
Нәсыйхәт әйләдем вәгъзый[820],
Дота күр җан белән хифзый[821],
Әйа җан дилистаным[822] сән,
Идә күрмә аңа гъәйзый[823].
 
 
Тәрек кыйлган[824] нәсыйхәтләр
Күрисәр[825] күп фәзыйхәтләр[826].
Ки, зинһар, тәрек кыйлмагыл,
Сәңа – ошбу вәсыйәтләр!
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган угълан
Зәляләтдин[827] үзен йолган,
Сәгадәтне ала куйган[828]
Һидайәт эчидә улган[829].
 
 
Ки вәгъәз вә нәсыйхәт ал,
Күңел берлән колагың сал,
Сәгадәт эчрәдә булгыл,
Һидайәтдә сөрүбән халь[830].
 
 
Кичә-көндез улып наҗи[831],
Башыңызга һода[832] таҗи
Куна дип, уламыз раҗи[833],
Сәгадәт вирелеп чәндан.
 
 
Кичермә юк белән әзман[834],
Тәмами гъөмр идеп вәйран.
Пошиманлык[835] уласән соң,
Улып үз-үзеңә хәйран.
 
 
Еракка күзеңи салма,
Шәкъәуәт[836] йилкәңә[837] салма,
Сәгадәтдин хөшек[838] калма,
Фәсадәт[839] эчрә, гөлистан.
 
 
Ләгъү-ләһү[840] эченә чыкма,
Шәйатин[841] сүзенә бакма.
Бу сүзләрне уда якма[842],
Нәсыйхәт сәңа, и угълан!
 
 
Ки әшрар[843] куймагыл яңа[844],
Ахыр тәэсир идә сәңа,
Ки соңра каласән таңа[845],
Улып үз-үзеңә хәйран.
 
 
Алар-лә сохбәт[846] итмә һич,
Алар килсә дә, сән бар, күч,
Ки ахыр күстәрерләр[847] көч,
Фәсадәт-лә идеп тогъйан[848].
 
 
Ки шухлыкда[849] улып гъәййар,
Шаярып йөрмәгел сәййар[850],
Сакыйн[851]: алдамасын гъәддар[852]
Җиһанда, аңлагыл, и җан!
 
 
Гыйлемлек хәсълидә[853] улгыл,
Җәһаләтдин[854] үзен йолгыл,
Нәчек улса, җәһед[855] кыйлгыл,
Ки, зинһар, калмагыл надан.
 
 
Ки, зинһар, калмагыл надан,
Дога алгыл ата-анадан,
Дота күр хәүфе риҗадан[856],
Сакыйн [гыл] әз-фискъ-у-гъисйан[857].
 
 
Укый күргел кичә-көндез,
Гыйлемлек хәсълидә тиз-тиз,
Бәнемдик калмагыл гаҗиз,
Җәһаләтдә улып гъишйан[858].
 
 
Гыйлемлекдә ике дөнйа
Чырагын идәсән әхйа[859].
Бу сүздә зәррә юк әхфа[860], –
Бәйан идәр рәсүли җан[861].
 
 
Җәһаләтлек – яманлыкдыр,
Бере аның наданлыкдыр,
Болардин һич яман юкдыр,
Гизәрсәң гәр зәмин-асман[862].
 
 
Иген икмәк – вирер икмәк,
Мәшәкъкать-лә михән[863] чикмәк;
Гыйлемлек – мәкъсудә[864] йитмәк,
Һәр ике дөнйада әйкан[865].
 
 
Җәһелдин[866] эстәсәң файда,
Һидайәтлек[867] сәңа кайда?
Зәляләтлек улып пәйда,
Тәхәйердә[868] китеп дәрман.
 
 
Җәһаләтдин ерак качкыл,
Голүмең бабедин[869] ачкыл,
Сәнеңдик дөнйада кач кол[870]
Җәһаләтдә ирер гъишйан.
 
 
Җаһилләр лөкъмәсен[871] капмак,
Тәмам михнәт белән тапмак:
Урак урмак, печән чапмак –
Михәнләр эчрә сәргәрдан[872].
 

(I) Нәсыйхәт фи-вакъты-с-сабый вә вәгъзәһү

 
Сабыйлык төш кеби улыр,
Егетлек кош кеби улыр,
Къарилык[873] буш-тәһи[874] улыр, –
Кайа мәгърифәтә, йәздан!
 
 
Сабыйлыкда уйын кыйлсаң,
Шәйатингә муйын сонсаң,
Күнелмәссең бөйлә[875] улсаң,
Егетлекдә улып сөкран[876].
 
 
Тәфахердә[877] нәсәб кыйлма,
Никъаб[878] дот, би-әдәб[879] улма,
Уйын-көлке таләб кыйлма,
Уламын дип мин-әс-сабйан[880].
 
 
Кечекдин Хакъга тагъәт кыйл,
Һәр әмренә итагъәт кыйл,
Хәсадәтдин фәрагъәт кыйл[881],
Һәр әмренә сонып гәрдан[882].
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган угълан
Күземнең рәушаны[883], бел, ан[884],
Ерак кыйл нәфсең әшрардан[885],
Күңел һәм әйләмә мәйл[886] ан.
 
 
Гъәбәсдә[887] къил-у-къаль итмә,
Кеше берлән җәдаль[888] итмә.
Гъәбәскә дили мал[889] итмә,
Ләгъүләр[890] әйләйүб әйтан.
 
 
Хәтәргяһ[891] әйләмә җайи[892],
Якыйна салма һәм пайи[893],
Якыйны улсаң, сәңа вайи
Йитешер күп зарар, и җан!
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган хуш йар,
Әгәр сәндә исә һушйар[894],
Гел итмә фигъле бәд-бисйар[895],
Вә илля уласән гъөсран[896].
 
 
Ләгъин Иблис сәне көн-төн
Китереп күстәрә алтын,
Дәхи һәм үзенең артын, –
Сакыйн: сән бакма бәр-шәйтан[897].
 
 
Хәлаикъ[898] алдыйда торсаң,
Утырсаң да вә йа йөрсәң,
Түңелмәслек[899] белән улсаң,
Укырлар афәрин әлуан[900].
 
 
Ула күргел үкенмәслек,
Кеше күргәч түңелмәслек;
Ула күрмә күнелмәслек,
Сези азгырубән[901] шәйтан.
 
 
Уйын-көлке үзә мәргъүб[902],
Шаярып йөрмә, әй мәхбүб[903]!
Сәнеңдик дөнйада күп-күп
Соңында уладыр хөсран[904].
 
 
Кичермә юк белән әзман[905],
Ләһү-ләгъү[906] идеп чәндан[907].
Боның соң үкенү әлуан
Белән дә кермәйә дәрман.
 
 
Дәхи баз[908] әйләмә бази,
Шаярып кышый һәм язый,
Ки шухлыкда күби-азый
Кичермә йил үзә[909] дәүран.
 
 
Ки бән шухлык белән улдым,
Шаярмаклык белән улдым,
Вәлий гъәфләт белән улдым,
Җиһанә улубән алдад[910].
 
 
Малайәгъни[911] белән, зинһар,
Кичермә шаярып рузгяр[912].
Ки шухлык әйләмә бисйар[913]
Улырсың сүземә мөнкад[914].
 
 
Җәмигъ гомрем йилә вирдем,
Шаяру-шухилә йөрдем.
Вәли гъөзр, и нури бәдрем[915],
Бәнемдик улмагыл фәссад[916].
 
 
Кечекдин кыйл гыйбадати[917],
Тәрек кыйлгыл фәсадати[918].
Сәгадәт әйлә гадати[919]
Соңы һәм уләсән могътад[920].
 

(II) Егетлек вакытындагы нәсыйхәтләр вә вәгъәзләр

 
Егетлек йил кеби үткәй,
Къарилык фи-з-зәман[921] йиткәй,
Бакып күр халеңи: ниткәй,
Фәсадәтдә үтеп рузгяр.
 
 
Егетлек китәдер фәүри[922],
Йилә вирмә газиз дәүри[923],
Ки шәйтан салмасын җәүри[924],
Идеп әфгалеңә әзрар[925].
 
 
Җиһанга салмагыл мәйли[926],
Ки булгыл пакь, лөтъф зәйли[927],
Ки булма соңра дәр-вәйли[928],
Пошиманлар[929] идеп бисйар.
 
 
Сакыйнгыл, нәфсеңи пакь ит,
Вә һәуа нәфсеңи тәрк ит[930].
Дәхи һәм даминең[931] пакь ит,
Ки зәррә әйләмә әшрар.
 
 
Фасикълардин фиракъ[932] улың,
Алардин сал ерак юлың,
Йәтимләр башына – кулың
Идүбән шәфкъәтең һәм зар.
 
 
Мәкер, хәйлә идеп мәккяр[933],
Йөрер әтрафыңа сәййар,
Ки гъарәт итмәсен[934] гъәддар[935],
Ки ушал хәмкъәи гъинад[936].
 
 
Шәйатин, бел, гъөдур[937] улгай,
Хакында гөфтегү[938] кыйлгай.
Мәкерләр җөстеҗү[939] кыйлгай
Заляләтдә бә-иҗтиһад[940].
 
 
Фигъали кыйлма на-мәгъкуль,
Ләгъү-ләһү белән мәшгуль.
Ки таңда уласән мәсьүл, –
Ки рузие вакът гъәдл-ү-дад[941].
 
 
Шәрәфкярең шәр әфкярә
Вирә күрмә бу рузгярә[942].
Би-кәфкярә тәләфкярә
Кичермә гомреңи бәр-бад[943].
 
 
Димәгел йөзеңи күркәм,
Үзеңи даимән күр кәм,
Сәнеңдик дөнйада күркәм,
Җәмале гъәни итеп фәссад[944].
 
 
Сакыйн мәккяр мәкерендин,
Вә шәр әфкяр[945] фикерендин,
Җөда кыйлмайа зикреңдин[946], –
Мәкер-хәйлә идеп әз-дад[947].
 
 
Ки шәйтан бер шәкъи гази[948],
Дотар чөя чәнгяле пази[949];
Уласыз фәүзедин фази[950],
Сакыйнсаң табасән иршад[951].
 
 
Йөремә шухи нийәтдә[952],
Бәнемдик әшрар сохбәтдә,
Уласән таңда хәсрәтдә,
Эчең-тышың улып хөсран[953].
 
 
Чыкубән йөрмәгел илгә,
Вирүбән гомреңи йилгә,
Заляләти виреп дилгә[954],
Уласән таңда сән хөсран.
 
 
Һидайәт[955] әһледин улгыл,
Сәгъиди[956] әһледин улгыл.
Латыйф, пакь зәйледин[957] улгыл,
Тәмами күстәреп борһан[958].
 
 
Шәрафәтең шәр афәтә[959],
Кәмаләтең кәм аләтә[960],
Вирүбән ушбу халәтә,
Соңыйда калма дәр-тогъйан[961].
 
 
Шәйатиндыр хөседрани[962],
Йар, андин дотма йарани[963],
Катыңдан ку ба-зур ани,
Мәкам идеп аңа зиндан.
 
 
Көдүрәтең[964] ерак атгыл,
Мәляхәт мелхедин[965] татгыл,
Дилеңнең җанына катгыл,
Ки һәмчү дамәги сөбхан[966].
 
 
Күңелне югары дотма,
Шәйатин хален онытма,
Соңгы гъәм-гъөссалар йотма,
Улубән бәгъреңә бөрйан[967].
 
 
Чү хәшмиш (?) төхмедик[968] аша,
Юкары чикмәгел баша;
Хаша хөшек калган хаша[969],
Ки бәд тәрке белән[970], и җан!
 
 
Явыз эшне күрүбән хуб
Дилең[971] аздырма, и мәхбүб,
Яманлык төхмен икмә күп,
Аның төхме ирер гъисйан[972].
 
 
Яман сагыш алырса гъиш[973],
Орыр ниш[974] үз-үзенә хиш[975],
Йөзи саргайта бәд-әндиш[976],
Әмәлләр[977] асле мин-ниран[978].
 
 
Сакыйн туль[979] әмәлләрдин,
Зирә суэи[980] гамәлләрдин,
Хәрәм эшдер дәгъәлләрдин[981]
Сакыйн сән, әйләмә, и җан!
 
 
Ки шәйтан төзәйуб кямен[982],
Салып даменгә дамен[983],
Сакыйнгыл, тапмасын рамен[984],
Мәкер-хәйлә идубән ан.
 
 
Җәһеддә акызып әз-кан[985],
Атар аркаң үзә аркан,
Сакыйнгыл, дәшмәсен дәр-ан,
Ул аркан буйныңа гәрдан[986].
 
 
Бакып йәмин-шималеңә[987],
Бакыйбән үз җәмалеңә,
Ки гъөҗб әйләмә халеңә, –
Тәкәбберлек идеп бәр-дар[988].
 
 
Йитешсәң блүгъийәтдән[989],
Китүбән тофулийәтдән[990],
Хазз[991] алсаң шәбабийәтдән[992],
Йөремә мәст[993] улып, и йар!
 
 
Блүгълар, на-блүгьлар[994] да,
Ки сәндин һәм олугълар да
Кичеп китте рөҗугъ дарга[995],
Ки мәдһуш[996] ятмагыл, һушдар[997].
 
 
Нигәчә ятасән, йарукым[998],
Шәйатин төхме – бәд йир, ком,
Күзең ач, дөнйа күр: пөр ком[999],
Гъәкъим[1000] йилдә ула сәййар.
 
 
Һауага бакып, и рухи,
Йөремә бонда ба-шухи[1001].
Сәнеңдик бонда күп бу хи,
Хөсирүн[1002] ула күп гъәййар.
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган хуш йар,
Әгәр сәндә исә һушйар[1003],
Кил, итмә фигъл бәд бисйар[1004],
Вә иллә уласән дәр-хар[1005].
 
 
Һәм әшрар нарыдин[1006] качкын,
Бер очкын килсә дә ычкын,
Киләчәк, бозлы су сачкын,
Сәне көйдермәсен ул нар.
 
 
Әгәрчә уты суз[1007] улсын,
Бозылсын, ки та боз улсын,
Къәһәрә шәб вә руз[1008] улсын
Җәһәннәмдән мәгъә-л-әшрар.
 
 
Шәйатин җәһд итеп сезгә,
Итәр тәргъиб[1009] яман чизгә[1010].
Яманлык күстәреп күзгә,
Дәхи һәм күстәреп әдбар[1011].
 
 
Шәкъәуәт[1012] әйләмә һәргиз
Улубән фетнәләр әнгиз[1013];
Болардин идәсән пәрһиз[1014],
Әгәр гакыл улырса йар.
 
 
Мәхәббәт әһленең пише[1015],
Уласән бер сәгъид[1016] кеше, –
Тәрек әйлә гөнаһ эши,
Китүбән эзенчә әбрар[1017].
 
 
Олыга гыйззәт ит, хөрмәт,
Кечекләргә идеп шәфкъәт,
Ходадин уласән рәхмәт,
Кичерсәң бөйләдә әгъсар[1018].
 
 
Нәсыйхәт тыңлаган шабем[1019],
Сәнең чөн вәгъзидин бабем,
Итагъәтдә ул, әсхабем[1020],
Ки ташлап җөмлә-ил-әшрар[1021].
 
 
Йөремә мәст улып сөкран,
Егетлекдә гъәлят-т-тогъйан[1022],
Соңыда уласән хөсран[1023],
Килеп эш ахыры дишвар[1024].
 
 
Мәшәкъкать дөнйада улмыш,
Эчидә фетнәләр дулмыш,
Фәуаиддин[1025] улыбдыр тыш,
Вәләкин көн-бә-көн әзрар[1026].
 
742Хәбибәм – яратканым, сөеклем.
743Табибәм – дәвалаучым, савыктыручым.
744Җәмалең күрсәм иде – йөзеңне (чыраеңны) күрсәм иде.
745Кәлям – сүз, сөйләм.
746Җигәргүшем – бәгырем ите.
747Биңзәр – охшар.
748Тигрү – тикле, чаклы.
749Сәнең вәсъфың – синең сыйфатың, кыяфәтең.
750Сәлам бәгъдендә – сәлам соңында.
751Җәмалең, кәмалең – гүзәллегең, камиллегең.
752Бәгъдәссәлам – сәламнән соң, сәлам артыннан.
753Кәлям – сүз, сөйләм.
754Нәкъеш – гүзәл рәсем.
755Мәхбүбсән, нәкъешсән – сөеклесең, күркәмсең.
756Къәнда – кайда.
757Газиз – монда: кадерле, затлы.
758Вәсъфың – сыйфатың, билге-галәмәтләрең.
759Газиз – монда: изге, пакь кеше.
760Әһле тәмиз – пакьлек, сафлык иясе.
761Тәхкыйкъ – анык, ачык билгеле.
762Бөйлә – шулай, шул рәвешчә.
763Бәгъдә – соң, соңра, аннары.
764Накъеш (нәкыш) – бизәк, рәсем; монда: сурәт кебек нәфис.
765Фазыле – өстенлеге; асылы.
766Гъәфифә – саф, намуслы; гыйффәтле.
767Көн-бә-көн – көн саен.
768Ишедәнләр вәсъфыңлә хәйран ула – ишеткәннәр сыйфатыңа хәйран була.
769Әлеңә алмагыл – кулыңа алма.
770Бөрйан булу – янып көю.
771Күәрмен – көярмен.
772Бихәмдилля – Аллага мактау.
773Шәраиф – олылык, мәртәбә.
774Мөшариф булу – (күрү) бәхетенә ирешү.
775Заре әфгяр – зар белән җәрәхәтләнгән; зарланучы.
776Грифтар (герифтар) – дучар, тоткын.
777Шәмсе къәмәрдик дөхтәр – ай һәм кояш шикелле кыз.
778Шадыманга салу – шат итү, шатландыру.
779Гыйляҗы – чарасы, дәвасы.
780Сәлами җавидани миһербаный – иксез-чиксез, миһербанлы сәлам.
781Нәгяһан – кинәт, көтмәгәндә.
782Би-хәдд – чиксез.
783Дәмбәдәм – туктаусыз (сулыш саен).
784Мөкъәддәм – элек, әүвәл.
785Садр – күкрәк.
786Ойкы – йокы.
787Назин – назлы.
788Инанәсән – инанасың.
789Ләйли бәһарым – язгы кичен.
790Ләйли нәһарым – кич һәм көндезем.
791Ниһанда – серле, яшерен урында.
792Дәрд – хәсрәт, кайгы.
793Гъәриб булу – монда: чит күрелү, кимсетелү; хәсрәтле булу.
794Герифтар булдым – грифтар (дучар) булдым (хәсрәтеңә).
795Манәндә – охшаш; шикелле.
796Дәхи – тагын, янә.
797Сәна – мактау, алкыш.
798Ниһан – яшерен, аулак урын.
799Салауат – дога, теләк, мактау.
800Бәгъдендә – соңында, артында.
801Кәлям – сүз, сөйләм.
802Әлеңә – кулыңа.
803Һидайәт шәмсе – туры юлга күндерүче кояш; юл күрсәтүче кояш.
804Дөруд ула – мактау була.
805Би-хәд, би-гъәдд – чиксез, сансыз.
806Ифазә – игелек.
807Йәздан – Хода, Тәңре.
808Чәндан – әллә нихәтле, бик күп.
809Салауате-сафйат – саф игелек; ихлас дога.
810Тәгъәддөд улмайә имкян – санап чыгуы мөмкин булмас.
811Сахибе гъар – мәгарә иясе (мәгарәдәш).
812Җар-у-йар – якыннар һәм дуслар.
813Сахбе һәм алә – иярчен һәм нәселләренә (варисларына).
814Вә бәгъде – һәм моннан соң.
815Бәндәи әфкъәр – иң фәкыйрь бәндә.
816Әксәр – бик күп, күпләгән; монда: бигрәк тә (бәйле).
817Бөтебдер – языптыр; язгандыр.
818На-чар – чарасыз.
819Бабедин – баба: ишек; бүлек.
820Вәгъзый – вәгазьне.
821Хифзый – саклык; монда: хәтердә саклау.
822Дилистан – җаным, бәгърем.
823Гъәйзый – ачу (ачуны).
824Тәрек кыйлу – ташлау; монда: тыңламау.
825Күрисәр – күрер.
826Фәзыйхәт – хурлык; кадерсезлек.
827Зәляләт – адашу, хак юлдан язу.
828Сәгадәтне ала куйган – бәхетне алга куйган, алда тоткан.
829Һидайәт эчидә улган – тугрылык юлында булыр.
830Сөрүбән халь – хәл сөрү белән, ягъни яшәп, гомер итеп.
831Наҗи – котылган, ирекле.
832Һода – хак юл, дөреслек юлы.
833Раҗи – өметләнүче, үтенүче.
834Әзман – заманнар.
835Пошиман – үкенүче, тәүбә итүче («пәшиман» әйтелеше дә бар).
836Шәкъәуәт – бәхетсезлек, бәла-каза.
837Йилкәңә – җилкәңә.
838Хөшек калу – кибеп калу: уңышсыз калу, коры калу.
839Фәсадәт – бозыклык, азгынлык.
840Ләгъү-ләһү – буш сүз, мәгънәсез уен-көлке.
841Шәйатин – шайтаннар.
842Уда якма – утка якма.
843Әшрар – явыз, усал кеше.
844Яңа – яныңа.
845Таңа калу – таңга калу, гаҗәпкә калу.
846Сохбәт – сөйләшү, әңгәмә.
847Күстәрерләр – күрсәтерләр.
848Фәсадәт-лә идеп тогъйан – бозыклык белән баш күтәреп, бәреп чыгып.
849Шухлык – шуклык.
850Сәййар – ил гизүче; монда: хәрәкәт итүче.
851Сакыйн – саклан.
852Гъәддар – хыянәтче, икейөзле, хаин.
853Хәсълидә – теләгендә; монда: эстәү юлында.
854Җәһаләт – наданлык.
855Җәһед (җәһд) – тырышлык.
856Дота күр хәүфе риҗадан – ышанып кына ятудан хәвеф ит.
857Әз-фискъ-у-гъисйан – бозыклык һәм гөнаһ эшләрдән.
858Гъишйан – аңсыз; алданган (тормышка алданган).
859Әхйа итү – тергезү, җанландырып җибәрү.
860Әхфа – яшерен уй, сер.
861Рәсүли җан – пәйгамбәр юлындагы кеше.
862Зәмин-асман – җир-күк.
863Михән – михнәтләр, бәла-газаплар.
864Мәкъсудә – максатка.
865Әйкан – ап-ачык.
866Җәһел – наданлык.
867Һидайәтлек – тугры юлда булу.
868Тәхәйер – гаҗәпләнү, хәйран калу.
869Голүмең бабедин – гыйлемнәр ишегеннән.
870Кач кол – күпме кол, нихәтле кол.
871Лөкъмә – бер кабым ризык.
872Сәргәрдан – иза чигү, михнәттә йөрү.
873Къарилык – картлык.
874Буш-тәһи – буш, мәгънәсез.
875Бөйлә – шулай.
876Сөкран – исерек.
877Тәфахер – мактанчыклык; горурлык.
878Никъаб – пәрдә, йөз пәрдәсе.
879Би-әдәб – әдәпсез.
880Уламын дип мин-әс-сабйан – сабыйлардан булам дип.
881Хәсадәтдин фәрагъәт кыйл – көнчелектән азат бул.
882Гәрдан – муен.
883Рәушаны – яктысы, нуры.
884Ан – мизгел, вакыт.
885Әшрар – явызлык, усаллык.
886Мәйл әйләмә – күңел бирмә, күңел салма.
887Гъәбәс – нәтиҗәсез, файдасыз эш.
888Җәдаль – талаш, кычкырыш.
889Дили мал – күңел максаты.
890Ләгъү – буш, мәгънәсез сүзләр.
891Хәтәргяһ – куркыныч.
892Җайи – җайны (урынны).
893Пайи – аякны.
894Һушйар – тулы акыл, зирәк исәп.
895Бәд-бисйар – бик алама, бик начар.
896Гъөсран – кыенлык, кысынкылык.
897Бәр-шәйтан – шайтанга, шайтанга таба.
898Хәлаикъ – халык; кешеләр.
899Түңелмәслек – ваемсызлыкка бирелмәслек.
900Әлуан – төрле; күптөрле.
901Азгырубән – аздыру белән.
902Мәргъүб – теләүче, омтылучы.
903Мәхбүб – сөекле.
904Хөсран – адашу, юлдан язу.
905Әзман – заманнар.
906Ләһү-ләгъү – буш, юк-бар сүз.
907Чәндан – әллә нихәтле, күп.
908Баз – уен; баз әйләү – уйнау.
909Йил үзә – җилгә.
910Алдад – алданылган.
911Малайәгъни – мәгънәсез.
912Рузгяр – көннәр, вакыт, чор, дәвер.
913Бисйар – күп.
914Мөнкад – буйсынучан, тыңлаучан.
915И нури бәдрем – и тулган аем.
916Фәссад – азгын, бозык.
917Гыйбадати – гыйбадәтләрне.
918Фәсадати – бозыклыкларны.
919Гадати – гадәтләрне.
920Могътад – күнегелгән, гадәтләнгән.
921Фи-з-зәман – тиз арада, шунда ук.
922Фәүри – тиз, ашыгыч.
923Дәүри – дәверне.
924Җәүри – җәберне.
925Әфгалеңә әзрар – уй-гамәлләреңә зарарлар.
926Мәйли – мәелеңне, күңелеңне.
927Лөтъф зәйли – итәк-чабуың матур, ару; монда: әхлаклы, әдәпле.
928Дәр-вәйли – кайгыда, хәсрәттә.
929Пошиманлар (пәшиман) – үкенүчеләр, пошынучылар.
930Һәуа нәфсеңи тәрк ит – һавалы нәфесеңне ташла.
931Даминең – итәк-чабуың; монда: йөреш-торышың, гамәлең.
932Фасикълардин фиракъ – бозыклардан аеры (ерак).
933Мәккяр – мәкерлек эшләүче.
934Гъарәт итү – талап алу.
935Гъәддар – хыянәтче, икейөзле.
936Хәмкъәи гъинад – киребеткән, үҗәт, ахмаклар.
937Гъөдур – мәкерле; оятсыз.
938Гөфтегү – сүз сөйләү, әңгәмә.
939Җөстеҗү – эзләнү, казыну.
940Заляләтдә бә-иҗтиһад – бозыклыкта тырышлык белән.
941Рузие вакът гъәдл-ү-дад – вакыт бүләге ул гадел хөкем.
942Шәрәфкярең шәр әфкярә вирә күрмә бу рузгярә – бу заманда шәрәфле (данлыклы) эшләреңне явыз фикерләргә бирә күрмә (буйсындырма).
943Би-кәфкярә тәләфкярә кичермә гомреңи бәр-бад – кулыңдагы эшне әрәм итеп, гомереңне җилгә очырма.
944Җәмале гъәни итеп фәссад – йөз байлыгын бозыклык (чарасы) итеп.
945Шәр әфкяр – явыз фикерче.
946Зикреңдин – хәтереңнән.
947Әз-дад – хөкемнән, җәзадан.
948Шәкъи гази – рәхимсез клоун.
949Чәнгяле пази – карчыга тырнаклары шикелле.
950Уласыз фәүзедин фази – җиңүеннән котылучы булырсыз.
951Иршад – юнәлеш, тугры юл.
952Шухи нийәтдә – шуклык ниятендә.
953Хөсран – үкенеч-сагыш.
954Заляләти виреп дилгә – күңелне әшәкелеккә биреп.
955Һидайәт – туры юл.
956Сәгъиди – бәхетле, бәхетлеләр ише.
957Зәйл – итәк-чабу.
958Борһан – дәлил, үрнәк.
959Шәр афәтә – явыз, хәтәр эшләргә.
960Аләтә – чара, әмәл.
961Калма дәр-тогъйан – чамадан тыш азгын хәлдә калма.
962Хөседрани – көнчелек иясе.
963Йар, андин дотма йарани – дус, аны (шайтанны) үзеңә юлдаш итмә.
964Көдүрәт – кәефсезлек, кайгы.
965Мәляхәт мелхедин – матурлык, нәфислек тозыннан (тәменнән).
966Һәмчү дамәги сөбхан – шушы Ходай дөньясы шикелле.
967Бөрйан – яну, кыздырылу.
968Төхмедик – орлыгы шикелле.
969Хаша хөшек калган хаша – коры калган ботак чүп-чар ул.
970Бәд тәрке белән – ташланганлыгы белән начар.
971Дил – күңел.
972Гъисйан – бозыклык, гөнаһ.
973Гъиш – тормыш, яшәү.
974Ниш – сөңге.
975Хиш – туган, кардәш.
976Бәд-әндиш – начар уй.
977Әмәл – өмет, ышаныч.
978Ниран – ут, җәһәннәм.
979Туль – дәвамлы, чамасыз.
980Суэи – явыз ниятле.
981Дәгъәл – алдакчылык, хаинлек.
982Кям – теләк, омтылыш.
983Даменгә дамен – ау өстенә ау.
984Рам – буйсынучылар; монда: җаен, ибен.
985Әз-кан – каннан.
986Гәрдан – уралу, әйләнү.
987Бакып йәмин-шималеңә – карап көньяк һәм төньягыңа.
988Бәр-дар идеп – күтәрелеп; монда: масаеп.
989Блүгъийәт – үсеп җитү, балигъ булу.
990Тофулийәт – балалык, үсмерлек чоры.
991Хазз – өлеш.
992Шәбабийәт – егетлек.
993Мәст – исерек.
994Блүгълар, на-блүгълар – балигълар, балигъ булмаганнар.
995Рөҗугъ дар – кайту йорты (теге дөнья).
996Мәдһуш – истән язу хәле, аңсыз.
997Һушдар – акыл иясе.
998Йарукым (йарук) – нур, нурлым.
999Пөр ком – тулы ком.
1000Гъәкъим – кысыр, мәгънәсез.
1001Ба-шухи – шуклык белән.
1002Хөсирүн – югалтучы, зыян күрүче.
1003Һушйар – сәламәт акыл.
1004Бисйар – күп.
1005Дәр-хар – хур (булу).
1006Әшрар нарыдин – бозык эшләр утыннан.
1007Суз – көйдерерлек, көчле.
1008Шәб вә руз – төнен һәм көндез.
1009Тәргъиб – теләк уяту, котырту.
1010Чиз – әйбер.
1011Әдбар (идбар) – уңышсызлык.
1012Шәкъәуәт – бәла, начар эш.
1013Әнгиз – кузгату, ярсыту.
1014Пәрһиз – тыелу.
1015Пише – алдынгысы.
1016Сәгъид – уңыш, бәхет иясе.
1017Әбрар – изгеләр.
1018Әгъсар – гасырлар (күп вакыт).
1019Шаб – егет.
1020Әсхаб – дуслар.
1021Җөмлә-ил-әшрар – барлык начар эшләрне.
1022Гъәлят-т-тогъйан – фетнәдә, башбаштаклыкта.
1023Хөсран – хәсрәтле.
1024Дишвар – авыр, кыен.
1025Фәуаид – файдалар.
1026Әзрар – зарарлар.