Итил суы ака торур / Итиль река течет

Tekst
0
Recenzje
Przeczytaj fragment
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

V

Язгы йолык туен кешеләр кояш көткән кебек көтеп алалар иде. Бу көнгә һәркемнең яшерен уе-теләге була. Авырулар, явыз ияләргә йолык биреп, чирдән котылу, авырлылар – баладан, языклылар языктан котылу турында уйлап юаналар иде.

Йолык туеның кайчан буласы билгеле булгач та, катау кешеләрен күңелле бер күтәренкелек биләп алды. Кешеләр бу олы көнне тиешенчә каршылау, тиешенчә озатып җибәрү өчен җыена да башладылар: өлкәннәр йолыкка биреләсе терлек-туар турында, аш-су турында кайгырттылар, яшьләр көн-төн үзара бәйге тоттылар – ук аттылар, сөңге чөйделәр, төрлечә көчләрен сынаштылар.

Иртәгә туй була дигән көнне катау кешеләре мунча керделәр, баштанаяк таза киемнәрен киенделәр – кышкы чирләрдән, языклардан, кайгылардан арыну шуннан башланды. Аннары, артыш яндырып, өй эчендәге почмакларны, абзар-кураларны төтәсләделәр, көздән кереп калган явыз ияләрне куалап чыгардылар.

Икенче көнне барлык катау кешеләре – яше-карты, тазасы-чирлесе – башка көннәргә караганда иртәрәк тордылар. Кояш чыкмас борын ишекләр, капкалар ачылды. Олуг Чулман аръягыннан, су астыннан чыгып килгән кояшның беренче яктысын кешеләр, җиргә яланаяк баскан килеш, йөзләрен көнчыгышка төбәгән килеш, елмаеп-куанып каршыладылар. Ырудашлар бер-берсен яңа туган көн белән котладылар, бер-берсенә изге теләкләрен белдерделәр.

Кояш чыгу белән бер үк мәлдә дип әйтерлек, көндәлек тормыш башланганлыгын аңлатып, учакларга утлар ягылды, катауның барлык түбәләреннән күккә зәңгәр төтеннәр үрләде. Төтеннәрдән бераз гына соңарып, Басу-капка ягында да, Яр-капка ягында да быргылар уйнап җибәрде. Капкалар ягыннан килгән таныш көй тынарга да өлгермәде, катау өстендә икенче төрле тавышлар яңгырады. Басу-капкадан Яр-капкагача сузылган борма-сырма урамнан Чулман ягына – кояшка каршы атлылар төркеме бара иде.

Барлыгы алар унлап кеше иде. Барысы да алар акбүз атларга атланганнар, барысы да баштанаяк ак киемнәргә киенгәннәр иде. Аларның атларына чигүле япмалар ябылган иде. Атларның ялларына, койрыкларына, маңгай чәчләренә очлы тимер, җиз кисәкләре, бөркет каурыйлары, бүре тешләре белән аралаштырып, төрле төстәге тасмалар тагылган иде. Шулай ук җайдакларның үз киемнәре дә иске-москы чүпрәк, тимер-томыр, агач-сөяк ише нәрсәләр белән бизәлгән иде. Шунлыктан атлар да, кешеләр дә әкрен генә атлап барган уңайга чыңлаган, чылтыраган, шакылдаган тавышлар чыгаралар иде. Шушы шалтыр-шолтыр тавышларга әледән-әле дөңгер – барабан тавышлары кушыла иде.

Акбүз атларга атланган ак киемле төркемнән берничә адым алдарак, төрлечә кыланып, ихахайлап, җылап, тырнашып, юл буенча ниндидер карачкылар кыймылдый иде. Алар барысы да әшәке, сәләмә киемнәргә киенгәннәр, алар коточкыч ямьсезләр иде: берсенең авызы кыек, икенчесенең күзе сукыр, өченчесенең аягы аксак иде. Болар шулай төрлечә киендерелгән, битләренә, маңгайларына корым буялган явыз ияләр – албастылар, өрәкләр иде. Дөңгер, быргы тавышлары белән куркытып, артларыннан уклар атып, аларны Чулманга куалап алып баралар иде. Урамнарда, капка төпләрендә җыелышып торган кешеләр, бигрәк тә бала-чагалар, бу «албасты, өрәкләргә» таш, балчык кисәкләре ыргытып, каргыш сүзләре яудырып калалар иде.

Ак җайдаклар төркеменең башында озын саплы ал байрагын югары күтәреп, ыруның өлкән йолачысы Утташ кам бара иде. Ат койрыгы сыман озын, тар байракның уртасына Акбүре ыруының билгесе – ак бүре башы төшерелгән иде.

– Кайраккан! Кайраккан! Алас! Алас!13 – дип кычкырды Утташ кам.

Аның тавышы тынар-тынмас, арттагылар, бердәмләшеп, аның соңгы сүзен күтәреп алдылар, бөтен катауны яңгыратып: «Алас!» – дип кычкырдылар. Бераз җир тын гына баргач, дөңгер, быргы тавышлары тыну белән, Утташ кам яңадан башлады:

– Ырудашлар! Уяныгыз, көн тугды! Уяныгыз, йолык туе!

Аның артыннан тагын да яшьрәк, көррәк тавышлар:

– Алас! Алас! – дип кычкырдылар.

Шушы беренче төркемнәрдән соң бераз калышып, Басу-капка яныннан икенче бер җайдаклар төркеме кузгалды. Болары барлыгы унике кеше иде. Алар барысы да, яуга чыккан сыман, баштанаяк күн, тимер киемнәргә киенгәннәр, ук-җәя белән, сөңге белән коралланганнар иде. Аларның да атларына төрле тасмалар тагылган, аларның да иң алдагысы ыру байрагын күтәреп бара иде.

Кораллы ирләр күренү белән, урамдагы кешеләр капка, койма артларына качышып беттеләр. Шул ук мәлдә дип әйтерлек, коймаларга, капкаларга, берәр багана төбендәге ташка-нигә, йә булмаса, өй түбәләренә шап та шоп уклар килеп тия башлады. Бу изге уклар иде. Өенә, каралты-курасына изге ук тигән кеше үзен өлешле итеп, бер ел буена үзен чир-чордан, талаудан, кайгы-борчудан котылган итеп саный иде.

Менә сөрәнчеләр дә узып китте. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Ишекләр, капкалар яңадан ачылды. Капка төпләренә, урам якка байраклар чыгарып куйдылар; баганалардан баганаларга, өйләрдән өйләргә ыру тамгалары төшерелгән чүпрәкләр, агач, сөяк кисәкләре бәйләнгән баулар суздылар; ишек төпләренә, каралты-кураларга балаларны, карт-корыларны, терлек-туарны яман күзләрдән сакларга тиеш булган абаклар14, сарыганнар15 чыгарып утырттылар.

Еракта, йөрәкләрне җилкетеп, кам бабаның:

– Уяныгыз, көн тугды! Уяныгыз, йолык туе, – дигән сүзләре яңгырап торды.

VI

Кояш су астыннан чыгып бер-ике таяк күтәрелгәндә, сөрәнчеләр, Яр-капкага җитеп, кире борылдылар. Күрән би урдасы янында аксакаллар төркеме туктап калды. Би өендәгеләр дә быргы уйнап җибәрделәр, байракларын күтәрделәр. Капка сакчылары, каерып, имән капкаларны ачтылар. Капкада би углы Тотыш күренде.

Атасы кебек ул таза, эре сөякле иде. Тик аңа караганда ул буйга тәбәнәгрәк, иңбашка киңрәк иде. Борын асты әле аның яңа гына караеп килә иде. Бүгенге көндә караңгы чырайлы булу яман саналса да, аның алсу иреннәре кысылган, матур кара кашлары җыерылган иде. Җылый-җылый аның күз төпләре кызарып беткән иде. Ул кайгылы иде, ул ачулы иде, ул ярсулы иде. Сул кулына ул яшел төстәге язгы йолык байрагын тоткан, уң кулына үзенең сөеклесе Йолдыз-кашканы җитәкләгән иде. Бүген ул туй башчысы санала иде. Аксакаллар кебек ул да бүген баштанаяк актан киенгән иде. Биленә аның көмеш аеллы киң каеш буылган, муенына көмеш чылбыр белән ыруның сакчысы – кечкенә алтын бүре башы тагылган иде.

Яшь, чибәр җегет Йолдыз-кашка белән икәүләп капкадан чыкты да, тирә-якта җыелып өлгергән кешеләрнең берсенә дә карамыйча, төп юлга төште. Углы артыннан ук капкадан Күрән би чыкты, Койтым бикә, бинең башка хатыннары, балалары, туганнары чыкты. Ыру башы белән Койтым бикәгә урам яктагы сигез аксакал кушылды. Барысы да, үзләренең урыннарын белеп, би артыннан, аксакаллар артыннан иярә бардылар. Ясанган, бизәнгән, куанып елмайган кешеләр төркеме, көчле бер агым булып, урамнан Басу-капка ягына юнәлде.

Тотыш җитәкләгән яшь айгыр искиткеч матур иде. Ул уттай янып торган җирән төстә иде. Маңгаенда аның уч төбедәй генә ак табы – йолдызы бар. Аның күкрәге киң иде, нечкә, нык аяклары озын иде. Ялт-йолт килеп, очкынланып торган күзләре зур, матур иде. Атлаганда аның аяклары җиргә дә тими шикелле иде – биюче яшь кызлар кебек, ул шундый җиңел, шундый матур атлый иде. Бүген аны кыз куенына керәсе кияүдән дә болайрак төзәндергәннәр иде. Өстенә аның ука белән матур итеп каелган күк төстәге зур япма салганнар. Япманың чит-читләреннән көмешләнгән ал, кызыл, сары чуклар асылынып тора. Япма өстенә сырлап, бизәп эшләнгән кечкенә, җиңел генә ияр салынган иде. Яллары, койрыгы аның матур итеп таралган, бизәлгән иде.

Барлык кешенең күзе бары Йолдыз-кашкада гына булды. Алар, аңа сокланудан бигрәк, куркып, аптырап карадылар. Күрән бинең мактанычы, яшь Тотышның куанычы булган атаклы чаптарның бүген менә йолык туенда чалыначагына беркемнең дә ышанасы килмәде. Бу ничектер башка сыймый торган, аңлап булмый торган нәрсә булып тоелды. Тик шулай да бу турыда беркем дә ачыктан-ачык әйтергә батырчылык итмәде.

Тотыш белән янәшә атлаган Йолдыз-кашка Басу-капкага җитәргә йөз адым чамасы калгач, капка сакчылары, туйны каршылап, быргы уйнадылар, дөңгер кактылар. Шыгырдап авыр капкалар ачылды, аркан белән күтәртеп куелган күперләр төшә башлады. Кырлар-басулар иркенлеген тоеп, Йолдыз-кашка кинәт тынычсызлана башлады: башын югары күтәргән килеш, борын тишекләрен киереп, язгы җил белән басудан килгән исерткеч исләрне иснәде, бөтен катауны яңгыратып, күкрәк түреннән ургылып чыккан бер куанычлы тавыш белән кешнәп җибәрде. Дөп-дөп атлап күпердән чыкканда, ул чын-чынлап ярсый башлады: авызлыгын чәйнәде, әйдә чабабыз дигән сыман, йомшак иреннәре белән яшь җегетнең иңбашына төртеп-төртеп алды, тартылды, колакларын шомрайтты.

Сөекле чаптарын кызганудан Тотышның күзләренә яшьләр килде. «Әллә качабызмы икәүләп?» – диде ул, күңеленнән айгырга эндәшеп. Кем тота аларны монда? Кем куып җитәр аларны? Беркем дә! Качарга да китәргә күршеләргә, Биар иленә. Йә булмаса, урманга кереп яшеренергә. Яшәргә шунда Йолдыз-кашка белән үлгәнче бергәләп…

«Качыйк! Качыйк!» диде Йолдыз-кашка, юеш ирене белән аның битенә үрелеп. Әллә соң ул аны шулай үпмәкче булды микән? Озакламый үзенең Тәңре каршысына китәчәген аңлап, әллә шулай саубуллашырга теләде микән соң ул? Атлар, этләр, барлык терлекләр, киекләр ни буласын алдан белеп, аңлап торалар ди ич. Тик аларның әйтергә телләре генә юк.

 

Алар артыннан, ябырылып, аларның үкчәләренә басып, меңләгән кешеләр, атлар килде. Колак төбендә генә шаулаган, кычкырган, көлешкән тавышлар ишетелеп барды. Бизәнгән, шау-шулы, куанычлы кешеләр төркеме, сабадан сыгып чыгарылган әйрән төсле, Басу-капка аша, күпер аша киң яланга агылдылар да агылдылар.

VII

Күпердән чыгып, бер чакрым чамасы баргач, төркем сулга борылды, сөзәк сырт өстеннән түбән төшә башлады. Баштарак сирәк-мирәк куаклар арасыннан сузылган, ары таба куе урман арасына барып кергән иске киң юл кешеләрне озакламый зур гына аланга китереп чыгарды. Көньякка таба авышрак булган бу аланның як-ягында, сакчылар кебек булып, төз, биек чыршылар, каеннар, усаклар калкып утыра иде. Тирә-якта язгы кояш исе, яңа җир, яңа чирәм исе аңкый иде. Монда үзенә бертөрле җиңеллек, иркенлек сизелә иде.

Аланның тач уртасында ялгыз нарат, бу тирәдә бердәнбер нарат үсеп утыра иде. Якындагы чыршы-усаклар белән чагыштырганда, ул төз дә, биек тә түгел иде. Аның кәкре-бөкре кызгылт ботаклары ниндидер куллар сыман булып, бер-берсе белән аралашып беткән иде. Төптән ул бик юан иде, чатыр сыман җәелгән ябалдашы шундый киң иде, – яңгыр яуганда аның астына күпме генә кеше кереп утырса да, ул аларның барысын да сыйдыра алыр сыман иде. Кәүсәсенең җиргә якын төшенә аның җир астыннан, бүртеп-кабарып, көчле тамырлар килеп тоташа иде – җиргә нык берегеп утырганлыгы аның әллә каян күренеп тора иде. Бу искиткеч нык, юан наратны, карт, олы наратны әйтерсең бернинди җил-давыл да, бернинди күк күкрәүләр дә, җир тетрәүләр дә урыннарыннан кузгатырлык түгел иде.

Тик нишләптер бу наратның яшел ылысларында, кызгылт шома ботакларында, агарып, терлек сөякләре күренгәли иде. Язгы кояшта күзләрне чагылдырган, шомарып беткән шундый ук сөякләр, кыл-йон кисәкләре тирә-якта җир өстендә дә аунап ята иде. Яшел чирәм белән капланган җирнең битендә, зур-зур яралар булып, кара тап булып, иске учак эзләре, чокырлар, кара күмергә әйләнгән агач башлары күренә иде.

Куе урман эчендәге бу алан Акбүре ыруының көләүлеге иде, көләүлек уртасындагы ялгыз нарат Акбүре ыруының табына торган изге нараты иде. Монда йолык урыны иде. Ыруның барлык язгы-җәйге, көзге туйлары шушында уздырыла иде.

Уйнап-көлеп, җырлар җырлап, шау-шу килеп, кешеләр изге аланга җыела тордылар, өе-өе белән үзләренең ата-бабадан килгән билгеле урыннарына тарала тордылар. Атланып килгән, җигеп килгән атларны, туарып, тышаулап, утарга җибәрделәр. Арбаларны, изге нараттан билгеле бер ара калдырып, ялан уртасына боҗра сыман тезеп чыктылар. Ялгыз нарат боҗраның уртасында калды. Изге түгәрәккә керү-чыгу өчен ике якта ике капка калдырылды. Капкалар янына, катаудагы кебек, сакчылар куелды. Шунда ук байраклар кадалды. Изге түгәрәкнең эченә үзләре белән алып килгән сыннарны утыртып куйдылар. Арбадан арбага чуклы баулар эленде.

Коллар, чуралар арбалардан ачы бал, буза тулы чүлмәкләр, чапчаклар16 алдылар, төргәкләрне бушаттылар. Ирләр урманга утынга кереп киттеләр, хатыннар, иске урыннарга учаклар ягып, казан асарга тотындылар. Сугымчылар пычак кайрады, аксакаллар Утташ кам җитәкчелегендә изге түгәрәктә мәш килделәр.

Изге боҗра эчендәге учакларга ут кабынып, күккә зәңгәр төтен күтәрелү белән, аландагы шау-шу кинәт тынып калды. Кешеләр, эшләрен ташлап, арбалар янына җыелдылар. Алданрак өлгергәннәр арбаларга менеп басты, кайберләре атларга атланды, яшьләр, бала-чага агач башларына үрмәләде.

Менә җил-давыл чыккан сыман, кинәт кенә дөңгер каккан, һай-һулап кычкырган тавышлар яңгырап китте. Кешеләр, тыннарын кысып, меңләгән күзләр белән изге нарат ягына текәлделәр.

Йолык кылу башланганны белдергән тавыш – кинәт купкан шау-шу – шулай ук кинәт кенә тынып калды. Ыру башы Күрән би, атыннан төшмичә генә, ырудашларын быелгы яз белән, җылы кояш белән котлады, аннары, изге нарат ботаклары аша күккә карап, Тәңрегә үзенең теләкләрен юллады. Тәңредән ул быелгы язның, җәйнең Акбүре ыруы өчен игелекле булуын, чир-чорларның юкка чыгуын, терлек-туарның көрлеген, игеннәрнең уңуын, үз кешеләренең бай, көләч булуын теләде. Күрән бидән соң Утташ кам келәү әйтте. Ул Тәңрегә ырудашларының аерым-аерым ялынычларын юллады.

Шул чакны көнчыгыш капка ягында ниндидер шау-шу купты. Кешеләр барысы да шул якка борылып карадылар. Кылычларын баш өстендә селтәп, капкадан унике җәяүле ир йөгереп керде. Алар барысы да яшьләр, тазалар иде. Бик каты ярсыган-ачуланган шикелле кыланып, алар изге нарат янына йөгереп килделәр дә наратны бар яктан да уратып алдылар. Изге аланны яңгыратып, бөтенесе беравыздан «Алас! Алас!» дип кычкыра-кычкыра, алар күзгә күренмәгән явыз ияләрне кылыч белән туракларга тотындылар. Шуннан соң тиз генә кире чигенделәр. Чигенгәч, алар, киек эзәрлекләгән сыман, ярым иелеп, як-якка ялт-йолт каранып, наратны бер-ике кат әйләнеп чыктылар да искәрмәстән җиргә капландылар. Шул ук мәлдә, аларның баш өстеннән очып, каяндыр нарат төбенә ак каурыйлы уклар килеп төште. Шундый ук уклар, сызгырып, бер-берсенең юлын кисеп, баш өстеннән дә очып киттеләр. Бу укларны көнбатыш капкадан килеп кергән ирләр атты. Алар да бердәм тавыш белән, урман яңгыратып: «Алас! Алас!» – дип кычкырдылар.

Кылычлы, уклы ирләрдән соң изге түгәрәккә сөңгечеләр килеп керде. Сөңгечеләр айналарны кадый-кадый күздән югалырга да өлгермәделәр, ике як капкадан утчылар килеп кергәне күренде. Кулларына алар янып, төтәсләп торган артыш, миләш, юкә, шомырт агачлары тотканнар иде. Утлы агачларын кылыч сыман баш өстендә селтәп, сөңге белән кадаган сыман уңга-сулга төртеп-айкап, утчылар да изге түгәрәктә әйләнеп йөрделәр. Ул арада кылычлы, калканлы ирләр яңадан түгәрәк эченә килеп керделәр, яңадан күкрәк киереп кычкырып җибәрделәр. Аларны тагын укчылар, сөңгечеләр, утчылар алыштырды.

Шулай итеп, Әрлик ханның әшәке ялчыларын ике тапкыр турап атып, чәнчеп чыккач, үләксәләрен яндырып, төтен белән бергә күккә очыргач, изге нарат яны тулысынча арыкланып17 калды. Изге җиргә, арык җиргә, кулга-кул тотынышып, елмаеп, яшь, чибәр кызлар керде. Өсләренә алар төрле төстәге җиңел күлмәкләр кигәннәр иде. Муеннарына, тал бөреләреннән тезеп, сыргалар такканнар, чәчләренә, күлмәкләренә төрле төстәге чәчәкләр кадаганнар иде. Алар барысы да яланаяк иде. Бу яшь кызлар, ышану буенча, яз килүен белдерәләр иде.

Менә алар, боҗра булып, изге наратны әйләндереп алдылар да, күктәге Тәңрене, кояшны, җирдәге тереклекне мактап, җыр башлап җибәрделәр. Аларга бөтен алан кушылды. Йөзләрчә, меңнәрчә күкрәкләрдән чыккан куанычлы җыр тавышы шундый көчле булды – бөтен тирә-як, давыл чыккандагы сыман, күкрәп, гүләп торды.

 
…Ил-көн биргән Тәңребезгә
Атак18! Атак!
Җир-суларга, урманнарга
Атак! Атак!
Ил-көнемә, ыруыма –
Акбүрегә
Атак! Атак!
 

VIII

Күмәк җыр тавышы тынуга, колакларны тондырып, аланның төрле җирендә унлап быргы чинап җибәрде. Көнчыгыш капкадан Тотыш углан, җитәкләп, як-якка ыргылган Йолдыз-кашканы алып керде. Яшь кызлар өсләренә су сипкәндәй таралып беттеләр. Күрән би белән Койтым бикә дә читкәрәк тайпылды. Изге нарат янында бары тик Утташ кам да, аксакаллар гына торып калды.

Аксакаллар, йөзләре белән кояшка таба борылып, изге нарат ботаклары аша күккә карап, йолык келәве әйттеләр.

Күккә, куе булып, ургылып, аксыл-зәңгәр төтен күтәрелде. Яшь айгыр төтен эчендә күмелеп калды. Беразга тынып торган быргылар, дөңгерләр яңадан ярсып чинарга, дөпелдәргә тотындылар. Ул арада ирләр Йолдыз-кашканың алгы аякларына бәйләнгән арканны берьюлы тартып җибәрделәр. Йолдыз-кашка гөрселдәп җиргә ауды. Тик дөңгер, быргы тавышлары арасында аның гөрселдәве дә, пошкыруы, мышнавы, гыжлавы да беркемгә ишетелмәде – җирдәге кешеләргә дә, күктәге ияләргә дә ишетелмәде.

Атны тунадылар. Сөякләренә пычак йөзе тидермичә, итен иткә, сөяген сөяккә аердылар. Итне тигез итеп ыруның барлык өйләренә өләштеләр. Үзләренә тигән кисәкләрне сак кына тотып, пешекчеләр үз учакларына ашыктылар. Алар аны, тимер шешкә кидереп, утта кыздырачаклар, аннары үз өйләрендәге барлык кешеләргә бүлгәләп, таратып чыгачаклар. Изге аланга килгән бер генә кеше дә йолык итеннән авыз итми калмаячак.

Йолык кылынган Йолдыз-кашканы итеннән-тиресеннән, эчәк-бавырыннан арындыргач, шәрә сөлтәрне ипләп кенә аягына бастырдылар, ычкынырга гына торган сөякләрен бер-берсенә бәйләп куйдылар. Шуннан соң тирене яңадан сөлтәргә кидерделәр, эченә коры ут-үлән тутырдылар. Тирене тектеләр, атның башыннан, биленнән нечкә кыл-аркан белән нарат ботакларына тарттырып куйдылар. Шулай итеп, Йолдыз-кашка яңадан элекке төсенә керде, бары тик аның күзләре генә сүнеп калган иде дә, торышында элеккечә тереклек, омтылыш, кайнарлык кына сизелми иде.

Бу эшләрнең барысын да аксакаллар башкарды. Алар үзара берни сөйләшмәделәр, бер-берсенә берәр нәрсә әйтергә кирәк булса, бары ымлап кына күрсәттеләр. Алар бик тиз, бик җитез кыландылар. Утташ кам, читтәге явыз ияләрне куркытып, бертуктаусыз аксакаллар тирәсендә йөренеп торды, дөңгер какты, кычкырды, әле уңга, әле сулга карап, әле кинәт артына борылып, бары үзенә генә күренгән явыз ияләргә каргышлар яудырды.

Йолдыз-кашкадан соң ике карт үгезне, аннары унлап тәкәне чалдылар. Аларны да шулай ук тунадылар, итен, эчен алдылар, сөлтәрләренә тиреләрен кидереп, тегеп куйдылар. Тик аларның карачкыларын барысын да нарат төбенә түгел, аланның төрле почмакларына утыртып чыктылар. Йолдыз-кашка янына бары бер үгез дә бер тәкә карачкысы гына куелды.

Күч – гаилә, өй.

Күп тә үтмәде, дөрләп янган учакларда итләр пешеп чыкты. Кисмәкләр, чүлмәкләр ачылды. Кояш яктысында балкып яткан киң аланда күңелле шау-шу әз генә дә тукталып тормады.

Ит исе, кан исе сизеп, түбә өстендә болыттай булып каргалар, козгыннар очып йөрде, якында гына, агачлар арасында, күзләрен уттай яндырып, тешләрен ыржайтып, ач бүреләр посып яттылар.

Язгы кояш кичкә авышу белән, тамаклары карлыгып беткән кешеләр кайтырга җыена башладылар. Коллар, чуралар тышаулы атларны алып килделәр, җигеләсен җиктеләр, иярлисен иярләделәр. Байракларның, сыннарның беришен монда калдырдылар, беришен үзләре белән алдылар.

Кайтканда да ыру башы үзенең йөз кешелек күче белән иң алдан кузгалды. Башкалар әкренләп-әкренләп алар артыннан иярә бардылар.

Сырт өстенә менеп, туры катауга илтә торган ачык юлга чыккач, Күрән би, үзенең өлкән хатынын алдан җибәреп, үзе читкә чыкты, арттарак калды. Юл читендә туктап торган килеш, ул кешеләрне күздән кичерде.

– Тотыш юк, – диде Күрән би, Койтым бикәне куып җитеп. – Төштән соң мин аны күрмәдем. Истән чыккан.

– Мин күрдем, – диде бикә, пышылдап. – Ул өйгә кайтып китте. Аягыма су үтте, туңам, диде.

– Туңгандыр! – диде би.

– Аңа да ачуланып булмый инде, – диде ана кеше, улын яклап.

– Ярар, бетте! Әйттем исә кайттым! Шайтан колагы саңгырау булсын! – диде би, ачулы пышылдап.

– Аларның күзләре дә бар шул, – диде Койтым бикә.

– Капка каравылчысын үзең җайларсың. Мин берни белмим! – диде би, кырт кисеп.

Атасы белән анасы үзе турында шулай борчылып кайтканда, Тотыш изге алан янындагы тәбәнәк чыршы астында утыра иде. Яу чабарга җыенган ир кебек, кулына ул алдан монда яшереп куелган сөңгесен, калканын тоткан иде. Шунда ук агулы уклар белән тулы ике садак, җәя ята иде. Башына ул тимер алпак, өстенә күбә кигән иде. Ул чыннан да монда орышка дип килгән иде. Түземсезлек белән ул кешеләрнең тизрәк изге аланнан китеп бетүләрен көтә иде.

13Кайраккан! Кайраккан! Алас! Алас! – монда: изге ияләрне олылап эндәшү сүзләре.
14Абак – пот, сын.
15Сарыган – шул ук «абак»ның бер төре.
16Чапчак – агач кисмәкнең (мичкәнең) бер төре.
17Арыклану – сафлану, тазару.
18Атак – дан.