Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Попечитель аны аягөсте каршы алды һәм кырыс кыяфәт белән күздән кичерде.

– Сәламәтлегегез ничек, профессор әфәнде? – дип сорап куйды.

– Бүген бераз яхшырган төсле, галиҗәнап.

– Лобачевский әфәнде, сезнең җитәкчелектә салынган зиннәтле биналарны карап йөргәндә, мин ифрат зур тәэссорат алдым, – дип, Магницкий вәкарь белән сөйләргә кереште. – Әмма бүгенге лекциягездән алай канәгать кала алмадым. Сез, профессор башыгыз белән, Аллаһы Тәгалә сүзенә каршы килә торган фикерләр әйтергә җөрьәт итәсез. Мин сезгә, Лобачевский әфәнде, дустыгыз Симоновның лекцияләрен тыңларга киңәш бирер идем. Астрономия белән шөгыльләнүче галимнәребез арасыннан беренче буларак профессор Симонов ул фәнгә дөрес карый алды. Кайбер авторлар «Күк механикасы» ндагы сүзләрне кабатлау белән мавыгалар вә дөньяны мәңге көйләнеп куелган машина итеп күрсәтергә тырышалар. Ә профессор Симонов үзенең лекцияләрендә әнә шул гаять дәрәҗәдә зарарлы фикерне тамырыннан йолка. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки андый зарарлы фикер нигезендә яңа философик системалар барлыкка килә, материализмга юл ачыла… Хәзер сез, Лобачевский әфәнде, ярамаган чаралар кулланып, мәшһүр математик исемен дәгъвалыйсыз. Киләчәктә күңелсезлекләргә дучар булсагыз, үзегезгә үпкәләгез, – дип кисәтте попечитель һәм күзенең агы белән Фукска текәлде. – Ә сез, ректор әфәнде, шушы көнгә кадәр профессорларыгызның, адъюнктларыгызның 1825–1826 уку елына хәзерләгән лекция конспектларын миңа тапшырганыгыз юк. Мондый йомшаклык күрсәтүегез өчен, әлбәттә, үкенергә туры киләчәк…

Шулвакыт бусагада җиз кыңгырау тоткан сторож Сатурн-Вәлид[93] күренде. Магницкий алдында элекке солдат үрә катты.

– Виноват, генерал әфәнде… Тәнәфескә звонокны ишетмәгәнсез дип килдем.

Попечитель, беркемгә борылып карамыйча, кызу атлап, аудиториядән чыгып китте. Шундый ук тизлек белән аның артыннан Фукс һәм Никольский чыктылар.

– Әфәнделәр, – диде Лобачевский, шәм кебек катып калган студентларга мөрәҗәгать итеп, – чыгарга мөмкин. Тәнәфестән соң дәвам итәрбез.

Ул салмак адымнар белән ишеккә юнәлде.

4

Университетта дәресләр тәмамлангач, Лобачевский шәһәргә йөрергә чыкты. Шунда ул Гостиный дворга, китап кибетенә сугылды. Аны яхшы белгән сатучы Егор Андреев прилавкага җәһәт кенә бер өем китап җәеп салды. Николай Иванович шуларны карарга кереште. Болар арасында өр-яңа китаплар да, шулай ук шактый тотылганнары да бар иде.

– Профессор әфәнде, менә монысы кирәкмиме? – дигәнгә әйләнеп караса, кибетче малай аңа зур гына бер китап сузып тора.

– «1784 ел, Санкт-Петербург»… Карап карыйк әле… «Лукиан Самосатский[94] әңгәмәләре». Өченче том. Грекчадан рус теленә Иоанн Сидоровский күчерде. «Аллалар сөйләшүе…»

Бераз караштыргач, Николай Иванович китапны прилавкага куярга җыенган иде, кинәт, 453 нче битне ачкач, аның йөзендә кызыксыну чаткысы кабынды.

– «Чын повестьлар»? Ни өчендер исемдә калмаган… Алам мин бу китапны.

Кайту азрак вакыт алды: яңа әсәр белән танышу теләге адымнарны тизләтергә мәҗбүр итте.

Ниһаять, ул үзенең яраткан креслосында, язу өстәле янында утыра. Симонов Бразилиядән алып кайткан сөяк пәке белән китапның битләрен кисеп укый башлагач, повестьтагы кыю фантазиягә бирелеп китеп, дөнья мәшәкатьләрен онытып җибәрде.

«…Күктә җиде көн вә җиде төн йөзгәч, сигезенче көнне без көчле нур чәчеп торучы, шар кебек түгәрәк ниндидер гаҗәеп зур җир күрдек. Якынлашып, тикшеренүләр алып барганда, безне иппогитлар – пәһлеван тилгәннәргә атланып йөрүче җан ияләре уратып алдылар. Ошбу иппогитларга үз җирләре тирәсендә очып йөрү, читтән килгәннәрне падишаһлары янына алып бару бурычы йөкләтелгән икән. Алар безне дә аңа китерделәр».

Көзге көн бер саплам җеп кебек: тиз үк караңгы да төшә башлады. Яктыдан күбрәк файдаланып калу өчен, Лобачевский креслоны тәрәзәгә якынрак китерде:

– «Ендимион патша, безне күрүгә, кигән киемебезгә карап: «Сез мосафирлар икәнсез, – диде. – Элиннармы?.. Күп еллар элек, үз дәүләтемдәге ярлы халыкларны җыеп, кешесез бер планетага күченергә теләгән идем. Кояшлылар падишаһы Фаефонит көнчелек аркасында безнең күченүебезгә комачаулык кылды. Без аның белән Инпомирликта очраштык. Ул вакытта аңа каршы торырлык көчебез юк иде, шул сәбәпле җиңелеп кире кайттык…»

Караңгылык тәмам куергач, Прасковья Александровна кабинетка авыр җиз шәмдәл алып керде.

– Улым, чәйне монда гына кертимме? – дип сорады ана. – Бүген генә кайнаткан варенье белән сыйлыйм әле үзеңне.

– Ә мин, әнием, борынгы грек язучысы Лукианның гаҗәеп кызыклы повестен алып кайттым, – диде Лобачевский, креслодан торып, әнисен аркасыннан сөеп. – Тыңларга телисезме?.. Утырыгыз… Бәлкем, Нижнийда торган чактагы кебек, үзегез укырсыз.

– Рәхмәт, улым! – Прасковья Александровнаның куанычы йөзенә чыкты. Куанмаслык та түгел шул: эш-эш дип, улы аның янында була да алмый бит.

Лобачевский әнисенә ягымлы итеп карап куйды, креслоны якынрак китерде, аннары ачык китапны кулына ук тоттырды.

– Менә шуннан укып алып китегез, әнием. Аңлашылмаган җире чыкса, үзем төшендерермен. Чәй качмас әле, ахырдан эчәрбез.

Прасковья Александровна шәмдәлне үзенә табарак тартты, саклык белән генә шәмнәрнең очларын яңартты да дулкынланудан бераз калтыраган тавыш белән укый башлады:

– «Байларның киеме йомшак пыяладан, ярлыларныкы исә бакырдан тукып эшләнгән. Ул планетада бакыр күп, шуннан, беркадәр су кушып, тукыма әзерлиләр…»

Әнисенең бераз көйли төшеп укуын Николай Иванович бик рәхәтләнеп, күзен йомып тыңлап утырды. Игътибарын башка нәрсә алмасын дисә, ул һәрвакыт шулай утыра иде. Шуңа күрә ул Алексейның килеп керүен дә, әниләре утырган кресло артына басып, китапка күз салуын да абайламый калды.

– «…Падишаһ сараенда мин янә бер могҗиза күрдем, – дип укуын дәвам итте Прасковья Александровна. – Сай гына кое шикелле урынга көзге куелган. Шуңа якын килсәң, безнең Җирдә сөйләшкәннәрне ишетеп була. Көзгесенә күз салсаң, барлык шәһәрләрне, халыкларны шундый ачык итеп күрәсең ки, әйтерсең лә шулар янында басып торасың инде. Мин үз илемне, ватандашларымны, таныш-белешләремне һәрвакыт күреп тордым. Алар да мине күреп торганнармы-юкмы икәнне генә әйтә алмыйм».

– Җыен тузга язмаган нәрсәләр!..

Николай Иванович энесенең карлыккан тавышын ишетүгә сискәнеп китте, утырган җиреннән сикереп торды.

– Тагын эчтеңме?

Алексей ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән:

– Яшәвеңнең максаты калмаса, тагын нинди юаныч бар, – дип мыгырданды.

Ул, шулай башын аска иеп, абыйсына күтәрелеп карамыйча гына басып тора, әледән-әле иңбашларын җыера. Моны күреп, аның аркасында фрагы җыерылган икән дә шуны рәтләргә тели икән, дип уйларга мөмкин иде. Елмаерга тырышып карады – анысы барып чыкмады: йөзе генә чытылды, эчкә баткан сул яңагында җыерчык хасил булды. Аягында көчкә басып тора иде, ахры.

Прасковья Александровна «уф!» дип куйды, кулындагы китабы төшеп китте.

– Алёша, – диде дә Лобачевский тотлыгып калды, аннары кискен адымнар белән энесе янына килеп, ике иңбашыннан кысып тотты. – Ташла бу гадәтеңне, кит шул сукно фабрикасыннан. Йөрмә безне хурлыкка калдырып.

– Нәрсә, абый, коткарыргамыни теләгең? – диде Алексей мыскыллы тавыш белән, сүзләрен көчкә әвәләп. – Мине коткарасыңмы, әллә фамилияңнеме? Исең китмәсен лә шул фамилиягә. Ярты Россия хәмер чөмерә, гамендә дә юк фамилиясе. Кайда да этлектән башканы очрата алмассың.

Ул, кызганнан-кыза барып, кемнәрнедер сүкте, аякларын көчкә өстерәп, бүлмә буйлап йөренде, күптән сүнгән трубкасын суыргалады, аны авызыннан алып, кыска мыегын тарткалап куйды.

Николай, әнисен авыр сүзләрдән сакларга теләгәндәй, аның креслосы яныннан китмәде. Алексейның тузынуын дәшми генә күзәтте. Бүлмә буйлап абына-сөртенә сөйләнеп йөрүче кеше аның күз алдына елак-мылак малай, кыюсыз гына гимназист, һәркемнән читләшүче студент, ахырда яшәүнең мәгънәсен табудан ваз кичкән, дөньядан гайрәте чиккән, юкка-барга да кабынып китүчән адъюнкт булып килеп басты… Нәтиҗәсе менә нинди!

Ләкин аның мондый хәлгә төшүенә абый кеше дә гаепле түгелме соң? Киләчәк турында азрак уйлап, бүгенге көнне кайгыртса, бөтен халыкка бәхет һәм шатлык китерергә хыялланып йөргәнче, үз туганы турында күбрәк кайгыртучанлык күрсәтсә, бәлки, энесе юлдан язмаган булыр иде?..

Тукта, энесе нәрсәләр сөйли соң әле? Аның уйларына җавап бирә түгелме?.. Кинәт Алексей трубкасын, көлен коярга теләп булса кирәк, камин рәшәткәсенә китереп сукты – трубка чәлпәрәмә килде, һәм ул аның кулында калган өлешен каминга ыргытты да зәһәр чәчүен дәвам итте:

– Безнең укымышлы туганнарыбыз яшәү шартларын үзгәртү турында баш ватмыйлар, үз-үзләрен канәгатьләндерү өчен генә хезмәт итәләр. Кабырчык эченә кереп яшеренгән әкәм-төкәм кебек, фәнгә бикләнәләр. Тормышны рәткә кертү турында баш ватканчы, астрономик өчпочмакны өйрәнү күңеллерәктер шул!..

 

Мондый сүзләргә Прасковья Александровна инде түзеп утыра алмады.

– Алексей, хәзер үк гафу үтен! – дип ярсынып кычкырды. – Юкса мин…

Урындык ауган тавыш кына аны туктатып калды. Алексей, урындыкны кабаланып торгыза-торгыза, уңайсызланып кына:

– Абый, гафу ит, әнием, Сез дә, – дип сөйләнде. – Онытылып киткәнмен… Абый, синең дәрәҗәгә җитү миңа юк инде ул. Беткән кеше мин. Дөньяның куанычын кулдан бер ычкындыргач, хәзер инде эләктереп булмый. Тирә-ягымда – караңгылык. Ни өчен яшәргә миңа… – Аның тавышы киселде, сулкылдап елап җибәрде.

Лобачевский, хәзер генә йокыдан уянып киткән төсле, бермәл акылын җыя алмый торды, аннан энесе янына барды да кочаклап алып креслога утыртты.

– Оныт син, Алёша, андый уйларны, – дип үгетләргә кереште. – Тынчу эчкелек караңгылыгыннан якты тормышка чык. Гомуми бәхет өчен, гомуми муллык өчен бал корты кебек тырыш хезмәт куй. Хакыйкатьнең нурлы киләчәгенә ышаныч багла. Шул чагында тормыш сулышы синең фикерләреңне алга юнәлтер.

Николайның дәртләнеп сөйләве Алексейга нык тәэсир итте: бер мәлгә аның йөзе тынычланып, күзләре нурланып киткән төсле булды.

– Рәхмәт, абый, – диде ул акрын гына тавыш белән. – Әнием, укуыгызны бүлдерүем өчен гафу итегез, башка комачауламам!..

Ләкин укуны дәвам иттерергә туры килмәде: ачык ишектән Хәлфин күренде. Аның өстендә зәңгәр постаудан тегелгән күтәрмә якалы профессор сюртугы, муенында – ап-ак атлас шарф.

– Зинһар, кузгалмагыз, хөрмәтлеләрем! – дип, кулын күтәрде Хәлфин. – Күреп кенә чыгыйм дигән идем…

– Бу нәрсә сөйләвегез, Ибраһим Исхакович, мине үпкәләтәсегез киләме, – диде Прасковья Александровна, тиз генә креслосыннан торып, һәм кунак белән кул биреп күреште. – Чәем әзер, яңа кайнаткан вареньем бар.

– Бәхәсләшергә туры килми, кунак – хуҗаның ишәге, – диде Хәлфин, елмаеп.

Кабинеттан чыгып барганда, Прасковья Александровна:

– Миннән башка укымагыз тагы, – дип шаяртып алды.

Хәлфингә бу кызык тоелды.

– Кая, күрсәтегез әле, нәрсә укый идегез? – диде ул.

Николай Иванович, аңа китапны сузып:

– Лукианның «Чын повестьлар» ы, – диде. – Эчтәлеге әкияттәге кебек гаҗәеп булса да ышандыра торган. Менә монда, кереш сүзендә, һәммәсе әйтелгән:

– «Игътибар илә озаклап укыган вә уйланган тәкъдирдә, мигә зирәклек, фикергә ялкын биреп, киләчәк хезмәтләргә сәләт, кодрәт өстәячәк… – дип укып китте Хәлфин. – Тасвир кылынмыш повестьлар үзләренең башлангычын бәгъзе борынгы шагыйрьләрнең, хикәячеләрнең һәм философларның безгә мирас итеп калдырган гаҗәеп вә гүзәл әсәрләреннән алынмыш…»

Шунда җиткәч, Хәлфин, укудан туктап, китапны хуҗасына сузды.

– Лукиан Самосатский турында гәрчә ишеткәнем булса да, әсәрләрен укырга туры килгәне юк әле, – диде. – Нәрсәләр яза?

– Ул, үзенең кыю иптәшләре белән корабта җиде тәүлек буена күкне гизгәннән соң, сигезенче көнне пространствода асылынып торган зур гына бер түгәрәк ялтыравык утрауга туктала. Шуннан торып безнең Җир шарын – диңгезләрне, елгаларны, тауларны, урманнарны, кырмыска оясына охшаган шәһәрләрне күрә. Монда кыю хыял да, киләчәк фәнни ачышлар турында алдан күреп фикер йөртү дә, кешенең кодрәтенә чиксез ышану да бер үк дәрәҗәдә чагыла.

Лукиан китабы хакында әңгәмә дәвам итте; Лобачевскийлар кунакларын ашау-эчү бүлмәсенә алып керделәр. Анда инде бәйрәмчә ялтыратылган зур җиз самовар күңелле генә җырлап утыра иде.

Прасковья Александровна, стаканга чәй агызып, аны кунакка сузды, сохари һәм клиндер тулы бизәкле фарфор савытны, варенье салынган пыяла вазаны аңа якынрак этәрде.

– Нигъмәттән авыз итегез, Ибраһим Исхакович!.. Сливадан бүген иртән кайнаткан вареньем, җитешегез әле, – дип кыстады.

– Җитешәбез, Прасковья Александровна! – диде Хәлфин, тагын да ныграк ачылып китеп. – Тәмле чәйләр эчә-эчә ләззәтле әңгәмә алып барудан да, иртәгәсе көн белән яшәүдән дә зуррак тагын нинди хозур булырга мөмкин?.. Миңа калса, киләчәккә олуг өмет баглап Лукиан ялгышмаган. Сез ничек уйлыйсыз?

– Әлбәттә, дөрес фикер йөртә, – дип җавап бирде Лобачевскийларның өлкәне. – Бал корты белән кырмыска шундый гаҗәеп эшләр кылганда, иң өстен, иң камил җан иясе булган Кеше, табигатьнең тирән серләрен белеп, искиткеч могҗизалар тудыра алмас микәнни? – Чак кына дәшми торганнан соң, ул янә бер чагыштыру китерде: – Диңгезләрне Кеше ни рәвешле җиңгән – башта ишкәкле судноларда йөзгән, тора-бара тәгәрмәчле пароход уйлап чыгарган. Киләчәктә ул, һичшиксез, күкләрне дә гизәчәк, Галәм киңлекләрен айкыячак…

– Шулай ук булыр дисеңме?! – Прасковья Александровна кулларын чәбәкләп куйды.

Алексей да сүзсез калмады:

– Тик менә кешеләр җир йөзендә кайгы-михнәтне, явызлыкны бетерә алырлар микән? Дөньяда яшәүне татлы бер нәрсәгә әйләндерә алырлармы икән?

– Әлбәттә, шулай булыр. Кешелек дөньясының киләчәген мин башкача итеп күз алдына китерә дә алмыйм, – диде Николай Иванович, стаканына варенье салып. – Дөрес, бу хыялларны гамәлгә ашырганчы, әле уннарча, ә бәлкем, йөзләрчә ел үтәр. Башта барча кешеләрнең бер гомуми фикер, бер гомуми теләк белән янулары кирәк. Дөньяда яшәү шул чагында рәхәткә, ләззәткә әйләнер, шул чагында кешеләрнең күзләре ачылыр, һәм алар яшәүне күңелле, ямьле итү өчен бергәләп тырышырга, хезмәт күрсәтергә тиеш икәнлекләренә төшенерләр. Хезмәт үзе чын-чыннан ләззәткә әверелер.

– Әмма, Николай, синең кебек хыялыйлар гына шулай уйлый бит, – диде Алексей һәм йөзен чытып көлемсерәп куйды. – Андый нәрсәләр тормышка ашканчы Җир үзе дә яшәүдән туктар. – Ул, өстәл яныннан торып, бүлмә буйлап йөренә башлады. – Минем төсле ялкаулар скептицизмны тикмәгә тудырган дисеңме? Табигатьнең серле көчен авызлыклый алмаячакбыз – моның өчен кодрәт кирәк, ә бездә ул юк… Җәмгыятьтә алтын мәңге алтын булып калыр, кешеләр ул алтыннан сын коеп, шуңа һаман табыначак.

– Син, Алексей, бүгенге көн белән генә яшисең, – диде абыйсы, башын чайкап. – Чорыбыздан өскә күтәрелеп, чикләнмәгән киләчәккә күз салмыйсың. Ярый, Галәмнең бер мыскалын гына тәшкил иткән планетабыз шартласын яки боз белән каплансын дип фараз итик. Аның белән бергә Галәм дә бетәрме? Ә кешеләр мәңге шулай Җиргә бәйле килеш яшәрләрмени?..

Шулвакыт алгы якта аяк тавышлары ишетелде. Гадәттәгечә елмаеп, бөтен дөньясыннан канәгать булып, Симонов килеп керде. Кулында – Лобачевскийның кулъязмасы салынган зәңгәр папка. Ирләргә ерактан күз генә төшереп алды да Прасковья Александровна янына килде:

– Кунаклар кабул итәсезме?

– Итәбез! – диде хуҗа ханым, елмаеп, һәм Симоновның ап-ак кулын кысты. – Ниһаять, килергә уйладыңмыни? Чит илләрдә йөреп кайтканнан бирле бусагамны узганың юк иде. Мин инде сине бик борын чөя башлагансың дип тора идем.

– Прасковья Александровна, анакай гынам, иске дусларны ташларга буламыни!

– Шулай дисәң генә! Өстәл янына рәхим ит… Менә бирегә… Чәйне куе эчәсең бит әле син…

Симонов башкалар белән күрешеп чыкты да Прасковья Александровна янына килеп утырды. Өстәлдә яткан китапка күзе төшеп, аны актарырга кереште.

Хәлфин, урыныннан кузгалып:

– Мин китим, – диде. – Бер генә минутка дип кергән идем, сәгатьтән артык утырдым. Сый-хөрмәтегез өчен бик зур рәхмәт, Прасковья Александровна! Сау булыгыз!

Лобачевский аны болдырга кадәр озата чыкты. Урам фонарьлары тонык кына яктырталар иде. Кайдадыр, тигезле-тигезсез урам ташларыннан дыңгырдый-дыңгырдый, бер арба бара. Шәһәр өстенә, зәңгәр күк гөмбәзен чуарлап, нурлы йолдызлар калыккан.

– Күрегез, әнә ничаклы кояш! – диде Лобачевский, кулы белән йолдызларга ишарә ясап. – Ул кояшлар тирәсендә безнең планета шикелле үк бәләкәй генә шарлар әйләнә. Аларны хәтта күрә дә алмыйбыз. Гомумән, без иксез-чиксез Галәмнең ифрат кечкенә өлешен генә беләбез әле… Ә бит дөнья пространствосында нинди генә формалар юктыр! Шуны уйлыйм да хәйран калам. Кешенең акылы, белеме ахыр чиктә барыбер табигатьнең ул серләренә үтеп керер, шул чагында без Галәмгә аяк басарбыз.

– Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, яңа геометриягә таянып, әлбәттә, хәл итәрбез, – дип, сүзне күңелле генә очлап куйды Хәлфин.

Дустының хуплавыннан Лобачевскийның хәтеренә кулъязмасы килеп төште, һәм ул, тиз генә саубуллашып, өйгә керде.

Прасковья Александровна белән сөйләшә-сөйләшә, Симонов әле һаман Лукиан китабын актара иде. Алексей каядыр киткән.

Лобачевский Симонов янына килеп утырды, калтыранган кулы белән зәңгәр папкага орынды. Бераз шулай дәшми торгач, әкрен генә тавыш белән:

– Ну, Ваня, минем эшләр ничегрәк… – дип сүз башлады да әнисенә карап куйды: – Әнием, кызыклы әңгәмәгезне бүлдем, ачуланмагыз инде.

– Ни сөйлисең, Николай! – Ана җәһәт кенә урыныннан торды. – Самоварны яңартырга бик вакыт. Әйтим әле…

– Кабат-кабат укыдым, бик нык уйландым, – дип ашыкмыйча гына сүзгә кереште Симонов, Прасковья Александровна чыгып киткәч. – Николя, синең болай яңача, «өчпочмакның эчке почмаклары суммасы 180° тан кимрәк» дип фараз итүең көтелмәгән нәтиҗәләрне – без куллана торган геометриядән башка геометрияне китереп чыгара. Син аны, үзеңә калса, оста гына үстерәсең. Фарази геометрияңдә берәр төрле логик каршылык, эзлексезлек таба алмадым. Син бу очракта гаҗәп дәрәҗәдә хәйләкәр эш кылгансың…

– Хәйләкәр эш?! – Лобачевский кашларын җыерды.

– Хәтереңдәдер, синең профессор булгач укыган беренче лекцияң хөрмәтенә чәй мәҗлесенә җыелгач, геометриянең нигезенә салынган фараз итүләрнең асылы, кайдан килеп чыгуы хакында бәхәс купкан иде, – дип, Симонов, дустының сагаеп калуын абайламыйча, сүзен дәвам итте. – Шул чакта шахмат уйнап утырган җиреннән Пётр Сергеевич «әгәр без ат фигурасын Г хәрефе ясап сикертмичә бүтәнчә йөртсәк, аның гына түгел, шахмат уенының бөтен системасын үзгәрткән булыр идек» диде дә нәтиҗә ясады: геометриядә дә шундый ук хәл…

Лобачевский, эчтән тынып, кулъязмага карап утырды.

– Димәк, Кондырев дөрес әйткән булып чыга, – Симонов портсигарын шартлатып япты, папирос кабызды. – Син, Николя, үзлегеңнән яңа postulatum уйлап чыгаргансың да, шуңа нигезләп, бөтенләй башка нәтиҗәләр, теоремалар китереп чыгаргансың. Сүз дә юк, бу – өр-яңа, гаҗәп дәрәҗәдә кызыклы математик дөнья. Ләкин моңа ышанып булмый… Ничек дип әйтим икән?.. Синең болай фараз кылуыңны ниндидер бер эчке тойгы кабул итми. Шуңа да карамастан, фикерләрне синең кебек оста очлап чыгар өчен, искиткеч кыюлык кирәк!..

Тирән тынлык урнашты. Шулвакыт килеп кергән Прасковья Александровна, дуслар арасындагы әңгәмәнең киеренкелеген сизеп, кире чигенде дә әкрен генә ишекне ябып куйды.

– Ләкин бит моның буш сүз уйнату гына булып калуы бик ихтимал! Синең геометрияң табигатьтә үзенең чагылышын табамы-юкмы икәнлеген беркем исбат итә алмый, шулай ук аннан файдаланырга да мөмкин түгел. Бу турыда үзең үк әйтергә мәҗбүр булгансың бит. Өстәвенә яңа геометрияң көндәлек тәҗрибәгә, хакыйкатькә каршы килә. Дөресен генә әйткәндә, минем башыма сыймый бу нәрсә, – диде Симонов, кызганнан-кыза барып. – Николя, син бит менә дигән натуралист. Ә бу очракта син, табигатькә хыянәт итеп, метафизикларның мәгънәсез фәлсәфәсенә юлыккансың. Геометрия безгә буйсынмый ул.

Лобачевский дерт итеп кабынып куйды – Симонов алдында яткан кулъязмасын тартып алырга теләгән иде дә тыелып калды. Аның нинди киеренке хәлдә булуын калтыраган бармаклары ачык сиздерә, ләкин Симонов моны күрмәде, аның күзләре кулындагы сигарага төбәлгән иде.

– Магистр чагында син бит үзең үк акыл сатуга каршы идең, – диде ул, төтен боҗрасы чыгарып. – Нәрсә булды соң сиңа? Фикереңне дәлилләп бирсәңче! Фәлсәфәңне читкә куеп торып, фактларыңны күрсәт, фактларыңны!

Лобачевский җавап бирергә бик үк ашыкмады, форточканы ачып килде. Шуннан соң гына, җан газабын җиңеп, көчкә-көчкә җавабын әвәләде:

– Фактлар юк. Хәзергә юк әле. Киләчәктә булыр, әлбәттә…

– Менә ничек, – диде Симонов, түшәмгә тагын бер төтен алкасы җибәреп. Ул инде тәмам тынычланып җиткән иде. – Алайса, нык таянычлы нигезләрне юкка чыгарып, син тәкъдим иткәннәрне кабул итәргә безне нәрсә мәҗбүр кыла соң? Башта тәҗрибә һәм күзәтүләр алып барырга кирәк, аннан инде…

– Тәҗрибә… Күзәтүләр… – Лобачевский үз-үзен тыя алмыйча торып басты. – Ләкин тәҗрибә, күзәтүләр алып бара башлаганчы, эшнең максаты, ягъни нәрсә исбат итәргә икәнлеген фараз кылу кирәк түгелмени? Моннан ике мең ел элек яшәгән Эратосфен[95], әле аңа кадәр үк «яссылык», «сфера» кебек геометрик төшенчәләр тумаган булса, Җирнең шар төсле түгәрәк булуын ачыклый һәм хәтта аның зурлыгын таба алыр идеме икән! Кыскасы, иксез-чиксез Галәмнең бик катлаулы физик пространствосын тирәнтен өйрәнүгә керешкәнче, бу пространствоның мөмкин булган барча геометрик формаларын, үзлекләрен белү шарт.

 

Симонов бирешергә теләмәде, сүз көрәштерүен дәвам иттерде:

– Ә безнең тойгыларыбыз, интуициябез? Евклид картның геометриясе дөрес икәнлекне күрсәтмиләрмени алар? Үз күзебезгә ышанырга тиешме без, әллә юкмы?

– Үз күзебезгә, дисең син… – Лобачевский гарьләнүен яшерергә теләмәде. – Үз күзебез ерактагы атны якындагы эттән дә кечкенәрәк итеп күрсәтә. Шулай булгач, үз күзебезгә бик ышанып бетәргә ярамый.

– Син чынлап сөйлисеңме, әллә шаяртасың гынамы?

– Шаяртырга гына калган ди! Евклид геометриясендә теләсә нинди өчпочмакның эчке почмаклары суммасы үзгәрешсез һәм ике туры почмакка тигез була дип фараз кылына икән, бу әле безнең пространство турындагы төшенчәбездән килеп чыккан зарури бер нәрсә түгел. Моның дөреслеген фәкать тәҗрибә юлы белән генә расларга мөмкин. Бу яктан караганда, Ваня, син, әлбәттә, хаклы. Минем бөтен фаҗигам дә шунда. Хакыйкатьне акылым белән яхшы тоям, ә менә тәҗрибә юлы белән исбатлый алмыйм. Бишенче постулатка капма-каршы буларак, үземчә фараз кылу белән үк инде мин пространствоны Евклидча аңлатудан баш тартырга мәҗбүр булдым, чөнки бу ике караш бер-берсе белән килешә алмыйлар.

– Нигә кирәк булгандыр сиңа Евклид пространствосыннан ваз кичәргә? – диде Симонов, иңнәрен җыерып. – Шулкадәр аңлаешлы, гимназиядә чакта ук миебезгә сеңде бит инде ул. Ике икең – дүрт кебек.

– Шулай тоела гына ул, – дип куйды Лобачевский алҗыган кыяфәт белән. – Евклид постулатында пространство ничек алына дисең? Һәркайда да бер үк төрле иксез-чиксез бушлык. Төпсез упкын.

– Бүгенгә кадәр табигать фәннәре пространствоны башкача аңлата алмый. Ньютон да бит…

– Беләм. Уйдырма гына ул! – дип, Лобачевский аның сүзен бүлде. – «Моннан 92 миллион миль ераклыктагы Кояш Җиргә турыдан-туры бушлык аша тәэсир итә, алар арасында берни юк» дигән фикергә мин һич кенә дә кушыла алмыйм, абсурд ул. Пыяла чатнаса, чыңламый башлый, – димәк, молекуляр хәрәкәтнең дулкыннары аз гына бушлыктан да уза алмыйлар…

Хәзер инде Лобачевский, бер урында басып кына тормыйча, эре-эре адымнар белән бүлмә буйлап йөренә, әледән-әле Симонов каршысына килеп, кулын болгый-болгый сөйли иде:

– Пространство ялгызы гына, үз эченә бикләнеп кенә яшәми. Ул хәрәкәттәге материя белән тыгыз бәйләнештә тора. Менә ни өчен без табигатьтәге кайсыбер көчләр кулланыштагы геометриягә, икенчеләре исә бөтенләй башка геометриягә буйсыналар дип уйлый алабыз. Әйе, әйе, төрле-төрле геометрияләр булырга мөмкин. Хәер, бу әле фараз кылу гына да булсын, моны раслар өчен ышанычлырак дәлилләр дә табарга кирәк булсын. Әмма хәрәкәтне дә, тизлекне дә, вакытны да, массаны да, хәтта әле ара һәм почмакларны да бер үк нәрсә – көч тудыра. Һәммәсе аңа бәйле, шунсыз…

– Тукта әле, тукта, Николя! – диде Симонов, аның фикерен тыңлап бетермичә. – Ярый әле ара һәм почмаклар турында хәтергә төшердең. Фикереңне дөрес аңлаган булсам, синең хыялыңдагы пространство Евклидныкыннан бигрәк тә бер үзенчәлеге белән аерылып тора. Бу – туры кисемтәсе белән почмак арасындагы мәгънәдәш бәйләнеш. Димәк, мондый нәрсә килеп чыга: өчпочмакның яклары ничаклы зуррак булса, аның почмаклар суммасы шулчаклы кечерәк була. Дөрес әйтәмме?

– Дөрес әйтәсең…

– Акылга сыймаслык нәрсә бит бу! – диде Симонов, ашыгып, Лобачевскийга сүзен дәвам итәргә дә ирек бирмичә. – Тигезләмәнең уң һәм сул яклары бер үк үлчәү берәмлегендә алынырга тиеш. Кулъязмаңда китерелгән төп тигезләмәң әнә шул принципка каршы килә, чөнки син анда пространстводагы һәр кисемтәне мәгълүм бер почмакка тиңлисең. Ә бит кисемтә озынлык берәмлеге сантиметр яки дюйм белән үлчәнә, почмак исә – әйләнәнең кисәге булган дуганың тулы әйләнәгә карата чагыштырмасы белән генә билгеләнә. Димәк, синең почмак белән кисемтәне бергә бәйләп эш итүең гайре табигый килеп чыга.

– Табигатьнең үзендә шундый килешсез, хәтта мәгънәсез бәйләнешләр юкмыни? – дип, Лобачевский сорау куйды һәм үзе үк җавап та бирде: – Бар бит. Әйтик, менә әйберләрнең үзара тарту көче аларның ара ераклыгы квадратына кире пропорциональ була: ара ераклыгы ике тапкыр артканда, көч дүрт тапкыр кими, өч тапкыр артканда, тугыз тапкыр кими… Ара ераклыгы нуль булганда, табигатьнең бу бөек законы мәгънәсезләнә. Зурмы-кечкенәме – ара булырга тиеш, тик шул чакта гына көч барлыкка килә. «Ераклык ничек итеп көч тудыра ала соң» дигән сорау туа. Бу – табигатьнең акылга сыймаслык хикмәтле сере. Тарту көче ара ераклыгына бәйле икән, ни өчен кисемтәләр һәм почмаклар үзара бәйләнештә була алмасын ди. Һәрхәлдә, каршылык бер үк төсле. Бер бәйләнешне без тәҗрибә юлы белән тапсак, икенчесен, күзәтүләр зәгыйфь булганда, фараз кылырга тиешбез, чөнки андый бәйләнешнең Галәмнең безгә күренмәгән киңлекләрендә яки гаять вак кисәкчекләре – атомнар дөньясында булуы ихтимал.

Лобачевский, сөйли-сөйли, бөтенләй онытылып китте һәм Симоновның юньләп тыңламыйча, төтен боҗралары белән мавыгып, көлемсерәп утыруын да сизмәде.

Ә Симонов:

– Син нәрсә, Фарази геометрияң киләчәктә кайчан да булса кулланылыр дип өметләнәсеңме әллә? – диде дә шаркылдап көлеп җибәрде. – Лукиан әкиятләрен тикмәгә укымыйсың икән!

Лобачевский гүя күзгә күренмәгән нәрсәгә килеп төртелде, бүлмәнең урта бер җирендә кисәк кенә тукталып калды. Сулышы кысылгандай, ул еш-еш тын ала, аның иреннәре дерелди иде.

– Җитте, – дип куйды ул, тавышын бик нык әкренәйтеп. Ләкин бу сүз авыз ерып утырган Симоновка кычкырып әйтүдән көчлерәк тәэсир итте. – Иске дустым булуга карамастан, син мине кимсетергә телисең, сүземә колак та салмыйча, гомерлек хезмәтемне аяк астына салып таптарга тырышасың. Лукиан әкиятләре дисеңме? Әйе шул, аның «Чын повестьлар» ында минем геометриямнең киләчәк тантанасы чагылып китә. Ә бүгенге көндә… бүгенге көндә мин синең кебекләргә төшендерә алмый җәфа чигәм. Минем гипотезам гәрчә тормышта кулланыш табып өлгермәсә дә, космоста ул, бәхәссез, яши. Мин дөньяны яңача күрә башладым, киләчәк белән эш итәм. Әмма бүгенге көнемдә авыр кимсетүләр ишетергә мәҗбүрмен…

Симонов үзе дә сизмәстән торып басты. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Ниһаять, Симонов телгә килде:

– Николя, – диде ул чак ишетелерлек тавыш белән, – кабатла әле соңгы сүзләреңне…

Лобачевский учы белән маңгаен сыпырып алды һәм талчыккан кыяфәт белән:

– Нәрсә әйткәнемне оныттым, – диде.

Ләкин алар, бер-берсенә сүзсез генә карашып торсалар да, ике арада төпсез упкын хасил булганлыгын – рухи яктан бернинди уртаклык калмаганын ачык аңладылар.

«Ничек болай килеп чыкты соң әле? – дип аяныч уйлады Лобачевский. – Университетта иң акыллы кеше иде, якын дустым иде. Югалттым бит, дустымны югалттым!..»

«Чын галим ич, – дип уйлады Симонов. – Ә үзенең сөйләгәне… Шундый галим кеше, менә дигән геометр авызыннан җыен тузга язмаганны ишетүе авыр. Янәсе, беркем хаклы түгел, ул гына хаклы. Каян башына килгән диген! Шуңар ышанамы икән? Юк, булмас. Әгәр дә чынлап та ышанса?..»

Симонов кыяр-кыймас кына:

– Син… – дип сүз башларга өлгермәде, ишек ачылып китеп, бусагада Прасковья Александровна күренде:

– Әйдәгез, чәйләп алыйк әле, самоварым ташый.

– Фани дөньяга кайтыйкмыни? – диде Симонов, җиңел сулап.

– Кайтсак кайтыйк, – дип җавап кайтарды Лобачевский.

Гәрчә элеккеге дуслыкны кире кайтарырга мөмкин булмаса да, бу авыр хәлдән котылырга алар икесе дә теләктәш иде.

93«Сатурн» дигән кушамат инвалид солдатның вазифасына бәйле рәвештә килеп чыга: ул звонок бирә – лекцияләрнең вакытын билгели. «Вәлид үзенең хезмәтен намус белән башкара иде, – дип яза шул чорда укыганнарның берсе. – Начальство звонокның кайчан бирелгәнен тикшерми, һәм аңа бераз вакытыннан алдарак та бирергә мөмкин иде. Тик аны ялынып та, акчага кызыктырып та андый эшкә күндерә алганыбызны хәтерләмим. Ул безнең белемле булуыбыз өчен тырыша һәм бер минутыбызны да бушка үткәрүебезне теләми иде».
94Безнең эраның икенче йөз башында Сириядә туган. Әсәрләрен грек телендә язган.
95Эратосфен – Җирнең зурлыгын беренче булып ачкан галим (математик, астроном, географ). Безнең эрадан 275–195 еллар элек яшәгән.