Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Хәлфин, таң атып җиткәнче үк, кулына шәм тотып, йокы бүлмәсенә кунагын уятырга керде.

– Николай Иванович, сәгать биш тулды. Чын балыкчылар юлдадыр инде, безгә дә кузгалсак ярар.

Лобачевский тиз генә торып утырды. Ишегалдыннан тавышлар ишетелә: анда кирәк-яракларны, азык-төлекне хәзерләү белән мәшгуль иделәр, күрәсең.

Хәлфин бер кулына ялт иткән җиз тас, икенчесенә шундый ук комган тотып керде дә җылы су белән кунагының битен-кулын юдырды. Ашау-эчү бүлмәсендә инде өстәл өстендә самовар җырлап утыра, мичтә чытырдап коры каен утыны яна – боз каткан тәрәзәләргә алсу шәүлә төшә. Җылы өйдә утырганда, тышта салкын кыш булуына да ышанасы килми иде.

Лобачевский, аннан-моннан гына капкалап, тизрәк юлга чыгарга теләде – аның күңелендә хәзер бернинди уйлану яки борчу да юк иде.

Алар, икесе дә аякларына җылы киез итекләр, өсләренә бәрән толыплар, башларына колакчын бүрекләр киеп, ишегалдына чыктылар. Болдырга чыгу белән, салкын битләрне чеметеп алды, тынны кысты. Лобачевский тирә-ягына күз салды. Төн буе буран котырмаган диярсең. Койма буйларына өелгән көртләр генә ул буранны хәтергә төшереп тора. Болдырдан капкага чаклы киң итеп юл ачылган.

Юлчылар җыенып беткәләгәнче, күк йөзе акрынлап яктыра да башлады. Хәзер инде тимер ишекле таш амбар да, бүрәнәдән өелгән абзарлар да, өсте ябулы кое да гүя берәм-берәм йокыдан уяндылар – караңгылык сөременнән алар калкынып килеп чыктылар. Ләкин боларның берсе дә Лобачевскийны гаҗәпләндермәде. Аны таңга калдырган нәрсә ачык капка алдында торучы «экипаж» булды. Озынчарак җиңел чанага… дүрт таза эт җигелгән иде. Алар тартылалар, йөгереп китмәкче булалар. Салих көчкә тыеп тора, сыйпаштыргалап тынычландыра иде.

Хәлфин чана тирәли «әйберләр төшеп калырлык түгелме, нык бәйләнгәнме» дип тикшереп йөрде. Этләр аңа сыена башладылар, түземсезләнеп шыңшыдылар. Алга җигелгән зур ак эт аякларын аның күкрәгенә үк куйды.

– Хәерле иртә, Акбай! – дип, хуҗасы аны башыннан сыйпады. – Хәзер кузгалабыз, дустым…

Кунакны җайлап утырткач, үзе килеп утырды да:

– Акбай, алга! – дип кычкырды.

Этләр, җилдереп алып, Кабан күленә таба киттеләр. Алар озын каешка пар-пар итеп бәйләнгәннәр иде. Юл таныш: Казанканың Иделгә койган җиренә тизрәк барып җитәргә кирәк, анда балык ашатачаклар…

Кар бураны туздырып, түшләре белән көрт ерып, этләр текә ярдан күлгә төштеләр. Кушканны да көтмичә, Акбай чананы Болакка өстерәде.

Тиздән Татар күпере, анда ыгы-зыгы килгән халык – мичкә белән су ташучылар, иртәнге базарга ашыгучы крестьяннар һәм шулай ук шәһәр халкы күренде. Этләр өчен, күрәсең, бу юл тансык иде, алар Болак бозы өстеннән дә очыртып кына бардылар. Кремль турысында Акбай үзе белеп Казанкага борылды.

Бозга туңган баржалар, пароходлар кышкы йокыга талган сыман күренәләр, аларның озын һәм төз мачталарында җил уйный иде.

Сулда, горизонт өстендә, кызыл сызык сызылды, алтынсу түгәрәк кояш кабынды, күзне чагылдыра башлады.

Бистәгә җиткәнче юл тигез барды: төнге буранда елга аркылы көртләр өймәгән. Таза-көр этләр бик теләп, ашкынып юырттылар.

– Бик күңелле икән болай баруы! – дип куйды моңа кадәр сөйләшми генә килгән Лобачевский. – Эскимослардан көнләшеп алдым әле. Очырталар гына бит! Әллә инде миңа да этләр асрый башларга?

Хәлфиннең йөзе яктырып китте.

– Мәшәкатьле нәрсә бит, – диде ул. – Өйрәтүе кыен. Минем Салих оста андый эшкә – ул өйрәтте. Безгә шул да җиткән бит, фәкать ешрак балыкка чыгарга гына кирәк.

– Бик рәхәтләнеп. Һәр якшәмбедә чыгарга мөмкин. – Лобачевский шулай да толып якасын күтәрде һәм бүреген батырып киде. – Бер өйрәнеп китсәм…

– Минем күптән чыккан юк, сагынып беттем инде, – дип, Хәлфин дустына таба борыла төште. – Кышын балык чиртәмени! Йоклый ул балык, ашарга да эзләми. Хәзер һәммәсе уянды. Алабугалар, судаклар көтә безне. Ачка интегеп беткәннәрдер, бичаралар. Мин нишләдем, кармак бавына кызыл чүпрәк бәйләп куйдым – хәзер алар, һичшиксез, кызыл канат дип алданачаклар. Сезнең кармакка да чүпрәк бәйләдем, кайгырмагыз.

– Рәхмәт, – диде Лобачевский. – Кәефем күтәрелеп китте әле… Балык тотмас борын…

Чәрелдәп кычкырган тавышка ул сискәнеп куйды. Яшь кенә татар хатыны, көянтәсен, чиләкләрен ташлап, читкә тайпылды. Аның артыннан суга килгән башка хатын-кызлар да йөгерешә башладылар. Акбай моны ошатмады, ырылдап алды. Ләкин суга дип килгән хатын-кызлар, тамашаның асылын аңлап, балыкчылар артыннан көлешеп калдылар. Лобачевский, елмаеп, аларны күзәтеп барды. Кама бүрекләр, билле туннар һәм бишмәтләр кигән ул хатыннар озын зифа буйлы булып күренделәр. Ап-ак, чигүле киез итекләр аеруча матурлык өсти, бәйрәмчә төс бирә иде.

Тиздән балыкчылар кечерәк кенә бер татар авылына – Бишбалтага килеп керделәр. Бу авыл үзенең урманнары белән мәшһүр. Мондагы халык борын-борыннан бөтен Идел буен ишкәкле җиңел суднолар белән тәэмин итеп торган. Пётр I тикмәгә генә биредә суднолар төзү өчен верфьләр кордырып җибәрмәгән. Шул чакта соң монда Каспий диңгезе һәм Балтыйк диңгезе флотларына бомбардир кораблары һәм канонир көймәләре дә, тизйөрешле фрегатлар да, сугышта җитез бриглар һәм люгерлар да, шулай ук транспорт һәм галиотлар да эшләнгән. Әле Пётр I заманында ук аркан һәм порох заводлары төзелгән, тире эшкәртү эше башлап җибәрелгән. Кораблар төзү өчен яраклы наратларны, кисеп, Адмиралтейство тирәли казылган тирән чокырларга салып «тозлаганнар».

Хәлфин үзенең этләрен гаять зур агач каралты янына туктатты. 1767 елда Екатерина Икенче Казанга утырып килгән галера – ишкәкле борынгы хәрби судно – шуның эчендә саклана икән. Этләр, телләрен чыгарып, кар өстенә яттылар.

– Ибраһим Исхакович, кереп карыйк әле, – диде Лобачевский, чанадан төшеп, авыр толыбын сала-сала. – Күптән шуны күрергә хыялланып йөрим.

Ул, җитез генә иелеп, стенаның ике тактасын кубарып, ике якка этәрде һәм, ярамаган эш эшләгән малайлар кебек як-ягына карангалап, эчкә кереп китте. Ярыклардан төшкән яктыда галераның яшел буявы да, алтын йөгерткән бизәкләре дә, «Тверь» дигән язуы да аермачык күренде. Кысан җирдә булганга, ул гаҗәеп зур сыман тоела иде. Ике катның өскесендә Әби патша үзенә зал һәм бүлмәләр эшләткән, аскы катта сарай кешеләренә дигән сигез бүлмә. Крепостной ишкәкчеләргә андый хөрмәт тимәгән.

– Николай Иванович, – диде тышта калган Хәлфин, ашыктырып, – миңа этләр яныннан китәргә ярамый, ә вакыт үтә бит…

Тарихи экспонатка соңгы тапкыр күз салып, Лобачевский кергәндәге шикелле үк җитезлек белән кире чыкты һәм такталарны иске урыннарына тартты. Кояш югары күтәрелгән, күзне бик нык чагылдыра иде. Николай Иванович кесәсеннән трубкасын чыгарып көйрәтә башлады.

– Утырыгыз инде, Николай Иванович, – дип ашыктырды Хәлфин. – Яхшы урыннардан колак кагарбыз.

Алар чанага утырып, Хәлфин команда бирүгә, кояшта җылынып, хәл җыеп яткан этләр сикерешеп тордылар һәм тагын да юыртыбрак алып киттеләр. Яр буенда үсеп утырган наратлар, калын кар баскан тармакларын акрын гына селкеткәләп, балыкчыларны озатып калдылар.

Кояш торган саен югарырак сикерде, яңа яуган карга, гомумән, карап булмый башлады. – Лобачевскийның талчыккан күзләре яшьләнде, Хәлфин дә күзен кыскалады. Бер-берсенә эндәшми генә барсалар да, аларның күңелләре тулы шатлык иде.

Боз каплаган елга һәм чана табанының ара-тирә шыгырдап куюы Лобачевскийның уйларын балачакларына, ерак Нижний Новгородтагы тәбәнәк өйгә алып киттеләр.

Аның уйлануларын Хәлфин бүлде:

– Ни өчендер боега башладыгыз түгелме, дустым? – диде ул, борылып карамыйча гына.

– Мин боега башладыммы? – дип кайтарып сорады Лобачевский һәм татарча сүз кыстырды: – Ялгышасыз, туганым. Дөрес әйттем шикелле?.. Күңелемдә фәкать якты уйлар гына. Бала вакыттагы күңелле вакыйгалар искә төште. Шуларга бәйләп, сезнең турыда да уйлап алдым. Беләсезме, без ни өчен болай дуслашып киттек? Белмисез, әлбәттә. Үзем дә менә хәзер генә ул сорауга җавап таптым.

Тавышына карап, Хәлфин Лобачевскийның елмайганын аңлады. Алай гына да түгел, Лобачевский көлә-көлә сөйләргә кереште:

– Исемегез тылсым көченә ия сезнең. Минем гомердә өченче Ибраһим сез. Икенчесе шагыйрь һәм математик Ибраһимов булды. Иң беренчесен күрергә туры килмәде, Ибраһим дигән кешенең Нижний Новгородка нигез салуы турында ишеткәнем генә бар. Тыңлыйсызмы, сөйлимме, Ибраһим турындагы легенданы?

– Минем шундый халык теленә кергән адашым бармыни әле? – Хәлфин кисәк кенә борылуга, чана бераз чайкалып куйды да бер якка янтайды.

– Хәзер сөйлим, чананы гына әйләндереп капламагыз, – диде Лобачевский, шаяртып. – Бик борынгы заманда Кудьма елгасыннан, болгар нәселеннән чыккан минем беренче Ибраһимым. Ока елгасының Иделгә койган урынында, Тукран тавына барып урнашкан. Ул вакытта әле тау башларын куе урман каплаган булган. Урман кисеп, ундүрт улына һәм өч кызына йортлар җиткезгән, хәзер Нижний Новгородта ул урында архиерей йорты. Әнә шулай Ибраһим шәһәре барлыкка килгән, ул үзе башлык булган.

– Тагын нәрсә эшләгәннәр? – диде Хәлфин, түземсезләнеп.

– Тагынмы? Суздаль, Муром, Рязань гаскәрләре аңа һөҗүм итеп торган. Ибраһим халкы белән бергә шәһәр тирәсенә ныгытмалар эшләгән. Ә халкы 500 кешегә җиткән… Легенда шуннан артыгын сакламаган. Тик миңа шул да җиткән иде. Малай чагымда мин яраткан батырыма әллә нинди каһарманлыклар уйлап чыгара, төшемдә дә, өнемдә дә саташып бетә торган идем. Казан гимназиясендә укыган чакны мондый бер вакыйга булды.

Фикерен туплаган сыман, Лобачевский бераз вакыт тынып торды. Хәлфин аның сөйләп бетергәнен сабыр гына көтеп утырды.

– Бервакытны тәмам күңелем бизгән класска килеп керсәм – гимназистлар ыгы-зыгы киләләр. Васнецов дигән укытучыны куганнар, аның урынына Ибраһимов дигәне керәчәк икән. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. «Теге Ибраһим нәселеннән түгел микән?» – дип уйлап алдым. Нәкъ шулвакыт класска яңа укытучы килеп керде. Ул безгә дөньяда ничә төрле халык яшәсә, исеме шулчаклы күп, ә фамилиясе бер генә икәнне әйтте. Юк-бар кеше түгел иде ул. Ә минем күз алдымда легенда героеның оныкларыннан берсе булып гәүдәләнде. Серемне кешегә сөйләмәдем. Яңа укытучы минем өчен иң белемле, иң батыр, иң көчле кеше булып китте… Аның әйткән сүзе закон булды. Бервакыт мин Ad Melpomenen шигырен сөйләдем. Ибраһимов бөтен класс алдында мактады үземне: «Лобачевский, сез, һичшиксез, шагыйрь йә математик булырсыз», – диде. Бу сүзләр миңа язмыш тавышы булып ишетелде, дәрт бирде, канат үстерде. Ихтимал, үзем ирешкән уңышлар өчен мин аңа бурычлымын… – Лобачевский уйга калды. Аннары кинәт кенә кулын сузып, Хәлфиннең беләген кысты. – Хәзер менә өченче Ибраһимым, – диде ул. – Сезнең белән булу миңа бик зур бәхет. Гомердә дә мондый турылыклы дустым булганы юк иде.

 

Лобачевский тынып калды. Хәлфин дә эндәшмәде.

Идел бозына аяк басып, еракта Ослан таулары күренгәч, этләр бердәм туктап калдылар, килеп җитүләренә сөенеп, койрыкларын болгарга тотындылар.

Хәлфин чанадан сикереп төшеп, бер сүз әйтмичә, Лобачевскийга кулын сузды. Лобачевский чанадан да төшәргә өлгермәгән иде әле. Сүзсез генә шулай кул кысышу аларның күңелләрендәгене әйтеп бетерде шикелле.

– Иске урынны минем «атлар» үземнән яхшырак беләләр, – диде Хәлфин, шактый вакыт дәшми торгач. – Шунда туктарга булдыгызмыни, малкайларым?

Аның шаяртып әйткән сүзләре һәр икесенә җиңеллек китерде. Чананың бауларын чишеп, кирәк-яракларны алдылар.

– Бу турыда Иделнең төбе калкурак, – дип төшендерде Хәлфин. – Март аенда эре-эре алабугалар чыккалый: сулышларына җайлырак урындыр, күрәсең.

Хәлфиннең кулы кулга йокмады: тиз генә этләрен тугарды – алар шунда ук кар өстендә тәгәри башладылар, чанасын ярга якын бер урынга урнаштырды да, авыр үткен сөймән алып, бәке тишәргә кереште.

– Ибраһим Исхакович, – диде Лобачевский, кызыгып, – мин дә сөймән белән эш итә белүемне күрсәтим, бирегез әле.

Калын каты боз алай тиз генә бирешмәде, ике бәке тишкәнче, сөймән берничә мәртәбә кулдан-кулга күчте.

Менә Хәлфин, бәке тирәсен чистартып, җыелма урындыгын куйды һәм тире бияләе белән маңгаеннан тирен сөртте.

– Николай Иванович, сезнең бәкенең дә эше бетте. Хәзер утырсагыз да ярый. Тик, зинһар өчен, толыбыгызның төймәләрен ычкындырмагыз. Биш-ун минуттан җылы җитми башлаячак.

Кармак бауларын сүтеп, һәркем үз бәкесенә иелде. Ак кургаштан коелган балык-блесналар бөтерелә-бөтерелә төпкә чумдылар. Бу тынлыкта кар өстендә йоклап яткан этләрнең тын алулары да ишетелә иде.

Көтмәгәндә Хәлфин кулын югары күтәрде – зур алабуга карда сикеренә башлады.

– Кулыгыз җиңел булсын, Ибраһим Исхакович, – диде Лобачевский һәм кинәт үзе дә калкынып куйды – бәкедән икенче алабуга килеп чыкты. Монысы бераз кечкенәрәк булса да, Николай Ивановичка бик зур булып күренде. Ул балалар кебек шатланды, йөзенә елмаю чыкты.

Болытлар арасына качкан кояш күренде, һәм яңа яуган карның һәр бөртеге якут төсле җемелди башлады. Кинәт кенә Лобачевскийның хәтеренә борынгы шәрык шагыйренең сүзләре килеп төште: «Һәр атомда бер кояш яшеренгән…» Алабуганың өстен көмешсу бәс каплады, тик Лобачевский, туп-туры карап торса да, моны күрмәде. «Нәрсә соң ул атом? Кояш системасына охшамаганмы икән аның төзелеше? Үзәге Кояш кебек булып, кисәкчәләре планеталар шикелле урнашмаганмы икән? Планеталар белән Кояш арасындагы кебек, болар арасында да тарту көче яшәмиме икән?..»

Салынып төшкән кулыннан кармак бавы ычкынганны да тоймады: аның уйлары бик еракта иде.

«Ләкин атом эчендә барган үзара мөнәсәбәтләрнең микъдары чиксез кечкенә, Җир белән чагыштырганда, нуль дияргә мөмкин… Димәк, безгә мәгълүм механика законнары анда үз көчләрен югалталар… Әгәр атом эчендә Евклид геометриясе дөрес булып чыкмаса… Әгәр анда махсус геометрия, яңа геометрия генә яраса…»

Лобачевский кинәт кенә бөтенләй хәлсезләнде, урындыгыннан көчкә егылып төшмәде, алга иелгән килеш, гәүдәсе хәрәкәтсез катып калды.

Хәлфин исә аңа карап елмаеп куйды: «Кара нинди яхшы булды бу! Математик чынлап торып ял итә. Күзен калкавычтан алмый. Күптән монда алып киләсе булган».

Дустының яхшы ял итүенә сөенеп, Хәлфин әнә шулай уйлады. Хәер, ул вакытта әле, моннан йөзләрчә ел элек, Лобачевский үзе дә сизмәстән, томан эчендәге кебек кенә, кешелек дөньясының бөек ачышын – атом энергиясе ачу идеясен төсмерләгәндер дип кемнең башына килсен икән.

Лобачевский шактый озак шулай хәрәкәтсез утырды. Балык тоту гүя аның исәбендә дә юк иде.

3

1825–1826 уку елының беренче көне тәмам булды. Лобачевский кабинетындагы өстәл өстендә һәммә нәрсә үзенең гадәттәге урынында, бер генә артык әйбер дә юк. Өстәл янына баскан Лобачевский да гадәттәгедән берничек тә аерылмый: гәүдәсе төз, йөзе кырыс. Ләкин шул вакытта кабинетка берәр кеше килеп керсә, һичшиксез, аңардагы үзгәрешне сизәр иде. Хуҗа ни өчендер катып калган сыман тоела. Аның җитди күз карашы өстәл өстендәге бер өем кәгазьгә текәлгән. Ә ул зәңгәрсу калын кәгазь табакларына матур хәрефләр белән нәрсәдер язылган. Бу аның чистага күчерелгән кулъязмасы… «Геометриянең яңа нигезләре». Баш хәрефләренең бизәп эшләнүе аның зур хезмәт икәнлегенә дәлил.

Бөтен йөзендә үтә киеренкелек. Фәкать аның коңгырт күзләрендә генә бераз җылылык чагыла. Аның горур кыяфәте «гомерлек хезмәтем» дия төсле.

Кабинеттагы тынлыкны бозарга керүче булмаячак. Менә Лобачевский тирән итеп көрсенеп куйды һәм, кәгазьләрдән күзен алып, тәрәзә янына барып басты. Иң киеренке минутларда ул маңгаен салкын пыялага тигезә торган иде, хәзер дә шулай эшләде. Караңгы пыяла, көзге кебек, аның күз карашын чагылдырып, үзен кулга алырга ярдәм итте. Николай Иванович үзенең күләгәсенә ым какты, җиңеләеп читкә атлады да креслога барып утырды.

Ул шулай кичке эңгердә, шәм яндырмыйча гына, шактый вакыт онытылып торды. Әйе, аның гомерлек хезмәтенә лаеклы бәяне дусты Симонов кына бирә алыр иде. Дустының янында булмавы менә хәзер аеруча нык сизелде. Инде ике елдан артык Симонов чит җирләрне күреп йөри. Ә Казандагы профессорларның һәммәсе диярлек үз фәнен генә – ботаника, медицина яки тарихны гына белүче һәм шуннан читкә чыгып фикер йөртергә бөтенләй сәләтсез халык. Табигатьне төрле яктан өйрәнгән, төпле һәм кыю фикер йөртә алучы дуска мохтаҗ ул. «Хакыйкать бәхәстә туа» дигәннәр борынгылар.

21 августта, кич белән, Симонов, ниһаять, Казанга кайтып төште. Ләкин бу хәбәр Николай Ивановичны шатландырмады диярлек; Симонов белән бергә Петербургтан, алты ел попечитель булып эшләү дәверендә беренче мәртәбә, Магницкий галиҗәнаплары да бирегә килгән икән.

Ул кичне Лобачевский дустын күрә алмады. Икенче көнне попечитель галиҗәнаплары укытучылар һәм студентлар белән очрашачак иде. Парадка җыенган төсле вицмундир киеп, киң лентага орденнарын тагып, Магницкий иртәнге тугызда ук университетка килеп җитте.

Яңа мәһабәт актлар залында люстралар җемелди, паркет идән исә көзге кебек шомартылган иде. Утырма якалы, ялтыравык җиз төймәле зәңгәр сюртуклар кигән, шпагалар таккан, өчпочмаклы эшләпәләрен сул куллары белән күкрәк турысында тоткан студентлар попечительне тигез сафларга тезелеп каршы алдылар. Университетта эшләүче барлык галимнәр һәм чиновниклар галиҗәнап белән танышу «бәхетенә» ирештеләр. Магницкий шулай ук университетның яңа чиркәвендә булды, моннан бер атна элек кенә эшләнеп беткән зур бинаның башка бүлмәләрен карап йөрде. Студентларның төшке аш вакытында ашханәгә кереп чыкты. Аннары шундый ук тантаналы шартларда губерна һәм шәһәр чиновникларын кабул итте. Алар белән бик ягымлы сөйләште, сүз уңаенда Аракчеев хәзрәтләре белән дус булуын әйтергә дә онытмады.

Лобачевский боларның берсен дә күрмәде: башы авыртканга салынып, кичкә чаклы урыныннан тормый ятты. Магницкий тирәсендәге церемониал уены тәмамлангач кына, яткан җиреннән торып киенде дә, кадерле кулъязмасын култык астына кыстырып, Симоновның өенә ашыкты.

Лобачевский үзенә ишек ачкан хезмәтчене бәреп ега язды һәм кабинетка атылып барып керде. Яңа көрән венгерка кигән хуҗа, кәнәфидән торып, аңа каршы атлады. Алар кочаклашып күрештеләр һәм артык дулкынланудан сүз башлап җибәрә алмый тордылар.

Ниһаять, Симонов күңелле итеп көлеп куйды һәм дустын, култыклап алып, кәнәфигә китереп утыртты, аны башыннан аягына кадәр күздән кичерде. Лобачевский моңа каршы килмәде, үзе дә дустына текәлде.

– Сагынып беттем мин сине, Николя! – диде Симонов. – Нихәл, һаман да янып яшисеңме? Әниең ничек, Алексей? Сөйлә тизрәк, һәммәсен берьюлы сөйлә… Миндә дә сөйләргә сүз җыелды! – диде, җавап биргәнне көтмичә, һәм, ишеккә борылып: – Шәраб китерегез, француз шәрабын! Фруктылар да! Тиз булыгыз! – дип боерыклар бирде. Шул ук вакытта Николай Иванович белән дә сүзен өзмәде: – Менә тәмәке, теләгәнеңне тарт, читтән алып кайттым. Йә, сөйлә инде, көттермә!

– Тукта, тукта, – диде Лобачевский, көлеп. – Син миннән дә кызурак булып кайткансың түгелме?! Сөйләргә сүз җитәрлек җыелган, тик башта сине тыңламакчы булам.

Симонов бәхәсләшеп тормады: чит җирләрдә күргәннәрен сөйләп, дустын шаккатырырга исәбе юк түгел иде, күрәсең. Тик башта ул аны француз шәрабы белән сыйларга уйлады. Кунагы бик яратып ике рюмка эчкәч кенә, ашыкмыйча тәмләп сөйләргә кереште:

– Белгәнеңчә, профессор Купфер белән без 1823 елның 11 июнендә Петербургтан Венага чыгып киттек. Анда барышлый, Кёнигсбергта, Дрезденда, Прагада булдык, андагы обсерваторияләрне, фән учакларын күреп йөрдек. Ничек тә рухи яктан баерга, белемебезне күтәрергә тырыштык. Башка вакытны андый сәяхәткә әллә чыга аласың, әллә юк. – Симонов сөйләүдән туктап, рюмкасын өстәлдәге лампа яктысына китереп карады. – Төсе нинди матур! Саф якутмыни…

Ул дустына күз салды. Мактау сүзе ишетергә теләде, күрәсең. Әмма Николай Иванович кулындагы рюмкасыннан бераз эчеп, аны өстәлгә куйды һәм, түземсезләнеп, өеннән алып килгән папканың бавын чишә башлады.

Симонов кашын җыерды, рюмкасын өстәлгә куйды һәм сүзен дәвам иттерде:

– Саксониядә без данлы Фрейерберг рудникларын карап йөрдек. Бик җентекләп өйрәндек. Ихтимал, без туплап алып кайткан мәгълүматларның кайчан да булса дәүләтебез өчен кирәге чыгар…

Папкасын кулына тоткан Лобачевский, башын иеп, бу фикергә кушылганлыгын белдерде.

– Йөри торгач, Венага да барып җиттек, – диде Симонов. – Анда мине кем каршылаганын беләсең булыр. Әйе инде, үзебезнең Литтров каршы алды. Ул хәзер – Венадагы астрономия обсерваториясенең директоры. Бер дә үзгәрмәгән картлач. Безнең университетны, бергә эшләгән елларны сагына. Венада мин ике атна булдым; һәр сөйләшкән саен, сүзне Казан университетына бора. – Симонов хәйләкәр елмаеп куйды. – Синең студент чактагы шуклыгыңны онытмаган… Һәрберебез турында сорашты. Бигрәк тә нәрсәләр өстендә эшләвебез белән кызыксынды. Безгә приборлар кирәген белгәч, иң шәп мастерлар янына алып барып, тиз генә ясарга күндереп йөрде…

Лобачевский, бер ноктага текәлгән килеш, дустының сөйләгәнен бик яратып тыңлап утырды.

– Парижны күз алдыңа китер син, Николя! – диде Симонов, истәлекләргә чумып. – Кемнәр белән танышу бәхетенә ирештем бит: Гумбольдт, Араго, Фурье, Ампер, Пуассон, Бувар, Лежандр – тагын нинди генә зур галимнәр юк анда! Мин аларның лекцияләрен тыңлау белән генә чикләнмәдем, төрле-төрле тәҗрибә ясаганнарын да күзәтеп тордым. Парижда минем дөнья сәяхәте вакытында язып ташлаган математик этюдымны һәм кайбер күзәтүләремне басып чыгардылар. Ә барон Гумбольдт атаклы немец һәм итальян галимнәренә мине тәкъдим итеп хатлар язды…

Дустының дәртләнеп сөйләгән сүзләрен тыңлаганда, Лобачевскийның кырыс йөзендә шатлык балкыды: Европадагы мәшһүр галимнәр Казан университеты профессорына нинди зур хөрмәт күрсәткәннәр бит!

Сөйләшә-сөйләшә, төн уртасы җиткәнне дә сизми калдылар. Симонов бер торды, бер утырды, тагын торып, бүлмә буйлап йөренде. Аның хатирәләре бер кичтә генә сөйләп бетерерлек түгел иде.

– Университет өчен Парижда сатып алынган инструментларны су юлы белән Петербургка озаттык. Ә менә Венадагы заказлар бераз тоткарланды. Тик мин аңа кайгырмадым – Европаның төрле шәһәрләрен күреп йөрдем. Женевада, Миланда, Туринда, Флоренциядә, Римда, Неапольдә булдым. Венеция белән Триест аша яңадан Венага килеп төштем. Ул вакытта инде заказларны да эшләп бетергәннәр иде. Литтров һәр инструментны үз кулы белән сынап карады. Һәммәсе дә югары сыйфатлы булып чыкты. Димәк, тырышуларым бушка китмәде… Тукта, сиңа бер сөенеч бар бит әле!

Симонов, тиз генә өстәл янына барып, шунда яткан портфеленнән кәгазь тышлы ике том чыгарды.

– Менә, Николя, сиңа картлач үзенең яңа хезмәтен җибәрде, күп итеп сәлам тапшырырга кушты.

Лобачевский, урыныннан торып, бүләкне зур хөрмәт белән ике куллап кабул итте. Әһә, «Papulare Astrono-mie»[91] икән! Автор кулы белән немецча түбәндәге сүзләр язылган иде:

«Неггп Prof. Lobatschewski

 

von seinem alten guten Freund.

Ich wunsche herzlich das es Ihnen immer recht gut sein moge.

3. VI. 1825. Wien. I. I. Littrow»[92].

Гүя бу таныш хәрефләр сөекле укытучысының күңел җылысын китереп җиткерделәр… Лобачевский алардан күзен ала алмыйча озак басып торды.

Тынлыкны Симонов бозды:

– Менә фәннең атасы, безгә шуннан үрнәк аласы! – диде ул Чацкий сүзләре белән.

– Укыдыңмыни? – дип, Лобачевский дустының күзләренә карады. – Петербургта укыдыңмы?

– Шунда инде. Салтыковларда.

– Грибоедовның үзен дә күрдеңме?

– Юк, үзен күрә алмадым шул. Кавказга Ермолов янына китеп өлгергән иде. Аның комедиясе монда килеп җиттемени?

– Җитмәгән кая! Цензура тарафыннан тыелган дип тормыйлар, күчереп язалар, кулдан төшерми укыйлар. Хәзер безнең Казанда «Акыллылык бәласе» н белмәгән кеше юктыр.

Симонов яңадан чит ил хатирәләренә кайтты:

– Бездә, Николя, Грибоедов комедиясен качып кына укыйлар. Ә менә Париждагы әдәби-музыкаль салоннарда, беләсеңме, нинди иркенлек, хөррият хөкем сөрә! Стендаль, Пикар, Паэр, Вейгль, Клементи, Россини кебек кешеләр белән катнашырга туры килде. Алар үз фикерләрен бик кыю әйтәләр… Гомумән, культурага юл ачык анда, Европада… Шәһәр саен опера театры. Бигрәк тә Италиядә – җыр илендә, музыка илендә… Скрипкачы Паганини турында ишеткәнең бармы? Сиңа адаш тия – Никколо. Мин аның концертында булдым. Искиткеч матур уйный! «Россининың тормышы» дигән китабында Стендаль бит аны бер Италиядә генә түгел, бөтен җир йөзендә иң оста уйнаучы дип атый.

Сәгать икене сукты.

Лобачевский кәнәфидән кузгалды.

– Китәргә вакыт, – диде ул. – Сиңа үземнең кулъязмамны китергән идем. Аның турында хәзер сүз кузгату урынсыз булыр. Син башта укып чык. Аннары уйла. Ашыгып кына сүтеп ташлама. Үзем өчен бик кадерле. – Николай Иванович бераз тынып торды. – Гомерем буе эшләгән хезмәтем…

– Ярар, ярар, – диде Симонов. Ул дустының акрын тавыш белән әйткән соңгы сүзләрен ишетеп җиткермәде булса кирәк, папканы игътибарсыз гына, ачып та карамыйча, бер кулыннан икенчесенә, аннан өстәлгә шудырды.

Лобачевский ирексездән күкрәгенә кысып тоткан кәгазь тышлы китапларга карап куйды. Ләкин Симонов аңа артык уйланырга ирек бирмәде, иңбашыннан ягымлы кочаклап озата чыкты.

– Бүген синең килми калуыңны Магницкий сизгән бит, – диде ул, тавышын басып. – Үз акылы белән масайган профессор Лобачевский артыннан бүгенге көннән башлап күзәтү оештырырга кушты… Тукта, тукта, тыңлап бетер әле, – диде ул, дустының кул селтәвенә каршы. – Күзәтүне алып бару без фәкыйрегезгә йөкләтелде. Бәс, ошбу Лобачевскийга сүзендә вә эшендә ифрат сак булырга киңәш бирми чарабыз юк. Сәламәтләнгәч тә, попечитель галиҗәнапларына барырга вә…

– Мин бит аны күрергә теләмим! – дип, җан ачуы белән кычкырып җибәрде Лобачевский.

– Барырга кирәк, Николя, бармый ярамый, – диде Симонов, шаяртып сөйләүдән бик тиз җитди тонга күчеп. Ул дустын кочаклап саубуллашты һәм, тышкы ишекне ачып, болдырга озата чыкты. Лобачевскийның аяк тавышлары еракка китеп югалгач кына, башын чайкап, өйгә керде.

Ә Николай Иванович юл буе уйланып кайтты. Аңа, чынлап та, уйланырлык нәрсәләр бар иде. Дөрес, ул дустының шундый зур уңышларга ирешүенә чын күңелдән шатлана, чак кына да көнләшеп карамый. Тик менә дусты үзгәргән түгелме? Барон Гумбольдт, ди… Нигә ул бөек галим турында сөйләгәндә, аның титулын телгә ала? Онытылып китеп, ялгыш кынамы, әллә юкмы? Нигә ул, аның кулъязмасын, гомерлек хезмәтен, күз дә салмыйча, өстәлгә ыргыта?.. Әллә дустының гаебе юкмы икән? Арыган баштан юкка бәйләнәме икән?..

* * *

Икенче көнне Лобачевский, Казан уку-укыту округының попечителенә визит ясап тормыйча, билгеләнгән сәгатьтә амфитеатр рәвешендә эшләнгән аудиториягә килеп керде. Расписание буенча ул университетның физика-математика бүлеге студентларына геометриядән лекция укырга тиеш. Аның бай эчтәлекле лекцияләрен студентлар, гомумән, зур кызыксыну белән тыңлыйлар иде. Ә бүгенге лекция гадәттән тыш бер лекция булып чыкты.

– Әфәнделәр, сезгә билгеле булганча, геометриядә параллельләр проблемасы бүгенге көнгә кадәр хәл ителгәне юк әле, – диде Лобачевский. – Евклид заманыннан бирле, ике мең ел буена, башкаларның юкка тырышулары мине төшенчәләрнең (раслауларның) үзләрендә әле исбат ителергә тиешле хакыйкать бирелмәгән, дип шик тотарга мәҗбүр итте. Бу хакыйкать, бүтән физик кануннар кебек, бары тәҗрибәләр аша гына, әйтик, астрономик күзәтүләр юлы белән аныклана ала.

Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Буш коридорның стеналары гүләп куйды. Ләкин ул аяк тавышлары да, гүләү дә кинәт кенә туктап калды. Тыңлап торалар, күрәсең. Студентлар, башларын борып, ишеккә текәлделәр. Лобачевский, берни ишетмәгән кеше төсле, сөйләвен дәвам иттерде:

– Фикеремнең дөреслегенә, ниһаять, тәмам ышанган хәлдә, геометриядәге ул читен мәсьәлә тулысынча хәл ителде дип саныйм…

Шулчак ишек кинәт ачылып китте дә бусагада Магницкий, аның артында ректор Фукс һәм директор вазифасын үтәүче Никольский күренде.

Карандашлар кыштырдаудан туктады, студентлар тиз-тиз торып бастылар, Лобачевский сүзен бүлде.

– Исәнмесез, әфәнделәр! – диде Магницкий коры гына һәм, Лобачевскийның баш иеп сәлам бирүенә каршы сизелер-сизелмәс кенә баш кагып алды да, кафедра янындагы йомшак креслога килеп утырды. – Дәвам итегез, Лобачевский әфәнде!

Аудитория тып-тын калды. Профессор Лобачевский, башын артка ташлап:

– Утырыгыз, әфәнделәр! – диде һәм тыныч тавыш белән лекциясен бүленеп калган урыныннан дәвам иттерде: – Димәк, сызыклар почмакларга бәйле дип фараз кылу нәтиҗәсендә мин менә мондый нәтиҗәгә килдем: геометриянең Евклид тасвирлаганнан күп мәртәбә киңрәк мәгънәдә яшәве ихтимал. Андый киң күләмдәге фәнне мин фарази геометрия дип атадым. Кулланыштагы геометрия, ягъни Евклид геометриясе, аның бер өлешен генә тәшкил итә. Яңа геометрияне «фарази» дип атарга мине нәрсә мәҗбүр итте? Аның тулысынча табигатьтә яшәү-яшәмәвенең хәзергә исбатланмаган булуы… Мин хәзергә дим…

Лобачевскийның «хәзергә» сүзенә аеруча басым ясап кабатлап әйтүе кемнәр бакчасына таш атуы икәнен һәммә кеше аңлады – студентлар астыртын гына Магницкийның агарынган йөзенә карап куйгаладылар. Ә Лобачевский үзе беркадәр вакыт башын иеп торды, шулай да ул Магницкийның зәһәрле күз карашын тойды. Аудитория тып-тын. Ләкин студентлар, профессорның лекциясендәге яңа фикернең кыюлыгына шаккатып калсалар да, ул фикерне тулаем аңларга, тирәнлегенә төшенергә җитлекмәгәннәр иде әле.

– Әйе, яңа геометрия хәзергә безнең хыялыбызда гына яши, – дип сүзен дәвам итте профессор. – Әмма фәннең үсеш юлына игътибар итсәгез, һичшиксез, мондый нәрсәне күрерсез: бер генә физик теория дә туган вакытында ук камил булмаган. Лаплас фикеренә кушылып әйтсәк, фәкать хыялга бай һәм шул ук вакытта ныклы фикер йөртергә, тәҗрибә һәм күзәтүләр алып барырга сәләтле галимнәр генә фәнне алга этәрә алалар. Өзелеп төшкән алманы күреп, фәкать бер генә кеше – Исаак Ньютон гына бөек ачыш ясаган…

Лобачевский, сөйләүдән туктап, студентларны күздән кичерде. Алар кымшанырга куркып утыралар. Язмыйлар да булса кирәк. Тыңлыйлар гына.

– Чит шәһәргә якынлашканда, безгә башта йортларның шәүләләре генә томан эченнән калкып чыккан төсле тоела. Шәһәргә якынрак килгән саен, безгә андагы детальләр ачыграк күренә бара. Фарази геометрия белән дә шундый ук хәл: минем күңел күземә торган саен ачыграк булып күренә, ул гаҗәеп дөньяның аерым галактикаларына кадәр минем күз алдымда… – Лобачевский туктап тын алды, аудиториягә күз йөртеп чыкты, аннары тагын да дәртләнебрәк сөйләвен дәвам иттерде: – Килер бер вакыт, фән казанышлары хыялны узып китәр. Бүген үк безнең кулда телескоп бар – Галәмне ачу алдында торабыз. Ә инде микроскоп ярдәмендә без икенче дөньяны – артык кечкенә булуы белән безнең күздән яшеренеп килгән дөньяны акрынлап өйрәнә башлыйбыз. Күзгә күренми торган ул дөньяда, безнең күз җитми торган Галәм киңлекләрендәге шикелле үк, ихтимал, үз законнары, Евклид геометриясенә буйсынмаучы законнар яшидер. Табигатьне өйрәнүгә, фәнгә юлны хыял сала.

Аудитория тып-тын. Хәтта Никольский артыннан кереп, аягөсте кызу-кызу нидер язган секретарьны да күрүче юк. Профессор кинәт сөйләүдән туктады, зур көмеш сәгатен кесәсеннән чыгарып карады һәм, көрсенеп, башын чайкады:

– Мин ясаган ачыш бүген кулланыла торган фәннең кимчелеген бетерүдән башка файда китермәгән тәкъдирдә дә, бу фәнгә карата булган гомуми игътибар мине тирән анализ ясарга мәҗбүр итә. Моңа кадәр яшәгән теорияләрне аңлатудан башлыйм… Әфәнделәр, тәнәфес ясап алыйк, – дип тәмамлады ул сүзен һәм, ашыкмыйча гына кафедрадан төшеп, Магницкий янына барды.

91Популяр астрономия (нем.).
92«Профессор Лобачевский әфәндегә иске якын дустыннан. Мин чын күңелдән Сезгә шатлыклы тормыш телим. 3. VI. 1825. Вена. И. И. Литтров» (нем.).