Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

2

Авыру гәрчә күңелле нәрсә булмаса да, аның файдасы тими калмады. Тәнне хәлсезләтеп ташлап, арыган башка ул бераз эшләми торырга, ял итәргә мөмкинлек тудырды. Лобачевский тиз генә аякка баса алмады һәм аның шундый хәлдә булуына Прасковья Александровна артык пошынмады. Улы көннәр буе өйдә торгач, аларның аралары тагын якынайды, Макарьевта яшәгән чактагы кебек, бер-берсен яхшы аңлый һәм уртак тел таба башладылар. Әнисенең кыюсыз гына шаяртып әйткән сүзләренә улы нәкъ бала вакыттагыча мөлаем елмаеп җавап кайтарды, акрынлап аның күз карашы йомшарды, маңгаендагы тирән җыерчыклар языла барды.

Ниһаять, Лобачевский савыга башлады. Тик инде ул өй тирәсендә йөрергә чыкканда, әнисенә элеккечә карышмады: нечкәреп калган муенына мамык шарф ураттырды. Әнисе үзен бик бәхетле сизде. Менә ни өчен врачның җылы сүзләре дә аны сискәнеп һәм агарынып китәргә мәҗбүр итте.

– Николай Иванович, иртәгә университетка тәвәккәлләп бара аласыз, – диде врач. – Ләкин яңадан эскулап кулына эләгергә теләмәсәгез, зинһар, сакланып йөрегез, – дип кисәтте.

Лобачевский, хафага калган әнисенең арык иңнәреннән кочып:

– Кайгырмагыз, әнием, Сезнең тырышуыгыз аркасында мин сәламәтләнеп кенә калмадым, бәлки акылга да утырдым шикелле, – диде ягымлы тавыш белән.

– Акылга утыруың шиклерәк шул, Николаша, – диде ана, көрсенеп. – Тагын төннәр буе обсерваторияңдә ятарсың дип куркам.

– Вакытында кайтыр, – диде врач, сүзгә катнашып, һәм Лобачевскийга усал кыяфәт белән бармак янады: – Ишеттегезме, Николай Иванович?

– Баш өсте, – дип җавап кайтарды Лобачевский, җитди булырга тырышып. – Әнием, улыгыз бүгеннән башлап акыл белән эш итәргә, Сезнең сүздән чыкмаска вәгъдә бирә.

– Урамга мамык шарф урап чыга торган бул, – диде Прасковья Александровна, врачны тулысынча үз ягына аударырга теләп.

– Әлбәттә, әлбәттә, – диде врач, көлемсерәп. – Сезгә тыныч йокылар, төпле акыл телим, Николай Иванович!

Ниһаять, эшкә барыр чак та җитте. Ул көнне бераз салкынча иде. Лобачевский болдырда туктап калды. Нинди саф кышкы һава! Акрын гына кар бөртекләре төшә. Лобачевский кулын алга сузды – берсе аның кара перчаткасына кунды. Яхшырак күренергә теләгән төсле, икенчеләре аның янәшәсенә төште.

– Нинди матурлар! – дип куйды Лобачевский, сокланып.

Ул кар бөртекләрен берәм-берәм күздән кичерә иде. Һәрберсенең үз формасы, үз бизәге бар. Шул ук вакытта һәммәсе алты почмаклы. Бишлеләре дә, җиделеләре дә юк. Ни өчен алай икән? Табигатьнең атомнарны шулай урнаштыруы нәрсәдән килә икән?

Лобачевский, бизәкле кар бөртекләреннән күзен ала алмыйча, болдырдан төште.

Университетка ничек барып кергәнен ул сизми дә калды. Вестибюльдән караңгы коридорга борылды. Кары эрегән перчаткасын салып, кесәсенә тыкты. Уйланып бара торгач, минералогия кабинетына үтте.

Музейны 1817 елда профессор Броннер оештырып җибәргән, аның минераллар коллекциясе музейга нигез ташы булып яткан иде.

Лобачевский бүлмә уртасында туктап калды һәм як-ягына каранды. Стеналарга идәннән алып түшәмгә кадәр стеллаж эшләнгән, аның киштәләренә, чүбек яки йомычка түшәлеп, минераллар куелган, һәм кайда нәрсә ятканын күрсәтә торган ярлыклар ябыштырылган.

– Алексей ничек ярата иде бит? – дип сөйләнеп куйды Лобачевский үзалдына. – Себердән утыз алты ящик төяп кайткан иде… Шуларның һәммәсен ташлап китсен инде… Кая китте бит әле – Осокинның сукно фабрикасына управляющий булып!.. – Лобачевский, көрсенеп, башын чайкады.

Университет советы шуннан кабинетны аңа тапшырды. Николай Иванович вакытлыча риза булды. Энесе әйләнеп кайтыр дип өметләнде ул.

Эшләргә тыныч биредә. Комачауламыйлар… Әнә коридордан аяк тавышлары ишетелде. Монда керерме? Юк, аргы башка үтте. Янә тып-тын булып калды.

Лобачевский бер киштә янына килеп караштыра башлады. Тау хрустале. Аның кристаллары үтәдән-үтә күренә, алты почмаклы пирамидалар кебек очлаеп торалар. Шунда ук слюданың яшел каймалы шәмәхә кыерчыклары. Янәшәдә үк могҗиза тудырып укмашкан куе яшел төстәге малахит ята. Менә известняк кисәгендә күз-күз булып зәңгәр целестин оялары ялтырый. Арырак – җилпәзә кебек инәләрен төрле якка җәйгән алсу турмалин. Профессор, үзе дә сизмәстән, бер генә тәрәзәдән төшкән тонык яктылыкта җемелдәшкән төрле төстәге минералларга сокланып карап торды. Әнә кварц – гүя ул үз эченә кечерәк кенә бер болытны яшергән. Бакыр купоросының күгелҗем кристаллары – нәкъ менә кыйшайган кублар. Монда кубларның тигез һәм төзләре дә бар. Уенчык итеп эшләнгән диярсең. Су тамчысы шикелле үтә күренә. Лобачевский, уйга калып, ул кубикларны яктыга китереп, әйләндереп-әйләндереп карады.

– Тоз, аш тозы. Төрле шартларда ясалуларына карамастан, кристалл формалары бер үк төсле. Бу охшашлык нәрсәдән килә? Пространствоның геометрик формалары материянең физик үзлекләренә бәйле булудан түгелме?

Лобачевский кристалларның икесен дә киштәгә куйды да яңадан тәрәзәгә табан атлады. Карандаш алып, куен дәфтәренә тиз-тиз генә түбәндәге юлларны язып куйды: «…Тышкы сызыкларының – кабырга, почмак, кырларының төгәл булуыннан чыгып, без кристаллда атомнар геометрик законнар нигезендә, ягъни тигез рәтләр тәшкил итеп урнашкан дигән фикергә киләбез».

Куен дәфтәрен кесәсенә яшергәч тә, башы эшләүдән туктамады. Кар бөртекләре турында уйлану нәтиҗәсендә генә кабинетка килеп керсә дә, ул яңа фикерен тикшермичә калдыра алмады.

Киштәдән алынган минераллар янына өстәлгә Николай Иванович кристаллография буенча кулланманы да куйды. Кулына почмаклар үлчи торган прибор һәм линейка алды. Җир астында меңнәрчә ел яткан тау хрусталена зарар китерүдән курыккан сыман, нечкә бармаклары белән сакланып кына эш итте.

Сәгатьләр үтә торды, бер-бер артлы төрле минераллар үлчәнде. Ялтыравык сары кубиклы пиритны, күк төсендәге целестин ромбларын, ап-ак кальцитның гаҗәеп матур ромбоэдрларын, җемелдәп торган алты кырлы зөбәрҗәт призмаларын үлчәү нәтиҗәсендә көтелмәгән җавап килеп чыкты: бер матдәнең кристаллындагы яссылыклар арасындагы тиңдәш почмаклар тигез булалар[81]. Ул кристаллар, нинди дә булса кысынкы шартларда үскән очракта, форма ягыннан төрле булулары ихтимал, тик шунда да тиңдәш почмаклар тигезлекләрен югалтмыйлар.

«Димәк, кырларның почмакларга бәйле икәнлеген табигать үзе раслый…»

Әле генә минераллар үлчәгәндә кулы калтырамаган иде, менә хәзер, язганда калтырый башлады. Күңеле тыныч түгеллекне күрсәтеп, юллары да бик үк туры чыкмады.

Ишек шыгырдап ачылып китте, һәм өстенә кама тун кигән Хәлфин килеп керде.

– Сәлам галимгә! – диде ул, керә-керә үк. – Ишекне шакыдым-шакыдым – һич җавап бирмисез. Шуннан менә рөхсәтсез генә…

Лобачевскийның кулыннан карандашы төшеп китте һәм ул, сикереп торып, ике кулын алга сузып каршы атлады. Хәлфиннең салкында кызарган каратут йөзе белән чагыштырганда, Лобачевский чырайсыз күренә иде.

– Ибраһим Исхакович! Нинди шатлык! Ничек эзләп таба алдыгыз?

– Сторож әйтте. Кулына текәлеп караган көе, шунда кереп китте, диде. Нәрсә язылган иде ул кулыгызга?

– Бик күп кызыклы нәрсәләр язылган иде. Ахырдан сөйләрмен. Башта сез сөйләгез. Хәләл җефетегез, балаларыгыз таза-саулармы?

– Рәхмәт, бик яхшы, – диде Хәлфин, татарчалатып. – Өйдән катгый әмер биреп җибәрделәр: сездән башка бусагадан кертмәячәкләр. Бичара илчегә мәрхәмәт кылуыгызны ялварып сорыймын.

Хәлфин тунының төймәләрен ычкындырды да Лобачевский куйган урындыкка утырды.

– Әле сезгә сугылган идем. Прасковья Александровна еламый гына инде, мескенкәем. Авырган арада бераз тынычланган сыман булган иде, бүген менә тагын кулымнан ычкынды: мамык шарфын да урамый качкан, дип зарлана.

Хәлфин елмаеп күзен кысты һәм, кесәсеннән мамык шарф чыгарып:

– Әйдәгез, киенегез, – диде.

– Кулымнан ычкынды, дип зарланамыни? – Лобачевскийның кырыс йөзенә елмаю чыкты. – Өйдә утыра алмыйм шул, Ибраһим Исхакович!

– Бу хөҗрәдә нинди шөгыль таптыгыз, дустым?

– Геометрия, әлбәттә, – диде Лобачевский, өстәл өстендә яткан минералларны күрсәтеп.

– Шаяртасыз түгелме? – диде Хәлфин, гаҗәпләнеп. – Ялгышмасам, кристалларны минералогия фәне өйрәнә шикелле. Аннары билгеле бер дәрәҗәдә – химия. Математиканың моңа нинди катнашы бар?

– Ә сез Ломоносовның сүзләрен хәтерегездән чыгармагыз: «Әгәр химия чын-чыннан фән булырга теләсә, ул сизгер һәм сак геометриядән сорашырга тиеш», – дигән бит. Сизгер дигән! Бик дөрес әйткән. Бүген миңа менә бу җансыз минералларның телен төшендереп бирүче дә шул геометрия булды. – Профессорның нечкә бармаклары өстәлдә яткан ташка сузылды, аны яратып, сыйпап куйды. – Шушы кристалларның һәрберсендә хәзергә без белмәгән бөек законнар, табигать законнары ята. Галим өчен зөбәрҗәт белән аш тозы бер үк дәрәҗәдә кыйммәтле, чөнки һәр кристаллның үзенә генә хас геометрик төсмерләве була, һәм бу очраклы нәрсә түгел, физик төзелешеннән килә. Матдәнең физик һәм геометрик үзенчәлекләре бербөтен тәшкил итә, аларны аерып карарга мөмкин түгел. Шуннан соң да геометрик үзенчәлек мәсьәләсен өйрәнергә кирәкми дип карау дөрес булырмы?

Дулкынланып сөйли торгач, Лобачевскийның йөзе алсуланып китте, төсендә авыру диярлеге калмады.

Хәлфин аның сөйләгәнен зур игътибар белән тыңлап, бер дустының йөзенә, бер кулындагы зәңгәр целестинга карады.

– Бу турыда минем бертөрле дә мәгълүматым юк иде, – дип сөйләнде ул кыюсыз гына. – Хәзер менә… Рәхмәт инде, Николай Иванович! Минем өчен бөтенләй ят дөньяны ачып бирдегез. Әмма бу минераллар турында соңгы сөйләшүебез булмасын иде. Йа Раббым! Сәгать ике тулган. Күпме вакытыгызны алганымны сизми дә калганмын.

– Юк, алай түгел, – диде Лобачевский, башын чайкап. Ул, саклык белән генә, җем-җем килгән кристаллны киштәдәге оясына урнаштырды. – Рәхмәт сезгә… Үземне дус күргән кеше белән сөйләшеп утырасым килгән иде. – Аның тавышы акрынайды, калтырап киткән төсле булды. – Минем тормыш юлымда андый кешеләр күп очрамады… Рәхмәт!.. Кичен сезгә барып чыгармын. Хәзер гафу үтенергә тиешмен: лекция укыйсым бар.

 

– Менә яхшы булыр. Бик яхшы. – Хәлфин, шатланып, урыныннан кузгалды. – Өйдәгеләр сезне сагынып беттеләр инде. Шушы көннәрдә сарык суйдык, тутырма ясадык – телегезне йотарсыз. Тагын менә… кияү егете өчен пилмән белән махсус өчпочмак пешерәсе бар. Тегенди-мондый өчпочмак түгел, неевклид өчпочмагы, – диде ул, хәйләкәр елмаеп.

Лобачевскийның кулын каты кысып, ишеккә юнәлде, әмма бусагада тукталып калды.

– Куна килегез, Николай Иванович! Иртә таңнан балыкка барырбыз. Якшәмбедә генә булса да геометриягезне онытып торырсыз, – диде һәм, гадәттәгечә, татарчалатып хушлашты: – Сау булыгыз!

Хәлфин җитез атлап чыгып киткәч, Лобачевский бераз вакыт, елмаеп, колак салып торды. Коридорда аяк тавышлары тәмам ишетелми башлагач кына, минералларны йомшак ояларына урнаштырып, китаплар һәм приборлар шкафын бикләде. Пальтосын кигәндә, Хәлфин урындык башына элеп калдырган мамык шарфны күреп, тагын елмайды.

– Рәхмәт, әнием! – дип куйды ул акрын гына һәм шарфны тырышып-тырышып муенына урады…

Көнозын баш ватканнан соң арыган булуына да карамастан, Лобачевский турылыклы дусты Хәлфин өенә бик рәхәтләнеп барырга уйлады. Шуларга барып, ара-тирә ял итеп кайткалый шул. Башка вакытын эшләп уздыра. Фән белән шөгыльләнә, лекцияләргә хәзерләнә. Үз фәннәреннән тыш әле тагын чит илләргә командировкага киткән профессорлар өчен дә укый, ул – физика-математика факультетының деканы, төзү эшләре һәм нәшрият комитетларының башында тора, профессор Дунаев авыру сәбәпле, Казан уку һәм укыту округы идарәсенең даими заседателе дә. Алгебра дәреслеген язарга таң белән торып утыра һәм ике-өч сәгать дәртләнеп эшләп ала. Җитмәсә тагын, өйдә хуҗалык эшләре дә аның җилкәсендә… Университет квартирасында яшәү кыенлашкач, берәүнең өенә күченгәннәр иде, – анда да бик мәшәкатьле булып чыкты. Энесе Алексей бөтенләй чит кеше төсле, английский клубта ашап-эчеп йөри…

Лобачевский бу турыда Хәлфиннәргә барганда уйлады.

Хәлфиннәр нәселләре белән мәгърифәтчеләр булганнар. Бабалары Сәгыйть Пётр патша әмере белән төзелгән Адмиралтейство конторасында тылмач булып эшләгән («Татар бистәләренең депутаты» дип йөрткәннәр), аннан Казан гимназиясендә 16 ел буена шәрык телләре укыткан[82]. Уллары Исмәгыйль белән Исхак та шул ук гимназиядә 15 ел укытканнар. Хәзер исә, 1800 елдан башлап, Исхакның улы Ибраһим да укыту эшенә кереште[83]. Беренче Азия типографиясенә цензорлык итә. Университетта шәрык телләре һәм әдәбияты адъюнкт-профессоры. Бер үк вакытта гимназиядә укыта. Үзенең кече уллары да шунда укыйлар. Олылары инде белем алып, зыялы булганнар. Аның хәтта җәмәгате дә укымышлы ханым иде. Өйдә француженка-гувернантка тоталар. 1820 елларда Казан университеты каршында татар гимназиясе ачу мәсьәләсе кузгатылгач, Ибраһим Исхакович яңа мәктәп өчен кирәк булачак уку әсбаплары хәзерләүгә, гимназия курсларында укыла торган дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итүгә керешкән иде, ләкин Магницкий бу эшне бөтенләйгә туктатты.

Хәер, Хәлфиннәр белән Лобачевскийның аеруча нык дуслашып китүенә Магницкийның файдасы да тиде. Аның тарафыннан «зарарлы» дип бәяләнгән һәм утка ягарга хөкем ителгән китапларны Хәлфиннәр өенә ташуны икәү бергә башкардылар. Хәзер инде, бер сөйләшә башласалар, төн уртасы җиткәнне дә сизмиләр. Бу өйдә җырга, музыкага хөрмәт белән карыйлар, матур әдәбиятны күп укыйлар. Чәйдән башка нәрсә эчмичә, монда шулай матур итеп күңел ача белүләренә Лобачевский һәрвакыт сокланып карый һәм үзе дә уен-көлкегә бик теләп катнаша торган иде. Тик менә авыруы гына бераз вакытка ул йорттан мәхрүм итте. Ихтимал, шуңа күрәдер бүген Лобачевский тизрәк барып җитәргә ашыкты.

Ләкин каршы искән көчле җил аңа кызу барырга ирек бирмәде, үткен кар бөртекләрен битенә китереп бәрә-бәрә, башын читкә борырга мәҗбүр итте. Әле иртән генә шул кар бөртекләренең камиллегенә сокланып барган иде бит. Юк, монда яка күтәреп кенә эш чыкмаячак, «барабыз» га утырырга туры килер.

Балык базары мәйданында буш чанага утыргач, татар агае, пар атның дилбегәсен тарткалап:

– Кая барабыз, князь? – диде.

– Иске бистәгә, Ибраһим Хәлфиннәргә, – дип җавап кайтарды Лобачевский, битен якасы белән томалап.

– Әйдә, кузгалыгыз, малкайлар! – Абзый чыбыркысын чыжлатып бер селтәп җибәрде, атлар җитез генә элдертеп алып киттеләр. Болак аркылы салынган Татар күперен чыккач та, Кабан күле буйлап сулга борылдылар. Бераздан атлар Екатеринский[84] урамы белән ике арадагы тыкрыкка килеп керделәр дә ике катлы йортның капка төбенә туктадылар.

Якында гына ак мәчет. Аның озын манарасыннан ишетелгән кичке азан тавышы җил белән бергә тәбәнәк өй түбәләреннән йөгереп үтте.

Лобачевский урам як ишекнең кыңгыравын тартуга, авыр ишек тупсасына чаклы ачылып китте. Хәлфиннең өстендә җилән, башында түбәтәй, ул бер кулына авыр җиз шәмдәл тоткан, икенчесе белән утны җилдән ышыклый иде.

– Кыңгырау тавышы ишетелүгә, «Николай Иванович килә» дип, Арсланбигебез бөтен өйне аякка бастырды, – дип көлә-көлә сөйләде өй хуҗасы. – Рәхим итегез, кадерле кунагыбыз булыгыз!

Алар алгы бүлмәгә килеп керделәр. Николай Иванович, өстеннән пальтосын салып элүгә, шунда ук үзен бер төркем кешеләр арасында күрде.

Кунак, елмаеп, кулын күкрәгенә куйды да хуҗа хатынга үзе белгән татар сүзләрен әйтеп сәлам бирде. Каратут йөзле Хәбибҗамал ян бүлмәнең ишеге төбендә мөлаем гына басып тора, яшел ефәк чаршау арасыннан аның ак яулык бәйләгән башы һәм алтын беләзек кигән куллары гына аермачык күренә иде. Гәрчә рус телен начар белсә дә, Лобачевскийның тырышып-тырышып татарча сөйләвенә җавап итеп, русча эндәшергә булды:

– Здоров яхши? – дип елмаеп сорады ул.

– Яхшы, – дип татарча җавап кайтарды кунак һәм, башын иеп: – Рәхмәт, – диде.

Хәбибҗамал, аның сулган йөзенә караган килеш, үзенең алсуланып торган бит алмаларын ике яктан кысып:

– Ай-яй, әфәндем! – диде һәм башын селкеп куйды. – Зачем не кушай?

Лобачевский, көлә-көлә, татар сүзләре эзләде. Шул вакытны әнисенең җилкәсе аша унҗиде яшьлек Гайнелҗамал карады. Европача киенгән сылу кызның башындагы калфагы да бик килешә. Калфагына беркеткән бик юка йон шәл үтәли калын кара чәч толымнары күренеп тора. Аның тезгә җиткән толымнары, зифа буе, каратутлы нәфис йөзе сокланырлык матур иде.

– Charmante![85] – диде Лобачевский, җиткән кыздан күзен ала алмыйча һәм, шаяртып, аңа шәрыкчә баш иде.

Гайнелҗамалның йөзе тагын да ныграк кызарды, һәм ул, оялчан гына баш иеп җавап биргәч, әнисе белән янәшә басып торган гувернантка мадам де Фуасье артына ышыкланды.

– Ни өчен Николай Ивановичка җавап бирмисең? – дигән булды әтисе, шаяртып.

Хәлфин, шәмен сүндереп, җиз шәмдәлне почмактагы өстәлгә утыртты һәм кызына тагын нәрсәдер әйтергә теләде, әмма нәкъ шул чакта әнисе артыннан Арсланбик атылып килеп чыкты.

– Николай абый! – диде ул, урамдагы кебек кычкырып. – Николай абый! – Аның энҗе белән чиккән кара түбәтәе такыр башыннан төшеп китте, ә үзе, йөгереп килеп, кунакның иелгән муенына асылынды.

– Исәнме, егет, саумы! – диде Лобачевский ягымлы тавыш белән. Малайны күкрәгенә кысып тоткан килеш, ул, иелеп, идәннән түбәтәйне алды. – Мә, тот түбәтәең!

Арсланбик яхшы белә – кунак абыйсы бервакытта да буш йөрми, хәзер дә менә түбәтәйне чикләвек һәм конфет белән тутырды. Тәмам күңеле булган малай, түбәтәен ике кулы белән ике читеннән тотып, әнисенә ашыкты. Лобачевский янына оялып кына озын зифа буйлы, яңа казаки һәм кара бәрхет түбәтәй кигән олы малайлары Салих килде. Аның артында уртанчылары – шаян гимназистлар Шаһингәрәй белән Шаһиәхмәт – профессорның игътибарын тартыр өчен, яңа мундирларының күкрәкләрен киерә төшеп, әледән-әле шпагаларын рәтләделәр.

Шуннан Хәлфин:

– Ягез, кунак төшерү йоласын шуның белән тәмам итик! – диде һәм, кунакны култыклап алып, агач баскычтан өске өйгә – үзенең кабинетына юнәлде. Гимназист улы Шаһингәрәйгә: – Иптәшләреңне[86] ашарга дәшәрсең, – диде.

Кабинетка кергәч, Николай Иванович, йомшак креслога утырып, портфеленнән кулъязма тартып чыгарды.

– Ибраһим Исхакович, – дип, хуҗага мөрәҗәгать итте ул, – сезнең ярдәмегезгә мохтаҗмын. Профессор Эрдман сезгә яхшы мәгълүм «Серләр хәзинәсе»[87] н немец теленә тәрҗемә иткән. Мин шул поэманы студентлар өчен уку китабы сыйфатында кулланырга тәкъдим керттем. Шуннан попечитель әмере белән университет советы профессор Фукс һәм миңа поэманың тәрҗемәсен тикшереп бәя бирергә кушты. Магницкий фикере буенча, мөселман шагыйре үзенең әсәрендә Иисус Христосны тиешенчә хөрмәтләп искә алмый икән. – Лобачевский иңнәрен сикертеп алды. – Оригиналын белмәгәч, мин ул мәсьәлә хакында да, шулай ук тәрҗемәнең сыйфаты хакында да фикер йөртә алмыйм. Ә сез, Ибраһим Исхакович, гарәп-фарсы телләрен шәп белү өстенә немецчаны да…

– Анысы немецчаны белүем sehr mittelmassig[88], – дип, Хәлфин кунагының сүзен бүлдерде.

– Сез инде кирәгеннән артык тыйнак, Herr Chalfin[89], Венада басылучы «Fundgruben des Orients»[90] журналын укучылар, әйтик, борынгы ярлыкларга биргән аңлатмаларыгызны бик хуплап каршы алдылар, – диде Лобачевский, елмаеп. – Димәк, безгә дә ярдәм күрсәтә аласыз. Немец телендәге менә бу тәрҗемәне фарсыча оригиналы белән чагыштырып чыгарга кирәк. Шуңа өстәп, Ибраһим Исхакович, кайбер фарсы сүзләрен дә аңлатып бирсәгез иде. Мин аларны билгеләп үттем. Әйтик, менә… – Профессор кулъязманы ачты, андагы исемнәрне укыды: – Мөштәри, Һарут, Зөһрә дигән исемнәр…

 

– Анысын аңлатуы берни түгел аның. Мөштәри – Юпитер планетасы. Ләкин бу очракта күчермә мәгънәдә алынган: тапкырлык пәйгамбәре булырга тиеш, Һарут белән Марут – фәрештәләр. Ислам әһелләре өйрәтүенә караганда, ул ике фәрештә гөнаһлы адәм балаларына нәфрәт белән караганнар. Ходай Тәгалә аларны, сынар өчен, кеше сурәтенә кертә дә Җиргә иңдерә. Әмма фәрештәләр бик тиз сынаталар: Җирдә алар Зөһрә исемле бер бик гүзәл кызга икесе дә гашыйк булалар һәм гөнаһка батып бетәләр. Ходай Тәгалә, ачуланып, аларны Кыямәт көнгә кадәр чыкмаслык итә – төпсез коега сала. Ә менә аларның гөнаһ юлына кереп китүләренә сәбәпче булган Зөһрә чибәр һич тә гаепләнми, чөнки ул ару-пакь була. Шуннан ул күккә аша, гүзәллектә тиңе юк таң йолдызы, сезнеңчә әйтсәк, Венера планетасы булып кала.

– Карагыз инде, Венера һәрвакытта да, антик легендалардагы төсле, җиңел холыклы булмаган икән бит, – диде Лобачевский, елмаеп. – Менә бит шәрык телләрен белмәү безне нинди бай әдәбияттан мәхрүм итә.

– Ай рәхмәт, исемә төшердегез! – Хәлфин җитез генә урыныннан торды да шүрлектән яшел сафьян тышлы, бераз таушалган кулъязма китапны алды. – Китап кибетендә һич уйламаган җирдән менә шуны таптым. Җәләлетдин Руминың «Мәснәви» дигән философик поэмасы. Нинди матур күчереп язганнар! Каллиграфияне тикмәгә генә сәнгать белән бер дәрәҗәгә куймаганнар шул.

Лобачевский ачык китапка күз салды. Озак еллар үтүгә карамастан, язуы бозылмаган, шул килеш сакланган. Николай Иванович соклануын әйтергә дә өлгермәде, Хәлфин китапны үзенә тартты.

– Хәзер мин сезгә кирәкле җирен табам. Тыңлагыз, менә нәрсә дигән:

 
Офтобе дар яке зарра ниһон,
Ногаһан он зарра бикшояд даһон.
Зарра-зарра гардад афлоку замин,
Пеши он хуршед, чун җаст аз камин.
 

Лобачевский елмаеп башын чайкады.

– Гафу, гафу, сез фарсыны белмисез бит әле. Мин тагын сезне шаккатырмакчы булам, – диде Хәлфин, уңайсызланып. – Ярый, хәлдән килсә, тәрҗемә итеп карыйк. – Һәм ул, ачык китаптан күзен дә алмыйча, акрын гына мәгънәсен әйтә башлады:

 
Һәр атомда бер кояш яшеренгән,
Кинәт кенә ул атом телгә килергә мөмкин.
Бөтен җирне вак-вак тузан итәр,
Яшеренгән кояш иреккә чыкса әгәр.
 

– «Һәр атомда бер кояш яшеренгән!» – дип дәртләнеп кабатлады Лобачевский. Ул, урыныннан торып, бүлмә буйлап йөренергә кереште. – Һәр атомда… Кайчан һәм кайда яшәгән ул шагыйрь?

– Алты йөз ел элек. 1207 елны Кече Азиядә, Румда туган. Фамилиясен дә шуннан алган.

– Даһиларча алдан күрә белү түгелмени бу?! – Николай Иванович креслосына кире килеп утырды. Өстәл өстендәге вазадан карандаш алганда, вазаны чак кына идәнгә төшереп җибәрмәде.

– Кабатлагыз әле, Ибраһим Исхакович, хәзер үк теркәп куярга кирәк.

Хәлфин, әлбәттә, аның хәлен аңлый иде: тиз-тиз куен дәфтәренә язганын зур кызыксыну белән күзәтеп утырды.

– Кызганычка каршы, мин физик та, философ та булмаганмын. Шулай да бу шигырьнең асылында яткан философиянең, фикернең искиткеч олылыгын күңелем белән сизәм.

– Үлемсез фикер! – диде Лобачевский, дәрткә бирелеп. – Бүгенге көнгә кадәр фән өчен дә сер булып килгән күренешләрнең асылын ачарга омтылу – кеше акылы өчен шуннан олы теләк булыр микән!.. Бу чаклы кыю фикер!..

Ул куен дәфтәренә әле генә язып куйган юлларны яңадан пышылдап кабатлады. Аннары, тыныч кына утырып тора алмыйча, тирән уйга батып, озын һәм тар кабинетның буеннан-буена йөренергә тотынды.

Тынлыкны хуҗа бозды:

– Николай Иванович, без әле ул философ шагыйрь турында кабат сөйләшербез, һәрхәлдә, ахыр сөйләшүебез булмас кебек. Әмма хәзер бит Рамазан ае түгел, ураза тотмыйк, түбән төшик. Анда инде һәммәсе җыелып беткәннәрдер, безне көтеп утыралардыр.

Лобачевский йөрүеннән туктады, чәчен сыпырып алгач, оялчан кыяфәт белән:

– Гафу үтенәм! Бераз уйга калынган. Әйдәгез! – диде.

Иркен генә ашау-эчү бүлмәсе. Биек тәрәзә төпләрендәге чүлмәкләрдә бальзамин һәм яран гөлләре үсеп утыра. Бер стенада кыйммәтле рамга шәмаил язып куелган. Аннан тыш, гәрчә шәригатькә сыеп бетмәсә дә, табигать күренешләрен сурәтләгән картиналар да бар. Ике диван арасында пыяла шкафлар булып, алар эченә матурлап чынаяклар тезелгән.

Озын өстәл тирәсенә, чыннан да, ир-ат халкы җыелып өлгергән; Хәлфиннең үз уллары һәм аның тәрбиясендәге гимназистлар өй хуҗасы белән кунакны олылап аягөсте көтеп алдылар. Шәригать ирләрдән йөз яшерергә кушканлыктан, бүлмәдә хатын-кыз күренмәде.

Лобачевскийны иң түргә, хөрмәтләп, йомшак мендәргә утырттылар. Хуҗа үзе өстәлнең аргы башына утыруны кирәк тапты: аннан аш өендәгеләргә әмер бирергә җайлы иде. Аш-суны олы малае Салих ташып торды. Асрауларны чыгармадылар.

Бу йортта тәмле ашыйлар, күп ашыйлар. Гадәтләре шулай. Башта чәй янына баллы сумсалар, корт-май куела, аннары пилмән, аның артыннан өчпочмак, гөбәдия килә.

Лобачевский бу өйдә үзен бик иркен тота. Гимназистлар да, күрәсең, ияләшеп җиткәннәр – һич тартынмыйлар кебек. Ә инде кадерле кунак белән янәшә утырган Шаһингәрәй – Хәлфиннең гимназист улы – кунакны кыстаудан бушамый: «Менә монысыннан җитешегез әле, Николай Иванович, каймаклы катыктан… Монысы тозлы карбыз… Юк, юк, сез әле авыз итмәдегез: бозау теле ул… Николай Иванович, безнең халык «Аш – ашка, урыны башка» ди. Барыннан да авыз итәргә кирәк».

Лобачевскийның елмайганын күреп, малай кычкырып көлеп җибәрде. Табын янында нинди әдәпсезлек ул дигән сыман, әтисе аңа күз кырые белән генә карап куйды. Уңайсыз хәлдән малайны кунак үзе коткарды.

– Ибраһим Исхакович, Шаһингәрәй минем гимназиядә казна исәбенә укыганымны белми икән әле, – диде, аның җилкәсенә кулын салып. – Нигъмәттән баш тарта торган кеше түгел мин, Шаһингәрәй. Сезгә килгәч кыстатып утырмыйм инде: татар ашларын аеруча яратам.

– Алай булгач, менә монысыннан җитешегез әле, – диде малай, куанычын кая куярга белмичә, һәм өсте ябык ниндидер мискине аңарга якынрак китерде.

– Юк инде, бүтән урыным калмады, – дип, Лобачевский баш тартырга мәҗбүр булды. – Бер стакан катык кына эчәм дә, гәп корып җибәрербез.

– Фән турындамы?

– Әйе, фәнне дә читтә калдырмабыз.

Гимназистлар, ашаудан туктап, аңа таба борылдылар.

– Кичә гимназиягә кергән идем, татар һәм башка милләт малайларының ничек укулары белән кызыксындым. Кызганычка каршы, сезнең халык анда аз укый. Шулай ук мактанырлык уңышларыгыз да юк икән. Икенче бер телдә укуы җиңел түгел икәнен аңлыйм мин. Тик менә шуннан чыгып кайберәүләр «азчылык милләт балалары укуга сәләтсез» дигән нәтиҗә чыгарсалар, күңелсез булыр. Андый нәтиҗәне сез чыгарттырмаска тиешсез. Халкыгыз борын-борыннан белемгә омтылган. Аталарыгыз, бабаларыгыз нинди зур кыенлыкларны җиңеп укырга тырышканнар.

Озын җиз шәмдәлләргә утыртылган шәмнәр профессорга карап сүзсез калган яшүсмерләрнең борчулы йөзләренә тонык кына якты сипте. Бу сөйләшү аларның хәтерләренә мәңге онытылмаслык булып кереп урнашачак иде.

Табын яныннан дәррәү кузгалдылар. Гимназистлар кече өйгә чыктылар, хуҗалар исә кунак бүлмәсенә, икенче катка менделәр.

Хәлфиннәрнең бу бүлмәләре кечерәк кенә бер музей төсле иде. Ике җиргә асылган зиннәтле шәмдәлләр бүлмәне мул итеп яктырта. Идәнгә зур палас җәелгән, ә стеналарга бизәкле ефәк тотылган. Бер башта шундый ук ефәк чаршау корылган.

Лобачевский стена буена тезелгән шкафлар янына килде. Кызыл агачтан эшләнгән бу биек шкафларда милли музыка кораллары саклана. Хәлфин аларны озак еллар буе җыеп килә. Берәр җирдә сирәк очрый торган уен коралы барын ишетсә, хәзер шунда чыгып китә, ерак дип тормый.

Бу сазларны, кифарларны, кош сөягеннән эшләнгән флейталарны, тыйбелләрне, быргыларны, карнайларны, курайларны, нәкъкарларны, гөсләләрне, озын һәм кыска смычоклы скрипкаларны Лобачевский һәрвакыт бик рәхәтләнеп күздән кичерә иде. Шкафлардан читтәрәк заманасына күрә яңа клавесин тора.

– Хәзер дә коллекциягезне тутырасыз булыр? – дип кызыксынды Лобачевский.

– Әлбәттә, шулай, – диде Хәлфин һәм дәртләнеп сөйләргә кереште: – Үзем дә чыккалыйм, эзлим, сорашам. Кайчак өйгә үк китереп бирәләр… Бушлай түгел, әлбәттә… Минем бабай скрипканы бит үзе ясаган. Менә нинди шәп нәрсә! – Хәлфин бер шкафтан алтынсу-сары төстәге скрипканы алды. – Бабайның үләр алдыннан ясап калдырган соңгы скрипкасы, – диде ул акрынрак тавыш белән.

Скрипканы сул кулына күчереп, уңы белән смычокка сузылды. Һәм шулвакыт аның нечкә нәфис бармакларының берсендә патша бүләк итеп биргән бриллиант кашлы йөзеге җемелдәп күренеп китте.

– Менә аның яраткан көе, – диде ул уйчан кыяфәт белән. – Борынгы көй…

Смычок кылга юньләп кагылырга да өлгермәде – скрипка моңлы бер озын көй сызып җибәрде. Бу көй Лобачевский моңа кадәр ишеткән борынгы көйләрдән ничектер аерылып тора иде. Хәлфин, уйнавына бирелеп китеп, бөтенләй онытылды, еш-еш сулу алды, күзен яшь пәрдәсе томалады. Ниһаять, смычок борынгы скрипканың кылларын соңгы тапкыр сызып алды да, бриллиант кашлы йөзек кигән кулга ияреп, түбән төште. Ләкин аннан соң да әле шактый вакыт бүлмәдә тынлык сакланды, гүя һәркем үзенең йөрәк тибешен тыңлый иде.

Хәлфин беркемгә дәшми, беркая карамый – аның скрипка һәм смычок тоткан куллары хәлсезләнеп салынып төшкән.

Лобачевский беренче булып исенә килде һәм Хәлфинне кысып кочаклап алды.

– Рәхмәт, дустым! Зур рәхмәт! – диде ул татарча. Аннары, дулкынлануын яшерә алмыйча һәм яшерергә дә теләмичә: – Ибраһим Исхакович, сезнең уйнавыгыз минем кебек корыган-кипкән математикны да әллә нишләтеп җибәрде. Тагын уйнасагыз иде, – дип үтенде.

Хәлфин тирән итеп бер сулап куйды, скрипкасын назлап кына күкрәгенә якынайтты да смычок тоткан кулын югары күтәрде. Бу юлы, скрипкага ияреп, нечкә һәм саф бер тавыш җырлап җибәрде. Көтелмәгән бу матур тавыш кунакны борылып карарга мәҗбүр итте. Яртылаш ачылган чаршау янында ана белән кыз кочаклашып басып торалар. Гайнелҗамал, музыка тәэсиренә бирелеп, үзе дә сизмәстән җырларга керешкән иде. Аның саф тавышы скрипка моңын тагын да гүзәлрәк итте. Көй беткәч, кыз оялып тизрәк чаршау артына яшеренергә теләде, әмма Лобачевский аны туктатып калды:

– Бик матур җырладыгыз, тик барын да аңлап кына җиткерә алмадым. Сөйләп бирегез әле, – дип үтенде.

– Татар кызының киләчәк караңгы язмышы турында сөйләнә бу җырда, – дип, кызы өчен Хәлфин үзе җавап кайтарды һәм кызына тынычланырга мөмкинлек бирде. Шунда кинәт дәртләнеп башын селкеп алды. – Нәрсә булды соң әле миңа? Хәзер инде берәр күңелле көй уйнарга кирәк. Тыңларга теләгегез бармы? Ягез әле, балалар, «Җизнәкәй» не җырлагыз әле.

Гайнелҗамал белән Салих бер-беренә карашып алдылар һәм, көлешеп, бүлмә уртасына кара-каршы чыгып бастылар. Хәлфин смычогын күтәрде – кунакны таң калдырып, күңелле шаян көй яңгырады. «Җизнәсенә» хәйләле караш ташлап, «балдыз» җырлый башлады:

 
Тау башында дүрт казык,
Җизнәкәй,
Тау башында дүрт казык,
Җизнәкәй…
 

Салих яңа чыга башлаган мыегын бөтергән сыман итте, бөеренә таянды һәм җырның дәвамын җырлады:

 
Бер үпкәннән юк язык,
Балдызым-ялгызым.
 

Аннары ул гайрәтләнеп аяк тибеп алды, як-ягына каранды. Башкалар да кушылып, күмәкләшеп аның сүзләрен кабатладылар:

 
Бер үпкәннән юк язык,
Балдызым-ялгызым.
 

Яшьләрнең чын күңелдән кәефләнеп китүе, җырлашуы Лобачевскийга да тәэсир итми калмады. Ул рәхәтләнеп көлде, җырның аерым сүзләрен хәтта кабатлап та карады. «Нинди күңелле бит, халык көе, бернинди ясалмалык, фальшь юк», – дип уйлап алды ул.

«Балдыз», күзләрен уйнатып, «җизнәсенә» бер карап куйды:

 
Аякларың ник кәкре,
Җизнәкәй?
Аякларың ник кәкре,
Җизнәкәй?..
 

Салих уңайсызланып җавап кайтарды:

 
Читек-кәвеш кигәнгә,
Балдызым-ялгызым…
 

Җыр белән, уен-көлке белән кышкы озын кичнең үткәне сизелми дә калды. Ашау-эчү бүлмәсендә тагын самовар күренде. Чәйдән соң, йоклар алдыннан, шау-гөр килеп саф һавага чыктылар.

Лобачевскийның бик күптәннән мондый тыныч, мондый каты йоклаганы юк иде…

81Кристаллографиянең бу төп законын – ике кыр арасындагы почмакларның даимилек законын 1669 елны Дания галиме Н. Стено ачкан.
82«Азбука татарского языка» (1774), «Русча-татарча лөгать» (1785), «Краткая грамматика» (1785), «Татарский словарь» (1785) һәм башка китапларны язган.
83Ул да шактый гына китаплар язган, шулар арасында: «Азбука и грамматика татарского языка (1809), «Жизнь Чингиз-хана и Аксак-Тимура» (1819), «Хрестоматия» (соңгысы өчен император аңа бриллиант кашлы йөзек бүләк иткән).
84Хәзерге Тукай урамы.
85Сокландыргыч! (фр.)
86Хәлфин тәрбиясендә читтән килгән җиде татар малае булып, алар ишегалдындагы кече өйдә яшиләр һәм шуннан гимназиягә укырга йөриләр. Хәлфин аларның үз-үзләрен ничек тотулары һәм укулары белән даими рәвештә кызыксынып тора. Казан гимназиясендә татар балалары элек-электән укысалар да, казна хисабына укучы христиан балалары белән бергә яшәргә аларның хаклары юк, ә Магницкий андый карарның төгәл үтәлүен бик тырышып күзәткән.
87«Серләр хәзинәсе» – азәрбайҗан халкының бөек шагыйре һәм философы Низами Ганҗәви (1141–1211) әсәре.
88Бик уртача, мактанырлык түгел (нем.).
89Хәлфин әфәнде (нем.).
90«Шәрык гәүһәрләре» (нем.).