Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

– Сез нәрсә, декан әфәнде, туган энегезне – технология адъюнкты Алексей Лобачевскийны акылга утыртмыйсыз? – диде ул, әдәп саклап тормый гына. – Күпме вакыт үтте, ә аның һаман әле Себергә сәяхәт итүе турында докладын да, шулай ук Пермь губернасыннан университетка җибәргән минераллары турында мәгълүмат та язып тапшырганы юк. Без аның ул сәяхәтен бушка вакыт уздыру, казна акчасын туздыру дип бәяләргә мәҗбүр булабыз. Карап торсаң, акыллы гына кеше инде, технологияне, химияне, физиканы шактый тирән үзләштергән, шуның өстенә математика һәм әдәбият өлкәсендә дә мәгълүмат туплаган галим… Әлбәттә, аның күз буяу һәм ялагайлану гадәте юк, ләкин үзен шулай тоту бер дә ярый торган эш түгел… Университет аны кеше итте. Абыйсы буларак та, начальнигы буларак та сез аңа…

– Галиҗәнап, минем энем балигъ булган кеше, үз акылы бар. Университет аның үсүен генә тоткарлады: иптәшләре һәммәсе профессор булдылар, ә ул…

– Аны ни рәвешле профессор иттерергә кушасыз соң?! Мин бит аның турында яхшы беләм. Нык эчә, төрле купецлар, завод хуҗалары белән әшнәләшә, хезмәтен күңел биреп башкармый. Бозыклыгы һәм үз-үзен тотышы белән галим исеменә тап төшерә. Ректорга язган хатымда мин Алексей Лобачевскийга шелтә белдерергә боердым…

Кем доносы булыр бу? Никольский язганмы, әллә Владимирскиймы? Энемнең холкын яхшы беләм: профессор итеп күтәрмәсәләр, ул университетта калмаячак. Хәзер энем өйдә бер ялгызы: әнием, Сез дә, мин дә юк. Үзен кулга ала алмыйча, берәр нәрсә эшләп ташламасын дип куркам. Менә шуңа күрә, сөекле әнием, Сезгә хәзер үк Назар Рәхмәтуллович белән бергә Казанга китү хәерле булыр төсле.

Кешенең бит язмышны үзгәртә алмаган, кайсы якка юнәлергә белмичә аптырап, караңгылык эчендә калган чаклары да була. Андый вакытта, киләчәк турында кайгыртмыйча, бүгенге көн белән яшәүдән башка юл калмый.

Безнең Алексей хәзер нәкъ әнә шундый хәлдә. Уралдан кайткач, ул, Казандагы мәхшәрне күреп, бөтенләй югалып калган булса кирәк. Бүгенге авыр шартларга каршы торып, ерак киләчәккә ышанып яшәргә ул үзендә рухи көч тапмаячак.

Сөекле әнием, мин күңелем белән сизеп торам: тиздән нинди дә булса бер бөек фәнни ачыш булачак һәм шул кешелек дөньясын алга, прогресска илтәчәк. Ул ачыш, ихтимал, очраклы бер күренеш кенә булмас, бәлки моңа кадәр яшәп килгән фән дөньясын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә ирешелер. Әйе шул! Мин моның шулай булачагын тәгаен беләм.

Сөекле әнием, Петербург яңалыклары һәм үземнең шөгылем турында да берничә сүз әйтеп китим.

Аракы эчмим, кием сайламыйм, карта уйнамыйм. Концертларга йөрим. Игълан күрүгә, кесәм белән киңәшеп алам да шунда чабам. Ике тапкыр театрда булдым. Россининың яңа операсын тыңладым. Халык гаҗәп күп йөри: ике баруымда да театр тулы иде. Семёнова дигән яшь кенә, чибәр генә актриса күңелемне тәмам сихерләде бит. Сез инде, әнием, гашыйк булган дип уйларсыз. Юк, гашыйк булмадым, шулай да көннәр-төннәр буе карап торыр идем мин аңа. Тамашачыларга бик зур ләззәт бирә, гаҗәп оста уйный торган актриса ул.

Театрда Сергей Тимофеевич Аксаковны очраттым. Ул нык юанайган, сәнгатьне өйрәнеп, театрдагы спектакльләр турында мәкаләләр яза башлаган. Григорий Ивановичның дачадан кайтып җитмәгәнлеген әйтте. Пушкин да монда юк: азатлык турындагы шигырьләре өчен аны көньякка сөргәннәр икән.

 
Ышан, иптәш: безне үзенә тарткан
Бәхет таңы балкып туар ул, –
Россия уяныр йокысыннан
Һәм патшалык җимереге өстенә
Исемебезне язып куяр ул!
 

Әнием, Сезгә бу шигырь ошыймы? Матур язылган бит? Әдәбиятыбызда бу иң зур яңалык, иң зур казаныш, тик менә беркайда бастырып чыгарырга мөмкинлек булмавы гына кызганыч.

Ике көнемне Иван Михайлович Симонов белән бергә үткәрдем. Аны күрүемә бик сөендем. Ул мине үзе белән өстерәп йөрде. Кая гына бармасын – «Россия Колумбы» дип шау-гөр киләләр, кул чабып каршы алалар, һәм, күрәсең, башкаланың шулай каршылавы аңа беркадәр начар тәэсир иткәндер. Петербург салоннарында аңа мәдхия җырлыйлар, һәм ул артык һаваланып киткән. Мондый нәрсә, әлбәттә, минем кәефемне кырды. Иске дуслыкны кайтарып ала алмадык, шунысы кызганыч…

Башкалада мин күпне күрдем, күпне белдем. Сөекле әнием, Сезгә шуны да әйтергә тиешмен: галантерея кибетләренә кергән идем. Әйбер тану сәләтем гәрчә булмаса да, бер тукыманың бизәге бик ошады, яңа тоелды, һәм мин аны алмый түзә алмадым. Сөекле әнием, шуны Сезгә җибәрми кала алмыйм. Туган көнегезгә кадәр барып җитсен иде инде. Көне туры киләме, юкмы – анысын белмим, тик Сезне тәбрик итәм, кулларыгызны үбеп, сәламәтлек һәм шулай ук иминлек телим. Янә минем Сездән читтә яшәгән көннәрем тизрәк үтсен дип теләп калам.

Хушыгыз, сөекле әнием, Казанга кайтып җиткәч, Ибраһим Исхаковичка һәм аның җәмәгатенә миннән сәлам тапшырыгыз: аларның кунакчыл өйләрендә үткән кичләрне мин һаман сагынам. Мине истә тотучыларның һәммәсенә сәлам әйтегез.

Сезне бик нык яратучы улыгыз Николай

Яңа дөнья

1

Газаплы эзләнүләрдән соң, Николай Лобачевский моңарчы беркем күрмәгән, беркем ишетмәгән «Яңа дөнья» га[78] – неевклид геометриясенә якынлашты. Аның юлына дәһшәтле томан пәрдәсе корган нәрсә Евклидның бишенче постулаты булды. Томан артыннан чак беленерлек булып ерак җирләр күренеп, бер үк вакытта шик тә тудырды, күңелне дә үзенә тартып торды. Максатка ирешү авырлашкан саен, Лобачевский аңа ныграк ашкынды.

Даһи кешегә бөек ачыш ясавы берни тормый, дип уйлаучылар да юк түгел. Очраклы рәвештә агачтан өзелеп төшкән алма, янәсе, Ньютонга тарту көче законын ачып биргән. Чынында исә мондый ачыш – бик күп эзләнүләр нәтиҗәсе. Алманың ботактан өзелеп төшкәнен кемнәр генә күзәтеп тормаган, тик аларның берсе дә мәшһүр законны ача алмаган. «Мондый фикер ничек итеп башыңа килде?» – дип сорагач, Ньютон: «Гомерем буе шуны уйладым бит», – дигән, имеш.

Лобачевский да нәкъ шундый хәл кичерде.

Гадәттәге көннәрнең берсендә ул, иртән торып юынганда, маңгаена салкын су тидерде һәм нәкъ шул чакта моңа кадәр озак еллар буе аның башыннан чыкмый йөргән «Ни өчен?» дигән сорауга җавап яшендәй балкып китте: әйе, бишенче постулат ирекле рәвештә алынган гипотеза гына, ягъни безне чолгап алган өч үлчәмле пространствоның үзлекләре турында беркадәр ихтималлыгы булган фараз итү генә; менә ни өчен ул геометрик чаралар ярдәмендә исбатлана алмый. Аның дөреслеген фәкать тәҗрибә юлы белән генә, табигатьнең үзенә мөрәҗәгать итеп кенә аныкларга мөмкин. «Мәңге яшәүче нигезләр» нең асылы шул. Бишенче постулат башка аксиомаларга бәйсез рәвештә туган. Хәзер инде аның фәнне ике өлешкә бүлеп торган ызан гына түгел икәнлеген, бәлки аның тармаклану ноктасы булуын, шушы ноктадан күп япьле һәм шул исәптән төп Евклид геометриясен дә эченә алган яңа геометрия үсеп китүен ачарга кирәк иде.

Ниһаять, Лобачевскийның башында гадәттән тыш кыю фикер туды. Әгәр Евклидның параллельлек аксиомасын[79] шартлы төстә алынган фараз итү дип кенә карыйбыз икән, димәк, аның урынына менә мондый гомумирәк постулат тәкъдим итәргә була: яссылыкта туры сызыктан читтә бирелгән нокта аша ул туры белән кисешми торган ике, өч, ун, йөз, гомумән, исәпсез күп туры сызыклар үткәрергә мөмкин. Бу постулатка һәм калган аксиомаларга нигезләп, логик юл белән – бер-бер артлы фикер йөртүләр һәм исбат итүләр ярдәмендә – яңа, моңа кадәр билгеле булмаган неевклид геометриясен төзи алабыз.

Ньютон алмасымы бу? Очраклы хәлме? Әллә инде озак еллар буена эзләнүләрнең логик нәтиҗәсеме? Шул чорда җыелып килгән акыл энергиясенең нинди дә булса этәргеч ярдәмендә гөлт итеп кабынып китүеме? Ихтимал, моны Лобачевский үзе дә аермачык сиземли алмагандыр…

Күгелҗем кәгазь табагына бер-бер артлы яңа теоремалар тезелеп китә. Лобачевский өстәленнән аерылмый яза да яза. Кеше акылына сыймый торган хәл бит: вак-вак энҗе хәрефләр күбәйгән саен, логик эзлеклелек сакланган яңа геометрик система ачыклана бара. Нәтиҗәләрнең төпле булуы ягыннан бу система бөек грекның «Нигезләр» еннән бер дә ким түгел[80]. Әмма бу Яңа дөнья моңа кадәр күнегелгән геометрик чынбарлыктан җир белән күк аерылган кебек аерылып тора. Бала вакытында ул шулай, күзләрен зур итеп ачкан хәлдә, тын алырга да куркып, Серёжа абыйсының әкиятләрен тыңлый-тыңлый, хыял дөньясына чума торган иде…

Лобачевский креслога аркасын терәп утырды; яза-яза оеган бармаклары бушап, каурый каләм өстәлгә төшеп китте. Бүлмәдә һава җитми, тын кысыла башлады.

Димәк, мәсьәлә хәл кылынды! Бишенче постулат үзенең серен ике мең ел саклаган булган. Менә хәзер шул сер ачылды, хәзер генә шушы кулы белән ул моңа кадәр беркем белмәгән дөньяны гәүдәләндерде.

Лобачевский өстәлдә таралып яткан кәгазьләрен җыеп, кинәт кенә читкә этәрде. Юк, ашыгырга ярамый. Хакыйкать дигән нәрсә бар бит әле. Меңнәрчә ел дәверендә кешеләр тормыш тәҗрибәсен туплый килгәннәр – туры сызык кисемтәләре белән почмаклар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне үзләштергәннәр. Евклид, ниһаять, барлык мәгълүматны бергә туплап, безгә таныш дөньяга шактый тәңгәл килә торган геометрик система эшләп чыгарган.

 

– Безгә күренгән дөнья… – дип кабатлады Лобачевскийның иреннәре, әмма тавышы чыкмады.

Уйларының дөреслегенә дәлилләр эзләгән төсле, утырган җиреннән сикереп торып, тәрәзә янына килде дә пәрдәне ачып җибәрде. Караңгы күк гөмбәзендә йолдызлар җемелдәшә иде.

– Космос… – диде ул, пышылдап кына. Аннары, чак кына алга иелеп, маңгаен салкын пыялага тигезде. Бердән рәхәт булып китте. – Космос – серләр хәзинәсе ул. Анда кайсыбызның геометриясе хакимлек итә икән? Евклидныкымы, әллә… минекеме? Логик фикер йөртүгә аларның берсе дә каршы килми бит. Гамәлгә сыялар. Шулай булгач, критерийны каян эзләргә һәм ничек табарга соң?

Кыршылып беткән каурыйны читкә ташлап, ул алдан хәзерләп куелган каләмнәрнең берсен алды да тиз генә карага манды, язып тутырылмый калган соңгы табакка бик ашыгып мондый юлларны өстәде: «Табигатьтән сорарга кирәк! Барлык хакыйкать шунда саклана, һәм безнең сорауларыбызга ул, һичшиксез, җавап бирер».

Каурый каләм читкә оча, өстәл кырыендагы китапка төшеп, аны пычрата, Лобачевский берни сизми утыра. Сул кулы белән башына таянган килеш, ул соңгы юлларга текәлгән. Тик ул язуны күрәме-юкмы – анысы билгесез.

Пәрдәсе ачык тәрәзәгә акрынлап кына яктылык үрмәли. Башта ул сизелер-сизелмәс кенә була, бераздан, куера барып, өстәл янында иелеп утырган кешене караңгыдан йолкып ала. Өстәлдәге кәгазь дә аермачык күренә: анда башка юллар өстәлмәгән.

Шуннан соң берничә көн рәттән Лобачевский икеләнеп йөрде. Үзенең вазифасын ул төгәл итеп үтәде, әмма туктаусыз рәвештә эчке тавышка колак салды, төнлә язып куйган сүзләре күңеленнән китмәде: «Табигатьтән сорарга кирәк!..»

Ләкин параллель сызыклар турындагы аксиоманы тәҗрибә ысулы белән сынап карау мөмкин түгел: параллель нурларның чикләнмәгән пространствода кисешмичә генә дәвам итүен кем күргән? Шул ук вакытта, бишенче постулатны дөрес дип карыйбыз икән, нинди генә өчпочмакның да эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез. Әгәр дә бу яңа геометрия дөрес икән, өчпочмакның почмаклар суммасы үзгәрүчән була. Өчпочмак зурайган саен, аның почмаклар суммасы да 180° тан кими барачак…

Аның хәтеренә күңелле походлар – геодезиядән үткәрелгән практик дәресләр килде. Нинди генә өчпочмаклар үлчәп карамадылар бит! Лобачевский кашларын җыерды. Иң зурларында да почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез булды шул. Тик менә безнең күзгә һәм үлчәү приборларына ышанырга ярыймы икән? Аннары бит әле…

– Өчпочмак зурайган саен, аның почмаклар суммасы…

Аның күз алдыннан караңгы күк гөмбәзендә җемелдәгән йолдызлар китми. Шунда, ерак космоста түгелме икән моның сере? Әгәр дә җир өстендәге өчпочмак урынына космик өчпочмакны үлчәп карасак?

Тиздән бу хыялны гамәлгә ашыру мөмкинлеге туды: Лобачевский астрономик обсерваториягә хуҗа булып алды. Обсерватория өчен урынны профессор Литтров үзе сайлаган һәм университетның ботаника бакчасындагы калку җиргә салдырган иде. Зур залның тәрәзәләре дүрт якка да карый. Гөмбәз итеп эшләнгән түбәдә меридиан буйлап ярык калдырылган. Авыр оптик приборлар нигездән үсеп менгән таш баганалар башына куелган, – идәннең селкенүе һич тәэсир итәрлек түгел. Обсерватория алдында тагын кечкенә генә бер бина булып, анысының түбәсе әйләнеп йөри һәм параллактик машина ярдәмендә күзәтүләр алып бару өчен бик уңай иде.

Обсерватория эшендә Лобачевский электән үк катнашып килде. 1815 елда яңа приборлар кайткач та, аны монда дусты Симонов чакырды. Иван Михайлович Симонов ул вакытны Олберс ачкан кометаны өйрәнә һәм күзәтүләр алып бара, профессор Литтров аңа җитәкчелек итә иде.

Литтровның Казаннан киткәненә күп еллар үтте инде. Хәзер аның урынында Симонов. Ләкин Иван Михайлович, ике ел дөнья гизеп кайтканнан соң, университетта озак эшләмәде – 1823 елның язында астрономиядән һәм физикадан кирәкле инструментлар алып кайту максаты белән чит илгә командировкага китеп барды. Тиз арада гайбәте дә чыгып өлгерде: янәсе, дөнья гизгәндә, аңарга чит илләр нык игътибар иткән булган, янәсе, хәзер инде ул Россия Колумбы буларак үзен күрсәтеп йөреячәк. Аның белән бергә физика профессоры Купфер да китте. Алар барында гәрчә астрономиядән һәм физикадан укыткаласа да, ничектер Лобачевский үзен ул фәннәрдә кунак итеп кенә сизә иде. Хәзер исә аңа, саф математика профессорына, чын мәгънәсендә астрономга әйләнергә һәм обсерваториянең хуҗасы булырга туры килде.

Ниһаять, аңарга хыялын тормышка ашырырга – зур сынау үткәрергә мөмкинлек туды. Моның өчен Җирдә урын җитми, ул космик өчпочмакны үлчәячәк!

Ә нигез итеп нәрсәне алырга? Җир орбитасының диаметрын алырга кирәк! Өчпочмакның түбәсе ролен ерак бер йолдыз – Сириус яки Ригель үтәр. Әнә шундый зур өчпочмакның почмаклар суммасы ике туры почмактан кимрәк чыгармы-юкмы? Күпмегә ким булыр икән?

Николай Иванович көндез университет эшләреннән бушый алмавына да кайгырмады – төнлә эзләнде, төнлә баш ватты. Гаҗәеп тәҗрибәнең һәр детален вак-төягенә кадәр кабат-кабат уйлады. Монда инде кайсы әһәмиятле, кайсы әһәмиятсез дип торып булмый: чылбыр буыннары кебек, һәммәсе дә кирәкле. Хәтеренә ышанып җитмичә, Лобачевский саннарны бер-бер артлы кәгазьгә төшерде. Яктылык аберрациясен дә, Җирнең, «хәрәкәтсез» йолдызның һәм, гомумән, Кояш системасының йөрешен дә исәпләп бетерде шикелле. Башлап җибәрергә вакыт җиткәндер. Тик менә… Лобачевскийның киң маңгаена яңадан-яңа җыерчыклар өстәлде. Астрономия приборлары төп-төгәл күрсәтә алмаячак бит әле, ул бәладән ничек котылырга? Шуның хикмәтен эзләп, тагын күпме йокысыз төннәр үтте! Хәер, Николай Иванович моңа артык кайгырмады: дәртле кешедән йокы болай да качучан була бит.

Менә йолдызның параллаксын, ягъни Җир диаметры белән нинди почмак тәшкил итүен белү өчен беренче билгене дә ясады. Хәзер инде көтәргә генә кала. Нәкъ ярты елдан Җир үз орбитасының икенче ягында – диаметрының аргы очында булачак. Шунда Лобачевский тагын бер билге ясар. Ярты ел озын гомер бит. Уйларын уртаклашыр дусты да юк, ичмасам. Аның йөрәк серен белмәгән кешеләр яшь профессорның табигатендә бертөрле дә үзгәреш сизмәделәр. Ул һәрвакыт тыйнак, хезмәтен һәрвакыт төгәл башкарды. Буш сәгатьләрендә исә хыял дулкыннарында тибрәнде. Балыкка барса – калкавычын хәтердән чыгарды, урманда булса – җыйган гөмбәсен куак төбендә онытып калдырды. Казанда ул онытылып йөрмәгән бер генә урам да калмагандыр.

Прасковья Александровна улының күңелендә ниндидер авыр көрәш барганлыгын сизде, тик төпченмәде. Чөнки ана мәхәббәте ул турыда сүз кузгатырга кушмады. Обсерваториядә төн буе йолдызлар күзәтеп яисә балыкта йөреп кайткан улын һәрвакыт якты йөз белән каршылады. Әнисеннән күргән бу хөрмәтне Лобачевский озак еллар сагынып искә ала торган булды. Аяк тавышын ишетеп, әнисенең еш кына күзендәге яшьне сөрткәне аның өчен, әлбәттә, сер булып калды. Лобачевский күңелендәге газаплы уйларны уртаклашмады: аңа хәзер астрономияне белүче кеше белән фән турында сөйләшүдән бигрәк әнкәсенең нурлы йөзен күрүе һәм ягымлы тавышын ишетүе кирәк иде.

Ярты ел әнә шулай узды – табигатьтән җавап алыр чак җитте. Лобачевский нәтиҗә ясарга кереште һәм дөньясын онытты.

Исәпләүләр тәмамлангач, ул тиз генә акылын җыя алмый торды. Обсерватория залының ачык тәрәзәсеннән җил бәрә. Сәгать артыннан сәгатьләр үтә. Йолдыз артыннан йолдызлар калка… Шуларның берсеннән Лобачевский җавап көткән иде – җавап булмады. Космик өчпочмакның почмаклар суммасы нәкъ 180° түгел түгелен, шулай да аерма кечкенә – үлчәү приборларының төгәл эшләмәвеннән генә килеп чыккандыр… Күк үзенең серен ачарга теләми, күрәсең. Билгесез дөньяга барып җиттем дигәндә – уңышсызлык…

Лобачевский, акылын туплап, үзен кулга алды, һәм аның иреннәре «ялгыш үлчәү бәласе… Ялгыш үлчәү бәласе…» дип пышылдаудан туктады.

Тәрәзә яныннан китеп, зал буенча йөренде, аннары яңадан тәрәзә каршына килеп басты. Әнә генә ул Ригель. Гади күзгә кечкенә генә йолдыз булып күренә, чынында исә гаҗәеп зур ут шары. Әгәр ялгыш үлчәү бәласе булмаса?..

Бу төндә Прасковья Александровна улын юкка гына көтеп утырды. Обсерваториядә ут бер сүнде, бер кабынды. Тәрәзәдән зал буйлап пошынып йөрүче кешенең шәүләсен күрергә мөмкин иде. Ана күңеле улының эше уңмаганын, шуңа тоткарланганын сизенде. Ул кабат-кабат кухняга чыкты, анда улына дип пешереп куйган ашын җылытты.

…Акрын гына ишек шыгырдаган тавышка уянып күзен ачса, бүлмә эче яктырып киткән. Прасковья Александровна, харап булдым дигән сыман, дерт итеп сискәнеп куйды да урындыгыннан торды.

– Кара инде, Николаша, йоклап киткәнмен ләбаса!.. Ашың суынгандыр, хәзер… – Ләкин шулвакыт улына күтәрелеп карады һәм, түзмәде, йөрәге әрнеп: – Николаша, бер дә генә үзеңне саклый белмисең, бөтенләй чырайсыз калгансың, – дип әйтеп куйды.

Лобачевский тиз генә җавап бирмәде. Ул, башын иеп, гамьсез бер кыяфәттә басып тора иде.

– Николаша, – дип кабатлады Прасковья Александровна һәм, борчылып, улының җиңенә кагылды. – Нишләвең инде?

Лобачевский кинәт башын күтәрде, йөзе бераз алсуланып китте. Ул, ягымлы елмаеп, әнкәсен кочаклап алды.

– Әнием, зинһар, борчылмагыз! Ялгыш үлчәү бәласе… Нәрсә сөйлим! Гафу итегез!.. Кичке ашны иртән ашау күңелле була бит. Төнозын йокламадыгызмыни?

Ләкин елмайган итеп кенә әни кешене алдап булмый икән. Прасковья Александровна гәрчә тыныч тавыш белән:

– Син нәрсә, Николаша! Йокладым, төш күрә-күрә йокладым. Хәзер иртәнге аш китерәм, – дисә дә, икенче якка борылгач, авыр көрсенеп куйды.

Уңышсыз чыккан тәҗрибәдән соң Лобачевский тиз генә аякка баса алмады. Хәзер инде ул төннәрен обсерваториядә күбрәк үткәрә торган булды. Ул ялварып үтенгәч, андый чакта әнисе йокларга ятты, аны көтеп утырмады. Ләкин ана кешенең күзенә йокы кермәде: улының үз-үзен тотышы аны тирән борчуга салды. Кайгысын ул ялгызы кичерде, беркемгә дә сөйләргә йөрәге җитмәде.

Обсерваториядә инструментлар һәм приборлар янында булу Николай Ивановичка күкнең бөек серләренә күз салырга ярдәм итә иде, күрәсең. Кичтән хәзерләп куйган каурыйлары еш кына тузып бетә, аның каравы язган табаклары артканнан-арта бара иде.

«Димәк, безнең тәҗрибәбез гадәти геометриянең бөтен исәпләүләрен дөрескә чыгара һәм аның нигезләренә исбатланган дип карарга мөмкинлек тудыра… – Лобачевский әнә шулай язды. – Хәлбуки яңа геометрия безнең хыялыбызда яши ала… Алынган өчпочмагыбыз җитәрлек дәрәҗәдә зур идеме соң?..

Уебызда пространствоны чиксез дәвам иттерергә мөмкин икәнлеген әйтеп тормыйча ук, табигать үзе безгә шундый ерак араларны күрсәтә ки, алар белән чагыштырганда, безнең Җирнең хәрәкәтсез йолдызларга кадәр булган ераклыклар да югалып калалар… Ихтимал, неевклид геометриясе безгә күренми торган иксез-чиксезлектә гамәлгә аша булыр?..»

– Ничек исбат итәргә?

Әнә шул сүзләрне үзалдына кабатлый торгач, Лобачевскийның бөтен игътибары бер тирәгә тупланды. Еш кына ул, хыялга чумып, бар дөньясын онытып тора да кинәт сискәнеп куя, «мин кайда соң?» дигән кыяфәт белән як-ягына карана башлый. Аның мондый сәер гадәте күпләрне гаҗәпкә калдыра. Бер шәкерте бу турыда: «Дворяннар җыелышы залы кебек зур җирдә дә ул колоннага сөялеп уйга кала, күз алдында нәрсәләр эшләнгәнен гүя күрми дә, ишетми дә иде», – дип яза.

Аның бу халәтен университет башында торучы түрәләр дә күрәләр иде, әлбәттә. Профессорга шикләнеп карау өчен шул җитә кала. Гомумән шикле кеше бит бу Лобачевский дигәннәре: элек-электән чиркәүгә юньләп йөрми, түрәләргә баш имәс, законнарны ничек тели, шулай аңлата, хәзер инде бигрәк тә – чынбарлыктан ваз кичеп, ниндидер ярамаган, тыелган нәрсә турында фикер йөртә шикелле…

Түрәләрнең йөзендәге ризасызлык тойгысын күреп, Лобачевскийдан коллегалары да акрынлап читләшә бардылар. Лобачевскийга ни өчен шундый караш булуын тикшереп баш ватып тормадылар, алар, үзләре турында гына уйлап, түрәләргә ничек тә ярарга тырышалар иде. Ә тегеләргә һәркемнең буйсынуы, үтәдән-үтә күренеп торуы һәм тырышып хезмәт итүе генә кирәк тә, чөнки андый шартларда тыныч яшәргә мөмкин иде.

Ә Лобачевский һаман шикле була килде, тирә-юненә, ичмасам, аз гына да игътибар итмәде. Аның уйларын, кичерешләрен, сөйләгән очракта да, коллегалары барыбер аңларга теләмәячәкләр һәм аңлый алмаслар иде. Николай Иванович үзалдына Евклид белән бәхәсләште, моңа кадәр изге саналган фән нигезләренә тәнкыйть күзе белән карады, фәнне ачыкларга, баетырга теләде. Хыялы белән галәмнең иксез-чиксез киңлекләренә очып, ниндидер ят кояшларга, чит йолдызларга кагылып-кагылып киткән төсле тоелды, һәм шуннан чынбарлыкка, иске дөньяга кайтып төшүләре аның өчен аеруча зур газап тудырды. Коточкыч наданлык, томаналык хорафатлары аның фикерен буарга, кол итәргә теләде. Галәм төзелешенең яңа законнарына якынлашкан галим үзе укыта торган аудиториядә алтын хәрефләр белән кафедрага язылган «Явыз җанга белем иңмәс» дигән дини сүзләрне генә очратты.

 

Уенда бишенче постулат булды, ә колак төбендә ара-тирә Никольскийның төчеләнеп сөйләгәне яңгырап киткәндәй тоелды: «Шулай итеп, әфәнделәр, Ходай Тәгаләнең ярдәме белән бу ике өчпочмак үзара тигез була…»

Бөек ачышын ясаган чакта, ул ерак йолдызлар белән серләште, ә университетта… һаман бер балык башын чәйнәп тордылар: «Аллаһы Тәгаләне ярат, чиркәүгә йөр!.. Дингә баш ор, буйсын… Ходай Тәгалә – яктылык ул. Акыл вә зиһен, көч вә байлык Ходай кулындадыр; кешенең бар белгәне ошбу яктылык чыганагыннан киләдер, башлангычыбыз буларак, без шуңа омтылырга тиешбез… Күкләр Ходай Тәгаләгә, аның кылган эшләренә мәрхәбә җырлый. Астрономиянең максаты әнә шундый…»

Лобачевский менә ни өчен ялгыз иде. Аның туктаусыз уйлануын йөзеннән күрергә мөмкин: кашы һәрвакыт җыерылган, күз карашы гүя аңа гына мәгълүм нәрсәләргә юнәлгән булыр. Ул үз эченә бикләнеп яшәргә мәҗбүр иде һәм сөйләшергә теләүчеләр белән дә артык сүз куертып тормады. Хәзергә аңа гына ачылган бөек хакыйкатьне барыбер аңламаячаклар. Күңелендәгене сөйләп биргән очракта, аңарга теләктәшлек күрсәтүчеләр дә: «Җирдә рәхәт яшәп булганда, ни өчен йолдызларга омтыласың әле син?» – диячәкләр. «Ходай үзенең бетмәс-төкәнмәс зирәклеге белән кешеләрдән яшерүне кирәк тапкан икән, табигатьнең ул серләрен белергә омтылу гөнаһ түгелмени?»

Лобачевский, беркем белән аралашмыйча, торган саен эшенә ныграк чумды, бөтен барлыгын шуңа багышлады. Ләкин ул үзенең фәнни ачышын игълан итәргә ашыкмады. Фән өлкәсендә шулкадәр кыю адым ясагач, бу яңа геометрияне кабат-кабат тикшереп, бертөрле хатасын, кимчелеген дә калдырмаска кирәк иде. Бөек хакыйкатьне кешелек дөньясына ачып бирү эшенә Лобачевский бик җитди карады. Ул туктаусыз эшләде, эзләнде.

Киеренке хезмәт аның сәламәтлегенә, әлбәттә, ничек тә булса тәэсир итәргә тиеш иде. Лобачевский түшәккә егылды.

78Атаклы француз галиме Таннери Н. И. Лобачевскийны Яңа дөньяны, ягъни Американы ачкан Колумбка тиңли.
79Яссылыкта туры сызыктан читтә бирелгән нокта аша ул туры белән кисешми торган – аңа параллель булган – бары бер генә туры уздырырга мөмкин.
80Димәк, параллель сызыклар турындагы яңа аксиома пространствоның башка үзлекләренә каршы килми. Шулай булгач, Евклидның бишенче постулаты кебек үк, аның да яшәргә хакы бар.