Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Мин, үземнең юлдашларымнан калып, шәһәр күреп йөрдем. Волхов ярындагы сәүдә урыннарында булдым, крепостька бардым. Кремль шактый зур мәйдан биләп тора. Биек таш койма белән әйләндереп алынган. Гаҗәеп матур соборлары һәм чиркәүләре, борынгы славян архитектурасының җанлы шаһитлары сыман, горур башларын күккә чөйгәннәр. Боларны күргәч, янымда Сез булмауга тагын бер мәртәбә үкенеп куйдым. Сөекле әнием, әгәр монда булсагыз, Сез дә минем белән бергә могҗизалар күреп, шаккатып йөрер идегез.

Минем хатны, шаять, Сезгә тапшырганнардыр инде, Петербургта Сездән җавап хаты алырга өметләнәм. Ә хәзер Мәскәүдән ни рәвешле чыгып китеп, Новгородка килүемне язып үтим.

Мәскәү белән Петербург арасында дилижанс йөри. Гаҗәп тә шәп нәрсә икән! Шундый иркен – унике кешелек итеп эшләнгән, ә үзе җилдерә генә. Кайчан да булса, әнием, Сезнең белән икәүләп шундый экипажларга утырып, башкалага килербез әле.

Иртәнге сәгать унда пассажирлар, һәммәсе җыелып, урыннарына утырыштылар, һәм бер дигән сигез ат безнең дилижансны җилдереп алып китте. Сәфәребезнең тәүге минутлары тып-тын үтте. Күрәсең, һәркемнең үз уе, үз шөгыле булгандыр. Әйтик, берсе өендә калган якыннары турында уйласа, икенчесе без үтәчәк шәһәрләрне күз алдына китерергә тырышкандыр, өченчесе мәшһүр сәяхәтчеләрне хәтеренә төшергәндер. Ихтимал, аларның һәркайсы бөтенләй башка нәрсәләр уйлагандыр. Кайбер пассажирлар, уйга чумып бара-бара, безгә каршы очраган кареталарга да, юл буенда калган зур-зур йортларга да игътибар бирмәделәр. Андый пассажирлар, мөгаен, сәяхәтебез башланганны да сизми калганнардыр.

Менә бервакыт, Мәскәүдән чыгып, басулар арасыннан бара башладык. Мәскәүдән ерак түгел генә кеп-кечкенә авылны, андагы салам түбәле, бер якка авышкан өйләрне күрү минем өчен шактый сәер тоелды. Кояшта көзге шикелле ялтырап түгәрәк күл күренде. Очсыз-кырыйсыз басулар китте. Ерактан көтүченең быргы уйнаганы, чаң авазлары ишетелде. Чакрым баганалары бер-бер артлы куышып уйныйлар сыман иде. Нәрсәдер күңелемне йомшартты, ямансу булып китте…

Икенче көнне төш тирәсендә без Тверь шәһәренә җиттек. Ләкин, кызганычка каршы, аның белән танышырга вакыт тимәде. Ә инде танышып өлгергәннәремнән күңелгә иң ошаганы, иң зур тәэсир калдырганы, әлбәттә, Вышний Волочектагы су каналы булды. Йөк төягән баркалар, Петербургка бару өчен шлюздан чыгарга чират көтеп, су өстендә чайкалалар. Табигатьне кеше акылына буйсындырып, Россиянең бөтен елгаларын менә шулай тоташтырсаң иде!..

Хәзергә шунда бүленергә мәҗбүрмен: почта килде.

Хушыгыз, үбеп калам.

Улыгыз Николай

Санкт-Петербург.

1821 ел, 8 август.

Сөекле әнием!

Ярты тәүлектән артык инде мин башкалада – Макарьевтан мең чакрымлап, ә Казаннан исә 1457 чакрым ераклыкта.

Новгородтан икенче дилижанс белән чыктым. Юлда ничек килүемне язып үтим. Урыным алгы почмакка туры килде (аннан артка карап барасың, иң җайлы урын). Экипажда чайкалып килә торгач, башкалар кебек үк, мин дә йокымсырап киткәнмен, ләкин миндә көндез черем итү гадәте булмаганлыктан, йокым бик тиз качты, Мәскәүдә сатып алган былтыргы «Невский зритель» журналын караштыра башладым. Шунда Пушкинның «Руслан һәм Людмила» поэмасын күреп укырга тотындым. Әнием, белсәгез иде аның шигъри куәтен, аһәңен! Шундый җиңел агылышлы, табигый итеп фәкать Пушкиныбыз гына, чын шагыйребез генә яза ала бит. Петербургка килеп җиткәнче күземә йокы кермәде – Морфей[74] көчсез булып калды.

Башкалага якынлашкан саен, түземсезлегем арта барды. Хәтта мин табигатьнең кырыслыгын да сизмәдем. Ә табигать бу якта безнең Казандагыдан нык аерыла: сазлыклар, мүк баскан уйсулыклар, чыршылар, нечкә генә нәфис каеннар… Батмасын өчен юлга бүрәнә түшәлгән. Экипажлар очраган кебек, аркаларына капчык аскан җәяүлеләр дә еш очрый.

Менә бервакыт офыкның аксылланып торган сызыгында беленер-беленмәс кенә булып чиксез зур кара нәрсә күренде. Юлдашларымнан берәү:

– Петербург! – дип куйды.

Икенчесе:

– Барып җитәргә кимендә егерме чакрым бар әле, – дип ачыклык кертте.

Башта берни аңлашылмаган иде, якынайган саен, шәһәр аермачык күренә һәм зурайганнан-зурая барды. Кызарып кояш чыкканда инде очлы түбәле һәм гөмбәзле мәһабәт биналар пәйда булып, мине таңга калдырдылар.

– Менә нинди икән ул безнең башкалабыз! – дип сокланып, үзалдыма әйтеп куйдым мин.

Сезгә әйтергә онытканмын, әнием, кичтән үк мин икенче урынга күчкән идем: алда утыручы бер ханым җилдән зарлана башлагач, мин аңарга үз урынымны тәкъдим иттем. Дөрес, монда миңа да җил бераз бәрде бәрүен, тик моннан алга таба карап барырга мөмкинлек бар иде.

Тиздән Петербургка килеп кердек. Путилов һәм башка берничә заводны, эшчеләр яши торган мескен казармаларны, зиратны үттек. Киң һәм төз итеп эшләнгән Лиговская урамы безне матур йортлар, чуен рәшәткәләр белән бизәлгән үзәккә алып керде. Көн әле башланып кына килүгә карамастан, шәһәр күптән уянган, халык мәш килә иде. Үземне шул җанлылыкта катнашучы итеп тою миңа татлы бер рәхәтлек бирде. Мин бәйрәмчә күркәм Невский проспектны һәм анда йөрүче кешеләрне сокланып күзәттем. Аничков күперендәге ат сыннарын, гранитка төренгән Фонтанканы, Гостиный дворны (аның зурлыгына исең китәрлек: ике йөзләп кибете бар, диләр) бик яраттым. Моннан ун ел элек кенә архитектор Воронихин проекты буенча салынып беткән Казан соборына, аның уртасы эчкә таба дугаланып кереп торган төз колоннадасына каерылып-каерылып карадым. Хәзер инде үзебезнең Казан университеты бинасы аеруча фәкыйрь булып күренер сыман…

Почтамт янында дилижанс туктады. Мин карета яллап, шуңа әйберләремне төяргә һәм Невский проспектның 3 нче йортын биләп торган Татар кунак йортына илтергә куштым. Якташларны очратмаммы дип өметләнгән идем. Икенче катта көненә 5 сумлык бүлмә бирделәр, һәм мин шунда яши башладым. Хәер, мин монда озакламам, фатирга керермен, ахры. Шулай арзанрак килер. Ә башкалада бер айдан да ким яшәмәм төсле: академиклар укыган лекцияләргә йөреп, алар белән сөйләшергә телим.

Сөекле әнием, башкалада унике сәгать эчендә нәрсәләр күргәнемне һәм ишеткәнемне Сезгә сөйләр өчен, икенче табак кәгазьне башлыйм. Дөресен әйтим, мин әле монда бик аз нәрсә күрергә өлгердем, чөнки Мәскәү һәм Петербург кебек таныш булмаган шәһәрдә, акча саклап, извозчикка утырмыйча, җәяү генә йөргәндә, бик күпкә өлгереп булмый икән шул.

Өстемне алмаштырып, шул ук бинадагы Борынгы татар ресторанында тамак ялгап алгач, халык мәгарифе Департаментына киттем. Департаментның мин болдырында булдым, вестибюленә һәм попечительнең кабул итү бүлмәсенә кердем – шуннан ары уза алмадым: секретарь минем турыда кереп хәбәр иткәч, попечитель галиҗәнапларының мине кабул итәр өчен вакыты булмавын ишетү белән канәгатьләнергә туры килде. Вестибюльнең матурлыгына тагын бер мәртәбә сокланып, урамга чыгып китүдән башка нәрсә калмады. Вестибюльләре, чыннан да, сокланып туймаслык: түшәме гөмбәз сыман итеп эшләнгән, ул бронза, ул паласлар, ул затлы агачтан бизәкләп түшәлгән паркет идәннәр…

Департаменттан чыккач, Михаил Александрович Салтыковны һәм Григорий Иванович Корташевскийны күрергә теләгән идем, ләкин өйләрендә туры китерә алмадым: Финляндиядәге дачаларыннан кайтып җитмәгәннәр икән әле.

Шуннан соң кичкә хәтле шәһәр күреп йөрдем. Невский проспектта халык безнең Балык мәйданындагы[75] якшәмбе базарыннан да күбрәк. Тик монда олаулар урынына экипажлар һәм күңел ачып йөрүче җәяүлеләр тулган. Дөресен әйткәндә, матур-матур туташларны шактый күп очраттым. Минем әле гомумән шулчаклы күп чибәрләрне берьюлы күргәнем юк иде. Ә халыкның күплегенә шаккатарлык: бер урында мин, урам аркылы чыгар өчен экипажлар үтеп беткәнне көтеп, берничә минут торганмындыр. Күңел ачып йөрүче халыкка ияреп, мин Невский проспектның башланган җиренә килеп чыктым да Адмиралтейство каршында хәйран булып туктап калдым. Утыз өч сажень биеклегендәге алтын йөгертелгән шпильне һәм аның очында ук һавада йөзгән корабль сынын, һичшиксез, архитектор Захаров уйлап чыгарган әкият дип атарга була.

Аннары, Сарай мәйданына борылып, Кышкы сарайның төз колонналарына, мәһабәт Триумфаль аркага туктап, сокланып карап тордым. Аннан инде яр буйлатып киттем.

Җилсез генә кояшлы кич иде. Бу якларга хас томан, көмеш тузан сыман, бер өскә күтәрелә, бер түбән төшә. Гаҗәеп матур һәм киң булып, көзге төсле җәйрәп яткан Нева суында каршы яктагы Петропавловская крепостеның, сакчылар шикелле басып торган колонна-маякларның күләгәләре күренә. Шуннан Васильевский остров башланып китә, шунда ук Биржа һәм Унике коллегия корпуслары, ә ул корпусларга моннан ике ел элек кенә биредәге университет урнашкан.

Яр буенда шактый озак йөрелде. Башыма төрле уйлар килде, нигәдер моңсу булып китте. Ерактагы кояш җылырак була, ди, күрәсең, якын чакта без күп нәрсәне аңламыйбыз, кадерен белмибез. Менә хәзер, юл газапларына үземне дучар итеп башкалага килгәч кенә, үзебезнең Казанның һәм университетның минем өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнлегенә төшендем. Минем бит малай чактагы тәүге хыялларым шунда башланды, беренче фәнни адымны шунда ясадым, кыскасы, минем яшьлек гомерем Казанда үтте, университет исә туган йортыма әйләнде.

Сөекле әнием! Әгәр мин, гайрәтләнеп китеп, Сезгә язган беренче хатымда туган университетым һәм Казанга карата авыр сүзләр әйткән икәнмен, зинһар, кичерегез. Гранитка төренгән искиткеч зур вә соклангыч бу шәһәр мине үз кешесе итеп кабул итмәде. Мин монда бер ялгызым. Һәм шул ялгызлык миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләмәсен, тормышны яхшырту өчен шунда тир түгәргә, шунда көрәшергә тиеш икән. Моның нәтиҗәсен кеше үзе күреп өлгермәсә, зарар юк: киләчәк буыннар күрер, аларга файдабыз тияр.

 

Сөекле әнием, Казанда чагымда мин боларны аңламаганмын, шуның нәтиҗәсендә, авырлыкка түзә алмыйча, куркакларча качып киткәнмен. Зинһар, гафу итегез!

…Уйга калып, кунак йортына кайтып керсәм, ишек төбендә чукмарлы таяк тотып торган швейцар мине туктатты.

– Профессор әфәнде, сезне ресторанда якташларыгыз – татарлар көтеп утыра, – диде. – Көндез үк килгәннәр иде инде. Казаннан берәр кеше юкмы, диләр. Мин сезне әйттем.

Кемнәр булыр икән дип аптырап торганда, шатлыклы таныш аваз ишеттем:

– Николай Иванович!

Акылымны җыеп өлгергәнче, көчле куллар мине кочаклап та алдылар.

– Николай Алексеевич түгелме соң?

Шул үзе, Николай Алексеевич Галкин, безнең гимназиядә лекарь булып эшләгән кеше, «Мирный» һәм «Восток» судноларында дөнья тирәли сәяхәт иткән экспедициянең врачы.

– Ваня кайда?.. Иван Михайлович? – дип сорадым мин.

– Симоновмы? Ул Фаддей Фаддеевич һәм Михаил Петрович белән бергә Царское Селога китте: император хәзрәтләре аларның өчесен үзенә чакыртып алды, – дип аңлатып бирде Галкин һәм, кинәт исенә килгән кеше төсле: – Нәрсә без монда аягөсте торабыз әле?! – диде. – Әйдәгез ресторанга. Матрослар анда кайчаннан бирле сезне көтә.

– Матрослар?

– Әйе. Экспедициядә уннан артык татар катнашты. Шуларның күбесе безнең якташлар, Казан губернасыннан. Уйлап кына карагыз: 751 көн штормлы диңгез һәм океаннарда гизеп, алар туган якларын, Казанны ничек сагынганнардыр. Сезнең биредә тукталуыгызны белеп алгач та, мине чакырып китерделәр. Әйдәгез!..

Мин, ресторанга кереп, «Әссәламегаләйкем!» диюем булды, тропик җилләрдә чыныккан арысландай егетләр өстәл яныннан сикереп торып үрә каттылар.

Галкин аларга:

– Утырыгыз, егетләр! – диде һәм миңа, ярым пышылдап, мәсьәләне аңлатты: – Патша рөхсәте белән алар монда. Походтан кайткач, аларны акчалата бүләкләделәр, хезмәт итү срокларын икеләтә кыскарттылар һәм бүген ресторанга керергә дә рөхсәт иттеләр.

Барчабыз утырышкач, Николай Алексеевич миңа аларның һәркайсының исем-фамилияләрен әйтеп чыкты. Нинди зур сәяхәттән кайтып та, нинди зур кыенлыкларны җиңеп чыгып та, үзләрен шундый тыйнак тотучы матросларга мин чын күңелдән сокланып карап утырдым. Һәммәсенең дә исем-фамилияләре, кызганычка каршы, хәтеремдә калмаган, ә кайберләренеке менә: I статья матрослары Гобәй Абдуллов, Назар Әпсәлимов, Батырша Бадиев, Габидулла Мамлинев, I статья канониры Якуб Беляев, квартирмейстерлар[76] Назар Рәхмәтуллов һәм Сәндәш Аниев.

Өстәл янында утыра торгач, без дуслашып киттек, һәм алар миңа, берсен берсе бүлдереп, экваторны кичкәндә оештырыла торган йола – Нептун бәйрәме турында да, корабльгә бәрелсә, аны челпәрәмә китерә алырлык йөзмә боз таулары – айсберглар турында да, Һинд океанында үзләре җиңеп чыккан, сирәк була торган коточкыч штормнар турында да сөйләделәр. 1820 елның 16 гыйнваренда Көньяк материгын – биек таулар һәм бозлар илен ничек ачуларын искә төшерделәр. Оча торган гаҗәеп балыклар һәм дельфиннар турында әйттеләр (бер дельфин, әйтик, һавага сикереп, шлюпканың люгына, анда да әле капитанның карталар җәеп салган өстәле өстенә килеп төшкән). Рио-де-Жанейро базарында Португалия купецларының Африка негрларын тимер читлекләргә утыртып, шулар белән сәүдә итүләрен әрнеп телгә алдылар. Безнең егетләр Тын океаннан йөзгән чакта, Отаити утравындагы Полинезия короле аларны кунакка чакырып алган икән. Кичләрен, вахтадан бушаган арада, туган яклардан бик еракта алар, рус һәм татар көйләрен җырлап, күңелләренә юаныч тапканнар.

Безгә шампанское китерделәр. Үзебезнең Казан халкы исеменнән кыю диңгезчеләр хөрмәтенә, аларның исәнлегенә тост күтәрдем. Аннары һәммәбез бергә яр буенда күңел ачып йөрдек. Номерыма төнге 12 ләрдә генә әйләнеп кайттым һәм Сезгә хат язарга утырдым.

Хәзер инде йокым килә. Сәгать бер тула. Сезгә дә тыныч йокы телимен!

Әнием, хат белән бергә С.-Петербург күренешләрен җибәрәм. Иртәгә энем Алексейга да хат язармын.

Сезне сөюче улыгыз

С.-П-бург. 1821, 16 август.

Сишәмбе.

Бер атна вакыт үтеп тә, минем Сезгә, сөекле әнием, бер генә юл да язганым юк. Хат килмәгәндә, Сезнең ут йотып торганыгызны күз алдына китерү кыен түгел, үземнән беләм. Тик мин вакыт таба алмаганнан язмый тормадым.

Мин бу хатны Сезгә почта аркылы җибәрмичә (аның сәбәпләре бар), Казанга кайтырга җыенган Николай Алексеевич Галкинга яисә Назар Рәхмәтуллович Рәхмәтулловка биреп җибәрергә теләгән идем, ә алар, үч иткәндәй, тиз генә китә алмадылар. Үзем дә кузгала алмыйм: кышкы юл төшкәнче, башкалада калырмын шикелле. Менә шуның өчен мин Назар Рәхмәтулловичтан юл уңаенда Макарьевка сугылуын һәм Сезне Казанга алып китүен үтендем. Хатны Сезгә шул татар тапшырыр. Әнием, укып чыгу белән, хатны яндырыгыз. Монда язган сүзләрне Алексей белән икегездән башка кеше белергә тиеш түгел. Шунысын да әйтеп китим: Алексейдан шактый вакыт хат алганым юк һәм аның хәлен дә белмим.

Сөекле әнием, Сезнең өчен башка хәбәрләргә караганда минем хәлне белеп тору әһәмиятлерәк булганга, хәзер шул хакта язам. Михаил Александрович Салтыковта ике мәртәбә булдым. Ул инде сенатор дәрәҗәсенә ирешкән. Улы кебек күреп кабул итте. Нәрсәләр эшләгәнемне һәм ни белән мавыкканымны бик озак төпченеп, сораштырып утырды. Акыллы киңәшләрен бирде, ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте.

Салтыковларда мин бер асыл затны очраттым. Кемне икәнен һич белә алмаячаксыз. Анна Ильинична Яковкинаны очраттым. Хәзер ул ире князь Максутов имениесендә – Мәскәү губернасы Ржев өязе Медведево авылында яши, ә монда, башкалага, әтисен күрергә килгән: анысы Царское Селода – кияве барон Врангельдә тора икән. Салтыковларга беренче тапкыр баруымда Анна Ильиничнаны баскыч башында гына күрдем, хәл-әхвәл сорашырга да өлгерә алмый калдым. Ә кичә миңа Софья Михайловна (юл уңаенда гына әйтеп китим: ул кызны Пушкинның дусты Дельвигка ярәшкәннәр) Анна Ильиничнаның минем аларга тагы кайчан килүемне сорап, мин килгәч, үзен чакырып алуларын үтенеп, һәр көнне йөдәтеп бетергәнен хәбәр итте, һәм без очраштык. Чит кешеләрнең булуына да карамастан, без якын дусларча күрештек. Аерылышкан чакта да, бер-беребезгә тирән ихтирам белән саубуллаштык. Яшь чагында ул чибәр туташ иде, хәзер гаилә тормышын югары җәмгыятьтән өстен күрә торган мәһабәт бер ханымга әйләнгән. Аның шундый булуы бик табигый һәм, минем өчен авыр булса да, шатлыклы күренеш.

Хәзер иң әһәмиятлесенә күчәм. Попечительдә беренче мәртәбә үткән чәршәмбедә булдым. Ул мине көтелмәгәнчә бик ягымлы кабул итте. Хәер, танышуыбыз шактый сәер килеп чыкты чыгуын. Зур иркен кабинетка кергәч тә, мин баш иеп сәлам бирдем. Ул ашыкмыйча гына минем янга килде, бер сүз эндәшмичә генә текәлеп карап торды, фәкать шуннан соң гына салмак тавыш белән:

– Лобачевский әфәнде сезмени инде ул? Күрүемә бик шатмын! – диде.

Мин шул сүзләрне ишеткәч кенә бераз кыюланып киткәндәй булдым. Юкса аның үтәдән-үтә күрергә теләгән кебек карап торуын ничек аңларга да белмәгән идем.

– Гаҗәпләнмәгез, Николай Иванович, – дип сүзен дәвам итте ул беркадәр юмаларга тырышкан кыяфәт белән. – Зур математикларга мин аеруча хөрмәт белән карыйм. Яшь чакта үзем дә әтинең бабасы Леонтий Филиппович Магницкий юлыннан китәргә хыялланган идем. Күрәсең, андый теләк бабайның Пётр I заманында рус телендә бастырып чыгарган энциклопедия рухындагы «Арифметика» сы тәэсирендә тугандыр. Әмма ул теләк шулай гамәлгә ашмый калды: һәрбер математикка хас булганча, поэзия белән мавыга башладым, хәтта әле шигырь дә язып карадым.

– Сезнең «Сандугач» дигән шигырегез бик матур яңгырый, – дип куйдым мин һәм тавышымның калтырап чыкканын тойдым. Аның шулай сынап каравы миңа нык тәэсир иткән иде.

– Рәхмәт! Ләкин император хәзрәтләре мине дипломат итеп файдаланырга карар кылды, һәм мин башта Венадагы илчелегебездә, аннары Парижда эшләдем, – диде дә кинәт сүзне икенчегә борып җибәрде: – Профессор әфәнде, сез ишеттегезме әле, быел җәй Наполеон үлгән бит. Чын француз иде мәрхүм!.. Мин бит аны яхшы белә идем, әле тарихка билгеле булмаган кайбер нәрсәләр дә миңа мәгълүм. Әйтик, беренче рус консулының хатыны чибәр Жозефина белән алар арасында булган роман – гыйбрәтле роман… – Магницкий көтмәгәндә чәрелдәвек тавыш белән көлеп җибәрде. Гомумән, аның килбәтсез зур гәүдәсенә чәрелдәвек тавышы да, авыруданмы, әллә арыгангамы зәгъфран сарысы иңгән йөзе дә, итләч колаклы, текә маңгайлы һәм йомшак чәчле, тавыкныкы төсле кечкенә башы да һич туры килми иде.

Попечитель фикерен дәвам итеп тормады, сүзне көтмәгәндә икенче темага борды.

– Нигә әле без утырмыйбыз?! – диде ул һәм: – Рәхим итегез! – дип, биллиард уйный торган өстәл чаклы зур өстәл янындагы креслодан урын тәкъдим итте. – Университетта нинди яңалыклар бар? Сезгә минем хатны тапшырдылармы?

– Әйе, галиҗәнап! Башкалага чакыруыгыз өчен сезгә рәхмәт! Мин юлга чыгар алдыннан, совет, сезнең әмерегезне үтәү йөзеннән, университет чиркәвен төзү өчен урын сайлау һәм сызымнар хәзерләү мәсьәләсен кузгаткан иде. Ләкин вакыт җитмәү сәбәпле, билгеле бер карарга килеп өлгермәде. Юлда килгәндә, мин университетның киләчәк архитектура образы турында еш уйландым. Минемчә, безгә чиркәүне хәзерге ике уку бинасы арасына – элекке губернатор сарае һәм Тенишев йорты арасына салырга кирәктер. Шуның нәтиҗәсендә ике бинаны бергә кушып, мондагы Казан соборына охшатып, мәһабәт колонналар торгызырга мөмкин булачак. Ә инде ике катлы итеп эшләгәндә, аска вестибюль урнаштырырга, өске катын биегрәк итәргә һәм чиркәүне шунда эшләргә мөмкин…

Күңелем яраткан темага сөйләшү минем кәефемне яхшыртып җибәрде. Ләкин Магницкий миңа озак сөйләргә ирек бирмәде.

– Алай икән!.. – диде ул, сизелерлек җанланып, һәм, тартышкан төсле, бөтен гәүдәсе белән дер селкенеп. – Мин сезне, Николай Иванович, ничек, ни рәвешле фикер йөртүегезне, нинди кеше икәнлегегезне тәгаен белү өчен чакырдым. Хәер, сезне күргәнче үк дөрес күз алдыма китергәнмен. – Аның йөзе тагын тартышып куйды, кашлары өскә сикерде, һәм ул, театрдагыча, кулын җәеп җибәрде. – Сез бит миңа алтын фикер әйттегез! Даһи фикер! Сез минем күземне ачтыгыз: университет чынлап та кыяфәтсез хәлдә булган икән. Хәзер инде без Казанда бер дигән, иң матур чиркәү салачакбыз! Хакыннан тормаячакбыз. Бүген үк император хәзрәтләренә, университетны яңадан үзгәртеп коруга рөхсәт сорап, гозер белән керәчәкмен.

Ул яңадан кулын җәеп җибәрде һәм күз карашын югарыга текәде, гүя ул киләчәктә булачак мәһабәт бинаны күз алдына китерә иде.

– Сезнең идеягезне тулысынча хуплыйм, – дип сүзен дәвам иттерде попечитель, дулкынланып. – Колонналар өстенә тәре һәм төрле фәннәрнең эмблемаларын куярбыз. «Хакыйкатьне синең яктылыгыңда күрәбез» дигән язу да яздырырбыз.

Минем нәрсәдер әйтергә теләгәнемне күреп, авыз ачарга ирек бирмәде.

– Аңлашылды! – диде ул. – Университетның эмблемасы шул булыр. Сез миңа акыл бирдегез, Николай Иванович. Бик зур рәхмәт. Изге эшне Ходай Тәгалә онытмас, – диде зур аудитория алдында кафедрадан торып сөйләгән бер кыяфәт белән. – Николай Иванович, тиздән сез төзү комиссиясенең бер әгъзасы булып расланырсыз. Минем канат астында булырсыз.

Департаменттан мин ничек чыкканымны да белмәдем. Шатлыгым эчемә сыймады. «Университетыбыз өр-яңадан төзеләчәк!» – дип уйладым.

Ләкин Магницкий белән аннан соңгы очрашуларым кәефне шактый гына кырып ташлады. Җомга көнне дә ул мине ягымлы каршылады, тик аның тавышындагы салкынлык мине сагаерга мәҗбүр итте.

Магницкийның өстәл өстендә бер өем китап, кулъязма, кургаш карандаш, матур итеп очланган бер бәйләм каурый каләм, алтын кырыйлы калын шома кәгазь ята иде. Попечитель, иң әһәмиятле эшен эшләгән төс белән каурый сайлаган арада гына, миңа:

– Утырып торыгыз, хөрмәтле дустым Николай Иванович! – диде. – Мин шушы кәгазьләргә кул куйгалаганчы, сез, университет китапханәсен тәртипкә китерү өчен төзелгән махсус комитет вәкиле буларак, үзегез эшләгән эшләр турында сөйли торыгыз. Юкка чыгарылырга тиеш булган зарарлы, дингә каршы китапларның исемлеген алып килгәнсездер бит? Каталогны да ике данә итеп хәзерләргә, шуннан берсен китапханәдә калдырып, икенчесен миңа алып килергә кушылган иде. Ягез, тыңлыйм.

Мин, әлбәттә, тиз генә сүз башлый алмадым. Сәбәбен аңлый торгансыз бит, әнием? Шулай да авызга су кабып утыру килешми, нәрсәдер сөйләргә кирәк иде, һәм мин сүзгә керештем:

 

– Галиҗәнап, китапханәбез ташландык хәлендә булу сәбәпле, андагы китапларны исемлектән тикшерү мөмкин булмаган бер эш икәнлеге ачыкланды. Китапханә кулдан-кулга күчсә дә, бер генә мәртәбә дә тиешенчә тапшырылмаган һәм тиешенчә кабул ителмәгән, исемлекләргә кул куелмаган. Хәзер аларның дөреслеген тикшерү өчен, егерме ел буена җыйналып килгән архивны актарырга кирәк.

Мин сүздән туктадым. Попечитель, миңа таба борылып та карамыйча, каләмен кара савытына манып, ничек язганын сынады.

– Дәвам итегез! – диде ул, эш белән мавыккан кеше төсле.

– Китапханәдәге эшемне – аны кабул итүдән башлап җибәргән идем, тик менә вакытлыча китапханәче вазифасын үтәгән профессор Кондыревның авыруы сәбәпле, бу эш тоткарланып килде. Аннары минем университеттагы башка эшләрем комачаулык итте. Ә инде профессор Бартельс китеп, аның урынына физика-математика бүлегенә декан булып сайланганнан соң, ул эш бөтенләй туктады. Күчереп язучылар булмау сәбәпле, башлаган эшебез – каталог та бетми калды. Китапханәдә тулы тәртип урнаштыруга алданып, мин үзем аеруча сәләт күрсәткән эштән бөтенләй баш тарта алмыйм. Шул сәбәпле, галиҗәнап, минем өстән ул бурычны алсагыз иде…

Магницкий, минем әйтеп бетергәнне дә көтмичә, каләмен өстәлгә ташлады:

– Икенче килгәндә, Лобачевский әфәнде, андый үтенечләр белән попечительгә керер алдыннан мәсьәләне урында, ягъни Казанда хәл итеп килә торган булыгыз.

Мин сикереп торырга бик теләгән идем, ләкин тыелып калдым.

– Галиҗәнап, мин бу турыда университет советының карарын алып килдем. Тапшырырга рөхсәт итегез.

– Күрсәтегез әле.

Магницкий донесениене бик җентекләп тикшерде һәм өстәлендәге көмеш кыңгырауга үрелде. Секретарь җитезлеккә тәмам өйрәтелеп җиткән икән: кыңгырау чыңларга өлгерер-өлгермәс кереп тә җитте.

– Казан университеты советына боерык хәзерләгез: профессор Лобачевскийны аңа тапшырылган китапханә эшләреннән азат итүгә мин каршы түгел. Аннары аның Петербургта отпуск вакытын озайтыгыз. Казан университеты советының Лобачевский әфәнде аркылы җибәргән карарын делога теркәп куегыз.

– Тыңлыйм, галиҗәнап!

Секретарь чыккач, Магницкий күн креслосыннан кинәт кенә сикереп торды да, этажерка янына килеп, аннан кызыл сафьян портфель алды, аны актара торгач, ниндидер кәгазь чыгарды.

– Николай Иванович, сез киләчәктә дә минем ярдәмгә ышана аласыз… Хәзер мин үзем язган һәм тиздән Библия җәмгыятенең үзәк комитетына җибәреләчәк хатны күрсәтәм. Сез зур акыл иясе, үз фикерегезне әйтегез. Тик шуны белегез: моны беркемнең дә укыганы юк әле.

Попечитель минем кулыма бер хат тоттырды.

«Китап сәүдәгәрләренең кибетләрендә, халык вә шәхси китапханәләрнең күпчелегендә тулып яткан дингә каршы китапларның һәммәсен юк итү турында безнең диндар хөкүмәтебез гомуми чаралар кулланганчы, Библия ширкәтендә торучы бөтен әгъзаларның бурычы түбәндәгедән гыйбарәт: барча ысулларны файдаланып, шайтанның ул агулы укларын кулланудан чыгарып ташларга вә юк итәргә».

Шунда җиткәч, тыным кысылып туктап калдым. Ләкин Магницкийның бик җентекләп күзәтүен сизеп торганга, күземне янә хатка текәдем.

«Ошбу төшенчәгә таянып, мин бәгъзе шундый китап вә кулъязмалар сатып алдым; исемлеге белән җибәреп, аларны юк итүегезне үтенәмен. Библия ширкәте минем фикеремне яклармы, әллә якламасмы – гәҗитләрдән укып белермен. Киләчәктә дә шундый әсәрләрне сатып алуымны дәвам итәчәкмен, Библия ширкәтендә торучы барча әгъзаларның да зарарлы китапларны – ким дигәндә берне – юк итүләрен чын күңелдән телимен…»

Хатны укыганда, йодрыкларым йомарланды. Ничек инде шундый кеше мине үзенең «канат астына» алырга вәгъдә бирә ала?! Шуның ярдәменә кызыгып, намусыма хыянәт итәргәмени?! Ләкин йодрык белән берни эшләп булмый. Университетның язмышы аның кулында. Нәрсә уйлаганымны әйтеп ташлап, университетка зыян китерергә минем хакым юк. Шуңа күрә ничек тә тыелып калырга, сиздермәскә тырыштым. Ә попечитель минем дәшмәвемне ризалык билгесе дип кабул иткән булса кирәк.

– Хәзер әйтегез инде: университет китапханәсеннән һәм үз китапларыгыздан ничәсен үз кулыгыз белән юк иттегез? – дип сорау бирде ул тантаналы кыяфәттә.

Мин инде ятып калганчы атып калырга булдым һәм катгый рәвештә:

– Галиҗәнап, вөҗданыма каршы барып, император хәзрәтләре кул куйган уставка каршы барып, мин бервакытта да казна милкен утка якмас идем.

– Сүзегезне аңламадым, Лобачевский әфәнде…

– Сезгә мәгълүм булганча, галиҗәнап, университет уставының 74 нче һәм 184 нче параграфлары китапханәдә бөтен төрле китапларны да сакларга рөхсәт итә. Ләкин зарарлыларын вә бозык юлга өстери торганнарын каталогларда билгеләп, аларны аерым сакларга һәм профессорлардан, адъюнктлардан башка кешегә бирмәскә куша.

Магницкийның йөзенә салкын тәкәбберлек йөгерде:

– Шулай дип әйтәсегезне белгән идем!

Аның очлы соры күзләре миңа текәлде. Мин дә туры карадым, күзләремне яшермәдем.

Шуннан ул, бугазын нәрсәдер буа башлаган төсле, кинәт әкрен генә тавыш белән сөйли башлады:

– Лобачевский әфәнде, бүген мин сезне үзегезгә ярдәм күрсәтү өчен чакырган идем.

– Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

– Рухани эшләр һәм халык мәгарифе министры, Дәүләт Советы әгъзасы Александр Николаевич Голицын хәзрәтләренә сезнең өстән донос язуларын ишеттем. Димәк, сезне шактый зур күңелсезлекләр көтә.

– Минем бертөрле дә гаебем юк шикелле.

– Сезне ифрат оста гаеплиләр, – дип аңлатырга кереште ул, тавышын күтәреп. – Студент чагыгызда сез иллюминатлар орденын оештыручыларның берсе Броннер-Аристотель белән бик дус булгансыз. Бүгенге көндә яшәп килүче динсез философия – нәкъ әнә шул иллюминатизмның бер чагылышы. Дингә каршы, җәмгыять өчен куркынычлы философияне тарихта төрлечә яшереп килгәннәр. Әйтик, Иосиф II филантроп булып, Вольтер, Руссо һәм энциклопедистлар исә гөнаһсыз философлар булып кыланганнар; Робеспьер заманында азатлык дип лаф органнар… Чынында исә аларның тәгълиматы алтарьның һәм тәхетнең тамырына балта чаба…

Шунда мин түзмәдем:

– Галиҗәнап, монда минем ни катнашым бар соң? – дип сүзен бүлдем.

Магницкий явыз көлемсерәп куйды һәм шуның белән үзенең йөзен ачып бирде:

– Студент чагыгызда ук сезнең үз-үзегезне тотышыгызда дингә каршы килү галәмәтләре чагылган, диләр. Кондуитлардан[77] тикшермәдем әле. Ихтимал, көнчелек нәтиҗәсендә уйлап чыгарылган гайбәт кенәдер. Аннары сезне… – Магницкий бераз уйлап торган төсле булды һәм күземә карап фикерен дәвам итте: – физика һәм астрономия буенча укыган лекцияләрегездә бер мәртәбә дә Аллаһы Тәгаләне телгә алганыгыз юк, диләр. Ә бит бу фәннәрдә аның кодрәте аеруча нык сизелә. Сезнең философик карашыгыз дөнья яратылышы турында Библиядә сөйләгәннәргә каршы килә, яшьләрнең әле ныгып җитмәгән аңына вәсвәсә сала, дип сөйлиләр.

Гарьләнүемне артык яшерә алмадым, урынымнан тордым да турыдан-туры:

– Галиҗәнап, имеш-мимешләрне калдырып торыйк! – дидем. – Минем дөньяга карашым өч төрле хискә – мәхәббәткә, ышануга, өметкә таянып үсте, чыныкты. Тәгаен әйткәндә, менә ул өч хис: фәнгә мәхәббәт, прогрессның җиңеп чыгачагына ышаныч, Россиянең якты киләчәгенә өмет белән яшәү… Моннан соң да сезнең кыйммәтле вакытыгызны алырга теләмим…

– Нигә инде шулчаклы борчылырга! – диде Магницкий, креслосыннан торып. Аның йөзендә тагын ягымлылык әсәре күренде. – Тынычланыгыз, зинһар! Изге чиркәүнең фәнне тыярга уйлаганы да юк. Җәмгыятьнең культуралы өлеше акыл белән эш итә ала. Тик инде гади халыкка дин кирәк. Кешеләр арасында градацияләр бар, дип, Сен-Симон дөрес әйтә. Дөньяның бит акыл белән эш итүчеләре дә бар, алары аның өстән торып идарә итә; сарык көтүе кебек, кая кусаң, шунда бара торган халык массалары бар, алары аның аста, түбәндә… Шулай бит?!

Мин дәшмәдем.

Магницкий ашыкмыйча гына, бәхәсләшергә урын калдырмый торган тон белән сүзен дәвам итте:

– Без – тарихны алга этәрүчеләр, без – дәүләтнең иминлеген саклаучылар. Надан һәм тупас халык массаларына өскә калкып чыгарга һич тә юл куярга ярамый… Шуңа күрә тәхет эшләрен дин белән бергә бәйләп алып барырга туры килә. Мәгариф эшләрен дә дингә яраклаштырырга кирәк… Алга киткән халыклар дини чынбарлыкны икърар итүдән читләшмиләр бит. Парижда, мәсәлән, пәйгамбәрләрнең язып калдырганнарын яңабаштан тәрҗемә итеп чыгаралар, бөтен Англия Библия телен өйрәнергә кереште; философия лабиринтларын үтеп, дингә килеп җиткән мәшһүр Кант ярдәмендә Германия галимнәре иң акыллы фикерләрне Библия серләреннән эзли башлады. Бер безгә генә ярты гасыр соңга калу оят булыр бит…

Мин дәшми генә басып тордым.

– Николай Иванович, сезнең бүген кәефегез юк күренә. Без сезнең белән дүшәмбе көнне сөйләшербез. Тик бер нәрсәне исегездән чыгармагыз: язмышта безгә кулга-кул тотышып эшләргә язган. Сезгә булган мөнәсәбәтнең яхшы яки начар якка үзгәрүе фәкать үзегездән килә. Мин сүземдә нык торачакмын!..

Попечитель аудиенция беткәнне аңлатып ишарә ясады, һәм мин баш иеп чыгып киттем.

Минем нинди хисләр кичергәнемне Сез, әнием, бик ансат күз алдына китерә аласыз.

Дүшәмбе көнне Магницкий үзен бөтенләй коры тотты.

74Морфей – борынгы грек мифологиясендә төшләр күрсәтүче Алла.
75Хәзерге Тукай мәйданы.
76Патша флотында – мичман.
77Кондуит – иске мәктәпләрдә һәрбер укучының әхлагы, тәртибе турында язып барыла торган журнал.