Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Шуннан ул Солнцевка таба борылып, аңа боерык бирде:

– Ректор әфәнде, Лобачевский әфәндене попечитель галиҗәнапларының бишенче августта язган күрсәтмәсе белән таныштырыгыз.

Солнцев тәгәрәп кенә өстәл янына барды, кирәкле кәгазьне тиз генә табып китерде. Лобачевский аның кулыннан соргылт кәгазь табагын алды да креслога утырды. Кәгазьгә Магницкий үзе кул куйган иде. Николай Иванович матур хәрефләр белән язылган беренче юлларны күздән кичерде.

«Падишаһ әгъзам тарафыннан расланылган ошбу боерыкларны алу белән гамәлгә ашырырга».

Николай Иванович, укуын бүлеп, Солнцевка күтәрелеп карады. Ләкин Солнцев аңардан күзләрен яшерде һәм акрын тавыш белән:

– Астарак, – диде.

– «Дүртенче пункт», – дип укыды Николай Иванович. – Менә икән… «Профессор Никольскийга профессор Лобачевский кафедрасын биреп, соңгысына физика һәм астрономия кафедраларын тәкъдим итәргә мөмкин…»

Лобачевскийның сулышы кысыла башлады, ул урыныннан сикереп торды. Аның кискен хәрәкәтеннән кресло шапылдап идәнгә ауды.

– Моның булуы… булуы… – Лобачевский сүзен әйтеп бетерә алмады, агарынып, чайкалып китте.

Солнцев аны тотып калды һәм саклык белән генә икенче креслога утыртты.

Владимирскийның мәгърур кыяфәте юкка чыкты, ул югалып калды һәм калтыраган кулы белән графиннан су салганда бөкене төшереп җибәрде.

– Эчегез, – диде ул өзек тавыш белән. – Борчылырга ярамый. Il n’est point de sot metier, il n’est que de sottes gens[63], – диде ул, яшь профессорга игътибар белән караган килеш, французчага күчеп.

Үз уйларына күмелгән Лобачевский аның нәрсә әйткәнен хәтта ишетмәде дә. Китәргә кирәк! Протест йөзеннән китәргә кирәк университеттан! Ләкин алай эшләү дөрес булырмы? Юк, хакыйкатьне якларга кирәк. Яшь буынны шуңа өйрәтергә, бер ялгызың булса да, шуны яклап сөйләргә, кычкырырга кирәк. Бурычың шул!..

Сузылган кулына һәм әйткән сүзенә игътибар бирүче булмагач, Владимирский стаканны өстәлгә куйды. Аның йөзендә үпкә чагылды.

– Миңа калса, – диде ул, Лобачевскийга кырын карап, – сез әле попечитель галиҗәнапларына рәхмәт әйтергә тиеш идегез. Ул сезне университетта саклап калган. Ихтимал, сез әле, попечитель әфәнденең боерыгы нигезендә, дингә каршы фикер йөртүдә һәм итагатьсез булуда гаепләнгән тугыз профессорның гомумән университеттан куылуын белмисездер. Ул кешеләр, студент халкына белем биргәндә, аларны чиркәүгә һәм патша хәзрәтләренә турылыклы итеп тәрбияләүне хәтердән чыгарганнар булса кирәк…

Директорның тавышы тәмам ныгып, кырысланып җитте. Лобачевский кымшанмый утырды. Аның кинәт кенә хәле бетеп, буыннары йомшарып калган иде. Ул фәкать бер генә нәрсә турында – мондый икейөзлелеккә, мондый явызлыкка ничек итеп каршы торырга, каян көч табарга, дип уйлый иде.

– Рухани эшләр һәм халык мәгарифе министры князь Голицын, император хәзрәтләре әмеренә таянып, мине ошбу университетка, тиешле тәртип урнаштыру өчен, директор итеп җибәрде, – дип игълан итте Владимирский, приговор укучы судья кыяфәтендә ике кулы белән өстәлгә таянып. – Лобачевский әфәнде, мин сезне министрлыктан алынган инструкциянең кайбер пунктлары белән таныштырырга тиешмен. «Теоретик вә тәҗрибә физикасы профессоры бөтен курс дәвамында Аллаһы Тәгаләнең зирәк акылына, әйләнә-тирәдәге могҗизаларны аңлап белү өчен безнең тойгыларыбызның, шулай ук төрле корал-әсбапларның көчсез булуына игътибарны юнәлтеп торырга тиеш, – дип укыды директор, һәр сүзенә басым ясап. – Астрономия профессоры Аллаһы Тәгаләнең күк гөмбәзенә утлы хәрефләр белән язган гыйбрәтле сүзләрен вә күк җисемнәренең гаҗәеп законнарын өйрәтер».

Укып бетергәч, Владимирский усал кыяфәт белән Лобачевскийга текәлде.

– Йә, нәрсә әйтерсез? – дип сорады ул эре генә һәм, җавап биргәнне дә көтеп тормыйча, тавышын тагы да күтәрә төшеп: – Безне ташлап китәргә уйламыйсыздыр бит, – диде.

Лобачевский аның күзенә туп-туры карады. Өркетмәкче була, күрәсең… Әйдә, гайрәтләнеп калсын! Ул бит үзенең кем икәнлеген генә күрсәтте. Хәзер инде мин кемгә каршы көрәшергә икәнен беләм. Фәнне яклап, дингә каршы көрәшергә туры киләчәк. Миндә әле көч җитәрлек…

Ә Владимирскийның түземе бетте: ул, өстәл сугып, ачыргаланып кычкырып җибәрде:

– Җавап бирергә теләмисезме?! Кирәге дә юк! Нәрсә уйлаганыгызны күзегез әйтеп тора. Сез миңа нәфрәт белән карыйсыз!

– Карыйм шул, – диде Николай Иванович, кинәт җанланып китеп.

Әле яңа биләп алган ваемсызлыкның әсәре дә калмады. Лобачевский күкрәген алга чыгарып, мәһабәт гәүдәсен турайтып баскач, тәбәнәк директор астан өскә карарга мәҗбүр булды.

– Нәфрәт белән карыйм шул, – дип кабатлады Лобачевский. – Безнең университетны нинди хәлгә төшергәнсез бит! Моңа ничек түзеп торырга кирәк? Сез сөйләгәнне тыңлаганда, мин бөтенләй икенче кешегә әйләндем. Шулай ук дөнья да үзгәргәндәй булды. Сезнең өчен оят миңа. Үз тавышыгызны ишетмәсәгез, һич югы, күңелегез шомлана булыр. Башкача булуы мөмкин түгел! Сезнең шул үзегез әйткән нәрсәләргә ышануыгыз мөмкинмени? Ихтимал, үзегездән түбән санаган халыкны богауда тоту өчен шулай сөйләүне кирәк табасыз булыр?

– Il ne faut pas courroucer la fe`e[64], – диде Владимирский зәһәр пышылдау белән.

Аның чырае сытылып, ямьсезләнеп калды. Башка вакытны мондый кинәт үзгәреп китү мәзәк тоелган булыр иде, тик хәзер беркем дә көләргә җыенмады.

Лобачевский, бер сөйли башлагач, тиз генә туктамады:

– Сезгә физиканың бер законын белү зарар итмәс: һәр хәрәкәт каршылык тудыра, – диде ул, кызганнан-кыза барып. – Матбугатның көченнән куркып калган Майнц монахлары фикерне туган чагында ук буу максаты белән цензура булдыралар. Нәкъ шул чорда ук диңгезче Колумб Һиндстанга су юлы белән барып чыгарга хыяллана һәм, үзе дә белмәстән, Американы ача; бөек Коперник, мең еллар буена яшәп килгән тәгълиматны җиңеп, Җир шарының Кояш тирәсендә әйләнүен исбат итә; икенче бер астроном – Кеплер – аның эшен дәвам итеп, планеталарның хәрәкәтләнү законнарын ача, Ньютон исә, үз чиратында аңа таянып, мәшһүр тарту көче законын китереп чыгара. Хәер, бөек ачышлар белән бер үк вакытта томаналык та арта килгән. Цензураның китап баса башлау нәтиҗәсендә тууын Радищев та әйтеп китә. Ләкин бер нәрсәне хәтерегездән чыгармагыз: фәннең канатларын кисәргә мөмкин түгел…

– Җитте! – дип кычкырып җибәрде Владимирский. – Колагым тонды!.. A cheval hargneux il faut une ecurie apart[65].

Ул профессор Лобачевский ягына кискен итеп кулын селтәде дә, тиз-тиз атлап, ишеккә юнәлде. Тик бусагада тукталып, өстәл янында аптырап басып торган Солнцевка мөрәҗәгать итте:

– Минем фикеремчә, сезнең дә фикерегез шулай булуына ышанам, Лобачевский әфәнденең әйткәннәре дингә каршы һәм шуңа күрә зарарлы, – диде ул, гадәттәге эрелек белән кырт кисеп. – Алдан ук кисәтеп куюны кирәк табам: әгәр сүзеннән кайтмаса, ул чагында үзенә үпкәләсен.

Шушы сүзләрне әйткәннән соң, директор ныклы адымнар белән коридорга чыгып китте.

Кабинетта бер минут чамасы тынлык урнашты. Аннары Солнцев гүя хәзер генә тирән йокыдан уянды, тиз генә Лобачевский янына килеп, иңнәреннән кочып алды.

– Николай Иванович, – диде ул, бик нык дулкынланып, – сезгә хөрмәтем чиксез зур икәнен беләсез, шуңа үтенечемне әйтергә җөрьәт итәмен: сабырсызланмагыз, зинһар, Аракчеев, Голицын, Магницкий, Владимирский кебек явыз кешеләр теләсә нинди әшәкелек эшли алалар.

– Анысына ышанам, Гавриил Ильич, – диде Лобачевский. – Тик мин…

– Сезнең үзсүзлеләнеп торуыгыз миңа аңлашылмый, – дип, аның сүзен бүлдерде Солнцев. – Кайсыдыр илдә чыга торган журналда сәгать турында хикмәтле сүзләр очраткан идем. Анда болай диелгән: тарих – циферблат; геометрия – уникегә җиткән стрелка; арифметика – сәгатьне йөртүче пружина; ә физика – стрелка утыртылган күчәр… Димәк, сәгатьнең стрелкасы дөрес юнәлеш алсын өчен, беренче чиратта күчәрне яхшылап өйрәнергә кирәк.

Лобачевский алдында аның яраткан фәнен телгә алу фейерверк шнурына ут элдерү белән бер иде. Владимирский да, аның белән булган күңелсез сөйләшү дә шунда ук онытылды.

– Математикадан башка мин яши дә алмаячакмын, – диде Николай Иванович, хискә бирелеп. – Геометрия – җир үлчәү турында, без яши торган планета пространствосы турындагы фән. Әмма пространство, бер юнәлештә, чиксез вак атом тирәнлекләренә, икенче юнәлештә, очсыз-кырыйсыз галәм киңлекләренә таба сузыла. Шуңа күрә киләчәктә бөтен пространствоны өйрәнә торган фән – пангеометрия барлыкка килергә тиеш. Нәкъ шуның кебек, киләчәктә кешелек дөньясын да, бөек бер максатка ирешү өчен, берләштерергә мөмкинлек туачак. Кешенең дөньяда яшәвен мин шулай аңлыйм, кешенең бәхетен шунда күрәм.

Лобачевский сүздән туктады. Солнцев та дәшмәде. Ул гүя әле генә ишеткәннәре турында уйга калган иде.

– Әйе, әлбәттә, шулай, – диде ул бераздан, ашыкмыйча гына сигара савытын ачып. – Ләкин бит тормыш рәхимсез нәрсә, ул яңадан-яңа бурычлар куя. Сезгә, Николай Иванович, барыннан да элек тынычланырга кирәк… Еш кына көчле җиңми, сабыр җиңә. Утырыйк әле. Киңәшле эш таркалмас, диләр. Киңәшләшеп алыйк.

Тик ул, утыргач та, акыл өйрәтергә тотынмады, бәлки елмаеп сигара савытын сузды:

 

– Тартып җибәрегез берне. Ах, онытканмын, сез тартмыйсыз бит әле… Бу зарарсыз. Бер дигән regalia superfina. Нервларны тынычландыра. Тартып карамыйсызмы?

Лобачевский кулындагы regalia superfina’ның бер очын ачканчы, Солнцев инде хуш исле төтен алкалары да чыгарып өлгерде. Аннары ягымлы тавыш белән сөйләргә кереште:

– Тормыш философиясе безне бит, дустым, начарның да яхшы ягын күрә белергә һәм шуның ярдәмендә төрле шартларга күнегергә, чыныгырга өйрәтә. Хәлеңнең читенлегеннән зарланып кына яшәү аяк астында хасил булган упкыннан күзеңне алмау белән бер. Андый чакта баш әйләнә, күз күрми. Ә инде әйләнә-тирәңә тыныч кына карасаң, һичшиксез, ул упкынны читләтеп үтә торган сукмакны күрергә мөмкин.

Китергән чагыштыруының Лобачевскийга ничек тәэсир итүен белер өчен, ул сөйләүдән туктап торды, сигарасын кабызырга ут бирде.

– Мин төшенәм сезнең хәлгә, Николай Иванович, – диде ул, сүзен дәвам итеп. – Ләкин шул ук вакытта гафу үтенергә кирәклеген дә күреп торам. Бүген үк гафу үтенергә… Сезнең җәрәхәтегезне эш кенә төзәтәчәк. Математика – сезнең яшәү максатыгыз. Һәм сез шуның белән шөгыльләнергә тиешсез. Магницкий кушканны көтмәячәксез. Яраткан эшегез юаныч китерер, вакытны үткәрергә ярдәм итәр. Ә вакыт бөтен җәрәхәтләрне дәвалый.

Лобачевский кулындагы сигара сүнеп бара. Юан гәүдәле, әйбәт холыклы Солнцевның сөйләгәненә ул эреп китте, күрәсең. Бу юан кешенең нинди кыен тормыш юлы кичергәнлеге аңа билгеле иде.

Князь Голицыннарның крепостной оркестрындагы капельмейстер улы гына булуына карамастан, Солнцев Мәскәү университетын тәмамлый һәм Сенатның Җиденче департамент канцеляриясенә эшкә урнаша. 1812 елда, Наполеон явыннан качып, Сенатның башка чиновниклары белән бергә обер-прокурор Столыпин җитәкчелеге астында Казанга күчә. Башкалар провинциягә эләгү кайгысыннан эчүгә сабышканда, ул зур дәрәҗәләр яулап ала: 1814 елда – Казан университеты магистры, аннан соң – хокук докторы. Тагын бер елдан – профессор, өч елдан – декан һәм проректор. Ә инде Браун үлгәннән соң, утыз ике яшьлек Солнцев – университет ректоры…

Аска карагач, Лобачевский кулындагы сигараның сүнгәнен күреп алды. Яңадан көйрәтеп, төтенен эчкә алган иде, ютәлли башлады.

– Һе-һе-һе, зарар юк, коллега, – дип тынычландырды аны Солнцев. – Менә сез чия яфрагы кушкан самосад тартып карасагыз икән! Беренче суырганда – күздән яшьләр чыгара, икенчесендә – авыз-борынны каната, өченчесендә – җан бирдерә…

– Гавриил Ильич, миңа көлке түгел, – диде Лобачевский коры гына.

Ул сигарасын кабат суырды, тик инде төтенен эчкә алмады, шунда ук өреп чыгарды.

Беркадәр вакыт дәшми утырдылар. Шуннан соң Солнцев телгә килде.

– И дустым, – диде ул, – башыңны ахмакка салып йөргәндә генә күңел төшенкелегенә бирелми калырга мөмкин бит.

– Ишәкнең генә тиресе калын, аңа гына ансат. Минем хәл читенрәк шул, – диде Лобачевский һәм шунда ук уңайсызланып куйды. – Гафу итегез, Гавриил Ильич! Миңа кирәгеннән артык игътибар бирәсез… Мин бу чагыштыруны аларга карата әйткән идем, тик алар турында берни белмим. Бу Владимирский каян килгән, нинди кеше соң?.. Мөмкин булса, аңлатып бирегез әле.

Солнцев креслога аркасын терәп утырды һәм ике куллап бакенбардын рәтләде: зур сөйләшү алдыннан ул һәрвакыт шулай эшли иде.

– Мөмкин, Николай Иванович, бик мөмкин. Тик шунысын гына әйтергә телим: хәтерегез начар икән. Сез бит аны ишетеп кенә булса да белергә тиешсез…

– Нәрсә? Әллә бу теге Владимирскиймы? – Николай Иванович гаҗәпләнүдән креслосында сикереп куйды. – Моннан ике ел элек патология-терапия кафедрасына сайлау вакытында үтә алмый калган Владимирскиймы? Ул бит безнең университетка җаны-тәне белән дошман! Хәтеремдә, Михаил Александрович[66] сөйләгән иде миңа аның турында. Безнекеләр кире каккан, Владимирский шунда ук, үзен оятка калдырган Казан галимнәрен сүгеп, мәгариф министрына хат язган. Әйе, сайлый белгән Магницкий безгә директорны! Каян казып чыгарды икән соң?

Солнцев көлеп җибәрде:

– Магницкий Сембердә губернатор булган, ә Владимирский шунда акушер булып эшләгән. Бер-берсенә иш килгәч, табышуы авырмыни?!

– Ревизия ясаганнан соң, Магницкийның патшага безнең университетны ябарга тәкъдим итүе дөресме, Гавриил Ильич?

– Алай гынамы соң! Ул хәтта, «җәмгыятькә зарар китергәне өчен», халык алдында университетның бинасын яндырырга тәкъдим иткән булган. Ул доносның һәр сүзе хәтеремдә: «Казан университетын тар-мар китерү акты хәзерге көндә табигый күренәчәк һәм, әлбәттә, барлык хөкүмәтләрнең игътибарын үзләрендәге гомуми мәгариф системасына юнәлдерәчәк, чөнки ул, философик пәрдәсен ташлап, Европа уртасында хәнҗәр күтәргән килеш басып тора». – Солнцев бу сүзләрне бераз көйләп әйтте. Аннары, елмаеп: – Ләкин патша риза булмаган, – диде. – Магницкийның кәгазенә ул: «Ни өчен тар-мар китерергә? Төзәтергә кирәк», – дип резолюция салган.

– Һәм безнең университетны «төзәтү» эшен шул ук Магницкийга тапшырган… – диде Лобачевский, күңелсез генә башын чайкап.

Тагын авыр тынлык урнашты. Тагын беренче булып Солнцев сүз башлады:

– Магницкий ревизия белән килгәндә, өйдә түгел идегез, шунысы кызганыч, Николай Иванович, – диде ул. – Андый зур карьеристны мин беренче мәртәбә күрдем. Осталык дисезме, хәйләкәрлек дисезме, мәкер дисезме – карап туймаслык экспонат. Яшь чагында либерал исеме күтәргән, Сперанский белән дус булып йөргән. Хәзер инде, җил кире яктан исә башлагач, элекке гөнаһларын кансызлык күрсәтеп юарга тырыша. Парижда аны «рус арысланы» дип атаганнар. Бонапарт аның зур карьерага ирешәчәген алдан ук әйткән. Һәм ялгышмаган: Сембергә губернатор булып билгеләнгәч тә Магницкий, озын колактан ишетеп, министр князь Голицынның патша дусты һәм Бөтенроссия Библия җәмгыяте рәисе икәнен белеп алган. Шуннан бу нишләгән дисез? Сембер шәһәрендә тантаналы төстә шул ширкәтнең бүлекчәсен ачкан. Голицын моны, әлбәттә, күреп алган да чинын күтәргән. Хәзер Магницкий патша сараена үтеп керергә, патшаның күзенә эләгергә тели. Бу максатка ирешү өчен, ул үзен тәхеткә турылыклы итеп күрсәтергә, «революция» сүзе белән котларын алырга тырыша… – Солнцев кинәт сүздән туктады, сәгатькә карап алды да ашыгып креслосыннан торды: – Монда сөйләшкәнебез монда калсын, Николай Иванович. Сез кайтканчы, күңелемне бушатыр кешем дә булмады. Мине ташламагыз, дустым! Ялгыз калдырмагыз! – Солнцев нык итеп Лобачевскийның кулын кысты. – Зинһарлап сорыйм, гафу үтенегез… Ризалык бирегез… Киләчәк һәм яраткан эшегез хакына. Минем хакка.

Лобачевский, башын аска иеп, дәшми генә басып тора иде. Кинәт ул гәүдәсен турайтты:

– Ярар, Гавриил Ильич! Вәгъдә итәм!

– Менә шулай! – дип куйды Солнцев, шатланып, һәм, бераз өскә үрелеп, озын буйлы дустын кочаклап алды. – Рәхмәт! Мин киттем. Әй, онытып торам икән: сезгә бит Петербургтан хат бар. Үзебезнең кеше алып кайтты, шуңа күрә кесәдә йөртәм, өйдә калдырырга да курыктым. Үз кулыгызга тапшырырга теләгән идем.

Ул ишеккә борылып карады һәм жилетының эчке кесәсеннән сургуч печатьле пакет чыгарды.

– Рәхмәт, Гавриил Ильич, минем өчен зур шатлык бу! – Лобачевский аның кечкенә йомшак кулын каты итеп кысты. – Кичен кунакка рәхим итегез. Кымыз белән сыйлармын, бишбармак пешереп куярмын…

Өенә кайткач, Лобачевский тиз генә ишекне бикләп алды һәм хатны ачты. Ул аны дәртләнеп, онытылып, елый-елый, көлә-көлә укыды. Димәк, ерактагы Петербургтан аңарга дуслары кул сузалар. Әйе, дуслары, Казанда аның белән бергә булган кешеләр: Григорий Корташевский[67], Сергей Аксаков[68], Александр Княжевич[69], Владимир Панаев[70] һәм Еварист Грубер[71]. Димәк, алар Николайның нинди уйлар уйлавын һәм нинди хисләр кичерүен сизенәләр. Менә шуңа күрә дә, шул Солнцев кебек үк, сабыр итәргә кушалар. Магницкийлар килерләр дә китәрләр, андыйларның гомере озын түгел, ә безгә үзебезнең Alma mater’ны саклап калырга кирәк, бу безнең изге бурыч; университетны ташлап китә күрмә, диләр. «Синең урының – университет һәм син шунда калырга тиешсең» дип кисәтәләр.

Лобачевский хатны кабат-кабат укыды. Шуннан ул, йөрәге әрнеп булса да, хатны янып торган шәмгә китерде. Мондый чакта ниләр буласын каян белеп бетерәсең… Яндырырга туры килә шул…

Күгелҗем кәгазь табакларының карасуланып бөтерелүен күреп тору аның йөрәген әрнетте. Намуслы кешеләрнең аны дус итеп, юатып һәм киләчәккә өметләндереп язган сүзләре көлгә әйләнсә дә, аның күңеленә кереп утырган иде инде. Кичен Солнцев килгәч, ул боларның һәммәсен аңа сөйләр, һәм, әлбәттә, үзенең постында – университетта калыр. Владимирскийдан гафу үтенергә туры килсә дә, университетны ташлап китмәс…

Бераз вакыт үткәч, яндырылмый калган чирек табак кәгазь кисәге күзенә ташланып, аның йөзендәге әрнүне бетерде һәм ягымлы елмаерга мәҗбүр итте. Хат эченә аерым салынган ул кәгазьдә Корташевский үзенең улы тууын хәбәр иткән иде[72]. Малайга Николай дип исем кушканнар. Димәк, аның хөрмәтенә!

Сүлпәнлек һәм ваемсызлыкның эзе дә калмады. Ул тизрәк үзенең яраткан эшенә тотынырга тиеш, фәкать шунда тулысынча юаныч табар һәм дөнья михнәтләрен онытыр…

Лобачевский попечительнең тәкъдимен кабул итәргә мәҗбүр булды. Башта ул физикага бөтен вакытын багышламаска да уйлаган иде, әмма намуслы кеше буларак, бу фәнне дә аннан-моннан өйрәнү белән генә чикләнә алмады; геометриядән язып бетерәсе эшен дә төгәлләмичә, физика курсын әзерләргә кереште.

Соңыннан Лобачевский физика фәнен гомер буена зур кызыксыну белән өйрәнәчәк, физика кабинетын яхшырту, кирәкле инструментларны һәм приборларны кайтарту хакында нык кайгыртучанлык күрсәтәчәк. Астрономия һәм физика аның өчен «геометрия урнашкан күчәр» гә әвереләчәк.

Тик менә башлап җибәрүе кыенга килде: лекция укудан тыш, күп вакытын обсерваториядә һәм физика кабинетында үткәрде. Күңеленә кереп оялаган ризасызлык тойгысын әнә шулай эш белән күмәргә теләде. Университетның башка аудиторияләренә кермәскә тырышты, чөнки диварларга һәм кафедраларга язылган «Алла сүзләре» н күрү аңарда җирәнү хисе тудыра, ә инде профессорларның теләсә нинди фәнгә карата «Ходайның кодрәте» дип сөйләүләре бик нык гарьләндерә иде. Студентлар өчен кертелгән артык каты режим, шулай ук тәмугка охшатып бизәлгән карцер да аның күңелен рәнҗетә; университет аңа кайбер вакыт җүләрләр йорты сыман булып күренә иде.

 

2

1821 ел, 29 июль.

Гороховец. Иртәнге 6.

Сөекле әнием, әгәр мөмкинлек булса, тагын бер мәртәбә кулыгызны үбәр идем. Бер генә мәртәбә! Ләкин язмыш безне аерды, һәм мин әле Сезне тиз генә күрә алмам, ахры. Макарьевтан хәзерге көндә мине аерып торган йөз илле чакрым араны (Сез, шаять, кайтып җиткәнсездер инде) үтәр өчен әле миңа меңнән артык чакрым баганалары узарга кирәк, ә алар мине Сездән, киресенчә, ераккарак алып китәләр.

Бу сәяхәт миңа төш сыман тоелган чаклар да була. Уянып китсәм, сезнең янда булырмын төсле. Ләкин төш кенә түгел шул бу.

Безне аерган сәбәп попечительнең башкалага килеп китәргә чакыруы гына түгелдер, ахры. Казаннан шулай кисәк кенә китеп бару минем өчен кирәкле, юк, алай гына түгел, зарури, мәҗбүри бернәрсә иде. Соңгы вакытта гайрәтем чиккән кешеләрне һәм университетны күрми торырга, ял итәргә, онытылырга кирәк иде миңа. Ачуыма кабынып китәргә ирек бирмичә тыелып килә-килә, тәмам кешелектән чыкканмын. Хәер, миндәге ул ачуның сүнгәне дә юк әле. Фәнне дингә буйсындыруга тыныч кына карарга мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңа каршы күтәрелеп, һәлак булудан саклана-саклана, бөтен көчем әрәм киткән.

Менә хәзер, бераз һушымны җыйгач кына, Сезгә, әнием, дөресен әйтеп бирә алам: университетта мин тәмам акылдан шашам дип торам! Бу тойгы бигрәк тә Солнцевны сөргәннән соң көчәйде. Минем өчен ул күңел бушатырлык бердәнбер профессор иде, ә бит шул кешене хезмәте «изге рухка вә җәмгыять властена» туры килми дигән сылтау белән эшеннән алдылар һәм университетта хөкем иттеләр. Моның белән генә чикләнмичә, Солнцев урынына ректор итеп Никольскийны билгеләделәр. Анысы инде «Алланың рәхмәте белән бу ике өчпочмак үзара тигез була» дип әйтүгә кадәр барып җитә торган бәндә. Оят бит, оят!..

Үземне аклау йөзеннән фәкать шуны әйтә алам. Ләкин туганлык хисендә янучы нечкә күңелем мондый аклануларга каршы. Хушыгыз, әнием, сәламәт булыгыз, минем өчен кайгырмагыз.

Язуымның бер дә рәте юк. Мин моны каурыйдан күрәм: шома язмый, төртелә. Аннары әледән-әле, язудан тукталып, тышка күз салырга туры килә: анда минем әйберләрне экипаждан экипажга күчерәләр, берәр нәрсәне онытмагайлары дип шикләнәм. Әйберләремне күчереп бетерделәр шикелле. Инде хәзер XII гасырдан бирле яшәп килүче ошбу шәһәргә ни рәвешле килеп җитүемне тынычлап бәян итә аламын. Нижнийда[73] чакта, тизрәк барырга өметләнеп, крестьян атлары яллаган идем. Ләкин алар Пыр станциясенә кадәр атлатып кына диярлек килделәр.

Юл килгәндә, үзебезнең Иделнең ямьлелегенә сокланып туя алмадым. Бу чаклы матурлык булыр икән дөньяда!

Ара-тирә сыек кына томан эчендә бер карачкы пәйда була. Ул карачкы зурайганнан-зурая бара, һәм көтмәгәндә суднога әверелә. Берәү генә дә түгел икән, сөттән ак җилкәннәрен киереп, күбәү киләләр икән. Әйләнә-тирә тып-тын. Күңелгә шулчак рәхәт тә, моңсу да.

Казаннан Алексейның озатканы, Сезнең белән пароходта килгәнебез яхшы хәтердә. Пристаньга туктаган саен, могҗиза күрергә яратучан халык җыела, гомерләрен Иделдә үткәргән яланаяклы бурлаклар, гүя сабый балалар, пароходка шаккатып карап калалар иде. Макарьев турысына урнашкан Исада авылында безгә саубуллашырга туры килде. Аерылган чакны хәтерлисез булыр, әнием, Сезнең яхшы күңелле булуыгызга шикләнмим. Мине озатып калган моңсу карашыгыз һаман күз алдымда. Мин Сезне юксынам, Сез булмагач, миңа бик авыр.

Минем күңелемдә рәхмәт хисе дөрләп яна. Кайгыртучанлык күрсәтеп әйберләр хәзерләшкән һәм Сезнең белән икебезне озатып калган өчен, Алексейга рәхмәт төшсен. Тагын безне сәфәргә озатып калучы дустым Ибраһим Исхаковичка рәхмәт. Казанга әйләнеп кайткач, әнием, зинһар өчен, ул дустыма миннән сәлам тапшырыгыз.

Хушыгыз, сөекле әнием. Атлар әзер.

Кулыгызны үбеп калучы улыгыз Николай

30 июль. Владимир.

Кадерле әнием!

Төн буе юл газабы кичердем, бүген көндезге бердә генә Владимирга килеп җиттем. Шәһәрләрендә иң зур урам саналган Дворянский урамындагы кунак йортына урнаштым. Болай номерлары бик чиста, икенче катта, диварлары буяулы, итальянский дип аталган тәрәзәсе дә шактый зур. Номер өчен – 70 тиен, самовар китергәнгә 20 тиен түләдем.

Чәйләп алганнан соң, извозчик ялладым да шәһәрне карарга киттем. Дворянский урамында гостиный ряд булып, шуның янында ук базарлары урнашкан. Анда шау-шу, ыгы-зыгы, чыр-чу. Кыскача гына әйткәндә, базар өчен кирәкле һәммә нәрсә бар. Анда арба дисеңме, кибитка дисеңме, тарантас дисеңме, хәтта әле зиннәтле коляскаларга чаклы күренә. Төрле нәрсә саталар. Гостиный рядтан тыш, иксез-чиксез вак кибетләр тезелгән. Клязьма буенда шәһәр бакчасы. Дөрес, бик үк пөхтә түгел түгелен, шулай да урыны гаҗәп дәрәҗәдә күркәм.

Владимир, гомумән алганда, иң матур борынгы рус шәһәрләреннән икән. Монда йортлар таштан, чиркәүләр бик күп. Мәскәүгә якын булуы нык сизелә. Әле хәзер менә мин Сезгә хат язып утырам, тәрәзә турысыннан тавыш өзелми: әле дыңгырдап экипаж үтә, әле йөк төягән олауларның шыгырдаганы ишетелә. Шушы минутларда, бар тавышны басып, кичке гыйбадәткә чакырып, чиркәү чаңнары суга. Борынгы чиркәүләр арасында гаҗәп матур һәм мәһабәтләре дә бар. Әйтик, Дмитриевский мәйданындагы Дмитриевский һәм Успенский соборлары – шундыйлардан. Искиткеч матур бизәкле, мәһабәт ап-ак Успенский соборы менә-менә күкләргә очып китәр төсле тоела. Аның эчендә Андрей Рублёв һәм Даниил Чёрный эшләгән фрескалар сакланган.

Әнием, күз алдыгызга китерегез әле менә: Дмитриевский соборының диварларында меңнән артык төрле-төрле сурәтләр ташка чукып төшерелгән. Алар арасында яртылаш бөркет, яртылаш арыслан грифоннар да, кеше кыяфәтендәге җанварлар да, шулай ук гади кошлар һәм җәнлекләр дә бар. Ат өстендә чабып барган җайдаклар да, сугыш кырында көрәшүче әкият батырлары да, арысланны җиңгән Самсон да бар… Бу могҗизалы храмда күпме генә йөрмә, әледән-әле яңа сурәтләр күреп таңга каласың. Аһ, әнием, нигә болар һәммәсе дә Макарьевта түгел, нигә минем янымда Сез юк икән! Җаның сөйгән кеше белән уртаклаша алмагач, хәтта ләззәтнең дә яме кимегән төсле тоела. «Әнием, тагын менә монысына күз салыгыз» дисәң, бөтенләй икенче төрле булыр иде бит!..

Дмитриевский мәйданыннан борынгы Алтын капкага юнәлдем. Аның матурлыгына сокланмыйча мөмкин түгел: безнең Сөембикә манарасы шикелле, көймәләп эшләнгән. Татар ташчылары салмадымы икән? Кайчандыр алтын йөгертелгән бакыр белән тышланган булган һәм шуннан «Алтын капка» дигән исеме калган. Капка алдында тирән чокыр булып, кирәк чакта гына аның аркылы күтәрмә күпер төшерелеп, шул күпердән кереп-чыгып йөргәннәр. Аңа каршы, урамның икенче очында, Көмеш капка. Көнчыгыштан, ягъни безнең Казан ягыннан килүче кунакларны һәм сәяхәтчеләрне шуннан кабул иткәннәр. Бу шәһәрдәге мәһабәт гыйбадәтханәләрне карап йөргәндә, безнең университетның мескен биналары хәтеремә килде. Бермәл башымда бик матур фикер туды. Әмма ул хакта кычкырып әйтергә батырчылык итә алмыйм. Ә шулай да, кайчан да булса ярап куймасмы дип, соборларны кәгазьгә төшердем.

Базарларына барып, халык арасында йөрдем. Калай алырга сатулаштым, Сезнең өчен кайчы һәм уймак эзләдем, ләкин берни алмыйча, номерыма чәй эчәргә кайтып киттем. Ә бит ялгыз чәй дә эчелми, аның бернинди тәме дә юк. Тәрәзә янына утырып, берәр кызык күрергә теләгән идем – анысы да күңелемне генә нечкәртте.

Хушыгыз, әнием! Туган-тумачаларга, дус-ишләргә сәлам әйтегез. Хушыгыз.

Улыгыз Николай

Мәскәү. 1821 ел, 2 август.

Исәнмесез, әнием!

Бүген иртән Дмитрий Матвеевичларга барган идем, аның үзен очрата алмадым, ә менә Сезнең хатыгызны алып шатландым. Түземсезләнеп, шунда ук хатыгызны укып чыктым, аннары тагын һәм тагын укыдым. Чын күңелдән рәхмәт, әнием! Макарьевка исән-сау кайтып җитү хәбәрегезгә бик сөендем. Бөтенләй көтмәгәндә, мин Сезне борчуга салганмын. Әнием, киләчәктә дә шулай Сез көткәндә хатым тоткарланса, аның сәбәпчесе мин булмам, бәлки ул хатны тоткарлаучылар булыр. Шуңа күрә Сез, зинһар, борчылмагыз: үз-үземне бик саклыйм.

Перевощиковлардан чыккач, университет китапханәсенә барып, төгәл фәннәр буенча яңа китапларны караштырып, бер ике-өч сәгать утырганмын. Шунда ук үземнең коллегам – Мәскәү университетының физика-математика бүлеге деканы Иван Алексеевич Двигубский белән танышып киттем. Яше шактый булуга да карамастан, гаҗәп эшчән һәм уңган кеше күренә. Төпле фикер йөртә, уйлап сөйли. Истәлек итеп миңа үзе язган физика дәреслекләрен бүләк итте. Узган елда «Новый магазин естественной истории, физики, химии и сведений экономических» дигән журнал чыгара башлаган, үзенең фәнни мәкаләләрен дә шунда чыгаргалаган. Эшчән булырга менә кемнән өйрәнергә кирәк!

Төшке ашны ашарга ул мине инглизләр клубына алып китте. Бу клуб гаҗәп зур вә яхшы җиһазлы бер йортны биләп тора икән. Бүлмәләренең очына чыгарлык та түгел: берсендә карта уйнап, чәй эчеп, тәмәке тартып утыралар; икенчесендә бильярд яки лото уйныйлар; өченчесендә тавыш-тын чыгармый гына газета-журналлар укып утыралар; дүртенчесендә политика һәм Мәскәү яңалыклары турында гәп куертып, ананас яки алма ашыйлар, конфет суыралар; утырганнар, ятканнар, йөренәләр, мыек бөтерәләр, койрык болгыйлар, бәхәсләшәләр, көләләр, ризалык биреп яки ризалык бирмичә баш селкиләр, – кыскасы, эре бер кыяфәт белән кем нәрсә тели, шуны эшли. Ә үзләре кешеләр. Тик шунысы бар: ул «кеше» ләрнең кайсында эполет, кайсында зур титул, кайсының кесәсендә ун-унбиш мең сумга вексельләр, кайсында фәкать карта уйнап баерга зур теләк… Кызык…

Аннан кабат Перевощиковларга киттем. Бу юлы аны өендә очраттым һәм кичне аларда уздырдым. Ләкин ул бик нык үзгәргән, мин сагынып көткән Дмитрий Матвеевич түгел. Энем Алексей кебек үк, хезмәтендә тиз үсә алмавына, һаман да әле адъюнкт булып калуына йөрәге сыкрый, ахры. Күп кешегә тел тидерә, бу турыда минем ничек уйлавым белән кызыксына.

Тагын нәрсә языйм икән? Бүген иртәнге якта, университетка барганда, Успенский соборын карап йөрдем. Ул мәһабәтлек, ул матурлык! Шуны карап йөргәндә, Владимирда чакны башыма килгән теге фикер тагын да көчәйде. Безнең элеккеге гимназия һәм Тенишев биналарын бергә тоташтырсаң шәп булыр иде. Тик мондый зур эшкә ничек тотынырга икәнлегенә башым җитми. Хәзергә мин дә Сез генә белеп торыйк әле.

Язуымның тагын рәте-башы булмады. Бик кирәкле берәр нәрсә онытылып калгандыр әле. Тик хәзер соң инде: сәгать 12 тулып килә. Йокларга вакыт. Минем чемодан белән портфель сәяхәтне дәвам итәргә хәзерләп куелган. Мәскәүдә эшлисе эшләрнең кайберләре эшләнмичә кала инде. Шулай да, сөекле әнием, Сезнең белән саубуллашырга туры килә. Минем өчен тыныч булыгыз. Алексейдан хатлар киләме? Петербургка ешрак языгыз.

Сезне яратучы улыгыз Николай

1821 ел, 6 август. Новгород.

Тра-ля-ля-ля! Тра-ля-ля-ля! Полька биергә дә хәзермен. Таптым бит, әнием, таптым! Сезгә язган теге эшне ничек башлап җибәрергә дип аптырап йөри идем, шуның җаен таптым. Менә хәзер генә, крепостьта йөргән чакта гына.

Әкияттәге кебек матур шәһәр, гыйбрәтле шәһәр. Аның турында малай вакытта Садко, Волхов, Василий Буслаев хакындагы әкият һәм легендалардан белә идем. Борын заманда яшәгән баһадирлар шәһәре булып күңелгә сеңеп калган бу шәһәр.

Новгородка килеп җиткәндә, ирексездән шуларны уйладым, кайберләрен хәтергә төшердем.

Шәһәрнең тирә-ягында исәпсез-хисапсыз монастырьлар. Берзаман алар һәммәсе дә, хәтта ун-унбиш чакрымдагылары да, шәһәр коймасы белән уратып алынган булган, шәһәрдә йөз меңле гаскәр тупланган булган. Елъязмаларында әйтелгәнчә, Новгород белән халык үзе идарә иткән. Князьләрнең хокукы зур булмаган. Шәһәрнең чын хуҗалары посадниклар һәм мең башлыклары булган. Ә дәүләт эшләрен, иң зур мәсьәләләрне вечега җыелган халык хәл иткән. Бөек Новгородның чикләре төньякка таба Ак диңгезгәчә, көнчыгышка исә Урал тауларынача сузылган була.

63Кешене урын бизәми, урынны кеше бизи.
64Йоклаган афәтне уятма (фр.).
65Сөзгәк сыерны көтүдән куалар аны (фр.).
66Салтыков – XVIII йөздә үзләрен вольтерьянчы дип атаган алдынгы фикер ияләре нәселеннән. Яшь чагында «Арзамас» әдәби түгәрәгендә була, Сенатка сайлана. 1812–1818 елларда – Казан уку-укыту округының попечителе. Лобачевский аның кызы София һәм улы Михаилга математикадан дәрес бирә.
67Ул вакытта чит илләр департаменты директоры, соңыннан Белоруссия уку-укыту округы попечителе, сенатор була.
68Язучы.
69Ул вакытта казна департаментында бүлек начальнигы, соңыннан финанс министры.
70Шагыйрь.
71Ул вакытта Сенатта эшли, соңыннан Казан уку-укыту округы попечителе.
72Г. Корташевский 1817 елда язучы С. Аксаковның бертуган апасы Надежда Тимофеевнага өйләнә.
73Түбән Новгород.