Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

– Хәзер кайда яшәп ятасыз соң?

– Күршедә, өйдәш булдык… Көчем бар чакта кулдан килгәнне эшли торган идем, хәзер… анысы да… Фәкыйрь кешеләр алар, бик фәкыйрь… Каткан ипи дә сирәк эләгә… Бар икән күрәселәребез… Ходай шулай кушкандыр инде, Ходайга каршы барып булмый…

– Бабай, без болай итик: хәзер сез икегез дә тарантаска менеп утырыгыз да, мин сезне университет больницасына алып кайтыйм, – диде Лобачевский, дәртләнеп.

– Рәхмәт төшсен, барин… Шундый зур изгелек… – дип сөйләнде карт, нәрсә эшләргә дә белмичә.

Тик Лобачевский аңа озак уйларга юл калдырмады:

– Нигә аптырап калдыгыз? Кичкә чаклы кайтып җитәргә кирәк. Тизрәк утырыгыз.

Карт белән кыз бер-берсенә карашып алдылар, тик урыннарыннан кузгалмадылар. Шунда карт, билгеле бер карарга килеп, башын селкеп сөйләргә кереште:

– Рәхмәт төшсен, барин, бик зур рәхмәт… Бармабыз инде без…

Тынлык урнашты. Лобачевский, тәкъдимен кабул итмәүгә сәерсенеп:

– Ни өчен бармыйсыз? – диде һәм кызга мөрәҗәгать итте: – Чибәркәй, бәлки, син әйтерсең? Исемең ничек синең? – Ул кызны башыннан сыйпады.

– Маша, – диде кыз һәм аңа күтәрелеп карады. Бит алмаларын алсуландырып, бу чит кешене ничектер үз итеп аңлатырга кереште: – Бармабыз без… Бабай белән безнең анда котны алдылар сезнең шәһәрдә.

– Берәр куркыныч нәрсә күрдегезме?

– Больница янындагы олы урамда ул халык җыелды, халык! Бер баштан икенче башка чабыпмы-чабалар. Татарлар үкереп елый, городовойлар җан-фәрманга җикеренә… – Кыз битенә төшкән чәчен артка ташлады да сүзен дәвам итте: – Ул халык! Ул халык! Олы урамны шыгрым тутырганнар…

– Биш табут куйганнар, – дип эләктереп алды карт. – Ә табутларында мәет түгел… башка нәрсә ята, ди…

– Юкны сөйләмә әле, картлач, – диде Лобачевский, тавышын күтәреп. – Юньләбрәк әйт, нәрсә күмәләр, кемне күмәләр?

– Алла үзе генә белә инде анысын… Ачуланма, зинһар, барин, белеп җиткермәдем шул… Мур кыргыры нәрсәләр, городовойлар куып җибәрде… Кешедән ишеткәнне генә сөйлибез… Башка вакыт барырбыз инде… Рәхмәт, барин.

Лобачевский бераз уйланып торды да, кучерына таба борылып:

– Иван, ку әйдә атларыңны! – диде һәм, нәрсәдер исенә төшеп, кузгалмый торырга ишарәләде. – Күпме акчаң бар, миңа биреп тор әле, Казанга кайткач түләрмен.

Кучер аңа гаҗәпсенеп карап куйды, тик шунда ук куеныннан киндер янчык тартып чыгарды, каударлана-каударлана бавын чиште дә андагы вак акчаны учына бушатып, ашыкмыйча, ипләп кенә санарга тотынды.

Лобачевский түземсезлек белән аның санап бетергәнен көтте. Аннары ул акчаны алып, шуның янына үз янчыгыннан да бушатты һәм барын бергә картка сузды.

– Мә, дәваланырга акча кирәк булыр, – диде Николай Иванович ягымлы тавыш белән. – Ал, ал!.. Ә син, чибәркәй, бабаңны университетка алып барырсың. Туп-туры миңа килегез… – Ул тиз генә кесәсеннән кенәгә чыгарып, шуңа берничә сүз язды да кызга шул язуны тоттырды. – Менә бу язу мине табарга ярдәм итәр. Килерсезме?

– Килербез, – диде кыз акрын гына тавыш белән һәм елмаеп куйды.

Шулвакыт аның бабасы, ничек итеп рәхмәт әйтергә белмәгәч, Лобачевскийның алдына тезләнде. Кыз да аныңча эшләде.

– Барин… галиҗәнап… мәрхәмәт иясе! – дип, күз яшьләре белән көйләргә тотынды карт. – Сезне Ходай Тәгалә үзе юлыктырган инде!..

– Торыгыз хәзер үк, торыгыз! – диде Лобачевский, аңа торырга булышып. – Кирәкмәгәнне эшлисез…

Бер минуттан ул инде тарантасына менеп утырды.

– Сау бул, бабай! Хуш, чибәркәй! – дип, утырган килеш саубуллашты һәм кузгалырга кушты. Аның йөзендә яңа борчылу, яңа хафалану чагылган төсле тоелды.

– На-а, карлыгачлар! – дип, кучер оста гына итеп чыбыркы белән берне төшереп тә алды. – Мәрхәмәт иясен алып кайтасыз, тизрәк кыймылдагыз!

Арыган атлар аңа карап кына юыртырга ашыкмадылар. Казан янындагы соңгы үргә менеп җиткәнче кучерга әле чыбыркысын шактый уйнатырга туры килде.

Үр сыртында Лобачевский тарантаска торып басты. Аның күз алдында, иксез-чиксез булып, тал куаклыгы һәм вак каенлыклар каплаган яшел үзән җәелеп ята. Аргы, урта һәм бирге Кабан күлләре гүя үзара тасмалар белән тоташтырылган көзгеләр. Бирге Кабанның бер ягында Архангельский һәм Суконный слободалар, икенче ягында исә Яңа бистә, бик зур сабын заводы. Мәчет айлары һәм чиркәү тәреләре кояшта җемелди.

– Иван, чак кына туктап тор, – дип, Лобачевский тарантастан барган килеш сикереп төште. – Күр, нинди матурлык! Шәһәребез, чыннан да, сөзәк җиргә утырган шул. Исеме җисеменә туры килгән.

Кинәт Воскресенский монастыренда чаң суктылар, һәм Казан өстенә моңлы гүләү таралды. Бу тавышка ияреп Преображенский, Ивановский, Богородицкий монастырьларының бакыр батырлары тавыш бирде, Кафедраль соборның һәм барлык чиркәүләрнең чаңнары кушылды. Чаң тавышлары бөтен күк йөзен каплап алды һәм куркынып һавага күтәрелгән чәүкә тавышларын күмеп китте.

– Аллага шөкер, кайтып җиттек, – диде кучер һәм, башыннан картузын салып, киң колач белән чукынып алды.

Кинәт Воскресенский монастыреның капкасы ике якка ачылып, аннан алтынланган авыр карета килеп чыкты. Алты ат җигелгән, алтысы да кара-туры, симез атлар, капкадан чыгуга, биегән төсле җиңел генә юыртып киттеләр. Биек кузлада немец кафтаны һәм өчпочмаклы эшләпә киеп кукраеп утырган кучерга озын саплы чыбыркысын баш өстендә болгарга да туры килмәде. Карета алдыннан тантаналы кыяфәт белән яшел япанча кигән, атка атланган ике ир бара. Берсе зур саклык белән генә архиепископның мантиясен, икенчесе таягын тоткан.

«Архиепископ Амвросий гыйбадәт кылдырырга китте», – дип уйлап алды Лобачевский һәм шунда ук университеттагы серле күмүне хәтерләде. Башта ул андый хәбәргә ышанмаган иде. Менә хәзер бөтен шәһәр чиркәүләрендә чаң сукканын үз колагы белән ишеткәч һәм архиепископның каретасын үз күзе белән күргәч шикләнә калды. Бу чаклы тантана белән кемне күмәләр икән?

Лобачевский тиз генә тарантасына сикереп менеп утырды да кучерга боерык бирде:

– Ку әйдә, Иван!

Дугадагы шөлдер тонык кына чыңлап куйды, атлар тиздән ялга туктаячакларын сизделәр, күрәсең, шактый җитез юырта башладылар. Менә Оренбург тракты Егорьевский урамга кушылды, һәм алар шәһәрнең үзәгенә якынлаштылар. Тәбәнәк агач өйләр өстеннән сукно фабрикасының таш биналары калкып күренә. Кызыл кирпеч диварлары һәм тимер рәшәткә куелган тәрәзәләре белән ул биналар төрмәгә охшап, анда эшләүче крепостнойларның авыр шартларда яшәвен һәрвакыт хәтергә төшереп тора иде.

Лобачевский кучерын ничек кенә ашыктырмасын, урам буйлап агылучы экипажлар һәм җәяүле халык алга чыгарга мөмкинлек бирмәде, башкалар белән бергә барырга мәҗбүр итте. Шәһәрнең үзәгенә бистәләрдән һәм якын-тирәдәге авыллардан халык агыла. Монда руслар, татарлар – ирләр һәм хатыннар да, шулай ук кызык күрергә яратучы бала-чага да бар. Зур магазиннар, кечкенә кибетләр һәм кабакларның берсе дә сәүдә итми, һәммәсе бикле. Төрле телдәге сөйләшүләргә караганда, халыкның нәрсәгәдер бик нык борчылганлыгын аңларга була иде, тик моның сәбәбе Лобачевскийга һаман әле сер булып кала бирде.

Кара болытлар, кояшны томалап, шәһәр өстенә гүя җәймә бөркәделәр.

Үзәккә якынлашкан саен, халык арта, урамнар тыгызлана барды. Болакның Кабанга кушылган җирендәге Татар күпере ягыннан, Сабан туена ашыккан сыман, төркем-төркем булып һөнәрчеләр, шәкертләр, Печән базары әһелләре килә иде. Ак мәчетнең манарасыннан азан әйткәннәре ишетелде.

Университет алдындагы мәйданны солдатлар уратып алган, һәм тройка үтәрлек түгел иде. Моны күреп, тәмам түземе беткән Лобачевский тарантасыннан төште дә халык арасыннан моңлы көй ишетелгән якка үтте. Университет ишегалдыннан табутлар күтәреп ашыкмыйча гына урамга чыгып килгән мәет күмүчеләр күренде, чиркәү хорының җыры аермачык булып ишетелде. Иң алдан өерләре белән руханилар атлый. Алар артыннан ак бәз ябылган көрән төстәге биш табут килә…

Ни өчен веноклар юк икән? Венок ленталарыннан укып, бу серле табутларда кемнәрнең мәетләре ятканны белергә мөмкин булыр иде…

Табутлар артыннан кемнәр килгәнне яхшырак күрергә теләп, Николай Иванович алгарак чыкты. Беренче булып университетның яңа ректоры профессор Солнцев һәм аның белән янәшә кырыс кыяфәтле бер әфәнде – зур түрә килә, алардан соң, бераз ара калдырып, укытучылар, студентлар, гимназистлар һәм күренекле шәһәр кешеләре атлый. Гади халык исә, артта юл бирү өчен, өй тирәләренә сыенган. Мәет күмүчеләр Арча кырындагы рус зиратына таба юл алдылар. Күңелсез тынлыкны фәкать чиркәү хоры һәм чаң тавышлары гына боза….

– Нәрсә булды соң әле бу? – дип, Лобачевский үзалдына сөйләнеп куйды һәм шулвакыт якында гына кемнеңдер:

– Николай Иванович! – дип эндәшкәнен ишетте.

Лобачевский борылып карарга өлгермәде, кемдер аны беләгеннән кысып тотты.

– Әйдәгез бераз читкәрәк, – диде.

Шатлыгыннан Лобачевский чак кына кычкырып җибәрмәде: култыклап алган кеше аны гимназиядә укыткан, хәзер исә университетта татар теле буенча адъюнкт дәрәҗәсенә күтәрелгән Ибраһим Хәлфин иде.

– Читкә чыгыйк, – дип кабатлады Хәлфин һәм Лобачевскийны бер читкә тартты.

Ибраһим Хәлфин һәрвакыттагыча ыспай киенгән, өстендәге соры костюмы һәм җәйге эшләпәсе аны яшәртеп күрсәтә, ләкин бүген аның бик нык кәефе киткән иде.

– Ибраһим Исхакович, нәрсә булды соң? Кемнәрне күмәләр?

Җавап урынына башта Хәлфин күңелсез итеп көлемсерәп куйды, аннары, һәр сүзенә басым ясап:

– Скелетларны күмәләр, – диде. – Анатомия кабинетыннан, скелет заводыннан җыя торгач, әнә күрәсез, биш табутны тутырганнар, ниһаять.

– Скелет күмәләр? – диде Лобачевский, гаҗәпләнеп. – Шаяртасыз, ахры.

– Артык шауламагыз, – дип кисәтте аны Хәлфин һәм аңлатырга кереште: – Казан уку-укыту округының яңа попечителе Михаил Леонтьевич Магницкий галиҗәнаплары боерыгы буенча күмәләр. Быел яз көне, ул безнең университетны карап йөргәндә, сез авырый идегез шикелле. Шул вакытны ул: «Ходай Тәгалә үз кыяфәтенә охшатып яраткан кешене анатомик препарат сыйфатында кулланып бәддога алырсыз», – дигән иде. Бүген менә, шул боерыкны үтәү йөзеннән, моңа кадәр студентларга фән өйрәнү өчен хезмәт иткән сөякләрне гүргә күмәргә булдылар.

 

– Солнцев нәрсә карый соң, Солнцев? Ни өчен ул аларны саклап калмаган? Ректор кешегә каршы торырга кирәк иде!

Хәлфин тагын мәсхәрәле көлемсерәде, тик инде Лобачевскийның йөзендә ризасызлык күреп, ягымлы итеп иңбашыннан алды.

– Николай Иванович, тынычланыгыз! Хәзер безнең университетның баш начальнигы «директор» дип атала, һәм бу яңа вазифаны Александр Павлович Владимирский галиҗәнаплары…

– Бу хурлыклы процессиянең башында баручы теге эре кыяфәтле бәндәме?

Хәлфин аңа җавап бирергә өлгермәде, алар янында татарча:

– Балам, җаным!.. Улымны бирегез!.. – дип ялварып кычкырган тавыш ишетелде.

Бөкресе чыгып, җиргә чүккән бер мескен карчык, солдатлар арасыннан үтеп, табутларга якынлашмакчы була. Аның җыерчык баскан йөзе, сәләмә киеме, кайгыдан өзгәләнүе хәтта солдатларның да йөрәгенә мәрхәмәт сулышы өрде, күрәсең: алар аны үткәрмиләр, тупас булган булып кыланалар, ә үзләре бик сак мөгамәлә итәләр. Ләкин мескен карчыкның аларда эше юк, ул әледән-әле солдатлар өстенә җилеп килә, үзе һаман бер үк сүзләрне җан әчесе белән кабатлый:

– Балам… Балакаем…

Лобачевский шул тирәдәге чалмалы кешедән, татарчалатып:

– Ни булды? – дип сорады.

Тегесе ачу катыш:

– Улының җанын шайтанга саткан, – диде дә читкә борылды.

Ибраһим Хәлфин, татар картларыннан сорашып, мәсьәләне ачыклады һәм Лобачевскийга аңлатып бирде:

– Карчыкның улы университет больницасында үлгән икән. Фәкыйрьлеге аркасында күмә алмаган, шуннан мәетне анатомия театрына тапшырганнар. Хәзер инде карчык, улының сөякләрен рус зиратына күмсәләр, ахирәттә күрешә алмабыз дип кайгыра…

Бөкресе чыккан мескен карчыкны кызгану тойгысына кешенең изге хисләреннән болай оятсызларча көлүгә нәфрәт һәм үзенең көчсезлеген сизү Лобачевскийның йөрәген телгәләде. Ул, башын аска иеп, йодрыкларын йомарлаган килеш басып торды.

Хәлфин аңа ягымлы гына кагылып алды, тонык тавыш белән:

– Нык булырга кирәк, дустым, киләчәктә әллә ниләр күрербез әле, – дип үгетләде. – Миннән калмагыз, – дип әйдәде.

Лобачевский, кая барганын абайлап тормыйча, аның артыннан атлады. Парадный ишеккә җитәрәк, моннан ике ел элек нәкъ шул урында университетка турылыклы булырга ант иткәне хәтеренә төште. Броннерның актык мәртәбә күрешкәндәге сүзләрен хәтерләде: «Россиягә хәзер фән кирәкми, бәлки монархияне саклап калу өчен дин кирәк, Аллага ышандыру кирәк». Бу чаклы алдан күрә белер икән!..

Киң баскычтан сөйләшми генә икенче катка менделәр, караңгы коридорга керделәр. Хәлфин бер аудитория ишеген ачты да:

– Әйдәгез, бирегә керик әле, Николай Иванович, – дип, Лобачевскийны чакырды.

Таныш аудитория. Кыйммәтле кызыл агачтан уеп эшләнгән таныш кафедра. Тик аның маңгаена алтын йөгерткән славян хәрефләре белән нәрсә язып куйганнар соң?

– «В злохудожну душу не внидет премудрость»[59] дип укыды Лобачевский һәм, үзен үзе тыя алмыйча, ярсып кычкырып җибәрде: – Шайтан белсен, нәрсәдер бу! Башка аудиторияләрдә дә шундый хәлме, әллә бер минем өчен генә язылганмы?

– Бөтенесендә шул хәл, – диде Хәлфин, һәм аның тавышы калтырап китте. – Магницкий карашынча, студентлар «Алла» сүзен тиешенчә белеп җиткермиләр. Шуңа күрә хәзер священное писание билгеләнгән сәгатьләрендә генә укытылмаячак, бәлки өстәмә рәвештә…

Лобачевский кинәт йөрүдән туктады, кафедрага текәлде, ләкин шунда ук, кул селтәп:

– Әйдә, сөйләгез, – диде һәм, кафедрага күтәрелеп карарга да җирәнгән сыман, башын аска иеп, эре-эре адымнар белән йөренүен дәвам иттерде.

– Өстәмә рәвештә аудиторияләрдә өйрәтергә кушылды, – дип сүзен дәвам итте Хәлфин. – Дин сабагы кафедрасы булдырылды. Аңа җитәкчелек итәргә Спасо-Преображенский монастыреның настоятеле архимандрит Феофанны чакырдылар.

– Тагын ниләр бар? – дип кызыксынды Лобачевский.

– Тагынмы? Бетсен философия, яшәсен дин сабагы! Безнең Шәрык типографиясенә попечитель әмере белән Евангелиене татар телендә халык арасына тарату эше йөкләнде. Дәүләт цензоры буларак, миңа мәшәкать артты. – Хәлфиннең йөзендә кызганыч елмаю чагылды. – Тагын Магницкий туган ил әдәбиятын сөючеләр җәмгыятен, мәрхүм профессорыбыз Ибраһимов оештырып калдырган җәмгыятьне буарга җыена. Хәзер аның урынына Россия дини җәмгыятенең Казан бүлеге оештырыла…

– Университет түгел бу, рухка богау сала торган монастырь, – диде Лобачевский, ишеткәннәренә йомгак ясаган сыман итеп. – Миңа монда бөркү була башлады. Әйдәгез, чыгыйк тизрәк.

Хәлфин, килеп, аны дусларча кочаклап алды, һәм алар берничә минут, кафедрадан читкә карап, эскәмиядә утырып тордылар.

– Моның белән генә дә бетми шул әле, дустым, – диде Хәлфин һәм авыр итеп көрсенеп куйды. – Магницкий әмере белән директор махсус комитет оештырды. Аның бурычы – безнең китапханәдәге Фонвизин, Вольтер, Дидро, Снелль, Лубкин һәм башкаларның «зарарлы» әсәрләрен сайлап алып утка ягу. Комитет әгъзалары итеп Кондырев, Дунаев, сез…

– Булмас! – дип куйды Лобачевский, гайрәтләнеп. Һәм урыныннан сикереп торды. – Булмас! Мин…

– Хәзер булмый торган нәрсә юк инде ул, – диде Ибраһим ага. – Тавышланып, без беркемне дә җиңә алмаячакбыз, уйлап эш итәргә кирәк, ашыкмыйча… Иң кадерле китапларны, безнең типографиядә басылган Коръән дигән булып, моннан алып чыгарга да яшерергә…

– Кая яшерергә?

– Минем өйгә илтербез, – диде Хәлфин гади генә. – Юк, рәхмәте миңа түгел, профессор Дунаевка тиешле. Аның башында туган фикер. Чит телдәгеләрен сайлап алу сезгә йөкләтелә.

– Бик шәп. Хәзер үк тотынам. Хәзер үк.

Лобачевскийның тыныч кына, эшчән кыяфәттә сөйләшүен күреп, Хәлфин канәгать булды.

– Хәзер инде сез, әлбәттә, акыллы аш йөртәчәксез. Әйдәгез, тагын бер яңалык күрсәтим үзегезгә. Элеккеге карцер хәзер «гөнаһлы бәндәләр бүлмәсе» дип атала…

Магницкий хәтта карцерны да күздән ычкындырмаган. Кайчандыр Коля Лобачевский утырган тимер рәшәткәле тар бүлмәнең стенасына зур картина эленгән. «Ахырзаман», янәсе. Гөнаһлы кешеләрне элмәкләргә асып куйганнар; кызыл башлы, кәкре мөгезле, озын койрыклы җеннәр, биешә-биешә, аларны утта кыздыралар. Картина «бу дөньяда төзәлмәсәң, җәһәннәмдә сине шул көтә» дигән мәгънәне аңлата иде.

Карцерда, ниндидер шуклык эшләгән өчен, инде дүртенче тәүлеген икмәк һәм су белән генә тукланып, казна исәбенә укучы студент Горбунов утыра икән. Владимирский боерыгын үтәп, егеткә иске күлмәк, мужик кафтаны һәм чабата кигезгәннәр. Янәсе, тәүбә итмәсәң, бөлгенлеккә төшәчәгеңне белеп тор.

Бу студент белән бер курста укучылар һәр көн иртән, лекцияләр алдыннан, аның җанын коткаруны сорап, чиркәүдә гыйбадәт кылалар икән. Отец Александр көн саен Горбуновка үгет-нәсыйхәт бирә, саф һавага чыгарттыра, ләкин моның өчен төнлә кеше йөрмәгән вакытны сайлый, ди…

Мондый «яңалыкларны» тыңлаганда, Лобачевскийның йөрәге кысылып, әрнеп типте. Аның күз алдыннан гимназиядә укыган еллары, студент чаклары үтте. Кайчандыр шау-гөр килгән залларда һәм коридорда кабер тынлыгы хөкем сөрә. Аңа хәтта көек исе килгән төсле тоелды. Әле күптән түгел генә монда яшьлек дәрте ташып тора иде бит!.. Иң тирән, иң катлаулы фәлсәфи мәсьәләләрне хәл итүдән курыкмаучы акыл ияләре, сез кайда?.. Киләчәктә сезне тагын ниләр көтә, шуны беләсезме?..

Бер аудиториянең ишеге янында Лобачевскийны инвалид сторож куып җитте.

– Профессор әфәнде, сезне Оренбурдан утыртып кайткан олаучы күрергә тели.

Николай Иванович, ялт итеп, аңа табан борылды.

– Олаучы? Һай, онытып җибәргәнмен бит! – диде ул, борчылып. – Аңарга акча бирәсем… Мин хәзер!

Лобачевский баскычтан йөгереп диярлек төшеп китте.

Лобачевский кичен университетның төп китапханәсендә үткәрде. Китаплар һәм кулъязмалар өем-өем булып шкафларда, киштәләрдә, буялмаган өстәл өсләрендә ята иде.

Китапларга каталог төзелмәгән, вак-төяк исемлекләрдән башка нәрсә юк, ә инде алар буенча бер китапны да табарга мөмкин түгел иде. Соңгы вакытта китапханәдә эшләгән профессор Сторль кинәт кенә үлеп киткәч, аның урынына яңа кеше билгеләргә өлгермәгәннәр иде. Моннан бер ай элек мондагы тәртипсезлек Николай Ивановичны борчыган булса, хәзер, киресенчә, сөендерде генә. Иң кыйммәтле китапларны һәм кулъязмаларны коткарып калырга мөмкин булачак, тикшергән очракта да бер нәрсәнең очына чыга алмаячаклар иде.

Лобачевский зур хөрмәт белән авыр күн тышлы фолиантларны ачып-ачып карады. Борынгы заманда һәм Урта гасырларда яшәгән философлар… Аристотель, Лукреций, Лукиан, Джордано Бруно… Бу галимнәрнең хезмәтләре аңа элек-электән яхшы таныш иде, хәзер исә, һәлак итү куркынычы тугач, бигрәк тә якын тоелдылар. Математика, астрономия, механика, физика, философия. Гасырлар дәверендә тупланган гыйлем. Дөньядагы бөтен нәрсәне белергә, үзләштерергә, киләчәк буыннарны шуңа өйрәтергә омтылган күпме акыл иясенең шатлыгы һәм аянычы, йокысыз төннәре менә шушы авыр фолиантларга тупланган. Шуларны кемнәрдер ансат кына утка яксын, имеш!

Беренче чиратта коткарып калырга кирәкле хезмәтләрне аера-аера, Лобачевский вакыт үткәнне сизми дә калды. Ул үзенең фатирына таң атканда гына кайтып керде. Өй эчендә күңелсез тынлык хөкем сөрә иде. Әнисе Макарьевка киткән җиреннән кайтып җитмәгән. Энесе Алексей, технология кафедрасында адъюнкт буларак, Урал заводларына визитациягә җибәрелгән иде. Симонов, күзәтче астроном сыйфатында, «Восток» һәм «Мирный» суднолары белән Лазарев һәм Беллинсгаузен командалыгында, дөнья тирәли сәяхәт итеп йөри. Мондагы дин әһелләренең кыргыйлыгы башына да килми булыр. Иң акыллы кеше Броннер икән: 1817 елның көзендә үк, отпуск алып, Швейцариягә китеп барды. Хәзер, әлбәттә, кайтмаячак…

Лобачевский салкын бүлмәләрне йөреп чыкты һәм тәрәзә янында туктап калды. Тышта яктырып килә, ә аның тирә-ягында караңгылык, күңелсезлек хөкем сөрә. Күңел бушатырлык һәм юатырлык кешесе юк. Ялгыз, япа-ялгыз…

Хәер, ялгызлыкның да төрле чагы була икән. Менә вакация алдыннан гына, Симонов ерак сәяхәткә чыгып киткәч, астрономия фәнен укыту һәм обсерваториягә җитәкчелек итү эше Лобачевскийга йөкләтелган иде. Телескоп янында ялгызың калганда, бөтен галәмне гүя уч төбендә тотасың, башыңа кыю фикерләр килә… Ә хәзер бөтенләй башка ялгызлык. Упкын төсле бушлык.

Ул чакта Лобачевскийга фән политикадан өстен, хәтта бөтен тормыштан өстен булып күренгән иде. Галимнәр исә, тау башындагы бөркетләр кебек, мәгърур ялгызлыкта яшәргә тиешләр, һәм алар теләсә нинди әйбер турында кыю фикер йөртергә хаклы, дип уйлаган иде. Университет диварлары галимнәрне көндәлек мәшәкатьләрдән саклый торган крепость стеналары булып тоелган иде… Ә хәзер…

Хәзер университетның ул диварлары әкияттәге мәрҗән сарай шикелле челпәрәмә килде. Казан университетында башланган бу вәхшилек кара динчеләрнең томаналыгын, искегә ябышып ятарга теләвен, алдынгы фәнне буарга тырышуын чагылдыра түгелме?..

Николай Иванович, тәрәзә яныннан китеп, бүлмә буйлап кискен адымнар белән йөрергә тотынды. Бу минутта аның мие күз иярмәс тизлек белән эшли иде. Университеттагы вәхшилек гүя арткы планга күчте, ләкин чынында исә нәкъ әнә шул вәхшилек олы дөньяга күзне ачып карарга, акны карадан аера белергә өйрәтте. Әйе, дөньяда бертуктаусыз көрәш – караңгылык белән яктылык арасында аяусыз көрәш бара. Борынгы Европаны әледән-әле көчле җир тетрәүләр дер селкетә. Француз революциясенең туплары тынып өлгермәде, Испаниядә көрәш башланды, Италиядә карбонарийлар күтәрелеп чыкты. Пруссиядәге реакцион режим ризасызлык тудырды һәм шуның нәтиҗәсендә «Изге союз»[60] ны яклап лаф оручы Коцебу студент Карл Занд тарафыннан үтерелде. Рус халкы да, күрәсең, йокыдан уяна башлады. Чугуевта хәрби халык баш күтәрде. Дон буенда – крестьян восстаниесе. Безнең Казанда да халык тик ятмый: судно фабрикасында эшләүче крепостнойлар ирек даулый. Халык яктыга омтыла шул. Петербургта әнә Пушкин дигән шагыйрь, халык фикерен чагылдырып, үткен-үткен шигырьләр иҗат итә. Ул безнең Державин-Нәрбиковның шәкерте, имеш, дигән сүзләр дә йөри. Ә бит аның «Ирек» одасы телдән төшми:

 
Тетрәгез, дөньяның тираннары!
Гамьсез җиңел язмыш уллары!
Ә сез күтәрелегез батырланып,
Җирнең кимсетелгән коллары!
 

Лобачевский, уйга калып, аянычлы бер тавыш белән үзалдына сөйләнеп куйды:

 

– Россиягә нинди юл белән барырга икән соң? Илнең бәхетле киләчәге өчен көрәш мәйданы кайда булыр икән? Аудиториядә көтеп ятаргамы, әллә революцион баррикадага китәргәме? – Кулын болгый-болгый сөйләгәндә, аның кулы камыш креслога тиеп китте. Шуннан ул карамыйча гына креслога утырды. Иртәнге тынычлыкта аның игътибарын җәлеп итәрлек әйбер булмады, һәм ул, креслога утыргач та, бер үк нәрсә турында уйлавын дәвам итте: – Ярый, китәргә урын да табылсын ди. Ләкин гыйлемнән башка гына җиргә яктылык иңә аламы? Ә университет – гыйлем учагы. Юк, һич китәргә ярамый. Минем урыным монда, университетта!..

Казна исәбенә укырга кергәндә, Лобачевский алты ел укытучы булып эшләргә вәгъдә биргән иде, шул вәгъдәсен үтәде. Сүзендә торды. Карт профессор Бартельс математиканы акрынлап аңа тапшырып бетерде диярлек: башта тригонометрияне бирде, аннары коник кисемнәр турындагы фәнне һәм аналитик геометрияне, тора-бара дифференциаль һәм интеграль хисаплауны тапшырды. Профессор Реннер үлгәннән соң, тагын бер курс өстәлде. Симонов сәяхәткә чыгып киткәч – тагын… Димәк, Лобачевский сүзендә торды, вәгъдәсен үтәде.

Николай Иванович иркен сулу алды һәм креслосын язу өстәленә якын китерде. Үткәнне хәтергә төшереп кенә файда чыкмас, хәзергесен каптыртырга кирәк. Иртәгәдән лекцияләре башлана. Pyc телендә һәм чит телләрдә чыккан ничаклы китапларны карыйсы бар. Студентларга иң кирәклесен – каймагын гына җыеп аңлатырга кирәк.

Язу өстәлендә – төрле телләрдәге китаплар, журналлар, дәфтәрләр, вак хәрефләр белән чуарланган табаклы кәгазьләр. Биек шәмдәлләргә утыртылган шәмнәр янып беткән диярлек. Лобачевский, өстәлен күздән кичергәч, тәнендәге арыганлыкны бетерү өчен, бер селтәнеп алды. Шуннан эшкә тотынды.

…Кереш лекциянең планын төзеп кенә өлгергән иде, урам яктан:

– Су сатам, су-у-у! Кабан суы! – дигән тавыш ишетелде.

Николай Иванович креслосыннан кисәк кенә сикереп торды да ишеккә юнәлде.

Салкын су белән юынгач, ул гүя бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Төн буе керфек какмый эшләгәне онытылды.

* * *

Университет коридорларын Лобачевский, гадәттәгечә, тиз-тиз атлап үтте. Ләкин үзе лекция укырга тиеш булган аудиториянең ишеген ачкач, анда Никольскийны күреп таңга калды. Аптырамаслык түгел шул: Никольский кафедрага аның урынына менеп баскан һәм… лекция укый иде.

Лобачевскийның кинәт кенә килеп керүе лекторны сөйләүдән туктатты, йөткеренергә мәҗбүр итте. Николай Иванович, бернәрсә булмагандай, чак кына башын игән сыман итте дә алгы рәткә куелган йомшак креслога барып утырды. Соңыннан билгеле булганча, ул кресло директор өчен куелган икән.

Никольский үзен кулга алды һәм, коллегасына баш иеп җавап биреп, лекциясен дәвам итте:

– Әфәнделәр, акыллы математик, әйберләрнең серенә төшенергә теләгән һәр очракта, Ходай Тәгаләнең кодрәтен күреп гаҗәпләнә. Ходай Тәгалә һәммә нәрсәне иҗат иткән, табигатькә кануннар чыгарган, чикләр куйган, һәм ул чикләрне беркем үтә алачак түгел. Математик үзе тормыш иткән Җир шарына күз ташласа – ул кануннарның җир өстендә тереклекне саклавын күрә. Ходай Тәгалә кушмаса, җир, һичшиксез, күк бушлыгында хәрәкәтләнеп, мең мәртәбә афәткә очрар иде, тарту көчен булдырмаса, үзәктән куу көче нәтиҗәсендә диңгезләр түгелеп, таулар ишелеп, шәһәрләр җимерелеп, хайваннар күккә чәчелеп бетәр иде. Математик әгәр күккә текәлсә – анда меңләгән йолдызларның бер-бер артлы тезелеп йөргәнлеген күреп гаҗәпкә калыр. Мондый тәртипне кем урнаштырган соң? Шик юктыр ки, Ходай Тәгалә урнаштырган. Галәмнең бу чаклы төзеклеген күреп, бу могҗизаны күреп шаккаткан математик, чиркәү атасы белән берлектә, изге сүзләрне кабатлаячак: «Велий еси Господи, чудна дела твоя и ни едино слово довольно к пению чудес твоих!..»[61]

Лобачевский кресло култыксаларын чытырдатып кысып утырды. Бермәлне ул хәтта «әллә креслода утырган килеш йоклап киттем инде» дип тә уйлап алды. Төн буе керфек тә какмаганга, йоклап китү турында уйлавы табигый; ләкин ул, кызганычка каршы, йокламый да, төш тә күрми иде.

Аудиториядә тып-тын. Ишеккә якын утырган ике студент кына, бер-берсен көлдерергә теләп, Никольскийның кыланышларын кабатлыйлар. Ә калганнары Лобачевский кебек үк аптырап утыралар иде.

Никольский, төчеләнеп, «фәнни» лекциясен дәвам итте:

– Математика – изге хакыйкатьнең кабатлануы ул. Бердән башка саннар оеша алмаган төсле, Ходай Тәгалә булмаса, галәм дә була алмас иде. Өчпочмакны изге чиркәү Аллаһы Тәгаләнең, ягъни бөек геометрның символы итеп куллана. Туры почмаклар ясап кисешкән ике сызык ярату һәм гаделлек иероглифы хезмәтен үти. Ә менә туры почмаклы өчпочмакның гипотенузасы хакыйкать белән иминлекнең, гаделлек белән мәхәббәтнең, Ходай Тәгалә белән кешенең фәрештәләр ярдәмендә очрашу символы, тау башы белән үзәннең, илаһи зат белән адәмнең бергә кушылу символы…

Аудиториядә аптырау артканнан-арта барды. Студентларның кайберләре, кычкырып җибәрүдән, гауга чыгарудан үз-үзләрен көчкә тыеп, куллары белән башларын тотып, аска карап утырдылар. Кайберләре исә, аңламауларын иптәшләренә сиздерер өчен, иңбашларын сикертеп куялар иде.

Ә профессор Никольский ясалма төче тавыш белән лекциясен дәвам итте:

– Платон хезмәтләреннән[62] үк, «математика ярдәмендә җан чистарына, яңа яшәү көче кабул итә» дигән әһәмиятле мәгълүмат алабыз. Бүтән нәрсә белән шөгыльләнү, киресенчә, ул көчне бетерә һәм күрү сәләтен юкка чыгара; җан исә мең күздән өстен, фәкать шуның ярдәмендә генә хакыйкатьне күрергә мөмкин… «Йөрәк хистән, шөһрәттән арынмый торып, аңарга акыл иңмәячәк» дигән китап…

Никольскийның аудиторияне сынаулы күздән кичерүе аның төчеләнүенә капма-каршы килде. Креслода утырган җирендә катып калган Лобачевскийга ул аеруча сынап карады, тик, моны сиздермәс өчен, кулъяулыгы белән маңгаен сөрткән булып кыланды. Аннары, дога укыган сыман көйләп, лекциясен дәвам итте:

– Аллаһы Тәгалә һәммә нәрсәне күрә, ул һәммә урында, һәммә әйбердә. Ул барлык җан иясенең яшәеш билгесенә хуҗа, һәр бөҗәккә ул җан өрә… Дин гыйлеме динсез материалистларның дөнья яратылганчы хаос булган һәм шуннан дөнья үзеннән-үзе хасил булган дигән фикерләрен тулысынча инкяр итә… – Никольский, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итәргә теләп, уң кулының имән бармагын югары күтәрде. – Чын-чыннан күк гыйлеме фәкать христиан диненнән, фәкать изге рухтан гына барлыкка килергә мөмкин…

Бу соңгы сүзләрне ишеткәч, Лобачевский уйланырга мәҗбүр булды. Анатомия кабинетында яткан препаратларны табутка тутырып, чиркәү чаңнары суктырып йөрергә оялмаган Никольский нәрсә сөйләмәс! Аның һәр сүзен җөпләп утырсаң… Николай Иванович, лекция беткәнне дә көтмичә, креслодан торды да ныклы адымнар белән аудиториядән чыгып китте. Тизрәк ректор янына керергә кирәк! Математика урынына бу рәвешле дин сабагы укытуның сәбәбен шунда гына белергә мөмкин булачак.

Никольский аның артыннан акаеп карап калды.

Ректор кабинетының авыр ишеген тиз генә ачып, Лобачевский бүлмәгә керде. Биредә аңа бар нәрсә таныш: ифрат зур имән өстәл, аркалары сырлап эшләнгән, култыксалары бик җайлы авыр креслолар… Университет советының утырышларында төрле караштагы профессорлар арасында нинди генә бәхәсләр булмады… Ләкин хәзер бу бүлмәдә нәрсәдер үзгәргән төсле тоела. Әһә, стеналарга дини сюжетка эшләнгән картиналар элеп куйганнар икән! Димәк, монда да…

Николай Ивановичның уйлануларын кырыс һәм салкын тавыш бүлдерде:

– Керегез!

Университет директоры Владимирский, бу бердәнбер сүзне әйткәндә, укый торган кәгазьләрдән башын күтәрмәде. Мондый салкын сүз ишеткәч, Лобачевский эндәшмәде, бер урында басып торган килеш, директорның шома итеп кырылган яңакларына һәм кысылган иреннәренә текәлеп тора бирде. «Нәрсә, мыскыл итәргә телимени? Алай булгач, миңа фәкать…»

Имән ишек яңадан, тик бу юлы тавышсыз-тынсыз ачылды, һәм пөхтә итеп киенгән, түгәрәк йөзле Солнцев тәгәрәп диярлек килеп керде. Терекөмеш кебек тиз хәрәкәтләнүчән Солнцев, ике кулын алга сузып, елмая-елмая Лобачевскийга табан атлады.

– Сезне күрүемә бик шатмын, Николай Иванович, бик шатмын! – диде ул, беренче булып эндәшеп. – Директор галиҗәнаплары белән без инде сезне күптән көтәбез. Рәхим итегез!..

– Ректор әфәнде! – дип бүлдерде Лобачевский, аның сәламенә җавап кайтармыйча. – Профессор Никольскийга математикадан минем урынга кереш лекция укырга кем рөхсәт бирде? Лекциясе нинди бит әле! Математиканың «м» хәрефе дә юк анда! Сафсата! Фәнне, университетны мәсхәрәләү бит бу! Алла, имеш, табигать, имеш! Аларның һәркайсы үз юлыннан бара, һәм алар, караңгылык белән яктылык шикелле, бер-берсенә капма-каршы торалар.

Владимирский гүя әле генә йокысыннан уянды. Ул бик эре кыяфәт белән ашыкмыйча гына урыныннан торды, авыр йомшак креслосын читкәрәк этеп, өстәл артыннан чыкты.

– Галиҗәнап, сезне таныштырырга рөхсәт итегез, – диде Солнцев, каударланып. – Экстраординар профессор Николай Иванович Лобачевский.

– Бик шатмын, – дип, Владимирский чак кына баш какты, ашыкмыйча гына кулын сузды. – Лобачевский әфәнде, сезнең югары математика буенча яхшы мәгълүматыгыз миңа билгеле. – Аның нурсыз күзләре әңгәмәдәшенә текәлгән иде. Ул уң кулын кресло ягына сузды. – Рәхим итегез, тынычланыгыз!

59«Явыз җанга гыйлем иңмәс».
60Европада башланган революциягә каршы көрәшү өчен иң реакцион өч илнең – Австрия, Пруссия, Россиянең монархлары, бергә берләшеп, «Изге союз» төзиләр. Ахырдан ул союзга Европаның башка дәүләтләре дә кушыла. «Изге союз» ның башында рус императоры Александр I тора.
61«Үзең бөек син, Ходай, эшләрең могҗиза, сине мактарга сүз җитми…»
62Платонның «Дәүләт» исемле хезмәте күздә тотыла.