Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

4

Лобачевский профессор Броннер белән көн саен диярлек очрашып, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра торган булып китте.

Алар фән турында да, шулай ук мәгариф эшләренең бик түбән торышы турында да, хәтта фән үсешен тоткарлаучы крепостное право турында да бер-берсенә ышанып, эчкерсез рәвештә сөйләштеләр.

Андый сөйләшү вакытында бунтарь гадәтле профессорның күзләре ут кебек яна башлый, йөзендәге һәр мускулы киеренке төс ала.

Броннер яныннан студент Лобачевский һәрвакыт рухланып чыга иде.

Хәзер инде ул, Бартельсның сак булырга киңәш итүенә карамастан, Ломоносов, Аристотель, Коперникның хезмәтләрен тырышып үзләштерде һәм хәтта Вольтер белән Дидроны да укый башлады.

«Ничаклы күбрәк укыса, шулчаклы хөр фикерлерәк була бара», – дип язды аның артыннан армый-талмый күзәтү алып барган Кондырев. Лобачевский исә субинспекторга тупас итеп җавап бирүен һәм, аның «бакчасына таш атып», студентларны көлдерүен дәвам итте.

Николай профессор Бартельсның һәм профессор Литтровның бер генә лекцияләрен дә калдырмады һәм алар җитәкчелегендә югары математика һәм астрономиянең төрле өлкәләрендә фәнни-тикшеренү эше алып барды. Көннәр буе фән белән шөгыльләнеп, ул үз өстендә кара болытлар җыелганын сизми калды.

Субинспектор аңа бәла тагу өчен нәрсәләр генә эшләмәде! Инспектор журналына Лобачевскийның «рөхсәтсез университеттан китеп йөрүләре» шикелле ялган белешмәләрне һәм «тәрбияле кеше өчен мәҗбүри булган кагыйдәләрне боза, итагатьсезлек күрсәтә һәм начальствога буйсынмый» дип язган гаепләү кәгазьләрен терки барды.

Кондыревның яла ягуы нигезендә «студентларның тәртип бозуларына юл куйган һәм үзе катнашкан өчен, әдәпсез булганы өчен… өлкән Лобачевскийга шелтә игълан итәргә һәм камера студенты буларак елына 60 сум иганә алудан, шулай ук начальство рөхсәтеннән башка университеттан чыгып йөрүдән мәхрүм ителә» дигән фәрман чыкты.

Озак та үтмәде, аннан да куркынычрак бер вакыйга булды.

Майның беренче көннәре иде. Яковкин студентларны актлар залына җыйдырды. Анда ул тантаналы төстә патша указын кычкырып укыды. Петербургтан хәзер генә килеп төшкән ул указда: «Казна хисабына укучы разночинец студентларны, гаеп эшләр эшләгән өчен, университеттан чыгарырга һәм солдатка озатырга. Дворян студентларның андый эшен падишаһ әгъзәмгә хәбәр итәргә…» – диелгән иде.

Разночинец Лобачевскийдан котылырга, ниһаять, җайлы момент туды. Патша указында әйтелгән «гаеп эшләр» не теләсә кемнең теләсә ничек аңлавы мөмкин иде. Солдатка куарга бу әдәпсез студентны!

Кондырев, бер көнен әрәм итмичә, Яковкинга бик зур итеп рапорт язып тапшырды.

«Лобачевскийларның олысы, – дип чыкты субинспектор, – соңгы өч елда күп вакыт әдәпсез булды, иптәшләре алдында тәрбиясезлек галәмәтләре күрсәтте, күп тапкыр җәзага тартылды, шулай да төзәлмәде; үзсүзле, кире холыклы булып, начальствоны тыңламады, үзе турында артык зур фикердә булды», – дип язды ул.

Лобачевскийның аеруча зур гаепләр эшләгәне өчен генә дә утыз өч мәртәбә инспектор журналына теркәлгәнен искә алып, субинспектор мондый тәкъдим кертте: «бу студентны акылга утырту эше… кичектерелмәскә тиеш; яхшылык яки начарлык белән тәртипкә чакыруны начальство үзе хәл итәр».

Ә инде хәл иткәндә начальство яхшылыкка авышмасын өчен, Кондырев шул көннәрдә үк яңа рапорт тапшырды, монысында исә Николай Лобачевскийның дингә каршы чыгуын күрсәтте.

Динсез студентны университеттан, «гыйлем йортыннан» куу өчен шул гаепләре бик җиткән иде. Һәм инспектор бик рәхәтләнеп студент Лобачевскийның тәртибен тикшерү мәсьәләсен совет утырышына куйды.

Совет 1811 елның 10 июлендә җыелды. Совет бу мәсьәләне Яковкин тәкъдим иткәнчә хәл кылган очракта, Николай солдат шинеле киячәк: дворян нәселеннән булмагач, аны солдатка җибәрү өчен патша рөхсәте кирәкми иде.

Ләкин яла ягучылар бик нык оттырдылар. Физика-математика бүлеге профессорлары сәләтле студентны бердәм рәвештә яклап чыктылар. Нәкъ шул көннәрдә Казанга килеп чыккан академик Вишневский да аны яклады. Инспекторның мәкеренә үч итеп, профессорлар Бартельс, Литтров һәм Броннер коллектив тәкъдим керттеләр. «Николай Лобачевскийның математика һәм физика фәннәрендә ирешкән уңышларын һәм сәләтен искә алып, аны магистр дәрәҗәсенә күтәрергә», – диделәр профессорлар, шуның нәтиҗәсендә аны университетта калдырырга һәм киләчәктә профессор дәрәҗәсенә хәзерләргә тиеш таптылар.

Бер яктан солдат шинеле кигезергә тырышсалар, икенче яктан профессор итәргә теләк белдерелде.

Шулай итеп, Николай котылып калды. Күпчелек тавыш белән совет «ошбу егетне фән өчен сакларга тиешле» дигән карар чыгарды. Шул ук вакытта, «шактый дәрәҗәдә динсезлек галәмәтләре күрсәткән өчен», аны тантаналы шартларда тәүбә иттерергә карар кылынды.

Советның ул карарын попечитель Румовский 1811 елның 3 августында раслаган һәм бер үк вакытта Лобачевскийның «искиткеч зур сәләтенә тап төшерүче тәртибе хакында» әйтеп китәргә кирәк тапкан. Николай, аның аталарча кырыс сүзләрен яхшы аңлап, төзәлергә вәгъдә бирде.

Тиздән Лобачевскийны магистр иттеләр. Аның реферат итеп язган «Күк җисемнәренең эллипс рәвешендә хәрәкәт итүләре теориясе» дигән хезмәте беренче язма эше булды.

Шул хезмәткә карата Бартельс болай дип язды: «Кыска гына шушы хезмәтнең күп урыннары авторның зур математик сәләтен күрсәтә, һәм бу сәләтнең киләчәктә шөһрәт казанырлык рәвештә үстереләчәгенә шик юк».

Шулай итеп, бу вакыйга Яковкин, Кондыревларның хурлыклы рәвештә җиңелүе һәм Лобачевскийның зур җиңүе белән тәмамланды.

«Кояштагы тап»

1

1816–1818 уку елының беренче көне иде.

Казан университетының математика аудиториясе, шактый зур булуына карамастан, шыгрым тулы. Иң алгы рәттә, кафедрага якын ук, вицмундирлар яки фраклар кигән, крахмал якалары иякләренә үк терәлгән, мәһабәт сакаллы һәм чал чәчле профессорлар һәм адъюнктлар. Калган рәтләрдә студентларның сюртук төймәләре ялтырый. Физика-математика бүлегенең беренче курсында укучылардан тыш, бирегә башка факультетларның һәм бүтән курсларның студентлары да җыелган. Яңа экстраординар профессорны һәммәсенең күрәсе килә: университетта аның турында төрле мактау сүзләре йөри.

Лекция башланачагын белдереп кыңгырау тавышы яңгырады, һәркемнең башы чак кына ачык калган авыр имән ишеккә таба борылды. «Ниндирәк булыр икән ул егерме өч яшьлек профессор? Бөек галим диләр бит аны!..»

Коридордан аяк тавышлары ишетелде. Беренче курстагылар ашыгып урыннарыннан тордылар. Ишек ачылды, һәм аудиториягә төз гәүдәле бер егет килеп керде. Аның өстендә алтын төймәле, күтәренке якалы, карасу зәңгәр постаудан тегелгән сюртугы бик килешле утыра. Ачык йөзендә кыюлык һәм кырыслык чагыла, маңгае киң һәм биек, коңгырт чәче бераз бөдрәләнеп тора, чигә сакалы урынында исә бала йоны төге.

Аның артыннан кергән базык гәүдәле кеше, вакытны бер дә сузмыйча, шәм кебек тураеп басып торучы студентларга мөрәҗәгать итеп, тантаналы тавыш белән:

– Әфәнделәр, сезне яңа профессорыгыз Николай Иванович Лобачевский белән таныштырыpга рөхсәт итегез! – диде. – Бүгеннән башлап ул сезгә элементар математикадан лекцияләр укыячак. Уңышлар телим! – дип өстәде һәм борылып чыгып китте.

Лобачевский кызыл агачтан эшләнгән кафедрага менде һәм аудитория өстеннән күз йөртеп чыкты. Арада аның яшьтәшләре дә күренә шикелле.

Ул, кафедра кырыена җиңелчә генә таянып, лекцияне ничек башларга икәнен исенә төшереп, аудиториянең тынычланып җитүен бермәл көтеп торды. Шуннан соң салмак тавыш белән кереш лекциясен башлап җибәрде:

– Әфәнделәр, кеше табигать өстеннән хакимлек итәргә, аны үзенә буйсындырырга, аның патшасы булыр өчен туган, – диде профессор. – Ләкин идарә итә белергә кирәкле зирәклек аңарга тумыштан бирелмәгән: ул уку белән булдырыла. Тыелгысыз рәвештә алга баручы фән, табигать күренешләрен ясалма рәвештә бер-берсеннән аерып торган киртәләрне җимереп, аның тирән серләренә үтеп керә һәм һәртөрле байлыкларын кешегә ачып бирә.

Табигатьнең үзендә бернинди дә киртәләр юк. Табигать ул – безнең алда һәрвакыт ачык иң бөек китап. Ләкин ул китаптагы сүзләрнең мәгънәсенә теләсә кем төшенә алмый, чөнки, Галилей әйтмешли, «аның хәрефләре безнең әлифбадагыга охшамаганнар. Ул китапның хәрефләре – өчпочмаклар, дүртпочмаклар, түгәрәкләр, конуслар, пирамидалар һәм башка математик фигуралар, ә шулар ярдәмендә аны укырга мөмкин…»

Лобачевский туктады, тынып калган аудиториягә күз йөртеп алды һәм тагын да ныграк дәртләнеп сүзен дәвам итте:

– Димәк, математика табигатьне өйрәнүдә кереш сүз ул. Мин моны беренче мәртәбә геометриядә күрдем. Әле балачагымнан ук җир үлчәү белән мавыкканга күрә, пространство чагыштырмалары миңа яхшы билгеле иде. Геометрияне фән буларак өйрәнергә керешкәч, аның логик фикерләүне үстерергә ярдәм итүче ысулы гына да минем өчен сокландыргыч яңалык булды. Һәм шул искиткеч ысулдан файдалана башлагач, фәннең башка өлкәләрендә миңа комачаулаган кыенлыкларның берәм-берәм юкка чыга баруларын сиздем. Алай гына да түгел, элек ничектер ят булып тоелган астрономиягә карата миндә тирәнтен кызыксыну туды. Ә инде галәмнең төзелеше мине барыннан да бигрәк үзенең геометрик төгәллеге белән таңга калдырды…

Лобачевский бер мәлгә тынып калды һәм алгы рәттә, кафедрага якын ук утырган таза гәүдәле, үзе шикелле үк яшь галим, астрономия профессоры Симоновка күз төшерде. Алар икәү бер үк елны университет тәмамлап, башта магистр, аннары адъюнкт, ә быел профессор булдылар. Менә хәзер Лобачевский өчен җаваплы бу минутларда Иван Симонов дусты янында, аның ашкынып укыган лекциясен бирелеп тыңлый һәм сөйләгәннәрен җөпләп утыра.

Дустының ягымлы күз карашы белән очрашкач, Лобачевский иркен итеп сулу алды һәм, ерактан фәкать үзенә генә күренгән бер нәрсәне күрсәткән сыман, кулын югары чөйде дә лекциясен дәвам итте:

– Әйе, нәкъ менә планеталарның йөрешен күзәткән чагында мин Галилей сүзләренең тирән эчтәлегенә төшендем. Ә аның әйтемендә мондый мәгънә бар: табигать белеме законнары шикелле үк, математика кануннары да табигатьнең үзендә яшиләр, һәм аларны күзәтергә, өйрәнергә, тормышта файдаланырга мөмкин; математика ул гаять кодрәтле арсенал, һәм табигатьне өйрәнүчеләр иң яхшы коралларны шуннан алганнар, алалар һәм киләчәктә дә алачаклар…

 

Хәзер инде Лобачевский студентларның да, галимнәрнең дә йөзләрендә гаҗәпләнү күрде. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки университет кафедраларыннан торып бервакытта да әле мондый фикер әйткән кеше юк иде. Залның дулкынланып тыңлавын күреп, лектор кызганнан-кыза барды:

– Әфәнделәр, мин бу очракта коник кисемнәрне, ягъни конусны аның очы аша узмаучы яссылыклар белән кистерүдән барлыкка килгән сызыкларны күздә тотам. Ул гүзәл кәкре сызыклар – эллипс, парабола һәм гипербола – әле безнең эрадан өч-дүрт гасыр элек яшәгән грек математикларына да билгеле булган. Әмма ничәмә йөз еллар буе Аполлоний Пергскийның коник кисемнәрдәге геометрик үзенчәлекләр турындагы хезмәтләренә чынбарлыктан аерылган буш сүзләр тезмәсе итеп кенә караганнар. Иоганн Кеплер һәм Исаак Ньютон заманында гына коник кисемнәр кинәт зур фәнни әһәмияткә ия булалар. Табигатьтәге төрле күренешләрнең нәкъ әнә шул кәкре сызыкларга буйсынган булуы ачыклана: снаряд яки таш парабола ясап оча, газ күләменең басымга бәйлелеге гипербола белән билгеләнә, күк җисемнәре коник кисемнәр буйлап хәрәкәт итә икән…

Аудитория игътибар белән тыңлый иде. Фикерләренең студентларга аңлаешлы булуы, аларны кызыксындыруы Лобачевскийның күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Һәм ул үзенең уйларын ачыкларга кереште:

– Шулай итеп, геометрик сызыклар табигатьнең бер-берсеннән ерак булып күренгән төрле законнарын бергә туплый. Табигатьтәге төрле күренешләр арасында эчке бер элемтә барлыгы, аларның үзара ныклы бәйләнештә булуы ачыклана. Иң әһәмиятлесе – логик фикер йөртү нәтиҗәсендә табигатьне өйрәнү мөмкинлеге туа. Ә табигать күренешләренең законнарын белү – аны үзеңә буйсындырырга, аның хуҗасы булырга ярдәм итүче тылсымлы ачкыч ул. – Әфәнделәр! – дип, тыңлаучыларны үз фикеренә кушылырга өндәгән кебек, Лобачевский уң кулын алга ташлады. – Математиканың бөеклегенә шуннан да олы дәлил булырга мөмкинме?! Әгәр геометрияне, аерым алганда, коник кисемнәрне белмәсәк, кеше табигатьнең шулчаклы нык яшеренгән искиткеч гаҗәп серләрен ачуга ирешә алыр идемени? Әлбәттә, юк! Математиканы тирәнтен өйрәнергә туры килмәгән кешеләр генә бу фәнне тормыштан аерылган коры бер тәгълимат итеп күрәләр. Чынлыкта исә бу фәнне тирәнтен үзләштерү өчен фантазиягә бай булу таләп ителә. Математик башкалар күрмәгәнне күрергә, башкалар аңлый алмаганны аңларга тиеш.

Сез, әфәнделәр, математика бүлегенә укырга кереп, изге эшкә башлыйсыз. Биредә сез, художник фантазиясен һәм аптекарь төгәллеген, философ абстракциясен һәм һөнәрче осталыгын бергә берләштереп, җир йөзендәге иң зур бәхеткә – иҗади хезмәт бәхетенә ия булачаксыз!

Университет залларында мондый көчле алкышлар бервакытта да яңгырамагандыр, мөгаен. Яшь профессор, бик нык дулкынланып, бераз вакыт дәшми торды. Ә инде яңадан сөйли башлагач, лекциянең кереш өлешенә кире кайтмыйча, төп курсны аңлатырга тотынды:

– Мин сезгә математик фәннәрнең нигезен тәшкил итүче төшенчәләр турында сөйләргә телим, – диде Лобачевский, дулкынлануын тәмам җиңеп. – Бу мәсьәләне хәл итү геометрия фәне өчен бик әһәмиятле. Гәрчә без математикада бик зур уңышларга ирешкән булсак та, Евклид «Нигезләр» ендәге кимчелекләр бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Чыннан да, Евклид артыннан барып, без геометрияне аңлашылмый торган төшенчәләрдән башлап җибәрергә күнеккәнбез. Шуны да әйтергә кирәк: ул төшенчәләрнең аңлашылмавы геометрияне, фән буларак, туган җирлегеннән аерып караудан килә. Формулаларның символикасын һәм геометрик фигураларның катлаулыгын үзе өчен әйтерсең лә бер биек дивар итеп математика тормыштан ваз кичкән. Ул дивар математикларны фәкать уйдырма төшенчәләр белән эш итәргә күндереп, алар алдындагы горизонтны каплый, тышкы дөньяга күз салырга комачаулый. Шулай итеп, математиклар акрынлап, андый төшенчәләрне кеше үз башыннан гына чыгарган булырга тиеш, дигән фикергә килгәннәр.

Лобачевский тагын бераз туктап тын алды да алгы рәттә утыручы галимнәргә күз төшерде. Алар арасында әнә галим, шагыйрь Ибраһимов чак кына башын алга сузып, йотлыгып тыңлый. Гәрчә сәламәтлеге начар булса да, рухы көчле аның. Лобачевскийга беренче җылы сүз әйткән, аны канатландырган һәм фәнгә туры юл күрсәткән кеше дә шул Ибраһимов булды бит[50]. Аңардан ерак түгел Иван Симонов профессор Бартельсның колагына иелеп нәрсәдер сөйли. Бартельс, аны тыңлый-тыңлый, үзенең шәкертеннән – лектордан күзен дә алмый карап тора. Нәрсә сөйләшәләр икән? Алар янында университетның беренче мәртәбә сайланып куелган ректоры – яшьләрчә төз гәүдәле, озын буйлы Иван Осипович Браун – анатомия профессоры утыра. Аның белән янәшә урындыкта саф математика фәненең экстраординар профессоры – Григорий Борисович Никольский. Ул бик бирелеп тыңлый: лекторның артык кыю фикерләре аны шаккатырган булса кирәк. Лобачевскийның үзенә карап торуын сизгәч, Никольский калтыранып куйды һәм башын читкә борды. Николайның йөзенә елмаю чыкты, һәм ул яңадан сөйли башлады:

– Платоннан алып Кантка чаклы яшәгән галимнәр арасында бик күпләр мәңге үзгәрми торган идеяләр дөньясын гына таныйлар. Ул философлар, төп төшенчәләр идеяләр дөньясыннан килеп чыккан, ә математиклар фәкать шул төшенчәләрне генә бер системага салганнар, математика бинасын төзегәннәр, дип карыйлар. Чынбарлыкта исә бу һәркемгә билгеле нәрсә, иң кыю архитектура корылмасының да җирлеге була, ягъни матди җир өстенә корылган була.

Яшь профессор, тавышын күтәрмичә генә, яңадан студентларга мөрәҗәгать итте:

– Сез дә, әфәнделәр, матди җирлеккә таяныгыз, чөнки шуннан башка бернәрсә юк та, булуы да мөмкин түгел. Геометриянең Евклид заманыннан бирле һич тә алга китмәвен башкача ничек итеп аңлатырга кирәк?..

Никольскийга бу фикер ошамады, ахры, ул башын чайкады, йөткеренде. Лобачевский моны күреп торды, шулай да, тавышын күтәрмичә, күптән хәл ителгән гади бер нәрсә турында сөйләгән төсле, фикерен дәвам итте:

– Математик фәннәрне нигезләү өчен безнең аңыбызның җисемнәрне фараз итүенә турыдан-туры бәйләнешле, безнең уй йөртүебез күнеккән һәм дөреслеген табигатьтә турыдан-туры тикшереп була торган төшенчәләргә таянырга, ә инде тумыштан килә һәм үзгәрми дип санала торган уйдырма төшенчәләргә ышанмаска кирәк! – Бу сүзләрне Лобачевский аеруча басым ясап әйтте, һәм аудиториядә һәммәсе сагаеп калды. – Әмма шушы яңа төшенчәләр белән фән үзенең башлангычында ук бөтенләй икенче юнәлеш ала. Ул юлны безгә атаклы галим Бэкон күрсәткән иде. «Кеше гакылыннан барча белемне табарга тырышып юкка көч түгүегезне ташлагыз, – дигән иде философ, – табигатьтән сорагыз: бөтен хакыйкать шунда саклана һәм ул сезнең сорауларыгызга, һичшиксез, уңай җавап бирер». Безнең бөек укымышлыбыз Ломоносов та нәкъ әнә шул юлдан барды, армый-талмый фәнгә хезмәт итте. «Без күрә торган нәрсәләрнең һәммәсен башта ук тәңре яраткан дип уйлаучылар нык ялгышалар», – диде Михайло Васильевич…

Кинәт пышылдаулар гөрелтесе бөтен аудиториягә таралды, һәркем, үз колагына ышанмыйча: «Нәрсә? Ничек диде? Нәрсә әйтте?» – дип, күршесеннән сорады. Алгы рәттә утыручы профессорлар лекторга кырыс карап куйдылар. Никольский чукынып алды. Аның күзләрендә курку чагылды: «Мондый фетнә сүзләр өчен соңыннан бер Лобачевскийга гына җавап бирергә туры килмәсә? Тыңлап утыру үзе гөнаһ эш түгелме?..»

Тынычлануларын таләп итеп, Лобачевский кулын күтәрде һәм, берни булмаган сыман, лекциясен дәвам итте:

– Табигать белән үзара мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә иң әүвәл нинди төшенчәләр барлыкка килә соң? Табигатьтә без, асылда, җисемнәрне һәм аларның хәрәкәтен генә танып беләбез. Димәк, барлык башка төшенчәләр, шул исәптән геометрик төшенчәләр дә, табигатьтәге хәрәкәт сыйфатлары итеп алынганлыктан, безнең үзебез тарафыннан ясалма рәвештә уйлап чыгарылган булырга тиешләр.

Лобачевский хәрәкәтнең асылын аңлатырга керешкәч, залда кабат ризасызлык туды: хәрәкәтнең геометриягә нинди катнашы бар соң? Математика профессоры авызыннан боларны ишетүе сәер түгелмени?!

Вакыт бетеп бара, лекцияне очларга кирәк иде:

– Табигатьтәге хәрәкәтнең чыганагын әллә кайдан эзлисе юк, – дип нәтиҗә ясады Лобачевский. – Һәртөрле хәрәкәтне, үзгәрешне һәм бихисап төрлелекне китереп чыгаручы көчләр табигатьнең үзендә. Димәк, дөньядагы теләсә нинди күренешне илаһи кодрәт катнашыннан башка аңлатып бирергә мөмкин.

Шулвакыт Никольский, тарих профессоры Кондыревка мөрәҗәгать итеп, шактый каты тавыш белән:

– Шулай ярыймыни, Пётр Сергеевич? – дип куйды. – Кем рөхсәт биргән аңа дингә каршы сөйләргә?

Лобачевский, гәрчә бу сүзләрне ишетсә дә, исе китмәде: фанатик Никольскийдан нәрсә көтәргә мөмкин? Лекторны башкалар – студентлар кызыксындыра иде. Ул дикъкать белән аларга текәп карады. Яшьләрнең йөзләрендә гаҗәпләнү, таңга калу… «Лекцияне аңладылар микән?..»

Әле генә шундый ялкынлы булган нотык кинәт сүнде, тынып калды. Лобачевскийның башына: «Искелеккә һәм күз буяуга каршы көрәш башладым, әмма аны дәвам итәргә көчем җитәрме?» – дигән уй килде. Ләкин шунда ук ул үзен кулга алды һәм сүзен дәвам иттерде:

– Минем сөйләгәннәрем чын хакыйкать булса да, ихтимал, аңлашылып җитмәгәндер. Математикада тәүге нигезләрнең асылына, төп башлангычына төшенү ансат эш түгел. Авырлыклар белән көрәшә алган кеше генә җиңү шатлыгына ирешәчәк…

Кереш лекция тәмам булды. Николай кафедрадан төште дә, һичкемгә борылып карамыйча, залдан ашыгып чыгып китте. Аудитория аны шаккатып озатып калды.

Лобачевский урамга ук чыкты. Аның битенә йомшак җил бәрелде. Башында һаман лекция турындагы уйлар чуалды. Нигә уңышлы килеп чыкмады соң? Әйтергә кирәк нәрсәләрне әйтеп бетермәдемме, әллә икенче төрле итеп сөйләргә кирәк булганмы? Юк, юк, ничек тәэсир итсә иткәндер, тик ул лекциясен башкача сөйли алмас иде. Лобачевский төрлечә уйлап юкка газапланды. Лекциянең студент халкына көчле тәэсир иткәнен күрү өчен аның тәҗрибәсе юк иде.

Ул заманда мәктәп һәм университетларда бертөрле дә шик тудырмый торган, искереп беткән мәгълүматларны гына өйрәтәләр иде. Россиядә генә түгел, Көнбатыш Европада да шулай иде…

Геометрияне ничек инде фәнни яктан камил, тәмам эшләнеп беткән бер тәгълимат дип карарга кирәк? Ул бит борынгы грек мифындагы Зевс башыннан чыккан Афина-Паллада түгел ләбаса! Ни өчен аны үзгәртергә, үстерергә ярамасын икән? Юк, Лобачевский моңа риза түгел. Фән бер урында гына тора алмый, һәм ул, табигать серләрен елдан-ел күбрәк ачып, искегә каршы кул күтәрүдән курыкмаска тиеш…

Уйлары тагын бүгенге лекциясенә әйләнеп кайтты, һәм яңадан йөрәге әрнеп куйды. Лобачевский кулларын авыртырлык итеп кысты һәм үзе дә сизмәстән Кремльгә таба атлады.

Урамда халык күп иде. Августның соңгы көннәре булганга, алма һәм муртайган яфрак исе килә.

Лобачевский атлады да атлады, кая баруын ул Черек күлгә килеп чыккач кына аңлады. Казан кешеләре шундагы бакчада кәеф-сафа кылып йөрергә яраталар иде. Урта бер җирендә чишмә суыннан зур гына күл хасил булган. Күлнең төньягыннан киң аллея сузыла, эскәмияләр куелган. Ул эскәмияләрдә профессорлар, укытучылар, туташлар һәм чиновниклар утырып торырга гадәтләнгәннәр. Аллея буйлап, бәйрәмчә киенгән ханымнарны култыклап, орденнар белән бизәлгән мундирлар кигән зур түрәләр һәм беренче гильдия купецлар йөреп тора. Көньяктагы аллея тар гына, монда инде начальствоның күзенә эләгеп ачуын китерергә теләмәгән хезмәткәрләр һәм студентлар була. Хәрби оркестр рус көйләреннән торган попурри уйный.

Николай, тар аллеяда тукталып, иң кырыйдагы эскәмиягә утырды. Биредә халык юк диярлек, тынычлап утырырга мөмкин. Бүгенге лекция турында уйлый башлаган иде, үткәндәге бөтен тормышы, тәүге омтылышлары күз алдына килеп басты. Фән белән кызыксыну малай вакытыннан ук башланды шикелле. Шебаршин аларны басуга алып чыга, һәм шунда чылбыр, эккер, казыклар ярдәмендә туры сызыклар үткәреп, җир үлчәп йөриләр иде. Нәкъ әнә шул землемер таягы аның тормышында беренче юл күрсәткеч маяк булып китте. Серёжа абыйсы аны зур түземлелек белән үзенең һөнәренә өйрәтте, укытучысы булды.

Аннары ул Казанга укырга килде. Ерактан ук Сөембикә манарасын күреп алганы хәтеренә төште. Беренче мәртәбә ак колонналы гимназиягә керүе, имтихан тапшыруы, пансионга урнашуы һәм гыйбадәт кылырга да, ашарга да, укырга да сафка тезелеп йөргәннәре – ул чакта яңа булып, сәер булып тоелган күп нәрсә яңадан исенә төште.

Беренче тапкыр әниеңнән аерылып калуны, аның шулвакыттагы уйчан күзләрен һәм ягымлы сүзләрен онытырга мөмкинмени?

Үткәннәр бер-бер артлы күз алдына килә торды. Менә геометриядән беренче дәрес. Укытучы Корташевский, тәрәзәдән сабын күбекләре очырта-очырта, геометрик җисемнең нәрсә икәнен аңлата. Менә Ибраһимов искиткеч мавыктыргыч итеп өчпочмаклар турында сөйли. Бу укытучыларның дәресләрендә Николай фәнгә иҗади килергә, эзләнергә, гел алга омтылырга өйрәнде. Күпме шатлык бирде аңа аларның һәр дәресе!

 

Лобачевский биографиясендә яңа бүлек 1811 елның 10 июлендә башланды. Ул көнне аңа магистр дигән гыйльми исем бирелде һәм фән белән шөгыльләнергә, укытучылык эшен алып барырга рөхсәт ителде.

Берникадәр вакыт үткәч, «классный чин» га имтихан тотарга теләгән чиновникларга арифметика һәм геометрия курсын укырга тапшырдылар. Аннары, университет советы кушуы буенча, ул студентларга математиканы рус телендә өйрәтә башлады: читтән килгән профессорлар рус телен бөтенләй белмиләр иде…

1812 елгы Ватан сугышы башланды. Аның ялкыны Казанга килеп җитмәсә дә, шәһәр тормышына бик нык тәэсир итте. Французлардан куркып җылы ояларын ташлаган качаклар килде, Мәскәүдән иң югары хөкүмәт учреждениеләре күченде, һәм шәһәргә хезмәткәрләр килеп тулды. Урта Иделдә урнашкан Казан вакытлыча Россиянең икенче башкаласына әйләнде.

Тик сугыш Лобачевскийның фәнни эзләнүләрен туктата алмады. Магистрлык өчен язган «Күк җисемнәренең эллипс буенча хәрәкәтләнү теориясе» дигән хезмәтеннән соң, ул факультетка яңа фәнни эшен – «хп – 1 = 0 алгебраик тигезләмәне чишү турында» дигән хезмәт тапшырды…

…Истәлекләргә тирәнрәк кергән саен, Николай үзе өчен иң зур шатлык китергән нәрсәнең иҗади хезмәт икәнлеген ачыграк күрде. Ул үзен җитеш кешегә санамый. Шушы көнгә кадәр ни башлы-күзле, ни мал-мөлкәтле булганы юк. Ләкин ул моңа бер дә уфтанмады. Фәкать Анна турында, аның башка берәүгә – князь Максутовка кияүгә чыгуы турында уйлаган чакта гына йөрәге әрнеде. Николайның хәтеренә сөйгәненең Подлужнаядагы дача янында соңгы тапкыр очрашкандагы кыяфәте килде: каратут йөзле, беркадәр сагыш белән караучы матур соры күзләр, өстенә ятып торган кичке күлмәк… Гүя ул менә хәзер дә Николайның каршында басып тора һәм ягымлы тавыш белән: «Николай, нинди уйлар борчый сезне?..» – ди.

…Лобачевский күзен ачып тирә-ягына каранды. Бульварда халык арткан, буш эскәмияләр калмаган иде.

Шәһәр кичке эңгердә йөзә сыман. Якында гына, крепость янында, кемдер гармонь тартып җибәрде. Икенчесе җыр башлады:

 
He ищи меня, богатый:
Ты не мил моей душе.
Что мне, что твои палаты?..
 

Ибраһимов чыгарган һәм халык яратып җырлый торган «Вечерком красна девица» дигән җырның таныш сүзләре Николайның хәтеренә кабат Аннаны китерде, йөрәген телгәләде. Нинди матур Панаевны читтә калдырып, Яковкин Прасковьяны да барон Врангельгә кияүгә бирде бит.

Күңелсез уйларны куарга теләгәндәй, Лобачевский башын селкеп куйды.

1814 елның яз айлары хәтердә күңелле истәлек булып калган. Бөтен халык Наполеон армиясен җиңүне тантана белән бәйрәм иткәндә, Симонов белән аңа мәгариф министры адъюнкт дәрәҗәсен бирде. Тагын да тырышыбрак, тагын да күбрәк эшләргә туры килде. Беренче мәртәбә теоретик курс буенча лекция укырга кирәк булачак иде. Фәннең хәзерге үсешен белү өчен, Лобачевский кыска гына вакыт эчендә бик күп китап һәм журнал укыды. Ләкин артык көч куюның күңелсез нәтиҗәсе дә күренде: аның сәламәтлеге какшады, һәм ул, берничә ай буена юньләп эшли алмыйча, дәвалану өчен туган ягына, әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анда табигатьнең матурлыгы, Иделдә коенулар егетнең хәлен яхшыртты. Лобачевский озак ял итмәде, бүленеп калган эшен дәвам итәргә ашкынды. Әмма эшкә ныклап тотынуы булды, көчле баш авыртуы башланды. Лекцияләр укуны һәм фәнни эш алып баруны туктатып торырга туры килде. Эшсез яту авырудан бигрәк начар тәэсир итте. Күңелсез тойгыларга бирелеп, ул ботан бакчасының бормалы аллеялары, университетның караңгы коридорлары, кабинет буйлап күп тапкырлар йөренде…

Ә хәзер менә, 1816 елның 7 июленнән, ул экстраординар профессор. 23 яшендә аның тормышында яңа чор башлана. «Фәннең алга җилкендереп торган иксез-чиксез горизонтларын күрә алырмынмы, юкмы?..»

Табигать күренешләрен өйрәнгәндә һәм аларның геометриягә бәйләнешен эзләгәндә, ул һәрвакыт бу хикмәтле серләргә ачкыч табу турында хыялланды. Ләкин таба алырмы икән ул андый тылсымлы ачкычны?

…Шулай уйланып утырганда, Лобачевский үз янына Симоновның килеп туктаганын күрми калды.

– Менә кайда утырасың икән син! – дип куйды Иван, шатланып. – Ә минем сине эзли-эзли бармаган җирем калмады. Коля, синең профессор буларак укыган беренче лекцияң хөрмәтенә иптәшләр белән чәй мәҗлесе оештырган идек. Һәммә кеше җыелды, син юк та юк.

Дустының сөйләгәнен Лобачевский дулкынланып тыңлап утырды һәм, ул туктауга:

– Әйт әле дөресен, Ваня, кереш лекциям ошадымы сиңа, юкмы? – дип сорады. Үзе, дулкынлануын күрсәтергә теләмичә, икенче якка борылды.

Симонов аның янына эскәмиягә утырды, студент чактагыча кулын аның җилкәсенә салды да, ябык йөзенә җитди караш белән карап:

– Дустым, син сөйләгәнне мин һәрвакыт шатланып тыңлыйм, – диде. – Синең фикерләрең һәрвакыт кыю булыр, тик мин ул фикерләрнең эзлеклелеген тоеп җиткермим. Әйтик, геометрия структурасы белән хәрәкәтнең асылы арасында нинди бәйләнеш булуы мөмкин?

Лобачевский, башын иеп, уйчанланып утырды. Симонов, аңа игътибар белән текәлгән килеш, сүзен дәвам итте:

– Минемчә, Коля, син бераз арттырып җибәрәсең, – диде. – Нигә кирәк ул алай итү?! Математика философиядән аерым яшәргә тиеш, дип, син үзең әйттең бит…

Лобачевский сикереп торды. Фикереңә башкаларны ышандыру өчен иң элек үзең тәгаен белергә кирәк шул.

– Әйдә, киттек! – диде ул, дустының сүзен бүлеп.

Уңайсызланган Симонов дәшми генә урыныннан кузгалды.

50Нигъмәт Ибраһимов 1818 елның 17 апрелендә Казан университетының адъюнкт-профессоры дәрәҗәсендә үпкә авыруыннан вафат була.