Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Николай кроватеннан торды, бүлмә буйлап бераз йөренде дә өстәл янына килеп туктады. «Ә соң һава атомнары үзләре ни рәвешле хәрәкәткә килгәннәр?» – дип кинәт кенә сорап куйды, аннары тагын китабына тотынды.

Шулай укып, берничә минут утырдымы, әллә берничә сәгатьме – Николай аны сизмәде. Ул бөек галимнең «Җылылык һәм салкынлыкның нәрсәдән килеп чыгуы турында уйланулар» дигән хезмәтеннән аерыла алмады. Укый торгач, иң кирәклесенә юлыкты: менә ич, җылылык материягә бәйле эчке хәрәкәт нәтиҗәсендә туа, дип аңлата Ломоносов! Димәк, хәрәкәтнең чыганагы материянең үзендә!

Зур шатлык кичергән Николай энесенең нәрсә әйткәнен башта аңламый торды. Алексей аны иртәнге чәйгә чакыра иде.

– Хәзер барам! – диде Николай күтәренке рух белән.

Алексей аңа, бусагадан борылып:

– Чәчеңнән саламны алырга онытма! – дип кычкырды. – Киемеңне дә алмаштыр. Парадный формадан бармассың ич инде!

Лобачевский үзенең яраткан шөгыленә фәкать лекцияләр беткәч кенә кайта алды. Ә лекцияләр, үч иткән шикелле, озак булган сыман, вакыт акрын үткән сыман тоелды.

«Мондый нәтиҗәне ашыгып ясамадыммы икән?» – дип шикләнде ул, укыган китапларын бер-бер артлы күз алдыннан үткәреп, бүлмә буйлап йөри-йөри.

Һәм Ломоносовтан соң Радищевның «Кеше, аның үлеме һәм үлмәс булуы турында» исемле хезмәтен кабат укырга кереште: бәлки, үземә кирәклесен табармын, дип уйлады ул.

– Боларын хәтерлим, боларын… – Лобачевский укырга тотынгач онытылып китте. 143 нче биттә ул мондый сүзләр укыды: «Һәр җисем, читтән берәр көч тәэсир итми торып, торгынлык хәленнән чыга алмый… Торгынлык табигать өчен хас күренеш дип икърар итү мәгънәсезлек булырга тиеш…»

– Хәрәкәтнең сере менә кайда икән! – диде Лобачевский, үзалдына сөйләнеп. – Тагын нәрсәләр бар икән, карыйк әле, – дип, укуын дәвам итте: «Табигатьтә һәммә нәрсә хәрәкәт иткәндә һәм яшәгәндә, бик кечкенә тузан бөртеге дә, чиксез зур җисем дә ирексездән үзгәреп, таркалып һәм кушылып торганда… дөньяда хәрәкәт яшәп килә, һәм бу аның матдилегенә хас, аңардан аерып алу мөмкин булмаган сыйфаты дип расларга хакыбыз бар».

Укып бетергәч, Николай бүлмә буйлап йөренеп алды. Бөек философның акыллы фикерләрен ахырынача аңларга тырышты.

Галәмдәге һәр күренеш – материянең мәңге үзгәреп торуы, мәңгелек хәрәкәте. Ә материя үзе исә бөтен табигатьне тәшкил итүче бердәнбер көч. Чиркәү дә, төрмә дә бу фикерне юкка чыгара алмаган һәм төрле Никольский-Яковкиннар да моны эшли алмаячак. Дөрес фикер яши һәм мәңге яшәячәк!

Шулвакыт кемдер, ишектән башын тыгып, аңа эндәште:

– Николай, без шәһәрдә йөреп кайтмакчы идек, сезнең дә теләгегез юкмы? – диде.

– Юк! – диде Николай, кырт кисеп. Ләкин андый тупас җавабыннан уңайсызланып, әдәплерәк итеп: – Рәхмәт, мин чыга алмыйм шул, – дип өстәде. – Бер фикер килде әле…

– Карагыз аны, фикер эзли-эзли, булган акылыгыздан язмагыз! – дип, егетләр ишекне шапылдатып яптылар да көлешә-көлешә китеп бардылар.

Николай исә:

– Котылдым! – дип иркен сулап, өстәлгә иелде. Шулай итеп, ул кем чакырганын да белми калды.

Димәк, материяне хәрәкәттән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, ә материянең хәрәкәте пространствода бара. Менә ни сәбәпле тәүге геометрик төшенчәләрне билгеләгәндә нигез итеп җисемне яки өч үлчәүле пространствоны, йә булмаса хәрәкәтне генә алуыбыз белән безнең һәркайсыбыз билгеле дәрәҗәдә хаклы булса, шулкадәр үк ялгыша да. Ә һәркем үз фикерен яклаганга күрә, геометрияне нигезләүдә карашлар берлеге була алмас кебек тоелган.

– Бу проблеманы хәл итәргә мөмкин ич! – дип кычкырып әйтеп куйды Лобачевский. – Моның өчен хәрәкәткә, ягъни хәрәкәттәге материягә таянып эш итәргә генә кирәк.

Николай бармаклары белән күзләрен томалады һәм күз алдына килгән картинаның бөеклегеннән таңга калган төсле хәрәкәтсез торды. Аннары, башын бераз ял иттерергә теләп, китапларын сандыгына яшерде. Тик шунда ук аның йөрәге кысылып куйды. Әйе, күңелдәге әрнү бетмәгән, зур фикерләр белән мәшгуль булганда онытылып кына торган икән.

Бүген үк Аннаны күреп, һәммәсен хәл итәргә кирәк.

Николай озак уйлап тормады, тиз генә киенде дә Подлужныйга юнәлде. Сөеклесенең дачасына якынлашкан саен, хәтерендә Яковкинның сүзләре ныграк калкып чыкты: «Профессор-директор кызына өйләнеп, карьера ясарга телисез!» Николай адымнарын акрынайтты… һәм шулчак рәшәткә аша Аннаның чәчәкле күлмәген күреп алды. Кыз, башын аска иеп, бакча юлыннан атлап бара иде.

Николай, рәшәткәгә якын ук килеп, акрын гына тавыш белән:

– Анна! – дип эндәште.

Кыз борылып карады һәм елмаеп куйды. Рәшәткә янына йөгереп килде дә кулларын тышкы якка сузды.

– Николай!

Егет аның кулларын үпте.

– Николай, – дип кабатлады кыз, тавышын акрынайтып.

– Анна, әтиегез белән сөйләшү ничек беткәнен сез беләсезме? – дип сүз башлады егет.

– Беләм, – диде кыз еламсыраган тавыш белән.

– Мине кабат сезгә килүдән мәхрүм иттеләр, – диде Николай. – Бүген мин бөтенләй өйдә кунмадым.

– Кайда кундыгыз? – дип, коты алынып сорады кыз.

– Печән чүмәләсе башында, – диде егет, көлеп. – Сезне уйладым… Әтиегез кайчан миңа булган карашын үзгәртер икән дә, кайчан сезнең кулыгызны сорармын икән, дип кайгырдым.

Кыз авыр сулап куйды.

Лобачевский кинәт бүгенге баш ватуларын хәтерләде һәм фикерләрен сөйгәненә әйтми кала алмады.

– Врангель юкка сөенде кичә, – диде Николай, дулкынланып. – Хәрәкәт материянең үзендә барлыкка килә. Ломоносов та шулай яза, Радищев та. Сезгә шуны әйтәсем килә: бөек галимнәрнең әсәрләрен кабат-кабат өйрәнергә кирәк, укыган саен, белемең артачак. Музыка да нәкъ шулай бит. Мәсәлән, Моцартның «Юпитер» ын, Бетховенның симфонияләрен күпме генә тыңлама – барыбер бөтен эчтәлеген аңлап җиткермәскә мөмкин…

Лобачевский Аннага текәп караган иде – кызның йөзендәге үзгәрешкә гаҗәпләнде.

– Сезгә нәрсә булды? – дип сорады ул, кызның кулын кысып.

– Бернәрсә дә булмады, – диде Анна, кулын кире алып, һәм башын аска иде. – Сез мине ничек кенә яратсагыз да, фәнне өстенрәк күрәсез…

Николай дәшмәде: бу сүз белән килешергә дә, каршы әйтергә дә кыюлыгы җитмәде.

Авыр тынлыкны Анна үзе бозды.

– Киләчәк күрсәтер, – диде ул акрын гына тавыш белән һәм ике кулын да аңа сузды. – Николай, бәгърем, өметсез шайтан дигәннәр, бөтенләй үк өметне югалтмыйк әле.

Ә егет үбәргә дип иелгәч, кулларын тартып алды да китәргә җыена башлады. Егетнең:

– Кайда күрешә алырбыз икән? – дигән соравына каршы:

– Белмим шул. Хушыгыз, Николай, – диде.

Егет, моның белән килешергә теләмичә:

– Анна! – дип мәрхәмәт көтеп карап калганда, кыз агачлар арасына кереп югалган иде инде.

3

Шуннан соң булган вакыйгалар һәммә нәрсәне үзгәртеп ташладылар.

Яковкинның күптәннән кәефе юк иде. Җәй көне үк Петербургтан аңа, сайлаулар үткәрү өчен, кызыл агачтан эшләнгән ящик белән утыз сөяк шар җибәрделәр. Попечитель үзенең хатында: «Ректор сайлагыз, факультетларга бүленешне булдырыгыз, һәр факультет саен декан сайлагыз», – дип язган иде.

Моңа кадәр гимназиягә дә, университетка да Яковкин берүзе җитәкчелек итеп килде. Теләгәнчә расписание төзеде, яңа килгән профессорларга укыту сәгатьләрен һәм укучыларны билгеләде. Совет членнарыннан берәүнең дә бу эшләргә катнашырга хакы юк иде. Ә менә хәзер яшерен сайлауның эшне бозып ташлавы мөмкин.

Бу беренче сайлау аның университетта кылган башбаштаклыгына чик куячагын Илья Фёдорович аңлый иде. Дәрәҗәле чагында җиткән кызларын кияүгә биреп калырга, ә моның өчен бераз юньлерәк кешеләрне табарга кирәк. Берсенә барон Врангель ярар шикелле… Тик аның хөрмәтенә оештырылган беренче кичәдә үк динсез Лобачевский профессор-директорны кадерле кунаклар алдында чак кына хурлыкка төшермәде. Ә бит кайчандыр ул да, Румовскийга ошады дип, Корташевскийның шул көчегенә ачык йөз күрсәткән, хәтта кияү итү турында да уйлый башлаган иде.

Аллага шөкер, Врангель ачуланмаган икән! Сайлауда да җиңеп чыкса… Тик менә яшерен булуы гына…

Сайлау көне итеп 1810 елның 16 сентябре билгеләнгән иде, ул көн килеп тә җитте. Профессор-директор дөрес сизенгән икән: ректорлыкка үтмәде. Аның файдасына ак шар салучылар, үзе белән бергә исәпләгәндә, барлыгы өч кеше булды. Ә калганнар исә кара шар салды, тик аларның кемнәр икәнен Яковкин белә алмады. Аны тел һәм тарих фәннәре бүлегенә декан иттеләр. Кайгысыннан ул хәтта берничә көн авырып та ятты.

Үч алырга өйрәнгән Яковкин тиз генә тынычлана алмады, гаепле кешене эзләде. Аның шиге Лобачевскийга төште. Бервакыт ул шулай, студентларны котыртып, аның өстеннән губернаторга әләкләгән иде. Казаннан куылган Корташевскийның кушуы буенча, ул хәзер дә бөтен сайлаучыларны Яковкинга каршы котырткан булырга тиеш…

– Лобачевскийдан башка кеше түгел! Аннага үрелергә теләүче дә шул иде бит! – диде Яковкин, зәһәрен чәчеп.

Үч алу теләгенә бирелеп, ул шунда ук Кондыревны чакыртып, диннән язган студент артыннан күзәтү алып барырга боерык бирде.

Субинспектор исә Лобачевскийдан үч алу турында күптән хыялланып йөри иде; сөенеп эшкә тотынды. Ул һәр көнне, Лобачевскийның күләгәсе шикелле, артыннан тагылып йөрде, аның һәр адымын калын куе дәфтәренә яза барды.

Кондыревның әләге дә, Яковкинның теләге дә икесе бер максатка – Лобачевскийны университеттан кудыру максатына юнәлтелгән иде. Ләкин ул талантлы егетнең нинди зур сәләткә ия булуы, математика-физика фәннәрен өйрәнүдәге тырышлыгы һәм зур уңышка ирешүе турында университет профессорларына да, шулай ук попечитель академик Румовский галиҗәнапларына да мәгълүм. Аны һичшиксез гаепле итеп күрсәтер өчен, шактый әһәмиятле фактлар кирәк иде.

…Көннәрдән бер көнне Лобачевский, ниндидер лекцияне тыңларга теләмичә, йокы бүлмәсенә килеп керде. Ни күрсен – Кондырев аның китапларын һәм дәфтәрләрен актара!

– Кеше өстәлен актарырга кем рөхсәт бирде сезгә, Кондырев әфәнде? – дип, бусагадан ук кычкырды Николай.

Субинспектор баскан урынында катып калды. Кулыннан дәфтәрләре һәм китаплары төшеп китте.

 

– Сезгә минем язуларым кирәк булдымы? Шуларны Яковкинга илтеп, начальство каршында мине начар итеп күрсәтергә телисезме?

Кондырев калтырап төште, бер сүз әйтмәде.

Лобачевский җитез генә иелеп идәндәге дәфтәрләрне алды да Кондыревка сузды:

– Мә, илт тизрәк, хәшәрәт!

Субинспектор, бу егетнең кызып китсә берни алдында да туктап калмаячагын белгәнгә, тизрәк камерадан сызу ягын карады.

– Тенти башладылар, тагын нәрсә уйлап чыгарырлар икән инде?! – дип, Николай чигәләрен куллары белән кысты. – Мондый шартларда ничек укырга кирәк?! – Ул, тынычлана алмыйча, бүлмә буйлап йөренде.

Кем белән киңәшсен икән? Ибраһимов үлем хәлендә ята. Аннаны, аңардан ерак булсын өчен, Петербургка җибәрделәр. Ваня Симонов үзенең астрономиясеннән башка нәрсә турында уйларга да, сөйләшергә дә сәләтсез.

– Бартельс! Физика һәм математика бүлегенең яңа деканы! – дип куйды Николай һәм, дәфтәрләрен өстәл тартмасына яшереп, бүлмәдән атылып чыкты.

Бартельс кабинетында иде. Аның игътибарлы күзләре һәрвакыт борын очына шуып төшә торган күзлеге аша егеткә текәлде.

– Нәрсәдер булган, ахры? – диде ул, егетне диванга утыртып һәм үзе дә аның янына урнашып. – Күзләрегез әйтеп тора.

Аның шулай кайгыртучанлык күрсәтүе һәм ягымлы тавыш белән сөйләшүе Николайның күңелен эретеп җибәрде.

– Бетте, бетте, – диде Бартельс шаярткан сыман һәм аңа үзен кулга алырга мөмкинлек биреп сөйләргә кереште: – Сезне дингә каршы чыккан диләр! Советның үткән утырышында Яковкин әфәнде үзенең чыгышын тулысынча сезгә багышлады. Турысын гына әйткәндә, аның сөйләвеннән мин бернәрсә дә аңламадым. Сезнең килүегез бик яхшы булды әле, төшендереп бирерсез дип ышанам. Ягез, тыңлыйм!

Николай башыннан үткән күңелсез хәлләрне кызып-кызып сөйләде. Ләкин тиздән ул үзен борчыган фәнни эзләнүләргә, уйлануларга күчте һәм бер сәгать шул турыда сөйләде. Профессор аны бер дә бүлдермичә тыңлап утырды. Николайның сүзе беткәч кенә, бик нык дулкынланып:

– Бик күркәм эш! – дип бәя бирде. – Сез моңа кадәр беркем кулланмаган ысул белән тикшерә башлагансыз… Әйе шул! Сез үзегезнең укытучыларыгызны узып киттегез.

Егет, бу сүзләрдән уңайсызланып, башын чайкады.

– Юк-юк, һерр профессор! Әле бит минем бертөрле дә эш күрсәткәнем юк. Эзләнәм генә әле мин…

– Шул шул менә! – дип аның сүзен бүлдерде профессор. – Эзләнәсез! Беркемдә булмаган тырышлык белән эзләнәсез! Мин ышанам – табачаксыз. Тик менә… – Бартельс, урыныннан торып, кабинет буйлап сүзсез генә йөренеп алды һәм яңадан килеп утырды. – Тик менә сез чыннан да артык кыю фикер йөртәсез. Дөньяның барлыкка килүен чагылдырган төп мәсьәләләрне тикшергәндә, без мондый кыюлыкка гадәтләнмәгәнбез. Яковкин әфәнде тикмәгә куркып калмаган икән шул. Мондый караш гомумән бик күпләргә ошамаячак. Чиркәүнең дөнья яратылу турындагы карашын юкка чыгара. Менә шуның өчен сезне күзәтеп йөриләр. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын дисәгез, кайбер чаралар күрергә кирәк булыр: беренчедән, укыган китапларыгызны һәм язган дәфтәрләрегезне кичекмәстән яшерергә кирәк; икенчедән, вакытлыча, күз буяу өчен генә булса да, философик эзләнүләрегезне туктатып торырга кирәк…

Николайның сискәнеп китүен күргәч, Бартельс аны юатырга кереште.

– Бер дә кайгырмагыз, – диде ул аталарча ягымлы тавыш белән. – Мин бит вакытлыча дидем. Аннан тыш, сезгә башка нәрсә турында уйларга туры киләчәк. «Дифференциаль һәм интеграль исәпләүне» тәмамлагач та, мин сезгә ике яңа курс укырга керешәм: «Аналитиканың геометриядә кулланышы» һәм «Аналитик механика». Беренчесен Монжга таянып, икенчесен Лагранжга таянып өйрәнәчәкбез. Баш ватарлык урыннар җитәрлек анда.

– Рәхмәт сезгә, һерр профессор, – диде Николай, диваннан кузгалып. – Сез миңа бик зур ярдәм күрсәттегез. Шуңа күрә мин сезгә килдем дә.

Бартельсның да күңеле нечкәрде. Аның күгелҗем зур күзләре ялтырап китте. Ул егеткә кулын сузды. Николай аның кулын ике куллап кысты.

– Ә менә сезнең философик карашларыгызга тәнкыйть күзе белән карарга, бик теләсәм дә, мөмкинлегем юк. Чөнки мин философ та, шулай ук табигать белгече дә түгел, мин – математик, – диде Бартельс, егетне ишеккә чаклы озатып. – Тиздән Казанга минем бер дустым киләчәк. Броннер аның фамилиясе. Безнең университетка ул теоретик һәм тәҗрибә физикасы кафедрасына ординар профессор итеп билгеләнгән. Киң колачлы галим ул, бигрәк тә инде табигать белеменең төрле өлкәләреннән мәгълүматы зур. Аның белән дуслашып китәргә мин үзем ярдәм итәрмен…

Ләкин профессор Франц Броннер белән Лобачевский бөтенләй башка шартларда танышты.

Ноябрь башында Николай беркөнне кичке якта Гостиный двордагы китап кибетенә юнәлде. Өстәл өсләрендә һәм киштәләрдә рус, татар, француз, немец, латин телендәге өр-яңа һәм бераз таушалган китаплар ята. Алар арасында оригиналь һәм тәрҗемә романнар, дини китаплар, фәнни трактатлар һәм дәреслекләр бар. Пугинның ул кибетендә, моннан тыш, төрле географик карталар, гравюралар, картиналар сатыла. Монда хәтта сирәк очрый торган үсемлекләрнең – Альп җитене, Америка дөгесе һәм Кытай киндере орлыкларын табарга мөмкин.

Лобачевский сәүдәгәрнең шушы көннәрдә сатып алган китаплары белән кызыксынды. Авыр күн тышлы бу иске китапларның кайберләре шактый таушалган, берсенең хәтта почмагы көйгән…

Моны күргәч, егет «китапларның да үз язмышлары бар» дигән борынгы әйтемне хәтерләде.

Аның күңелен 1617 елны Амстердамда латин телендә басылып чыккан фәнни трактат җәлеп итте. Николай аны күңеленнән генә «Күк сферасындагы үзгәрешләр» дип тәрҗемә кылды. Өстәлгә кире куясы килми иде: Коперникның бөек хезмәте! Николай бу китап турында күп ишетсә дә, бүгенгә кадәр тотып караганы юк иде әле.

Егетнең дулкынлануын сәүдәгәр дә сизеп алды.

– Бик дөрес уйлыйсыз, мондый китап сирәк очрый, – диде ул. – Аның өчен хәтта ун сумны да кызганырга ярамый… Тик инде сезгә, китап сөюче студентка, мин өч тәңкәгә бирәм…

Лобачевский шунда ук кесәсенә тыгылды һәм, әлбәттә, берничә вак көмеш акчадан башка нәрсә таба алмады. Шулай да Коперниктан баш тартырга теләмәде.

– Калдырып торыгыз әле, икенче вакыт керермен, – диде ул кыю тавыш белән.

– Баш өсте, – диде Пугин һәм шунда ук китапны читкә алып куеп, аның урынына икенчесен тәкъдим итте. Монысы грек телендә иде.

– «Физика», – дип укыды Николай һәм беркадәр паузадан соң: – Аристотель, – дип өстәде. Саргайган битләрне саклык белән генә ача башлады.

Кинәт кемдер аның җилкәсенә көчле кулын салды һәм яңгыравык матур тавыш белән грек телендә:

– Аристотель сезне күптән кызыксындырамы? – дип эндәште.

Лобачевский борылып карады һәм үз янында илле яшьләрдәге католик руханиен хәтерләткән бер кешене күрде. Яңак сөякләре чыгып тора, күзләре бераз кысыграк, гаять үткен. Ә менә күз тирәсендәге тирән җыерчыклар аның ягымлы елмаюына ничектер килешми сыман.

– Таныш булыйк: Броннер – Аристотель! – диде руханига охшаган кеше. Егетнең гаҗәпләнеп карап торуын күргәч: – Гафу итегез, сезнең белән нинди телдә сөйләшергә мөмкин? – дип сорады.

– Немец телендә сөйләшергә мөмкин, хәер, мин сез әйткәннәрне аңладым, һерр Броннер, – диде Николай грек телендә, хөрмәт белән баш иеп.

– Шулчаклы күп тел белгәч, сез студент Лобачевский булырга тиеш… Әйе бит?! – диде Броннер немец телендә һәм, шатланып, егеткә кулын сузды. – Көтмәгәндә очраштык! Сезнең белән танышуыма бик шатмын, – дип сүзен дәвам итте Броннер. – Әле бүген генә сезнең турыда профессор Бартельс сөйләгән иде. Нинди борынгы китапны алып читкә куйдыгыз? – диде, бер кырыйда яткан сафьян тышлы иске китапны күрсәтеп.

– Коперникның «Күк сферасындагы үзгәрешләр» дигән трактаты. Мин аны алмадым, бәлки… алмам да әле.

Броннер шунда ук бу сүзләрнең серенә төшенде.

– Кыйммәтрәктер шул студент кешегә, – диде. – Шулай да андый китапларны ычкындырырга ярамый. Мин түлим сезнең өчен.

Алар урамга чыктылар. Көн шактый салкын, һава дымлы иде. Көчле җил исә, шәрә агачларны туктаусыз чайкалдыра. Лобачевскийның юка пальтосы бер дә җылытмый диярлек иде. Тиз кайтырга булдылар.

– Хәзер эшегез юкмы сезнең? – дип сорады Броннер. – Ул чагында мине университетка чаклы озатыгыз әле.

Профессор оялчан егетне дусларча култыклап алды, һәм алар Воскресенский урамы буйлап киттеләр.

– Петербургта чакта Корташевский, ә биредә Бартельс студент Лобачевский турында сөйләгәндә үк, мин сезнең белән танышырга уйлап куйган идем. Ә менә бүген кулыгызда Аристотельне күрдем… Геометриядәге эзләнүләрегез ифрат үзенчәлекле булса кирәк. Сезнең яшьтә мин дә шулай дәртләнеп мавыга идем…

– Нәрсә белән мавыга идегез, һерр профессор? – дип, аның сүзен бүлдерде Лобачевский һәм, түземсезлек күрсәтүеннән уңайсызланып, комачтай кызарды.

Броннер студентка игътибар белән карап куйды һәм, уйга калып:

– Нәрсә беләнме?.. – диде. – Юк, сезгә яхшырак аңлашылсын өчен, мин элек икенче нәрсәне сөйлим… Моннан илле ел чамасы элек Дунай буендагы кечкенә шәһәрдә – Гехштэдтта – аксыл чәчле бер малай дөньяга килә. Аның әтисе эшче, кирпеч хәзерләүче эшче була. Тик аннан килгән акчага гына яшәргә мөмкин булмаганга, скрипка белән дә кәсеп итә… Сезгә гаҗәп тоеладыр инде: скрипка һәм кирпеч!

Броннерның йөзе саргылт, ә тавышы артык моңлы тоела иде. Ул бераз тынып торды да Николайдан:

– Дустым, кызык булмаган нәрсә сөйләп сезне бик ялыктырмыйммы? – дип сорап куйды.

– Юк-юк, һерр профессор! Мин, киресенчә, бик шатланып тыңлыйм. Минем белән… болай итеп бик еш сөйләшмиләр.

– Миңа да бит еш сөйләргә туры килми. Димәк, ул малайның тарихын ахырына кадәр тыңларга вәгъдә бирәсез? Тыңлагыз, сөйлим. Ул малай бик башлы була, һәммә нәрсә белән кызыксына, кечкенәдән үк укырга-язарга өйрәнә. Ләкин өйләрендә китап сатып алырга түгел, ипигә дә акчалары җитми. Нәрсә эшләргә аптырагач, малай Бенедиктин орденына монахлыкка керә һәм, аерым хөҗрәдә яшәп, монастырьның бай китапханәсендә укырга мөмкинлек ала. Китап укыр өчен ул бар кыенлыкка, хәтта әле хөҗрәсендә чыелдашып чабып йөргән тычканнарга да түзеп яшәргә риза була.

Китапханәдә ул математиканы, механиканы, физиканы бик тырышып үзләштерә, perpetium mobile[48] ны гамәлгә ашыру турында хыяллана. Хәтта әле оча торган машина уйлап табып, шул машинага утырып, ирекле кош кебек күкләргә очарга һәм күңеле бизгән монастырьдан котылырга тели. Малайның фәнни хәзерлегенә югары бәя биреп, руханилар үз араларында зур галим булдырырга исәплиләр һәм аны монастырь акчасына Эйхштадт шәһәрендәге католиклар университетына укырга җибәрәләр.

Броннер, кинәт сүзен бүлеп, мәһабәт ак йорт каршында тукталып калды. Йортның ишеген таш арысланнар һәм шулар янына баскан сакчылар саклый иде.

– Бу нинди бина?

– Казанның хәрби губернаторы яши монда, – дип аңлатты Николай. – Әнә теге сарысы, кварталның буеннан-буена сузылганы – Духовная семинария.

– Шулаймыни?! Димәк, университеттан куылган очракта, мин шунда эшкә урнаша алам! – диде профессор, көлеп.

– Сез рухани булмагансыздыр ич?

– Эһе… – диде Броннер, ике төрле уйларга урын калдырып. – Хикәяне дәвам итик. Димәк, 1782 елның башында яшь монах университетта үзенең белемен арттыра башлый: математика фәннәрен үзләштерә, бигрәк тә җир үлчәү һәм астрономия белән ныклап мавыга. Галәмнең чиксез булуы, безнең Кояш системасы кебекләрнең күплеге һәм аларда тереклек булу ихтималы аңарга тынгылык бирми. Дини китаплар инде аны кызыксындырмый. Һәм ул, монахлыктан баш тартып, иллюминатлар орденына[49] керә, Аристотель дигән кушамат ала. Ул яшерен союзның максаты – халыкны агарту һәм тормышны камилләштерү була. Тик менә хөкүмәт кенә моңа тыныч карый алмый һәм 1785 елда ул орденны тар-мар итә. Иллюминатларны эзәрлекләү башлана. Теге егетебез, әлбәттә, кулга алып төрмәгә япканны көтми, Швейцариягә кача. Анда ул үзен тулысынча фәнгә багышлый, галим дигән исем ала, төрле илләрдә була һәм, ниһаять… «Азиянең тәрәзәсе» булган Казанга килә… Шуның белән минем баштан үткәннәр дә бетә, – диде Броннер.

Алар инде бу вакыт университетка җиткәннәр иде.

– Сезнең баштан үткәннәр? – дип гаҗәпләнеп сорап куйды Лобачевский, профессорга текәлеп.

– Әйе шул, – диде профессор егеткә сынап караган хәлдә. – Керәбезме?

– Рәхмәт, һерр профессор… – диде Николай, бик дулкынланып. – Ләкин хәзер керә алмыйм әле…

 

– Мин аңлыйм сезне… – Броннерның күз төпләрендәге җыерчыклар беткән сыман тоелды. – Мин хәзер сезнең хәлне аңлыйм, шуңа күрә баштан үткәннәрне сөйләдем дә. Вакытында бит мин үзем дә фән белән бик мавыккан кеше. Сез, дустым, минем янга теләгән чакны керегез. Хушыгыз! – Аның тавышында җылылык сизелә иде.

– Хушыгыз! – диде Николай һәм, профессорга хөрмәт күрсәтеп, ишекне ачып җибәрде.

Ул кичне Лобачевский бик соң әйләнеп кайтты: Броннерның авыр язмышы турында, үзенең күргәннәре турында уйлап йөрде. Әйе, фәнгә юлны тиз генә салырга мөмкин түгел икән! Бартельс дөрес әйткән: Броннер чынлап та зур галим икән!

…Франц Ксаверий Броннер исә кабинетында, уйга калып, тәрәзәдән карап тора. Буш урам… Чит шәһәр… Ят халык… Шул ят халык арасында күпме яшәргә туры килер?.. Ә ни өчен ул халык ят булсын ди аңа? Профессорның күңеле кинәт яктырып, йөзе ачылып китте. Менә бүген бер студент белән танышты, һәм көтмәгәндә беренче күргән кешесенә үзенең башыннан үткәннәрне сөйләп бирде. Ә бит аның биографиясендә политик яктан шактый шик тудыра торган детальләр бар…

Хәер, профессорга бүгенге сөйләгәннәренә үкенергә туры килмәде.

48Perpetium mobile (лат.) – мәңгелек двигатель.
49Бу орденның исеме illuminato дигән латин сүзеннән алынган, мәгърифәт сүзенә туры килә.