Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Шул сүзләрне укыгач, астроном китабын шап итеп япты да, зонтигын алып, студентларны «йолдызларга якынрак» менәргә чакырды.

Егетләр, аптырап, аның артыннан иярделәр, тар баскычның агач култыксаларын шыгырдатып, гөмбәз өстенә менделәр.

Югарыга менгәч, алар кызык күренешкә хәйран калдылар. Зәңгәр күктә иксез-чиксез йолдызлар җемелди. Ә түбәндә урам буйлап кемнәрдер үтеп бара – аларның сөйләшкәне тонык кына ишетелә. Тәрәзәләрдә сирәк-мирәк ут күренә…

Идел ягыннан салкынча җил исеп куйды. Николайның йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Йолдызлар белән тәүге очрашуы аның хәтерендә гомер буе сакланачак иде.

Литтров мәйданчык уртасындагы түгәрәк урындыкка утырды да зонтигы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә аңлатырга кереште:

– Йолдызлар дөньясын яхшылап өйрәнү максаты белән, күк гөмбәзен борынгылар аерым өлешләргә бүлгәннәр. Шуларның һәркайсында бер тирәдәге йолдызларны төрле сурәтләргә охшатканнар һәм исемнәр биргәннәр…

Литтров, һавада берничә түгәрәк ясап, зонтигын түбән төшерде. Студентлар, гәрчә йолдызлар арасында бертөрле аерма күрмәсәләр дә, күзләре белән күкне айкадылар.

– Әфәнделәр, хәзер безгә күк гөмбәзенең чуар картасыннан Җидегән йолдызны эзләп табарга кирәк. Чүмечкә охшаган ул йолдызлар төркеменә карап, без кайсы якның кайда икәнлеген беләбез. Чүмечнең кырыендагы ике йолдыздан өскә таба туры сызык үткәрсәк, Тимерказык йолдызына килеп төртелербез. Ул йолдыз якты яна, һәм аны елның төрле фасылында күрергә мөмкин. Шуның буенча төньякны билгелибез дә, хәзер инде астрономик зонтик ярдәмендә беренче мәртәбә күкне гизә башлыйбыз.

Литтров зонтын баш өстенә күтәрде һәм пружинасына басты. Зонтик җәелеп, аның эчке ягына бик зур осталык белән чигеп эшләнгән төньяк ярымшарының йолдызлы күге пәйда булды. Моны күргәч, студентлар таңга калдылар. Һәркемнең күзе нәкъ уртага чигеп куелган Тимерказык йолдызына текәлде.

Литтров, елмаеп, Николайга карап куйды, ләкин егетнең йөзендә уңайсызлану күреп, читкә борылды. Зонтны Тимерказык йолдызына каратып бераз авыштырды да Җидегәнне күктәге Җидегән йолдызга туры китерде. Аннары әле зонтик «бизәкләрен» һәм алар астындагы язуларны, әле күктәге йолдызларны күрсәтеп, күк гөмбәзенең төньяк ярымшарына кергән иң төп йолдыз төркемнәре турында сөйләп китте.

Дәрес төн уртасы авышкач кына тәмамланды. Университетка җиткәнче егетләр Литтровны мактап, аның галимлегенә сокланып кайттылар. Андый остаз бар чакта өйрәнергә була иде.

Симонов белән ярышып укый торгач, Николай астрономиядә көннән-көн үзе өчен зуррак яңалыклар ача барды. Ул һәр кичне йолдызлар калыкканны түземсезлек белән көтеп алды, аннары обсерваториягә йөгерде, анда зур трубадан күк йөзен күзәтте. Баш әйләнерлек, акыл җитмәслек күренеш бит! Гади күз белән карап ике-өч йолдыздан артык күренмәгән төштә телескоп йөзне, хәтта әле аннан да күбрәкне күрсәтә. Йолдызлар дөньясы очсыз-кырыйсыз булып тоела. Кемнәр санап бетерер икән ул күк җисемнәрен? Галәм киңлеген кемнәр үлчи алыр икән?

Тик Лобачевский нәрсә белән генә мавыкмасын, ул һәркайда, һәркайчан яңалык эзли иде. Телескоп янында дежур торганда, шулай бервакыт ул Юпитер белән Сатурнны күзәтте. Ләкин аларның хәрәкәтенә сокланып кына калмады, бәлки ул планеталарны Кояш тирәсендә эллипслар ясап әйләнергә мәҗбүр иткән көч турында уйлана башлады. Гомумән, йолдызлар ничек егылып төшмиләр икән? Аларны нәрсә хәрәкәткә китерә икән?

Күзәтүләр алып барганда да, шулай ук лекция тыңлаганда да «ни өчен алай икән?» дигән сорау Лобачевскийга тынгылык бирмәде.

Еш кына ул таңны аудиториядә китаплар укып каршылады. Күн тышлы, зур форматлы, калын китаплардан ул борынгының бөек галимнәре язып калдырган фикерләрне өйрәнде. Литтровтан алып торып, хәзерге философларның һәм астрономнарның хезмәтләре белән танышты. Укучысының тырышлыгына һәм сәләтенә профессор сокланып карый иде. Ә Николай үзе борынгы телләрне белүенә сөенде һәм Корташевскийга күңеленнән рәхмәт укыды.

Николайны борчыган сорау күпләрне кызыксындырган икән. Аристотель үзенең «Физика» сында болай дип язган:

«Табигать хәрәкәтнең һәм үзгәрешнең башлангычы булу сәбәпле, табигатьне өйрәнгәндә без хәрәкәтнең нәрсә икәнлеген ачыкламый калдыра алмыйбыз, чөнки аны белмәү табигатьне аңламауга китерәчәк…»

Ләкин «Физика» га эчкәре кергән саен, Николайның кәефе кырыла барды. Аристотель башта үзе табигатьтәге эчке хәрәкәтне икърар иткән иде, ахырда никтер мондый нәтиҗә ясый: «…җисемнәрнең барысын да ниндидер көч хәрәкәткә китерә… тәүге этәргеч көч булырга тиеш», – ди.

Астрономиягә багышлап язылган китаплар арасында иң борынгысы булган «Альмагест» та да шундый ук фикер: планеталарның хәрәкәтен Клавдий Птолемей ниндидер этәргеч көчнең булуы белән аңлата.

Хәзерге астрономнар һәм философлар, бу мәсьәлә турында шактый күп сөйләсәләр дә, канәгатьләнерлек җавап бирә алмыйлар иде. «Фикерләү һәм тәҗрибә физикасының тәүге нигезләре» дигән китапны кулына төшерүгә, Николай комсызланып укырга кереште. Авторы – Харьков университеты профессоры Афанасий Стойкович[47]. «Хәрәкәт күренешләре» дип аталган махсус бүлек тә бар икән. Автор шул бүлектә болай дип яза:

«Табигатьтә торгынлык юк, бәлки һәммә нәрсә пространствода үзенең мөнәсәбәтен үзгәртә, ягъни һәммә нәрсә хәрәкәттә. Материя һәм аның хәрәкәте бөтен бер табигатьне тәшкил итәләр… Ләкин материя үзлегеннән хәрәкәткә килә алмый, һәм бу яктан без аны җансыз кебек кабул итәбез…»

Хәрәкәт турында язганнарны Лобачевский кабат-кабат укыды, ләкин укыган саен каршылыкка очрады. Галимнәр һәрвакыт мәсьәләне бертөрле аңлатып, бөтенләй икенче төрле нәтиҗә чыгаралар иде.

«Әгәр ул галимнәр хаклы булса, пространство, хәрәкәт һәм материя һәркайсы үзенә аерым яши булып чыга. Димәк, алар арасында бертөрле дә эчке элемтә юк. Ул чагында Космостагы гаҗәеп төгәллекне, планета һәм кометаларның, тәртипсез рәвештә йөрмичә, Кояш тирәсендә билгеле бер тәртиптә әйләнүен ничек итеп аңлатырга соң?..» – дип баш ватты Николай.

Андый чакта ул, борчылып, урындыктан сикереп тора да аудитория буйлап йөреп китә. Стенага җитеп, кире борылган саен, фикерләре дә күзгә күренми торган киртәгә килеп бәрелгән шикелле тоела. Моңа кадәр җисем, өч үлчәүле пространство һәм хәрәкәт турында күпме баш ваткан иде, әле һаман шул тәүге нигезләргә җитеп туктарга мәҗбүр була…

Әйе, Лобачевский нинди генә фән белән мавыгып китмәсен, геометрия проблемаларын һичбер вакыт оныта алмады. Киресенчә, астрономиядән профессор Литтровның лекциясен тыңлаганда һәм телескоптан йолдызлар хәрәкәтен күзәткәндә, бу фән белән геометрия арасында уртаклык эзләде. Ихтимал, геометриянең серләрен чишүгә юнәлтелгән кыю фикере нәкъ әнә шундый чакта тугандыр…

Беркөнне Литтров, кешелек дөньясының Галәмне өйрәнү дәрәҗәсенә ничек итеп ирешүен сөйләгәндә, күк җисемнәренең хәрәкәтенә дә кагылып үтте. Лобачевский моны бик игътибар белән тыңлады.

– Җирнең һәм башка планеталарның Кояш тирәсендә йөрүен беренче булып Коперник исбатлый, – диде профессор. – Ләкин ул, күктәге хәрәкәт үзенең тигезлеген сакларга тиеш, планеталар түгәрәк буенча йөрергә тиеш, дип уйлый. Аның тәгълиматын Иоганн Кеплер тулыландыра, ягъни планеталарның хәрәкәт итү законын ача һәм шуның нәтиҗәсендә Птолемей системасын тәмам юкка чыгара. Кеплер беренче булып астрономиягә коник киселеш төшенчәсен кертә һәм Җирнең Кояш тирәсендә эллипс ясап әйләнүен исбат итә. Ләкин ни өчен алай булуын төшенеп җитә алмый. Ә Галилей, снаряд очышының траекториясе аның авырлыгына бәйле икәнен ачса да, планеталарның хәрәкәтенә шул ук авырлыкның тәэсир итү мөмкинлеген аңламый. Шулай итеп, галимнәр күк җисемнәренең ни сәбәпле үзенә бер тәртип белән хәрәкәтләнүен шактый вакыт ачыклый алмыйлар.

Профессор, фикерен тупларга теләгән кебек, бераз сөйләүдән туктап торды. Студентлар түземсезләнеп көтеп утырдылар; беркем бер сүз әйтмәде.

– Бу сәбәпне Исаак Ньютон таба, – диде профессор сөйләвен дәвам итеп. – Бөек даһи тарту көче законын ача. Лаплас ул законга «табигать законы» дигән исем бирә, һава кебек үк кирәкле һәм табигый булган ул законны без һәрвакыт очратабыз. Мәсәлән, алмагачтан алма өзелеп төшә икән – аны Җир тарта, ә Җирнең үзен Кояш тарта һәм орбита буйлап йөрергә мәҗбүр итә…

Лекция беткәч, Николай профессор янына килде.

– Һерр профессор, сез миңа берничә минут вакытыгызны бүлә алмассызмы?

– Бик рәхәтләнеп, – диде Литтров ачык йөз белән.

– Ньютон үзенең «Табигый философиянең математик нигезләре» исемле хезмәтендә күктәге күренешләрне һәм диңгезләрнең ташуын тарту көченә таянып аңлатып бирә, – диде Николай. – Тик менә тарту көченең нәрсәдән барлыкка килүен генә әйтми.

– Тарту көченең булуы һәм Ньютон аңлаткан закон белән эш итү дә бик җиткән, әфәндем, – дип җавап бирде Литтров. – Димәк, бу закон безгә табигатьнең бөтен ишекләрен ача һәм серләрен өйрәнергә мөмкинлек тудыра. Сез шуңа канәгать түгелмени?

Николай башын түбән иде, җавап бирергә ашыкмады. Профессор көтте. Ул инде егетнең уйламыйча сөйләмәвен, төпле фикер йөртүен сизеп өлгергән иде.

– Канәгать түгел шул, – диде Николай бераздан. – Хәрәкәтнең тәүге сәбәпләрен белми торып, Кояш системасының барлыкка килүен ничек итеп аңлатырга соң?

– Сезнең бу соравыгызга Ньютонның үз сүзләре белән, гениаль хезмәтенә йомгаклау рәвешендә язган сүзләре белән җавап бирергә мөмкин. – Литтров кулындагы китапны ачты да ашыкмыйча гына һәр сүзенә басым ясап укып чыкты: – «Планеталар һәм кометалар, яңа ачылган законнар нигезендә, даими орбиталары буенча туктаусыз әйләнеп торалар. Гәрчә алар тарту көче законы нигезендә орбиталарында калсалар да, ул законга таянып кына орбиталарның башлангыч урнашуы һич мөмкин булмаган…»

 

Профессор, укудан туктап, Лобачевскийга игътибарлы итеп карап алды.

– Сезнең соравыгыз бик урынлы. Бөек даһи бу турыда менә ничек яза, тыңлагыз, – диде ул һәм укуын дәвам итте: – «Кояш, планеталар һәм кометаларның шулчаклы мәһабәт урнашуы, әлбәттә, илаһи бер көчнең катнашыннан башка гына эшләнмәгән…»

– Алайса, Кояш системасы тарту көчен Алладан алган булып чыгамыни? – дип сорады егет, укытучысының сүзен бүлеп. – Алайса, нинди дә булса хәрәкәтнең асылын аңлатырга теләсәк, башлап кузгатып җибәргән көчкә, беренче хәрәкәткә китерүче акыл иясенә, ягъни Аллага мөрәҗәгать итәргә тиеш булабызмыни?

– Әйе, хәзергә бүтән чарабыз юк, – диде Литтров, кызып китмичә генә.

Николай сүзсез генә баш иеп хушлашты да аудиториядән чыгып китте. Профессорның үз артыннан нинди зур кызыксыну белән карап калуын егет сизмәде.

– Кояш яктысында күренүдән тузан бөртекләрен хәрәкәткә китерүче дә шул ук Алла булып чыга түгелме соң? Аларны бер яктан икенче якка куып йөрүдән башка мөһимрәк эше юк микәнни? – дип, үзалдына сөйләнеп, кызу-кызу атлады Николай. Гүя ул җавабын таба алмый аптыраган катлаулы сораулардан качарга тели иде. – Сорарга кешесе дә юк бит! Сорарга кешесе дә юк! – дип гарьләнеп кабатлады ул.

2

Җәйге вакация үтеп, университетта инде 1810–1811 уку елына расписание дә элделәр. Ә Лобачевский һаман әле Макарьевтан, әнисе янына кайткан җирдән килә алмый ята: юк кына түләү бәрабәренә өч бай малаен гимназиягә керергә хәзерли. Гәрчә соңгы курс аның өчен бик җаваплы булса да, Николай Казанга сентябрь башында гына – укулар башланып, ике атна узгач кына килеп җитте.

Якшәмбе көн булганга, пансионда ул иптәшләрен очрата алмады: төшке аштан соң кайсы кая таралышып беткәннәр иде. Николай да, урамга чыгып, базарга табан юнәлде.

Базарга җитәр-җитмәс үк, аны извозчиклар чолгап алды:

– Утыр!.. Садись, барин!..

Николай алардан көчкә котылды.

Балык базарында халык гадәттәгечә күп, шау-шулы. Монда балыктан тыш тагын төрле ашамлык әйберләре: калач, пәрәмәч, казылык һәм шулай ук төрле эчемлекләр дә саталар.

Базар ыгы-зыгысына артык игътибар бирмичә, Николай Театр мәйданына юл алды. Матур таш йортлар тезелеп киткән Грузинский урамы буйлап баргач, тар гына тыкрыктан борылып, шәһәрнең төньягындагы бакчага – үзенең яраткан урынына килеп чыкты. Кызу килеп эсселәгән иде, баш киемен салды да кече капканы ачып керде.

Бакча бик матур җиргә, бормалы-сырмалы Казанканың текә ярына урнашкан. Елганың аргы ягында киң булып болын җәелгән, әрәмәлек һәм вак күлләр, еракта Идел һәм Ослан таулары мәһабәт булып күренә. Сулда Фёдор калкулыгы, анда еш-еш утырган бер катлы агач өйләр. Уңда исә бакчаларга күмелгән Подлужный бистәсе. Язгы ташу вакытында Казанканың сөзәк ягын су баса, ике-өч чакрымга җәелә, диңгезгә охшап кала. Шулвакыт судан калкып торган яшел утрауларга һәм ялгыз агачларга каравы күңелле була иде.

Николай бакчаның бердәнбер аллеясыннан барып, сәрви агачына елышкан ялгыз эскәмиягә утырды. Йөрәге ешрак тибә башлады. Күз алдына сөйгән кызы Анна килеп басты.

Алар шушында, текә яр буенда, сирәк кенә булса да очрашкалыйлар иде. Соңгы күрешүләрен хәтерләп, егет күзен йомды. Хуш исле җил аның битенә бәрелде, талгын рәхәтлек сирпеде.

Кинәт эскәмия артындагы сәрви куаклары кыштырдап куйды. Борылып караса – Анна. Өстендә алсу төстәге җәйге күлмәк, башында киң кырлы эшләпә, кара бөдрә чәче, дулкын-дулкын булып, эшләпә кырыеннан чыгарга теләгән кебек, – кыз бик килешле, матур иде.

Николайның, аны күргәч, бар әйткәне:

– Сез түгелме соң?! – булды.

Кыз бу сүзләргә елмаеп куйды, кызарынды. Аның зур соры күзләре нурланып киттеләр. Һәрхәлдә, Николайга шулай тоелды.

Анна, як-ягына каранып, якын ук килде.

– Мин шул, – диде ул, хәйләле елмаеп. – Очратуым яхшы булды әле… Сез монда икәнне сизенгән кебек… Бүген безнең дачада кичә. Иллюминация, фейерверклар белән булачак. Киләсезме?.. Юк, юк, миңа якын килмәгез. Бик ашыгам. Хушыгыз!

Анна текә ярга салынган сукмактан йөгереп төшеп китте дә шунда ук күздән югалды – куаклар гына кыштырдап алды. Николай кыз киткән якка бераз карап торды һәм бакчадан тизрәк чыгарга ашыкты. Кичәгә пөхтә, матур итеп киенеп, шпага тагып барасы бар. Димәк, хәзерләнергә кирәк.

Яковкиннарның шәһәр читендәге дачаларын ул яхшы белә. Өр-яңа өч өй, киң ишегалды, каралты-кура, ә бакчалары Казанкага чаклы сузылган. Анна тау башындагы бакчага әнә шуннан качып килгәли иде.

Аларның дачасында халык һәрвакыт күп була: кызлар, студентлар, яшь офицерлар. Әдәбият, фән һәм политика турында кызып-кызып бәхәсләшәләр. Алмагачлар астына утырып кына яки террасада чәй эчәләр. Биюләр оештыралар.

Николайның Анна белән иркенләп сөйләшә алган урыны да әнә шул дача булды. Анна күп укый, укыганын яхшы аңлый, көтмәгәндә үткен һәм акыллы фикерләр әйтеп Николайны гаҗәпкә калдыра иде.

Билгеләнгән сәгатьне көчкә җиткереп, Николай Яковкиннар дачасына барырга чыкты. Анда җитәрәк ул Владимир Панаевны очратты. Аягына ефәк оек, өстенә ак жилет кигән, сюртугын җилбәгәй җибәргән бу егет бик чибәр булып күренде Николайга. Ләкин аның өстендәге зиннәтле киемнәре зур матур күзләрендәге моңсулыкка бер дә туры килми иде.

– Владимир! Сиңа нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә? – дип сораштыра башлады Николай, борчылып.

– Авырырга уйлаганым да юк, – диде Панаев боек кына тавыш белән. – Эшләр начар: синең белән минем борынга чиртергә торалар бит әле.

– Берни аңламыйм.

– Аңлагач соң булыр, – диде Панаев, мәгънәле генә итеп. – Илья Фёдорович кызлары өчен күренеклерәк пар эзләргә уйлаган. Әйе, әйе. Казанга барон Врангель килгән бит. Борынгыдан яшәп килә торган рыцарьлар фамилиясе. Яковкин инде аңа университетта хокук буенча экстраординар профессор булырга тәкъдим итеп өлгергән. Рыцарь, профессор. Ни өчен аңарга кияү дә булмаска, ә?

Панаев елмаерга теләгән иде, ләкин көлемсерәү урынына йөзе генә кызганыч кыяфәткә кереп сытылды.

– Бүгенге кичә – рыцарь өчен. Ә йортта җиткән кызлар. Төшенә башладыңмы инде?

Нәкъ шулвакыт террасадан Яковкинның тавышы яңгырады:

– Яшьләр, һәммәгез дә өйгә рәхим итегез!

Террасага унбишләп кунак җыелды. Гәрчә алар бер-берсе белән таныш булсалар да, нигәдер бүген әңгәмә куерып китә алмады. Күпләрнең күзе бакча ишегендә: яңа кунак турындагы фикер таралып өлгергән булса кирәк. Николай, күңелсезләнеп, терраса почмагына барып басты.

Бердәнбер сөйләүче кеше – тарих фәннәре буенча яңа магистр Пётр Кондырев иде. Ул, кызларга ошарга тырышып, акыл сатып маташа: бөтен фәннәрнең нигезендә фикер байлыгы ята, кешенең акылы һәммә нәрсәдән алда туган, янәсе…

Кызлар, бер-берсенә карашып, тыңлаган сыман булдылар, ниһаять, аларның түземнәре калмады. Шаян холыклы Параша:

– Әткәй безгә алтын балыклар алып кайтты, әйдәгез күрсәтәм, – диде.

Кызлар, чыр-чу килеп, бүлмәгә кереп югалдылар. Террасада тагын да күңелсезрәк булып калды.

Кондырев, аптырап, сүздән туктады. Кем өчен генә сөйләргә соң инде?

Нәкъ шулвакыт бакча ишеге ачылып китте дә кунакларга таныш булмаган берәү килеп керде. Яше егерме бишләрдә булыр, төскә-биткә чибәр, өстендә кофе төсендәге пөхтә сюртук. Аның кыяфәтенә карап, галим булудан бигрәк, зур бер түрә дип уйларга мөмкин иде.

Яковкин, башкаларга сиздермичә генә, тәрәзәдән күзәтеп торган, ахры: өйдән йөгереп чыгып, кунакны каршылады.

– Врангель әфәнде! Егор Васильевич! Рәхим итегез! – диде ул, төчеләнеп. – Ә без борчыла да башлаган идек инде. Менә монда рәхим итегез! Җәмәгатем белән таныштырырга рөхсәт итегез… Кызларым кайда булдылар соң әле?..

Врангельне бик тырышып култыклаган хәлдә, көләч йөзле хуҗа үзенең кунакларына мөрәҗәгать итте:

– Таныштырырга рөхсәт итегез! Егор Васильевич Врангель.

Шул рәвешле таныштыру церемониясе беткәч тә әле кызлар күренмәде. Яковкин эшлекле кыяфәт белән:

– Террасада табын хәзерләгәнче, әйдәгез, мин сезгә кызларымның китапханәсен күрсәтим, – диде.

Врангельне култыклаган килеш, ул яшьләрнең һәммәсен кызларының кунак йортына ияртеп алып керде. Матур җиһазландырылган зур гына бүлмә. Стеналары инглиз рәссамнары эшләгән берничә гравюра белән бизәлгән. Алардан тыш әле тагын алтын кысалы, дини сюжетка ясалган ике картина да бар. Пыяла ишекле китап шкафларының саны юк. Ә тәрәзә янындагы бәләкәй түгәрәк өстәлдә матур гына аквариум. Кызлар шуны уратып алганнар һәм, чыр-чу килеп, икмәк валчыклары ташлыйлар.

Дәрәҗәле кунак Яковкинның кызлары янына барып сәлам бирде.

Николай, сөйгәненең йөзенә карап, аның эчке халәтен аңларга теләде. Анна һәрвакыттагыча ук үзен бик гади тота һәм тыйнак сөйләшә. Китапларын һәм альбомнарын күрсәткәндә дә, Врангельнең нәзакәтле сорауларына хәтта бераз корырак итеп җавап кайтара. Шулай да Николай аңардагы үзгәрешне сизеп алды, күңеленә шик төште.

Ләкин сөйләшү тиздән гомуми төс алды. Яңа кунак, җаен туры китереп, клавесинга таба атлады.

– Сезнең уйнавыгызны үтенсәм, мәрхәмәт күрсәтмәссезме икән? – диде ул, Аннага мөрәҗәгать итеп.

Анна шунда ук, утырган җиреннән торып, клавесин янына килде һәм бер дә ялындырмыйча уйнарга кереште. Врангель, аның янына баскан килеш, ноталар актарды. Шуннан артык берни булмаса да, Николайның йөрәге тыныч түгел иде.

Башка вакытта Анна дәртләнеп, хискә бирелеп уйнаса, бу юлы ни өчендер җанланып китә алмады. Гайднның гүзәл һәм бай сонатасын гүя күңел кичерешләре белән баетып клавесин янында утырган кыз үзе уйнамады, бәлки уйнау техникасын үзләштергән бармаклары гына клавишлар өстендә йөрде.

– Тагын! Тагын! – дип, кунаклар яңадан-яңа әсәрләрне тыңларга теләкләрен белдерделәр. Анна баш тартмады, ләкин берсен дә күңел биреп башкармады. Ниһаять, ул инструмент яныннан җиңел генә торды һәм капкачын ябып куйды.

– Мерси, – диде Врангель, аңа хөрмәт белән башын иеп. – Мадемуазель, сез чын артистларча уйныйсыз!

Анна да нәзакәтле итеп чүгеп җавап кайтарды. Күзләрендә Николай яраткан шаянлык чагылып алды.

– Уйнаган өченме ул рәхмәт, әллә сезне ялыктырган музыканы туктаткан өченме? – дип сорады.

Врангель шаяртуга шаярту белән җавап кайтарды: бу сорауга шаккаткан булып кыланды. Ләкин кызның күзләрендәге шаянлык бик тиз сүнде.

Кунакларны террасада хәзерләнгән табын янына чакырдылар. Яковкин ачык йөз белән кыстарга тотынды. Аның игътибар үзәгендә, баягы кебек үк, булачак профессор Врангель иде.

Лобачевский белән Панаев икесе бергә туры килделәр.

– Күрәсеңме инде? – дип акрын гына сорап куйды Панаев.

Николай сүзсез генә тегенең кулын кысты.

Ләкин хуҗаның артык тырышуы нәтиҗәсендә табынның бөтенләй яме китте. Ул болай булды: кызларының ни дәрәҗәдә укыган, белемле икәнлекләренә кунакны шаккатырырга теләп, Яковкин сүзне астрономиягә борды; Никольский һәм Кондырев, бу фәннән хәбәрдар кешеләр буларак, үзләренең галимлекләрен күрсәтергә ашыктылар.

– Тәҗрибә нигезендә без нәрсә белә алабыз соң? Фәкать мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән кайбер күренешләрне генә белә алабыз, – дип акыл өйрәтте Никольский, шактый зур бәлеш сыныгын кабып. – Ә инде мәсьәләне тирәнтен өйрәнгән очракта, ягъни пространство һәм хәрәкәтнең серенә төшенергә теләсәк, һичшиксез, бар нәрсәне Аллаһы Тәгалә яраткан дигән фикергә киләбез. Хәтта бөек Ньютон да…

– Шулай ук бөек Гераклит, хәтерегездә булса, – дип, Николай аның сүзен бүлдерде, – дөнья һәммә нәрсәне үз эченә ала, аны бертөрле Алла да, кеше дә яратмаган, ул мәңге яшәүче ут шары, дигән.

Моны ишеткәч, Кондырев, тавышын күтәреп:

– Динсез! – дип әйтеп куйды. – Аллага болай тел тидерүегез мине шаккатыра!

– Ялгышасыз, ул һич тә динсез түгел, – дип, Анна да сүзгә катнашмакчы булган иде, ләкин шулчак әнисенең куркынган һәм ачулы күз карашын очратып кызарынды һәм сүзен әйтеп бетермәде.

Кызның кемнедер якларга теләвен, әлбәттә, Врангель дә сизми калмады. Аның кашы җыерылды, күзендә усал очкыннар кабынды.

– Ләкин, әфәндем, – диде ул, Лобачевскийга мәсхәрәле караш ташлап, – Ходай яратканны инкяр итсәгез дә, тарту көченең һәм гомумән хәрәкәтнең сәбәбен үзегезчә аңлата алмыйсыз булса кирәк?

Николайның иреннәре дерелдәп алды, тик сөйгәненең ялварулы карашын күреп кенә, бәхәсне туктатты.

– Аңлата алмыйм… хәзергә, – дип, соңгы сүзенә басым ясап җавап бирде дә, сөйләшергә теләмәвен белдереп, читкә борылды.

Врангель җиңелчә генә иңбашын җыерды да, хуҗаларны ихтирам итү йөзеннән бәхәсне дәвам итмәвен күрсәтеп, башын аска иде.

– Әйе шул, картлар дөрес әйткәннәр: «Оста барда кулың тый, галим барда телең тый», – диде күркә кебек кабарынган Яковкин, Лобачевский ягына баш кагып. – Хәтерегезгә нык сеңдерегез, яшьләр: сан – бердән башлана, дөнья – Ходай Тәгаләдән. Шулай булмаган очракта, философия дингә каршы булырга тиеш килеп чыга. Ә моның булуы мөмкин түгел… тиеш түгел.

Николай ничек кенә тыелып калырга теләмәсен, Яковкинның мәсхәрәле карашына түзеп тора алмады һәм акрын тавыш белән, аермачык итеп:

 

– Белемле кеше фәнгә, надан кеше дингә ышана, – диде. – Гиппократ шулай дигән.

Яковкин, Ходай ормасын дигән сыман, учларын өскә каратып, кулларын югары күтәрде.

Ләкин сүзгә артык катнашмый гына утырган хуҗа ханым иренә дорфа кыланырга ирек бирмәде, өстәл яныннан кузгалып:

– Кызларның бииселәре килә, – диде, хәйләкәр елмаеп.

Аның артыннан башкалар да кузгалды. Сүз шунда өзелеп калды. Никольский һәм Кондыревны исәпләмәгәндә, яшьләр моңа бик шатландылар. Биюләр өчен бакчага махсус эшләнгән мәйданчыкта өч музыкант инструментларын көйли башладылар. Май салынган таш савытларда утлар яндырылган. Күктән, шуңа өстәп, тулган ай да үзенең тонык нурларын сибә. Менә килбәтсез зур канатлы ярканатлар очып үтте, аларның чыелдавына кызларның чәрелдәп кычкырып җибәрүе кушылды. Бу бик мәзәк килеп чыгып, һәммә кешене көләргә мәҗбүр итте.

Николай Анна янына барырга торганда гына, Яковкинның кырыс тавышын ишетте.

– Лобачевский әфәнде, минем кабинетка кереп чыгыгыз әле, – диде профессор-директор.

Анна егеткә ялварып карады.

– Николай, зинһар, дим, кызмагыз.

Лобачевский сүзсез генә ризалык биреп башын иде һәм, террасага менеп, аннан өй эченә керде.

Профессор-директор инде биек артлы креслога утырып өлгергән иде. Аның кыяфәте дә, шулай ук тавышы да теге вакыт бал-маскарадтан соң коридорда сөйләшкәндәге төсле түгел.

– Утырыгыз, – диде ул мәгърур гына, өстәл каршындагы үргән креслога күрсәтеп. – Ни өчен сез үзегезнең яшьтәшләрегез алдында шулчаклы әдәпсезлек, тотнаксызлык күрсәтәсез? – диде, кызганнан-кыза барып. – Әгәр сез акылга утырмасагыз, дингә каршы, Ходай Тәгаләгә каршы тел озайтуны дәвам итсәгез, тәртибегез турында попечитель галиҗәнапларына язарга мәҗбүр булачакмын. Сез аның ышанычын акламыйсыз. Күңелсез булса да, шуны әйтми кала алмыйм. – Яковкин, бер генә минутка сүзсез калып, үзенең корбанына текәлде.

Лобачевский, бүлмәнең караңгы түр почмагына караган хәлдә, кымшанмый да утыра бирде. Аңардан бертөрле дә җавап ала алмагач, профессор-директор яңадан вәгазенә кереште:

– Кызым Аннага карата булган ниятегезне сизүемне һәм хупламавымны да әйтми кала алмыйм. Минем йортның ишеге сезнең өчен ачык икән, бу әле үзегезне әллә кемгә санарга хокук бирми, – диде һәм, креслосыннан калкып, зәһәрләнеп, болай дип өстәде: – Професcop-директор кызына өйләнеп, карьера ясарга, галим исеме алырга телисез булыр…

– Нәрсә, нәрсә? – дип кычкырып җибәрде Николай. Куллары кресло култыксаларын ныграк кысты, иреннәре, нәрсәдер әйтергә теләп, бер ачылды, бер йомылды. Ләкин шулвакыт: «Николай, зинһар, дим, кызмагыз», – дигән тавыш ишетелеп киткән төсле булды, һәм ул хәтта борылып карады.

Лобачевский өстәлгә якынрак килде дә тыелып кына:

– Анна Ильинишнага булган хөрмәтем аның әтисенә әйтергә тиешле сүзләрне йотып калырга мәҗбүр итә. Хушыгыз, – диде һәм, кырт борылып, кабинеттан чыгып китте. Ул, беркем белән саубуллашмыйча, урамга атылды.

– Профессор-директор кызына өйләнеп, карьера ясарга! – дип, гарьләнеп кабатлады ул.

Урамнан баручылар, гаҗәпләнеп, аңа борылып карадылар.

– Качарга моннан, качарга! – Аның башында шул фикер, телендә фәкать шул сүзләр булды. Ләкин бераз баргач, аның хәтеренә күптән әйтелгән үгет килеп төште. «Гомеренең максаты итеп фәнгә хезмәт итүне куйган егет һәммәсен ташлап качар дип ышанасым килми…» Николай университеттан китәргә уйлап йөргән берчакта аның әнисенә Григорий Иванович шулай дип язган иде. Юк, биргән антын Николай бозмаячак! Аңарга ышаныч баглаган Григорий Ивановичны алдамаячак! Ә Яковкин бервакытта да аны бу хыянәтне эшләргә мәҗбүр итә алмаячак!..

Подлужный бистәсенең чокырлы-чакырлы урамнарын үткәч, ташландык бакчага килеп чыкты.

– Болхов бакчасы! – диде ул һәм көтмәгәндә көлемсерәп куйды: Алёша белән безне менә шунда йөргән өчен полициягә илткәннәр иде ич.

Тирә-якта тынлык хөкем сөрә. Кайдадыр еракта дыңгырдап барган тәгәрмәч тавышы аермачык булып ишетелә. Ләкин бу тынлык һәм күктә җемелдәгән йолдызлар гына күңелдәге авыр хисне баса алмыйлар. Яковкинның дорфалыгы, Врангельнең үз-үзенә мөкиббән китеп, әдәпле булып кылануы һәм Аннаның буйсынырга хәзер торуы Николайга тынгы бирми, күз алдыннан һич китми иде.

Егет авыр гына ыңгырашып куйды. Төнге тынлыкны бозуыннан уңайсызланып, шунда ук үзен кулга алды.

Ай яктысында болын уртасындагы печән чүмәләсен күреп, шуңа табан юнәлде. Чүмәлә өстенә менеп, чалкан ятты. Күз алдыннан берәм-берәм Яковкин, Анна, Врангель үтте…

– Тәмам акылдан шашарсың, болай ярамый, икенче нәрсә турында уйларга кирәк, – диде ул, үзалдына сөйләнеп. – Бәхәс турында уйларга мөмкин менә. Әйе… Табигатьтә хәрәкәтләнүче җисемнәр, планетадан башлап тузан бөртегенә кадәр, һәммәсе дә Алла тарафыннан кузгатып җибәрелгәнмени? Башка җавапның булуы мөмкин түгел, әйеме? Димәк, сезнеңчә, материя, пространство һәм хәрәкәт бер-берсенә бәйсез рәвештә яшәп киләләр… Димәк, геометрияне нигезләп бирү мәсьәләсендә дә төрле ысуллар яшәргә тиеш… Ә планеталар? Алар ни өчен тәртипсез рәвештә хәрәкәтләнмиләр, бәлки эллипслар буенча әйләнеп йөриләр?.. Башка җавапны тапсак, нәрсә дип әйтерсез?..

Күктәге ай шактый югары күтәрелде. Лобачевский төн уртасында гына йоклап китә алды.

Менә яңа көн туды, йокы аралаш озынборын безелдәве ниндидер матур бер көй булып яңгырады. Шул көйне сокланып тыңлый торгач, Николай тәмам уянып китте, күзен ачып җибәрде. Һәм шунда ук аның хәтеренә кичәге рәнҗетелүе, мәсхәрә ителүе килде. Ләкин ул инде хәзер нәрсә эшләргә белми торучы, көчсез һәм мескен бер кеше түгел, Анна өчен көрәшергә әзер торган батыр йөрәкле егет иде. Әйе, Анна әтисенә каршылык күрсәтә алмаса да, Николай тиз генә бирешмәячәк: сөйгәне өчен дә, үзе өчен дә көрәшәчәк!

Кинәт чүмәлә төбендә үлән кыштырдады. «Нәрсә булыр икән?» – дип кызыксынды Николай. Чүмәлә өстеннән шуып төште дә бер-ике адым атлады. Шулчак яшел кәлтә аңардан читкә атылды, бик тиз күздән югалды, аның артыннан тик үлән сабаклары чайкалып калды.

Николай моңа шаккатып карап торды.

– Үләннәр кыймылдавыннан чыгып, кәлтәнең хәрәкәтен билгеләргә мөмкин, – диде ул, уйланып. – Һавадагы тузан бөртекләренең уйнаклашуы да шундый ук бер күренеш тәшкил итмиме?

Юк-бар сорау түгел иде бу. Тик менә җепнең очын табуы кыен иде. Уйлый торгач, гүя аның күз алдында яшен яшьнәп һәммә нәрсәне яктыртты: кәлтә йөгергәндә селкенгән үлән сабаклары кебек үк, тузан бөртекләре дә һава кисәкчекләре хәрәкәте нәтиҗәсендә уйнаклашалар.

Шулай булырмы? Әйе, нәкъ шулай булырга тиеш. Бер дөрес юлга кергәч, ул инде хәзер, һичшиксез, хәрәкәтнең серенә төшенәчәк.

Николай мундирының йомарланган урыннарын аннан-моннан гына төзәткәләде, бармаклары белән чәчен тарады. Тик менә шпага тагып та, эшләпәсез көе шәһәр буйлап ничек кайтып җитәргә? Хәзергә дворниклардан башка кеше тормагандыр әле, җан-фәрманга йөгерергә кирәк!

Бакчада кошларның иртәнге концерты башланды. Сулавы рәхәт, атлавы җиңел иде.

Ә фикерләр Николай башыннан бер дә китеп тормыйлар. Кайда укыды соң әле ул һава турында? Ломоносовтамы, әллә инде Лукрецийдамы? Тизрәк ачыкларга, тизрәк табарга кирәк.

Арча кырында Лобачевский извозчикка утырды.

– Университетка! Тизрәк!

Кояш инде, шактый югары күтәрелеп, чиркәү манараларының гөмбәзләрен ялтырата башлады. Урамнарда сирәк-мирәк кешеләр күренде. Кәрзин тоткан асраулар базарга элдертәләр. Су ташучы агайлар исә, буш мичкәләрен шалтыр-шолтыр китереп, елга буена ашыга. Пекарнялардан кайнар ипи исләре чыгып борынны кытыклады.

Тенишев йортына җиткәч, Николай извозчиктан төште дә ишегалды буйлап, сәрви куакларына яшеренә-яшеренә, үзләре яши торган бүлмә тәрәзәсенә килде. Менә бәхет – тәрәзә ачык булып чыкты. Бер минуттан ул инде бүлмә эчендә иде. Иптәшләре һәммәсе йоклыйлар, энесе Алексей гына уяу килеш ята иде.

– Төне буе күземә йокы кермәде, – диде ул абыйсына һәм шунда ук кроватена торып утырды. – Кая югалдың син болай? Симонов күпме эзләде, миннән сорады! Чәчеңә каян салам ябышкан?

Николай, «тавышланма» дигәнне аңлатып, бармагын иреннәре янына китерде.

– Башка вакыт сөйләрмен. Хәзер комачаулама.

Ул китаплар салынган сандыгына иелде, аны ачып, нәрсәдер эзләргә кереште. Ломоносовның күн белән тышланган әсәрләрен тартып чыгарды. Энесенең, кул селтәп, башыннан ук одеялга төренеп, арты белән борылып ятуын ул бөтенләй күрмәде – кровать кырыена утырып укый башлады.

– «Һаваның аерым атомнары, бер-берсенә якын килеп, без күреп өлгергәнче үзара бәрелешәләр, һәм алар бер-берсенә тигән чакны, икенче атомнар бер-берсеннән этешеп, якындагы атомнарга барып бәреләләр дә янә читкә атылалар; шулай итеп, үзара еш кына этешү нәтиҗәсендә…» Николай китаптан башын күтәрде һәм җөмләне үз сүзләре белән тәмамлады: «Шулай, һавадагы тузан бөртекләренә өзлексез рәвештә бәрелеп, аларны да төрле якка күченергә мәҗбүр итәләр. Һавадагы тузан бөртекләренең туктаусыз хәрәкәттә булуы әнә шуннан килә. Аллага сылтау – бик зур ахмаклык».

47Афанасий Стойкович Прага, Геттинген һәм Варшава университетлары гыйльми җәмгыятьләренең члены булып торган.