Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

– Ул Германиянең иң яңа философларыннан саналган Кантка каршы бик кискен сүзләр әйтә.

– «Кантка каршы», дисеңме? Пофессор Бартельс аның «Саф акылны тәнкыйтьләү» дигән хезмәтенә карата уңай фикер әйткән иде.

– Нәкъ үзе! Осиповский шул хезмәткә бәйләнгән дә инде.

Ләкин шулчак аларның сүзләре өзелде. Доктор Фуксны ияртеп, директор Яковкин атылып килеп керде. Йөзендә ясалма елмаю. Бусаганы атлауга, ул:

– Афәрин, афәрин! – дип үзенең соклануын белдерде. – Дуслыкны яратам мин. Авыруны иптәшләре ташламаганга мин бик канәгать.

Симонов аны күреп торып басты. Яковкин аңа, әйдә, утыра бир, дигән сыман итеп кул гына селтәде, һәм үзе дә кроватька килеп утырды. Лобачевскийга икенче кырыйга шуышырга туры килде.

– Дустым, сезнең организмыгыз йомшак, – дип акыл өйрәтергә кереште профессор-директор. – Организмыгызны төрле зарарлы нәрсәләрдән сакларга кирәк. Бөтенләй төсегез качкан бит! Шулчаклы ябыгырга ярыймыни?

Лобачевский:

– Директор әфәнде, мин… – дип сүзен башларга өлгермәде, Яковкин, шунда ук аны бүлдереп:

– Минем ишетүемә караганда, сез күп укыйсыз булса кирәк, – диде. – Авыру өчен китап дошман ул. Барыннан да бигрәк, китап уку белән артык мавыгып китеп, профессор Бартельс лекцияләренә йөри алмаячаксыз. Ә ул лекцияләрне калдырырга һич ярамый.

Николайның күзе дүрт булды. Нәрсә сөйли ул? Бартельс лекцияләренә йөрергә рөхсәт бирмәүче шул үзе түгелмени? Шуның аркасында бер ел әрәм китмәдемени?

Яковкинның очлы елтыр күзләре Николай күзләре белән очрашты, егетнең сүзсез сорауларыннан куркып читкә борылды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды.

– Сәламәтләнгәч тә һәммә лекцияләргә йөрергә тырышыгыз, – диде ул, урыныннан кузгалып. – Хөрмәтле профессорыбыз Бартельсның лекцияләрен бер дә калдырмагыз. Ә хәзер сәламәтлегегез турында кайгыртырга миңа сүз бирегез.

Николай, нәрсә дияргә белмичә, аптыраган кыяфәт белән «сүз бирәм» дип әйткәнен үзе дә сизми калды.

– Менә шулай кирәк тә. Хушыгыз! – диде Яковкин һәм, елмаеп кулын болгый-болгый, Фуксны ияртеп чыгып та китте.

Егетләр, бер-берсенә карашып, шаркылдап көлеп җибәрделәр.

– Тикмәгә йөрми бу, – диде Симонов, күзендәге яшьне сөртә-сөртә. – Ул явыз нинди генә этлек эшләгәндә дә җайлый белә…

Өч көннән соң Николай беренче мәртәбә Бартельс лекциясен тыңлады.

Профессор сферик астрономиядә һәм математик географиядә тригонометриянең катнашы турында сөйләде. Тригонометрик функцияләрнең төп үзенчәлекләрен геодезик һәм астрономик исәпләүдә куллануны аңлатты. Кечкенә вариацияләрне тикшерү өчен, дифференциаль исәпләүнең башлангыч элементларын телгә алды һәм логарифмик функцияләргә дә кагылды. Студентларга, шулай итеп, математиканың төрле тармаклары бергә тоташканлыгы, бербөтен булуы аңлашылды. Аудитория тып-тын иде.

Лобачевский профессорның һәр сүзен игътибар белән тыңлады. Бер ел буена Бартельс лекцияләренә йөрмичә, күпме нәрсәне белми мәхрүм калды бит!

– Барыбер куып җитәчәкмен! – диде ул, дәфтәренә профессор сөйләгәнне яза-яза.

Бартельс лекцияләрендә Николай эчке бәйләнешнең геометрия өчен генә түгел, гомумән математика өчен хас бернәрсә икәнлегенә төшенде. Бу бәйләнеш нәтиҗәсендә математиканың төрле өлкәләре үзара катнашып, аралашып бетәләр икән.

Әнә шул ачыш Бартельс лекцияләренә булган игътибарны көчәйтте. Ә киләчәктә, яңа геометрия ачканда, моның никадәр зур файдасы тиячәген Лобачевский, әлбәттә, алдан белә алмый иде.

Көннәр берсеннән-берсе тизрәк үттеләр. Николай хәтта яз җиткәнен дә сизми калды. Ул бөтен барлыгы белән югары математикага бирелде, теориягә торган саен эчкәрерәк керә барды. Бартельс лекцияләреннән тыш, моңа тагын икенче бер нәрсәнең дә тәэсире булды.

Лобачевский авырып алганнан соң күп тә үтмәде, кичке гыйбадәткә керер алдыннан, студентларны көтмәгәндә генә утырышлар залына җыеп алдылар. Алар кергәндә, профессорлар һәм укытучылар залда утыралар иде инде. Яковкин Петербургтан попечитель хәзрәтләреннән хат килгәнлеген игълан итте һәм тантаналы тавыш белән Румовский хатыннан шушы сүзләрне кычкырып укып чыкты:

«Студентлар һәм кандидатлар арасыннан математика, физика, философия фәннәре белән шөгыльләнергә хәзерләнүчеләрнең күбрәк булуын теләр идем…»

Кемдер Лобачевскийның кулын каты итеп кысты. Борылып караган иде – Симонов икән.

– Яковкин ни өчен синең сәламәтлегең турында кайгыртканны, Бартельс лекцияләренә йөрергә рөхсәт иткәнне сиздеңме инде? – диде ул, көлеп.

Лобачевский баш какты: ул моны төшенгән иде.

Ялагай профессор-директорның кыланышларын дуслар бик дөрес аңладылар – Румовскийдан хат килеп төшкәч, аның коты алынган иде.

– Шул әшәке студентны нигә математикадан җибәрдең, дип бәйләнәчәк карт. Медицинага авышты, дип, җитмәсә, тагын үзем үк хәбәр итеп торам бит. Ишәк түгел диген инде, ә!

Хатаны төзәтеп, эшне җайга салгач, хәзер инде борчылырга урын калмады. Киресенчә, «Лобачевскийны химиядән йолкып алып, математик фәннәргә кайтардым» дип хәбәр итәргә мөмкин…

Тиздән ул субинспектор Кондырев аша аеруча зур уңыш казанган студентлар турында советка рапорт бирдерде. Исемлектә Николай Лобачевский да бар иде. Кондырев гәрчә аңа карата үзенә чәнечкеле эпиграммалар чыгарган өчен күңелендә үч сакласа да, директорга каршы килә алмады һәм рапортка түбәндәгечә язарга мәҗбүр булды:

«Тулы бер елны исәпкә алып әйткәндә, иң яхшы тәртип үрнәкләре күрсәткән Николай Лобачевский, Доримедонт Самсонов, Алексей Пятов… начальствога хәбәр итәргә лаеклы дип табыла…»

Шуннан чыгып, совет үзенең карарында болай язды:

«Бу хакта протоколга теркәргә һәм, студентларны җыйнап, уңыш казанучыларны совет каршында телгә алырга, соңра бу хакта попечитель һәм кавалер галиҗәнапларына махсус рапорт җибәреп хәбәр итәргә».

Румовскийның шикләнүләрен бетерү өчен, Яковкин әле моның белән генә дә чикләнмәде, бәлки «тәртибе өчен бүләкләү рәвешендә» Николай Лобачевскийны камера студенты итеп билгеләтте; инструкция буенча, камера студенты йокы бүлмәләрендә иптәшләренең үзләрен ничек тотуларын һәм фән белән шөгыльләнүгә вакытны дөрес бүлү-бүлмәүләрен күзәтергә тиеш иде.

Ләкин Николай начальствога ярарга тырышмады. Иптәшләренә карата ул һаман турылыклы һәм эчкерсез мөгамәләдә калды. Аның каравы камера студенты дигән исем Николайга аена биш сум жалованье китерде. Зур байлык белән укымаучы Лобачевскийларга бу акча, әлбәттә, ярап куйды.

Рәсми карар булуга, Николай үзенең шатлыгын белдерү өчен әнисенә хат язарга утырды.

«Сөекле әнием, – дип язды ул. – Тиздән жалованье алачакмын. Ул акчаны ничек бүләрмен дигәндә, ике сумын сезгә җибәрермен, бер бик кирәкле китап, тагын кечкенә генә бүләк алырга уйлыйм… Кемгә икәнен сезгә әйтергә кыюлыгым җитми… Ләкин сез мине яхшы беләсез, начар юлга кереп китмәячәгемә ышанырсыз…»

Николай хатны читкә куеп уйга калды. Августның бер җылы айлы кичен хәтерләде. Студентлар, кичке аштан соң, университетның ишегалдына караган киң болдырына җыелдылар. Арада берсенең, Гроздовскийның, кулында кларнет чагылып китте. Ул бик матур итеп һәркемгә таныш халык көен уйнарга тотынды, иптәшләре Ибраһимов сүзләренә таныш җырны җырлап җибәрделәр:

 
Во поле берёзонька стояла,
Во поле берёзонька стояла.
Люли, люли, стояла,
Люли, люли, стояла…
 

Барысы да җырладылар. Университетның үз шагыйре Панаев, хыялга бирелергә яратучан егет, бераз уйланыбрак җырлады; Николай үз энесенең яңгыравык тавышын да башкалардан аерды.

Кинәт өске катта Яковкин квартирасының тәрәзәсе ачылды. Николай ирексездән башын күтәрде һәм ай яктысында директорның зур гәүдәсен күрде. Мөгаен, айлы матур кич һәм күмәк җыр хәтта аңа да тәэсир иткәндер. Шулвакыт Яковкин белән янәшә тагын ике кеше пәйда булды. Болары зифа буйлы кызлар иде. Алар түбән үк иелделәр һәм… студентлар хорына кушылып җырлый башладылар:

 
В чистом кудрява бушевала,
В тереме девица горевала.
Люли, люли, горевала,
Люли, люли, горевала…
 

Николай тәрәзәгә якынрак килде. Кызлар, җыр белән мавыгып китеп, аны күрмәделәр. Япь-яшь кызлар иде әле алар: Парашасы уналтыда, Аннасы унбиштә. Аларның хәтфә тавышлары Николайның күңелендә хорны күмеп китте һәм бу төнне тагын да тылсымлырак итте. Башка студентлар да, сихерләнеп, тәрәзәгә карап җырлый башладылар. Яковкинга бу хәл ошамады, һәм ул шартлатып тәрәзәсен ябып куйды. Николай бераз вакыт канәфер куагы күләгәсендә басып торды һәм сиздермичә генә капкадан чыкты. Урамда да әле ул хорның:

 
Люли, люли, горевала,
Люли, люли, горевала, –
 

дип җырлаганын ишетте. Ләкин кызларның йомшак тавышы булмагач, хорның аңа һич тә мәгънәсе калмады.

Йокыга талган шәһәр урамнары буйлап шактый йөреп, Николай торагына төн уртасында гына кайтты һәм ачык тәрәзәдән бүлмәгә керде.

Ә иртән уянгач, энесе Алексей:

– Тәрәзә сиңа үзе ачылып китте дисеңмени? Төн уртасына чаклы кайтмаячагыңны сиздем инде мин, – диде.

Николайга бу сәер тоелды, һәм ул:

– Нәрсәдән чыгып син алай уйладың әле? – дип сорады.

Энесе:

– Ике чибәрнең җырлавыннан тәэсирләнүеңне күрмәдеммени? – диде, көлемсерәп.

– Сөйләмә юкны, – дип, абый кеше аның сүзен өзде, тик үзенең кызаруын сизеп, бик нык гарьләнде. – Мин бит болай гына…

– Болай гына түгел дигән кеше юк бит әле сиңа, – дип, энесе һаман канга тоз салуын дәвам иттерде.

Абый кеше тизрәк сөлгене эләктерде дә юыну бүлмәсенә йөгерде. Үзе дә ныклап төшенеп җитмәгән тойгыларын Алексейның аңлавы аны шаккатырды.

…Чынлап та шулай икән шул. Менә хәзер, хат язып утырганда, ул моны икърар итәргә мәҗбүр булды. Әнисенә яза башлаган хатны язып бетермәвен күреп, авыр көрсенде. Каләме кулында булса да, күңеле үткәнгә кайтты…

Ә беркөнне ул зур бәхеткә иреште: аны кызларның икесе белән дә таныштырдылар. Хәзер инде ул аларны урамда күргән саен баш иеп исәнләшә. Кызлар да исәнләшәләр. Ә берсе, Анна исемлесе, кызарган да төсле тоела.

 

Ниһаять, ул Яковкин олы кызлары өчен өйләрендә яки дачада үткәрә торган кичәләргә катнашырга рөхсәт алды.

Аларга еш очрашырга мөмкинлек юк, ә инде җиткән кызлы өйгә һәрвакыт кереп йөрергә фәкать туган-тумачаның яки вәгъдәләшкән егетнең генә хакы бар иде. Ул аларга туган-тумача да, шулай ук… вәгъдәләшкән егет тә түгел. Фәкыйрь студент, разночинец башы белән Яковкиннан фатиха ала алмаячак. Тик инде Анна үзе…

Кинәт кабынып киткән бу сөю хисе һәммә нәрсәне үзгәртеп ташлады. Моңа кадәр Николай башы-аягы белән фәнгә чумган, бөтен буш вакытын шуңа багышлый иде. Ә менә беренче мәхәббәт хисе тугач, күңеленә рәхәт булып китте, куен дәфтәрендә математик формулалар белән янәшә… шигырьләр дә урын алды.

Бу турыда көн-төн уйларга мөмкин иде. Тик менә башлаган хатны бетерергә кирәк. Николай бөдрә чәчен сыйпап алды да яңадан каләменә тотынды: кайбер эшләрне эшләмичә калырга ярамый.

Әнисенә язып бетергәч, ул Корташевскийга яза башлады. Университет тормышындагы яңалыклар белән таныштырды. Воздвиженский урамда гимназия өчен төзелә торган йортның тиздән эше бетәчәген һәм шуннан соң университетның мөстәкыйль рәвештә яшәячәген белеп торуы Григорий Иванович өчен кызык түгелмени?

«Яңа билгеләнгән технология адъюнкты Фёдор Христианович Вуттиг безнең университет галимнәреннән беренче булып, андагы минераль байлыкларны һәм техника эшләрен өйрәнү максаты белән, җәй һәм көз айларын Уралда йөреп кайтты. Ул кайтканчы, 1809 елның 26 октябрендә химия классына нигез салучы кадерлебез Фёдор Леонтьевич Эвест вафат булды. Химиядән хәзергә лекция укучы юк, ә лаборатория әйберләрен вакытлыча миңа кабул итеп торырга куштылар», – дип язды Николай.

«Университетта типография ачылуы хакында Сезгә хәбәр иткән идем шикелле. Күптән түгел генә типографиянең беренче карлыгачы – адъюнкт Ибраһим Хәлфиннең «Татар теле әлифбасы һәм грамматикасы» дигән китабы чыкты. Беренче эш хакымнан ук шул китапны сатып алып, татар телен яхшылабрак өйрәнәчәкмен.

Тагын нинди яңалык бар икән? Беткәндер инде. Әйе, онытып җибәргәнмен: Яковкин әфәнде орден алуын, ягъни дүртенче дәрәҗә изге Владимир тәресе белән бүләкләнүен бик зур тантанага әйләндерде…»

Николайның кулына тоткан каләме һавада асылынып калды. Студентлар арасында телдән-телгә күчереп йөртелгән эпиграмма кинәт хәтеренә килеп төште:

 
Господи Иисусе Христе!
Спас ты вора на кресте.
Теперь тебе другое rope –
Спасти крест на воре.[43]
 

Юк, моны язарга ярамый. Гәрчә Яковкин шуннан башкага лаек булмаса да, Анна бар бит әле…

Эзләнүләр

1

Язгы кичләрнең берсендә Лобачевский дворянское собраниегә балга барырга чакыргач, Симонов гаҗәпкә калды.

Гаҗәпләнмәслек тә түгел: моңа кадәр Николайның андый җиргә аяк атлаганы юк, ул фәкать шәһәр читенә генә чыгып йөрергә гадәтләнгән иде. Бик сирәк очракларда гына дуслары белән студентлар кичәсенә яки танцыга керә торган иде.

Ә менә Анна белән танышу барын да үзгәртте. Ул, акча түләп, надзиратель Мейснер үткәргән танцы дәресләренә йөри башлады. Анда ул салмак менуэт белән катлаулы контрдансны тиз үзләштерде һәм җитез полька-кадрильне дә җиңел биергә өйрәнде. Баллар, маскарадлар күңелле бернәрсә булып тоела иде. Ә бүген ул балга Анна чакырганга бара.

Дворянское собрание Воскресенский урамында фабрикант Дрябловның ике катлы пулатына урнашкан. Кайчандыр ул йортка Екатерина Икенче туктаган булган һәм, Казан дворяннарының кабул итүеннән канәгатьлеген белдерү өчен, үзен Казанның беренче алпавыты дип атаган. Ташпулатның тәрәзәләреннән матур булып киң Идел һәм шәһәрнең түбәнгә җәелгән бистәсе күренә.

Арыслан башына охшатып эшләнгән җиз ишек тоткасына Николай зур дулкынлану белән тотынды. Егетләр киң һәм иркен вестибюльгә керделәр. Түшәмгә балавыз шәмнәр куелган авыр люстра асылган. Чишенү бүлмәсендә алар Владимир Панаевны очраттылар. Теге чакта Лобачевский белән Аксаков арасында низаг килеп чыгуга сәбәпче Александрның энесе иде ул. Студент Владимир Панаев Яковкинның олы кызына гашыйк.

– Николай! – дип куйды ул чәчен рәтләп торган җирдән, көзгедә иптәшләрен күреп. – Синең монда килүеңне ничек аңларга? Әллә бүген кояш икенче яктан чыктымы?

– Нинди генә кояш чыкты әле! – диде Симонов, күз кысып, һәм, аларның икесен дә култыклап, киң баскычтан икенче катка алып менеп китте. Баскычның буеннан-буена диярлек кызларын көтеп торучы егетләр тезелгән. Кайсының өстендә фрак, ә кайсылары офицер мундиры кигән.

Иркен зур залда инде пар-пар булып контрданс биергә тезелә башладылар. Ялтыравык төймәле карасу зәңгәр мундирлар кигән, кара муар тасма белән шпагалар таккан өч студент килеп керүгә, кызларның күзе шул якка юнәлде. Николай үзенең ябык төз гәүдәсе һәм куе бөдрә чәче белән иптәшләреннән аерылып тора иде.

Анна күренмәде. Тиздән апасы белән алар да килеп җиттеләр. Мондый җиргә үзләре генә йөрергә ярамаганлыктан, әдәп саклау йөзеннән, бер туталарын да ияртеп килгәннәр. Алар артыннан ук диярлек субинспектор Кондырев керде. Аннаның сул кулында үзе бүләк итеп биргән җилпәзәне күреп, Николайның йөзенә елмаю чыкты. Ә кыз исә, Лобачевскийны күргәч, кызарынып, аска карады.

Нәкъ шул минутта скрипкалар чыңлап куйды да, контрданс башланып китте. Владимир мәгънәле итеп Николайга күз кысты, һәм алар, бер-берсен аңлап, кызларга табан юнәлделәр. Анна кулындагы җилпәзә дерелдәп куйган сыман булды. Биючеләргә мәһабәт ике пар килеп кушылды.

Кинәт Пётр Кондырев профессор-директорның кызлары студентлар белән биегәнне күреп алды. Ә инде Лобачевскийны таныгач, бөтенләй кәефе кырылды. «Ничек итеп оялмыйча директор кызы белән биергә кирәк! Җитмәсә бит әле, аның, субинспектор Кондыревның, күз алдында!..»

Ул озак уйлап тормады, балны ташлап, университетка чапты. Яковкинның кабинетында ут күренде, һәм ул, икенче катка менеп, курка-курка гына ишек шакыды.

– Илья Фёдорович, гафу итегез…

– Килдегезме, бик шәп! – диде Яковкин, ярдәмчесенең сүзен бүлеп. – Менә мин полицмейстер Симонов әфәндегә хат яздым. Ничек чыкты икән, укыгыз әле.

Кондырев гаҗәпләнеп хатны алды, яктыга килде һәм укырга кереште.

– «Хөрмәтле әфәндем Григорий Егорович!

Кичә, 1810 елның 22 апрелендә, Казан университетында укучы бертуган Лобачевскийлар – аларның олысына, ягъни Николайга, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, докторлар аеруча саф һавада йөрергә тәкъдим итәләр – башта Неялов паркында йөреп, Болхов паркы аша урамга чыгарга теләгәннәр. Ләкин ниндидер чит кешеләр, Болхов паркында йөрү тыела дип, аларга килеп бәйләнгәннәр. Үзләрен сторож дип атаучы ул кешеләр нахакка Лобачевскийларга карата тупас мөгамәлә кылганнар, ягъни аларның студент икәнлекләрен белә торып, башта Сез галиҗәнап каршына, соңра полициягә барырга мәҗбүр иткәннәр. Студентларның берсе дә беркемгә бернинди начарлык эшләмәгән, шулай булуга карамастан, аларны полициягә илткәннәр…»

Укый-укый субинспектор зәһәреннән буыла башлады. Шул әдәп белмәүче малайны акылга утыртырга торганда, директор, үч иткәндәй, аны яклап хатлар яза. Нәрсәдән булыр икән бу? Анна сүзе белән йөрмидер бит?

Аның уйларын Яковкин бүлде:

– Укыгыз!

Субинспектор укуын дәвам итте:

– «Студентларга карата мондый тупас мөгамәлә күрсәтү падишаһ хәзрәтләре тарафыннан грамота вә устав илә Казан университетына бирелгән хокукларга каршы килү була…»

Яковкин, ярдәмчесе хатны укып бетергәч, аңа:

– Иртәгә иртүк полицмейстерның үз кулына тапшырырсыз, – диде. – Ә хәзер китәргә мөмкин… Туктагыз, миңа нәрсәдер әйтергә теләгән идегез түгелме?

Кондырев ничек итеп сүз башларга белмәде.

– Студент Лобачевский пансионнан китеп йөрергә сездән рөхсәт алдымы? – диде ул. – Моннан ярты сәгать элек мин аны дворянское собраниедә күрдем…

– Һм… Миңа кергән иде шикелле, – диде Яковкин, турыдан-туры җавап бирергә теләмичә.

Субинспектор бөтенләй югалып калды. Иңнәрен эчкә тартып, сүзне ничек итеп икенче нәрсәгә күчерергә белмичә, бер урында басып торды. Сүз таба алмагач, башын иеп саубуллашты да чыгып китте.

Яковкин, чиста кәгазь алып, попечительгә хат яза башлады.

«Совет һәм университет эшләре бүгенге көнгәчә, Ходайга шөкер, яхшы бара, иминлек хөкем сөрә».

Имтиханнар алдыннан урнашкан тынлык, чыннан да, профессор-директорны сөендерә иде, һәм ул, язуын бүлеп, карага буялган кулы белән чукынып алды. Аннары язуын дәвам итте:

«Астрономия профессоры Литтров әфәнде исән-имин Казанга килеп җитте. Мин аны вакытлыча Великопольский йортына урнаштырдым. Аның үтенечен искә алып, өч укучы билгеләдем: Лобачевскийны, Линдегренны һәм Симоновны. Аннан тыш, ул тагын кайбер инструментлар сатып алу мәсьәләсен Сез галиҗәнап каршында кузгатырга дигән иде»…

Яковкинның каләме әле шуннан соң да озак кыштырдады. Урынында ныгып калу өчен, директор ялган вәгъдәләр бирүдән тартынмады. Ниһаять, эшеннән канәгатьләнеп, кабинет ишеген бикләде дә, студентларның йокы бүлмәләренә күз салу теләге белән, коридор буйлап китте.

Кондырев дөрес әләкләгән: Николай Лобачевскийның кровате буш иде. Директор, башын чайкап, ишеккә юнәлгәндә, коридордан аяк тавышлары ишетеп алды. Шәмен кулы белән ышыклап, читкәрәк китеп басты.

Кичәнең тәэсиреннән сихерләнгән Николай сагаюдан һәм аны-моны уйлаудан ерак иде. Балга барырга Анна чакырды. Ул аның белән бик озак биеде. Югары катлау гадәтләре рөхсәт иткәнгә караганда артыграк биеде. Алар сөйләшә-сөйләшә биеделәр. Тик нәрсә турында сөйләшкәннәрен генә Николай хәтерләми. Хәер, моның әһәмияте дә юк. Сүз белән әйтеп бирә алмаганын ул мөлаем күз карашы белән аңлатты.

Йокы бүлмәсенә кергәч, Николай туктап калды. Шәм директорның тар маңгаен һәм юка иренен яктырта иде. Тик бу юлы хәтта шул юка иреннәр дә гадәттә булмаганча елмаеп куйдылар.

– Ай-яй, – диде Яковкин, башын чайкап. – Озак йөрисез, егеткәй, озак. Әйдәгез әле минем белән! – Киң коридорга чыккач, ул шәмне каплап торган кулын алды. Шәм үзенең тигез тонык яктысын һәр якка тигез сибә башлады. Николайның киң маңгаен, нечкә төз борынын, гаҗәпләнүдән киң булып ачылган шатлыклы күзләрен яктыртты.

«Матур бит, җен алгыры! – дип уйлады Яковкин ирексездән. – Акыл ягы да бар. Чыгышы белән разночинец та булмаса…»

– Күптән очрашырга туры килгәне юк, – дип, Яковкин үзенең татлы теле белән сүз башлады. – Камера студенты итеп билгеләгәннән бирле миңа бер мәртәбә дә, устав кушканча, донесение керткәнегез юк. Ләкин хәзер сүз ул хакта түгел. Менә сез үзегез тәртип бозасыз: начальство рөхсәтеннән башка балга йөрисез. Мин сезгә рөхсәт бирмәс идеммени?

Николай мондый мөгамәләдән югалып калды. Моның дус булып кылануы астында нәрсә ята икән? Бу сагаюны Яковкин да сизде. Аның иреннәре бер-берсенә ябышып куйды. Ләкин шунда ук аның йөзенә кабат елмаю чыкты. Яковкин шелтә катыш үпкә белән сүзен дәвам иттерде:

– Үзегез белмисез дә бит, ә мин һәрвакыт сезнең язмышыгыз турында кайгыртам. Мин сезне, Симоновны һәм Линдегренны астрономия күзәтүләре алып бару өчен профессор Литтровка[44] беркеттем.

Николай өчен бу яңалык иде, әлбәттә.

– Профессор Литтровка?! – дип сорады ул, шунда ук җанланып китеп.

Лобачевскийның бу чаклы дәртләнүен күреп, директор бер-ике адым артка чикте.

– Хәзер кайда соң ул, профессор Литтров?

Студентны таң калдыруына шатланып, Яковкин эре генә итеп:

– Литтров әфәнде Казанга килде инде, – дип җавап кайтарды. – Аның белән очрашу өчен иртәгә кичке алтыда обсерваториягә рәхим итегез. Ә хәзер… – Яковкин бүлмә ишегенә ымлады. – Мондый шаяруларыгызны кабатламассыз дип ышанам.

– Ярар, директор әфәнде, – диде Николай, әсәрләнеп. – Сезгә бик зур рәхмәт. Китәргә рөхсәтме?

– Әйе, әйе! – диде Яковкин ягымлы тавыш белән, һәм үзе дә борылып китеп барды.

 

Аның кулындагы шәм, коридорны яктыртып бераз баргач, борылышта күмелде. Николай исә, әле генә ишеткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, баскан урыныннан китә алмый озак торды. Бер көн эчендә шулчаклы бәхет ишелеп төшәр икән!..

Яковкин исә, квартирасына кергәч, үз-үзеннән канәгать бер кыяфәттә, кан тамырлары беленеп торган каты кулларын угалап алды…

Икенче көнне, билгеләнгән сәгатьне түземсезлек белән көтеп алып, Николай гимназия өчен салынган яңа бинага юнәлде. Обсерватория шунда урнашкан иде.

Воскресенский урамыннан ул Гостиный дворга чаклы барды да тар гына бормалы тыкрыктан уңга кереп китте. Воздвиженский[45] урамындагы ике катлы ак йортны ул ерактан ук күреп алды, йортның авыр колонналары өстендә матурлап бизәп эшләнгән балкон, ә түбәсендә манара сыман пыялалы гөмбәз. Әнә шул гөмбәзне Яковкин обсерватория дип атый.

Йөрәге бик ашкынса да, Николай гимназиягә акрын атлап килеп керде, икенче каттагы залга менде.

Залда аны озын буйлы, бөкресе чыга төшеп торган карт сторож туктатты:

– Сезгә кем кирәк? – дип сорады.

– Профессор Литтров кирәк иде!

– Менә бу ишектән кереп, өскә менегез, – диде сторож. – Серваторий шунда булыр.

Бормалы текә баскычтан капшана-капшана менәргә туры килде. Караңгыда Николай ниндидер ишеккә килеп төртелде. Ишекне ачып җибәрсә – түгәрәк зур бүлмә, һәр ягында тәрәзә. Бүлмә уртасында иске постау япкан озын өстәл. Өстәл өстендә кургаштан коелган кара савыты, ерактан карар өчен ике бакыр труба һәм тагын түгәрәкнең чиреген тәшкил иткән ниндидер астрономик инструмент. Алар янында матур итеп очланган каурый каләмнәр, бер өем кәгазь һәм китаплар. Өстәл тирәли бер рәт урындыклар тезелгән. Читтәрәк агач өчаяк өстенә көйләнгән аршын ярым озынлыгындагы зур труба да бар икән.

Өстәлнең аргы башында җәелеп кенә профессор Бартельс утыра. Аның кәефе яхшы иде.

Профессорның уң ягында, гөмбәзнең ачык күзе янында ук, урындык аркасына таянып, муенын алга сузып, егерме биш яшьләрдәге, зур буйлы, киң җилкәле, куе кызгылт чәчле, төскә-биткә әллә ни матур булмаган бер егет тора. Өстендә шактый таушалган панталон һәм катып беткән сюртук. Бу математикадан яңа билгеләнгән магистр Григорий Борисович Никольский иде.

Стена буендагы артсыз урындыкларда Иван Симонов һәм Осип Линдегрен утыра. Студентлар да, магистр да Бартельсның сөйләгәнен игътибар белән тыңлыйлар. Профессор һаман әле рус телен өйрәнергә теләми һәм менә хәзер, Литтров килгәнче, Лапласның «Галәмне тәфсилләп аңлату» исемле хезмәте турында немецча әңгәмә алып бара иде.

Профессорга һәм магистрга баш иеп, дусларына күз кысып алгач, Николай өстәл янына барып утырды.

Бартельс ашыкмыйча гына сөйләвен дәвам итте:

– Шулай ук философ Иммануил Кантның «Гомуми табигать тарихы һәм күк теориясе» дигән хезмәте космогониядә[46] шактый зур яңалык булды. Философ үзенең ул хезмәтендә мин сезгә әле хәзер генә сөйләгән мәшһүр космогоник гипотезаны күтәреп чыкты. Ул галимне хаклы рәвештә чорыбызның иң зур фикер иясе дип саныйлар…

– Гафу итегез, һерр профессор, – дип кинәт сүзгә Симонов катнашты, – ләкин, минемчә, «Гомуми табигать тарихы» н иҗат иткән философ зур акыл иясе булудан тукталды шикелле. Чөнки акыллы кеше «Саф акылны тәнкыйтьләү» кебек нәрсә язмас иде.

Бартельсның гаҗәпләнүдән кашлары өскә сикереп куйды. Ул, кабаланмыйча гына:

– Сез моны ничек аңлыйсыз соң? – дип сорады.

– Мин студент фикеренә кушылмыйм, – диде Никольский, арага төшеп. – Кант чаклы Кантка тел тидерергә беркемнең дә хакы юк.

– Кем соң ул Кант?! – дип, кызып китеп, русчалатып җавап бирде Симонов аңа. Русча ул «о» авазын бераз суза төшеп сөйли иде. – Аның бөтен философиясе үзе язган саф акыл галәмәте. Шуннан артык берни түгел! – диде һәм, немецчага күчеп, Бартельска мөрәҗәгать итте: – Һерр профессор, Кант бит пространствоның безгә бәйсез рәвештә яшәвен бөтенләй инкяр итә, ул бит аны акыл тарафыннан иҗат ителгән дип таба.

– Бик дөрес, – диде профессор тыныч кына. – Ә сез шуның белән килешмисезме?

– Алай дип әйтү котылгысыз рәвештә дөньяны, дөньядагы әйберләрне, күренешләрне инкяр итүгә китерә бит.

– Сез шулай дисезме?

– Мин әйтмим аны, рус математигы Осиповский әйтә.

– Аның белән генә чикләнми әле, – дип, Лобачевский да бәхәскә катнашты. – Кант әйткәнчә, пространство төшенчәсен акыл уйлап чыгарган булса, ул чакта геометрик пространство да тышкы дөньяның чагылышы була алмый. Ахмак фикер бит бу!

– Егетләр, юкка бәхәсләшәсез, профессор бик дөрес әйтә, – дип, магистр янә арага төште һәм профессор ягына баш иде.

Ә профессор үз фикерен әйтергә ашыкмый, ул бик зур кызыксыну белән яшьләр сөйләгәнне тыңлап утыра иде.

– Сез геометрия фәненең үзенчәлекле фән булуын, тәҗрибә нәтиҗәсендә үсмәгәнлеген төшенеп җитмисез, – диде Никольский Лобачевскийга. – Әйе, математик һәм геометрик корылмалар, саф акыл продукты буларак, тышкы дөньяга бәйләнешсез рәвештә яшәп киләләр. Шуңа күрә дә шул бөек Платон, математиканы өйрәнү кеше акылын материаль дөньядан аера һәм идеаль булган нәрсәне аңлау дәрәҗәсенә китерә, дип өйрәткән.

Никольский профессор ягына тагын бер мәртәбә күз төшереп алды һәм, профессор белән икесе бер карашта дип белеп, тантаналы рәвештә сүзен тәмамлады:

– Бу фикерне раслау өчен шуны әйтү дә җитә: матди дөнья кинәт кенә юкка чыкса да, математик үзенең фәнен үстерүне дәвам итә алачак.

Моңа кадәр аның сөйләгәнен тыныч кына тыңлап утыручы Лобачевский түзмәде:

– Табигать булмаса, геометрия булыр идемени?! – дип, Никольскийга текәлде.

Магистр нәрсә әйтергә дә белмәде. Аның бәхетенә каршы, нәкъ шул чакны ишек ачылып китте, һәм бусагада шәм тоткан озын сторож күренде. Бүлмәгә кергәч, ул читкә тайпылды, артыннан кереп килүче утыз яшьләрдәге, шактый юан гәүдәле, пөхтә итеп киенгән бер кешегә юл бирде.

Кунакны аягүрә басып каршыладылар.

– Хәерле кич, әфәнделәр! – диде кунак һәм баш иеп исәнләште.

Николай аны шунда ук танып алды. Бу мәшһүр академик-астроном Вишневский иде. Авылларның географик координаталарын билгеләү максаты белән Россия буйлап сәяхәт итеп йөри. Бүген университетка килеп, дәресләргә дә кереп утырды һәм Лобачевскийны бик мактады. Чөнки Николай авыр һәм катлаулы мәсьәләне тиз генә чишеп ташлады…

Академик бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты һәм, Николайны күргәч, ягымлы итеп елмаеп куйды.

«Таныды бит!» – дип уйлады Николай, һәм аның бит алмалары кызарып китте.

Шулвакыт бүлмәгә тиз-тиз атлап Яковкин, аның белән бергә чандыр гәүдәле, кырыс кыяфәтле, куе бакенбардлы, өстенә фрак кигән бер әфәнде килеп керде. Аны күргәч, егетләр бер-берсенә карашып алдылар: көн аяз булуга карамастан, ул кеше кулына зур гына зонтик тоткан иде. Аның соры күзләре тыныч һәм игътибар белән карыйлар. Сулына караганда текәрәк күренгән уң кашы аның кыяфәтенә уйчанлык бирә. Бу шул яңа билгеләнгән профессор Литтров үзе булып чыкты.

Яковкин астрономны яшьләр белән таныштырырга кереште:

– Сәләтле математик магистр Никольский, – диде һәм үрә каткан студентлар ягына кулын җәеп күрсәтте: – Болары киләчәктә сезнең ярдәмчеләрегез, астроном булачак егетләр: Николай Лобачевский, Иван Симонов, Осип Линдегрен.

– Бик шатмын, – диде Литтров, башын ия-ия. Ул русча бик үк чиста сөйләшә алмый иде.

Астрономия өйрәнү өчен билгеләнгән бүлмәне профессор Литтровның игътибар белән караштыруын сизгәч, Яковкин төшендереп бирергә ашыкты:

– Обсерваториябез тәрәзәләре ачылмалы итеп эшләнгән…

Бүлдермәсеннәр, тизрәк әйтеп калыйм дигән кебек, ул йотлыгып-йотлыгып сөйләде:

– Күргәнегезчә, обсерваториянең эчке ягы юка тактадан корылган һәм шул сәбәпле мич чыгарта алмадык, ләкин аның каравы биредә күк гөмбәзе сурәтен төшерергә мөмкин булачак. Ләкин анысы инде бездән түгел, бәлки…

Аның нәрсә сөйләгәнен аңлый алмыйча аптыраган академик Вишневский көтмәгәндә бүлдерде:

– Петербургтан киткәндә, попечитель әфәнде яшен кайтаргычын искә алган иде. Бу хакта сезгә махсус хат язып, сызымнар да җибәргән булса кирәк. Ләкин нигәдер ул яшен кайтаргычыгыз күренми…

– Әйе шул, попечитель галиҗәнапларыннан миңа шундый әмер килде. Тик без аны эшләргә соңга калдык, төзелеш бетеп килә иде, – дип, Яковкин туры җаваптан качты. – Хәзер инде, Аллага тапшырып, гадәттәге саклану чараларын кулланырга гына кала.

Астроном мондый җавапка шаккатты, иңнәрен җыерып куйды.

Тагын бераз сөйләштеләр дә, профессор-директор академикны түбәнгә алып төшеп китте. Аларга Бартельс һәм Никольский да иярде.

Укучылары белән ялгызы калгач, Литтров кулы белән өстәл янындагы урындыкларга күрсәтте, һәм үзе дә утырды. Ул кереш сүзләр сөйләп тормады, астрономиянең тарихы белән таныштырырга кереште. Моңа кадәр катлаулы һәм чуалчык булып күренгән дөнья төзелешен гади генә итеп төшендереп бирде. Һәрнәрсә ачыкланды, һәрнәрсә үзенең исемен һәм урынын алды.

«Табигать күренешләренең серен өйрәнеп белү буш хыял гына түгел икән, фән аңа ирешә алачак икән, – дип уйлады Лобачевский, профессор сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый. – Килер вакыт, фән кешеләрне күк могҗизаларыннан курыкмаска өйрәтер. Мондый максатка гомереңне багышласаң да кызганыч түгел».

Студентлар профессор сөйләгәнне онытылып тыңладылар. Алар сторож яндырып чыккан шәмнәрнең вакыт-вакыт чытырдап куйганын да ишетмәделәр, төн якынлашканны да күрмәделәр. Тик инде күк йөзендә йолдызлар калыккач кына, профессор сөйләүдән туктамакчы булды һәм:

– Безнең беренче әңгәмәбезне Лаплас сүзләре белән тәмамлау урынлы булыр кебек тоела. Ул үзенең «Галәмне тәфсилләп аңлату» исемле хезмәтендә болай дип яза, – диде һәм шунда ук кирәкле битне табып, тантаналы төстә укып та җибәрде: – «Фәндә уңыш казану өчен, философның, бердән, чикләнмәгән хыял иясе булуы, икенчедән, кыю рәвештә фикер йөртүе, күзәтү һәм тәҗрибәне җентекләп үткәрүе зарур…»

43Тәредәге каракныКоткаргансың, тәңрем!Хәзер инде коткар синКарактагы тәрене.(Шагыйрь Нигъмәт Ибраһимов язган эпиграмма. – Җ. Т.)
44Иосиф Литтров егерме биш яшендә Краков университетында (кайчандыр Коперник укыган Ягеллон академиясендә) конкурс буенча астрономия һәм югары математика кафедрасын ала. 1803 елдан башлап Венада яши. 1809 елның язында Наполеон армиясе Вена шәһәренә керә, һәм обсерваторияне дары магазинына әйләндерәләр. Моңа хәтере калган Литтров Россиягә хезмәт итәргә теләген белдерә. Попечитель Румовскийга ул: «Башка дәүләтләрдә фәнгә салкын карыйлар, ә Россиядә фәнне хөрмәт итәләр», – дип яза.
45Хәзерге Карл Маркс урамы.
46Космогония – күк җисемнәренең килеп чыгышын һәм үсешен өйрәнә торган фән.