Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Казан университетына ясалган беренче ревизия әнә шулай тәмамланды һәм тиздән Яковкинга дүртенче дәрәҗә Владимир ордены китерде. Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк: ревизия нәтиҗәләре карт Румовскийны канәгатьләндерә алмады. Ул Данауров язган мактау сүзләрен укыганда, озак итеп башын чайкап торды. Укып бетергәч, уйланып утырды һәм серле итеп әйтте:

– Томанлы бу. Киләчәк нәрсә күрсәтер…

4

Университет ачылуга дүрт ел тулу көненә багышланган тантаналы акттан качып, Николай үзе яши торган бүлмәгә төште һәм, парад формасын салмыйча, хәтта шпагасын да ычкындырмыйча, кроватена ауды. Ак перчатка кигән кулларын баш астына салып, тирән уйга чумды. Бүлмә буш, иптәшләре һәммәсе югары катта җыелышлар залында. Тынып калган гимназия бинасында кинәт Яковкинның шат тавышы яңгырап ишетелде:

– Әфәнделәр! Әфәнделәр!..

Николайның иптәшләре, адъюнктлар, профессорлар – һәммәсе анда… Ни өчен ул анда түгел?.. Ни өчен?..

Нәкъ ике ел элек, 14 февральдә, ул студент исеменә лаек табылды һәм шпага алды. Ә нәрсәгә иреште? Ни математик чыкмады аңардан, ни химик… Иптәшләреннән артта калды: әнә Дмитрий Перевощиков, университетны тәмамлап, Сембер гимназиясендә укыта; Василий Перевощиков магистр дәрәҗәсен алачак һәм студентларга лекция укыячак. Дөрес, Николайга караганда алар ике-өч яшь олырак та бит, ә яшьтәше Александр Княжевичны кая куясың? Ул да бит әнә бүген магистрлыкка кандидат дигән исемне алды. Ә Николай?..

Лобачевский ялт итеп кроватена торып утырды. Аның башында ике төрле фикер тарткалаша иде.

«Корташевский киткәннән бирле синең математикадан бер генә лекциягә дә кергәнең булмады, – диде беренчесе. – Яковкин сине Бартельс лекцияләренә йөрергә язмасын да ди, ә шуңа ирешү өчен син үзең нәрсә эшләдең? Бартельсның күзенә күренергә оялыр идең! Бик тиз бирештең син!»

«Бирешми торсын әле! – диде икенчесе. – Геометриянең нигезендә ни өчен Евклид постулатлары һәм аксиомалары ятканын уйлап баш ваттым мин».

«Баш ватудан узмадың шул…»

Югарыдан, залдан, музыка уйнаганнары ишетелде. Николай сикереп торды һәм бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Әйе, бер елдан артык вакыт инде аксиомалар турында фикер йөрткән саен, ул нәкъ әнә шул мәсьәләгә җитеп туктала, сихерләнгән кебек, шуннан уза алмый…

«Вакыт үтә бит, – диде теге бәйләнчек уй. – Бүгеннән башлап син инде өченче курс студенты. Тагын бер елдан тәмамлыйсың. Аннары нәрсә эшләргә уйлыйсың? Үзалдыңа куйган максатка ирешергә көчең җитәрме? Бер урында таптанмыйсыңмы? Күпме вакытны әрәм иттең бит! Ә нәрсә кырдың?..»

Николай, тәрәзә янына барып, пыялага маңгаен терәде. Бераз җиңелрәк булып китте.

– Үзем гаепле: үз көчемә артыграк ышандым. Университетта беркемнән киңәш тә, ярдәм дә сорамадым. Ә бит дусларча сөйләшсәң, бер-береңне аңласаң, бәлки, болай килеп чыкмаган булыр иде… Төзәтеп җибәргән булырлар иде…

Николай тәрәзә пыяласыннан маңгаен алды. Пыяла аның тирән күңел газабы кичергән йөзен көзге шикелле чагылдырды. Кинәт, сискәнеп, артка чигенде. Өстән яңгырап ишетелгән музыка тавышына бүтән колак салмыйча, ул бүлмә буйлап йөренә башлады.

– Җисемнәрнең бер-берсенә орынып торуыннан чыгып, башлангыч төшенчәләрне билгеләү дөрес булырмы икән? – дип, үзалдына сөйләнеп фикер йөртте ул. – Ичмасам, бер математик шул фикергә кушылырмы? Григорий Ивановичка ул турыда язган идем – җавап юк. Авырыймы, әллә күңелемне төшерергә теләмиме?

Шул чакны шыгырдап ишек ачылды, һәм бусагада сторож карт күренде.

– Лобачевский әфәнде, сезгә посылка белән хат бар, почтальон китергән.

– Хат? – дип, Николай кабатлап сорады, аның тавышы калтырап куйды. Һәм ул, сторожның җавап биргәнен дә көтмичә, коридорга атылып чыкты.

– Яшьләр безнең кебек атламый шул! Күр, ничек йөгерә! – диде карт, аңа сокланып.

Лобачевский хатны һәм посылканы алганга тиз-тиз генә кул куйды да, почтальонның учына карап тормыйча гына, бер көмеш акча төртте. Хат Григорий Ивановичтан иде.

Нәрсә икән бу хатта: шатлыкмы, әллә кайгымы? Коридорда ук егет калтыраган куллары белән конвертны ачты һәм ашыгып бүлмәгә кереп укый башлады.

«Хатыгызга шулчаклы озак вакыт җавап язмый торуыма гаҗәпләнмәгез: чит илдә командировкада идем, әле шушы көннәрдә генә исән-сау Петербургка әйләнеп кайттым…» – дип яза Корташевский.

Николай хатның кереш өлешен күз йөгертеп кенә укып чыкты; әмма ары киткән саен, ныграк уйланырга мәҗбүр булды.

«Үзалдына ачык максат куеп, шул максатка ирешү өчен зур тырышлык күрсәткән, үз юлындагы барлык киртәләрне җиңә алган кеше генә көчле ихтыяр иясе дип санала. Бу сыйфатлар билгеле бер күләмдә, әлбәттә, һәркемдә диярлек бар, тик алар бик ерак яшеренгән булалар. Әнә шул сыйфатларны үстерергә кирәк… Үз-үзеңә һәрвакыт ышанырга, тик масаймаска гына кирәк…» – дип яза Григорий Иванович.

Укытучысының бу сүзләре Николайны борчуга салды. Чөнки еллар буе дус булгач, ул инде аның тикмәгә алай әйтмәгәнен сизеп алды.

«Геометрияне нокта, сызык һәм яссылыктан башламыйча, киресенчә, конкрет җисемнәрдән башлап җибәрергә кирәк, дип дөрес әйтәсез. Әмма алгы планга аларның «орынуын» куйганда, сез геометриянең беренче чиратта ераклыкны үлчәү фәне икәнлеген хәтердән чыгаргансыз.

«Нигезләр» не аеруча абстракт итеп, пространстводагы реаль формалардан ни ераклаштырган һәм фәкать формаль рәвештә логик фикерләүгә нәрсә китергән соң? Беренче чиратта фән буларак геометрия алдына куелган максатны һәм бурычны Евклидның күрсәтмәве китергән».

– Ә мин моны ничек хәтердән чыгардым икән? – дип куйды Николай, хат укуын бүлеп. – Геометрия белән кызыксынуым да бит җир үлчәү аркасында булды.

Бераз тынычланып, укуын дәвам итте.

«Табигатьтә һәр җисемнең, ком бөртегеме ул, әллә кояшмы, өч төрле юнәлешкә – озынлыкка, киңлеккә һәм биеклеккә сузылышы бар… Бер юнәлештәге сузылышны – сызык, ике юнәлештәге сузылышны – яссылык, ә өч юнәлештәгесен геометрик җисем дип атыйбыз.

Шулай итеп, өч төрле юнәлеше булган сузылыштан чыгып, без геометриянең барлык тәүге төшенчәләрен табабыз: геометрик җисем, яссылык, сызык һәм нокта. Соңгысын, ягъни ноктаны, бер юнәлештә дә сузылышы булмаган урын дип билгелибез.

Дустым, Сезгә мин чын күңелдән язам, киләчәктә дә шулай ук язачакмын, шуңа күрә турысын әйткәнгә үпкәләмәгез. Кызганычка каршы, үзем турында геометрия белән шөгыльләнәм дип яза алмыйм. Департаменттагы бетмәс-төкәнмәс чиновниклык эшләре ул шөгыльне туктатып торырга мәҗбүр итте. Безнең өчен уртак фән бик күп кыенлыкларны яшереп саклаган, аларны башта сизү мөмкин булмаган. Хәзер Сез үзегез дә күргәнсездер, табигатьтәге башлангыч хакыйкатькә якынлашкан саен, ул кыенлыклар үскәннән-үсә бара. Хәер, бүредән курыккан – урманга бармый, диләр. Ә бит Казанда бик оста аучы бар: атаклы Гауссның укытучысы Бартельс.

Сезне университетта укуыгызның өченче елы башланып китүе белән тәбриклим һәм шул уңай белән Радищев әсәрләренең беренче ике томын җибәрәм, аларны миңа хәзер генә Мәскәүдән алып кайттылар».

Николай шул сүзләрне укыгач кына посылканы исенә төшерде. Төргәкне чишеп, китапларны алды. Беренче томның титул битендә тигез матур хәрефләр белән түбәндәге сүзләр язылган иде:

«Өченче курс студенты Николай Лобачевскийга!

Радищевның рус халкына, аның иҗат көченә һәм бөек киләчәгенә чын күңелдән ышанып язган мәңгелек сүзләре Сезгә фән биеклекләрен яулаганда юл күрсәтүче йолдыз булсын!»

Николай үзенең яраткан укытучысы җибәргән бүләкне күкрәгенә кысты. Аның йөзеннән караңгылык качты, күзләре шатлыклы балкыды. Менә бит дуслыкның көче нәрсәдә! Моннан соң ул, әлбәттә, Бартельстан дәрес алачак. Ә Яковкин һичничек комачаулык итә алмас. Әйе, хәзер үк Бартельсның өенә барып, Николай аңа геометриядә үзенә тынгы бирмәгән төшенчәләр турында сөйләячәк. Кирәк була калса, аның укучысы булып язылырга ярдәм итүен дә сорар…

Бүреген һәм перчаткаларын эләктереп, Николай урамга атылды.

Бартельслар гаиләсе университет кварталының Воскресенский чиркәвенә каршы почмагында инженер-подпоручик Спижарный салдырган ике катлы таш йортта яши иде.

Лобачевский звонок бавын тартты. Ишек ачкан горничнаядан:

– Ist Herr Professor zu Hause?[38] – дип сорады.

– Ja… ja[39], – диде горничная һәм алгы бүлмәдән эчке ишеккә күрсәтте.

Николай, шактый иркен бүлмәгә килеп кергәч, як-ягына каранды. Китап тутырган шкафлар, өстәл һәм урындыклар, күн диван, фортепиано. Стеналардагы бик зур булмаган нәфис гравюралар, чикләвек агачыннан эшләнгән тартмалы, җиз герле сәгать һәм читтән китерелгән башка төрле җиһазлар бүлмәгә ят бер матурлык биреп торалар иде.

Түр ишектә Бартельс күренде. Аның өстендә өйдә кия торган зәңгәр сюртук һәм яшел панталон, сул кулына озын челем тоткан. Профессор урта буйлы, зур башлы, куе озын чәчле, киң маңгайлы, бөркет борынлы кеше иде. Аның акыллы уйчан күзләре югалып калган студентка ягымлы итеп карадылар.

– Рәхим итеп утырыгыз… Сезгә нинди хезмәт күрсәтә алам? – диде Бартельс Николайга ул чакта модада булган француз телендә, тирән кәнәфигә ипләп кенә утыргач.

Лобачевский, бер урындыкның кырыена гына утырып, оялып кына немец телендә сүз башлады:

– Мин, һерр профессор, III курс студенты Николай Лобачевский булам.

– Танышуыма бик шатмын! – Бартельс ягымлы итеп башын иеп алды. – Мин сезне көттем. Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез. Non magister ad discipulum venire debet, sed discipulus ad magistrum[40], – дип ашыкмыйча гына латинча бик матур итеп әйтте.

 

– Гафу итегез, һерр профессор, сез мине каян беләсез? – диде Лобачевский, кызарып, шул ук телдә.

Бартельс елмаеп куйды.

– Төрле телләрне белүегез бик күркәм, – диде ул немецча. – Латинны үзләштерүегез бигрәк мәгъкуль. Чөнки латин теле – бөтен фәннәргә фән; ул мәгърифәтнең һәр өлкәсенә үтеп керергә мөмкинлек бирә. Сезнең хакта, Лобачевский әфәнде, Петербургта адъюнкт Корташевскийдан ишеткән идем.

– Григорий Ивановичтанмы? Ул сезнең белән минем турыда сөйләштемени? – дип куйды Николай, дулкынланып.

Бартельс яңадан башын иеп алды.

– Сөйләште, күп тапкырлар сөйләште. Сезнең турыда ул бертуган энесе шикелле кайгырта. Мин Казанга китәр алдыннан, махсус кереп, студент Лобачевскийга карата аеруча игътибарлы булуымны үтенде. Ул студент үзе минем янга килергә тиеш икәнне дә әйтте. Бераз кичегеп булса да, андый хәлне дә күрдек.

– Гафу итегез мине, һерр профессор…

– Анысы өчен борчылмагыз. Монда аннан әһәмиятлерәк нәрсә бар. Миңа Корташевский әфәнде сезне геометрияне фәнни нигезләү мәсьәләсе кызыксындыра дигән иде. Бу эшегезне бик мәгъкуль күрәм. Ләкин сез шунысын тәгаен беләсезме икән: сез бит үз алдыгызга артык авыр, хәтта әле, мин әйтер идем, чишәргә мөмкин булмаган мәсьәлә куясыз. Ачыктан-ачык сөйләшик. Александриядә яшәгән атаклы галим Птолемей: «Тәүге нигезләрнең асылына төшенү мөмкин түгел, һәрхәлдә, бик читен эш», – дип язган. Дөрес әйткән. Евклидтан соң ике меңнән артык ел үткән. Шул дәвер эчендә антик математиклар Папп белән Проклдан алып чорыбызның энциклопедистлары Даламбер белән Лежандрга чаклы яшәгән күренекле геометрлар һәммәсе башлангыч геометрик төшенчәләрне һәм аксиомаларны үзләренчә аңлатырга, камилләштерергә тырышып, ул мәсьәлә өстендә баш ватканнар.

Ягылмаган каминга борылып, Бартельс челеменең көлен койды. Аннары, үзен игътибар белән тыңлап утыручы Николайга карап, яңадан сөйләргә кереште:

– Аларның хезмәтләре төрле исемдә дөнья күргән: «Яңартылган Евклид», «Һәртөрле таплардан азат ителгән Евклид», «Геометрия элементларын камилләштерү тәҗрибәсе…» – дип санап китте ул. – Шуны да әйтеп китим: минем данлыклы шәкертем Гаусс та геометрияне нигезләү проблемасы өстендә инде берничә ел баш вата. Ә менә Евклидтан уңышлырак беркемнең хәл итә алганы юк әле. Шуның өчен бөек эллинга мәдхия җырлыйк та юкны эзләп көчебезне әрәм итмик. Математиканың югарырак өлкәләренә мөрәҗәгать итү дөресрәк булмасмы?

Бартельс бер дә кызмыйча, тыныч кына сөйләде, фәкать аерым очракларда гына матур челемен селеккәләп алды.

Лобачевский профессорның сүзләреннән уйга калды. Ә бит Дидро: «Фән өлкәсе иксез-чиксез кырны хәтерләтә; ул кырның кайбер урыннары караңгы, кайбер урыннары яктыдыр сыман тоела. Безнең хезмәтләребез әнә шул якты җирләрне киңәйтә төшәргә яки басудагы утларны ишәйтергә тиеш», – дигән. Лобачевский әнә шул сүзләрне әйтергә теләгән иде, ләкин дәшми калды: профессорны бүлдерергә батырчылык итмәде. Ә теге, креслода җайлап утырган килеш, сөйләвен дәвам итте:

– Геометрия нигезләрен яңача үзгәртеп коруга юллар эзләп газапланырга кирәкме икән? Әйтик, геометрияне бөтенләй әзер хәлендә, мең еллык байлыгы белән кабул итсәк, аннан безгә ни зыян? Безнең эрага кадәр 300 ел элек Евклид тарафыннан камил системага салынган бу фәннең җимешләре һәртөрле белемнең нигезе һәм бөтен төгәл фәннәрнең фундаменты булып китмәдемени? Бу фәннең дөреслегенә карата бездә шик тудымыни? Аны яңадан үзгәртеп корырга кирәклек булдымыни?

Профессорның сүзләренә колак салгач, Николайның күңелендә каршылыклы уйлар туды. «Евклид геометриясенең дөреслеген тормыш, чынбарлык үзе раслый шул. Евклид төзегән геометриянең нигезендә аңлаешсыз билгеләмәләр ятканга карап кына йортлар ишелми ич әле… Шулаен шулай да бит…»

– Һерр профессор, – диде ул, ниһаять, бөтен кыюлыгын бергә туплап, – Евклид «Нигезләр» е, аларның бик борынгы заманнан булуларына да, математикада безнең күренекле уңышларыбызга да карамастан, хәзергәчә үзләренең тумыштагы кимчелекләрен саклап килгәннәр. Ә бит нинди генә фән дә, хәзерге авторлар, Евклидны кабатлап, геометрияне башлап киткәндәге кебек чуалчык төшенчәләрдән башланырга тиеш түгеллеккә кем генә күнмәс икән?..

– Әмма Евклид системасы бүгенге көнгә кадәр иң камил, иң җитлеккән математик абстракция буларак яшәп килә, сез мәсьәләнең шул ягын истән чыгармагыз… – диде Бартельс, егеткә дусларча елмаеп.

– Чиктән тыш абстракт булганга күрә үзенә реаль нигез таба алмаган да шул, – дип аңа каршы төште Лобачевский. Хәзер инде ул тартынмый иде, тавышы да ныгып китте. – Евклидтан соңгы егерме гасыр эчендә абстракт төшенчәләрнең һәм аксиомаларның ачыкланмый килүе һич тә ярый торган хәл түгел. Геометрия шуның аркасында катып калган да… Ә Гераклит[41] нәрсә дигән? Һәммә нәрсә үзгәреп тора, дигән…

Лобачевский сөйләгәндә, Бартельсның нечкә ирен кырыйларында яратып елмаю чагылды. Зур бер галимнең тәҗрибәсез геометрга, аның кызып китүенә шулай елмаеп каравы иде бу.

– Дөрес, фәннәр күктән иңмиләр, бәлки түземле рәвештә бик күпләрнең хезмәте нәтиҗәсендә үсәләр, – диде профессор, елмаюдан һаман туктамыйча. – Бүгенге көндә геометрия нигезләрендә фикер чуалышы иксез-чиксез зур, анысы да дөрес. Минем уйлавымча, ул буталчыкның сәбәбе – тәүге геометрик төшенчәләрнең төп башлангычын, асылын билгеләүгә төрлечә килүдә. Төшендереп бирәм: борынгы заманда геометрия җирне аерым өлешләргә бүлү ихтыяҗыннан килеп чыга. Ул төбәкләрне озын баулар ярдәмендә һәм адым белән үлчәгәннәр. Менә шуңа күрә беренче геометрлар тәүге нигез итеп өлеш, озынлык һәм киңлекне алганнар. Ә инде шулар ярдәмендә нокта, сызык һәм өслек төшенчәләрен китереп чыгарганнар.

– Ничек итеп? – дип түземсезләнеп сорап куйды Лобачевский.

– Ә менә ничек итеп: җир участокларының чикләрен төгәл итеп билгеләү нәтиҗәсендә киңлеге булмаган озынлык, ягъни сызык төшенчәсе барлыкка килә. Шундый ук борынгы геометрик төшенчәгә – «нокта – өлешләре булмаган нәрсә» дигән төшенчәгә – ниндидер җисемне яки җир участогын абстракт рәвештә кечерәйткәннән-кечерәйтә бару нәтиҗәсендә ирешкәннәр булса кирәк.

– Ләкин һәрбер материаль җисем, никадәр генә кечкенә булмасын, тагын да ваграк өлешләрдән тора бит, – дип, Лобачевский бик дулкынланып каршы төште. – Җисемне бүлгәләүнең чиге юк.

Бартельс канәгатьлек белдереп баш какты: кызып китә торган холкы булса да, егет ярыйсы ук төпле күренә иде.

– Мин сезнең белән килешәм. Борынгы грек философы Анаксагор: «Бар нәрсә никадәр генә бүлгәләсәң дә югалмый», – дигән.

– Ничек матур әйткән бит! Һерр профессор, сез рөхсәт итсәгез, мин моны язып та алыр идем, – дип, Лобачевский кесәсеннән тиз генә куен дәфтәрен чыгарды һәм борынгы философның сүзләрен теркәп куйды. Куен дәфтәрен кесәсенә яшергәч, ул яңадан бәхәскә кереште: – Шулай да баягы мәсьәләдә мин борынгы геометрлар хаклы булган дип уйлый алмыйм. Бит өлеш, озынлык һәм киңлек төшенчәләре турыдан-туры табигатьтән алынмаганнар, ә безнең фикер йөртүебез нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Димәк, аларны башлангыч төшенчәләр итеп алу хата була.

Бартельс, тагын бер мәртәбә баш кагып, өстәлдәге тәмәке тартмасына сузылды, аннары акрын гына челеменә тутыра башлады.

– Борынгы геометрлар китереп чыгарган төшенчәләрне, әлбәттә, камил дип мактарга ярамый, – диде ул. – Ләкин бит ул чакта геометрия хәзерге кебек киң мәгънәдә кулланылмаган. Ә без үзебез борынгылардан кайсы җиребез белән аерылабыз? Геометрияне нигезләп бирүдә без мәсьәләне бөтенләй чуалтып ташладык. Хәзер һәрбер бәйләнчек геометр тәүге нигез сыйфатында үз билгеләмәләрен уйлап чыгара. Кайсы «өч үлчәүле пространство» ди, кайсы «хәрәкәт» ди, ә кайберәүләр хәтта «җисемнәрнең бер-беренә орынуы»…

– Һәм аларның киселеше, – дип өстәде Лобачевский, гаҗәпләнүдән күзләрен шар кебек итеп. – Һерр профессор, минем фикерне сез каян белдегез?

– Кичә генә Корташевский әфәндедән хат алдым, – дип аңлатып бирде профессор көләч йөз белән. – Кызыклы фикер. Әмма Декарт һәм Кантның да фикерләре игътибарга лаек. Универсаль математиканың атасы Декарт һәммәсен хәрәкәт нәтиҗәсе дип аңлата. Аның карашы Евклид «Нигезләр» ендәге өслек һәм сызык төшенчәләреннән күп мәртәбә гадирәк. «Дөнья турындагы трактат» ында ул болай ди. – Бартельс язу өстәленнән бик матур тышлы бер китап алып, каурый каләм кыстырган җирен ачты һәм укый башлады: – «…нокта хәрәкәтеннән сызык, ә сызык хәрәкәтеннән өслек туа…» Йә, хәзер нәрсә диярсез? Хәрәкәт төшенчәсе тәүге нигез булырга хаклы түгелмени? Төнлә йолдыз атылганны күргәнегез бардыр бит: утлы нокта күк йөзенә сызык сызып үтә. Фейерверкның якты эз калдырып шартлаганын күргәнегез юкмы?

– Нигә булмасын, бар, бар… – диде Лобачевский һәм ракета белән булган хәлне хәтерләп елмаеп куйды. – Минемчә дә, хәрәкәт – иң лаек тәүге төшенчә.

– Ә өч үлчәнешле пространство? Һәркемгә мәгълүм булганча, барлык табигый җисемнәрнең дә өч төрле үлчәнеше була. Шуннан килеп мондый нәтиҗә чыга. – Бартельс ачык килеш яткан китапны алып, сүзен сүзгә аерып укырга кереште: «Геометрия – пространство үзенчәлекләрен билгеләүче фән ул…»

– Кем әйткән аны алай дип?

– Минем ватандашым Иммануил Кант әйткән, менә шушы китапның авторы.

Профессор, имән бармагы белән кирәкле битне тоткан килеш, китапның тышын күрсәтте.

Лобачевский анда «Саф гакылны тәнкыйтьләү» дигән сүзләрне укыды.

– Күргәнегезчә, һәркем үз фикерен дөрескә саный һәм нәкъ шуны өстен чыгарырга тырыша, – диде Бартельс. – Моның нәтиҗәсендә һәммә нәрсә буталып беткән, өйрәнергә теләүчеләр геометриянең нигезеннән үк куркалар. Менә безнең акыл сатуыбыз нинди нәтиҗә бирә…

– Һерр профессор, һәртөрле белемнең нигезендә бер үк табигать ята, димәк, геометрияне нигезләүдә дә карашлар берлеге булырга тиеш, – диде Лобачевский, үз фикерен яклап.

Геометриянең тәүге проблемалары хакында Бартельс моңа кадәр дә күп мәртәбәләр сүз көрәштергән кеше. Бөтен сорауларга да аның башында җавап әзер. Ул, мөгаен, Евклид геометриясенең кимчелекләрен һәммә кешедән яхшырак белә. Ләкин үзенең җан тынычлыгын бозарга теләмичә, геометрияне үзенчә корудан баш тарткан иде.

– Яшь чакта мин үзем дә кешелек дөньясына геометриянең серләрен ачып бирергә хыялланган кеше, – дип ашыкмый гына сөйләп китте профессор, берәр минут чамасы дәшми утыргач. – Ләкин хәзер андый өметем юк инде. Математикларның күбесе шундый язмышка очрады. Хәзерге көндә безнең Германиядә яшәүче кайбер галимнәр, уңышка ирешә алмагач, үзләрен юату өчен, төгәл итеп исбатлау яки нигезләү фәкать тар акыл ияләренә генә хас нәрсә ул, диләр.

«Тапканнар икән!» – дип уйлап алды Лобачевский, ләкин профессорга бөтенләй икенче нәрсәне әйтте:

– Һерр профессор, миңа сезнең лекцияләрегезгә йөрергә рөхсәт итсәгезче, – диде ул.

– Әлбәттә, йөрерсез, – диде Бартельс һәм аягүрә торып басты. – Корташевский әфәнде ялгышмаган: сез бик өметле укучы. Бүгенге сөйләшүне дәвам иттерербез дип ышанам. – Ул өстәлдә яткан китапны алып Лобачевскийга сузды. – Сезгә, һичшиксез, Монтюклның «Математика тарихы» н укып чыгарга кирәк.

Лобачевский китап өчен рәхмәт әйтеп саубуллашты һәм урамга чыкты. Бу сөйләшү аның башындагы бөтен уйларны чуалтып ташлады. Саф һавага чыккач, җиңел һәм рәхәт булып китте. Әйе, фикерләрең ничек кенә дөрес булып тоелмасын, нәтиҗә чыгарганда барыбер ашыгырга ярамый икән. Бартельс дөрес әйтә булса кирәк: нигез итеп җисемнәрнең бер-беренә орынуын алган кебек, өч үлчәнешле пространствоны да, шулай ук хәрәкәтне дә алырга мөмкин шул. Димәк, тагын күптөрле нигезләрнең булуы мөмкин. Әгәр шулай икән, геометрияне төзү мәсьәләсенә бер генә төрле караш була алмый. Димәк, фәннең нигезендә үк башбаштаклык һәм караңгылык хөкем сөрәчәк…

Николай урамдагы йортларны да күрмәде, шинель чабуларын йолыккалаучы җилне дә тоймады, һаман әле йокыдан уянып җитә алмаган кеше сыман, онытылып атлавында булды. Менә ул университетны үтте, элек гимназистлар манежы булган уйсулыкны узып, балык базарына таба юнәлде.

Кичке эңгердә салкын тагы да көчәя төшеп, базарда сату итеп туңган халык тарала башлады. Мичкә белән су ташучы татар агайлары да якты күздә кайтып җитү ягын карадылар.

Лобачевский такта кибетләр һәм туң балык төялгән чаналар яныннан берничә тапкыр урап чыкты. Астрахань, Пермь, Байкал байларының приказчиклары, кичке якта балыкны ярты бәясенә булса да сатарга тырышып, урамнан узучыларга товарларын мактыйлар. Атлары белән балык китерергә ялланган толыплы абзыйлар, туңмас өчен, бер-берсенә дөп-дөп сугалар һәм көрәшәләр иде.

 

Кемдер Николайның иңбашына кагылды.

– Сезгә нәрсә булды, Лобачевский? Күпмедән бирле артыгыздан йөрим, күрмисез.

Николай дертләп куйды һәм туктап калды. Аның каршында өр-яңа студент шинеле кигән ят бер егет басып тора иде.

– Әнә теге почмакта чәйханә. Әйдәгез, кереп җылынабыз! – диде ул ягымлы тавыш белән һәм Лобачевскийны җиңеннән тартты.

Николай, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгән кебек, кашын җыерып, таныш булмаган егеткә карады да аңа ияреп китте.

Чәйханәнең ишеге, салкыннан зарланган сыман, шыгырдап ачылды, өй җылысы битләренә килеп бәрелде. Шакраеп каткан шинель гүя хәзер генә тәнгә суык бөрки башлады, һәм Николай калтыранып куйды.

Аның юлдашы, бусаганы атлап керүгә:

– Ике стакан чәй! – диде һәм: – Әйдә, әнә тегендә җылырак булыр, – дип, түргә үк узды.

Кыек якалы ак күлмәк кигән половой шунда ук аларның алдына өстәлгә берсе зур, берсе кечкенә чәйнекләр китереп куйды.

Николайның юлдашы сүзгә генә түгел, ә эшкә дә оста булып чыкты һәм, тиз-тиз чәй агызып, чынаяктагы шикәрен болгатырга да тотынды. Уналты яшьләрдәге бу егет шактый озын буйлы, киң җилкәле, таза гәүдәле иде. Пәке белән кырдырган түгәрәк башын бик горур тота. Каратутлы йөзендә бераз шадрасы да бар. Аның кысык күзләре куе кашлары астына яшеренгән төсле тоела. Нечкә иреннәре бер караганда кырыс, икенче караганда балаларча шук кыяфәт биреп, алга чыгып торган иягенә бер дә туры килми иде. Лобачевский аны бер күрүдә ошатты.

– Сез мине бик вакытлы җылыга алып кердегез, – диде Николай һәм кинәт сүзен икенчегә борды: – Туктагыз әле, сез үзегез кем буласыз соң? Мине каян беләсез?

Моңа җавап итеп, егет дусларча елмаеп кулын сузды.

– Әйдәгез, алай булгач, танышыйк. Симонов булам мин. Иван Симонов[42]. Астраханьнан килдем. Өч ай буена мондагы гимназиядә университетка хәзерләндем. Бүгенге тантаналы акт вакытында студент иттеләр. Шинелемне күрәсезме, әле иңнәре дә йомшарып җитмәгән.

– Ә мине каян беләсез? – диде Николай, соравын кабатлап.

– Зур сер түгел ул, – диде Симонов, көлемсерәп. – Таныш студентлар күрсәткән иде. Сезне математика белән дә, химия белән дә нык мавыга дип сөйләделәр. Яңа һөнәрегез өчен карцерда өч көн утыргансыз диләр, дөресме шул?

Николай дәшмәде. Тик бераздан гына ул ашыкмыйча җавап бирде.

– Теләк бер нәрсә, ә аңа ирешү башка. Әйтик, математика белән кызыксынган һәрбер кеше үзен геометр дип атый алмый бит… Һәрбер пиротехник та чын-чынлап химик була алмый, – диде ул, елмаеп. – Ә ракета өчен утырып чыктым. Анысы дөрес.

Егетләр көлешеп алдылар.

Яңа танышы янында Николай үзен бик иркен тота башлады; ул, чын күңелдән аңа рәхмәт әйтеп:

– Сез булмасагыз, катып үләр идем әле, – диде.

– Шулай шул менә! – диде моңа каршы Симонов. – Геометриядән баш тартырга уйламагыз да. Ләкин ул абстракт фән белән мин дуслашып китмәм төсле. Чынбарлык якын минем күңелгә.

Симонов стаканын читкә этәрде дә, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаеннан тирен сөртте.

– Табигатьне бик яратам, – диде ул, сүзен дәвам итеп. – Гимназиядә чакны физика белән мавыгып киткән идем. Ахырга таба Галәмнең төзелеше, аның аерым кисәкләренең үзенчәлеге белән кызыксына башладым. Боларның һәммәсен астрономия аркылы белергә мөмкин. Шул фәнне ныклап өйрәнү өчен менә монда килдем, университетка кердем…

Ишек кабат шыгырдап ачылды. Чәйханәгә салкыннан бөрешкән кешеләр кереп тулды. Лобачевский, урындыктан торып, яңа танышына дәртләнеп кулын сузды.

– Без икебез дә бертөрлерәк фикер йөртәбез, ахры. Әйдәгез, дуслашыйк… Хәзер монда сөйләшерлек түгел, тизрәк чыгып китик.

Университетка кайтып җиткәнче, алар бер-берсенә дусларча «син» дип эндәшү белән генә калмадылар, бәлки һәркайсы үзенең теләкләре һәм уңышсызлыкка очраулары турында сөйләп өлгерде. Үзара ярдәмләшергә вәгъдә биреп аерылдылар. Дустының кулын кысып, Николай бертөрле шатлык хисе кичереп:

– Көн саен күрешәбез, димәк? Иртәгә сәгать дүрттә миңа киләсең, – диде.

– Төп-төгәл дүрттә киләчәкмен, – диде Симонов та шат күңел белән.

Ә икенче көнне Николай бик каты башы авыртып уянды. Тәне ут яна, тамагы кипкән иде.

– Башым!.. Башым!.. Су!.. Су!.. – диде ул, үзен үзе белештермичә ыңгырашып.

Саташудан туктап, күзен ачып җибәрсә – баш очында, мендәрен рәтләп, энесе басып тора.

– Уяндыңмыни? – диде Алексей борчулы кыяфәт белән. – Син инде баядан бирле ыңгырашып ятасың, уяна гына алмыйсың. Калдырып китәргә курыктым. Хәзер су алып киләм.

Бүлмәгә надзиратель керде. Авыруның башын тотып карагач, хәзер үк врач Фуксны чакырырга кушты.

Таныш исемне ишеткәч, Николайга бераз җиңелрәк булган төсле тоелды.

1806 елның азагыннан башлап гимназиянең һәм университетның врачы булып шөһрәте Казаннан читкә дә таралган медицина докторы Карл Фёдорович Фукс эшләде. Фәнгә мөкиббән киткән булуына карамастан, кешеләр белән аралашучан, киң күңелле ул руслашкан немецны студентлар бик яраталар иде.

Аның тәэсиренә бирелеп, бервакыт Лобачевский да, табигать белеме белән мавыгып китеп, кичләрен озаклап микроскоп янында уздыргалады…

Менә ишектә Фукс күренде. Ягымлы елмаеп, ул авыруның кровате янына килде, ниндидер юату сүзләре әйтеп, башыннан сыйпады. Аннары жилет кесәсеннән сәгать чыгарып, йөрәк тибешен санады, тамагын карады. Боларның барын эшләп бетергәч:

– Салкын тидергәнсез, дустым, – диде. – Дару эчеп кенә, урында ятарга туры килер. Югыйсә авыруыгызның икенче төс алуы ихтимал…

Доктор язып биргән дару кебек әче, күңелсез дүрт көн бик озакка сузылды. Авырудан бигрәк эшсез ятуы авыр иде Николайга. Иртәнге якта кәефе бераз гына яхшырган кебек тоелды, һәм ул шунда ук үзенә эш тапты.

Көн бик аяз булып, кояш үзенең алтын нурларын көлтә-көлтә итеп бүлмәгә койды. Николай сәгатьләр буе шул нурларда очып йөргән вак тузан бөртекләрен күзәтеп ятты. Шулчаклы тәртипсез очарлар икән! Җәйге җылы кичтә черкиләр очканнан бер дә ким түгел. Микроскоптан караганда, су тамчысындагы чәчәк тузаны да әнә шулай бөтерелә бит. Шулчаклы тынгысыз булырлар икән! Нәрсәдән болай хәрәкәтләнәләр соң алар? Тузан бөртекләрен әле бер якка, әле икенче якка очарга, ниндидер күзгә күренмәгән киртәгә килеп бәрелгән сыман, юнәлешне кисәк кенә үзгәртергә нәрсә мәҗбүр итә? Тикмәгә алай очмый торганнардыр, моның берәр сере булырга тиеш. Тузан нәрсәдән барлыкка килә? Нәрсә ул тузан? Ком һәм таш кебек әйберләрнең вак кисәкчекләре. Ләкин бит ком да, таш та һавадан авыррак, алар хәтта суда да баталар. Ә ни өчен аларның вак кисәкчекләре бер түбән төшә, бер югары менә, әле уңга, әле сулга бертуктаусыз очып тора! Вак булгангамы? Юк, аннан түгел. Әйбернең зурлыгына-кечкенәлегенә карап, аның чагыштырма авырлыгы үзгәрми бит…

Николай шулай уйланып ятканда, аның хәлен белергә Симонов керде. Салкыннан битләре алсуланган егет, килеп керүгә, елмаеп исәнләште һәм кроватька утырырга рөхсәт сорады.

– Утыр, утыр, – диде Николай. – Моннан яхшырак күренер… Әнә кара әле, кояш нурында вак кына тузан бөртекләре ничек биешәләр!

– Биешсәләр ни була?! – дип гаҗәпләнеп җавап кайтарды Симонов һәм, күзен кысып, дусты күрсәткән якка текәлде. – Саныйсыңмы әллә син аларны? Монда тузан җитәрлек!..

– Мине башка мәсьәлә кызыксындыра, – диде Николай, терсәгенә калкып. – Синеңчә, Ваня, ул тузан ни өчен шулай хәрәкәткә килә?

– Әнә кая барасың икән! – Симонов дустының соравына җитди карамаганы өчен оялып куйды һәм, бераз уйлап торгач: – Минемчә, һаваның бервакытта да тыныч тормавыннан киләдер, – дип җавап бирде. – Салкын һәм җылы агым, бер-берсенә каршы агылганда, тузан бөртекләрен дә хәрәкәткә китерә.

– Юк! – диде Николай. – Һава агымы һәрвакыт шактый зур күләмдә була һәм тузанны бер юнәлештә генә ияртеп алып китә. Салих бабайның мич якканын карап торганым бар. Эссе мич янында тәмәке төтене өскә күтәрелә. Салкын тәрәзә янында, киресенчә, аска төшә. Тузан бөртекләре бөтенләй башкача хәрәкәтләнә бит: берсе өскә менә, шуның күршесе үк түбән төшә, гомумән, төрлесе төрле юнәлештә оча.

– Һм… – диде Симонов, уйга калып. – Димәк, тузан бөртекләренең кайсы кая очуына һава агымы бер дә гаепле түгел. Син дөрес әйтәсең, болай булгач…

– Дөрес әйткәннән ни файда? Тузан бөртекләрен бер яктан икенче якка ыргытучы көчнең нәрсә икәнен белмим бит.

– Николай, син хәзергә куеп тор аны, уйлама аның турында. Болай да башың авырта. Уйлама.

Лобачевский ачуланып башын чайкады.

– Ничек уйламыйсың ди инде? Тузан бөртекләренең хәрәкәтләнүендә билгеле бер сәбәп, ачык бер мәгънә булырга тиеш! Галәм төзелеше турындагы фәндәге кебек, бу очракта да шул ук төп факторлар белән эш итәбез: пространство, җисем һәм хәрәкәт. Йолдызлар йөрешенең билгеле бер законы булган кебек…

– Менә искә төшердең! – дип кинәт кычкырып җибәрде Симонов, дустының уйларын бүлдерергә теләп. Китаплары арасыннан зур форматлы бер брошюра тартып чыгарды. – Гимназия китапханәсеннән профессор Тимофей Осиповскийның бик кызыклы хезмәтен табып алдым менә…

– «Осиповскийның» дисеңме? Кая, Ваня, тизрәк бир әле! – Николай түземсезләнеп кулын сузды. – Геометрия дәреслеге язган кеше булырга тиеш ул… «Пространство һәм вакыт…» Харьков университетында 1807 елның 30 августында булган тантаналы җыелышта сөйләгән нотык…» Пространство турында ничек дип яза икән, шуны белергә иде.

38Профессор әфәнде өйдәме? (нем.).
39Әйе… әйе (нем.).
40«Укучы янына укытучы түгел, ә укытучы янына укучы килергә тиеш».
41Гераклит – борынгы грек философы.
42Соңыннан И. Симонов атаклы галим булып китә. Антарктиданы ача. Казанда астрономияне өйрәнү эшен башлап җибәрә. Дөнья күләмендә билгеле күп кенә гыйльми җәмгыятьләрнең һәм уку йортларының почётлы члены булып сайлана.