Za darmo

Көмеш дага / Серебряная подкова

Tekst
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Шәм төти башлады. Йокы бүлмәсендә шәмнең филтәсен рәтли торган кечкенә кыскыч юк иде, шунлыктан Коля шәмнең «борынын» кулы белән сындырды. Ут яктырып киткәч, гүя аның уе да яктыра төште.

– Тукта әле, ярдәмгә мин тагын ике параллель турындагы теореманы алып карыйм. Чыннан да, В түбәсеннән АСга параллель рәвештә BE турысын үткәрсәк, менә нинди нәрсә килеп чыга бит: параллель сызыкларны кистергәндә ясалган тиңдәш EBD һәм А почмагы тигез, аркылы ятучы почмаклар буларак, СВЕ һәм С почмаклары да үзара тигез, димәк, бөтен тышкы CBD почмагы каршы ятучы эчке А һәм С почмакларына тигез булып чыга. Шулай булгач, теорема яңадан исбат ителде дигән сүз. Ләкин бу юлы да…

Коля, көрсенеп, урындыктан торды һәм тиз-тиз «Нигезләр» не актарырга кереште.

– Кая китте соң әле ул теорема?.. Хәзер генә күчереп яздым бит… «10 нчы… 19 нчы раслау…» 32 нчесе кайда соң? Әһә, таптым! «Әйтик, ABC өчпочмагы бирелгән булсын… Туры үткәрик…» Шул ук бит бу! – дип, Лобачевский кинәт тыела алмыйча кычкырып җибәрде. – Тик мин барыбер бирешмәячәкмен! Яңа юл белән исбатларга мөмкинлек бар икән – йөз мәртәбә башласам башлармын, ләкин тапмый ташламам. Бераз ял гына итеп алыйм.

Малай арыган башын аспид такта өстенә салды, һәм шунда аның күз алдына чал чәчле, сөйкемле Серёжа абыйсы килеп басты, аның акыллы сүзләре хәтеренә төште: «Крестьянның, һөнәрченең хезмәтен камилләштерүгә һәм җиңеләйтүгә, шулай ук табигать көчен йөгәнләүгә – боларның һәммәсенә фән аркылы ирешергә мөмкин… Бүгенге надан һәм кара халык гыйлем эстәр, акыл иясенә әверелер. Боларның һәммәсенә фән сәбәпче булыр… Бөтен фәннәрнең нигезе – математика».

Коляның кашлары җыерылды: бервакыт үзенең иптәшләренә фән турындагы әнә шул акыллы сүзләрне кабатлап әйткәне исенә төште. Малайларның күпчелегенә ошады ул сүзләр. Тик менә башкалар сөйләшкәндә йокымсырап утырган Овчинников кына, урындыгыннан кинәт сикереп торып:

– Мәгънәсез акыл сату бу, – диде. – Уйлап кына карагыз инде: надан һәм кара халык гыйлем эстәр. Без дворяннарга моның бер дә файдасы юк. Җир сөрсеннәр әнә, оброк түләсеннәр. Гыйлемле булу – бу безнең эш, дворяннар эше, – диде ул һәм Коляга таба мыскыллы итеп карап куйды.

Коляның йодрыклары төйнәлде.

Ике арага Княжевич килеп керде.

– Юкны сөйлисең, Митя! – диде ул ачу белән. – Синең кебек дворянинга бернинди гыйлем ярдәм итә алмаячак. Лобачевскийның сүзләре башлырак кешеләргә карый.

– Дворянин булган, – дип нәфрәтләнеп кабатлады хәзер Коля һәм, күңелсез күренешне күз алдыннан куу өчен, башын чайкап алды.

Малайның күзе грифельгә һәм аспид тактага төште. Алар гүя исбатлау тапканны көтеп яталар иде. Яңа исбатлау эзләми чараң юк. Теленә таныш җыр килде:

 
Яшәгән патша…
 

Бәхеткә каршы, дежур надзиратель һәм барлык гимназистлар үлгән кебек йоклыйлар. Салкын аларның һәрберсен башыннан ук одеялга төренергә мәҗбүр иткән, күрәсең.

Коля грифелен кулына алды.

– Теләсә нинди өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез икәнен исбат итәргә кирәк. Ике туры почмак дип нинди нәрсәгә әйтәләр?.. Туры почмак плюс туры почмакка, – диде ул, шыпыртлап кына. – Бер дә аптырыйсы юк. Әйтик, АВ нигезенә перпендикуляр рәвештә өчпочмакның ике түбәсеннән AD һәм BE турыларын үткәрәбез икән, туры почмак плюс туры почмак була. Ул чагында, теоремабызның дөреслегенә ышандыру өчен, безгә эчке С почмагының перпендикулярлар белән өчпочмакның ян-яклары арасында хасил булган ике өстәмә почмакның суммасына тигез икәнлеген исбатларга кала…

Малай бераз вакыт уйланып торды.

– Тукта әле! – дип куйды ул кинәт. – Мин бит бу очракта да ике параллель турындагы теоремага таяна алам. АВ нигезенә С түбәсеннән шулай ук перпендикуляр төшерәбез, ул AD һәм BE перпендикулярларына параллель була. Аркылы яткан почмаклар тигезлегеннән чыгып, DAC почмагының – АСК почмагына һәм СВЕ почмагының ВСК почмагына тигез икәнен раслыйбыз, шуның нәтиҗәсендә эчке С почмагының тулы көенчә без тикшерә торган ике өстәмә почмак суммасына тигез булуын исбатлыйбыз. Димәк… – Коля утырган җиреннән сикереп торды, ләкин үзенең кайда икәне исенә төшеп, кычкырып җибәрүдән тыелып калды. – Димәк, теореманы тагын бер мәртәбә исбатладым, – диде ул, үзалдына сөйләнүен дәвам итеп. – Ышанасы килми. Әгәр тагын берәр юл табылса?.. Булырга тиеш… Кызык нәрсә бит, ә!

Исбатлавының дөреслеген белү максаты белән, ул сызымны кабат-кабат тикшерде. Һәммәсе дөрес икәнлегенә тәмам ышангач кына, ул үзенең арыганлыгын тойды, аның йокысы килә башлады. Шәмне сүндереп, караңгыда чишенде. Ятар алдыннан, кадерле аспид тактаны кровать астына идәнгә куйды. Мендәр астына кыстырса, язуы сөртелер дип курыкты.

Иртән күзен ачып җибәргәч, берни дә аңлый алмый торды. Бөтен тәне җылыга рәхәтләнеп оеп киткән. Кемдер аның өстенә икенче одеял китереп япкан. Абыйсыдыр инде – аның одеялы. Энеләре турында Саша һәрвакыт кайгыртып тора. Әнә ул тәрәзә янына баскан да иптәшләренә нәрсәдер сөйли, кулында – аспид такта.

Коляның башыннан яшен тизлеге белән «ул исбатлауны күргән» дигән фикер үтте.

– Саша! – дип дәште ул абыйсына.

Александр:

– Уянды! – дип кычкырып җибәрде һәм тиз-тиз атлап энесенең кроватена якынлашты. Одеялның бер читен кайтарып, кроватька утырды һәм энесенең бөдрә чәчле башыннан иркәләп сыйпап алды. Ул бик нык дулкынланган иде. Энесенә ниндидер бер горурлык хисе белән текәлгән килеш: – Молодец син! Молодец! – диде. – Кровать янында тактаны күргәч тә аңлап алдым. Менә дигән исбатлагансың! Яңача! Үзеңчә!

– Тикшердеңмени? Чыннан да үземчәме? – дип, Коля торып утырды. – Мин бит дәреслеккә карарга курыктым. Китапны ачарсың, ә ул анда булыр…

– Юк, юк. Бар да дөрес. Үзеңчә исбатлагансың. Ә хәзер бар, тизрәк юынып кил. Инспектор керсә, ач калдырыр.

…Шул көннән башлап теоремаларга яңа исбатлау эзләү Коля өчен гимназиядә иң кызыклы нәрсәгә әверелеп китте. Дәресләр бетеп, төшке ашны ашагач, ул йокы бүлмәсенә чаба. Иптәшләре һавада йөреп керергә, бура уйнарга чакырсалар, «бүген чыга алмыйм шул» дип җавап кайтара һәм китапларына яки аспид тактага иелә. Ул үзен беренче тапкыр чит җирләргә сәяхәт итәргә чыккан кеше кебек сизә иде. Бер яктан, кызыклы сәяхәт, ә икенче яктан, бик читен. Фактлар кинәт аның алдына тау булып өеләләр, һәм аңарга яңадан-яңа исбатлаулар эзләргә, бик еракка китеп барырга туры килә. Әмма инде кечкенә генә җиңүгә ирешсә, ул чакта Коляның шатлыгы ташып чыга…

Әнә шулай акрынлап тәҗрибә өстенә тәҗрибә өстәлде, белеме артты, адымнары торган саен ныграк була барды: Лобачевский үзе исбатлаган һәр теореманың үзе өчен кыйммәтле белем багажына әверелүен, яңа геометрик фактларны һәм элемтәләрне ачарга ярдәм итүен, практикада көннән-көн киңрәк кулланылуын ачык аңлады.

Хәзер инде ул, яңа теореманы уку белән, аны ничек исбатларга икәнлегенә төшенеп ала. Хәтта тагын да ниндидер теоремаларның барлыгын, булырга тиешлеген сизенә һәм, аларны дәреслектә күреп, иске дусларын очраткан кебек шатлана, геометрияне инде бик күптәннән белә, хәзер исә аны өйрәнми, бәлки исенә генә төшерә сыман иде.

Ләкин беркөнне ул көтелмәгән хәлгә очрады.

Кич ашап-эчкәннән соң, Лобачевский, гадәттәгечә, китапларын, кәгазен, шәмен алып, тынычрак урын эзләп китте. Классларына кереп утыргач, кинәт ул дәфтәрен читкә этәрде дә сикереп торып басты. «Ничек инде ул алай? – дип, тәмам аптырап фикер йөртте Коля. – Һәрбер яңа теорема үткәннәргә таянып исбат ителә. Алары тагын да алдагылар нигезендә исбатланыла. Тегеләр үз чиратында шулай ук алдагыларга таяна… Панкратов белән без төп геометрик төшенчәләрне табарга тырышкандагы кебек, тоташ бер чылбыр хасил була икән шул. Ә бит иң беренче теоремалар булырга тиеш! Алар нәрсәгә таяна икән?»

Коля, шулай аптырап, бик озак хәрәкәтсез утырды. Шәмнең филтәсе күмерләнеп, факел сыман көйрәде, шәм уртасындагы «уймакның» кырые кыйпылып, эрегән май өстәлгә ага башлады. Малайны шәмнең чытырдап януы исенә китерде. Коля филтәнең көйрәгән өлешен өзеп алды, аннары дәфтәрен япты һәм дәреслеген актарырга кереште.

– Бернәрсә эшләп булмый! Алга чабарга дип торганда, артка борылырга туры килә! – диде ул, авыр сулап.

Исбатлауларны кире юнәлештә бер-бер артлы карый торгач, шактый вакыт утырылды. Ләкин иң гаҗәбе шул булды: Коля үзенә таныш билгеләмәләр, постулатлар, аксиомаларга барып терәлде. Аның башында бер генә сорау бөтерелде: «Болары нәрсәгә таяна икән? Алардан элек бушлык хөкем сөрәме икән?»

Дәреслектән аңарга саф-саф булып тезелгән биш постулат карап тора. Менә алар:

«Таләп ителә: I. Теләсә нинди ноктадан теләсә нинди икенче ноктага туры сызык үткәреп булсын.

II. Һәм һәрбер чикләнгән туры сызыкны туры буенча өзлексез дәвам иттереп булсын.

III. Һәм теләсә нинди үзәктән теләсә нинди радиуслы әйләнә сызып булсын.

IV. Һәм барлык туры почмаклар үзара тигез булсын.

V. Әгәр ике туры сызыкка төшүче туры ике туры почмактан кечкенәрәк булган эчке һәм бер якта ятучы почмаклар хасил итсә, бу туры сызыкларны чиксез дәвам иттергәндә, алар почмаклары ике туры почмактан кимрәк булган якта очрашалар».

Латин телендә «постулатум» сүзе таләп итүне аңлата. Мөгаен, беренче дүрт постулатның «таләп ителә» дип башлануы да шуннан киләдер. Ләкин нигә алай дип куюлары һич аңлашылмый, чөнки ул раслауларның дөреслеге беркайчан исбат ителми. Алай дигәнче, теләсә нинди ике нокта аша туры сызык үткәрергә мөмкин, барлык туры почмаклар үзара тигез дип алсалар, җайлырак булган булыр иде кебек. Соңгысы, бишенче постулат, калганнарыннан аерылып тора, һәм аны теорема кебек исбатларга мөмкиндер…

Евклидның «Нигезләр» ендә постулатлардан соң аксиомалар (гомуми төшенчәләр) китерелә. Алар арасында, әйтик, мондыйлары да бар: «бер бөтен үзенең өлешеннән зуррак», «ике туры сызык яссылык тәшкил итми». Ни өчен алар «таләп ителә» дип башланып китмиләр һәм постулатлардан аерылып торалар? Болар арасында нинди аерма бар икән?

 

Коля, бик пошынып, дәреслекне актарды.

Ә Румовский нәрсә ди? Ачыкланмаган яки исбат ителмәгән бернәрсә дә нигез итеп алынмый, дип яза бит. Ә нигә бу очракта, беренче теоремаларны исбат иткәндә, без бөтенләй чит нәрсә турында сөйләгән чуалчык төшенчәләргә таянырга тиеш?.. Ни өчен геометриянең нигез ташы ролен үтәгән постулатлар һәм аксиомалар бернинди исбатлаусыз, бернинди аңлатусыз китереләләр?.. Алар үз чиратларында, бернәрсәгә таянмыйча, һавада асылынып торалармыни?..

«Россиядә тормышның начарлыгы халыкның кара булуыннан, надан булуыннан килә», – дип әйткән иде бервакыт Серёжа абыйсы. Геометрия фәненең башланган җирендә үк шундый караңгылык хөкем сөргәндә, халыкны ничек итеп агартырга икән?

Шатлык, борчылу һәм кайгы

1

Китапханә гимназия бинасының аскы катындагы дүрт бүлмәне алып тора иде. Иң зур бүлмәдә – уку залы, ә калган өчесендә китаплар, кулъязмалар, атласлар, ноталар, эстамплар һәм портретлар саклана. Сирәк очрый торган минераллар, спиртлы банкалар эчендәге төрле бөҗәкләр, борынгы болгар татар акчалары да шунда ук куелган иде. Аннары җир һәм күк глобуслары, Казан губернасының зур итеп эшләнгән планы, хәтта телеграф моделе дә булып, ул китапханә бер үк вакытта музей ролен дә үти кебек иде.

Китапханә, гадәттә, атнага ике мәртәбә, чәршәмбе һәм шимбә көннәрне сәгать уннан гына ачылуга карамастан, бүген, тугыз тулар-тулмастан ук, Николай Лобачевский шунда утыра. Кояш үзенең көлтә-көлтә нурларын өстәл өстендә өелгән китапларга коя. Ачык тәрәзәдән иртәнге саф һава агыла, шакмак түшәлгән урамга шак-шок бәргән тояк тавышлары ишетелә.

Күңелең тулы шатлык булганда, сиңа берни дә укырга комачауламый.

Әле узган дүшәмбе көн генә яңа инспектор Фёдор Эвест гимназия конторасына үзенең беренче рәсми кәгазен язып тапшырды. Ул кәгазьдә «югары классларда озак күнегүләре нәтиҗәсендә киләчәктә гимназиядә укудан бертөрле дә файда алмаячак» укучыларның исемлеге китерелгән.

Ул исемлектә Николай Лобачевский турында «иң белемлесе» диелгән.

Мондый куанычлы хәбәрне аңа өченчекөн дәрестән соң Ибраһимов әйтте. Укытучы үзенең яраткан шәкерте белән кочаклап саубуллашты һәм тантаналы төстә Корташевскийга тапшырды. Ибраһимовның җылы сүзләреннән һәм тавышы калтырап китүеннән Коляга әллә нәрсә булды: күңеле нечкәреп, күзенә яшьләр килде. Малай, моны укытучыларына сиздермәскә тырышып, тәрәзәгә карагандай итте.

– Һи-һи! Үзе тагын студент булам ди… Университетта укый башлаганчы, ниләр эшләргә кирәген уйлар идегез, ичмасам. Геометриянең башлангыч өлеше ни сәбәпле шулай аңлаешсыз икәнен белмисез ич әле. Борынгы бөек дәүләтләрнең, бигрәк тә Грециянең географиясен, тарихын, культурасын, философиясен ныклап торып өйрәнергә кирәк сезгә. Шунсыз берни ачыклый алмаячаксыз, чөнки Евклидның «Нигезләр» е аша безнең көннәргәчә килеп җиткән фән тиңдәшсез логик системага шунда салынган, – диде Корташевский.

Менә хәзер Николай бөтен буш вакытын китапханәдә уздыра. Тәкъдим ителгән китаплардан «Борынгы тарих» ны, «Кеше акылының мәгърифәттә казанган тәүге уңышларыннан алып Эпикурга кадәр булган тарихы» н, «Пифагор сәяхәте» н, «Дөнья яратылганнан бирле тупланган философиянең кыскача тарихы» н укып чыгарга кирәк.

Бүген ул Иаков Бруккерның «Философия тарихы» дигән китабын укып утыра. Пифагор турындагы өлеше малайның күңелен аеруча җәлеп итте. Кечкенәдән үк Пифагорны әтисе, Финикиягә илтеп, гыйлем алу өчен философ Ферецидка тапшыра. «Аннан соң, – диелгән китапта, – акыл вә гыйлем өстәп, ул Мисырда, Вавилонда була, Һиндстанга чаклы барып җитә. Туган иленә әйләнеп кайткач, ул яшерен рәвештә мәгарәдә мәктәп ачып җибәрә…»

«Мәгарәдә укуны «Казан Евклиды» әнә каян алган икән!» – дип уйлап куйды Николай, геометрия дәресе башланыр алдыннан Иван Панаевның шаяртуын исенә төшереп. Малай, үзалдына елмаеп, укуын дәвам итте: «…геометриядә Пифагор фигураларны саннарга бәйли. Аның өйрәтүенчә, саннар илаһи акыл нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр һәм һәммә нәрсәнең башлангычы булып торалар. Пифагор – геометриядәге һәркемгә мәгълүм төшенчәләрне иҗат иткән галим…»

– Тукта, тукта, ничек була инде ул алай?! – Лобачевский китапны читкәрәк этәрде. – Төп геометрик билгеләмәләр ни өчен илаһи акыл нәтиҗәсендә барлыкка килсен ди?.. Тукта әле, аларның аңлаешсыз һәм мәгънәсез булуы да шуннан килми микән?.. Алай булгач, ни өчен Корташевский һәм Ибраһимов, геометриянең нигезләре табигатьтән, төрле әйберләрнең үзенчәлекләреннән тәҗрибә кылу юлы белән алынырга тиеш, дип өйрәттеләр? Кайсына ышанырга? Геометриядәге тәүге билгеләмәләр табигатьтән килеп чыкканмы, әллә инде илаһи акылданмы?..

Ул яңадан укырга кереште: «…Колофониядә туган Ксенофан…» Монысының фикере ничегрәк икән?.. «Аның әйтүенчә, дөнья һәм андагы үзгәрешләр безнең күзләребезгә күренгән төрле әйберләрдән тора. Шул фикердән чыгып, ул бар нәрсәне дә мәңгелек дип, элек-электән яшәп килә дип кабул итә, юктан бар була алмый дип өйрәтә…»

– Коля… Николай, бүген ничәсе? – дигән тавыш малайны китаптан аерылырга мәҗбүр итте.

Аңарга сүз кушучы Петровский күрше бүлмәдә утыра иде. Петровский – гимназиядә артиллерия һәм фортификацияне укыткан кеше. 1803 елның башында аңа китапханәче вазифасын йөкләделәр.

– Егерме икенче август… чәршәмбе көн бугай, Степан Сергеевич…

Егерме икесе диген! Вакыт бу чаклы тиз үтәр икән! Моннан ике ай элек Николай Лобачевский җәйге имтиханнарын тапшырды һәм барлык класслардан да отлично билгесе алды. Шунда ук Ибраһимов аны китапханәгә алып килде.

– Менә сезгә кирәкле гимназист, – дип тәкъдим итте ул аны Петровскийга. – Рус теле белән беррәттән латин, немец, грек һәм татар телләрен дә ярыйсы белә, французча өйрәнә башлады. Китапларны рәткә китереп урнаштыру өчен…

– Аннан да яхшы кеше табылмас! – дип, Ибраһимовның сүзен йомгаклады китапханәче. – Ничек хәтердән чыкты икән? Ул бит минем фәнне дә отличнога үзләштергән иде. Ну, егетем, ризамы сез шул эшкә?

Куанычтан Николайның бит алмалары кызарып китте. Петровскийны гимназистлар укытучы буларак та, кеше буларак та хөрмәт итәләр иде. Ул гимназиянең чарлагында яши һәм кышын, укучылар кардан крепостьлар ясаганда, сугыш уеннары уйнаганда, бик теләп катнаша – сугыш һөнәренә өйрәтә иде.

Китапханә оешкан көннән[22] алып ничәмә-ничә китапханәче алмашынды, ә китаплар һаман тәртипкә китерелмәгән иде әле. Бу эшкә Петровский тотынгач кына, хәлләр үзгәрде. Ул махсус китап шкафлары эшләтеп алды, һәм Коля менә хәзер, каникулга чаклы, аңарга китапларны телләренә һәм форматларына карап рәткә китерергә, каталог төзергә бик теләп булыша. Артык мавыгып китеп, дәресләрен хәтердән чыгарган чаклары да булмый түгел. Китапханә яшүсмергә ниндидер сихри дөнья булып, андагы китаплар кешеләргә үзләренең серләрен ачалар сыман тоела. Шуңа күрә ул аларның авыр күн тышларын сокланып, хөрмәт белән сыйпап-сыйпап куя. Үзенең монда башкаларга керергә ярамаган көннәрдә һәм сәгатьләрдә дә керә алуына куана. Дәресләрен дә шунда гына хәзерли.

Николай, «Философия тарихы» ның тагын бер битен ачып, онытылып укырга кереште. Ксенофанның эшен Демокрит[23] дәвам иттергән икән. «Дөнья яратылуга сәбәпче итеп ул материянең биниһая вак һәм бүленми торган кисәкчәләрен, ягъни атомнарны саный; илаһи көчне инкяр итү максаты белән ул атомнарны үзлекләреннән хәрәкәткә килергә сәләтле дип таба… Аннан тыш, Демокрит, иксез-чиксез бушлыкта очсыз-кырыйсыз дөньялар бар, дип һәм, аларның күпчелеге бер-берсенә охшаган, дип өйрәтә… Ул Алланың булуын инкяр итә һәм диннең куркытуга таянганлыгын әйтеп үтә… Сөйләүләргә караганда, Демокрит көн вә төннәрен шәһәр читендә кабердә укып-язып үткәрә, өрәкләргә ышанмый. Ниндидер яшьләр, өрәк булып киенеп, Демокрит янына барганнар икән, ләкин ул, язудан туктамыйча гына: «Шамакай булып кыланмасагыз иде», – дигән…»

Николай, укуын бүлеп, Демокритның куркусыз кырыс чыраен күз алдына китерергә теләде. Яшүсмернең күз алдыннан томан таралгандай булып, әле күптән түгел генә катлаулы тоелган нәрсә аермачык аңлашылган төсле тоелды. Кара инде син аны, Демокрит моннан ике мең елдан артык элегрәк Алладан курыкмаска, табигатьне өйрәнергә, аның серләрен чишәргә өндәгән, һәм галим яшәү максатын әнә шунда күргән! Демокритның искиткеч акыллы фикерләрен Николай көннәр буе укырга һәм үз дәфтәренә күчереп язарга әзер. Ләкин, сәгатькә карагач, бер көрсенеп куйды һәм китапны япты: француз теле дәресенә барырга кирәк иде.

Икенче көнне билгеләнгән вакытта ул Григорий Иванович квартирасына китте.

Август аеның җылы һәм аяз бер көне. Салмак кына җил исеп куя, ничектер атлап баруы рәхәт. Әллә остазы белән сөйләшергә сүзе булганга шулаймы икән?

Лобачевский ике катлы таныш йортның ишегеннән тиз-тиз кереп китте, икенче катка менеп, кыю гына звонок бавын тартты. Ишекне Евсеич ачты һәм, кунакка юл биреп, пышылдап кына кисәтеп куюны кирәк тапты:

– Акрынрак, акрынрак, хөрмәтле әфәндем! Григорий Иванович эшләп утыра. Төне буе йокламады. Берәр сәгать ятып алды да яңадан эшкә утырды. Серёжа әйтә, ниндидер гыйльми китап яза, ди.

– Гафу итегез, белмәдем, – диде Николай, колакларына кадәр кызарып. Шуннан ул, коридорны шыпырт кына үтеп, Серёжа бүлмәсенең ишеген ачты һәм аптырап кире чигенде. Иске мундир кигән, чал сакаллы, зур бүксәле, тәбәнәгрәк кенә бер кеше, көзге каршысына баскан килеш:

– Яле, кем кыюрак, синме, минме? – дип җикеренә иде.

Картның шпагасы көзге алдында бик кискен хәрәкәтләр ясаганга, Николайның коты алынды һәм ул:

– Көзгене ватасыз ич! – дип кычкырып җибәрде.

– Сезнең анда ни эшегез бар, хөрмәтле әфәндем? – диде чал сакаллы кеше шактый ачулы тавыш белән һәм шунда ук шаркылдап көлеп җибәрде.

Николай фәкать шунда гына дустын таный алды. Ничектер кәефе кырылып:

– Синең башыңда һаман юк-бар нәрсәләр! – диде.

– Нигә юк-бар нәрсәләр булсын? Мин, бер карт генерал, яшь офицерны дуэльгә чакырам, – дип аңлатты Серёжа, көлә-көлә. – Пьесадагы ролем ул минем… Беләсеңме, театрга кем мәхәббәт уятты? Туган абзам! Ул монда кунакка килгән иде. Берничә мәртәбә Есипов театрына[24] бардык. Шуннан күңелем әллә нишләп китте бит…

Дустына башыннан кичкәннәрне сөйли-сөйли, Серёжа тиз-тиз генә өстеннән мундирын салып, урындыкка ташлады, шпагасын да ыргытты, чал сакалын да йолкып атты.

– Кил, утыр менә монда! – дип, ул Николайны диванга тартты. – Шул менә… Башымда – рыцарьлар, гүзәл ханымнар, фәрештәләр… Укуны бөтенләй оныттым. Григорий Иванович моны сизеп алды да, абзамнан һәммәсен сораштырып, кирәгемне бирде, малай! – Серёжа, чытлыкланып, ике кулы белән битен каплады. – Вәгазь сөйли-сөйли тәмам елатты бу мине, – диде ул, битеннән кулларын алып. – Шуннан, малай, тотындым укырга, тотындым укырга! Хәтта Григорий Иванович та канәгать калды. Беләсеңме нәрсә турында үзе башлап сүз кушты? – Сүзгә мавыгып китеп, Серёжа, диванга аякларын бөкләп утырган җиреннән төшеп, Николай каршында кулларын болгый башлады:

 

– Театр турында! Миңа сәхнә сәнгате турында, рус актёрлары турында сөйләде. Ничек итеп сөйләде диген син! Көннәрдән бер көнне бу мине үзе белән операга алып барды. Андагы кызыкны күрсәң! Минем күңел яңадан кузгалды бит, малай! – Серёжа көлә-көлә сөйләвен дәвам итте: – Укуын ташлаган икән бу дип уйлама син минем турыда. Юк, ташламадым. Үз көчебез белән спектакль куеп карасак ничек булыр икән, дип хыяллана башладым.

– Шәп фикер! – дип хуплады Лобачевский. – Шуннан нишләдең?

– Әле бу арада Александр Панаев белән икәү бергә кечкенә генә драма да яздык. Үзебез яздык бит! – дип, Серёжа өстәлдә яткан дәфтәрне алып дустына бирде. – Менә ул. Панаевларда рольләргә бүленеп уйнап та карадык инде. Бик шәп чыга. Мине пистолеттан атып үтерәләр анда… Григорий Ивановичка гына сөйләгәнем юк әле, ул берни белми…

Шулвакыт алар артында Корташевскийның басынкы тавышы ишетелде:

– Ялгышмыйсызмы икән?

Яшьләр кырт борылдылар һәм оялып, аптырап калдылар. Бу хәлне күреп, укытучы үзенең гадәттәге кырыслыгын югалтты һәм ишек төбендә туктап калган Ибраһимов белән карашып алды. Ике укытучының да йөзендә елмаю чагылды.

– Генерал ролен оста башкаргансыз, мин бу турыда ишеткән идем, – диде Корташевский.

Сүзгә Ибраһимов та катнашты:

– Тик менә өйдә куела торган спектакльләрнең бер кимчелеге бар: аларны күп кеше карый алмый. Ә инде тамашачысы аз булгач, ул спектакльдән күпме генә файда көтәргә мөмкин? – диде. – Минемчә, сезгә университетта үз көчегез белән театр оештырырга кирәк. Студентлардан, гимназистлардан тыш, спектакльдә уйнарга шәһәрнең башка яшьләрен дә тартыр идегез. Григорий Иванович, бу мәсьәләгә сез ничек карыйсыз? – дип, Ибраһимов сүзен тәмамлады.

Көтелмәгән бу тәкъдимнән Аксаков телсез калды, ялт-йолт килгән күзләрен әле Ибраһимовка, әле Корташевскийга текәде.

– Бу хакта уйлап карарга кирәк әле, – диде Григорий Иванович. – Николай, сез минем янга килгән идегезме?.. Әйдәгез.

Лобачевский җиңелчә генә Сергейның иңбашына кагылып алды да:

– Соңыннан керермен әле! – диде һәм, өстәлдән китапларын алып, таныш кабинетка юнәлде.

Укытучысы күрсәткән урындыкка утыру белән, ашыгып сүзгә башлады:

– Григорий Иванович, соңгы вакытта мин менә шушыларны укыдым. Бик кирәкле нәрсәләр, бик кызык үзләре. Тик сез әйткән иң мөһимен тапмадым…

Шул чакны кабинет ишеге ачылып китте, һәм Николайга таныш түгел бер кеше килеп керде.

– Хәерле көн, коллега! – диде ул кеше калын тавыш белән.

Корташевский аны урыныннан торып каршылады.

– Казан университетының беренче медицина профессоры Каменский әфәндегә бездән сәлам! – диде Григорий Иванович, купшылыкка бирелеп. – Ничек соң, Иван Петрович, яңа җиргә ияләшү читен түгелме?

– Ияләшеп киләм шикелле. Директорыгыз, профессор Яковкин, мине конторага әгъза итеп билгеләде инде, – дип җавап бирде Каменский, мыскыллы көлемсерәп. – Эшли башлавымның беренче көннәреннән үк шактый күңелсез хәлләрнең җанлы шаһитына әверелдем. Яковкин башбаштаклык итә, килмешәк профессорлар, икенче төрле әйткәндә, немец чиновниклары яңа барлыкка килгән университетка нәфрәт баглыйлар. Доктор Мартин Герман яки Генрих Бюнеман өчен Казанда профессор булу, һичшиксез, фәкать янчыкларын тутыру өчен генә кирәк. Русча бер авыз сүз белмиләр, лекцияне тик латин телендә укыйлар, ә студентлар аларның латин сүзләрен немецчалатып әйткәннәрен аңлый алмый газапланалар. Кичә минем күз алдымда студентлар, юкка вакыт әрәм итәселәре килмичә, Бюнеман лекцияләренә йөрмәскә Яковкиннан рөхсәт сорадылар. Мин сезгә шаккатам, Григорий Иванович: бу хәлләргә ничек түзеп торасыздыр?!

Каменский кызып-кызып, кулларын селкә-селкә сөйләде. Ул килеп кергәч тәрәзә буена барып баскан Николай аның һәр сүзен йотлыгып тыңлады. Зурлар сөйләшкәнне тыңлап тору бик килешеп бетмәгәнне аңласа да, ул нишләргә кирәклеген белмәде һәм баскан урыныннан кузгалмады.

– Түзми ни хәл итәсең! – диде Корташевский. – Мин бит фәкать адъюнкт кына, миннән сорап та тормыйлар, санга да сукмыйлар. Ә бит мондый көчле идарә органы, мондый автономия җир йөзендәге бер генә университетта да юк дип исәпләнә. Тик болар һәммәсе фәкать кәгазьдә генә! – диде Григорий Иванович, бик нык ачынып.

Каменский, кашларын җыерып, бүлдерми-нитми тыңлап торды.

– Чынбарлыкта нәрсә килеп чыга соң? Хәйләкәр Яковкин һәммә нәрсәне алдан күргән – чит ил профессорларын җыйган. Сез бик дөрес әйттегез, аларга янчыкларын рус акчасы белән дыңгычлап тутырсалар – шул җиткән, башка нәрсә кирәк түгел. Менә ни өчен алар директор әфәнде төрткән һәр кәгазьгә кул куеп яталар. Хәер, укып карарга тырышсалар да, берни чыкмас иде, чөнки алар русча бер авыз сүз белмиләр, чи наданнар, – Григорий Иванович кулын селтәде һәм читкә борылды.

Каменскийның түземе бетте, ул ярсыбрак сөйләргә кереште:

– Менә шуңа күрә бөтенләй сәләтсез, фәннең «ф» хәрефен дә белмәүче бер надан, университетның ничек булырга тиешлеген сизмәгән-белмәгән башы белән «Университет – мин ул!» дип лаф ора да шул.

– Алай гынамы соң! – дип, Корташевский аның сүзен куәтләде һәм, нидер әйтергә теләп, дулкынланып, диваннан сикереп торды. Шулвакыт ул тәрәзә янында аптырап басып торучы шәкертен күреп алды.

Сөйләшә торгач, артык тирәнгә кереп киттеләр шул. Егетне бу бәладән коткарырга кирәк иде.

Корташевский өстәлдән берничә табак ниндидер язулы кәгазьләрне алды һәм Лобачевскийга сузды:

– Гафу итегез, мин сезне хәтердән чыгарганмын. Шуларны алып, Серёжа янына керсәгез иде. Без сөйләшкән арада укып та чыгарсыз. Анда сезне кызыксындырган кайбер сорауларга җавап булырга тиеш.

– Бик зур рәхмәт! – диде Николай һәм, укытучысы белән аның кунагына баш иеп, тиз-тиз атлап кабинеттан чыгып китте. Лобачевский кулъязма өчен сөенә идеме, әллә уңайсыз хәлдән котылуынамы – әйтүе кыен.

Сергей каядыр чыккан иде. Николай өстәл янына барып утырып, кулъязманы җәеп салды. «Платон вә Аристотель». Бәлки, остазы көннәр-төннәр буе шуны язгандыр? Николай шунда ук зур кызыксыну белән укырга тотынды. Аның күз алдында борынгы гасырларның атаклы галимнәре пәйда булды.

22Китапханә 1799 елның мартында оеша. 1798 елның май аенда Казанга килеп киткән император Павел әмере белән Новосибирскидан князь Потёмкиннан калган китапларны унсигез олауга төяп китерәләр һәм гимназиянең бер бүлмәсенә бушаталар. Вольтер белән дус булган Казан алпавыты Полянскийның һәм шулай ук доктор Франкның китапханәләрен дә шунда китереп өстиләр. Ул китаплар арасында төрле телләрдә – рус, латин, немец, француз, итальян, татар, фарсы, гарәп, еврей, голланд телләрендә язылган борынгы һәм хәзерге кулъязма һәм басма китаплар була. Алар арасында бик сирәк очрый торган китаплар, мәсәлән, Манилиусның «Астрономия» се (1499), «Кытай теле грамматикасы» (1700), Дантеның «Илаһи комедия» се (1564), «Россия яки Московия, бүтән төрле әйткәндә – Татария» (1630), «Апостол» ның беренче басмасы (1564), «Китабен хаким» (1518), «Моисейның биш китабы» – илле бозау тиресенә язылган борынгы еврей кулъязмасы һ. б. бар.
23Демокрит – грек философы-материалисты, безнең эрага кадәр 460–370 елларда яшәгән.
24Хәзерге В. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры.